Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИН ӘЛЕ БУ


* Вакыт-вакыт ул Гомәрнең чит-ят жирләрдә ялгыз башы каңгырып йөрүен күз алдына китерә дә кызганып куйган тесле дә була. Ияләнгән иде шул Хәлимә. Каймакта бит яхшыга һәм бәхеткә генә күнекмисең. Тәңкәңә тиеп беткән әйберләр дә, аерылганнан соң онытылмыйча, бәгырьне телгәләп тора.
Сәер тормыш белән яшәде ул вакытта Хәлимә. Әйтерсең, алар, юлда очрашкан таныш түгел ике кеше, бер чакрыммы, икеме, өчме... дәшми- тынмый бер-берсенә ияреп килгәннәр, килгәннәр дә, бер чатка житкәч, әйләнеп тә карамыйча, икесе ике юлдан китеп барганнар. Әнә шул минуттан кинәт кенә ялгыз кала Хәлимә. Бөтен ягын күңелне изә торган авыр тынлык биләп ала. Ә алда бушлык, офыкка кереп югалган ялгыз, озын юл ята. Куркытамы аны бу ялгызлык1 Нигә тыныч түгел аның йөрәге? Ни дип әле ул, аерылып, башка юлдан киткән кеше турында уйлана? Үзен белмәгән, белергә дә теләмәгән, аның белән бернинди уртак хис, уртак тойгы, уртак омтылышы булмаган юлдашының дәшми- тынмый атлап килүе шулкадәр кирәк идемени соң Хәлимәгә? Аның тын алуларына кадәр ишетеп тору, аяк тавышларын тоеп бару жиңелрәк булдымы әллә?
Бер карасаң, Хәлимә бу хәлне артык чәбәләнми, борчылмый, сабыр гына каршылаган төсле дә булды. Чыннан да, нәкъ шул ялгызлыкны тансыклап, үз уйлары белән генә калып, үзе теләгәнчә, үз жаена гына атлап бару минутларын көтеп килмәдемени соң ул? Хәзер барысы да аның үз иркендә түгелмени? Телисең икән, кычкырып жырла, үксеп ела — ник алай итәсең дип әйтүче булмас. Әмма арыган йөрәк, бхшап калган күңел жырларга да, еларга да теләми. Әле тоеп та, сизеп тә булмаган билгесез бер нәрсәсен югалткандай, яшертен генә, сизелер-сизел- мәс кенә сызлана. Ул әнә шул каршылыклы хисләренең зурая баруын да абайламый, төштә күргәндәй томанлы бер тормыш белән яши бирә. Хезмәттәш иптәшләре кызгана бугай аны. Сорашмыйлар, кызыксыну күрсәтмиләр, юк-бар белән йөдәтмиләр. Башын иеп, дөньядан аерылып йөргән Хәлимәнең тулып ташкан күңеленә ялгыш кагылып рәнжетүдән куркалар сыман. Тик болай итеп яшь хатынның хәлен тагын да кыенлаштыруларын гына аңламыйлар. Тиргәсеннәр иде, шауласыннар иде алар, авыру кеше янына килгән күк тын гына йөрмәсеннәр иде. бу уңайсыз хәлдән качып котылырга теләгәндәй, аның күзенә күренми үтәргә тырышмасыннар иде. Җиңелрәк булыр иде Хәлимәгә.
Шулай сөмсере коелып йөргән айларында командировкага жибәрде- ләр аны. Бу сәфәрдән ачылып, күңеле күтәрелеп кайтмасмы дип уйладылар. Ул үзе дә юл ерак дип тормады, көн пычрак димәде, китте дә барды.
Әллә нинди салкын булды ул яз. Кырлар яшәреп, шомырт агачлары шау чәчәктә утырса да, өстән пальто тишмәде. Кай көннәрне ялт итеп кояш та чыга’ Атналар буе коеп яуган яңгырдан бүртеп беткән, инде бер генә тамчыны да үзенә сеңдерә алмаган лычкылдык жир өстеннән баш әйләндергеч жылы пар күтәрелә. Кинәт кенә авыр булып, кирәксез булып калган пальтоңны, жылы шәлеңне салып ташлыйсы да, жиңел күлмәктән генә жилфердәп, жил-жил итеп атлыйсы килә. Әмма син ш>ны уйлап та бетермисен, салкын жилләр исеп, баш очына әллә каян гына кара болытларны алып килә дә аяк астына ярма карлар сибә башлый. Кары, чәчәге, кояшы, яңгыры бергә буталган әллә нинди сәер көннәр булды ул.
Хәер, язына ни әйтәсең. Хәлимәнең үзенең дә күңеле шуңа ошаган иде түгелме соң ул чакта? Командировкадан бераз ачылып, хәсрәтен оныта төшеп кайткандай булды ул. Тирә-ягындагы тормышны да тоеп яши башлады сыман. Әмма йөзе һаман уйчан булды хатынның. Айлар
да үтмәде, яңадан аның күңелен бозлары, салкыннары белән кара болыт килеп каплагандай булды. Май аеның теге көннәре сыман, үтереп тә бетермичә, тергезеп тә җибәрмичә, озак азаплады аны. Сәбәпсез түгел иде, әлбәттә. Командировкада йөргәндә беренче кат очрашып та. күңелгә әллә ничек бик тиз үтеп кергән, һаман-һаман искә төшеп, моңа кадәр таныш булмаган сәер һәм татлы хис белән яшь хатынның йөрәген җилкендергән бер кеше иде аның сәбәпчесе. Ләкин Хәлимә яңа танышы т) рында хезмәттәшләренә әйтә алмады, барысы турында да үзе генә белде, үзе генә көйде, үзе янды.
Әйе. ул аны чын сагыну белән сагынды, бөтен барлыгы белән көтте. Командировкада йөргән көннәренең бер генә сәгатен кайтарып алырлык булып көтте. Шунысы гаҗәп, бергәләп тормыш корган, пичәмә еллар буе бергә яшәгән Гомәре аның бер вакытта да шундый хисләр уятмаган иде. Юкса аның белән дә матур вакытлар, бәхетле минутлар булмый калмагандыр. Күңел якынлыгы өчен уртак түбә генә җитми, күрәсең, Ә аның белән... Хәлимә үзе дә сизми кабынды да тоташ ялкынга әйләнде. Айлар буе йокысыз төннәр кичерде, сөенде, газапланды. Инде менә тынычланган сыман иде. инде күңеле утыргандай булган иде. Бер звонок .. Көтмәгәндә шалтырап сискәндерде дә. җәйге эссе челләдә җәйран яткан тын урамнан бөтерелеп килгән өермәдәй, бар тынычлыгын алып китте...
— Мин әле бу...
Кем? — дип сорамады Хәлимә. Ул! — дип уйлауга, тыны кысылып, хәлсезләнеп урындыкка утырды, йөрәге тибүдән тукталгандай булды, ә куллары, тырнаклары агарганчы, чытырдатып телефон трубкасын кысты. Менә бит ул, көтеп-көтеп тә инде онытыла башлаган, инде кирәксезгә. әһәмиятсезгә әйләнә язган минутлар! Никадәр сагыны.тган идегез, никадәр ялыктырган идегез сез. Звонок шалтыраган саен дерелдәп киткән яшь хатын йөрәгенә шул тавыштан да сөйкемлерәге булмас иде ул чакларда. Алмалы урамнары да ул әйләнеп килгәндә генә шаулап-гөр- ләл торадыр, кешеләр дә тоташ бер шатлык эчендә йөзеп йөриләрдер сыман иде. Аның район үзәгенә әйләнеп килгән чакларын газетадан укып белә иде Хәлимә. «Маяк» колхозында куйган тәҗрибәләре турындагы мәкаләләрен укый, бил тиңентен ашлык арасында төшкән фоторәсемнәрен кисеп алып куя. Ул көннәрдә татлы бер сагыш белән моңаеп аның шалтыратуын көтә. Әллә ни күп вакыт та кирәк түгел ләбаса моның өчен. Бер генә минут... Хәлимә өчен дип бер генә минутын бүләк итсен икән лә ул. Трубканы алып, аның хәлен генә сорашсын, я үзе турында бер-ике генә авыз сүз әйтсен икән. Хәлимә үзе дәшмәс тә иде. шул салмак, сабыр тавышны, күкрәк түреннән килгән калын тавышны тыңлап кына кинәнер иде. Аннары, бөтен бер җир шарын кочардай булып, куанып, яктырып йөрер иде. Әйе, көтте ул тавышны Хәлимә, бик көтте. Ләкин ул шалтыратмады. Ә хатынның йөрәге аның саен телгәләнде, өмет һәм сагыш, гарьләнү һәм көтү биләде Хәлимәнең күңелен. Күзләреннән күзеңне ала алмаслык эчке бер җылылык, нур бөркеп караулары белән күз алдына килә дә ул төн йокыларын качыра иде.
Кайчагында Хәлимә аның да үзе шикелле ут йотып йөрүен тели. Мәхәббәт газабы да булмасын ди ул... Куйган тәҗрибәләренең берәрсе әз генә уңышсызрак чыксын, я салкын тидереп, бераз гына башы авыр- 1ып торсын. Бар нәрсәдән канәгать булып, үз бәхетенә үзе кинәнеп тыныч кына яшәмәсен, бераз гына булса да. бер-ике көнгә генә булса да тормышның ачысын татып карасын. Шул вакыт дөньяда Хәлимә дигән кешенең дә барлыгын, җан тынычлыгын югалтып, өзгәләнеп яшәвен бер исенә төшерер иде. бәлки. Шулай дип уйлый да ул. соңыннан, баласына рәнҗеп тә, каргышы төшүдән шикләнгән ананың тәүбәгә килүе сыман. куркып та куя Юк. юк. шулкадәр күп көч куйган хезмәтнең уңыш-
сызга чыгуын ни акылың белән теләмәк кирәк. Тегендә. Ык буе колхозларында йөргәндә, аның бил тиңентен сазга батып басулардан кайтканын Хәлимә үз күзе белән күрде лә. Язылачак фәнни хезмәте турында сөйләгәндә күзләренең очкынланып-очкынланып януын Хәлимә әле дә оныта алмый. Юк. барлыгыннан канәгать булып дөньяда бер омтылышсыз, тыныч күңел белән яши торган кеше түгел ул. Ничек кы- зып-кызып бәхәсләшә һәм, Хәлимә үзенекен әйткән саен, яңа дәлилләр китереп, сүзен дөресләргә тырыша. Әмма яшь галимнең фәнни дәлилләренә каршы Хәлимә бала чактан канына сеңгән крестьян интуициясе белән тойган фикерләрен китереп куя да бәхәснең тагын да тирәнәюенә сәбәп була иде.
Командировкадан кайткач. Хәлимә сәгатьләр буе китапханәдә утырып китаплар актарды. Бәхәстә өстен чыгар өчен дәлилләр эзләве генә түгел иде. Гомерен шул фәнгә багышлаган кешене тегеннән-моннан җыйган гыйлемең белән генә җиңеп буламы соң? Аны борчыган сорауларга ачкыч таба алмаммы, әз генә булса да аңа ярдәмем тимәсме дип утыруы булды Хәлимәнең. Шулар турында уйлый башласа, аның борчу- лы йөзеп күрде, кызыклырак берәр материалга юлыкса, ул да шатланадыр кебек тоелды.
Йокысыз үткәргән озын төннәрендә Гомәрне исенә төшергәләде. Аерылышкан көннәрдә уйланылмагангамы, менә хәзер, артта калганнарны күңел күзеннән кичергәндә, шуны белде Хәлимә: Гомәр белән алар бервакытта да эшләре турында сөйләшмәгәннәр ләбаса. Рухсыз тормышның күңелсез бер күренеше идеме бу? Әллә икесе ике профессия кешесе булганга шулай килеп чыкканмы? Алай дисәң. Казаннан килгән галимнең «Маяк» колхозында куйган тәҗрибәләре нигә дип шулкадәр кызыксындырды соң әле аны? Ул бәхәснең очыңа чыгу өчен «Маяк» колхозы урамнарында сөйләшеп үткәргән озын кичләр дә җитмәде. Ык буенда паром көткәндә башланып киткән бу диспутны алар әле тагын дәвам итәргә булганнар иде ләбаса. Ык буенда... Бәлки, әнә шул бәхәсләр. маршрутын үзгәртеп, Хәлимә йөрисе авылларга боргандыр әле аның юлын. Су буенда сөйләшеп торганда башка якка юл тотасын әйткән иде бит. Ә менә Хәлимә эшен бетереп кайтканчы ул аннан аерылмады. Тик шул гынамы соң аның сәбәбе? Ике кеше арасында кабынып киткән бәхәснең очына чыгу теләге генәме? Юктыр Юлда очраган бер кешенең сүзенә алданып китеп барырга җилбәзәк малай түгел лә ул Аның йомышы Хәлимә йөргән авылларда да бар иде. билгеле. Аның өчен эшне «Маяк»тан башласа да. «Авангард»тан тотынса да. барыбер иде. Ә шулай да баштагы уен үзгәртеп, Хәлимә белән китте ул. Хәлимә башта моңа әһәмият бирмәде, соңыннан, аннан аерылып, район үзәгенә әйләнеп кайткач. Ык буйларында йөргән чакларын исенә төшергәндә килде аның күңеленә. Ә ул вакытта барысы да бик гади, үзеннән-үзе килеп чыкты түгелме соң?
Алар килеп җитәр алдыннан гына бу як ярдан кузгалып киткән паром кайчан әйләнеп килер әле. Ә елга өстеннән үзәккә үтәрлек салкын җил исә. Яр буеннан коры-сары җыеп учак якты ул. Аннары, паром бәйли торган баганага сөялеп, җилгә аркан торган Хәлимәне ут янына чакырды. Тәмам туңган иде яшь хатын. Чытлыкланмады, ялындырмады, килде дә күшегеп күгәргән кулларын дөрләп янган ялкынга сузды. Бөтен тәне буйлап рәхәт җылылык таралды, бит алмалары кызарып чыкты. күз караларында ялкын телләре чагыла иде аның. Әнә шул вакытны үзенә карап хәйран калган юлдашының карашын тотып алды ул. Бер генә минутка уңайсызланып елмаеп куйдылар. Аннары бик гади итеп, күптәнге танышлар сыман, чын күңелдән сөйләшеп киттеләр.
Бары шул гынамы? Мөнәсәбәтләрне катлауландырырлык берни дә булмады алар арасында. Шуның белән бергә нәрсәдер бар иде, бар иде.
Юкса, «Авангард» колхозыннан башланачак сәяхәтен «Маяк»ка бормас иде ул. Көндезге эшләр бетеп, кичләрен клубта очрашкан вакытларны түземсезлек белән көтеп алмас иде. Бер кичне ул, уңайсызланып кына, Хәлимәнең тормышын сорашты. Хатын, бер дә яшермичә, Гомәр белән яшәгән чакларын, аннары аерылышып китүләрен сөйләп бирде. Ә үзе сорашмады, курыкты. Хатыным, балаларым бар. дип әйтүеннән курыкты. Шулай итеп Хәлимә аның шәхси тормышын белми калды. Ә ул үзе сөйләмәде. Башын игән, кулын артка куйган, салмак кына атлап килә. Юлдашының күңелсез хикәясен бүлдерми, әмма әйтеп бетергесез бер игътибар белән тыңлый. Юата белми иде, ахры, ул кеше. Андый сүзләрне ишетмәде Хәлимә ул кичне. Әмма юлдашың бөтен йөрәге белән тойгыларыңны уртаклашып барганда юату сүзләренең кыйммәте күпме генә соң. Шуның өчен дә күңел пәрдәсен күтәрүенә үкенмәде Хәлимә. Була бит кайчакта, беренче хискә бирелеп, эч сереңне сөйләп ташлыйсың да, нилектән икәнен үзең дә белмисең, үкенеп куясың. Ә Хәлимә, киресенчә, иңен басып торган авыр йөктән бушангандай җиңеләеп калды. Авыру кешенең беренче мәртәбә торып, саф һавага чыккан вакытыдай, күңеле күтәрелеп китте. Аннан аерылганда да, командировкадан кайтканда да шат иде Хәлимә. Ә менә ул яңадан Алмалыга килеп тә. дәшми-тынмый, бер хәбәр бирми китеп баргач, рәнжү биләп алды хатынны. Аннары бу хәл яңадан кабатланды, яңадан... Бер утка, бер суга төшкәндәй, айлар буе җаны телгәләнеп яшәсә дә. Хәлимә сүндерергә, сүрелдерергә теләми иде бу ялкынны. Газапласын әйдә, әрнетсен. Тик җансыз кешедәй яшәгән чакларына гына кире кайтармасын. Кайсы ва-кытларны ул аны аклап та куя: бәлки, ул да уйланадыр, хисләрен сынарга телидер, шуңар гына хәбәр бирмидер...
Ә вакыт үтә торды. Күңел дулады, дулады да тынып калды. Инде барысы да беткән, онытылган иде. һәм менә хәзер телефон трубкасына ябышкан көе өнсез калды. Ә трубкадан күкрәк түреннән килгән салмак кына тавыш ишетелә:
— Мин әле бу...
Аның тавышы. Бәхеткәме ул, үкенечкәме?