Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭЗЛӘР БУЙЛАП


Шигырьне нәрсә тудыра? Бу шулкадәр киң колачлы сорау ки. җирдә яшәүче һәм яшәячәк
шагыйрьләр никадәр күп булса, җаваплар да шулкадәр күп һәм терле булачак. Ә яшь шагыйрь
Рестәм Мингалимов аңа болайрак җавап бирер иде кебек: минем шигырьләрне вагон
тамбурларына, мәктәп коридорына, бораулау будкасы идәненә, университетның мәрмәр
баскычларына һәм шул юллардан хәтер дәфтәремә күчеп уелып калган үз эзләрем тудыра.
Шигырьләр — эзләр... Салынган эзләр буйлап теләсә кем сәяхәткә чыгарга хак лы. Бәс шулай
икән — юлга! Бәлки, безне бу юлда мавыктыргыч үзәнлекләр кетедер? Ә бәлки, игътибарсызлык
аркасында төзәтелми калдырылган юл сикәлтәләредер?.. Әйе. әйе. шигърияттә барысы да булырга
мемкин. Чөнки һәр яңа шигырь китабы ләззәтле билгесезлеккә салынган беренче эз ул...
Текла кайтам—
Вагон тәрәзенә ябыштырып куйган рәсем
кебек кереп киләм. Татарстан, синен
чигеннән
(* Кайту»).
Зур тезелешләрдә, заводларда, чирәм җирләрдә эшләп, озак вакытлар буе Татарстаннан
аерылып торган, аны чиксез сагынган шагыйрь туган ягына яңадан кайтып килә. Лирик геройның
ирләрчә кырыслыгын изге туган җир шатлыгы иркәли. Шагыйрь күңелендә балаларча эчкерсезлек
пәйда була. Шуңа күрә, ул:
Төн бүген көннең яктысын
Саклап калган үзендә.—
дип. биш еллык аерылу чорында төшендә генә күргән сыман тоелган туган ягын
күзәтә.
Кар төшә, кар бөртекләре; үрелеп тотам берсен: янәсе, авыр түгелме,
каты бәрелеп җиремне авырттыра күрмәсен.
(•Таныш кырларда»)
Әлбәттә, кар бөртеге төшеп җирне авырттыра күрмәсен, дип борчылу олы кеше өчен бик үк
табигый дә түгелдер. Ләкин ул — шагыйрьнең шушы мизгелдәге эчне кичерешләре белән аклана.
Бу борчылу үзенең балаларча булуы белән хәтергә сеңеп кала, ул туган як турында җитди
уйланулар, балачак хатирәләре булып үсә һәм, шигырьне укыгач, күңелдә туган якны сагыну хисе
туа. Бу минутта син туган якның никадәр кадерле икәнен тоясың, синең анылың Ватан дигән
төшенчәнең асылына тагын да тирәнрәк үтеп керә. Әйе. эчкерсез сабыйлыкның нигезендә һәрвакыт
ниндидер бөеклек башлангычы ята.
Эзләр буйлап бара торгач, без шагыйрь укыган мәктәпкә килеп чыгабыз. Класс. Сары өстәлдә
— глобус. Шагыйрь аны бармагы белән әле уң якка, әле сул якка.
4 Рөстәм Мингалимов Эзләр. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1967 ел.
ала тизрәк, ала акрынрак әйләндерә. -Материклар* һай таулар- -океаннар-, һәй «кырлар ., елгалар-
Һам шаһэрлар шагыйрь телэган якка, шагыйрь талаган тиз- лакта әйләнәләр. Мин күрган беренче
денья нинди җиңел булган!» —ди шагыйрь (Мәктәпкә кайткач исемле шигырен тәмамлап. Ләкин
шигырь әле моның белән генә бетми, ул укучы күңелендә дөньяның бүгенге йезе белән аның
балачактагы чагылышын янәшә куеп карау булып үсә. Әйе. без беренче күргән денья инде шак -
тый үзгәргән. Дәресраге. без үскәнбез, ныгыганбыз һәм безнең карашларыбыз бер ноктада гына
торып калмаган, үскән. Вакытлар үтү белән без тормыш күренешләренә һам әйберләргә нарата
булган шәхси карашыбызны яшәешнең бай тәҗрибәсе белен тулыландыра килгәнбез.
• Военкоматта дигән шигырьдә шагыйрь, сугыш елларында әле малай гына бул ган
яшьтәшләренең эштә чыныгып үсүләре турында сәйли дә. комиссия әгъзаларының шушы
чыныккан малайларны хәрби хезмәткә яраклымы-юкмы дип төпченеп аларны тимер үлчәгечләр
белән үлчәп торуларына канәгатьсезлек белдерә. Хезмәткә яраклы дип языгыз, үлчәмичә генә
.— ди ул. Бу шигырьдә дә бүгенге күренешләргә а узганнар аша карау, бүгенге үсешне элен булып
узган вакыйгалар аша күрсәтү аяы- иы кулланылган. s
Яшьлек елларымны, сарут белән бутап, аттым яшел эскерт естенә. т*
буразнага салдым — кыр тутырып.
эре башак булып үстеләр, кайсыларын асфальт белән кушып олы
юлга жәеп калдырдым; кайсыларын корыч эреткәндә яндырдым.
(г Минем дшмгх»)
Шушы юлларны укыгач, ирексездән. шагыйрьнең Военкоматта- дигән шигыре пңадан искә
тешә, һәм син шигырьдәге килешмәүчәнлекнең шартлы рәвештә генә икәнлегенә, аның шагыйрь
өчен бик табигый халәт булуына һәм шигырьнең асылында кешеләргә, тормышка яхшылык теләү
фикере ятуына тагын бер мәртәбә ышанасың «Җиргә бер сүз» дигән шигырь үзенең нен темасына
багышланган булуы белән кызыклы. Монда шагыйрь бер үк вакытта шатлык һәм күз яшьләре,
ракета һәм электр кече булдыручы, кеше эчен бер үк вакытта матур тормыш һәм вакытсыз үлем
тудыручы Җиргә нарата үзенең шәхси мөнәсәбәтләрен ачыкларга омтыла.
Кадер-хермәт күрсәталам диеп, кызыктырма минем күңелне
Каберлекләр күрсәталам диеп, бозып торма минем күңелне Ике
аралыкта торасын, дип. син келәрг* миннән кыйма, җнр. әнкәм мине
шушы тештә тапкан, син шушыннан мина мәйдан бнр Фикеремдәге
шатлык монда юк та, фикеремдә:е кайгы да юк монда, шушы тештә
яшәп, шушы тешкә охшаш җырлар языйм <*ле шушында.
һәм шагыйрь менә шушы туган Җирдә ритмик төзелешләре белән хәрәкәтчән, эчтәлекләре
белән драматик шигырьләр яза. Беренче карашка, аларда. чыннан да. ине аралыктагы — яшәү
белән үлем арасындагы — нәрсәдер бар шикелле тоела, ләкин шунысы әһәмиятле, бу нәрсәдер —
якты, ачык рух белән сугарылган оптимизм. Эчтәлеге белән драматик характердагы Сейләшүдән
өзек шигырендә дә теп максат әлеге олы эчке оптимизмга кайтып нала. Шагыйрь кешенең
тормышка мәхәббәте табигый хис икәнлекне раслый. Бу шигырьнең фәлсәфәсен якынча болай
әйтеп булыр иде: «кеше дөньяга курку төшенчәсен белмичә генә туа. Шулай булгач, кеше табигате
белән үк оптимист...
«ЭЗЛОРа ВУЛЛАП ф
Шуны урында бераз гына тунталыш ясал, узган юлыбызда алган тәэсирләребезне барлап
карыйк. Укучы инде, әлбәттә, китапны уку барышында шигырьләр — эзләрнең бик биографик
икәнлекләрен сизгәндер. «Эзләр»дәге лирик геройның тормыш юлы авыр сугыш елларында һәм
сугыштан соңгы елларда узган, шул елларда ук балалыктан балигь булган. Аның тормышы шул чор
шартларын һәм кыенлыкларын татып яшәгән совет яшьләренекеннән аз аерыла. < Эзләр»нең герое
көндәлен тормышта безнең белән яши, безнең белән бергә келә һәм елый, очрашу шатлыкларын
һәм аерылу сагышларын кичерә, кемнәр белендер дошманлаша һәм яңа дуслар таба, атом һәлакәте
турында ишетә һәм алмагачлар утырта.
Укучы, әлбәттә. Рестәм шигырьләренең күбесе балачакка багышланганлыгын, яки шушы
мәңгелек якты елларга чигенешләрнең куп булуын да абайлагандыр. Балачакка чигенешләр Рөстәм
Мингалимов әсәрләренә бер яктан эчкерсезлек, куп төслелек һәм җылылык бирсәләр, куп очракта
алар шагыйрьнең шигъри алымына, шигырь корудагы төп чарага әверелеп китәләр. «Эзләр»,
«Военкоматта», «Энем, утыр, илтәм Минем яшьлек». «Матурлыкны шунда таныдым> һәм башка
шигырьләрдә балачакка чигенеш шагыйрьнең бүгенге фәлсәфәсен аңлатуда төп алым булып тора.
Әлбәттә, бу инде — әдәбият тарихы өчен таныш алым. Ләкин һәр кешенең балачактагы карашлары
үзләренчә истәлекле, үзләренчә кызыклы. Шунысы куанычлы. Мингалимов шигырьләрендәге
балачак узганнарны сагынып елау түгел, ә бүгенге чынбарлыкка төшенү юлы, аңа бәя бирү, андагы
зур яңарышларны тою чарасы Димәк, әнә шул хисләрне төгәл сурәтләргә мөмкинлек бирүче әдәби
алым. Бу — шагыйрьнең методологик табышы. «Эзләр нең авторы шуның ярдәмендә төгәллеккә,
зур максатларга, драматизмга һәм оригинальлеккә ирешә, аның шигырьләре аңлаешлы һәм
бизәкләргә бай булулары белән аерылып торалар.
Сузне тегалләр алдыннан шуны да әйтеп үтәсе килә, Рөстәмнең шигырьләрендә модага ияру.
фикерне кирәгеннән артык катлауландыру, форма кыланчыклыгы кайбер тәнкыйтьчеләр әйткәнчә
ук күп түгел. Ачың караеы «Эзләр» тулысынча эчкерсезлек белән сугарылган. Ә инде эчкерсезлек
һәрвакыт диярлек яңалык та алып килә. Шукысы кызык. Рөстәмнең бу шигырьләре татар әдәби
хәрәкәтендә традиция һәм новаторлык турында кайнар бәхәсләр барган чорда язылдылар. Хәтта
шушы шигырьләрнең бер өлеше ул бәхәсләргә сәбәпче дә булды. Ул чорда яшь татар поэзиясенә
карата булган тәнкыйтьтә образларны кирәгеннән артын детальләштерү һәм фикерләрне аңлы
рәвештә артык ванлау белән мавыгу аркасында, шигырьләрнең аңлашылмавы, гомумиләшүе һәм
прозаин яңгыраш алулары турында сүзләр булган иде. Боларның күбесе хәзер Рестәм Мингалимов
шигырьләренә хас сыйфатлар түгел. Шулай да кайчакта шигырь төзелешенең камиллеген прозаик
юллар шактый бозып тора әле. Прозаизмнар шигырьнең беренчел дәрәҗәдәге әһәмиятле, ягъни
шигырьнең төп фикерен тудыра торган юлларында түгел, ә логин бәйләнеш, шигырьнең форма
төзеклеге өчен генә кирәк булган, ягъни әһәмият иненче дәрәҗәдә булган урыннарда ешрак
очрыйлар. Кайбер очракларда («Эзләр» шигыре) шигъри детальләрнең артыграк. чамасызрак
кулланылуын ла күреп була...
Соңгы ноктаны куяр алдыннан «Эзләр»дән тагын берничә юл шигырь китереп үтәсе килә: •
Барам,
Җир.
әйләнеп, эзләремне чорный үзенә — фотопленка сыман.
( сЭэлар»)
Эзләр яңа ссяхәтләргә чакыралар, һәм без. яшь шагыйрь әдәбият сөючеләрне яңа
шигырьләре белән яңа маршрутларга дәшәр дип, көтеп калабыз.