Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН УРАМНАРЫНЫҢ ИСЕМНӘРЕ

Урам, тыкрык, проспект һем мәйдан исемнәре — күп гасырлы, шаулы шәһәребез тормышының үзенчәлекле һәйкәлләре, аның революцион көрәше, сәнгате, социалистик промышленносте һәм төзелеше турында күп нәрсә сөйли торган тарих хәбәрчеләре. 600 елга якын тарихы булган Казан шәһәре ' урамнары микротопонимикасын формалаштыруда байтак кына табигый һәм ясалма географик объектларның, аерым шәхес һәм тарихи вакыйгаларның исем-атамалары катнашкан. Менә шуңа күрә, килеп чыгышлары һәм кулланылышлары ягыннан, шәһәребез урамнарының исемнәре күптөрле һәм катлаулы. Ләкин Казан урамнарының исемнәре фәнни нигездә бөтенләй тикшерелмәгән әле. Тормыш һәм практика исә топонимика фәне алдына тарихи һәм революцион традицияләргә бай, зур промышленность һәм культура үзәге булган Казан шәһәре урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәрен махсус өйрәнү бурычын куя һәм, һичшиксез, моңа багышланган аерым хезмәт сорый. Бу мәкаләдә Казан шәһәре урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәрен 7 8 лексик- семантик яктан төркемләү күздә тотыла. Бу исә урамнарга исем бирү һәм исем алмаштыруның үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итә. Исем бирү чыганагы буенча, Казан шәһәре урамнарының элекке исемнәрен 12 группага аерырга мөмкин: 1. Урам исемнәре итеп аерым кешеләрнең исем-фамилияләре бирелгән. Октябрь революциясенә кадәр, нигездә, завод-фабрика, предприятие хуҗалары булган зур байларның, сәүдәгәрләрнең, түрәләрнең исем-фамилиясе белән аталу Казан топонимикасына да хас була. Юсупов мәйданы (XVIII—XIX йөзләр)—татар байлары Юсуповларның йортлары шунда булган. Кочетов тыкрыгы (XVIII—XX йөзләр) — бай купец А. Я. Кочетов фамилиясе белән аталган. Казанның Совет районындагы бу тыкрык хәзер дә шул исемне йөртә. 2. Һөнәр, профессия, сословие терминнары белән аталган урамнар. XIX гасырда Казанда Мещанская һәм Солдатская дигән урамнар булган. Боларның исемнәре сословие атамалары белән мөнәсәбәтле булуы яхшы аңлашыла. 7 XIV нче гасыр азагында (1394 елларда) Казан шәһәре хәзерге урынында корыла башлый. Тарих фәннәре докторы, профессор М. Г. Сәфәргалиев тә «Алтын Урданың таркалуы» (Саранск, 1960, 249 бит) дигән хезмәтендә хәзерге Казанның салына башлавын 1394—1402 еллар белән билгели. Рус елъязмаларында 1395—96 елларда хәзерге Казан беренче мәртәбә телгә алына. Димәк, 1994 елда хәзерге Казанның салынуына 600 ел тула, ә беренче урында төзелүенә (Иске Казан) 700 елдан артык вакыт уза. Бу датаны бөтен ил һәм республикабыз күләмендә билгеләп үтәргә тиеш булабыз. 8 Казан урамнарының элекке исемнәре дип, Бөек Октябрь революциясенә кадәрге чорда, ягъни XV—XIX йөзләрдә һәм XX гасыр башында бирелгән исемнәргә әйтәбез. Хәзерге исемнәр дип исә Бөек Октябрь революциясеннән соң кулланылышта калган күп кенә элекке исемнәрне һәм Совет власте елларында бирелгән яңа исемнәрне атыйбыз. У 3. Этнонимнар (халык исемнәре] белән аталган урамнар. Казанда урта гасырларда ук байтак кына милләт вәкилләре яшәгән. Күпчелекне алар тәшкил иткән урамнарга, урыннарга шул халык исеме бирелгән- Әрмән урамы (XV—XIX йөзләр. Хәзерге Спартак урамы), Таҗик чокыры (XV—XVII йөзләр). 4. Торак пунктлар исеме белән аталган урамнар: Псков урамы. Вологда урамы, Ярославль урамы (XVI—XVIII йөзләр). Мәскәу урамы (XIX йөз). 5. Ясалма микротопонимик объектлар (корылмалар, сәүдә биналары, базарлар һ. б.) исеме белән аталган урамнар: Бассейн урамы (XIX—XX йөзләр). Печән базары (XIX—йөз һәм XX йөз башы). 6. Физингеографик объектлар исеме бирелгән урамнар. Башлыча, елга, күл, тау һ. б. физикгеографик объектлар тирәсенә урнашкан урамнарга шул объектларның исемнәре кушылган: Акком асты урамы (XIX—XX йөзләр), Черек кул урамы (XIX йөз). Казанка урамы (XX йөз). 7. Урнашу урынына карап исемләнгән урамнар: Аркылы урам (XIX йөз), Кырый урам (XIX—XX йөз). Арткы урам (XIX йөз). 8. Тышкы йөзе һәм аннан алынган тәэсираттан чыгып исемләнгән урамнар. Яңа урам (XIX йөз), Зур урам (XIX йөз). Тар урам (XIX йөз). Кыек тыкрык (XX йөз). 9. Чиркәү һәм монастырь исеме белән аталган урамнар. Октябрьга кадәр Казанда бу группага караган урам исемнәре күп була. Казанның 1565—68 һәм 1646 елгы писцовая кенәгәсендә байтак кына чиркәү һәм монастырьлар, алар исеме белән аталган бистәләр, тыкрык, урамнар теркәлгән: Спас урамы һ. б. 10. Кулланыш максатыннан чыгып исемләнгән урамнар. Бу группага караган урам исемнәре күп түгел: Эт тыкрыгы, Прогонная урамы, Җәя үлеләр урамы һ б. 11. Символик исемнәр бирелгән урамнар. Казанда бу төргә кергән урам исемнәре Октябрьга кадәр бик аз була: Триумфальная урамы (XIX йөз). 12. Күрше урам исемнәре кабатланып аталган урамнар. Бу группа тыкрык, тупик, урам исемнәрен үз эченә ала. Мондый аламалар кабатлана торган исем алдыннан аерым эпитетлар (күбесенчә, иске-яңа, югары-түбән, зур-кечкенә, оэын-кыска, алгы- арткы, аскы-өске, аркылы-беренче, икенче... һ. 6. кебек аергычлар) килү юлы белән ясалганнар: Иске бистә. Яңа бистә, Аркылы Грузин урамы. Арткы Бөгелмә урамы һ. б. Бөек Октябрь социалистик революциясе тормышның һәр өлкәсенә яңалык алып килде. Торак пунктлар (шәһәр, авыл, поселок һ. б.) топонимикасына да аның дулкыны тәэсир ясамый калмады. Искелекне, капитализмны хәтерләткән урам исемнәре яңа тормыш эчтәлегенә туры килә торган исемнәр белән алмаштырылды. Тарихи- традицион әһәмияткә ия булган элекке урам исемнәре үзгәртелмәделәр, Октябрьдан соң да кулланылышта калдылар. Бу исә урам исемнәренең ныклы стабильлелеген һәм дәвамчанлыгын. тематик төрләре ягыннан элекке һәм хәзерге урам исемнәре арасындагы тыгыз бәйләнешне тәэмин итте. Лексик-семантик яктан Казан шәһәре урамнарының хәзерге исемнәрен 11 группага аерырга мөмкин '. Нигездә, алар без элек санаган группалар белән тәңгәл килеләр. Билгеле, мәгънәви яктан күпчелеге яңа эчтәлек, яңа төшенчә белдерәләр. 1. Күренекле кешеләр исем-фамнлиясе белән аталган урамнар. Бу группага караган урам исемнәре, илебезнең башка шәһәрләрендәге кебек үк. Казанда зур күпчелекне тәшкил итәләр. Мондый исемнәрнең үзләрен берничә төркемгә аерырга мем- кин. Пролетариатның бөек юлбашчыларының исем-фамилияләре белән аталган урамнар; Ф- Энгельс урамы (Ленин районында). 1887 елда В. И. Ульянов-Ленин укыган мәһабәт университет биналары белән башланып, ак башнялы чал кремльгә барып тоташкан төз урамга даһи юлбашчыбыз Ленин исеме бирелгән. Казанның җитен комбинаты, мех комбинаты, университет, врачлар белемен күтәрү институты, музей, республика үзәк китапханәсе, яңа район. Үзәк культура һәм спорт стадионы. Казанка елгасы аша төзелгән күпер. Лобачевский һәм Куйбышев урамнары арвсындагы бакма В. И. Ленин исемен йөртәләр. Казанда В И. Ульяновлар семьясы яшәгән урам Ульяновлар урамы дип исемләнгән. I Чиркоу—онасга.ра исомнара бел.» м.нас.б.гла группа Каааппа.ң аааарг. урам исемнәрендә урын алмый. Казанның байтак кына урамнары крестьян восстаниесе җитәкчеләре (Степан Разин урамы, Салават Юлгев урамы һ. б.), декабристлар (П. И. Пестель урамы, К. Ф. Рылеев урамы), революциоиернарсдниклар |С. Халтурин урамы, В. Н. Фигнер урамы һ. б.), рус революцион-демократларының (В. Г. Белинский урамы, Н. Г. Чернышевский урамы һ. б.) исем-фамилиясе белән аталган. Атаклы полководецлар (М. И. Кутузов урамы. А. В. Суворов урамы, М. В. Фрунзе урамы), 1812 елгы Ватан сугышы геройлары (Денис Давыдов урамы, Надежда Дурова урамы), гражданнар сугышы геройлары (Маркин урамы, Чапаев урамы, Әхтәмов урамы һ. б) һәм Бөек Ватан сугышы геройларының (Олег Кошевой урамы, Газинур Гафиятуллин урамы. В. Дубинин урамы һ. б.) исемнәре бирелгән урамнар зур бер төркем тәшкил итәләр. Казанның күп кенә урамнары хезмәт иясе массасын капитализм коллыгыннан азат итү өчен үзүзләрен аямыйча көрәшкән революционерларның, күренекле партия һәм дәүләт эшлеклеләренең якты истәлекләрен гәүдәләндерәләр: Н. Э. Бауман урамы, С. М. Киров урамы, Я. М. Свердлов урамы. Ф. Э Дзержинский урамы һ. б. Казанда һәм Казан губернасында революцион эш алып барган һәм Совет властен урнаштыру өчен көрәшкән партия һәм дәүләт эшлеклеләренең исем-фамилияләре белән аталган урамнар: Н. Е. Федосеев урамы, В. А. Тихомирнов урамы, Хөсәен Яма- шев урамы, Мулланур Вахитов урамы, Я. С. Шейкман урамы, Н. Ершов урамы, Камил Якуб урамы һ. б. Башка илләрнең коммунистлар партиясе җитәкчеләре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре исеме мәңгеләштерелгән урамнар: Э. Тельман урамы, Клара Цеткин урамы. Карл Либкнехт урамы, Патрис Лумумба урамы һ. 6. Казан урамнарының байтагы рус, татар һәм башка тугандаш халыкларның танылган язучылары (М. Горький урамы, Гафур Коләхметов урамы, Кәрим Тинчурин урамы, Һади Такташ урамы, Галимҗан Ибраһимов проспекты, Алишер Навои урамы, Я. Гашек урамы, Җамбул урамы. Ш. Руставели урамы, Садретдин Айни урамы һ. б.), сәнгать кешеләре (Салих Сәйдзшев урамы. Чайковский урамы, Шишкин урамы, Шаляпин урамы, Зәйни Солтанов урамы, Хәлил Әбҗәлилов урамы һ. б.), фән һәм техника эшлеклеләренең (Бутлеров урамы, Ломоносов урамы, Каюм Насыйри урамы, Ползуноз урамы һ. б.) исем-фамилияләрен йөртәләр. Алдынгы эшчеләр, инженер-техниклар исем-фамилиясе кушылган урамнар бар. /Аәсәлән, Совет районындагы мәһабәт телеграф һәм сөйләшү пункты бинасыннан башланып киткән, яңа төзелешләре күп булган урам, Казанны төзекләндерүдә зур эшчәнлек күрсәткән төзүче инженер Бари Галеев исемен йөртә. Сөйләшү пункты бинасына кадакланган мемориаль такта бу кеше турында бик тыйнак һәм ачык сөйли. Югарыда күреп үткәнебезчә, күренекле кешеләр хөрмәтенә исемләнгән урамнар Казанда бик күп һәм алар берничә тематик төркемгә һәм төркемчәгә бүленәләр. Бо- ларда кешене, аның җәмгыятькә, халыкка багышланган титаник хезмәтен олылау, тирән хөрмәт итү, якты образын мәңгеләштерү кебек бөек гуманистик идеяләр чагылыш табалар. 2 һөнәр, профессия, кешеләр группасы исемнәре белән аталган урамнар: Журналистлар урамы. Студентлар урамы. Укытучы урамы һ. б. 3. Этнонимнарга нигезләнгән урам исемнәре. Казан урамнарының беркадәресенә союздаш һәм автономияле республикаларның исемнәре бирелгән. Аларның нигезендә исә теге яки бу халыкның исеме, ягъни этноним ята: Татарстан урамы, Украина урамы, Казагыстан урамы. Болгар урамы. Татар бистәсе һ. б. 4. Торак пунктлар исемнәре белән аталган урамнар: а) Казанның байтак кына урамнары илебезнең башка шәһәрләренең исемнәрен йөртәләр Ашхабад урамы, Баку урамы, Волгоград урамы, Ленинград урамы, Уфа урамы, Чиләбе урамы. Мондый күренеш башка шәһәрләргә дә хас. б) Татарстан АССР районнары исеме белән аталган урамнар. Татарстанның элекке һәм хәзерге административ-территориаль бүленеше буенча булган районнарның исемнәре Казан урамнарының атамасы буларак кулланылалар: Арча урамы, Биләр урамы. Буа урамы, Норлат урамы. в) Берничә урамга Татарстандагы поселок һәм авыл исеме бирелгән: Араичиио урамы. Колай урамы, Кокушкино урамы, Коркачык урамы Һ. б. 5. Ясалма микротопонимик объектлар исеме бирелгән урамнар: Аэропорт урамы. Ипподром урамы. Вокзал урамы. Карьер урамы Һ. б. 6. Физик-географик объектлар исеме кушылган урамнар Бу группага караган урам исемнәрен ике теркемчәгә аерып карарга мөмкин: а) Казан территориясендәге физик-географик объектларның исемнәрен йөртүче урамнар: Кабан урамы, Күл урамы. Чокыр урамы. б) Башка җирләрдәге физик-географик объектлар (күбесенчә, елга, күл, диңгез, тау, утрау) исемнәре белән аталган урамнар- Иртыш урамы, Кавказ урамы, Байкал урамы, Каспий урамы, Сахалин урамы Һ, б. 7. Урнашу урынына карап исемләнгән урамнар. Тышкы урам, Кыектау урамы. Үзәк урам, Тау асты урам Һ. б. 8. Тышкы йөзе һәм аннан алынган тәэсираттан чыгып исемләнгән урамнар: Күтәренке урам. Кәкре урам. Текә тыкрык. Яңа урам. Киң урам һ. б. 9. Кулланылыш максатыннан чыгып исемләнгән урамнар: Чабыш урамы, Физкультура урамы һ. б. 10. Символик исемнәр бирелгән урамнар. Октябрьдан соң, башка шәһәрләрдәге кебек үк, Казанның да күп кенә урамнарына социалистик революция, совет чынбарлыгы тудырган символик исемнәр бирелде: Хезмәт урамы. Урак һәм Чүкеч урамы. Ирек мәйданы, Таң урамы. Восстание урамы, Кызыл Армия урамы. Революция урамы һ. б. 11 Күрше урам исемнәре кабатланып аталган урамнар: Арткы Дәуләки урамы, Яңа Кремль урамы, Аркылы Кабан урамы. Иске Әмәт урамы һ. 6. Югарыдагы мисалларда Казан урамнарының хәзерге исемнәренең, һәр группа эчендә диярлек, баюын, тулылануын һәм яңаруын ачык күрәбез. Тематик группаларның үз эчләрендә тармакларга, төркемчәләргә бүленүе менә шуны раслый. Урам исемнәрен алмаштыру — нык уйлап эш итүне сорый торган җаваплы һәм мөһим мәсьәлә. Октябрьга кадәрге чорда Казан урамнарының исемнәрен алмаштыру стихияле төстә барган. Кайбер урам исемнәренең аһәңсезлегенә, яңгырашсызлыгыиа һәм чуарлыгына игътибар ителсә дә, бу кимчелекләрне бетерү өчен патша учреждениеләре тарафыннан чаралар күрелмәгән. Бары тик 1899 елда гына шәһәр думасы утырышында шәһәр башлыгы С. В. Дьяченко урам исемнәрен алмаштыру белән шөгыльләнергә кирәк дигән мәсьәләне күтәрә Моның проектын төзү Казан тарихчысы Н. Я. Агафоновка тапшырыла. Ул шул ук елда үзенең проектын тәкъдим итә Ләкин Н. Я. Агафонов, югары катлау вәкиле буларак, Казан урамнарының исемнәрен алмаштыру мәсьәләсендә үз сыйныфы интересларыннан чыгып эш итә. Ул, беренче чиратта, патшалар, эре түрәләр, дворяннар һәм бай сәүдәгәрләр исем-фамилияләрен Казан урамнарына бирүне күздә тота. Шул ук вакытта Н. Я. Агафонов проектының заманы өчен уңай, прогрессив яклары да бар. Автор күп кенә урамнарга атаклы язучылар, галимнәр, мәгариф һәм культура эшлеклеләренөң исемнәрен бирергә кирәк дип карый. Л. Н. Толстой, А. С. Пушкин, С. Т. Аксаков, Г. Р Державин, К. Фукс, А. М. Бутлеров, татар галимнәре Хәлфиннәр хөрмәтенә Казанның аерым урамнарының атамаларын алар исеме белән алмаштырырга тәкъдим итә. Казанда хәзер А. М. Бутлеров, Л. Н. Толстой, А. С. Пушкин урамнары да. К. Фукс бакчасы да бар. Ә менә күренекле рус язучылары С. Т. Аксаков, Г. Р. Державин, татар мәгърифәтчеләре Хәлфиннәр исемен йөртүче урамнар юк әле. Бу исемнәрне Казан урамнарына бирү бик урынлы булыр иде. Әлегә кадәр Хәлфиннәр семьясының өч буыны (Сәгыйт, Исхак, Ибраһим) мәгълүм иде. Н. Я. Агафонов үзенең проектында аларның дүртенче буыны — Ибраһим улы Асланбик Хәлфин турында да сүз алып бара. Асланбик Хәлфин, ата-бабалары кебек, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган. Татар әдәбияты белеменә караган хезмәтләр язган. Әмма аларның табылганы юк әле. Н. Я. Агафонов Асланбикнең бик ярлы яшәве һәм 27 яшендә хәерчелектән авырып үлүен хәбәр итә. 1 Бэн. Вопросы о переименовании улиц г. Казани. «Волжский вестник, газетасы. 1899 ел. 164—165 саннар, В К. Магницкии. Нечто о переименованиях. «Волжский вестник» газетасы. 1899 ел. 210 сан. 1 Н. Я. Агафонов Историческая объяснительная записка .................... ..................Казанских улиц (Материалы к вопросу переименовании улиц г. Казани). Казан 1899 ел. Зур галим Ш. Мәрҗани, татар драматургиясенә нигез салучы Ф. Халиди һәм Г. Ильяси исемнәрен дә Казан урамнарына бирергә мөмкин булыр иде. • Революциядән соң урамнарга исем бирү һәм аларның исемнәрен алмаштыру бик җаваплы һәм планлы эшкә әверелде. Казан шәһәр советы урамнарның исемнәрен алмаштыру буенча зур чаралар үткәреп килә. Соңгы берничә ел эчендә (1960—67) генә дә урам исемнәрен алмаштыруда әһәмиятле эшләр башкарылды. Совет халкы фән һәм техника елкәсеидә кеннән-кен зур җиңүләр яулый. Совет кешеләре дөньяда иң беренче булып Галәмгә юл салдылар, космосны үзләштерүдә гаять зур уңышларга ирештеләр. Хезмәт ияләренең үтенече буенча, шәһәр советы Казанның Унберенче Союз урамына летчик-космонавт Ю. А. Гагарин исемен бирде. Шәһәребез топонимикасында, космик киңлекләрне яулау белән бәйле рәвештә, Космонавтлар, Восток, Ракета, (урамнар), Спутник (кинотеатр) кебек исемнәр барлыкка килделәр. Фашистик Германияне тар-мар итүгә 20 ел тулу уңае белән, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган каладашларыбыз — Советлар Союзы Геройларының исемнәре урамнарга бирелеп мәңгеләштерелде. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары В. П. Николаев, Ш. С. Рәхмәтуллин, Ф. М. Фәтхуллин исемнәре бар. Казан урамнарының хәзерге исемнәре арасында алмаштырылырга тиешлеләре дә бар әле. Без аларга түбәндәге төр урам исемнәрен кертәбез: а) Халыкның эстетик зәвыгы үсешенә туры килми торган, ямьсез яңгырашлы урам атамаларын: Саңгырау урам, Кыек тыкрык. Саз урам, Бойня урамы, Ямская урамы, Барак урамы, Кыска урам, Склад урамы һ. б. б) Номерлы урам исемнәрен. Мондый урам исемнәре соңгы елларда еш күренә башлады. Номерлар шул ук исемдәге берничә урам барлыкка килгәндә биреләләр һәм кайбер бер төсле атамалы урамнарның номерлы саны дистәдән артып китә (мәсәлән, Казанда Дәүләки урамы — 13, Клевер урамы — 6. Завод урамы — 5, Муром урамы — 8). Бу хәл кешеләргә аралашу өчен һәм почта-телеграф эшчеләренә зур кыенлык тудыра, буталчыклыклар китереп чыгара. в) Эпитетлар (иске-яңа, кечкенә-зур, югары-түбән) өстәлеп кабатланучы урам исемнәре: Аркылы Үзәк урам. Зур Крылов урамы, Кечкенә Крылов урамы. Параллель Чехов урамы һ. 6. г) Шәһәрнең төрле районнарындагы урамнарга бер үк исем бирүне: Азин урамы (Ленин районы), Беренче Азин урамы (Совет районы), Мәктәп урамы (Идел буе районы), Мәктәп тыкрыгы (Совет районы) һ. б. Дөрес, урам атамалары итеп, номерлар һәм эпитетлар өстәлгән башка урам исемнәрен куллану ярдәмче чара гына. Ләкин боларның чиге булырга тиеш. Мондый урам исемнәрен кичекмәстән тәртипкә китерергә, яңа исемнәр белән алмаштырырга кирәк. Аларны атаклы кешеләрнең исемфамилияләренә, символик атамаларга, чәчәк, гөл исемнәренә һәм югарыда күрсәтелгән башка группаларга нигезләнгән урам исемнәре белән алмаштырырга бик мөмкин. Урам исемнәре арасында күренекле революционер һәм дәүләт эшлеклесе, Казандагы беренче социал-демократик түгәрәкләрне оештыруда актив катнашучы А. М. Сто- пани (1871—1932), казанлы революционер-большевик, Хөсәен Ямашевның якын дусты Галимҗан Сәйфетдинов, гражданнар сугышы каһарманы, Кызыл Армиянең милли частьларын оештыруда актив катнашучы кызыл командир X. Г. Мәүлетов, беренче татар театры группасы «Сәйяряне оештыручы, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, композитор Фәрит Яруллин, Казанда туыт-үсеп, татар совет музыка сәнгатен үстерүдә зур эшчәнлек күрсәткән композитор Мансур Мозаффаров. күренекле язучы Фатих Әмирхан, атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи, танылган шагыйрь һәм драматург Ф. Бурнаш, бай иҗат мирасы калдырган татар совет шагыйре Әхмәт Фәйзи, күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш, әдәбият белгече һәм күренекле тәнкыйтьчә Галимҗан Нигъмәти, рус һәм татар телен фәнни өйрәнү өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәткән телчеләр В. А. Богородицкий, Гыйбад Алпаров, Галимҗан Шәрәф, М. Корбангалиев, Л. ТҢәләй, Казанда яшәгән һәм эшләгән танылган сәяхәтче, астроном һәм географ И. М. Симонов, көнчыгышны өйрәнү белгече О. М. Ковалевский, күренекле терапевт-профессор Н. А. Виноградов, Казан гимназиясен тәмамлаган, бурят халкының атаклы мәгърифәтчесе Дарджи Банзаров, татар мәгърифәтчесе Гали Махмудов һәм башкаларның исемнәрен очратмыйбыз әле. Аларның халык өчен башкарган зур прогрессив эшчәнлекләре моңа, һичшиксез, лаек. Казан шәһәр советы. Беек Октябрь- иың илле еллык юбилее уңае белән, Казан урамнарына бу исемнәрне биреп мәңгеләштерсен иде, дигән олы теләк белдерәсе килә. Кайбер шәһәрләрдә урам бәйрәмнәрен уткәрү матур традиция буларак кереп бара. Мәсәлән, Днепропетровск шәһәрендә Ленин урамына 42 яшь тулу кеме бәйрәм ителде. Львов шәһәрендә Валентина Николаева-Терешкова исеме кушылган яңа гына тезелгән урамның бәйрәме үткәрелде. Күптән түгел район үзәге Апаеның Кызылармеецлар урамының бәйрәме зурлап һәм тантаналы итеп уздырылды. Киләчәктә мондый урам бәйрәмнәрен Казанда да оештырасы иде. Мәскәү, Дрезден шәһәрләре үрнәгендә, Казан урамнарының чатларына бу урамның ни эчен шулай аталуын аңлаткан табличкалар куелса, шәһәр халкы урам исемнәре белән яхшырак таныша һәм алармы хәтерләрендә ныграк калдыра алырлар иде Танып белүдән тыш, моның зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын да истән чыгармаска тиешбез. Табличкаларга урам исемнәрен русча да, татарча да дәрес язу, русча исемнәрне татарча, ә татарча исемнәрне русча фәнни транскрипция белән бирү бик зарури (Казан урамнарында я русча, я татарча исемнәре грамотасыз язылган табличкалар да күзгә чагыла әле. «Кул урам»—русча «Коль урам» дип транскрипцияләү хата, дересе— «Куль урам». Язу традициябездә урнашканча, татарча «Гадел Кутуй ур.» дип язарга кирәк иде. ләкин татарчасы да «Адель Кутуй ур.» язылган һ. 6) Урамнарга исем кушу һәм исем алмаштыру мәсьәләләрен хәл итү ечеи, Казан шәһәр советы каршында махсус комиссия оештырырга кирәк дип саныйбыз. «Киңәшлә эш таркалмас», ди халык мәкале. Шәһәр урамнарына яңа исемнәр биргәндә, яки элеккеләрен алмаштырганда, комиссия нык киңәшеп, мәсьәләне һәрьяклап тирән уйлап, фәнни һәм тормышчан нигездә хәл итә алыр иде.