Логотип Казан Утлары
Повесть

АНА КӨНДӘЛЕГЕ


өстәм, Казанка буеннан әйләнеп менгәч Светлананы автобуска утыртты да өйләренә йөгерде. Аның күтәренке күңелен әбисенең шелтәле каршылавы да бозмады. Карлы өс-башын салмыйча, сумкасын да v куймыйча, туп-туры кухняга килеп керле дә өстәл-
дәи зур гына кабым икмәк тешләп алды, плита өс- тетә кайнап утырган мискинең өстен ачып карады. Гомере буе аш-су тирәсендә кайнашкан, оныгын һәм кызын тәрбияләүдән башка шатлыгы калмаган йомры гәүдәле бу карчык Рөстәмне кухнядан аалга куды.
— Бу нинди әдәпсезлек. Сал өсләреңне. Утыр Хәзер ашарга бнрәм.
— Әй, әби, карыным ачты да соң.
— Йөрмәссең шул гомер. Иптәшләрең сабактан кайтканга әллә ни гомер инде. Әниеңә әйтермен әле менә
Аның бар белгәне шул инде. Оныгы чиктән тыш шаярып китсә дә, дәресләрен әзерләми башласа да, сүз тынламаса да. әниеңә әйтермен әле, дип кенә куркыта. Бер кайчан да әйтми тагын үзе. Киресенчә, я мәктәптән, я урамнан улы турында берәр нәрсә ишетеп кайткан әнисе малайны ачулана башласа, шул әбисе үк арага керә:
— Я инде, малай кеше шаярмый булмас. Кәефеңне бозма. Син киткәч, үзем ипләп кенә сөйләшермен әле.
Шуның белән малайның баш очына жыела башлаган болыт тс тарала Хәер, мондый көннәр сирәк була аларда. Әбисе ничек булса да өйдә тавыш чыгармаска тырыша. Малайның әнисе рәтләп өйдә тормый, башы эштән кайтып керми. Кай көннәрне аяк өс геннан генә капкалап ала да әле бер җиргә, әле икенче җиргә чыгып йөгерә. Ир урынына да, хатын урынына да үзең калгач, шулай икән ул дип, Хәдичә әби кызы артыннан кызганып карап кала.
Канваныгларда әнисе Рөстәм янына килеп утыра. Утыра да сораштыра башлый;
— Рөстәм, синең хәлләрең ничек?
— Норма-ально!—ди малай.
— Сниа бар да нормально инде. Икеле алсаң, шул жнткән дип уйлыйсын Белен тор, малай, мәктәбеңә барып бер тикшерәм әле мин синең укуынны. 01 мнкаларыннь ң рәте булмаса, кара аны.
— Бүтәннәр дә өчкә укын әле. Әллә алардан артыкмы мин?
Р
— Ә мин синен яхшырак укуыңны телим. Син әйбәт үссен дип, син рәхәт яшәсен дип, мин барын да эшлим бит. Шуның өчен генә дә син тырышып укырга тиеш идең.
— Ә мин тырышам.
— Бик тырышканың күренми шул...
Шулай ди ул. Әмма улы белән бәхәскә кереп, артык сүз көрәштерерлек көче юк үзенең. Санитар врачына болан да көне буе бик күп кешеләр белән сөйләшергә, бәхәсләшергә, кайвакытларда ут чыгарып ачуланышырга да туры килә. Шуның өчен ул өйдәге тынычлыкны бик тансыклап кайта, әз генә бәхәс кузгалса да, кәефе кырыла. Андый чакта һич урынсызга кычкырып ташлый.
Сәгать тугызлар бардыр инде. Әнисе һаман кайтмый да кайтмый. Тагын берәр җыелыш булгандыр әле. Ә Рөстәмнең бүген аны тизрәк кайтарасы килә. Ә ип өчен? Ансып ул үзе дә белми Күңелендәге шатлыгын сөйләр өченме? Юк. Светлананы яратуы турында Рөстәм аңар әйтә алмас иде. ахры Әнисен ул бик яратса да. нигәдер эчке тойгыларын анар сиздерергә ояла иде. Әгәр әтисе, менә шушында, үзләре белән бергә яшәсә, сөйли алыр иде микән ул аңар? Рөстәмнең әтисен бик кечкенә чагында гына күргәне бар. Соңгы елларга кадәр ул аны ничектер исенә дә төшермәде, сагынмады да. Ә менә иске йортта торган чакта аларның Хәсән исемле күршеләре бар иде. Ул әле хәзер д-э Рөстәмнәр мәктәбендә укыта. Шул Хәсән абыйсына бик ияләнгән иде ул. Аның өенә кергәләп йөри иде. Кайвакытларда Хәсән абыйсының мажаралы сәяхәтләр турында сөйләгән сүзләрен тыңлый-тыңлый төн җиткерә. Шул вакытны әбисе эзләп, артыннан керсә, Рөстәм эченнән генә, бу Хәсән абый нигә минем әтием түгел икән? Ул безнең белән бергә торса, мин аның сөйләгәннәрен туйганчы тыңлар идем, дип уйлап куя иде Хәзер менә әллә ничек, ара ераклашкач, барып йөрүе уңайсыз кебек. Ә мәктәптә элеккечә озак итеп сөйләшеп торганнары юк. Эх, менә хәзер, шушы минутта, өйләренә килеп керсен икән ул. Рөстәм аңа Светаны яратуы турында сөйләп бирер иде. Сөйли алыр иде микән? Яратуны бит бер кешегә дә сиздермиләр, сер итеп саклыйлар, ди. Җитмәсә, укытучы кеше бит әле ул. Андый сүзне укытучыга сөйләве оят. Ә булса соң? Хәсән абыйсын Рөстәм әтисе кебек күрә иде бит. Шулай булгач, берсен дә яшермичә сөйләшер кешесе дә Хәсән абыйсы бит инде. Ә мәхәббәт турында ул матур итеп сөйлн белә. Быел укулар башлангач та алар класслары белән бергәләп. «Пигмалион» спектаклен карап кайтканнар иде. Икенче көнне әсәрнең исеме турында бәхәс купты. Автор аны ни өчен «Пигмалион» дип атаган? һәм шунда Хәсән абыйлары аларга борынгы бер легенданы сөйләп бирде.
Бик борынгы заманнарда Пигмалион исемле Кипр патшасы булган. Бик шәп скульптор да булган икән ул. Искиткеч гүзәл Галатея сынын ясаган, ди бу кеше, һәм үзе ясаган Галатеяга акылдан шашар дәрәҗәдә гашыйк булган, ди Шулкадәр яраткан ул аны. янган утларга сикереп төшкәндәй газапланган. Бу хәлне күргән мәхәббәт алласы Афродита, Пигмалионны кызганып, сынга җан иңдергән, һәм салкын мәрмәр таш бик матур бер кызга әйләнгән. Соңыннан ул Пигмалионның хатыны булган, ди.
Менә бу мәхәббәт, ичмасам. Салкын ташларга җан иңдерерлек көчле мәхәббәт! Рөстәм дә бит Светлананы. Светаны шулай ярата. Тик аның зәңгәр күзләре һаман салкын, ярату юк аларда. Ул күзләр Рөстәмне үртиләр һәм аның саен үзләренә ныграк тарталар. Эх. Афродита, нигә сип юк икән безнең заманда! Таштай салкын бәгырьле шул кызга әз генә җылыңны өрсәң икән. Зәңгәр күл төсле шул гамьсез күзләрдә дә аз гына кояш нуры чагылыр иде. бәлки. Ул нурлар егет күңелен жылытыр иде бераз. Аһ, булса икән шундый көч!
Әле күптән түгел генә шулай уйлый, шундый өзгәләнә иде Рөстәм. Әллә чынлап та бар микән ул мәхәббәт алласы- Әйт. ишеттеңме әллә син йөрәк тавышын. Афродита Менә бүген. Казанка буендагы әче салкында да Рөстәм аның күзләрендә синең җылыңны күрде. Чәчәкләр генә җыеп йөрердәй нәфис бармаклар ана кагылды. Өшеп ташка әйләнә язган бит алмаларында аның утлы сулышын сизде Жүләр дә инде ♦ бу Рөстәм Тотарга иде шунда аның тунган кулларын, сулышы белән i җылытырга иде ул бармакларны. п
«Света-Светка, кулларың туңган идеме, әйт. минем өчен туңдымы § ул матур бармакларың? Ә мин тагын белмәдем дә. Менә хәзер мин с сина шигырь язам. Кояшка тиңләп языйммы узенне? Шагыйрьләр ~ гомер гомергә үзләренең сөйгәннәрен кояшка тинләп язганнар Әгәр = тауга охшатсам мин сине? Тау биек, ләкин тәкәббер ҮЛ. салкын һәм < сүзсез. Әллә көчле, шаулы ташкын димме үзеңне? Ташкындай ярсу ♦ күңелең дигән юлларны укыганым бар минем Юк. чит кеше сүзләрен « әйтәсем килми минем сина Үземнекен, бары тик үзем генә уйлап тап- о кан сүзләрне ишеттерәсем килә. Светка! Ишетәсеңме, үземнен сүзлә- = ремне генә!» *
Утырды да утырды ул бүген өстәл артында. Әбисе бүлмә ишеген * ачып карады да шыпырт кына кире китте: =
— Рәхмәт төшкере. каян килгән бу тырышлык. Дәресләрен гомер о шулай озак караганы юк иде. Күзем тия күрмәсен тагын.
и
II *
Фәһимә ул көнне бик соң кайтты. Эше беткәч, депутатлар бүлмәсендә сайлаучылар кабул итте. Кайбер көнне йомыш белән килүчеләр бөтенләй булмый. Ә бүген, үч иткәндәй, берсе артлы берсе кереп кенә торды. Ә бит аның иртәнге самолет белән Мөслимгә очасы бар. Бүген өеп.» иртәрәк кайта алса, улы Рөстәмгә әйтеп калдырасы сүзләре дә куп пдс Бигрәк көтелмәгән һәм кинәт кенә җыенып чыгып китәргә туры килгән командировка булды ла бу. Бармыйм дип баш тартсаң да уңайсыз. Тотып күрсәтерлек зур гына сәбәбең дә булмагач Ярый әле өйдә әнисе бар Фәһимәнең бар ышанганы, таянган кешесе шул инде Бөтенесен дә ул рәтләп тора Рөстәмне карап үстерүче дә шул әнисе булды. Тугызынчы класска җитсә дә. бала бит әле һаман күз-колак булу кирәк, ди әнисе. Дөресе дә шулай Менә Фәһимә аны рәтләп күрмичә дә китеп барачак Вакыты булып, мәктәпкә кереп чыкса, өйдә тора алмыйм. Рөстәмне күздән җибәрә күрмәгез, мөмкин булса, дәресләрен ешрак сорагыз, дип әйтә алса, күңеле тынычланып китәр иде дә бит.
Хәер, мәктәпкә бармыйча да бу мәсьәләне хәл итү җае чыккан иде чыгуын Әмма кешеләр барысы да Фәһимә кебек түгел шул. Ялының да. вакытының да кадерен беләләр
...Депутатлар бүлмәсен бикләп куйгач, у i үзенә килгән санлаучыларның өйләренә барып килергә булды. Командировкадан кайтканчы атна-ун көн үтәчәк, аннан сон да әллә вакыт була, әллә юк әле. Ә бит ул кешеләр җавап көтә Көткән кешегә аның көне дә күп Югалган кич югалган, бер-ике сәгатьтә әйләнеп чыгарга була, дип киткән иде. кергән өйләренең берсендә Рөстәмнең класс җитәкчесен очратты
Култыксалары сырлап ясалган сап-сары бу яулы борынгы баскычтан югары катка менгәндә, бу квартирның хуҗасын күз алдына китереп, елмаеп куйды Бөдрәләткән сарычәчле, зәңгәрләнеп торган зәһәр күзле бу хатын үзенең йомышы белән дә. килеш-килбәте белән дә ничектер күңел кайтаргыч һәм кызганыч бер тойгы калдырган иде анарда Ә бит синең каршыңа йомыш белән нинди генә кеше килсә дә, тынларга. an.iaiырга, юатырга, эшлн алырдаен эшләргә кирәк. Галимә нсемле бу
хатынның тавышы Фәһимәнең колак төбендә әле дә яңгырап тора сыман:
— Үләрсең гарьләнеп, мәчеләре ишек төбемә килеп балалаган бит,—дип. күршеләрен тиргәде ул,—Теләсә кая куегңз бу шакшыларыгызны дип көн дә әйттем. Мал иясенә охшый, диләр, мәчеләренә хәтле үчле бит аларның. Икенче жиргә күчерүгә, балаларын сыртыннан эләктерә дә, тагын ишек төбемә китерел куя. Әйтеп чыктым бүген үзләренә. Тагын бер күземә күрсәтсәгез, мәйтәм, песи балаларыгызны сулы чиләккә тутырам. Билләһи, иптәш депутат, батырам мин аларны.
— Соң сез шул тарыда сөйләр өчен генә кнлмәгәнсездер лә, апа. Нинди йомышыгыз бар соң?
— Иптәш депутат, минем ишек яныннан үтеп йөрмәсеннәр. Шак- шок аяк тавышына кызымның да, үземнең дә нерваларыбыз түзми. Үзләренә икенче ишек ачсыннар.
— Андый мөмкинлек бармы соң?
— Анысында минем эшем юк. Теләсә каян алсыннар. Урталай бүлдерәм дә куям коридорны. Мәчесенә хәтле мыскыл итә башлагач, ничек түзмәк кирәк.
— Алай ашыгырга ярамый, апа. Техниклар белән барып карарбыз. Мөмкин дисәләр, эшләрләр. Әгәр яна жирдән ишек ачарлык жай юк икән, күршеләрегез белән килешеп, тату гына яшәргә туры килер.
— Килешәмме соң? Аллам сакласын. Алар белән каберең якын булмасын.
Менә хәзер шул Галимәләргә килеше инде аның. Галимә күршеләре турында дөнья хәтле яман сүз сөйләп китте. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес, ди. Күршеләрен тыңласаң, алары да сүз сорап кешегә кермәсләр. Менә аер инде араларын.
Парадныйның калын имән ишеген ачып керүгә, уң кул якта кечкенә генә чолан шикелле бер корылманы шәйләп алды Фәһимә. Бик теләсәләр. шул турыдан ишек ачарга мөмкин икән дип, үзенчә бер әзер тәкъдим белән эчкә үтте.
Кыйммәтле люстраның бер генә лампасы белән яктыртылган иркен генә бүлмәгә килеп керде. Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл янында ашап утыручы кешене күргәч, Фәһимә өзелеп карыны ачканын сизде. Ишеккә арты белән утырган әлеге яшь ханым керүченең исәнмесез дигән сүзенә әйләнеп карады да. ни өчендер тарелкасын күтәреп, түр якка кереп китте.
— Әнә кеше бар, каршыла.— дигән тавышы ишетелде аның эчке бүлмәдән.
Фәһимә гажәпләнеп тә. шатланып та кунды: менә көтелмәгән очрашу! Рөстәмнең класс җитәкчесе ләбаса бу. Күктән көткәнен жирдән бирде, дигәндәй, менә хәзер Рөстәм турында да сөйләшеп китәр. Ләкин түр бүлмәдән чәчрәп килеп чыккан Галимә депутатны шунда ук коридорга әйдәде. Күршеләре белән үзләренең ишек араларын адымлап үлчи-үлчи. Фәһимәгә аңлатырга тотынды Депутатның сүзне озынга сузасы килми иде. Килде, күзе белән күрде, техниклар жибәрер. алар хәл итәрләр. Шуның өстенә ул үзенең тәкъдимен дә әйтергә ашыкты:
— Теге чоланны сүтсәгез, ишек ачып була инде.
Әмма чолан Галимәнеке булып чыкты. Аны сүтү турында ишетергә дә теләмәде ул. Баягыдан да ныграк тузынырга тотынды. Фәһимә, ник әйттем, дигән көнгә төште Галимә тавышына күршеләре килеп чыкты. Ак йөзле, юка гәүдәле карчык белән сары читле түгәрәк күзлек кигән, пеләш башлы бер карт икән аның күршеләре. Алары да. бик озын итеп, тәфсилләп, депутап иптәшкә үзләреиен хаклыкларын раслый башладылар Фәһимә аларны сүздән ничек ту кТатырга белми. аптырап тора иде, бу гауганың бер сәбәпчесе булган әлеге дә баягы балалы мәче коткарды. Аяк астында буталып йөргәндә, кайсыдыр берсе анын койры-
— Рөстәм Шабаев турында сөйләшергә теләгән идем Аның ук\- ♦
<ысы ул... ’ <
Галимә аны тыңлап бетермәде, көтеп торыгыз дип, кереп китте һәм “ озакламый әйләнеп тә чыкты. =
— Иртәгә мәктәпкә килсен, шундай сөйләшербез дип әйтеп әйтте < Ял игәргә яткан шул. Борчыганны бер дә яратмый. Сез, иптәш депутат, * гафу итегез инде, эше бик авыр бит аның, нервынный эш,— дип калды = ул, бер сүз дә әйтми борылып чыгып киткән Фәһимәнең артыннан килә-килә.
Ял итә, имеш! Борчыганны яратмый, дип куйды Фәһимә урамга чык- j кач. Аның ачуы чиктән ашкан иде. Синең генә ул ялың да юк, балан 2 белән сөйләшергә вакытың да юк, кешеләрнең мәчеләре балалаган 4 урыннарын карап йөрергә этем кушамы сиңа Кайт та өеңдә утыр, ичмасам, дин, Фәһимә үзендә бик яман тиргәп ташлады Тимер ташкын булып гөжләп килгән колоннаның узганын көтеп, туктап торды Өзлексез агылган бу ташкынга карап, ул бүген үзенә кереп чыккан икенче бер сайлаучыны күз алдына китерде Менә шушы машиналар ташкынын икенче урамнан жибәреп булмас микән, биредә бит мәктәп, балалар, бәла-каза чыкмагае дип, -борчылып килгән ул. Үз баласы өчен түгел, бөтенләй чит-ят балалар өчен йөрәге авыртканга килгән. Эше дә бардыр югыйсә, аңа да ял итәргә кирәктер, өйдә семьясы да көтәдер. Ә ул эштән кайтышлый депутатка чират тора Галимәләре генә түгел, әнә бит кемнәре бар бу дөньяның Нигә соң әле бер кеше өчен кәеф бозып торырга.
Инде өенә кайтырга дип борылган Фәһимә, юлыннан туктап, блокнотын ача да, фонарь яктысында яна бер адресны карап ала
Монысы да юл өстендә генә икән Бу адресны ана сәер генә бер ханым биреп чыкты. Озын буйлы, ябык гәүдәле, тавышы ирләр тавышыдай калын. Маңгаена төшереп кигән түгәрәк бүрек читеннән колагына чал чәчләре төшеп тора.
— Исәнмесез, Иванова булам мин,— диде ул һәм депутат каршына шундый бер кыяфәт белән килеп утырды, әйтерсең лә Фәһимә шәһәрдәге барлык Ивановаларны да белергә тиеш нде. Шулай да ул бик ачык йөз белән:
— Бик әйбәт, утырыгыз, иптәш Иванова Ни йомыш? — диде.
— Сез менә бу мәкаләне укыдыгызмы? — Иванова кесәсеннән газета чыгарып Фәһимә алдына сатды да - Батырлар үлмиләр» дигән зур гына бер очеркка төртеп күрсәтте.
Әле узган атнада гына Фәһимәләр эшләгән урыннарында бу мәкаләне кулдан-кулга йөртеп укыганнар иде. Ватан сугышында һәлак булган Казан егете турында нде ул
Газетада язылган ул юллар, әле яна укыган кебек, Фәһимәнең ку ноленнән үттеләр. Ул. кызыксынып, каршында утырган ханымга ка- p.ды. Кем ул? Викторның әнисе дни әйтер иде, фамилиясе башка.
гына китереп басты, ахрысы, мәче бик яман тавыш белән мыраулап жиоәрүгә, барысы да сискәнеп, тынып калдылар Фәһимә ШУЛ тынлыктан файдаланырга ашыкты. '
Техник килеп карамыйча, бер сүз дә әйтеп булмый монда Берике кеше жпбәрермен, өйдә булырга тырышыгыз,— дип, 6v турыда сүзне очлап куйды.
“ Көтәбез, иптәш депутат, жибәрә күрегез инде, болай яшәп булмый бит, дип тәмле телләнеп, ишек тоткасына тотынды депутатны чакырган ханым.
Фәһимә аңа уңайсызланыбрак сүз кушты:
— Галимә ханым, Ләлә Зариповнада йомышым бар иде минем Галимә аны яңадан бүлмәгә чакырып торуны кирәк тапмады.
— Нинди йомыш ие соң, әйтеп карармын? — диде.
♦ Я.КП/СПНОЯ VHV
Берәр туганымы әллә? Ни эш белән йөри ул? Депутатка ни йомышы төшкән?
Ул арада Иванова газетаны җәһәт кенә җыеп кесәсенә тыкты да:
— Әнә шул егетнең күршесе булам инде мин,— дип куйды.— Витя минем күз алдымда үскән иде. Улым Саша белән бер класста укыдылар Бергә армиягә киттеләр. Елларын тутырып кайталар гына дигәндә, сугыш башланды. Минем бәхеткә Сашам исән-сау әйләнеп кайтты Ә Витя, менә үзегез күрәсез.. Узган ел Чернигов өлкәсеннән каберен табып, пионерлар хат язып җибәргәннәр. Инде менә газетага да язып чыктылар Александра Петровнанын. Витяның әнисе була инде ул. өч улы тиң фронттан кайтмады. Узган ел карты үлеп китте. Хәзер япа- ялгыз калды. Менә шул карчыкны бер әйбәтрәк фатирга урнаштырасы иде, иптәш депутат. Ул үзе аның артыннан йөри алмый инде. Улым Саша да әйтеп караган иде, йөреп карыйк, Шура түтәй, синең күкләр күптән әйбәт фатирларда тора бит дигән иде. Ә ул бичара, тыйнак карчык. Күпме гомерем калгандыр, улларым үскән нигездә үләрмен инде, дип әйтә.
— Торган җире ничегрәк соң? Бик начармыни’—дип сорап куйды Фәһимә.
— И, иптәш депутат, иске йортта тора инде, бер уңайлыгы да юк. Аннары, иптәш депутат, сугышка өч егет биргән ананың адәм рәтле бер фатирда торырга хакы бардыр бит инде.
— Хакы бар. әлбәттә. Бик бар,— диде Фәһимә.— Мин, иптәш Иванова. шушы көннәрдә барып чыгармын. Карарбыз, ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз.
Ул инде кулыннан килгәнне генә түгел, ә булдыра алмастайны да эшләп, карчыкка ярдәм итәргә дип, күңеленә беркетеп куйган иде. Шул ук вакытта теге Галимә ханым турында да уйлап алды. Андыйлар өлешемә тигән көмешем дип тора торганнардан түгел. Теләгәнен бирсәң, биреп, бирмәсәң. тартып ала торган бәндәләр. Ни кешегә, ни күршегә, дигәндәй, гел мин-мин генә дип яшәүче мондыйлар үз балаларына югары мораль сабакларын бирә алалармы икән? Кечкенә балаларын конфет тоттырып урамга чыгарсалар, кешегә бирмә дип, башына тукучы аналарны күргәне бар Фәһимәнең Баласы янына килгән иптәшен өйгә кертмичә, борын төбендә ишеген шап итеп ябып куйган кешеләрне дә очраткалады. Бар. әнә шуның яңагына менеп төш әле, дип. улын «геройлыкка» өйрәткән аталарны да белә ул. Кайбер шундый семьяларда да әйбәт кенә балалар үсә. югыйсә. Күрәсең, мәктәп тәрбиясе, кино карау, китаплар уку. әйбәт кешеләр белән аралашу бала күңеленә аз тәэсир итми торгандыр. Гаҗәп катлаулы бу кеше дигәнең.
Ill
Рөстәм тыныч холыклы иде. Әйбәт билгеләр алып кайтып, өйдәге- ләрне бик еш куандырмаса да. укытучылардан шелтә ишетмәде, әнисен мәктәпкә чакырган язулар алып кайтмады. Бер кемгә дә артык мәшәкать тудырмыйча, уртача гына укучы булып, тугызынчы класска килеп җитте. Җәмәгать эшләренә катнашып, түгәрәкләргә йөреп азапланмады. Алай гел читләшеп, иптәшләреннән аерылып, бер үзе йөри торганнардан да түгел ул. Чакырган җиргә бара, кушканны эшли торган гадәтләре дә бар. Моннан бер-ике ел элек алар классыннан өч малай пионерлар сараенда ачылган яшь космонавтлар түгәрәгенә язылырга йөрделәр, Рөстәмне дә өндәделәр. Мәктәптән характеристика кирәк булып чыкты. Тыныч Сабыр. Зурлар алдында үзен тәртипле тота Кушкан эшне җиренә җиткереп үти. Укуы уртача гына Тырышса, яхшырак укырлыгы да бар» дигән характеристика бирделәр. Ә түгәрәккә алмадылар үзен.
Укуын йомшаграк икән диделәр Шундый жаваптан сон читенсенгән иде бераз, тора-бара онытылды тагын.
Бүген Рөстәм дәрестән нәкъ вакытында кайггы
— Анаң, Мөслимгә киткәндә, дәресләрен онытмасын дип әйтеп китте. Син, улым, урамга бик чыгып йөрмә инде,— диде әбисе, оныгының аркасыннан йомшак кына кагып
— Ярар,—диде дә малай, китап алып, эчке бүлмәгә кереп утырды. Бүген куып чыгарсалар да урамга ике аягының берсен атламас иде ул. Бүген аның бернигә күңеле бармый. Бүген Света дәрескә килмәде. Алар белән бер йортта торучы Нажия генә Светага салкын тигән, авырый, дип әйтте Ни эшли икән хәзер Светка? Ут янып, кызышып ятадыр бәлки Врач чакырганнардыр инде, нәрсә дип әйтте икән? Света батыр кыз ул. Юк-бар авыруга гына бирешмәс. Нигә шулай читен икән бу ярату? Әле узган ел Рөстәм Светлана турында уйламый да, зәңгәр күзле бу иркә кызны бар дип тә белми иде Бер вакыт, Светлана калын чәч толымнарын кистереп килгәч, кырыкмыш тай дип кыздан көлгән иде әле ул. Дөрес, артык авыз жәергэ ирек бирмәде Света, спортчыларча, абыйсы өйрәткән юл белән муен тамырына берне кундырды Тыннары кысылды малайның. Шуннан соң классташына әллә никадәр үпкәләп йөрде ул.
Бер вакыт Светлана Рөстәмгә рус теленнән булыша башлады. Көн саен, дәрестән калып, берәр сәгать үткәннәрне кабатлап утыралар идс Дөресрәге, Света сөйли, ә Рөстәм аның чигәсенә бөдрәләнеп төшкән сары чәчләрен карап утыра. Шундый йомшактыр инде алар, җиңелдер Кызык, менә ничә көн инде Рөстәмнең әнә шул чәч бөдрәләренә өреп карыйсы килә Ачуланыр идс микән Светка? Ачуланды бнт әй! «Ахмак!* — дип бер генә сүз әйтте дә, ишекне шап итеп ябып, чыгып та кичте. Рөстәм авызын ерып парта арасында утырып калды Шул көннән сои Света Рөстәм белән калмый башлады Малай аңа әйтеп-әйтеп тә карады. Әмма кыз якын да килмәде Берсендә ул нәни йодрыгы белән маңгаена, аннары партага шакып күрсәтте. Барыбер файдасы юк, янәсе. Кызлар көлделәр. Рөстәмнең тагын ачуы килде Шунысы гажәп, ачуланса да ул Свеча турында гел уйлый башлады. Үзе дә теләми, әмма кыз-ның кыяфәте күз алдына килә дә баса Яратуның башы шул булды микән әллә? Алай дисәң, ни өчен ул Светанын кайгысына шатлана иде сон? Быел беренче ярты еллыкта Светлана химиядән өчле алды Кыч бик хурланды Өчле икәнен белгәч, кызарып китте. Сез миннән бер генә кат соралыгыз, тагын сорасагыз, мин аны бишкә төзәтә идем, дөрес түгел бу дип, Ләлә Зарнповна белән бәхәсләшеп тә йөрде әле Бервакыт аны ялгызын гына очраткан иде Рөстәм
— Менә күп мактанып йөрсәң, шулай була ул. Гел һавада гына очарга димәгән, жиргә төшеп, безнең ише урта хәллсләриең дә язмышын бел әзрәк,—дип, үртәп алды
Света аңа ачулы итеп карап алды да
— Кысылып тормасана' Я койрыгың өзелер, кәлтә елан'—дип кычкырды, гарьләнүдән күзләренә яшь килде Шул чагында Рөстәмнең йөрәген сәер бер тойгы телеп үтте Нишләптер шунда Свеганы кызганып куйды Нигә бер дә шатлыгы юк икән, һаман газап кына кигерә ик»н ул мәхәббәт?— дип уйлый иде Рөстәм кайчакларда \ның әнисе дә шулай газаплы, үкенечле мәхәббәт белән яратты микән әллә Рөстәмнен әтисен? Әтисе икенче жиргә китеп тора башлаган көннәрдә бик еш кына Рөстәм әнисенең сулыгып елаган тавышына уянып китә иде Уянганын әнисенә сиздермәскә теләп, одеалын башыннан ук ябыныр иде, үз тынына үзе буылып, мышкылдап ята торгач, яңадан йоклап китәр иде Иртәгесен, әнисе эшкә китеп, әбисе белән нкәүдән-нкәү генә калгач, сорар идс
— Әбием, бүген әнием тагын елады. Ннгә нкән?
ЛӘБИБӘ ИХСЛН0ВЛ ф ЛИЛ КӨНДӘЛЕГЕ ф
— Шул юньсез өчен күз яшен сыга инде. Күзсез калыр әле менә,— ди иде әбисе.
Юньсез дигәне Рөстәмнең әтисе була инде. Б\ өйдә анын исемен телгә алучы юк хәзер. Бик күптәннән шулай. Рөстәм кечкенә чактан бирле. Ул чагында әле малай берни дә аңламый иде. Әтисен сагынып берәр нәрсә әйтсә, әнисенең йөзе кырыслана, тавышына ачу чыга Күп вакыт улының сүзен ишетмәгән булып кылана. Рөстәм үзсүзләиеп әтисен таптыра башласа, җилтерәтеп әбисе янына чыгарып җибәрә дә, үзе ишекне шап иттереп ябып куя.
— Исемә төшермә шул юньсезне! — дип кычкыра иде ул. Аптырый иде Рөстәм әнисенә. Өйдә ире турында сөйләшергә дә кушмый. Исемен дә ишетәсем килми, телгә алмагыз шуны, дип ачулана. Ә үзе ялгыз калдымы, елый да елый. Никадәр генә сиздермәскә тырышса да. Рөстәм барыбер белә: описенең зур соры күз төпләре кызарган, керфекләре чыланып беткән була. Юньсез кешеләр өчен елыйлар димени. Аларны тиргиләр генә бит. Әбисен бик яхшы аңлый малай, юньсез булгач. Рөстәмнең әтисен гел тиргәп тора ул.
Менә хәзер генә аңлый башлады бугай ул әнисен. Анын шулай төннәр буе әрнеп чыгуы шул ярату аркасында булган икән. Тик шунысы гына сәер: бер-бсрсен яраткан кешеләр пигә аерылышалар соң? Рөстәмнең әтисендә әллә шундый зур ярату булмаганмы? Элекке шикелле көчләп бирү дә юк бит ’ хәзер. Кешеләрнең матур торуы бары тик үзләреннән генә булырга тиеш. Кызык, өйләнешсәләр. Рөстәм Светаны шулай ташлап китә алыр иде микән? Кара инде, нинди уйлар килә бит бу тиле башка.
— Рөстәм, шикәргә генә барып кайтчы, улым. Чәй куям.
— Хәзер.
Әбисе канәгать: бу килештән оныгым бик тыңлаулы әле. Урам бетереп чаба торганнардан булмады. Ничә карасаң, өстәл янында утырыр. Шулай да гел уку да уку булырмыни? Күз бетереп. Ун яше тулмады, күзлек кия башлады. Үзем күзлек дигән нәрсәне белмәдем, җитмешнең өстенә чыккач кына кия башладым, анда да инә күзләгәндә генә
— Рөстәм дим, кибеткә барып кайт инде, чәем кайнап чыкты.
— Хә-әзер...
Әбисе өченче тапкыр дәшүгә. Рөстәм урыныннан купты. Ул кухняга килеп керде дә әбисен шаккатырып:
— Әбием, син яшь чакта берәр кешене яраттыңмы? — дип сорады.
— Тәүбә, әстәгфирулла! Бу нинди сүз тагын. Олы кеше белән шулай сөйләшәләрмени?
— Ник. әби. аның нәрсәсе бар?
— Бар. бар. күп сөйләшмә. Тиз генә барып кайт. Ишетсен колагың, бер аягың монда, икенчесе кибеттә булсын!
— Яра-ар,— диде Рөстәм, иренеп кенә киенде дә чыгып китте.
— Әллә бу бәхетсезең дә гыйшык тота башлаганмы тагын?
Таһир — Зөһрә. Йосыф вә Зөләйха әкиятләрен ишетеп үскән, ләкин үзенең әле мәхәббәт бөреләре уянырга да өлгермәгән житәр-җитмәс кыз чагында атасы шикелле кешегә кияүгә чыккан, соңыннан бере арты бере балалар табып, дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, артык хәсрәт тә күрмичә, зур шатлыклар да кичермичә генә гомер иткән карчык мәхәббәт дигән нәрсәгә бары тик бәхетсезлек китерүче бер чир дип кенә карый иде. Әнкәсенә киңәш итмичә кияүгә чыгып та кызы Фәһимәнең уңмавы, аерылганнан соң да аһ-уһ килеп, төннәр буе күз яше түгеп чыгуы, әле шушы көнгә кадәр теге юньсезне оныта алмавы аның йөрәген сызлата.
Оныгының әле генә әйткән сүзен ул чынга алмады алуын, торып- торып шулай әбисе белән бер шаярып куя торган гадәте бар аның, әле
цә шулай гынадыр. Алай да дөнья хәлен белеп булмый, мыек чыгып килә торган баланын күнеле айда-шайда булып куюы бар, белмәссең. Анасына әйтеп куярга кирәк, күз-колак булсын. Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә, дип белеп әйткәннәр шул борынгылар.
Әз генә сөйләшеп утырырмын да чыгып китәрмен дип. батырланып ♦ барды ул барганда. Таныш өйнең икенче подъездына туктап, күрсәткеч- < ләр тактасыннан таныш фамилияне эзләп торганда да тыныч иде аның = күңеле. Әмма баскычтан менә башлауга, егетнең йөрәге кагарга тотын- = ды. Ул шундый кага, хәтта тын алырга комачаулый Менә дүртенче кат. < Менә алар ишеге. Ишектә ялтырап торган звонок төймәсе. Шуны гына * басасың да... Әллә кирәкмәс микән? Иртәгә кадәр көтәргә микән әллә? = Әйбер күтәргән көе килеп керү дә уңайсыз бит. Света иртәгә дә дәрестә а булмаса, килер ул. Торган жирен белә бит инде хәзер. Рөстәм звонокка и кулын бер сузып, бер алып, таптанып торды, торды да. башын иеп, - әкрен генә түбән төшеп китте. Әй куркак та инде син, Рөстәм, шушын- » да хәтле килдең. Ишек төбеннән кире борылып китәсеңме инде? Тотып * асмаслар иде әле. Светаның күңеле булыр иде. Бәлки ул үзе дә синең килүеңне көтеп ягадыр, дип үзен тнрги-тирги малай икенче катка төшеп җитте, менә беренче кат. урамга чыгасың да
Рөстәм, ялт итеп борылды да. бер тын алуда югарыга менеп тә җитте. Уйланып-икеләнеп торырга вакыт калдырмыйча, звонокка басты һәм шул вакытта гына ишеккә кадакланган номерны күрде. Куырылып китте ул Кабаланып, бөтенләй башка кешеләргә шалтыратып яга бит Әнә эчтән аяк тавышы да ишетелде. Хәзер ачарлар. Әллә йөгереп Төшеп китәргә микән? Ярамас. Хулиган диярләр дә тотып алырлар
Ишек ачылды. Чуар халатлы, тәбәнәк буйлы бер хатын сүзсез генә апа төбәлде.
— Миңа Светлана Мансурова кирәк иде.
— Алар югары катта горалар.
— Рәхмәт.
Ишек ябылды Ләкин Рөстәмнең дүртенче катка менеп, үзенә кирәк ишекне кагарлык кыюлыгы калмаган иде инде. Ничек менгән, шулай атылып урамга төште дә автобуска таба йөгерде.
Ятып ук авырырлык эше дә юк иде Светлананың Кичә, үләм, үләм, аягым туңды, дип кайтып керүгә, өйдәгеләр аны күтәреп кенә алмадылар. Әнисе аспиринын, норсульфазолын, тагын нәрсәләрнедер эчерде дә. урынга яткырып, өстенә кат-кат япты, һәм чыннан да тулып кайткан кыз нзерәп йокыга китте. Шул килеш ул караңгы төшкәнче йоклады. Соңыннан да торасы килмәде. Әнисенең йомшак, җылы куллары белән маңгаен тотып торуын, ишектән башын тыгып карап торган әтисенә борчып йөрмә дигәндәй кул селтәвең, аннары юрган кырыйларын кыстыргалап, аяк очына гына басып китүен күзен ачар-ачмас күзәтеп ятуы кызык иде апа. Чыннан да авырый дип беләләрме алар Светлананы, авырып китмәсен тагын дип куркуларымы, кызга барыбер рәхәт. Баш очында гына төнге лампа яна. Күзне кнемн торган тонык кына яктылык л ............ ..... .»•«»«•» гвиз таралган. Якынрак тартып кунсаң, китап укып
АПА көндәлеге < Рөстәм бер кило шикәр тотып кибеттән чыгуга, унбишенче автобус килеп туктады. Автобус бөтенләй буш дип әйтерлек. Утыручылар да бср-ике генә булды. Әллә шуның белән Светкаларга барып кайтырга микән? Ерак түгел бит. ике генә тукталыш. Ул. әле бер уйга килергә дә өлгермәде, лепелдәп ябыла башлаган ишекне каерып, автобуска кереп тә китте. Светаның әнисе ни йомыш дип сораса. Ләлә Зариповна жнбәрде. диярмен. Светаның хәлен белеп кайтырга кушты, диярмен
ятарга да мөмкин Светлананың узган атнада укый башлаган китаби да әнә шунда гына тора. Ул үрелеп кенә өстәл өстеннән шул китапны алды да яңадан юрган астына чумды.
Икенче көнне ул дәрескә бармады Авырудан түгел Кичә, кичен дәресен хәзерләмәгән иде. Укытучылар сораса, жавап бирә алмам да начар билге куярлар, дип курыкты. Төшкә хәтле ул яткан җиреннән тормады, китабын укып бетерде. Өй җыештырып, аш-су хәзерләп торучы Нәгыймә апасы чәйне дә кызның караваты янына гына китереп куйды. Төштән соң университетта укучы абыйсы кайтты. Сеңелесенең әле һаман урында аунавын күргәч, сызгырып куйды:
— Әле һаман йокы симертәсеңмени, йокы чүлмәге? Кузгал, хәзер аягыңнан өстерәп торгызам
Ул кичә кичке биләмнән кайткач, сеңелесенең әниләреннән яшеренеп кенә китап укып ятуын, һәм анын авырган кешегә әз генә дә охшамавын күргән иде.
— Тор, дим, хәзер үк.
— Торам бит инде.
Абыйсы юрганын тарткан саен кыз көлә, тибешә, шулай шаяра торгач ул урын-жире белән идәнгә килеп төшә. Шуннан соң, кинәт абыйсына үпкәләп, авызын турсайтып, торып киенә. Тәрәзә янына килеп баскач, йөзе яңадан ачылып китә:
— У-у, нинди якты' Бүген урамны күргәнем юк бит әле минем Тышта салкынмы, абый?
— Салкын. Ә җиле юк. Чаңгыда шуа торган гына көн. Әйдә, чыгабыз!
Света ана жавап бирми. Ул тәрәзәдән кемнедер күреп, урамнан күзен алмыйча гына абыйсын үз янына чакыра
— Абый, абый, дим, кил әле монда Әнә теге малайны күрәсеңме? Әнә бит инде, автобуска таба йөгерә.
— Шул көзге чебешнеме?
— Булыр чебеш.— дип әйтә кыз, үпкәләгән булып —Безнең класс егете әле ул беләсең килсә. Син аның бәләкәйлегенә карама, ул шундый көчле.
Абыйсы әллә үртәп, әллә чынлап. Светага гел киресен әйтеп тора:
— Шул чебенме? Соң бит аны бер тотсаң, син дә сытасың.
— Сытарсың! Кичә Казанка елгасы буенда бер егет мине төртеп еккан иде. Менә шул «чебен» килеп аралап калды әле сеңелеңне.
— Шушы малай араларлык егеттән ектырып яткач, нинди сеңел син миңа. Нәрсәгә дип өйрәттем мин сиңа самбоны?
— Ә мин юри егылдым. Ул килеп якласын дип егылдым.
— Шәп рыцарь, сөйлисе дә юк. Туңып беткәнче Казанка буенда шуның белән йөрдеңме?
Абыйсы мыскыллап борынын җыера да тәрәзә яныннан китеп бара. Кушеткага кырын яткан көе. үрелеп, гитарасын ала һәм иренеп кенә чирткәли башлый.
Светлананың Казанка буенда булган хәлне абыйсына сөйләве юкка гына түгел иде Кичә Рөстәмнең һич курыкмыйча үзенә ярдәмгә килүе кызның күңелен йомшарткан иде Хәзер ул абыйсының да Рөстәмне мактавын, классташы турында абыйсының да берәр җылы сүз әйтүен тели. Әмма абыйсы Рөстәмнән көлде генә. Тик шунысы гаҗәп. Светлананың абыйсына бу сүзләре өчен ачуы килмәде, бөтен гарьләнүе, хурлануы, ачуы каты бер гөен булып укмашты да гашыйк егетнең үзенә төште Шундый юаш булуы өчен, көчсез һәм күрексез булуы өчен һәм шулай була торып та Света шикелле Светаның артыннан йөрергә әрсезлеге җиткәне өчен ачуы чыкты Рөстәмгә. Буйга да әллә ни зур булмаган. укуы да уртача гына, бер эшкә дә кушылмый, беркем белән дә
бәйләнми, каршы сүз әйтми, кул күтәреп сукмый торган бу мыштым егет әйтерсең лә үзенең шулай булуы белән Светлана алдында зур гаепле иде.
IV
Лалә Зариповна. мамык шәленә төренә төшеп, диван почмагында ял итеп утыра иде, бер малай укытучылар бүлмәсенең ишеген ачты да
— Апа. тугызынчы «А» да сугышалар.— днп кычкырды.
Ишек ябылуга бүлмәдәгеләрнең барысы да класс жнтәкчесенә борылып карадылар Әйтерсен. анда нәрсә булганын ул гына белергә тиеш Барысы да тугызынчыда укыталар, балаларны ул белгән кадәр үк беләләр, димәк, алар өчен укытучылар барысы да жаваплы. Ә менә ф андый-мондый хәл чыкса, класс жнтәкчесенә әйтәләр <
Ләлә Зариповна урыныннан теләр-теләмәс кенә кузгалды. Кайсыдыр ® аның артыннан, ни чыкса шул югары класслардан чыга, днп калды = Тугызынчы класстан дип кенә әйтеп бетермәде инде. <
Чыннан да авыр класс иде ул. Беренчедән башлап бергә укып кил- х гән. бер-бсрсенең холкын, гадәтен, уку сәләтен — барын да белеп бетер- « гән коллективка, шәһәрнең сигезьеллык мәктәпләреннән бөтенләй ят уку- ® чылар килеп керде. Алар үзләре белән күп кенә мәшәкатьләр алып килеп. ® класста беркадәр ыгы-зыгы тудырдылар. Читтән килгән укучыларның и бер ишеләре яна иптәшләренә тиз генә ияләшеп китә алмыйча, үз эчлә- ® ренә бикләнеп, яши бирделәр. Икенчел әренең холкында артык үзгәреш сизелмәде, алар коллективка тиз генә кушылып, тыныч кына укый башладылар Яна класска килеп керү белән үзләренең кемлеген күрсәтергә теләгәндәй, иптәшләренә дә. укытучыларга да артык баш бирмичә, үзләрен бик һавалы тотучы авыр холыклы балалар да бар иде биредә Менә шушы чуар классны, әзерлекле, житди укытучы дип. Ләлә Зариповнага биргәннәр иде Зур коллективны никадәр каты тотсаң, шул чаклы яхшы була, балаларны кырыслык белән алдырырга кирәк дигән караштагы бу укытучыга кырык кешедән торган классны бер эзгә салганчы шактый кыен булды. Лә.чә Зариповна дәресләрне дә начар алып бармый үзе. Кайди-кайда. бу өлкәдә тәҗрибәсе дә, осталыгы да бар аның. Бик күп белә. Белгәнен укучыга бирергә тырыша. Балаларны ул үзенчә бер сәер ярату белән ярага. Дәрескә төннәр буе әзерләнеп утыра, кергән саен яңарак, кызыграк материал алып керергә тырыша Ул укымаган китап, ул алдырмаган журнал калмагандыр бу елларда Шулай тырышып, бөтен күңелен биреп әзерләнгән дәресендә инде ул укучыпын кечкенә генә игътибарсызлыгын да кичерми Тыннарын да алмый тынлап торсыннар да аны. сораган минутында, сикереп чорын, жавап га бирсеннәр Шулай булмаса, якты йөз күрмәссең Ләлә Зарнповнадан Аның законы бер —укучы мәктәптә бары тик фән ту-рында гына уйларга, бары тик укырга гына тиеш Башкасын ул башына да китерә алмый Яхшылап тыңлап торган укучыга материалны аңлату өчен кырык биш минут вакыт жнтә. днп карый ул Шуның өчен кайбер укытучыларның, өстәмә дәресләр биреп, укучыларны өйләренә чакырып, азапланып йөрүләрен лларнын булдыксызлыгыннан, эшне оештыра белмәүләреннән күрә. Коллегаларыннан кайберләре аны артык кырыслыкта. жан жылысы жнгмәүдә гаеплиләр. Бу турыда алар бигрәк тә Хәсән белән бик еш бәрелешкә керәләр
_ Сез. Ләлә Зариповна. каршыгызда тере жан ияләре утырганны онытып җибәрәсез бугай Бала бит ул алдан билгеләнгән программа белән эшли торган кибернетик машина түгел.— ди апа Хәсән.
_ Ә сез аларның һәр кыланышларына ирек куеп торыгыз әле. хөрмәтле коллега, алар муеныгызга менеп атланырга да күп алмаслар
АНА КОНДОЛЕГЕ ф
Укучының бер кечкенә генә кырын эшен гафу итсәң, ул икенчесен эшли, аннан өченчесеннән дә тартынып тормый. Шулай итеп, әкрен-әкрев сез аның характеры бозылуга юл куясыз.
— Аңлы рәвештә либераллык күрсәтү турында сүз бармый бит Баланың күңелен аңлый белү, аның йөрәгенә ачкыч табу турында әйтәм мин. Кеше күңеле бит ул. Төрле чагы бар. Кайчагында әнә шул бәләкәй кешенең икеле алуын да гафу итәргә туры килә.
— Элек заманнарда ата-аналар балаларын каты тотып, ялгышмаганнар.
— Ә Макаренко?
— һәр тәрбияченең үз методы була, иптәшкәем. Күбрәк аның нинди нәтиҗә бирүе белән кызыксыналар.
Укучылар Ләлә Зариповна фәннәреннән начар бармыйлар Дәресләрдә дә тын утыралар, ләкин, хөрмәт итүдән бигрәк, аннан куркалар. Кызлар, малайлардан җәбер күрә башласалар, Ләлә Зарнповнага әйтәм дип кенә котылалар. Алай да ычкынып киткән чаклары була бу классның. Тәнәфес вакытларында, җыелышларда укытучылар әле бер. әле икенче уңай белән тугызынчылардан зарлангалап алалар Менә тагын нәрсәдер булган. Ни җитмәде икән үзләренә?
Укытучыны класс ишеге төбенә җыелган бер төркем бала каршы алды.
— Апа, сугышалар айда.
Класс ишеге эчтән бикле, ә бүлмәдә ыгы-зыгы, чыр-чу ишетелеп тора. Укытучы ишекне тартып та. шакып та карады, ачмадылар. Аның тирәсендәге малайлар, ярарга тырышкандай, хор белән.
— Ачыгыз, Ләлә Зариповна килде,— дип кычкырдылар. Ул да ярдәм итмәде.
Класс җитәкчесе бер төркем бала алдында шулай көчсез калуына хурланып, нинди дә булса бер карарга килә алмыйча тора иде. әлеге бикле ишек шартлап ачылды да биш-алты малай, әүмәкләшеп, коридорга килеп төште Класс җитәкчесе чак кына читкә тайпылып өлгерде, һәм, көтелмәгән хәлдән аптырап, ишек төбендәгеләр дә тын калдылар. Укытучы ни әйтер дип аңа карап алдылар да. бу хәлне күрмичә, әле һаман аунап яткан иптәшләрен төрткәли башладылар.
Төркемнең иң астында калган Рөстәм ничектер шуып чыкты, уктай атылып, ишеккә ташланды. Күзлеге кайдадыр төшеп югалган, җитмәсә күзләрен яшь баскан. Егетнең тирә-ягын тоташ томан каплагандай булды Ул, баскыч тимерләренә, капка баганаларына, кешеләргә бәрелә- сугыла урамга чыкты да, өйләренә таба йөгерә башлады. Таеп егылды, торды, өелеп торган көрт өстенә килеп керде. Ул баштанаяк карга батты Кыскарып калган пиджак җиңеннән күренеп торган беләге, куллары салкын карга чыланып, кып-кызыл булды. Рөстәм, ак томанда йөзгәндәй, берни күрмичә, бәрелә-сугыла өенә таба йөгерде Юл аркылы чыкканда, йөрәкне ярып янында ук машина кычкыртты. Егет, кахшап, юл уртасында туктап калды. Шунда аны берәү җитәкләп алды Кем икәнен танымады Рөстәм, ә тавышын ишетүгә куырылып китте. Хәсән абыйсы' Үзләренең элекке күршеләре, укытучы Хәсән абыйсы!
— Рөстәм, ни булды сиңа-1 Нигә өсТеңә кимәдең? Бөтен җирең кар. күзлегеңне югалткансың, ахрысы? Ни булды?
Рөстәм аңа җавап бирә алмады, бугазына каты төер тыгылды һәм. ике битен яндырып, күз яше тәгәрәп төште. Укытучы артык сорашып тормады, Рөстәмне өйләренә алып керде. Кушеткага яткырып, өстенә җылы одеал япты. Нәрсәгә барып тотынырга, ни эшләргә белми аптырап калган, каушаган карчыкка, чәй кайнатып, оныгына кайнар чәй эчерергә кушты. Аннары, дәресләр беткәч керергә булып, мәктәбенә ашыкты.
Күкеле тәмам ярсыган, тулып ашкан иде малайның. Укытучы артыннан ишек ябылуга, мендәргә капланды да үксеп елап җибәрде. Чәй куеп маташкан җиреннән әбисе йөгереп чыкты
— Ай, улым, ни генә булды соң сина' Бер-бер җирең сырхауладымы әллә, балакаем' Анаң да өйдә юк. ичмасам.
Ул оныгының чәченнән, иңбашларыннан сыйпый, тегесе анын саен ♦ катырак үкси. Тәмам борчуга төшкән әби, бөтенләй хәлсезләнеп, ни £ эшләргә дә белми.
— Духтыр чакырырга микән әллә? Хәсәне дә, чәнчелеп, ашыгып § китте бит, ни булганын да сорап калмадым.
Ни булганын Хәсән үзе дә белми иде. Әмма Рөстәм сөйли алыр иде х микән бу хурлыклы хәлне? Әле кайчан гына күрәсе килеп, күңелен = бимазалаган татлы да, авыр да хисне бүлешәсе килеп йөргән, гомерендә * беренче серен сөйләргә теләгән кешесенә дә әйтә алмас иде у т бүген ♦ булган хәлне. Сөйләү түгел, ул аны хәзер исенә төшерергә дә ояла < Ой! Никадәр оят, нинди хурлык! Кемне яратам дип йөргәнмен бит. х Шул колга буйлы, пыяла күзле Светлананы. Төннәр буе утырып, шуның = өчен шигырь яздым. Ә ул.. Ә ул... Шулай уйлагач, малайның бөтен < тәне буйлап ниндидер кайнар дулкын менгәндәй була да, бугазыннан х буып, тынын кыса, күзеннән кайнар яшь булып түгелә. Кызга һәм = үзенә булган ачу, әрнү һәм оялу хисен әнә шулай авыр кичерә ул. »
Света, Света! Нигә син шулай иттең? Нигә дип анын беренче, саф “ хисләреннән көлдең? Шуның белән үзеңнең класста беренче кыз u булуыңны күрсәтергә уйладыкмы? Буе җитмәс җиргә үрелгәннәрнең ’ мәхәббәтен без әнә шулай аяк астына салып таптыйбыз дип әйтәсең "* килдеме? Юктыр, андый мәкер юктыр синдә Бары тик уйлап җиткермәгәнлектән килеп чыккан эштер ул. Бары тик шаяртасың, иптәшләрең алдында егетне бер чәпчеп аласың гына килгәндер. Азмы шулай шаярдың син анын белән. Сиңа булган мәхәббәте хакына рәнҗемәде ул бу шаяруларга. Ә бүген., ә бүген син арттырып җибәрдең, аның бары тик үзең генә ишетергә хаклы булган йөрәк авазын, бары тик үзеңә генә атап әйтелгән кадерле сүзләрен, икәү генә белергә тиеш булган тирән серләрен бөтен класс алдында кычкырып укыдың Кичә кнчен. ничә кат күчереп язын, кадерләп кенә төргән, бүген көне буе сиңа бирергә кыймыйча күкрәк кесәсендә йөрткән иде ул аны Кулларыңны пешерергә тиеш иде ул кайнар хисле кәгазь, ә син аны салкын кан белән иптәшләреңә фаш иттең. Агарынган йөзен, гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләрен күрмәдең син аның Башта ул ни эшләргә белми аптырап калды Аннары, тиз генә сикереп торып, синең кулдан шул хәерсез кәгазь кисәген йолкын алырга теләде. Кайбер укучы егетләр шуннан кызык тапты Ип хәл итәсең, аларда әле бу хис уянмаган, ул газапны татымаганнар, алар моңа бары уен итеп, Рөстәм һәм синең арада булган мәхәббәт уены итеп карадылар Ярсудан ыргылган егетне эләктереп алдылар да кыймылдарга да ирек бирмәделәр. Ә енн, артистларга охшатырга теләп, кылана-кылана укыдың. Ярый әле, Наҗнч синең кулдан тартып алды ул кәгазьне, ярый әле берничә иптәше Рөстәмгә ярдәмгә ашыкты, ярый әле алар сине тиргәп ташладылар, оялттылар. Юкса бу хурлыклы вакыйгада син үзеңне җиңүче дип санаган булыр идең. Әйе. класс икегә аерылды Иптәшләреңнең яртысы Рөстәмне яклады. Ә икенче яртысы үзләре өчен кызык булган бу хәлдән ахырына кадәр кинәнергә нрек бнрмәгәннәргә каршы төштеләр Класста ыгы-зыгы китте, сугыш башланды. Ә Рөстәм . ул хәзер, бөтен дөньясына үпкәләп үксеп ята
Аның хәзер беркемне дә күрәсе килми Классташларын да. әбнеен дә, хәтта иң яраткан у кынчысы Хәсән абыйсын да. Ә Хәсән абыйсы кичен керәм дип кигте Нәрсә кирәк ана? Нигә днп аны тынычлыкта калдырмыйлар Мәктәптә калган сумкасын һәм күзлеген алып. Наҗия
килеп китте. Ал арга ни кирәк инде? Юк. Рөстәмнең аларны күрәсе дэ, сөйләшәсе дә килми. Алар барысы да дошман ана хәзер. Б^ хәлдән соң мәктәпнең яныннан да үтеп китәргә теләми ул.
Мендәргә капланып яткан көе бүген булган хәлләрне тагын бер тапкыр уеннан кичерде дә үзен бик мескен, көчсез, ялгыз калган бер кешедәй хис итте. Юк, ул хәзер мәктәпкә бармаячак. Ник әллә ниләр эшләтмиләр шунда. Директорга чакыртсыннар, комсомол /кыелышына куйсыннар, класс җыелышында тикшерсеннәр—барыбер. Ләлә Зариповна гына түгел, әлә кемнәр килеп тиргәсен шунда, аяк га атламаячак хәзер ул анда. Бер дә булмаса, эшкә керер. Кичке мәктәпкә йөрер. Кайда укысаң да барыбер түгелмени?
Бу хәлләрдән соң өч көн үтте. Өч көн инде Рөстәм укырга бармый иде.
— Рөстәм Шабаев бүген дә килмәгән. Кичә өенә барган идем, өендә дә юк. Көн дә, дәрескә барам дип, чыгып китә икән.
Әле генә укытучылар бүлмәсенә килеп кергән Хәсәннең бу сүзләренә өстәл артында расписание рәтләп утырган завуч Фатыйма кушылды:
— Ләлә Зариповна, әнисен чакыртмадыгызмы? Әнисе белән сөйләшеп карарга иде.
Ләлә Зариповна завучка тиз генә җавап кайтармады. Хәсәнгә ачуы килеп утыра иде аның: пиемә дип әле ул кеше эшенә тыкшынып йөри? -Рөстәм аңа тапшырылган класста укымый, кирәк булса, Ләлә Зарн- повна үзе дә аның өенә барып кайта ала. Дөресен генә әйткәндә, әллә ни дау куптарырлык нәрсә күрмәгән иде әле ул. Өенә барган иптәшләре Рөстәмне авырый дип кайтып әйттеләр. Сәламәтләнгәч килер, дип уйлады класс җитәкчесе. Хәсәннең әйткәннәрен мәсьәләне юри куертып, коллегасының авторитетын төшерү өчен әйтелгән сүзләр дип кенә карады. Бер үк эштә эшләсәләр дә, икесе ике төрле, ике караш, ике характер кешесе иде алар. Ләлә Зариповна заманында аның белән тормыш корыл җибәрү турында да хыялланып йөргән иде. Ә Хәсән аның күп сыйфатларын хөрмәт итсә дә, бөтенләйгә йөрәгенә алып, үз итеп, яратып китә алмады. Шуңа, күрәсең, Ләлә Зариповна хәзер Хәсәннең исемен генә ишетсә дә, тыныч кала алмый. Гел аның белән бәхәсләшергә, гел аңа каршы әй гергә генә тора. Соңгы вакытларда Хәсәннең кечкенә генә уиышсызлыгыннан да тәм табарга өйрәнеп китте ул үзе белән бәхәстә җиңелсә дә, Хәсән берәр дәресеннән канәгатьсезлек тойгысы белән чыкса да, завхчтан, я директордан шелтә ишетсә дә, тагын башка төрле эреле-ваклы борчулары булса, Ләлә Зариповнаның үртәүле күз карашы һәм салкын елмаюы җәелгән юка иреннәре эзәрлекли Хәсәнне. Әле хәзер дә ул завучка җавап бирү белән бергә үк күңелендәге үпкәсен Хәсәнгә дә белдерми кала алмады:
— Үз классыгыз гына җитмәгәнмени сезгә, Хәсән Кәбирович, бүтән класс балаларының да өйләренә йөрмәсәгез. Мәктәптәге биш йөз баланың барысы өчен дә сезгә генә яиып-көяргә димәгәндер бит
— Ничек шул сүзне әйтә аласыз, Ләлә Зариповна? Безнең мәктәп пч ул, үзебезнең балалар, һәркем үз классы өчен генә кайгырса ничек була инде ул? Хәер, урамда бер-берсен дөмбәсләгән балалар яныннан ваемсыз гына үтеп киткән кешеләр азмыни? Берәр малай килеп, тәмәке төпчеге сораса, бер сүз әйтмичә биреп китүчеләр юкмы әллә? Бар бит. Янмый да, көйми дә андыйлар, үз баласы түгел ич. кешенеке. Мин сезне андыйлар белән чагыштырырга теләмим, Ләлә Зариповна, шулай да...
Шактый кызып китә башлаган иде бәхәс, сүзгә рус теле укытучысы Зоя Ивановна кушылды.
Хәсән Ләлә Зариповнаның төрттереп әйткән сүзләрен анламамышка ♦ салынды. ’ <
— Әйе, Фәһимә ханым белән без элек бер йортта яшәгән идек. ”
Ике укытучының шулай чәкешеп алуы мәсьәләне завуч биргән х сораудан читкә алып киткән иде. Бәхәснең бераз тынып торуыннан * файдаланып, Фатыйма класс җитәкчесенә яңадан мөрәҗәгать итте. х
— Ләлә Зариповна, Шабаевның әнисен күреп сөйләшегез. Кирәк ж булса, мәктәпкә чакыртыгыз. Рөстәмнең үзе белән дә сөйләшмәгәнсез ® бит әле сез! “
— Шабаеваны өйдә туры китерүе кыен. Тагын командировкага и киткән, диләр.
— Әтисен күрергә иде.
— Алар бергә тормыйлар.
— Соң шәһәрдәдер бит ул?
— Шәһәрдәсен шәһәрдә
Зоя Ивановна, тикшереп утыра торган дәфтәреннән башын күтәрми генә:
— Ип чыкмаса, шундый семьялардан чыга инде,—дип куйды.
— Зоя Ивановна, билләһи дип әйтәм, сез анда үзегез хата ясап утырасыздыр әле?
Укытучы, гөнаһсыз зәңгәр күзләрен күтәреп, Хәсәнгә карады.
— И игә?
— Нигә дип, үзегез дәфтәр тикшерәсез, үзегез әйткән бер сүзгә колак саласыз.
— Мин инде, җан кисәгем, кайсы баланың нинди сүздә хата ясавын күземне йомып та әйтә алам. Ә менә авыр холыклы балалар, ни әйтсәң дә, җимерелгән-ватылган семьяларда булалар. Анысы факт.
— Анысы дөрес аның. Сүз юк. Әмма андый балаларга без үзебез дә әһәмият биреп җиткермибез түгелме соң?
Завуч, карандашын эшләнеп бетмәгән расписание өстенә салып, өстәл артыннан чыкты. Ике укытучы арасында кабынып киткән бәхәс аны да дулкынландырган иде Тик Ләлә Зариповна гына артык дәшмичә, зифа буен җылы мамык шәленә төреп, стенага сөялгән көе. сын кебек торды. Үзенең Хәсәнгә төрттереп әйткән сузләрең тегесенең аңламаганга салышуы ачуын кабартты аның
— Рөстәм шикелле юаш, аның сыман карусыз малайның мәктәпкә килми качып йөрүен берничек тә аңлый алмыйм,— диде завуч, бәхәсләшүчеләр янына килен — Дөрес, яхшы якган кузгә ташланган малай түгел, тик начарлыгы белән дә телгә кермн иде бит. Урталыкта бара торган бер малай. Әзмени андыйлар мәктәптә .
Хәсән авызын ачып сүз әйтим генә дигәндә, аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Ләлә Зариповна бүлдерде
— Фатыйма ханым, Хәсән Кәбирович сезгә хәзер бнк акыллы
— Хәсән Кәбирович, җан кисәгем, нервларыгызны саклагыз, ул бары тик яхшы нияттән генә әйтә бит, үз классыгыздагы балаларның мәшәкате дә бик җиткән сезгә.
Рөстәм белән булган бу вакыйгадан ничә көннәр хафаланып йөргән Хәсәннең кайнар канын Зоя Ивановнаның юатып әйткән сүзләре бераз сүрелдерә төште. Чыннан да, нигә дип әле ул һәр кешедә битарафлык, сүлпәнлек, ваемсызлык кына күрә. Шул ук укытучылар, аның хезмәттәшләре бөтен барлыкларын биреп эшлиләр түгелме сон. Әйтерсең лә ул гына яна, ул гына көя
— Рөстәм бит ул минем элекке күршем дә әле, Зоя Ивановна,— диде Хәсән, гафу үтенгән тон белән.— Мин аның язмышы белән кызыксынмый кала алмыйм.
— Әйе, Фәһимә Шабаева сезнең күршегез иде бугай шул.
АНА КӨНДӘЛЕГЕ ф
киңәш әйтә. Утыз биш ел эшләгән карт укытучының башына ла килмә* гән бер кинәш. Фикер иясе бит, ни әйтәсең, тыңлагыз.
— Мин әйтәсе сүзләр Фатыйма ханыма яңалык булмас ул, шулай да әйтәм, Ләлә Зариповна. Бәлки сезгә файдасы тияр. Без менә яхшы укучылар белән эшлибез. Аларны түгәрәкләргә тартабыз, чыгышлар ясарга өйрәтәбез, ярышларга җибәрәбез, вожатый, түгәрәк җитәкчесе, кырыкмаса кырык төрле комиссия члены, шайтан белсен, тагын әллә канларга сайлыйбыз. Жыелыш саен аларны мактыйбыз. Ата-анала- рына рәхмәт яздырабыз. Инде берәр бала яман ат алса, аның белән да кайнашабыз. Ата-аналар җыелышында тикшерү кирәкме, өенә барумы, милиция бүлеге белән сөйләшүме, әти-әнисенең эшләгән жире белән элемтәгә керүме, нинди генә мәшәкатьләр тудырмый ул малайлар безгә!
— Соң, нигә зарланасыз? Гөнаһсыз бер бәндәне әле генә ваемсыз- лыкта гаепләп утыра идегез түгелме соң. Күрәсе», эшлибез икән бит.
— Сез, Ләлә Зариповна, тыңласагыз тыңлап бетерегез, аннан соң фикерегезне әйтерсез.
— Педсовет түгел ләбаса бу.
Хәсән, дулкынланып, сүзен әйтеп калырга ашыкты:
— Педсоветларда гына уйларга, фикер йөртергә тиешме әллә без. Ә менә минем хәзер әйтеп каласым килә. Бик яхшы һәм бик начар укучылар белән генә эшләп, урталыкта баручыларны онытуыбыз турында әйтәсем килә. Андыйлар минем уз классымда да бар, сездә дә җитәрлек алар. Мәшәкатьсез, мыштым балалар, сүз дә юк. Икеле алмыйлармы, алмыйлар. Тәнәфестә кеше башыннан йөрмәсәләр, без тыныч. Качып-посып тәмәке тарталар икән, бу безне аз борчый. Ә менә нинди уйлар белән яшиләр алар? Хыяллары нинди? Концертларда классташ-лары шартлатып шигырь укыганда, очынып-очыиып биегәндә, кызыгып карап тормыйлармы соң алар? Бу «урталарның» да кеше сайланган җиргә сайланасы, иптәшләре ярышкан вакытта ярышасы килмимени? Аларның да үз куллары белән ясаган әйберләрне күрсәтеп макталырга хаклары юкмы әллә? Әнә. күрәсезме, никадәр сорау билгесе. Ә шуңа җавап эзләгәнебез бармы? Әнә шулай үзләренең урталыкта баруларына ияләнеп беткән, алга үрмәләргә теләкләре сүнгән, инициативасыз, сүлпән кешеләр тәрбияләмибезме соң? Күпме андый кешеләрне мәктәп эскәмиясеннән тормышка озатабыз.
Инде бер сүрелә башлаган бәхәс тагын кабынып китәргә торганда, бүлмәдә Зоя Ивановнаның тыныч тавышы ишетелде:
— Тормыш катлаулы ул, җан кисәгем, мәктәптә алган тәрбия генә җитми. Тормыш үзе кеше холкына коррективалар кертә.
Ләлә Зариповна, ниһаять, стена яныннан купты. Мамык шәленә тагын да төренә төшеп, диван чигенә килеп утырды.
— Фатыйма ханым, безнең коллективта менә дигән фикер ияләре бар Куйыйк әле бер лекция,— диде ул, күзенең кырые белән ген.; Хәсәнгә карап.— Безнең кебекләргә дә файдасы тиеп куяр
— Уйларга кирәк булыр,— диде завуч аның кинаясенә игътибар итмичә һәм җәһәт кенә кул сәгатенә карап алды. Тиздән дәрескә керергә звонок булачак иде. Бәхәснең тәмамлануын белдергәндәй, яңадан өстәл артына кереп утырды. Кулына карандашын алды.
— Шулай да Рөстәмнең ата-анасы белән сөйләшүне сузмагыз әле сез, Ләлә Зариповна.
Бер тәнәфестә тугызынчы «А»га җилтерәп Ләлә Зариповна килег керде.
— Дәресләр беткәч, берегез дә таралмагыз. Класс җыелышы була,— диде ул.
Аның каршына шунда ук Наҗия килеп басты.
— Ләлә Зариповна, без бүген комсомол җыелышы үткәрәсе идек.
— Алай булгач, бигрәк тә яхшы Җыелышка Рөстәмне чакыргансыздыр бит?
Рөстәмнәрнең өенә барып килделәр. Ләкин ул, беркая бармыйм, укырга да йөрмим, мин ул мәктәптән киттем инде, дигән. Ә иптәшләре класс җитәкчесенә, ул өйдә юк иде, дип кенә әйттеләр >
— Ярый, аның белән сөйләшер вакыт алда әле,— диде Ләлә Зари- м повна. Аның йөзе һәм тавышы бүген гадәттәгегә караганда да кырыс- а рак иде.
Наҗия тугызынчы «А» комсомолларының җыелышын ачып җибәрде ■= һәм беренче сүзне Ләлә Зариповнага бирде. £
Класс җитәкчесе ярты сәгать буена аларга дуслык һәм мәхәббәт S турында сөйләде, мәхәббәт дигән нәрсәнең урыны мәктәп түгел, укучы- < лар биредә бары тик уку турында гына уйларга тиешләр, әгәр инде * арада үзенең төп бурычы — укуны онытып. Рөстәм шикелле, мәхәббәт < тотып йөрүчеләр бар икән, аларны. һичшиксез, тәнкыйть уты астына а алырга кирәк диде Аннан соң ул стена газетасын да телгә алды. 2 Мондый фактлар газетада яктыртыла барырга тиеш, иде диде. Светла- < наның юк-барга күңел бирмичә, гел уку турында гына уйлавын макта- £ ды, башкаларны да аның шикелле, бары тик бишкә генә укырга я чакырды. п
Укучылар Ләлә Зариповнаны тавышсыз-тынсыз гына тынлап утыр- a дылар. Ләкин йөзләреннән һәм артык бер киеренкелек белән утырула- = рыннан нидер әйтәсе килүләрен, борчылуларын, укытучының сүзләре “ белән килешмәүләрен сизәргә мөмкин иде. Хәтта Ләлә Зарнповна белән к янәшә утырган комсорг үзе дә кинәт-кинәт нәрсәдер әйтергә теләп омтылып карый, тик класс җитәкчесен бүлдерергә генә уңайсызлана иде. Ахырдан ул түзми, укытучысы фикер туплар өчен сүзеннән туктап торган арада, урыныннан күтәрелә.
— Ләлә Зарнповна, Олег Кошевойнын Нина Иванцовага булган мәхәббәтен ничек аңларга соң бодай булгач?
Шуны көткәндәй, арттагы партадан нәзек озын буйлы Шамил дә
— Ә нигә Космодемьянская үзенең көндәлегенә: «Үл, ләкин яратмаган кешеңнән үптермә»,—дип язып куйган. Ул да укучы булган бит,— ди.
Класс җитәкчесе Шамилгә төбәп карап торды Аның шундый гадәте бар: дәрес биргән җиреннән дә бүленеп, эчен пошырган берәр укучысына энәдәй кадалып карап тора. Укучы тынычланып утыра башлагач кына дәресен дәвам итә. Әле хәзер дә шулай итте ул. Аның күз карашына ияреп, алдагы партада утыручылар да аргка борылып карый башладылар. Шамилнең ак чырае уңайсызланудан кып-кызыл булды. Ул әкрен генә урынына утырды. Ләлә Зарнповна, бирелгән сорауларга жавап кайтармыйча, сүзен дәвам итте. Ләкин аның бөтенләй игътибарсыз калуы түгел иде бу. һәрберсенең тәртибе, үз вакыты бар, укытучы сөйләгәндә бүлдермиләр аны, дип күрсәтергә теләве генә иде. һәм чыннан да. ниндидер китаплардан алынган бер сүз белән әңгәмәсен тәмамлап куйгач, әлеге сорауларга тукталды
— Тугызынчы класска җитсәгез дә. әдәп кагыйдәләрен белмисез әле. класста утырырга өйрәнмәгәнсез,— дни, башта ул укучыларны шелтәләп алды Аннары гына: — Олег Кошевойлар. Зоя Космодемьян- скаялар мәсьәләсе ул бөтенләй башка. Ул вакытта сугыш булган. Ә сугышның аның үз законнары. Ә аннан сон, инде алар көрәшче булып җитлеккәннәр,— дип куйды
— Тагын сораулар бармы? Менә хәзер бирә аласыз ннде сорауларыгызны,—дип, ул, калын мамык шәленә төренә төшеп, урынына барып утырды.
Сораулар булмады Барысының да сөйләргә дип теле кычытып тора иде. Иң элек әлеге Шамил сикереп торды.
Сез гафу итегез, Ләлә Зариповна, бу мәсьәләдә минем үз фикс- рем бар,— диде ул.— Чын мәхәббәт эшкә дә, укуга да бервакытта да комачауламаган. Олег Кошевойлар да көрәшче булгач кына яратканнар дип уйламыйм мин, бәлки алар шул яратулары хакына көрәшкә күтәрелгәннәрдер әле.
— Чыннан да. әллә Рөстәм фашистларга каршы сугышмас идеме? — дип куйды арадан берсе. Аның артыннан ук берничәсе . «прх» ител көлеп жибәрде. • ■
Шамил сүз кыстыручыга да, көлүчеләргә дә кашын җыерып-карап алды да:
— Ник көләсез? Сез аның юашлыгына карамагыз. Рөстәм ул бик әйбәт иптәш. Әллә нинди авыр чакта да ышаныр идем мин ана. Партизан отрядының җитәкчесе булсам, мин аны. берсүзсез, отрядка алыр идем.
Классташлары тагын көлеп жибәрде. Бу юлы инде Шамил үзе дә елмаеп куйды: кара син аны, кызып китеп, партизан отрядына җитәкче булырга да маташа икән әле. Укытучы сөйләгәндә туган киеренкелек-* тән соң барына да рәхәт, жиңел булып китте бу көлүдән. Тик Светлана гына һаман бер көе башын иеп. иптәшләренә күтәрелеп тә карамыйча, күңелсез генә утыра бирде. Ул бу җыелышка калырга да теләмәгән иде. Тик Нажия җибәрмәде.
— Син комсомолкамы, түгелме^* Комсомолка булсаң, сәбәпсез җыелыш калдырмыйсың Беләм бит мин сине, үзең турында сүз булыр дип куркудан качасың,— диде ул.
/Кыелышның башыннан бирле ул, эчке бер пошыну белән, иптәшләренең үзе турында сөйләүләрен көтте Бу көнгә хәтле гел макталып кына телгә алынган кызга андый сүзләрне ишетү бик кыен булачак иде. билгеле. Ләкин әле аны Ләлә Зариповна гына телгә алды. Анысы да уңай яктан. Тик шунысы гаҗәп, укытучының сүзләре бу юлы аны сөендермәде. Ни өчен икән? Иптәшләренең сөйләячәк сүзләрен көтеп пошынуданмы? Алай дисәң, укытучы үзе бит аның ягында. Ләлә Зариповна яклап торганда, классташлары ник шунда әллә ни әйтмиләр. Ләкин бит ул бер үзе генә. Ә укучылар. Кичә Хәсән абыйсы аны чакырып алып сөйләште. Кешеләрнең үзенә карата булган яхшы хисләрен хөрмәт итә белергә кирәк. Кемнең дә булса берәүнең дуслыгына, я мәхәббәтенә шуның белән үк җавап бирү анысы синең эш. әмма ул саф хисләрдән көлү — түбәнлек»,— диде ул. Рөстәмнең хатын кычкырын укыганнан бирле инде ул нинди генә сүзләр ишетмәде, әмма аларның берсе дә Хәсән абыйсы әйткән сүзләр кебек йөрәген яндырып тормады. «Кешеләрнең үзеңә кара!а булган саф хисләрен хөрмәт итмәү — гүбәнлек » Түбәнлек Ә бит Светлана, киресенчә, үзен Рөстәмнән өстенрәк куйганга шулай эшләгән иде Кеше күзенә ташланмый торган Рөстәм һәм классның беренче укучысы Светлана, дип караган иде ул. Бәлки Светлананың үз-үзенә соклануы бөтенләй урынсыз булгандыр Шамил әйтә бит. Рөстәм ул яхшы иптәш, аңа ышанырга була, ди .Моны Светлана үзе дә белә. Казанка буенда, аны яклап, зур. көчле егеткә ташланган шул Рөстәм түгел идеме әллә?
Светлана шулай уйланып утыра иде. Наҗиянең тавышына сискәнеп китте.
— Ә Светлана үзе нәрсә уйлый? Нигә ул берсүз дә сөйләми әле^
— Әйе. әйе, ул нәрсә әйтер икән?
Кыз авыр гына торып басты. Булышыгыз инде дигәндәй, ялварып укытучыга карады Нәрсә дип әйтсен соң Ләлә Зариповна. Ул үзе дә аптырап калган иде әле.
Ул, укучыларын әле беренче тапкыр күргәндәй, карап тора. Бер күз карашым белән дә жинәм мин аларны, дип йөри иде бит әле ул. Шул
укучылар тормышның нинди лә булса бер мәсьәләсендә үзенең фикере белән килешмәсләр дип башына да китерми иде.
Ә иптәшләре Светланадан җавап көтәләр. V ♦
Улы Рөстәмнең дөньяда барлыгы турында шәһәр клиникаларының 5 берсендә эшләүче хирург Фәйзи Әхмәтович Шабаевның исенә төшерүче класс җитәкчесе Ләлә Зариповна түгел, ә егет үзе булды. с
Әз генә кар сибәләп торган җылы җепшек көн иде. Урам чатындагы “ бакча эченә салынган борынгы йорт янына юаш кыяфәтле бер яшүсмер = килеп туктады. Парадныйлың шоногына басарга кыймыйча озак тап- * танып торды ул Бармагы белән күзлеген күгәреп, тирләп чыккан боры! ♦ очын сөртеп алды. Аннары, бүреген басып куйды да, төймәгә җәһәт < кенә басты. Озак көтәргә туры килде ана Өйдә юк микәнни, дип китәргә ® дә уйлаган иде. эчтән аяк тавышы ишетелде Малайның арка тамыры х чымырдап китте. Тез буыннары йомшагандай булды Кем ачар ишекне? * Әгәр әтиемнең хатыны ачса, нәрсә дип әйтермен? Ул. мине танып, ишек х гәбеннән үк куып җибәрсә? Әтием үзе ген.' ачса ярар иде дип уй- = лады ул. э
Ишек ачылды Кар шикелле ак күлмәк өстеннән җылы йөнтәс- нәрсә кигән зур буйлы, матур йөзле бер кеше — Рөстәмнең әтисе - ке.м 2 кирәк, дигәндәй сүзсез генә карап тора башлады. Рөстәм алы шунда » ук танып алды.
Моннан җиде-сигез ел элек әтисен соңгы тапкыр нинди кыяфәттә күргән булса, ул әле дә шундый. Тик чәчләре агара башлаган һәм гәүдәсе бераз тазара төшкән Бик ерактан килгән ниндидер бер моңны тыңлагандай, башын ат гына кыңгыр салып карап торуларына кадәр онытмаган икән әле Рөстәм. Баштарак исе китмәгәндәй иде..» мен» сопгы елларда ни өчендер әтисен бик күрәсе килә башлады аның Үсә- үсә әти кеше бик кирәк була икән шул Башка малайлар әтиләре белән балыкка баралар, яр буенда көймә буйыйлар Дәрестә икеле алсалар, әтиләреннән куркып, өйләренә кайтмый йөриләр Сугышсалар, әтигә әйт.тм днп. бер-берсен куркыталар Кичләрен, әтиләре янына кгырып, телевизордан футбол карыйлар I Im .ипләренә барганы бар Рөстәмнең Аларныц өйләрендә ипчектер шау-шулы, ыгы-зыгылы булса да, рәхәт Андый өйләргә кеше дә күп йөри Анда сөйләшүләр дә бөтенләй икенче.
0 Рөстәмнәрдә тып-тыныч. Гел әбисе белән икәү генә алар Әннсе командировкаларда булганда, атналар буе аларныц ишеген кагучы юк Өйдәге тынлыктан күңелгә салкынлык бәреп тора Ничектер чыгып йөгерәсе, кешеләр янына барасы килә. Әтисе кнтмәсә. алай булмас нде
Менә аның каршында әти кеше басып тора Рөстәм узган елларда ук инде бу йортны эзләп тапкан нде. Әтиемне күрмәмме дигән яшерен өмет белән бу бакча, бу ишек тирәләрен аның шактый әнләнгәләгәне бар Әтисен очрата алмады Рөстәм, ә икенче килүендә нәкъ аңа охшаган бер малайның, чаңгылар күгәреп, шул ишектән килеп чыгуын күрде. Аның малае, днп уйлады ул. Нәнн йөрәкне берьюлы йөзләгән инә чәпчеп алгандай булды Рөстәм үзенә-үзе хисап биреп өлгерә азмады, кинәт туган көнчелек хисенә бирелеп, чаңгыларын киеп азапланган малайны төртеп екты Екты да узе йөгереп китте \ның колагына малайның. әтигә әйтәм,— дигән сүзләре ишетелеп калды Бу сүз әле соңыннан да аны үртәгәндәй бик күп көннәр буе казагында чынлап торды Әтигә .'Атәм. имеш! Эне. алар әтн днп әйтә алалар Ә Рөстәмнең андый кешесе юк. Кыерсытсалар, яклаучысы да юк. Менә бүген ул әтисен эзләп килде. Гомерендә беренче тапкыр иң авыр хәлгә төшкәч килде
Таяныч эзләп, киңәш сорарга килде. Әле ярый, әни өйдә юк, ул өйдә булса, көчләп-көчләп мәктәпкә куган булыр иде. Ә мин барыбер бармас идем. Әти алай итмәс. Ул мина эш табарга булышыр. Әнә бит ул нинди. Үзе зур. үзе матур. Аны белмәгән кеше дә юктыр әле шәһәрдә, кемгә барып сөйләшсә дә, сүзен тыңларлар, бөтен дөньяны үзенә буйсындырырлык куәте бар сыман анын. Архимед бабай кебек, таяныр ноктасы булганда, бөтен җир шарын әйләндерерлек акыл бардыр анда, дип уйлады Рөстәм. Ләкин бер үк шәһәрдә яшәп, буй үстереп килгән баласын танымый микәнни соң ул? Әнә шулай бер-беренә караган көе сындай катып күпме торырга мөмкин сон инде5 Рөстәм, ялгыш килгән Кешедәй, кире китәргә дип борылды. Шунда гына әти кеше телгә килде:
— Кер. Рөс-тәм!
Ул, читкә тайпылып, малайны алга уздырды Ә үзе парадныйның ишеген бикли алмыйча шактый азапланды. Ниһаять, ул бүлмә ишеге төбенә килеп туктаган Рөстәм артыннан китте. Бу көтелмәгән очрашудан Фәйзи Шабаев гаять дулкынланып, каушап калды Рөстәмне ул күрү белән үк таныды Дөрес, ул аның кыска ыштанлы малай вакытын гына белә. Шуннан бирле күрешкәннәре булмады аларнын. Фәһимә шулай теләде. Киселгән икмәк кире ябышмый, безне борчып йөрмә, диде. Аннан соң икенче хатыннан балалары туды Кыска чәчле кечкенә малай образы әкрен-әкрен тоныклана барды Ә менә хәзер, борын астына мыек төртеп чыккан үсмер егет килеп кергәч, ул югалып калды. Бер карауда ук Фәһимәнең чалымнарын шәйләп алды ул. Фәһимәнеке төсле үк коңгырт күзләр, сызылып киткән кара каш Никадәр генә онытырга тырышып та. әле соңгы көнгә кадәр күнелне бимазалаган кадерле йөз сызыклары. Болар барысы да инде күптән булып үткән хәлләрне яңадан исенә төшерделәр.
Бик матур яшәргә тиеш иде бит алар. Бер-берсен сөешеп туймас еллары иде Фәйзи китеп барды, ә Фәһимә тотып калмады. Тотарга теләмәде. Әйткән сүзе бар иде шул: Фәйзи мин сине бик. бик яратам Ләкин белеп тор. башкаларга карасаң, бер вакытта да. бер кайчан да кичермәм Безнең ара мәңгегә өзелгән булыр!
Мәхәббәтең никадәр зуррак, кайнаррак булса, аның тапланмын авыррак кичерәсеңдер шул.
Шундый хәлләр буласын каян белгән диярсең Фәйзи үзе алай буласын башына да китермәгән иде Уйламаганда килеп чыкты ул хәл. Башта ул аның өчен бик борчылды, Фәһимәсенә сиздермичә генә атналар буе газапланып йөрде. Тора-бара басылды тагын, кеше сизмәсен дигән бер борчу гына калды аның күңелендә. Вакытлар үтүгә анысы да онытылды. Фәйзи инде тәмам тынычланды Өчәүләп диңгез буенда ял итәргә җыенып йөргән көннәре иде. Ул үзенә һәм хатынына ничек тә путевкалар табу артыннан йөри. Фәһимәсе юл кирәк-яракларын караштыра. Барысының да күңеле күтәренке, шат иде. һәм бер кичне... боларның барысы да чәлпәрәмә килде. Аны яшь кенә, чибәр генә бер явыз хатын эшләде. Семья булачак сәяхәт турында хыяллана-хыял- лана, түгәрәкләнеп чәй эчеп утырган чагында килеп керде ул. Оялып, тартынып та тормады Туп-туры өстәл янына килде һәм ничектер кинәт кенә сулып, куырылып киткән Фәйзигә карап я. ни эшлибез, судлашабызмы. бергә яшибезме? Безнең балабыз булачак.— диде.
Фәһимәне яшен суккандай булды. Бөтен гәүдәсен кинәт хәлсезлек басты. Күз алдында вак кара таплар бии башлады.
Күзен ачып җибәргәндә ул кроватьта ята. ә Фәйзи, башын иеп, хатынының аяк очында утыра иде. Фәһимә күзләре белән әлеге хатынны эзләде, тапты, анын салкын күз карашлары белән очрашты һәм хәлсез тавыш белән:
— Кит! Аның белән кит! Калдыр безне,—дип пышылдады.
Фәйзи китте. Ишелеп килгән бу бәхетсезлекне күтәрерлек егетлек тапмады, судлашып, иптәшләре алдында хур булудан карыкты Шуның белән үткәннәргә киртә куелды, члар инде онытылыр, бетәр дип уйлады ул, әмма ялгышты. Фәһимәнең юлыннан китте Фәйзи, тик аны йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады Еллар үткән саен, аның югалган бу бәхете ныграк сагындырып, мәңгегә килгән чир сыман борчып тора ♦ башлады. Газеталары, телевизор һәм радиолары бик еш кына аның а исемен телгә ала торган булдылар. Юк юк та ул аны у рамда очратка- * лый, медиклар җәмгыяте оештырган кичәләрдә күргәли һәм яшь вакыт- 2 ның гүзәл хатирәләре тагын яңарып, аның йөрәген телгәли иде. Бу = очрашулардан соң ул ни эшләргә белми бик озак сагышланып йөри - Яшь хатын моны сизә, көнләшә. Урынсыз шикләнүләр, озакка сузылган < үпкәләүләр, атналар-айлар буе дәшми йөрүләр тормышның бө1ен ямен < ала. Әгәр Фәйзи табигатьтән гайри бер көч бар дип ышана торган булса, бу газапларын яшьлегендә эшләгән бердәнбер гөнаһымы өчен килгән жәза дип уйлар иде. *
о
Алар бик матур итеп җыештырылган зур. якты бүлмәгә керделәр и Фәйзи улын ишек төбеннән түргә чакырды. Тик малай ямьшәйгән, * карлы ботинкалары белән яшел хәтфә паласлар өстеннән узарга = кыймады. ®
— Рәхмәт. Мин моннан гына. Хәзер китәм,—диде ул Үзе йөнтәс" бүреген салып, тирләгән борынын сөртеп алды. Кыен иде аларга J Икесенә дә кыен иде. Бер-берсенә бик якын да. бик чит тә алар. Бер- 2 берсен күрүгә куанышканнар да, ниндидер ярамаган ли эшләп тотыл-
1 айдан, каушаганнар да. Рөстәм, сагаеп, түрдәге бүлмәләргә керә торган ишекләргә карал ала. Әнә шул ак буяулы биек ишектән берәрсе килеп чыкмагае дигән уй тынгылык бирми ана. Теге чаңгылы малай чыгып, әти, ул мине төртеп екты дисә, аның әтисе, юк, Рәсимнең үз әтисе, аны тирги башласа Рөстәмнең шикләнүен Фәйзи дә сизде.
— Без биредә икәү генә. Балалар .«пиләре белән циркка китте Яңа бина ачылгач барганнары юк иде әле. Ә мин бармадым. Бераз эшләремне карыйм дни калган идем,—диде ул Ә үзе. кара инде, нигә болай куп сөйлим әле мин. күрәсең, улымның килүе каушатып җибәрде, днл уйлап алды. Дөресен генә әйткәндә, бу очрашуның шәһитсез булуы аның өчен бик кирәк иде Әле болай да бу стеналар, бу тәрәзәләр аша хатынының күз карашы аның аркасын бораулап тора сыман. Әйе, бу очрашуның кыскарак булуы хәерле Ичмасам, бүгенгә. Бу юлы. Тора- бара алар тагын күрешерләр әле. Башка вакытга Тынычрак урында
Шулай да нигә килде икән аның улы? Юктан гына шулай килеп кермәгәндер бит ул.
— Өегездә берәр хәл булдымы әллә, Рөстәм’ Әниең авырмыйдыр бит?
— Юк, авырмый,— диде малай һәм тотлыгып калды Аның әтием дип әйтәсе килде, әмма теле әйләнмәде — .Мин эшкә керергә уйладым. Берәр җиргә урнаштырмассызмы, дигән идем
— Син укуыңны бетердеңмени ннде? Институтка керергә уйламый- сынмыни?
— Тугызынчыда гына бит әле мин
— Оныта язганмын. Уналты гына яшь бит әле сиңа
— Унҗиденче китте ннде.
— Әйе. әйе. февраль аенда уналты тулды
Фәйзи тынып калды Февраль аенын ябалак кар төшеп торган жылы бер көне, бала табу йортыннан Фәһимәсе белән Рөстәмем алып чыккан вакыты күз алдына килде аның.
— Февраль ае.
г 35
Ләкин малаймын хисләргә бирелеп торыр чагы түгел иде, аның түземсез тавышы тагын кабатланды
— Миңа берәр эш кирәк иде.
Рөстәмнең тел очына тагын әти дигән сүз килде, тик бу юлы да ул аны әйтергә кыймады _
— Нигә соң әле син унынчыны бетерергә уйламыйсың? — диде Фәйзи, башын кыңгыр салып улына бераз карап торгач — Тормышыгыз бик авырмы әллә? Мин сезгә ярдәм итәргә теләдем Әниең бит, алмады. Кыен булса, әйтегез, мин хәзер дә сезгә акча биреп барырмын. Менә хәзер үк...
Ул, кабаланып, кесәләрен капшый башлады Юк, юк. акча аламы сон Рөстәм аннан. Монда килгәнен ул әнисеннән дә яшерергә уйлаган иде бит. Әнисе белсә, үпкәләр, улының акчалар алып йөрүенә риза булмас Ин авыр вакытларында да ул Фәйзи Шабаевка барып егылмады. Хәзер инде, тормышлары көйләнгәч, әйбәт кенә яши башлагач, ул нәрсәне эшлиме сон? Аннан Рөстәмнең эшкә керергә теләве бөтен-ләй акча өчен түгел бит әле. Анын зурлар белән бер тигез хокукта яшисе, тизрәк кеше арасына керәсе, беркайчан да. беркемнән дә үзен кимсеттерәсе килмәүдән генә бит. Эшкә кермәсәң, кичке мәктәпкә \ кырга алмыйлар икән дип тә ишетте ул. Ә укуны бетерергә кирәк ана. Анысын Рөстәм үзе дә белә. Тик әлегә кадәр укыган мәктәбендә түгел. Жене сөймәс Светанын күз алдыннан китәргә кирәк. Башка жирдә укырга, бүтән укучылар белән укырга. Нигә сон әле бу әти дигән кеше акча турында сүз кузгатты? Нәрсәгә кирәге бар анын Рөстәмгә. Кинога барыйм дисә, әбисе дә, әнисе дә каршы килми. Кирәк әйберләрен дә гел алып биреп торалар. Юк, акчаның бернәрсәгә дә кирәге юк Рөстәм өчен. Тизрәк кесәсенә жыеп тыксын да, нигә, ни өчен, ни эшләп алай дип төпченүдән генә туктасын инде Барысы турында да ничек сөйләп бирәсең ди аңар. Әти кеше булса да, читтә яши торган, бөтенләй ят кеше бит инде ул аның өчен. Ә Рөстәм ялганлый алмый. Класста булган хәл турында әтисенә әйтү түгел, егет аны үзенең исенә төшерергә дә хурлана. Бетсен, онытылсын, яңадан искә төшмәсен дип йөрүе бит инде анын.
Ничектер сүзнең жае табылмады. Ата белән бала арасында берберенә ышану тумады. Икесе ике нәрсә турында уйлый, ике нәрсә турында сөйли башладылар. Егет озак тормады. Ишеккә борылды. Әтисе калырга кыстамады. Эш кирәк булса, эзләп карармын, берәр жае чыкмый калмас, диде. Әмма кайчан, кайда очрашырга кирәген кистереп әйтмәде.
Бакча кырыендагы борынгы өйнең ишеген ябып урамга чыккач, жиңел сулап куйды Рөстәм. Читлектән очкан кош кебек сизде ул үзен. Әтисен күрү теләге басылган, инде кайчан да булса яңадан күрешергә әз генә дә омтылыш калмаган, алай гына да түгел, малайның йөрәгендә юкка килдем дигән бер үкенү уянган иде. «Теге малае өчен йөгереп йөрер иде әле. Миңа гына шулай ул»,— дип, әтисенең малаеннан көнләшеп тә кунды.
VI
Мөслимгә килгәннән бирле күңеле тыныч булмады Фәһимәнең. Әллә ни генә йөрәген тырнап, эчен пошырып торды шунда. Киткәндә, Рөстәмне йокысыннан уятып булса да, әйтәсе сүзләрен әйтеп китәсе калган икән. Бигрәк тәмле йоклый иде шул, кызганды, уятмады. Алай дисәң, шулай ашык-пошык жыенып киткән чаклары аз булдымыни аның? «Бу кадәр күңелем ярсып, үземә урын таба алмый йөргәнем юк иде. Әллә әни авырый микән? Исән-сау гына яши күрсен. Бөтен терәгем шул.
Аннан башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм», дип уйлады Фәһимә. МөсЛнм кибетенә барып, күчтәнәчкә вагын-төяген алды. Эч пошу шатлыкка була дип әйтәләр, дпп үзен юатырга тырышты. Ялгызлык шулай итә торгандыр инде, һәрвакыт нәрсәдән булса да шикләнеп яшисен, нәрсәдәндер сагаясың, бер бер яман хәл булмасын дпп борчыласың.
Аларның Фәйзи белән аерылышуларына да ничә ел бит инде. Фәйзи- ♦ нец хәзер үз оясы бар. Балалар үстер . Тик Фәһимә генә, әнисе әйткәндәй, һаман да шул юньсезне оныта -тмый. Элекке мәхәббәт беткән инде. Аның урынына газаплы, әрнү.ъ- хатирәләр калган, ир кешегә булган ышаныч кимегән, мәхәббәтнең бөеклегенә табыну югалган Әнә шулар башка кешене яратырга, аңа ышанырга ирек бирми бугай Ничә еллар инде Фәһимә әнисе һәм бердәнбер баласы өчен борчылып, ялгыз башы гомер итә. Ул бәхетен эштән табарга уйлый. Нәрсә кушсалар. шуны башкара, кая җибәрсәләр, шунда бара. Ял дими, эш сәгатьләрем тулды дими. Аның тырышлыгын күрделәр, күтәрделәр, төрле
комиссияләргә сайладылар. Менә ничә ел инде ул шәһәр Советы депу- * таты булып тора. Аны беләләр, ул үзе дә эш белән онытыла, баштанаяк о бирелеп эшләгәндә, йөрәктәге тынгысыз уйларга урын калмый. Ул » шулай дип уйлый, шулай дип юанырга тырыша. Ләкин вакыт-вакыт * ялгызлык үзен сиздерә. Бигрәк тә бәйр »м араларында, ял көннәрендә х Ике көнлек ялга да күчкәч, кешеләр парлап-нарлап тегендә-монда = баралар. Урамнарда ул ирен култыклап барган хатыннарны күрә. Үзе- о нец дә шулай йөрисе килүен тоя. Аның да әле сөеләсе, ир кадере күрәсе, £ ир таянычын тоеп яшисе килә. и>
Хәсән аны ярата бугай Бу турыда аның авыз ачып Фәһимәгә бер ” генә сүз дә әйткәне юк. Ләкин хатын-кыз йөрәге бит барометр кебек, үзенә булган кечкенә генә игътибарны да бик тиз сизә. Ә Хәсән аларны икенче йортка күченеп киткәч тә онытып бетерми Юк юк та ул Фәһимәне эзләп таба. Рәхмәт инде, авыр вакытларда күп булышты ул .тларга. Рөстәм белән дә бик дуслашканнар иде Фәһимә үзе дә ияләнеп бетә язды Ялгызлыктан эчләре бик пошкан чакларында алар бер-берсен я театрга, я кинога чакыралар, я булмаса бергәләп урамнан йөреп керәләр иде Шулай йөргән чакларында Фәһимә үзендә дә сәер бер хис уянуын тоя. Юк. Хәсәнгә булган рәхмәт хисе генә түгел ул. инде күптән онытылган. янадаИ кабатланмас дип уйлаган тойгыларның үзен сиздерергә теләве булса кирәк.
Кешеләр Хәсән белән Фәһимә өйләнеш » икән дип сөйләделәр. Фәһимәнең .шиге дә бу хәбәргә сөенгән иде Еш кына кереп йөргән, хәлләрен белешен, йомшак кына сөйләшеп утырган бу укытучыны ул яратып калган иде > кытучы. тәүфыйклы кеше, Рөсгэмгә дә >тн булыр. ДИП Юлаган иде. Тик Фәһимә генә ашыкмады Хәсәнне ул абыйсы шикелле итен ярата, хөрмәт итә. Тыныч холыклы, сабыр табигатьле бу кешегә мәхәббәте көчәнсә, шатланыр да иде. 't зенең Хәсән белән бәхетле бу 1ырыи ла аңлый Ләкин, ни эшлисең, бер алданган йөрәк тиз генә ачылып китәргә ашыкмый.
Ә мен » күңел тыныч түгел. Нинди бәхетсезлек көтә аны3 Фәһимә, самолеттан төшүгә такси алып, өенә ашыкты Ике баскычны бер сикереп. югары менде, ишек төпләренә килеп җиткәч, тын алырга да туктамыйча. шоп'»к басты JHHCVIICH аяк тавышы килгәнче, йөрәге тынычланмады Нинди генә хәбәр ишетер икән ул Менә ишек ачылды һәм анда чуар xuai кигән әнисе басып тора иде. Фәһимәне күргәч, карчыкның талган нөзе яктырып китте
— Әнием, икегез да исән-саумы? — диде Фәһимә, баскан урынын нан да купмыйча.
АНА КӨНДОЛВГЕ
— Ай алла, исән булмый кая китик,—диде әнисе һәм кызының сумкасына үрелде.— Үзең исән-имин генә кайттыңмы?
Фәһимә эчкә атлады Шул вакыт ул үзенең бик арыганлыгын, хәлдән тайганлыгын сизде. Чишкән пальтосын салып эләргә кече җитмәде, аркасы белән ишек яңагына сөялде.
— Әллә нишләп эчем бик пошты. Гомер алай булмый иде,—диде ул, кухня ягына кереп барган әнисенә,— берәр күңелсезлек юктыр бит.
— Күңелсезлек дип, әллә нәрсә юк,— диде Хәдичә әби, нәрсәгәдер икеләнгәндәй бераз гына туктап горды, аннары кызына борылды — Кайтып керү белән бирмәм дип әйткән идем, мә инде,—диде ул, халат кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып,— ышкулдан җибәргәннәр. Рөстәм турысында.
Кәгазь Рөстәмнең класс җитәкчесе Ләлә Зариповнадан иде. Чакырып җибәргән Мондый кәгазьләр өйгә балаң бик юньле булганга кайтмый инде.
— Нәрсә эшләде икән бу малай актыгы? ,
— Белмим, белмим, үзең баргачтын әйтерләр әле,— диде Хәдичә әби.
Рөстәм белән булган хәлнең барысын берьюлы әйтеп ташларга кодрәте җитми иде аның. Бераз тынычлангач, ипләп кенә сөйләрмен дип әзерләнгән иде дә бит, кызы әнә артыннан ук кереп тә җитте.
— Яшермичә генә әйт әле, әни, Рөстәмгә ни булды?
— Ни дип инде. Сабагын калдыргалый. Син киткәч бармады.
— Бер дәме?
— Бер дә дип инде, бармады шул. Хәсән дә әллә ничә кат килеп китте, иптәшләре дә.
— Үзе кая соң әле?
Фәһимәнең тавышы кырысланып, күзләре караңгыланып китте. Моны күреп, Хәдичә әби тагын Рөстәм ягына ауды;
— Әле генә өйдә ие, иптәшләренә чыгып китте микән, ай алла, менә әле генә шушында китабын укып утыра ие бит,— дип, Рөстәмнең инде иртәдән бирле өйдә булмавын яшереп калды.— Син, кызым, башта әйбәтләп сөйләш үзе белән. Балага тиктомалга каты бәрелмә. Бәлкем гел дә гаеп анда түгелдер әле Менә чәй эчеп ал да ышкулга барып сорашырсың.
Чәйне көтеп тормады Фәһимә. Әле салып та өлгермәгән пальтосын яңадан төймәләде дә, кабаланып, мәктәпкә китте.
Укытучылар бүлмәсендә аны Зоя Ивановна каршы алды. Үзенең гадәтләнгән урынына, кызыл сукно ябылган өстәл башына утырган да ул һаман дәфтәр тикшерә. Дәрес арасындагы буш сәгатьләрне, кыска гына тәнәфес вакытларын бер дә әрәм үткәрми, я укучыларның дәфтәрләрен тикшереп куя, я аларның көндәлекләрен карый, я башка берәр эш белән утыра ул. Иптәшләре бер шагыйрьнең сүзләре белән шаярталар аны:
— Зоя Ивановна, «өйгә кайткач, өйгә кайткач...»
— И җан кисәкләрем,—ди андый вакытта Зоя Ивановна,—өйгә кайткач та житә әле ул эш.
Ләлә Зариповна белән сәер генә мөгамәләдә яши Зоя Ивановна. Моның сәбәбен бары тик алар үзләре генә беләләр
Ләлә Зариповнаның Хәсән Кәбирович белән әйбәт кенә сөйләшеп йөргән вакыты иде әле. Шулай беркөнне Зоя Ивановна дәрескә барыннан да элегрәк килде дә, үзенең яраткан урынына, зур булып үскән каен гөле артына кереп утырып, бер журналдагы мәкаләдән өзекләр күчерә башлады. Озак та үтмәде, бере арты бере Хәсән Кәбирович белән Ләлә Зариповна килеп керделәр Алар юлда да бергә килгәннәр, килгәндә, араларында бик җитди сөйләшү булган, күрәсең, Ләлә Зарн- повна еларга җиткән тавыш белән:
— Синек нигә шулай салкын булуымны беләм мин, Фәһимә Шабаева башынмы әйләндерә.—дип әйтте
— Әйе. Фәһимә миңа ошый, бик «яный, тик безнең арада берни дә юк.
Алар Зоя Ивановнаны күрмәделәр, ә ул ирексездән шундый сергә тап булуына уңайсызланды, үзенең барлыгын белдерү өчен идәнгә китабын төшереп җибәрергә мәҗбүр булды.
Ләлә Зариповна сискәнеп, уңайсызланып китте Өчесе дә шактый * сүзсез тордылар Менә шул вакыйгадан соң аларның болан да бнк м якын булмаган аралары тагын да ерагайды, һәрвакыт туңып йөргәнгә, з язын-көзен шул мамык шәлен ташламас, шаяруны акламас, үтә җитди ? кеше иде Ләлә Зариповна. Бервакыт уен-көлке сөйләшмәс ул. әйтсә. сүзен җайсыз итеп, кешенең хәтере калырлык итеп әйтер. Инде утыз- 5 ның теге ягына чыгып та. үзенең оясын кора алмаган коллегасын < кызганып та куя Зоя Ивановна Нигә днп бу табигать Ләлә Зариповна- 5 дан җан җылысын кызганган икән дип карый ул. Аның зәһәр теленнән шикләнеп ничек тә чнттәрәк йөрергә тырыша. *
Шуның өчен дә Фәһимә кереп класс җитәкчесен сорагач, бик иркен- i ләп сөйләшергә яраткан укытучы, аның дәрестә икәнен генә әйтте дә э эшен дәвам иттерде. Фәһимә көтәргә булды, стенадагы түгәрәк сәгатькә - күз төшереп алды да ишек төбендәге диванга килеп утырды. Гаҗәп * ялыктыргыч озын минутлар иде бу. Фәһимә, булачак сөйләшүне уйлан. * яңадан борчылып утырмас өчен, игътибарын нәрсә туры килсә шу нар 3 юнәлтергә тырышты Стенадагы расписание, төрле белдерүләр язылган. ниндидер графиклар сызылган кәгазьләргә күз төшерде. Класс журнал ~ ларыннан бушап калган шүрлекнең бүлемнәрен санап чыкты Аннары « Зоя Ивановнага тукталып, аның ак чыраен, сары кашларын, чигәсен- ® дәге миңен, тарак белән бастырып куйган йомшак чәчләрен озак-озак карап утырды Зоя Ивановна сүзсез тора торганнардан түгел иде Тикшереп утырган дәфтәреннән кузен алмый гына:
— Сезнең балагыз биредә укыймы әллә? —дип сорады
— Әйе. Рөстәм Шабаевның әнисе булам Тугызынчы «А>да укый
Зоя Ивановна, башын борып, күзлеген маңгаена кутәрде дәкузләрен Фәһимәгә төбәде
— И. җанкисәгем, сезмени инде ул Шабаева^ — диде ул, бераз карап торгач. Аннары дәфтәрен читкә үк алып куйды һәм бөтен игътибарын Фәһимәгә юнәлтте — Сезне бик көтәләр иде монда. Өйдә юк идегезмени сон?
— Командировкада булдым шул
— Шул шул менә. Үзебез тегендә чабабыз, монда йөгерәбез, ә балабыз...
Зоя Ивановна өметсез кыяфәт белән кулын селтәп куйды. Бу хәл Фәһимә күңелендәге тәшвишне тагын да арттыра төште
— Әйтегез, зинһар, ни булган соң Рөстәмгә? Нәрсә эшләде ул?
— Артык куркыныч бер нәрсә дә юк.— диде Зоя Ивановна. Фәһимәне юатырга теләп, ләкин шуның белән аны тагын да ныграк борчуга салды
Ул арада звонок шалтырады Бүлмәгә бер-бер артлы укытучылар керә башлады. Өчпочмаклы линейкаларын, акбурларын күтәреп завуч Фатыйма керде Ул таныш түгел хатынга күз төшереп алды да. исәнләшеп. кулындагы класс журналын шүрлеккә куярга узды. Зоя Ивановна бу юлы да дәшми кала алмады
— Фатыйма Хәлнловна. Ләлә Зариповна янына Шабаева килгән.
— Рөстәмнең әнисемени5 Әнә Ләлә Зариповна үзе дә керде
Фәһимә, ишеккә борылып карауга, мамык шәле астына китаптыр кыстырган укытучыны күрде.
Класс җитәкчесе Фәһимәне тынычрак урынга, завуч өстәле янына алып килде. Аңа өстәл кырыннан урын бирде, үзе өстәл артына ук кереп утырды.
— Мәктәпкә килмисез, иптәш Шабаена Улыгыз бик шәп укучылар* дан түгел бит. шуны беләсезме?
Нәрсә әйтсен Фәһимә. Рөстәмнең уртача гына укып барганын ул үзе дә белә Ләкин улының тукып-тукып та башына берни керми торган өметсез бала булмыйча, күп нәрсәдән хәбәрдар, күп нәрсә белән кызык- сынучан икәнен; теләгән нәрсәсен, бик тиз төшенеп, шуны аңлатып бирә белүен, тырышса башка балалар шикелле дүрткә-бишкә генә дә бара алуын күреп тора Үзенең юлын табар әле. кирәген белә башлагач, алдына бер максат куйгач, тырышып укый башлар, дип үз-үзен юата иде ул. Күрәсең, ялгышкан Фәһимә. Артыграк ышанып ташлаган һәр анага үз баласы бик акыллы булып күренә. Ул да Рөстәмгә артыграк ышанган, артык ирек куйган, аның көннән-көн ялкаулана баруын күрмәгән. Әйе. ешрак килергә кирәк булган шул мәктәпкә. Өйләре дә каршыда гына бит әле, җитмәсә.
— Балага вакыт җитми шул, Ләлә Зариповна. Нихәл итәсең Гаеп үземдә инде. Әле менә командировкадан кайтып кердем.— диде ул. шактый уңайсызланып һәм кызарып — Икелеләре шулкадәр күпмени сон Рөстәмнең? Ул хәтта дәрескә дә йөрми башлаган. Иптәшләрен куып җитүдән өметен өзгән микән әллә?
— Хәзергә икелеләре юк югын, аның дәрес калдыруына башка нәрсә сәбәп. Сезгә өегездә әйтмәделәрмени?
— Мин берни дә белмим әле.
Ләлә Зариповна класста булган хәлне кыска гына итеп сөйләп бирде: менә ничә көн инде тугызынчы «А» күч аерган корт оясына охшый. Әле комсомол җыелышы, әле класс җыелышы. Ә Рөстәм һаман мәктәпкә килми. Әтисе кайда яшидер, улының барлыгын да белми, ә Фәһимә малаеның бөтен тәрбиясен әбисенә ышанган Менә нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты — укуының да рәте юк. ә башында әллә нинди юк нәрсәләр...
— Укучы мәктәптә укырга тиеш, белем алырга тиеш, шуннан башкасы тәртип бозуга гына китерә, шушы яшьтән, мәхәббәт дигән бч.тып, хатлар язып йөрү бернинди рамкага сыймый торган эш. Без укучыларны ничек тә шул адымнан сакларга тиеш. Шулай түгелме?
— Гафу итегез, Ләлә Зариповна. мин педагог кеше түгел, шулай да...
— Тем более.
— Ләкин бу мәсьәләгә мин башкачарак карыйм.
— Мәсәлән...
— Мәсәләнме? Телибезме без. зурлар, теләмибезме, уналты, унҗиде яшьлек укучыларда яратуның беренче тойгылары уяна башлый инде. Нишлисең бит, табигать. Ә без аннан куркабыз. Чөнки ул безнең тынычлыгыбызны боза, мәшәкатьләр тудыра, шикләнүләр уята Нн өчен шулайдыр, без барыбыз да яшь кешедә туган бу яңа хиснең бары тик начар ягын гына уйлыйбыз. Ул-бу булмагае дип шикләнәбез, ышанмыйбыз, аларның күңелендә гел яктылык, сафлык, нәфислек кенә туган минутларын артык төпченүебез, шымчылануыбыз белән каралтабыз. Минемчә, андый ата-аналар үзләренең яшьлегендә булган хаталарын балалары кабатламасын дип хафаланалар. Бу хәлдән мәктәптә дә куркалар...
— Сез арттырып җибәрәсез,—диде Ләлә Зариповна. нервланып. Рольләрнең кинәт кенә алмашынуына, гаепле башын иеп тыңлап утырасы урынга, бәхәсләшеп китеп, класс җитәкчесенең үзенә акыл өйрәтергә тотынган бу хатынга чынлап торып ачулана башлады—Это уже слишком Күренеп тора, сез балагызга теләсә нишләргә ирек куйгансыз.
— Мин ана ышанам.
Бу бәхәснен очы-кыры күренми иде. Нинди генә педагоглар, менлә- гән-миллионлаган ата-аналар гомерләре буе баш ваткан мәсьәләләрне кечкенә бүлмәдәге өч-дүрт укытучы гына хәл итәргә дә жыен.мый нде, билгеле. Аннан сон Фәһимә әле генә юлдан кайткан, борчылган, арыган. шуның өстенә анын әле улын да күргәне юк. Бу хәлләрнен барысын да Рөстәмнең үз авызыннан ишетергә тели иде ул Тик менә ниче * итеп сүз башларга әле анын белән Ана белән бала күп нәрсәләр турын да сөйләшә, ләкин әлегә кадәр тормыш, мәхәббәт шикелле мәсьәләләргә £ кагылмыйлар нде. Бәлки алар ул вакытта Рөстәмне кызыксындырма- 5 гандыр Әнисе дә улын кечкенәгә санаган, күрәсең һаман бала дип j караган, шулай үсәр-үсәр дә көннәрдән бер көнне тормышның котылгы- 5 сыз сорауларын көн тәртибенә куяр дип кем уйлаган аны Әкрен-әкрен аңлата килгәндә дә яраган икән шул Ә хәзер, әллә ничек, кинәт кенә = шул турыда сүз башлавы кыен Ә сөйләшергә бик кирәк Вакыт жит- < кән генә түгел, бәлки сон та да калгандыр әле Фәһимә Бик каты тиргәп ♦ ташларга, дәрес калдырып йөргәне өчен үпкәләргә дә мөмкин. Шулай < итеп, аны иртәгесен үк мәктәпкә дә кайтарыр!а булыр иде Тик ул ® вакытта баланын күңелен у теннән бнздерәсенне көт тә тор. Кеше. 2 бигрәк тә яшь чакта, көчләп кушканны бер дә күтәрә алмый шул N т < мең төрле йозаклар белән бикләнер һәм беркайчан да аның күңеленә £ ачкыч таба алмассың. Баланың ни уйлаганын, ни белән яшәгәнен а я бөтенләй белмәссең, я булмаса ул ерактан, бик соңга калын, икенче- о өченче кешеләр аркылы гына ишетелер. Шунда инде бик авыр, бик л үкенечле булыр. Ярын ла син шунда үз гаебеңне аяласаң! Акыл белән = уйлап, балаңа якынаю чараларын эзләсәң. Таба алсаң Ә бит кешеләр. кызып китеп ярсыганда, каршыдагы киртәләрне көч белән алырга тыры- ч шучан булалар Бик ипләп кенә, сакланып кына орынырга кирәк булган күңел кылларын тарталар, йолкалар. өзгәлән бетерәләр
— Юк. җыелышлар жыеп, класс шаулатып кына хәл итәрлек мәсьәлә түгел шул бу. Лалә Зариновна. Мәхәббәт мәсьәләсен бернинди программага да кертеп, бернинди регламентка да сындырып булмый. Көтмәгәндә, уйламаганда күңелне биләп ала да ул. тоташ утка сала. Шулай да матур итеп ярага белү, мәхәббәткә тугры булу, анын сафлы-лыгына. бөеклеген.» баш ию. анын көчсез бер колы булып калмау, ә аңа лаеклы булу шикелле тормыш хикмәтләрен укучыларга мәктәп стеналарында да төшендерер) ә кирәктер бәлки Юкса, өйдә сөйләшмибез, мәктәптә аңлатмыйбыз, мәхәббәт iурында язылган китапларны укудан тыябыз һәм. көннәрдән бер көнне, үзебез әле һаман балага санап йөргән у мыбыз я кызыбыз беренче тапкыр шул хисләр иркендә калгач, ни эшләргә дә белмибез. Әнә Рөстәм белән дә нәкъ шундый хәл.
Фәһим » .Чәлә Зариновна белән бер сәгатькә якын сөйләшен утырды Әмма алар бу мәсьәләдә капма-каршы уйлый торган икс кеше булып чыктылар.
Рөстәм әле дә кайтмаган Ул булганда өй эче тулып, жанга рәхәт бер тынычлык инреп тора иде Ә хәзер әнә ике бүлмәнең икесе дә тып- тын Хәтта Хәдичә әбннт кыштырдан йөрүе дә боза алмый бу тынлыкны Почмакларга инде эңгер-мекгер кергән Тәрәзә тирәләрендә генә кышкы кичнең саран яктылыгы сирпелеп тора Ул болан да монсу бүлмәне тагын да күңелсезләндереп. ятнмләндереп жнбәргән.
Фәһимә кер.» керешкә утны кабызып куйды Өстен салып, әнисе янына кухняга чыкты
— Miiii киткәч Рәсим гел шулай озак йөрдемени сон. әнием?
Хәдичә әби ничә сәгатьтән бирле ут өстендә тоткан ашын сосып, кызы алдына куйды. Тозыи-борычын якынрак китерде.
— Әйтсәм әйтим инде, кызым, безнен Рөстәм эшкә керәм дип йөри бит әле ул. Ни әйттем үзенә, әниең кайтканчы түз, дидем Юк бит, тыңлыймыни синең сүзеңне хәзерге яшьләр. Эш эзлим дип чыга да китә, чыга да китә. Син аша. аша. Кайтып җитәр әле менә, күрерсең
Мөслимнән чыкканнан бирле авызына ризык капканы юк иде Фәһимәнең. Әмма тамагына аш үтмәде. Залга чыгып, тәрәзәдән каран торды. Әле караңгы да төшеп җитмәгән, күк йөзендә инде йолдызлар кабынган. Кешеләр өйләренә ашыгалар. Ә бала-чага һаман урамда Әйтерсең лә, аларга көн җитми. Ишек алдына ясалган өстәл өсте хәтле генә шугалакта этешә-төртешә тимераяк шуалар Әле кайчан гына аның Рөстәме дә итәкләре бозга катып кайтып керә иде бит. Итек эчләренә оеш-оеш кар тулган булыр иде. Соңыннан радиаторга әле аркасын, әле аякларын терәп бик озак җылыныр иде. Суык тимәсә дә тими икән бу бала-чагага Ауный-тәгәри шулай үсеп кенә торалар Рөстәмнең дә кечкенә вакыты әле кичә генә кебек иде. Ә никадәр гомер үткән
Фәһимә, калын пәрдәләрне тартып, тәрәзәне томалап куйды да, эш бүлмәсенә кереп, өстәл артына барып утырды. Терсәкләрен өстәлгә куеп, башын тотты. Күзләрен йомды. Бер мәлгә онытылып китте, күңеленә һичнинди уй килмәде. Аннан, кинәт кенә кузгалып, китап шкафыннан бер төргәк алды Газетага чорнап, тасма белән урталай бәйләп куйган бу төргәктә аның яшь вакыттан ук язып килгән көндәлекләре иде. Биредә анын тормышы, язмышы, беркемгә дә әйтергә кыймаган серләре. Әле институтта чакта ук язып барган көндәлеген ул Фәйзи белән кавышкач та дәвам итте. Бигрәк тә Рөстәм тугач, бар ваклыкларына кадәр язып барды. Кайчан консультациягә алып барган, анда ни әйткәннәр, улы ничә килога арткан, кайчан көлә башлаган, ничә айдан теше чыккан, утыра башлаган, ничек үрмәләп киткән. Барысы да, барысы да теркәлеп барган. Соңыннан, сәламәтлек саклау министр-лыгына эшкә күчеп, командировкаларга йөри башлагач, көндәлекне язу түгел, ачып та карый алмый башлады Фәһимә. Кызганыч, нигә дип менә шушы көнгә кадәр дәвам иттермәде икән ул аны. Никадәр шатлыклар, борчулар баштан үткән. Күбесе инде онытылып та беткән. 1951 елның февраль аенда язылган битләр бу көндәлекнең иң куанычлы урыннары булган икән. Рөстәм туган ай ул Аларның көтеп алган куанычлары дөньяга килгән көн. Бу юлларның күбесен алар икесе бергә утырып яза торганнар иде. Фәйзи әйтеп тора, Фәһимә яза. Көлә-көлә, Рөстәмнең берәр кызык ягын язып куялар Бу көндәлекне алар бергәләп укырга да яраталар иде. Әйе. әйбәт иде ул, 1951 ел... Ә монысы менә 1959 елның нәкъ июнь башы. Кара, никадәр вакыт үткән. Истәлекләр дә көн белән төн шикелле капма-каршы. Берсеннән сафлык, яктылык бөркелә, ә икенчесе... икенчесен укыгач, күңелне кургаш сыман авыр уйлар баса, күрәсең, шуңадыр, Фәһимәнең йөзе тагы караңгылана Бу битләрне тизрәк ябып куярга ашыга ул. икенчеләрен ача Тик әлеге күңелсез уйлардан тиз генә арыну мөмкин түгел, алар аның күңелен бимазалап, онытылмыйча, шактый вакыт азаплый...
Ул елны Рөстәм беренче классны гына тәмамлаган, футбол тубыдай тыгыз тәнле, йоп-йомры бер малай иде әле. Әтисе алардан чыгып киткәндә, уенда калды. Өйдә булган хәлне урамнан, бөтен нәрсәләрдән хәбәрдар булып торучы иптәш малайларыннан ишетеп керде. Әнисенең, бүлмә ишегенә сөялгән көе. тирән уйларга чумып торуын күргәч, янына барырга кыймады, кухняга, әбисе янына керде.
— Әбием, әти бездән китте, әйеме? — дип сорады ул, ни өчендер пышылдап.—Ул безгә бөтенләй кайтмыймы инде?
Малайның күзендә яшьтә юк. борчылуда сизелми, бары тик аптырау, балаларча беркатлы гаҗәпләнү генә күренә иде Күрәсең, семья фаҗигасен ул әле аңламый Тормышның шундый катлаулы мәсьәләләрен чишәргә бик кечкенә иде шул әле бу малай. Әбисенең генә эчкә
баткан керфексез күзләреннән яшь килә Ул аларны яулык чите белән сөртеп ала да җылы учы белән оныгының башыннан сыйпый.
— әл юньсезнен киткәне хәерле, балам,—ди әбисе, йомшак кына итеп. — Ьср дә курыкма, ким-хур булмабыз әле, анан гына сау булсын
— Юк, мин курыкмый.м,— ди Рөстәм. Ул үзенең әбисен юатырга теләгән була,— ә син елама, мин зур үскәч, сина күчтәнәч алып кай- ♦ тырмын Әтием кебек ташлап китмәм мин сине, яме. әбием, яме. £
— Ярар. ярар, балакаем Бар уйнарга чык. Иптәшләрең янына. “ Рөстәм әкрен генә ишеккә таба килә, әлс һаман бер урында басып §
торган әнисенә карап ала. аннары яңадан әбисе янына керә.
— Әбием, әтием бездән нигә китте-' Безне яратмый ул. энеме? ~
— Кечкенә әле син. балам, үскәч анларсын.— диде әбисе. Оныгына = бер алма тоттырды да ишектән чыгарып җибәрде.
Ьоларнын берсен дә Фәһимә күрмәде дә. ишетмәде дә. Бу минутта ♦ берәр нәрсә турында уйлаудан гаҗиз иде ул. Ник шунда аяк астында < җир убылып төшми, баскан урыныннан кузгалмас, аңа хәзер бар ® да бер... х
Ә тормыш көйләнә икән ул. Дөньядан югалып кына калмаска, үз- * үзеңне кулга алырга гына кирәк икән Әнә бит нинди юллар язылган х Дөрес, айда әле йөрәк сызлавы сизелеп тора, шулай да яктыга өмет. = үзен нык тотарга тырышу күренә. п
Фәйзи чыгып киткәннән соң Фәһимә байгак вакытлар көндәлегенә ~ кагылмаган икәи. Тоташ бер ел Бу ел эчендә ниләр генә булмагандыр? j Ялгыз калган хатын башыннан нинди генә уйлар кичмәгәндер? Язылып ® куелса, хәзер укып каравы кызык булыр иде Хәер, борчылуга, күңел 4 төшенкелегенә ирек бирмәс өчен, ул вакытта Фәһим-» тәүлекнең бер генә сәгатен дә буш калдырмаска тырышты. Эшкә чумып үтте аның көннәре. Арып-талып йокыга яткач, саташулы төшләр белән ватылып торуга, тагын эшкә чыгып йөгерде. Шулай үз-үзенә тын алырга да ирек бирмичә яшәде ул елларда.
Ә бер елдан көндәлек дәфтәренә яна юллар язылды.
м i960 ел. 5 апрель. Быел кыш җылы һәм юеш булды. Анысы ярады әле. Юкса, кышкы пальтомны яңартырга вакыт бик җиткән иде Кыш буена бер тапкыр да кияргә туры килмәде. Язгы-көзге пальтодан чыктым. Бер шәһәрдә яшәгән көндәш алдында сынатырга ярыймы сон. Хәер, мип аны бер генә тапкыр күрдем. Әрсезләнеп өемә килеп кергән һәм ярты сәгать эчендә мине бәхетсез иткән, Рөстәмне ятим калдырган кичендә. Әле ярый, шуннан соң беркайчан да кара-каршы очрашмадык. Бик яшь икән, чибәр икән дигән сүзләр генә ишеттерделәр Булса булыр Ә мин . мин дә аннан ким түгел икәнемне исбатлап яшәргә тиеш бу дөньяда Киләсе кышка бик яхшы пальто җиткерермен инде Җәйге отпускамны алгач, әни белән Рөстәмне авылга җибәрермен. Рөстәм таза булып, тере малай булып үсеп килә. Әтисенә охшар, караган саен бәхетсезлегемне исемә төшереп торыр микән дип уйлый идем. Үскән саен үзгәрә бара. Әнием әйт.», бабасына охшаган, ди. Шунысы яхшы —• сәламәт булып үсә. Тик кечкенәдән күзлек кия башлавы гына эчне пошыра. Ятып укырга ияләнде шул. вакытында искәртеп калып бхл- мады Әле менә көннәр матурланып китте Кыш буена кояш йөзен бер күрергә тилмергән идек, апрель башыннан тотынды кыздырырга — \рам тулы су ага Малайны һич өйдә тотасын юк Карап кына торма- саи. чыгып йөгерә дә. сәгать үтүгә, баштанаяк суга манчылып кайта Дәрес әзерләтүләре дә кыенлашты Бөтенесен унбнш-егерме минутта әвәләп ташлый Я әбисе, я мин янына утырып, итәгеннән тартып торыр га туры килә. Менә бүген Дә Рөстәмгә дәрес карарга куштым, ә үзем, янына утырып, китап укырга тотындым Алай да күңеле әллә кайда йөри малайның. Я ишек алдына төшкән күгәрченнәргә карап тора, ул да булмаса, минем китапка күа төшереп ала. Бу кадәр атак булырсың
икән, дим эчемнән генә. Ул да шулай, бирелеп бер нәрсәне эшли алмас иде.
— Әнием,— ди Рөстәм, дәфтәрдән башын күтәрми генә.—яныма утырсаң, я әбием утырса, минем хисабым тиз чыга. Нигә шулай икән ул?
— Як-ягына каранмаганга.
— Класста да шулай булсын иде ул.
— Ә син класста да яныңда без утырабыз дип уйла.
— Уйлыйм да мин...
— Я, Рөстәм, тагын юк-барга күңел бирә башладың. Эшеңне кара.
— Әнием, сез гел минем янда утырыгыз, яме.
— Ярый, ярый.
Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шулай утырырга бик риза. Бу минем иң бәхетле минутларым. Өйдә тыныч Борчып торучы кеше юк. Рәхәт. Янымда иң якын кешем — балам утыра. Мин аның тән жылысын тоеп торам, тын алуларын ишетә». Ул минеке, бары тик үземнеке генә. Дөньяда берни белән дә алыштырып булмый торган зур бәхетем ул минем. Вакыт-вакыт әллә пи була үземә. Шулай утырганда Рөстәмне кысып-кысып сөясем, алма күк битләреннән тыным беткәнче суырып үбәсем килә. Үзем дә беләм. әни кешенең туңдырмыйча да көйдермичә дә һаман бертөрле җылытып торган, күңелгә тынычлык биргән сабыр, акыллы яратуы түгел бу Шуңар күрә дә мин Рөстәмне борчымыйм. эшеннән бүлдермим, күңелемнең ярсып-дулап чапкан аттай ашкынуын берәр эш белән мавыгып, сүрелдерергә тырышам.
I Май. Бәйрәм көн. Кояш кыздыра. Аз гына жил дә бар. Рөстәм белән җитәкләшеп демонстрациядә үттек. Улым арыр. гуяр. кайтырга кыстый башлар дип курыккан идем Кая ул' Суга чумган балык шикелле. Кольцодан узганда, кулымнан тартып, колоннаның читенә алып чыкты.
— Әнә. Хәсән абый. Безнең мәктәптә укыта ул.— диде ул кулын артка куеп, юл читеннән колоннага карап торган бер кешегә күрсәтеп.
Чандыр гына буйлы, ябыграк аксыл йөзле бу кешенең узебезнең ишек алдында торган укытучы икәнен белә идем. Тик ничектер туктап сөйләшергә, танышырга туры килмәгәнгә, очрашканда бер-беребез белән исәнләшми идек, һәм бу хәлдән мин шактый уңайсызлана идем. Көн саен дип әйтерлек очрашкан кешенең күзенә карап, дәшми китү әллә ничегрәк Исемен дә белмәгән кеше белән исәнләшеп үтүе дә сәер. Күрешергә, танышырга сәбәп тә юк иде. Әле ярый, балалар бар дөньяда Кермәгән ишекләре, күрмәгән кешеләре, белмәгән нәрсәләре юк үзләренең. Рөстәм дә күршебез белән танышып алган.
Без күрештек Мин аның кайнар, коры кулын кыстым. Әле кояш нуры тимәгән текә маңгаена, җилдә сибелеп торган кара чәчләренә карадым. Әллә ни сөйләшер сүз дә юк иде. Бер-ике авыз сүз алышкач, икебездә уңайсызланып, тынып калдык. Әле дә ярый. Рөстәм яныбызда. Бу хәлдән ул коткарды
— Хәсән абый, әйдәгез безнең белән,— диде ул.
Күршебез карышмады Күрәсең, аның өчен көнне кайда булса да. кем белән булса да үткәрү барыбер иде Без. инде шактый алга узган колоннабызны куып, адымнарны кызулаттык.
Гоголь урамы чатына җиткәч. шактый озак туктап тордык. Кайсыдыр бер заводның йөк машинасына төялгән тынлы оркестр Манчжурия сопкаларында» дигән маршны уйнап җибәрде. Хәсән мине танцыга чакырды Ничә еллардан соц беренче тапкыр онытылып, кыз чагым- дагыдан кинәнеп биедем мин бүген. Дөньяның бүгенгедәй шатлыклары минем өчен инде үткән, онытылган, яңадан кайтмастыр дип йөри идем. Кара син аны. мин дә әле очып-очып әйләнә алам икән, рәхәт бер моңга буйсынып тирбәлгән чагым әле минем дә онытылмаган икән.
салкын була. Рөстәмнең йокысы тыныч түгел. Өстен ачып, туңып ятма- * са ярар иде. Вожатыйга әйтеп җибәрәсем калган икән, кереп-кереп о өстен ябып чыксын иде. Тизрәк якшәмбе генә җитсен, янына барып х кайтырмын *
5 сентябрь. Бүген медиклар йортында кичә булачак Профессор * Галимовның алтмыш яше Мина да ике кешелек билет бирделәр. Ба-= рыргамы, юкмы? Барсаң, анда Фәйзи булыр инде. Хатыны белән » килсә. Аның белән очрашсаң, күңел генә бозылып калыр. Инде төзәлә “ башлаган яралар яңадан кузгалыр, әрни башлар Алар парлап йөр- й гәндә, ялгыз каздан моңаеп барып керүең үзе бер у найсыз Юк. бар- ® маска булдым мин бу кичәгә. Әзерлән куйган күлмәгемне шкафка кире элдем, туфлиларымны карават астына тондырдым Үзем мендәргә барып капландым. Күңелем ярсый, йөрәгем сикерә, ә күземдә яшь юк. Күз кабакларымны ниндидер коры, эссе ялкын көйдерә сыман. Кипкән хәзер яшь. Күңел каткан. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Рөстәм дә ачуны китереп утыра. Башта, урамнан эзләп алып кереп, көч-хәл белән дәрескә утырттык. Инде әйләнеп тә карарга өлгермәдем, эшләп бетердем дип. яныма килеп җиткән Дәфтәренә карасам, исем китте Шул хәтле пычрак, тәртипсез язылган юлларны күргәнем юк иде әле. Ә язуында юл саен икс-өч хата. Язын өйрәнгәннәрен дә онытып бетергән бит бу бала Җәй буе китап тотып карамау бәласе инде. Тәмам ачуым чыкты:
— Бар, күземә күренмә, дәфтәреңне баштанаяк күчереп чык, шуннан сон, килерсең яныма,— дип куып чыгардым
— Бигрәк каты орынасың инде, Фәһимә, баланың күңеле болай да китек,— дип, әни яклашып йөри тагын.
Юк, бу кичтә, бу өйдә тынычлык булмас, ахры, мина Юкка бармадым мнн ул кичәгә Әз булса да ял итеп кайтыр идем Юкса һаман эш тә эш... Тукта, нигә дип өйдә утырырга тиеш соң әле мнн. Кичәдә Фәйзи булгангамы? Булса соң киенермен, ясанырмын да я.'.т итеп барын керермен. Кемне югалтканын күреп, йөрәге әрнерлек булсын
Каян башыма килгәндер, Хәсән белән барырга булдым мнн ул кичне Язып демонстрациядә танышканнан сои,‘ без аның белән сөйләшеп йөри башладык. Ә Рөстәм белән алар бөтенләй дуслашып беттеләр.
Өенә кереп йөргәнем юк иде. Ә бу ген ишеген барын какгым мнн аның. Биленә күн алъяпкыч бәйләгән, җиңнәрен сызганган Хәсән ишек ачты Бәйрәм кул мәкләремне киеп, муенсалар тагып басып торуымны күргәч, аптырап калды
— Ничек керәсе иттегез, узыгыз, узыгыз,—дип, юл бирде ул миңа, шул арада узе бүлмәнең угын кабызып җибәрде — Гафу итегез, мнн сезне көтмәгән идем, менә карточкалар эшләп азапланам
— Мин шулай көтмәгәндә генә килеп керергә яратам нндс,—дим. ә үзем уңайсызланам Инде нәрсә әйтергә дә белмичә бүлмә эченә күз
Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр Без шулай биегән арада, Рөстәм каядыр китеп югалган. Хәсән белән икебез ике якка аерылып эзләргә тотындык. Ләкин кая ул. бу кадәр кеше арасында орчык буе малайны табып буламы сон! Әле генә кичергән шатлыкларым бер минут эчендә юкка чыкты Рөстәмем аяк астында калып тапталыр, еракка китеп адашыр дигән коточкыч уйлар килде башыма Бу хәтле ашкыну юньлегә буламы сон дип, баламны, дөньямны онытып, яшь кызлардай тилереп йөрүемә үземне тиргәп ташладым
Шулай газапланып, анда кагылып, монда сугылып йөргәндә. Рөстәм үзе килеп кулымнан тотты Үземне-үзем тыя алмыйча, аны пыр туздырып тирги башладым. 26 июнь. Бүген Рөстәмне пионер лагерена озаттым Улымны беренче мәртәбә янымнан аерып җибәрүем Бик кыен булды Хәзер төнге сәгать унбер Алар йоклыйдыр инде .Аккош күле буенда һава дымсу, кичләрен
АНА КОНДӘЛКГК ф
йөртеп алам. Бердәнбер тәрәзә калын одеал белән капланган. Идән уртасындагы өстәлгә газета жәелеп. анда савыт-савыт су. проявителе, закрепителе дигәндәй тора Кая карама, китаплар. Хәер, китаптан башка нәрсә юк иде дә бугай ул бүлмәдә
— Мин бит сезне алырга кердем, бүген бездә бәйрәм, профессор Галимовның юбилее. Әйдәгез, медиклар йортына барып кайтабыз.
Ул ничектер кызарып китте. Аннан сон күземә карап алды да:
— Хәзер алайса,— диде.— Сез менә туларны карый торыгыз, мин хәзер.
Мин кибәргә куйган рәсемнәрне караштырган арада, ул жете ак күлмәктән, кара костюмнан яныма килеп басты.
— Мин әзер,—диде Хәсән, текә мангаена ишелеп төшкән чәчләрен тарый-тарый.
Без киттек. Юлда мин аңар Рөстәмнән зарланып алдым. Ж.әен тәмам чыгырдан чыкты малай, урамнан биздереп булмый, дәресләргә күнел бирми, дидем. Ул ешрак күзәтергә, режим билгеләргә, әзерләгән дәресләрен кабатлап сорарга киңәш бирде
Мин бик беләм дә бит боларны, шулай эшләргә дә тырышып карыйм. Укулар башланыр алдыннан, икәү утырып, режимын да төзегән идек. Дөресен генә әйткәндә, улым белән чын-чынлап утырырга вакытым житми. Шәһәр Советы Казанка буенда яңа йортлар салуны планлаштыра. Шуның урынын-жирен, һавасын-суын дигәндәй, санитария ягыннан өйрәнеп, тикшереп карарга һәм нәтижәсен тиз көндә өлгертеп бирергә кушалар. Әле шул эш артыннан йөргән көннәрем. Теләсәм, теләмәсәмдә, Рөстәмнең бөтен тәрбиясен әни өстенәсалырга туры килә. Әни тынычландыра ул. кайгырма, сезне үстердем бит әле Бер дә начар булмадыгыз. Абыең Мәскәүдә эшли, үзең врач, ди. Әни хаклыдыр, бәлки Ә шулай да... Әй. сиздерә дә сон бу әти кешенең юклыгы! Берең өлгермәгәндә икенчең бала белән булыр идең. Син күреп җиткермәгән, син әйтеп бетермәгәне аның жилкәсенә төшәр иде. Менә нәрсәдә икән ул ялгыз көе бала үстерүнең авырлыгы
5 нче ноябрь. Рөстәмнәр мәктәбендә тантана Мине дә чакырдылар. Өченче класс укучыларын бүген пионерга алалар. Улым да. мин дә бу көнне түземсезләнеп көткән идек Менә инде ул. иптәшләре белән бер сафка тезелеп, басып тора Барысы бер авыздан алар тантаналы вәгъдәнең сүзләрен кабатлыйлар. Андый минутларны ни өчендер тыныч кына үткәреп булмый. Күземә яшь килә. Уңайсызланып, халык арасын-нан чыгам һәм укытучылар бүлмәсенә керәм. Анда кызу бәхәс бара. Ата-аналар комитетында эшләүчеләр нәрсә беләндер килешә алмыйлар. Яшь кенә бер ханым, бик борчылып һәм ачуланып, каршында утырган ир кешегә:
— Әйттем бит. ничә тапкыр әйттем. Тыңламадыгыз. Я. һәр балага шунда берәр плитка шоколад тоттырсак, начар булыр идемени? Менә дигән бәйрәм булыр иде ул аларга, гомерләрендә исләрендә калыр иде,— ди.
— Бик начар булыр иде. ханым,— ди ир кеше, тыныч кына итеп. Хатынның кызып-кызып сөйләвенә әллә ни исе китмичә, үзенекен исбатларга тырыша.— Дөрес, балалар тәмле-томлыны яраталар, ләкин бит аны кунак өстәле артында бирү яхшы. Ә бүгенге көн аларның хәтерендә башка як белән сакланырга тиеш. Андый әйберләр биреп, пионерга керү көненең политик әһәмиятен киметмик әле. Мин моңа башта ук каршы булдым, хәзер дә каршы.
Икенче бер ханым, аны бүлдереп:
— Мин сезнең белән риза түгел. Әйтегез әле шуны, өйгә кайткач, балагызга сез бер җылы сүз дә әйтмәссезменп? Аның пионерга кергән көнен бәйрәм итеп, берәр әйбер алып бир.мәссезмени?— ди.
— Өйдә мин ни генә эшләсәм дә, ул өйдә, семьяда эшләнә Бәлки
мин бу көнне башкачарак та билгеләп үтәрмен. Ә мәктәп стенасында бу вакыйганың революцион романтикасын күтәрергә кирәк.
Хәрби кешеләр сыман пөхтә киемле, төз гәүдәле, тыныч йөзле бу кешенең сүзләре мине үзенә тартты Бөтен жаным-тәнем белән аның яклы булып, аның сүзен жәлләп, үзем дә берәр сүз әитнм дип авы ачкан идем, ул тагын сөйләп китте: *
— Үземнең комсомолга кергән көнемне хәтерлим әле мин. Әле менә g кичә генә булган шикелле Шоколадның исемен дә ишеткәнем юк иде 5 ул вакытта. Бөтен Идел буен кырып салган ачлыктан яна гына тернәк- 3 ләнеп килә идек. 1922 елның 7 ноябрь көне иде бу. Без ул көнне, факел- 2 лар яндырып, урамнарда йөрдек. Туганнар кабере янында Ватаныбызга < турылыклы булырга ант иттек.
Мин аны тыңлыйм һәм спорт залында иптәшләре арасында басып ф торган улымны күз алдыма кнтерәм Гарнизоннан килгән чал чәчле < офицер аларга кызыл галстуклар бәйләде Ул үзе дә дулкынлана иле я булса кирәк. Дивизияләрне атакага күтәргәндә калтырамаган тавышы. 3 калтыранып, карлыгып чыга иде Ә балалар аның бөтен күкрәген туты- < рып торган орденнарыннан күзләрен ала алмыйлар Әйе. мин моны әле генә үзем күреп кердем Соңыннан, өйгә кайткач та. бу турыда * никадәр сүз булды бетең Офицердан ишеткән сугыш эпизодларын " улым әле мина, әле әбисенә килеп сөйли Ә ятар алдыннан галстугын ” ничек кадерләп төреп куйды ул! Ялгышасыз, ханымнар' Шоколадны = түгел, батырлык үрнәкләрен хәтерләрендә ныграк сакларлар безнең улларыбыз. ц
Фәһимә дәфтәренең берничә битен берьюлы ачты Ашыгып-ашыгып язылган берничә юлны укып алды «Бүген класс җыелышында булдык Медведев фамилияле малай гел дәрестән качып китә икән Бөтен укытучылар шуннан зарлана. Аны тиргибез, ә ул. тиргәгән саен, киреләнә, ди класс җитәкчесе Бүген мин ана иртән үк кисәтеп куйдым <Саша. әгәр сиңа китәргә бик кирәк икән, миннән сора. Мин сине җибәрер-мен»,—дип әйттем ди» Малай укытучысын сынарга теләгән, ахры, бер тәнәфестә килеп сораган. Укытучы да сүзендә торган, китәргә рөхсәт биргән. Ә малай китмәгән.
Баланы өйрәтергә, җитешмәгән якларын күрсәтеп торырга кирәк һәм, шуның белән бергә, аңа ышанырга да кирәк Юкса, ул киреләнә башлый. Медведев та алай тиз генә төзәлеп китә алмас, ләкин класс җитәкчесе аның кирәкле кылын табып алган иде Бәлки яхшы нәтиҗәсе булыр».
Фәһимә тагын берничә битне ачты Таныш фамилияне очратып туктады. «.Медведев турында Рөстәмнән сораган идем, ул инде дәрес калдырмый Без аны редколлегиягә сайладык, ди».
Менә тагын Рөстәм турында Тоташтан берничә бит язылган Моны сы инде алтмыш бишенче ел. Рөстәм җиденче класста укыган чак
15 февраль. Рөстәм еш кына әтисен искә ала Ә минем ул турыда ишетәсем дә килми Малай кеше атага зар була, күрәсең Үскән саен яна ата сүзе, ата кулы кирәктер шул Ә мин хәтта аның Казанда яшә- вен дә улымнан яшерәм Улымның бары тик минеке генә булуын, хисләрен, уйларын бары тик мннем белән генә бүлешүен, мине генә яра туын телим Белеп торам, менә дигән эгоистлык чире, ләкин нн эшлим. Фәйзигә булган үпкәмне еллар гына сүндерә алмады, күрәсең Хәер, әтисенең члын бнк күрәсе килеп тормыйдыр әле. Киткәннән бир к- бер килеп чыкканы да юк Баштарак акча сала иде Анысын үзем а тмадым Тормышның очын-очка ялгап барам, артык мохтаҗлыгым юк иде Сер сынатасым да килмәде. Рөстәмгә аның акчасы түгел, үзе кирәк Ә безнең юллар киселгән инде Аның кнре кайтасы юк Һәм мин дә аны гафу итмәячәкмен.
8 июнь. Кичәле-бүгенле безнең өйдә кара кайгы. Бу турыда мин тыныч кына яза да алмам әле. Ләкин менә шулай кәгазь битендә үз- үзем белән сөйләшергә гадәтләнеп киттем. Кайчан, ничек булса да эчеңне бушатырга кирәк бит. Менә әле дә мин язып утырам, ә янымда, одеалын баштанаяк бөркәнеп, Рөстәм йоклап ята. Әнием әллә ничә кереп әйтте инде, утны сүндер, балага йокларга ирек бирмисең, дип. Ә мин белеп торам, колак төбендә бомба шартлатсак да. уянасы юк аның. Төне буе йокламаган, ашамаган бала тәмам хәлдән тайган, талчыккан.
Беркөн икеле алып кайтканы өчен кичен шактый кыздырган идем малайны. Иртән үзем эшкә киткәч тә, мин сезнең белән тормыйм, әтине эзләп табам дип. чыгып киткән. Әнием башта аңа ышанмаган. Мин дә чынга алмадым. Көне буе көттек малайны, кич җитте, кайтмады. Төне буе көттек. Аптырагач, кереп Хәсәнне уяттым. Ярый әле ул бар күршедә. Бөтен киңәшем, табышым шунда. Шәһәрнең бөтен милиция бүлекләренә шалтыратып чыкты ул. Үзем берни эшли алмыйм, каушап калдым. Әлегә кадәр күргән хәсрәтләрем хәсрәт булмаган икән.
Бу төнне без йокламадык. Шулай керфек тә какмаган көе Рөстәмнең мәктәбенә йөгердем. Укытучылар бүлмәсенең ишеген ачуга, каршыма Хәсән чыкты.
— Рөстәм класста утыра. Сез хәзер апа күренмәгез. Өйдә дә берни булмаган кебек тотыгыз үзегезне. Мин үзем аның белән сөйләшермен,— диде.
Мин эшкә киттем. Әмма башым тубал кебек, бөтен гәүдәм калтырый. Кичкә хәтле ничек түзәргә дә, ничек итеп Рөстәм белән тыныч кына сөйләшергә? Булдыра алмам, ахры, мин моны Я тагын тиргәп ташлармын дип. өйгә юри озак кайтмый йөрдем. Тик юкка булган. Рөстәм төш вакытында өйгә кайткан да, кискән агач кебек, урынына ауган. Шуннан бирле кыймылдап та карамый, ди әнием.
— Әтине очратмаммы дип. көне буе трамвайда йөрдем. Арыгач, вокзалга төшеп, эскәмиядә йокладым. 11ртә белән өйгә кайтасым килгән иде. әнидән курыктым, аннары мәктәпкә киттем.— дип сөйләгән Рөстәм әбисенә.— II. әбием, өнсез булудан да читене юк икән, моннан соң инде беркая да китмәм.— дип әйтә ди.
И. бала, бала, тагын нинди хәсрәтләргә салырсың икән башларымны?»
Фәһимә, авыр сулап, көндәлекне ябып куя. Үткән көннәрнең истәлегенә бирелеп утыру кызык та. моңсу да. йөрәк өзгеч авыр да булды аңа. Яшьлегенең кабатланмас көннәре үзенең ялгышлары, әрнүләре, шатлыклары — бөтенесе белән аның күз алдыннан үтте. Көндәлек дәфтәренең соңгы битен япкач кына ул чынбарлыкка кайткандай булды. Күтәрелеп сәгатькә карады. Кичке сигез тулып килә икән инде. Фәһимәнең йөрәге жу итеп китте. Рөстәмне болай өйдә көтеп утырырга ярамас. ни дә булса эшләргә кирәк.
Ул әле ни эшләргә кирәген дә уйлап җиткермичә, кабаланып, өстенә киенә башлады. Үзенең мәңгелек почмагы — кухнядан Хәдичә әби килеп чыкты. Ул инде баядан бирле Рөстәмнең кайтмавын кызының исенә төшерергә уйласа да. аның, бик бирелеп, нидер укуын күргәч, сүз дәшергә кыймый тора иде.
— Кызым, бер-бер җирдән эзлик мәллә? Бер дә болан озак йөрми ие кана,— дип куйды ул юаш тавыш белән. Оныгының әнисе өйдә юк чагында шулай югалып торуына ул үзен гаепле санын иде булса кирәк.
Урамга чыгып, бераз салкын һавада торгач. Фәһимә у й-фикер йөртерлек хәлгә килгән иде инде. Ләкин, хәзер чыгып, кая барсын соң ул? Менә шушы караңгы төндә, зур шәһәрнең миллионга якын халкы арасыннан Рөстәмне ничек эзләп тапсын? Әй. шул телефонның булмавы! Ул таныш-бслсшләренә, Рөстәмнең иптәшләренә шалтыратып карар
Менә алар тәрәзәдән төшкән ут яктысына килеп керделәр. Тукта. Хәсән » ич бу. Кайда очраштылар икән? Әнә малай Фәһимәне күреп алды. * ахры, сөйләвеннән кинәт туктап калды, адымнарын акрынайтты Анна- _ ры, кинәт йөгереп, әнисе каршына килеп басты Ул арада X »сән дә килеп җитте Фәһимә көткән вакытта җен ачулары чыгып, менә шунда улы кайтып күзенә күренсә, бер тукмап алырдай булып тора идс Рөс тәм каннар сулышы белән әнисенең күкрәгенә килеп каплану га. Фәһи манен ачуы шунда ук таралды Җыерылган кашлары язылып, йөзенә рәхәт бер елмаю таралды
— Синең белән аерым сүз булыр, бар өйгә кер. -биең көтә,—дип. Рөстәмне өйгә кертеп җибәрде ул
— Син анар бик ачуланма инде. Фәһимә Мина кнлгән иде ул Сөи ләшеп утыра торгач, вакыт үткәнен сизми калганбыз Бик борчу лы чагы аиын. Берәр нәрсә уйлашырга кирәк булыр безгә
Шуннан Фәһимә үзе командировкада йөргән арада i үткен хәлләрне, икенче тапкыр, Хәсәннән ишетте
VII
Хәсән мәктәптә фототу г.»рәк алып бара идс Фото-лабораторияне ул үзе карап, осталарга үзе күрсәтеп »шл .................... Биредә һәрнә| үз ■ pi
нында, һәрканчан чисталык булыр. Чисталыкны һәр \кучыдан галап итә Хәсән. Аиын бу җыйнаклыгы армиядә хезмәт иткәндә гадәт булып кергәнме, әллә, ялгыз торып, шулай өйрәнгәнме ул. Һәрхэлд 1 укучы ларның да эленке-салынкы йөрүен яратмый, үзе дә һәрвакыт пөхтә киенгән, чиста итеп кырынган булыр.
Лабораториясендә аиын һәркайчан укучылар булыр Камчатканың вулканлы сопкалары. Көнчыгыш Себерисн таш баганалары Карелия урманнары, Кавказның биек тау болыннары турында тыңларга тел »т »н берсе килә аның янына Укучыларның Хәсән абыйлары артыннан йөрү ЛӘре Лалә Зариповнада канәгатьсезлек уята бугай Бер вакыт шулай сүз арасыннан гына төрттереп әйтеп куйганы бар
— X ix4 4i.i -i.ip һәртөрле фәнгә игътибар бирергә шеш Ә Хәсән Кәби- ровнч шул географиясе һәм фотосы белән .парный i i арын ала
Ә балалар йөриләр шул түгәрәккә. Ннчи HI Ерак кнрләр романтикасы шулай кытык.ындыра булса кирәк а тарны Эте бүген д > алар озаклап, фоторәсемнәрне кәгазьгә төшереп утырдылар.
иле һич югында, милиция бүлекләреннән сорашыр иде. Ә менә хәзер ул, җиде юл чатында баскан көе, улының берәр яктан килеп чыкканын көтеп тора Күпме торыр сон ул басып5 Гомумән, Рөстәмнең гәүдәсен алга сузыбрак бу юллардан кайтып килүен күрә алырмы ул' Бер-бер хәл булды микән үзенә? Исән-сау микән баланың башлары5 Фәһимә андый ямьсез уйларны күңеленә китермәскә тырыша. Ләкин бу курку, карак мәче шикелле, посып кына килә дә, күңелне тырный башлый Никадәр тырышса да, котыла алмый ул алардан.
Фәһимәнең инде аяклары туңа башлады. Аркасына чымырдап салкын йөгерде. Әз булса да җылыну өчен, бераз йөреп килде Әмма ерак барырга курыкты. Борылган арада Рөстәм килеп чыгар да өйгә кереп китәр, күрми калырмын дип уйлады. Урамда инде халык та сирәгәя башлады. Вакыт бик сон. күрәсең. Акылы аны өйгә чакыра, у рамда басып торудан файда юк, кер, чишен, йөрәгеңә бик түзә алмасаң, тәрәзәңнән карап утыр, ди. Ә күңеле биредә калырга өнди, һәм ул аңа буй сына. Кышкы салкын инде җелекләренә төшсә дә, урамда кала. Ниһаять, ул таныш шәүләне күреп ала Аның йөрәге ешрак тибәргә тотына. Әнә ул инде якынлашып та килә. Янында бер ир дә бар Анысы ике кулын да кесәсенә тыккан, пальто якаларын күтәреп куйган Кулын болгый-болгый нидер сөйләп, яныннан килгән малайга йөзен борган
ИХСАНОВАф АНА КӨНДӘЛЕГЕ ф
Хәсән өенә кайтып килгәндә, ишек алдына керешли, Рөстәм белән очрашты.
— Кара, бик шәп булды әле, әйдә безгә кереп утырыйк,—диде укытучы, егеткә карышып торырга да урын калдырмыйча. Хәер, Рөстәм үзе дә карышып тормады Ул туңган һәм арган иде. Бирегә ул шул Хәсән абыйсын очратмаммы дип килде дә бит. Әтисе яныннан киткәч, ул. кая барырга белмичә, урамда бик озак йөрде. Өнгә кайтасы килми иде аның. Мәктәпкә керү турында уйлап та карамады Троллейбуска утырып. Ленин районына төшеп китте. Анда берничә заводның кадрлар бүлегенә кереп карады, әмма ана унсигез яше тулмаган кешене эшкә райисполкомнар аша гына алабыз дип әйттеләр. Шунда барып, махсус комиссиягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр Анда да кагылды малай. Комиссия дигәннәре атнага бер генә көн эшли икән. Ә бу атнаны инде аларның утырышы уздырылган. Кая гына барырга да белми йөргәндә, ул элек үзләре торган урамга килеп чыкты. Ишек алды түрендә, кар баскан агачлар арасында утырган йорт янына туктады. Кечкенәдән уйнап үскән, әле соңгы елларга кадәр яшәгән йорты иде ул аның. Чәчәкле пәрдә корылган әнә ул тәрәзәләр алар бүлмәсенеке иде. Хәзер анда малайга ят кешеләр яши. Бу ишек алдында торучылар алышынып беткән инде хәзер. Элекке танышларыннан сугышта хәбәрсез югалган улын әле һаман көтеп, адресын үзгәртергә куркып яшәүче ялгыз карчык та янәшә йорттагы Хәсән абыйсы гына калган. Хәсән абыйсының тәрәзәсендә ут юк. Кайда икән ул? Тиз кайтырмы икән? Ут алынмаган тәрәзәгә карап байтак торды малай Көндез бераз җепшетеп алган аяк асты ярмаланып каткан иде. Кечкенә якалы юка пальто аша малайның аркасына суык йөгерде, һәм эчкә төшеп калтырата башлаган суык, аны куып җибәргәндәй, урамга йөгертте. Шул вакытны ул кайтып килүче Хәсән абыйсын очратты.
Менә инде җылы өйдә. Укытучысы тиз генә чәй куеп җибәрде Кухняга чыгып, йомырка куырып керде һәм малайны өстәл янына чакырды.
— Очравың әйбәт булды әле, менә бергәләп чәй эчеп алырбыз,— диде ул, Рөстәм алдына йомыркалы табаны этә төшебрәк — Каймакта бер үзең өчен аш-су әзерләп торасы килми дә берәр кафега чыгып китәсең. Ә бүген әллә нишләп анда барырга да теләк булмады.
— Арыгансыздыр.— диде Рөстәм. Хәсән абыйсының сүзен ялгап җибәрү өчен генә. Ул аның сөйләүдән туктавын теләми иде, туктаса сораштыра башлар, бер атнадан бирле инде үзәккә үткән хәлләрне тагын искә төшерер дип курка иде. Ни өчендер хәзер, шушы кечкенә, җылы һәм якты бүлмәгә килеп кергәч, күңеле тынычланып киткәндәй булган һәм аның шул тынычлыкны һич кенә дә бозасы килми иде. Малайның күңелендәген сизепме, Хәсән үзе дә әлеге вакыйгаларга кагылырга ашыкмый.
— Арылгандыр шул. Бүген фототүгәрәк җыелды Узган атнадагы походта төшергән рәсемнәрне эшләдек Син дә барган идең бит әле анда?
Егет әйе дип башын какты.
— Аруын да ардыра Шулай да укучылардан башка күңелсез миңа, Рөстәм. Беркемем дә юк бит. Ә кешесез тора алмыйм.
Рөстәм Хәсән абыйсына күтәрелеп карады. Малайга аның йөзе боегып киткәндәй тоелды Сания апаның үлгәненә бик күптән бит инде, нигә өйләнми икән ул? Ә безнең әти менә, әни исән булуга да карамастан, икенче кешегә китә алган Ләкин ул боларны әйтмәде Эченнән генә уйлап кунды. Ә теленә аның үзе дә, Хәсән дә көтмәгән икенче сүзләр килде:
— Мин бүген әти янында булдым.
Хәсән зур кара күзләрен тутырып малайга карап алды.
— Эшкә урнаштырсын дип барган идем Ә ул әллә нинди шунда —
Рөстәм ни дип әйтергә белмичә, бераз дәшми торды да,— кызганыч кеше,— дип куйды — Беләсезме, Хәсән абый, ул әле мин килгәнгә дә курыкты бугай Сөйләшүе дә әллә ничек кенә. Менә мин сезнең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырам, ә анын яныннан китәсем генә килеп торды. ♦
Хәсән Фәйзине аз белә иде. Сания белән бу йортка күчеп килгәч. £ бер ел үтүгә. Фәйзи инде семьясыннан китеп барды Чибәр кеше, яхшы | ата дип уйлый иде Хәсән аның турында Бер-икс тапкыр юлда очрашып. § сөйләшеп кайтканнары булды Фәйзи семьясын ташлап киткән дип 5 Саниясе кайтып әйткәч. Хәсән ышанмады, ә ул. баксаи, чын булып “ чыкты Юк, бөтенләй белми иде ул Фәйзине Шуна күрә Рөстәмнең = сүзенә кайтарып берни дә әйтә алмады Бәлки әле малайның агасына * карата җылы хисләре сүнеп тә җитмәгәндер, күнел түрендә йомылып ♦ ятадыр Ялгыш кагылырсың да баланын күңелен рәнҗетерсең Аннары < ата белән бала мөнәсәбәтләренә кагылдырмый торган икенче бер сәбәбе © дә бар Хәсәннең. Ул —анын Фәһимәгә булган хисләре Фәһимә аны = белә бугай инде Белә, әмма җавап кына бирми Хәсәнне ул якын итә, * Шатлыгын, кайгысын бүлешә Бары шул гына Юк. әтисе турында Рөс * тәмгә тегеләй дип тә, болай дип тә әйтмәде Хәсән Ул сүзне Рөстәмнең = үзенә кайтарып калдырды:
— Сиңа бит унҗиде яшь Ә унҗиде яшьтә без инде сугышта идек ® Күпме көч. күпме ихтыяр кирәк булды ул вакыттагы егетләргә Алар- 3 нын күбесе туган өйләренә әйләнеп кайта алмады Фашистларга каршы ® көрәштә һәлак булды Белсәң әгәр, шундый укыйсылары килә иде " аларнын һәркайсы җиңү көнен түземсезләнеп көтә, бик күбесе ВУЗларга керү турында хыяллана иде Әнә шу я кайтмый калган
аларнкн хыялын тормышка ашырх өчен дә укырга кирәк иде сехнен кебекләргә. Эх. Рөстәм. Рөсгәм. синен бит яшь вакытын, иң энергияле, дәртле чагын. Шуны бушка уздырсаң, никадәр күп нәрсә югалтсын бит. беләсеңме’ Син уйлыйсындыр әле. укыганда ничек булса ла ярый, эшләгәндә үземне күрсәтермен, дип. Ләкин бу ялкаулыктан кнлә Сә ләге булып та уртача гына укыган кеше] ■ гавеиа ышанмыйм
мин Андыйны күргәнем юк әле «Ялкаулык—бәхетсезлекме и ■ • дип дөрес әйткәннәр Хәзер үзеңне ялкаулыкка өйрәтсәң, бер вакытта дя бәхетле булмассың Син әниеңнен бердәнбер баласы, бердә, -• шлг лыгы дип әйтергә дә була. Синең бәхетсезлегеңне күрү аны гомерлек хәсрәткә салачак Менә шуларнын барысы турында да бер хи лап кара әле син. Рөстәм Эшләп тә укырга мөмкин, билгеле Тик хикмәт анда мыни? Син менә үзеңнең мәктәбеңдә, үз иптәшләрен янында тәмамлар га тиеш укуынмы.
Эш эзләп бераз ашыкмыйсың микән. Рөстәм Гетеның бер акыл лы фикере хәтердә калган кеше уйлаган уен эш белән, эшләгән эшен уй белән сынап караса, ялгышмас, ялгышса да. дөрес юлга тиз басар, дигән х.т Менә син дә яхшылабрак уйлап кара әле, Рөстәм Минемчә, сина хрта мәктәпне тыныч кына тәмамларга кирәк Хннан сон, телисен икән эшли бир Иптәшләрен дә мәктәпкә кайтуымны телиләр бит
Хәсән, сүзеннән туктап. бераз уйланып утырды
— Ә син аша. аша!—диде ул һәм яңадан бер сүз дәшмичә, озак кына уйланып утырды
— Ә мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде хл Ашык саң-ялгышасын, сабыр итсәк —сонга каласын.-дип якадан сүзен ялгап җпбарде ул. Растайга карап -Белосеиме. Рястам, ешгаан ач- дсот кеп.« яшька олырак бер егет, моннан нак-ь чнрек гасыр злек шулай гашыйк булган пас Бетеп дпньянып курса чзмган ж.>й ае Пошйомры каз бабкәләрепен яшел уланга абынып йяргзп вакытлары Бакча буенда сәрбп агачлары, тарәза твбевда ярап гол гаре шау чачакта
утырган чак. Бөтен жирдән бәхетле бер сафлык бөркелеп тора Ә көнбатышта инде бер атна канлы сугышлар бара Кечкенә бер авыл аша әле яңа гына училищены тәмамлаган курсантларның фронтка китеп барулары. Иртәдән бирле маршта килгән яшь лейтенантларны командир әнә шул авылда ялга туктатты Әлеге егет отделениесе урамга яны белән салынган алты почмаклы йортның ишек алдына керде. Кара чәчен кыска итеп кискән, нәзек, озын буйлы яшүсмер кыз. өйдән чиләк белән су чыгарып, яшел үлән өстеиә куйды Чигүле озын сөлгене иңбашына салып, егетләрнең тузанланып беткән зур учларына чүмеч белән көмештән саф су сала башлады. Ул шул кадәр оялчан иде, күтәрелеп карарга кыймыйча, башын түбән иеп кенә торды.
Күз керфекләренең дерелдәп китүеннән һәм бит алмаларына чыккан куе кызыллыктан бу табигать баласының тәмам каушап төшүе күренеп тора иде. Башка вакытта кызлар яныннан узып киткәндә дә бер шаян сүз әйтмичә түзә алмаган егетләр, аны күргәч, тыйнакланып калдылар, һәркайсы үзен олы сымак тотарга тырышты. Шулай да теле кычытып торган берәү түзмәде.
— Сеңелем, ничәнче класста укыйсың? — дип сорап куйды.
— Быел унынчыны бетердем.
— Егетләрегез армиягә киткәндер инде?
Кыз сорау бирүчегә күтәрелеп карады һәм тиз генә керфекләрен түбән төшерде.
— Киттеләр,— диде ул бик акрын тавыш белән.
— Зыян юк, менә фашистларны тукмарлар да кайтып та җитәрләр әле.
Әйе, сугышның башланган гына көннәрендә кешеләр бу афәт озакка бармас, дошманны җиңел генә куып чыгарырбыз, безнең куәткә ул озак каршы тора алмас,— дип уйлый иде шул.
Походтагы солдат өчен ял озак булмый. Ике сәгатьтән инде кузгалырга команда булды. Әле кичә генә петлицаларына кече лейтенант кубигы таккан бу егетләр станциягә таба юл тоттылар Ә берсе, көне буе кояшта килеп, эссе сукканы, лапас күләгәсенә җәйгән йомшак урында ятып калды Өч көн торды ул бу йортта Әлеге оялчан кыз өч көн буена яныннан китми карады аны Ә дүртенче көнне егет иптәшләрен куа китте. Күкрәк кесәсендә аның бу кечкенә авылның адресы язылган дәфтәр бите дә, кызның нәфис бармаклары чиккән батист яулык китте. Чибәр кыз бу яулыкны, салкын суга чылатып, егетнең маңгаена куеп торган иде. Ә киткәндә егет аны кесәсенә салып куйды.
Кыз кулыннан юынып, кунакчыл өйдә ял итеп алган егетләрнең күбесе юктыр инде хәзер. Үкенечкә каршы, беренче көннәрдә туган өмет акланмады. Сугыш озак барды, күп корбаннар алды. Ә теге егет исән- сау әйләнеп кайтты. Гомере озын булгандырмы, сугышның нн каты җирләрендә йөрсә дә. зыян булмады үзенә. Әмма күңеленең бер чите китек иде егетнең Ерак авылда калган кыска чәчле кара кызны, үзенә булмаган беренче мәхәббәтен юксына иде ул. Күкрәк кесәсендә киткән адрес буенча ике арада бик күп хатлар йөрде Ниләр генә юк иде ул хатларда авылда беренче булып «похоронный» алган семьяның ачы кайгысы да, комсомолларның кызыл обоз белән икмәк илтүләре дә, разведкага киткән окопташ дусның әйләнеп кайтмавы да. хкраина’ юлларының яңгырда изрәгән кара туфрагы да, Берлин хәрабәләре дә... Тик мәхәббәтнең тылсымлы сүзләре генә юк иде анда. Язарга күңел тартмаганнан түгел, бу олы хисне кәгазьгә сыйдыра алмаганнан, җиңеп чыккач, шул кыюсыз кызның күзләренә карап, егетнең үз теле белән әйтергә теләгәненнән шулай булды ул. Ә менә кемдер берәү алан уйламаган. әйтәсе сүзен вакытында әйткән һәм үзенә каратып та кунган кызны. Тормышка чыктым, дигән хатны алгач, егет нишләсен, әрнегән һәм... бәхет теләп, сөйгәненә хат язган...
Укытучы туктап калды Ә Рөстәмнең түземсез күзләре анын сүзне дәвам итүен сорый иде.
— Шуннан, Хәсән абый'-1
— Беренче мәхәббәт булды микән ул?
Малайга карап әйтсә дә. бу сорауны ана бирүе түгел иде Хәсәннең Инде күптән онытылып та. ни өчендер менә хәзер искә төшкән бу вакыйганы ул, инде олы кеше буларак, хәзерге хәленнән чыгып бәяләр гә тели иде.
— Сания белән очрашканга кадәр бик сагышландым мин. гомергә онытылыр төсле түгел иде ул Ә менә Саниягә туган хисләр оныттыр ды аны 1lit беренче уянган тойгыны чын мәхәббәт дип булмый икән әле Ерактагы яшеннең сирәк-сирәк ялтырап алган сыек шәүләсе кебек була икән ул беренче хис Күкие ярып төшеп, күз алларын караңгылатып киткән чын яктысы аның алда икән.
Соңыннан, өенә кайтышлый, Рөстәм Хәсән абыйсының бу хикәясен < юл буенча исеннән чыгармады Ул Светлананы яратам дип уйлый иде. “ Бу тәкәббер кыз аңа барысына караганда да матур, барыннан да акыл = лы булып күренгән нде Хәзер ул аның турында ишетергә дә теләми, j Ә менә Хәсән абыйсы чын мәхәббәт була икән ул, ди. Рөстәмгә дә шун- * дый мәхәббәт бер килер микәнни? =
Шулай уйлый Рөстәм һава суларга дип чыккан укытучы абыйсы » Дәшми генә аның яныннан килә Өйдә сөйләнгән истәлекләр аның да ® күңел күген кузгаткан Фронттан кайткач, педагогия институтына укыр- £ га керүләре, анда Сания исемле чәчрәп торган үтә тере, профкомында » да, комсомол оешмасында да әллә ничә төрле җәмәгать эшләре алып 4 барырга да өлгергән, кайберәүләр тартып сузып өчлегә укыганда, курста бер үзе югары стипендия алып килгән житез кыз белән танышуы соңыннан бергә яшәгәндәге бик күңелле дә, бик бәхетле дә көннәре берәм-берәм күз алдына килде аның
Истәлекләр, әллә ничек, үзеннән-үзе тагын Рөстәмгә барып тоташты егет йомшак күңелле, кыюсыз. Андый кешеләргә тормыш итү читен була. Берәр мәсьәләне хәл кыла башласалар. икеләнәләр, шөбһчэнә- ләр. кискенлек булмый үзләрендә Тормышында шундый борылыш ясарга Рөстәмнең кыюлыгы җиткән икән, егетнен юлына каршы төшмәскә микән әллә? Тик аны зур заводка урнаштырсаң әйбәт булыр нде Эшчеләр арасында чыныгыр, характеры чарланыр \нда үсмерләр өчен аерым цехлар бар Үзләре белән тәҗрибәле мастерлар »шли дөрес, тугызынчы класска җиткәч, укучыңны чыгарып җибәрү мактаулы эш түгел, дип уйлады Хәсән
Аннары ул Лә.1‘Зарнповнаиы күз алдына китереп, елмаеп куйды Әй. (улар 1Д< бу уемны белсә, 1ип ктйды эченнән Башта Фәһимә белән сөйләшергә кирәк әле, ныклан уйламыйча хәл кылырга ярамый бу мәсьәләне Малайның характеры формалаша, акыллы киңәшчеләр, булышчылар кирәк үзенә. ДИП бер нәтиҗәгә килде
Берсе 'лс яши генә башлаган, икеичече гомер т.шынын инде ту бәсенә менеп җиткән ике кеше шу тан уйлана-уйлана Фәһимә янына килеп туктаганнарын сизми дә калдылар.
Рөстәм өйгә керде. Борчылудан эле һаман урынына ятмыйча, бүлмә белән кухня арасында йөргән әбисенә бер генә күтәрелеп -арады да түргә \ вды \ui.ipi а сорама ты. өст ■ и > ку< иан ризыт u.iii.iin б( р каушау бетән әнисенең ■
хәзер караягы урам хртасындв әинсенен басып үргәч, ан ирап
калды Кочандиропкад .................г кайтырга жи Ч" ur Әлл. . I >•
Зариповпа чакырып кайтарды мпкаи? .5кырга ■ м «.с» «агым
ЛИЛ КОНДӘЛЕГЕ ф
да тиргиләр, һәркем үзенчә таләп итә. Ә мина никадәр авыр икәнен белмиләр микәнни сон алар»,— дип уйлый Рөстәм, ачынып. Ул бик арган. Хәсән абыйсы белән сөйләшә-сөйләшә әкрен генә килеп, нык ук туңган да иде, күңелсез уйларга бирелеп, әнисен көтеп утыра торгач, өстәлгә башын салып, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Бераздан Фәһимә әйләнеп керде. Улы янына килеп бераз карап торды. Рөстәмнең беләгенә салган башыннан сыйпады. Кыйгаеп, мангаена менгән күзлеген алып куйды. Аннан сон, Рөстәмне уятып, өстен чишенергә кушты, йокы исереклеге белән улы берни белми чишенде. Фәһимә аның өстен рәтләп япты. Карават кырыена утырып, улының ябыгып киткән йөзенә карап торды Әкрен генә аның яңагыннан сөеп куйды. Рөстәм, саташып, нидер мыгырданды.
Рөстәм өчен көне буе кичергән курку хисе дә, аңа булган ачуы да, аналарча йөрәк әрнүе белән әрнеп, аны кызгануы да Фәһимәнең тәмам хәлен алган. Урыныннан кузгала алмас булып, ихтыярсызланып, утырды да утырды ул. Әнисенең бүлмәгә керүен дә сизмәде.
— Ят инде, кызым, иртәгә эшкә барасың бар бит. Ял итә алмый каласың,— диде ана әнисе.
Әй, ана, ана! Кырыкка җиткән кызы да бала шул әле аның өчен. Юлга чыкса да, эшкә китсә дә, эше уңмаса да, йокысы туймаса да, ана борчыла аның өчен.
Рөстәмне үстереп аякка бастырсам, исән-сау укытып чыгарсам, зур хәсрәтем бетәр иде, үз көнен үзе күрер иде аннары, дип уйлый иде Фәһимә. Картларның «Баланың борчуы үзең үлмичә бетми ул»,— дигән сүзе дөрестер, күрәсең. Бер карасаң, Фәһимәнең тормышы җайлы гына бара, югыйсә. Сәламәтлеге бар, эшендә яраталар, хөрмәт итәләр, кая барсаң танышлары, дуслары, Фәһимә дип, үлеп тора. Рөстәме дә әле бу көнгә хәтле, кайбер балалар шикелле, сүздән чыгып, азып-тузып, җан көйдереп йөрмәде Ничә карасаң өйдә булыр иде. ничә карасаң кулында китап иде Ә шулай да Фәһимәнең тормышы бер яктан китек. Кайтып керсә, чыгып китсә, сынар аккош шикелле, һаман ялгыз, һаман ялгыз. Фәһимә үзе ул турыда әллә ни пошынмый да сыман. Ә менә Хәдичә әбинең эче поша. Ятса, торса, шуны уйлый. Күңеленнән генә инде ул Хәсәнне дә юрап куя. Ул да ялгыз. Эчми, тартмый дигәндәй, йомшак телле. Рөстәм белән дә дус үзләре. Ә малайга үскән саен ата булыр кеше кирәк. Әни белән сөйләшә алмый торган сүзләре дә була бит аларның.
VIII
Фәһимәне йокы алмады. Артык борчылган иде ул. Хәсән белән сөйләшү дә тынычлык китермәде Ничек болан булды сон әле бу? Нн эшләргә инде ул бала белән? Улының кичке мәктәпкә күчүен һич теләми иде ул. Тиздән аттестат алыр дип торганда гына тагын ике елдан артык уку көтелмәгән борчу гына тудырачак иде. Эшләп укырга көче дә җитәрлек түгел бит әле аның. Юка гәүдәле балага авыр булачак. Укуын үз вакытында бетермичә, эленке-салынкы йөргән, кичке мәктәпкә кереп караган, укыйсы килмичә аннан да чыккан, бер урында рәтләп эшләмичә, эштән-эшкә күчеп йөри башлагач, сугышып, суд эскәмиясенә барып утырган күрше малаен күз алдына кигереп, ананың борчылуы тагын да артты Менә шуңа да улының, укып бетереп, төпле генә урнашып калуын тели иде ул. Керә алса, институтка кереп, укуын дәвам итсен. Булмый икән, яше җиткәч армиягә китәр. Чыныгып, дөнья күреп, ныгып кайтыр. Чыннан да, балалык гадәтләрен ташлап, тәмам олыгаеп кайта бит аннан егетләр. Ә хәзер алар җиңел генә уйлыйлар шул: теләсәм укыйм, теләмәсәм юк. Теләсәм, шул мәктәпне’ бетерәм. теләсәм, берәр кичке мәктәпкә кереп укыйм Ә ул мәктәп коллективы
сыйдыра алырмы аны, холкын, тырышлыгын, булдыра алу сәләтен чамалый белерләрме анда-1 Һәр коллективның еллар буена тәрбияләнгән үз традицияләре була Хөрмәт итә алырмы ул аларны. санлармы5 һаман да шул үз холкын куып, казанга сыймаган кабыргадай тырпаеп тормасмы?
Менә шулармын берсе турында да уйламый микәнни бу бала5 Иске ♦ урындагы чатакларын яна жирдә белмәсләр, ул шулай йомылып калыр, “ алар өчен җавап бирергә дә туры килмәс, яна коллективта бары шома гына, җиңел генә башланып китәр дип уйлый, күрәсең Ләкин үз-үзең- § нән качып булмавын, һаман да шул холкы, үзендә булган шул яхшы р һәм яман сыйфатлары белән барып керүен ул башына да китерми Яка х мәктәпкә күчтеме, барлык борчулары берьюлы бетәр дип уйлый ул = Әлеге вакыйгадан соң иптәшләре арасында калу авыр иде ана. Инде < онытылып бетте дисәң дә, аларнын бу хәлне искә алып, бер булмаса, ♦ бер әйтеп куюлары бар. Шуның өстенә бит әле укуы да малайның < уртача гына Яхшы укыса, кайбер якларын гафу да итәрләр иде. әмма ® Рөстәм кебекләр өчен инде бу хәл чүп өстенә чүмәлә була, юк-бар = нәрсәгә күңел салганга, шулай йомшак укый дип. хәзер нәтижә чыга- * рып куячаклар, дип тә уйлый Фәһимә. Бер туктаусыз шелтә сүзләре х ишетеп тору, һаман-һаман ышанычсыз күз карашларын тою, якты = чырай булмау баланың канатларын сындырачак, әлбәттә, күңелен төше- п рәчәк. Шуларны уйлаганда малайның бу карарга килүен акларга да “ мөмкин. Ләкин бит әле мәктәптә аның күңелен аңлый белә торган Хәсән й кебек, бераз гына ваемсыз булса да, киң күңелле Зоя Ивановна кебек. ® завуч Фатыйма кебек укытучылар да күп
Рөстәмнең бу эше әнисенең күңелендәге борчуны тагын шул ягы белән арттырды: малай да, әтисе кебек, авырлыкларга каршы көрәш- сез-нисез бирешүчән булмыймы? Фәйзи авырлык алдында бик тиз югалып калды. Яманаты таралудан, судья каршына басудан куркып, ярат- Хан кешеләрен ташлан китте. Ә бит семьяны саклап калырга мөмкин булыр иде. Бала хакына дип, бәлки Фәһимә дә аны гафу итәр нде Акрынлап, яра да төзәлер иде. Хәзер менә ике җирдә икс бәхетсез семья Шулай ук Рөстәм дә беренче тапкыр күңелсезлеккә очрау белән Чигенер, иптәшләрен ташлап китәр микәнни? Нәрсәне күреп җиткермәдем, нәрсәдә ялгыштым сон мин, нишләргә соң хәзер5 дип өзгәләнде Фәһимәнең йөрәге, улының баш очында уйланып утырганда Бөтен тормышы. Рөстәменә игътибарсыз калган һәр минуты тагып бер тапкыр башыннан узды аның, Хәсән дә хаклы сыман Бәлки анын заводка керүе чыннан да хәерлерәк булыр Күңелен сындырган, ышанычын югалткан иптәшләре арасына, инде бер киттем дигәч, яңадан әйләнеп кайтуы да кыен шул. . ,
Инде ни эшләргә икән? Нинди киңәш бирергә Рөстәмгә? Күп уйлады ул, күзенә йокы кермәде Шуннан түзмәде, онытылган көндәлеген, бердәнбер күңел сердәшен, яңадан кхлына алды Ничәмә еллар бүленеп торганнан сон, анда яна бит ачылды Яна Юллар язылды.
13 февраль. Космик ги i юк белән
пошуга чыдый алмыйча. Мөслимдә уянып киткән идем Шуннан бирле борчулы озын көй үтте. Инде менә төн уртасы җитеп килә Кемнәрне генә күрмәдем дә. пиләр турында гына сөйләшмәдем мин бүген Әйе, Рөстәмем минем, әле кечкенә генә малайга исәпләп йөргән Рөстәмем, инде гашыйк булырга да өлгергән Ләкин беренче хисләре аның җавапсыз калган Алай гына да түгел, көлгәннәр аның ул хисеннән. Гомере буе шулай төзәлмәслек яра алмасп ярый инде бу яшь күңел Чын яратуның барлыгына, ачып бөеклегенә ышанмый башлавы да мөмкин бит әле аның Ләкин Рөстәмнең күңеле яхшылыкка тиз тартыла Яшь йөрәгенең чын мәхәббәт хисләре белән янар көннәре алда әле. Аңа менә бүгенгесе авыр
Соңгы елларда мин, эшкә мавыгып, ничектер улымнан чнттәрәк яшәдем, күрәсең. Аның тәрбиясен күбрәк әбисенә тапшырганмын. Мин хәтта улымның нидән кызык табып яшәвен, нәрсә белән мавыгуын да белмим икән ләбаса. Ләкин балага, үсеп буйга җитә башлагач, әбисенең дөньясы гына тар булган. Ул үзенә сердәш, иптәш эзләгән Минем балам турында Хәсән миннән күбрәк белә. Ә бит мин үземне яхшы аналардан санап йөрим. Җае чыкканда, кешеләргә дә балам тәртипле үсә, намуслы дип әйтергә яратам. Уртача гына укып баруын да үземчә аклаган булдым. Мин Рөстәмнең, вузга кереп, студент булуын гына күз алдыма китерә ала идем. Ә чынлыкта, урта мәктәпне бетерә алмау куркынычы да бар икән. Хәсән һәрвакыт әйтә килде: баланы бик кечкенәдән эшкә өйрәтергә кирәк, аның утырып дәрес каравы да шул ук эш инде ул, соңыннан авырга килер, дия торган иде. Аһ. Хәсән, Хәсән, никадәр хаклы булганыңны белсәң иде син... Хисләреңне дә аңлыйм, яратуыңны да сизәм синең. Тик үзем генә алай тиз кабынып китә алмыйм. Ләкин күңелем көннән-көн сиңа тартыла. Тоям мин аны, куанам да шикелле ул хискә, куркам да сыман.
IX
Галимә ханым кызы торуга аш-чәй әзерләп йөри иде. Үзе белән кызган май исе ияртеп кухня яктан килеп керде дә ишек төбендәге включательгә басты. Бүлмәгә яктылык сибелде, күңелгә дә әз генә җиңел булып китте.
— Тордыңмы, кызым, әйдә, коймак өлгерттем, юынып ал.— диде әнисе. Ул. өстәл өстеннән кичә кызы калдырган китапларны җыеп алып, чәй әзерли башлады. Аннары, ашыгып, тагын кухняга чыгып йөгерде. Табада калган коймаклары көя иде бугай.
Шул вакытны кухняга Фәһимә дә килеп керде. .Мөслимгә киткәндә йортлар идарәсенең техникларына шалтыратып, шушы йортны килеп карауларын, мөмкин булса ике семья өчен ике ишек ясатып бирүләрен үтенгән иде. Ә ул халык, үшән ат шикелле, чыбыркылап торсаң гына эшли. Күз алдында була. була, эшлибез аны, дип калалар, ике-өч тапй кыр килеп исләренә төшермәсәң, урыннарыннан кузгатырмын димә. Фәһимә артыннан да барырбыз, карарбыз дип калганнар иде. килделәрме. юкмы икән? Килсәләр, ни дип әйттеләр икән? Эшкә барышлый, урау булса да. Болак буеннан әйләнеп. Галимә ханымнардан шуны белешен чыгарга уйлады Фәһимә. Калган эшкә кар ява. диләр картлар. Вакыт дигән нәрсә бик чамалы, көн тудымы, яна мәшәкать чыгып кына тора. Үзе командировкада йөргән арада эше дә күбәйгәндер инде, әллә ни хәтле хатлар килгәндер. Бары да җавап көтә, бер җылы сүз көтәләр бит.
Рөстәм дә бик эчне пошыра. Үзе эшкә киткәндә ул аны урыныннан кузгатып калдырды.
— Тор. җыен, мәктәпкә барырсың. Ул нинди дәрес калдырып йөрү ул.— диде Фәһимә.
Рөстәм урыныннан торды, киенергә ашыкмады. .Мәктәпкә барып керәсен уйлап, эче пошын китте. Килеп керүемә барысының да күзе миндә булыр инде. Кызлар чыш-пыш сөйләшә башлар, малайлар авыз ерып көләрләр, дип уйлап алды. Ялварып әнисен.» карап куйды:
— Әнием, син мине берәр мәктәпкә генә урнаштыр инде
— Ә син үз мәктәбеңнән китәргә теләвең турында минем белән киңәштеңме соң?
— Син өйдә юк идең ич.
Мин кайтканны көтәргә булмадымы? Син инде зур кеше. Нәрсә эшләргә кирәген үзең беләсең Шулаймы-
Малайның йөрәге сулкылдап куйды. Үпкә белән әбисенә карап алды, җиткергән икән. Өченче көн, әбисе мәктәпкә бармыйсын дип тирги башлагач, кызып китеп, шулай дип әйткән иде Рөстәм.
— Менә шулай, улым, инде үсеп җитүең мине бик шатландыра иде. ♦ тик башыма мондый мәшәкатьләр салырсың дип кенә уйламаган идем. £
Рөстәм, озын керфекле зур күзләрен тутырып, әнисенә бер карап ң алды. Син булышмасан, мин нәрсә эшли алам соң? — ди иде анын S карашы Бу араларда шәһәр бетереп эш эзләп йөрсә дә. малайның 3 күңелендә эшне дә. укуны да әни җайлар әле дигән өмет яшәгән булса х кирәк. Кинәт кенә нинди зур мәшәкать, нинди зур борчу төшүен әле = шунда гына аңлады бугай ул. Бик мескен бер кыяфәт белән утыра иде, * аны күргәч Фәһимәгә баласы бик кызганыч булып китте Рөстәмне ♦ кечкенә вакытындагы шикелле кочып аласы килде Шушы хәтле сөй- < кемле улының матур хисләреннән көлгән таш бәгырьле билгесез кызга ® күңелендә ачу туды. Баласының шулай, ни эшләргә белмичә, ихтыярсыз = утыруы бары тик ул кыз аркасында гына кебек тоелды. *
Анын күңеле дөрес сизенгән икән. Техниклар әле булса килмәгән- = нәр. Тик Галимә ханымны ул хәл артык борчымый булса кирәк п
— Я, ярар инде, булган эш булган да беткән Минем эчемдә усал- “ лык юк. Әйтәм дә кайтам. Күршеләребез белән бә-әк әйбәт торабыз Й Күнелен кнн булгач, бер ишеккә дә сыясың икән ул, иптәш делу- » тат,— ди.
Җиңнәрен сызганып торып, иртәнге чәйгә коймак пешереп азапланган бу ханымга Фәһимә, сәерсенеп, баштанаяк карап торды. Ни пычагыма дип әле син шулай тавыш кубарып, кеше борчып йөрдең сон? Никадәр вакытымны алдын Әле ярый, техниклар килеп җитмәгән, аларны юкка йөртүен булыр иде. Менә тагын йортлар идарәсенә барып әйтергә кирәк Кеше җибәреп тормасыннар Үзеңнең дә эшләгән чагың булгандыр лабаса. Булмаса. кызып эшли, Ләлә Зариповнаны бит бнк пунктуаль, артык таләпчән кеше дип әйтәләр. Ничек соң сипа шул эшне эшләргә ирек куйды ул? Вакытның кадерен белергә бер дә өйрәнмәдеңмени син? дип уйлады Фәһимә, һәм күңелендәген әйтеп тә биргән булыр иде, шул вакыт, иңбашына сөлге салып, теш порошогы һәм сабын фгып, җылы халатына төренә биреп, кухняга Ләлә Зариповна килеп чыкты
— 1 !сәнмессз,—диде ул Фәһимәгә, салкын гына итеп.
— Исәнмесез, Ләлә Зариповна Бу арада гел очрашып торырга туры килә әле үзегез белән.
— Шулай инде ул. Балаларына берәр хәл булса гына ата-аналар борчыла башлый. Барысы да дип әйтмим, әлбәттә, кайберләре
— Гафу итегез, бу минем адреска туры килми бугай. Аннан соң әле мин бирегә әниегезнең үтенечен юллап килгән идем Депутат буларак.
— Җәмәгать интереслары белән яшәү мактаулы эш, әлбәттә Тик үз интересларыңны да онытмаска кирәк Бигрәк тә балаң барлыгын.
— Анысы шулай. Әгәр Галимә ханым кебек, юкка-барга да буза куптарып, эч пошкан саен депутатка йөгермәсәләр, аларнын да файдалы эш өчен вакытлары күбрәк булыр иде
Фәһимәнең бу шелтәсенә Ләлә Зариповна берәр җавап табар идеме, юкмы, табала кызган маеннан да болан чәчрәп. Галимә ханым бәхәскә керергә тора иде Фәһимә шуны сизде дә, тизрәк чыгып китү ягын карады. . v
Рөстәм турында тагын бер тапкыр сөйләшергә. Хәсән киңәшен класс житәкчесс белән дә уртаклашырга уйлап алган иде. Болай булгач Фәһимә ул турыдп сүз кузгатып тормады
һавага чыккач, ул иркен сулап куйды. Төне буе бурап-бурап яуган кар инде туктаган, күк йөзе бераз ачылып, көн яктырып киткән, бөтен жирно каплаган мамыктай йомшак ак кар күзне камаштыра Әле булса урамнарны чистартып өлгермәгәннәр, машиналар аз йөри торган җирләрдә юллар аеруча карлы. Буран артыннан көн дә җылытып җибәргән. Спасс башнясындагы сәгать сигез туларга чирекне күрсәтә иде. Фәһимә, соцга калам, ахры, дип, тагын да кызулый төште.
Әтисенә ышаныч юк. Аптыраганнан гына барган иде Рөстәм. Ә менә әнисе мәктәпкә кире кайтырга өнди. Тик Рөстәм әле сонгы тапкыр булса да үз фикерен тормышка ашыру өчен талпынып карарга булды Нигә дип аңламыйлар икән бу олы кешеләр балаларының күңелен. Үзеңне шулай мәсхәрә иткән кыз укыган класска яңадан кайтып керүе никадәр кыен икәнен белмиләрмени сон алар? Хәсән абый комсо-мол җыелышында Светланага шелтә биргәннәр дип әйтә бит әле. Әллә гел юатыр өчен генә сөйлидер ул аны Шундый шикләр, борчулар тынгы бирми Рөстәмгә. Шуның өчен ул, бер кеше сүзенә карамыйча, эш эзләргә, кичк. мәктәпкә керергә дигән фикердән чигенмәскә булды.
Кичә ул райисполкомга керсә дә. каушавы белән, рәтләп сөйләшә дә алмаган иде Комиссия утырышына килгәндә берәр язу-.мазар кирәктер инде ул. Ниндирәк язулар алырга, кайсы бүлмәгә, сәгать ничәгә килергә — шуларның барысының да рәтен белеп кайтырга дип. ул яңадан шунда китте. Ике урам чатына салынган ике катлы гына тәбәнәк таш йортның бүлмә ишеге саен халык тора. Кайсы утырып, кайсы басып, кайсы сөйләшеп, кайсы тик кенә чиратка баскан халык алдыннан узып, ишеккә борын тыгармын дип уйлама: артыңнан хәзер кычкыра башлыйлар Синең яшь булуыңны да. сабырсыз булуыңны да. зурларны санга сукмавыңны да искә төшерәләр, хәтта балак очлары киңәеп киткән чалбарыңны һәм муеныңа төшеп торган озын чәчләреңне дә телгә алалар. Бер ишеккә тыгылып караган иде Рөстәм, барысын да ишетте шуларның. Эченнән бик оялды, колак яфраклары кызара башлады, шулай да сөйләсәгез, сөйләгез, исем китми әле дигәндәй, елмайган булып, коридорның икенче башына юнәлде. Нишләргә икән? — Бер-ике авыз сүз сорар өчен генә чиратка баса алмын бит инде ул. Аннан соң әле кайсы бүлмәгә керергә икәнен дә белми Бер җирдә чират торырсың, ә сиңа бөтенләй анда керергә кирәк булмас.
Шулай боргаланып йөргән арада бүлмәләрнең берсеннән, кулына бер кочак кәгазь тотып, шунда эшләүче апа килеп чыкты Рөстәм, аны туктатып, йомышын әйтте. Тегесе Малайның башыннан аягынача бер карап алды Хәлгә керерлек җылы, өмет бирә торган караш түгел иде бу.
— Мин әйтә алмыйм, бишенче бүлмәдән сора.—диде хатын. Узып киткәч, тагын бер тапкыр артына әйләнеп карады. Бу нинди җан көеге йөри тагын дигәндер инде.
Бишенче бүлмә дигәннәре беренче катта булып чыкты. Монысының ишеге төбендә халык юк иде Рөстәм бүлмәгә башын тыгып карады, озын өстәл артында сөйләшеп утырган өч-дүрт кешене күреп, рөхсәт сорады.
— Сабыр ит. диделәр аңар.
Ул көтә башлады. Бераз чпттәрәк торган эскәмиягә барып утырып та торды, озын һәм ярым караңгы коридор буенча йөреп тә килде. Әлеге дә баягы чират торучылар яныннан да әйләнеп үтте. Стенадагы түгәрәк сәгать телләре бик акрын кыймылдаган кебек булсалар да. һаман алга үрмәлиләр үзләре. Ул килеп басканда ун иде’ менә инде унбер дә тулып үтте. Әлеге ишектән керүче дә, чыгучы да күренмәде. Рөстәмнең түземе бетә башлады. Ул ишекне яңадан ачып карады. Әле кешеләр һаман шул бер урында утырган көе җай гына сөйләшәләр.
Тик бүлмәдә тәмәке төтене зәңгәрләнеп куерган да. көл савыты тәмәке телчекләре белән тулган иде. Башта алар малаймын кыюсыз, акрын тавышын ишетмәделәр, үз сүзләрендә булдылар Рөстәм. бу юлы инде кычкырып, яңадан рөхсәт сорагач, күтәрелеп карадылар Тик шул минутта Рөстәм бүлмәгә узарга да, сүз әйтергә дә белмичә аптырап, басып калды Бүлмәдәге дүрт кешенең берсе, ишеккә арты белән утыр- ♦ ганы, Хәсән абыйсы булып чыкты 2
Ә, Рөстәм, әйдә кер. Синең турыда сүз бара иде әле,— диде укытучы аны чакырып.
Булмәдәгеләр, шушы баламыни инде ул егет, дигәндәй Рөстәмне о баштанаяк карап алдылар. Егеткә тагын да кыен булып китте. Ык- к мык итеп торды да ул: ' =
— Мин эшкә керергә телим, дип куйды
Бүлмәдәгеләрнен Хәсән белән янәшә утырганы, урыныннан кузга- * лып. кечкенә һәм юка гәүдәле яшүсмергә карап тора башлады
— Сиңа ничә яшь соң. энекәш' — дип сорады ул бераздан. о
— Унҗиде инде,— диде Рөстәм =
Сүзгә икенчесе, өстәл артында утырганы кушылды: 2
— Ничек сон, укыйсы килмимени' *
Егет, шикләнеп, укытучысына карап алды Ә Хәсән, кыюрек бул. я дигәндәй баш кагып алды. ®
— Минем эшлисем килә. Укуны кичке мәктәптә укырмын,— диде f
Рөстәм. а
— Ә кайда эшләр идең сон син? Нинди һөнәр алырга теләр идең5
Рөстәм җавап бирергә өлгерми калды, әлегә кадәр дәшми утырган күзлекле кызның тавышы ишетелде:
— Эшче дигәч тә бит ул.. Эшчеләр дә күп төрле була Токарь, фре- зировщнк, лекальшик, аппаратчы, слесарь, гравер, штамповщик. .
Ул тагын әллә нинди профессияләрне санап китә алган булыр иде, бүлмә буенча йөреп торган кеше аны бүлдерде
— Допустим, әле ул гравер булып эшли алмас, лекалыцик булуы да бик икеле Но шулай да кем булып эшләр идеи соң снн, егет5
Рөстәм завод дигәч тә цехларда тезелеп киткән төрле-төрле станокларны һәм шунда йөргән майлы комбинезонлы, чәчен берет астына җыеп тыккан эшчеләрне күз алдына китерә Кинода шулай күргәне бар Аннары укыган чагында үзләре практикага йөргән завод цехында Дһ шундыйрак күренеш иде. Ул эшчеләрнең төрче-төрле һөнәр ияләренә аерылуларын да белә, әмма узе слесарьлыкка өйрәнгәнлектән, башка-ларның эшен өстән-өстәи генә чамалый иде Шунлыктан әлеге кыз санап киткән профессияләрнең берсенә дә тиз генә туктала алмыйча, аптырабрак, бүлмәдәгеләрнен әлс берсенә, әле икенчесенә карап куйды
Өстәл яныннан урын бирделәр анар Хәсән абыйсы хәзер Рөстәмнең нәкъ каршында иде. Ләкин ул бер сүзгә дә катнашмады Ни йомыш белән килде икән. Анын монда утырганын белсә, Рөстәм бүген ике аягының берсен атламас иде.
— Ә бәлки үз классыңда укуыңны дәвам иттерерсең? — дип сорадылар аннан
— Мин кичке мәктәпкә кучәм
— Ә аңлашылды,—диде әлеге кыз бик зур хакыйкать ачкандай — Снн мәктәптә өлгерми башладың, шулаймы' Кичке мәктәптә уку җинел- рәк дип уйлап, шунда керергә телисен, дөресме5
Рөстәм дәшмәде Ирләр сүзенә кысылмыйча, тик кенә утырсаң им була, дигәндәй, бер күз сирпеп кенә кызга карады Аның каравы, өстәл артында утырган кеше кызның сүзен җөпләп алды:
__ □ бит кичке мәктәпләрдә аниан-мовнан гына укыл булмаячак. Аида да. көндезге мәктәпләрдәге шикелле үк. таләп каты булачак.
Бу кадәр төпченерләр, әллә ниләр сорарлар дип уйламаган иде ул. Болары әле шулай кылана, ә комиссиясендә ип сорап бетермәсләр.
Рөстәмнең бер дә алай чәчелеп китеп, барысын да сөйләп бетерәсе килми иде.
һәрнәрсәнең чиге була бит, әлеге кешеләр дә сорашудан туктадылар. Комиссиягә килү тәртипләрен аңлатып бирделәр. Аларның әле кабул итеп алган документларны тикшерүләре икән. Шуннан соң атнага бер тапкыр, эшкә керергә теләүче яшүсмерләрне чакырып, үзләре белән сөйләшәләр. Килгәндә я әтиең, я әниең белән килергә кирәк. Сөйләүләреннән анлап алды Рөстәм, комиссия членнарының кайсылары педагог, кайсылары комсомол оешмаларында эшләүче икән. Аннары бирегә укуларын ташлаган ялкау балалар, зурларга баш бирмәс хулиганнар, әле кечкенә булсалар да, ата-анасының бәгыренә төшкән, җелекләрен саргайткан кире беткәннәр күбрәк килә икән. Ә Рөстәмгә калса, тегендиләр арасында да, мондыйлар арасында да күрергә теләми иде ул үзен. Шуның өчен дә ул. сүзен бетереп ишекне ачкач, иркен сулап куйды. Тизрәк бу йорттан йөгереп чыгып качасы килде аның. Хәсән абыйсы, мине көтми китмә, дип артыннан әйтеп калмаса, ул шулай иткән дә булыр иде.
— Я, Рөстәм, комиссиягә хәтле ныклап уйла Эшләргә дип әйтсәң, сине Компрессорлар заводына җибәрергә мөмкинлек бар. Кичке мәктәпкә керергә үзем булышырмын,— диде Хәсән, бүлмәдән чыгып, Рөстәм янына килгәч.— Бәлки үзебезнең мәктәптә генә калырсың, ә?
— Юк, Хәсән абый, китәргә булгач китәрг.ә инде. Укуын ташлар дип уйламагыз. Мин барыбер урта мәктәпне бетерәм әле,— диде егет.
Хәсән аны хуплап аркасыннан кагып куйды.
— Ярый, хәерле булсын. Эшләргә булгач эшләргә! — диде.
Рөстәм урамга чыкканда, көн инде ачылган, аяк асты тәмам шомарып, тайгакка әйләнгән, дворниклар, тротуардагы карны бер якка өеп, кеше биеклегедәй таулар ясап куйганнар. Бил тиңентен юешләнеп беткән малайлар шунда кала алышлы уйныйлар. Бер өемнең башына чыбыклардан ясалган биш почмаклы йолдыз кадаганнар. Рөстәм узып барышлый гына бер зур йомарлам кар ыргыткан иде. өем таралып ук китте. Кала саклау чылардандыр инде, бәләкәй генә бер малай ачу белән аның артыннан кычкырып калды.
— Дулак!
Рөстәмнең кинәт шаярасы килеп китте. Тагын бер йомарлам кар алып атты. Ул арада өемнәр артыннан аның үзенә йодрык-йодрык карлар оча башлады Малайның башына, күкрәгенә, эченә килеп тйде- ләр алар. Ул кулы белән битен каплап, «ут астыннан» йөгереп чыкты. Аның артыннан балалар шырык-шырык көлеп калдылар.
Урамда сумка күтәреп атлаган укучылар күренә башлады Башта алар берән-сәрән генә очрадылар, аннары төркемлән төркемләп килә башладылар. Укулар беткән вакыт иде булса кирәк. Мәктәп чатына җитеп үзләренең өйләренә борылыйм дигәндә генә Рөстәм Светлана белән йөзгә-йөз очрашты Светлана мамык башлыгының колакчыннарын иңбашына салып, каракүлгә охшатып ясалган аксыл тунының сәдәфлә- рен төймәләмичә, бер үзе акрын гына атлап килә иде Көтелмәгән 6v хәлдән алар икесе дә аптырап калдылар. Светлана кып-кызыл булып кызарды, башын аска иде һәм кинәт кенә урыныннан к\бып. йөгерен китеп барды Рөстәм бик озак аның артыннан карап торды Пи өчендер бу кызга артык үпкәләми иде инде ул. Әллә мәктәптән китәсе булганга шулаймы? Булса да булыр, тугыз ел бергә укыган иптәшләреннән аерылу жинел түгел, андый чакта Светлана шикелле үзәгенә үткәннәре дә юк юк та бер сагындырып куяр әле аның.
кач эшкә киеп йөрим әле,—диде. -
Фәһимә улы янына килеп утырды да кулыннан эшен алды Чалбарны < алдына жәеп карады һәм елмаеп куйды Рөстәм соры жеп белән эре- * эре атлатып тегеп чыккай булган. Ж.өе тартылып жыерылып тора х
Улы, нн әй гер инде, дигәндәй әнисенең йончыган борчу лы йөзенә * текәлгән иде. Фәһимәнен, бер сүз әйтмичә, иске йон материяне сыйпап м утыруын күргәч, түзмәде; х
— Мин бүген райисполкомга барганием,— дип куйды. а
Әнисенең, уйга бирелеп, үзе сөйли башлаган сүзләрне ишетмәвен “
күргәч, туктап калды. Фәһим.) башын күтәреп улына карады, аның нәр- 1 сәдер әйтергә теләвең аңлады Ләкин Рөстәм һич көтмәгәндә
— Син авырыйсыңмы әллә, әнием? — дип сорады.
— Юк, нигә алай дип әйтәсең?'
— Күңелсез син бүген.
— Шатланырлык берни дә юк бит.
— Белом инде нн әйтәсекне
— Ә менә мин синең ни әйтәсеңме һаман белеп бетермим әле
— Мин эшкә керергә булдым инде, әни. Райисполкомда Хәсән абыйны очраттым. Ул да шулай дип әйтте
— Әй, Хәсән, Хәсән! Рәхмәт инде сипа,—дип уйлады Фәһимә улының соңгы сүзләрен ишеткәч — һаман без дип тырышуың бит. Рөстәм өчен үз атасы кайгырмаганда, син борчылып йөрисең
Шул вакыт Хәсән анар бик якын, бик үз булып тоелды, менә хәзер үк аны күрәсе, аның янында буласы килде Тик уйлаганын минуты, сәгате белән эшләрлек ашкынулы яшьлеге узган инде, күрешәчәк көнне сабыр гына көтеп торырга кушкан айнык акылы хужа хәзер ана Әнә Хәдичә әби дә балаларын табын янына чакырып тора Фәһимә урыныннан торды да улын иңбашыннан кочып алды.
— Әйдә булмаса ашап алыйк, эшче кешегә көч күп кнрәк,— диде ул, уенын-чынын бер итеп.
' Хәдичә әби өстәлгә ипиен, телем-телем кыярын, тозын, борычын тезен куйган Рөстәм шадраланып торган сусыл, тозлы кыярның бер телемен алып, шытыр-шытыр чәйни башлады, икенчесенә үрелде. Әбисе аның кулына сукты.
— Әдәпсезләнмә, өстәл янына утыргач та җитешерсең.
Фәһимә дә. өстен алышып, килеп утырды Табын түгәрәкләнде.
Рент)м д > ейдә торс.1. Ф »һнм | I ' б!р ф жпр» 1 -'И'.-pi » ашыкмас
чэ әбинең күңеле була. Әйдә ничектер бәйрәм шикелле. жан да тыныч.
Әйе бу кечкенә гаилә шулай торып, торып бер болганып ала да яңадан бер жайланын китә. Нн эшлисең, тормыш бнт. \лда әле борчуы да, шатлыгы да күп булыр Тик яныннан дусларың, теләктәшләрең генә китмәсен.