Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җир һәм күңел җылысы


1
Сабый чакта укыган китап балан сабын чакта курган төш онытылмый, ахрысы. Әле бик бәләкәй чакта ук безнең болынга ай тешеп, аның аппак зур күмәч твеле тәгәрәп йөргәнен төштә күргән идем. Бүгенгә чаклы ул минем иң якты, иң матур тешем булып хәтеремдә саклана. Хәреф таный башлагач, китапханәдән алып укыган беренче китапларым — < Соңгы сугышу», «Ике дус», «Ана хикәясе» дә шулай ук исемнән чыкканы юк. Мин әле ул чакта аларның өчесен өч язучы язгандыр дип тә башыма китерми идем. Гомәр Разин, Ибрзй Гази, Фатих Хөсни нигәдер өчесе бер автор булып күңелгә кереп калганнар.
Бераз үсә төшеп, инде бишенче класста укыганда бугай, безнең әдәбият укытучыбыз Хәнифә апа Абдуллина, мәктәптә дәргсләр беткәч, теләге булган балгларга кычкырып китап уку, язучылар турында сөйләшү сәгатьләре оештыра башлады. Беркөнне ул бездән, «китап чире йоккан» малайлардан, кемнең кайсы язучыны белүе турында сорады. Мин уйлап-нитеп тормастан:
— Гомәр Разинны беләм! — дип әйтеп салдым.
Малайлар, бик сәерсенеп, борылып карадылар. Алар минем сүземне, язучының үзен күреп белү дип аңладылар бугай, ахрысы. Бездә әле тере язучыны күреп белүче юк иде ул чакта. Мин иптәшләремнең сәер карашларыннан уңайсызланып, югалып калдым.
Бу бәладән укытучым Хәнифә апа коткарды.
— Ә нигә? Гариф бик дерес әйтә. Ул Гомәр Разинны хикәяләре буенча белә. Язучының үзен бер мәртәбә күреп капуга караганда, аның язган әсәрләрен укып белү, һичшиксез, әйбәтрәк, — диде.
һай, алтын сүзләр!
Чыннан да, язучы бөтенләе белән әсәрләрендә бит ул. Анда аның тойгылары, анда аның нүңел җылысы, ашкындыргыч хыяллары, доньяны үзенчә тануы һәм үзенчә бәяли белүе. Шуңа күрә кайберәүләрнең: «Мин ул язучыны күреп белам», дип мактануына канаганда, «Мин ул язучының фәлән әсәрен укып чыктым», дигән сүзе миңа күбрәк ошый.
S зУчЬнЬщ
Әйе, Гомэр Баширов (Разин) әсәрләре белән бик күптән, утызынчы елларда ук танышкан идем. Авыл халкын укырга-язарга өйрәткән заманнар. Ун өйнең берендә, сукыр лампа яктысында, агайлар, карандашны төкерекләп, бик тырышып дөнья гыйлеменә өйрәнәләр иде. Безнең өйдә дә сакаллы сабыйлар сабак уныйлар, каядыр шунда бер почмакка сыенып, мин дә китаплар дөньясына чумам. «Соңгы сугышу» да, «Һашим каны - да Гемәр Бәшировның беренче каләм тирбәтүләредер дип ул чакта башыма да китермәдем. Аларның сабый күңеленә тәэсирләре шулкадәр зур булган, күрәсең.
Хәзер инде мин Гомэр Башировны яныннан белам. Татарстанның өлкән язучыла- рыннан берсе, зур такыр башлы, бик юаш, хәтта оялчан табигатьле, ләкин әдәбият мәсьәләсенә килгәндә бик уз сүзле, принципиаль карашлы бу агай миңа (юк, бер миңа гына да түгел!) аякка басарга, әдәбиятта үз сукмагымны табарга булышты. Утыз ел вакыт эчендә ул язган барлык әсәрләрне — аның беренче хикәяләрен дә, повестьларын да, бөтен илгә танылган «Намус* романын да кат-кат укыдым. Барысын зеләм. барысы таныш, аның әсәрләре турында җиде төн уртасында уятып сорасалар, шатырдатып әйтеп бирә алырмын кебек. Ләкин мин әле аның әсәрләрендәге нәрсәнедер белмим, әнә шул «нәрсәдер» серле булып, мине гел дулкынландырып тора. Нигә шулай? Ник дулкынландырып тора? Әнә шул тойгыларымны укучылар белән уртаклашасым килә.
2
Кайсыдыр бер съезд трибунасыннан мәрхүм Мәхмүт Максуд болай дип сөйләгән иде:
— Мин, иптәшләр, үз гомеремдә иң югары, иң башлангыч мәдрәсә белеме алган язучы...
Юн, ул моны кылтаеп, яки мактанырга теләп әйтмәде, ул чоода белем алуның, димәк, әдәбиятка килүнең дә никадәр авыр булганын бүгенге яшьләргә аңлатырга теләп әйтте. Чынлап та. өлкән буын әдипләребезнең иҗат юлы җиңел булмаган. Үзлегеңнән белем ал, үзлегеңнән язарга өйрән, сәнгатьнең тылсымлы көченә төшен. Шуның өстәвенә син әле, кулыңа корал тотыл, яшь советлар республикасын дошманнардан санларга һәм моңарчы күрелмәгән өр-яңа дөнья төзергә тиешсең. Болар- ның барысын башкарып чыгу, бигран тә, кешелек җәмгыяте гасырлар буена тудырган сәнгать җәүһәрләрен аңлау, аларны өйрәнү өчен вакыт та, тырышлык та бик күп нирәк бит. Нәфис сүзнең кешеләрне сихерли ала белү хасиятенә төшенмасәң, күңел түреңдә йөрткән иң изге, иң мөнатдзс уйларың белән саубуллашырга туры килә. Үз сүзеңне әйтерлек, кешеләрне кайнар сүзең белән канатландырып, тергезеп җибәрерлек булмагач, язучы булам дип йөрүең кемгә хаҗәт!
Гомэр Бәшировның тормышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Фрунзе гаскәрләре сафында ул Перекопны сугышып ала. Беренче колхозларны оештыруда катнаша. Беренче буын совет балаларын гыйлемгә өйрәтә, һәм әнә шул үз халкының язмышындагы борылыш моментларын романтик күтәренке, ялкынлы әсәрләрендә, үсмер чактагы күңел хыяллары белән үреп, сурәтләп бирә. Аның иҗатында елдан-ел тормышның яңа катламнары, яңа күренешләре ачыла бара.
«Һашим каны - белән Соңгы сугышу - — язучының утызынчы еллардагы күмәк хуҗалык кору вакыйгаларыннан алган, беренче мәртәбә каушап һәм дулкынланып налам тибрәтүе булса, «Әни» — үткәндәге авыр һәм караңгы елларның хатирәсен бетен ачылыгы белән күңелдән үткәрү.
Минем үземә язачак әсәрләремнең идеясен беркайчан да - түшәмнән * эзләп утырырга туры килмәде шикелле, — ди язучы «Тормыш сукмаклары исемле очеркында. — Аларның һәммәсенең дә беренче яралгылары тормыштан - борынлап чыга иде. Әни дигән хикәямне язу теләге көз көне урман буеннан узып барганда уянды. Каты җилдә карт агачлар шыгырдый, шулар арасында яңгыр астында утынга килгән начар гына киемле бер хатын-кыз йери иде. Бу күренеш мине нигәдер дулкынландырды, уйларымны бала чакка алып китте, авыл ярлыларының урманнан нүтәреп утын ташулары, аларның кызганыч тормышы күз алдыма килде. Бераздан шул уйларга. кичеренүләргә бүтәннәре нушылды, барысы бергә куера торгач, шуннан хикәя килеп туды.»
Без бик куп язучыларның, шул исаптан денья әдәбиятында үлмәс гәүһәрләр тудырып калдырган язучыларның ничек иҗат итүләре хакында язганнарын укып беләбез. Язучылык эше — гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган, алла нинди бер сихри хезмәт. Кайберәүләр беркайчан да кесә дәфтәре йертмәүләрен. барлык язганнары хәтер җимеше булуын әйтәләр. Икенче берәүләр фенсменаль хәтерле булу өстенә, туктаусыз куен дәфтәре кулланалар, зур романнарын язганчы барысын күңелдән кичереп, хыял белән баетып кына калмыйлар, аның геройларын, шахмат тактасына тезгән кебек, башта бик җентекләп кәгазьгә язып, планын корып чыгалар.
Гомәр ага белән аерым әңгәмәләр вакытында да, иҗаты ханында үзенең язганнарын укып та мин бер нәрсәгә төшендем: Бәшировның эшләү алымы — тулысынча тормышка таяну. Күңелне кузгатып, җәрәхәтләп яки сөендереп узган вакыйгалар аны күбрәк дулкынландыралар. Әнә шул вакыйгалардан, аннары — тышкы бер көтелмәгән этәрештән дип әйтимме — язылачак яңа әсәрнең очкыны туа.
Анын иҗат биографиясендә әһәмиятле урын тоткан «Сиваш ■ повесте бар. Әсәрнең вакыйгасы — гражданнар сугышы: солдат Гомәрнең үз башыннан узган чын хәлләр, кызыл солдатларның туганлык, дуслык хисләре, ил өчен утка керүләре.
Бу әсәрнең безнең әдәбияттагы урыны турында озын-озак сөйләп торырга кирәкми. Мирсәй Әмирнең <Агыйдел»е, Гадел Кутуйның Тапшырылмаган хатлар ы утызынчы еллар әдәбиятында нинди урын тоткан булсалар. «Сиваш та һич икеләнүсез шул сафта атлап бара. Повестьның, заман сынавы үтеп, нат-нат басыла алуы, соңгы елларда Мәскәүдә русча да чыгу фанты безнең фикерне тагын бер мәртәбә раслый.
Ләкин минем әйтәсе килгән сүзем ул түгел әле. Ни өчен «Сиваш 1930 елларның башында ук язылмаган, 1938 елда гына чыга алган? Нигә повесть укучыларны шушы көннәргә тикле дулкынландыра ала?
Бая әйткәнемчә, Баширов — артык салмак, артык юаш табигатьле. Ул үзе вакыйгалар тудырып, үзе бин хәтәр сюжетлар оештырып, шаулап яши белми. Аңа ниндидер тышкы бер этәргеч, «толчок- кирәк. Гәрчә гражданнар сугышын ул бик яхшы белсә дә. аның турында зуррак әсәр язу уе күптән инде күңелендә бөреләнеп йөрсә дә, никтер һаман башлап китә алмый. Рәхмәт төшнересе, юк бит әлеге этәргеч!
Шәриф Камал да. Кави Нәҗми дә аңа гражданнар сугышы турында зуррак әсәр язарга киңәш итәләр. Ниндидер бер йомыш белән авылларга чыккан чакта Фатих Кәрим дә шул хакта сүз кузгата. Юк, язылмый китап. Салкын тимерне кып-кызыл итеп кыздыру өчен аны утлы күмер остендә тотарга, өстәвенә әле тимерче күрүген- нән бин нык өрдереп торырга ниран. Язучы унбиш-уналты еллар элен башыннан кичергәннәрнең инде салкыная, сүрелә төшүен тоя. Шуңа күрә 1936 елда махсус командировка алып. Украинага. Кырымга барып чыга. Анда ул үзләренең Сиваш дивизиясе узган тарихи урыннарны тагын бер мәртәбә әйләнә. Теге чакта, гражданнар сугышы барган көннәрдә, аларның дивизиясен төнлә белән Сиваш диңгезе ашз алып чыккан Оленчук дигән партизан картны эзләп таба... Алар ннәүләп тагын бер тапкыр Сивашны кичеп чыгалар. Үткәннең дәһшәтле көннәре әкренләп күңелдә терелә, кабатланып, яңара башлый. Шуның өстәвенә язучы Кырымның өлкә архивында утырып, дивизиянең элекке командирлары, комиссарлары язган истәлекләр белән таныша. Неше күңеле бии сизгер бит ул. Менә синең элекке командирыңның бер имзасы, менә аның бер боерыгы — син шунда аның төсен-битен, тавышын, аяк атлауларын исеңә төшерәсең! Шул кирәк бит инде язучыга! Менә найчан салкын тимер ут кебек кыза һәм үзеннән кайнарлык бөрки башлый. Бер сүз белән әйткәндә, яшь язучы уналты ел элек булып узган тарихи вакыйгаларны, гражданнар сугышының кайнар сулышын тагын бер тапкыр бөтен җаны белән хис итә.
«Сиваш» повесте әнә шулай языла.
Инде бу повельның, гомумән әдәби әсәрнең, безне дулкынландыра алу ягына килин. Нигә бер ише әсәрне тоташ бер сулыш белән укыйсың? Ә иненчесе сине тамчы да мавыктыра алмый. Баксаң — икенчесендә тормышның зуррак, катлаулырак яклары күтәрелгән. Бу хакта мин күптән уйланам, ләкин төп сәбәбен үзем өчен ачыклап җиткергәнем юк иде әле. Моны миңа бик гади һәм кыска итеп, Әмирхан Еники аңлатып бирде. Ниндидер бер хан үзенең өч улыннан бүлек сораган. Туган кеке-ма- зары була бугай, ахрысы Хачның олы улы агачтан юнып, әтисенә күгәрчен ясап
алып кила. Бик матур, бик пехтә ясалган бу күгәрчен. Ләкин ханны канәгатьләндерми. Иненче улы абыйсыннан да уздыра, ул инде күгәрченне чын каурыйлар белән бизи, хәтта томшык та ябыштыра. Хан барыбер канәгать түгел. Өченче улы да күгәрчен ясый, тик ул аны ясап бетергәч, әтисенә бирер алдыннан, хәят суына манып ала. Күгәрченгә җан иңә һәм ул канат кагып очып китә. «Безнең күп кенә әсәрлә- ребезнең җаны юк, алар хәят суына манып алынмаганнар", — дип аңлатты миңа Әмирхан Еники. Әйе шул, җансыз әсәр, никадәрле генә зур проблемалар күтәрмәсен, никадәрле генә куп һәм олы геройларны бирергә тырышмасын, безне җылытмый.
'•Сивашята данлы полководец Фрунзе бар, уңышлы язылган командирлар, политруклар бар. Ләкин алардан бигрәк мине, укучы буларак, гади кызылармеец Шәмси күбрәк җылыта, күбрәк мавыктыра.
«Ул хәзер ялгыз, ул хәзер әллә найларда, аның туган яклары бик ерак калган иде инде...
Шәмси бара торган коена башын чайный-чайкый, күңеленә килгән җырны көйләп җибәрде;
Йөгереп китәрдәй булам,
Кайтып җитәрдәй булам, Кичке салкын җилләрдә. Туган-үскән илләргә шул, Туган-үскән илләргә.
Их! Ничек итептер менә, күз ачып йомган арада, авылга кайтырга иде дә, Киек тавы башыннан торып, җырлап җибәрергә иде. Судан кайтучы кызлар бер аягын баскач, икенчесен атларга онытып, яшь киленнәр сыер савуларын бүлеп, карт-корылар кулларын колакларына куеп рәхәтләнеп тыңласыннар иде. Ишетсеннәр иде дә, моңланып, җырлаучының тавышын танып, хәйран калсыннар иде. «Энекәем, Шәмси кайткан! Шәмси тавышы бит бу!» — дип Нәсимә йөгереп чыксын иде...»
Монда мин үземне таныйм, ерак юлларга чыкканда кичергән сагышларымны табам. Бик күбебез өчен уртак сагыш, уртак моң бар монда. Бу өзектә әле Шәмсинең төсе-бите дә, кыяфәте дә әйтелми, әмма аның уйлау рәвеше, аның сагышлану, фикер йөртү рәвеше минем күз алдыма хыялымда үзем тудырган кешене җанлы итеп күрергә җитә кала. Инде хәзер аерым бер кешенең, әдәби персонажның типик образга әйләнү мәсьәләсенә кайтып карыйк. Язучы хыялында, язучы аңында туган татар еге-тенең, гомумиләштереп әйткәндә, татар халкының уй-фикер йөртү рәвеше түгелмени бу? Бик урынлы килеп кергән халык җыры да, «әллә найларда» кебек ераклык үлчәве дә, судан кайтучы кызларның бер аягын баскач, икенчесен атларга онытып җыр тыңлавы да, егетнең сөйгән кызы Нәсимәнең «Энекәем, Шәмси кайткан!» дип дәшүләре дә — барысы да чын һәм үзенчәлекле-милли. Ә бит сагынып яши белү тойгысы, туган илләргә карата олылык, ихтирам тойгысы — бар халыклар өчен дә уртак тойгы. Шуңа күрә дә ул үзенчәлекле-милли халәтендә бүтән халыклар нүңөленә дә кереп урнаша ала.
Димәк, әдәби әсәргә «җан өрү», аны хәят суына манып алу ул — язучының үз әсәренә күңел җылысы салуы, аны иң изге, мөкатдәс тойгылары белән җылытуы, ул аның үз халкы тормышы белән яшәве дигән сүз булып чыга түгелме?
3
Мин гомерем буе җирне һәм Ватанны олылап яза белгән әдипләрдән көнләшеп яшим. < Нигә, ул сыйфат язучыларның һәммәсендә дә юнмыни?» — дип сораулары мөмкин. Ул сыйфат барлык язучыларда да бар, шуннан башка язучының булуы да мөмкин түгел, әмма кайбер язучыларда әнә шул хис аерата үткен, аерата көчле була. Мәрхүм Фатих Кәрим шундый булган. Аның кайсы гына шигырен алып карама — илгә турылык, җирне ярату, болыннарны, чишмәләрне, шомырт чәчәкләрен ярату күздән яшь нитерер дәрәҗәдә чын һәм тирән. Тойгылар тирәнлеге ягыннан, минемчә, ул татар совет шагыйрьләренең күбесеннән өстен.
Гомәр Бәширов нәкъ менә туган-үскән җирне олылаучы язучылар рәтенә керә. Тик аның әсәрләрендә илгә булган мәхәббәт, җирне олылау хисе күзгә ташланып,
чекерәеп тормый. Әйтик, тукымага буяу ничек сеңган булса Баширов әсәрләрендә дә илне, җирне ярату хисе әсәрнең тукымасыннан аерып алып булмастай дәрәҗәдә табигый булып, бер бөтен булып яши. Намус-ны укыган чакта узеңне гел хуш исле үләннәр арасында, болын тугайларында итеп тоясың, язның шыпырт сулышын һәм башаклар кыштырдавын ишетәсең: сине гаҗәеп тыйнак һәм эчкерсез кешеләр, хәтта беренче карашка басынкырак, тоныграк кешеләр мөхите уратып ала. Сиңа рәхәт. Болар синең якыннарың, боларга син ышанасың, алар сине уңайсыз хәлдә калдырмаячаклар. Алар кеше җилкәсенә ышыкланып яшәргә өйрәнмәгәннәр. Авыр сынау сәгате суккач, шушы басынкы гына, күзгә әллә ни бәрелеп тормый торган кешеләр үз җилкәләренә көч җитмзстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Ай- һай лабаса. кыен бит безгә, дип әйтмиләр, сыкранмыйча-ыңгырашмыйча. тешләрен кысып бара бирәләр. Һәм син аларның батырлыгына таң каласың. Фронтта газиз ирен югалту, кайбер вак җанлы кешеләрнең гайбәт сүзләрен ишетеп тору, җитмәсә, фронт өчен дип үстергән бодаеның кулак Сәйфи тарафыннан урлануы — болар берсе дә Нәфисәне рухи сүндереп-сүрелдереп кала алмыйлар. Гаҗәеп тирән һәм фидакарь бер ярату белән ярата белүче, үз бригадасының кызларына мөгамәләдә үтә сизгер һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле Нәфисә — тормышның кискен борылмаларында ныи куллы кырыс бригадир, туган колхозының чын хуҗасы булып әверелә.
Татар әдәбияты хатын-кыз образларына ярлы түгел. Әле революциягә кадәрле үк Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан. Шәриф Намал һәм Мәҗит Гафури иуңөл тойгыларына бай. рухлары белән бөек, тик кара көчләр басып торганга гына күтәрелеп китә алмаучы татар хатын-кызларының истә калырдай образларын иҗат иткәннәр иде. Инде совет чорында Афзал Шамов, Мирсәй Әмир. Ибраһим Гази. Фатих Хесни. Габдрахман Әпсәләмов һөм башка күренекле язучыларыбыз үзләренең әсәрләрөида ирек алган, шул ирекнең кадерен белеп, гел алга, яктыга омтылучы хатын-кызларны сурәтләп бирделәр. Әмма, миңа калса. Нәфисә алардан бераз өскәрәк күтәрелде кебек.
Нәфисәнең югарырак күтәрелүен мин менә ничек аңлыйм.
Әйтик. Баширов «Намус »ның төп герое итеп хатын-кызны түгел, ир-атны сайлый алган булыр иде. Ләкин бу нәкъ үз урынындагы герой булыр идеме? Вакыйга бит тылда бара. Күңелдә шундук сорау туар иде: нигә ул ир фронтка бармаган? Димәк, ул я гарип, я шкурник дип уйлар идек. Төп әхлак нормаларында кимчелекле герой укучыга тулы эстетик ләззәт бирә алмый.
Бәен Ваган сугышында Совет тылының иң нүп авырлыгы хатын-кызлар өстене төште. Бу хәл үзе үк Нәфисәне бердәнбер дәрес табылган төп герой итә һәм типик образ дәрәҗәсенә күтәрә. Икенче хәлне алыйк: Нәфисәнең ире фронтта һәлак була. Бу исә меңләгән укучының йөрәгендә теләктәшлек таба. Чөнки меңләгән хатын-кыз укучының ире фронтта сугышты, яки ир-ат укучының хатыны тылда икмәк үстерде, балаларын карады. Шулай булгач, үзеннән-үзе табигый, солдат хатыны Нәфисә күзго күренмәс җепләр белән халык йөрәгенә, укучы йөрәгенә тоташа. Ягъни әйтергә теләгәнем — Нәфисә һичбер тартып китерүгә, автор тарафыннан өстәмә аңлатуларга мохтаҗ түгел, ул — халыкның үз баласы, уз каны, үз хәсрәте. Ә бу — халыичан- лынның төп билгесе бит инде. Өченчедән, татар хатын-кызының патша заманасында бик нүп җәбер-золым күрөп, хокуксыз яшәвен беләбез. Шул хокунсызлыкның шаукымы безнең чорга да калмаган дисезме? Кайнана белән килен мөнәсәбәтләрен кая куябыз? Ирсез хатынга бик тиз гайбәт тагылу — теге шаукымнан түгелмени?
Болар Нәфисәне тагын бер мәртәбә авыр сынау алдына китереп бастыралар. Ул аларны я җимереп чыгарга, яки кызганыч бер елан хатын булып калырга тиеш. Нәфисә ирекле заман хокукларыннан файдалана белүче, тепле акыллы хатын. Үз халкының язмышын, ул иптәш кызларыннан тирәнрәк аңлый, тирәнрәк тоя. һәм шуңа күрә дә аларның бригадиры булып күтәрелә. Ягъни ул автор теләгәнгә генә бригадир түгел, без аның җитәкчелек сыйфатларын — иң элен эш яратуын, бурычларны аңлата белүен, кешелекле һәм зирәк булуын адым саен тоеп торабыз.
Әнә шул сыйфатлар гармоник рәвештә бергә кушылгач. Нәфисәне күтәрәләр, моңарчы тудырылган хатын-ныз образларыннан тулырак, калкурак итеп таныталар. Мөлаемлөге. сүзгә тапкырлыгы һәм чын күңелдәнлеге белән ул безнең рухи дөньябызны баета, күңелләрне сафландырып, омтылышлы, канатлы итә. Матур кешеләр
янында мин үзем дэ матуррак булып нитам, дип Толстой әйткән бугай. Матур әдәбиятның тәрбияви ягы әнә шулдыр инде ул...
Нәфисә романда ялгыз-ярым түгел. Аны чолгап алган мохит бар, аның бригадасының тырыш һәм эшчән кызлары: Сөмбелләр, Карлыгачлар, Гөлзәбәрләр, барысының әнисе кебек Мәүлиха түтиләр, бер караганда бик сабыр да, икенче караганда арслан- дай ярсулы да Тимри картлар, фронттан яраланып кайткан командир, элекке укытучы Хәйдәрләр Нәфисәне тагын да ачып, балкытыбрак җибәрәләр. Көмеш, постауга ышкыгач, ялтыраган кебек, Нәфисә дә шушы киң күңелле, олы җанлы кешеләр белән мөнәсәбәттә тулырак ачыла.
«Намус ның укучыларны җәлеп итә торган иң көчле ягы — аның сәнгатьчә теле. Халык күңелендәге моң-сагышны да, шатлык-сөенечләрне дә. тапкырлык-зи- рәнленне дә һәм җиңелчә юмор белән үтергеч сатираны да тел арнылы гына белдереп була. Болар романда барысы да бар. Язгы кыр эшләрен, май кояшы астында күпереп яткан басу өсләрен тасвирлаган чакта автор күкрәкне киергән тантаналыкны, җир уянуын, мәңгелек табигатьнең кешеләр күңелен яңарта торган гаҗәеп бер хасиятен укучыга да күчерердәй образлы төгәл сүзләр тапкан. Урам киңлеге араны иңләп кереп киткән тырмалар, төчкелтем җир исен иснәп, бөтен саннарын тетрәтеп кешнәп җибәргән атлар, яки Тимри агайның үзе беренче башлап тубалны муенына асып, вәкарь белән генә чәчү чәчеп баруы — болар рәссам күңелендә картина тудырырдай күренешләр бит. Ә вакыйгалар өермәдәй өерелеп барган төштә җөмләләр кыска, мускуллы, күбесенчә хәрэкәт-фигыльләрдән генә тора. Шулар янына тагын герой-персо- нажларның төрле көйгә, төрле тавышка, төрле үткенлектә сөйләнелә торган үз сүзләрен китереп ялгагыз. Оста тукучы төрле-төрле җепләрдән матур һәм нык келәм тукыган кебек, язучы да үз әсәренең төрле төсле, аһәңле һәм образлы тукымасын тудыра. Бер мәлне, үзара сөйләшеп утырганда, әдәби әсәрларебезнең теле турында суз кузгалгач, Гамил Афзал болай дигән иде: «Намус» романының теле җанлы татар теленең үткенлеген, моңын һәм афоризмын шулкадәр үзендә җыйган, аның һәрбер җөмләсен кара тактага язып, укучы балаларга берәмләп аңлатып чынсаң да зыян итмәс иде . Моның белән кушылырга кирәк.
Гомәр Баширов халык авыз иҗатындагы образларны, сурәтләү чараларын, әсәрнең гомуми эстетик максатына туры килгәндә, турыдан-туры ала, туры килмәсә үзгәртеп ала яки тагын да үстеребрәк җибәрә һәм хәтта халыкның эстетик нормаларына ятышлы рәвештә үзе дә иҗат итә, дөресрәге халыкның тел иҗаты процессында потенциаль рәвештә сакланган байлыкны ачып, аның үзенә кайтарып бирә. Кыскасы, язучы үзенең романында телнең халык авыз иҗатындагы кебек йөгерек, үткен, ва- ныт-вакыт салмак-тантаналы агучы образлы, аһәңле, сәнгатьчә бизәкле асыл бер тукымасын барлыкка китерә.
Үзеинән-үзе: язучы моңа ничек ирешкән, дигән сорау туа. Иң әувәл телнең төп чыганагыннан — халык авыз иҗатыннан өйрәнү нәтиҗәсе бу. Без Гомәр Бәшировның гомер буена телгә карата битараф кала алмавын, фольклорны җыйнавын беләбез, телгә казенный килүче найбер салкын җанлы галимнәр белән бәхәскә керүен беләбез. Ул, хикәяләр, повестьлар, романнар язу белән бергә, татар халык җырларын, әкиятләрен, бәетләрен һәм мәзәкләрен туплап, дистәләгән китап бастырып чыгарды. Димәк, алар эзсез калмаганнар, язучыны тел остасы итеп тәрбияләгәннәр.
Әдәбиятка яңарак кына аяк баскан яшьләрдә әдәби телгә карата зәвык тәрбияләгәндә, тел осталыгына ирешкән бүгенге күренекле әдипләребезнең — шагыйрьләр, прозаиклар, драматургларның — тәҗрибәсенә таяну бик файдалы булыр иде. Ләкин үкенечле хәл — тел гыйлеменең бу өлкәсендә хәзергә кадәр ныклап шөгыльләнүче юк. Тел безнең җанлы практикабыздан аерым өйрәнелә, язылган хезмәтләрнең дә күбесе, тузан җыйнап, киштәләрдә ятып калырга мәҗбүр булалар.
4
«Намус», хәтерем ялгышмаса, аерым китап булып 1948 елда чыккан иде шикелле. Укучылар, хаклы рәвештә, автордан яңа әсәр көтә башладылар. Конференцияләрдә булсын, журнал редакциясенә яки язучылар союзына җибәрелгән хатларда булсын — укучы дигәнең Нәфисәне талап итә, аның бүгенге тормышын, хәзер ничек
яшәвен, бәхетлеме-бәхетсезме булуын белерга тели. Моннан бер генә нәтиҗә ясап була: укучы автордан китапның дәвамын сорый иде.
«Намус» — тәмамланган бер бөтен әсәр. Монда инде язмышлар ачыкланган, образлар ачылган, шулай булгач, Нәфисәне сугыш чорыннан тыныч чорга күчереп, бер табылган характерны икенче мәртәбә эксплуатацияләүнең әллә ни иҗат шатлыгы китермәячәген язучы яхшы аңлый иде. Монысын мин ышанып әйтәм, ник дисәң — беренче очрашуда Гомәр аганың үзенең үк ул хакта укучыларга әйткәнен ишеткәнем булды. Шулай булгач, үзеннән-узе билгеле, Нәфисәне әсәрдән-әсәргә күчереп йерту варианты төшеп кала.
Димәк, яңа геройны, «үзең генә белгән яңа җырны» икенче бер тарафтан, икенче бер мөхиттән эзләп карарга кирәк. Үзенә дә, каләмдәш иптәшләренә карата да бик таләпчән килүче Гомәр Бэширов, Дәүләт премиясе лауреаты дигән бик җаваплы исемгә дә лаек булгач, «Намус»тан ким әсәр язарга теләми һәм иҗат газаплары кичереп яши иде. Ул Татарстанның Ык буйларына да килеп чыга, табигате ямьле булган бүтән урыннарга да барып кайта, күңелендә йөрткән оеткысын ул якын дуслары белән дә уртаклашып карый. Аны хуплыйлар, әйбәт була бу, уңыш телибез, диләр. Тик әсәр дөньяга тумый азаплана. Хикмәт нидә икән соң?
Илда шәхескә табынуны фаш итеп йөргән заманнар иде бу. Эстетик категорияләр дә, әдәби кыйммәтләр дә алышынган, әнә шул шаукым әдәбият-сәнгать дөньясына да килеп кергән иде. Язучының республикабызны яшел урманнарга бизәүче кешеләр турындагы беренче замыселы юкка чыга. Ул уйлардан авторның үзенең үк күңеле кайта. Яңасын табарга кирәк. Нәкь шул заманда, Татарстанның көнчыгыш районнарында ике чакрым тирәнлектән нефть фонтаннары бәрә башлый. Кичәге авыллар шәһәргә, кичәге игенчеләр эшчегә әйләнә. Безне тудырган, үстергән, икмәк биргән җир өстендә әнә нинди хикмәтләр бара. Әле моңарчы әдәбиятта берәү дә күрмәгән өр-яңа дөньяны ачып, сурәтләп бирергә уйлый язучы: эшче белән игенченең бер үк җиргә булган мөнәсәбәтен сәнгать чаралары белән ачып бирергә кирәк, һәм менә без байтак еллардан соң «Совет әдәбияты » журналында «Таң беленгәч » романының беренче кисәген иулга алып укый башлыйбыз.
Укыйбыз — шул ук Бэширов: теле үткен, образлы, халыкчан, элекне романнарын- дагыга караганда бераз гадирәк тә дип әйтимме әле. Конфликты да әсәрнең беренче битләреннән үк башлана. Аяз, әсәрнең баш герое, институтка нөрә алмыйча, имтиханнан «җимерелеп > төшә. Тагын бер кайгысы бар икән егетнең: әтисе белән әнисе нигәдер уртак тел таба алмыйча аерылганнар. Чүп өстенэ чүмәлә дигәндәй, ятимлек янына менә тагын институт найгысы да килеп нушылды бит әле. Күренеп тора, аш-ның тозы бар, суганы-борычы бар, һәммакәе дә җиренә җиткерелгән кебек, шулай да «Таң беленгәч не укучылар тыенкырак каршыладылар. Дөрес, язылып бетмәгән әсәр турында алдан ук хөкем чыгарып кую гаделсезлек булыр иде. Шулай да күңелдэге- сен яшермичә әйтсәң. «Таң беленгәч ьтә нидер җитми. Нәрсә җитми һәм аны каян эзләргә? Башкалар ничек карый торганнардыр, белмим, әмма мин үзем әлеге «чүт- чүт» кенә җитенкерәмәгән нәрсәне, әлеге дә баягы, хәят суы тирәсеннән эзләү ягын- дарак торам.
«Әни» белән «Кунак егет» хикәясе дә, «Сиваш» белән «Намус » та — язучының җаны аша узган әсәрләр. Аларның геройлары авторның тәмам үзенеке булып, үз шатлыгы, үз кайгысы булып әверелгәннәр. «Таң беленгәч-лә, күрәсең, әверелеп җитмәгәннәр әле. Өстәвенә романда шул замандагы шаукымга, модага бирелү дә юк микән? Имтиханнан дөбердәп «җимерелеп » төшүче герой 1955—60 елларда бик модага иереп киткән иде бит. Кыскасы, «Таң беленгәч»нең төп герое. «Намус»ның төп герое кебон, бердәнбер үз урынындагы төп героймы? Бэшировның язу алымы — җәмгыятьнең әйдәүче көчләрен күреп алып, шуны беркадәр романтик күтәренкелектә тасвирлау. Яңа романда исә «хакыйкать эзләү», вак-төяк «шпилькалар да сизелә, минемчә.
Бу әсәрен язган дәвердә Гомәр ага Бэширов Татарстан һәм РСФСР язучылар союзында байтак еллар җитәкчелек эшендә эшләде. СССР Верховный Советы депутаты буларак, парламент делегациясе составында чит илләрдә дэ йөреп кайтты. Ягъни бу чорда ул җитокчө абзыйлар даирәсөндәрэк яшәгәнлектән, җирдән һәм җирне уңды
рышлы иткән кешеләрдән беркадәр аерылыбрак торды. Күрәсең, шушы объектив сәбәп, тормышның корыч логикасы буенча, аның яңа әсәрләрендә үзен сиздерми калмаган.
5
Гомәр Бәшировның халык тарафыннан кабул ителгән уңышлы әсәрләре, башка зур язучыларның әсәрләре кебек, укучыларда матурлык тойгысы уяту, хезмәткә, туган-үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чинләнмилар, яшь язучыларны үстерүдә дә ярдәм итәләр. Бүген азмы-күпме уңышлы иҗат итеп килгән яшь прозаикларның кайсысын гына алмз, Гомәр Бәширов йогынтысы булмаган берсе дә юктыр. Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, аеруча Рафаил Төхфәтуллин аңардан тел осталыгына ейрәнделәр. Бигрәк тә Рафаил Төхфәтуллинның эчке интонацияләре, тирбәнешләре, лирикасы Бәширов иҗаты белән аваздаш. Аваздаш, ләкин тәңгәл түгел. Укытучысыннан алган беренче сабак аның дөньяга караштагы үз үзенчәлекләре булган, укучылар арасында танылган Төхфәтуллин алымын тудырды.
Бу урында бер нәрсәне ачыклап узарга кирәк. Кайбер иптәшләрнең: ә нигә Баширов йогынтысы турында сөйлисең әле син, нигә Галимҗан Ибраһимов йогынтысы турында сөйләмисең, дип әйтүләре мөмкин, һәм алар хаклы булачаклар. Мирас һәм традицияләр — татар прозасында иң катлаулы мәсьәлә. Безгә, әлбәттә, иң эүвэл Галимҗан Ибраһимов традициясе турында сөйләргә кирән иде. Ләкин объектив сәбәпләр аркасында без, бүгенге көннең кырык яшьтәге прозаиклары. Галимҗан агайны укый алмадык. Ул безгә бик сабый чакта эләкте, анда да «Кызыл чәчәкләр . Алмачуары, «Яз башы > кебек, балалар дөньясына якынрак әсәрләре генә эләкте. Ә иҗатыбыз формалашкан дәвердә, эстетик зәвыкларыбыз уянып, дөньяга карашыбыз ныгыган чорда, ул безнең өчен бикле иде. Безнең бердәнбер классигыбыз Шәриф Камал иде прозада, аннары инде без Кави Нәҗмидән. Гомәр Бәшировтан, Ибраһим Газидан һәм Фатих Хөснидән өйрәнә ала идек. Соңгы дүртесе безнең иҗади формалашуыбызда зур урын алып торалар. Кави Нәҗминең зур мазоклар белән эшләүче рәссамдай. саллы һәм бераз дорфарак теле, И. Газиның чеметтереп-чеметтереп ала торган усаллыгы, кыска-җыйнак җөмләләре. Ф. Хөснинең дөньяга сыймас шаянлыгы — безгә теге-бу дәрәҗәдә күчми калмагандыр. Әмма җитдирәк килеп, гыйльми нигездә анализ ясап карасаң, иң зур йогынты Гомәр Бәшировтан килә. Нурихан Фәттахның да, Аяз Гыйләҗевнең дә Бәшировтан өйрәнәбез дип әйткәннәре юн, әмма портрет пластикасы, табигать бизәкләрен, эчне монолог һәм моң-сагышны бирү, эпиклык белән лиризмны бергә үрү, ягъни Бәширов алымына хас сыйфатлар бүгенге урта буын прозаикларда бик нык сизелә. Шундый гармонияле стильне без иң башлап Гомәр Бәширсвта күрдек. Ләнин татар прозасында зур колач белән сурәтләү башлап Галимҗан Ибраһимовта, Шәриф Камалда туа. Аннары аны. минемчә, яңа шартларда яңачарак. үзенчәлеклерәк итеп, тагын да үстереп һәм баетып, Гомәр Бәширов алып нитә. Димәк. Галимҗан Ибраһимов безгә Бәширов иҗаты аша күчә. Тагын да җыйнабрак әйткәндә, Гомәр Бәширов татар әдәбиятының классикларына булган ихтирамын, үз иҗаты аша, бүгенге яшьләргә дә китереп тапшырды.
Монысы объектна йогынты.
Моннан тыш Гомәр Бәширов яшьләрнең иҗаты белән үзе турыдан-туры кызыксына. Язучылар союзы председателе буларак та, өлкән язучы буларак та. ул яшьләргә булышуны үзенең төп эше дип санап килде. Рафаилның беренче хикәяләре аның кулыннан уздылар. Журналда эшләгән чагымнан хәтерлим, Рафаил ул чакта авылда. Яңа Кензрдә яши иде. Хикәяләренең бөр данәсен ул журнал редакциясенә җибәрсә, бер данәсен үзен шефна алган өлкән язучыга җибәреп тора иде. Гомәр ага аның беренче җыентыгына кергән хикәяләрен дә, икенче җыентыгындагы хикәяләрен дә барысын да үзе карап, кайбер ялгыш бәя бирүчеләр белән бәхәсләшеп, үзе барлап торды, соңыннан журналда «Яңа танышларыбыз- дигән зур гына мәкалә язып чыкты. Төхфәтуллин инде Язучылар союзы члены булып алынганнан һәм танылып өлгергәннән соң да ул аның иҗаты белән кызыксынудан һаман туктамады. «Йолдызым» повесте буенча аның тирән бер кайгыртучанлык һәм ихтирам белән авторның үзенә язып җибәргән зур хаты моңа мисал була ала. Яшь язучы Рәкыйп Шәйхетдиновнын беренче әсәрләре шулай ук аның кулыннан уздылар. Газетада басылган «Көтүче»
исемле бәләкәй генә парчасына нарата Гомэр ага -Үсү юлы» альманахында унбиш битлен мәкалә язып чыкты. Бу мәкалә язучылык хезмәтенә җаваплы карарга, халыкның тел байлыгыннан туктаусыз ейрәнергә чакырган иде. Бер Рәкыйп ечен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә кирәкле мәкалә иде бу.
Өлкән әдип безнең уңышларга сөенә, чатаклыкларыбыэга көенә белә. Ул һәм шагыйрь Сибгат Хәким Татарстан язучылары союзының Әлмәттә бүлекчәсе ачылуга сәбәпче булдылар. Нефтьчеләр ягына күчәргә, халык белән бергә яшәргә алар безне үгетләделәр. Алар безгә, Әлмәт язучыларына, рухландыргыч хатлар язып торалар, алар безнең әсәрләребезне беренче булып укыйлар, камилләштерергә ярдәм итәләр.
6
Гомэр Бәширов күптән түгел зур күләмле «Туган ягым — яшел бишек- дигән асар тәмамлады. Эле матбугатта басылып чыкмаганлыктан, ул повесть хакында зур итеп сүз сөйләү бәлки кирәк тә түгелдер. Ләкин мин бер нәрсәне укучыларга әйтми булдыра алмыйм. «Туган ягым — яшел бишен» автобиографик әсәр булса да. тик ул авторның үз эчке дөньясы белән генә чикләнми, халыкның борын-борыннан килә торган матур йолаларын, гореф-гадәтләрен уз авылының кешеләренә, тормышларына бәйләп сурәтли. Үткән заман гел начар гына булган, хәзерге заман гел яхшы гына дигән, инде шаблонга әйләнгән карашны алга сөрми автор. Халыкның зурлыгын, бөеклеген, аның нүңол байлыгын һәм шигърилеген ача. Кышын тәрәзәгә төшкән бизәкләрне Ай кызы ясап киткәндер төсле тоела авыл малаена. Язын бәбкә чыгарырга утырган ана казның кыланышларын бәләкәй Гомәрнең әнисе бик матур итеп, эчке бер җылылык белән аңлатып биро. Булачак язучының күңеленә сеңеп калган Арча ягы урманнары. Арча ягы сулары. Яңа Сала буйларының болын-тугайлары. кояш бату, кояш чыгулары, кырлар өстендә тибрәнгән рәшә дулкыннары — кыскасы, кеше күңелен нечкәртә, матур һәм җылы итә торган табигать дөньясы кабатланмас бизәкләре белән ачыла. Әнә каян килә икән Гомэр Бәширов әсәрләрендәге игенчеләргә булган мәхәббәт, туган җирно олылау — повестьны укыгач, шуларны да аңлыйсың.
Үзара сойләшкэн чакта, сүздән-сүз чыгып, мин Гомэр агайдан: бу автобиографик повестьны язарга сезне нәрсә мәҗбүр итте, дип сорадым.
Гадәтенчә, сабыр гына елмаеп, ул болай диде- безне тудырган туган-туфрак бар бит әле. Тукай белән Такташны, Щәлил белән Фатих Кәримне. Сәйдәшевне һәм Яруллинны тудырган җир бит ул. Беек Ватан сугышының йөзләгән геройларын, бүгенге тыныч тормышның фидакарь кешеләрен тудырган җир. Мин әнә шул җирнең нинди икәнен үзем өчен, шул нәүбәттән укучы өчен дә күңел күзеннән үткәреп карарга теләдем. Җиде юл чатында, тарихның усал җилләре астында гасырлар кичергән, ике катлы изү-җәберләугә дучар булган халык ничек соң исән калган? Ниһаять, ул үзенең күп гасырлык культурасын нинди могҗиза белән саклап кала алган?
Моң-зарлы халыкның иреккә булган омтылышын, иң изге тойгыларын үзендә туплап, үзенең гаять тәэсирле, эмоциональ җаны аша үткәреп, халыкка кайтарып бирә алмаган булса, табигать нинди генә зур талант бирсә да. Тукай Тукай була алмас иде бит, — диде язучы.
Күп мәхрүмлекләр кичергән халынның бүгенге бәхетле тормышы бар. -Намустагы Нәфисәләр заманыннан соң да егерме елдан артын вакыт узды инде. Бөек Октябрьга иллә ел тулган, бөтен ил канатланып, зур җиңү бәйрәмен, хезмәт һәм азатлык бәйрәмен иткән чакта татар халкының үткәне һәм аның тугандаш халынлар семьясындагы бүгенгесе турында уйлый язучы, шуны күңел күзеннән үткәреп яши.