Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Исәп
С угыш үткән карурманда
күке
еллар санын саный һаман да.
Урман тыңлый...
Монда каберлектә
яшь солдатлар йоклый аланда.
Алар өчен тырыша, ахры, күке,
алар өчен саный елларны.
Ил уллары
һаман уянмыйлар.
җирне коча һаман куллары.
Ел исәбен өзеп,
тына күке, очып китә, эзләп исәнне...
...Урман белә:
күкеләргә кадәр
шрапнельләр өзгән исәпне...
Ләкин исәп нигә?
Солдатларның
бармаклары калган курокта.
ә тәүлекләр, еллар һәм гомерләр — барысы сыйган актык минутка.
Апрель
У рамда яз, дускай, һава аяз,
хисләр ташый, күңел ашкына... •
Борыласың юеш җилгә каршы һәм атлыйсың тамчы астына.
Гөлләр дә юк әле,
чирәм дә юк,
каеннар да шәрә ботаклы...
Ник омтыла күңел әллә кая, нигә йөрәк шаша бу чаклы?
Чыгасың да пычрак сукмак буйлап, тая-тая, атлап китәсең...
һәм туктыйсың. Ерак юлга карап,
бер бик әйбәт хәбәр көтәсең.
Ә хәбәрче кайда?
Юлдадыр ул.
Маршрутын яхшы беладер.
Умырзая алып киләдер ул, кояш нурын тотып киләдер.
Ул шагыйрьдер яки гүзәл кыздыр, яз хәбәре булмас бүтәндә.
яз юлларын уза һәрбер кеше, һәр яшь буын ашыга үтәргә...
Т еләк
на карчык... Аның ялгыз улы һәлак булган сугыш утында, тик ышанмый ана бу хәбәргә, яз булдисө, чыгып әй янына, һаман улын кетеп утыра.
һаман улын кайтарасы килә, һәм бу теләк көчле шулкадәр. — бар корбаннар терелеп кайтыр иде, егәр Җирдә барлык кешеләр дә шундый итеп тели белсәләр!
Унҗиденче елның матрослары
Л^нжиденче елның матрослары ал бантларын саклый сандыкта. Ә үзләре инде картайганнар, туялмыйлар һаман саулыкка.
Өй янында, оныкларын җыеп, сойли алар Ленин турында: менә кызыл байрак, менә Ильич, — речен дәаам итә, алга карап һәм кепкасын кысыл кулына...
Ө бәйрәмнәр житсә. карт матрослар, ал бантларын тагып пиджакка, ашыгалар урам, мәйданнарга, оныкларын тотып кулларыннан, оныкларын өндәп еракка—
Онытыла картлык- Матросларның тик бер генә кебек бурычы: алар гүя кабат каршы ала унҗиденче елның Ильичын.