Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Патша кызы»


Күктән барам, Тугыз чакрымнан, Бөтен галәм —зәңгәр океан
Күз камаша аның сафлыгыннан, Җанга рәхәт кояш баткудан.
Шул гаҗәеп зәңгәр океанда йөзгән чакта һава корабы.
Пәйда булды кинәт әллә каян Ап-ак мәрмәр болыт таулары.
Ак якуттай ак сарай бар анда, Тәрәзләре — сиксән сигезләп
Каерылып шунда караганда. Калды бер кыз мина кул изәп.
Ничек сөйлим анын матурлыгын! Саф булуын, әдәп-
инсафын! Күзләреннән күрәм сабырлыгын. Тагын бик күп,
бик шәп сыйфатын!
Таныдым мин аны'
Гомер буе минем күңелдәге, Хыялымның изге түрендәге
Патша кызы булып чыкты ул,— Йөрәгемнән кысып тотты ул!
Җирдән аны күпме .мин эзләдем. Күпме, күпме кызлар
күзләдем. Ошатмадым ләкин һичберәвен, Табалмалым
күңел гүзәлен.
Илләр гизеп-гизеп, күрәлмаган. Бик теләп тә, өзелеп
сөял.маган Хыял кызы —
Әнәтерә кайда икән ул: Минем ише тинтәкләрдән качып.
Зәңгәр күккә менеп киткән ул!
Кул нзәде якут сараеннан...
Шаярамы?
Тагын алдыймы?
Яратамы мине әллә чыннан
«Таптың, егет, тизрәк ал!» диме?..
Юк, хыялым кызы — тан йолдызы, Елмайма син болай сөйкемле.
Табылсаң да хәзер,
Чакырсаң да, Яр булсаң да — Бик-бнк соң инде...
Кызлар хаты
Хат язды кыз сөйгән егетенә. Әйтеп бирде моңсу яшәаен «Шик
төшерә,— диде,— өметемә Синең болай озак дәшмәвен
Гел шашардай булам хат көтүдән, Бер сүзеңә синең тилмерәм
Почта килер сәгатьләрдә өйдән Мең мәртәбә чыгам, мен керәм.
Көнләшеп тә куям анда сине Карындыр, дип, әллә кемнәргә.
Оныткандыр, бәлки, күптән мине . Уйга чумам ялгыз төннәрдә.
Хатын юкка инде биш көн менә!
Яратуың шул гынамыни? Ара ерак булган өчен генә, Сөйгән күңел
суынамын»? »
Адрес язды, конвертлады хатны, Сумкысына салып куйды ул
Шунда гына йокысына ятты. Тынычланып күзен йомды ул.
Ун КӨННӘН СОҢ...
Яулык эзләгәндә. Килеп чыкты ул хат сумкыдаи
— Ах! —диде кыз. черки тешләгәндәй,— Онытылган икән чукынган'
һәм. сабыйча керсез елмаеп, ул Хатны салды зәнгәр әрҗәгә: Инде
жавап көтәр моңаеп ул. «Сөйгән яры» озак дәшмәүгә .
Борынгы шагыйрьдән
Барган идек хатын белән театрга.
Күңелләрдә яхшы хисләр уятырга.
Утырабыз чөкердәшеп тат\ гына, Ә сәхнәдә уен бара матур гына
«Эх, әйбәт тә уйный сон шул ГалимәкәА!
Үзе дә ул сөйкемле бер күбәләктәй' .»
Дигән идем хатын кинәт көлмәс булды. Күзләренә яман хәтәр ярсу тулды.
Ике очкын — гүя төнге киек күзе.
Кызган тимер суда чыжлый — һәрбер сүзе...
Туры килде миңа аннан тиз кайтырга. Телемнең дә итәк-жинен
кыскартырга...
Бармыйм инде моннан ары театрга.
Хатыным бар яхшы хисләр уятырга.
Картлар гыйшкы
Ник борчылам икән мин бүген? Сизә.м жаным тыныч
түгелеп...
Ятлар күзе керә алмаслык Бикле микән синең күңелең?.
Сәер иттең мине, «карак» кыз,— Урлап киттең
тынычлыгымны. Мин утырам көйләп бер ялгыз Көзге
жилдәй кырыс җырымны .
Акыл әрли.
Әйдә, әрләсен.
Алланың бу тинтәк бәндәсен.
Мүкләнмәгән йөрәк.
Нишләсен.
Ник көймәсен.
Нигә сөймәсен?
Бу сүзләр бик иске булса да.
Нигә, «жаным!»
«Бәгырем!» димәсен?
Дөрләсен ул,
Әмма сүнмәсен!
Татый бирсен, әйдә, һәммәсен, Дусларыннан сине
көнләсен. Бер тилерү — үзе бер гомер!
Көймә тиздән
Комга төртелер .
Анда инде йөрәк дигәннән Самавырга калыр тик күмер .
О.мтьпа кеше янага. Куркыга Куян абзанны
Иске итәктән гота һәм яшәтә сак кына,
<-Кыю бул». дип әйтсәк ана. Эчендәге Арысланны «Аю бар», дип куркыта Тик
богаулап яткыра.

Кайтып булса сабый чагыма. Өстәл астына качып.
Әллә ниләр сорамыйча гына. Бу искереп бетк-н дөньяны
Йөрер идем «айт-тайг» уйнап, Өр-яна итеп ачып.

Җенем сөйми көзге дигәннәрен. Аңлый белми һич тә бәндә хәлен: Ватар идем бәреп.
Күрсәтә ул картны
Чалт! итеп — Карт! итеп.