Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ ТОЙГЫЛАР УЯТУЧЫ ӘДИП


1. Бу сорауга җавап бирү өчен. Г. Ибраһимовның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге. шулай ук аның дәүләт эшлсклссе буларак күрсәткән хезмәтләре турында зур бер китап язарга туры килер иде. Чөнки гомумән татар халкының рухн культурасы тарихында, аеруча социалистик культурабызның үсешендә аның урыны әйтеп бетергесез күләмдә зур. Әдәбият-сәнгать. халык мәгарифе, гуманитар фәннәр мәсьәләләренә багланышлы кайсы гына тармакка кагылсаң да, Галимҗан Ибраһимовның актив кагна- шына тукталмыйча, ул тарихны язып булмас иде. һәм моның шулай икәнлеге практикада да күренде бит: Ибраһимовка кагылмыйча, хәтта кагылмыйча гына да түгел, аңа таянмыйча, совет әдәбияты тарихы чынлап та еллар буенча языла алмый торды түгелме сон?
2. Гражданлык пафосы, халыкчанлык, партиялелек — шулардан килә торган актив көрәшчелек позициясе. Һәм мин бу мәсьәләгә кагылган сорауны <Казан утлары» редакциясе биргәнчә: «...бүген дә үстерелеп килә?» дип кенә куймас идем, шуңа тагын: «һәм үстерелергә тиеш?» дип тә өстәр идем. Чөнки безнең хәзерге кайбер язучылар иҗатында (проза жанрына карага гына әйтүем түгел) бу кирәкле сыйфатларга җитәрлек ригая ителмәү сизелә. Галимҗанны зур классик иткән сыйфат аның әдәби осталыгы гына түгел, ә бәлки заманының алдынгы идеяләре өчен актив көрәшче дә булуы.
3. Г. Ибраһимовның йогынтысы минем иҗатыма үз ихтыярымнан тыш килеп керде. Күрәсең, мин аны заманында һава сулаган кебек сулаганмындыр. Чишмәдән су эчкән шикелле эчкәнмендер. Г. Ибраһнмовнын күп әсәрләрен мин бала чагы.мда укыганмын. «Укыдым» димичә, «укыганмын» дип язуым очраклы түгел. Ярлы семьяда үскән гади авыл малае буларак, бала чагымда миңа әдәби культура җитмәгән. Кулыма эләккән бер китапны йотылып укый идем. Ләкин аларны кем язганлыгы турында кызыксыну бөтенләй юк ндс. Ни өчен мнндә ул кызыксыну тумагандыр, моңа мин хәзер дә ачык җавап бирә алмыйм. Күрәсең, мин китапларны да, урмандагы агачлар шикелле, болындагы чәчәкләр, шаулап агып яткан елгалар, күгелҗем таулар һәм тыңлап туйгысыз әкиятләр, җырлар шикелле, үзләреннән-үзләре барлыкка килгән табигый байлыклар дип караганмындыр. «Менә енна шәп җырлар», «Менә бигрәк шәп
җырлар», «Менә тагын шәп жырлар». «Жырлар әхтәрисе». «Көлке капчыгы». «Әбүга- лнсина», «Мен дә бер кичә», «Кыйссасел-әнбия». «Көйле иман». «Зәки шәкерт...», «Лг караклары» һәм башка күп китаплар бар иде минем өчен. Хәтта «Яшь йөрәкләр» исемле коръән калынлык китап та бар иде. Ләкин авторлары юк иде мина аларнын. Шулай да Габдулла Тукаев дигән шагыйрь барлыгын белә идем. Ихтимал, монысына авылыбызнын бер бай кызы турында таралган хәбәр сәбәпче булгандыр: «Мин Габдулла Тукаевка булса гына кияүгә чыгам дип әйтә икән», дип сөйлиләр иде.
Үзем укыган китапларны өч төрле «жанрга» бүлеп йөртә идем: «көйле китап — көнсез китап», «кызык китап — кызганыч китап», «кызык та түгел, кызганыч та түгел» китаплар. Хәер, бер мин генә түгел, мина тиңдәш башкалар өчен дә уртак «терминнар» иде бу.
1923 елда Стәрлетамакка килеп. 9 еллык үрнәк-тәжрибә мәктәбенең 4 нче сыйныфына алынып, интернатка урнашкач кына, анда да әдәбият белән кызыксынучы башка малайлардан ишеткәч, хәтта кайбер укучыларның үзләре шигырь язганны күргәч кенә, миндә әдәби китапларны да жирдә яши торган гади кешеләр яза икән, дигән караш барлыкка килде шикелле. «Кызыл чәчәкләр»не инде мин Галимжан Ибраһимов китабы икәнен белеп укыдым. «Татар хатыны ниләр күрми»не дә — шулай (аның әүвәлге, беренче варианты турында сүз бара). Безнең арада ул китапта язылган хатынның чын тормышта булган кеше икәнлеге турында яхшы белүче малайлар да бар иле. Шундый зур язучының үзенең дә Стәрлетамактан ерак түгел Солтанморат авылында гына туган кеше икәнлеген белү минем өчен искитәрлек яңалык булды. Хәтта тора-бара шул ук мәктәптә минем белән бергә укып йөрүчеләр арасында Г. Ибраһи- мовка нәсел тиеш бер егет белән кыз барлыгы да беленде. Гаяз Ибраһимов һәм анын апасы Фәрдәнә Ибраһимова. Гаяз хәзер исәндерме, белмим. Фәрдәнә исән булырга тиеш. Ул Уфада яши иде. Фәрдәнә мәктәптә чыга торган кулъязма журналга мәкаләләр. хикәяләр яза иде. Каләме бик матур кебек иде. Үзе дә болан бик үткен, укуга сәләтле кыз иде. Мин аны бик шәп язучы булып китәр дип уйлый идем.
Әдәби китаплар, шулар арасында аеруча зур урын тоткан Г. Тукай. Г. Ибраһимов әсәрләре миндә бала чагымнан ук әдәбиятка сүнмәс мәхәббәт һәм зур ихтирам хисе тудырдылар.
Мәктәп иптәшләрем йогынтысы астында әдәби китапларның да житдн хезмәт жи- меше булуына, аларны язу өчен дә пәйгамбәр дәрәжәсендәге кеше булу мәжбүри түгел икәнлегенә төшенү мина кулыма каләм тотарлык кыюлык бирде, һәм мнн яза башладым.
Г. Ибраһимовның элек (бала чагымда) укылган китапларын мнн күп еллар буенча кабаттан укымадым. Хәтергә ничек кереп калган булсалар, шулай сакланалар кебек иде.
1928 елда «Безнең юл» журналында минем «Бәхет порошогы» дигән хикәям басылды. Журналнын ул вакыттагы редакторы Гомәр Гали үзенен Галимжан Ибраһимов белән очрашуын һәм бөек язучынын. шул хикәям унае белән, минем исемемне телгә алганлыгын әйтеп куандырды. Галимжан ага: «Ул хикәя чынлап та яшь язучы әсәреме. «Мирсәй Әмир» берәр өлкән, тәжрибәле язучының псевдонимы түгелме?», дип сораган дн. Бу минем өчен, әлбәттә, чиксез зур тантана иде. Үз көчемә үзем ышаныбрак. каләмемә тагын да ныгытыбрак ябыштым «Агыйдел» повесте басылып чыккач (1936). Г. Ибраһимов, мине зур ижади унышым белән котлап, үз исемемә махсус хат язып җибәрде. Ул анда повестьны бик яратканлыгын әйткән, мина яхшы теләкләр теләгән һәм замечание төсендә төп геройларымнын берсенә «Гаяз» исеме бирүемне ошатмавын белдергән иде. Нигә шундый әйбәт образга әшәке кешенен исемен бнр- ден. дип сорау куйган иде ул. һәм мөмкин булганда ул геройнын исемен алыштырырга киңәш биргән иде (Ул, әлбәттә, үзенен килешмәс дошманы булган Гаяз Исхаковны күздә тота иле). Мин аның бу замечаниесы турында бик күп уйладым, шулай да ге- роемнын исемен алыштырырга кирәк тапмадым. Чөнки «Гаяз» исеме башка укучылар өчен бик табигый янгырый. ул вакыттагы яшь буын укучы Галимжан ага әйткән Гаязны юньләп белми дә иде инде.
1936 елда без. Фагих Кәрим белән икәүләп. Ялтада аның үзе белән очраштык. Зур язучының Ялтада яткан килеш Казандагы. Мәскәүдәге һәм бөтен Союздагы әдәби хәрәкәтне жентекләп күзәтеп баруы, яшь яэучыларыбыз турында да яхшы хәбәрдар
бу.ры безне гаҗәпкә калдырды. Казандагы әдәби хәрәкәтнең эчендә кайнап та үзебез белмәгән кайбер якалыкларны аңардан ишетеп, кызаруыбыз хәтеремдә...
Хәер, мин редакция биргән сораулар рамкасыннан читкәрәк чыгып, истәлекләр дөньясына кереп барам бугай. Аларны икенче вакытка калдырып, тизрәк максатка якынрак килик.
Соңгы елларда. Галимҗан агабызның иҗат хәзинәсе үз урынына кайтарылгач, мин аның әсәрләрен яңадан укыдым. Менә шунда инде бала чакта укылган ул әсәрләрнең, гәрчә алар ул вакытта миңа бөтен тирәнлекләре белән ачылып җитмәгән булсалар да. үз иҗатыма никадәр көчле йогынты ясаганлыгын бик ачык күрдем.
Композициядә булсын, җөмлә төзелешендә булсын, сурәтләү чаралары куллануда булсын — аның алымнары минем әсәрләремдә еш очрый икән. Үзем уйлап тапкан, тормышны үзем күзәтү нәтиҗәсендә ачкан дип ышанып йөргән кайбер яңалыкларым да Галимҗан агадан алынган ачкыч белән ачылганнар икән.
Мин боларны, әлбәттә, борчылып әйтмим. Киресенчә, ана рәхмәт әйтеп искә тө- шерәм. Ул. бөек язучы, үзенең чын мәгънәсендә сәнгатьчә эшләнгән гүзәл әсәрләре белән мине, үземә дә сиздермичә, төрмышка язучы күзе белән карарга өйрәткән, миндә гуманизм хисләрен уяткан.
Бер миндә генә мени?! Мин моны Бәширдә дә, Әпсәләмовта да. Фатих Хөсни һәм башка бик күп замандашларымның иҗатында да хәзер бик ачык күрәм. Галимҗан Ибраһимов татар әдәбиятында социалистик реализм методының нигез ташын салучы дисәк, бик дөрес булыр.