Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКЕМЛЕ РӘСЕМ


өннең кичке ягы. Офыктагы соргылт зәңгәр рәшә киң болыт пәрдәсенә әверелә, кояш шул пәрдәгә таба иңә бара.
Агалар клуб янына җыелдылар. «Россия» колхозы партоешма секретаре Габделхәй Сәләхов белән Күгәрчен авыл Советы председателе Госман Хәсәнов аларны каршылый тордылар.
Арт почмактан кинобудкага керә торган текә баскыч алдында тар гына капка калдырып, яңа рәшәткә кора башлаганнар. Рәшәткәнең эчке ягында чирәм.
Бу клуб бинасы элек Күгәрчен авылының «өченче мәхәллә» мәчете булган. Таш мәчет. Колхоз оешкач, манарасын егып, икенче кат үстергәннәр дә авыл Советын бу дәрәҗәле таш бинаның өстенә мендереп зурлаганнар. Китапханә белән уку залы да өске катта.
Ә агалар бу таш бинаның мәчет булган чакларны, патша-алпавытлы заманны хәтер-
Бүген бу өлкән агаларның чырайлары яктырып, хәрәкәтләре җиңеләеп, күз карашлары нурланып киткән. Сөйләшәләр, юкны бар итеп булса да сүз табып сөйләшәләр. Тавышларында күңел күтәренкелеге сизелеп тора.
Менә клубтан озын эскәмияләр алып чыктылар.
— Я, агалар, кем өлкәннәрчә утырып төшә, кем егетләрчә басып кына... Әйдә, тезелешегез.
Район фотографы — җиңел сөякле, җитез егет — бер чүгеп, бер тезләнеп җайланып алды.
— Төшерәм... Тагын бер—
Озакламый бу рәсем Күгәрчен урта мәктәбенең стенасында эленеп торыр. Укучылар үз авылларының ин хөрмәтле өлкән кешеләренә, үзләренең бабаларына горурланып карарлар.
Нинди-нинди юллар алып килде соң әле бу абыйларны бу клуб янына, бу егетнең фотообъективы алдына?-
Колхоз шоферы Шәмгун Вафин белән икәүләп без аларны бу зур авылның кү-перләреннән, тыкрыкларыннан әйләнә- әйләнә, өйләреннән алып килдек.
Менә алар — эшләпәле-бүрекле агалар. Арада бер-ике кәләпүш тә бар. Иң яше—1901 елгы Сафа ага Мөхетдинов түшенә медальләрен тезеп таккан, кепкасын егетләрчә кырынрак салып, маңгаена төшереп кигән, туры, ныклы караш белән карап тора. Иң өлкәне—Сираҗетдин ага Камалиев, такыясын арткарак чигерә төшеп, маңгае астыннан, күзлек аша җитди бер кыяфәттә карый.
Менә уртада Хәлил ага Ибраһимов утыра. Горурлык та, уйчанлык та бар аның кыяфәтендә. Хәлил аганың 1945 елның 28 маенда солдат килеш Берлинда төшкән рәсеме дә бар — солдат: «Тыңлыйм, иптәш командир!» дигәндәй карап тора... Ә менә 19—20 яшьләрендә Сембер — Бузулук арасында аклар белән авылдан авылга куышып, сугышып йөргән көннәрендә Хәлил ага берәр тапкыр рәсемгә төшкән булса, баш киемендә кызыл йолдызлы бер егетне күргән булыр идек—
Хәлил ага белән янәшә Гыйният ага Гарифуллин җылы, юмарт бер елмаю белән сиңа карап утыра...
Менә ап-ак мыеклы, үткен карашлы, җиңел сөякле Сәйфелмөлек ага Садыйков басып тора. Бала чагында ук, әле Риэа- этдин Заитовның русско-татарская школа- сына кергәнче, кырык чөйләп, «ташларын» куеп тегермән ясый белгән ул. Хәзер дә
К
Рәсемдә Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылының гражданнар сугышында кат* нлшкан кешеләреннән бер торием. Утыралар (сулдан уңга): Ибраһнмоа Шәвәли. Сафин Җәлалетдин, Хеснетдинов Шакир, Ибраһимов Хәлил. Гарифуллин Гыйният. Әхмәдисә Зәкиҗан, Камалиев Сираҗетдин. Басып торалар: Мингарипов Минзариф. Әхмәтсафин Сафа, Садыйиов Сәйфелмөлек, Әхмздиев Газизҗан, Мәхетдинов Сафа. Галиуллин Зиннәт, Хәбибуллин Хәлиулла.
Мәхмүт Валиев фотосы.
агачтан сандугач ясап бирерлек оста кул» лы, галимнәрме күзатучән, тирән фикерлә, хикмәтле сүз яратучан, шагыйрь җанлы кеше ул Сәйфелмелек ага.
Менә Шакир ага Хеснетдиное утыра. «Ә-е, исәнмесез!» дигән сыманрак карый ул сезгә. Ул 1892 елгы. Сәйфелмөлек аганың тиңдәше. Царицын яклары. Деникин фронтындагы хәлләрне ул хәтерли әле... Кызыл кавалериянең атларын да бик җитез. бик оста дагалаган ул. Ә Боек Ватан сугышында танклар ремонтлашкан. «Брянск, Беренче Белоруссия. II Балтик буе фронтлары дип язылган аның хәрби биле-тына...» «Сугышчан хезмәтләр ечеи», «Германияне җиңү өчен-, «Японияне җиңү ечен» медальләре бар аның. Тик ул алар- ны никтер такмый килгән... Берничә медаль белән бүләкләнгән... Колхозның оста тимерчесе булган ул Шакир ага, 63 яшенә кадәр тимер суккан.
Бүреген күтәребрәк кигән Сафа ага Әхмәтсафин басмачылар белән сугышып йергән, Боек Ватан сугышында гвардия рядовое булып катнашкан. Гомере буе атлар яраткан ул Свфа ага, колхозның атларын тәрбияләгән.
Бу агалар хәзер, әлбәттә, барысы да пенсиядә. Кыр вшләреннән, тезелеш бригадаларыннан, терпе эшләрдән ялга чыкканнар. Рәсемдә утырып басып торган җирләреннән менә хәзер кузгалып, кайтып җитү белән балтага, кадак-чүкечкә барыл ябышырлар, һәркайсысы нәрсәдер эшли, әмәлли башлар сыман.
Мин аларның һәркайсысы белән зур, кытыршы кулларын кысып күрешкәнем бар, сүзләрен тыңлаганда эштән-иоралдан туймас бу кулларга карап уйланып утырганым бар.
Мин бу агаларның кайсысының капкасы кайсы якка ачылганын беләм. Бу кешеләрнең һичкайчан кабатланмас тормыш- керәш юллары миңа Ватаным тарихы, халкым язмышы кебек үк якын.
Аларны бу объектив алдына алып килгән юллар—сукмаклар Күгәрчен авылының нәкъ әлеге патшалы, алпавытлы заманнан, «мең душлы» Күгәрченнең бер ир затына өч кырдан тигән җир өлеше 23 сажин да бер аршын (ягъни 0.64 га чамасы) туры килгән заманнардан. 400 ләп хуҗалыклы Күгәрченнең яртысы сыерсыз, яртысыннан күбесе атсыз чаклардан, авылның якын тирәләрен алпавытлар биләгән заманнардан башланган-. Ул заманда бу агаларның үзәкләренә үткән иң яман ачысы — хокуксызлык, җирсезлек булган. Бу рәсемгә тешкән агаларның күбесе патша хезмәтенә дә алынганнар, герман
сугышы газапларын да татыганнар, әмма Ленинның җир турындагы Декреты тормышка ашканчы җирдән өлешсез йөргәннәр.
— Әтигә генә тигән бер имана җиребез бар иде, — ди Зиннәт ага Галиуллин.— Әнигә җир юк, мин 1896 елгы ревизиягә бераз гына туып өлгерми калганмын, энем дә өлешсез, сеңелне әйтеп торасы да юк...
Мин әтинең олы улы, эшкә бик яшьли җигелдем. Агач сука белән җир сукалагач кул башлары өзелеп төшәрдәй була, чынаяк тәлинкәсен дә күтәрерлек көч калмый, кул калтырый, чәйне ятып эчә идем... Чемаков алпут уртактан чәчтерде. Үзе Казанда торды ул, монда управляющие генә иде... Лихачев алпут та — теге Шум- бут спирт заводы хуҗасы — Петербург, Парижларда яшәде, ә эшләрен монда управляющие немец Карл Петрович алып бара иде. Без аңа ялланып үгез белән бәрәңге җире дә сөрдек, бәрәңгесен дә алдык... Алпут Гарталовка да, мунчасында куна ятып, җирен дә сукаладык, урагын да урдык, ашлыгын да суктык. Җире дә, үгезләре дә, атлары да, сбруйлары, атлы молотилкалары да алпавытныкы, без коры хезмәтчеләр генә — пролетариат! Күмәк иөри идек алпавытларга... Уку күп эләкмәде. Нәҗип мулла укытты. «Ярар, аллага гыйбадәт кылырлык булгач, бик җиткән»,— ди иде. Аннан Ризаэтдин абыйның русско- татарская школасына күчтем дә күчүен, эшкә ярый башлагач укып булмады... Чис- тай ягында байларга ялланып утын кисеп- турап та йөрдек. Шәмсемөхәммәт атлы бер иптәш белән. Кама яры оем-өем утын булыр иде. Безнең кебек ярлы-ябагай байларга, алып-сатарларга ялланып утын кисә...
Күгәрчен авылының үсмерләре алпавыт утарларын бик яшьли таптый башлаганнар. Кайберәүләр шәһәрләргә китеп, тамак, өс-баш ялына татар байларына малайлыкка кергәннәр. Газизҗан ага Әхмәдиев уйнап йөргән җиреннән Чистайга кунакка киткән, кунак булып ятып йоклаган, бакалейщик Мансуровның хезмәтче малае булып уянган... Шакир ага Хөснетдиновны язмыш 12 яшендә пайтәхеткә үк илтеп ташлаган. Ул Петербург байларыннан һидиятуллин дигән берәүгә малайлыкка барып эләккән... Хәлил ага Ибраһимов, авылдашларына ияреп китеп, Томск сәүдәгәрләре борадәран Фәйзуллиннарда 15 яшендә җимеш сатыша башлаган...
Герман сугышы чыккач, Күгәрчен егетләре — үзләре күбесе җирсез килеш — патша өчен сугышка китәргә тиеш булганнар...
Ә солдатка алганнар. Әйдә, окопта бет ашатсыннар, «ура» кычкырып үлемгә бар-сыннар, тик алпавыт Лихачевлар, Гарталов- лар типтереп яши бирсеннәр...
Февраль революциясеннән соң, исән калган Күгәрчен егетләре бер-бер артлы кайтып төшкәннәр. Пленга эләккәннәре туган авылын соңгарак кайтып күргән.
Октябрь революциясе җиңгәч, Күгәрчен ярлылары иң якындагы алпавыт Чу- кашев, Чемаков утарларына ашыга. Кемгә алпавытның аты, кемгә — тарантасы, кемгә— капкасы...
1918 елның апрелендә Күгәрченнән ярлылар комитеты комиссиясе, Лаештан — өяз Җир бүлегеннән килгән землемер белән бергә, озын арбага ат җигеп кырга чыгалар. Арбага яңа очлаган казыклар төягәннәр, балта салганнар. Арба башында өч аяклы визирный линейка. Ат яныннан атлаган землемерның кулында тимер юлчыларныкы шикелле ике флаг: берсе кызыл, берсе ак...
Чабаталы агайлар белән бергә яше егерме белән барган җиңел, җитез генә бер егет Хәлиулла Хәбибуллин атлый. Ул инде сугыш күреп, «дары иснәп» кайткан... Рәсемдә ул, чиккән такыясын киеп, бер кырыйдан гына басып, бәләкәй генә булып төшкән. Гәүдәгә үзе шулай җыйнак, җиңел ул, күгәрчен каурые кебек
Землемер үзенең өч аяклы визирный линейкасыннан карап күрсәтүенчә, Хәлиулла казыкны уңгарак, я сулгарак күчерә, дөресләп куйгач аны яңа межага батырып кага да арбадан барып янә казык ала... Буыннан-буынга алпавыт Чукашев, Каменев, Чемаков, Безобразов, князь Гру- зинскийлар биләп килгән җирләр, Ленин Декреты буенча, яңа межа сузып күгәр- ченлеләргә. Олы Көл, Кече Көл, һ. б. авыл крестьяннарына шулай бүленә.
— Мин комиссиядә түгел идем, ярдәмче булып кына, казыклар кадап кына йөрдем, — ди Хәлиулла ага. — Халык бик шатланды. Җирләребез артты. Хатын-кыз да өлешкә керде бит. Керәстиян халкы иркен сулап җибәрде.
Ләкин җәйгә чыккач, әлеге алпавытларның яклаучылары — ак чехлар килеп чыгалар, Казанны алалар... Үзләренә гаскәр туплый башлыйлар, хәрби мобилизация уздыралар. Күгәрчен егетләре дә эләгә.
Өяздән җыелган бетен егетләрне ипи баржасына төяп, Лаештан Самарага җибәрәләр, Совет властена каршы сугыштырмакчы булалар..
Җәйге көн кичкә авыша. Баржаның ян капкалары тыштан бикле, өсте каплаулы, баш өстендә люклары гына бар, өстә мылтыклы солдатлар... Лаештан Кама Тамагына таба алып китәләр... Бара торгач, бер заман, күктә самолет гүләп килә... Кызылларныкы! Бомба ташласа, баржадагы егетләр бетә бит! Баржаны кире боралар. Түбәнгә пристаньнан егетләрне кире Ла- ешка алып китәләр, анда янә баржага төшәргә, Самарага китәргә диләр... Төнгә таба, кабат баржага төялергә барганда, егетләрнең күбесе тая... Икәүләп-өчәүләп тә, төркем-төркем булып та Коры Елга үзәне буйлап кача-поса кырга чыгалар, урманга кереп хәл җыеп алалар да. Лаешны өстән урап, кайту ягына сыптырталар. Өсләрендә өйдән киеп чыккан әрсез кием, тамак ач. Ике тәүлек кайталар,- кайткач, кайсысы ындырда, кайсысы печән кибәне астында, кайсы кайда яшеренеп ята... Лаеш янында ычкына алмаган кайберәүләр соңрак, күбрәк газаплар күреп, кайталар. Шакиров Фатих белән Әзһәров Хәсән аклардан Себердә генә качып, шуннан хәл-сезләнеп чак кайтып керәләр. Бу рәсемдәге Хәлиулла ага Хәбибуллин, Гыйният ага Гарифуллин, Зәкиҗан ага Әхмәдиев—шул акларга хезмәт итүдән баш тартып качып кайтучылар исәбеннән. Бу рәсемгә кермәгән Сәйфетдин ага Садыйков та (Сәйфелмөлек аганың энесе ул, Мәскәүдә яши), болар белән бергә качып кайткан.
Күгәрченнең ярлы егетләре арасыннан Кызыл Армиягә үзләре теләп язылучылар да күп булган.
Хәлиулла ага 1919 ел башында авыл-дашлары Сәйфетдин Садыйков, Мөхәммәтзакир Шакиров, Зәкиҗан Әхмәдиевләр белән Колчакка каршы сугышып йөри. Кулы җәрәхәтләнеп госпитальдә ятып чыккач, бераз вакыт Казанда хәрби объектлар сагында тора, аннан Чебоксар ягында сәнәкчеләр фетнәсен бастыруга катнаша, махсус частьта (ЧОН) хезмәт итә. Ядрин өязендә алар чикмән-чабата киеп, ат эзләп йөргән булып, бер банданы «җыеп алапарх... Хәлиулла ага Псков, Двинск якларында да сугышларга катнаша. Деникин фронтында ул разведчик булып, дүрт- биш тапкыр «плен тешәп», дошманнарның гаскәр исәбен, корал көчләрен күзәтеп, үзебезнең якка әһәмиятле мәгълүматлар ташып йөри. Шулай йөргәндә, авылдаш дусты Ямалетдин Билалов белән Калач — Тихорецкая арасындагы бер станциядә үлемнән чак котыла. «Үзләре теләп» аклар ягына чыккан бу икө кызылармеецны де- никинчылар штабта танып алалар. «Болар бездә булганнар иде! Мөгаен, коммунистлар алар!..» Китә допрос, китә кыйнау. Сүз ала алмагач, бер байның подвалына төшереп биклиләр дә подвалга су җибәрәләр... Салкын су тездән була, билдән була.. Бер офицер узып барышлый гына ишек тишегеннән килеп карын «Кемнәр буласыз?»—«Татарлар без, Казан ягы, Лаеш өязеннән...» — «Земляки! Мин бит Уракчыдан ■ (Ә Уракчы — күгәрченлеләр- нең волость үзәге.) — «Без бу якка добровольно чыктык, ә безне коммунист диләр...» — «Исән чакта качу ягын карагыз...» Ә подвал чыгарлык түгел, нык, хәл дә беткән... Офицер ике-әч мылтык каешы китереп ташлый... Таң белән үзебезнең якка чыккач, хәлсез бу ике егетне кызыл командирлары чак таныл ала.
Хәлиулла ага ял итеп алгач, янә исән- сау сугышка керә (соңыннан тешләре генә коела), ә авылдаш дусты Ямалетдин Билалов шул салкын тиюдән үпкәсе шешеп үлеп кала.
Хәлиулла ага, деникинчыларны диңгезгә бәреп төшердек дигәндә, Таганрогка 8 километр гына калганда, аягы яраланып тылга китә...
— Ватан сугышында да нәкъ шул Коньяк фронтта, Батайск, Ростов тирәләрендә йөрдек, — ди Хәлиулла ага. — Деникин белән сугышып узган таныш җирлер иде. «Бәхет» шул бер үк җирдә булып чыкты: 1943 елның кышында. Ростовка һөҗүм ител барганда, янә шул ук сул аякка ярчык тиде. Бармак очларын чәрдәкләде Колхозда балта остасы да, шорник булып та эшләдем, пожарный команда башлыгы булып та тордым. Сугыштан соң, 1955 елга тикле, агротехник идем...
Зиннәт ага Галиуллин рәсемдә Хәлиулла ага янында гына елмаеп тора.
— Герман сугышында, безнең часть ка-малуда калгач, пленга төштек. Анда күргән газаплар тешеңә кермәсен. Германиядә революция чыккач, плөнныйларны алыш-тырдылар, 1920 елның мартында кайтып төштем. Миңа да җир бирделәр. Әтигә сука сукалаштым. Аннары Кызыл Армиягә алындым. Пермьда поезддан төшеп, авыл- дан-авылга атлар җиктөрә-җиктерә киттек. Коймый разведкага эләктем. Төнле авылга
килеп, читтәрәк торган ярлырак өйгә кереп сорашасың: «Авылда аклар бармы, юкмы!..» Булсалар, үзебезнекеләргә хәбәр итәбез дә, рота белән авылның артына чыгып яшеренәбез. Безнекеләр алдан «ура» кычкырып, ата-ата авылга бәреп керә, без тылларыннан күтәрелеп чыгабыз. Аклар, котлары алынып, югалып калалар, плен төшкәннәрен артка озатабыз,.. Кышын без, разведчиклар, чаңгыга бастык. Чаң-гылар яссы, асты—сыер тиресе. Тауга менгәндә артка тайдырмый. Түбән төшкәндә күздән утлар чыга. Аклар торган авылларны камаганда, взвод булса, «Рота!» дип, рота булса, «Полк!» дип команда биреп котларын ала идек...
Уралның олы тавын поезд белән туннельдән үттек... Колмакларны куып узганда, Байкалда боз ята иде әле. Кытай чигендә сугышны бетереп кайтканда бозы юк иде инде... 1921 елның җәендә кайтып төшсәм, әти үлгән, энем үлгән. Авыл Советы миңа бер пот кукуруз оны бирде, өйләндем... Колхозда ат карадым... Ватан сугышында да булдым, 43 нең җәендә Дон буенда ранен булып госпитальдә яттым, Кизел ягы шахталарында каравылда тордым. Кайткач, колхозда ат карадым, сарык көттем...
Яшьләрчә кепка киеп төшкән Сафа ага Мөхетдинов Мелитополь тирәләрендә мах- ночылар белән булган бәрелешләрне күз алдына китерерлек итеп сөйли... Түшендәге медальләренең берсе аңа Бөек Ватан сугышында Кенигсбергны алуда катнашуы өчен бирелгән. Күп фронтларда алга узучы частьларыбыз өчен тимер юллар төзәтү эшендә булган ул.
Минзариф ага Мингарипов та Перекоп районында врангельчеләрне куып атакага баруларын, пулеметтан атып яткан бер ак офицерны ничек йомдыруларын бик җанлы итеп сөйли. Ул да Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Гыйният ага Гарифуллин Деникин гас-кәрләренә каршы сугышка Царицыннан (Волгоград) ерак түгел Бекетовка янында кергән. «Ак казакларның күп икмәк түләп алган инглиз танклары бар иде, танкка дүртәр пулемет куеп безгә аталар идеи... ди Гыйният ага. 1945 елның бөек җиңү көнен ул Чехословакия җирендә каршылаган солдат.
Ярлы крестьян халкы Совет властен чын-чыннан үз власте итеп кабул иткән, яшь Совет властен дошманнардан саклар очен бер өйдән икешәр өчәр бертуганнар бергә күтәрелеп чыккан очраклар да еш булган. Колчак фронтыннан соң, Сәйфетдин Садыйков Бохара, Фирганә, Җиде- су якларында басмачыларны куып йөргәндә, аның абыйсы Сәйфелмөлек тә шул ук фронтта булган. Хөснулла ага Сибгатуллин Махно бандаларына, Врангель гаскәрләренә каршы сугышканда, абыйсы Сөнгатулла ага Сибиев Бохараны басмачылардан азат итешеп, Токмак якларына юл тоткан. Разведкада йөргәндә, иптәшләре белән, басмачыларның чалмалы шпионнарын кулга эләктергәләгән. (Фотограф килгәндә бу ике ага өйдә юклар иде.)
Ә Әхмәдиев Сафа картның уллары: 1894 елгы Җәләлетдин ага, 1896 елгы Газизҗан ага, 1898 елгы Зәкиҗан агалар 1918 елның сентябрендә өчесе дә Кызыл Армия сафына басканнар. Менә рәсемдә Җәләлетдин ага (ул Сафин фамилиясендә йөри, энеләре Әхмәдиевләр) горур, тәвәккәл бер кыяфәт белән утыра. Ул, 1918 елның җәендә аклар мобилизациясенә эләккәч, авылдаш иптәше Әдһәм Самаров белән Бишбалтадагы казармадан качып кайткан. 1919 елны Җәләлетдин ага энесе Зәкиҗан белән бер үк фронтта Азии дивизиясендә Колчакка каршы сугышып йөргәннәр. Җәләлетдин ага тиф белән авырып, Камбар- када сафтан калган. Ә энесе Зәкиҗан Аксәет авылына һөҗүм иткәндә яраланып Казан госпиталенә кайтарылган. «Аклар Аксәет мәчете манарасына пулемет куйганнар да безнең цельләрне кырып кына торалар...» дип сөйли Зәкиҗан ага. Хәлиулла ага Хәбибуллин да шул һөҗүмнәрдә яраланган, Сәйфетдин ага Садыйков та ул Колчак гаскәрләрен эзәрлекләп йөргән карлы, буранлы юлларны, утлы бәрелешләрне яхшы хәтерли. Ә Газизҗан ага махсус эчке сак полкына билгеләнгән. Арчада, Шихранда (хәзерге Канаш) тимер юл станцияләрендә эчке сак хезмәтен башкарган, соңгарак Красноуфимск ягында кулак бандаларын коралсызландыру операцияләрендә катнашкан...
Рәсемдә нечкә генә ак мыек калдырган, какча йөзле ага—Шәвәли Ибраһимов
— Пәке идем мин егет чакта, пәке! — ди ул, үткәннәрен хәтерләп. — Скрипкасын да сыздырып уйный идем, җырлап та җибәрә идем. Минем өчен йөрәк майлары сызылган кызлар булды инде, булды... Кызыл Армиядә без авылдаш егет Шиһап Фәтхуллин белән саперный батальонга
эләктек. Казан тирәсендә хәрби ныгытмалар кордык- Чехларны куа-куа Кама. Агыйдел буйлап Уфага барып җиттек. Уфанын тимер юл күперен аклар шартлаткан иде. Поездга утырып Уралга киттек. Сугышсыз чигенделәр... Златоусттан 28 чакрым Кусиновский заводка барып кердек, мин шуида тиф белән авырып калдым... Терелеп кайттым, 16 көн ял иттем, янә алындым. Бу юлы кавалериягә Мине 2 нче полкның мөселман ячейкасы театральный группага алды, артистларга кием, сәхнә кирәк-ярагы булдырып йөрдем... Аннан мөселман ячейкасына вестовой итеп алдылар...
Бөек Ватан сугышында Шәвәли ага 1942 ел башында фашист гаскәрләрен Mac- кәүдән куганда яраланган, ул — Ватан сугышы инвалиды.
— Ул Тәфтиләүләрне үзем уйнап, үзем җырлап биргән чаклар да бар иде...
Йөгереп бара, йөгереп кайта Ударница Мәрзия.
Дошманнарны себереп түкте Безнен Кызыл Армия, —
монысын үзем чыгардым, — дип тә куя ул.
Менә шулар инде алар Күгәрченнең гражданнар сугышында катнашкан кешеләре. Бу очеркта аларның кайсысы кайсы дошманнарга каршы сугышкан, кайларда нинди хәрби хезмәт башкарганлыкларын язып бетерү, әлбәттә, мөмкин түгел Бүген аларны бу клуб янына ил тарихына уелып калган ерак юллар, данлы юллар алып килгән...
Ләкин бу рәсемдә алар барысы да түгел. Сәйфетдин ага Садыйков Мәскөүдә яши, ул бу рәсемдә юк. «...Сарапулны узгач, ачык кырда вагоннардан тешеп. сафка тезелдек. Анда безне дивизия командиры Азин үзе кабул итеп алды. — дип яза Сәйфетдин ага үзенең авылдаш иптәшләре белән Колчак фронтына барулары турында. — Безне 246 нчы укчы социалистик полкка билгеләделәр, шунда ук корал бирделәр. Бекбарда заводы дигән авылда акларның һеҗүмен кире кагып, үзләрен куып киттек... Күз ачкысыз буранда Куеда станциясенә барабыз, Әлмет дигән авылны азаг итеп, тәнле Аксәеткә һеҗүм ясыйбыз... Бу була 1919 елның 27 февргутеннән 28 февраленә каршы төнге уникеләрдә.»
Менә минем алдымда Сәйфетдин аганың 1919 елның ахырында Казанда 6 нчы запас полкта чагында төшкән рәсеме. Гимнастерка, чаабар, ботинка, обмоткадан. Башында аксыл папаха. Утырып төшкән. Гәүдәгә таза, үткен карашлы егет булган ул. Ә менә аның 1942 елны төшкән рәсеме. Монда да ул солдат. Погоннары юк әле... Берлинны штурмлауда. Праганы азат итүдә дә катнашкан уя—
Рәсемдә ундүрт кеше, ә яшь совет илен дошманнардан сакларга Күгәрченнән йөзләгән кеше күтәрелеп чыккан. Хәмәт- хан Моталлапов. Минзакир Садыйков. Миң- гали Гарифуллин. Хәмәтхан Мехәммәтҗа- новлар Кызып Гвардиягә үз теләкләре белән барып язылганнар. Хәмәтхан Моталлапов большевик, пулеметчылар команди-ры булган. Уфаны Колчактан азат иткәндә, яр бакчасында җәрәхәтләнеп, бер аяксыз кайткан. Минзакир Садыйков та Чапаев дивизиясендә сугышкан. Моннан бер-ике ел гына элек үлгән әле ул. Моталлапов Хә- мәтханның энесе Гариф. Яруллин Гыйльметдиннәр Пермь ягында Колчак белән сугышканда башларын салганнар. Шәмтиев Харис шул ук Колчак фронтыннан бер кулсыз кайткан. Күлләрнең гомерен сугыш яралары кыскарткан, гражданнар сугышыннан исән кайтканнардан кайберәүләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Исән булсалар, алар барысы да бу рәсемгә сыярлар иде. безгә истәлекләрен сөйләгән булырлар иде...
Алар безнең бик күпләребезне күрә дә. белә дә алмаганнар, ләкин безнең якты киләчәгебез өчен утка кергәннәр, гомерләрен аямаганнар Без дә, бик күбебез аларны күрмәгәнбез, ләкин алар, бу рәсемдә булмасалар да, барыбер безнең күңелләрдә яшиләр, яшәячәкләр.
Сүз ахырында шуны өстәп әйтергә кирәк: Хәлиулла ага Хәбибуллин белән Зиннәтулла ага Галиуллинны 1917—1922 елларда Совет власте урнаштыру өчен көрәштә үзләрен аеруча күрсәткән кешеләр рәтеннән СССР Верховный Советы Президиумы «Сугышчан хезметлер очень медале белән бүләкләде.