Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИ ЕЛЪЯЗМАЛАР


Җилкәнен киерә Кораб
—Төн вә көндез УЛ йөзәдер...
Дәрдмәид.
х^/нңгезсн чиксез Заманның, Упкынын кичте Кораб, Мәгънәви малын-маясын Аралап ничә кабат.
Тартса да кайбер гасырлар Җан сорап төпкә табан. Ауса да өлкән, асыллар, Юл һаман исән-аман.
Ил-ара ярлар ягына Юл яра ялсыа Кораб: Нурлана чорлар чатында Яңалар маяк-маяк.
1961—67
Атларым л тларымнын тезләрендә Иске яра эзләребез юуларда гизгән идек Сездә, дала җилләре. Без шупарда кичкән идек Сезне, бәла җирләре; Атларымның тезләрендә Иске яра җөйләре—
Пар пегасым, толпарым син. Нәфрәтем-мәхәббәтем! — Шигъри илһам дип аталган Иң мөкатдәс нәрсәнең, — Тик бүген бит, тик бүген мин Тәкъдим мтәм рәхмәтен Син гафу ит соңлавымны, Нәфрәтем-мәхәббәтем—
Шигъри Тауга тик шуларда. Пар канатта бар фәкать: Тик шуларга үз булуда Һәр әдәби бәрәкәт. Тик шуларга күз йомуда һәр иҗади һәлакәт, Парнасыңа лар канатта Пар пегаста бар фәкать!
Атларымның тезләрендә Эссе юллар эзләре.
Без шуларда гизгән идек Сездә, еллар, элгәре, Без шуларда кичкән идек Сезне, заман җилләре. Тупларымның тезләрендә Изге яра эзләре,-
1967
Күлмәгең талда
Үләрмен™ тик (үкенмим!) бер теләк бар: ... Бу күлмәк каплаган изге йөрәк бар. Аңардан акты күлмәккә бу каннар. Алырсыз сез аны миннән мин үлгәч. Эләрсез бер биек талга — күренсен—
М. Җәлил («Үлем алдыннан»). 1922
Л*өнне илгә, ә шигырьгә бары
Төнне генә биргән елларда,
Уртак иде безнең һәрбер учак, Тукайлардан калган кырларда.
Менә тагын синең яныңда мин, Мәйдандагы Муса янында.
И, ничек син үскән, үзгәргәнсең Утлар аша үткән чагында.
Ә шулай да — таныйм.
Бу — син, Җәлил.
Нәкъ үзең кук синең сурәтең.
Тик күлмәгең... үзең әйткәнчә үк...
Кан эчендә калган, күрәсең.
Күлмәгеңне, — чылбыр өзгән җирдә. Кан эчендә калган күлмәкне, — Илләр аны Дөнья күләменә, Биегенә талның күтәрде!
Карый да Ил
һәйкәлеңә. Җәлил,
Үзен күрә синең төсеңдә:
Ул да шулай — кулын бәйләтмичә Гомер итә бу җир йөзендә.
Еракларга алып киттеләр
Кара да гына урман, караңгы ген...
Халык җыры. К
*'арурмаиның калын,
Җәяү генә дә лә үтәрсең. Заманалар авыр, еллар ябык. Шундый чакта нихәл итәрсең—
Әзерләнеп торган Заман, наян. Карурманның аргы ягында. Маңгайларга — тәүге тамгаларын, Бәшкайларга — кайгы салырга.
Сузылып ятып офык артларына. Яшереп кенә кара башларын. Карап торган
Безнең — яшь буынның Ил хәлләрен аңлый башлавын.
Авыл аша узган юлаучылар Яңа хәбәр биреп киттеләр:
— «Бубиларны... кара болыт басты. Мәдрәсәне тар-мар иттеләр— Китапларны каткан итек белән Таптый-талтый теяп чанага— Үзләрен дә богау белән бәйләп Апкиттеләр— Әллә каяга—в
Карурманнар аша болыт килә Кыр казлары юлы буеннан. Карасана — нинди сәер болыт! — Бубидандыр ла ул, Бубидан.
Болыт булып эзләп йери тесле Безнең якны, безнең турыны, һәм каядыр дәшә, енди кебек. Яшь буынны, яңа буынны. Яндырылган якты китапларның һаваларда калган корымы-
Чыдам син Ил*
Киләчәкне гәрчә,
Күрмесә дә әле күзләрең Тәннәр артымдагы ’аң сызыгын Күналлерең «үре, күрәсең.
кара тенен
Авылларны баскан гамь сереме Таралмаган иде тамчы да, Заман гамьнең икенчесен инде, Өр-яңасын китереп тапшыра...
Бозлы хатлар килде Бодайбодан Ленадагы хәлләр турында, Канлы хәбәр язган авылдашлар, Чук-чук сәлам язар урынга...
Чамалыйлар кайбер кырыс картлар-
— Бунт, кордашлар, намаз тугел шул. Бармый каламыни татар аңа! —
Бунт дигәнең бездәй чаяларга Сабан туе гына кебек ул.
Уйга бата халык:
— Шулай шул, әй. Безнекеләр читтә калмаслар: Атылганнар өеме арасында Ничәү икән безнең якташлар...
Бу хәсрәтнең әле ил эчендә Сүрелмәгәндә үк сөреме. Сагышларның Заман менә тагын Өченчесен китереп өлгерде.
Абына-еөртенә
Яңа хәбәр килде:
— «Ямаш вафат... Ямаш Хөсәен!- Әмма, ләкин...
Үлмәгәндер лә ул.
Үтергәннәр аны. мөгаен...
Мажик дусы, яшьләр дусы иде.
Өметләрнең терәге иде.
Кем тигәнен шундый кешебезгә. Кем икәнен беләсе иде!„»
Уникенче елны кичтек инде.
Елмай инде. Кояш! — дигәндә: Җирне тырнап, тәгәрәп лә, аунап Апрель елый яңа чирәмдә...
Иңе сыгыла илнең:
Гамьнең бусы
Барыннан да авыр лабаса.
Әйтерсең лә. җеназасы аның — Тукаеның
Үтел бара авыллар аша...
Дсыр да бит. тузам.
Нигә тузам!
Бирмәсә дә җавап йорәгем, Теннәр артындагы таң сызыгын Күңел бераз күрә, күрәсең.
... Карурманның калын, кара тенен Җәяүләп тә бәлки, үтәрсең. Заманалар авыр, еллар ябык. Шундый кениән кая китәрсең!
Кая булсын — я Уралга инде. Я Себертә — бакыр базына.
Туры килдең арык, җиңел яшьлек. Замананың авыр чагына.
Капчыгымда минем — шикәр дә чәй Юлга дигән күмәч янында.
Күрми Кояш:
Ничә терле кайгы — Җанымдагы чемоданымда!
Анда — Буби. Лена. Ямаш. Тукай. Анда — матәм, олы дүрт матәм. Аларны мин Абына-егыла гына.
Кечкә-кочкә генә күтәрәм.
Пароходта — каты идәндә мин. Вагонында — ишек тебендо. Тормәсендә генә Донья миңа Урын бирермени — түрендә!..
Кайберәүнең —күзе тибә миңа. Кайберәүнең — йозе нур сибә. Бер генәдер дисәм, түгел икән. Әллә ничә икән Русия:
Лаканнан да юан тавыш белән. Чәйни берсе безнең исемне, ьБожецаряхрани» дигән сүзне Улый торган монах шикелле.
Ә мин тузәм. ишетмәгән булам. Кызарса да
Татар йезлорем:
Тен эченә тошкән таң шәүләсен Күңел инде сизә, күрәсең.
Беренче кат кердем пароходка. Беренче кат күрдем вагонны. Еракларга алып ниттеләр лә Шулар минем яшьлек чагымны.
Зыя' идең, якты идең син
Ничек өздек уйлауда да коллык җебен?
Г. Тукай
и
олдыз атыла җиргә. Ник атыла!
Бармы моның берәр мәгънәсе!
Бар билгеле: «Фирештәләр шулай Шайтаннарны дөмби» — янәсе.
Менә шундый сукыр иман белән
Башны бөгеп галәм каршында.
Яктылыкка юллар эзләгәндә,
Романовлар төне астында,
Килеп кердең, балкып шахтабызга,
Йөрәкләргә безнең нур биреп,
Шырпыга да мохтаҗ урамнарда Өйдән-ейгә кучкән ут кебек.
Ә без анда, — илләр төрмәсендә —
Тнпкәләнеп үскән учлеләр,
Белем кылычлары бирүчегә,
Мәгърифәткә мохтаҗ үсмерләр.
Күтәрелеп астан — забойлардан.
Кырдан, чүлдән, таулар артыннан,
Юнәлдек без
Уфа ярындагы
Син кабызган яңа яктыга 2.
Кышның эт тә, шпиклар да йөрмәс
Буран купкан аулак кичендә
Тәрәзләрен залның эчтән каплап. Сакчы куеп тышкы ишеккә, — Әле дә истә, — төнге җыелышларда
Мәгърифәткә — таңга дәшкәнең,
Хөррияткә ашкынучыларны
Киләчәккә әзерләшкәнең
Әле дә истә.
Гарәп теле сәгатьләрендә дә
Фәнгә күчереп дәрес темасын,
Җаныбызга фикер хөрлегенең
Орлыкларын салып куйгансың.
Мәгърифәтләү иде төп теләгең
Инородец илләр баласын.
Сиздең микән үзең бу мәгърифәт Безне кая алып барасын!..
* Зыя Камалн. Ярлы игенче гаиләсеннән чыгып, югары белем алуга ирешкән күренекле галимнәрнең берсе. 1905 ел революциясеннән соң Уфада «Галия» мәдрәсәсен нигезләп, үзенең тормышын мәгърифәтче кадрлар үстерүгә багышлаган остаз.
2 «Галия» гә —югары уку Портына.
Изге юл! — дип озатып калган идең.
Кайттык та без
Килгән якларга.
Коммунарлар юлын санлап алып, Гомер иттек алгы сафларда.
Күреп тордың
Синең шәкертләрнең
Комиссарлар булган коннәрен.
Хәерле юл теләп калган идең «Кабул» булган, димәк, теләгең!
Тыйнак идең, ләкин мәгърур хәлдә
Үлгәнсеңдер
Безне хәтерләп:I
Мазлумнарга бәхет яулашуга Хезмәт итте синең мәгърифәт.
Әгәр һаман кон итәбез икән Яктыртышып яңа тормышны.
Без — меңнәрчә дәһри шәкертләрең, Моның ечен сиңа бурычлы.
Безнең очен —үзең Сократ идең, Ә мәдрәсәң — университет.
Царизмның сине эзәрләве Очраклы хәл түгел иде бит.
Метеор кебек янып бетсәң дә сиү Тундраларның топсез тонендә.
Синнән калган нурлар яши әле Йерәкләрдә безнең бүген дә.
1964
Истәдер бГыйфатың шундый күрәсең, Җитсә дә меңгә яшең, Аккынам, лагым, сафым! — дип. Аклыны үзсенәсең.
Күзләрең пакъка күнеккән. Карый да күрел ала: Кем яман — аның идәнгә Карасы тошеп кала.
Истәдер, бәлки, тарихың, Канаган идәннәрең. Аклысын салып киемнең Карасын кигәннәрең.
I Вафат булганнан соң акланды.
Истәдер илләрбасарның Илеңне яндырганы. Болгарың мәйданнарында Көл-күмер калды бары, Селтегә әверслдерелде Күгеңнең яңгырлары.
Олылый һәрбер бөек ил Үзенең үткәннәрен.
Э синең, халык буларак. Юкмыни өлкәннәрең! Азмыни күркәмнәрең!
Тарихың анналларында Азмыни асылларың! — Гасырлар юлы буенда Чайкала каеннарыңда Асылган батырларың...
Атналар, айлар буенча Яндылар Биләрләрең, Корымга батты, корымга Айларың, җидегәннәрең.
Истәдер, бәлки, тарихың. Башыңны игәннәрең, Аклысын салып киемнең Карасын кигәннәрең. Ак күгәрченне кулымнан Алдылар дигәннәрең...
Йөрәгең күпкә күнеккән. Күзләрең таный ала: Кем яман — аның идәндә Кап-кара эзе кала.
Сыйфатың шундый, күрәсең: Үтә дә үтә заман.
Ә синең дәртле, бөек җан Яшәрә бара һаман.
1967
Юлчылар
(Ибраһим Газига)
Мәгърур Болгар шәһәрләре бер дә булмаган төсле. кырылдылар да беттеләр. Әмма бу — кыйммәтле Мирас дигәнебез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады.
Г. Тукай.
т
* укталып бер
Җилле, көзге кичтә, Сәхрадагы юлчылар кебек, Исеңдәдер, шәфәкъ ялкынында
Куп җылытып утырган идек, Кичкә калган юлчылар кебек.
Йолдызларга урын бирә-бирә Кузәтте дә, кук йезен бераз. Кайтыр ечен киткән классик кук, Офыкларга күмелде кояш, Моңсулатып җир йезен бераз.
Күңел күзе ләкин бу кичләр че, Алтын-сары кезләрне түгел, Офыклардан аргы-еракларны. Киләчәкне күзәтә күңел, Кеэге алсу кичләрне түгел.
Мин дә аңа — ерак киләчәккә Сүзсез генә Сораулар бирәм:
— Безгә анда — яңа гасырларда — Укучылар очрарлар микән!
Мин дә шундый сораулар бирәм_
Гүя шунда, — кем ул, — Алып сыман Турая да офыкка баса!
Һәм шәфәкька, һаман саны арткан
Укучылар авазы аша,
Киләчәкнең җавабын яза:
«Ут та алмый, туп та ватмый торган Байлыгымны бәгыремә салып. Мин түгелме, тулы гасырларның Тугызлабын сау кичкән жалык, Җырларымны җаныма сарыл!!»
Офыкларның аргы якларын да Тесмерләгән юлчылар кебек. Исеңдәдер, шәфәкъ утларында Җан җылытып утырган идек. Юлы чиксез юлчылар кебек»
1967
Отелло
псу буран аша утка таба, Таңга таба юллар ярганда. Киләчәкнең болай булачагын һич кенә дә юрамаганда. Уфаларда күргән идем аны Котмәгәндә-уйламаганда.
Уп үзе дә, төсе кебек сәер. Кырыс иде, кызык иде дә, Твсе түгеп ләкин, кер тавышы, Өне калды минем исемдә.
Мин укучы гына, ә Ул инде Катип иде рәсми урында. Арысланның алгы аякларын Хәтерләткән кырыс кулында Чәчәк иде...
Тышта әле буран улаганда — Яз чәчкәсе — зәңгәр миләүшә...
Арыслан һәм... чәчәк! —дигән сыман, Ят тоелды миңа бу нәрсә.
Ә күзләре...
Күзләрендә Аның ниндидер гамь. Ниндидер үч һәм зар бар иде.
Арысланның ярсу йөрәгенә. Әйтерсең лә, сахра тар иде.
Бу беренче күрү иде әле.
Байтак еллар үткәч шуннан соң. Царизм да. буржуа да беткәч. Аның белән тагын очраштым.
Үз кырын ул
Тапкан иде инде: Менә кинәт Сәхнә артыннан Килеп чыкты күкрәп «Отелло»да, Теге тавыш, теге арыслан...
Ул көннәрне карлар күмгән инде.
Шулай да ул Әле хәзер дә, Мутин түгеп, ә Отелло булып, Гамлет булып яши хәтердә.
Ераклардан кайтып килә дә ул. Күңелләргә килеп керә дә ул Көзге җилдә, кичке җилләрдә, «Булмый!.. Булмый ялгыз!..» : — дигән сыман,
Ярсый-ярсый ашлык җилгәрә...
' Катип — секретарь.
2 «Б у л м ы ft. булмы й» — шагыйрь Сириннең Мохтар Мутин ага репертуарында зур урын биләгән атаклы шигырьләреннән беосе.
Күзләрендә аның ниндидер моң. Ниндидер гамь һәм зар бар иде.
Чамадан тыш олы йерәгенә, Әйтерсең лә, тәне тар иде.
/$67
Сез кая барасыз, йолдызлар
^/^емелдәмә, искә тошермә лә. Ансыз да бит Исемдә минем: Мин ул тендә әни итәгендә. Син кибәннәр естендә идең...
Аннан бирле
Кайда булмадым мин. Кайсы утта, кайсы упкында-. Ә син, Җидегән, Азия күгендә дә. Себердә дә, — шул ук урында.
— «Дала тынды... Учак әмәллә дә, Ял ит инде, кеше!» — Дисәң дә. Булмый, Җидегән: Кайда калды икән. Бер сыерым тулмый исәпкә.
Эзне кая, итекне дә хәтта Күрел булмый... Шундый караңгы. Күктәгеләр күрми минем хәлне. Ә мин курәм, күрәм алармы.
Планеталар нидер ымлашалар Кукләргәрәк, ескәрәк менеп. Канларгадыр барган йолдызларның Җитәр җирен күзләгән кебек_
Әйтерсең, бу чиксез мәңгелектә Берәр чиккә җитәргә мамкин! — Әйтерсең лә, орбитаңнан чыгыл. Кая булса китәргә мамкин-.
Кая гына тибәрсә дә язмыш. Этәрсә дә адәм баласын.
Әйтерсең лә, тугры юлдан аны. Орбитадан сарә аласың!
Мамкин түгел иде Безне кичә.
Момкин түгел бүгеи, иртәгә.
Мамкин түгел безне, мемки * түгел «Юлдан язган кеше» итаргә!
Ә син, Җидегән, беләсеңме шуны! Юк, белмисең: сиңа — караңгы.. Куктәгеләр күрми безнең хәлне, Ә мин күрәм, күрәм аларны...
Планеталар, нәкъ сабыйлар сыман, Түбәгәрәк, үргәрәк менеп. Найларгадыр киткән әтиләрнең Кайтуларын кетәләр кебек. Кайтуларын...
Әйтерсең лә, берәр максаты бар, Теләге бар
Бу йолдызларның...
Буталалар чиксез мәңгелектә Бер максатсыз, бер юлсыз, җаным.
Ә кешедә — олы максатлар бар. Якындыр да арам аларга...
Кеше менә — сыер кетә әле Аюлар да гизгән далада...
Җемелдәмә, искә төшермә лә! — Ансыз да бит Хәтердә минем:
Без Казанга: «Сау бул...» дигән тендә. Син болытлар артында идең, Болытлар артында...
1953—67
Әстерхан кремлендә
/Гоймаларың нигә калын таштан! Капкаларың нигә тимерле!
Корган сине комсыз монархия Мәңге шунда торыр шикелле.
Ник бу кадәр биек сез. диварлар! Ник бу кадәр киңнәр, калыннар! Нинди көчле, үчле булган бунтлар. Сезнең өскә килгән давыллар.
И, борынгы изге, иске ташлар! — Кайда иде туган илегез!
Кайсы хәрабәнең нигезе сез. Кайсы гүрдә билге идегез!..
Гүзәл гамь
•/Атналыкның соңгы кичәсеннән Әстерханга кайтып барабыз.
Кем белгән соң аны!.. Бу кичәдән Шундый тирән эзләр каласын».
Остазларым Хайям һәм Ширази!
Реаль сурәт сездә аз дисәм. «Керфекләре уклар шикелле лә» — Дигәнегез реаль, рас икән.
Озын керфекләре очы белән Чәнечкедәй итеп дөньяны.
Алларыма килеп басуларын Онытмамдыр, ахры, мин аны.
Кем рәнҗеткән моны! — дип уйладым, Карадым да моңсу йезснә: Зур үпкәсе бардыр кебек иде. Әллә илгә, әллә үзенә.
Әйтерсең лә, бәхет өләшкәндә Язмыш аны читтә калдырган. Әдәбият күперләре аша Үз теленә кайтыр алдыннан...
Беренче кат,— бәлки соңгы капыр,— Синең белән шунда Күрештем.
Кичәдәге китап базарында Сиңа бәхет эзләп йөрсштем.
Синең төсең, яз шикелле иде. — Яшел иде кигән киемең...
Төсләреңнән битәр, сүзең белән Исләремдә калдың син минем.
Син көендең: — Беткән лә бит! — Ди Ди. — Мин эзләгән китап бегкән бит.
Мин сөендем: илдә менә шундый Гүзәл гамь дә исән икән дип.
Кичә бетте, китәр вакыт җитте. Алып китте безне юлыбыз.
Автобуска тотынып килә кебек
Меңләп тавыш, меңләп нХу-шы гыз!..в
Хуш түгел лә бүген минем хәлем. Сызлана да йөрәк, сызлана:
Исемеңне дә белми киттем бит мин. Адресны да синең, кыз бала...
Без дә уйчан. Автобус та сүрән.
Уйлый микән ул да югыйсә:
Яр-Түбәнең кырый өйләренә
Килерме, дип. тагын бу кичә...
Шатлык кына алып чыгармын дип
Керсәм илнең кырый өенә, «Китапсыз ла яшим...» дигән моңнар Өелә дә җанга, өелә.
Гүзәл гамьнәр, — әйтмим генә, сеңел, — Йөрәгемне телеп бетерде...
Кем идең син!
Ничек сузыйм сиңа. Үз телеңә илткән күперне!..
1966
Антимирда тугел
Белла Ахмадулинага
/4нтимирда түгел, ә Җирдә, Шыгрым тулы залда. Казанда Туктап торды заман, күпмедер, Халык белән синең араңда.
Тынып торды, кыймаган сыман Эндәшергә, исәнләшергә. Кабатланмас гаҗәп гүзәл мәл Калсын диптер, мәңге хәтердә. Туктап торды.
Залда шулай
Халык һәм шагыйрь
Очраштылар тәү кат күзгә-күз.
Ике як та — сүзсез елмайды:
Карасана, нинди үз лә, үз!»
Аннан... Синең тылсымлы тавыш Ал чишмәдәй, акты да акты.
«Сак» белән «Сок» беренче тапкыр. Әйтерсең лә, бер-берсен тапты-.
Рахметовлар токымы икәнең Чатнап тора агат кузеңдә. «Тап» тугел бу, сеңел, «тал» тугел. Тик матур «миң» шигъри иозеңд3!
Мәдхия да тугел, сеңелкәй. Мадригал да тугел бу Сиңа;
Яратам мин һәр чын талантны! — Син шул яктан күбрәк үз миңа.
Ышанычлы, башлы сеңел. Син: Сиңа серне чишәргә мамкин. Син дигәндә — Пегас суярга, Рубиконны кичәргә мамкин!
Синнән яшерен сүзләр юк минем: Җан капкасы шар ачык Сиңа. Утырыйк әле әйдә, сеңелкәй. Туганнарча сайрашып кына.
Тарих бирдек Сиңа — бүләкләп: — Татарыңны таны! — янәсе. Вакыйгасы иске булса да. Бүгенгечә анда һәммәсе.
Укы. сеңел, ләкин чамала:
Хәтере йомшак, никтер. Тарихнын: Усал ягын онытмаса да. Яхшы ягын күрми халыкның.
— Һава ничек, дисең. Казанда! Санал була — сафка. Әйбәткә; Үрчи алмый мондый һавада Модериистик вирус, әлбәттә.
Илгә күптән таныш нәрсә ич — Модернистлар -азат» формасы. Фил саягемени! — Эрзац бит Ул «башня»ның арматурасы.
Тырыша алар импорт фикердән Шактый сәер товар всарга Бәлки юллар табар әле. дип. Экспортка — «иркен баэар»га™
Космополит алар асылда, Ә яшиләр Совет илеидә, Кликушалар наказын утәп, Кучум-Ханны сатып шигырьдә.
Модернизм кустарьларының Алласы да, ватаны да күп. Төкерә белик без дә шуларга Анна апаң Ахматова күк.
Нигә безгә Анна ападан һәм Пушкиннан үрнәк алмаска! Традиция ватанчысы без, «Антимир» юк безнең Запаста.
Юк, үгет тә, бүтән дә түгел. Тик үз итеп әйтү — бу сиңа: — Битникларга «муза» булганчы, Асрау булу яхшы Пушкинга.
1965