Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘЧЕТ ҖЫЛЫЙ

Хәтер сандыгында бик күптән бер нәрсә саклана. — язмыйча котылып булмас, ахрысы, үзеннән... Әйе, кемнәр генә булмадык, ниләр генә күрмәдек без. Аянычын да, көлкесен дә. Сүз биредә шундый көлкерәк бер әкәмәт вакыйга турында барачак. 1029—30 елның кышында мин өлкә газетасында штаттан тыш репортер булып эшләп йөрдем. Бик яшь идем әле мин ул чакта һәм «репортер» дигән исемне бик зурдан санап, шуның белән үземчә горурланып йөри идем. Асылда исә редакциядә минем урыным да, эшем дә бик кечкенә иде, даими хезмәт хакым да юк иде. редакция кушуы буенча төрле жирдән вак-төяк хәбәр ташып, шулардай килгән бәләкәй генә гонорарга яшәп маташа идем. Ләкин яшьлек дигән нәрсәне беләсез инде, барысына да түзә, барысын да күтәрә ул, ә китмәгәнен хыялы белән тутырырга ярата. Заманның да бик кызыклы, бик киеренке чагы иде. Бөек борылыш елы!.. Илне индустрияләштерү, авылны колхозлаштыру, кулакларны бетерү — менә нинди зур вакыйгалар башланып китте ул елны . Сыйнфый көрәш гаять кискенләште, бу көрәш тормышның бөтен тармакларына үтеп керде, ни генә эшләнмәсен, барысы да шул көрәш хакына эшләнә торган булды. Мәчетләр мәсьәләсендә дә эш шундыйрак иде. Мәчет — сыйнфый дошман терәге, шуннан ул үзенең зарарлы коткысын таратып ята, бетәргә тиеш аның бу соңгы оясы!.. Әгәр мәчет агачтан икән, аның манарасын шунда ук кисеп төшерделәр. Янәсе, тормасын нечкә ае белән әллә каплардан күренеп! Без, газета кешеләре, бу эшне бик хуплап яза торган идек. Хезмәт иясенә мәчет кирәкми, мәчет — дин оясы, ә дин халык өчен әфиюн ул... Мәчетләрне япкач, дин дә бик тиз үзлегеннән бетәргә тиеш, янәсе... Гомумән, без ул чакларда күп нәрсәләр турында бик ансат кына уйлый идек. Теләк көчле, дәрт көчле, менә шүилыктан бөтен искене’ тиз генә аударып, өр-яңаны бастырып куярга .без бик атлыгын тора идек. Ләкин шул кышны Яна Бистә татарлары арасында гажәп сәер бер хәбәр тарала башлый, күптән түгел ябылган шундагы бер мәчет жылап утыра, имеш. Дөресрәге. Ямашев урамы чатындагы таш мәчеттән һәр- көнне, караңгы төшкәч, бала елавына охшаган тавыш ишетелә, имеш... Шуны үз колаклары белән ишетүчеләр дә бар икән Билгеле инде, башта бу уйдырмага берәү дә чынлап ышанмады Ләкин юньсез хәбәр бит ул яман ис кебек, бер чыкса, тарала да тарала; хәзер инде Яна Бистәдә генә түгел, бөтен шәһәрдә диярлек шул хакта гына сөйлиләр- мәчет жылый!.. Бәгырьләргә төшәрлек бала тавышы белән мәчет жылап Х утыра!., һәм тагын иң сәере шунда, бу «жылауны» үз колаклары белән ишетүчеләр көннән-көн күбәя бара. Менә хикмәт! Ниһаять, бу хәбәр безнең редакциягә дә килеп керә. Күпләр моны, билгеле, көлеп кенә каршы алалар, һәрнәрсәдән мәзәк табарга яратучылар исә үзләреннән җыен кызык өстәп тә сөйлиләр: янәсе, мәчет, нең күз яшьләре яңгыр торбалары буйлап агып төшә, имеш; мәчет жылаганда аның ишектәрәзәләре шап та шоп ачыла да ябыла, имеш. Аннары хыялы йөгерек берәү, мәчет үзе жыламый, ә мәчетне япкан чакта чыга алмыйча калган карт мәзин жылап утыра дип тә безне көлдерә. Кыскасы, көлеп сөйләүләр күп була, әмма һәркем бу хәбәргә пүстәк нәрсә дип кенә карый. Ләкин редакциянең жаваплы секретаре Мөрти агай икенче төрлерәк уйлаган булса кирәк. Ничектер бу мине чакырып ала да әйтә: — Менә нәрсә, егет, — ди, баскан килеш кенә. — Сиңа әйбәт кенә фельетон язарлык бер эш чыгып тора, шуны булдыра алырсыңмы? — Нинди эш соң ул? — дим мин. гадәтемчә, каушабрак. Биредә шуны әйтергә кирәк. Мөрти агай, күптәнге газетачы буларак. аратирә «Татарстан» битләренә сенсация кузгатырлык мажаралы, шаккатыргыч материаллар жибәргәләргә ярата иде. Миңа да күбрәк шундый материаллар табып китерергә куша иде. — Ишеткәнсеңдер, — ди бу миңа, — әнә Яна Бистә обывательләре мәчет жылый дип шау итәләр. — Әйе, ишеткән идем. — Менә шул провокацияне фаш итәргә кирәк. — Ничек итеп? — Ничек итеп. имеш!.. Их син!.. Репортер сорап торамыни, репортер үзе белергә тиеш. Мин дәшмәдем, минем әле бөтенесеннән курка торган чагым иде. Ә Мөрти агай шактый коры кеше ул, һич юктан кыздырып, тиргәп ташларга да күп алмый иде. Ләкин шулай да ул мине, үземә сиздермичә. эченнән генә кызгана да шикелле... Еш кына тиргәп ташласа та, китергән хәбәрләремне үз кулы белән төзәтеп, озак яткызмыйча чыгар- галый тора иде Редакторга да өстемнән зарланган чагы булмады. Үзе дә күреп, белеп тора инде минем хәлемне... Бу юлы да әнә шулай дорфа гына шелтәләп алды да кистереп кенә әйтте: — Бүген кич шул мәчет янына бар да үз колагың белән тыңлап тор Кайткач, бернинди мәчетнең җыламаганын. бары контр мулла- монтагайлар чыгарган бер провокацион уйдырма булуын әче генә итеп язып бирерсең. Аңладыңмы? — Аңладым. — дидем мин. баскан урынымда таптанып. — Бар. алайса. Ләкин мин чыгып китәргә ашыкмадым. Куркып кына булса да, сорыйсым килде: — Әгәр ишетелсә, нишләргә? — Нәрсә ишетелсә? — диде Мөрти агай, кашларын җыерып. — Мәчетнең... жылаганы. Мөрти агай «Бу нинди миңрәү?» дигән төсле гажәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән миңа бераз карап торды. — Син әллә шуңа ышанасыңмы, советский репортер? — Ышанмыйм да бит, тик шулай да... — Нәрсә шулай да? Мин жавап бирә алмадым. Бу минутта Мөрти агай: «Булмас бу җебегәннән» дип уйлагандыр бәлки, ләкин ул артык сүз озайтырга теләмичә, боерык биргән сыман коры гына әйтте: — Бар. кушканны эшлә. Бурычыңны яхшы бел: мәчет жыламый, безгә бу провокацияне фаш итәргә кирәк. Мин сүзсез генә борылып чыгып киттем. Шулай да эчемнән генә. нигә бу мине жибәрә инде дип, аңа рәнжемичә булдыра алмадым. Син ышанмаган кебек, мин дә мәчетнең жылавына ышанмыйм, шулай булгач, нигә әллә кайдагы Яна Бистәләргә барып торырга? Бик кирәк икән, тотарга да шушында гына. Мөрти агай үзе әйткәнчә, контр муллаларны, фанатик карчыкларны, дин исламны — барсын берьюлы тетеп, фаш итеп ташларга! Андый нәрсәләр, редакциядән чыкмыйча гына, бездә аз языламыни?!. Юк. менә аның өчен җәһәннәм астына барырга, ниндидер ташландык, караңгы мәчетне күрергә, җитмәсә, шуның янында катып-туңып, тыңлап торырга кирәк. Әлбәттә, моның кебек мәгънәсез эшкә өлкән сотрудниклардан берәү лә бармаячак, ә минем шикелле малай-репортерны җибәрергә ярый инде.. Мин редакциядән чыкканда, кояшсыз салкын декабрь көне сүнеп тә бара иде инде. Искереп беткән пальтомның өтек якасын күтәреп, ашыга-ашыга Чернышевский буйлап (редакцияләр элек шушы урамда иде) Кольцога төшеп киттем. Куз бәйләнгәнче Яна Бистәгә барып җитәргә кирәк, чөнки, кешеләрнең әйтүенә караганда, мәчет нәкъ менә караңгы төшкән чакта гына (ягъни икеидеахшам арасында) жылан ала, имеш. Аннары төн буе көтеп торсаң да тавышын чыгармый, имеш. Ул елларда Яна Бистәгә трамвайлар иярми иде әле. Ләкин бер шәп нәрсә — «барабызлар» күп иде. Үрәчәле чанага ялгыз ат җиккән «барабызлар» Свердлов урамының башында өелешеп торалар. Мин шул чаналарның берсенә килдем дә, салам тутырган чыпта кап өстенә кырын ягып, барабызчы агайга: «Әйдә киттек». — дидем. Билен кызыл билбау белән әйбәтләп буып, тун өстеннән җилбәгәй генә соры чикмән кигән Әлдермеш татары, чанасына аягүрә басып, атын куа-куа мине алып та китте. «Кая барабыз?» дип сорады ул миннән. . «Яна Бистәгә, жылак мәчет янына» дидем мин. ваемсыз гына. Агай даны чыккан мәчетне белә иде, күрәсең, — «Була»,— дип кенә куйды. Бер егерме минуттан без барып та җиттек Мина кирәк ак мәчет Ямашев урамы белән бер кыска тыкрыкның мтында тора икән. Агайга унбиш тиенне бирдем дә төшеп калдым Бу тирәләр миңа шактый таныш, — үткән ел гына мин мондагы мех фабрикасында бераз эшләп киткән идем. Ул фабрика мәчеттән ерак түгел, шул ук Ямашев урамында, татар зыяратына табарак урнашкан. Ә кыска тыкрыкта икенче мех фабрикасы,— ул элек кайсыдыр бер татар баеның сабып заводы булган диләр... Мәчет күршесендә генә, шул фабрика өчен булса кирәк, яңа бер бина салынып ята. Караңгы тәмам төште диярлек. Инде нишлим, бу серле мәчетнең кайсы ягына чыгыйм дип торганда гына күреп алдым: тар тыкрык чатында, нәкъ мәчеткә каршы, кечкенә бер төркем халык басып тора. Болар айда белмичә тормыйлардыр дип мин дә шуларга таба атладым һәм берсенә бер сүз катмыйча аз гына читгәрәк тукталдым Алар минем килеп басканны сизмәделәр дә шикелле Төркем дигәнем берничә карт белән карчык һәм бер-ике-өч малай иде \зара һични сөйләшмичә тик кенә торалар. Нидер көтәләр. Тәрәзәләре караңгы ак мәчет тә тын гына, боек кына юра Урам буш. үтеп-сүтеп йөрүчеләр бөтенләй юк диярлек. Тик әле бер яктан, әле икенче яктан берничә агай һәм берничә хатын-кыз төркем!ә килеп кушылдылар. Исәнләшмәделәр, дәшмәделәр, килделәр дә бастылар. Сабырлыклары җитмәгән малайлар әкрен генә шаулаша башлаганнар иде, аларны шунда ук төрле яктан ысылдап кына тындылар Шактый гына вакыт узды, минем юка оек белән кигән ботинкаларыма бик нык сиздереп суык үтә башлады. Инде тәмам күз дә бәйләнде, ә халык серле, караңгы, тып-тын мәчеткә карап, тавыш-өнсез тора да тора.. Мин дә карап торам, бу салкын, таш мәчеттә нәрсә булырга мөмкин дип уйланам, һәм ихтыярсыздан малай чакта (моннан нибары 5—6 ел элек кенә) ишеткән төрле куркыныч әкиятләрне искә төшерәм: сөйлиләр иде. һәр мәчетнең үз өрәге була. имеш. Өрәк кешегә бер дә күренми, яки бик сирәк кенә күренеп китә икән. Аның тавышы юк, йөргәне һич сизел* ми, үзе ул кәфенгә урангандай ап-ак, нечкә-озын була, имеш. Аннары тагын ул өрәк дигән нәрсәнең я бик шаяны, я бик явызы да булырга мөмкин, имеш. Шаян өрәк куркыныч түгел, кешегә тими, күбрәк ул кызык өчен, мәчеткә килгән картларның i алош-каталарын буташтырып бетерә, мәзиннең манарага менгәндә чабуыннан тарта, хәзрәтнең мөнбәр таягын яшереп куя, имеш. Ә менә явыз өрәк бик хәтәр нәрсә ди, кешенең каршысына ул кинәт кенә килеп чыгып, аның котын алырга ярата ди. Кеше куркуыннан я телдән яза, я дивана булып кала ди. Хәтта үче бар кешене буып та үтергәли ди... Мин хәзер бу әкиятләрнең берсенә дә ышанмыйм, билгеле, юк нәрсә дип көләм генә, батырайган булып, моның ише шик-куркуларны үземнән куам гына . Дөресрәге, куарга тырышам... Ә шулай да .. ни пычагыма басып торам әле мин монда? Бу мәгънәсез көтүдән эчем дә поша башлады, катып-туңып йөрүемә ачуым да килеп китте .. Ләкин нәкъ шул чакта төркемнән бер агай кинәт кенә «Чү!» дип куйды, аннары бик шомланып, коты алынган тавыш белән: -Әнә. әнә. ишетәсезме... башлады'» — дип пышылдады. Төркемдәге халык барысы да үлектәй катып, өнсез калдылар. Ә бераздан әле берсе, әле икенчесе: «Ие шул. ие шул. ишетелә, ходавәндә!» диделәр, аларга кушылып бүтәннәр дә: «Мин дә ишеттем, мин дә ишеттем!» дия башладылар Бер карчык: «Мәчетебез җылый-й!» дни сузып кына шыңшып та җибәрде. Ә башкалар исә кызу-кызу гына пышылдап, белгән догаларын укырга тотындылар. Ә мин берни дә ишетмим, күпме генә колагымны торгызсам да, юк. һичнәрсә ишетә алмыйм . Аптырагач, янымда басып торган бер агайга: «Чынлап әйтәсезме, мин нигәдер берни дә ишетмим».— дидем. Агай мина борылып карады да кырыс кына: «Ә син бүрегеңнең колагын күтәр». — диде. Мин тиз генә малахаемның колагын күтәрдем. Шул чакта тагын берәвесе ачулы гына «Чүгез!» диде, без барыбыз да шым булып тынып калдык, һәм менә шушы тынлыкта. — кеше әйтеп кеше ышанмас. — минем колагыма да. ниһаять, нидер килеп ишетелде. Башта ышанмыйчарак тордым, ләкин... ишетәм бит. чәнчелеп китим, ишетәм! Чынлап та «и-н-и» дип бик нечкә генә сузып, әкрен генә җылаган тавыш!.. Бала җылавына охшаган, әмма сабый бала, ныкына караганда да нечкәрәк тавыш' . Кайдан килә бу? һичшиксез, мәчеттән, ләкин бинасы эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, түбә-кыек тирәсеннән килә. — шулай ишетелде миңа... .Мин берьюлы аптырап та. шомланып та. куркып та калдым, әмма һич шик юк ки, җылаган тавыш бар. мин моны бер түгел, берничә тапкыр үземнең тырнанган колакларым белән ишеттем Әллә галлюцинация микән бу? Алай дисәң. ишетүем бик ачык, кат-кат, галлюцинация шулай буламы икән соң? Аннары мондагы бөтен кешеләр дә ишетеп торалар ич, барыбызның да берьюлы алдануы мөмкин түгелдер бит инде!.. Димәк, тавыш бар. тавыш ишетелә һәм нәкъ менә җылаган тавыш!.. Ләкин ничек инде мәчетнең җылавына ышанырга мөмкин ди? Акылга сынмый ич бу Алайса, мәчетнең эчендә нәрсәдер бар, нәрсәдер куйганнар анда... Мәчетнең «җылавы», бүлешәләп, бер ун минут чамасы дәвам иткәндер. аннары ул тынды, ахрысы, бөтенләйгә тынды... Чөнки тавыш ишетелми башлагач та халык, сеанс тәмам дигәндәй, куркынып һәм укынып, тизрәк таралып та бетте. Ә мин баскан урынымда торып калдым Кузгалырга көчем җитмичә, ихтыярсыздаи торып калдым... Мин бггк аптырауда идем, ни уйларга да. ни эшләргә дә белми идем. Әгәр кайтып, Мөрти агайга, үз колагым белән ишеттем дип әйтсәм, ул мине шул ук көнне редакциядән куачак, валлаһи, куачак. Коптор- лар провокациясенә бирелгәнсең, чыпык! — диячәк. Газетада эшләргә ярамыйсың, булмый, мәгънә чыкмый синнән, диячәк. Инде ышана кал са, нигә колагың белән ишеткәнне күзен белән күреп кайтмадык дип жаныма тиячәк. Бу очракта бигрәк тә — чөнки ул да мәчет эчендә нидер бар, нәрсәдер куелган дип уйлаячак. Аныңча бит, репортер дигән кемсә бөтен нәрсәнең төбенә үзе төшәргә, үзе күрергә, үзе белергә тиеш... Нишләргә соң, ә?.. Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры! Инде катып- туңып та беттем, дер-дер калтырый да башладым, ә торам, казыкка бәйләнгән тай шикелле селкенеп-таптаным торам да торам... Үзем мәчеткә карыйм, куркыныч ул миңа, үзенең серле тынлыгы, карангы зурлыгы белән шомландыра, куркыта ул мине. Ә китеп булмый, китсәм, мина тагы да начаррак булыр төсле. Ахырда чарасыздан бөтен шик-шөбһәләргә кул селтәп, мин катгый бер карарга килдем, керергә, бу серле-шомлы мәчетнең эчен бер әйләнеп, карап чыгарга кирәк. Ни булса ул! Әйе, ни булса ул!.. Ашамас әле таш мәчет, йотмас, әйләнеп чыгармын әле ничек тә, тик каушамаска, каушамаска гына кирәк. Егет кеше ләбаса мин! Ләкин шулай батыраеп урынымнан кузгалуым булды, минем алга шунда ук беренче кыенлык та килеп басты: хәзер төн бит инде, мәчет эче дөмкараңгыдыр, утсыз-нисез нәрсә генә күрә алырмын мин?! Димәк, кермичә кайтып китәргә дә була, ут юк, вәссәлам! Мөрти агай үзе дә дөм-караңгы мәчет эченә кереп тормас иде, билгеле... Әмма ни өчендер минем бу сылтаудан тизрәк файдаланасым килмәде, тәвәккәлләгән эштән ансат кына баш тарту ничектер уңайсыз булып тоелды. Менә күзем мәчет күршесендә салынып яткан бинаның каравыл будкасына төште. Туктале, мин әйтәм, каравылчы янына кереп карыйм, аның фонаре булырга тиеш, биреп тормасмы Булмаса инде, икенче мәсьәлә... Шулай уйлап, урам аша чыктым да такта будкага барып кердем. Каравылчы абзый бик әйбәт урнашкан икән, — будканың нәкъ уртасында, жнр идәндә кечкенә чуен мич гүләп янып тора, ә абзый шуның каршында тун чабуларын кайтарып, аякларын аерып, ботларын ышкый ышкый җылынып утыра. — Исәнмесез, абзый, — мин әйтәм. Абзый миңа кырын гына күз ташлап алды, көттереп һәм мыгырданып кына: — Исән әле, чынлап сорасаң, — дип куйды. — Җылы икән сезнең монда, — дидем мин. чакыруны да көтмичә тизрәк чуен мич янына узып; әх, үткән икән шул суык үзәккә. . Абзый дәшмәде, тик шактый гаҗәпләнеп һәм шикле сынап, мина баштанаяк бер сөзеп кенә карап алды Күрәм. минем вакытсыз килеп керүем абзыйга бер дә ошамады Аның мине, бөтенләй ят кешене, хәзер үк будкасыннан җилтерәтеп кууы да яки тревога күтәреп берәр этлек эшләве дә мөмкин иде. Ләкин минем бик туңган булуым һәм балаларча әрсезлегем аны бераз аптырашта калдырды шикелле. Шулай да мин абзый үзе телгә килгәнче йомышымны әйтергә ашыктым. — Абзый кеше, тыңласагыз, минем сезгә бер йомышым бар иде. — Нинди йомыш? — Сезнең әнә сгенада «ярканат» фонаре эленеп тора Шул фонарьны миңа биреп торсагыз иде. . Әлбәтгә, вакытлыча гына... — Нигә ул сиңа? Минем алдан әзерлән куйган бер хәйләм дә юк иде, шул сәбәпле дөресен генә әйтергә туры килде: — Мин ни. менә мәчеткә кереп чыкмакчы идем. — Мәчеткә? Нинди мәчеткә? — Ш\шы сезнең күршедәге мәчеткә Абзый, тиз генә сүз таба алмагандай, күзләрен шарландырып, мина беравык тик кенә карап торды. Гаҗәпләнүе анын гүя чиктән ашкан иде. — Снн нәрсә, энекәш. — диде ул, ниһаять, әкрен-усал гына. — әллә бераз салып килдеңме? — Юк. нишләп, салыйм, ап-айнык мин. — Сон!.. Әллә башың икеме? — Юк. башым да берәү генә. — дидем мин. елмаерга тырышып. — Берәү генә булса, йөрмә монда. Үкчәңне күтәр Син. ахрысы, ул мәчеттә нинди хикмәт барын ишетмәгәнсең әле. — Ишеттем шул... Ә менә хәзер нәрсә барын кереп беләсем килә. Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде: — Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан... Бетмәс монда сезнең ише суга... «батырлар». Абзыйның бу хәтле сыртын кабартып, кире торуы мине чынлап борчый башлады. Ахрысы, мәсьәләне ана ачыграк, җитдирәк итеп төшендермичә булмас. — Син. абзый, мине куарга ашыкма әле. башта әйбәт кенә тыңла.— дидем мин. пичектә юмалап, ипләп кенә. — Мин редакциядән килгән кеше, миңа газета редакциясе сезнең мәчеттә нәрсә барын белеп кайтырга кушты. Ышанмасагыз, менә минем документым. Так што, сезгә куркып торырга урын юк. барысы өчен дә үзем җавап бирәм. Фонарегыз өчен дә курыкмагыз. кирәксә, менә акча калдырып торам... Ә газета заданиесен үтәргә кирәк, үтәмичә ярамый, белдегезме? «Газета» дигән сүзнең тәэсире \т заманда мәчет җылавыннан бер дә ким түгел иде,— абзый шактый йомшарып киткәндәй булды. Шулай да ул тиз генә бирешергә теләмәде: — Килгәнсең икән, бар кер, нигә мине борчып йөрисең, — диде бу, мыгырданып кына. — Мина фонарь кирәк, фонарьсыз мин анда нәрсә күрим? Син инде, агайэне, мине задаииене үтәмичә кайтып китәргә мәҗбүр итмә... Каравылчы фонарен бирмәде дисәм, сиңа да рәхмәт әйтмәсләр. — Их, парии! — диде абзый, чын-чыинан ачынып, — үз башыгызга бәла алу гына түгел, кешегә дә зыян-зәхмәт ясап йөрисез. — Син, абзый, борчылма, бернинди зыян да. зәхмәт тә булмас сиңа... ун минуттан фонареңны исән-сау китереп бирермен. — Бирерсең, башыңны алып чыксаң. — һи. чыгабыз аны. — дигән булдым мин, көлеп. — Нык утыра баш, тәгәрәп төшәрлек түгел . Әле без синең белән шушы мич алдында тәмләп кенә тәмәке көйрәтә-көйрәтә, мәчеттә күргәннәрне сөйләшег! утырырбыз. Абзый авыр гына сулап, урыныннан кузгалды, ашыкмыйча гына фонарен чөйдән алып бирде. Бөтен хәрәкәте аның бу эшкә минем катнашым юк. бары мәҗбүр булганга күрә генә дип әйтеп тора иде кебек. Мин фонарьны урындыкка куеп яндырдым да. борылып чыга башладым. Шул чакта абзый түзмәде, кыюсыз гына минем арттан: «Денсез булсаң да, белгән догаларыңны укырга онытма'» — дип калды. — Рәхмәт, абзый, онытмам, — дидем мин, ишекне ябып. Урамда адәм заты түгел, эт тә юк иде. Аяк астымда чайкалган фонарь яктысына карап, мин ашыга-ашыга мәчеткә таба киттем Мәчеткә керә торган ишек ихата эчендә икән Ярый, капка ачык булып чыкты, ишек алдына уздым Ләкин мәчетнең яшел тимер ишеге зур йозак белән бикле иде Мин йозакны тотып та. яктыртып та карагай булдым: димәк, мәчетнең үзенә керү мөмкин түгел... Гап-гади, әмма репортер башы уйлый белмәгән киртәләр чыга да тора. Нишләргә?.. Аптырап сулга борылган идем, тагын бер кейкенә яшел ишекне күреп алдым. Анысының йозагы юк иде Бу манарага менә торган ишек булырга тиеш... Туктале, мин әйтәм, теге жылау тавышы мәчетнең эченнән түгел, ә каяндыр югарыдан, чорма тирәсеннән ишетелгән иде бит... Мөгаен, бу манарага менә торган баскыч белән чормага да үтеп була торгандыр, һич югы шунда менеп карыйм әле... Артык уйланып тормыйча кечкенә ишекне ачып җибәрүем булды — нәкъ каршымда бер озын ак нәрсә күренде: бу ни бу. өрәкме әллә?! Фу. нәләт, стенага сөяп куйган, мәет юа торган ак кабык икән лә'. йөрәк жу-у итеп китте. Яшен тизлеге белән хыялымнан бу кабыкта юылган мәетләр үтеп киткәндәй булды .. Хәтта ул менә хәзер минем өстемә авар шикелле булып тоелды. Мин ихтыярсыздан бер адым артка чигендем, ләкин ишекне япмадым. Беренче курку шулай бөтен тәнем буйлап йөгереп узганнан сон, мин бераз исемә килдем. Тынычлана төштем. Аннары, нигә мин бу кабыктан шулхәтле шыр җибәрдем әле, җансыз нәрсә ич ул, әкәмәт' — дип үземне юатырга тырыштым һәм батыраеп яңадан эчкәре атладым. Кабыкны читләтебрәк уздым да. борылмалы тимер баскычтан песи төсле тиз-тиз генә югары менеп киттем. Азрак менгәч тә ун кулда тагын бер тәбәнәк кенә такта ишек күренде. Бу. билгеле, чормага үтә торган ишек булырга тиеш иде... Мин шул ишекне әкрен генә ачып, алдан фонаремны сузып, кыек астына атладым. һәм, кирәк бит. мәчетнең туфраклы түшәменә аяк басуым булды — минем фонарем кыек астында урап йөргән кискен җилдән бер-ике тапкыр гына пылт-пылт итте дә сүнде. Мин дөм-караңгыда калдым. Ашыгып, әле бер кесәмә, әле икенче кесәмә тыгылдым, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, шырпымны каравылчы будкасында, фонарьны кабызган чакта онытып калдырганмын икән ләбаса! Инде нишләргә? Зиһенемне жыя алмыйча багана төсле катып торам, тизрәк, яхшы чакта кире борыласым килә, әмма аягымны кузгату түгел, аз гына селкенергә дә куркам, көчем җитми. Бу караңгыда ничек төшәрмен дә ничек итен теге кабык яныннан узармын?! Айяй! һәм. ышанасызмы, нәкъ менә шул чакта чорманың түр почмагыннан бик ачык булып әлеге бала җылаган сыман нечкә тавыш ишетелмәсенме: и-и-ии!. Әтекәе.м, энекәем, әбекәем! Чәч үрә тора дип ишеткәнем бар иде. белмим, үрә торгандырмы-юктырмы. әмма баш тиресе тартышып, чәч төпләрем сапсалкын булып китте . Тезләрем бөтенләй сыгыла башлады... Әгәр шуннан тагын ишетелә калса?! Чәчең генә түгел... алла сакласын!.. Ташка әйләнгәндәй торам, көтәм, ләкин юк. ишетелми, тып-тын, бары тик жил генә әйләнеп, выжлап йөри. Кайдан соң бу җиле тагын? Игътибар беләнрәк карасам, чорманың урам башында тонык кына бер яктылык күренә. Анда төнлек тәрәзәсе булса кирәк, ул, билгеле, ватыктыр инде... Әшәке җил әнә шуннан исә икән. Теге җылау тавышы янадан ишетелмәгәч, мннем котларым алынып куркуым әзрәк узгандай булды Мин тынычланыбрак уйлый башладым: димәк, монда нидер бар Шикләнергә урын калмады — бар, һичшиксез, бар! Әмма нәрсә икән соң ул? Үзлегеннән тавыш чыгара торган берәр механизм куйганнармы, әллә берәр җәнлек-мазар чыелдыймы? Җәнлек дисәң, аның йөрүе хәрәкәте ничектер сизелергә тиеш иде. Ә бу бары «җылап кына» ала да тына, бүтән бер шылт иткән тавыш та чыгармый Я. нәрсә булырга мөмкин? Ничек кенә белергә моны?.. Ә 1.1Л шул тавыш килгән җиргә әкрен ген.) барып карыйсы микән? Чынлап та нп булыр икән, әгәр... шунда таба атласам? Әйе, ни булыр? Ә бәлки берни дә булмас, шайтан алгыры' Гаҗәп, адәм баласында кызыксыну дигән нәрсә куркудан да көчлерәк икән.— шул чакта моны мин бйк ачык сиздем, һәм шушы кызыксыну мине гүя аркан белән тарта башлады: үзүземә хисап та биреп тормыйча, тәвәккәлләп мин әлеге шомлы почмакка таба атладым. Аягымны шудырып кына бер атладым, ике атладым, аннары кыюлана төшеп, аякны күгәребрәк тагын атлаган идем, кинәт ниндидер юан бер нәрсәгә абынып га киттем Каһәр генә суксын, түшәмгә аркылы салынган өрлек икән бу... Кулымнан шалтырап фонарем очты, үзем гөрс итеп йомшак туфракка капландым. Җан саклаган чакта гына була торган тизлек белән үзүземне белештермичә сикереп торуым булды — каяндыр шунда кыек буеннан гына нәрсәдер фырылдап күтәрелде. Кош! Ходавәндә. кош ич бу. кош! Менә ул канатларын шап-шоп селкеп, пырылдап кыек астында бер-ике әйләнде дә. әлеге урамга караган ватык тәрәзәдән тышка очып чыгып та китте. Бу тамашадан күпме вакыт өнсез калып торуымны һич әйтә алмыйм, ләкин шуны ачык беләм, мин курку тоймадым, куркуны тоюдан узган идем. Барысы да шулхәтле кинәт булды ки. мин хәтта һичнәрсә уйларга да өлгермичә калдым. Тик бераздан исемә килгәч кенә мине курку-шомлану калтыратып җибәргәндәй итте, ләкин бу соңга калган курку иде инде—ул мине артык тетрәтмәде. Тагын берәр нәрсә ишетелмәсме дип. мин күпмедер вакыт селкенмичә басып тордым. Тын. караңгы, җил өргәли. әмма бернинди тавыш та. өн дә юк. Алайса бөтен хикмәт шул кошта булса кирәк. Бик сәер, гаҗәп иде бу, ләкин башкача тагын нәрсә уйларга, нәрсә көтәргә мөмкин?!. Ахырда мин кузгалырга булдым. Башта аягым белән капшанып, фонарьны табып алдым, аннары борылып, бик саклык белән чорма ишегенә таба киттем. Шушы минутта мине, артымда кемдер, нидер бар шикелле, тагын куркушомлану биләп алды. Ирексездән ашыгып, ишеккә килдем, тизрәк баскычка чыктым һәм. даң-доң басып, түбән төштем. Әлеге зур кабык яныннан тын алырга да куркып, тиз генә уздым да кечкенә яшел ишекне шап иттереп яптым. Кар яктысына чыккач, башта өстемне каккаладым, шуннан соң каравылчы будкасына кереп, абзыйга фонарен бирдем: — Менә, абзый, фонарең исән-сау, — дидем мин, үземә дә әллә ничек ят тоелган сәер тавыш белән. Абзый миңа, өрәккә караган шикелле, телдән калып, күзләрен чек- рәйтеп карап тора башлады. Аннары минем тирләп туңган ат шикелле калтырануымны күреп, кашларын җыерыбрак җитди генә: — Кил, утыр, жылын! — диде. — Юк, мин өшемәдем, абзый, — дидем мин, бөрешкән авызымны ерырга тырышып. Чыннан да мин бу минутта өшү-туңуны һич сизми идем. Шуңа күрә абзыйга рәхмәтемне әйтеп, тизрәк чыгып китәргә ашыктым. Яна Бистәнең тын. буш урамнары буйлап атлаган чакта мин үземнең бик нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым. Әзрәк кенә исерә төшкәндәй чалыш-чолыш атлабрак Пеләтән урамына чыктым, аннары Тукай урамына җитеп, тәрәзәләре агарып туңган трамвайга утырдым... Утыргач та ничектер йокы баса башлаган кебек булды... Мәскәүский (хәзерге Киров урамы) чатына җиткәч, мин трамвайдан төшеп калдым да «Сарай» номерларының ашханәсенә кердем. Монда торганы татар агай-энесе... Җылы пар. төтен, шау-шу эчендә утырып, шул агай-энегә: «Сез белмисез әле минем кайда булуымны, кәпәчләр!»— дигән төсле горхр гына карап, бик әйбәтләп, сыралап, туйганчы пилмән ашадым. Аннары көчкә генә кузгалып, үземнең Сукон- ныйдагы тар, ялгыз бүлмәмә кайтып киттем. * ** Икенче көнне мин редакциягә бернәрсә язмыйча буш кул белән генә бардым. Язарга вакытым да, хәлем дә булмады. Күрәсең, бик нык салкын үткәндер инде, төн б\ена калтырап, туңып, янып чыктым. Редакциягә килгәч тә туп-туры Мөрти агай янына кердем: — Я, нәрсә китердең? — дип каршы алды ул мине. Мин ана түкми-чәчми бөтен күргәнемне сөйләп бирдем... Бу миңа ышаныргамы, юкмы дигәндәй бераз дәшми генә карап торды да, җилкәсен кашып алды, авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды, бары шуннан соң гына телефон трубкасына тотынды. Университетның зоология кабинетына шалтыратып, шундагы кем беләндер сөйләшә башлады. Мин шәкерт сыман тик кенә тыңлап утырдым. Мөрти агай теге кешегә мәсьәләне кыскача гына аңлатып бирде дә: «Әйтегезме, шундый бала жылавына охшатыбрак кычкыра торган кош бармы, булса — нинди кош ул. безнең бу тирәдә очрыймы?» дип сорады. Зоология кабинетыннан болай дип жавап бирделәр: «Әйе, бала жылавына охшаганрак нечкә тавыш белән кычкыручы кош бар. Ул — филин, безнеңчә — төнге ябалак. Урманда яши торган кош. ләкин бик сирәк кенә авыл-шәһәр эчендәге кайбер ташландык биналарга да килеп оялый. Сезнең мәчеттәге кош әнә шул төнге ябалак булырга тиеш». Мөрти агай рәхмәт әйтеп трубкасын куйды да миңа: «Кара син 6v малайны», дигәндәй бераз сәерсенеп карап торды, аннары саран гына елмайды: . — Молодец, энекәш, заданиене әйбәт үтәгәнсең, — диде. — Ә хәзер бар, ике-өч битлек кенә фельетон язып китер... Тозлап-борычлап яз, мәчет жылый дип провокация таратучы обывательләрнең авызын томаларлык булсын. Ләкин ни сәбәптәндер мин ул чакта фельетонны яза алмадым. Бик тырышып утырсам да. чыкмады миннән ул фельетон. Иң кирәге үтәлмичә өстемдә калды. Тик менә күпме еллар узгач кына минем аны, ниһаять, язып котыласым килде.

1967 ел, май