Логотип Казан Утлары
Драма

СОҢГЫ ХАТ

Драматик поэма, сигез картинада
Катнашалар:
Нияз — институтны яна гына бетереп чыккан врач-хирург.
Зөһрә— институтны яна гына бетереп чыккан врач Зөфәр— институтны яңа гына бетереп чыккан врач И б р а һ н м — участок больницасының баш врачы. Олы яшьтә.
Дилбәр Г а л ис в н а — врач 30 яшьтә.
Р о з а л и я — медицина сестрасы. 18 яшьтә
Фәйзи Шакирович — урта яшьләрдә, больницаның завхозы.
Р а ф а э л ь —Зөһрәнең энесе, 15—16 яшьтә.
Вакыйга безнен көннәрдә бара.
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Җәй. июнь ае. Медицина институтының Актлар залында кичә бара. Чыгарылыш кичәсе. Монсулык һәм шатлык бергә кушылып, күнелләрне үз иркенә алган, әмма без залның зур өлешен күрмибез Безнең күз алдыбызда залның колонналар артындагы кечерәк бер култыксасы Киң һәм биек тәрәзә
Залда вальс бара Кин колачлы, ашкынулы вальс
Әгәр дә залны күрсәтүе авыр булса, вакыйганы институт бинасының түр бакчасына күчерергә мөмкин Ул чагында безгә бинаның бакчага чыга торган ишеге, кин баскыч: икенче катның зур тәрәзәләре, балконы күренер Бакчага алып керә торган аллея һәм эскәмия дә кирәк булыр.
Вальс дулкыны бирегә дә бәреп чыккан Кичнең бөркү булуы аркасында, күрәсең, яшьләрнең берничә пары биредә дә вальска әйләнә Менә Зөһрә белән Зөфәр күренә, алар Ниязны эзлиләр Күреп алгач, янына ашыгалар. Ниязнын кичә:ә яңа гыиа килүе.
Зөфәр Кичә күптән башланды бит, канда йөрисең син?
Урам яктан Ибраһим керә.
3 ө Һ р ә. Исәнмесез, Ибраһим абый.
Ибраһим Исәнме Сезгә сугыла алмадым, әтиеңне күрәсе иде. Биреләдер бит?
Зөһрә Ул бүген килә алмый. Ибраһим абын, таныш булыгыз, дусларым: Нияз, Зөфәр. Бу—авыл больницасының баш врачы
Ибраһим Тәбрик итәм. тәбрик нтәм Кичәге шәкерт, иртәгедән булачак врачлар, ягеэ, кулыгызны кысыйм
Зөһрә. Рәхмәт.
Башкалар. Рәхмәт, рәхмәт.
Зөфәр. Диплом кесәдә. Ибраһим ага. без дә кеше булдык.
Зөһрә. Бүген биредә соңгы кичәбез.
Зөфәр. Сау бул, вузым, аерылабыз инде,
Бүген синдә соңгы кичәбез!
Синдә алган белем хәзинәсен Киләчәккә алып китәбез!
Зөһрә. Тормыш кочагына?
Зөфәр. Иртәгә безнең тормыш белән беренче очрашуыбыз!
Зөһрә. Ой, ямансу да, шатлыклы да. Алты ел бергә укыдык бит. Алты ел! Менә канатларны җәйдек инде. Очабыз. Төрлебез төрле якка.
Зөфәр. Бәхет эзләргә! Тик үзебез ул бәхет дигән нәрсәнең нинди икәнен белмибез әле. Калку күкрәкле хатын-кыз кыяфәтендә микән ул, әллә инде мал белән дыңгычлап тутырылган сандыклар микән?
Ибраһим. Бәхетне күрәсегез килсә, рәхим итегез, миңа — участок больницасына килегез. Эзләп йөрисе дә юк.
Зөфәр. Әзер килеш, агачта үсәме әллә? Үрелеп өзеп кенә аласымы?
Ибраһим. Я. кайсыгыз? Нияз, синме?
Нияз. Булмый. Ибраһим абый, шәһәрдә калдыралар.
Ибраһим. Шәһәр синнән башка яши алмас дисенмени?!
Нияз. Күз алдыма да китерә алмыйм.
Ибраһим. Ә мин тагын, берәрсен авылга тартып булмасмы, дигән идем.
Зөфәр. Без укыганда фәнни түгәрәккә йөрдек. Өчебез бергә бер зур гына тема өстендә эшләдек һәм кайбер нәтиҗәгә дә ирештек. Шул фәнни хезмәтебезне дәвам иттерергә мөмкинлек булсын өчен өчебезне дә шәһәрдә калдыралар.
Нияз (мыскыл катыш) Күрдегез, без нинди кыйммәтле бәндәләр. Сайланып кына алынганнар. Алланың кашкалы тәкәләре.
Зөфәр (Ниязга). Между прочим, син өч көн буенча күзгә-башка күренмәдең. Шул арада күпме яңалык булды. Безнең хезмәтебезне журналга урнаштырачаклар. Бусы булды — бер. Ректорат буенча безнең өчебезгә дә мактау белдергән приказга инде кул куелды. Бусы булды — ике.
И б р а һ и м. Сездә бүген чын мәгънәсендә тантана икән. Котлыйм, котлыйм.
Зөфәр. Кермәгән җирем калмады, министерствога кадәр барып җиттем.
Н и я з. О. без хәзер эшне министр белән генә йөртәбез.
Зөфәр (кесәсеннән бер шешә кызыл аракы чыгара). Бу тантананы билгеләп үтмичә ярамастыр. (Кәгазьдән бокаллар ясарга керешә. Моңарчы әкрен генә ишетелеп торган вальс моңы көчлерәк яңгырый башлый.)
Кайда гына йөрсәң дә. Ниләр генә күрсәң дә. Җиңел юллар эзләмә, Җиңел юл эзләмә...
Нияз. Фю!. Кызыл буяу. Спирт алып килергә ярамаган. Без, хирурглар, организмны спирт белән генә юарга гадәтләнгәнбез.
Зөфәр (бокал күтәреп). Олы юл алдыннан, соңгы тост!
Зөһрә (бокал күтәреп, шаяру катыш). Тормыштан алырга мөмкин булганның барысын да алып бетерергә!
Зөфәр. Гел кояшка карап атларга, күләгәләр артта калсын! Зөһрә. Якты уйлар булсын юлдашыбыз!
Зөфәр. Ахырдан оялырга туры килмәслек итеп яшәргә!
Нияз. Үлгәнчегә кадәр яшәргә!
Зөһрә. Нияз, әллә инде эчеп килгәнсең?
Нияз. Бүген дә эчмәсән, кайчан эчәргә?! Минемчә, бүген аек йөрү — үзе гөнаһ.
Зөһрә (кисәтеп) Нияз!
Нияз (басым ясап) Жиңел юл эзләмәскә!
Башкалар (күтәреп алалар) Жиңел юл эзләмәскә! Эзләмәскә! (Кәгазь бокалларын чәкештереп эчәләр. Вальска кушылып җырлыйлар.)
Кайда гына йөрсән дә. Ниләр генә күрсән дә, Жиңел юллар эзләмә. Жиңел юл эзләмә.»
Зөһрә. Әйдәгез! Ибраһим ага. рөхсәт итегез! (Ибраһим белән вальска әйләнеп китә. Биредә Нияз гына кала. Аның кәефе шәптән түгел. Ә вальс моңы көчәйгәннән көчәя бара )
Гомер юлы —бакча юлы түгел. Чокыры да булыр, тавы да. Нур балкыган аяз көннәр булыр. Булыр көннең жилле чагы да. Адашырсың, юл табарсың. — Күңел бит ул омтыла да эзләнә. Кайда гына йөрсән дә. Ниләр генә күрсәң дә, Жиңел юллар.
Жинел юллар эзләмә. Жиңел юл эзләмә...
Зөһрә кире килә. Аның артыннан Зөфәр Икесенең дә күңелләре күтәренке, бәйрәмчә.
Зөһрә. Нияз, син нишләп биемисен?
Зөфәр. Сиңа ни булды?
Н и я з. Тыңлыйсызмы, яна анекдот: ферма тавыклары зарлана баш-лаганнар. Әтәч картайган...
3 ө һ р ә. Оят түгелме?!
Нияз. Әйдәгез, алла хакы өчен, китик моннан.
Зөфәр. Кая?
Н и я з. Ресторанга!
Зөһрә. Нәрсә?!
Н и я з Яки синең бүлмәңә. Бүген минем өчебез генә утырасым килә. Икегезне дә кочаклап
Зөһрә Юкны сөйләмә. Китмибез
Н н я з. Мин биредә йөри алмыйм. Көзгеләр зур. Үземне күрәсем килми
Зөһрә (катгый) Яле, сөйлә, ни булды?
Нияз (бераздан) Минем сезнең кәефегезне бозасым килмәгән иде Шушындый көндә, соңгы кичәдә...
Зөфәр Я. я?
Н и яз Дусларым, без бит ялгышканбыз Безнең фәнни хезмәт дип йөргән нәрсәббз — чепуха, адашу, буш куык.
Зөфәр Нәрсә?!
Нияз. Методикабыз дөрес булмаган Ялгыш юлдан барганбыз. Шунлыктан ясаган нәтиҗәбез дә ялгыш. Нигезсез
Зөфәр Булмас. Мөмкин түгел.
Нияз. Өч кен чыкмыйча лабораториядә яттым, сынау үткәрдем. Өч мәртәбә кабатладым, нәтиҗә шул бер үк — ялгыш. Менә пропорцияләр һәм тәэсирләре! (Блокнотка теркәлгән язмаларын күрсәтә Зөфәр дә. Зөһрә дә таныша. Икесенең дә кәефләре бозыла. Элекке бәйрәм күтәренкелегенең эзе дә калмый.)
Зөфәр. Ах, шайтан алгыры, ничек соң без элегрәк бу турыда уйламаганбыз. Менә бәла, кирәк бит.
Озак пауза. Берсе дә сүз башлый алмый.
Зөһрә. Нишләргә соң инде?
Н и я з. Төенне үзебез төйнәдек, инде үзебезгә үк чишәргә кала.
Зөфәр. Сөйләп бирергәме? Ректоратта да, студентларга да? Без ялгышканбыз, гафу итегез инде, тиешсезгә шапырынып йөргәнбез, без мәгънәсез, ахмаклар икәнбез... Шулаймы?
Нияз. Башка чара юк.
Зөһрә. Нинди көн булды соң бүген?!
Зөфәр. Паникага бирелмик әле. Фән юлы тип-тигез, тап-такыр гына булмый. Фән юлына маяклар кадалмаган. Ялгышырга да, адашырга да мөмкин Бер табасың, ул ялгыш булып чыга, тагын эзлисең. Өзлексез эзләнү. Шуңа күрә дә аны иҗат диләр. Безнең ялгышырга да хакыбыз бар.
Нияз. Әмма ялганларга — юк.
Зөһрә. Ялгышканыбызны ачыктан-ачык үзебез сөйләп бирергәме? Бар икән...
Зөфәр. Ашыкмагыз. Уйлап карыйк, фәнни түгәрәктә безне күтәрделәр. Зур тема, зур проблема өстендә эшлиләр дип. Өчәү бергә — күмәк эшлиләр дип Институт газетасында мактап яздылар. Башкаларга безне үрнәк итеп куйдылар. Стимул! Димәк, башкалар безгә карап тигезләнәләр, алга омтылалар. Хәзер без чыгып, ялгышлыкны ачып салсак, пи була? Барысы да ялганга әйләнәчәк, җимереләчәк түгелме? Шулай икән, без тәрбия эшенә никадәр зыян китерәчәкбез. Бу политик мәсьәлә. Минемчә, гомуми файданы күздә тотып, без хәзергә дәшмәскә тиешбез.
Нияз (кызып). Бу бит, бу бит гаделсезлек философиясе. Беләм, җәмәгать алдына чыгып, ялгышлыкны икърар итү җиңел түгел...
Вальс агымы тагын кагылып үтә.
Кайда гына йөрсәң дә, Ниләр генә күрсәң дә, Җиңел юллар, Җинел юллар эзләмә. Җиңел юл эзләмә...
Зөһрә (икеләнеп). Дәшмәскә?
Зөфәр. Хәзергә дәшмәскә! Эшне дәвам иттерергә, дөрес юлын эзләргә кирәк. Табарга да яна нәтиҗәне тәкъдим итәргә. Шул чакта инде элеккесенең ялгыш булганын әйтеп үгәргә дә булыр. Өчебезне дә шәһәрдә калдыралар, мөмкинлек булачак дигән сүз.
Нияз. Ох, ошамый бу миңа. Тырышып-тырышып ялганга юл ачарга җыенабыз түгелме? Юк, тормышта мин беренче адымымны чигенеп башларга теләмим. Ялганга уралып, җанымны газаплап, изелеп яшәргәме?! Теләмим, булдыра алмыйм. Минем ирекле буласым килә, һәртөрле фальштан, ялганнан, гаделсезлектән арЫнып, ирекле яшисем килә! Кешеләрнең күзенә туры карый алырлык булып. Икеләнер чак түгел, без дөреслекне ачарга тиешбез.
Зөфәр Зөһрә, синең сүзен. Син хәл итәсең.
Зөһрә (уйланып). Әйтергә? Үзебезгә җәза бирергәме? Ә бит без
изге юлда идек, теләгебез изге иде, кеше сәламәтлеге, кеше гомере өчен тырыштык. Без шуның өчен җәзаланырга тиешме инде?
Зөфәр. Әйе. изге эш өчен җәза бирмиләр'
Нияз. Зөһрә, мин синнән моны көтмәгән идем. Синең икеләнергә хакын юк.
Зөһрә. Ә әти?
Нияз (тынып калды) Профессор?
Зөфәр. Без бит үзебезне генә түгел, аны да уңайсыз хәлгә куябыз.
Нияз. Профессор
Зөфәр. Дөрес, ул безнең хезмәтебезне ниндидер яна ачыш дип күккә күтәрмәде, әмма бит ул безне яклады. Кыюлык өчен мактады, безгә ышанды, уңай бәя бирде. Язма рәвештә. Хәзер шуны аяк астына салыйкмы?
11 и я з. Ул безгә аю хезмәте күрсәтте. Хәзер телефонга чакыртам да әйтәм мин аңа.
Зөһрә. Уйлама да' Рөхсәт итмим!
Зөфәр (кисәтеп) Карт авырып ята.
Нияз. Ах. әйе Ярамый, врачлык этикасы юл куймый. Авыруга безнең ялганларга хакыбыз бар. ә борчырга юк.
Зөфәр. Димәк, хәзергә дәшмибез? (Көтә) Я?
Н и я з. Дәшмәскә туры килә икән шул
Зөфәр. Шулай дөрес булыр. Килештек.
Залда зәңгәр ут кабина. Биредә аерата куе зәңгәрлек жәелә.
Зөфәр. Я. онытыйк әле. ни әйтсәң дә. бүген безнең соңгы кичәбез.
(Әчесе дә җырга кушыла.)
Биш алсаң да офтанма. Өч алсан да мактанма. Юкка барга шатланма. Киләчәгең — аккош юлы. Белем синдә сандык тулы. Канәгать бул юктан да Хыял булыр — юл башын. Өмет булыр — юлдашын.
Күңел бит ул эзләнә. Кайда гына йерсәң дә син. Ниләр генә күрсәң дә син.
Җиңел юллар эзләмә.
Бер студент кыз керә. Кулында гитара.
Студент кыз. Зөһрә, баядан бирле сине эзлибез. (Гитараны су.за) Синен чыгыш. Сәхнәгә көтәләр.
Зөһрә. Ой. сулыш алырга ирек бирегез (Залга юнәлә Тукталып ) Юк. юк. Нияз, син барма. Син карап торсаң, мин каушаячакмын Үтенәм (Китәләр Нияз кала, әмма ул Зөһрәгә күз төшер ничә булдыра алмый штораны күтәрә — бөтен зал ачыла. Сәхнәдә Зөһрә Үзе гитарада уйнап, үзе җырлый Кушымтасына бөтен зал кушыла Бары бер Нияз гына. Зөһрәдән күзен алмыйча, йотлыгып тыңлый.)
Чыгасың да Идел ярларына. Свяләсең бодрә талларына. Чал Иделнең тәңкә дулкыннары Тәгәрәп килә синен алларыңа.
Трал-ля-ляляля-пам...
Тралля-ляля-ля-пам...
Дулкын дулкын йврәк хисләремне Сибәр идем синең алларына.
Чыгасын да урман аланына. Сокланасын шомырт, баланына. Кошлар моңына күмелеп шаулый урман Яфракларын коя алларына.
Трал-ля-ля-ля-ля-пам...
Трал-ля-ля-ля-ля-пам—
Яфрак түгел, йөрәк хисләремне Сибәр идем йөргән юлларыңа.
Жыр бетә. Зал алкышка күмелә. Зөһрә бирегә килә. Дулкынланган.
Нияз. Әйбәт жырладың.
Зөһрә. Тыңладыңмыни? Ну сине!
Нияз. Кешеләргә күпме шатлык китерә аласың син.
Зөһрә. Ошаттың? (Зөфәр килә.)
Зөфәр. Тәбрик итәм, Зөһрә. Браво, браво! Искиткеч!
Зөһрә. Чыннан дамы?
Зөфәр. Шәп. (Кулын кыса.)
Зөһрә. Шундый каушадым, шундый каушадым, белсәгез иде.
Зөфәр. Хәзер безнең өчебезне дә сәхнәгә чакырачаклар. Әзерләнеп торыгыз.
Нияз. Нәрсәгә?
Зөфәр. Әйткән идем ич, мактау белдергән приказга кул куелды дип. Шуны сәхнәдән укыячаклар. .
Нияз. Ничек? (Аңлап алып.) Ә-ә... Күздон югалып торган идең аны. Яннарына барып шуны кичәнең программасына керттергәнсең икән. Оештырдың? Баягы сөйләшүдән соң?! Приказның безгә ялгыш бирелгәнен белә торып?!
Зөфәр. Син нәрсә! Үзләре сорадылар.
Нияз. Ә син шатланып риза булдың? Шуны бел, мин сәхнәгә чыкмаячакмын.
Якадан әлеге студент кыз килә.
Студент кыз. Нияз, Зөфәр, Зөһрә, сезне сәхнәгә сорыйлар.
Зөһрә (һаман да алкыш тәэсиреннән айнымаган хәлдә). Әйдәгез! Нияз, әйдә, чәнчелеп китсен, алыйк кәгазьләрен. Җир белән күк арасында асылынып тормасын.
Нияз. Зөһрә, шаяра торган эшме бу?
Зөһрә. Ә кем әйтте сиңа, шаяра дип. Минем бәлки чыннан да сәхнәгә чыгасым килә торгандыр. Кемнең макталасы килмәс!
Нияз. Үз сүзләреңне сөйләмисең.
Зөһрә. Ох, син бик принципиаль булып киттең әле.
Нияз. Алкышлардан башың әйләнгән, уңыштан исергәнсең. Сина башта айнырга кирәк.
Зөһрә (нык үпкәләп). Рәхмәт! (Мөрэге әрнеп.) Ә мин тагын син мине алкышлаганга сөенәсеңдер дип уйлаган идем, ялгышканмын.
Зөфәр. Бәхәсләшә торган чак түгел. Әйдәгез, безне көтәләр.
Нияз. Мин бармыйм.
Зөфәр. Син нәрсә, шик тудырырга телисеңме?! Без сәхнәгә чыгып, син чыкмасаң — нәрсә уйлаячаклар? Син бит инде безнең белән килешкән идең, дәшмәскә риза булдың. Хәзер үз сүзеңнән кире кайтасыңмы? Безне — иптәшләреңне уңайсыз хәлдә калдырырга телисең? Бу түбәнлек.
Нияз. Минем сәхнәгә чыгарга ризалык биргәнем юк.
Зөфәр Хәзер соң инде. Әйдә, чыгасың!
Н и я з. Яхшы. Әйдәгез, киттек. Бик уңай момент. Чыгам да бөтен залга кычкырам, бөтен дөреслекне ачам да салам. Белсеннәр безнең нинди шарлатан икәнлекне!
Зөфәр. Нәрсә син! Ташла! Ярый, чыкмыйбыз. (Буылып.) Рәхмәт. Кемлегеңне күрсәттең. Онытырлык булмады. (Зөһрәгә ) Барып әйтәм. көтмәсеннәр. (Китә. Вальс башлана, бу юлы тагын да көчлерәк, киңрәк. Зөһрә дә китәргә юнәлә )
Нияз. Зөһрә. (Зөһрә туктала.) Мина синең белән сөйләшергә кирәк.
Зөһрә. Ә .мина кирәкми. (Китмәкче.)
Нияз. Зөһрә!..
Зөһрә. 23 ел Зөһрә!
Нияз. Бүген безнең бәйрәмебез.
Зөһрә. Син ул бәйрәмне бозарга да өлгерден инде.
В.1льс көчәя, кульминациясенә житә. Аның дулкыны бирегә дә бәреп керә Кемдер Зөһрәне биергә үк алып китә.
Адашырсың, юл табарсың— Күңел шулай омгыла да. эзләнә...
Вальс бер якыная, бер ерагая. Бераздан Зөфәр Зөһрәне тәрәзә буена алып килә. Зөһрәнең күңеле ачылган, ул шаркылдап көлә. Колоннага сөялгән Ниязны алар күрмиләр.
Зөфәр. Син миңа бүген соңгы сүзеңне әйтергә тиешсең. Безнең бүген соңгы кичәбез. Син әйтергә тиеш. Соңгы сүзеңне!
Зөһрә (көлеп). Әйтәм. нигә әйтмәскә. Мин синеке. Син бит миннән башка яши алмаячаксың. Шулай булгач, сине коткарып калырга кирәк бит инде.
3 ө ф ә р. Зөһрә!
Зөһрә. Аннан сон бит син миңа иң турылыклы ир булачаксың. Өрмәгән жиргә утыртмаячаксың. Күктән йолдызлар тотып бирәчәксең. Мин дөньяда бик бәхетле хатын булачакмын.
Зөфәр. Зөһрә дим!
3 ө һ р ә. Син көнләшәсен, берәрсе белән сөйләшеп кенә торсам да кара янасың. Мин сиңа турылыклы хатын булырмын. Берәүгә дә күз төшермәм, бер генә ир заты белән дә исәнләшмәм, сөйләшмәм. Хәтта йөземне лә күрсәтмәм. Пәрәнжә ябармын. Мии синең колың булырмын.
Зөфәр. Зинһар дим. жнтәр!
Зөһрә. Син бит мине үлемнән коткаручы. Мин синең алда гомерем белән бурычлы.
Зөфәр. Юк, юк. юк! Син мина бурычлы түгел. Мина синең бурычлы булуың кирәкми. Миңа синең йөрәгең кирәк.
Зөһрә. Ә син ашыкма.
Зөфәр. Күпме көтәргә?! Син бүген соңгы сүзеңне әйтергә тиешсең: әйеме, юкмы?
Зөһрә. Әйе.
Зөфәр. Шаяртасың?
Зөһрә. Шаяртам.
Зөфәр. Әллә чыннан әйтәсеңме?
3 н Һ р ә. Чыннан әйтәм.
Зөфәр (ялварып). Зөһрә!
3 ө һ р ә. Әйе, ихтимал, мин синеке булырмын. Син көт Ха-ха-ха...
Зөфәр. Фәрештәм минем! Богиня! Ангел!..
3 ө һ р ә. Акылсыз, ишетәләр.
Зөфәр. Ишетсеннәр, бөтен дөнья ишетсен!. (Зөһрәне әйләндерә, шул әйләнүдән вальска кушылып китәләр. Колонна артында Нияз күренә. Колоннаны кочаклый, күрәсең, йөрәге сыкрануын физик көч белән басарга тели. Вальс көчәя бара. Ибраһим күоснә. ул һава суларга — тәрәзә янына юнәлә.)
Н и я з. Ибраһим абый!
И б р а һ и м. Син нишләп биемисен? Чү, сиңа ни булды, агарынгансың.
Нияз. Ибраһим абый, мин риза. Мин карар бирдем, авылга кнтәм, сезнен янга. Аласызмы?
Ибраһим. Бик шатланып. Дөрес итәсең. Үкенмәссең. Эш шарты тудырырбыз, ышандырам.
Зөһрә килә, җитди.
Зөһрә (Ниязның үзенә генә). Нияз, син миңа нәрсәдер әйтмәкче булган идең.
Нияз. Юк, ул болай гына. Кирәкле сүз түгел иде. Гафу ит.
Зөһрә (әрнеп). Нияз!
Нияз. Нәрсә әйтергә уйлаганымны оныттым да инде. Ә, әйе, хуш, Зөһрә, без аерылышабыз. Мин шәһәрдә калмыйм, китәргә булдым.
Зөһрә (тәмам аптырап кала). Ә?.. Китәсең? Бездән аерылып, группаны таркатып? Безнең бит уртак эшебез бар, аны дәвам иттерәсебез бар. Аның турында, иптәшләрең турында оныттың?! Ә бергә-бергә корган планнар, идеалыбыз? Алар сиңа берни дә тормый’! Качасын?! Беләсеңме, бу ничек дип атала? Хыянәт, кешелексезлек!
Н и я з. Нинди хыянәт булсын, ди. Безнең ул фәнни эшебез ялган булып чыкты бит, чепуха. Утка гына ягасы.
Зөһрә. Бар, кит! Әмма шуны бел, мин моны бервакытта да гафу итмәячәкмен. Үкенүен үкенерсең, соң булыр!
Нияз. Юк, үкенмәм, ялгышасың! Киресенчә, шушы минутта ук сине күрмәс өчен, синнән еракта булу өчен ниләр генә бирмәс идем мин. Күрәлмыйм мин сине! Бүтән бер вакытта да очрашмасам икән, тавышыңны, теләсә кемгә елмаюыңны, шаркылдап көлүләреңне ишет- мәсәм, күрмәсәм икән. Китәргә, китәргә! Тизрәк, тизрәк! Туйдым! Гарык булдым! Күрәлмыйм!
Барысын да вальс бөтереп ала. Яшьлек ашкынулары, шаулашу гөрләшү көчәя бара. Эчке пәрдә төшә, әмма вальс тукталмый, үсә-үсә ул буранлы давылның котырынуын сурәтләгән музыкага әверелә.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Авыл Урамнарны кар каплаган, өйләрнең түбәләре белән тәрәзәләре генә күренә. Буран. Больницаның дежур бүлмәсе Олы тәрәзәләр Ике ишек. Өстәл, медикаментлар шкафы,
диван, урындык.
Нияз юллан кайтып керә. Бүрегендәге карларын кага Чишенә. Диванга утыра. Арыган. Шкафтан авырулар тарихын алып карый башлый. Дилбәр Галпсвна керә.
Дилбәр (күңеле күтәренке). О, Нияз Салихович, кайттыгызмы, ә мин борчылдым Буранда адашмагае дип. Аргансыздыр.
Н и я з. Булды бераз.
Дилбәр. Кичә клубта кино булды. Кызганыч, күрә алмадыгыз.
Нияз. Авыруны ташлап китәргә ярамады.
Дилбәр. Хәер, бүген күрше авылга барып карарга була. Теләсәгез үзем юлдаш булырмын.
Нияз. Эш күп.
Дилбәр. Әйбәт картина, «Брак по итальянски», карамый калмагыз. Минем аркада гына булса, бармам. Тагылып йөрергә яратмыйм.
Нияз. Юк... мин... арып торам.
Дилбәр Яхшы, беркая да бармыйбыз. Кавказдагы апам «мускат» жибәргәи. Миндә утырабыз. Өчәү генә. Сез, мин. мускат. Башка беркем дә юк. Бу озын авыл кичләрен кыскартып булмасмы. (Халатын чишә.) '
Нияз. Куркам, минем белән ул тагын да озынрак тоелмагае.
Дилбәр. Көндезләрен эш белән үтә, сизмичә дә каласың. Ай, бу кичләре! Иксез-чиксез, тын һәм шыксыз кичләр. Ходай сабырлык бирсен. Киләсезме?
Нияз. Беләсез, минем буш вакытларым юк диярлек.
Дилбәр (кесәсеннән кәгазь чыгара). Язу калдырып киткәнсез икән.
Нияз. Әйе, баш врач исеменә. Киткәндә үзен туры китерә алмадым.
Дилбәр. Теге кечкенә бүлмәне бушатуны сорыйсыз?
Нияз. Андагы кайбер артык әйберләрне икенче бүлмәгә чыгарасы иде. Бер дә кирәкмәгәнгә жимерелеп беткән шкаф тора
Дилбәр. Ул бүлмәдә лаборатория ясарга телисезме? Сынаулар үткәрергә? Ишеткән идем, институтта чакта ук фәнни тема өстендә эшләгәнсез дип. Шуны дәвам иттерәсезме?
Нияз. Нигезеннән үзгәртеп.
Дилбәр. Яна препарат эзлисез? Наркоз, новокаиннардан да эффектлыракны? Кеше шуны кабул нтсә, операция ясалганын сизми дә калачак диме?
Нияз. Шулайрак.
Дилбәр. О, ул чагында һәркем теләсә нинди операциягә курыкмыйча ятар инде, һе, хыял дигәнең.
Нияз. Айга очу сезнеңчә хыял түгелме?
Д и л б ә р. Хыял.
Нияз. Очачаклармы соң?!
Дилбәр. Карыйм да мин сезгә, Нияз Салихович, гажәпләнәм. Кайдан килә сезгә шул кадәр энергия. Болай да күпме эш: авырулар, операцияләр, лекцияләр. Шулар өстенә фәнни хезмәт белән шөгыльләнү. Кайчан гына йоклыйсыз соң сез? Сокланам мин сезгә.
Нияз. Рәхмәт. Дилбәр Галиевна.
Дилбәр. Ә ул бүлмәне, әлбәттә, бушатырга кирәк. Приборларыгызга, җәнлекләрегезгә урын сорала ич. Бушатырлар, бүген үк.
Н и я з. Рәхмәт.
Дилбәр. Тагын берәр ярдәм кирәк булса, шулай тартынмагыз, сорагыз. Кулымнан килгәнне эшләргә мин һәрвакыт әзер. Без больницабызда шундый галим булуы белән...
Н и я з. Сез арттырасыз.
Дилбәр. Эшегездә уңыш телим. Нияз Салихович. (Ишек буенда туктала ) Мин анда завхозга әйттем, бүлмәне хәзер үк бушатыр.
Н и я з. Рәхмәт сезгә, рәхмәт.
Дилбәр Пожалуйста.
Н и я з. Ләкин Дилбәр Галиевна...
Дилбәр (сагая) Тыңлыйм.
II и я з Сез ничек уйлыйсыз, үтенеч баш врач исеменә язылган, Ибраһим ага исеменә, шулай булгач, аны ул укырга, боерыкны да ул бирергә тиеш түгелме соң?
Дилбәр. Сез моның белән ни әйтергә телисез?
Нияз. Сез кеше хокукын үзләштерәм дип уйламыйсызмы дим?
Дилбәр. Ах, менә сез ни турында. (Сөйләшүне уенга борырга теләп кеткелди.)
Нияз. Сез юкка мәшәкатьләнгәнсез. Дилбәр Галиевна. Миңа сезнең боерык бирүе!ез кирәк түгел Аны кем бирергә тиеш булса, шул бирер Баш врач. Әйдәгез, кеше вазифасына катнашмыйк инде
Дилбәр. Аңладым мин сезне. (Тынычлык сакларга теләп ) Пожалуйста Минем ярдәмем кирәк түгел икән, пожалуйста, ихтыярыгыз. Мин бары сезгә яхшылык эшләргә теләп кенә Борчыган булсам, гафу итегез. (Чыгып китә. Нияз нәфрәтләнеп кала Тагын авырулар тарихын
актарырга керешә, графиннан су агыза башлый Шул чакта агарынган Розалия килеп керә.)
Розалия Нишләдегез сез, нишләдегез. Нияз абый?! Дилбәр Галиевнага каты бәрелдегезме? Ул бит сезгә ярдәм итмәкче иде.
Н и я з. Мин анын ярдәменнән баш тарттым. Бары шул гына.
Розалия. Харап иткәнсез икән. Беләсез ич инде, безнен больницада баш врач ул бит.
Нияз. Юк, Розалия, бездә баш врач Ибраһим абзый.
Розалия. Әй, Ибраһим абый бит ул формаль яктан гына, югарыдан куелу буенча гына. Ә нигездә — Дилбәр Галиевна. Бөтен больницаны дер селкетеп тора ич. Бөтенесе белән командалык итә. Бөтен хезмәткәр, хәтта Ибраһим абый үзе дә ана буйсына ич.
Нияз Бөтен хикмәт тә шунда: Дилбәр Галиевна мине дә —яна килгән кешене дә — үзенә буйсындырмакчы. Ә мин ана бармыйм. Гаделсезлеккә юл кую булыр иде. (Су эчмэкче.)
Розалия (стаканын алып куя). Мин сез кайтышка чәй кайнатып куйган идем (Шкафтан термос чыгара.) Әй, Нияз абый, нигә инде сезгә Дилбәр Галиевна белән әчелешле булырга. Белмисезмени аны, усал бит ул. Үз дигәнен итми калмас. Әнә хәзер дә сезнең яннан чыгуы булды, завхозга кушуы булды. Бар, аның боерыгына буйсынмыйча кара.
Нияз. Нинди боерык ул тагын?
Розалия. Сез сораган бүлмәдән җимерек шкафны чыгартасы урынга...
Нияз (сабырсызланып). Әйе?
Розалия. Сезнең үзегезнең өстәлегезне, приборларыгызны, бөтенесен, бөтенесен дә... (күз яшенә тыгыла)
Нияз. Ну, Розалия!
Розалия Коридорга чыгарып атарга кушты.
Нияз. Кайда? Ничек?! (Ашыгып чыгып китә. Икенче ишектән Дилбәр Галиевна үзе килеп керә.)
Дилбәр Син нигә эшендә түгел? Гайбәт таратып йөрисеңме?
Розалия. Мин, Дилбәр Галиевна... Мин...
Дилбәр. Урыныңда бул. Авырулар сине көтсеннәр тагын.
Розалия (сылтау табып) Ә мин эш белән. Кайда соң әле? (Нидер эзләгән була.) Ә, менә кайда ята икән. (Шкаф артыннан. Дилбәргә комачаулап, нәрсәдер ала да, бик җитди кыяфәттә, ашыгыч эш артыннан йөргән кешедәй, ишеккә атлый. Үзеннән канәгать. Дилбәр ышанырга да. ышанмаска да белмичә кала. Нияз килеп керә. Дилбәр белән бер-берсенә карашып, тукталып калалар.)
Нияз. Сез... Сез ничек җөрьәт иттегез?!
Дилбәр. Биредә фәнни институт түгел, иптәш Нияз Салихович. Больница. Авыл больницасы. Галим буласыгыз килгәч, шәһәрдә калырга иде.
Нияз. Минем приборларны бүлмәдән чыгарттырып атарга сезнең ни хакыгыз бар?
Дилбәр. Бүлмә больницага кирәк.
Нияз. Ә сезгә?
Дилбәр. Нәрсә — миңа?
Нияз. Власть күрсәтү кирәкме? Боерык бирү?
Дилбәр. Ялгышасыз, Нияз Салихович. Мин боерык бирмим кн- нәш итәм. г ’
Нияз, һәм сезнең киңәшегезне бер карышусыз үтиләрме?
Дилбәр. Тыңлыйлар. Күрәсең, яраталар.
Нияз. Ә сез куркытып яраттырам, дип уйламыйсызмы? Мин сезне врач буларак, ихтирам итәм. Хезмәтегезне яратып, төгәл башкарасыз’
Авыруларга сез игътибарлы, вакытыгызны, көчегезне кызганмыйсыз. Белгеч буларак хөрмәт итәм мин сезне. Әмма...
Дилбәр. Әйтеп бетерегез.
Н н я з. Әмма бу холкыгыз! Үзегезне бөтен кешедән өстен куюыгыз, хәтта баш врач итеп тотуыгыз!
Дилбәр. Безнең больницаның үз традициясе бар. һәм ул сез килгәнгә карап кына үзгәрмәс.
Нияз. Юк. үзгәрер ул, Дилбәр Галиевна Үзгәрергә тиеш.
Дил б-ә р. Карап карарбыз. (Чыгып китә. Каршына Ибраһим абзый очрый.)
Ибраһим (бер чыгып киткән Дилбәргә, бер Ниязга карап алгач, чишенэ-чишенә) Ни булды, бәрелештегезме? Көтеп йөри идея аны, болар бер эләгешерләр әле дип. Озак көттермәдегез.
Нияз. Ибраһим абый, гадел эш түгел бу. Баш врач була торып, нигә сез ана юл куясыз? Ул сезнең дәрәҗәгезне, кешелегегезне аяк астына сала.
Ибраһим, һәй, коллега, нишләргә кушасын, талашып йөрергәме? Аннан башка да эш муеннан. Командалык итәсе бик килә икән инде, әйдә кылансын шунда, рәхәтен күрсен. Син аңа игътибар итмә Нишләмәк кирәк? Райкомда да сүз кузгаткан идем, баш врач ител аны билгеләргә кирәк дип. Күндереп булмады. Якын да килмиләр. (Розалия керә.)
Розалия. Нияз абый, әйберләрегезне кая куярга, коридорда ятмаслар бит.
Н и я з. Ибраһим абый, лабораториягә дип мин теге кечкенә бүлмәне сораган идем.
Ибраһим (аптырап кала) һем... ярар, мин Дилбәр Галиевна белән сөйләшеп карармын. Аңлатырмын. Бәлки, күндереп тә булыр.
Нияз (шаккатып, өзгәләнеп) Ибраһим абый, сез — баш врач?! Ярый, кирәк түгел, сөйләшмәгез. Лабораторияне мин үз квартирама кү- черәм.
И б р а һ и м. Куяннар белән бер бүлмәдә яшәрсеңме?
Нияз. Яшәрмен. Ә сез... Сезнең алай түбәнлеккә төшәргә хакыгыз юк. Аңлыйсызмы, хакыгыз юк Гомерегез шушы больницада үткән, сез аны оештыргансыз, шушы хәленә җиткергәнсез. Биредәге һәр нәрсәгә сезнең көчегез кергән. Халыкның хөрмәтен казангансыз, ихтирамын... Ә сез!.. (Ибраһимның сәламәтлеге начарланып китте ахры, йөрәк янына кул куеп, сөялеп утырды.) Ни булды? Тагынмы?
Ибраһим. Зарар юк. Үтәр, үтәр, һава бозылдымы, сиздерә башлый.
Нияз. Он, ошамыйсыз сез мина.
Ибраһим. Ошамасам, я алла, син кыз түгел, мин егет түгел.
II и яз. Сезгә кичекмәстән операциягә ятарга кирәк. Сузмыйча.
Ибраһим Үгет бирүе җиңел.
Нияз. Ибраһим абый, җан кисәгем!..
Ибраһим Әү, бәгырькәем!
Н и я з. Сәламәтлек белән исәпләшмәскә мнмкинме?! Сез бит үзегез врач
И б р а һ н м. Кызганычка каршы
Нияз. Шәһәрдә олы хирурглар бар. Танылган, тәҗрибәле, ышанычлы.
Ибраһим. Сөйләмә дә, үгетләмә дә. Пычак астына ятар хәлем юк.
Нияз. Ха, сугышларда ут эченә кереп йөргән кеше димәссең дә! Сугыш беткәнгә инде егерме ел. Егерме ел буе йөрәк янында осколка йөртә
Ибраһим. Истәлек.
Нияз. Куркаклык! Алдырып ташларга батырлыгыгыз китми, куркак сез!
Ибраһим. Өстенә бастырдык. Операция дигән сүзне ишетүгә, тәнемә салкын су койган кебек була. Калтырана ук башлыйм.
Нияз, һәм моны врач сөйли.
Ибраһим. Врач та кеше. Яшьтән үк ходайдан сораганым шул иде: теләсәң нишләт, әмма пычактан гына тунатма.
Нияз. Соң бит... кирәк булгач.
Ибраһим Беләм, кирәк икәнен дә бик яхшы беләм. Ә булдыра алмыйм. Булмый. Әй, нәрсә ул кадәр борчылырга. Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, дигәндәй...
Нияз (йөрәге белән кычкыра). Ибраһим абын!
Ибраһим. Ә менә син, хирург, әйтеп кара әле, ул операцияне миңа үзең ясар идеңме?
Нияз (көтмәгән иде). Нигә — мин? Минем әле тәҗрибәм шул кадәр генә. Андый катлаулы операция өчен шәһәрдә...
Ибраһим. Ә-ә-ә... Үзең ярырга да алынмыйсың, ә мин ярдырырга тиеш. Шул шул. (җырга салып) кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. (Халатын киеп ала. палаталарга чыгып китә. Нияз башын күтәрә алмыйча кала Розалия. Ниязның уйларын бүлдерүдән куркып, урыныннан да кузгалмый )
Розалия. Нияз абый.. Нияз абый...
Нияз (Ибраһим сүзләрен кабатлый) Ә менә син үзен, хирург, бу операцияне ясарга алыныр идеңме? (Бер үк вакытта Розалиягә дә. үзенә дә.) Кешеләр безгә дөньяда иң газиз нәрсәләрен — гомерләрен ышанып тапшыралар. Кешеләр миңа ышанмасалар, авыр булыр иде. Ә менә үземнең үз көчемә ышанып җитмәвем — авыррак. Кешеләр операциядән куркалар. Кирәк икәнен белсәләр дә куркалар. Бу табигый хәл. Хәтта врачлар да курка. Ә ул куркуны, авыртуны җиңәргә мөмкин бит. Мөмкин булырга тиеш. (Тәрәзә аша тыштагы буранга карап тора, аннары форточканы ачып җибәрә. Бүлмәгә бөтерелеп давыл шаулавы кереп тула һәм ул әкренләп вальска әверелә Ниязның уйлары еракка — вальс чайкалган залга — Зөһрә белән бергә уздырган кичәгә юнәлә. Вальс үсә бара, хәтта аңа кушылып җырлаган Зөһрәнең сүзләре аермачык ишетелә.
Кайда гына йөрсәң дә, Ниләр генә күрсәң дә. Жиңел юллар эзләмә. Жиңел юл эзләмә...
Нияз кисәк форточканы яба. Хәтта штораларны төшерә Бар да кинәт тына. Нияз онытылырга теләп утыра, әмма булдыра алмый.)
Розалия. Нияз абый, чәй эчмисезме?
Пауза. Нияз озак дәшми. Аннан ниндидер карарга килә.
Н и я з. Кәгазь китер мина. Кәгазь.
Ут сүнә. Эчке пәрдә төшә. Вальс дәвам итә.
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА
Кышкы шәһәр нур эчендә балкый.
Зөһрә бүлмәсе Җыйнак, пөхтә. Кич. Зөһрә кайтып керә Пальтосын сала. Ак халатын с-зла. Өстәлдә яткан газеталар арасыннан хат эзли. Әмма хат юк Зөфәр керә.
Зөфәр. Зөһрә, син әле киенмәгәнсең дә. Сонга калабыз.
Зөһрә Мин. Зөфәр, театрга бара алмам, ахры. Кәефем юк. Башым авыртып тора.
Зөфәр. Алайса кыстамыйм.
3 в һ р ә. Син мина карама, бар. берәр кызны ал да..
Зөфәр. Ну, ну! Алай шаярырга рөхсәтем юк. (Кесәсеннән ике билет чыгара) Мин дә бармыйм. (Билетларны ерта ) Син ят, авырып китә күрмә тагын. (Куен кесәсеннән машинкада басылган 7—8 битлек мәкалә чыгара.) Зөһрә, шуны профессорга тапшырчы.
Зөһрә (сөенеп). Мәкалә? Безнең уртак эшебезне дәвам иттерергә булдыкмы әллә?
Зөфәр. Юк, бу бөтенләй икенче тема.
Зөһрә (сүрелде). Ә мин уйлаган идем тагын. Көткән идем... Ничектер, күңелсез килеп чыкты. Беренче уңышсызлыктан соң ук тукталып калдык. Таркалдык.
Зөфәр. Ул эш барып чыкмады бит инде, көчебездән килмәде. (Зөһрә мәкаләне укымакчы). Ә юк, сина укырга рөхсәт ителми Әллә әтигә бирергә тиеш түгелсең.
Зөфәр. Ник?
3 ө һ р ә. Чөнки ул уңай бәя бирәчәк.
Зөфәр. Синеңчә ничек, .мин кире бәя бирүчене эзләргә тиешме? Бу нинди логика?!
ошатмаса да яклап чыгачак.
Зөфәр (уйга кала). Әйе, әйе.
Зөһрә. Ул миңа ничек караса, сиңа да шулай карый. Мин үз мәкаләмә әтидән рецензия яздырып алсам, килешер идемени?!
3 ө ф ә р. Әйе.
Зөһрә. Зөфәр, җиңел юл эзләмә. Минем сине көчле кеше итеп күрәсем килә.
Зөфәр. Син хаклы. Профессор мине үз баласы кебек күрә. Әлбәттә, ошатмаса да мактаячак. Пичек бу минем башыма килмәгән. Юк, юк, ана бирергә ярамый. Гадел булмый. Юк. юк, бирмибез. (Мәкаләне кесәсенә тыга ) Вакытында аңлатуын өчен рәхмәт. Минем искә дә кермәгән. Я, мин киттем. Син ял ит.
3 ө һ р ә. Ачуланма.
Зөфәр китә. Аның каршына Рафаэль очрый.
Рафаэль. Алма апа, ресторанда мин, беләсеңме, кемнәрне күрдем.
3 ө һ р ә. Син әле шулай рестораннарга йөри башладыңмыни, малай башыңнан?!
Рафаэль. Малай! Бу малайга кызлар ход бирми инде. Бал тирәсендә безелдәгән чебеннәр кебек... Беләсеңме, кемнәрне күрдем: теге
ни түгел ул, кечерәк кенә бер мәкалә. Журналда урнаштырмакчы булалар. Профессор фикерен әйтсә...
Зөһрә Юк, Зөфәр, син моны
Зөһрә. Анла. әти сине мине яраткан кебек ярата, үз итә. Син бит аның бердәнбер кызый үлемнән коткарган кеше. Җаныңны кызганмыйча, упкын төбеннән тартып алучы. Шулай булгач, ул синең мәкаләңне
Звфяр — артист Язһәр Шакиров.
Зөһрә —Татарстанмын атказанган артисткасы Асия Галиева.
чакта — су коенганда сиңа һөжүм иткән, батыра язган исерек егетләре не. Икесен дә таныдым. Алар янында тагын, беләсеңме, кем бар иде? Сине шулардай коткаручы.
Зөһрә. Зөфәр?!
Рафаэль. Беләсеңме, алар электән танышлар, алар дуслар.
Зөһрә. Булмас. Ышанмыйм. Мөмкин эш түгел. Ялгыш күргәнсең. Рафаэль. Шулайдыр, тавык күзе иде миндә.
Зөһрә. Тукта әле, син, малай актыгы, нишләп әле рәтләп күрмәгән, белмәгән килеш, сөйләшмәгән-сорашмаган килеш, олы кеше турында шулай теләсә нәрсә сөйләп йөрисең?!
Рафаэль. Ярый алайса, ярый, синеңчә булсын. Алар түгел икән, мин ялгышканмын...
Зөһрә. Колагыңны боручы юк!
Рафаэль. Әй, сиңа сөйләп торган мин җүләр... Менә сиңа хат!
Зөһрә. Хат? (Рафаэль хатны бирә дә икенче бүлмәгә чыга ) Хат Нияздан! Адресын язмаган. (Өстәл лампасын яндырып, хат укырга керешә )
Зөһрә. «Зөһрә, исәнме!..
(Зөһрә йотлыгып укый, бөтен күңеле белән хат эченә кереп китә Ул хатны язучының сүзләрен генә түгел, тавышын ишетә, хәтта үзен күЗ алдына китерә Шунлыктан. Зөһрәдән өч-дүрт адым арттарак прожектор уты яктысында хат иясенең без үзен күрәбез, тавышын ишетәбез.)
Нияз. Исәнме, Зөһрә! Бу хатны укыгач, син гаҗәпләнеп калырсың. Ләкин ышан, мин аны язмыйча булдыра алмадым. Үземне үзем кулга алырга, барысын да онытырга, онытырга күпме тырышсам да булмады, кулга каләм алырга мәҗбүр булдым.
Сине онытып буламы соң?! Зөһрә, мин яратам бит сине. Менә ничә ел инде син минем бөтен барлыгымны биләдең Күңелемнән чыкмыйсың. уемнан китмисең. Әле бергә укыган чакта да мин синең күз карашыңнан үземнең язмышымны укып яши идем. Очраклы рәвештә генә бер елмайсаң да. ул көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.
Зөһрә (хаттан күзен ала). Бу сүзләреңне синең ничек көттем мин! (Тагын укый башлый.)
Нияз. Укуда, түгәрәк эшендә, чаңгыда ярышсак та, минем һәрвакыт алдынгы буласым килде. Кем өчен дисең? Синең өчен, синең игътибарыңны казану өчен. Хәтерлисеңме, бервакыт нинди биек трамплиннан сикердем. Син карап тормасаң, сикерер идеммени? Мин һәр эшемне сина багышладым, син илһамым минем, гомер юлыма нур сибеп баручы кояшым!
Зөһрә. Җүләрем.
Нияз Беләм, син мине яратмадың. Мин синең кемне яратканыңны да беләм.
Зөһрә Ә син бер нәрсә дә белмисең.
Нияз. Юк, мин сине гаепләп әйтмим, юк-юк, аллам сакласын. Ләкин ни генә булса да, син һаман да минем илһам чыганагым. Бүген исә мин моңа аерата мохтажмын.
Авыру кеше операция өстәленә кичен йокларга яткан кебек ятсын иле дә, иртән йокыдан уянган кебек торсын иде. Шул вакыт эчендә операция ясалганын ул үзе сизми дә калсын иде. Я. әйт, бу әлегә хыял түгелмени?! Ләкин безнең вазифабыз хыялны чынбарлыкка әверелдерү. Кыскасы. Зөһрә, мин үзебезнең уртак фәнни эшебезне дәвам иттерергә, сынаулар ясарга керешәм. Бу минем тормышымның максаты Бәлки, бу проблеманы мин хәл итә дә алмам. Мин итмәсәм, башкалар итәр Әмма кемдер башларга тиеш бит.
Зөһрә Шулай күз йомып упкынга ташлана торган гадәтең бар синең. Шуның өчен дә мин сине. .
Нияз. Менә ни өчен мин синен ярдәмеңә мохтажмын. Миңа синең минем һәр эшемне белеп торуың кирәк. Бүген башкарган эшләремне иртәгә синең ишетәчәгеңә мин бүген ышанган булырга тиешмен. Шул чагында мин үземдә тау-таш җимерерлек көч табачакмын. Онегин әйтә ич;
«Но чтоб продлилась жизнь моя, Я утром должен быть уверен.
Что с вами днем увижусь я...»
Мин дә шул хәлдә. Зөһрә.
Кыскасы, мин сиңа хат язып торачакмын. Атна саен, көн саен. Эшләгән эшләремнең нәтиҗәсен сиңа җиткереп барачакмын. Синнән бары бер генә нәрсә сорала: укып кына бар. Хәтта җавап язасы да юк. Хәер, син яза да алмаячаксың, мин сиңа адресымны бирмим.
Зөһрә. Ни өчен? Нигә син алай дисең, нигә?! (Карар биреп) Ә мин табачакмын. Син сорамасаң да. үзем язачакмын. Үзем!
Нияз. Син минем өчен борчыла күрмә тагын. Мин сине гомергә югалтсам да, гомергә таптым. Без беркайчан да очрашмабыз.
Зөһрә (эчке сөенеч белән кабынып). Ә мин очрашачакмын! (Сер әйткән кебек.) Мин үзем синең янына барачакмын. Илһам бирү өчен, ярдәм итү өчен, кирәк икән, киңәшем белән булышу өчен Көтмәгәндә килеп чыгармын әле, менә күрерсең!..
Нияз. Без очрашмабыз, ләкин син һаман да минем йөрәгемдә. Хуш, сау бул. ерактагы кояшым, сау бул. минем бәхетсез бәхетем!
Зөһрә (укый). Нияз, 17 нче январь.»
Пәрдә
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Яз. Авыл. Больницаның дежур бүлмәсе. Ният операциядән чыга Чишенә башлый. Розалия аңа ярдәм итә.
Розалия (шатлыклы). Бар иде сукыр эчәк, юк булды сукыр эчәк. Шул кирәк апа. Сукыр булмасын иде. Әйеме? (Көлә ) Ә сез. Нияз абый, көннән-көн остара барасыз.
Нияз (аның да күңеле күтәренке) Әй-яй-яй. ялагайланмаска.
Розалия. Ә сез мина ышаныгыз. Мин сезнең һәр хәрәкәтегезне күзәтеп барам.
Н и я з. Белмим шул. һәр операция алдыннан бер үк тойгы, әйтерсең. беренче мәртәбә ясыйм.
Розалия (бик шатлыклы хәбәр әйткәндәй) Ә куян йокысыннан уянды.
' Нияз (бу хәбәр аңа нык тәэсир итте). Шулаймени, нигә әйтми торасың?
Розалия Операция вакытындамы?! Уянды, ашарына биргән идем, ашый Күнеле шундый күтәренке.
Н и я з. Чынлапмы?
Розалия Көлә, елмая.
Н и я з. Сөйләшә дәме. нәрсә ди? (Үзе дә сизмәстән. Розалияне күкрәгенә кочып ала Нияз моңа игътибар итми, ә Розалия тынып кала: кочаклады бит.)
Розалия. Ә Актырнак миннән йоклап калган иде.
11 н я з. Ай да без. Розалия, ә! Эшләр бара бит Берсен йоклатабыз, берсен уятабыз. Бол.зн булса, препаратның да серен тиз ачарбыз без, ә?
Розалия. Минем ни катнашым бар
Н и яз. Син ярдәмчем минем, син булмасан, ике кулсыз булыр идем
Розалия. Әй. Нияз абый, шул арттырып җибәрә торган гадәтегезне!
Нияз. Нигә, чыннан әйтәм Син бит инде тәмам лаборантка булдың. Тик зарплата гына алмыйсың. Җитәкчең фәкыйрь булып чыкты. Үзенә дә юк. ярдәмчесенә дә.
Розал ия. Бөтен зарплатагызны шул сынауларга тыгып бетергәч.
Нияз. Ярый әле өйләнмәгәнмен. Юкса хатын ирек бирмәс иде. (Сабын сорый.) Алып бирче.
Розалия. Нәрсә, кәгазьме?
Нияз (аптырап калды) Нигә — кәгазь?
Розалия. Хат язарга (Икесе дә тынып калды.) Әйтер идем инде үзегезне дә. Язасыз да язасыз, унбишләп булгандыр инде, ә ул ник бер генә җавап җибәрсен.
Нияз. Каян алдың?
Розалия. Иптәш кызым почтада эшли. Мин барысын да белеп торам.
Н и я з. Ну. Розалия, чәбәкләргә кирәк сине. Азына башладың.
Розалия. Кош теле кадәр бер хат кисәге язып салса, кулы калмас иде. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе килеп чыгарга тиеш. Сез шушындый эш башкарасыз, ә ул...
Нияз. Җитте диләр сиңа. Аның турында бер сүз дә!
Ибраһим белән Дилбәр керә.
Дилбәр. Ә-ә, Нияз Салихович... Тәбрик итәм. тәбрик итәм. Ибраһим агабыз сезне үз урынына — баш врачлыкка тәкъдим итә икән ич.
Н и я з Мин дә ишеткән идем, ничек ул алай?
Ибраһим. Ишеткәннәр дә. һай. бездә чыбыксыз телефон эшли дә соң! Ничек өлгерәләр?! (Кискен.) Ә менә шулай: Ибраһим абыегыз картаеп бара, комы коела башлады. Җилкәсендәге кайбер йөген бушатса да гөнаһ булмастыр Шушындый яшьләр үсеп килгәндә .. (Җитди.) Хәлемне беләсез. Сызланып чыккан төннәрем күп.
Нияз. Хәлеңне беләбез, шуңа күрә дә сезгә кичекмәстән шәһәргә —• операциягә!
Ибраһим (дәвам итәргә ирек бирмичә). Каныктыгыз билләһи, операция дә операция. Башка сөйләр сүзегез юкмы әллә. Булмас ул операция, ходай биргән булса. Көтмәгез.
Ни яз Баш врач булырга дисезме? Миңа? Юк. булмый Аның өчен мин яшь әле, эш күрсәтәсем бар. ышаныч казанасым. Тәҗрибәм дә юк, дәрәҗәм дә шул кадәр генә.
Ибраһим Эшләрсең. Тәҗрибәң дә булыр, башкасы да.
Нияз. Хирург буларак та мин әле беренче адымнарны гына атлыйм. Дөресен әйткәндә, вакыты-вакыты белән мин әле үземә-үзем дә ышанып җиткермим Үземнән-үзем канәгать түгел.
И б р а һ и м. Бик әйбәт. Бик белдекле булып, үзеннән канәгать булып йөргән кешеләрне җенем сөйми. Андыйлардан берәр мәгънәсез- лекне көт тә тор. Менә шундыйлар инде җиде үлчисе урынга, бер үлчи дә ике кисә. Ә безнең эштә җитмеш мәртәбә үлчәргә кирәк.'
Нияз Соңгы сүзем шул. мин риза түгел. Гафу итегез, мин авыру янына. (Чыгып китә, аның артыннан Розалия дә чыга.)
Дилбәр. Тыйнаклык күрсәтә, янәсе. Баш булырга теләми, имеш, һе. көлеп үләрсең. Ә мин сездән. Ибраһим ага, моны көтмәгән идем. Үз урыныгызга кемне билгеләмәкче буласыз.
И б р а һ и м Ялгышасыз. Дилбәр Галиевна. мин билгеләмим. Бил* тели дә алмыйм. Мин тәкъдим генә итәм.
Дилбәр. Кемне?! Килеп җитмәгән, сыналып өлгермәгән. Хирург буларак та ышанычсыз, әнә ич. үзе әйтеп тора.
Ибраһим. Үзе ни әйтмәс.
Литбәр — ipTvr’rj .Т-млюва.
Ибраһим — РСФСРмь. < һзм ТАССРныц ха- лык артисты Габдулла Шамуков.
өстендә утырганын бик яхшы беләсез. Ашкынып, ялын онытып. көн-төн эшләве дә сезгә мәгълүм Шундый чакта да без аңа булышлык күрсәтмәсәк!
Дилбәр. Гәрчә больница эшенә турыдан-туры катнашы булмаса дамы?!
Ибраһим Ул бит хирургия өлкәсендә яңа препарат эзли ләбаса. Эзләсен.
Дилбәр. Хыял.
Ибраһим. Хыяллансын. Яшьлеккә хас нәрсә. Берсе тапмаса, берсе табар.
Дилбәр. Беләм мин ул әкиятне. Үзем дә институт бетергәндә ординатурага, аспирантурага китәргә өметләнә идем. Нәрсә килеп чыкты?! Син дигәнчә генә булмый шул. тормыш төзәтмә кертә икән ул. Аның үз законнары бар. Эш, дежурство, лекция, местком, жыелыш — барысын да оештыр, барысына да өлгер. Муеннан чумдым Шәхси тормышым бөтенләй юк Ә нәрсә алдым? Әнә, кемдер минем турыда
Ибраһим нык дулкынлана, кирәкмәгән сүзләр ычкынмасын дип ахры, читкә китә, бүтән бер сүз дә дәшми.
Дилбәр. Мине хурлыйлар, ә сез юл куясыз. Больницаның бөтен эшен диярлек алып барам. Үзем өчен дә эшлим, сезнең өчен дә Баш врач хокукын үзләштерә диләр, юк, беркемнең дә хокукын алганым юк. Мин жаваплылык алдым. Сез институтны кайчан тәмамлаган? Чирек гасыр элек. Бу вакыт эчендә белгәнеңне дә онытып бетерергә мөмкин Ә мин яңа гына тәмамладым Сез ничә ел укыдыгыз? Дүрт. Ә мин алты ел Менә уйлап карагыз, шушындый ситуациядә минем җаваплылык- ны сизмәскә хакым бар идеме?! Белмим, мин булмасам, нишләр идегез икән.
Нияз керә. Розалия күренә. Нияз тәрәзә буенда басып торган Ибраһимның, сн!дер- мәскә тырышып кына, кулъяулыгы белән күз яшем серткәнен күреп ала. Сәбәбем аңлап, сүзсез кала.
Дилбәр Сез, гомумән, Ниязны канат астына аласыз. Аның кыек эшләренә юл куясыз. Әнә, райфодан ревизия килде дә...
Ибраһим Килмәде, ки-терттегез, Дилбәр Галиевна
Дилбәр Эне, яшермим, китерттем. Чөнки мин закон- сыэлыкка юл куя алмыйм Тәртип икән, тәртип. Үзем дә боз* мыйм. башкалардан да боздырмыйм Больница акчасына, больницага кирәге шул кадәр генә булса да, финанс статьясын бозып, төрле приборлар алына һәм алар белән Нияз Салихович үз квартирасында, үз хажәте өчен файдалана. Бу ни?!
Ибраһим (кызып китә) Нияз Салиховичның нинди эш
самозванка дип ычкындырган
Ибраһим Ялгыш ычкындырган Үкенгәндер үзе дә
Дилбәр. Нияз килгәнче, андый ялгышулар булмый торган иде.
__ —■ - • • ___L_____ : ___ L _______
Н и я з (чиксез нәфрәт белән, әмма тынычлык саклап). Беләсеңме нәрсә. Дилбәр Галиевна . Әгәр дә сез ир затыннан булсагыз, мин сезне хәзер үк. шушы минутта ук дуэльга чакырган булыр идем, һәм, ышаныгыз, соңгы сулышыма кадәр сугышыр идем. Ничек сез җөръәт итәсез?! Сезгә дәваланырга кирәк. Кайчакта авыру гына түгел, үз характерыңдагы әшәке чирдән дә дәваланырга кирәк була. Үзегезнең һәр адымыгызга анализ ясап карагыз. Билләһи дип әйтәм, сез анда гаделсезлек табарсыз.
Дилбәр. Белмим, кемне дәваларга кирәктер. Карап карыйк. (Җилкенеп чыгып та китә, тиз генә әйләнеп тә керә. Кулында кәгазь.) Дәваларга икән, дәваларга. Менә рецепты язылган да. Кул куясы гына калган. (Ибраһимга суза.) Рәхим итегез, имзагызны!
Ибраһим. Бу ни? Приказ? (Өстән-өстән генә укып.) «Финанс тәртибен бозып, сметадан чыгып... больница приборларын читкә чыгарып, үз интересында файдаланган өчен... Нияз Салиховичка... кисәтү ясарга». Юк, мин моңа кул куя алмыйм.
Дилбәр. Ревизия нәтиҗәсе белән килешмәскә мөмкин түгел.
Ибраһим. Калдырыгыз.
Дилбәр. Ярар, үзегез чамалыйсыздыр.
Нияз. Ибраһим абый, чәнчелеп китсен, куегыз, тынычлансын.
И б р а һ и м. Куймыйм. Минем рөхсәттән башка эшләнгән эш түгел. Дилбәр. Приказга икегезнең фамилиягезне дә язарга идемени?
Нияз (түзәрлеге калмады). Ярар, бирегез, үзем куям. Күңелегез булсын. (Приказны тартып ала да яза.) Копия дөрес: имза. Менә стенага эләргә дә була.
Дилбәр. Кирәк булса эләрләр дә. Яман чир котырып, азып китмәсен өчен шифасы була аның. Профилактика. Сыналган дәва. Ә хәзер инде приборларны больницага китереп тапшырырсыз дип уйлыйм. (Нияз телсез кала, бу кадәресен үк көтмәгән иде.)
Нияз (бераздан, үзен кулга алып). Китерермен.
Дилбәр. Хәзер үк. Розалия, бар.
Розалия. Приборлар булмагач, сынаулар өзелә бит, Нияз абый!
Нияз. Бар, Розалия, китереп тапшыр. (Розалия ишеккә юнәлгән иде. шулай да Дилбәр алдында тукталды.)
Розалия. Ой, кемгәдер үкенергә туры киләчәк килүен.
Ибраһим (кисәтеп). Розалия!
Розалия. Ә мин берәүдән дә курыкмыйм.
Розалия чыгып китә.
Дилбәр. Менә шулай, чибәр егет. (Чыгып китә Ибраһим белән Нияз бер-берсенә карашып алалар, җилкәләрен җыералар, әмма бер сүз дә сөйләшмиләр Ишектә Фәйзи Шакировичның башы күренә.)
Фәйзи. Мөмкин булырмы? (Керә Йомры гына, ир уртасы адәм.) Дилбәр ханымның чыкканын көттем. Күзенә чагылмавың артыграк.
И б р а һ и м. Сиңа нәрсә, Фәйзерахман?
Ф ә й з н Менә ничә ел инде шушы больницада завхоз булып эшлим, бер генә даруыгызны да кабып караганым юк. Ичмаса, кызык өчен генә дә йоттырмыйсыз.
И б р а һ и м. Менә мә, сайла: бусы — тән кычытканнан, бусы — йоклата торган, монысы — эчне ныгыта, монысы — җибәрә...
Н и я з. Нидән зарланасың?
Ф ә й з и. Көнләшүгә каршы берәр әмәлен табалмассызмы дигән идем. Тәмам алҗытты бит явыз.
Ибраһим. О, көнчелек зур бәхетсезлек ул.
Ф ә й з и Элегрәк, яшьрәк чакта, хатынны көнләп җәфа чиктем. Хәзер инде җыен юк-бардан. Берәрсенең мине уздырып җибәргәнен
күрдемме, шабаш, хәтга кытыгым ук килә башлый. Берәр даруы юкмы соң шуның?
II и я з. Кытык килгәннәнме?
Ф ә й з и. Операциясез булмастыр, ахры Нерва җепләре чуалып китте микән, әллә үт куыгы сытылганмы? (Ибраһим кеткелди.) Нәрсә, ышанмыйсызмы? Шулай инде, сөйләп кеше ышандыра аламмыни мин. (Ниязга борылып.) Менә гел шушы хәл. Нишләргәдер инде, аптыраган. Дөресен сөйләсәм, ялганлый диләр, ялганласам—дөрес дип утыралар. Шуңа күрә, күбесенчә, алдарга кирәк булса, мин дөресен әйтә.м. ә дөресен әйтергә кирәк булганда, тотам да ялганлыйм. Өстенә барып баса!
Ибраһим Сина ничек ышанасын, телең бер нәрсә сөйли, күзең икенчене. (Кеткелди-кеткелди чыгып китә )
Ф ә й з и. Менә малайны медицина институтына кертергә йөрим. Ни өчен дисез? Шул — көнчелек. Башкаларныкы укый, минеке дә калмасын, янәсе. Берни эшләр хәлең юк. Хәстәрен алдан ук күрә башларга туры килә. Профессоры—танышыгыз, кызы белән дә бергә укыгансыз икән. Булдырсагыз. Нияз Салихович, сез генә булдырасыз инде аны. (Нияз аңа аптырап карап тора.) Гомер онытмас илем. Әлбәттә, анда бер профессор гына түгел, ишләре шактый булыр. (Кесәсенә тыгыла.) Мин эш кешесе. Тимерне кызуында сугарга яратам Сез инде, зинһар, миңа ярдәм итегез. Үзегез белеп, кемгә күпме... (Калын гына конверт чыгара )
Н и я з. Нишләвегез бу сезнең!
Фәйзи. Майламасаң. арба да тәгәрәми
Нияз. Сез мине кем дип беләсез?!
Ф ә й з и. Сезгә түгел, Нияз Салихович, андагыларга.
Нияз. Алыгыз (Конвертны этеп җибәрә.)
Ф ә й з и. Шулай, шулай. Дөрес эшлисез. Дөрес, шулай эшләнә. (Конвертны кире Нияз алдына сала)
Нияз. Карагыз әле, сез акылыгыздамы, юкмы. Сез...
Фәйзи. Тиргәгез, тиргә, әйтегез. Ныграк орышыгыз, шулай эшләнә.
Н и я з. Калдырыгыз мине!
Фәйзи. Китәм. китәм. Сез мине белмисез, мин сезне. Шулай эшләнә. (Чыгып китмәкче.)
Н и я з. Тукта! Теләсә кайда акча ташлап йөрергә байлыгың шулай чамасызмыни?
Ф ә й з и. Кирәк кадәр.
Н н я з. Әҗәткә биреп торырга да кодрәтеннән киләме?
Фәйзи. Сораучысына карап.
Нияз. Менә, мәсәлән, миңа
Фәйзи. О, сезгә һәрвакытта!
Нияз (бер карарга килеп). Менә нәрсә, малаеңны институтка үзем әзерләрмен.
Ф ә й з н. Ай. рәхмәт. Сезнең кебек. Ибраһим абзый кебек кеше чыгарып булмасмы, дигән идем, шул дүрт күздән.
Н и я з. Монда күпме?
Ф ә й з и. Өч багана.
Н и я з. Алам. Әҗәткә.
Ф ә й з и. Әлбәттә, ӘҖӘТКӘ.
Н и я з. Өч айдан артык тотмам. Көтә алсаң.
Фәйзи. Әлбәттә, көтәм Шулай, әҗәткә булмыйча нәрсәгә булсын. Дөрес итәсез, бик дөрес. Шулай эшләнә.
Н и я з Расписка биримме?
Ф ә й з и. Сез нәрсә, Нияз Салихович, җәберләмәгез.
Нияз. Кирәк урыны чыкты.
Фәйзи. Күреп торам ич Ревизия дә бик төпченде. Аннан бу аждаһасы. Дилбәр Галиевнаны әйтүем, казынмаган урыны юк.
Нияз Туктале, син кем өчен кайгыртып йөрисең: малаең өченме, әллә минем өченме?
Фәйзи. Икегез өчен дә. Эшегез авыр. Нияз Салихович, күреп TOJ рам. Барып кына чыга күрсен иде. Ярты юлда туктала күрмәгез. Әгәр дә мәгәр, барып чыкса, үзем дә операция ясатыр идем. Көнчелектән! (Кеше кергәнен сизеп ) Хуш булдык. (Чыга. Розалия күренә.)
Нияз. Розалия! Ибраһим абыйны күрмәдеңме?
Розалия (ишек ачып). Коридорда.
Нияз (кычкыра диярлек). Ибраһим абый! (Ибраһим керә) Ибраһим абый, мин баедым. Приборлар өчен үзем түлим.
Ибраһим. Кайдан бу кадәр?
Нияз. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына. Мәгез, Дилбәр Галиевна тынычлансын.
Ибраһим. Белмим шул. моннан соң тагын да котырынмаса.
Нияз. Үземнән бушагач, приборларны больницага бүләк итәрмен. Аларның кирәге булачак. Ә хәзергә... Розалия, син аларны алып килгән идеңме? Кире илтергә, кире, бөтенесен дә минем квартирага!
Розалия Ура!... Болай булгач эш өзелми дигән сүз. Сынаулар дәвам итәчәк! йөгердем!
Нияз, йөгер.
Розалия «ыгарга юнәлә, әмма Ибраһим сүзен ишетеп ишек буенда тукталып кала. Башкалар аны чыгып китте дип уйлыйлар.
Ибраһим. Ат тауга җиткәч адымын кызулата Сине әйтәм, бик ярсынып тотындың. Әллә инде тауга якынлашып киләсең?
11 и я з (җитди). Ибраһим абын, эшемнең нәтиҗәсе күренә башлады кебек. Җәплекләрдә шактый сынау үткәрдем Хәзер инде препаратның кеше организмына ничек тәэсир иткәнен, куркынычлы түгелме икәнлеген сынарга да вакыт җнтге кебек. Беренче чиратта, әлбәттә, үземдә сынап карамакчы булам.
Ибраһим. Уйламыйча эшли күрмә. Мондый чакта җитмеш мәртәбә үлчәгәч кенә кисәргә кирәк. Ашыгырга ярамый.
Н и я з. Мин аның нәтиҗәсенә тәмам ышангач кына тәвәккәлләячәкмен.
И б р а һ и м Сак була күр.
Н и я з. Эх, белсәгез иде. Ибраһим абый, яхшылык эшлисе килә. Кешеләрне куандырасы килә. Дөньяда шуннан да зур бәхет юктыр.
Нияз чыгып китә Розалия, штора артыннан чыгып. Ибраһимны җиңеннән тотып алып кала.
Розалия (агарынган). Ибраһим абый.
И б р а һ и м. Син каян килеп чыктың тагын?
Розалия. Куркыныч түгелме ул?
Ибраһим Нәрсә?
Розалия. Нияз абый үзендә сынау ясамакчы була ич.
Ибраһим (көтмәгән иде). Әйтәм ич, бездә стеналар да ишетә дип.
Эчке пәрдә төшә
(Дәвамы киләсе санда.)