Логотип Казан Утлары
Публицистика

Төкле аягың белән!


Марс Шабаевның биш китабын да, one туктап, сөенә-сөене. әле кулга каләм алып, ачулана-ачулана укып чыктым...
Үзенчәлекле, үз тавышын тапкан шагыйрь Марс Шабаев! Әйбәт шигырьләре бар.
Уйландыра торган яхшы поэмалары бар.
Шулай ук күп кенә уңышсыз шигырьләре дә, буталчык фикерләре дә юк түгел. Китаплары арасында чын шагыйрь кулы белән, чын кеше күңеле белән язылган- нарыннан «Ашкыну» һәм «Сине эзлим» җыентыклары.
Сазлыкларга такыр сукмак ята: — Юл бирегез.
Бу мин.-
Мин. — дисәм, —
Кочак җәеп кеткән болыннарда Серен сейли миңа һәр сүсән.
(е.Монда миңа бар да таныш. »)
Күзләр капшый Биектүбәне, Моңсу карый җил тегермәне. Канатлары аска салынган. Ялгыз атлы үтә яныннан.
(f Аерылышу »)
Тугызынмы май.
Упалнамуч абый:
«Җиңү» диеп Авызын ачуга, Әллә кайдан җан өшеткеч сорау Пуля булып атылып чыкты да: — Әтиең кайда!
Кайда,
Кайда! — диеп,
Буразнага сугып екты да...
Җиңү таңы туган бер иртәдә Бала чагым шулай җан бирде.
(*Сине азлим» поэмасыннан )
«Җирән Конрад» поэмасы һәм соңгы елларда язылган шигырьләре Марсның кеше буларак нәрсә белән януын, теләкләрен, уйларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен күрсәтәләр. Гади кешеләр һәм үз җире турында уйлана башласа, шагыйрь дулкынлана, укучыны да дулкынландыра. Югарыда мисал итеп китергән юллар күңелемне бәйләп алып киттеләр. Монда җан сызланулары, тере уйлар, җанлы хисләр аралашып баралар, шагыйрь үз фикерен образлы, үтемле итеп урә алган. Яза ала Марс, чын хисләрне, чын сүзләрне эшкә җигә белә!
Ләкин аның, үзе язганча «наив» рәвештә космос белән мавыгуы, үз йөрәгенә барын да сыйдырырга, кочакларга омтылуы, «галәмнәргә йолдыз чөйгән чорда ник начарлык яши арада» дип беркатлы декларацияләр тәкъдим итүе мине сагайтты. Марс әдәбиятны, поэзияне аңлауда, аның җәмгыятьтәге урынын билгеләүдә әле буталчыклык та күрсәтә. Көндәлек вак-төякләргә ияреп китүе аның чын гражданлык хисләре белән сугарылган шигырьләренә дә кимчелек китерә.
Марс тырыш, кече күңелле, кешелекле иптәш. Ул -Азат хагын» журналының җаваплы секретаре. Йөзләрчә башлап язучылар аның белән багланыш тоталар. Шагыйрь тормышның, әдәбиятның үзәгендә кайнап яши. Югарыда саналган кимчелекләрне ул җиңеп үтәр, аның моңа ихтыяр көче дә, таланты да җитәрлек. Әле генә СССР Язучылар союзына член итеп алынган иптәшкә чын күңелдән:
— Текле аягың белән, Марс! — дип әйтәсе килә.