Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәскәү
«Москва слезам не верит». Рус халык мәкале.
Күз яшьләренә ышана Мәскәү: Ташлардан сора, ташлардан сора, Кызыл мәйданга ишелеп яуган Карлардан сора...
Алардан сора!., һәрбер ташта бар тарих кызуы. Табанын пешә монда кыш көне! Саклый бу шәһәр Ленин тавышын. Моңсу карашын саклый Пушкинның. Бөтен дөньяга биш минут тынлык Килгән мизгелдән алып бу шәһәр, Әйе, ышанды күз яшьләренә, Мәскәү дөньяга дәште: Иптәшләр... Үткән көннәрне искәргән кебек Кызыл мәйданга ак карлар ява. Ленинча кебек монда һәр адым, Пушкинча сагыш жанга чорнала.
Колак сала да урамнарының Төрле телдәге сөйләшләренә. Олы кайгыга ышана Мәскәү, Ышана Мәскәү күз яшьләренә...
Айлы соната
Пәрдәләргә, тәрәзәгә тиеп. Теплоходның ак салонында Бетховенның «Айлы сонатаясы Агыла да һаман агыла...
Ә дулкыннар авызлыгын чәйни Чабышларга чыккан ат кебек. Кан саугандыр, бәлки, йөрәгенә — Ял төпләре аның чат күбек. Яр өстеннән, яшен суккан микән. Каерылып ауган бер имән. Каерылган кулын алга сузып. Ул мәрхәмәт сорый Иделдән. Чәрдәкләнгән ай чайкала суда, Киереп ачкан Идел күңелен...
Онытылып таплыйм әле менә Айлы сонатаңны, Иделем! Пәрдәләргә, тәрәзәгә тиеп. Теплоходның ак салонында Бетховенның «Айлы соната»сы Агыла да һаман агыла. Актарыла, күбекләнә Идел... Акчарлакның сына канаты... Нишләттең син сабыр Иделемне. Нишләттең син, «Айлы соната»?!
Җиргә кирәк жирнең үз жырчысы, Үз жырчысы күккә дә кирәк! — Сайрар өчен тургай күккә менә, Сандугачка житә бер тирәк.
Походтагы солдат кебек бит без — Ял итәбез бары привалда: Кемне дингез дулкыннары чайкый, Кемне буран — Себер, Уралда... Очрашабыз төрле вокзалларда. Очрашабыз уйда, хатларда. Очрашабыз туган илдән читтә. Очрашабыз туган якларда. ... һөжүмдәге солдат шикелле без — Кемдер барып житми привалга — Кораблар да бата бит диңгездә. Бөркетләр дә үлә Уралда. Беләбез без күпме дошман каны, Күпме дуслар каны акканны — Тик барыбер Ватан солдаты без, Россия ул — солдат Ватаны. Беләм, илем, хыянәткә барсам. Потым судан мәхрүм каласым — Үтерә бит тибеп ана болан Ят боланны нмгән баласын. Походтагы солдат шикелле без.. Ял итәбез бары привалда. Кемне дингез дулкыннары чайкый, Кемне буран — Себер, Уралда.
Хемингуэй үлеме
Урап ала тормыш: — Китмә! — диеп, — Шатлыгың бар жирдә, кайгың бар...
— Китмә, абый, — диеп, йомшак кулын
Маңгаеңа куя каеннар...
— Китмә! — диеп кар ишелә күктән,
— Китмә! — диеп сулар челтери,
— Китмә! —диеп. Килиманджароның
Ташларына ятып жил йөри
в. .к. у.* м s.
81
— Китмә! — диеп биргән вәгъдәләрен Бугазыңнан ала, жибәрми.
— Китмә... — диеп әйтеләсе сүзләр һаман аваз сала, жибәрми.
Яшәү һаман янәшәдә генә... Яшәү һаман бара ул рәттән... Җибәрмичә капкын сыман кыса Тимер кулы белән йөрәктән. Ләкин кеше каплан кебек бит ул Үлеменә каршы чапканда: Үз аягын чәйнәп өзә каплан, Эләккәндә тимер капканга!
Кеше
Чиксез күккә буем житәр күк, Шатлыкларым минем жирдә күп. Яз килер күк жиргә — суласам. Җыр ишетәм жирне тыңласам. Күз нурларым күкне уяр күк. Йөрәгемә жирем сыяр күк!
... Үз-үземне кайчак аңламыйм — Әллә кеше, әллә алла мин?
Рәсүл Гамзатовка
Өстәлемдә минем көрәгә дип. Көрәгәнең төбе күләгә, дип Җырланган жыр безнең якларда. Җырланган жыр төрле чакларда. Безнең куллардагы көрәгәдә Тукай сүзләре бар — халыкка... Алтын сүзләр язган көрәгәне Күтәрәбез сезнең саулыкка!
Язмышлар да безнең бер үк язмыш, Бер үк яктылыкта көнебез — Татар халкы диеп белмәсәгез, Тукай халкы диеп белегез. ... Санап кына чыгып буламыни? Көрәгәдә күпме сүзләр бар. Күпме халыкларның язмышы бар, Рәсүл туган, күпме эзләр бар!..
Ышаныч
Ышаныч ул Комаров күк нык тавышлы. Тыңла әй, Җир:
— Мин үземне шәп хис итәм!
Ышаныч ул Җнһаишин күк көлә белә Палубада шулпа пешкәч күн итектән.
Ышаныч ул ак яулыклы әни кебек, Ышаныч ул беркатлырак сабый кебек: Чапаевны ярга йөзеп чыкмасмы дип. Бер киноны икенче кат карый килеп.
Көрәгә — эчемлек савыты.
Син йоклыйсын. Казан, минем күзгә йокы керми һаман. Күк йөзе Җиргә иелгән дә нидер тыңлый. Шул тынлыкта менә бер үзем. Сөембикә ак томанга чумган Кабан күлея ак кар каплаган, Ак Кремль ерак гасырларның Серле дастаннарын ятлаган.
Син йоклыйсын, Казан, ак шәһәрем, Кара көнен булган синең дә. Күпме булды алар — кара көннәр Минем ап-ак туган илемдә! Кара кайгы була — ак бәхеткә, Ак сөюгә — кара хыянәт, Ак яшәүне кара үлем кисә, Ак. карадан тора бу хәят.
... Син йоклыйсын, Казан, ә мин һаман Уйларымның биек ярында.
Син сискәндең...
Төш күрденме әллә Шул каралар, аклар турында?..
Җырлый белмиләр бөркетләр, Сугыша белми былбыл. Җырдан сызланмый бөркетләр, Сугышта үлми былбыл Муса кайсы шул кошларнын3 Җанына сыйган жир, күк — Сугыша белгән былбыл ул, һәм жырлый белгән бөркет.
Шундый ташлар бар Казанда — Шаһитләр, белә алар. Ничек егылган Шамилләр, Ауганнар Галимҗаннар.
Күпме кадерле исемнәр Ташка язылмый кала —
Хаксыз калган исем булса, Таш үзе аваз сала.
— Миндә Галимҗан каны!—дип Калкына алар җирдән — Ташлар түзми ялгышларга, Ташлар хәтере тирән.
>з баласын минем халкым
Үтерә алмый бәреп.
Бары һәйкәл салыр өчен, Я язар өчен бәет!
Ташлар кызара беләләр Кешеләр хатасыннан.
... Бүгенге көндә бу ташлар Таш гасыр хаты сыман.
Ташлар белә үлгәннәрне, Кисәтә исәннәрне.
Таш ирек бирми җуярга Кадерле исемнәрне.

«Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак».
Мәкаль.
Шушы халык чабатадан йөргән, Шушы халык аю биеткән — Үткәненә карый үзе хәзер, Караган күк таудан, биектән. Карындыкны үтеп кергән якты Чыкмый калган йортлар эченнән... Чакырылмаган кунак булып үткән, Үткән татар дошман өстеннән.
Чакырылмаган кунак булып кергән Зимнийләргә, Перекопларга, Чакырылмаган кунак булып кергән. Паулюс качып яткан йортларга.
Тезләнүне белми минем халкым, Дошманнарын җиргә яткыра — «Чакырылмаган кунак — татардан да Яманрак», — диләр, — хактыр да.
Үз-үзеннән
яманрак татар Дошман барда җирдә, үч барда — Чакырылмаган кунак — дошманнарга, Көтеп алган кунак — дусларга.
«... Ко мне приходит иногда Она—»
А. Блок.
Сине Блок уйлап тапкан бары — Синең өчен күпме шәм янган! Төшкә генә бары керәсең син — Күзләреңә күктән нур тамган. Син үтәсең шушы урамнардан, Кем өчендер бәхет күзеңдә... Син кагылган көзге яфракларга Кагылам мин — үзем сизмим дә. Кемнедер мин ашыгып яратканмын — Ашыгып сөйгәнсең син кемнедер. Мин таныган матурлыкны синдә Кем таныр да аны, кем белер? Ничә тапкыр инде күрдем сине. Ничә күрмәмешкә салыштым — Ә син исә гел белмисең мине: Синме, әллә минме ялгыштым?
Төшкә генә бары керәсең син. Күзләреңә күктән нур тамган. Сине Блок уйлап тапкан бары... Синең өчен күпме шәм янган...