Логотип Казан Утлары
Публицистика

УСАЛ ТЕЛЛЕ ДРАМАТУРГ


Өлмәттә дә юбилейлар башлана! Әлмәт юбилейлар капкасын драматург Сәет Кальметов ачып
җибәрә һәм шуннан соң бар туктатып кара син: ел аралаш бер юбилой булып торачак!
Усал телле, берәүгә да охшамаган сәеррәк холыклы, беркайчан да алга сикереп чыгарга,
исемлеккә эләгергә тырышмаучы Сает Кальметов турында журналга уч тебе чаклы гына язу язып
бирү кирак булгач, күңелдо нигәдер әнә шундый уенчак, шаян тойгылар уянды.
Сәет Кальметов Башкортстанның Яңавыл поселогында тимер юлчы семьясында туган.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Ташкентта. «Үзбәкфильм» каршында оештырылган ике
еллык сәнгать студиясендә укый, реклама мастерскоенда һәм Урта Азия театрларында художник
булып эшләп йори. 1938—41 елларны Чилабе татар театрында художник була, театр ябылгач,
Орджоникидзе заводына художник булып эшкә нерә, агитплакатлар яза. 1943 елдан сугыш беткәнгә
кадәр Сәет Кальметов фронтта. Беренче Украина фронты сугышчылары белән ул. танкист булып.
Прагадан Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң, 194S елны, Сәет Кальметов Буа театрына кайта: ике ел буена режиссер, бер үк
вакытта артист та була. «Безнең кияү» исемле бер пәрдәле пьеса ана шунда. Буада иҗат ителе һәм
яшь авторда иҗат дәрте уята. «Йолдызлар балкый» исемле куп пврдале икенче комедия Буа, Мннзәлә,
Республика күчмә театрларында уйнала.
Драматургны тамашачыларга аеруча таныткан асәре «Тын алан шаулый» драмасы булды.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. режиссер Габдулла ага Юсупов сәхнәгә куйган бу әсәр
Татар дәүлат академия театрында оч сезон уйналды. Колхоз авылы механизаторларының кондәлек
тормышын, үзара бәхәсләрен һәм яшьлек-мәхәб- бәт тойгыларын кайнар итеп, үткен итеп
чагылдыруы белен драма тамашачылар күңелен яулап алды.
Сәет Кальметов 1955 елны Әлмәткә күчеп килә. Шуннан соң ул драматурглык язмышын Әлмәт
театры белән бәйли. Бу театр аның «Йолдызлар балкый» [яңа варианты]. «Нуриянең дуслары».
«Ышанычлы юлдаш». «Үкенерсең, кодагый». «Тамгалы йорт» комедияләрен, «Соңгы очрашу» һәм
«Зәкия» драмаларын тамашачыларга инешәр-очәр йез мәртәбә күрсәтте. Күрәсең, моңа Сәет
Кальметов драматургиясендәге үзенчәлекле сыйфат — вакыйгаларның кискенлеге, персонажлар
теленең борычтай ачы булуы, юмор һәм сатира ярдәм иткәндер. Икенчедән, әсәрләрне сәхнәгә куйган
режиссерларның, театр коллективының дә бии теләп, яратып эшләүләре булышкандыр.
Сәхнәдә сүлпәнлекне, озаклап аңлатыл торуны, «проэаизмиы» яратмый драматург. Аның
әсәрләре динамикә-тизлеи. контрастлар талон итә. Холкында да шулай безнең дустыбыз: бер
карыйсың — үз эченә бикләнгән, именно карыйсың — иң шәп артистларыңны да уздырырлык итеп,
шаулап, тавышланып күрешә синең белән.
Сәет Кальметов илле яшь тулыр алдыннан Әлмәт театрына берьюлы ике әсәр: «Тайгак тау»
драмасын һәм «Тозлы шикәр» комедиясен тапшырды.
Илле яшьне иң җитлеккән, иҗатының чәчәк аткан чоры дип санал, каләмдәш дустыбызга алга
таба, алтынчы дистәне ваклый башлаганда, зур уңышлар телибез.