Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛ ӨСТЕНДӘ КОЯШ

Гажәеп катлаулы бу дөнья. Социаль давыллар канатына бер үк вакытта кешенен изге өметләре һәм шомланулары кунаклый, гасырыбызның олы идеяләре, бөек ачышлары белән янәшәдә үк кешенең тырнак очы кадәрле генә, шулай да көчле шәхси мәшәкатьләре урын даулый. Бу дөньяны аңлау, аны шагыйрьләрчә йөрәккә сыйдыру һәм күңелгә сеңдерү — гаять дәрәҗәдә авыр эш. Шуна күрә дә Җир, Кеше, Ил язмышын берка дар тулырак сыйдырган һәм чагылдырган шигырь китаплары ел саен туып тормый. 1966 елда Татарстан китап нәшрияты Шамил Мәхмүдовның «Юл өстендә кояш» дигән китабын бастырып чыгарды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапның аерым өлешләре рус телендә 1962 елда ук чыгып. «Дружба пародов», «Литература и жизнь» журналларында. «Советская Башкирия» «Комсомолец Татарии» һәм башка газета ларда матур-матур рецензияләр дә алып өлгерде. Шуның өчен дә бу китап шигырь сөючеләргә көтелмәгән күчтәнәч булмады. Шулай итеп, татар укучылары алдында яна китап, таныш исем. Бу увертюра циклның, хәтта китапның гына да башы түгел. Ул — авторның образлы фикерләр йомгагының җеп очы да. Шушы юллар Җир. Кеше, табигать, тормыш турындагы образлар дөньясына алып керә. Әйе. бу тормышның нигезендә гадидән гади әйберләр ята. Аларның гадилеге, билгеле, чагыштырмача гына Иң гади әйбер, мәсәлән. Җир. Чөнки ул кешенен иң күптәнге танышы, кеше аны бик яхшы белә һәм анлый. «Җир» шигыренең циклның башында булуы да очраклы түгел. Ул авторның образлы фикерләү диалектикасына бәйле. Кеше өчен Җир — беренчел кеше үзе дә, аның барлык шатлык-кайгылары да, өмет-хыялля- ры да. «бетен гүзәл нәрсәләр дә» җирдән башлана. Шул ук Җирдә кеше үзенә оя кора, оясында гаилә булдыра: чөнки «ике яр яшәгән өйләр — иң гүзәл оя Җнрдә». Кеше уяу булырга тиеш. Ул бит белә: бу тормышның гади, ак әйберләрен кайчакларда кара эшләр пычрата. Кеше килә ак дөньяга, татый аналарның ак сөтен.» һәм ул барлык кара нәрсәләрне ләгънәтли, аннары — барлык пакь әйберләрне имгәтүче кара эшләргә каршы көрәшкә күтәрелә. Кеше йөрәге, табшатс белән «түбәнлектән котылу, кояшка омтылу» ягында. Көрәш аны аңнын югары баскычларына күтәрә. Менә-менә биеккә, әйләнәләр кешеләр үзләре дә бөеккә! Менә шуңа күрә дә: тормышның киң ачылган күз бәбәгендә күренә шундый бөе» булып fui кешенең генә горур сыны' Г Картларныкымы, яшьләрнекеме — анысы барыбер: ул сын гүзәл, ул сын бөек. Чөнки кеше — тормышны матурлаучы, чөнки кеше —яшәүне дәвам итүче, җир язмышын хәл итүче! «Гади әйберләр» дигән циклның логик төзелеше әнә шундый. Китапның калган бнш циклы да нәкъ шулай төз логикага корылган һәм һәр цикл берсе берсеннән үсеп чыга. Циклларның мондый төзелеше үзенә бертөрле сурәтләү чарасына әверелә, һәм бу чараның, сүз, рифма, ритм, аллетерация һәм башка әдәби чаралар кебек үк. мөһим, тормышчан икәнлеге күренеп тора. Бу Шамил Мәхмүдбвиың китабын башка шигырь җыентыкларыннан аермалы ясый. Шулай итеп, беренче цикл дөньяның, аны тәшкил иткән гади әйберләрнең, кешенең гомуми контурларын, бәйләнешләрен. фәлсәфи халәтләрен күрсәтә. «Гади әйберләренең дәвамы булып «Йөрәк хәтере» дигән цикл үсеп чыга. Бу цикл инде дөньяның, яшәешнең драматизмын һәм трагик хәлләрен конкрет сурәтләр аша ачып бирә. Ул — сугыш турындагы сюжетсыз поэма. Цикл; Җиргә яшәр өчен килгәннәр үлем эзләми җирдә... — дип башлана да, бер-бер артлы авыр, куркыныч сугыш картиналарын күз алдына китереп бастыра. Әнә: өскә төшәргә тора тимер баскыч өзеге; агы купкан стена чеп-чи ит төсле — күренеп тора кызарып канлы үзәге— Менә егерме ел инде исән улын үлгәненең исеме белән атап йөргән ана сурәте, дога кылган анага охшаган җимерек стена. Ул: Гүя. хәлсез кирпеч кулларын куеп күкрәк өстенә, кайгыдан башын иеп, пышылдый да пышылдый — дога укый ул, дога укый үлгәннәргә: кешеләргә, агачларга. үләннәргә... Шулай итеп, безнең күз алдына сугышның коточкыч сурәтләре җанлы булып килеп баса. Үле стенаның ләгънәтен укыгач, бөек табигатьнең җан тавышын ишеткән кебек буласың. Табигать тынычлык яклы, чөнки анын гүзәллеген бары тынычлык кына саклый ала, ул гына яклый ала* Алтын тавыннан да кыйммәтрәк тынычлыкның хәтта бөртеге. Еллар буе төзгән, күтәргәнне юк итә сугышның бер көне. Түгел сугыш сөяр башлыклар, идарә итсен дөнья белән акыл ияләре һәм гашыйклар. («Тынычлыкның бөртеге».) Бу юллар кешеләрнең Өметен чагылдырган фикер булып кына түгел, ә табигатьнең катгый боерыгы булып яңгырый, һәм моннан соң килгән «Җәйге көннәр» дигән цикл турыдан-туры табигать әмеренә буйсына. Моның шулай булуында Ш. Махмудов тудырган лирик геройның да өлеше зур. Бу циклдагы шигырьләрне бер-бер артлы укып чыккач, табигатьнең: «Менә мин нинди бит! Ә сез, кешеләр, кайчакта...», дигәнен ишетәсең һәм кабат «йөрәк хәтере» циклы күз алдында җанлана. Аннары «Гади әйберләр»нең асылы, фәлсәфи халәте, кеше тормышындагы тоткан урыны турында уйлана башлыйсың, һәм син: «...идарә итсен дөнья белән акыл ияләре һәм гашыйклар», дип, табигатьнең теләктәшенә әвереләсең, күңелдә олы гуманизм хисләре туа. Автор тормыш фәлсәфәсен өйрәнүдә укучыны һаман тирәнгәрәк — мавыктыргычрак һә>м катлаулырак дөньяга алып керә бара. Укып үткән һәр шигырь үзенең ассоциатив җебен укучының күңеленә суза. Ул җепләрдәй бер ук вакытта гади һәм катлаулы чигеш барлыкка килә. «Җәйге көннәр» циклы кешедә, аның нинди генә катлаулы, кыен, куркыныч вакыйгалар кичерүенә карамастан, гүзәл сыйфатларның мәңгелек булуы турында сөйли. Кеше күңеле, асылы белән беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Ул — мәңгелек якты өмет иясе, мәңгелек оптимист, чөнки: Кешеләрнең күңеле — шул ук туфрак. Шул ук туфракта яра яфрак яхшылык, гаделлек үсентеләре... Чөнки ул белә: килү китүдән күбрәк һәрвакыт: көннән-көн арта жирдә байлык, акыл... тамыр жәя, тармаклана жирдә кешелек агачы! Юк, бу хакыйкатьне белү генә кешене бөек оптимист итә алмый. Эш циклның тулаем фәлсәфәсендә. Аны укып чыккач, табигатьнең гомуми халәте аңга кереп урнаша. Табигатьнең дә төп теләге тынычлык икән (хәрәкәтсезлек түгел!), ул теләкне эшкә ашыра алучы бердәнбер көч кеше икән. Кеше аңына үзеннән-үзе менә шушы хакыйкать сеңә һәм аны бөек оптимист итә. Үзебез дә сизмәстән без «Кешеләрнең күңеле» дигән циклның берничә шигырен укып куйганбыз һәм алар (бу китап өчен гадәтн хәл) «Җәйге көннәр» дигән циклны кабат искә төшергәннәр. «Кешеләрнең күңеле» дигән цикл беренче карашка ук «Гади әйберләр» циклын искә төшерә. Беренче циклны Ш. Махмудов «Бөтен гүзәл нәрсәләр башлана җирдән» дип башласа, бу циклның иң беренче юллары — «Кеше ләрнең күңеле — шул ук туфрак». «Барысы алда» шигыре — «Оя»ны, «Төзү дәрте» «Виеклек»не хәтерләтә. Ләкин Ш. Махмудов үзен-үзе кабатла мый. Ул «Кешеләрнең күңеле» циклында кешегә тагын да якынрак килә, аның табигатьтәге ролен тагын да тирәнрәк күрсәтә. Кешеләрнең күңеле — яхшылык яши торган урын, — дигән юлларны укыгач, кеше белән табигать арасында тигезлек барлыкка килә сыман. Кеше — барлык сыйфатлары, мөмкинчелекләре, көче белән үзе бер табигать! Табигать үлемсез әйберләр тудырган кебек, кеше дә үлемсезлек тудыра. Кешене мөмкин үтерергә, елмаюны — мөмкин түгел... Бу циклдан сон «Мәхәббәт» дигәне килә. Андагы шигырьләр, бер карашка, бик гадиләр Ләкин алар алдагы циклларда башлаш ан кайбер фикерләрне яна баскычка күтәрәләр. Әгәр дә «Оя» исемле шигырьдә: «Ике яр яшәгән өйләр — нц гүзәл оя җирдә» диелсә, шагыйрь бу циклда: Без икәү бергә чакта, үтәбез мәңгелек сызыгын, безнең кайнар иреннәргә үлемсезлек кагыла... — ди. Циклның төп фикере — кеше үлемсез- легевә, аның фәкать ак эшләр өчен яралганына ышану. Ә соңгы цикл («Бөек үзгәреш») — шагыйрьнең дөньяга гомуми карашы. Ул дөньяның бөек үзгәрешләр, ачышлар алдында торуын күрә һәм шул үзгәрешләргә, ачышларга мәдхия җырлый. Бу циклда шагыйрьнең үз кредосы да ачыграк бирелә. Ул циклны һәм китапны төгәлли торган түбәндәге шигырьдә: Мин ялгышмыйм. Килде шундый мәгънәле чак: Без аңладык, кара кара ул, ак ул ак. Бу шулай. Ләкин кырыс чынлык дөньясы үзе турында үзе сөйләп кенә буяуларны, сүзләрне дөрес, чын ясый. Шигъриятнең бар тагын бер кануны: Һәрвакыт, бигрәк тә кара көннәрдә, шагыйрь тиеш яктылыкка өндәргә. Бу юлларда бүгенге тормышның ик ак* туаль проблемалары (сугыш, тынычлык, атом психозы, өмет, космоска чыгу...) тагын да ачыграк күренә. Бу китап яшәүгә, тормышка мәдхия җырлый. Шагыйрь заман, яшәү, үлем, яхшылык яманлык кебек зур категорияләргә мөрәҗә1ать нтә һәм кешенең яңа дөнья тудыручы нкәненә, бөеклегенә ышана һәм. коммунистик позициядән торып, кешелек дөньясының олы казанышларын раслый. Китапның гражданлык пафосы шуннан гыйбарәт тә һәм бу, коры декларация булмыйча, ша!ыйрьнец йөрәгеннән чыга. «Юл өстендә кояш» — кешенең бүгенгесе, бигрәк тә аның киләчәге турындагы поэма. Аның төзелеше турында сөйләгәндә, без бу төзелүнең үзенә бертөрле әдәбн су* рәтләү чарасы икәнен әйтеп үткән идек. Мондый әдәбн чараның матур үрнәкләре безнең шигъриятебездә очрыйлар иде инде (X. Туфан, С. Хәким, Ә Давыдов), ләкин ул цикл чикләреннән чыкмый нде. Ә Ш. Махмудов аны, цикл эчендә генә калдырмыйча, китапның буеннан буена барырлык әдәби чара итү дәрәҗәсенә ирешкән. Әдәби образ тудыруда да Ш. Мәхмү- довның итътибарны җәлеп итәрлек үзенчәлекләре бяр. Ихтимал, укучылар «Юл өстендә кояш»та бер зур «җитешсезлек» күрерләр. Кайбер детальләрнең, образларның. фикерләрнең шигырьдән шигырьгә, циклдан циклга күчүен очратырлар. Бәлки, 9. .К. J •. * U- моның өчен авторны тарлыкта, үз-үзен кабатлауда гаепләрләр. Ләкин бу «гөнаһлар» Ш. Мәхмүдовның образ тудырудагы, аны тулы итүдәге казанышы, һәм бу очракта авторны гаепләү мөмкин түгел. Образның фәлсәфи халәтен тулырак, тирәнрәк ачарга теләп, автор үз образларын, детальләрен икенче, өченче, унынчы шигырендә үстерә икән — бу тарлык билгесе түгел. Кыскасы, Ш. Мәхмүдовның «үз-үзен кабатлавы» — образ тудыру чарасы, ул образны гомумиләштерү, тирәнәйтү, аны бу китап өчен бер итү чарасы. Мәсәлән, берничә циклга, берничә шигырьгә сибелгән «оя» образы укыган саен анда, күз алдында конкретлаша, тулылана, тирәнәя бара. Менә «оя» — кешене тугач ук каршы алучы нәни дөнья, менә ул имгәтелгән әйберләр арасында, менә ул ике яшь кешегә бәхетле сәгатьләр бирә, анда кайгы, анда сугышны каргаучы мич. анда бердәнбер әни... һәм ул тора-бара Җир-оя образына әверелә һәм яшәү символы булган Кояш образына барып тоташа. Ш. Л1әхмудов шигырьләренең тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Ул — метафораларның бик сирәк кулланылуы. Шигырьләр «шәрә», ләкин аларның «күлмәксез» булулары һич сизелми. Күпчелек сүзләр үзләренең туры мәгънәләрендә генә кулланылсалар да, алар артындагы мәгънәнең тулылыгын татыр өчен я микроскоп, я теле- скопкүнел кирәк. Мәсәлән. «Яңгырый элек ишетелмәгән гүзәл сүзләр...», «Шагыйрьгә башкача мөмкин дә түгел...» дип башлана торган шигырьләрне тулаем аңлар өчен, телескоп-күнелнең объективын, һәрхәлдә, бер егерме еллык үткәнгә төбәп, андагы һәр детальне зурайтыбрак, ачыграк итеп күрергә кирәк. Ш. Мәхмүдовның шигырьләре, метафорасыз булсалар да, күз алдына гаҗәеп төсләр дөньясын, кайвакыт хыялый, ә кайвакыт турыдан-туры тормышның үзеннән алынган кырыс һәм реаль күренешләрне бик ачык китереп бастыралар. Ә сәбәп нидә? Шигырьләрнең укучылар аңында зур ассоциацияләр тудыра алу сәләтендә. Алда ук әйтеп киткән идек: китапның уртасындагы, я иң сонындагы шигырьләрне укыганда, безнең хәтеребезгә китапның мона кадәр укылган образлары, фикерләре искә төшә бара. Шул ук вакытта яңа гына укып чыгылган шигырьнең фикерләре объектив дөнья хәлләре белән бәйләнешкә керәләр. Алар китапның образын тагын да тулыландыралар һәм үзләре дә, шигырь йогынтысы астында, башкарак яктан, яңарыбрак күренәләр. Ассоциация — Ш. Махмудов шигъриятен билгеләүче ин беренче чара. «Юл өстендә кояш»ның да. «Европа уртасыннан репортаж»ның да, «Прага дәф- тәре»нең дә. «Солнце на дороге»ның да — методик нигезе шул. Әмма шагыйрь образ метафоралары урынына мәгънә — сүз метафораларын куллана, хәтта аерым шигырьләрне аерым бер сүзнең күп кырлылыгына, бай төсмерләренә, күп мәгънәлелегенә һәм колоритына кора. Мәсәлән, «Кара нәрсәләргә ләгънәт» шигырендә «кара» сүзе 17—18 мәртәбә кулланылып, һәр очракта аның яңа төсмере ачыла. Өченчедән, параллель фикер-образлар (аерым юллар санау юлы белән) бер җепкә тезелеп, тулы бер картинаны бөтен детальләре белән күз алдына китереп бастыралар һәм шигырьнең төп идеясен ачалар («Яшәеш асылы»), Ш. Мәхмүдовның шигырь төзелеше — поэзия сөючеләр өчен дә, әдәбият белгечләре өчен дә, шагыйрьләр өчен дә игътибарга лаеклы күренеш. Ш. Мәхмүдов ирекле шигырьне сонгы елларда татар шигъриятенә беренче булып алып керүче генә түгел, бу форманы кабул итәрлек хәлгә китерүче шагыйрь дә. Аның ирекле шигыре көнбатыш шигъриятенең татар теле нигезендәге варианты гына да түгел. Ул күбрәк Назыйм Хикмәт шигъриятенә якын. Бу аңлашыла да: Ш. Мәхмүдов — ун ел дәвамында Н. Хикмәт белән якын элемтәдә булган кеше (татар һәм башкорт телләрендә чыккан Н. Хикмәт шигырьләренең тәрҗемәчесе Ш. Мәхмүдов). Шуның өсте- нә ул көнчыгыш телләре белгече (МГУ- иың көнчыгыш телләре бүлеген һәм аспирантурасын бетергән, М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыткан). Монда шунысын да әйтергә кирәк — автор үзенең иң беренче укытучылары итеп Н. Хикмәтне һәм татар халык җырларын саный. Ш. Мәхмүдовны сонгы елларда татар ирекле шигырен кабул итәрлек хәлгә җиткерүче дип әйткәнбез икән — дәлилләргә дә кирәктер. Ирекле шигырь — хаостан гыйбарәт канунсыз форма түгел. Ул без белгән «шакмаклы» шигырьдән нәзберегрәк, катлаулырак. чөнки форма монда беренчелекне мәгънәгә, образга бирергә тиеш. -Чока ирешү өчен исә шигырьнең һәр юлы. һәр фикере укучыны ничектер сихерләргә тиеш. Сихерли торган образлар бирү — шигъриятнең иң катлаулы һәм мактаулы эше. Сүз монда форманың образ-фикер белән «кгәлләшүе турында бара Ш Мәхмүдовның һәрбер шигыре — үзенә бертөрле кабатланмаган форма. Бу формаларны ул «күктән тартып төшерми». Ул беэиен традицион формаларның элемент, ларын башкача тезә һәм форманың нигезе булган ритмнарны яңарта. «Оя» шигырен алыйк. Анык нигезендә — татар халык җырларыннан күчкән 8 — 7 ле үлчәү. Ләкин ул үлчәү, ритмик буыны 8 — 7 гә туры килгән башка буыннар белән аралаша: 7_7 —8 —7, 8 — 7 —8 —7, 8 —7 —4 —7, 8-5-8 —8, 7 —8 —8 —7, 7-8 — 7, 8-7-5. 7 —8 —8 —7 —4 —5. «Кара нәрсәләргә ләгънәтенең ритмикасы тагын да кызыклырак: 4—10 — 10 — 3, 4-10 — 3, 2 — 8 — 9, 8 —5 —7 —7 —7, 2-9-9 —8 — 7... Ижек саннары шундый төрле булган юллар бик кытыршы яңгырарга тиешләр кебек, ләкин алар, ни сәбәптәндер, бик табигый, якача яңгырыйлар, хәтта үзләренең «кытыршы» икәнлекләрен дә сиздермиләр. Эш нәрсәдә соң? Ә эш, күңелне жәлеп иткән мәгънәдән тыш, барыбызга да билгеле булган ритмик буыннарда. Әгәр дә «Кара нәрсәләргә ләгьнәт»не ритмик буыннарга бүлеп чыксак, без менә мондый күренешкә тап булыр идек: 4 — 4—6— 6— 4 — 3, 4 — 4 — 6 — 3, 2—4 — 4 — 6 — 3, 4-4-5-4 — 3 — 4 — 3 — 4 — 3... Ягъни, нигездә 4, 6, 3 ижекле ритмик буыннарның башка ритмик буыннар белән аралашуын күрер идек. Бу ритмнар — шигырьләрнең фикерләре тудырган ритмнар һәм алар үзләренә бер музыкальлек алып киләләр. Гомумән, Ш. Мәхмүдовның шигырьләре бик музыкальләр. Аларнын төзелеше дә музыка әсәрләрен хәтерләтә ин алдан прелюдия афоризм, аннан 2, 3, 4 кисәк һәм тәмамлаучы өлеш килә. Алар, музыка әсәрендәге кебек, квадрат яки квадрат булмаган (так яки жеп ижекләр) нигездә корылалар. Мәсәлән, традицион 10 — 9, 8 — 7 квадрат тезелеш булса, ритмик буыннары 6 — 4, 4 — 5 һәм 4 — 4, 4— 3 — 5 һәм 3 ижекле буыннар музыкаль яктан пауза хисабына 6 һәм 4 ижекле буынга тигезләр. Шулай итеп традицион шигырь тик жөп ижекле буыннардан тора. Махмудов исә, югарыда күрелгәнчә, ижек саннары төрле булган так ижекләрдән кора, ягъни квадрат булмаган төзелеш барлыкка килә. Бу — сөйләү теле интонациясен тудыручы төп нәрса. Музыкальлек ягыннан килгәндә басым роленең дә көчле булуын әйтергә кирәк бу шигырьләргә тоник басым хас, ягъни аерым юлларда билгеле сандагы басымнар кулланыла (һәр синтагма — бер басым). Мәсәлән, «Урамнар» шигыре бо- лай корыла: беренче юл — бер басым, икенче юл — 3. өченче — 3, дүртенче — 1... Музыка әсәрләрендә беренчел тема әсәрнең буеннан буена барган һәм үз тирәсенә башка темаларны туплаган кебек, Ш. Мәхмүдовның шигырьләрендә беренчел ритмик буын әсәрнең буеннан буена төрле вариацияләрдә үсеп бара һәм бөтен шигырьгә хас булган гомум ритмик рәсем («сквозная интонация») тудыра. Ритмик буыннар нигезендә синтагмалар ята, шигырь кирәкмәгән урында бүлгәләнми: юл — тулы фикер-образ. Ш. Мәхмүдовның шигырьләре — строфасыз шигырьләр, ләкин алар паузалар белән строфа кебег- рәк өлешләргә бүленәләр. Бу өлешләрдә фикер башланырга да, төгәлләнергә дә өлтерә. Ә калган өлешләр шушы фикергә логик ассоциация белән бәйләнәләр. Әгәр жөмләләрдәге синтагмаларны күз алдына китерсәк — нәкъ шундый күренешкә тап булабыз: фикернең төгәлләнгән буыннары да бер-берсе белән нәкъ шулай бәйләнәләр һәм тагы да зуррак, камилрәк фикер хасил итәләр. Бу параллельдән сон Ш. Махмудов шигырьләренең эчке төзелешен (әгәр дә шулай атап булса) синтагматик төзелеш дип атарга мөмкнндер Шигырьнең бер зур паузадан алып икенче зур паузага кадәр өлеше «синтагма» дип аталса, шул «синтагма»лар, бер берсе белән логик бәйләнешкә кереп, бер аур образ фикерне «жөмлә»гә (шигырьгә) әверелдерәләр Параллель обраэ-юллар үзенчәлекле шигырь корылышын — синтакснк корылышны тудыра аерым фикерләр бер үк синтаксик конструкцияләр аркылы бирелә (.хәтта рифмалар). Мәсәлән. «Яшәеш асылы* һ. б. Бу да бер шигъри алым. Кайбер укучылар рифмасыз шигырь күрсәләр: «Ах, бу ирекле шигырь икән1» диләр. Ләкин ирекле шигырь рифмалы да була ала, тик анда рифма фәкать ин кирәкле урында гына кулланыла Ш. Мәхмүдовның кайбер шигырьләрендә («Альшан зиратында*. «Әниемиец йөзе* һ. б.) рифма традицион шигырьләрдәгегә караганда күбрәк тә. Алар юлның башында дә, уртасында да, ахырында да. Йоклагыз. жинел булсын бу туфрак, бу авыр ташлар, ж и цел булсын ватандашлар, якташлар, йокыгыз... Сирәк киләсез дип тотмагыз безгә үпкә, ерак бит, булмый бит килеп ешрак һәм күпкә... Күрәсез, һәрбер сүз диярлек рифмалашкан. Ш. Махмудов шигырьләрендә рифманың төрләре бик бай: яңгырашка корылган рифмалар (барыбер — бәрабәр, агачы — апачык. төзү дәрте — үзгәртү), көнчыгыш шигъриятенә хас ике, өч сүздән гыйбарәт рифмалар да, тәңгәл рифмалар... Тәңгәл (бер, ике хәрефе белән генә аерылган рифма) рифмаларны Ш. Махмудов рифмалашкан сүзләргә зур мәгънә бирмәгәндә ешрак куллана. Үзе белән зур мәгънә алып килгән сүзне юлның ахырында ул я бөтенләй рифмалаштырмый, я анарга янгыраш нигезендә корылган рифмалар таба һәм бу рифма укучының игътибарын жәлеп итәрлек була. Ә мәгънәле сүз рифмалашмаганда, ул сүзгә кадәр укыла торганнары рифмалашалар һәм мәгънә алып килүче сүзне, йөз күк күгәрчен арасында бер ак күгәрчен кебек, аерылып торырлык итәләр. Кыскасы, шигырьләр техника ягыннан камилләр, үзенчәлеклеләр, фикер ягыннан тирәннәр һәм тыгызлар. Күренүенчә, Ш. Махмудов шигырь техникасы белән заманча коралланган зур культуралы, киң диапазонлы шагыйрь. Ләкин бу китапта, аның уңышлары белән беррәттән, күнелгә ятып бетмәгән моментлар да юк түгел. Әйтик, «Гади'әйберләр» циклындагы «Кызыл розалар* шигырен укыганда, ниндидер логик пауза барлыкка килә. Бу шигырь ни өчен бирегә килеп керде икән, дип уйлый башлыйсын. Әгәр дә бу шигырьне гомумән китаптан алып ташласаң, «Имгәтелгән әйберләр» һәм «Икмәк» дигән шигырьләр арасында («Кызыл розалар* шушы ике шигырь уртасында) бушлык кала. Бәлки, «Имгәтелгән әйберләр» белән «Кызыл розалар* арасында логик күпер вазифасын үтәгән башка шигырьләр булгандыр да, бәлки, төрле редакцион сәбәпләр аркасында, алар төшеп калгандыр... Ләкин бусы инде укучы өчен билгеле түгел, ул хәтле үк мөһим дә түгел. Бәлки, «Кызыл розалар»ның композицион урыны «Икмәк» шигыреннән соң ук булгандыр. Бәлки, бу шигырьнең эпиграфы «Икмәк»кә дә карыйдыр. Бу очракта инде логик бәйләнеш саклана кебек. Йомгаклап шунысын да әйтергә кирәк, китапның иң уңышлы циклы — «йөрәк хәтере» һәм аның уңышлы ягы сюжетлылык- та. Бу очракта сюжетлылыкны прозага хас әдәби термин белән бутамаска кирәк. Шигырь үзе абстракт, ярым абстракт конструкцияләрдән торуы мөмкин. Ләкин алар ассоциатив рәвештә тормышның төгәл бер картинасын, вакыйгасын фабулалы рәвештә күз алдына китереп бастыралар, аларда вакыйга була. «йөрәк хәтере»нең картиналары гаять дәрәжәдә драматиклар, экспрессивлар, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәткә ияләр. Картиналарның һәр детале, кинодагыча итеп, зур планда бирелгән. «Гади әйберләр» циклы да уңышлы. Бигрәк тә «Ак әйберләр», «Кара нәрсәләргә ләгънәт», «Биеклек», «Оя», «Ишекләр», «Җир», «Икмәк» кебек шигырьләр. Бу шигырьләр башкача эшләнгәннәр һәм алардан вакыйга-картнна сюжетлылыгы таләп итү мөмкин түгел кебек. Без белгән сюжет — вакыт агышын, вакыйгаларның үсешен, алмашынуын художестволы итеп, объектив һәм табигый итеп чагылдырырга тиеш. Ләкин шигырь ассоциацияләр потенциалында булып, бу ассоциацияләр укучыга табигый барып житә торган логик бәйләнештә була икән, монда ниндидер сюжетлылык бар дигән сүз. «Гади әйберләр» циклына кергән шигырьләр нәкъ шундый сюжетлылыкка — фикер сюжетлылыгына корылганнар да. Монда без белгән сюжет ролен әйберләрнең фәлсәфи халәтен, эчке сыйфатларын, ачу процессы, шушы ачу процессындагы образ-фнкерләрнең логик үсеше үти. Шуна күрә дә бу шигырьләр бераз абстрактрак булып күренәләр һәм алар шулай булырга тиеш тә, чөнки бу шигырьләр гади әйберләргә мәдхияләр, ә мәдхияләрдә вакыйга сюжетлылыгы була алмый. * * ө Сонгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: кайбер укучылар бу мәкаләне бер яклы дип кабул итәрләр. Алар хаклы, чөнки бу — китапның яхшы, начар якларын тикшереп, китапка ниндидер бәя биргән рецензия дә, тәнкыйть мәкаләсе дә түгел. Мәкаләдә фәкать китапның үзенчәлекле төзелеше, шигырьләрнең корылышы һәм шулар белән бәйле рәвештә генә шигырьләрнең эчтәлеге каралды