Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дөнья сакта
Якты көнгә
Зәнгәр төн бәйләнә.
Вакыт бара Сәгать туктамый.
Күк томанга төренеп Җир әйләнә;
Җир әйләнә,
Дөнья йокламый.
Дөнья уйлый,
Дөнья сакта тора.
Бик болгавыр аның уйлары
Бер Кояшка якты йөзен бора.
Бер Марска салкын йөзен бора,—
Кыл өстендә тора Җир шары.
Вәгъд»
Ялан аяк кардан йөгерермен. Котып салкынына түзәрмен. Чәчем белән урам себерермен, Тешем белән тимер өзәрмен.
Төпсез упкын аша сикерермен. Агымнарга каршы йөзәрмен. Таш өстендә гөлләр үстерермен. Җырым белән җирне бизәрмен,
Дулкыннар
Шаулыйлар дулкыннар. Кайныйлар дулкыннар. Ыргылып менәләр ярларга; Диңгездән менәләр.
Диңгезгә чигәләр
Энҗеләр чәчрәтеп тауларга.
Үкерешә дулкыннар.
Сикерешә дулкыннар. Ябырыла кыялар өстенә; Ярларны юалар, Ташларны юалар.
Ашкынып иркенгә, иркенгә...
Шауласын дулкыннар.
Кайнасын дулкыннар.
Тетрәсен кыялар күкрәге!
Алданган көчлеләр.
Ярсыган үчлеләр
Көрәшми гаделлек күрмәде.
Нинди үлчәү белән үлчәнелә Яшәү көче, яшәү теләге!
Асфальт ташын тишеп күтәрелә Күмелеп калган бәбкә үләне.
Килер заманнарның, кояш төшеп,
Нәфис гөлләр үскән кырында, Калын гасырларның сыртын тишеп, Чыксын иде минем жырым да!
Иске кабер ташларын караганда
Мең кешенең башын чабып өзгән Җәллад кабере белән беррәттән. Мең кешегә озын гомер биргән Табиб кабере килеп эләккән.
Гомер юлын алар бергә үткән. Берсе —үлем, берсе—тереклек. Теге дөньяда да бергә икән Кабахәтлек белән бөеклек.
Читкә киткәннәр сүзе
Сандугачлы яшел урман. Басу буйлары —туган жир; Ямьле булса да чит кебек, Кеше кадерсез булган жир.
Чокыр-чакыр, тимер дә таш — Тормыш терәге корган жир; Шыксыз булса да күңелле Кеше кадерле булган жир.
Патша һәм шагыйрь
Шагыйрь ялкын алган.
патша — алтын. Шагыйрь жырын биргән.
патша — закон;
Закон илдә йөргән
хәсрәт булып, Җыр йөрәккә сеңгән
хасият булып.
Франсуа Вийонга
Яшәмәдең тигез җирдә түмгәк булып, Яуга чыктың бар золымны жиңмәк булып. Нык көрәштең, көлә-көлә язганнарың Муеныңа уралганчы элмәк булып.
Болын — хәтфә, күкләр — зәңгәр сатин,
Таңнар комач кебек,
Ике гомер карап торсаң да син, Күреп туймас кебек.
Көмеш айлы, чәчәкләре чыклы Киче-иртәсе бар;
Мең үкенеч. Шушы матурлыкны Куеп китәсе бар...
Ян,
өзгәлән,
әмма өмет өзмә, Кояш тигез карый безгә дә.
Күккә карап зәңгәр юллар эзлә, Күккә карап хаклык эзләмә.
Җиргә ябыш, җирдән өмет өзмә Җирдә бәхет бар ул безгә дә.
Җир астыннан алтын, ахак эзлә, Җир астыннан хаклык эзләмә!
Ике кеше
Тәхет терәгенә терсәк куеп Утыручы хәтфә урында. Фикер йөртә бар дөньяны суеп, Зур каберлек ясау турында.
Тар урында дүрт урындык тезеп Яткан кеше пальто ябына, Бөтен дөнья бәхет, рәхәт күреп Яшәячәк чорны сагына.