Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ АКСАКАЛЫ


Галимҗан Ибраһимов иҗатына хас сыйфатларның кайсылары хәзерге әдәбиятта да үстерелә икән?
Минемчә, безнең әдәбиятта ул сыйфатларның байтагысы яшәп килә. Әмма алар арасында иң әһәмиятлеләре, минем уемча. Г. Ибраһимовның күпчелек әсәрләренең нигезенә салынган киң колачлылык, әдәби әсәрдә халык тормышының иҗтимагый әһәмияте зур булган акгуаль проблемаларын күтәреп чыгу. Бу сыйфатлар безнең хәзерге талантлы әсәрләребездә лаеклы урын алып торалар.
Г. Ибраһимовның әдәбиятта халыкчанлык һәм торле халыкларның үзара мөнәсәбәте мәсьәләсенә дә яна, демократик караш кертүен мин аеруча басым белән әйтер идем. Чөнки без, өлкән буын вәкилләре, элегрәк төрле телләрдәге әдәби әсәрләрнең байтагысында еш кына монын киресен очрата идек. Кайбер язучыларның, тыштан никадәр демократ булып күренергә тырышсалар да, «кара халыкжа һәм башка милләт вәкилләренә, хаким сыйныфлар, изүчеләр манарасыннан торып, кимсетеп, түбәнсетеп карауларын, аларны кешегә санамыйча, төрле мыскыллы исемнәр тагуларын әле хәзер дә оныта алмыйбыз. Патша Россиясендә, вак милләтләрне рәхимсез изүгә, тын да алырга ирек бирмичә басып яткыруга корылган кыргый деспотлык шартларында безнең кебек изелгән милләт кешеләренә бу нәрсә аеруча авыр тәэсир итә иле. Бәхеткә каршы, безнең классикларыбыз, шулар арасында бигрәк тә Г. Тукан һәм Г. Ибраһимов, бу мәсьәләдә революциягә кадәр үк үзләрен дөнья әдәбиятының бөек гуманистлары биеклегендә тоттылар. Без аларның иҗатында гади халыкка һәм башка милләт вәкилләренә тирән мәхәббәт, аларның, нинди генә милләттән булуларына
карамастан, кешелек дәрәҗәләренә һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарына зур ихтирам сизәбез. Алар гади халык һәм бүтән милләт кешеләре турында, алпавыттан яки морзадан чыккан кайбер элекке әдипләр кебек, естән аска карап түгел, бәлки ул халыкларнын үз эченнән торып, үзләренеке, үз тиннәре итеп яздылар. Алар авыл мужигын да. шәһәр эшчесен дә, татар кешесе белән .дала казагын да. рус агае белән чуваш күршеләрне дә гомумкешелек югарылыгында итеп күрделәр.
Г. Ибраһимов хезмәт ияләре арасыннан күтәрелгән Шаһбаз. Фәхри, Булат һәм йезләгән башка геройларын әдәбиятның түренә менгергән кебек, татар прозасын да кыю рәвештә, батырлар тәвәккәллеге белән, зур доньяга, киң реалистик юлга, халыкчан юлга җитәкләп чыкты. Мондый кыю адым ясар вчен, билгеле, Кенчыгыш һәм Көнбатыш культураларын тирән үзләштереп, халыкларнын барыр юлларын алдан ук күрә алырдай зирәк акыл һәм зур белем кирәк иде.
Шунын белән бергә, Г. Ибраһимов анлавында халык, хәзерге кайбер әсәрләрдәге кебек, үткән тормышы да. үз гореф-гадәте дә булмаган ниндидер төссез, чырайсыз масса яисә бик күп кешеләр җыелмасы гына түгел иде. Г. Ибраһимов һәм әдәбиятыбыз тарихында тирән эз калдырган башка шундый бөек талантларның традицияләрен дәвам иттерү ул — халыкны чыннан да халык итеп, ягъни аны үзенә хас тарихи, мәдәни. иҗтимагый үзенчәлекләрнең иясе итеп бирү дигән сүз.
Билгеле, халыкның мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелгән һәм әдәбият алдына да катлаулырак бурычлар куелган саен, уңай традицияләрнең дә тирәнәя һәм үстерелә баруы таләп ителә.
Г. Ибраһимовның күпчелек әсәрләрендә халык уллары, заманы таләп иткәнчә, нигездә сыйнфый көрәш белән мәшгуль иделәр. Хәзер исә. шул ук юл белән барып, тагын да эчкәрәк керәсе иде Аерым кешенең шәхси хөрлеге белән исәпләшмәгән, гади кешенең җәмгыять тормышында ннндн әһәмиятле роль уйнавын һич игътибарга алмаган вакытлар да бар иде Кешеләрнең психологиясенә сеңеп калган мескенлек тойгысы. кешенең үзен бик кечкенә бәндә итеп, нәни бер винтик кенә игеп хис кылу тойгысы. шул заманнарның мирасы буларак, кайбер кешеләрдә хәзер дә яшәп килә. Бу нәрсә безнең замандашларыбызның рухи үсешләренә тоткарлык ясаучы, зарарлы искелек калдыгы түгелмени? А. М. Горький бу турыда ифрат акыллы һәм тирән мәгънәле фикерләр әйткән нде:
— Кеше үзенең кол түгеллеген, бәлки хөр кеше икәнлеген үзе тнрәнтен аңлап җиткергәннән соң гына чын-чыннан хөр кеше була ала.
Замандашларыбызга әнә шул искелек калдыкларыннан тәмам арынып җитәргә, хөр рухлы, батыр йөрәкле, киң карашлы кеше булып, һәм халкына, туган иленә, коммунизм идеяләренә тугрылыклы булып үсәргә ярдәм итү, минемчә, хәзерге әдәбиятның иң җаваплы һәм мактаулы бурычларыннан берсе.
Мнн үзем Г. Ибраһимовның теленә һәм стиленә элек-электән үк гашыйк кеше Минем карашымча. Галимҗан әдәби тел өлкәсендә, безнең әдәбиятыбыз тарихында исемен мәңгеләштерердәй, аеруча күркәм урын тота. Ул әдәбиятка бик күп яна тасвир чаралары кертте, әдәби телне һәр җәһәттән ифрат баетты һәм тагын да камилләштерде. Кыскасы, әгәр Г. Тукай халыкның поэтик рухын, аның тел байлыгын, ул телнең матурлыгын, тапкырлыгын һәм эчке мөмкинлекләренең чиксез икәнлеген шигырьдә ачкан булса, шуларны ук Г. Ибраһимов прозада ачты. Галимҗанның нҗаг җимешләре әдәби кыйммәте ягыннан әле безнең көннәрдә дә. ягъни күп милләтле совет әдәбияты бөтен дөньяга танылырдай зур талантлар үстергәннән соң да. иң камил һәм яхшы әсәрләрдән санала Моның гөп сәбәбе, билгеле, аның көчле һәм зур художник булуында. Әмма әсәрләренең телен һәм стилен эшләүгә бик күп көч һәм иҗат ялкыны салуы да аларны әнә шулай озын гомерле итте. Аның «Казакъ кызы», «Алмачуар» һәм башка шундый ин яхшы әсәрләрендәге кебек соклангыч бай. матур аһәңле музыкаль телне, нәфис һәм тапкыр телне ин талантлы дип йөртелгән әсәрләрдә дә сирәк очратасын. Бу яктан мнн Галимҗанны виртуоз дирижерга охшатыр идем. Андый днрнжернын кечкенә таягы гына түгел, бәлки, музыканың тылсымлы көченә гашыйк булган хәлдә, ниндидер бер экстазга бирелеп, бөтен гәүдәсе, бөтен барлыгы «уйнарга» тотына һәм ул авазларның үзләренә генә хас тылсымлы дөньясына, сәмавн биеклеккә үзе белән тынлаучыны ла алып менеп кнгә. Галимҗан да шулай. Ул халык теленең «телен» белә, анын ин нечкә тибрәнүләрен, мең төрле яңгырашын ише-
теп, сизеп тора Ул халыкның гади сүзләреннән, оста дирижер кебек, нәфислегенә һәм музыкаль яңгырашына сокланып туя алмастай сүзләр музыкасы тудыра. Син анын әсәрләрен, һәйбәт музыка тыңлаган, ниндидер бәхеткә ирешкән кебек, рәхәтләнеп, куанып, бөтен дөньяңны онытып укыйсың.
Күп еллар буенча татар язучыларының дусты һәм акыллы киңәшчесе булып килгән Александр Фадеев. Г. Ибраһимовнын әсәрләрен генә түгел, хәтта исемен телгә алу да тыелган бер вакытта, анын зур художник, тиңсез оста стилист булуы турында сөйләгән иде. Минемчә, ифрат үзенчәлекле оста стилист булуын Галимжан әле хәзер дә дәвам иттерә. Моны раслау өчен, тирәнгә китеп тикшеренүләрнең, озын-озын үрнәкләр китерүнең кирәге булмастыр. Сез аның әсәрләре ничек башланып китүен генә исегезгә төшерегез, шул беренче сүзләрнең ничек янгыравына гына колак салыгыз:
— «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» («Кызыл чәчәкләр»).
Яисә:
— «Фәхрине үтереп ташладылар» («Тирән тамырлар»).
Күрәсез, фәкать бер генә җөмлә, кыска гына жөмлә! Әмма нинди тирән мәгънәле, нинди ялкынлы җөмлә! Шул беренче сүз үк сине, магнит кебек, үзенә тарта, каршыңа берьюлы ничәмә-ничә катлаулы сораулар китереп куя, шундук әсәрләндерә һәм дулкынландыра да башлый. Әле ул гынамы? Син шул бер җөмләдән үк моның бүтән беркемнеке дә түгел, бәлки Галимҗан теле, аның стиле икәнлеген дә абайлап аласын.
Телнең шушы сихри көчен шулкадәр тирән аңлау һәм аны шул дәрәҗәдә оста куллана белү — Галимҗан кебек зур талант ияләренә генә хас сыйфат.
Минем аңлавымча, замандашларыбызның. бигрәк тә яшьләрнең, туган илгә һәм халыкка мәхәббәт кебек патриотик хисләрен үткенәйтүдә, аларнын эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә Г. Ибраһимовнын әдәби әсәрләре, һичшиксез, зур урын тотарга тиеш иде. Мин анын сайланма әсәрләре һәр укымышлы кешенен (һәр эшче һәм колхозчының дип үк әйтмик инде) өстәлендә булырга тиешле дип уйлый идем. Хәзерге яшьләрнең гомуми әзерлек дәрәҗәсе ярыйсы ук югары, карашлары шактый ук кин булуыннан чыгып фикер йөрткәндә, аларнын Г. Ибраһнмов кебек классик язучы иҗатына күбрәк игътибар итүләре көтелә иде. Ләкин, кызганычка каршы, алай түгел. Без социалистик культурабыз үсешендә Г. Ибраһимовнын нинди зур урын тотуын миллионлаган укучыга һаман да төшендереп җиткерә алмыйбыз әле. Пушкин белән Толстойны белмәү, нинди генә халыктан булуларына карамастан, безнен заман яшьләре өчен зур кимчелек саналырга мөмкин. Безнен шартларда Г. Тукай белән Г. Иб- раһимов та шундый ук минимумга кермиме икән? Кызганычка каршы, яшьләрнен күпчелек өлеше Г. Ибраһимов иҗаты белән бөтенләй таныш түгел. Шул ук вакыгта, аларның һәртөрле алдавыч эффектларга корылып, тиз унучан арзанлы буяуларга буялган, әдәби кыйммәтләре бик шикле булган, икенче, өченче дәрәҗә әдәбият беләи генә мавыгуларын, билгеле, куанычлы хәл дип әйтеп булмый. Күрәсен. классикларның иҗатларын популярлаштыруга җитдирәк керешергә кирәктер
Бөек талантларның башкаларга йогынтылары турында сүз кузгалдымы, гадәттә, юбилейлар вакытында ешрак язылучан «кизү» мәкаләләр искә төшә. Ул мәкаләләрдә авторның бөтен сәләте һәм тырышлыгы теге яки бу әдип, шагыйрь талантының оригиналь ягын ачыклауга, аны чын художник иткән, халыкка таныткан үз алымын, үз авазың ачып бирүгә түгел, бәлки бардыр дип. булырга тиешле дип яисә булуы ихтимал дип гөман кылынган нинди дә булса берәр «йогынты» эзләүгә сарыф ителә. «Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», диләр бит. Бик тырышып казына торгач. чыннан да, нәрсәдер охшый яисә охшаган сыман тоела башлыйдыр, күрәсең. Менә бер заман сиңа «фәнни сөземтә»: теге шагыйрь фәләннең йогынтысында «кеше» булган, фәлән әдип фәләнгә ияреп дөньяга чыккан...
Шулай, бик мавыгып төрле йогынтыларга бүлгәли торгач, кайвакыт безнен бик сәләтле, бик оригиналь әдип һәм шагыйрьләребез дә. канатлары каерылган коштай, бөтенләй мескенләнеп, боегып калалар.
Мин андый мәкаләләрне укымаска тырышам. Әдәби иҗатның бу үтә нечкә һәм четерекле ягын бик зарури булганда гына, анда да бик саклык белән генә кузгатырга ярый торгандыр дип саныйм. Минемчә, «йогынты» дип йөртелгән бу нәмәстәкәй чын талант иясенең нжатында хәлиткеч урын биләми. Чөнки теге яки бу әдипнең яки шагыйрьнең үз табигый сәләте юк икән, андыйны хәтта даһилар да «кеше» итә алмас
ндс. йогынты эзләүгә караганда, эзлеклелек турында фикер йөртү әдәбият өчен файдалырак булмас идеме икән? Чөнки берәү дә буш урынга килми, нинди генә талант иясе дә үзеннән элек килүчеләр ирешкәнне өйрәнмичә алга китә алмый.
Галимҗан Ибраһимов минем иң яраткан остазларымның берсе. Хәер, мича гына, хәтта татар язучыларына гына түгел, аның бай һәм талантлы иҗаты башка бик күп төрки әдәбиятларга да озак еллар буенча үрнәк булып килде. Ләкин бу мәсьәлә аерым язучыга, хосусан минем үземә төбәп куела икән, мин, гаҗиз калып, кулларымны гына җәям: чөнки минем иҗатыма Галимҗанның йогынтысы нинди булуы турында кемне дә булса кызыксындырырлык берәр юньле фикер әйтә алуыма ышанмыйм. Минем мона кадәр ул турыда һич уйлаганым булмады. Минем инануымча, көчен һәм хикмәтен тнрәнтен аңлаган кеше өчен, бөек язучының талантлы әсәре ул — чиксез мәгънәви кыйммәткә һәм тылсымлы көчкә ня булган бнк кадерле рухани байлык. Талантлы әдә-би әсәр — кеше күнслен илһам нуры, өмет чаткылары белән нурландырып, тормышка мәхәббәт һәм дәрт бөркеп торучы якты кояш та. Яшәешнең гади күз белән күреп, үз акылың белән генә асылын төшенә алмаган катлаулы серләрен ачарга, кеше рухының баш әйләндергеч дәрәҗәдә буталчык һәм четерекле борылышларын күрергә ярдәм итүче көчле телескоп та. Ул сине кайгырта белүче, кирәк чагында акыл бирүче йөз яшәр зирәк кинәшче дә.
Галимҗан Ибраһнмовнын бай иҗатында анысы да, монысы да, тегесе дә, бусы да — һәммәсе дә бар. Мин аның бөек таланты каршында ихтирам белән баш иям.