Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ӘДӘБИЯТЫБЫЗГА БЕР КАРАШ


теоретик яктан ин
фундаменталь булганы,
әлбәттә. Нәкый Исәнбәтнен «Татар халык мәкальләре» дигән өч томлык хезмәте. Болары билгеле
хезмәтләр Алар хакында тән кыйгь сүзе әйтелде инде.
Безиен сүзебез гомумән татар халык иҗаты буенча теоретик бер бөтен хезмәт турында иде һәм хәзер
әнә шул хезмәтнен үзенә тукталып карыйк Бу —күренекле фольклорист, филология фәннәре кандидаты
Хәмит Ярмине.ч «Татар халкының поэтик нжаты» дигән китабы. Ул китап 1967 елным ахырында гына
деньяга чыкты һәм җәмәгатьчелек алдында инде билгеле бер бәяне алырга да өлгерде.
Хәмит Ярмн,—утызынчы елларның ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар халык иҗатын җыю.
эшкәртү буенча зур хезмәт күрсәткән галим Татар халык әкиятләрен, җырларын, бәетләрен туплаган күп
китапларны күрүебез белән без нәкъ менә X. Ярмнтә бурычлы Халык иҗатына булган самими мәхәббәте
белән ул дистәләрчә еллар инде татар фольклорын туплау, эшкәртү мәктәбенең башында тора Аның кул
астында эшләгән кешеләр инде үзләре галимнәргә әйләнделәр, ел саен .тларның аерым тикшеренүләре
дөньяга чытып тора. Фольклор буенча күп санлы хезмәтләр биргән өлкән галимнең бу соңты китабы, бәлки,
аның фәнни карашларының сыгынтысыдыр Һәм халык иҗаты турындагы өзек-өзек фнкерләребезнең галим
тарифыннан системага салынган бер җыелмасыдыр дигән өмет белән китапның беренче битен ачабыз
Татар халык иҗатын җыю һәм эшкәртү мәсьәләсе низе күптәннән кан тәртибенә куелган иде. һәм бу
уңайдан X. Ярминең үз элгәрләренә мөнәсәбәтен күзәтү кызыксыз булмас. Мәгълүм булганча, фольклор
тарихына тукталучы һәрбер галим беренче чиратта Каюм Насыйри исемен телгә ала Ьезнен кулыбыздагы
китапта да бу шулай. Авторның бнк хаклы рәвештә билгеләвенчә, К. Насыйри халык иҗатының ин демокра-
тик игешен, бары тик реалистик нигезгә корылган иҗат әсәрләрен генә җыйган. Гади хезмәт халкына булган
симпатиясе К- НасыЙрннын фәнни эшчәнлегенлә төп юнәлешне билгеләгән. Әнә шуңа күрә ул җыйнаган
фольклор материаллары арасында диин эчтәлекле мвиәҗәтләр, реакцион рух белән сугарылган әсәрләр
очрамый диярлек.
атар халык ижагынын Ларлык жанрларын колачлаган теоретик хезмәтнең
юклыгы үзен күптән сиздерә иле Бу бигрәк тә югары уку йортларындагы
тел, әдәбият бүлеге студентлары. галимнәре арасында күзгә ташлана иде.
Дәрес, халык әдәбияты буенча сот ы ун ел эчендә шактый зур хез мәтләр
деньяга чыкты. Татар халык жырлары. әкиятләре, бәетләре, мәзәклә ре
һәм мәкальләре буенча сонгы яакыттз бер-бер артлы китаплар чыга торды
Арада ин күләмлссе һәм
Татар халык иҗатының күп жанрлары тупланган беренче антология «Кырык бакча» исеме белән 1880
елда К. Насыйри тарафыннан чыгарылган иде. X. Ярми бу кнтапнын тарихи әһәмиятен дерес билгели.
<Кырык бакча» татар халык иҗатын гыйльми нигезгә салып карарга омтылуда беренче адым булып
исәпләнергә тиеш.
К. Насыйри турында без куп язабыз, кул урыннарда анын китапларын телгә алабыз. Әйе. Казан
университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең членнары — бөтен Европага
танылган профессорлар арасында татарның кырпу бурекле демократ Каюмы да йөргән һәм ул бу танылган
галимнәр сокланырлык гыйльми материал туплаган икән, шул заман шартлары өчен моны героизм дип
атарга кирәктер. К. Насыйриның замандашы проф. Григорьевның. <Татарларны шактый әйбәт белә торып
та. алар арасыннан мондый кеше килеп чыгуын башыма да китермәгән идем», дип әйтуе, әлбәттә, очраклы
хәл тугел иде. К. Насыйри — уз заманының күпкырлы эшчәнлек алып барган алдынгы кешесе иде һәм аның
күпкырлы эш чәйлеген X. Ярми билгеләгәнчә өч юнәлеш белән генә чикләү, ихтимал, дөрес ук тә түгелдер.
Бигрәк тә авторның <икенче юнәлеш» дигәне (30 бит) К. Насыйри эшчән- легенең үзенчәлеген тарайта К-
Насыйри. ди анда автор, «уз халкының аң-белемен күтәрү өчен культура ягыннан алда торган халыклардан
үрнәк алуны мөһим бер чара дип тапты». Гомумән татар мәгърифәтчеләре өчен хас бу сыйфатны К
Насыйри эш- чәнлегендәге төп юнәлеш игеп билгеләү, ничектер, хезмәтнең темасы белән д ә, мәсьәләнең
куелышы белән дә туры килеп бетми. К- Насыйри календарьларындагы халык сынамышлары турында да
ниндидер ачык булмаган фикер уздырыла. Анда автор турыдан-туры: «1875 елгы календарьда... халык
тәҗрибәләре матур рифмага салынып бирелә» (32 бит), дип яза. Мәгълүм булганча, К. Насыйри халык
әсәрләрен җыючы һәм пропагандалаучы — ләкин һич тә үзлегеннән рифмага салучы тугел. «Март башы
аяз — аяз килер бөтен яз» дигән халык тәҗрибәсе календарьга төшерелгән икән, бу тәҗрибәне инде
гасырлар буена рифмалаштыручы кеше — халык булган, ләкин һич тә К. Насыйри тугел. «Эшләнеп
бетмәгән җырлар» турындагы тезис та (35 бит) безне бераз шиккә төшерде. Безнең фикеребезчә, халыкның
борынгы җырларыннан нәкъ менә эшләнеп беткәннәре генә сакланганнар, ә эшләнеп бетмәгәннәре
онытыла барганнар. Һәм К. Насыйри:
Кашларың нечкә бик әйләнгән,
Казанда бөккән дугадай,—
дигән җырга тукталган икән, бу әле җырның эшләнеп бетмәве дигән суз түгел Ж.ыр эшләнеп беткән һәм
шуңа күрә ул халык хәтерендә сакланган Халык гүзәл кызның кашын ат дугасына ошатмый, ә кашның ни
дәрәҗәдә бөгелгәнлеге турында суз алып бара.
Татар фольклорын җыюны үзмаксат итеп куймасалар да, XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең күп кенә
дәреслек-хрестомагияләрендә, уку китапларында халык авыз иҗатының үрнәкләре тупланган. X. Ярми
үзенең хезмәтендә бу китапларның барысы белән дә безне таныштырып чыга. Гомумән, «Октябрьга
кадәрге чор» исемендәге бу булек материалга шактый бай булуы белән аерылып тора. Татар халык
иҗатына кагылышлы бөтен материалларны барлап чыгу ягыннан X. Ярми фольклорчылар арасында үзенә
бер хөрмәтле урынта лаек.
Әлбәттә, бүгенге укучының галимнәргә таләбе зур, шуңа күрә аны санап чыгу белән генә
канәгатьләндереп булмый. Мәсәлән. М Иванов. Г Ваһапов, Г. Балинт, Вамбери, В. Н Витевскнй
хезмәтләренә кннрәк тукталып, фәнни бәя бирелсә, ул китапларда ничә мәкаль, ничә җыр икәнен санап
чыгудан качылган булса, китап өчен отышлырак булыр иде. Татар мәгърифәтчесе Т Яхин китаплары
турындагы анализ да укучыны канәгатьләндерерлек түгел. Автор кинәт кенә Т Яхинга «халык мәкальләрен
үзгәрткән» дип таеп ташлый. Имеш, Т. Яхин «Яман сыер яз бозаулар» дип яз ган, ә «Яман сыер ярда
бозаулар» кирәк икән. Ләкин—фольклор бит ул. шайтан алгыры! Аноним әсәр бит, аны кем ничек әйтмәс!
Әйтик, бер төбәктә аны чыннан да. «ярда» дип әйтәләр һәм X. Ярми шулай ишеткән Ә икенче бер төбәктә
сыерның кыш көне бозаулаганын мактыйлар. Чөнки кыштан бозаулаган сыерның язга таба инде сөте була,
көзгә бозавы зурайган була, иткә шәп була. Таип карт бәлки нәкъ шуны язып алгандыр?.. Шуңа күрә X.
Ярминең: «Менә бу фактлар Т. Яхннның халык иҗаты материалларына игътибар-
сиз каравын ачык күрсәтәләр», дигәне белән килешү кыен. Әгәр инде XIX наз мәгърифәтчеләренә бу елкәдә
үпкә белдерәбез икән-анысына урын бар Ләкин игътибарсызлык ечен түгел, талымсызлык ачен. К
Насыйрила да. Т. Яхиида ла талымсыз рәвештә җыеп алынган, язылган халык әсәрләре шактый. Аларнын
бер өлеше матбугат- к* да чыккан, үтә порнографик, натуралистик характерда! ылары чыгарылмый да ж
калганнар. Ләкин татар фольклористикасының беренче ташларын әнә шул Насыйри- лар, Яхнннар
салганын истән чыгармаска һәм аларга үз заманнары дәрәҗәсеннән = чыгыбрак бәя бирергә кирәктер.
Бишенче ел революциясе алып биргән матбугат иреге татарларда китапчылык - хәрәкәтен дә
көчәйтте. Китап базарлары калынайды. Әлбәттә, демократик ру хтагы бер әсәр янында милләтчелек
рухындагы ике-өч әсәр басылып базарга чыкты. Бу хәл J халык авыз нжаты әсәрләренә дә кагылды. X. Ярми
бик дөрес күрсәтеп үткәнчә, унын- < чы елларда халык нжаты әсәрләрен фальсификацияләп, милләтчелек
сөреме белән м ыслап китап чыгаручылар да булды. Ләкин бу китаплар халык арасында популярлык ■?
казана алмадылар. Чөнки алар рухлары белән халыкчанлык принципларына каршы 3 киләләр иде.
Фольклор китаплары китап сәүдәгәрләре өчен дә бик табышлы булдылар. Татар халкынын үсеш
дәрәҗәсе буенча беренче чиратта ана нәкъ менә үз әсәре, үз нжаты ? язылган китап кызыклырак, якынрак
иде һәм базарда солы саткан атай укырга дип гарәпчә дин тарихын түгел, ә «Менә сезгә шәп жырлар» дигән
биш тиенлек китап ала иде. Татар агаеның шул сыйфатын сизеп алган бораләран Кәрнмовлар әнә нәкъ <
шуңа күрә Казан, Оренбург Уфа һәм Минэәлә базарларын халык жырләры тупланган * бишәр тиенлек
китаплар белән тутырдылар. Китапларның рекламачы.! исемнәре дә ф каты куллы китап магнатларының
характерын, максатын билгели иле «Менә сина шәл д Жырлар», «Менә сезгә шәп жырлар», «Менә тагын
шәп жырлар», «Менә кайда шәп _ Жырлар», «Менә монда шәп жырлар». «Менә бигрәк шәп жырлар» һ б
Ләкин шуны- = сы да бар: халык жырлары хисабына табыш алу — Кәримовлариың субъектив максаты булып
калды Ә халыкның шул китаплар аркылы үз нжатына игътибар бирә башлавы, аң-белемгә, хәреф тануга
омтыла башлавы бу субъектив максатның объектив нәтиҗәсе булып чыкты. Шуна күрә X. Ярмннең унынчы
“ елларда!ы халык китапларын жнңел кулдан 1ына тәнкыйтьләп читкә ыргытуын, аларга - тар Qpp сәүдә
рамкаларыннан чыгып кына бәя бирүен күнел кабул итми. S
Халык әдәбиятына үзенең бөтен тамырлары белән тоташкан Г. Тукай эшчән.тегенә ’ X. Ярми зур урын
бирә. Чыннан да. кара реакция елларында кайбер язучылар z адашып, революцион идеаллардан баш
тарткан бер чорда егерме дүрт яшьлек гәтар “ егетенең аудитория алдында «халык зур ул. көчле ул» дип
әйтүе, нәкъ шул елларда халык иҗатын пропагандалавы шагыйрьнең зирәклеген күрсәтә иде Шуңа күрә X.
Ярмннең хезмәтендә Г. Тукай һәм тагар халык иҗаты мәсьәләсенә аерым бер өзек багышлануы бик урынлы
Тик бу бүлектәге кайбер җит ди булмаган фикерләүләрне алып ташлаганда хезмәт татый да отышлырак
буласы икән Мәсәлән, Туканның фольклорга мәхәббәтен шагыйрьнең авылда туып үсүенә бәйләп
караучыларга каршы бер урында таш атыла. Бәйләсәләр ни! Әгәр кечкенә Апуш урманнарда ат саклап
купмаган булса, әгәр җәйнең эссе көнендә тал төбендә балык каптырып утырмаган булса, кем белә, бәлкн
«Шүрәле» һәм «Су аласы» дөньяга чыкмый калырлар иде’ Аннан соң: «Ул вакытларда азмы-күпме фәнни
нигездә төзелгән фольклор җыентыкларының булмавы Г. Тукайта фольклор өстендә тиешенчә тулы фәнни-
тикшеренүл<р үткәрер!ә мөмкинлек бирми». (51—52 битләр) днп суктырып үтүнең дә. безнеичә, бер дә
кирәге ЮК. Тукай фәнни тикшеренүне максат итеп тә кхймагаи бнг! Ул болай. күнелен.т җыелган хисләрне,
фикерләрне бер көнне тоткан та «Шәрыкъ клубы.иза халыкка түккән һәм вәссәлам! Диссертация ятарга
йөрмәгән ләбаса Тчк-’и1
Авторның «Чын белән ядтан» шигыренә ясаган анализы да шактый сай. Ни өчен A. Н. Афанасьев (XIX
йөз фольклорчысы) вариантында чын ялганны жнңә сон- һәм ни өчен Гукай киресенчә зшлн. аның
шигырендә «Чын багын китә тыкмаска, мәңгегә?» Хикмәт нәрсәдә сон? X. Ярми бу ике вариантны
чагыштыра. ләкнн коифтны ныц төрлечә чишелешенең сәбәбен ачмый Безнеңчә, монда Тукайның
реалистлыгы төп сәбәп була (Бч турыда филология фәннәре докторы И Нуруллииның «XX йөз башы татар
әдәбияты» дигән мәгълүм хезмәтендә тәфсилле анализ булса кирәк) Әйе, әгәр
Тукай 1908 елда да әле мәгърифәтче булса, ул чынны җинүче итәр иде һәм безгә вәгазь сөйләр иде:
менә карагыз, дияр иде ул. чын һәрвакытта да җиңеп чыга Ләкин Тукай-реалист алай днп әйтә алмый.
Менә карагыз, ди ул, безнең җәмгыятьтә дөп- дөресе шулай була: хакыйкать аста яга. Афанасьев белән
Тукайнын бер үк мәсьәләне нке төрле чишүләре, безненчә, нәкъ менә мәгърифәтчелек реализмы белән
критик реализмнын нигез аермасыннан килеп чыга. «Тукай кәҗәнең хәйләкәрлек һәм башка
сыйфатларын күрсәтүгә үзенең ике әсәрен багышлый» (57 бит) дигән җөмләне дә, нигәдер, укып
булмый.. Әллә нәрсәсе шунда күңелгә ятмый...
Октябрь революциясе алды елларында)ы фольклористика фәне турында сүз алып барганда,
фольклор теориясе белән шөгыльләнгән ике галимне телгә алып үтмичә һич тә мөмкин түгел. Болар —
Гали Рәхим һәм Галимҗан Ибраһимов. Г. Рәхим 1914 елда «Аң» журналында «Халык әдәбнятымызга
бер караш» дигән хезмәтен бастырган нде Ул монда татар йола җырларын өйрәнүгә галимнәрнең
игътибарын юнәлтте, К. Насыйрн кебек, мәҗүсилек чоры халык иҗатына керергә омтылыш ясады. Ислам
диненең халык иҗатына йогынтысын тикшереп Г. Рәхим шул чор өчен искиткеч кыю булган хөкем
чыгарды. «Безнең ислам дине исә,—дип язды ул,—уен. җыр шикелле дөньяви күңел ачулар вә мәжүсият
заманыннан калган гадәтләр тугърысын- да бнк каты дин. Ул муллалар аркылы халыкның иске
гадәтләрен кыскан. Муллалар аны бетерүне үзләре өчен бер дини мөҗәһидлектән санап, ничек итеп
булса да юк итәргә тырышканнар» («Ан» журналы. 1914 ел. 19 сан. 338 бит).
«Музыка вә җырлар шикелле һәртөрле күнел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын
да кыскан, аларны җырлауны намәшругъ дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануына иң
зур сәбәпләрдән булган» (Шунда ук. 16—17 сан. 311 бит).
Буржуаз матбугатта, ислам дине хаким сыйныфларның идеологиясе булып хезмәт иткән бер чорда
Г Рәхимнең бу мәкаләсе фәндә кыю бер адым иде. Бу мәкаләсендә ул татар җырынын, татар
музыкасының үзенчәлеген дә билгеләргә омтылыш ясады. Революция алды еллары фольклористикасы
турында сүз алып барганда, Г. Рәхимнең «Халык әдәбнятымызга бер караш» дигән зур күләмле
тикшеренүен телгә алмыйча үтү, нигәдер, сәер тоела. Әйтергә кирәк, авторнын Г. Рәхимгә карашы ни
өчендер бөтенләй нскечә. Ул аны тискәре яктан мисал кирәк булганда гына искә ала. Мәсәлән,
егерменче еллар башында беренче совет мәктәпләре өчен (игътибар итик: беренче!) ашыгыч рәвештә
чыгарылган уку китапларының да бер дә файдалы уңай ягы искә алынмый. Имеш, халык әдәбияты
әсәрләре бирәбез днп, анда Г Шәрәф һәм Г. Рәхим «фольклор әсәрләрен бозып биргәннәр» (64 бит) Г
Рәхим. Г. Газиз чыгарган «Татар әдәбияты тарихы» да «аклап булмаслык» ялгышлардан гына тора икән
(65 бит) һ. б. Дөрес, Г. Рәхим фән өлкәсендәге гел шома юлдан гына бармады, ләкин анын фән
дөньясындагы, бигрәк тә фольклористикадагы, файдалы хезмәтен дә телгә алырга кирәк бит! Мәсәлән,
аның «Халык зарларыннан» дигән мәкаләсе лашманчылык хезмәте, лашман бәетләре хакында бүгенге
фольклорчылар өчен нигез булып тора. Ә X. Ярми менә шул мәкаләгә килеп җиткәч. «Г. Рәхнмнен
мәкаләсен исәпкә алмаганда... бу елларда... бүтән материал күренми» (71 бит) дип кенә уза .
Октябрь революциясе алдыннан (1916) Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» дигән хезмәте
басылып чыккан. Бу китапта фольклор турында да бер бүлек бнрелеп. Г. Ибраһимов татар
фольклористикасында беренче тапкыр днп әйтерлек халык жанрларының барысының да төшенчәсен
билгели. Шул заман өчен шактый кызыклы фикерләр күгәрә. Мәсәлән, ул халык әдәбиятының әкияттән
башкалары барысы да көйле икәнлекләрен исбат итә. Халык әдәбияты һәм язма әдәбиягнын кайчан
тууы турындагы фикерләре дә шактый кытыклы. «Язма әдәбияг халык әдәбиятыннан үсеп киткән бер
гөл булганга.—дип язды Г. Ибраһимов.—ул тышкы төзелеше белән әдәбиятның соңгы кагыйдәләренә
муафынкь була. Әмма халык әдәбияты хакында моны әйтер хәл
1 Бездә эле булса Г. Рәхимнең исемен унай якган телгә а .дан шикләнүчеләр оч рый. Безнең
кулыбызда шундый бер документ бар: ТАССР Верховный суды Президиумының 1958 ел 20 февраль
карары белән Г. Рәхим гаепсезгә кулга алынган дип табыла һәм аклана.
ЮС Бу икенең берсен табигый урманга, икенчесен оста караучының дикъкатьле тәр- бввсеггд» эшләнгән
бакчага охшатырга мамкин».' Әдипнең бу теоретик хезмәтен 1918 елгы икенче басмасы — совет чоры
буенча телгә алу. шуның белән анын хронологик урынын бутау нн ечен кирәк булгандыр - аңлашылмый.
Аннан сон беек әдипнең бу хезмәте турында тулырак язганда да әйбәт буласы икән' ж
Мәзәк—безнең фольклорның моңарчы фәнни яктан тиешенчә өйрәнелмәгән үзенчәлекле жанры. Бу
жанрны җыю. бастыру тарихы да кызыклы гына Моны бастыру - тарихыннан К. Насыйри, Т. Яхин.
Шиһабетдин бине Габделгазиз кебек еч мәгьрн- - фәтчеие телгә алып булыр иде. Болардан тыш XIX йөз
ахыры. XX йөз башы кален- * дарьларында куп кенә халык мәзәкләре тупланган. Аннан соң безгә билгеле
булмаган _ кешеләрнең мәдрәсә шәкертләреннән җыеп язган мәзәк китаплары булуы билгеле - «Лэтаиф»
исемендәге аерым китап та бар. Бу жанрның кайбер үзенчәлекләре турында < язучы Г. Бәширов үзенең
«Туксан тугыз мәзәк» (1960). «Мең дә бер мәзәк» (1963) п исемле китапларында язып та чыккан иде. X.
Ярминен бу китабыннан укучы мәзәк 3 Жанры турында нәтиҗәле фәнни сүз кәгәргә хаклы Ләкин монда:
«Фольклорның... р иәчәк дип аталып йөртелгән бер төре бар. «Ике ялкау». «Куркак солдат». «Куркак кеше»,
«Коры куаныч» кебек әсәрләрне һич тә шикләнмичә фольклорның әнә шул i т әрен ә кертергә мөмкин», (103
бит) диюдән узылмаган. Чыннан да. «Ике ялкау», § «Куркак солдат» — бу исемнәр укучыга нәрсә бирәләр?
Безнеңчә, берни дә Мәзәкне х халыктан җыеп алганда еш кына аның исеме бөтенләй булмый. Ана исемне,
гадәттә, 3 китап чыгаручы галим — фольклорист бирә. Аннан соң мәзәк жанры турында сүз бар- < ганда бу
жанр остендә эшләгән, аны җыйган, аның турында фән сүзе әйткән элгәрләреңне бөтенләй тели алмау —
шулай ук аңлашылмый. Һәрхәлдә, мәзәк жанры ф турында сүз әйтергә тотынып та. бер сүз дә әйтмичә узып
китү бу хезмәтнең дәрәҗәсен д төшерә
Алда искәртеп үткәнебезчә, безнең заманда татар халык иҗатын киң колач белән = туплаучы,
эшкәртүче, дөньяга чыгаручы галим — Нәкый Исәнбәт. X. Ярми үзенең китабында әнә шуңа күрә II.
Исәнбәтнең бу хезмәтенә махсус туктала һәм аны «совет э фольклористикасы тарихында зур вакыйга,
укышлы һәм мактаулы бер эш» дип атый Чыннан да. Н Исәнбәтнең бу өчтомлыкка биргән сүт башы
фольклорчылар ечен генә £ булмыйча, тарихчылар һәм лингвистларга, әдәбият теоретикларына да
кулланма булып ; Хезмәт итәр.
Шулай итеп. X. Ярми татар фольклоры буенча дөньяга чыккан иң беренче хезмәт- £ ләрдән башлап
бүгенге көнлә чыккан иң соңгыларына кадәр күзәтү ясый. Авторның , әйтүенә караганда, «бездә зур гына
фольклор фонды тупланган һәм аны фәнни прим- Е ципларда өйрән ү-тнкшерү өлкәсендә бантик кыни
әһәмиятле эшләр башкарылган». Шул ук инкына автор фольклористика өлкәсендәге бурычларыбызны да
билгели. Болар - халык жанрларының яшәү һәм үсеш юллары мәсьәләсе, татар халкының дастаннарын
өйрәнү һ. б мәсьәләләр икән Шул ук вакытта «татар халкының поэтик иҗатын бүтән халыклар фольклоры
белән, аеруча казакь. үзбәк, башкорт, гвркмәи, әэербәйҗан, каракалпак кебек тугандаш терки
халыкларының фольклоры белән чагыштырмача өйрәнү якын киләчәктәге ни мөһим бурычларның берсе
булып юра»,—ди автор.
X Ярминен бу фикеренә кушылмый мөмкин гүге.т.
Китапның калган бүлекләре татар халык иҗатын жанрлар буенча тикшерүгә багышлаш.in Шулардай
без ике генә жанрга - бәетләр һәм җырлар жанрына тукылуны мәгькул күрер идек. Татар халкы нжитыиыи
үзенчәлекле жанры - бәетне телгә алуга X. Ярми ку з алдына килә. Чөнки бездә халык бә етләрен җыю.
теркәү, эшкәртү, өйрәнү ягыннан соңгы сгерме-утыз елда анын кадәр эшләгән башка бер генә кеше дә юк,
Аның «Бәетләр» исемендә I960 елла чыгарган җыентыгын китап базары Йотып алды X Ярминен бәетләр
турында кытыклы гына гипотезалары бар Мәсәлән у л борынгы бәетләрнең ‘арысы да махсус көйле
булганнардыр дигән бер фикер әйтә Бу - бик кызыклы Һәм өметле фикер Киләчәктә, бәлки, бу өлкәдә
муэыг.а белгечләре белән
берлектә тикшеренүләр алып барырга кирәктер? Һәрхәлдә. X. Ярминен бу гипотезасы I киләчәктә өйрәнү
өчен бер өлкә билгели '.
Бәетләр — X. Ярми хезмәтенең ин зур өлеше һәм бу бүлек турында бәлки иркенләбрәк сөйләшкәндә
дә ярар.
Ин элек бәетләрне кемнәр, кайсы катлау иҗат итү мәсьәләсе. Бу — бәетләр турындагы бүлекнең төп
урынын алып тора. Автор бүлекнең буеннан-буена бәетләрне шәкертләр тудырмаган, аларны грамотасыз
кешеләр тудырган дип исбат итә. Ярый, шулай дип уйлап торыйк. Ләкин шул ук вакытта авторга бер-нке
сорау бирик.
Беренчесе: шәкертләр ииндн катлауга керәләр?
Икенчесе: грамоталы кешеләрнең халыкның реакцион (эксплуататор) катлавына керүе заруримы?
XX йөз башында Россиядәге башка вак милләтләр арасында Идел буе татарларының грамогалылыгы
чагыштырмача югарырак иде. «Империализм буенча дәфтәрләр»д» В. И. Ленин Казан татарларында 1913
елда йөз җанга бер мәктәп туры килгәнлеген мисалга китерә Буби. Кышкар. Сатыш, Мәчкәрә, Курса кебек
авыл мәдрәсәләрендә меңләгән крестьян егетләре грамотага өйрәнәләр. Татар мәгърифәтчеләренең
әсәрләрендә (мәс. 3. Һади әсәрләрендә) мәдрәсәдә укучы шәкертләр — гади крестьян уллары. Г.
Ибраһимов әсәрләрендә, К. Тинчурнн мәрҗәннәрендә шәкертләрнең зур күпчелеге крестьян егетләре
икәнлеге күренә. Димәк, шәкерт массасы — крестьяннар арасыннан чыккан укучы яшьләр төркеме. Шулай
булгач, шәкертләр дә бәет иҗат иткәннәр днп язган кемнеңдер, янәсе, «реакцион» фикеренә каршы көрәшү
— җил тегермәненә каршы көрәшне хәтерләтә. Ни өчендер автор укымышлы кешеләр, һичшиксез,
эксплуататор катлау вәкилләре дигән карашта тора. Татарның меңләгән мәгърифәтче мөгаллим нәре көнне-
көнгә чак ялгап, ачлы-туклы гомер кичергәннәр. Ә үз имзасын куя белмәгән Хөсәенов татарның иң эре
миллионеры булган. Аннан соң шунысы да бар. Немец профессоры Г. Вайльнен «Татар текстлары» дигән
китабында («Tatarische Texte» Berlin — Leipzig. 1930) беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән
татар егетләре турында мәгълүмат бирелә. Профессор Вайль аралашкан егетләрнең барысы да диярлек
ике телдә укый-яза белә торган булалар һәм алар Вайльгә бик күп халык әсәрләре яздыралар. Вайль
аларның кайсы өлкәдән, авылдан һәм нинди семьядан чыкканлыкларына игътибар иткән. Бәет, җыр
яздырган егетләрнең барысы да авыл егетләре, крестьян уллары. Инде X. Ярминен үз мисалына килик. Ул
«Солдат бәете»н- нән бер өзек китерә.
Тарих мең дә енкез йөздә Җитмеш дүртенче елында Китте бәнем газиз
башым Маһи сәфәр аенда.
(113—114 битләр)
«Маһи сәфәр» аенда дип әйтүче кем? Әлбәттә, бу гыйбарәне бары тик грам ота- fl ы кеше генә куллана
ала. Яки. менә икенче мисал.
Иртә сәхәр вакытында әкрен генә жил егълый.
Карт солдатлар киткәндә, җилләр түгел, ил егълый,
(135 бит)
Бу өзектә дә (1914 елда иҗат ителгән «Кайгылы көннәр» бәете) укымышлы кешенең, Тукай шигыре
белән таныш кешенең мәгълүм алымны
1 Авторның дастаннар турындагы фикерләре дә игътибарга лаек. Без моңа кадәр халкыбызның
борынгы дастаннары булуын, аларның әдәби яктан искиткеч көчле эшләнгән булуы өзек-төтек ишетеп кенә
белә идек Кайчандыр ниндидер дастаннарыбыз булган .. Аларда мәкальләр, әйтемнәр, халык теленең энҗе-
гәүһәрләре тулып ятканнар ... Кайбер дастанның һәр юлында .халыкның мең еллык тәҗрибәсе дүрт-биш сүз
белән уеп куелган булган . Кызганычка каршы, дастаннарыбыз турында безнең фәндә мәгълүмат шулкадәр
аз. булганнары да ниндидер сәбәпләр аркасында күмелеп яталар X. Ярми әнә шул байлыгыбыз турында
сүз кузгата, аларны бәетләр белән чагыштырып тикшерергә омтыла Бу — галимнең хезмәтендә бик отышлы
урын, тик бу мәсьәләне тирәнәйтебрәк җибәрәсе иде.
2 В. И. Ленин. Сочинения, т. 28. Рус телендә, 514—515 битләр.
бәеткә кертеп җибәргәнен куру авыр түгел. Димәк, әгәр кара халык арасыннан чыгып хәреф өйрәнгән
егетләр үзләренең чыбыктан үргән сандыкларында бәет дәфтәре саклап кергәннәр икән яки җыелышып
берәр бәет ижат иткәннәр икән — монда бернинди крамола юк. Аннан сон, хикмәт асәрне кем иҗат
итүдәмени! Эчтәлеге кемнәр тегермәненә су коя? Кайсы катлау интересларын чагылдыра? .Менә шул
турыда уйланырга ж һәм шуннан чыгып «биергә* кирәк. Ә бәетләрнең грамотасыз крестьян халкы тарафын-
нан да ижат ителгәнен берәү дә инкарь игәргә җыенмын. Мәсәлән, «Кәҗә бәете* ту- - рында галимнәр
арасында нинди фикер генә юк! Моны озак еллар буена Тукай әсәре 2 дип тә йөрделәр. Аннан, ул бәет
Кандалыйныкы икән диючеләр дә булды. Ләкин бе- х ренче чыганакка игътибар итик: Габделгалләм
Фәнзхановнын «Хикәят вә мәкаләт* ь (1896) дигән китабының 16 битендә бу бәет «бер авыл шәкертенең
әсәредер» дип күр- 3 сәтелә. Димәк, бу очракта бер шәкертнең әсәре халыклашып киткән. <
Фольклорчылар тарафыннан телтә алынып йөртелгән «Җыеннар бәете» дигән әсәр- S ис дә гомумән
халык түгел, ә Габделгалләм Фәизхаиов үзе иҗат иткән («Хикәят вә д иакаләт» китабының 14 нче битендә
Фәизхаиов моны шулай дип үзе күрсәтә). 3
Безнең уебызча, аерым кеше иҗат итеп шуның куен дәфтәрендә калган (шигырь £ дип әйгмнк) тезмә
әсәр белән халык күңеленә кереп урнашып телдә яши тор- ган популяр бәетләрне аерып алып карарга
кирәк. Шулай булганда «бәет* £ төшенчәсе шактый конкретлаша төшәр нде. Мәсәлән, XVI гасыр башында
иҗат ител- гәп «Мөхәммәт Әмин» бәете шул чор шагыйренең әсәре түгелме? Халык телеме сон 3 бу, әллә
профессиональ шаг ыйрь телеме? <’
м
Я илаһи, әй.тә ул бәндәңне сии Ф
Ахирәттә залим вә җаһил белая.
(126 бит)
XVI гасырда безнең халкыбыз шулай сөйләштеме икән? Монда шикләнергә урын - бар. Шикләнергә
урын бар икән, чыганакларга мөрәҗәгать игик Иң беренче - текст - дөрес бирелмәгән. н
«Үзе аксак, акылы ахмак, фетнәдә* дип бирә X. Ярми. Күренеп тора — текст •» аңлашылмый.
«Ни җавап бирер ходаГг каршында ул, Сурса алла мәддәт вә гыйкаб
белән»,—
а
дигән җөмлә шулай ук аңлашылмый. Хәлбуки, беренче очрактв «фетнадар». икенче очракта «мәддәт. түгел,
«шиддәт*. ягъни катылык, кискенлек Аннан сон. «Мөхәммәт Әмин» бәетенең «бәетләр» арасында йөрүе
берничек тә аңлашылмый Тарихчы Хөсәен Әмирхаиовның «Тәварнхы Болгарии» дигән әсәрендә (1883 ел,
Казан 60 бит.) бу әсәр тарихи шәхес Мөхәммәт Әмнн ханның үз шигыре дип күрсәтелә. Бу әле бер генә
мисал. Совет чоры бәетләре дип йөртелгән күп кенә әсәрләрне дә шул күзлектән карап чыгу комачау итмәс
иде.
Бәетләр турында сүз алып барганда, без тагын бер сорауга җавап табар идек. X. Ярми шәхси фаҗигагә
корылган бәетләр «туганнары, якыннары кулында гына сакланып калучан була», аларны гомумхалык
тарихын яки халыкның югары идеалларын чагылдырган тирән эчтәлекле бәетләр белән бер рәткә куеп
булмый» (116 бит) дип яза. Ярый, шулай да булсын. Менә «Суга баткан Гайшә» бәетен алыйк Моның сюже-
ты, мәгълүм булганча, шәхси фаҗигадән гыйбарәт Монда социаль мотивлар юк. Гайшә кебек суга багып
үлүчеләрне һәр җирдә табарга була. Ләкин ни өчен нәкъ менә шушы бәет татарлар яшәгән барлык
төбәкләрдә дә популяр1 (Бет аның вариантларын Томск, Курган. Новосибирск өлкәләрендә дә очраттык.)
Ни өчен бу бәетнең көе дә сакланган? Хикмәт нәрсәдә? Яки ни өчен Балммншкин турында махсус көе белән
бәет (җыр) бар? Баламишкнн (яшь Мишкин дигән сүз. Казанның бер тагар сәүдәгәре 21 яшыә үтерелеп.
Идел суына ташлана) кебек үтерелүчеләр аз булганмыни' Әлбәттә, бәетләрдәге шушы чыг ярмаларның з а
а о н ч а л ы ы а р ы и ачып биргән булса. X. Ярмннең .Бәетләр» дигән тикшеренүе тагы да отышлы чыккан
булыр иде.
Бәет кайчан туп? X Ярми хаклы рәвештә иҗтимагый темаларга багышланган бәетләр халык
күңелен кузгатырлык зур үзгәрешләр, вакыйгалар булганда туалар дип исбат итә. Моны безнең тарихыбыз
үзе күрсәтеп тора- «Эчтәлек һәм художество ягыннан чын сәнгать әсәрләре югарылыгында торган бәетләр
нәкъ әнә шундый зур иҗтима! ый-тарихи үзгәрешләргә яки сугышларга карага иҗат ителгәннәр»,— ди автор.
Мона мисал — «Рус-француз сугышы», «Урта Тигәнәле», «Рус-япон сугышы» бәетләре. Ләкин авторның
бәег жанры безнең заманда да актив була ала дип тырышып-тырышып исбат итүе белән килешүе кыен.
Бәетләр китап, газета- журнал, телефон, радио юк заманда, патриархаль авыл тормышында халык
күңелендә!е хисне туплаган коллектив сәнгать әсәре буларак туып һәм яшәп килделәр. Алар заманында
халык күңелендә матурлык тойгысы («Хан кызы бәете»), сыйнфый тойгының чагылышы булдылар («Урта
Тигәнәле» бәете) һәм халыкта шул тойгыларны тәрбияләделәр. Ә «Сак-Сок» бәетләре берничә йвз еллар
буенча халык арасында бала тәрбияләүдә педагогик функцияләр үтәп килде. «Гөлсылу» бәете. «Кәчимский
Ибрай» бәетләре дә әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен алга куйдылар. Бәетләр шулай итеп гасырлар буе күп
төрле функцияләр башкарган актив жанр булып килделәр дә хәзерге заманда бетүгә йөз тоттылар. Дөрес,
алар туалар —ләкин актив жанр була алмыйлар, чөнки фән һәм техника заманында халык күңелендәге
хисләрне белдерү өчен башка төрле каналлар бар. Мәсәлән, Тукан үлгәч, халык Тукай бәетен иҗат иткән.
Халыкның икенче бер сөекле шагыйре М. Җәлил Тукайга караганда күп мәртәбә тирәнрәк фаҗига кичереп
һәлак булды. Җәлил турында ни өчен бәет чыкмады? Чөнки анын турында китаплар, роман, фильм,
мәкаләләр, спектакльләр тудырылды, халык хисләре әнә шул профессиональ сәнгать эченә кереп
кушылды. Ватан сугышы елларында иҗат ителгән йөзләгән бәегнең берсе генә дә популяр булып китә
алмады — чөнки халык кайгысы матбугат, радио, сәхнә, җыелышлар, митинглар аркылы ташыды, үзенә юл
тапты. Ул чорда иҗат ителгән бәетләрнең бик күбесе иҗат итүче тол хатынның, карт ананың шәхси хәзинәсе,
үз шигыре буларак аның дәфтәрендә, күңелендә калды. Һәм хәзерге фольклор экспедицияләре вакытында
болар табыла икән, бу әле һич тә бәет жанры безнең заманда актив булды дип әйтергә нигез бирми. Шуңа
күрә X. Ярминең бәетләр сүнүгә таба баралар диючеләрне «нигилистлар» дип атавы (122 бит) һич тә
аңлашылмый.
Бәетләр турындагы бүлекне укыганда, без анда бәетләрнең әдәби эшләнеше ту рында тикшеренү
күрербез дип өметләнгән идек. Чыннан да. никадәр зур байлык! Кайбер бәетләрнең астына, Тукай
әйтмешли, кайсы шагыйрь генә үзенең имзасын куймас иде икән?! Алардагы гипербола, гротеск,
аллитерация!
Кояш чыкканда, кан тула күзгә, Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.
Менә моны, әти-әннсеннән аерылып, кошка әйләнгән ике сабый әйтә Алар тәрәзә янында
яктырганчы тилмерешеп очып йөриләр, ә таң атканда урманга китәргә мәҗбүрләр. Әнә шуңа күрә:
Кояш чыкканда кан тула күзгә—
Якн балаларның эчке дөньясын, аларның фаҗигасенең тирәнлеген халык ничек белдергәненә игътибар
итик. Монда табигать сурәтләре параллель куела. Алар я контраст. я тәңгәл алыналар.
Өйгән кибәнне җилләр тарата. Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.
Яки:
Су буйларында Идел камышы. Урман эчендә — Сак-Сок тавышы.
Менә әдәбият белгечләре, шигырь төзелешен өйрәнүчеләр өчен бетмәс -төкәнмәс хәзинә. Шундый
ук әдәби чараларны без «Хан кызы» бәетендә дә күрәбез. Анда су буендагы камыш кебек зифа буй,
асламчыдагы энҗе кебек тешләр, кара ефәк кебек чәчләр һ. б. һич тә көнчыгышның классик поэзиясендәге
әдәби чаралардан калышмыйлар. Халык, чыннан да. шагыйрь икән, әдип икән. Ләкин X. Ярми — бәетләр
буен-
чз белгеч — бәетләрнең сәнгатьчә алымнарын тикшерүне киләчәккә калдыра (148 бит). Урыйм нәкъ менә
ш ушы иде бит!
Бэетләрнен әдәби эшләнешенә күз йомып, аларныц социаль янгырашы белән генә иааыгу авторны
кайвакытта халык әсәрләрен вульгарлаштырып аңлатуга, текстлар белән саксыз эш итүгә китерә. Ул
жәһәтгән авторның «Хан кызы» бәете турындагы ф анализы бик характерлы. I960 елда чыгарыл!ан
«Бәетләр» китабында автор:
— Бәкем кашым карасына ни диирсен,
Асламчыда кара сырма күрмәймесең? —
(Бзетлзр. 53 бит)
й
дип биргән иде. Сырма— телогрейка. Бәеттә сүз кара с е р м ә турында бара я бит инде! <
Бәнем сенлем ялган кеше,—
3
дигәне һич тә халык гыйбарәсе түгел. «Ялган кеше» дип әйтү халыкта гомумән юк. , «Яман кеше» кирәк.
Шул ук игътибарсызлык без тикшерә торган китапта да киткән. £ Инде бәетнен эчтәлегенә килик. Әсәрдә
хан кызы турында сүз бара. Анын ишеге = инына кнлгән егет кызның бетен тышкы кыяфәтләрен сокланып
мактый. Кыз да бу 3 мактауларны горурлык белән кабул итә. Ләкин ишеген ачмый. X. Ярми аңлатканча.
бәеттә егәрчә ул хан кызы булса да, ир кешегә хәтта күренергә дә хокукы булмавы тасвирлана» (144 бит).
Ата-ана белмәгәндә янына егет кертә, бу — нәрсә, хокукмы, п әхлакмы? Безнеңчә, монда сүз әхлак
турында бара. Халык ижаты, гомумән. « кызларның әдәпле, тыйнак булуын мактаган. Мина безнең
фольклорда мисаллар күп. Аннан сои хан кызы үзе кем? Ул, чыннан да, феодаль иерархиянең башында
торган, * дәүләт башындагы власть иясе хан кызымы? Әсәр|ә кереп карыйк. Егет үзенең сай- a тәненә
менә нинди тәкъдимнәр ясый:
— Абзыкаңа алып бирим а л а юрга, 5
Инша алла, чыгып китәр озак юлга.
— Җиңсәнә авыр балта бэн бирәем, Урман юлы и күрсәгүбән жибәрәем. £
— Сеңлеңә матур ш ә ке р т бәң бирәем, s
Мәктәп юлый күрсәгүбән жибәрәем.
— Әнкәңә алып бирим алтын тарак, һәр жомгада утырыр ул чачей тарап.
Икенче бер вариантта:
— Әнкәңә алтын тарак бән бирәем, Мунча юлын күрсәгүбән жибәрәем.
Текст ran күрелгәнчә, монда гади кыз, гади патриархаль семья турында сүз бара. Монда сарай
тормышына бер генә ишарә дә юк. «Хан кызы» то- шенчәсе астына монда халык, ихтимал, матур кыз —
затлы кыз тошснчәссн алгандыр. Авыр физик хезмәт крестьян кызын газаплаган, имгәткән, тупасландыр!
ан. Энгельс әйткәнчә, халык ижаты әсәрләре һенәрченең мастерскоен һәм җәфалашам айрәнчеь- neii
кызганыч чардагын поэзия двньясына. алтын сарайга әйләндерергә хезмәт итә. һәм аның чибәр кәләшен
гүзәл принцесса итен күз алдына кигерергә момкнилек бнрә. (Ф. Энгельс. «Немец халык ыпап.тары» дигән
мәкаләдән.) Шуиа күрә безнең фольклорыбызда күркәм әхлаклы хан кызы, гүзәл патша кызы һ б. очрый
икән - бу әле һич тә халык конкрет тарихи шәхес-пагша яки хан турында жырлаган дигән сүз түгел. Халык үз
кызый, әнә шул ааыр i ор мыш тарафыннан сытылган, изелгән кызын фантазиясендә принцесса иген - HI
ЬНН ИӘВаКӘТЛв» >М I IU, ЧИ 6 э р иген күз алдына китергән. Шуиа күрә «Хан кызы» бәетенең художество
алымнарына кереп тормастан, COIIIIO.IOIIIK анализ ясарга омтылган авторның иәгижәсс. безненчә, урынсыз
«Художество ягыннан бик матур ижаг ителгән бу әсәрдә ди X Ярмн.—хатын- кызларның читлектәге
кош кебек бш. тәнен яшәргә мәжбүр булулары һәм моңа хан сарае кешеләренең барысының да бертигез f
аел it Сугуы һәркемне Ываидырыртыя
итеп тасвирлана. Шунын белән бергә, халыкның ханга һәм анын семьясына нинди мөнәсәбәттә торганлыгы
да әсәрдә ачык күренә* (144 бит). Чыннан да. әсәрнең эчтәлегеннән никадәр ерак бу анализ!
Бәет жанры фәнни аппараты белән дә, җыелу тарихы белән дә X. Ярми эшчән- легенә бик нык
бәйле. Бу жанр турында авторның әле безгә әйтмәгән фикерләре шактый булыр дип уйларга нигез бар.
Китапның киләсе басмасында автор бу бүлекне фәнни яктан, һичшиксез, тирәнәйтер дип ышанабыз.
.. *
X. Ярминен бу хезмәтендә җырлар жанрына багышланган бүлек тә фактик материалга бай. Бездә
җыр китапларын чыгаручылар күп. әмма җырларыбызның сәнгатьчә үзенчәлеге турында язучы аз.
Ниһаять, X. Ярми И. Надировтан сон бу мәсьәләгә тагын бер туктала. Татар җырларының үзенчәлеге
турында X. Ярми заманында К. Насынрн башлаган, Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим күтәреп алган
фикерләрне дәвам иттерә. Җырлар жанры — фәнни анализ өчен халык иҗатының нн авыр төрләреннән
санала. Чөнки монда җыр янында һәрвакытта да көй тора. Җыр турында нәрсә дә булса әйтер өчен, көн,
музыка турында да азмы-күпме төшенчәң булырга тиеш. Автор үз өстенә әнә шундый авыр бурыч
йөкләгән. Ул халыкның җырлы уеннарына бик югары бәя бирә. Җырлы уеннар, ди ул, «яшьләр өчен
күңел ачу чарасы гына түгел, бәлки тәрбияви әһәмияте дә зур булган халык уеннары» (201 бит). Әйе,
клуб, су буйларында уйналган жыр кичәләре яшьләребездә бер-берсенә ихтирам, хезмәткә, туган илгә
мәхәббәт тәрбияләү ягыннан бер мәктәп булдылар. Кызганычка каршы, алар хәзер кимеп баралар.
Халкыбызның йола җырлары турында автор аерата зур җылылык, фәнни тирәнлек белән яза.
Бигрәк тә, «Шәмчырак», Төмән татарларының кыз күчерү йолалары безнең алда бөтенләй яна яклары
белән ачылалар. Тик М. Акчурина мәкаләсеннән китерелгән йола җырында гына текст белән саксыз эш
итү аркасында мәгънәгә зыян килгән. Автор анда:
Күзчегемдә минем күк нагыш,—
дип яза да «күзчек» — күлмәк якасы дип аңлатма бирә. Хәлбуки, «күзчек» түгел, ә күнчек, татар
кызларының вак-төяк әйбер салып йөрү өчен күннән эшләнгән ридикюльләре.
Әлбәттә, бу бүлектә дә мәсьәләне тнрәннәнрәк алган булса, автор өчен отышлырак булган булыр
иде. Кайбер йола җырларының эчтәлеген сөйләп барулар (191—192 битләр) фәнни хезмәткә берни дә
өсти алмыйлар. Авторның бу бүлектәге кайбер фикерләре дә бик урынсыз яңгырыйлар. Мәсәлән, ул
«Тан кучат» һ. б. җырларны кызны, анык ата-анасын елату өчен җырланганнар, дип исбат итә (19G бит).
Безнеңчә, һич тә алай түгел. Бу йолаларда кызны елату төп максат түгел, алар кызны озату кебек
семьяда була торган зур эшкә халык сәнгате элементларын катыштыру формасында туганнар. Ләкин,
соңгы заманнарда ислам дине көчәеп, хатын-кызның семьяда хокукы тарайган саен бу йолаларны
үтәгәндә үзеннән-үзе елау катнаша башлаган. Тарихта мәгълүм булганча, бик борынгы заманнарда
кызны кияүгә бирү зур тантаналы акт булган һәм ул бары тик феодаль, капиталистик җәмгыятьләрдә
генә товар сатуга кайтып калган һәм драмага әйләнгән. Авторның йола җырларының нн матуры булган
«Җнмчәчәк»не дә кешеләрнең табигатькә тәэсир итәргә теләүләре дигән гипотезасы бик сәер яңгырый.
Безгә калса ул — кыш буе караңгы өйләрдә ирегеп яткан яшьләрнең язны каршы алулары, бергә
очрашулары. Моның нигезендә яшьлек, яз шатлыгы, мәхәббәт хисләре, хезмәт дәрте ята. һәрхәлдә, X.
Ярми мисалга китергән текстта табигатькә тәэсир итәргә омтылуның эзе дә күренми. Табигатькә тәэсир
итүгә корылган йолалар булганнар, ләкин алар икенче характерда.
Фән өчен никадәр кирәге бардыр, әмма автор «Җырлар» бүлегенең зур гына бер өлешен безнең
дүртюллык җырларыбыз борынгы озын җырлардан таралып, адашып калган кисәкләр дип исбат нтә.
(Автор озын җырларны сюжетлы җыр дип агый, дүрт- юллыклар, димәк, сюжетсыз (?) булалар. Бу —
никадәр фәнни классификациядер.
анысын фольклорчылар хөкеменә калдырыйк.) Берәүгә дә яшерен түгел, фольклор экспедицияләре
вакытында меңләгән дүртюллык янына ике-өч кенә озын җыр табып була- Димәк, дүртюллыклар
күпчелек. Әнә шуңа күрә Г Рәхим: «Безнен җырларыбыз һәрвакыт кыска гына, дүрт юллы гына җырлар
булалар», дип язган нде. X. Ярми анык әнә шул җөмләсен мисалга китерә дә (217 бит) шунын киресен
исбат итәр өчен ф шактый уңышсыз гына дәлилләр эзли. Ләкин Г. Рәхим «Кара урман» кебек озын
җырларыбыз барын гына белгән инде! Ихтимал, безнен җырларыбыз борышы заман* 7 дв шулай озын,
аерым бер эчтәлекле җырлар булганнардыр. Ләкин автор китергән - мисалларның («Салкын чишмә»,
«Газизәкәй балдыз» һ. б.) текстлары нәкъ менә ко- - рама төсендә теркәлгәннәр дә, автор үз теориясенә
үзе каршы чыккан. Автор болай ди -
Утырдым ла көймәнең, ай, түренә, Үрләп киттем суның үренә;
һаваларда йолдыз, суларда кондыз, §
Газизәкәй балдыз, 2
Елама, Калдырмам ялгыз. =
Сөйләгән дошманнар таксөйләсен, 2
Кеше кермәс кеше гүренә; һаваларда йолдыз-
«Бу борынгы җыр кай ягы белән сюжетлы җыр түгел соң?» дип чакыру ташлый < Ввгор. (220 бит.)
Хикмәт шунда ки, бу даими кушымтага (һаваларда йолдыз) автор тоткан да ин гади бер дүртюллыкны ваклап
салган. Бу җырның төп өлешендә нәкъ ф менә шушы сүзләр яткан дип кем исбат итә ала? Әйтүе кыен.
Кушымта безгә исән- _ сау килеп җитә алган. Аның буенча без бер драматик вакыйганы чамалый алабыз _
Ләкин мут җизнәкәй балдызына гөп текстта нәрсәләр әйтте икән? Менә монысы инде = безгә билгесез.
Шулай итеп, авторның гипотезасы шактый кызыклы гына булса ла. ? китергән мисаллары аның файдасына
түгел.
Авторның мәхәббәт җырларына ясаган анализында да гадәттән тыш гадиләште- * pen фикерләүләр
очрый. Мәсәлән, бер урында ул болан ди. «Яр сөю гадәтн нәрсә. £ Ләкин кемне, нинди кешене сөяргә?
Монла инде сөюче кеше бик сайланырга. s уйланырга (!) тиешле» (Курсив безнеке). «Сөймә кешенең
ярларын, яшь башларың г хур булыр» кебек җырлар «кешегә практик киңәшләр бирү» өчен җырланалар »
(212 бит) дип язган урыннар да артык беркатлы. Мәҗлес җырлары, ти автор икенче . бер урында «XIX йөзнең
азагында. XX йөз башларында, нәкъ менә хезмәт ияләренең г дуслашулары, берләшүләре (Һәм кара-каршы
утырып фикер алышулары) иң кирәкле һәм игг мөһим бер мәсьәлә булып килеп баскан бер чорда туган
булсалар кирәк» (213 бит). Монысы инде, әлбәттә, бармактан суырып чыгарылган фикер. Халык булган
җирдә мәҗлес булган, изүчеләр булган җирдә аларга каршы сыйнфый ачу булган — Ә сыйнфый ачу булган
җирлә телүчеләрнең бердәмлеге дә булган. Халыкмын зур күпчелеге Пугачев артыштан алпавыт тарга
каршы көрәшкә күтәрелгән, халык, үз ватанын саклап, бердәм рәвештә француз талаучыларына каршы
күтәрелгән икән, бу эшләр, әлбәттә, бергәләп сөйләшү, киңәшүсез генә булмаганнар.
Дүртюллык җырлардагы мәгънә бәйлелете турында берничә сүз Бу турыда тәфсилле рәвештә Г. Тукай
язган иле. Аннан шул ук мәсьәләгә, гәрчә Тукайны искә алмыйча гына булса да, Г. Рәхим дә тукталды. Бер
уйлаганда монда инде бәхәсләшерлек принципиаль мәсьәлә дә юк. Әйе. X. Ярми моңа йомгак ясый һәм
хаклы рәвештә тагар җырларының беренче икс юлы белән соңгы икс юлы бәйле һәм бәйсез булырга мөмкин
дип нәтиҗә чыгара (243 бил). Ләкин нечкәләбрәк тикшерен караганда, күп кенә татар җырларының тышкы
яктан күзгә ташланмаган мәгънәви бөтенлеге бар. Менә болары фольклор галимнәренә тикшерергә бетмәс-
төкәнмәс хәзинә булып торалар. Халык җырларыннан бер-икс мисал өстендә тикшерү уздырып карыйк.
Лепер тептр басып килә
Агыйделл • « куя».
Күкрәген» башым куям, снскшгмә, җаныем, уям.
Рифма бетемлеге жырнын үзеннәя-үзе җырлап торуы хакында сүз озайтмыйк. Болары — койган да
куйган. Ләкин — мәгънәсез сүзләр, бәйсез строфа бит! Халык та инде —теленә нәрсә килгән шуны
җырга керткән. Куян турында әйтә дә кннәт кеиә махәббәт хисләренә күчә. Куян һәм мәхәббәт— Аннан
сон монысы тагын нинди мәгънәсезлек? Су өстендә куян ничек йөрсен? Менә шунлый сораулар тууы
мөмкин. Ләкин, ләкин.. Куян нинди? Ак. Димәк, кыш көне. Агыйдел өстен чиста, мамык кар капла ган. Әнә
шуннан йомшак ак тәпиләренә басып куян килә. Ассоциация: чисталык, пакьлек, саклык. Җырчы
баштагы ике юл белән безнең күңелне әнә шул хисләрне кабул итүгә әзерләде. Тагын ике юл. Ниндидер
хәйлә табып сөйгән егет кыз янына кергән. Ул да әнә шулай сак. Аның хисләре дә шундый саф. Әнә ул
ннчек нәзакәтле игеп кызны уята. «Сискәнмә, җаныем, уян...»
Карлыганга бардым дисең,
Кайда карлыганнарың?
Болай булгач билгеле инде Ятка калдырганнарың
Мәгънә бәйләнеше юкмы? Бар икән шул. Тегесе карлыганга бардым дигән икән дә. бармаган —
чөнки карлыганы юк. Әһә, бу егет (кыз) шулай алдый ала икән. Болай булгач, билгеле инде... Беренче
ике юл безне әнә шундый күңелсез хәлгә әзерләп куйды. Менә мондый эчке мәгънә бердәмлеген без
халыкның меңләгән жырларында таба алабыз.
Әнә килә автомобиль
Төягәннәр ал сабын...
Утын да. чүлмәк тә, көлтә дә түгел, ә нәкъ менә ал сабын төягәннәр. Ниндидер матурлык, хуш ислелек,
чисталык турында ассоциация туды. Нәрсә әйтмәкче нкән бу җырчы?
Бер сагынмасан. бер сагын,
Онытып бетермә тагын...
Алга таба китик. Автор битләр буенча (235—238) татар җырлары рифмалы булалар дип исбат итә
(?!) Без инде моны ишетүгә мохтаҗ түгел ләбаса. Ә менә безнең җыр тарыбызда сурәтләү чаралары
турында без тирәнрәк анализ көтәр идек. Әйтик, ни өчен мәхәббәт җырларында «былбыл» еш
кулланыла? Нигә күгәрчен, тургай бик еш очрый? Матур сайраганнары өченме, әллә тышкы кыяфәтләре
матургамы? Алай дисәң, былбыл (сандугач) нәкъ чыпчык төсле. Ә саескан бик матур кош. ләкин җырда
юк. Кара костюм, ак нейлон күлмәк кигән мәһабәт егет кебек — ләкин макталмый Бәлки, хикмәт
тавыштадыр? Алай дисәң, сыерчык та бик матур сайрый. Ә безнең җырларда аның исеме юк
дәрәҗәсендә. Моның хикмәте нәрсәдә? Болар и ы беләсе иде. Яки агачларны алыйк. Мәхәббәт
жырларында алмагач, чия, канәфер, шомырг бик еш телгә алына. Чыршы, нарат, имән, усак — юк
дәрәҗәсендә аз. Чәчәге матургамы, җимеше тәмлегәме тегелә р күп очрый. Алай дисәң, тал-тирәк? Ул
нинди хасиятләргә ия? Нинди хисләрне белдергән җырларда тал-тирәк телгә алына? Ә зирек? Ни
чәчәге, ни җнмеше, ни утыны дигәндәй... Ә үзе шулкадәр еш, уңышлы кулланыла.
Тибрән, зирек, тибрән, зирек, Бирмә талларга ирек. Ятларга кул
салганыңны Сайрады кошлар килеп.
Никадәр нечкәлек, никадәр бөтенлек! Менә халык җырларындагы безгә бил гесез, ләкин
фольклорчыларга мәгълүм булырга тиешле шул нечкәлекләрне, аларнын закончалыкларын күрергә
иде. X. Ярмн китабының бу бүлегеннән укучы нәкъ әнә шуларны көтә икән, бу бер дә комсызлык түгел.
Фольклористика фәнендә хәзер җырның эчтәлегенә комментарий түгел, ә шул юнәлештә этнографик
— тарихи — лингвистик — поэтик анализлар кирәк.
Халык җырларындагы әдәби сурәтләү чараларыннан аллитерация алымы турында
№.n вик «u,u> «,м„ чип в,,,up хае. Ухучихии в, .мехе» а>, хухгечу,,, >ар. им, ..хор акламаган. Беа бу
урина, бор гена жирни нншп хяхерер нае.
Ап-ак хина, аах >ак кина
Урманда куак кына .. Күпсенмәгез — күп тормабыз, Без монда кунак кына.
Хыялыбызны җнгнк... Күрше авылдан жыенга килгәя кунак егетләр менә ничә мен инде кәеф-сафа
корып йөриләр. Көзгә рекрут буласылар нкән. Тары утар вакыт жкгкән. көннәр корыга китте. Шул кунак
егетләр аркасында бөтен кызларны» тәртибе чуалды, алар типтерә дип, бу авыл егетләре дә чыгырдан
чыктылар. Инде кунак егетләргә аксакаллар сүз дә ишеттерделәр. Бу нинди эш бу, минсинайтим Ә
тегеләр кан үзәгендә сиртмәгә төялгәннәр дә урам уртасыннан теркелдәтеп тальянга җырлап баралар.
Нәкъ сиртмәле арба сикерүе төсле...
Ак кына, вак кына, куак кына..
Менә бит фольклорчылар тикшерәсе нечкәлекләр!
Йомгак ясап шуны әйтик: X. Ярми татар жырларын тематика, төзелеш ягыннан тикшереп бик
файдалы эш эшләгән. Киләчәктә бу бүлек халык жырларыны» гомумән тарихын, әдәби сурәтләү
чараларынын закончалыкларын яктырту хисабына тирә- нәйтслсә, хезмәт гаты да отышлырак булыр иде.
Китап «Совет чоры татар халык ижаты> дигән жиденче бүлек белән тәмамлана _ Бу бүлектә Ватан
сугышы чоры фольклоры автор тарафыннан аеруча эур планда ы язылган. Эне. Ватан сугышы
тематикасы безиен фольклорыбызны» барлык жанрла- = рына да үтеп керде. Халык ижаты, Тукай. Такташ
әсәрләре белән берлектә, окопларда л дошманны кыйнашты, ул оештыручы, жикүгә өндәүче булды. X.
Ярмн фольклорны» » әнә шул сыйфатларын ачык мисаллар белән күрсәтә алган. «Сугыш елларында ип
нык 35 таралганы жыр булды,-дип яза ул.—Халык күнслендәге хисләрне, уй һәм теләк- £ ләрне, аның
көндәлек вакыйгаларга карата мөнәсәбәтем бик үтемле төстә әйтеп бирү ? өчен таять уңайлы һәм һәрвакыт
анлаешлы булган җырлар сугыш елларында халык •= нын күңел юанычы да, аны нык торырга, бирешмәскә
өндәүче рухи корал да * булды» (272 бит). z
X. Ярми бу бүлектә Ватан сугышы чоры фольклорын дүрт региональ группага 3 бүлеп карый Бу
фольклорчылар арасында гомуми кабул ителтән бер норм» булса кирәк. Шулай да татар халык иҗатында
партизан отрядларында туган фольклор һәм вакытлы рәвештә дошман кулы астында калган районнарда
тугай фольклор бар дип карау белән килешәсе килми. Соңгылары рус. украин, белорус халыклары
фольклорына хас бүленеш булып, безнең фольклор өчен туры килми. Фольклор — зур төшенчә һәм берничә
дистә жыр нҗаг ителтән нкән (автор аларнын язып атынмаганлыгы» үзе үк әйтә), бу әле тнтар халкында
партизаннар отрядында туган фольклор бар дигән сүз түгел. Алай ваклауга кнгеән. госпитальдә яткан
сугышчылар фольклоры яраланып авылга кайтучылар фольклоры һ. б. кисәкчәләргә мәгънәсез рәвештә
бүлгәләргә булыр иде-
Дошманның кабахәтлеген фаш итү. җиңүгә ышаныч. Совет армивсснә ватанга, партиягә мәхәббәт
Ватан сугышы чоры фольклорының гөп сыйфат тары булдылар «Фронт белән тылның бер уй. бер теләк
белән яшәве, фронт һәм тыл йөрәкләренең бергә тибүе җырларда үзәк мотив итеп сурәтләнде», ди автор
(272 бит) һәм мона мисал итеп уеннарда башкарылган җырларны мисалга китерә Мәхәббәт лирикасы бу
чорда шулай ук дошманны җннүгә ышаныч белән сут арылды X. Ярми болармы бик уңышлы мисаллар белән
исбат итә.
Сугыш илебез халкы өсгснә зур сынау булып төште Сугыш - ачлык, ялангачлык, үлем иде. Ул йорт-
жирсеэ. баласыз, ага -анасыз калу дигән сүз иде. Халкыбызмы» Ватан сугышы елларымда никадәр авыр
сынау үткәнлеген без еллар узган саен ачыт рак. тирәнрәк амлый барабыз һәм совет халкымы» бу чордагы
гүзәл сыйфатларына спкланабыг Ватан сугышымда халкыбызны» жннү тарихы киләчәк буыннар өчен дә
IIIV.IVX «пт хмстшнңяеУс nnirvx
зур тәрбия мәктәбе булыр. X. Ярмннен Ватан сугышы фольклоры турындагы тикшеренүеннән әнә шул нәрсә
аңлашыла. Әлбәттә, авторга бу бүлектә дә халык иҗатын киңрәк планда тикшерү мөмкинлеге бар иде.
Мәсәлән, ул Ватан сугышы чоры фольклорында бары тик оптимистик, югары пафослы җырларны гына
мисалга китерә. Хәлбуки. тол калган солдат хатыны, баласын югалткан карт-карчык, сугыш газапларын үз
җилкәсендә кичергән хезмәт халкы дүрт ел буе гел югары пафослы җырлар гына җырлады дип карау
халыкның рухи дөньясына игътибарсызлык булыр иде. Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи тикшеренүләр,
мемуарлар, ниһаять, соңгы елларда чыккан романнар, повестьлар халыкның бу чордагы рухи дөньясын
киңрәк планда күрсәтәләр. Солдаткаларның ирләренә язган хатларында нинди генә җырлар булмый иде!
һаваларда очып йөргән
Аэропланнар микән, Бар кеше дә безнең кебек Аерым торалар микән?
Аклы күлмәкләр тектердем
Гел көрән булмасын дип.
Шиңгән гөлләргә су сибәм
Безнең кук булмасын дип.
Болар ирсез калган яшь солдатканың, халык әйткәнчә, «йөрәгеннән кайнап чыккан» кайнар хисләре
иде. ул җырлардагы сүзләр солдатканың халәте рухиясенә туры килә иде. Боларны нигә исәпкә алмаска?
Болар да бит пессимистик җырлар түгел! Халык күңеле — диңгез бит ул, анда сагышка, к а й г ы-х ә с р әт к
ә нигә урын булмасын?
Яки менә шундый хәлне күз алдына китерик.
Фәлән хатынның ире сугышта хәбәрсез югалды. Күз яшьләре кипкәннән сон. яшь хатынның күңелендә
икенче бер кешегә карата җылы хис бөреләнде. Кем гаеп итә ала аны, кеше бит ул! Ләкин бераздан
хатынның уз ире исән булып чыкты. Чолганышта яткан икән... Менә яшь хатын үз хәленең бөтен трагедиясен
белеп йөри. Кырда арыш урганда үзенең учмаларын салган көйгә генә җир башыннан аның моңлы тавышы
ишетелә. Җирен үлчәргә килгән бригадир аның җырын тыңлап бер читтә туктап кала.
Минем бәгырем кайтыр әле
Военный атлар белән лә, Военный атлар белән. Ул кайтса да мина булмас,
Чуалдым ятлар белән—
Күренгәнчә, тыл фольклорын тикшергәндә халык күңеленең әллә нинди нечкәлекләренә керергә, өйрәнергә
мөмкинлекләр бар икән. Әйе, Ватан сугышы чоры фольклоры ул клубларда түгәрәк уены җырлары гына
түгел, ул—урак җирендәге тол хатыннарның көлтәләр белән аралашкан моны, кичләрен бер- берсенә
җыйналып яшь сыккан солдаткаларның йөрәк сере, кышкы озын төннәрдә йокысыз ятып, теләк теләгән
аналары б ы з н ы н иксе з-ч иксез хәсрәтенә уралган бәетләре, с а г ы- ш ы... Боларны өйрәнергә, эзләнергә,
халык рухына керергә иде—
» *
X. Ярмннен бу китабы халкыбызның авыз иҗатына күпкырлы анализ буларак фән өлкәсендә бер
китапка тупланган беренче тәҗрибә. Шуңа күрә монда бәхәсле мәсьәләләр, теләкләр булуы бик табигый.
Фольклористика — математика түгел, монда бик күп мәсьәләләрне укучы күрергә теләгәнчә төгәл кистереп
әйтү мөмкинлеге юк. Шуна күрә, югарыда телгә алынган кимчелекләр һич тә бу зур хезмәтнең культура
тарихыбыздагы әһәмиятен киметә алмыйлар. Безгә алга табарак халкыбыз иҗатындагы аерым
жанрларының киләчәк язмышы турында да сүз алып барырга кирәктер, ахрысы. X Ярмннен бу зур фәнни
хезмәтенең соңгы битен япканда киләчәктә бу галим әнә шул мәсьәләне дә безнең алда яктыртып чытар
әле дигән өмет белән калабыз.