Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОНДЫЙ КЕШЕЛӘР СИРӘК ТУА


1. Галимҗан Ибраһимов татар халкының, татар культурасының иң олы патриот-ларыннан берсе булды Шуна күрә дә ул гомерен, талантын, белемен тулысынча туган халкына, туган әдәбиятка, культурага хезмәткә бирде. Галимҗан Ибраһимов язучы гына түгел, чын мәгънәсендә тарихчы да. телче дә. тәнкыйтьче дә. шул ук вакытта революционер һәм дәүләт эшлеклесе дә. Мондый кешеләр дөньяга сирәк туа.
2. Бүгенге көндә татар прозасы моңарчы күрелмәгән уңышларга иреште. Безнең язучылар тормышны киңрәк, тирәнрәк аңларга, тулырак тасвирларга тырышалар. Менә шушы киңлекне, тирәнлекне мин Галнмҗан Ибраһимовтан килә торган гүзәл сыйфатларның берсе дип аңлыйм
3. Үз иҗатымда турыдан-туры Галимҗан Ибраһимов тәэсире турында мин берни әйтә алмыйм. Минем буын әдәбиятка килгәндә, Г. Ибраһимов әсәрләрен уку тыелган иде. Ниндидер бөек Галимҗан Ибраһимов булуы турында, аның ниндидер искиткеч әсәрләре турында без пышын-пышын гына сөйләшә ала идек. Шулай да. Г. Ибраһн- мов иҗаты үзеннән соңгы буын язучыларына шундый нык тәэсир иткән икән, ул тәэсир «сонгы буын» язучылары аша, билгеле, миңа да күчкән булырга тиеш.