Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хуш, кадерле, олы дустыбыз!


«Хәзер нинди сузләр генә әйтсәң дә, ничектер,
төссез тоела. Әнвәр Давыдов татар совет поэзиясенә вулкан аткан кебек шаулап килеп керде,
үзенә бер төрле үзенчәлекле юл салып алга омтылды һәм шул яңача, Маяковскийча
фарватердан бер генә адым да тайпылмады. Ул поэзиядәге һәртөрле шаблон фикергә,
һәртөрле шаблон тәгъбиргә каршы көрәште.
Шигырьдә образ, характер булу — бик зур байлык ул. Әнвәр Давыдов тере образлар,
безнең замандашларыбызның матур характерларын тудыруга иреште. Ферма кызы
Гөлсәгъдә, тракторчы Мөнирә, художник Әмир һәм башка истә калырлык образлар белән
татар поэзиясе киңәйде. Бу яңачалык тезү материалларының да яңача булуын таләп итте.
Зур талантлы, бай эрудицияле шагыйрьгә бу йөкне күтәрү авыр булмады. Татар поэзиясенең
традицияләрен саклаган хәлдә, ул шигырьгә интернациональ поэзия үзенчәлекләрен кыю
кертте, үзенең егерме елдан артык дәвам иткән иҗаты белән яңачалыклы поэзия юнәлеше
тудырды. Хәзерге яшь шагыйрьләрнең үз иҗат эшчәнлекләрен Әнвәр Давыдов- ча башлап
җибәрүләре шуңа бик әйбәт дәлил.
Безгә, исән калганнарга, хәзер бу гаять үзенчәлекле, әдәбиятка билгеле эз салган
шагыйрьнең әсәрләрен әйбәтләп туплап чыгарырга, аны татар совет әдәбиятының
байлыгына әйләндереп, җәелдерергә, өйрәнергә кирәк. Бу — шагыйрь истәлеген иң яхшы
хөрмәтләү булыр иде.
Син гомереңне яшьтән багышладың Зур көрәшле чорга каратып,
«Коммун Әнвәр» диеп авылдашлар Атадылар сине яратып.
Син аларның матур ышанычын Бар тормышың белән акладың.
Вакчыллыктан өстен була белдең, Гаделлекне генә якладың.
Син сүздә бер, Эштә башка төрле Була алмадың, туры булдың син.
Акылың белән безне, шигъриятне Нурландырып һаман тордың син!
Шигъриятне замполиттан алга Син күтәрдең, аңлап зур хакың! Син чын
шагыйрь һәм чын кеше идең, Җиңел булсын инде туфрагың!