Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көз
А* аз канаты — Кыз канаты.
Киек казлар оча, кызлар!
Сырлы оя, жылы абзар Теләмиләр киек казлар.
Ишек алды — каз базары, Кангылдаша йорт казлары, — Очты-очты киек казлар. Шагыйрь, сагынып, җырлар язар.
Ә менә йорт казларына Тиздән — вмә казанына.
Каз канаты каурый-каурый, Мич агарга, коймак майлый.
Ак болыттай мамык — йомшак. ’
Каз канаты кат-кат була, Канат кагар бер чак була. Очты-очты киек казлар! Каз өмәсе җитә, кызлар! Каз канаты — Кыз канаты.
Серләремне сиңа сөйлим
Серләремне снна свйлим, Агыйделкәй, акмый тор. Айкамый да. чайкамый да. Төпләрендә саклый күр.
Агыйделкәй һай агым су, Тарая да киңәя.
Серләремне тынлады да Салып куйды тирәнгә.
...Төнбоеклар көнгә чыккан Агыйделнен төбеннән.
Төнбоеклар ник боек дип. Таллар суга иелгән.
Талларга кунып, сандугач Сайраган тан атканда... Эч серләремне кошлардан Ишеттем үз бакчамда
Агыйделкәй, серләремне Снна гына сөйләдем. Саесканнар авызыннан Ишетмәсен сөйгәнем
Яшь кияүгә мамык түшәк.