Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР РЕВОЛЮЦИОНЕР ЛАРЫның РАЗНОЧИНЕЦ- ДЕМОКРАТИК ХӘРӘКӘТКӘ КАТНАШУЛАРЫ ТУРЫНДА


Революцион демократлар калдырган мираста,
бигрәк тә Россиядәге революцион хәрәкәтнен
разночинецлар чорына караган мираста, рус
булмаган вак милләт вәкилләренең азатлык
хәрәкәтенә катнашу мәсьәләләре әлегә кадәр
бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән.
Дөрес, патша Россиясендә куп халыкларның
тормыш хәлләре бик авыр, үсеш дәрәҗәләре бик
артта булганга, алар арасыннан революцион-
демократик юнәлештә фикер йөртә торган
укымышлыларнын киң күләмдә чыгуы турында
сүз алып барырга да мөмкин түгел.
Әмма, гомумән алганда, К- Маркс һәм Ф Энгельс
әйткәнчә. Россия рус булмаган милләтләр өчен,
өлешчә Идел буе халыклары татарлар,
башкортларның цивилизациясе өчен уңай роль
уйнады.
Бөек революцион демократлар Россия
тарихындагы милли моментка игътибар
юнәлттеләр һәм аны үзләренчә чишәргә дә
тырыштылар. Башка халыкларга һәм мил-
ләтләргә карата ихтирам, Польшадагы ре-
волюцион хәрәкәткә теләктәшлек белдерү, ялган
патриотизмны, панисламизмны,
славянофилларның Бакунин һәм либераллар
алга сөргән юнәлешләрен тәнкыйтьләү— милли
мәсьәлә буенча алар алга куйган «программа»
әнә шулар булды. Шул ук вакытта алар рус
булмаган халыкларны патша хөкүмәтенә, изүгә
каршы социаль көрәш агымына тартырга
тырыштылар.
1862 елның 13 Октябренда күренекле ре-
волюционер М. Д. Муравский, төрмәдә
утырганда, болай дип язды: «Соңгы өч- дүрт ел
эчендә мин шундый ныклы карашка килдем: рус
хөкүмәтеннән— ана буйсынган милләтләр азмы-
күпме файдалы үзгәртеп корулар көтмәскә
тиешләр— минем уемча, хәзерге тәртипләрне
үз1әртү өчен бердәнбер ысул — ул революция
ясау юлы» *. Ул алтмышынчы елларда Казан
университеты студентларын үзләренең туган
якларында рус булмаган халыклар арасында
культура таратырга, диннән арынырга ярдәм
итәргә, рус тарихын Щапов идеяләре рухында
укытырга чакыра, башкортларның руслар белән
якынлашуын яклап чыга 2.
Архив документларыннан күренгәнчә, алар
үзләренең бу омтылышларын конкрет эшләре
белән дә ныгыталар. Узган гасырның 60—80
елларында Идел буенда һәм Уралда, патша
хөкүмәтенең каты эзәрлекләвенә карамастан,
разночинецларның эшчәнлегендә прогрессив,
гуманистик һәм революцион традицияләр дәвам
итә, алар буыннан буынга күчеп, һәр этапта
үсәләр, яна сыйфатлар белән байыйлар. Идел
буенда һәм Уралда яшәгән халыклар һәм
милләтләр арасында ул елларда ук. үзләренең
рус туганнары белән бер сафка басып, азатлык
өчен көрәшчеләр үсеп чыга.
* М. Лемке. «Алтмышынчы еллар»дагы- азатлык
хәрәкәте очерклары. Икенче басма. С. Петербург.
1908. 301 бит.
2 Шунда ук.
Житмешенче елларда народниклык хәрәкәтендә
яна лап башлана: аның күренекле вәкилләре
үзләренен эшчәнлеген башында Карл Маркс
белән Фридрих Энгельс торган Халыкара
пролетар оешма белән бәйлиләр. Беренче
интернационалның атаклы рус секциясе Россия
белән, крестьяннар һәм кайбер эшчеләр
арасында практик революцион эш алып барган
народниклар белән даими бәйләнештә тора
Париж коммунасы, Маркс һәм Энгельс хезмәтлә-
ре, Беренче интернационал эшчәнлеге Россиядә
иҗтимагый фикернең үсешенә, яшьләрнсц
формалашуына зур йогынты ясый.
Үз чиратында Идел буендагы һәм Урал
тирәсендәге народниклар Мәскәүдәге үзәк
белән, И. Мышкин типографиясе белән тыгыз
бәйләнештә булалар. Аитов фамилияле берәү,
татар теле буенча имтихан тоту өчен, 1873 елда
Мәскәүгә бара. Ул, укыгучы булып, татарлар
арасында революцион эш алып бару максатын
күз алдында тота. 1873 елның 13 июлендә бер
татар ямщигы Оренбургтагы яшерен яшьләр
түгәрәге членнарына Мәскәүдән, Аитов ган,
Беренче интернационалның программа
басмаларын. француз телендә язылган берничә
бит прокламация һәм башка материаллар алын
кайга *.
Аитов үзе дә революцион китаплар, шулар
арасында Щаповпын «Рус халкыиын үсешендә
педагогик игартлар тарихы» хезмәтен алын
кайтырга тнеш була.
Давыг һәм Ильяс Аитовлар «халыкка йөрү»гә
әзерлек эшләренә актив кашашалар. 70
еллардагы Мәскәү. Петербург ре-
волюционерлары, «Зур пропаганда җәмгыяте»
членнары белән бәйләнеш тоталар: яшерен
оешманың башка членнары кебек үк. Карл Маркс
һәм Фридрих Энгельсның кайбер хезмәтләре,
Беренче интернационал, аның рус секциясе
материаллары белән таныш булалар, икесе дә
кулга алыналар һәм термәдә утырып чыгалар.
Давыт Аитов. 1878 елда тирмәдән чыккач,
Оренбург шәһәрендә торып кала Һәм. рәсмн
документта күрсәтелгәнчә, «җирле халык
арасында хөкүмәткә каршы идеяләр таратып,
үзенең җинаять эшен дәвам игә». Властьларның
эзәрлекләве нәтиҗәсендә ул чнт илгә китәргә
мәҗбүр була һәм эмиграциядә дә революцион
эшчәнлеген дәвам иттерә <
Народникларның җитмешенче еллардагы
пропаганда эшчәнлеге, бер дә арттырмыйча
әйгергә була, хезмәт ияләре анында билгеле бер
эз калдырды, укучы яшьләргә шактый йогынты
ясады. Бу йогынты сиксәненче елларда аеруча
күренде. Патша чиновниклары да моны ганырга
мәҗбүр булдылар.
' ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 89 ф. 1608 эш.
83 бит,
’ ТАССРның Үзәк дәүләт архивы 1 ф. 3 оп. 8250
эш Ильяс Антовнын язмышы билгеле түгел.
Мөгаен, анын токымнары, аларныгг туганнары
бардыр. Аларнын сүзләрен ишетәсе иде.
(Автор.)
io. .к. у.* л*х
Казан уку-укыту округы попечителе, реакционер
II. Шестаков үзенең яшерен язмаларында бу
турыда хәзерге көн өчен бик әһәмиятле хәбәр
язып калдырган:
«Усал ниятле пропаганда, зыянлы идеяләрне
эзлекле рәвештә таратып, күренгәнчә, көчле
тәэсир ясый. Политик агитаторлар хөкүмәткә
һәм дингә каршы идеяләрне икс юл белән:
земство врачлары, земство акушеркалары... һәм
авыл укытучылары аша халык массаларына
җиткерәләр булса кирәк» 1.
Аны алыштырган икенче бер попечитель, ун ел
үткәч. 1885 елда. Саратов губернасында яшәгән
халыкны характерлап, министр Деляновка болай
днп яза: «...Күптән түгел генә пропагандистлар
массасы монда халыкка зарарлы йогынты
ясаган...» Ул бу тирәдә миссионер мәктәпләре
ачарга, алар- да православие рухында дәресләр
бирергә чакыра, «рус булмаган халыкларның
христианча тәрбия күрмәве» турында чирканып
яза *
1879—1881 елларда революцион ситуацияләр
фсодаль-крепостной дәүләт эчендәге
каршылыкларны тагы да тирәнәйтте. Илдә
капитализмның үсеше яна социаль көч —
пролетариат барлыкка килүне тәэмин итте.
Буржуаз җитештерү мөнәсәбәтләренең милли
өлкәләргә дә җәелүе. Россиядә яшәгән барлык
халыкларның диярлек капиталистик
мөнәсәбәтләргә тартылуы болай да катлаулы
сыйнфый каршылыкларны тагы да кискенәйтте.
Революционерларга каршы репрессияләр
көчәюенә, иллә хакимлек иткән ерткычларча
реакциягә карамастан, сиксәненче елларда
азатлык хәрәкәте тагы да киңрәк колач алды,
бер-бер артлы марксистик түгәрәкләр, группалар
барлыкка килә торды. рус булмаган милләтләр
эченнән дә янадан-яна көрәшчеләр сафка басты.
Сиксәненче елларнын беренче яртысында
революцион демокраглар милли мәсьәләдә яна
тенденцияләр күрделәр. 1881 елда Женевада
белорус телендә «Байлык һәм ярлылык
турында» дигән бер брошюра басылды. Аннары
ул украин һәм молдаван телләрендә дә чыкты
Шул ук елны народник И. Н. Прнсецкийның
хатына каршы П. Б. Аксельроднын «Барысы да
халык өчен, халыкның үз көче белән» дип исем-
ләнгән җавабы дөнья күрде. Анда: Народниклар
«милли бердәмлек» иллюзияләренә каршы
бөтен көчне биреп көрәшергә һәм барлык
иҗтнмагьгн мәсьәләләрдә, политик реформа
мәсьәләләрендә дә. иҗтимагый < ынныфлар
арасындагы антагонизм турындагы фикерләрне
истә тотып, тайпылышсыт рәвештә эш итәргә
тиешләр, дип ачык әйтелгән иде.
Үзенең бу брошюрасында 11. Ь. Аксельрод төрле
милләт кешеләрен көчләп чукындыру.
мәктәпләрдә милли телдә сөйләшүне тыю
фактларын китерә, изелгән милләтләр арасында
революцион аш алып бару кирәк- 1 Каин
университеты кнтапхэяәсемең сирәк китаплар
һәм кулъязмалар фонды. 8150 эш 47 бнг
• ТАССРның ҮДА. 92 ф 1 on. 16208 эш. 8 бит.
14*
леген нигезли. Ул абсолютизмга каршы бергәләп
көрәшүне яклап чыга һәм федератив
республика, Россиядәге халыкларның тулы
автономиясен булдыру идеяләрен
пропагандаларга тәкъдим итә.
Шул ук вакытта ул бүтән милләт халыкларын
наданлыкта гаепләүчеләргә, самодержавиегә
каршы бергәләп көрәш мөмкинлеген инкарь
итүчеләргә каршы чыга, политик һәм экономик
таләпләр куйганда, урыннарда халыкның милли
составына хас булган үзенчәлекләрне, аның
хәлен нстә тотарга чакыра. «Украинлыларга инде
прокламацияләр белән мөрәҗәгать иттеләр, —
ди ул, — ләкин Казан тирәсендәге татарлар да
күптән түгел баш күтәрделәр» *.
Аксельрод тарафыннан куелган милли
мәсьәләләр, әлбәттә, революцион түгәрәкләрдә
һәм марксистик «Хезмәтне азат итү» группасы
членнары арасында тикшерелә. Ьу брошюра
Россиядә киң таралган була. Аның гектографта
басылган данәләре революционерларны кулга
алганда Казанда да табыла2.
Казан университеты студентлары Петербургта
яшерен рәвештә чыга торган «Студенчество»
журналын данми укып баралар, бу журналга
үзләре дә язалар. 1883 елда журнал редакциясе
үзенең укучыларына «Коммунистлар партиясе
манифесты»н һәм «Франциядә гражданнар
сугышы» китабын укырга тәкъдим нтә.
Журналда Казан студентларының хәлләре, Казан
губернасындагы крестьяннар тормышы, Спасс
өязеннән Себергә күчеп китәргә мәжбүр булган
крестьяннар турындагы материаллар басылып
чыга.
1882—83 елларда Казанда танылган рево-
люционер Феофан Крылов (Алексей
Воскресенский) яши. Тентү вакытында аңардан
Марк Кавказский дигән авторның патша
хөкүмәтенең Урта Азиядә, Украинада, Польшада,
Грузиядә, Әфганстанда үткәрә торган колониаль
политикасын фаш иткән кулъязмасын табалар3.
Идел буенда һәм Уралда яшәүче халыкларга
караган милли мәсьәләләр Казан университеты
профессоры Н. Загоскин чыгара торган
«Волжский Вестник» газетасында да еш
яктыртыла. Бу газета яшерен революцион оешма
белән тыгыз бәйләнештә була.
«Волжский Вестник» газетасының студентларга
һәм урта уку йортларында укучыларга
йогынтысы зур була. Аны Ульяновлар семьясы
да алдыра, атаклы революционер Н. Е.
Федосеев, пекарня эшчесе
А. М. Пешков укый. Бу газета редакциясендә
70—80 елларның күренекле революционеры, Н.
Е. Федосеевның дусты
1 Гайнетдннов Хөснетдин һәм Гыйсмә-
туллнн Фәйзулла дигән крестьяннар 1878 елда
авылдашларын котырту, властька
буйсынмаулары һәм салымнарын түләмәүләре
өчен туган җирләреннән куыла. Казан
губернасында мондый куылган крестьяннар күп
була. Биредә сүз шулар турында бара.
2 ТАССРның ҮДА 51 ф. 8 оп. 108 эш.
8 Шунда ук. 199 ф. 1 оп. 3725 эш.
П. А. Голубев4 эшли. Шулай ук А. П. По- досенова
да газетаның актив хезмәткәре була. Архив
4 ТАССР ҮДА. 92. 1 оп 17297 эш. П
бит. П. А. Голубев элегрәк Четвергова белән бер түгәрәктә була. Соңыннан Четвергова белән В. И.
Ленин бик озаклап Казандагы яшерен оешманың эше турында сөйләшеп утыра.
6 Шунда ук. 199 ф. 1 оп. 3726 эш. 52, 72 битләр.
6 «Былое». 1921 ел. № 16, 182, 184 битләр.
документларыннан күренгәнчә, шушы газета
хезмәткәре буларак, ул Польша
революционерлары, «Пролетариат» группасы
членнары белән элемтәдә тора5 6. Җирле
властьлар аның укучы яшьләргә «зыянлы»
йогынтысы турында язалар, Казаннан куылуын
таләп итәләр.
«Волжский Вестник» тирәсенә Казандагы
студентлар активы туплана. 1887 елның 4
декабренда университет студентлары
сходкасында катнашкан Вышенский, Дударь һ. б.
лар редакция белән тыгыз бәйләнештә булалар.
Редакция шулай ук сходкада катнашканнары
өчен университеттан куылган студентларга
материаль һәм мораль ярдәм күрсәтә, аларның
әдәби әсәрләрен бастырып чыгара.
«Волжский Вестник»ка актив катнашучы
студентлар «Социаль-революцнон җәмгыять»
дигән түгәрәккә дә йөриләр. Бу түгәрәк
Россиядәге күп кенә революцион группалар
белән бәйләнештә тора.
Шунысы да кызыклы, Александр Ильич
Ульяновның классташы һәм фикердәше
В. М. Бурлаков та бу түгәрәкнең члены була.
Түгәрәктә В. И. Ленинның туганнан туган абыйсы
М. А Пономарев та аныц белән бергә эш алып
бара. Казан губерна жандарм идарәсенең таләбе
буенча, ул 1885 елның январенда Пермьдә кулга
алына.
Бертуган Н. һәм В. Кларклар, татар студенты С.
Моратов, егерме яшьлек татар кызы Гөлсем
Алкина да түгәрәк членнары булалар. 1882 елда
ук сходкаларга актив катнашканы өчен Мәскәү
университетыннан куылган С. Моратов К. Маркс
һәм Ф. Энгельсның дусты, күренекле револю-
ционер Герман Лопатин белән якын бәйләнештә
була.
С. Моратов, яшерен түгәрәкнең икенче бер
члены Н. Каташ белән бергә, 1884 елның 24
октябрендә кулга алына һәм бер айга якын
төрмәдә утырып чыга.
Гөлсем Алкина булачак бөек язучы Алексей
Пешков белән дә дусларча мөнәсәбәттә була.
1889 елда Н. Новгородта А. М. Горь- кийны кулга
алу вакытында төзелгән танышлары
исемлегендә Гөлсем Алкина фамилиясе дә
күрсәтелгән. Алексей Максимовичка соңыннан
аның фоторәсеме кайтарып бирелми".
В. И. Ленинның туганнан туган апасы врач Анна
Ивановна Веретенникова турында «Волжский
Вестник» болай дип яза: «Ул барлык ярлыларны
да түләүсез дәвалый, алай гына да түгел, үзенең
материаль
хәле бик чамалы булуга карамастан, хатта үзе дә
аларга ярдәм нтә иде... Казан шәһә- ргндә татар
ярлылары да үзләрен дәвалаган, укырга-язарга
өйрәткән Лнна Ивановнаны озак вакытлар
исләрендә сакларлар» '.
Моңа өстәп шуны да әйтергә кирәк: А. И.
Веретенникова сиксәненче еллар башында Уфа
губернасының Бәләбәй еязендә дә татарлар һәм
башкортлар арасында эшли һәм анда да хезмәт
ияләренең мәхәббәтен казана. Өч ай эчендә ул
татар телен шундый ейрәнеп җиткерә, сөйләшү
генә түгел, хәтта укый һәм яза да ала Заман-
дашлары аның татарлар һәм башкортлар
арасындагы эшчәнлегс турында түбәндәгечә
язып калдырганнар: «...Татар һәм башкорт
халыклары арасында ул медицина өлкәсендәге
иң популяр акыл ияләре лә ирешмәгән зур
хермәт яулап алды. Ут аларның һәрберсе «сидә
кадерле кунак иде. Аңардан авыл кешеләре юл
йөрткән өчен, азык-төлек ечен акча алуны да
гөнаһ санадылар.. Аның квартирасы һәрвакыт
татар, башкорт хатын-кызлары, ирләре белән
тулы була иде Авырганга гына түгел, кайгы-
хәсрәтләрен бүлешергә дә аның янына киләләр
иде, чинки атар үз врачларының кешелеклегенә
чын күңелләреннән ышанганнар иде» 7.
Ул Земство җыелышларында, утырышларында
гел ярлылар интересын яклый торган булган,
шуңа күрә аңа алпавытлар, кулаклар үч саклап
йөргәннәр.
Билгеле булганча. А. И. Веретенникова белән И.
Н. Ульянов та гәпләшеп утырырга бик яраткан. В
И. Ленинның абыйсы Александр Ильич та аны
бик хермәт иткән. Әлбәттә. В. И. Ленни да аның
татарлар һәм башкортлар арасындагы эше
турында сөйләгәннәрен тыңлагандыр. Чөнки А.
И. Веретенникова авырып ятканда 1888 елда
Владимир Ильич та Кокушкнно- да була.
Документаль материалларда, архив чы-
ганакларында халыкларның патша хөкүмәтенә
каршы бергәләп көрәшүе турында бик кызыклы
фактлар табылып тора. Алар барысы да
Россиядәге азатлык хәрәкәтенең зур
традицияләрен яктырталар.
Элек кул тимәгән чыганакларны. «Волжский
Вестник» газетасының цензура гранкаларын
җентекләп тикшерү, — моңа нык ышанып әйтергә
була. — Н. И. Ульяновның. А. И.
Веретенникованың иҗади хезмәтләрен, татар
хезмәт ияләре арасындагы эшчәнлекләрен, А. М
Горькнйнын ьзган гасырның сиксәненче
елларында ук татар эшлеклеләре белән
бәйләнешен тагы да киңрәк өйрәнергә
мөмкинлек бирәчәк.