Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛДӘГЕ ЯЗУЛАР

 

Эскизлар ...Кеше бит ул һәрчак шулай инде, Икмәк белән генә тук тормый; Нидер җитми ана, миллион теләк Мәче кебек җанын гел тырный. Яшәп булмый гамьсез, тыныч кына. Алга бара тормыш, алышына. Бәяләүләр еш үзгәреп тора: Якалыклар баса каршына. Якалыкны кайчак сизеп булмый, Аның яшерен, эчке көчләрен. Акылың белән болан аңлыйсың күк, Консерватор була хисләрең. Төрле-төрле уйлар кылычы мине Кисеп тора, җаным айкатып. Капма-каршы фикер өермәсе Белән тула башым кайвакыт. Шул тартыштан арып, хәлдән тайгач, Мин Ленинга барып сыенам. Аның белән киңәшләшсәм генә, Җанны телгән уйлар җуела! Укыган саен аның китапларын Фикер ирегем арта тагын да. Мине изеп торган кара көчтән Җаным минем тизрәк арына. Үз-үземә ышанычым арта, Офыкларым гүя киңәя. Мин янарып киткән кебек булам, Өметләрем тагы күбәя. Төн уртасы. Эшләп утыра Ленин. Зарур эшләр шулай нык тота, Мең ихтыяҗ бугазларга ябыша, Нервыларны тетеп, йончыта. Дзержиискийны ал, Нигә охшап калды ул хәзер? Көрәшләргә үзен сарыф итеп. Янып бетә шәмдәй бермәбер! Әйдә, безгә булсын бар авырлык, Бу тартышта калсак аумыйча, Россияне — газиз туган илне Төзәр идек бер дә армыйча. Тик кытлыктан ничек чыгарга сон? Төрле яктан изә, яралый, Җиңеп барган көчне ул хаостан Ашатырга ләкин ярамын. Соң нишләргә? Авыр хәзергесе! Ә киләчәк түгел еракта. Булса иде безнең тракторлар, Эшләр идек менә шул чакта! Елгаларга ГЭСлар салыргае. Караңгылык бетсен, жикелсен. Эх! Юк шул эле, юк шул, хәлләр мөшкел. Их. Россия нинди кыен син! Сарык өзгәләгән бүреләрдәй Интервентлар илне өзгәлн. Тик Россия — мескен ана. түзә, Бернинди ил моңа түзәлми. Эх. Россия, авыр язмышлы ил: Шуна авыр сннең улларга. Җанны учка шытырдатып кысып. Тик чыдарга кирәк, чыдарга. ...Бер минутка күзне эштән алсан. Ник хыяллар уйны күмә соң? Юк, юк! Монда бик кирәкле хат бар. Укылмыйча кала күрмәсен. йокы кермәс. Әһә. Коллантайдан. Авыр инде, авыр аңа да. Ильич укый. Бер егетнең хәлен Кайгырткан ул шәфкать-анадай. Ильичны да бөтереп ала шушы Таныш түгел егет язмышы. Бу мәхшәрдә аера белү — байлык Дус. дошманны! Ә бу яшь кеше. Һәм записка яза ВЧКага. Төнге ике. Аттай арылган. Кеше гомерен хәл иткәндә. Ленин Җанын әзер менгә ярырга. «...Тотылган ул Сугыш барган жнргә үткәндә. Анда әнисе бүленеп калган икән, Юденичлар һөжүм иткәндә. Ә Коллаггтай аны яхшы белә. Шуны әйтә аңа карата — Бнк тәэсирчән, сәясәтсез егет, Һәм әнисен үлеп ярага. Бу тарихка килеп уралган ул Акылсызлык белән. Шундый хәл. Атарлар дип Коллантай бнк курка. Туктатырга юкмы бер әмәл?!..» ...Бүген күпме эш башкарган Ильич?! Хәлдән гаеп кайткан өенә. Кешеләрне кайгыртудан ләкин Тукталмаган арган көе дә. Ил язмышы кыл өстендә тора. Мең зарурлык суыра жнлекне. Ул шунда да кеше язмышына Игътибарын һич тә кнметмн. Берәү булса, монда күрер иде Мәми авыз, иркә бер егет, Яисә әйтер иде маскаланган Ак шпион, шикле бу, диеп. Ильич белә тормыштагы хәлләр Көтелмәгән агыш алуын. Котылмаслык хәлләрдә дә кешенең Теләгән ул исән калуын. Статистик берәмлек күк итеп Карамаган Ильич кешегә. Һәр жанлыга мәрхәмәтле хөрмәт Саклаган ул — дәүгә, кечегә. Юк, юк, Түгел Ильич гуманлыгы барысын Гафу итү! Ерак күргән ул! Көрәшләрдә дусны дошманнардан Даһиларча аера белгән ул. 2 Хөрмәтле Ильич, Мин унсигез яшьтә Зур сугышта йөрдем, гел утта. Гомеремнең ин-нң матур чагы — Үсмер ча1ым үтте окопта. Ниләр генә анда күрмәдем мин? Кан, яшь түктем, көйдем ачынып; Кешеләрнең күрдем бөеклеген. Түбәнлеген күрдем кайсының. Сугышта бит кешенең яшерен эче, Бөтен ягы бик тиз беленә. Ул хәйләли алмый, карамыйлар Кешенең мут, купшы теленә. Тик эш белән генә күрсәтәла Туган илгә тугры булуын— Кыен иде Өйрәтелгән ерткыч — Фашистларга каршы торуы. Курку ДИ1ӘН нәрсә бар бит җанда. Шул бетерә кешене... эх, шуны! Сугышта бит нң бәхетле кеше — Җиңә алган кеше куркуны! Курку дигән шул «генерал», каһәр, Чигендерә ияртеп үзенә. Син чын солдат — шуны җиңсәң генә Ышанычлы. Үлем күзенә Туры карап, алга бараласың... Бер кич шулай латыш җирендә, Атакага Дошман килгән чакта, Яшьтәш куркып, артка чигенгән. Ташлап качкан позициясен ул — Бизгәк тотты гүя взводны. Сугыш тынгач, бер штабист аның Погоннарын умырып ыргытты. Яшьтәш, мескен, нишләргә дә белми, Әй, үкенә, ага күз яше... Тик замполит аны йолып калды, Жанны андый торган үз кеше. Ул өймәде бар гаепне ана, Үз өстенә алды күбесен. Тиз туктатты, «трибуналга!» диеп Хиресләнгән штаб кешесен: — Мәктәпләрдә без тәрбия иттек Кыен булмас диеп сугышта; Киноларда дошман юк ителде Бүрек белән генә сугып та. Моны да без онытмыйк, дус кеше, Ачыбрак карыйк күзләрне Хакыйкатькә! Шуны анларга безгә Ярдәм итә Ильич сүзләре: ...Берәүләрне сугыш чыныктыра. Тойгыларын, анын агарта; Ә бер ишнен күнелен сындыра да Түбән төшерә аны. каралта; һәрбер кризис кеше тормышында Шулай итеп сыный кешене... ...Бу фикерләр анга сенеп калды. Һәм соныннан белдем, төшенеп Сүзләреннен аелын, зур чынлыгын... Кнч сугышта яраландым мин, Авыр булды, газапларга баедым, Шатлыкларга саранландым мин. Зарланмадым, яшәү — уен түгел, Ә яшәргә кирәк үлгәнче; Көрәшергә — бар көченне жигеп, Көрәшергә — гүргә кергәнче! Ә замполит мәнге истә калды. Әллә хаклык дәресе биргәнгә. Авыр хәлгә калгач, мөшкеллектә, Игелеген аның күргәнгә! Ул алдауны, купшы сүзне сөйми, Хаклык өчен көя иде гел. Зур максатка төренсә дә ялган, Бик зарарлы, дия иде гел. Тыштан болан ягымлы да түгел, Сөйләшкәндә йөзенә нур чыга. Кыр сумкасы, хәрби киеме белән Охшый иде ул бер кырчыга. Ә эчендә — кешеләргә игелек Катлам-катлам яга. файдалан! (Гомерем белән мин дә бурычлы аңа!) Кешелеген жуймас кайда да! Кадерле Ильич, синең сыйфатларны Күреп анда, ныграк ышандым, һәр нәрсәдән өмет өзгән чакта. Шундыйларга карап көч алдым. Ана тормыш жиңел булмагандыр. Кайда икән хәзер замполит? Бер иптәшләр суды башындамы? Жнгәклнме әллә сельсовет? ...Шундый ачы Окоп хакыйкатен Язган идем мин бу шигырьдә. Күпме газап кичергәнне шунда... ЛАин ялганлый белмим шул бер дә! Тик кемгәдер шигырь ошамады. Җыелышта мине теттеләр. Бер якта мин. әллә дусларым да Җил ягына авышып беттеләр? — Булмаса да гаебен, таны, диеп, Үз үгетен түрә үткәрә,— Танысаң сиңа җиңел шелтә була, Танымасаң үзенә үпкәлә! Ә мин дәшәлмадым... Дөреслектән Кайталмын бит йөрәк барыбер... — ЛАнн үземне яклап чыгалмадым, Шуңа җаным үзен каргый гел. Әмма шунда Ап-ак чәчле абый Күтәрелде мине якларга. Аралады эшне ваклыклардан, Теләмәде беркем белән дә ул Дуслык сакларга. Хаклык өчен янып сөйләде ул. Бу күренешкә ачуы тулганга._ Әй. сөендем шул чак. Үзем өчен түгел, Замполнтлар исән булганга! 3 Ә Ленинга нинди кыен булган! Белгертмәгән авыр хисен дә. Кай дуслары эшне өзгән чакта, Үчләнмәгән, авыр көрсенгән. Нинди авыр — дусның аңламавы йөрәк өзгеч кирәк бер чакта: Нинди авыр — юллар аерылуы Икеңә дә таныш бер чатта?! Нинди авыр мин-минлеге өчен Дусның сине тетеп салуы; Дошманнарың шуны сиңа каршы Сөенә-сөенә файдалануы?! Эх! ...йөз кешелек эшне, атом кебек, Тик берүзе ничек башкарган? Ай-ай, күпме туры килгән ана Борчылырга тинтәк башлардан?! Сүнгән мотор кебек җаннар белән Туры килгән күпме эшләргә?,. Ленин, рухи юмартлыгы белән. Чаткы биреп торган кешеләргә! Акылы күпнең кайгысы күп була. Кайгысы күп булган Ленинның Кайгыларны бетерү өчен көрәш — Шатлыгы шул һәрбер көненең! 4 Кадерле Ильич, ниндирәк иде Син хыялда йөрткән егетләр? Килер көрәшләрдә җиңү өчен Кирәк иде нинди бөркетләр? Нинди баһадирлар узды икән Ул чагында синен уеннан? Мин аларны бик күп табам бүген. Табам, Ильич, безнен буыннан. Күкрәк белән ут дзотын капла!— Дип беркем дә Газинурга әмер бирмәгән. Үзен саклап кала алыр иде. Уена да ләкин килмәгән! Муса Җәлил дошман өнендә дә Тицсез көрәш юлын сайлаган. Мөмкин булган ана яшәп калу! — Җан саклауны түбән санаган! Күбәләкләр утка ансыз керә, һәлак була шунын көлендә... Ә Мусалар ацлап көрәшкәннәр, һәм барганнар ацлап үлемгә! Бөек Париж коммунарларыдай Сыйныф өчен һәлак булучы, Туган жирнен изге азатлыгын Бар нәрсәдән өстен куючы Фидакарьләр иде алар! Кешеләргә бәхет китерүче. Шәхси яшәүләрне инкарь итеп. Үлемнен дә йөзенә төкерүче Каһарманнар иде алар! Бирелмәде алар дошманга. Кеше батыр була. Мәҗбүр итеп түгел. Ә намусы шулай кушканга! Без карында гына идек әле Син Ватанны төзеп йөргәндә. Ә Россия билен. Кан төшкәндәй. Көчкә яза иде ул көннәрдә. Менә без дә бу доньяга килдек! Шатландырдык микән без илне? Син күрергә теләп зарыгып торган Кешеләрме без, әллә түгелме? Теләгеңнең тик бик әзен генә Акладыкмы без бу заманда? Синең киңәш безгә көн дә кирәк. Тик алай да килә таманга. Кеше аягы әле һич басмаган Җирләрдән без алга барабыз; Ялгышабыз, ялгышлардан һаман Тик тәҗрибә, акыл алабыз. Синең идеяләр кайнарлыгын Сүрелдерми барып җаннарда. — Хезмәт белән күбрәк кайнашабыз. Тырышабыз әзрәк шауларга! ,К. У.* М 8. 5 —Хөрмәтле Ильич, менә булган хәлне Киңәш сорап сөйлим бу төштә. Минем бер дус мине гаепли гел Уңмавында үзенең һәр эштә. Техникумны бергә бетердек без. Ни булса да бергә яшәргә Дигән идек. Ләкин ул авылга билгеләнде. Ә мин — шәһәргә. Ул кимсенде, шул этәрде бугай Нәтиҗәне кискен ясарга: — Аердылар, — диде, — ике якка: Син — яхшыга, ә мин — начарга! Көтелмәгән удар кебек шуны Кабул итте, авыр кичерде. Яшь чагында һәрбер юк-бар кайгы Шулай кыен тоела ич инде! ...Биш ел элек моннан Язган иде. Бик ачынып, миңа төрттереп: «Көне буе бүген хуҗалыктан Бозау җыйдык, малай, эт булып. Рухи арыдым. Тик син аңламассың! Кичен лекция укыйм. Иртән чыгам күкәй җыярга. «Американы куып җитәбезме?» — Ди. бер апа. Белмим күзем кая куярга. Гарьлегемнән бер сүз әйтә алмыйм, Карыйм да аның оланнарына... Авылны аны сагынып яшәү рәхәт Якты шәһәр урамнарында! Авылны аны мактап яшәү рәхәт Газлы, сулы матур шәһәрдә. Шул мактауны яисә сагынуны Патриотлык дисәң әгәр дә!..» Ә мин яздым: «Мин авылда яшьләй эшләп үстем. Сөрдем, чәчтем, урып-җыйдым мин. Тик җиңеллек үземә эзләмәдем, Түздем, ил белән бит. дидем мин. Син рәхәттә иркә үскәнгәме, һәр кыенлык сиңа бик авыр. Авыл хәле — мине дә әрнетә ул. Олы юлга атлый тик авыл...» ...Ул югалтып түзем, чыдамлыгын Күчеп килде ахыр калага. Тик монда да юкка-барга көеп, Күңеле аның ныграк талана. Көяләк жан! Җанын бер төшкә дә Беркетеп ул әллә торалмый... Һәрнәрсәнең ике ягы була. Шуны аңламый, фикер коралмый. Әйбернең ул кимчелеген күрә. Яхшы ягын күреп җиткерми. Шунда, ахры, бәхетсезлеге аның! Мин узем дә белеп бетермим. Шундый кеше. Тагы авылга китте. Күчену жене бардыр анарда. Ә авылны хәзер мактап яза, Рәхмәт укый пленумнарга! Үз эшенең тәмен тапкан икән, Дип мин инде шундый сөендем! Ләкин тагы үзенә кыенлыклар Тудырган ул. Тагы көендем Тик ул гына. имеш, хаклы һәрчак!? Тик анынча эше бармаса, Конфликтка керә. Ул коллектив белән талаша. Кичә менә үзе килеп чыкты. Тагы бәхәс, мин дә кыдырач. Хөрмәтле Ильич, синен бер хатынны Укыдым мин ана, бик кызгач. Хатта язган: ...Тик үзецчә, тнк үзенчә генә Язмыш бирми сезгә эшләргә. Мондый хәлне күрдем гомеремдә мин Әллә күпме шундый кешеләрдә... Нервыларын дәваларга кирәк!.. ...Дустым минем жнлдәй кузгалып, Чыгып китте, сәер ым кагып... Нәрсә алып, Нәрсә югалтып. Киткәндер ул. китте уйланып. 6 Донья үзенә игелек итүчене Тоталмаган бер дә кадерләп: Утларына салып яндырган, я Һәр төрлечә килгән жәберләп. Аткан, аскан яки башын кискән. Каторгага яисә озаткан. Даһиларны ләкин ни жинәлсын?! Алар жинә... ләкин азактан! ...Ленинны да хыянәтчел язмыш Бәлаләре читләп үтмәгән. Бер ханннын зәһәр пулялары Чак дөньядан алып китмәгән. Яга Ленин, гомере кыл өстендә. Тик бирешми. Сөенмәсеннәр! Җимерелсен дошман планнары! Җиңдек диеп тиенмәсеннәр!! Дуслар килгән. Бу фаҗша өчен Зур гаепле санап үзләрен. Кайгы туты баскан йөзләрен, Эчтән сыза барысы, борчыла. Сәламәтлек наркомы Семашко Күзлек сөрткән булып. Юеш күзен сөртә еш кына. Бонч-Бруевнч — теге чакта Ленинның эш хакын арттыргач, Шуның өчен хәтта Ул Лениннан ала «строгач». Утыра ул үзен-үзе тиргәп: Ничек шуны әзрәк сизмәдек, Ннчек инде бердәнбер Ильичны Бу хәвефтән йола белмәдек?! Эх!! —Ә Надежда ямый пальтодагы Хыянәтчел пуля эзләрен. Күз яшьләре аның яры кебек Томалый да куя күзләрен. Көчкә генә яшен тыеп тора. Ә йөрәге өзелә аянып... ...Кризис үткәч, кәефе яхшырыпмы. Ленин сорый гүя шаярып: — Еладыңмы әллә син шуңа? — Еладым. — ди Надя. Ленин көлә-көлә: — Революционерлар белән Мондый хәлләр. — ди ул, — еш була! — һәм врачлар шуннан шәйли: хәле Яхшыруга таба баруын. Үзенә артык игътибардан куркып, Яшерә Ленин булган авыруын. Табигате аның шулай инде. Ә бүтәнчә һич тә булалмый! Аерым аны зурлауны ул сөйми. Шәхес культын бер дә курәлмн. ... Шул, авырып яткан чакта, беркөн Газеталарны укып, шакката: Нишләп аны алла кебек итеп Күтәрәләр? Нинди зур хата?! Без геройлар турында бит инде Мәсьәләне күптән хәл иттек! Шәхес культы безгә чит. зарарлы! Нигә тагы инде бу битлек?! Ленин уйлый: «Архикуркыныч бу! Табынырга да бик күп алмаслар!» Шалтырата наркомнарга тизрәк: — Бу эшкә, — дип, — салыгыз тормозлар! һәм наркомнар Ленин таләпләрен Газет саен йөреп, үтәгән... ...Табигате аның шулай булган. Ул ясалма була белмәгән! Моңсуланган Ленин кайчак әзрәк, Көрәшләрдән арып-талганда. Әнкәсенең рәсеменә карап. Тынган шулай ялгыз калганда. Нәрсә булган аның уйларында? Җанын гына өжән ни угы? Ленин шундук үзен кулга алган, Мона биргән тик бер минутын! Яшь ватанның миллион кайгылары Миллион тапкыр җанын әрнеткән. Ул шунда да иске берәр дустын Онытмаган, аны яд иткән. Бервакытны Ленин янына килә, Сэр Уэллс, фантаст-язучы, Фантазиясен үзенең баетырга Йөри әллә беек багучы? Ана әйтәләр: Ленин ихтыярын. Үз фикерен тагар ул сезгә! Ә Ленинның үзен күргәч ләкин Ялган булып чыга ул сүзләр. Соңра яза Уэллс: «Үз фикерен Ленин Көчләп такмый бер дә кешегә, Ул дәлилле, Лнпломатлык итми, Ышанасың аның эшенә! Чын күңелдән, бик ягымлы сөйли, йомып калмый кыен якларны, Англиянен эшчесеннән сорый Советларны ныграк яклауны...» Инглизчә бик шәп сөйли Ленин, Фантаст аңа карап соклана. Нык таушалган фантазиясенә Ул яшәртә торган сок ала! Ленин портретын болай яза: «Киң җилкәле, атлет тулаем. Киң маңгайлы һәм акыллы башлы, Анда типик татар чырае» Ленин сөйлн аңа Советларның Илне үзгәртеп кору планын.. Сизә Уэллс үзенең фантазиясе Тоныкланып, уңып калганын. Кремль хыялые, ди Ленинны. Хыяллыны ул бик күп күргән! Ленинның да. ахры, бу хыялы Чынга ашмас диеп үк белгән. Аңламаган азат хезмәт көчен. Хәзер сана безнең ГЭСларны — Братск, Идел- Сүзсез ышандыра Бик күп, бик күп Уэллсларны! һәркем белә, һәркем көн дә күрә: Тормыш һаман бара тел алга. Котыл'ысыз көчле агым булып. Кешелек килә Ленинга таба! Ул хәрәкәт туктатырлык түгел. Планетаны ияртеп шул бара. Ьар хаклыктан аны өстен күреп. Кешелек килә Ленинга таба!

1966