МӘКАЛЬЛӘР-ТАРИХИ ЧЫГАНАК

ир түп-түгәрәк, тормыш гаҗәеп катлаулы. Мәкальләр дә шулай. Аларга һәркем үзенчә якын килә. Телче, мәсәлән, тота да аларны тел бе-рәмлеге буларак тикшерә Фольклор галиме исә, сүзне үз ягына борып, фольклор жанры буларак, мәкальләрнең урынын билгели, аларның үзенчәлекләрен аңлата Берәр әдәбиятчы, әйтик, шигырь белгече эшкә алынса, мәкальләрнең шигъри хосусиятләрен ачып күрсәтер иде Атеист та читтә кала алмый, этнограф белән сүз- лекче дә...
Мәкальләр тирәсендә тепченеп йөрүче-ләрнең саны болар белән генә чикләнми әле. Дөньяда тарихчылар дигән халык та бар. Әмма шундый сорау туарга мөмкин: тарих язганда мәкальләргә таянып буламы соң? Әйе, проблема катлаулы. Килеп тотындыңмы, теоретик сораулар да, практик мәсьәләләр дә башыңа ишелеп төшәчәк. "Бу әле баласы, мичтә ята анасы» дип, бер түтәй әйтмешли, кечерәк, хосу- сыйрак мәсьәләләрдән олыраклары килеп чыгачак. Шуңа күрә биредә андый мәсьә-ләләрнең барысына да тукталмыйбыз. Хәтта аларны санап чыгуны да бурыч итеп куймыйбыз. Бары мәкальләрдә тарих язар өчен материал бармы? дигән сорауга гына җавап эзләп карарбыз. «Күршең сукыр булса, күзеңне кыс», ди халык. Шулай итеп, башка каләмдәшләрнең тәҗрибәсеннән чыгып, мин дә мәсьәләнең бер генә ягына тукталам.
Моннан йөзләгән еллар элек халкыбыз күчмә тормыш кичергән, диләр. Янәсе, тирмәләрдә торып, атларга атланып, сах- раларда күченеп йөргәннәр. Ышаныйк, ди. Ләкин бер сорау туу бик ихтимал бабаларыбыз яшәгән ул тирмәләр ничегрәк булган? Моңа конкрет җавап бирерле» язма истәлекләр бездә юн диярлек. Ә борынгы сәяхәтчеләрнең (Плано Карпини, В. Рубрук. Ибн Баттута һ. б) хәбәрләренә килсәк, шөбһәләнергә туры килә. Татар дип алар я монголларны, яки казакъ һәм нугайларның бабаларын атаганнар. Кыскасы, борынгы бабаларыбызның «тирмә» дигәннәрен көрд һәм иран кабиләләре яши торган чатырлардан, Алтайдагы вак- вак терки кабиләләр файдаланган кабык куышлардан, яисә якутлар уйлап тапкан тире чумнардан аеру шактый кыен. Дөрес, сүзне артык куертып тормыйча, аналогияләр ярдәмендә дә фикер йөртеп булыр иде Мәсәлән, безгә иң якын булган терки халыклардан башкорт һәм казакъларның тирмәләрен алырга мөмкин. Ләкин аналогия дәлилсез кала- һәм берәр скептик галим: «Кайда факт? Китер документ!» — дип өстәлгә сукса...
Чыннан да, кайда алар? Мәшһүр Рәшид ед-дин әсәрә дә. төпченүче Плано Карпини язмалары да, татарларны гел күзәтеп торган рус елъязмалары да биредә ярдәм итә алмыйлар. Татарларның борынгы тарихи әсәрләре исә, аларның серле тирмәләре кебек ук. юкка чыкканнар. Нишләргә? Менә шунда инде безгә халык иҗаты әсәрләре — мәкальләр ярдәмгә килә. «Ай-Һай минем үз өем, киң сараем, бүз өем»,— дигән берәү (13295)'. Икенчесе исә «Киез өем—бүз өем, керсәм-чык- сам —үз өем»,—дип шөкер иткән (13307). Бу ике мәкальдән иң элек борынгы өйләрнең ак төстәге (бүз) киез белән ябылган булуын беләбез. Ә «Түгәрәк өйнең түре юк« дигән мәкаль исә аның формасы турында хәбәр итә. «Ишектән кереп, төнлектән чыкма» (13337), «Төнге кунак — төнлек ябуы» (16712) кебекләреннән шул өйнең, кеше кереп чыгарлык ишегеннән тыш, төнлек дигән тагын бер тишеге булуын да ачыклыйбыз. Ә нигә кирәк булган ул? Моңа да мәкаль җавап бирә «Төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми» (13402). Димәк, өйгә һава һәм яктылык керсен өчен ясалган, төннәрен ябып куя торган махсус тишек икән ул төнлек дигәннәре... Кыскасы, мәкальләр ярдәмендә борынгы татар тирмәсенең кыяфәтен күзаллап була икән. Ул ак киездән эшләнгән, түгәрәк формалы, ишеге һәм ябыла торган тәнлеге бар. Димәк, борынгы татар тирмәсе элекке күчме башкорт һәм казакъларның җыелма өйләренә охшаган булган икән. Менә инде баягы коры аналогия документлар белән тәэмин ителде, материаль көчкә әверелде.
Әмма күчмә тормышның атрибуты бөр тирмә генә түгел. Сахраларда күченеп йөрер өчен транспорт та кирәк. Бу мәсьәләдә дә татар мәкальләре бай мәгълүмат бирәләр. Ат образы тирәсендә оешкан хикмәтләрнең меңләгән булулары, халыкның «ир канаты — ат», «атсыз егет ир булмас» дип чыгарган кискен хөкеме, уңган егет белән булдыклы ирне, игелекле яхшы хатынны да атка чагыштырып сынаулары очраклы хәл түгел, әлбәттә. Мисалга 5589—6346 һәм 10506—10758 номерлары белән бирелгән мәкальләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дәрес, ир-егет өчен яхшы ат җир сукалап, иген игәргә дә бик кирәк. Ләкин, игътибар белән каралса, әлеге мәкальләрнең форма һәм эчтәлек ягыннан иң борынгыларында сүзнең менеш аты турында баруын аңлавы читен түгел. •Кызлы өйгә кырык ат бәйләнер» (8845) дигән мисалда да сүз камыт киеп, арба тарткан игенче алашасы түгел, ә менеш аты турында бара. Табигый, соңгы дәвер, утрак тормыш чорында туган мәкальләрдә дә ат образы еш очрый. Арбага җигелеп, сука сөйрәгән килеш тө хикмәтләргә кер- I Җәяләр эченлзге саннар И Исәнбәт
Җ
Миркасыйм Госманов
МӘКАЛЬЛӘР-ТАРИХИ ЧЫГАНАК
кнтап.
гән ул. Мондый мисаллар тирмә һәм ат образы белән генә дә чикләнми. Татарлар арасында язылып алынган хикмәтләр арасында казакъ, нугай һәм башка халыкларда киң таралган Алдар, Коркыт Ата, Җирән Чичән кебек шәхесләргә нисбәт ителә торган канатлы сүзләрнең еш очравы да (2972, 3088, 19893, 19368, 19390, 2934, 11203, 11204, 13295, 14977, 15152 һ. б.) игътибарга лаек. Аларның язмага теркәлмәгәннәре тагы да күбрәк булырга тиеш.
Тарихи җәһәттән мәкальләрнең иң зур әһәмияте итеп, аларда сакланып калган борынгы социаль-иҗтимагый атамаларны күрсәтергә кирәк. Ихтыяҗсыз бернинди сүз туып яши алмый, махсус атамалар бигрәк тә. Димәк, халык телендә теге яки бу исемнең булуы шул исем белән аталган затның да аның тормышында ниндидер урын биләвен күрсәтә. Бер мисалга киңрәк тукталыйк.
Кайбер язма чыганакларда мәгънәсе ачылып җитмәгән «карами» дигән сүз очрый. Контексттан чыгып, сүзнең берәр олы дәрәҗә белдерүен шәйләргә мөмкин. Урта Азия һәм Кырым ханлыклары тарихларына караган материалларда бар бу сүз. Ләкин социаль тарихи терминология — бик четрекле өлкә, анда җиңелчә аналогияләр белән генә котылып булмый. Атама төрле халыкта төрле мәгънәдә йөргән кебек, теге яки бу халыкның үзендә дә төрле дәвердә төрле функция үтәгән. Фикер аңлаешлырак булсын өчен, «карачи»ны куеп торып, «чура» сүзен алыйк. Үзбәк телендә ул «чури» формасында кол хатын- кыз, ягъни кәнизәкне белдерә. Кыргыздагы «чорвда шул ук мәгънәдә. Караим телендә исә ул «хезмәткәр» мәгънәсендә йөри. Шул ук тамырдан үзгәргән уйгурча «җора» җөпнең (икенең) берсен белдереп, дуска карата да кулланыла. Казакъ телендә «чура» (шора) мирза, бәк, би мәгънә-ләрендә әйтелә. Ә татар теленә килсәк, чура атамасының кемгәдер экономик һәм политик бәйләнеше булган затны белдерүен аңлап була. Ләкин төрле дәвердә ул төрле төсмер алган. Мәсәлән, Алтын Урда чорында ханнарның политик вассалы, гаскәр башы булган кешеләргә әйтелгән I. Соңрак исә, мәсәлән, XVII гасырда кре-постнойларны да чура дип атаганнар. Кыскасы, социаль тарихи терминология бик зур саклык һәм конкретлык таләп итә. Биредә фәлән телдә шулай дип кенә котылып булмый. «Карачи» сүзе белән дә шундый ук хәл килеп чыгу ихтимал. Моннан котылу өчен бу сүзнең татар телендәге мәгънәсен табарга кирәк. Әмма, алда әйтелгәнчә, безнең тарихи язма чыганакларыбыз юк дәрәҗәсендә. Ярдәмгә тагы да мәкальләр килә. Урта гасырларда иҗат ителеп, телдән телгә күчә-күчә, безнең көннәргә килеп җиткән борынгы мәкальләр арасында «Карачи хан төсендә, хатын ир төсендә», «Хан карачисыз булмас, дау арачысыз булмас», «Ханның эше карачига, байның эше уракчыга төшәр» кебек хик-
1 «Казан утлары» журналы. 1967 ел. 6 сан. 151 бит.
мәтләр бар. Сүзнең мәгънәсен «Келәмгә биргесез алача бар, ханга биргесез карача бар» мәкале тагын да яхшырак ачыклый. Димәк, «карачи» дигәнебез дәүләт администрация системасында иң югарыда торган дәрәҗәләрнең (баш киңәшче,
3 2Ы94 номерлы мәкальгә бирелгән аңлатмада «карачи» «свита» (сарай Хадимнәре) сыйфатында тәкъдим ителә. Мондый аңлатма чынбарлыкны чагылдырып җиткерми. әлбәттә.
4 Пол — Алтын Урда дәверендә акча берәмлеге.
хан урынбасары һ. б.) берсе икән 3.
Бүгенге телебездән төшеп калган, әмма мәкальләрдә сакланган тархан, аталык, сәет, ясавыл, чирү кебек атамалар белән дә (1042, 11605, 11825. 12507, 14225, 19433, 26217) шундый ук тәҗрибә ясап булыр иде. Ә менә «түрә» сүзенә махсус тукталырга кирәк. Элекке телебездә бу сүзнең чиновник, башлык мәгънәләрендә йөрүе мәгълүм. Түрәләр, әлбәттә, сыйнфый җәмгыять, дәүләт өчен зарури социаль категория. Моны халык та билгеләп уза: «Җир түбәсез булмас, ил түрәсез булмас». Халык шул ук вакытта түрәләрнең социаль һәм мораль йөзләрен дә яхшы белгән: «Елан еланның койрыгын узмас, түрә түрәнең бойрыгын бозмас», «Бер түрәгә дау килсә, түрәләр сөенер, күп түрәгә дау килсә, түрәләр берегер». Болар, әлбәттә, билгеле фактлар. Ләкин хикмәт шунда, халык мәкальләре безгә түрә сүзенең бик борынгы бер мәгънәсен дә бирә. Мәсәлән, «Аталы үз түрәсен үз итәр», «Батыр уртак, бай уртак, түрәсе гадел би уртак» кебек мәкальләрдән түрә сүзенең хөкем мәгънәсендә йөрүен дә ачыклыйбыз. Борынгы татарларда гамәлдә булган юридик нормаларны тикшерүчеләр өчен мондый фактларның әһәмияте бәхәссез.
Борынгы мәкальләрдә «кол» дип атала торган бер социаль катлам турында да хәбәрләр бар. «Кол» турында күп сөйләп торасы юк кебек. Аның мәгънәсе билгеле. Әмма «кол» сүзеннән чыгып, бездә дә борынгы Юнан дәүләте һәм Рим империясендәге кебек классик кол биләүчелек төзелеше булган икән дип уйларга ярамый. Ике башка дәвер, кабатланмас иҗтимагый шартлар. Бездә кол биләүчелек феодализм строе белән бергә үрелеп үскән. Икенчерәк итеп әйткәндә, татарлардагы «кол»ның мәгънәсе киңрәк. «Сатсам — полым 4, асрасам — колым», «Күп уйлаган кол кача алмас», «Колда көн булмас, йөгерек атта сын булмас»... Бу мәкальләр кол биләүчелекнең татарларда шактый киң таралган булуы турында сөйлиләр. «Коллаучыга кыз ошатып булмас» дигән мәкаль исә коллар белән махсус сәүдә итүчеләр булуы хакында хәбәр итә. Ләкин татарларда хатын-кыз колларның махсус исемнәре дә булган. Мәсәлән, «көң». Бу факт безнең тарихи әдәбиятта бөтенләй чагылмаган. Ә аның мисаллары шактый: «Кызын асрый белмәгән көң итәр, улын асрый белмәгән кол итәр», «Кол кияүгә көң җиңгә».
Әгәр бу мәкальләрдә сүз гомумән яисә
борынгырак дәверләрдәге коллар турында
барса, оАт иярдән, кол баярдан качарп дигәнендә
колдан бигрәк крепостной күздо тотыла. Димәк,
колның мәгънәсе дә төрле дәвердә төрлечә
булган икән.
Борынгы җәмгыятьнең төрле катламнары
турында сөйләгән кебек, мәкальләр шул чордагы
хәрби тезелеш, сугыш кораллары хакында да
кызыклы гына мәгълүматлар бирәләр. Сүзне
озакка сузмас өчен, бер генә мисал китерик:
«Батыр бер уклык». Ә бу уклар үзләре нинди
булган соң? Моңа да мәкальләр җавап бирә: «Бер
агачтан уклык та чыгар, сөңге саплык та чыгар»,
«һәр кәкре агачтан җәя булмый, һәр төзеннән ук
булмый». Димәк, ук нык, төз агачтан ясала торган
булган. Өченче мәкальдән укның башында тимер
булуын аңлыйсың (27476). Ләкин бездә «Юньсез
ир — йонсыз ук» дигән мәкаль дә бар. Күрәсез,
җәя укларының сабына йон да кыстырганнар
икән. Тик нинди йон ул? Тагын мәкальләр
могҗиза күрсәтә башлый: «Ике карчыга
сугышканда, киекчегә йон файда», .Кара кошка ук
тигән, каерылып караса — үз йоны». Шулай итеп,
төз агачны юнып сап ясаганнар, аның башына
тимер куеп, төп ягына кош кавырые
кыстырганнар, һәм ук әзер...
Мондый мисалларның санын күп мәр-
тәбәләр арттырып булыр иде. һәм без язма
истәлекләр аз сакланган чорлар турында
шундый ук гыйбрәтле мисаллар табар идек
(мәкальләрнең спецификасын ачыграк күрсәтер
өчен, югарыда кайбер яхшы билгеле фактларга
да киңрәк тукталдык). Татар халкының борынгы
ышанычы, йола һәм гореф-гадәте хакында да.
кием-салым, савыт-сабасы турында да мә-
кальләрдән мәгълүматлар табар идек. Элекке
халык календаре, халык медицинасы турында
белергә теләсәк тә, без мәкальләргә мөрәҗәгать
итәргә мәҗбүр- без. Шулай ук бу сүз
энҗеләреннән тагын халкыбызның төрле һенәр-
кәсепиә карата нинди мөнәсәбәттә булуын, аның
туган ил, тыныч хезмәт турындагы уйларын да
белербез.
Ләкин бер нәрсәно ассызымлал әйтергә
кирәк: мәкальләр нигезендә генә ■фәлән елны
мондый вакыйга, теге елны шундый эшләр
булган» дип тарих язып булмый. Шуның белән
бергә, югарыдагы мисаллардан күренгәнчә,
мәкальләргә таянып бик катлаулы мәсьәләләргә
аныклык кертергә мөмкин. Мәкальләр безгә
тарих канвасын түгел, бәлки катлаулы узганның
аерым детальләрен бирәләр. Язма чыганаклар
аз вакытта мондый аерым фактлар да алтын
бәясенә йөри. Кыскасы, халыкның социаль-
иҗтимагый тарихын, борынгы рухи
культурасын, материаль байлыгын тикшергән
гыйльми хезмәтләрдә мәкальләребез
фикерләрне раслаучы дәлилләр, иллюстрацией
материаллар һәм ачыклаучы фактлар булып
хезмәт итә алалар. Ә бу аз нәрсә түгел. Язма
истәлекләрдә күп вакытта нәкъ менә шундый
моментлар җитеп бетми. Димәк, чыганак буларак,
мәкальләр бик әһәмиятле, шул ук вакытта
үзенчәлекле байлык икән.
Татар мәкальләре тарихи юнәлештә бер дә
тикшерелмәгән әле. Фәнебезнең бу өлкәсе
башлану алдында гына тора, һәм киләчәктә
берәр галим мәкальләрне тарихи планда
тикшереп чыгарга теләсә, ул Нәкый ага
Исәнбәтнең хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә бер
адым да атлый алмаячак. Чөнки
мәкальләребезнең бетмәс- төкәнмәс байлыгын
ачу. ул хәзинәнең культурабыз, тарихыбыз өчен
зарури катламнары белән якыннан танышу бары
шушы җыелма аша гына мөмкин булды. Бу өч
томның материалы беркайчан да искермәячәк.
Бүгенге көн тарихчылары гына түгел, киләчәк
буын галимнәре дә аксакал әдибебез алдында
бурычлы булачаклар.
Шулар өстенә, Исәнбәт җыелмасының
әһәмияте бер татар дөньясы белән генә дә
чикләнми. Бу хезмәт фольклористикабызны олы
юл, киң мәйданга чыгарып, барлык СССР
халыклары культурасының олы дәрьясына мул
өлеш булып кушылды. Халкыбыз хикмәтләре
үлемсезлеккэ күчтеләр. Алар белән бергә галим
хезмәте дә вакыт киңлекләренә узды.

Реклама