Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ САФКА


Узган елнын октябрь—декабрь айларында татар совет язучылары
сафына тагын ике яшь шагыйрь кабул ителде. Рәдиф Гатауллин һәм Равил
Фәйзуллиннар үзләренең шигырьләре белән инде әдәбият мәйданына
чыккан һәм укучыларыбызга таныш шагыйрьләр.
СССР язучылары союзы членлыгына Рәдиф Гатауллинны ша-
гыйрьләребездән Хәсән Туфан, Нури Арсланов һәм Шәүкәт Галиев. Равил
Фәйзуллинны Сибгат Хәким, Илдар Юзеев һәм Рөстәч Кутуй иптәшләр
тәкъдим иттеләр.
Түбәндә без шул тәкъдимнәрдән икесен урнаштырабыз.
Сокландыра да, шатландыра да
Рәдифне мин әдәбиятта күренә башлаган көннәреннән
бирле кызыксынып күзәтел киләм. Поэзиябезгә килүче
яшьләр арасында һаман да ачыла, үсә, төгәлләнә баруы
белән сокландыра да, шатландыра да ул мине.
һәм ышандыра да. Мин аның — тумыштан талантлы
икәненә, димәк. Тукайлар — Такташлар — Җәлилләр
васыятен дәвам иттерүчеләрнең берсе булачагына
ышанам. Безнең Рәдифнең күңел күзә дә бар: халык күңеле
гөлләренә нинди сулар кирәген ачык сизә ала ул,
абстпакцион шигырь чүлләрендә каңгырып йөрүчеләрдән
түгел ул.
Телебезнең зчке гүзәллекләрен, тирән нюансларын,
аның мөмкинлекләрен гаҗәп нечкә рәвештә сизә һәм шул
хисләрне реаль телгә күчерә, әйтә ала Рәдиф;
Кайтыгыз, былтыргы карлар, Кайтыгыз, сезгә карыйм,
Гөнаһсыз чакның карына Гөнаһлы исмем языйм...
Аз гына сүздә шундый күп кичерешләрне әйтә алу өчен, туган теленең җылысын сизә дә.
сөя дә ала торган үз йөрәк, чын йөрәк кирәк — шигъри йөрәк кирәк.
Рәдифнең беренче җыентыгы («Гөлләр су сорый») күңелле вакыйга булыр кебек тоела:
укучылар аны сөенеп, сокланы п, үз күреп кабул итәрләрдер.
Эчтәлекләре һәм формалары белән яңача яңгыраш тудырган бу шигырьләр, асылда,
безнең хәзерге традицион поэзиябездәге төп сыйфатларга нигезләнеп иҗат ителгәннәр.
* Безнен сафка Ц5
Күренә ки, безнең Рәдиф («Яңелыка яшелчәләрен күрше бакчалардан эзләүче кәҗәләрчә
түгел) зур поэзия капкасына ир-егетләрчә — сыналган, сайланган, расланган характер белән
килә. Мин аны кочаклап каршылау ягындагылар сафында торып, СССР язучылары союзы
членлыгына тәкъдим итәм.
ХӘСӘН ТУФАН.
Поэзиябезгә яңа шагыйрь килә
һәр талант, чын галант үзенчә ачыла, Көтмәгәнчә,
син көтмәгән яктан. Курка-курка түгел, кыю, батыр,
үзенә нык ышанып. Хәтта бераз сәер, син күптән
күнегеп беткән формаларга, традицияләргә туры да
килеп бетми шикелле. Туры килмәсә дә яза. яңача
яңгырый.
Равил Фәйзуллинга 23 яшь. Белеме югары. Татар
телен дә, рус телен дә яхшы белә. Татар әдәбиятын да,
рус һәм Европа әдәбиятын да өйрәнгән егет. Кыскасы,
ул поэзиягә әзерлек белән килә, бу аның әсәрләреннән
сизелә.
Равил Файзуллин безнең күбебез кабатлаган
кимчелекне кабатламый. Аның шигырьләре на-
туралистик сурәтләүдән азат. Ул тирән фәлсәфи
гомумиләштерүләр юлы белән килә һәм күл
әсәрләрендә уңышка ирешә. Поэзия ул хистә,
уйлануларда, тормыш турындагы фәлсәфәдә, шада
ача, тормышны үзенчә раслый.
Мин күп республикаларда булдым, семинарларда катнаштым. Гомерем буе яшь ләр белән
индивидуаль эш алып бардым. Шул тәҗрибәме таянып әйтәм-. безнең