Логотип Казан Утлары
Роман

Ямашев

Мартның егермесе иде Мартның егермесе иде. Хөсәен, трамвай тәрәзәсен ачып, яз һавасын бөтен күкрәге белән сулады да Екатеринская урамының үз өйләре торган ягын күзәтеп бара башлады. Трамвайның өстәге дугасы чатыр- чотыр итә, бөтен тирә-юньгә очкыннар чәчрәтә. Бельгия акционер җәмгыяте әле күптән түгел Казан трамвайларын электрлаштырды. Ә урамда яз. Бала-чага чыр-чу килә. Төенчекләрен башларына куеп баручы, чапан бөркәнгән татар хатыннары хәзер урамда гадәттәгедән күбрәк күренә. Тротуарлардан җылы бу күтәрелә. Рәхәт тә соң бу яз көннәре! Әйе. бары каһәр трамвай гына артык әкрен кыймылдый. Берәр лихачка утырып барганда яхшырак булыр иде Хөсәенгә. Акчаны да саклап тотмый булмый шул. Әнә трамвайга кергәндә дә. Хөсәен, аның арткы өлештәге беренче классына кермичә, алдагы ягына, икенче классына, өч тиенлегенә, кереп утырды. Хәйләкәр бельгиялеләр халыкны үзләренә тарту өчен эшне оештыра беләләр, һәрбер класс чаршау белән икегә бүленгән. Янәсе, татар ягы, юкса татар хатыннары ирләр белән бер вагонга утырып йөри алмый, янәсе. Чаршау ярыгыннан Хөсәеннең күзенә теге якта утыручы чапанлы абыстайлар чагылып китте. Трамвай чыелдап чаттан борылды да Печән базары аша Болакка таба китте. Монда базар икәнлеген хәзер күзне йомган килеш тә белеп булыр иде. Чөнки андагы шау-шу, тавыш доңгырдык трамвай гүләвен дә ишеттермәс булды. Көнбагыш маенда кыздырылган төрле камыр ашларының исе борынны кытыклап вагон эченә керә башлады. Трамвай чатлыкта чиркәү янында тукталды. Юл буенча ләм-мим сүз сөйләшмичә барган чапанлы абыстайлар төшеп киттеләр. Алар артыннан Хөсәен дә чыкты. Базар халык белән шыгрым тулы иде. Кем1 Дәвамы. Башы 9, 10 саннарда. нәрдер дарчин, имбир сата, кемнәрдер бик каты кычкырып дөгеле, итле вак бәлеш тәкъдим игә. Ачык һавага куелган озын өстәлләрдә май баскан ит түшкәләре, казылыклар, сап-сары симез каз. тавык күренә. Вак такта кибетләрдә галантерея товарлары, кызыл мал. түбәтәйләр, камытлар. каюлы читекләр күзгә чагыла. Кыскасы, монда барысы да бар, татар агайның һөнәр осталары ни булдырса, шул Печән базарында. Теге чапан ябынган хатыннар вагоннан төшү белән халык арасына кереп юкка чыктылар. Хөсәен, халык дәрьясын кичеп. Московская урамындагы Көфер почмагына таба юл тотты. Артта көйләп-көйлэп товар тәкъдим итүче кырык тартмачылар, нәүруз әйтеп утыручы сукыр хәерчеләр, сәләмә киемле, ялтыр күзле сукбайлар калды. Мәчет ча гында кемдер Хөсәеннең беләгенә орынды. — Бай абый, исән-сау гынамы? Авызы колагына җиткән Фәрхетдинне күреп, Хөсәен көлеп җибәрде. — Я. нихәл, Фәрхетдин, әйбәт кенә торасыңмы? Эшлисеңме? — Бик аллага шөкер. Эшлим, эшлим. Инде мачтыр әйтте, у тибә башка работает, эшкә төшендең, ди. Рәхмәт инде сиңа. Хөсәен абый, син булмасаң, эш харап не. — Садыйк абыеңа рәхмәт әйт, ярый тимерче карт аның әшнәсе икән әле. — Аңа да зур рәхмәт инде Хөсәен егетне башыннан аягына кадәр карап чыкты. Өстендә шул ук тузган манчестер бишмәт, башында тәвәккәл бу рек. аягында шул ук иске чабаталар, ләкин йөз бөтенләй башка, тазарып, матурланып киткән. — Я. ничек соң, агка акча җыеламы? — дип сорады Хөсәен. Фәрхетдиннең күзләре нурланып китте, ул тирә-якка ялт-йолт карап алды да, «әйе» дигәнне аңлатып, балаларча шатлык белән ике күзен бердән кысып куйды. — Бик шәп, диде Хөсәен, — алайса озакламый авылга икән! Нә- дергә кайтабыз инде алайса? — Юк әле. Алла боерса, быел җәйне монда уздырам әле, — диде Фәрхетдин. Хөсәенне аптырашка төшереп. — Нигә’ дисәң, бай абый, акчаны, мин әйтәм. бәлкем, тагы күбрәк жүнәтеп булыр. Хөсәен башын селкеп торды. — Нишләп йөрүең соң монда? Бүген отгул алдыңмыни’ — Бүген төнен эшлибез. Әле баракта йокы симертеп алдым да хас Обжорный рәткә дип килдем. Анау чакны бик тә шул үп> ' бавыр шулпасына нәфесем төшкән иде, абый, тнк кесәмдә сукыр бер тиен дә юк иде. Фәрхетдин, күзләрен ялтыратып, керле зур кулы белән майлы авызын сыпырып ку йды. — Кинәндем бер затлы аш ашап. Хөсәен кузгала башлады. — Ярар, бик әйбәт, инде эшкә керешкәнсең икән, тырышып эшлә.— диде Сине авылда карчыгың кәгә бит. Кара аны. акчаңны саклап тот. Хөсәен саубуллашты да китеп барды. Фәрхетдин исә шатлыклы елмаю белән аны озатып калды. Хөсәенгә Көфер почмагы тирәсеннән тиз генә китәргә язмаган иде, ахры. Аның Фәрхетдиннән аерылып китүе булды, каршысына Галимҗан Сәйфетдинен килеп чыкты Дус егетнең йөзе җитди, хәтта ни өчендер ачулы да иде. Хөсәен сорау белән аның йөзенә текәлде. — Ни булды сиңа? Бер бер күңелсезлекме әллә? — Хөсәен, бик зур күңелсезлек булды.— диде Галим кан. — Җәгъфәр безнең окончательно дошман лагерена күчте. — Ничек инде? Нидән чыгып әйтәсең? — Шулай. Кичә «Кәрвансарай»да бераз моназара булды Шунда бу, халык алдына чыгып, Рәшит казыйлар позициясен яклады. ’ — Безнең «Кәрвансарай»дамы?—диде Хөсәен. — Әлбәттә, нинди «Кәрвансарай» бар тагы! Бу бик күңелсез хәбәр иде. Аерата күңелсезлеге шунда иде: Җәгъфәр төрмәдә утырып, аннары атасы байгура тарафыннан тагы бер тапкыр тибәрелеп Казанга кайткач, гади эшче сыйфатында Крестовников заводына эшкә керде. Хөсәен аны бары бер тапкыр гына, анда да исерек килеш күрсә дә һаман әле бу сәләтле һәм кызу канлы егеттән өметен өзмәгән иде. Барысы да челпәрәмә килгән икән. Хөсәен, күңелсезләнеп, башын аска иде. Галимжан сүзен дәвам иттерде: — Авыр хезмәт егеткә ошамаган. Сабын кайнатуны әйтә.м. Ай ярым чамасы изаланды да тәмам гайрәте чикте мәсләксезнең. — Теге бай хатынга яңадан әйләнеп кайтмагандыр бит? — Бөтен бәла дә шунда шул! Кире кайткан. Аягына егылып елаган, гафу үтенгән. Хөсәен, ярсуына түзә алмыйча: «Фу, шакшы!» — дип, җиргә төкереп куйды. — Шуннан? — Шуннан тегесе Җәгъфәрне гафу иткән ... Хөсәен эченнән үз-үзен табалап алды Ничек ул аны алданрак белмәде? Ничек ул аны тоймады^ Юкса, уйланырлык һәм тиешле бәя бирерлек хәлләр булмады түгел бит. Хөсәен кашларын җыерып Галимҗан! а текәлде. — «Мөхәммәдиядәге группа членнарын ул беләме? — Белә. — Хәзер үк тиешле чаралар күрегез, Галимжан! Юкса янабыз. Мостафинны да. башкаларны да кисәт, бернинди язу-сызу калмасын. — Шулай итәргә кирәк шул. — Болай булгач, андый ике яклы пычактан барысын да көтәргә була. Ул иртәгә үк дүртенче отделениегә барып үзебезне биш тиен акчага сатачак. Хөсәен читкә карап уйланып торды. — Бәлки, син ялгышкансыңдыр.-*—диде ул, кинәт өметләнеп — Бәлки, ул әле бөтенләй үк бетмәгәндер .. дошман лагерена күчмәгәндер’ Бәлки, аның белән сөйләшеп карарга кирәктер? — Юк, Хөсәен, бу эш мөмкин түгел, — диде Галимҗан. — Әгәр андый имканият булса, мин сиңа әйтеп тә тормас идем. Галимҗан кискен рәвештә сөйли башлады: — Ул ачык итеп, халык алдында, бүгенге көннән башлап безнең белән мөнәсәбәт өзелгәнлеген, безнең ялгыш бер юлда булганыбызны үзенчә исбатлый башлады. Янәсе, без халыкны кызганмыйбыз, һич кирәкмәгән корбаннар ясарга җыенабыз. Рас, Хөсәен, ул рәсми рәвештә бездән аерылганлыгын икърар итте! Хөсәен җавап кайтармады. Ләкин анын шул ук минутта бу хыянәтче белән сөйләшәсе, әгәр ул шүндый юлга баскан икән, ана каты-каты нәфрәт сүзләре әйтәсе килде. Ул ничектер салмак кына бер хәрәкәт белән Галимҗанның кулын кысты. — Сөйләшербез әле, монда урыны түгел, — диде. — Әнә тегеңә күз сал. — Ә юк ла, ул городовойның башы тишек түгел. Ул безнеңчә аңламый. — Шунда да саклык җитенкерәми сиңа, — диде Хөсәен. — Җитәрлек сабак алмаган кешедәй... Ул сүзен әйтеп бетермәде, әтисеннән мирас булып калган көмеш сәгатьне кесәсеннән чыгарып карады да, бу юлы үзен кулга алып, күтәренке рухта: — Ашыгам, очрашырбыз әле, — диде. Калган юлны ул һаман шул Җәгъфәр турында уйланып узды. Сулга бер тар тыкрыкка борылды. Бераз баргач, кызыл кирпеч капкадан кереп, ишек алды түрендәге бер каглы кечкенә агач өйгә якынлашты. Тукталып өйнен сул як тәрәзәсенә карады. Әгәр керергә яра- маса, тәрәзә төбендә кына гөле булмаска тиеш. Хәлбуки, кына гөле, үзенең кып-кызыл чәчәкләре белән Хөсәенне чакыргандай, матур булып балкып утыра иде. Хөсәен звонокка басты. Ишек ачылу белән, чишенеп, түргә узды, тәмәке төтене тулган зур бүлмәдәге кешеләр белән исәнләште. Әкренләп караңгыга ияләшкән күзләргә берәм-берәм комитет членнары чагыла башлады. Түгәрәк өстәл тирәсендә Саммер. Дамперов, Лозовский һәм Адоратский у гыра. Читтәрәк, стена буендагы утыргычларда, Хөсәен таныган тагы берничә кеше күренә. Алар арасында —әле күптән түгел генә Самарадан Казанга күчеп килгән РСДРПның Көнчыгыш бюросы члены Лихачев. Саммер ниндидер язулар карый, ә читтәрәк урнашканнары үзара сөйләшәләр. Әле тагы ике кеше килеп җитмәгән икән. Узган утырышта Яков Михайлович та бар иде. Ай күрде, кояш алды, үзенең эшен менә дигән итеп башкарды да китте дә барды Хөсәен утыргычын өстәл янынарак тартты һәм Саммерның нинди эш белән шөгыльләнүен карап утыра башлады. — Карагыз әле, Хөсәен Минһаҗетдинович, — диде Саммер. Хөсәеннең күз карашын тойгандай. — Бөгелмә өязендә татарлардан безнең кеше бармы? Сез Карабаш авылындагы вакыйгалар турында ишеткәнсездер инде? Шулай. Хөсәен ул турыда белә. Бөгелмә өязе Карабаш авылындагы крестьяннар недоимка түләүдән баш тартканнар, алай гына да түгел, исправник һәр өйгә килеп тентү ясый башлагач, агайлар урядник һә.м пүнәтәйләрне камап алып, барлык полиция чиннарын куып җибәргәннәр. Хөсәен бу хәлне белә. Ләкин бу үзлегеннән, бернинди җитәкчелексез килеп чыккан бер баш күтәрү. Хөсәен үзе дә мондый чакны актив рәвештә ярдәм күрсәтү турында, тиешле кешеләр аша эш алып бару турында уйлана. Бөгелмәдә генәме соң! Канлы якшәмбе залплары Казан губернасының бик күп өязләрен уятты. Минзәлә, Чистай. Спас һәм башка өязләрдә крестьяннар алпавытларга каршы баш күтәрә, аларның утар һәм урманнарына кул суза башладылар. Чәчү вакытлары җитү белән, әлбәттә, бу хәрәкәт киңәячәк, җиргә интеккән крестьян тагы алпавыт җирләренә ташланачак. Татар крестьяннары арасында ышанычлы кешеләр булдырырга кирәк. Хөсәен үзенең шул фикерләрен Саммерга әйтте. — Бу мәсьәләне безгә бер махсус тикшерергә кирәк булыр, — диде «Сакалбай». Аның партия кушаматы шундый иде. Университетның ирекле тыңлаучысы Накоряков белән студент Кулеша соңга калып килделәр. Хөсәен Андрей Степановичның оста оратор булуына һәрвакыт соклана иде. Бик күп белем бирде ул Хөсәенгә. Ә икенчесен. Николай Ни- кандрович Накоряковны, шулай ук Хөсәен дус күрә иле Коля — имәндәй теза. зәп-зәңгәр күзле, ачык чырайлы егет. Ул хәтта бервакыт Хөсәенгә университетка керү өчен билет та әмәлли алды. Шул билет белән Хөсәен изге фән бинасының яңгырап торган коридорларыннан, аудиторияләреннән ничәмә тапкыр узды Биология лабораториясендә фәнни түгәрәк исеме астында политик диспутлар уздырыла Хөсәец бик күп нәрсә алды шул диспутлардан Узган елның көзендә Казан университетының йөз еллыгын бәйрәм итәргә булдылар. РСДРП комитеты монардан файдалануны тиеш тапты. Ул чакны комитет башында әле генә сөргеннән качып кайткан Завадский тора иде. Бергәләшеп шул комитет члены белән бардылар. Профессор Капустинның шалтыравык нотыгы артык тешкә тия башлагач, Завадский тыңлаучылар арасыннан: «Җитәр! Бу кирәкми безгә! Бетсен самодержавие! Әйдәгез, урамга чыгыйк, шунда үзебезнең таләпләребезне әйтербез!» — дип кычкырды. Профессорның күзләре акаеп китте. Залга төрле яктан прокламацияләр ява башлады. Кинәт Завадский утыргычка басты да яңгыравык тавыш белән ялкынлы нотык сөйли башлады. Хөсәеннең күңеленә бу вакыйга бик нык сеңеп калды. Бөтен зал бер булып тынып тыңлады Завадскийны. Студентларны күзәтү эшен башкаручы педельләр ораторга ташлангач, егетләр. Завадскийны аралау өчен, тотынышып тыгыз койма ясадылар. Төрле яктан: «Бетсен самодержавие!» — дигән тавышлар яңгырады. Залның биек түшәме, андагы кандилләр бу тавышларны хуплагандай чыңлап, зыңгылдап тордылар. Ни арададыр кемдер кызыл флаг күтәрде. Студентлар, бердән кубып, «Марсельеза» жырлый-жырлый урамга агылдылар. Митинг уздыру өчен халык театр мәйданына таба юл тотты. Бераздан соң чаттан азлы полиция күренде. Шул чак Хөсәен рәхимсез патша ялчылары белән кулга корал тоткан хәлдә генә көрәшергә мөмкинлеген үзе тәне һәм җаны белән тоеп аңлады. Ничәмә кеше кыйналды ул көнне, ничәмә кешене төрмәгә илтеп ташладылар... Хөсәенгә уйларын бүлергә туры килде. Саммер аягүрә басты да комитетның чираттагы утырышы ачык икәнлеген игълан итте. — Иптәшләр, — диде ул, — безгә шактый «сугышырга» туры килде. Хәл. минемчә, хәзер төзәтелде, үзәкнең ярдәме һәм үзебезнең тырышлык белән без максатыбызга ирештек. «Вперед» газетасын хәзер без үзебезнең җитәкче орган итеп таныйбыз. Мин бүгенге көн тәртибендәге мәсьәләнең әһәмиятенә игътибар юнәлтүегезне сорар идем. Ленин һәм аның тарафдарлары РСДРПның өченче съездын якын арада уздыруны зарур дин табалар. Без бүген шуның турында уйлашырга һәм тиешле резолюция кабул итәргә тиеш булабыз. Ул беразга гына тукталды да алдындагы кәгазьләрне кулына алды. — Минем исемгә Надежда Константиновна Крупскаядан шифрлы хат килде, — диде ул. — Мин аңа бүген расшифровка ясап бетердем, сезгә укып күрсәтмәкче булам. Ул кулындагы хатны укый башлады. Барлык комитетлар белән, Ленинның шәхси секретаре буларак, бәйләнеш тотучы Крупская Казандагы хәлләр белән кызыксынган, анда хәзер нинди кешеләр бар? — дип сораган иде. Адоратский шушы җирдә Саммерны бүлдерде. — Владимир Ильичның Казан өчен ни дәрәҗәдә борчылуын күз алдыма китерәм мин. Әлбәттә, Хөсәен дә аңлый. Надежда Константиновна Ленин кушуы буенча язган. Ленинның Казанны онытмавын, һәр даим Казан хәлләре белән кызыксынуын комитет членнары барысы да бик яхшы беләләр. Крупская исә — Ленинның барлык корреспонденциясеи алып баручы кеше. Саммер хатны укуын дәвам иттерде. Надежда Константиновна якында уздырылырга тиешле III съездның большевиклар өчен әһәмияте турында, анда көрәш тактикасы билгеләнәчәген яза иде. Казан большевиклары III съездны кирәк дип тапкан хәлдә үз араларыннан делегат билгеләргә һәм аны чит илгә озату чараларын күрергә тиешләр. Комитет членнары арасында фикер алышу башланды. Ниһаять, карар да кабул ителде. Казан РСДРП комитеты съездны кирәк һәм вакытлы дип таба. Секретарь Дамперов — какча йөзле, кылыч борынлы студент — карарны укып чыгып, тавышка куйды. Каршылар юк иде, хәтта буйчан курсистка Астафьева Катя да. әле меньшевистик сатулашу* ларыннан арынып бетмәсә дә, бераз икеләнгәннән сон, үзе сөйләгәннәренә каршы килеп, кул күтәрде. Кулеша Саммерны делегатлыкка тәкъдим итте. Димәк, күпчелек хупласа, Иван Адамович съездга китәргә тиеш. Хәер, күпчелекнең, әлбәттә. Саммер кандидатурасын яклаячагын Хөсәен анык белә иде инде. Чөнки бу революционерны хөрмәт итмәгән бер генә иптәш тә юктыр. Хөсәеннең күңелен кытыклап, аңлатып булмый торган ниндидер бер тойгы узды. Юк. бу көнләшү түгел, хәтта Саммерга кызыгу да дип әйтеп булмас иде. Ул ниндидер горурлык кебегрәк тойгы булды Төп мәсьәлә хәл кылынып. карар кабул ителгәндә лампа кабызылган, комитет членнарының йөзләренә ару галәмәтләре чыга башлаган иде. — Иптәшләр, инде мондый хәл. — диде Саммер. — Безгә берәр чара табып, Трофим Завадскийга ярдәм күрсәтергә кирәк. — Аның хәле ничегрәк соң? — дип сорады курсистка. — Мин аңа бер кергән идем, ләкин, кызганычка каршы, ул квартирасын алыштырган булып чыкты. — Мин аның янында әле кичә генә булдым, — диде Саммер.— Шулай шул. ул квартирасын алыштырды. Шулай итәргә мәҗбүр булды. Аның хәле әйбәт түгел, иптәшләр, — дип өстәде ул. Хөсәен игътибар белән тыңлый башлады. Сүз әле генә үзе хәтерләгән, университет вакыйгаларында җитәкчелек иткән кеше турында бара иде. Төрмә, сөрген, үз-үзен аямыйча, ачлы-туклы, йокысыз узган тормыш Завадскийны тәмам аяктан еккан Ул хәзер үпкә чире белән каты авырып ята. Кызганыч иде аның хәле. Казанда туган тиешле кешеләре булмавы аның хәлен аерата авырлаштыра иде. — Берәр ашыгыч чара күрергә кирәк бит безгә, — диде Саммер.— Завадский күзгә күренеп, шәмдәй эри. иптәшләр. — Элекке квартиры аның ярыйсы иде, — диде Дамперов. — Мин аның хуҗасы белән дә сөйләштем ул чак, әйбәт, гадел кешеләр иде алар. Тик пичектер филерлар сизенгәннәр, шик туган... Дамперов тынып калды. Хөсәенгә барысы да ачык иде. Трофимны хәзер аерата нык сакларга кирәк. Чөнки ул сөргеннән качкан кеше, фиргавеннар аның эзенә төшсәләр, рәхим-шәфкать булмаячак аңа. Хөсәеннең күңелендә тыелгысыз бер теләк туды. — Ә безгә күчерсәк аны? — диде ул. Утырыштагылар Хөсәенгә текәлделәр. уйга калдылар. Саммернын да, Накоряковиын да Хөсәеннәрдә булганы бар. Аның нинди шартларда яшәвен барысы да дияр тек белә, һичшиксез, Хөсәен чагыштырмача хәвефсез яшәүчеләрнең берсе, шулап да бөтенләй үк түгел. Саммер тамак кыргалап куйды. — Син хәвефсез булыр дип ышандырасын инде? — диде ул. уйланып. — Мин аңа тыныч шартлар тудырачакмын, — диде Хөсәен. — Аңа... Ул сүзен әйтеп бетермәде. Накоряков бүлдерде: — Ай-Һай, синең дә, Хөсәен дус, квартираң күзәтү астында бит. Әгәр берәр хәл була калса. .—диде Чыннан да. Хөсәеннең квартирында бер тапкыр полиция булган иде инде. Ләкин берни дә табылмады бит. Шпикларның сагалап торуларын да Хөсәен белә. Ләкин бит аны гаепләргә барыбер бернинди дә матди дәлил юк. Хөсәен, әлбәттә, саклану чараларын күрәчәк һәм ни кылса кылыр, мәгәр иптәшен үлемгә дучар итмәс. — Мин сезнең ничек яшәвегезне беләм, — диде ул Накоряковка каршы. — Сез бөтенегез дә мина караганда авыррак шартларда. Без бит инде, иптәшләр. Трофимны ташлый алмыйбыз. — Болай итәргә кирәк,— диде Лозовский. — Син аны. Хөсәен Мннһаҗетдиновнч. үземә алам. димә, син аны тыныч һәм әйбәт урынга урнаштырам, диген Әгәр дә шулай булса, мин рнза. — Мин дә шулай уйлыйм, — диде Дамперов. Башкалар да шуңа кушылды. — Алайса. Завадскийны урнаштыру мәсьәләсе миңа тапшырыла. Шулаймы? — диде Хөсәен. Ул күңеленнән план корып өлгергән иде инде. Әлбәттә, кемгә генә урнаштырмасын, ул авыру революционерны берәү дә Хөсәеннең әнисе һәм Хәдичә кебек итеп бага алмаячак. Аннан соң, Хөсәеннең ышанычлы докторы да бар бит әле. Ул доктор Дәүләткил- диев, бөтен Казаныңа бер мөселман доктор... — Алайса, шулай сөйләштек, — диде Саммер. — Завадский сиңа тапшырыла. Комитетчылар таралышканда язгы төн үзенең якты йолдызлары белән бизәлгән зәңгәрсу кара шәлен ябынган иде. Төн уртасы булуга карамастан, һава салкын түгел, хәтта түбә кыекларыннан су тама, кар баскан саен шытырдап сеңә, аяк эзләрендә каралып су кала. Хөсәен, Московская чатына җиткәч беразга тукталып, Печән базары ягын күзәтте. Хәзер бөтен дөнья тынлыкка чумган, көндезге мәхшәр, әйтерсең лә, бөтенләй булмаган да: кибетләр ябык, бөтен тирә-юнь йокыга талган. Хөсәен Завадский турында уйланды. Ул аны ышанычлы иптәшләре белән бергәләп үз өенә күчерер. Аңа урын бар. аңа әйбәт булачак Белмәссең, бәлки әле аягына да басар. Юкса, бик җаваплы вакытлар якынлаша бит. Әйтерсең лә, җиһанны утлы камчылар белән кыйный- кыйный гөлдерәп яшенле-давыллы яңгыр килә. Ул җир өстенә чиләкләп рәхмәт яңгырын актарачак, бәхетсез, җәберләнгән, кимсетелгән ил өсте аруланып, сафланып калачак. Шундый хәлиткеч көннәрдә, бөтен гомереңне, бөтен барлыгыңны шул эшкә багышла да күзгә күренмәслек кечкенә микроблар аркасында ыргытылып читкә ташлан. Дөньяда моннан да мәгънәсезрәк хәлнең булуы мөмкинме! Хөсәен хәзер урыныннан тора алмый яткан Трофимның хәлен яхшы аңлый. Аңлау гына түгел, хәтта барысын үзе кичерә кебек иде. Ул Җәгъфәрне хәтерләде, бая шушы урында сүз булды бит. Аның йөрәге сыкранып куйды. Бер бай хатынга сатылыр икән кеше, яшьлектә эчкән антларына хыянәт кылыр икән кеше! Ә теге көнне нәрсә килеп чыкты тагы! Мин Рабига туташны сөям диме? Алда күренгән фонарь янында кемдер басып тора иде. Ахры, городовойдыр. Бераздан каравылчыларның иренеп кенә бер-бер артлы шакылдатканнары ишетелде. Каршы яктан, бөтен дөньясын онытып, бәхеткә тиенгәндәй бер исерек адәм җырлап-әйттереп узды. Күрәсең, городовойга ялгызлыкта төн ката тору күңелсездер. Ул Хөсәенгә исерекне күрсәтеп: — Менә кемгә диңгез тубыктан ул! — дип куйды. — Шулай шул, — диде Хөсәен. Ашыккан аякларын тыебрак будка яныннан узды. Хөсәен тагы Завадский турында уйланды, аннары уйлары сеңелесе Хәдичәгә күчте. Аның ярамас бер эш эшләп ташлавы турында фикер йөртә башлады. Ничек тә бер барып чыгасы иде шул Әлмәткә. Ләкин вакыты андый түгел шул! Хөсәен, абайламыйчарак, кар астына яшеренгән суның күзенә үк китереп басты. Яз җиткән иде шул. Иң матур чаклар якынлаша. Шушы яз уртасында күңел ниндидер ашкынулар, шатлыклы дулкынланулар кичерә башлый. Ул әллә кайларга ашкына, җилкенә. «Менә Беренче май бәйрәме дә якынлаша,— дип уйланды Хөсәен, — ул быел аерата тантаналы булачак. Аңа бик шәп итеп әзерләнергә кирәк». Хөсәеннең күз алдына яшеллеккә күмелгән кырлар, урманнар килде. Сайрар кошлар, гүзәл чәчәкләр. Ул вакытларга да күп калмады шул. Шунда ук күз алдына чәчәктән үрелгән такыя һәм, шуңа бәйләнеп. хатыны Хәдичә килеп басты. Шулай чәчәкләр җыеп, такыялар үреп йөргәннәр иде алар бервакыт. Хөсәен үз алдына елмаеп куйды. Татлы уйларга чумып алга баруында булды. Мартның егермесе иде. Безнең гүзәл бәйрәмебез Әле сәгать иртәнге дүрт тә юк иде. Биш кеше, печән салынган кабык арбага утырып, Казанның Ягодный бистәсе ягыннан үзәккә таба юл тотты Ат башында Шәрифулланың кече улы Гыйззәтулла утыра. Әтисе — аның белән янәшә, уң якта. Ул эш четереклерәк чакта дилбегәне үз кулына алып, улына булышкалап куя. Сул якта алда —Тәгъ- зимә, аның белән янәшә — Садыйк, ә иң артта, артка карап, аякларын салындырып, Фәрхетдин утырып бара иде. Вакыт иртә әле, Казан халкы уянмаган. Түм-түгәрәк битле Гыйззәтулланың йокысы да туймаган. Шулай да ул сер сынатмаска тырыша. Ә май иртәсе ничектер шомлы-борчулы. Кемнәрдер сагалап торалардыр. ташланырга җыеналардыр кебек. Бәлки, бу— Садыйкка гына шулай тоелгандыр. Юк, тоелса да. ул дөрес сизенгән. Әнә күрмисезмени, тан тишегеннән атлы полиция патруле бистә урамнары буйлап кыдыра. Садыйк үзләре яныннан узып киткән полицейскийларга кашын җыерып ачу белән карап калды. Фиргавеннәрнең мыеклары хәтәр, үзләре юан, ә елкылдап торган көр атлары уйнаклап баралар иде. Ул атлар белән чагыштырганда Шәрифулланың чаптары бөтенләй югалып, бер йолкыш булып кала. Садыйк, патруль узгач; «Сизенәләр, дуңгызлар, хәтәр буласын сизенәләр». — дип әйтмәкче иде дә тыелып калды Фәрхетдин белән Тәгъзимәнең куркып киреләнүләреннән шикләнде ул. Хәлбуки, шикләнмәслек тә түгел иде. Шәрифулла маевкага барырга шатланып риза булган чакта. Тәгъзимә икеләнеп торды, ә Фәрхетдин исә бөтенләй куркуга төште. Екатеринбургта эшләп уздырган еллары, андагы революционерлар белән аралашуы, инде хәзер туку фабрикасындагы идән асты эшенә катнашуы Садыйкны күп нәрсәгә өйрәткән иде. Ул бик яхшы белә; революция оештырылса гына нәтиҗәгә ирешеп була, юкса берни дә килеп чыкмаячак. Шуңа күрә Садыйк барлык көчен жигеп, бернинди хәвеф-хәтәрләр белән исәпләшмәстән. берәм-берәм татар эшчеләрен түгәрәккә йөрергә чакыра башлады Шәрифулла абзый аның түгәрәккә тартылган беренче кешесе булды. Ул аны әллә ни күп үгетләмәде дә, чөнки агай дөньяның әчесен-төчесен байтак татыган иде инде, ул тирә- юнендәге гаделсезлектән котылу юлларын эзләп күптән интегә, күптән. Садыйк кебек, үзенә юл күрсәтүчене көтә иде. Шәрифулла абзый белән алай матавыклы булмады, иллә мәгәр Тәгъзимә җиңел генә Садыйклар, Хөсәеннәр белән китәргә батырчылык итмәде. Күрәсең, аны бик нык өркеткәннәр иде. Ләкин шулай да ул теге вакытны ялган прокламацияләрне учакка атып, көлен күккә очырды. Бәхеткә каршы, тотылмады да. Артык фәкыйрьлектә һәм өметсезлектә яши иде шул ул. Хатын, җитмәсә, мондый хәлдә яшәвен тәкъдиремдә шулай язылгандыр инде дип уйлый иде. Садыйк анын белән берничә тапкыр сөйләшеп карады, хәтта бер тапкыр Тәгъзимәнең өенә дә барып чыкты Тик хатын Садыйкларга туры булышлык күрсәтүдән баш тартты. «Аллам сакласын.— диде.— сезнең турыда беркемгә дә әйтмәм, тик арагызга катнаштырып, башларымны гына вәйран итә күрмәгез», — диде. Өенә килеп йөрмәскә к>шты. тол хатынның ишеге ачылмаса да шыгырдый, дип Садыйкны тизрәк озатып җибәрде. Садыйк татар хатын-кызлары арасында эш алып барырлык башка кеше табу турында уйлана башлаган иде инде — көтелмәгән бер хәл Тәгъзимәнең карашын кинәт үзгәртеп җибәрде. Кызы сәбәпче булды. Кызы аның ундүртечне яше белән бара иде. Ул баласына Тәгъзнмәнең өмете зур иде. әллә шуны фабрикага урнаштырып, тормыш итәргә жи- нелрәк булмасмы, дип уйлый иде. Көннәрдән бер көнне Тәгъзимә теләгенә иреште: үзе эшләгән тегү мастерскоена кызы Нәсимәне дә урнаштырды. Кызы хәзер аскы каттан өскә йөгерә-йөгерә постау ташый башлады. Тик. озакламый, кызын күргән саен, Тәгъзнмәнең йөрәге әрни торган булды. Чөнки кыз артык ябыкты, бәрәңге үрентеседәй зәңгәрсуланып агарды, ул да булмады, бер заман ямьсез итеп ютәлли үк башлады. Бу хәл бик авыр иде анага. Ул, тормышын ләгънәтләп, әле уйнапшатланып йөрергә тиешле күбәләктәй баласының шулай газап чигеп, сасыда, тузанда көннәрен уздыруына байтак күз яше түкте. Бер ара инде хәлсезләнә башлаган Нәсимәгә әкрен йөрисең дип мастер җикеренергә кереште. Ә көннәрдән бер көнне йөзе кара Пальчиков аны анасы алдында ук яңаклады. Тәгъзимә түзмәде, мастерның якасына ябышты. Шул көнне үк хатын эштән соң Садыйкны эзләп тапты. Әлбәттә, ул: «Мин барысына да әзер». — дип әйтмәде. Ләкин Тәгъзнмәнең күз карашыннан ук Садыйк шулай икәнлеген төшенде. Инде Фәрхетдингә килгәндә, эшләр башкачарак иде. Садыйк аңа иртәгә Беренче май бәйрәме, эшчеләр бәйрәме дип аңлатты, маевкага чакырды. Фәрхетдин башта чырай гына сытты, ә инде маевкада ниләр буласын ишеткәч, тәмам куркуга калды. Ләкин нишләмәк кирәк соң ул бичарага? Фәрхетдин үзен Садыйк алдында бурычлы санын иде шул! Чаптар бия дамба буйлап лерт-лерт Казанга таба юрта. Идел ягыннан сәрип жил исә. Әнә кремль, Сөембикә манарасы, аның өстендәге патша гербы, крепость эчендәге чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре. Алар иртәнге кояшта күзләрне чагылдырып ялтырыйлар. Юлда атлы һәм жәяүле кешеләр, хәрбиләр һәм полиция чиннары шәһәргә якынлашкан саен ешая бара. Менә безнең юлчылар тын Казан урамыннан, Проломный буйлап баралар Шәһәр халкы соң тора. Мещаннар әле тәмле төшләр күреп йоклап яталар. Печән базарына да життеләр. Кабан күле кояшта ялтырап җәйрәп ята иде. Яр буена җиткәч, барысы да ашыгып арбадан төштеләр. Шәрифулла өйгә кайтканда үзен ни рәвештәрәк тотарга кирәклеге турында Гыйззәтуллага киңәшләр бирә башлады. — Белмим инде, — диде Шәрифулла Садыйкка карап, — малай атны әйбәт кенә алып кайтып җиткерсә ярый инде. — Ул апкайтмыймы? — диде Садыйк. — У-у, ул! Ул әле синең малай, кирәк икән, атыңны Порт-Артурга алып барыр! Шәрифулла «Ай-Һай!» дип башын чайкап куйды. Җыйнаулашып пароход туктала торган басмага таба юнәлгәндә, Гыйззетулланың чәрелдек тавыш белән: «На, на!» дип атын куалаганы ишетелде. Ул китте. Садыйклар беркадәр башны әйләндереп чайкалып торган басмага керделәр. Бәләкәй булса да, «Нептуи»ның морҗасыннан кара төтен көлтәләре ургыла башлады. Чак урнашып өлгерделәр, пароход богырдатып бер кычкыртты да үзеннән биек көпчәге белән суны шапырдатып, бөтен гәүдәсе белән калтыранып китеп тә барды. Дүшәмбе көн булганга, пароходта пикникка чыгучылар аз иде. Булганының да күбесе ярлы-ябагай эш кешесе: Борискин авьГлы крестьяннары. рестораннарда эшләүче официантлар, буфетчылар, су, сыра сатучылар. Садыйк шулай да шәйләп алды: пассажирлар арасында Казанның төрле заводларында эшләүче татар агай-эне юк түгел иде. Тәгаен, алар да, Садыйклар кебек, маевкага баручылардыр. Сыра мичкәләре арасында тагы бер төркем эшче күренде, болары инде Ала- фузов мастерскойларыннан. Садыйкның танышлары иде. Ләкин Садыйк алар янына бармады, ерактан гына, ым кагып кына исәнләште. Тиздән иптәшләрен ияртеп, өскә, палубага менеп китте. Яшькелт сулы күл бүген аерата матур, ямьле булып күренде. Сулъяк ярдагы агачлыкларда хәтта сандугачлар да сайрый. Быел яз бик иртә килде шул, матур, җылы көннәр иртә башланды. Иртәнге саф һава күңелләрне сөендерә, ярсу йөрәкләргә тынычлык бирә иде. Моңарчы гел чьпык йөз белән, тавышсыз-өнсез килгән Фәрхетдин дә җанланып китте. Ул үзенең авылы, гүзәл Зәй тугайлары турында сөйли башлады. Тәгъзимәнең дә һәрвакыт сагышлы була торган күзләренә яктылык шәүләсе йөгергән иде. Рәхәт иде су өстендә. Хәтта җил сабын заводы ягыннан искәндә борынга бәрелеп киткән авыр ис тә кәефне бозмый иде. — И ходаем, — диде Тәгъзимә, — менә ирем үлгәннән соң бер генә тапкыр да мондый матурлыкларны күргәнем юк ие, каян акылың җитте дә, каян мине алып чыгасы иттең, Садыйк! — Әле моннан да матуррагын күрербез, килен, аллаһы боерса, — диде Шәрифулла. — О-онә, күрәсеңме, бик матур агачлык, анда дайча йортлары, шуннан чак кына арырак Ботан бакчасы инде. Шунда барып, бер мәл мин үзебезнең директорга яшь җимеш агачлары алып кайткан идем. Бер дә әйтеп бетергесез хозур урыннар инде анда, Тәгъзимә килен, һай-һай-һай!.. Шәрифулла, андагы хозурлыкны сүз белән генә әйтеп аңлата алмам дип, ахры, байтак вакыт телен шартлатып торды. — Байлар рәхәттә тора беләләр, — диде Садыйк, җиңелчә генә, хатынкыз да күтәрерлек кенә итеп сүгенеп Алар дүртесе дә палубаның читендә тимер киртәгә тотынып баралар иде. — Беләләр инде, беләләр, — диде Шәрифулла. Яр буендагы яшеллекләргә күмелгән дачаларга карап бары да тынып калдылар. Сандугачларның чут-чут итеп сайраулары хәзер ачык ишетелә. Ярга якынлашканда әле генә яфрак ярган агачлардай сагызлы бөре исе аңкый. — Ә бит барысы да менә шушы безнең кара, ямьсез куллар белән эшләнә, — диде Садыйк. Тәгъзимә уң кулына карап алды. Чыннан да, анын кулы каралып, кискәләнеп, катып беткән иде. Аның бер генә дә исән бармагы юк, барысы да азырта. Ә бит аның да яшь. матур чаклары бар иде Аның да ап-ак йомшак һәм иркәли белә торган куллары бар иде. Ул тирән итеп көрсенде дә: — Ходай бәхет бирмәсә, сатып алып булмый икән шул инде, — дип куйды. — Алла адәмнәрне тигез итеп яратмаган, — диде Фәрхетдин.— Кеше генә түгел, кулдагы бармак та тигез түгел, өлешеңә төшкән көмешең инде. Садыйк гасабиланып өске ирененең бер почмагын гына селкетеп куйды. Ләкин дәшми калды. Фәрхетдин: — Аллаһы тәгалә әйткән ди бит, — диде. — «Бирәм дигән колыма — чыгарып куярмын юлына», дип әйткән ди. Садыйк, артык гүзә алмыйча, кинәт ачу белән: — Тот менә капчыгыңны! — диде. — Нигә? — диде Фәрхетдин, аптырый төшеп. Шәрифулла да сүзгә кушылды. - Юк, алай түгел ул, энем Фәрхетдин. .Аллаһы тәгалә, тырышканга бирермен, дигән ул. Инде тәкъдир дип кенә авызыңны ачып торасың икән, тере килеш тиреңне тунап китәрләр синең Белдеңме? Садыйк Уралда ук аллага ышанмый башлаган иде ниде Ләкин бу динле кешеләр алдында аларнын күңелендә бик изге таяныч булып торган нәрсәгә кагылырга теләмәде. Бер сөйләнү белән генә кешегә дөреслекне аңлатып булмый. Бу дөреслекне авыр эзләнүле еллар китерә. «Нептун» Ботаника бакчасына килеп туктады, у-һу килеп, ша^лашашаулаша, ике мичкә сыраны басмадан тәгәрәтергә тотындылар, кемнәрдер төшеп калды. Бер мәл ыгы-зыгыдан соң, пароход тагы бик гайрәтләнеп бер богырдады да юлны Аркадия бакчасына таба тотты. Пәри почмагында пароходның соңгы тукталышы иде. Анда барып житкәндә Юнусовлар мәчетенең манарасыннан мәзиннең моңлы нәзек тавыш белән азан әйткәне ишетелде. Садыйк эченнән генә: «Безнең иртәнге намаз ферма урманында булыр инде», — дип куйды. Быелгы маевканы комитет аерата зур һәм тантаналы итеп уздырырга карар кылды. Руслар һәм русча белүчеләр өчен ул Идел буендагы бер утрауда булачак. Татарлар өчен — ферма артында. Анысы —әле Садыйклар бара торган земледелие училищесының авыл хужалыгы фермасы. Маевканың кайсы урында уздырылачагын аныклап, юлда очрарга тиешле пикетчылар хәбәр итәчәк. Юлчылар, пароходтан төшкәч, ак ком сибелгән матур юл буйлап бөдрә куаклыкка күмелгән тауга таба юнәлделәр. Юл читендәге чирәмнәрдә чык тамчылары ялтырый. Кабан күле бу Пәри почмагы дип аталган урында ак томан белән өртелгән иде. Кошлар сайравын тыңлап, юлчылар чакрым ярым чамасы ары киттеләр. Үзләре кебек төр- кем-төркем булып баручылар татарыннан да. русыннан да аз түгел иде хәзер. Хәлбуки, аларның пикникка дипме, я булмаса маевкагамы барулары мәгълүм түгел. Әнә бер төркем кеше, күбесе яшьләр, берсе каеш белән аркасына гармун аскан, икенчесе кечкенә генә жиз самовар күтәргән. Садыйкларны узып киттеләр. Арада олырагы, түбәтәй өстеннән картуз кигәне, мәгънәле генә итеп Садыйкка карап күз кысты. Садыйк, иптәшләрен Ерак Кабан дип аталган икенче күл янына китереп житкергәч, күзләрен йөртеп, игътибар белән кемнедер эзли башлады. Ниһаять, тапты. Күл читендә кармак таяклары янына чүгәләгән кечкенә буйлы, киез эшләпәле, жирән сакаллы бер картка таба китте ул. Бабай, калкавычларына текәлеп, шул кадәр мәз беткән иде,— ул Садыйкка игътибар да итмәде. — Ни әйтсәң дә. балык ит түгел инде. — диде Садыйк көлемсерәп. Карт жәһәт кенә борылды да житди генә: — Ярлыга балык та аш. — дип жавап кайтарды. — Кайсы якка китәргә? — дип сорады Садыйк шыпырт кына. — Әнә арттагы чокыр буйлап барыгыз, — диде карт борылмыйча гына. — Анда очратырсыз.. әйтерләр... Садыйклар төркеме, куе агачлыкка күмелгән озын чокыр буйлап бара торгач, тагы бер пикетчыны очратты. Бусы инде Садыйкның күптәнге танышы Минһаж Шаһиәхметов иде. Аңа парольне әйтеп тормадылар, бәйрәм белән котладылар. Ир-ат, тукталудан файдаланып, тәмәке төреп кабызды, тик озак тормадылар, ашыгып, Минһаж аңлаткан юлдан урман эченә керен киттеләр. Әйтелгән аланда байтак кеше жыелган иде инде. Күп кенә танышлар очрады. Алар ничек, нинди юлдан килгәннәрдер, — билгесез. Ахры, күбесе жәяүләп килгән. Таныш булмаганнар арасында Садыйк, гажәп- сенүенә каршы, европача шактый пөхтә киенгән кешеләрне дә күрде. Студентлар, гимназистлар, реалистлар һәм форма киемле чибәр кызлар да күренә иде. Халык арасында башларына фәс яки түбәтәй чәпәгән. утырма якалы казаки я жөббә кигән шәкертләрне дә абайларга булыр иде. Бер карт каен янына жнткәч, Садыйк юлдашлапына урнашырга кушты, үзе төенчеген ташлап, эчкә, халык арасына,’ кереп китте. Аланның аргы ягында, зур карама тибендәге яшел чирәмгә җәелгән чүпрәк паласта, кемнәр беләндер сөйләшеп Ямашев утыра иде. Садыйкны күрү белән ул елмаеп кул сузды. Хөсәен бәйрәмчә киенгән иде. Садыйк өс-башының фәкыйрьлегенә бераз күңелсезләнә төште. Ләкин ана үз шәхсияте турында күп уйланырга ирек бирелмәде, үз итеп, тиң күреп сорашу башланды. Садыйкка маевка мөнәсәбәте белән байтак эшләр йөкләтелгән иде Ул аларның барысын да жиренә житкереп үтәп чыкты. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Зур эш өчен кырыкка ярылырга риза иде ул Хөсәен белән янәшә утырган ак чырайлы яшь кенә хатын Садыйкка эндәште: — Садыйк иптәш минем белән исәнләшми дә! — диде. Садыйк аптырап китте. Бу кеше Хөсәеннең хатыны Хәдичә ич! Аның болай маевкага килеп чыгу ихтималын һич уйламаган иде егет. — Ә-ә-й, Хәдичә туган,— дип сузды ул, — үзегезне танымыйча торам бит. Юкса теге чакны сыйлаган вареньелы чәегезнең тәме әле дә авызымнан китми. Февраль аенда гына Садыйк аларда булып, корбан бәйрәменнән калган тәмле-төмле белән сыйланып китте. Әле әйткәне шуның турында иде. Хөсәеннең ун ягында Гафур белән янәшә бик матур кара күзле, киң маңгайлы, егерме биш-егерме алты яшьләр чамасындагы ниндидер бер кеше утыра. Аның башында өр-яна хәтфә кәләпүш, өстендә кара костюм. Садыйк артык кызыксынып текәлде булса кирәк, Хөсәен елмайды да, матур кешегә ым кагып, Садыйктан. — Сез танышмы? — дип сорады. Юк, белми иде аны Садыйк — Бу Галиәсгар Камал әфәнде, — диде Хөсәен Садыйк, хәтерен җигеп, аны исенә төшерергә тырышты. Әйе, ишетелгән исем иде бу. — Ул язучы,— диде Хөсәен, — бәлки, ишеткәнең бардыр әле, аның «Бәхетсез егет» дигән театр китабы бар. — Син, Хөсәен, мине эшчеләр белән таныштырганда «әфәнде» дип атама әле, зинһар. Күрше хакы — тәңре хакы, сүземне тыңла,—диде Галиәсгар. — Ничек дип атыйм сон? — Иптәш дип ата, — диде Галиәсгар. — Үзегезчә. Садыйк җанланып китте. — Галиәсгар иптәш, ниужили бездә дә, татарда да, театр булыр икән? — Менә тырышабыз,— диде Галиәсгар. Хөсәен өстәде: — Ул синең белән минем иҗтиһат кылуымнан тора, Садыйк. Садыйкның Екатеринбургта рус спектакльләрен караганы булды. Ул бер тапкыр хәтта туманный картина да күрде. Шул чагында ул: «Безнең татарда да шундый хикмәтләр булыр микән»,— дип уйланган иде. Ләкин бит... Ул Хөсәенгә: — Э-и-х. бездән генә торса иде ул! — диде әрнеп. Хөсәен тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды да — Ә монысын таныйсыңмы? — диде шаяртып. — Монысы Коләхме- тов Мөгаллим Садыйк көлеп Гафурга кул сузды — Анысын таныйм' Анысы үзебезнең учитель. Сүз шул җирдә өзелде. Барысы да агачлар арасыннан чыгып бирегә юнәлгән яшь егеткә күз ташладылар Ә егет иса, тәгаен, Хөсәенне эзләп килә иде. Аның фуражкасы кулында. Күпереп торган җирән чәч, өстендә ыспай гына реальный училище формасы, матур ак йөз, зәп-зәнгәр күзләр. Хөсәен аны тану белән кул изәп чакыра башлады. Егет исә, Хөсәенне күргәч, адымнарын тагы да кызулата төште. Якынлашкач, төркемдәге кешеләр белән кул бирешеп исәнләште дә, елмаеп: — Көчкә татым, — диде.—Мин, пикетчикларга күренмичә генә табып булыр микән дигән идем, көчкә таптым. — Ә-ә, монысы әйбәт түгел инде, — диде Хөсәен кинәт күңелсезләнеп,— димәк, безне фиргавеннар дә эзләп таба алачак. — Булмас. Тапмаслар дип уйлыйм,--диде егет. — Әгәр дә менә бу якка бер сакчы куйсак, булмас, Хөсәен абый. — Куярга кирәк, — диде Хөсәен. Ашыгып урыныннан торды, кесәсеннән зур көмеш сәгатен чыгарып, карап алды. — Ә, әйе, — диде ул кинәт хәтерләп, — сез танышмы бу яшь иптәш белән? Мулланур Вахитов, реалист, меиә үзегез күргәнчә, бик чибәр һәм хәйләкәр егет. Мулланур каршы килеп нидер әйтмәкче иде. Ләкин Хөсәен: — Хәзер сөйләшергә вакыт калмады инде, Мулланур, — диде. Ул агач төбендә яткан камыш әрҗәдән бер пачка кызыл прокламация алды, аны икегә бүлеп, яртысын Мулланурга сузды: — Мәле, шуны халыкка җиткерегез! Прокламацияләрнең калганын Садыйкка тоттырды. — Монысы синец өлеш, Садыйк туган. Ләкин җаен белеп таратырга кирәк. Аңлыйсыз инде, — диде ул, мәгънәле генә күз кысып. Аннары, артык берни әйтмәстән, халык арасына кереп китте. Садыйк ихтыяр- сыздан игътибар итте: бу секундта Хөсәеннең йөзе үтә җитдиләнеп киткән, аның яшь чыраена олылык кергән иде. Хөсәен үз юлында кемнәрнедер туктатып, ниләрдер әйтте. Садыйк бу кешеләрне белми дә иде. Крестовников, я булмаса башка берәр завод эшчеләредер. Алай дисәң, араларында Хөсәеннең үзе кебек киенгәннәре дә бар. Хөсәенне алар әйләндереп алдылар. Бераздан барысы җыйнаулашып алан уртасындагы зур агач төбенә таба киттеләр. Сәгать сигезне сукканда Хөсәен, фуражкасың кулына тотып, табигать әзерләгән «трибунала менде. Игътибар таләп итеп кулын күтәреп торды. Кинәт кискен хәрәкәт башланды. Таралышып, митингның башлануын аерым төркемнәрдә көткән кешеләр Хөсәен тирәсенә ашыктылар. Халык урталыкка җыелгач, бераз вакыт тынлык хөкем сөрде. Сандугачлар сайравы хәзер аерата ачык ишетелә иде. — Иптәшләр, — диде Хөсәен, күтәренке көр тавыш белән, — без бүген Беренче май бәйрәменә җыелдык. Халыклар төрмәсе булган Россия империясенең бер ягыннан икенче ягына кадәр революция дулкыннары чайкала. Эшче сыйныфы, барлык хезмәт ияләре күп түзделәр. Аларныц күргәннәре тәмуг газапларыннан ким булмады. Ләкин, туганнар, күп калмады инде. Пролетариат үзенең көчен туплап, кулына корал алып, канэчкеч патша золмэтенә каршы күтәреләчәк, бу вәхшәт тар-мар ителәчәк, бөтен Россия өстенә шәһитләр канына манчылган кызыл байрак, тигезлек, хөррият байрагы күтәреләчәк! Кинәт мәйданның дүрт почмагында да кызыл флаглар күренде. Хөсәен артында торучы кара тутлы карт эшче дә, якындагыларны сискәндереп, югарыга зур кызыл флаг күтәреп җибәрде. Хәзер май җилендә салмак кына җилбердәгән кызыл комач шәүләсе Хөсәеннең йөзенә төшә һәм аның сөйләгәннәрен тагы да тантаналырак һәм үзен тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә иде. Хөсәен хезмәт ияләренең буржуазиядән күп тапкыр көчлерәк булуы турында сөйли башлады. Моны исбатлау өчен эшче сыйныфының иң ышанычлы вәкилләре большевиклар тирәсенә тупланып, көрәшкә, рәхимсез. аяусыз сон.гы кораллы көрәшкә күтәрелергә генә кирәклеген әйтте. Ул, ниһаять, Беренче май бәйрәменең килеп чыгу тарихын сөйли башлады. Фәрхетдин белән Тәгъзимә Садыйк янында торалар иде. Бары Шәрифулла гына алга ук чыккан, башын югары күтәреп, барлык дөньясын оныткан хәлдә Хөсәенгә текәлгән Фәрхетдин Хөсәеннең беренч? сүзләреннән соң ук аптырап калган иде. Инде «бай абыеның» шундый котчыккыч сүзләр сөйләп митингны ачуын ишеткәч, үз колакларына ышанмас булды. Өнме, төшме бу? Фәрхетдин ахыр чиктә түзмәде, муенын сузып. Садыйкның колагына пышылдады. — Мин бит бу абыйны бер дэ алай дип белми идем... Ул бит безнең Я куб байның кайнагасы... — Булса ни, — диде Садыйк. — Әстәгьфирулла, — диде Фәрхетдин, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, — әллә ниткән куркыныч сүзләр сөйли бит. Якында гына торучы яшь эшче ачулы күзләрен Фәрхетдингә төбәде. — Тавышланма, егет! — Тыңла, — диде Садыйк та коры гына егетнең янтыгына төртеп. Ләкин Фәрхетдиннең дәһшәтләнүе йөзеннән китмәде. Хөсәен, сүзен төгәлләп, май митннгысын ачып җибәрде. Беренче булып сабын заводында эшләүче кешегә сүз бирделәр. Хөсәен урынын алган оратор Кабанда балык тотып утырган әлеге җирән пикетчы карт булып чыкты. Аның аркасы бөкрәйгән, йөзе картлыктан җыерчыкланган, пешкән алма шикелле иде. — Җәмәгать, җанекиләрем, дусларым! — диде ул, барлык көченә кычкырырга тырышып. Тик аның тавышы карынкы, зәгыйфь иде, шуңа күрә җитәрлек яңгырамады. Карт соры күзләрен югарыгарак текәп торды ла:— Эт көнендә яшибез! — дип кычкырды. — Ничек итеп мондый тормышка түзмәк кирәк! Бәләкәй чагымнан ук Казанда яшим мин, җәмәгать. Әти-әнием ваба чиреннән үлеп, гүр иясе булдылар. Мин бәләкәй малай, нужа куып, бер сынык икмәк артыннан килдем монда. Инде килү белән, ярый, мин бичараны шушы Крестовниковның сабын заводына эшкә алдылар. Инде менә бу исторнягә илле елдан артык вакыт узды. Илле елдан артык гомеремне, җанекиләрем. байга хезмәт итеп уздырдым. Исәплә инде, значит, бөтен гомерен бай өчен эшләде дип. Инде шуның өчен ни чыкты мина, җәмәгать?—Ул тынып халыкка карап торды. — Менә нәрсә, — диде, күлмәк изүләренә тотынып.— жыртык киндер күлмәк, ямау салган чалбар! Әллә сез мине юри шулай фәкыйрь киенеп килде дип беләсезме? Юк, җанекиләрем, юри түгел. Булганы шул. Тешләр коелып бетте, авыррак әйбер күтәрсәм, буыннар калтырый. Ә бит эшләмәсәң, сиңа акча бирмиләр. Ә эш авыр, җәмәгать. Син карт, артык ватылма, диюче юк. әз генә мастер әйткәнчә булмаса, «анаңны» дип аты-юлы белән тотына ул. Инде шуны да әйтим, җанекиләрем, нинди гөнаһ шомлыгына каршы татар булып туганмын мин?! Татар баласы булмасам. әллә, бәлкем, акчалырак эшкә дә күтәргән булырлар иде Юк. аллам сакласын, барлык эшнең серләрен әйбәт белам, тик якын ла җибәрми начальство, син татарин гололобый, син бит хайван, тыгылма, дип кенә тора. Илле ел буена, завод ачылганнан бирле, Крсстовниковка тир түгеп хезмәт иттем, хәжәен заводын елдан-ел үстерде, череп баеды, ә мина нәрсә булды’3 Менә шул булды,— мине бүген булмаса иртәгә эт хрынына храмга чыгарып ташларлар. мин шунда дөмегермен. Ярый ла. малайлар үлгәнче тәрбияләсәләр. Ә бит аларны да, җанекиләрем. шул ук нәләт төшкере язмыш көтә. Үлсәк үлик, туганнар, үзебезнең правабызны даулап үлик. Мин корал күтәреп бәдбәхетләрнең җаннарын җәһәннәмгә җибәрү өчен әзер. Әйдә, рәхмәт әйтерләр балаларыбыз, балззарыбызның балалары рәхмәт әйтер. Менә мин шулай дип барам. Мин инде ул илле ел хуҗага эшләп күкрәген череткән Мифтахетдин Сәмигулла улы булам! Мифтахетдин агай артыннан төп өстенә Галимхан Сәйфетдинен күтәрелде. Садыйк бу кешенең Хөсәеннең иң якын дусларыннан берсе икәнен белә иде. Аның заводка килеп йөргәнлеген, прокламацияләр таратышканын һәм аларны басуны оештыруга бик нык катнашканлыгын ишеткәне бар иде. Садыйк Галимханның митингларда ясаган чыгышларын да тыңламады түгел. Ләкин Галимхан бүген аерата шәп итеп ялкынлы нотык сөйләде Кинәт Садыйкның күз алдына бөтен тулылыгы һәм барлык фажигасе белән узган тормышы килеп басты. Садыйкны әнисе мастерскойда туку станогы янында тапкан. Туку станогындагы сосалар гомере буе Садыйкның күз алдыннан китмәстер. Күрәсең, әнисенең карынында чагында ук ул тукучы һөнәрен үзләштергән иде. Ләкин аннан ни файда? Оста куллар аңа бәхет китердеме сон? Ул кимсетелү һәм хәбердән башка берәр нәрсә күрдеме? Кая гына барса да, аның йөрәк сызуы үзе белән булмадымыни?! Ул һәр даим үзен тончыктыргыч баз эчендә яшәгәндәй тойды. Шул һаваны тоткарлаган капкачларны пыран-заран итеп ертып ташлыйсы иде дә, саф һава сулап, иреккә, яктыга чыгасы иде! Садыйк ораторны тыңлаганда шулай уйланды. Ләкин моны ул, күрәсең, үзе генә кичерми иде. Аның уң ягында торган Тәгъзимәнең дә күзләре ялтырый, ул да еш-еш сулый, әйтерсең лә, оратор ул әйтергә теләгән сүзләрне нәкъ үзе уйлаганча килештереп сөйли иде. Хатынның һич көтелмәгәндә иреннәре селкенә башлады Ул, тәгаен, я әйтелгәннәрне үзенчә кабатлый, я булмаса үзе өстәп бара иде. Галимхан Сәйфетдинев сүзен бетергәч, алан алкышлар белән тулды. Аннары кинәт тирә-юнь тынып калды Шул чак Тәгъзимәнең: «Ничек түзик соң, ничек, н ходаем?» дигән сүзләре ишетелеп китте. Хөсәен кинәт аңа таба борылды да йомшак кына «Сөйләр сүзегез бармы әллә?» —диде. Тәгъзимә ниндидер көч аркасында алга омтылды. Садыйк, аның беләгеннән тотып, «Сөйлә, әйт сүзеңне, Тәгъзимә»,— диде. Хатынга агач төбенә менәргә ярдәм итте. Тәгъзимә, югары күтәрелгәч, бераз каушап, тирә-ягын күздән кичерде. Аннары әкрен, зәгыйфь бер тавыш белән кыюсыз гына сүз башлады: — Без бик каты, аяктан егылырлык каты, алжыганчы эшлибез, — диде ул. — Ә алган палучка ашарга җитми. Безне һәнүз талыйлар, акчабызны алып калалар, юкка-барга штраф салып интектерәләр, тиешеннән артык эшләтәләр. Машинада утыра-утыра аякларыбыз ойый, шешә, тынчу һавадан башларыбыз сызлый. Ә мастер Пальчиков безгә эткә кычкыргандай кычкыра. Без көненә унөч сәгать эшлибез. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр. Өйгә кайтып кергәндә безнең кешелегебез калмый. Ә кемгә жалу белән барасың? Барыр кеше юк! Нәчәлникләр барысы да бер яклы, барысы да мастерны яклый. Пальчиков, йөзе кара, балаларны, кыз балаларны кыйный. Кинәт Тәгъзимәнең күзләрен яшь элпәсе каплады. Ул еламсырап: — Безнең кызларыбызны кыйный ул, аларга оятсыз сүзләр әйтә, — диде. Тәгъзимә ярсып кулларын өскә күтәрде һәм: — Карагыз, зинһар, менә шушы кулларга карагыз! — дип кычкырды. — Бер генә киселмәгән бармагым да юк бит. Әллә сез мине карт дип уйлыйсызмы? Юк, миңа нибарысы утыз биш яшь, ә миңа инде карчыклар кыяфәте кергән. Нигә кирәк безгә мондый тормыш, абыйлар, әйтегез?! Садыйк кинәт сул ягында торган Фәрхетдиннең мыштым гына артка чигенүен абайлады. Егет, сиздермәскә тырышып, әкрен генә халык төркеменнән чыга иде. Садыйк, сәерсенеп, аны күзәтә башлады Фәрхетдин мәйданнан читкәрәк китте дә мәче җитезлегендә агачлар арасына кереп югалды. Садыйкның күңеле «жу» итеп китте. Бу нинди хәл, әллә бу хүнсез малай безне сатмакчы буламы? Садыйк та ашыгып, халыкны этә-төртә. агачлыкка таба бара башлады. Фәрхетдин артыннан урманга ташланды. Байтак вакыт агачлар арасында йөргәннән соң, иелә төшеп урман эчендәге тар сукмакка таба баручы Фәрхетдинне күрде. Садыйк Фәрхетдинне инде урманнан чыгар алдыннан, ферманың таш биналары күренә башлагач, куып җитте. Ул аны каты итеп кулыннан эләктерде: — Син кая барасың болай, сволочь, сатлык җан? Фәрхетдин куркуыннан сыгылып төште. Бермәл күзләрен беткәнче ачып, ни әйтергә белмичә торды, аннан кулының авыртуына йөзен чытты. — Син кая барасың, дип сорыйм мин синнән? Ниһаять, Фәрхетдин өнен җыйды. — Мин киттем, абый, гаеп итмә, мин киттем... — диде ул. — Син беркая да китмисең! Башың ике булмаса, китмисең. — Абый җаным! Мина кирәкми болар. Кирәкми! Алла хакына! — Фәрхетдин буш кулы белән изүенә ябышты. Садыйк атның өч аягына җитәрлек акчаның изү эчендә икәнлеген белә иде. Ул, ачуына түзә алмыйча, Фәрхетдинне этеп җибәрде. — Җаныңны алам мин синең хәзер! — Абый җаным, Садыйк абый. Мин .. берегезне дә сатмам. — Фәрхетдин кибеп киткән авызын чапылдатып алды. — Озакламый җыела. Валлаһи газим, дим, Садыйк абый. Җибәр мине. Алла хакына . Садыйк Фәрхетдиннең кызганыч һәм ачу китергеч кыяфәтенә нәфрәт белән бераз вакыт карап торды. Кинәт ачык һавадагы ресторанда тынлы оркестр уйный башлады. — Бар кит, куркак җан,— диде Садыйк. — Кит! Югал! Тик безне сатсаң, менә бу кулларны күрәсеңме?.. Ул жиргә төкерде дә, борылып, урманга кереп китте. Артта музыканың яңгыравык җиз тавышы калды. Чистайга сәяхәт Трофим Завадскийнын хәле шәп түгел иде Менә бер айга якын инде ул Хөсәеннәрдә ята. Бибифатыма аны үз улыдай итеп карый. Аның алдыннан тәмле ризык өзелми, соңгы көннәрдә Нәкыя аңа Аркадия. я Бакыр бабай бакчасыннан кымыз алып кайтып тора. Хөсәен берничә тапкыр доктор Дәүләткилдиевне чакыртты Хәдичә ничәмә төрле дару табып алып кайтты. Ләкин авыруның хәле әз генә дә яхшырмый иде. Җитмәсә, тышта сандугачлы яз бит! Трофим, кояшта җылынып, сәгатьләр буе террасада утыра Тик шулай да .. Булса да була бит! Шундый кирәкле бер вакытта тәҗрибәле революционер урында кадакланып ятсынчы! Хәер, әгәр Хөсәен апрель төннәренең берсендә аны кыз урлагандай яшереп кенә өенә алып кайтмаса, тәгаен. ул хәзер кояш яктысын да күрә алмаган булыр иде. Ләкин болай ике чик арасында җан саклап яшәү дә һич канәгатьләндерми иде аны. Барасы иде менә иптәшләр белән маевкага, күңелләрне дөрләтеп яндырырлык сүзләр сөйлисе иде шунда! Йөрисе иде стачкалар, забастовкалар оештырып, атасы иде дары базларына утлы факелларны! Кабынсын, шартласын иде бу чәнчелгере гаделсез тормыш! Ләкин тәндә дә, беләкләрдә дә көч-куәт юк иде. Трофим урыныннан бик зур авырлык белән генә кузгала, күкрәген тотып, иелгән хәлдә генә йөри. Өченче съездның Лондонда булганлыгы мәгълүм иде. Хәбәрләрдән шул съездга киткән Саммерның юлда тоткарлануы, соңгарып баруы һәм әле дә тиз генә кайта алмаячагы мәгълүм булды. Комитет членнарыннан Адоратский да хәзер Франциядә. Свердлов та Казанда түгел. Кыскасы, шундый җаваплы бер чор хәзер, шул кадәр кеше кирәк, ә Трофим көннәрен ятакта аунап уздыра. Съездның карарлары әлегә кулга кермәсә дә, анда каралган мәсьәләләр яшерен хат буенча мәгълүм иде. Хөсәен съездның рус булмаган милләтләр арасында эшне көчәйтергә, хәтта ул телләрдә большевистик матбугат булдырырга дигән фикеренә куанды. Ул бит менә кайчаннан бирле инде татар телендә газета чыгару турында хыялланып йөри! һәм хәзер Хөсәен газета булдыруны ерактагы бер хыял итеп түгел, ә үзенә тапшырылган партия йомышы дип караячак Әлбәттә, яңалыкларның күбесен Завадский Хөсәеннән ишетеп белә иде. Башка иптәшләр дә килеп чыккалый, ләкин Хөсәен, кагыйдә буларак, һәркөнне Трофимга яна хәбәрләр алып кайта. Мондый минутларда ул үзенең авыру икәнлеген дә оныта, йөрәксенеп урыныннан сикереп тора, киенеп чыгып китәрдәй була. Хөсәен авыру иптәще янына бүген төнге унбердә керде. Ямашевның киемнәренә тәмәке исе сеңгән, ә үзе шат иде. Ул инде вакытның соң икәнен дә белә, ләкин шул ук вакытта авыру иптәшенең түземсезләнеп үзен көтүен дә аңлый. Хөсәен пинжәген иңбашына салган, галстугын чишеп бушаткан, күлмәк якасы төймәсен ычкындырып җибәргән. Ул карават янындагы утыргычка урнашты. — Я, нихәл, Трофим, кәеф нишли? Трофим әрнеп елмаеп куйды: — Көндәгечә, дустым. Хөсәен үрелде дә авыруның маңгаен тотып карады — Шулай да бүген синең температура төшенке кебек, — диде ул. Завадский бу сүзләрнең бары күңел күтәрү өчен әйтелгәнлеген сизенә иде, кәефе кырыла төшеп кашларын җыерды. — Анысын доктор тикшерсен инде, — диде. Хөсәен елмаеп җибәрде. Трофим бу юлы аңа үтенгән төсле карады: — Зинһар, тилмертмә, Хөсәен. Сөйлә. Хөсәеннең күзләре бердән очкынланып киткән кебек булды. — Бүген «Пролетарийжның съезд номерын алдык,— диде ул һавалана төшеп. — Алдык та — Я. я? — диде Трофим, җанланып, — теге ишетелгән хәбәрләр дөрескә чыктымы? — Дөрескә чыкты, — диде Хөсәен. — Кораллы восстаниегә чакыра Үзәк! Трофим яткан урынында кыбырсый башлады. Ниһаять, ул башын күтәрде. — Хөсәен, аңлыйсынмы син минем хәлемне?! — диде ул кинәт, ниндидер күңелне тетрәткеч газап белән. Хөсәен аның ябык йөзенә текәлде. Әйе, Хөсәен аңлый иде. Завадскийның киң маңгае өстәлдәге лампа яктысында ялтырап күренә, күзләре эчкә баткан, ә аскы ирене дерелди Хөсәеннең кинәт чигәләре чынлап китте. — Их!—дип куйды Трофим. Хәлсезләнеп башын мендәренә салды. Хәзер аның йөзен карават башындагы җәймәдән төшкән күләгә каплый, Трофимның күзләрендәге авыр кичереш шәүләләрен ул Хөсәеннән яшерә иде. — Я, сөйлә, ничек булды җыелыш, тегеләр нишләде? — дип сорады Трофим бераздан. Күрәсең, ул үзен кулга алган иде. Аның «тегеләр» дигәне, әлбәттә, меньшевиклар, яңа искрачылар иде. Хөсәен моны аңлады, салмак кына сөйли башлады. Ул җыелышның бик шау-шулы һәм җанлы булганлыгын, күпчелекнең «Пролетарий» яклы булуын әйтте. Хөсәен күшән белә инде, Трофим өчен вакыйгаларның һәрбер вак-төяге дә кызыклы. Хөсәен аңа әле үткән айда гына Женевадан кайтып төшкән Кливанскийның өченче съезд билгеләгән тактик линияне танымыйча, меньшевиклар оештырган Женева конференциясенең резолюциясе яклы булуын хәбәр итте. — Ләкин аларның эш хөрти, — диде ул, — аны яклап элекке комитетчылардан берничә сакаллы адвокат кына чыкты. — Бераз тынып торгач, уйчанланып: — Ә шулай да без бик аз, — диде. — Без, Казандагы РСДРП членнары, ике йөзгә дә тулмыйбыз бит. Ә Казан кечкенә шәһәрләрдән саналмый бит. 132 мең кеше яши биредә. Алафузов һәм Крестовников заводларында гына да биш меңнән артык эшче... — Мин аны беләм,—диде Трофим. — Бу безгә төшкән җаваплы- лыкның нинди зур икәнлеге турында гына сөйли, Хөсәен дус. Май башларында ук «Волга», «Самолет», «Надежда», «Кавказ һәм Меркурий» пароход җәмгыятьләрендәге грузчиклар эш ташлады. Алар арасында еш булырга, стачкаларга оешканлык кертергә, таләпләр куйганда, администрация белән сөйләшүләр алып барганда, эш ташлаучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә туры килә. Май бәйрәменнән соң эш ташлау яна бер көчле дулкын булып бөтен Казан һәм аның тирәсен айкый башлады. Казандагы Док фабрикасы паркетчылары, Моркваш пар тегермәне эшчеләре. Шабановның кун-тире заводы, Бондюг химия заводы эшчеләре, Казан трамвайчылары баш күтәрде. Стачкалар өермәсе барысын да үзенә буйсындырырга ашкына кебек иде. Мондый җанлану көннәрендә рульне кулдан ычкындырмаска, боларнын барысына да дөрес революцион юнәлеш бирергә кирәк иде. Хөсәен, шундагы хәлләрне сөйләгәч, бүген булып узган гыйбрәтле дә. көлкеле дә вакыйгаларга кереп китте. Бөтен өй эчен яңгыратып күрше бүлмәдәге зур сәгать төнге унике җиткәнлеген хәбәр итте. Хөсәен урыныннан торды. — Ярын, Трофим, — диде ул, дустына хәерле төн теләп, чыгып китте. Хәдичә ятмаган иде әле, ул, иренең аяк тавышларына сискәнеп, өстәлдән башын калкытты. Йокымсыраган күзләрен кул арты белән ышкып, елмаеп куйды. — Аш суынып беткәндер инде, бер алдым, бер куйдым,—диде ул. Хөсәен тәлинкәгә аш салды да борыч сибә башлады — Менә нәрсә, Хөсәен, — диде Хәдичә ничектер серлерәк бер тавыш белән. — Бүген нртәнчәк будочник Гайнулла абзый килеп китте. — Шуннан? — Ул кемнеңдер чагуы буенча .. Хөсәен Хәдичәнең йөзенә текәлде. — Ничек «чагуы»? — Шулай. «Сездә ниндидер ят кеше тора икән,— ди — Дөресме шул? — ди. — Тикшерергә куштылар», — ди. Хөсәеннең йөзе агарынып китте, кулындагы кашыгын тәлинкә читенә куйды. — Ә син нәрсә әйттең соң, Хәдичә? — Мин беркем дә юк, дидем. «Ярый алайса, шулай дип әйтербез , —диде Гайнулла абзый. — Тик инде мине уңайсыз хәлдә калдыра күрмәгез берүк», ди. Хөсәен: — Каһәр суккыры! Ничек соң. кем? Әле моңарчы бу яктан тыныч иде бит, — диде Бераз тынып утырганнан сон, кинәт исенә килгәндәй, кабаланып аш ашарга кереште. Ниһаять, тынычлана төште ул. — Зарар юк,— дип куйды.— Тик будочникның гына хәтерен калдырмагыз Бирегез Бирегез, берни дә кызганмагыз Ике өч көн тыныч узса, мин Трофимны авылга алып китәм. Доктор, сезнең урамның һавасы начар. Крестовников заводы бөтен дөньяны сасыта, ничек шундый урында үпкә чире белән интеккән кешенең терелүе мөмкин, ди. Ул сорау белән Хәдичәгә текәлде — Үзенә сиздермәгәнсездер бит? _ — Ходай сакласын, — дип куйды Хәдичә, куркынып — Шулай да, ничек белүләре мөмкин? —дип кызыксынды Хөсәен, рәнҗү аша елмаеп башын селкеп торды. — Без бит инде барлык саклану чараларын да күрдек, югыйсә. — Син өй эчендәгеләрдән шикләнми торгансыңдыр бит, дип сорады Хәдичә, кинәт кырысланып. Хөсәен елмаеп куйды. — Андый ахмак сүзләрне икенче әйтмә, Хәдичә. Башыма да кереп чыкканы юк. , Хөсәен ит белән бәрәңге ашарга кереште Хәдичә анын суырылып калган йөзенә, кызу-кызу хәрәкәтләнгән яңак мускулларына, бер төшеп. бер менеп йөргән тамак төеренә карап утырды. Хөсәеннең авылга кнтәм дигән сүзләре хатынның күңеленә сизелерлек тәэсир иткән иде. Ул Хөсәенгә карап шуның турында баш ватты. — Авылга кнтәм, дисең син .. — диде ул, ниһаять. — Әйе, Хәдичә, Трофимны тыныч, әйбәт авылга урнаштырырга кирәк дигән фикергә килдек. Казан һавасы ярамый ана. Мин моны соңрак эшләмәкче идем, ләкин, эш боланга киткәч, тизләтергә туры килә инде. — Ә кая илтмәкче буласың? — Мин аны Чистай ягына алып барырга кирәк дип уйлыйм. Анда минем ышанычлы кешеләрем бар. — Алайса мин дә синең белән китәм.—диде Хәдичә узсүзләнеп. — Мин анда Трофимны озату өчен генә бармыйм бит. — Булсын, — диде Хәдичә. Хөсәен Taibi, тигез ап-ак тешләрен күрсәтеп, дустанә елмайды. — Син мине, әгәр үзем үтенмәсәм, маевкага да алып бармаган булыр идең әле, — диде Хәдичә. — Әле дә бәхетең, ул-бу булмады! — Житәр, Хөсәен, — диде кинәт катгый рәвештә Хәдичә, — мин синен белән беренче елымны гына яшәмим. Мин барысын да беләм, арыдым мин ялгызлыктан Минем дә'нидер эшлисем килә. — Ничек, арыганга күрә генәме? — диде Хөсәен ашавыннан туктап. — Юк, — диде Хәдичә, — аның өчен генә дә түгел. Мин бик күп уйландым, Хөсәен. Минем, я миндәй кешеләрнең сүзенә хатын-кыз мохтаҗ түгелмени? Бигрәк тә безнең халык арасында, татар хатын- кызлары арасында. Хөсәеннең теш агартуын күреп, Хәдичә рәнҗүле караш ташлады. — Нигә елмаясын? — Сөйлә, зинһар, дәвам ит, — диде Хөсәен. — Яратып кына елмаям. — Менә шул. Сүзем бетте, — диде Хәдичә, — мин дә синең белән китәм. Дүрт көннән соң алар Кама пароходына билет алдылар. Трофим өстенә Минһаҗ абзый киемнәрен кигән иде. Ул пароходка керү белән каютага бикләнде. Хөсәен белән Хәдичә, авыру «абзыйжларын урнаштыргач, күбрәк беренче класс салонында зур корсаклы рус сәүдәгәрләре, фрак кигән бай малайлары һәм хәтсез зур эшләпәләр кигән, нечкә билле, зур күкрәкле мадамнар барган җирдә булдылар. Өске киемнәренә караганда Хөсәен белән Хәдичәне дә салондагылардан артык аерып булмый иде. Хөсәен өстенә шәп трико костюм, башына котелок кигән, муенга модный бант бәйләп җибәргән. Хәдичә дә корсетны булдыра алганча ныграк кыскан, сонгы модадагы эшләпәсен, күпермә иңбашлы, озын итәкле, шулай ук модасы әле кычкырып торган иң яхшы күлмә- ген кигән. Хөсәеннең кулында трост. Хәдичә кулында матур ташлар белән бизәлгән ридикюль иде. Кыскасы, аларның тышкы кыяфәте беренче класс пассажирлары арасында ким-хур булырлык түгел иде Ни әйтсәң дә. бай кияү үзенең яшь кәләше белән Чистайның күренекле сәүдәгәре саналган кайнатасына кунакка кайта. Алар шулай сер сынатмаска тырыштылар. Хөсәен салонда хәтта бераз карта да уйнап алды. Икмәк жыючы Чистай бае белән ул көндезге аш вакытында бер өстәлгә туры килеп, аны сыра белән дә сыйлады. Хәлбуки, юлчылар тыштан никадәр ваемсыз булып күренмәсеннәр, шик чак кына төшә калган хәлдә дә аларның эшләре бик хәтәр иде. Каютада авыру «кардәш абзый» үзе генә түгел, аның белән тагы ике чемодан яшерен әдәбият бар. Ул авыл өчен, рус һәм татар телендә Саратов РСДРП комитеты төзегән, соңыннан «Пролетарий» газетасы тарафыннан да хупланган авыл түгәрәкләре программасы, крестьян мәсьәләсенә багышланган брошюралар һәм мәкаләләр, төрле прокламацияләр... Ләкин, бәхеткә каршы, ул-бу булмады. Полиция күрми калды. Кунаклар хәвеф-хәтәрсез барып життеләр. Чистай пристаненда ыгы- зыгы Хәдичәнең әтисе жибәрткән фаэтон һәм бер гади арба кунакларны әллә кайчаннан бирле көтә икән инде. Хөсәеннәрне алырга Хәдичәнең якын туганнары, яшьжилбәзәк төшкән иде. Алар пароход туктау белән ябырылып каютага ташландылар һәм тиз арада барлык әйберне, шул жөмләдән авыру Завадскийны да фаэтонга урнаштырдылар. Ниһаять, кунаклар Хәдичәнең туып-үскән, аңа һәрбер почмагы, һәрбер тәрәзә төбе, гөлләре, трюмалары кадерле һәм таныш булган бер катлы зур өйгә керделәр. Әнисе, ишле туган-тумача, асрау кызлары үзләренең кавышу шатлыкларын ачыграк сиздерергә тырышалар. Өй эчен куанычлы авазлар басып китте. Хәдичәнең әтисе әле кибеттә иде. Күп тә үтмәде, кунаклар юынып, кием алыштырып, табын тирәсенә утырырга жыенганда Зариф Бадамшин да кайтып керде. Ул кеше зур корсаклы, кара тутлы бер сәүдәгәр иде. Күрәсең, аның бик зурдан булмаса да ярыйсы гына байлыгы табигатенә йогынты ясаган, ул үзенең дәрәҗәсен нинди генә хәлләрдә дә онытмый, вәкарь саклый. Ләкин шул ук вакытта бик шук телле, үткен сүзле дә иде. Ул киявеннән бик разый иде Аны беренче күрү белән үк яратты. Барыннан дә сәеррәге шул иде тагы: ул Хөсәенне үзенең фикердәше дип исәпли иде. Аныңча, илдә башланган буржуаз-демократик революция Зарифка бик матур кәсеп уңышлары вәгъдә итә. Тик ул дөрес юнәлеш кенә алсын, иң беренче чиратта сәүдә өчен, рус купецлары белән ярышта мөселман агай-эненең мөмкинлекләре генә ачылсын! Ул бу эштә эшчеләрнең ду кубып йөрүләрен аңламый, ә приказчик халкының ниндидер профсоюзлар, эш сәгатьләре, ял көннәре турындагы әңгәмәсен бөтенләй ахмаклыкка саный, чөнки әгәр ана һәм аның кебекләргә әйбәт булса, шул ук эшчеләргә, приказчикларга да яхшы булачак бит инде! Ул шундый караштагы кеше иде. Хөсәеннең кайбер мәсьәләләрдәге дуамаллыгын да ул яшьлеккә сылтап гафу итә. Ә инде аның партияле икәнлеген һәм Казан РСДРП комитеты члены булуын башына китергәне дә юк иде. Ул әле кызы белән киявенең кайтып төшүенә бик шат иде. Җилләнеп. авыр сулап, ишеккә чак сыеп кайтып керү белән ул киявен кочагына алды, йөнтәс кулы белән аның аркасын каккалап, үзенең элеккечә яратканлыгын белдерде. Аннары ул кызының чәченнән сыйпап, маңгаеннан үпте. Күзләренә тирән креслода утырган хәлсез һәм ябык Трофим чагылгач, бер мәл аптырап, кияве белән кызына карап алды. Хәдичә беренче булып сүз башлады: г — Безнең бик якын кешебез ул. Ул безнең репетитор, Хөсәенне университетка әзерләүче. Милләте буенча рус ул үзе. Зариф авыр кара кашларын җәһәт кенә бер җилпеп алды да: — Нигә, бик әйбәт, урысча да ипи-тозлык беләбез, — диде. Ләкин юкка гына үзен кимсетә иде ул. Сөйләшә башлагач, аның «урысыңны сатып җибәрерлек» шәп сөйләшүе ачылды. Алар ак ашъяулык ябылган. сый-нигъмәт белән тулган табын тирәсенә утырыштылар. Гадәттәге юл мәшәкатьләре, туган-тумача, дус-ишнең исән-саулыгы турындагы сүз беткәннән соң ук, Хөсәен әңгәмәне Трофим мәсьәләсенә күчерде. Чәйдән соң ук юлда тәмам алҗыган Завадскийга бер бүлмәдә ятарга урын әзерләгәннәр һәм ул шунда кереп яткан иде. Хөсәеннәр исә әңгәмә сатып утыра бирделәр Чистай, Казан хәбәрләре дә сөйләшенде. Рәшит казыйның Казанга килүе, мөселман иттифакы җыелышлары, министрлар комитеты председателе Виттегә һәм эчке эшләр министры Булыгинга иттифак әгъзаларының петиция язуы — барысы турында да сүз булды. Зарифның күңеленә петиция таләпләре бик ятышты. Ул казанлыларны бу эшләре өчен үтереп мактый башлагач, Хөсәен түзмәде, үзләре генә калган бер арада ачы елмаеп. — Сез юкка куанасыз, әти,— диде.— Әгәр дә чынлабрак уйлансаң, алар куйган таләп бары хаким сыйныфлар өчен генә файдалы. — Ничек алай?! — диде Зариф күзләрен шарландырып. — Син нык хаталанасың, кияү. Әгәр инде татар белән рус тигез хокуклы булсын дип әйтелә икән, бу хезмәт халкына начармыни? Инде анда мөселманнарга сүз, матбугат иреге бирелсен диелә икән, инде театрлар, көтеп- ханәләр ачылсын, гәзит-журналлар чыгарылсын, мәктәпләрдә дөньяви фәннәр укытылсын диелә икән, болар халык өчен түгелмени? Зариф ияк очында гына калдырып кыркылган кыска кара сакалын сыпырасыпыра Хөсәенгә текәлде. Ул үзенең хаклы булуына әз генә дә шикләнми иде. Ләкин Хөсәеннең йөзеннән әлеге елмаю китмәде. Бераздан Хөсәен, күрәсе таныш-белешләр бар, дип чыгып китте. Ә калганнар өстәл тирәсеннән әле тиз генә кузгалып китә алмадылар. Тугантумача бер-бер артлы килә бирде, сүз һаман куерды, чәй өстәлә. самовар яңартыла торды. Хөсәеннең, чыннан да, күрәсе кешеләре бар иде. Ул үзе белән алып килгән чемоданнарның берсен Казан комитеты кушуы буенча Чистаңда калдырырга тиеш. Ул Чистайда китап кибете тоткан укытучы Иван Прокофьевич Конычевка китте. Бу ябык чырайлы, пенсне күзлекле, таушалган сюртуклы блондин аның күптәнге танышы. Хөсәен, кеше юклыгыннан файдаланып, кибеткә керү белән эшнең асылын аңлатып бирде. Конычев, үзенең хәзер күзәтү астында торганлыгын әйтеп, яңа явка бирде. Хөсәен язылган адрес буенча тузанлы урам буйлап татар ягына таба китте. Алда зәңгәр мәчет, тирә-якта бер катлы соры агач өйләр тезелеп киткән. Кичке күләгәләр озын булып урам уртасына сузылганнар инде хәзер. Капка төпләрендә кешеләр, күпчелеге ир-ат һәм балачага күренә. Май һавасын суларга, гайбәт сатарга, көнбагыш чиртеп утырырга чыкканнар. Хөсәенгә шәһәр читенә кадәр үк барырга кирәк иде әле. Чистайны ул яхшы белә. Ш)ңа күрә үзе барасы урамны артык төпченеп сорашырга туры килмәде. Шәһәр читенә җитәрәк аның игътибарын ят, сәер тавышлар җәлеп итте. Кемнәрдер яман акырыша, ухылдап йөгергән кебек иде. Хөсәен капка төбендә таягын күкрәгенә терәп утырган ак сакаллы, хәлсез, ябык бер бабайдан сорамый булдыра алмады: — Нинди тавыш ул анда? Карт, көлемсерәп, «зур әйбер түгел» дигәндәй, кул селтәп куйды. — Сугышалар, безнең мәхәлләнекеләр Бәрнәшкә урысларын тукмыйлар. «йодрык сугышлары бер Казанда гына түгел икән». —дип уйланды Хөсәен. Ул бик әйбәт белә, һәр елны боз каткач, Кабан күле өстендәге Суконный бистәсе руслары белән Иске бистә татарлары да сугышалар. Башта бу ахмак эш бала-чаганың гөнаһсыз уеныннан башланып китә, тимераякта шуып уйнаучы малайлар үзара бәргәләшергә тотыналар. Ләкин тора-бара бу дуамал эшкә олылар да катнаша башлый, ахыр чиктә бу тамаша кемнәрнеңдер башы тишелү, тешләре коелу, я булмаса тагы да хәтәррәге гарипләнүе, кан коелу, хәтта үлем белән бетә. Тик Хөсәен белгән Кабан күле өстендәге сугышлар бары кыш көннәрендә генә, я көз ахырларында гына була иде. Ә биредә бигрәк тә арттырып жибәргәннәр! Шәһәр белән янәшә торган авыл арасындагы бушлыкта олы-олы агайлар жиннәрен сызганып, йөрәксенеп, үзләренең көч-куәтләрен кая куярга белмичә сугышалар. Бушлыкка сибелгән халык каты үкерә, бер як икенче якка ташлана. Урам очындагы калкулыкта йодрык сугышын күзәтеп торучылар да байтак. Алар баскан урыннарында тыныч кына тора алмыйлар, дулкынланалар. Татар агай-энене дәртләндереп кычкырыналар, мактыйлар. я хурлыйлар. Читтәрәк калку урынның иң биек түбәсендә артсыз утыргычта татарлар арасында ук көрәк сакаллы бер рус карты утыра Картның башында картуз, өстендә биле бөрмәле жиңел бишмәт. Ул, татар арасында утырса да, авыр йодрыгын селти-селти, каршы яктан һөжүм итеп килгән русларны дәртләндерергә тырыша «Бей басурманов, не жалей басурманов!» — дип калтыравык ачы тавыш белән кычкыра. Хөсәен шәкерт сымак аксак бер егеттән аның кем икәнлеген сорады. — Купец Вачигов Макар Яковлевич бит ул, — диде егет, һич исе кптмәстән, — әнә күрмисеңмени янында аракысы да бар! Гел шылай кыйлана. Чыннан да, картның аяклары арасында жирдә авызына стакан каплап куелган бер чирек аракы тора иде. — Соң шуннан? — диде Хөсәен. — Шыинан шылай,—диде егет, мишәр акценты белән көйләп,— әгәр дә инде урыслар безнекеләрне бирегә кадәр куып кертәләр икән, купец үзләрен аракы белән сыйлый. Беренче булып кергәнгә стаканны тутырып сала, калганнарына яртышар стакан. Монысы инде Хөсәеннең тәмам ачуын китерде. Хәлбуки, аның әле бара торган кешесе рус иде... Хөсәен үзенең бу очракта көчсезлегеннән бөтен күңеле һәм жаны белән сыкранып чаттан борылды. Ул күрергә тиешле кеше Чистай социал-демократларының тирә- юнь авыллар белән иц таныш булганы Степанов дигән карт иде Казан комитеты кушуы буенча Хөсәен Колычевтан шуңа явка алды. Трофим белән бәйләнеш мәсьәләсен дә шул Степанов жайлаячак. Шул ук вакытта Степанов тирәяктагы авыллар белән, анда оешкан, я оештырылачак революцион комитетлар белән дә бәйләнеш булдырырга тиеш иде. Хөсәеннең ишек шакуын ишетеп, ишек алды түрендәге жнргә шактый иңгән тәбәнәк агач өйдән сары сакаллы, житү чәчле Степанов үзе килеп чыкты. Аның өстендә ак күлмәк, жилет, ә муенына тегүчеләргә хас тасма аршын эленгән иде. Ул, ишек ачып, күзлек өстеннән генә, сөзәргә теләгәндәй карап торды да Хөсәенне танып елмаеп жибәрде Хөсәен өйгә керү белән үзенең әле генә Иван Прокофьевичта булуын, үзен бирегә ул жибәрүен, житди йомыш белән килүен әйтте. Kapi уйланып торды, «Бәлки, чәйләп алырбыз башта, — диде, — андый җитди эш булгач, бәлки, иркенләп утырырбыз, ничек, вакыт тармы?» — днде. — Хикмәт анда түгел. — диде Хөсәен. — Сезнен заказчикларга бик куренәсем килми. — Хәзер соң инде, мин барыбер ут яктысында эшли алмыйм,— диде Степанов. — Әгәр кирәк икән, теге бүлмәгә чыгарга була. — Шулай булса, ярый,—диде Хөсәен, кесәсеннән кәгазьләр алып Алар өй эченә уздылар — Бусы сезгә хат. Комитеттан. Монысы «Пролетарий»ның съезд турымдагы номеры. Бер генә экземпляр. Бергәләп укырсыз. — диде Хөсәен. Табын җыеп маташкан олы яшьтәге хатынның Степанов чыгып торуын үтенде. Хөсәен өчен бу сәеррәк иде. чөнки ул аның бик ышанычлы кешесе, үзе белән бергә гомер иткән диярлек туган сеңелесе икәнен белә иде. Кунагының күз карашыннан фикерен аңлагандай, тегүче карт: — Хафа булма. Кирәкми. Ул барысын да белмәсә яхшырак. Кирәкле эш булса, мин үзем дә әйтәм аңа. — диде. Хөсәен кинәт Хәдичә белән үзенең арасындагы мөнәсәбәтне хәтерләде. Шулай шул. ул бит үзе дә кайбер нәрсәләрне Хәдичәгә әйтеп бетерми. һәм аның шулай эшләве бары Хәдичәне кызганудан гына. Никадәр сер күп белсәң, шул кадәр аның җаваплылыгы да арга бит. Хөсәен Степановка эшнең торышын һәм якындагы бурычларны аңлата башлады. Мәсьәлә Чистайның үзендәге һөнәрчеләр һәм приказчикларга җиткәч, карт күңелсезләнеп китте. — Беләсезме. Хөсәен иптәш, вак һөнәрчеләр белән эш пешми. — Ни өчен алай? — дип гаҗәпсенде Хөсәен. — Аерата татарлар арасында эш начар. — Нигә, кеше юкмыни? Степанов кулларын җәеп җибәрде — Эсерлар, меньшевиклар йогынтысы бик көчле. Әлбәттә, бу җитди нәрсә иде. Хөсәен моны белә дә иде. Татар дөньясында вак һөнәрченең әһәмияте кечкенә түгел. Ләкин нишләргә, ничек итеп алар арасыннан ышанычлы кеше табып, җитди эш башларга? Хөсәен Чист айга килгән саен алар белән якыннан танышырга омтыла, ләкин әле бу кадәресе генә җитми Алар белән озаклап аралашырга. күп тапкырлар сөйләшергә, сынарга кирәк. Димәк, вакыт кирәк. Ә бит Хөсәен иртәгә үк Трофимны Талкышка илтеп урнаштырырга тиеш, ул аннан авылларга чыгып китәр, ниһаять. Әлмәткә барачак. аның тирәсендәге авыллар белән бәйләнешне көйләячәк. Хөсәен Степанов белән бер сәгатькә якын сөйләшеп утырды Чистайлыларның эшләре турында мәгълүмат алды. Сәгать тугыз тулгач. Хөсәен картка әдәбият тутырылган чемоданны кайдан алырга икәнлеген аңлатты да кайтырга чыкты. Юлда хәзер аңа баягы сугыш чукмарлары да. аларны дәртләндереп торучылар да. аракылы купец та очрамады. Ул юл буена татар һөнәрчеләре арасындагы эшне көйләү турында уйланып кайтты Шулар арасыннан ышанычлы, юлны башлап йөрүче кеше табарга кирәк. Бәлки, бу эшне Хәдичәгә тапшырыргадыр, дип уйланды ул кинәт. Башкарган беренче җитди эше булыр. Бераздан ул шул план белән яна башлады. Әйе. бу иң реаль план иде. Хәер, аның башка мөмкинлеге юк та. Хөсәен Завадскийны урнаштырырга китә, ә Хәдичә әтиләрендә Чистайда кала Хөсәен әйләнеп кайтканчы ул барлык эшне башкарып куярга тиеш. Ә булдыра ал- маса? Хөсәен тагы бер кабат тикшерде. Ләкин, кызганычка каршы, Чистайда өйләрендә бер караңгыдан икенче караңгыгача эшләп газап чиккән, якты дөньяны күрми яшәгән татар һөнәрчеләрен яхшы белерлек бер генә партия әгъзасы да юк иде. «Булмаса. тәвәккәлләргәдер? Сыныйк. Менә шунда үзенең эшкә сәләтлеме, юкмы икәнлеген күрсә- тер инде Хәдичә», — дип уйланды Хөсәен. Ул. катгый бер фикергә килеп. хатынына бүген үк бурычны аңлатырга булды. Кайтып кергәч тә, ана хатыны белән ялгыз калырга мөмкинлек булмады әле. Алар бик озаклап тагы өстәл тирәсендә гөрләшеп утырдылар Тагы аш ашадылар. Аннары чәйләделәр. Тагы Казан һәм Чис- тай хәбәрләре, тагы туган-тумача, таныш-белеш турында сүз башланды. Аларнын. әлбәттә, игечиге булмаячак иде. Сәгать беренче киткәндә генә, ниһаять, барысы да чиратлашып авызны дәү итеп ачып, иснәргә керешкәч кенә көлешеп таралыштылар. Хәдичә белән Хөсәен аулакта икәүдән икәү калгач, житди сүз башланды. — Мин иртәгә Талкышка китәм.— диде Хөсәен. — Ничек «син» китәсең? Мин дә түгелмени? — Юк, син дә түгел. Хәдичә, мин генә. Сиңа кайбер эш башкарырга туры килер биредә. Шуңа күрә син каласың. Хәдичә аптырап кашларын күтәрде.' Чөнки Хөсәеннең моңарчы мондый житди һәм, әйтергә кирәк, хәтта бераз әмер тонында хатынына йомыш кушканы юк иде. Хәдичә елмайды, аннан җитдиләнде. ачуы килеп алсуланып китте. — Аптырама, —диде Хөсәен.— Син бу йомышны партия кушуы буенча дип аңла. Хәдичәнең йөзе ачыла төште. Алай булса, бер хәер, дия иде аның күз карашы. Хәдичә иренең комитет эшләрен иптәшләренә тапшыргандагы шундый кырыс җитдилеген белә бит. Хәдичә, шактый каушаса да, ире ни генә әйтмәсен, барлык көчен куеп йомышны үтәячәк иде. — Башка бернинди дә мөмкинлек юк. — диде Хөсәен,— ләкин тиз генә синнән дә муафикъ кеше табып булмый. — Әйт. эшләрмен. — диде Хәдичә иренә йомшак һәм жылы караш ташлап. — Ләкин баштан ук үзеңне әзерлә, йомыш жиңел түгел. Хәдичә. — Ах алла! Әйт соң. — Беләсеңме, син Чистайдагы чигүче, тегүче, итекче, читекчеләр белән эш итеп, аларга бик күп заказлар биреп йөрергә тиеш буласың. — Ничек инде? Хөсәен сынап хатынының матур ак йөзенә текәлеп торды. — Менә болай. — диде ул. Хатынына ничек бәйләнешкә керергә, ничек итеп ышанычлы берәр кеше табарга кирәклеген аңлата башлады. Хәдичә, бер сүз дә дәшмәгән хәлдә, бары ризалыгын белдереп, башын гына ия иде. Иртәгесен Хөсәен пар ат җигелгән фаэтонда Трофимны үзенең ышанычлы дусты, кайчандыр бергә укыган хөр фикерле Талкыш мөгаллименә алып китте. Бурлак кызының мәһәре бер бидерә бәрәңге Хөсәен Трофимны Талкыш авылында урнаштырып, кунакчыл дустында бер көн торгач. Әлмәткә юл тотты Ерыклыга җитеп, атларны ашаткан арада ул бер яңалык ишетте. Барасы юлының уң ягында калачак бер авылда әле өченче көн генә крестьяннар алпавытның йөз сиксән биш дисәтинә жирен тартып алмакчы булганнар. Өяз исправнигы килгән, крестьяннар белән полиция арасында бәрелеш булган. Хәзергә крестьяннар жиңүгә ирешкәннәр. Ләкин бу эшнең ахыры ни белән бетәчәк’ Хөсәен өченче көн булып узган вакыйганы ишетте. Кичә ни булган, бүген ниләр көтә ул крестьяннарны? Хөсәен өчен бу әһәмиятсез түгел. Ул мондый вакыйганы тыныч кына кичерә алмый. «Тәгаен, бүген булмаса. иртәгә авылга атлы казаклар килер, дип уйланды ул. Рәхимшәфкатьне белми торган бу ерткычлар кылыч-кам- чыларын хәтәр уйнатачаклар». Бөтен тирә-юньдә авыллар хәрәкәткә килә башлаган чак. Хөсәеннең белүенчә генә дә шушы Чистай өязендәге биш-алты авыл крестьяннары алпавыт жирләрен яисә урманын дәгъвалап баш күтәргәннәр. Инде берни дә барып чыкмаган хәлдә дә алар үч итеп алпавытның именнесенә, абзаркурасына, я авыл хунталыгы машиналарына ут төртәләр. Кыскасы, авылда да хәзер революция утлары кабынды. Ләкин Хөсәен һәм аның фикердәш партияле дуслары бу стихияле хәрәкәткә бер төзек политик төс бирә алмыйча аптырыйлар. Чөнки кеше җитми, чөнки авыл белән элемтә артык чикле. Аерым кешеләр авылларга чыкмый түгел, авылның үзендә дә аңлы крестьяннар күренә башлады, тик шулай да бу хәрәкәт әле тиешле оешкан политик юнәлеш алмаган. Хөсәеннең исә Чистай һәм Әлмәт якларындагы авылларда булып, үз күзләре белән хәлне күрергә ашкынуы нинди булса да берәр файдалы эш башкару теләгеннән килә иде. Баш күтәргән Ново-Троицк исемле авыл турысына җиткәч, Хөсәен түзмәде, кучерга атларны авыл юлына борырга кушты. Әлбәттә, ул нәрсә булса да эшли алуына ышанмый. Бәлки, саклык йөзеннән бу эш бөтенләй кирәкмидер дә. Ләкин Хөсәен алай булдыра алмады. Кучерга әйтүе булды, әле күптән түгел генә ял итеп хәл җыйган юртаклар чирәмле тар юлдан пошкырапошкыра авылга таба элдерттеләр. Ново-Троицк дүрт чакрымда гына иде. Менә, ниһаять, авылның таш чиркәве, салам түбәле фәкыйрь өйләре апачык күренә башлады. Каерылып ташланган басу капкасыннан үттеләр. Күңелне өшетеп җибәргәндәй булды. Ниләр булып узган монда? Халык ни эшли? Авыл чыннан да хәерче иде. Ләкин урамга килеп кергәч. Хөсәенне тагы бер тапкыр аптыраткан нәрсә шул булды: урамнарда бер генә дә кеше заты юк. хәтта берәр эт я мәче дә күренми иде. ичмаса. Бусы инде күңелне бөтенләй шомландырды. Әйтерсең лә. Хөсәеннәр үле авылга керделәр. Күп тә үтмәде, кучерда утырган абзый, Хөсәенгә борылып: — Ишетәсеңме? — диде. Хөсәеннең дә колагына ерактан килгән ниндидер ят бер тавыш керде. Каршыдагы ачык тәрәзәле өйдән кеше елаган тавыш килә иде. Хөсәен кучерның чабуыннан тартты. — Туктатып торчы. Ярсыган атлар көчкә тыелдылар. Тарантас тавышы тынгач, колакка төрле яктан ачык булып елау авазлары керә башлады. Монда бер өйдә генә түгел, берничә өйдә шулай үксеп көйләп елыйлар иде. — Булган монда хәлләр! — дип куйды абзый, телен шартлатып. Хөсәен арбадан төште дә бер мәл кая барырга белмичә тукталып торды. Ниһаять, ул тәвәккәл адымнар белән якындагы өйгә таба юнәлде. Юравы дөрес чыккан иде аның Бу авылда әле генә атлы казаклар взводы булып киткән. Хөсәен тәбәнәк караңгы алачыкка кергәч, агач тапчанда яткан ир уртасы кешене күрде, йөзе, күзләре канга буялган идс аның, үзе авыр ыңгырашып нидер мыгырдана. Өйдәге хатын-кыз һәм сәләмә киемле бала-чага елый, шаулаша. Хөсәенне күргәч, бөтен өй эче тынып калды. Хатыннар арасыннан яшьрәге, күрәсең, теге яраланган кешенең хатыныдыр, Хөсәенгә таба килә башлады. — Барин, барин! Сез минем бердәнбер ризык табучымны нишләттегез? Нинди көннәргә калдырдыгыз сез безне өй тулы бала белән?! — диде ул кычкырып. — Мин барин түгел.—диде Хөсәен саңгырау тавыш белән.— Нигә ирегезнең ярасын юып бәйләмисез? Хатын шунда ук Хөсәеннең алпавыт кешесе булмаганлыгын аңлады. Аның йөзендәге нәфрәт билгесе гаҗәпсенү белән алмашынды. Хөсәен, кешеләрне үтеп, яралының янына килде дә иелеп аның йөзенә текәлде. Кылыч белән сукканнар иде. Маңгайдан аккан кан күзләрне каплап оеп каткан. Ләкин кешенең хәле алай үләрлек түгел, күрәсең, кылыч мигә кадәр үк үтмәгән иде. — Атлы казаклармы? — дип сорады Хөсәен. — Ә кем булсын тагы?! Ябырылып килеп чыктылар, эт кебек ташландылар... Хөсәен, дәшмичә, аскы иренен тешләп куйды. Аның йөрәге яна, ачуы бугазына менгән, куллары дерелди иде. Хәзер нинди дә булса чара күрергә кирәк. Бу крестьяннарның беренче чигенүдән соң ук канатлары сынмасын иде. Хөсәен төпченеп сораша башлады. Алпавыт җирләрен тартып алуны оештырып йөрүче кешене әле менә бүген генә төрмәгә алып киткәннәр. Бу яралы кеше исә шул башлыклары Кыш- тымов дигән крестьянны кулга бирмәскә тырышуы аркасында кылычка эләккән. Хәер, ул гына казак кылычын татымаган иде. Хөсәен байтак өйдә булып чыкты, аларның барысында да суктырылган, кыйналган кешеләр. Хөсәеннең күңелендә халык белән сөйләшү теләге туды. Ләкин бу артык хәвефле эш иде. Ул йөрәге сыкрап авырткан хәлдә фаэтонга утырды. Кучерга кузгалырга кушты. Басу капкасына җиткәч, кесәсеннән бер пачка прокламация алып юлга ташлады. Бу язулар хас крестьянга атап, аларны көрәшкә өндәп төзелгән иде. .Хөсәеннәр Кичүдә кунып, Әлмәткә икенче көнне генә барып керделәр. Волость үзәге булган авылның алтынга манылган мәчет ае ялтырап күренү белән Хөсәеннең уйлары шунда яшәүче сеңелесе Хәдичә хәлләренә үрелеп ага башлады. Әле ел башында ук, кышкы челләдә, сеңелесен күрергә теләгән иде бит ул. Хәтта бик, бик күрәсе килгән иде аның. Сөйләшергә, аңлашырга кирәк иде. Шундый ахмаклык ясау мөмкипме соң?! Хөсәен бу эштә үзен һаман гаепле саный иде. Аныңча, бу гаделсезлекне ничек тә вакытында кисәтеп булыр кебек иде. Хәзер исә ул Әлмәткә бик тиз барып җитеп, шунда ук нәрсәдер эшләргә тиеш Кара инде, атлары да ничектер акрын юырта башладылар бит! Ниһаять, менә ул Зәй елгасы буендагы урам, бер катлы зур агач өй Тәрәзәдән күрделәр, ахры, якынлашу белән, бизәкле сары капка төбенәчә ачылды. Атлар юыртып килгән шәпкә иркен ишек алдына кереп китте. Хөсәенне каршы алырга дип бер төркем кеше шаулашып өйдән чыкты. Хөсәен тарантастан төшкәнче үк күзләре белән сеңеле- сен эзли башлады. Бер күрү белән Хәдичәнең кичерешләрен аңларга тырышты, арбадан төшүгә башка берәүгә дә игътибар итмәстән, төркем арасыннан сеңелесен йолып алып кочагына кысты. Хәдичә кечкенә һәм ябык, артыграк кыссаң таркалып уалып китәрдәй иде. Ул үзе лә әле бала гына бит Хөсәендә сеңелесенэ карата моңарчы беркайчан да булмаган аталарча якын итү тойгылары уянды. Шул ук вакытта, боларның барысына аралашып, ачу китергеч кызгану хисе дә көчәя бара иде. Тамак төбенә төер тыгылып, күзләрне яшь элпәсе томаларга чамалый иде. Хөсәен сеиелесенең зур, акыллы кара күзләренә карап алды да аның уң битеннән үпге. Кадерле кунакны каршылау шатлыгын хуҗалар ачыктан-ачык белдерергә ашыгалар Хөсәен юаная башлаган кияве Якуп Ильясовның үзенә сузылган кулын тотты. Ишек алдына ишле туган-тумача, дус-иш, асрау хатыннар, ниндидер егетләр, ир-ат чыккан иде. Хөсәен аларның күбесен танымады, ләкин барысы белән дә күрешеп чыкты. Авыл жире булуына карамастан, Якуп бай тирәсендәге халык үзен иркен тота, европача кыйлана иде. Хөсәен кияүнең шактый шомарган, русчага да оста кеше икәнлеген электән үк белә иде. Ул, ниндидер ханымнар һәм әфәнделәр белән танышып чыккач, кодасын хәтерләп, аны сорады. — Әти авырып ята,— диде Якуп. — Әйдәгез, рәхим итегез. Юл безнең әйбәт түгел шул, бик изалангансыздыр. Якуп чын мәгънәсендә либерал һәм тиешенчә кечелекле була белә торган зыялы бер бай иде. Хөсәен ишек алдында салкын чишмә суы белән юынганда, кулына сөлге тотып үзе торды. Гомумән, кияү җирән һәм картрак булса да, сөйкемле кеше иде. Тик аның, байлыгыннан файдаланып, яп-яшь бер кызга өйләнүен генә Хөсәен берничек тә кичерә алмады, һәрхәлдә, бу тигезсезлек, гаделсезлек Хөсәеннең күңелен әле дә ачыттырып-телгәләп торды. Ул Якуп белән сөйләште, аның белән шаяртты, ләкин күңелендәге яраның сыкравын һаман тоеп торды. Ишек алды түрендә абзар, сарайлар тезелеп киткән. Зур өй белән янәшә генә мунча, аңа өйдән туп-туры керергә дә була. Капканың уң ягында тагын бер бәләкәй генә өй бар. Монысы асраулар, ялчылар тора торган урын Гомумән, бу ишек алды үзенә күрә бер республика сыман, монда буйсындыручы һәм буйсынучылар яши, монда үтәүчеләр һәм йомыш кушучылар. Хөсәен сеңелесенең хатларыннан укып та, үзе күреп тә белә— Ильясовлардан бер дә кунак өзелми. Кышын- жәен Чистайдан, Чаллыдан яки Казаннан туктаусыз кунаклар килеп тора. Аерата җәйләрен, Әлмәт тирәсендәге урман-кырлар яшәргәч, Зәй буйларының хәтфәдәй тугайлары чәчәккә күмелгәч ишәя алар. Хөсәен юынып, чистарынып, үзенең шул арада кемнәрдер щеткалап, тазартып куйган киемен кигәч, Ильяс бай янына кереп күренеп чыгарга тиеш тапты. Карт байның менә өч ай инде тамагыннан аш үтми икән. Хөсәен аны күрү белән мәрхүм әтисен хәтерләде. Ул да шулай гомерендә бер генә тапкыр ятып авырды бит, аннары гүр иясе булып китте. Ләкин ул бу кадәр үк бетерешмәгән иде. Ильяс бай исә тире белән сөяккә генә калган иде. Хөсәен аның янына килеп кергәндә, карт бай түшәмгә карап хәрәкәтсез ята иде. Ул бүлмәгә кер\челәрне күз караларын йөгертеп кенә игътибарыннан кичерде дә шунда ук Хөсәенне танып алды. Юк, шулай да бу кеше Хөсәеннең әтисенә охшамаган иде. Хөсәеннең әтисе беркайчан да мондый байгура булмады. Ә Ильяс бай исә үлем тешәгендә ятканда да үзенең өстенлеген онытмый, һаман тәкәббер һәм горур. Әйтерсең, Иван Грозный үзе ята! Картның бөтенләй чал кермәгән кап-кара сакалын әле яңа гына кемдер тарап куйган, урын җире чип-чиста, күз камаштырырлык. Карт байның башы туңа иде ахры, инде көннәр җылынуына карамастан, башында йомшак кырпулы бүрек. Ул Хөсәенне таныгач, кыяфәтен үзгәртмичә генә сәламен кабул итте. Якуп белән Хөсәен авыруның караваты янына утырыштылар. — Казан нихәл? — дип сорап куйды кинәт Ильяс карт. Бу соравы көтелмәгәнчәрәк яңгырады. Чөнки ул Хөсәеннең сәламен дә, тавышын чыгармыйча гына, иреннәрен селкетеп кенә кабул иткән иде. Хөсәен эченнән: «Әле бирешми икән», — дип уйлап куйды. ' — Казан кайный, Ильяс абзый, — диде ул. Хөсәен Казандагы революцион хәрәкәт турында байга сөйләргә микән, юк микән, дип уйланып торды. — Анысын беләм, — диде кинәт карт, Хөсәеннең уйларын бүлде- реп, — менә моның кебек кызыл авыз, тар балаклар кайната инде ул тыныч Казанны. Карт күзләрен акайтып улына карап куйды. — Алай димәс идем мин,—диде Хөсәен көлемсери төшеп. Ләкин карт бай, күрәсең, улын чын-чынлап революционер һәм иске, жайлы тәртипләрне бетерергә йөрүче кеше дип исәпли иде. Ул. Хөсәеннең җавабына һич игътибар итмәстән, үз сүзен куәтләде: — Шулар, шулар! Ходаның биргәненә шөкёрана итмәүчеләр. Муеннары асты өскә килгереләр! Хөсәен өчен бусы яңалык иде. Ул,беркайчан да бу өйдә ата белән ул арасында шундый зур дәгъва-бәхәс бардыр дип уйламый иде. — Җәдитләр!—дип куйды карт, зәп-зәнгәр кан тамырлары бүртеп торган кипшенгән кулын селкеп. — Син менә кода урынына калган кеше. Үзең яшь булсаң да. төпле булырга охшыйсың. Анау килгәндә үк яратып калган идем. Әйт син киявеңә, ваз кичсен ул андый көфер эшләрдән. Байлык-мөлкәт җитмиме аңа, игътибар җитмиме? Мин ана барысын да калдырам, барысын да, ак кәфеннән башка берни дә алып китмим үзем белән. Ә бит, аллага шөкер, тырышлык белән, тир түгеп торгыздым тормышны Миңа бернинди революция кирәкмәде. Иҗтиһат кылсаң, һәркемгә аллаһы тәгалә бәхет җибәрә. Әйт син аңа! Хөсәен Якупка күз ташлады. Ул исә, агасының ахмаклыгына оялгандай, чак кына елмаеп, аска карап утыра иде. Ул Хөсәеннең күз карашын тойды һәм, ярар, әйдә, дәшми уздыр, дигәндәй, күз кысты. Тик Хөсәен дәшми кала алмады. — Нишләде соң ул шул кадәр? —дип сорады. — Юкны-барны сөйли, кирәкмәс эшләргә тыгыла, җүнсез, тинтәк кешеләр белән аралаша! — Кемнәр белән? — Кемнәр белән? Җыен кызыл авыз белән. Анау көнне Гаяз Ис- хакый килгән, аннан өзлексез Һади Атласов дигәне килеп тора, Фуат Туктаров.. — Шул гынамы? —диде Хөсәен, — мин тагы безнең кияү фәкыйрь крестьяннарны сезгә каршы котырта, итагать итмәгез дип үгетли, байлыкларыгызны тартып алырга өнди, дип уйлаган идем Моңарчы түшәмгә карап яткан карт кинәт башын Хөсәенгә таба борды Аның күзләрендә ачу ялкыннары дөрләп алды — Нишләп крәстиән минем байлыгыма тисен?! Мин үзем дә крә- стнән, минем әтием дә крәстиән булган. Минем крәстиәнгә яхшылыктан башка берни дә эшләгәнем юк. Мин анау елны аларга алпут болынлыгын сатып алып бирдем. Мин. аллага шөкер, моңарчы аларны зәкәттән өлешсез калдырмадым. «Ильяс абзый», — дип кенә торалар. Нигә алар миңа тисен?! Хөсәен үзенең алдында, гомеремне яхшылык эшләп уздырдым, байлыгым тырышлык аркасында гына дип ышанган кеше ятканлыгын ачык аңлады. Әлбәттә, моның өчен ач-ялангач крестьянның җиргә омтылуы, булдыра алса, басып алырга торуы соң дәрәҗәдәге бер гаделсезлек булып күренә, һәм бу үлгәнче үз карашында калачак кеше белән бәхәсләшүдә бернинди дә мәгънә юк иде. Хөсәен ата белән ул арасындагы бәхәсне йомшартырга тырышып, берничә сүз әйтте дә урыныннан кузгалды. — Әниең, җәмәгатең исәнме? —диде карт. — Шөкер, сәлам әйтеп калдылар. — диде Хөсәен. — Ярый, бик әйбәт,— диде Ильяс, аннары Хөсәен чыгарга борыла башлагач, өстәде: — Безнең яшь килен дә ярый. Минем ана начар дип сүз әйтерлегем юк. Ходай гомерен игелекле кылсын. Тик менә Якуп кына Әйт аңа, ул синең киявең, ат азгыны булып, тайга ияреп йөрмәсен! Хөсәен Ильяс бай бүлмәсеннән ишекне әйбәтләп ябып чыкты, ia сеңелесе турында уйлый иде. Либерал буржуа да революционер булып тоелган бер байгураның килене булсын имеш инде ул! Хөсәен кунаклар янына чыкты. Анда инде табын әзерләнгән һәм шат, көләч кунаклар күптән Хөсәеннәрне көтәләр иде. Хөсәен сер сынатмаска тырышты, башкалар кебек үк, ял гамьсезлегенә чумып, уен- көлке сүзләр сөйли башлады. Хәлбуки, аның һаман да сеңелесе белән ялгыз гына калып сөйләшәсе килә иде. Тик хәзергә моның бер дә җае күренми. Хөсәенгә самовар янында кунаклар сыйлап утырган сеңелесенең яшерен тойгыларын күзләреннән укып кына канәгатьләнергә калды. Ниһаять, аш янында шактый озак утырганнан сон, кунаклар һава алырга Зәй буена төштеләр. Хөсәен сеңелесе янындарак булды. Чәчәкле болынлыкка килеп җиткәч, алар компаниядән аерылып, икесе генә яр буендагы ап-ак комлы сукмак буйлап киттеләр. Алар башта тар сукмак буйлап сүзсез генә бардылар. Кешеләр күздән югалгач, Хөсәен, түзмичә, ярсып: — Нишләдең син, Хәдичә, нишләдең син, сеңелем? — диде. — Син үзеңнең нинди ахмаклык ясавыңны беләсеңме? Мин һич-һнч аңлый алмыйм! Хәдичә җавап кайтармады, аска карап тын гына баруында булды. — Мин бит күреп торам,—диде Хөсәен, — син аны сөймисең, ул сиңа бөтенләй! тиң түгел. Кинәт Хәдичә телгә килде: — Хатларымда моңарчы язмадым, абый, — диде ул. — Чөнки бо- лай да барысы ачык дип уйладым. — Миңа ачык түгел, — диде Хөсәен, күңелсезләнеп. — Мин синең бу эшеңне зур ялгышу дип уйлыйм. Теге вакытны да әйттем. Бу юлы дә дәшми кала алмыйм. — Шулайдыр, бәлки, — диде Хәдичә, — ләкин хәзер соң инде, абый. — Соң? — диде Хөсәен коты алынып. — Соң! — диде Хәдичә.— Хәзер инде, абый, барыннан файдалана белергә кирәк. — Син өйгә икътисади яктан ярдәм итмәкче булгансың, шулаймы? Ләкин мин партия кассасы биргәнгә канәгать. — Өйдә син генә түгел ич. Инде әти калдырган мирас күптән беткәндер... — Бетте ул,—диде Хөсәен.—Ләкин, Хәдичә, эш бөтенләй анда ту гел бит. Мин бит сиңа аңлаттым: кеше бәхет өчен көрәшергә тиеш. Әгәр миңа революцион эш бәхет һәм хәтта рәхәтлек бирмәсә, мин ул юлга аяк басар идеммени? Ул минем ихтыяҗым... — Син шулай уйлагансың, ә мин менә болай уйлыйм, — диде Хәдичә,— бәлки, өйгә ярдәм итә алуым минем өчен җан азыгыдыр?! — Мин аңлата алмыйм инде алайса сиңа,— диде Хөсәен гаҗиз булып. Ул чыннан да аптырашта иде. Кешенең бәхетле булмавын читтән карап белергә буламы, яки ул үзе генә моны тоямы? Шайтан белсен инде! Хөсәен, ни әйтергә дә базмыйча, кашларын җыергалал уйланып барды. Ләкин тирә-юньдә табигать үзенең язгы уяну бәйрәмен уздыра иде. Тукранбашлар, ут чәчкәләре, күгәрчен күзләре, тагы бик куп төрле матур чәчәкләр белән бизәлгән болын кояшта җәйрәп күз явын ала, күңелләрне рәхәтлек белән тутыра иде. Юл читеннән генә кыр үрдәге пырылдап күтәрелде дә Зәйгә таба очып китте. Хәдичә: «Аһ!»—дип кычкырды. Абыйсының кулыннан тотты. Алар бәләкәй чакларында менә шулай йөриләр иде. Әле күптәнме алар чәчәкләр җыеп, матур киләчәк турында хыялланып Бакалтайда Ишке буенда йөрделәр. Тормыш дигәнең әйтеп бетергесез катлаулы икән шул! — Абый, мин шулай да бераз акча җыйдым.— диде Хәдичә беравык тынлыктан соң. — мин аны хәзер үк сиңа бирә алам. Хөсәеннең әле генә гүзәл табигать манзарасыннан туган күңел тынычлыгы секунд эчендә юкка чыкты. Ул. кирәкми дип авыз ачмакчы иде инде, ләкин, моны сизенгәндәй, Хәдичә, кашларын җыерып: — Әгәр мине бәхетле итәсең килсә, аласың. — диде. Хөсәен тыела алмыйча уф орын куйды, сеңелесенең кулын ычкындырды. аннары авырсынып кына авыз эченнән:—Ярар.—дип мыгырданды. — Өлгерермен әле. Әле бүген үк китмим бит мин. Алар Казан турында, өй турында, әниләре һәм туганнары турында сөйләшә башладылар. Бибифагыйманың соңгы вакытларда еш кына биле сызлаштыргалый иде. Рокыя лап хатлар килгәләп тора. Ул үзенең тормышыннан канәгать булса кирәк. — Минем адаш җингәм ничек соң? — дип сорады Хәдичә, абыйсына серле елмаеп күз атты. Хөсәеннең кинәт ниндидер йөрәк тамырлары тибрәнеп куйгандай булды. Хатыныйа беренче тапкыр җитди эш тапшырганлыгын хәтер- лиде. Очлап чыга алырмы ул аны? Хөсәен теләгәнчә, Хөсәен өмет иткәнчә булырмы? Ул бераз уйланып барды да — Җиңгәң әйбәт,- диде. — Без бик тату. әйбәт яшибез. — Аллага шөкер алайса,—диде Хәдичә, иркен сулап. — Чыннан да шулаймы? .Ул Хөсәеннең күзләренә туп-туры карады — Чын булмаса. мин сиңа болан дияр идеммени?! — диде Хөсәен. Хәдичәнең күзләрендә ниндидер җылылык чагылды — Абый, мин килешә алмассыз дип борчылган идем.—диде ул, көлемсерәп — Чөнки ул шундый хәлле кешенең иркәлектә үскән кызы бит... — Юк. алай түгел Җиңгәң сынатмады, сеңелем — Бик әйбәт алайса, аллага шөкер. — диде Хәдичә, тагы кабатлап Алар тынып бардылар. Каяндыр бытбылдык тавышы ишетелә иде. Абый, беләсеңме, мин сиңа нәрсә әйтмәкче булам? - — Мин биредә кешеләр белән, тормыш белән танышып йөрим. Шул кадәр мохтаҗлык, белсәң икән' Шул катәр авыр яшиләр! — Шулайдыр, мин аны беләм. — Тукта, мин сиңа нәрсә әйтмәкче идем соң әле. абыГР Менә нәрсә Хәдичә, тукталып, арткарак калган абыйсының якынлашуын көтте. — Биредә сине аңлардай бик әйбәт кешеләрне беләм мин, абый. Әгәр аларга берәр юл күрсәтүче, аңлатучы булса... Хөсәен: — Кемне беләсең?—дип сорады. Хәдичә үзе белгән кешенең исемен әйтте. Хөсәен тыела алмыйча көлеп үк җибәрде. Чөнки Степанов нәкъ әнә шул кешегә. Хәдичә әйткән. япон сугышыннан яраланып кайткан Сираҗетдинга таянырга кинәш биргән иле. Хәдичә абыйсының урыйсыз көлүенә аптырап һәм рәнҗи төшеп тукталып калды — Үпкәләмә, зинһар, сенелем. — диде Хөсәен күңелле генә елмая биреп —Синең шул кадәр тырышып миңа ярдәмчеләр эзләвең бик сәер тоелды. — Мин синең килүеңне дүрт күз белән көттем. Син бит беләсең: мин үзем генә берни дә эшли алмыйм Миңа бай хатыны дип шикләнеп карыйлар Мин килеп чыктыммы, барысы да керпе кебек йомарланалар. 1 .к. > • .м II. — Ә соң бу Сираҗетдин абзыеңның шундый кеше икәнлеген ничек белә алдың? Хәдичә серле генә елмайды да, мактана төшеп: — Белдем инде. абый.—диде. — Бездә җиде хезмәтче бар. Мине алар бик якын күрәләр... — Кара син аны, син оста конспиратор да икәнсең әле! — Менә тагы! Син кем дип белдең мине?! Хөсәен көлде дә. кинәт җитдиләнеп: , — Моннан соң сиңа шымчыланып йөрергә туры килмәс. Хәдичә — диде —Син мине әнә шул Сираҗетдинга алып бар. Мин турыдан- туры сөйләшеп, сине аның белән таныштырырмын. Хәдичә куркынып ук китте. — Ул сиңа ышанмаячак! — Бәлки, ышаныр. Алар шул көнне үк кичке аштан соң Сираҗетдиннарга киттеләр. Авыл урамында кәтү кайтканнан соң гына була торган бер тынлык урнашкан иде. Бары ара-тирә каяндыр ерактан кызларның такмак әйтүл&ре һәм киндер тукмаган тавышлар ишетелеп китә. Каз үләне белән өртелгән урамнарда бернинди дә хәрәкәт юк. салам түбәле өйләр генә, барысын да аңлагандай, күздән югалганчы карап озатып калалар. Өйләрнең күбесе янтайган, кайберләреңә терәүләр куелган. Читән, коймалар буенда кыргый киндер һәм кычыткан котырып үскән. Кайбер өйләрдә карындык тәрәзәләр аша тонык кына яктылык сирпи. Хөсәен белә: биредә ярлы-ябага бер имана җирдә иген игеп интегүгә караганда, һөнәрчелек белән шөгыльләнүне өстенрәк саный. Җирен сата, үзе чыптадан кап сугарга керешә, я булмаса чабата тукый. Күрәсен. бу ут алынган өйләрдә эш кайный иде хәзер. Декабрь урталарында Әлмәттә ярминкә башлана. Шунда унар мең пар чабата сатыла. Хөсәен элекке килүендә нәкъ шул ярминкә вакытына тарды. Алар ул чакны Гафур Коләхметов белән бергә булдылар. Ниләр генә юк иде ул ярминкәдә, ат кәмитләре дисеңме, күз буучылармы, курчак театрларымы. Инде товар дигәндә. Мәкәрҗәдән, Богырсланнан кызыл малы да. сбруе, арбасы, чәйшикәре дә килгән. Ләкин барыннан да күбрәк күзгә ташланганы олау-олау чабата иде. Ярминкәгә нинди генә яклардан килми халык, урысы да. башкорты да. чувашы-мукшысы да. Әлмәт ун көн буена гөрләп тора. Үзенә бер бәйрәм төсен ала ул көннәр. Кешеләр кирәк-ярак сайлыйлар. акчалары булмаса да. болай тамаша итәр өчен генә дә киләләр. Ир-ат та. хатыннар да жүнлерәк киенә. Мескен бүрекләрнең гает көннәрендә генә киелә торганы, янасы, тула чикмәннәрнең җе.м-җем каралары, я булмаса манчестер бишмәт, инде хатынкыз кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлен, биш билле яңа сатин тышлы бишмәтен кия, яшьләрдә тырнакларга кып-кызыл кына ягылган була, ә олырак хатыннар шомырт җимешедәй тешкара ягалар Инде көмеш алкалар, беләзекләр, бала итәкле күлмәкләр . Кыз-кыркын, яшь җилкенчәк матуррак киемнәренең барысын да күрсәтеп калырга тырыша. Ә аякта барысының да — ире-хатынының. егете-кызының — шикәрдәй ак тула оек. яна гына шөшледән төшкән, уенчыктай көлеп торган чабата. Шул чакны инде Әлмәт егетләре сөйгән кызларын кызыл билле прәннек белән сыйлыйлар, шул чакны инде кара мунчаларда. я аулак өйләрдә якын арада очрашу турында вәгъдәләшәләр. Гыйшык хатлары шунда бирелә, шунда инде кыз..ар үзләренең егетләренә чиккән кулъяулыкларын бүләк игәләр Хөсәен боларның барысын да белә, шәһәрдә туып үскән кеше булса да. авылның борын-бо- рыннан килгән эчкерсез беркатлылыгына, аның пакьлеккә омтылуына соклана ул. Ләкин шул ук вакытта авылдагы наданлык, каралык һәм фәкыйрьлекнең котылгысыз иярчене ахмаклык һәм фанатиклыкны да ул ачык күрә. Каралып-мүкләнеп беткән өй янына килеп җиткәч, Хәдичә туктады да арттарак килгән абыйсын көтеп торды. — Шушында торамы? — дип сорады Хөсәен. — Әйе. менә шунда керик әле, — диде Хәдичә. Җил капкадан узып. Хөсәен ишек алдына керде. Өйалды ишегенең бавын тартуы булды, эчтән ниндидер ят бер шакылдау тавышы ишетелә башлады. Ул да булмады, борынга төчкелтем юкә исе килеп бәрелде. Өй ишеге ачык иде. Эчтә чыпта сугалар. Хәдичә алдан керде. Хөсәенгә өй эченә үтү өчен шактый иелергә туры килде. Алай да ишек аның эшләпәсен салдырып алып калды. Эчтә тынчу һәм караңгы иде Кешеләрне аерып күрмәсәләр дә, керүчеләр, сәлам биреп, хуҗалар белән исәнләштеләр — Вәгаләйкемәссәлам, рәхим итегез.—диде бер ир тавышы. Ниһаять. күз ияләшә төшкәч, түрдәге сәке, анда кемнәрнеңдер утырганлыгы, йоклап ятканлыгы күренде. Уң якта ян тәрәзәгә каршы чыпта сугу станы тора, аның янында киндер күлмәкле абзый һәм унике- унөч яшьлек малай. Агай чыпта суга, ә малай станның «кылычын* күтәреп тора иде. Яктылык мич кучкарына куелган чырадан сирпелә иде. Алты- җиде яшьлек, орчыктай бәләкәй кыз шул чыраның утын карап, кирәк чакта күмерен сындырып ала. яңасын кабызып җибәрә иде. Хөсәеннәр килеп керүгә, шул кыз чыра күмерен сындырып учакка ташлады да мич янында идәндә яткан өемнән яңа чыра сайлый башлады —Абау, бик тынчу ич өегез. Закир абый. диде Хәдичә. — Нишләп тәрәзәләрегезне ачмыйсыз? — Ачып булмый бит. Хәдичә килен, нәнәм, — диде абзый.— Быел елы әллә ниткән, мур кыргыры сукыр чебен тәкатьсез итә Әйдә, узыгыз. Нәсимә! Дәш кунакларны түргә, нишләп тик утырасың! Чыпталарны читкәрәк эт. Фәрханә кызым! Абыең белән апаң утырсын. Кунаклар, өй хуҗаларының ыгы-зыгысын күреп, һич кузгалырга кирәкмәгәнлеген, бер генә минутка йомыш белән генә килгәнлекләрен әйттеләр. Шулай да чыпталар алынгач, сәкенең бер почмагына утырмый булмады. — Күтәр, күтәр кылычыңны, авызыңны ачып торма, улым.—диде Закир. Ул бер генә минутка да эшеннән туктамыйча, күнегелгән осталык белән, һич саташмыйча, юкә очларын кулларыннан уздыра иде. — йомыш белән килгән идек без. Сираҗетдин абый кирәк иде, өйдәме соң ул? — диде Хәдичә. — Ә. ул күршедә утырадыр. Кулы бер дә җайга килми шул Менә кайтканына өч ай. ә ярасы һаман бетәшми. — диде Закир. — Бар, улым, кылычны апаң күтәреп торыр, бар, Сираҗетдин абыеңа әйт. кунаклар килде, сине сорыйлар, диген. Малай, бу эштән котылуына шатланган кебек, йөгереп чыгып китте» — Бу кемең була соң инде, килен? — диде Закир. Хөсәенгә күз атып. Хәдичә абыйсы икәнлеген әйткәч: — Әйтәм җирле, бик чибәр, әйбәт киемле, солтанатлы кеше икән! — диде Закир. — Мин Сираҗетдинга Чистайдан әманәт хат алып килгән идем,— диде Хөсәен. — Шулайдыр, шулайдыр, юкка-барга йөрмәссез. Рәхмәт инде безнең ишеләрне санга суккач. — Ничек сукмыйсын?—диде Хөсәен.— Ул бит безнең патша хәзрәтләре өчен кан койган, шуның өчен сугышып кулсыз калган кеше! Закир б> сүзләрнең ниндирәк мәгънәдә әйтелгәнлекләрен анлап җиткермәде, нәрсә дип әйтергә дә белмичә, нидер мыгырданып кына куйды. Көннәрен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп уздырса да. изелгән басынкы кешегә охшамаган иде ул үзе. Хәтта шаярта да белә и кәй. — Безнең тормыш шул инде менә. — диде абзый, — чыпта өстендә туабыз, аннан килеп гомер буе чыпта сугып тормыш итәбез, чыпта исен иснибез, чыпта тузанын ипигә ягып ашыйбыз, чыптага ятып йоклыйбыз, инде тагы кайчак үлгәч тә үзебезне чыптага төреп ләхеткә тыгалар. Хөсәен сүз дәшмәде, ирексездән көрсенеп куйды. — Безнең якта «Бурлакларның мәзәге әләмә дә сәләмә, бурлак кызының мәһәре бер бндерә бәрәңге» дип җырлыйлар. — дип сүзен дәвам иттерде хуҗа. Үзе көлеп җибәрде — Бурлакның кем икәнен белә торгансыздыр? — Кем соң ул?—диде Хөсәен. — Теге Иделдә баржа .. — Юк. ул гүгел. Бездә инде бурлак дип уракка байга ялланучыны әйтәләр. Әйтик, анда син өйләнергә уйладың, ә мәһәрлек рәтең юк, шул чак инде алпавытка барып кышыннан ук уракка ялланасың да мәһәрлек акча аласың. Инде туйларыңны уздыргач, хатының белән тора башлагач, парлашып әйбәтләп кенә мәһәр акчасы өчен урак урырга барасың А1енә шул ул бурлак. Менә без дә Нәсимә апагыз белән шулап өйләнешкән идек. Ник дәшмисең. Нәсимә, шулай бит? Сәкедә йон эрләп утырган хатын җитез генә борылып иренә карады да. яулык очы белән авызын каплый төшеп: — И. бытылдап утырма инде кирәкмәгәнне, әллә синең бурлак булып йөргәннәрең берәр кешегә хаҗәтме? — диде. — Белеп китсеннәр.—диде Закир, акланырга тырышып. — Шулай, шулай, барысы да кирәк, рәхмәт, абзый,— диде Хөсәен. Тышкы ишекнең ачылганы ишетелде, ялан аяклы малай ухылдап килеп керде. — Әйттеңме? — дип сорады Закир. — Әйттем,—диде малай, «кылычына» яңадан тотынып Ул ара да булмады, сәламен биреп, өйгә пәһлуандай таза гәүдәле, иңенә шинель салган чулак Сираҗетдин да килеп керде. Ул ни өчен чакыртылуын юрап белә алмаган иде. күрәсең. Ни әйтергә дә белмичә, урталыкта басып калды. Хөсәен, урыныннан торып, аның янына барды. — Биредә бик тыгын, булмаса, без ишек алдына чыгыйк, — диде.— Рәхмәт сезгә. — диде ул Закир ягына карап. — Үзегезгә рәхмәт. — диде Закир. — Гаеп итеп китмәгез,—дип өстәде хатыны. Саубуллашып, ишек алдына чыктылар Арырак киттеләр һәм алгы күчәре сынган, көпчәксез кабык арба янында тукталдылар. Кинәт шул вакыт һавада йолдыз атылды. Барысы да тынып күккә текәлделәр. Биек өянке артыннан яшь ай карап тора иде Ахры, болытлар артында булгандыр, моңарчы Хөсәен аны шәйләмәгән дә иде. Борыннарын канат асларына яшереп яткан ка ;лар чак кына каңгылдашып алдылар. Хөсәен Сираҗетдинга текәлде. Теге дә. бик игътибар белән танырга һәм эшнең серен аңларга тырышып, Хөсәеннең йөзен күзәтә иде. Хөсәен арбага утырып папирос кабызды да: — Мин сезнең белән. Сиражетднн иптәш. Әлмәт волостенда революцион комитетлар оештыру турында сөйләшергә тиеш,— диде. — Мин андый нәрсәкәйне белмим, сез кем буласыз сон? — диде Сираҗетдин куркынып. — Менә бу кешене беләсезме? — дип сорады Хөсәен, сеңелесенә ишарәләп. — Әйе. беләм, ул безнең яшь бикә. Якуп Ильясовнын җәмәгате. — Мин аның абыйсы булам, Хөсәен минем исемем. Мин Казан РСДРП комитеты кушуы буенча. Сираҗетдин, берни дә анламаганлыгын белдереп, тагы башын селкеде. Кара инде син! Хөсәен иң мөһимен әйтергә оныткан иде бит. Ул үкенечле елмаеп кул селтәде дә: — Степанов Иван Агафонович — Чистая каласында иң оста кием тегуче. сез беләсезме шуны? — дип сорады. Сираҗетдин көлеп җибәрде: — Менә болан булса аңлашыла бераз. — Ул арбага Хөсәен белән янәшә аякларын салындырып утырды да:—Мин сине тыңлыйм, иптәш. — диде. Хөсәен сеңелесенә карап алды — Моннан соң безнең белән элемтәне яшь бикә аша тотарсыз — Хөсәен Сираҗетдинның сәерсенеп каравын күргәч: — Ул минем сеңелем,—дип өстәде. — Әлбәттә, беркем дә сезнең эшләрне белмәячәк. Ләкин сез аңа тулысынча ышана аласыз Иң җайлы элемтәче ул. Сез ана хәбәр итәсе», ә ул миңа я »а. Менә бу — беренче Инде.—диде ул һәм. кинәт тукталып. Хәдичәгә тагы бер карап алды — Хәдичә, күз- колак булчы, зинһар! Бе.знең сүз ишетелмәсен. Кыз чакларыңны бер хәтерлә. Хәдичә тирә-юньдә йөреп, карангалап. нидер эзләгән булып һәм нидер тапкан булып маташкан арада. Хөсәен Сираҗетдин белән җитди сүз алып барды. Алар арбадан төшкәндә алтын урак сыман ай өянкедән шактый ерак киткән иде инде. Хөсәен. Сираҗетдинның кулын кысып: — Ничек тә иртәгәдән т» калмыйча прокламацияләрне алырга киләсез, — диде. Алар өйгә ашыга-ашыга кайттылар. — Безне югалтканнардыр инде, билләһи. — диде Хәдичә, ут йотып. — Хәдичә. — диде Хөсәен, кинәт дәртләнеп, — мин үзем белән кирәкле әйберләр алын килдем. Үзебезчә гади, аңлаешлы телдә прокламацияләр басып таратырга кирәк. Моңа син ничек карынсың, мондый эшкә шартлар табылырмы? — Минемчә, табылыр, абый,— диде Хәдичә. «Барлык мөмкинлектән файдаланырга кирәк»,— дип уйланды Хөсәен Ул иртәгә үк Ильяс байның аргамакларын җиктереп күрше авылларга чыгып китәчәк. Аның Казаннан ук алып килгән тагы ике явкасы бар әле. Ул авыл ярлылары белән бәйләнеш урнаштырмый кайтмас!

(Ахыры бир)