Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ КӨЗГЕСЕНДӘ


Гади һәм матур сөйләү — бөтен бер фән ул; анын үз
законнары булырга тиеш
К С СТАНИСЛАВСКИЙ.
Диктор телевизор экранында...
Телевизорлы Һәр өйдә дикторларны иске таныш, хәтта дус итеп беләлер. Дус ларны исә
һәркем үзенчә сайлый: берәүләргә Әминә Сафиуллина якынрак, икенче берәүләргә Елизавета
Гойхман-Заһидуллина ошый тешә, башка бик күпләр Айрат Арслановны ярата. Кайсы кешеләр
дәшми-тынмый гына дус итәләр, икенчеләре хатлар язалар. Хатларның да төрлесе була.
Кайчакта тамашачы үзенең көнкүрешендә, семьясында килеп чыккан четрокле хәлләрне дә
диктордан яшереп тормый. Сораулар куя, җавап бирүне үтенә. Күпләрне безнең тормышыбыз,
хезмәтебез кызыксындыра.
«Телевидение дикторы буласым бик килә,— дип яза Свердловск өлкәсе. Югары Тура
шәһәреннән Наҗия Ганиева.—10 нчы класста укыйм. Ничек кенә диктор булырга икән!
Хезмәтегез турында сөйләсәгез һәм киңәшләр бирсәгез иде».
Диктор хезмәте турында җентекләбрәк сөйләвебезне сорап, безгә тамашачыларыбыз да,
җирле радиоларның дикторлары да мөрәҗәгать итә торалар.
Менә мин өстәл артында, шул сорауларга җавап бирергә җыенып утырам. Кыен эш икән
ул үэ профессияң турында сөйләү Шулай да, тырышып карарга исәп, һәм бу эшне студия белән
таныштырудан башласак, кулайрак та, уңайлырак та булыр кебек...
Без биек, иркен павильонда. Барлык почмакларда яктырту приборлары Стеналар га
чаршау корылган. Рәсемнәр белән бизәлгән щитлар, нәфис эшләнгән панно, матур мебель.
Әледән-әле: «5 нче камераны бирегез», «Титрны алыштырыгыз», « Тавышны туктатыгыз», —
кебегрәк боерыклар ишетелеп тора.
Өстә, стенаның буеннан-буена, тәрәзә сузыла. Ул — аппаратлар бүлмәсенең тәрәзәсе.
Бу бүлмәдә идарә пульты урнашкан. Режиссерлар, аларның ассистентлары, инженерлар,
тавыш һәм сурәт техниклары шуннан торып тапшыру белән идарә итәләр. Павильонда
телевизион камералар, прожекторлар, рояль һәм тагын әллә ничак лы әйберләр. Беренче
карашка, биредә бернинди тәртип юк сыман, чынлыкта исә һәр әйбернең иясе бар, һәр
телекамера, яктылык, декорация өчен җаваплы кешеләр өзәр тора; кирәк булдымы, алар барын
да үэ урыннарына куялар.
Тиздән тапшыру башланачак. Студиянең тапшыру барачак почмагында бар нәр сә әзер.
Диктор үз урынына утыра. Операторлар, камераларын сөйрәп, ары-бире йөренәләр, мөмкин
кадәренчә яхшы күрсәтү өчен, уңайлы урын эзлиләр. Режиссер соңгы күрсәтмәләрен бирә. Ул
арада диктордан бераз гына сулгарак куелган контроль телевиэор-мониторда сурәт барлыкка
килә. Звонок шалтырый Һәм «Эфир ачык» дип хөбар ителә. Шушы минутта ук таблода:
«Шауламагыз! Микрофон тоташтырыл-
И дара пульты.
ган!» дигән сүзләр барлыкка килә. Күрсәтүче камерада «кызыл күз» кабына, студиядә тирән
тынлык урнаша: тапшыру башлана.
Диктор прожекторлар кыздыруына да, операторларның ыгы-зыгы килеп йөрүләренә дә.
режиссер һәм аның ярдәмчеләренең үз тирәсендә мәж килүләренә дә игътибар итми. Ул тыныч
һәм игътибарлы. Әмма шушы җыйнаклык, телекамера алдында үзеңне иркен тоту, тапшырулар
вакытында көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда югалып калмау кебек сыйфатлар берәүгә дә
җиңел генә бирелми. Моңа ирешү өчен зур хозмәт сорала. Тәүге тапкыр телекамера алдына
чыккан кешенең хәлен шагыйрь Андрей Лядов бик дөрес аңлата:
Мин куркак та түгел, ләкин кайчак Робот сыман телекамера Сагаласа
мине. калам каушап.
Провсдлар сузыла яныма Коточыргыч зур еланнар булып.
Калтырыйлар куллар, тезләрем. Кинәт китә тән чымырдап, туңып— Ә
камера кызыл күзләрен Төби минем тирле маңгаема. Прожектордан
күзләр чагыла. Ә микрофон Дамокл кылычына Охшап тора минем
алдымда.
Ихтимал, телевизор камерасы алдында беренче мәртәбә чыгыш ясаганда, безнөн
һәрберебез шундыйрак хәлне кичергәндер. «Куркыныч» сүзе озак вакытлар буена безнең
телебездән төшми йөрде. Соңрак аны «кызыклы» сүзе кысрыклап чыгарды. Кызыксыну исә үз
профессиябезнең серенә төшенү теләген уятты.
һәр диктор үз һөнәренә үзенчә гашыйк. Миңа калса, мин аны бер урында таптанырга,
тынычланырга, ялкауланырга ирек куймый торган һөнәр булуы өчен яратам. һәр яңа тапшыру
диктор өчен нинди дә булса яңалык алып кило, аның беламөн һәм рухын баета Шул ук вакытта
ул аның алдына яңа таләпләр дө куя, чөнки дик-
тор кулындэ'ы текстны укып чыгу белен генә чикләнә алмый Ул һәр вакыйганы үзе нең йөрәге
аша уздырырга, коры җөмләләр белән язылган хәбәрләрне тамашачыларына йөрәк хисләрен
кушып җиткерергә тиешле. Бу хәл исә дикторны туктаусыз эзләнергә, өйрәнергә, үзенең
профессиональ осталыгын үстерергә мәҗбүр итә.
Микрофон алдында иҗат итүнең үзенчәлекле булуын күрсәтеп, Василий Ивано вич
Качалов болай дигән иде; «Әзерлексез-иисез, капыл гына микрофонга якын килергә ярамый.
Барысы да алдан ук уйланылган, кичерелгән, үлчәнелгән булырга тиеш. Әгәр шулай түгел икән,
тапшыру башлангач кына син боларның берсен дә эшләп өлгерә алмыйсың. Микрофон
алдында актер өч кенә суз әйтергә мөмкин. Әмма ул аларны шундый итеп әйтергә тиеш ки,
каядыр Урал артындагы тамашачы синең һәр сүзеңә ышанып һәм ул сүзләрдән синең йерәк
тибешеңне тоеп утырырлык булсын. Менә нилектән микрофон алдында эшләүне мин өчләтә
кыен һәм өчләтә җаваплы дип саныйм».
Зур тәҗрибәле беек артист та микрофон алдында иҗат итүне «өчләтә кыен һәм өчләтә
җаваплы» дип санагач, безнең кебек яшь дикторлар, бигрәк тә телевидение дикторлары, үз
эшләренә никадәр кыен һәм нинди зур җаваплы итеп карарга тиешле икәнлекләре ачыктыр.
Телевидение дикторы башкара торган вазифалар байтак: ул укучы һәм әңгәмә алып
баручы да, конферансье һәм комментатор да. Безгә режиссер ролендә булырга да туры
килгәли. Телевидениегә чыгыш ясарга төрле профессия кешеләре килә, алар - ның тормыш
тәҗрибәләре дә бер дәрәҗәдә булмый. Әгәр диктор кешесенә карап сораулар бирә белмәсә,
чыгыш ясаучыны әйдәп барырлык әзерлеге булмаса, ул янәшәсендә утыручы героен да
уңайсыз хәлдә калдыра, тапшыруның да сыйфатын төшерә.
Әйбәт диктор — киң диапазонлы иҗат кешесе- Ул актер һәм сүз остасы да, оратор,
докладчы яки лектор да. Шунсыз булмый, чөнки диктор эш итә торган материаллар эчтәлекләре
һәм формалары белән бик төрле булалар.
Телекамера алдында үзен никадәр гади, никадәр иркен тотса, диктор тапшыруны
шулкадәр яхшы алып бара. Мондый тапшыру тамашачылар күңеленә дә бик хуш
А Дубин тезевизор кан*гасы алдында.
килә. Эмма мони әйтүе генә җиңел. Сине әллә ничә аппарат күзәтә, күзләрең исә
телекамераларның «кызыл утларыннан аерылмаска тиеш. Өстәвенә, телевизорлы һәр өйдә
диярлек син игътибар үзәгендә — сиңа меңләгән кешеләрнең карашлары төбәлгән. Барын да
онытып бетерүе — шактый кыен эш. Тик тапшыруыңның асылына төшенеп, шуңа бөтен
барлыгың белән бирелеп эшли алганда гына чит нәрсәләрне онытырга һәм үзеңне иркен,
табигый тотарга мөмкин. Илебездәге дикторлык сәнгатенә нигез салучыларның берсе Михаил
Михайлович Лебедев: «Яхшы дикторның асыл сыйфатларыннан берсе — аның һәрчак
игътибарлы булуында. Микрофон алдында чын йөрәктән укырга, ягъни укый торган текстыңа
инанып, ихлас күңелдән укырга кирәк. Тапшыра торган материалларыңны яратырга, аның
белән янып яшәргә кирәк. Микрофон битарафларны сөйми», дип әйтә иде.
Телеэкранда чыгыш ясаучы кешенең тамашачыларга эстетик тәэсире дә гаягь зур. Бу хәл
телевидение дикторына булган таләпне тагын да арттыра. Чыннан да, спектакльдә уйнаучы яки
концерт алып баручы, яисә кинофильмда катнашучы актерның йөзе тамашачыга телевидение
дикторыныкы кебек үк якыннан күренми. Кино актеры исә уңышсыз кадрларны кабат уйный ала.
Телевидение дикторының хәле оттырышлырак. Аның йөзе дә, кичерешләре дә, рухи хәле дә —
барысы да тамашачының күз алдында. Шулай икән, телевизор экранында чыгыш ясаучы
кешенең һәр кыланышы, хис-кичерешләре табигый булырга тиеш. Ясалма пафос та, патетик
кычкырулар да дикторның үзе сөйли торган вакыйгага битараф икәнлеген яшереп кала
алмыйлар. Димәк, диктор бары тик бер нәрсә — кулындагы материалның эчтәлеген
тамашачыларына түкми-чәчми һәм аларны дулкынландырырлык итеп җиткерү турында гына
уйларга тиеш. Икенче сүзләр белән әйткәндә, ул телекамера алдында тапшыра торган
материалы белән генә яшәргә тиеш. Бу гына да җитми әле.
Тамашачыңны төгәл билгеләми торып, эфирга чыгарга ярамый. «Гомумән» уку —
адрессыз уку ул. Әгәр диктор үзе сөйләгәннәргә ышандырасы килә икән, ул конкрет
тамашачыларга мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Табигыйлеккә һәр диктор үзенчә ирешә. Әйтик, мин камера алдында утырам. Анда хәзер
кызыл ут кабыначак. Кызыл ут—сөйли башларга сигнал. Мондый минутларда мин күңелемнән
якын дусларыма мөрәҗәгать итәм. Кайбер чакларда, тапшыруның стиле һәм темасына карап,
мин үзенә бер төрле танышларымны сайлыйм һәм аларга сөйләгәндәй сөйлим. Әгәр
тамашачымны нәрсәгә булса да инандырырга телим икән, мин аның зиһененә генә түгел, бәлки
йөрәгенә дә ачкыч эзлим. А. П. Чеховның «Дала» исемле повестенда яшь. әле яңа гына
өйләнгән, хатынына булган гыйшкыннан исергән Константин далада йөри һәм сөйгәне югында
үзенең бәхетен уртаклашырлык кеше эзли, «...үзенең матур хисләрен чит кешеләргә фаш итү
уңайсыз да, әмма шул ук вакытта, күрәсең, шатлыгын уртаклашырга теләк тә бик көчле иде...»,
— дип яза Чехов аның турында.
Тормышыбыз тудырган зур фикерләр һәм идеяләрне тамашачыларыбыз белән уртаклашу
безнең дә шундый ук табигый, зарури ихтыяҗыбыз булып тора һәм бу лырга тиеш.
Без берьюлы йөз меңләгән кешегә түгел, бәлки йөз меңләгән мәртәбә берәр кешегә, ягъни
һәр тамашачыга аерым-аерым мөрәҗәгать итәбез. Әгәр дә мин үзем белән тамашачым
арасына «басма сала» алмасам, димәк, мин бушка сөйлим. Әгәр дә инде тамашачыда диктор
белән киңәшү яки аның белән бәхәсләшү теләге туа икән — бу исә мин дөрес интонацияне
тапканмын, аудитория белән үз арамда күзгә күренми торган, әмма ныклы җепләр сузганмын
дигән сүз.
һәр дикторның үз аудиториясе бар. Мин үзем юмор хисе булган тамашачыларны ярата
төшәм. Объектив алдында утыру белән, кәефне шушындыйрак «дулкынга көйлим». Болай
эшләү миңа үземне иркен тотарга һәм тапшыруны уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек
тудыра.
Максим Горькийның шундыйрак фикере бар: чын сәнгать әсәре укучыда язучыга карата
ихлас күңелдән ышану тойгысы тудыра, дигән ул. Дөрес фикер. Чыннан да, тын, караңгы
бүлмәдә экрандагы кеше белән тамашачылар арасында якынлык хисе урнашырга бөтен
шартлар бар. Дикторлар — тамашачыларның һәр кичне асрылмат* дуслары алар, ә дуслар исә
эреләнеп сөйләшмиләр. Әгәр эреләнеп сөйләшсәң, син дуслыкка хыянәт итәсең, һәм
тамашачылар сине тыңламый башлыйлар — телевизор-
Сгудияд» репетиция бара.
ларын сүндерәләр. Еллар үткен саен, диктор белен тамашачылар арасында акын
меносөбәтлар урнаша. Без дан казанмыйбыз, без бары тик үз кешеләр була барабыз.
Дикторлар театр актеры сыман тамашачы белән тыгыз бәйләнештә тормыйлар. Безнең
бәйләнеш — символик характерда. Без ошаткан яки ризасызлык белдергән тавышларны
ишетмибез, тамашачының, канәгатьсезләнеп. программаны туктатуын да күрмибез. Әгәр дә
актерның уены спектакль барганда ук тамашачының бәясен алса, телевидение дикторы исә
тапшырудан соң, хатлар яки телефон шалтыравын ке- тә, байтак вакыт билгесезлектә иөрч.
Дикторга еш кына студиядән тыш та чыгыш ясарга — предприятиеләрдән, уч-
реждениеләрдән, театрлар яки концерт залларыннан репортажлар алып барырга туры килә.
Мисалга «Кичке Казан» тапшыруын китерик. Укылырга тиешле текст иң иргә дигәндә нибары
бер сәгать алдан әзер була, һәм нинди текст әле? Кинокадрлар һәм чыгыш ясарга тиеш
кунаклар.
Тамашачы экранда нәрсә күрә, диктор шул хакта сөйләп барырга тиеш. Әмма фикерне
җиткерү һәм тамашачыны дулкынландыру өчен, тапшырыла торган материалны биш бармагың
кебек белергә кирәк. Белмәгән әйбер турында юньләп сөйләп булмый. Дөрес, редактор язгач
текст бар барын, ләкин ул кәгазьдә генә шәп яңгырый. Сөйли башласаң, еш кына очы-очка
ялганмый. Димәк, аны укудан файда юк. Мондый очракларда дикторны тәҗрибәсе, белеме,
осталыгы коткара. Бор карасаң, гадәттә артистлар көненә берничә премьерада катнашмыйлар.
Ә бит дикторның һәр яңа текстны укуын үзенә бер премьера дияргә була. Премьераның да
ниндие әле: чиксез аудиториясе булган телекамера алдында бара.
Тапшырулар вакытында көтелмәгән хәлләр килеп чыга, диктор исә Һәрвакыт әзер булырга
һәм шул хәлләрдән чыгу юлларын табарга тиеш Кайвакыт диктор бер нәрсәне хәбәр итә. ә
оператор, ялгышып, башка пленканы җибәрә- сопрано урынына бас җырлый башлый яки
пленка өзелә. Дикторның бернинди гаебе булмаса да, тамашачылар аны әрлиләр, чөнки алар
башка кешене белмиләр.
Мондый очракларда диктор төзәтү кертергә яки матур сына дәвам итеп китәргә әзер тора.
Шундый очракларның берсен искә төшерик.
Хатын-кызлар көне 8 мартка багышланган тапшыру бара иде. Студиягә чакырылган
кунакларның берсе «игътибарлы» ир-атлардан алынган берничә котлау телеграммасын укып
күрсәтергә тиеш. Дулкынлануданмы, бәйрәм мәшәкате белән башы әйләнүдәнме, әлеге
кунагыбыз тәбрикләү телеграммаларын өендә онытып калдырган булып чыкты. Ни эшләргә?
Тапшыруны туктатып, өйгә кайтып килеп булмый бит инде- Өстәвенә сценарий да шулай
язылган — әлеге телеграммаларны һич кенә дә төшереп калдырып булмый. Бөтен
тәвәккәллегемне туплап, нибар фантазиямне ярдәмгә чакырам дә, очраклы рәвештә кул
астына туры килгән чиста бер кәгазьне тотып, ир-ат тамашачылар исеменнән телеграммалар
«укыйм». Соңыннан әйттеләр: тамашачыларга бик күңелле булган, ә шул чактагы хәлемне бер
үзем генә бөләм. Мин сезгә бер генә очракны сейләдем, ә андый хәлләр безнең көндәлек эштә
килеп чыккалый торалар.
Безнең тамашачылар үзләренең телевизор экраннары каршына җайлап утыргач та
студиядә әле эшлекле атмосфера тукталмаганын күпләр белми дә торгандыр. Тапшырудан
буш павильоннарда һәм хәтта фойеда чираттагы тапшыруларга репетицияләр бара.
Шулай да була. Казан һәм республика тамашачылары Мәскәүдән чираттагы футбол
матчын яки нәфис фильм карыйлар, ә шул ук вакытта Казаннан Үзәк телевидениенең икенче
программасы буенча Татарстан сәнгать осталары башкаруында спектакль яки концерт бирелә.
Менә телевизион тапшырулар тәмамланды. Диктор тамашачыларга тыныч йокы тели.
Телевизорлар сүнә, ә студиядә якты юпитерлар кабына. Театр артистлары катнашы белән
телевизион фильмнарны пленкага төшерү башлана. Бу иң уңайлы вакыт. Чөнки көндезен һәм
кичләрен актерлар театрда эштә була.
Кайберәүләр бездән: «Кичен сез тапшырулар алып барасыз. Ә көндезләрен ни эшлисез?»
— дип сорыйлар. «Өйрәнәбез, репетицияләр ясыйбыз», — дисәң, ышанмыйлар. «Аның
нәрсәсен өйрәнеп торасың инде. Бик гади ләбаса», — дип ихлас күңелдән гаҗәпләнәләр.
«Бик гади...» Безнең хезмәткә шуннан да зур бәя булмастыр кебек. Әгәр дә экранда
барысы да гап-гади, табигый чыга икән, димәк, уйлануларың, борчылу һәм эзләнүләрең бушка
китмәгән дигән сүз. Экранда үзеңне табигый тоту: гап-гади сөйләү, тормышчан елмаю, һәр
хәрәкәтеңнең килешле булуына ирешү, кыскасы, ясалмалылыктан котылу ансат түгел.
Студиядә чыгыш ясаган кешеләр (хәтта профессиональ актерлар да) минем бу сүзләрем белән
килешерләр, дип уйлыйм. Бу урында СССРның халык артисты М. И. Жаровның сүзләрен китерү
урынлы: «Мин һәм минем сәнгатьтәш дусларым телевидениедә чыгыш ясаганда сәхнәдә
уйнагандагыга караганда күп мәртәбә көчлерәк дулкынланабыз. Чикләнмәгән аудитория
каршына чыгу искиткеч зур җаваплылык йөкли», дип язган иде ул «Советское радио и
телевидение» журналында.
Газеталарның яңа саннары, радиодан бирелгән соңгы хәбәрләр белән танышмыйча,
дикторның эфирга чыгарга хакы юк. Дикторлар бүлмәсендә репродуктор телевизор
тавышыннан һәрвакыт катырак сөйли. Шулай эшләү тамашачыларны иң соңгы мөһим хәбәрләр
белән үз вакытында таныштырырга мөмкинлек бирә. Моны мин те левизорның аудиториясе
радионыкыннан зуррак булуын искә алып әйтәм. Диктор әзерлекле кеше булырга тиеш. Менә
нилектән безнең һәммәбез белемен күтәрү өстендә эшли. Айрат Арсланов, мәсәлән, Ленинград
кино, театр, музыка һәм телевидение институтының режиссерлык факультетында укый, мин
үзем тиздән А. 8. Луначарский исемендәге Мәскәү Дәүләт театр институтын читтән торып
тәмамлыйм. Күп уку, илебезнең көндәлек тормышыннан хәбәрдар булу, халыкара
вакыйгаларны белеп тору, туган телебезне өйрәнү — безнең көндәлек бурычыбыз. Шулай
даими рәвештә үз өстеңдә эшләгәндә генә һөнәреңне тирөнтен үзләштерергә һәм материалны
тамашачыларга тиешенчә җиткерергә мөмкин.
Тамашачы белән уртак тел табу, теләсә нинди тапшыруга да аның кызыксынуын уяту өчен,
диктор сөйләү техникасын яхшырта барырга, дикциясен һәм тавышын туктаусыз
камилләштерергә, төрледән төрле текстларны укуда күнегүләр ясарга мәҗбүр. Үз стилемне, үз
почеркымны булдырыйм дисәң, эшләргә дә эшләргә, дикторлык осталыгы буенча иң уңай
тәҗрибәләрне үзләштерергә кирәк... Аннан исә тагын яңа
максатлар туа, күтәреләсе яңа үрләр ачыла. Тагын тырышасын, яраткан хезмәтең хакына тагын
тиргә батып эшлисең.
1965 ел азагында Мәскәүдә телевидение дикторларының 1 иче Бөтенсоюз семинары булды.
Бу семинарда мин РСФСРиың атказанган артисткасы О. С. Высоцкая, аның шәкерте В. АЛ.
Леонтьева. Ираклий Андронников һәм Ю. В. Фокин кебек атак лы осталар белән янәшә һәм алар
җитәкчелегендә эшләү бәхетенә ирештем.
«Диктор экраннан үэ-үзен күрсәтми, бәлки совет телеэидениесе вәкиле булып чыгыш ясый.
Аның сеиләме табигый, кыланышлары интеллектуаль булырга тиеш, чен- ки ул ил исеменнән
илебезгә сөйли. Тамашачы белән, аңа ошарга теләгән кеше булып түгел, бәлки иптәшләрчә
сөйләшергә кирәк», дигәннәр иде алар Мин аларның бу киңәшләрен хәтеремнән чыгармаска
тырышам. Даими консультантым—Бөтенсоюз радиосы дикторы Алексей Иосифович Задачинга
минем рәтмәтем аеруча зур. Аның белән дуслык миңа иҗади үсәргә ярдәм итә. Мәскәүдә
булганда «Юность» радиостанциясе тапшыруларына катнашу, радиожурналларда чыгу, шул
чакта радио режиссерлары белән иҗади элемтәгә керү дә экрандагы төп эшемә уңай тәэсир
ясый.
Телевидение дикторы профессиясе әле бик яшь. Аның киләчәге зур. Тормыш куйган
таләпләрдән чыгып, ул нинди юнәлешкә камилләшер, анысын күз алдына китерү дә кыен.
Совет телевидениесе халык интересларына, чор таләпләренә хезмәт итә. Без, совет
дикторлары, капитализм дөньясының долларга сатылган, аның ялчысы булып әверелгән
дикторларыннан максатларыбызның чиста, вазифаларыбызның кешелекле булуы белән
аерылып торабыз, һәм без моның болан горурланабыз.
Партиябез Үзәк Комитеты безнең пропагандабыз «хезмәт иясенә аңлаешлы һәм якын
булырга, аның күңеленә тәэсир итәргә, һәр совет кешесенең зиһене һем йөрә генә барып
җитәргә, аңарда иң якын, иң гүзәл фикерләр һәм хисләр уятырга тиешле», дип күрсәтә. Бу
таләпләр безнең хезмәтебезгә дә тулысынча кагыла. Совет хөкүмәте безнең эшебезне югары
бәяли. Күптән түгел генә, 1966 елның 8 сентябрь Указы белән СССР Верховный Советы
Президиумы радио һәм телевидение хезмәткәрләреннән 151 кешене орденнар һем медальләр
белән бүләкләде. Алар арасында 13 диктор бар. Бу чагыштырмача зур сан. Шул ук елның I
Октябренда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы безнең комитет дикторлары
Васфикамал Мәгъсүм кызы Саттарова белән Әминә Кәрим кызы Сафиуллинага «Татарстанның
атказанган культура работнигы» дигәч мактаулы исемнәр бирде. Бүләк — бөр кешенең генә
түгел, бөтен коллективның эшенә бирелгән бәя, барлык дикторларның хезмәтен тану ул.
Эш процессында безгә, дикторларга, оледән-әле төрле редакцияләрдә эшләүче иҗат
кешеләре, гомумән, тормышта күпне күргән, күпне үз башыннан, үз йөрәгеннән кичергән,
кызыклы кешеләр белән очрашып торырга туры килә. Андый хезмәттәшләребез күп безнең:
алар әдәби-драматик, иҗтимагый-политик тапшырулар редакцияләрендә дә, яшьләр
редакцияләрендә дә. промышленность, тезелеш һәм транспорт бүлекләремдә дә бар Югары
культуралы, үз эшенә бирелгән, саф күңелле шушындый кошелер белән бергә эшләү — үзе зур
б әхет ул.
Соңгы теләгем итеп шуны әйтим — пропаганда, иҗтимагый-политик пропаганда, әлбәттә,
җитди эш. Әмма әгәр дә без аны тагын да үтемлерәк һәм формасы белән төрлерәк итә алсак,
тамашачылар рәхмәте безгә тагын дә күбрәк явар иде һем үзе безгә дә эшләргә күңеллерәк
булыр иде.