Логотип Казан Утлары
Повесть

Саҗидә

1 Зөһрә белән безнең ара көтмәгәндә бозыла башлады. Минем моңа күңелем тырналды. Төрлечә уйлап карыйм: әллә соң хәтерен калдырдыммы, әллә бик тупас кыланаммы? Алай тупас та кыланмыйм шикелле, хәтер калырдай усаллык та эшләмәдем кебек. Безнең эштә усалланырлык нәрсә дә юк. Бөтенебез өч бөртек кеше. Эш зур түгел, катлаулы түгел. Бер-береңне бер сүздән аңлыйсың. Көн дә бер үк төрле дип әйтерлек нәрсә башкарасың. Гомумән, Зөһрәгә минем бер генә мәртәбә дә бәйләнгәнем юк. Мин кеше үзенә тиешлесен үзе аңлап эшләргә тиеш дип исәплим. Зөһрә шулай эшли дә. Аның бөтен җире ялт итеп тора. Идәндә беркайчан тузан, пычрак булмый, тәрәзә пәрдәләре, халатлар, сөлгеләр, җәймәләр беркайчан да керле булмый. Үз эшен ул бернинди авырлыксыз башкара. Шулай булгач, ана ничек бәйләнеп торасың? Аннары, ул үзе дә мина беркайчан да каршы сүз әйтми. Шулай да ул үзен әллә ничек тота. Әйтерсең, монда ул мөдир дә, мин аңа буйсынган кеше. Тик ул моны әйтергә генә кыймый сыман. Башта ук ул үзен шулай тотты. Хәзер аның бу сәер кыланышы көчәй- гәннән-көчәя бара. Элегрәк ул ике сүзнең берендә: Зина апа шулай итә торган иде дип, мина үзенчә киңәшләр бнргәләде, мине үзенчә тәнкыйтьләп алгалады. Аның киңәшләре еш кына урынсыз була иде, 1 Дәвамы. Башы 10 санда. З Нурихан Фәттах По в есть Икенче бүлек шулай да мин ачуланмадым, берәр файдалы сүз ишетермен бәлки дип, еш кына анын сүзләренә колак салгаладым. Хәзер ул әнә алай да сөйләнми. Минем белән бөтенләй диярлек сөйләшми. Сораган нәрсәгә бер-ике сүз белән генә жавап бирә дә тынып кала Кайчагында, матур иреннәрен кысып- синен ишеләрне генә күргәнем бар инде! дигән кебек, жилләнеп минем яннан узып китә. Аннары, элегрәк ул кичләрен безнең белән утыра, чигү чигә, ләчтит сата иде. Хәзер инде эш сәгате беткәч, пунктта аны бер минут тотып булмый. Шундый төгәл — нәкъ вакытында килә, нәкъ вакытында кайтып китә Эш сәгате булмаганда берәр эш кушып кара — һич тынлата алмассын! Турыдантуры каршы да килми, берәр төрле сәбәп кенә таба: шулай, ди, болай, ди... Ни әйтсә дә әйтә, барыбер үзенекен итә. Минем өчен бу чүп өстенә чүмәлә булды Димәк, мине яратмый. Шулай да, ник мине генә яратмыйлар икән болар’ Барысы да... Юан булган өчен генәме, әллә холкым өчен дәме? Ниндирәк холыклы икән сон мин? Нинди генә булмасын, мин бит барыбер усал түгел, мәкерле, эчкерле түгел Мин бик йомшак бугай, тиз ышанучан, авырлыклар алдында тиз бөгелеп төшүчән бугай. Ләкин мин әле барыбер үз дигәнемне итәрмен! Мин әле барыбер үземне яраттырырмын! Институтка керсәм, чын врач булып чыксам, минем алда әле Зөһрә ишеләр биеп кенә торырлар Мин шулайрак фикер йөрттем. Мин көлмәс, елмаймас булдым. Хәтта Таня белән дә элеккечә иркенләп сөйләшми башладым. Мин үземне ниндидер кысынкылыкта, ниндидер чик эчендә итеп сиздем. Әгәр дә мәгәр шул чикне үтеп чыктым исә, тагын берәрсенең хәтерен калдырырмын, ачуын китерермен шикелле тоелды Озакламый минем тормышта тагын да күңелсезрәк хәлләр килеп чыкты. 1Г Бер көнне кич, гадәттәгечә, бавкычта моңаеп утыра'! - капка ачылган тавыш ишетелде. Мин дерт итеп киттем. Кемдер килә. Кем икән? Равилме, Тимержанмы? Таня белән кинога барган теге кичтән сон Равил тагын бер мәртәбә килде. Безиен белән юк-бар лыгырдап утырды Ул көнне алар беркая бармадылар Таняны ул бары татарча өйрәтте Бәлки, тагын улдыр? Әйе, ул Мине күргәч тә елмаеп жибәрде. кычкырып сәлам бирде, үзенчә шаяртып алган булды. — Бакалар бүген исерешеп беткәннәр, ахрысы — акыралар да бакыралар, — диде Ул инде минем бака тавышы тыңларга яратуымны белә Үзенчә шуңа ишарәли. — Шаулама әле, — дигән булам мин. кулымны селтәп Равил шаркылдап көләргә тотынды. — Бака тавышын бик я.хшы аңлыйсың, әллә үзең дә бака нәселеннән микән’ — диде. Безнең якта юан кешене «бака» дип үртиләр Равил шулай күзгә карап «бака» дигәч, бик-бик кыен булып китте Шулай да берни сиздермәдем, эчкә йоттым Җитмәсә, үземне үзем тәнкыйтьләп алдым — Шулай шул, Равил, бака нәселеннән мин, — дигән булдым. — Сиңа колхоз эшенә чыгарга кирәк, апасы.— ди Равил, киңәш итеп. — Синең эшең жиңел. Көч чыгарып эшли торган түгел. Кара әнә, авылда берәр юан кеше бармы? Барысы да чыра кебек, ха-ха-ха! «Чынлап та, мин бит бор дә авыр эш эшләмим», дип уйлап алдым мин. Дөрес, мин һәр көнне гимнастика ясыйм Ләкин нәрсә ул гимнастика? Әтн әйтмешли, үлмәс жанга бер сәбәп Мин аның бернинди файдасын күрмим. Ягъни ябыгу буенча. Тукта әле. ял көннәрендә Янавылга кайтмаска, колхоз эшенә чыгарга кирәк. Аннары менә бу өелеп яткан утынны да кисәсе бар. Кем киссен аны? Зөһрә барыбер үзе генә кисеп бетерә алмаячак. Иртәдән тотынырга кирәк. Равил минем каршыла туктады да папирос көйрәтеп жнбәрде. Берике суыргач, ишеккә ымлады, тавышын әкренәйтә төшеп: — Маржа кызы өндәме? — диде. — Өйдә, — дидем мин. — Ул сине көтте. Укытучы шулай соңлап йөрми инде. — Укытучы шулайдыр да, мнн бит профессор!—диде Равил. Күкеле күтәрелеп ул көләргә тотынды. — Тизрәк өйрәт, — дидем мин. — Снн өйрәткәнне ул ныграк исендә калдыра. — Үрәтәм мин аны, апасы, үрәтәм! — диде Равил. Сизслер-сизелмәс кенә аксаклап, кызулап ул өйгә кереп китте. Баскычта мин үзем генә торып калдым. Утырам юк-бар хыялга бирелеп. Искәрмәстәй тагын капка шыгырдап куйды. Мин тынып калдым. Сагаеп бер йодрыкка йомарланып калдым. Монысы кем икән? Тимержан! Кепкасын кырын салган. Нәкъ шәһәрдәгечә. Каян өйрәнгән ул аңа? Уфада өйрәнеп кайтты микәнни? Кыска жпңле ак ефәк күлмәк кигән. Кара чалбар. Монысы әле авылча—киң балаклы. Күкрәге киң, кулбашлары сөякчел. Гәүдәсе төз, матур. Биле нечкә. Бите- муены, беләкләре кояшта янган. Башы чак-чак кына түбән иелгән. Күзләре. кемнәндер качкан кебек, әледән-әле читкә карын. Атлар-атламас кына килде дә, минем танкеткаларыма карап: — Исәнмесез, Саҗидә,— диде. Мнн күлмәк итәген тартыбрак куйдым. Үз-үземие кочаклап утырган көе, чак-чак кына башны калкытып: — 1кәнмесез, — дидем. Шулай дидек тә икебез дә сүзсез калдык. Ill Тора торгач ул да, Равил кебек, папирос кабызып жнбәрде. — Тәмәке тарту өчен монда җайлырак, ахрысы?—дидем мнн. — Нәрсә, әллә ярамый? — диде Тимержан, папиросын кулына алып. — Ярый. Сезнең үпкә бит, минеке түгел, — дигән булдым мин. — Үпкә генә түгел, йөрәк тә минеке! — диде Тимержан. — Башыгыз кемнеке соң? — дидем мин. Күңелем күтәрелеп, кисәк кенә көлеп җибәрдем. Тимержан да көлеп кунды. — Анысы да әлегә үземнеке, — диде. Без шулай көлештек тә тынып калдык. Беравык утыргач, мин жигди генә сорап куйдым: — Әниегезнең хәле ничек? — дидем. — йөри, сезнең дәва килеште, — диде Тимержан, Тагын сүзсез калдык. Күреп торам: аның пидер әйтәсе килә, тик әйтә генә алмый. Як-ягына карана, папиросын чәйни, иңбашларын жыера. — Таня өндәме? — диде бу бераздан, сүз югында сүз булсын өчен генә. — Ул кирәкмени? — дидем мин. — Кирәкми лә... — диде бу. ы-мы итеп. — Кирәк булса, чакырып чыгарам. — Болай гына... — Алай икән. Тагын сүз бетте. — Нишләп алай ятим бала кебек басып торасын, утырып гор,— дигән булдым мин бераздан. — Багана авып китәр дип куркам. —диде бу — Әллә үзен авып китүдән куркасынмы сон? — Үзен дә аварсың... син әнә нинди усал! — Бик куркынычмени? — дидем мин, көлеп. Миңа ияреп бу да көлде. Икебезгә дә яңадан күңелле булып китте. — Медиклар усал була икән дип ишеткәнием, шулай икән, — дигән бу лды бу. — Минем бригадирлар турында ишеткәнем бар, — дидем мин. — Бригадир ярдәмчеләре усал булмый, — диде бу юаш кына. Шул чакны Равилнең сүзләрен искә төшердем — Тимержаи, — дидем, — миңа да колхоз эшенә әйт әле? — Пунктта әллә эш юк?—диде Тимержаи, сүзне уенга борып. Күрәсең, мине шаярта дип уйлады. — Пунктта да эш житәрлек, — дидем мин.— Ял көнне.. Минем дә эшләп карыйсым килә. — Чынлап әйтәсеңме? — диде бу. Шундук җанланып китте, сөялгән баганасыннан кушы да бер-ике адым миңа таба атлап куйды. — Хәзер кеше бик кирәк. Чынлап әйтсәң, мин сезнен өчегезгә д» эш табам. — Әйе, өчебезгә дә! — Элек сезнекеләр чыга торганые Кеше тапмадык исә, шушында килә торганыек. Аннан соң — укытучыларга әйтәсең. Алайса, чынлап? — Чынлап, чынлап! — дидем мин. — Берәр авыррак эшкә... көч чыгарып эшләрдәй эшкә... «Кара, мин нинди таза!» дип шаяртмакчы булдым мин, шулай да тыелып калдым. — Мин сезне, алайса, капчык ташырга куярмын, — диде Тимержаи, көлеп. — Була, теләсәң нинди эшкә куй. — 16к, чынлапмы? — диде бу тагын да —Амбар алдында таудай бодай өелеп ята. Кыза. Әйләндерергә, жилләтергә кеше кирәк. — Бүген жомга, иртәгә шимбә, — дидем мин, көннәрне санап — Теләсәгез, \з эшегез беткәч, төштән соң да барырга була,— диде бригадир ярдәмчесе, әрсезләнеп. — Төштән соң булмый. Авылларга чыгарга кирәк Иртәгә Түбән Чатка барабыз. — Пик? Мин «пик» икәнлеген аңлатырга өлгерә алмый калдым Шул чакны капкадан тагын кемнеңдер килеп кере эне күренде. IV Зөһрә икән. Ииктер жилләнсп килә. Жилләнсп кенә дә түгел, тузынып килә' Пөзе җимерелгән. кыска чәчләре тузгыган. Үзе әле ген.» мунча кереп чыккан шикелле. Кып-кызыл. Әллә чынлап та мунча кергән. Ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, шып булдым. Пунктта эшләүче кешенең, үземә буйсынган кешенең шулай тилереп йөрүе өчен Тнмержан алдында мина уңайсыз булып китте. — Нн булды. Зөһрә-* — дидем, тыелып кына. — Булмады, — диде бу—Таня кирәк. Шулай тупас кына җавап кайтарды да йөгереп баскычтан менде, жилләнсп, тузынып чоланга кереп китте Тнмержан да. мин дә сүзсез калдык. Зөһрә чынчын.тап минем котны алды «Тагын нәрсә булган инде моңа?» дип уйладым, тынычсызланып Ник шулай тупас кылана ул? Ярамый болай. ярамый! Ныгытып әйтергә кирәк. Кем мин аңа?! Мин аның артыннан кермәкче булдым, кереп сораштырмакчы янса, аңлашып булмаса, тиешенчә үзен кыздырып алмакчы булдым. Ләкин аның дәһшәтле кыяфәтен исемә төшердем дә тыелып калдым Аннан сон. өйдә Равил бар бит! Чит кеше алдында аның тагын да тупасрак сөйләшүе мөмкин. — Шундыйрак кеше инде ул Зөһрә. — дип куйды Тимержан, бер дә юктан көрсенеп. Ул чакта мин аның бу сүзләрне ничек әйтүенә дә, кыяфәтенә дә игътибар итмәдем. Мин бары үз уйларым белән генә мавыктым. Соңгы көннәрдә Зөһрә белән икебезнең арада барлыкка килгән салкынлык тагын эчне тырнап куйды. «Ничек ярарга да белмәссең боларга'» дидем үз-үземә, ачынып. Шул вакыт дымлы җил исеп куйды, һавада инде баядан бирле янгыр исе килә иде. Көнне караңгылатып җибәрде. Күршеләрнең биек тупыллары сызланып-сыкранып шауларга тотынды. Ашыгып астан гына ниндидер кошлар очты. Мин аягүрә бастым. Түбә астынарак елыштым. Без Тимержан белән сөйләшмәдек тә, аерылышып та китмәдек. Нидер көткән сыман, бер-беребезгә карашып тик тордык. Минем хәзер Зөһрә янына керәсем килмәде. Тимержанның да тиз генә кайтып китү исәбе юк иде. ахрысы. Шапылдап такта түбәгә берәм-сәрәм янгыр тамчылары килеп төште. — Бер дә вакытсыз булды әле бу, — диде Тимержан. — Эх, харап итә инде, чылата инде! — Нәрсәне чылата? — дидем мин. — Нәрсәне! Ашлыкны. Ындыр табагы тулы бодай! — Өстен ябып куеп булмыймени?— дидем мин. — Кая, инде хәзер! — диде Тимержан, кулын селтәп. — Алайса, йөгер тизрәк! — дидем мин. ашыктырып. Еракта агач яфракларына, өй түбәләренә, киртә-коймаларга каты бәреп, чыбыклап явып килгән яңгыр тавышы ишетелде. — Юк. булмады инде! — диде Тимержан. — Кешеләр бар да соң анда. Япсалар ярый да. . — Син үзең бар' йөгер тизрәк! — дидем мин. кыстап. — Өлгерерсең әле, йөгер! Күреп торам, аның үзенең дә йөгерәсе килә. Тик әйтәсе ниндидер сүзе булгангамы, ничектер тәвәккәлли алмый тора. — Алайса, кер. чыланасың бит, — дидем мин. — Юк! —диде Тимержан кинәт. — Киттем! Соңыннан... Хуш. Сау бул! Шулай диде дә капкага йөгерде. Менә шыгырдап капка ачылды, шапылдап ябылды. Шул ук вакытта диярлек бөтен дөньяны томалап яңгыр да килеп житте. Тимержан китеп бер-ике минут узмады, ишекләрне шап-шоп бәреп Зөһрә килеп чыкты. Эндәшмәде-нитмәде. биек үкчәле туфлиләре белән такта басмаларны дөбердәтеп жиргә төште. Төште дә. коя башлаган яңгырга да карамастан, капкага ташланды «Аңламассың бу халыкны'» дидем, аптырап. Чолан ишеген бикләдем дә өйгә кердем. V Равил әлс китмәгән. Таня белән икесе, көлешеп-шаулашып, ярым р^счаукраинча. ярым татарча нидер гәпләшеп утыралар. — Янгыр ява, — дидем мин. — Нарся? — диде Таня. — Янгыр йа-ва, — диде Равил, минем сүзләрне кабатлап. Аннары шул ук сүзләрне русчага тәрҗемә итте:—Дож . дож Ничек әле, апасы? — Идет, — дидем мин. — Дож идйот! —диде Равил, сөенеп. — Яле, кабатла татарча яңгыр йа-ва .. — Ян-гр я-ва, — диде Таня, аның артыннан кабатлап. Үзе никтер көләргә кереште. — Зөһрә ник килгән?—дидем мин Таняга, русчалап — Татарча скажи! — диде Таня, үзенең татарча бик яхшы белгәнлеген күрсәтмәкче булып. — Зөһ-рә ник кил-гән? — диде Равил, минем сорауны кабатлап. — Зохра... как?., зачем?., приходила? — диде Таня. аңламыйча. Равил аңа төшендереп бирде. — Нинди Зөһрә? — диде Таня, миңа карап, гаҗәпләнеп. — Кайчан килде? — Әле генә. — Безнең янга беркем кермәде. — диде Таня. — Кермәде? — Юк. кермәде. — диде Равил дә. — Ник кермәсен? Синдә йомышым бар диде ич’ —- Кермәде, апасы, кермәде. Ни пришол! — диде Равил, кычкырып — Конечно, «ни пришол», — диде Таня. көлә-көлә. Мин уйга калдым. Димәк, ул мине алдаган' Холыксызлыгы өстенә. анын әле алдаша торган гадәте дә бар икән! Ник килгән соң ул шулай да* Нинди йомыш белән? Теге якта булды микәнни? Мин кабул итү бүлмәсенә чыктым. Бүлмәдәге әйберләрне караштырдым. Бөтен нәрсә үз урынында Әллә соң көндез онытып калдырган берәр нәрсәсен алырга килгәнме? Алай дисәң, чыгып киткәндә кулында бер нәрсә дә юк иде шикелле. Мин яңадан үзебезнең бүлмәгә чыктым. Тәрәзә каршысына килдем дә пыяла аша урамга, коеп яуган яңгырга карап тора башладым. Минем әллә ничек эчем пошты Шулай да күңелдә эч пошуга карагайда да зуррак бер хис бар, җылылык, өмет-куаныч бар Ә бит ул килде! Димәк, ярата! Чынлап та ярата микәнни?. Минем йөрәк дәртләнеп, ашкынып типте. Соломон Моисеевич онытылды. Ни әйтсәң дә. ул ерак. Күктәге йолдызлар кебек ерак Анын турында бары хыялланырга гына була. Тимержан турында хыялланырга да. ныклап торып уйланырга да була Ул монда гына, якында гына. Аны күрәсең, тоясың. Аның белән сөйләшәсен Ул йолдыз да түгел, ай да түгел Ул кеше. Күптән инде мин теләгән, мин күңелемдә йөрткән кеше... Чынлап та, миңа әллә нәрсә булды Әллә ничек җиңеләеп калдым дип әйтимме... кинәт кенә дөнья үзгәрде дип әйтимме... Шундый якты, җиңел, рәхәт! Шул ук вакытта нидер куркытып, котны алып тора Нәрсә соң әле буJ Тукта, нәрсә булды әле мина1 .Мин, әйтерсең, бар көчемә чабып барганда искәрмәстән абынып киттем. Абынмадым да. маигаем белән ташка, баганага.. стенага бәрелдем. Күземнән утлар күренде Йөрәгем жу итеп китте. Мин Зөһрәнең ни өчен тузынып йөрүен аңлап алдым' Ни өчен моңарчы мина карата салкын булуын, ни өчен мине яратмавын, күрәлмавын аңлап алдым! VI Иртән безне Зөһрәнең җиңгәсе Рафика апа килеп хятты Аның безгә элек тә килгәне бар. Ул әле күптән түгел генә 6 надан котылды. Өйдә бала карап ята Ул башкорт. Безнең якта әйтелгәнчә, чи башкорт. ягъни чын башкорт. Зөһрәнең абыйсы Хисам абый аны былтыр каян* дыр Учалы ягыннан алып кайткан. Рафика апа бик матур Минем ана караган саен карыйсым килә. Кайчагында мин аңа гашыйк булам шикелле. Чынлап Анда бернинди усаллык, бернинди эчкерлелек юк кебек. Ул юаш, тыйнак. Шулай да ҮЛ җебегән түгел. Ул теләсә кемне үзенә карата ала торган тыйнаклык белән тыйнак Ул, чын башкортларның күпчелеге төсле, кап-кара. Чәчләре кара, кашлары кара. Кайсыдыр ягы белән ул Зөһрәгә дә охшаган сыман. Ләкин Зөһрә тере, елгыр, житез. Рафика апа салмак, йомшак һәм бераз гына моңсу-боек Бәлки, ул тумыштан шулай моңсудыр, бәлки, туган якларыннан чнттә-еракта яшәү аны шундый иткәндер — әйтеп булмый. Ни генә булмасын, моңсулык аңа бик килешеи тора. Ә хәзер ул бераз гына сулыга, ябыга төшкән. Ишек төбендә Рафика апаны күргәч, мин елмаеп җибәрдем, ишекне ныграк ачтым да: — Исәнмесез, Рафика апа, керегез, — дидем. — Исәнме, Сажидә,— диде Рафика апа. — Зөһрә урынына килдем әле. Нәмә әйтерһен тагын. Зөһрә исемен ишетү белән, чыраем бозылып китте. Күз алдына кичәге кыланышы килеп басты. — Зөһрәгә ни булган?— дидем, сагаеп. — Авырып тора. Соланды юасы бар тнгәйне ул. «Авырган, пычагым!» дидем үз алдыма. Шулай да Рафика ападак сораган булдым: — Нәрсә булган? Кай жире авырта? — дидем. — Кисә ямгырга эләккән. Башы авырга,— диде Рафика апа. — Алай икән. — дидем мин. — һнн борсылма. Сажидә. — диде Рафика апа. юатып. — Бетәр әле. Иртәгә ял. Әйт тә нәмә кәрәгеи, үз эшеңдә бул. — Ярар, алайса. Рафика апа. — дидем мин.—Мичкә ягып, шприцларны кайнатырбыз да, шуның белән эш бетәр. Идәнне юмасан да ярар. Мин аңа кайдан нәрсә алырга, шприцларны ничегрәк кайнатырга кирәклеген әйттем дә, сабын, сөлге алып, тышка юынырга чыктым. «Борчылам! Зөһрә өчен борчылам!» дип уйладым, күңелемнән Рафика апа белән бәхәсләшеп. Бөтенләй килмәсә дә исем китми. Чыннан да, К1.ЛМӘСӘ нинди шәп булыр иде! Аның урынына Рафика апа калса... Тнмержан бит аның янына килмәгән, минем янга килгән! Үзе килгән. .Мин гаепле түгел. Зөһрә теләсә нишләсен. Минем анда эшем юк. Теләсә нишләсен... Ә тышта шундый күңелле! Җир әле кичәге яңгырдан соң кибен тә өлгермәгән. Үләннәр юеш, сукмак юеш. Киртәләр, өн түбәләре юеш. Шатланып кояш елмая, шатланып кошлар сайрый Чиләкләрен сайратып кемдер тыкрыктан аяк очка суга төшеп бара. Минем турыдан узганда киртә аша мина карап атды. Ә мин. авыз читләрен акка буяп, тырышып-тырышып щетка белән теш чистартам. Тнмержан кичәгенәк амбарга барып җитә алды микән? Юктыр Кая ул анда барып житү! Ашлыклары чыланды микән? Бит без иртәгә эшкә чыгачакбыз. Чыланса яхшы булыр иде. Мин бер минут туктамый эшләр идем. Тнмержан шунда булыр Минем ничек эшләгәнне күреп, карап торыр. Ул болай да миңа сокланып карый. Чынлап. Валлаһи менә! Кояштыр! Туктале, алайса, мин Зөһрәдән дә матуррак булам түгелме сон? Булмас ла' Ник булмас икән сон? Төскә-биткә котсыз түгелмен Түгәрәк бит, кара куе чәч. Минем күзләр матур, тешләр, иреннәр... Үзем дә беләм, әйткәннәре дә бар. Тик менә шул әлеге дә баягы... юанлык кына... һы . бәлки, ул мине яратмый дадыр. Әйе шул.. Зөһрәнен көнләшеп йөрүе генә аның мине яратуы була алмый бит әле. Да-а. Менә сиңа кирәк булса! Мин тиле тагын әллә нәрсәләр уйлаган булам. VII Таня иртән беркая бармады Икәүләп авыруларны кабул итеп бетердек тә көндезгегә күкәй тәбәсе куырып ашадык Аннары юлга әзерләнә башладык: кечкенә сумкаларга кирәкле дар; тарлы, коралларны, халатларны салдык. Тик менә бинтны гына бик аз алырга туры килде. Бинт дигәннән, биш бик күп бетә, һәрбер яраны медицина кушканча бәйли башласаң, безнең айлык запас бер атнага да житмәс. Ә жәй көне яралану аеруча күп була. Юл уңаенда без авыл Советына да кереп чыкмакчы булдык. Акча сорап карарга кирәк. Бинтсыз бернәрсә эшләп булмаячак. Авыл Советында көндез кеше булмый. Бүген дә шулай. Председатель өйдә юк. каядыр киткән. Үз бүлмәсендә секретарь гына утыра. Кайчан кермә, һәрвакыт бер урында. Пидер язган була, сызган була. Язмаса-сызмаса, газета караштырган була Дөресен әйткәндә, мин аны яратып җиткермим. Алай гына д.« түгел, бөтенләй яратмыйм! Шулай ук ул да мине яратмый, ахрысы. Ул надан. Нибары жиде класс бетергән. шулай да үзен белдекле итен, зур кеше итеп тотарга тырыша. Бер кереп утырган да. утыра да утыра Эшнең җаена төшенеп алган — берничек кузгата алмассың! Күрәсең, шуңа күрә дә өйләнә алмый торгандыр, бичара. Урынын ташлап китәргә куркадыр Кызлар артыннан йөрергә вакыты юктыр. Шулай да аны Зөһрәнең апасы Фәгыйлә апа белән йөри дип сөйлиләр. Фәгыйлә апа Зөһрәдән дә матуррак. Исең китәр, аларда гына булыр икән бар матурлар' Фәгыйлә апа сыер фермасында эшли. Бозау карын Алдынгы. Иң алдынгы. Аны инде мин монда эшли башлаганнан бирле генә дә ике мәртәбә район газетасында мактап яздылар. Гажәп, чынлап та йөриләр микәнни? Никтер ышанасы килми. Без Таня белән килеп кергәч, секретарь өстәленнән башын калкытты да коры гына сәлам алды. Нурсыз күзләрен чекрәйтеп. безгә төбәлеп калды. — Вәзир абый, бинт бетте. — дидем мин, үпкәләгән сыман — Бинт бетте-— диде секретарь. — Бетсә ни. миндә бинт фабригы юк ла! Н, ачуым да килә шулай кыланып сөйләшкән кешегә! — Акча кирәк бинт алырга. — дидем мин, катырак булырга тырышып. — Квартал бетми торып, кәпнкә дә кж. — Нишләргә соң, алайса? Бинт бетте бит! — Саклабрак тогыгыз. — Саклап тотыйм дисәң дә булмый — Юк. Смитада күпме каралган, барысын да алгансыз. — Сметада минем эшем юк.— дидем мин. — Сезнең эшегез булмаса. минем эшем бар. Смита минем өчен закун, — диде секретарь коры гына. — Миңа бинт кирәк — теләсә каян табыгыз. — дидем мин, киреләнеп. — Инфекция булса, үзегез җавап бирерсез. — Карале, сенлекәем,— диде секретарь тыныч кына Аның бу тынычлыгында мина карата үтергеч өстенлек сизелде. — Нәрсә, син монда миңа акыл өйрәтергә килдеңмени? — Теләсәгез нишләгез — инфекция булса, үзегез җавап бирерсез! — дидем мин тагын да. 4. ,К. У - .4 II. Шулай дидем дә кызыпкайнарланып ишеккә ташландым. Ләкин болай гына да күңел басылмады. Кырт кына борылып янадан өстәл янына килдем, янадан үземнекен тукырга тотындым медицина бу, дидем; монда кешенең язмышы хәл ителә, дидем; берничә мегр чүпрәк аркасында кешеләр гомергә гарип калырга, үләргә мөмкин, дидем. Секретарь эндәшмәде, ике кулын иягенә таянып, әллә кем булып, сүзсез генә утыруында булды. — Әйдә инде киттек, — диде Таня, күлмәк итәгеннән тартып. Ул мине көчләп диярлек ишеккә таба алып китте. VIII — Туктагыз әле! — диде кинәт секретарь, нидер исенә төшеп. Без туктадык, кире килдек. — Сез нәрсә анда пунктта жегетләр җыеп ятасыз? — диде бу. нурсыз күзләрен миңа төбәп. — Нинди егетләр? — дидем мин. берни аңламыйча. — Нинди жегетләр икәнлеген үзегез беләсездер инде. — диде секретарь, мыскыллы көлемсерәп. — Соңгысы булсын. Беренчелеккә гафу итәм. Ул шулай диде: «Беренчелеккә гафу итәм», диде. Шундый гарьләндем, шундый хурландым, кинәт бөтен эчем-тышым ургып кайный башлады. — Кем әйтте, кем әйтте? — дидем. — Сүз иясе белән йөрми, — диде секретарь. — Дөрес түгел! —дип кычкырдым мин әллә нинди черелдек тавыш белән. Борылдым да, ярсуымны баса алмыйча, Таняга тәрҗемә итеп бирдем. Таняның да йөзе үзгәреп китте. — Пунктта кеше җыеп ятарга рөхсәт ителми, — диде секретарь русчалап. — Пункт — медицина учреждениесе. Җегетләр белән йөрисегез килә икән, клубка барыгыз. Аулагөй ясап ятарга анда! — Кем әйтте, кем әйтте?! — димен мин, бер үк сүзне кабатлап. — Сез нәрсә, сахрада яшибез дип белдегезме әллә? — диде секретарь. — Кем әйтсә дә барыбер түгелмени? Сезнең тирә-ягыгызда кешеләр. Күршедә дә кешеләр, стена аша да кешеләр... — Ә-ә!—дидем мин, искәреп. — Стена ашамы? Күршеләрме? Ярый, сорыйбыз хәзер! — Сорыйсы юк, — диде секретарь. — Әйттем бит; беренчелеккә гафу итәм. икенче кабатланса.. — Юк дип әйттем бит, юк!—дип кычкырам мин, еларга житешеп. — Нәрсә, әллә безгә кеше дә килмәсме?! — диде Таня да, сүзгә катышып. — Без төрмәдә түгел. — Пунктта не положено. Ярамагач — ярамый Пункт — совет учреждениесе... — Юк дип әйттем бит, юк! — дип кычкырам мин, борып куелган машина кебек. «Җегетләр жыеп яту» дигәнне мин бөтенләй начар, әдәпсез мәгънәдә аңлыйм. Равилнең. Тимержаиныц килүен исемә дә кертеп чыгармыйм. Шуңа күрә, миңа монда коточкыч гаделсезлек, мәкер һәм яла бар кебек тоела Секретарьга .минем нәкъ менә шуны аңлатасым килә. Ләкин ул мине тыңламый да. Күрәсең, аның тыңлыйсы да, аңлыйсы да килми Анын үз сүзе сүз. Ул кире. Кире генә дә түгел, ул агач, таш! Ана әйтсәң ни дә. әитмәсәң ни. Безне егетләр җыеп ята’ дип әйткән икән, аның өчен ул закон, смета кебек үк закон Мин кычкырындым-кычкырындым да. тыела алмыйча, елап жнбәр- дем Ике күздән кайнар яшь агылып чыкты. Борылдым да. борын с\ын тарта-тарта, йөгердем урамга. Елый-елыи пунктка кайттым. Күңелемнән күршеләрнең тетмәсен тетмәкче булам. Капканы ачу белән, иң әүвәл тәрәзәләренә карадым, аннары сыер абзарлары ягына карадым. Бәләкәй, йомры хатын абзар тирәсендә печән өеп ята Туп-туры шунда киттем. Өсте-башы начар гына Күлмәге арка турысыннан сизрәп, тишелеп чыккан. Башына бәйләгән яулыгы тузган. Бөтен киемендә, бөтен кыяфәтендә ярлылык, мескенлек күзгә ташланып тора, йөзе ябык, күзләре генә утырып калган. Каршысына барып бастым да, күз яшьләремне йота-йота: — Нәрсә дигән сүз бу, Заһидә апа3 !— дидем. — Бездә ни эшегез бар сезнең? Минем нинди начарлыгым тигәне бар сезгә5 йомшак дигәч тә, басмакчы буласызмы... Күрше хатыны эшеннән туктады, алъяпкыч итәге белән тирләгән битен сөртте, берни аңлатмый торган күз карашы белән мина күтәрелеп карады. — Туктале, тукта, Саҗидә, — диде, каушап. — Аңлатып сөйлә: ник алай бер дә юктан тузынасын3 — Тузынмассың' Бер дә аңлатасы юк! Вәзиргә барып безне әләкләп йөрмәсәгез, эчегез күбәме әллә?! Аулагөй ясап яталар дип Кайчан күрдегез бездә аулагөй? — Берни әйткәнем юк, Саҗидә!— диде күрше хатыны — Бүлмәдән чыгыгыз дигәнмен икән дә, шул ошамаган, — ди мен мин, аны тыңламыйча. — Әллә мин әйткәнме аны? Секретарь куша ич! Миңа димәгәе!.. — Бөтенесе дә шул корыган бугаз аркасында! — диде күрше хатыны, борынын тартып. Мин тагын нидер такылдарга тотындым. Ләкин Таня шунда кулдан тотып алды. — Җитәр! Киттек, сонга калабыз, — диде. Мин үзебезнең кая барырга җыенганлыгыбызпы исемә төшергәндәй иттем, Таняга буйсынып, каядыр китеп бардым. Түбән Чатка җәяү бардык. Дүрт чакрым араны күз ачып йомганчы үттек. IX Түбән Чатта без көтү кайтканчы булдык. Авылны бөтенләй йөреп чыга алмадык — иллеләп йортка гына сугылдык та кайту ягына борылдык. Мәсәгуткә караңгы төшкәндә кайтып кердек. Эттәй арып-алҗып кайттык. Шыгырдатып капканы ачтык, ишекне ачтык та, тып-тын чоланда тавыш ясап, өйгә кердек. Бүлмәләрдә шомлы тынлык. Тынлык кына да түгел, тарлык, кысынкылык. Давыл инде басылган, тик шулай да күңел әле тулысынча тынычланып җитмәгән Өйдә дә торасы килми, тышка да чыгасы килми. Бик нык ашыйсы килә. Ашарга әзерләргә кирәк Ашыкмыйча гына, теләмичә генә Таня белән икәүләп плитә янында кайнаша башладык Шул чакны әкрен генә теге якның ишеге ачылды. Серле генә, мыштым гына атлап, кемдер безгә таба килә Икебез дә тынып калдык. Тыңлап торабыз. Мин инде андагыларның аяк тавышларың таныйм. Безгә керүче кеше укытучы агай булырга тиеш. Кәрим абый. Менә ул ишеккә килде, ишек шакыды. — Керергә буламы? — диде. — Керегез, — дидем мин Керде дә, анда-монда сөрлегеп, түргәрәк узды. Өстәл яныпа ук барып җитмәде, туктап калды. Кулында тәмәке. Үзе белмәгәч, мин инде: монда тартырга ярамый дип тормадым. Тешне кысып, аның сүз башлавын көтәм. «Мине сүгәр өчен килгәндер инде», дип уйлыйм. — Сеңнекәш,— диде бу. миңа эндәшеп. Карлыккан эчке бер тавыш белән, әрнеп, газапланып әйтте. — Заһидә апаңны юкка рәнҗеткәнсең.— диде әкрен генә, серле бер тантана белән. — Юкка, сеңнем. Без андый кеше түгел. Син алай яигышма. Вәзирне мин синнән күбрәк беләм. И әйтәм, син әле яшь. Кеше сүзе буенча харап була күрмә. Дөнья иркен — сиңа да җитәр, безгә дә. — Сез мина шуны әйтергә кердегезме? — дидем мин, кызарынып. — Рәхмәт киңәшегезгә. Минем инде ишеткәнем бар. Шулай дидем дә. эре генә атлап, өстәл янына килдем, өстәлдәге китаплар арасыннан нәрсәдер эзләгән, актарган булдым. Күршенең болай да ябык, нурсыз йөзе тагын да агарынып китте. Куллары калтырана башлады. — Сеңнем, — диде бу. — Рәнҗемә. Нахакка... Без андый кеше түгел. Син безгә кысык итмәйсең. без — енна... Заһидә апаң белән икенче тавышланасы булма! Ишетсен колагың! Әйтәсе сүзең булса, үземә әйт. Аның ннрбы начар... башы... йөрәге... Алпан-тилпән атлап, калтыранып бу урыныннан кузгалып китте, — Куркытмагыз, — дидем мин. — Юк, куркытмыйм, — диде агай. — Әнә... аяктан җыгылды... ята. Өч бала белән торып каласым килми минем. — Егылды?!—дидем мин, котым алынып. — Ышанмасаң, кереп кара. Авырсынсаң, иртәгә йөгәмәштән бырач чакыртам. йөрәккә ут салып, шом салып ул чыгып китте. Бүлмәдә әчкелтем тәмәке төтене исе торып калды. Чоланда агайның өстерәлеп атлаган аяк тавышы, тишек комганнан идәндәге чиләккә тамган тамчы тавышы ишетелеп торды. — Нәрсә булган? — диде Таня, каушап. Сүзнең нәрсә турында барганлыгын чамаласа да, ул. күрәсең, ныгытып аңлап җитмәгән иде. — Егылган... күрше хатыны аяктан егылган!—дидем мин, пышылдап. X Кинәт кенә исемә-акылыма килдем дә кабул итү бүлмәсенә йөгереп чыктым. Әлбәттә, керергә кирәк! Нинди авырсын) ди \л! Нинди генә шартларда булсам да, мин — фельдшер, мин — медик. Аяктан егылган. Нервысы начар, башы., йөрәге.. Аңа беренче ярдәм кирәк. Күршеңдәге авыруны кереп карамау ул үзе бер җинаять булыр иде! Минем арттан шундук Таня килен керде. — Сиңа ярамый. Саҗидә! — диде, юлыма аркылы төшеп. — Ник? Дөрес! Бар, син кер. Бар. тизрәк! Таня тиз генә халатын киде, фонендоскоп алды, кан басымын үлчи торган аппарат алды. Ашыгып кереп тә китте. Мин баскан урынымда тордым да калдым. Шулай торганда тәрәзәгә күзем төште. Карасам, ак ефәк күлмәген киеп, ашыга-ашыга безгә Тимерҗан килә! Күрдем дә моны, тиле кебек ярсып, ишеккә ташландым. Тагын! Кара, нинди шәп егет! Алар аркасында сүз ишетү җитмәгән ... тагын килә! Кирәге юк берсенең дә! Мин егетләр белән очрашмый да тора беләм. Аулак өн түгел монда Йөрсеннәр әнә үзләренең клубларына. ’ Секунд эчендә күңелдән шундый усал уйлар угте йөгереп чыгып, чолан ишеген ачып җибәрдем дә бастым тегенең каршысына — Исәпме, Сажидә!— диде бу, авызын ерып. — Исән булмасам, мин үзем фельдшер, — дидем, коры гына. — Сажидә’ — Нәрсә? Ник килдегез монда? — Карале, туктале... Тавышы да үзгәрде моның, йөзе дә үзгәрде. Беләкләремне күкрәк турысында кушырдым да, ниндидер кинодагы у най геройны хәтерләткән бер кыяфәттә, башымны горур гына югары күтәреп: — Безнең пунктка икенче аяк басасы булмагыз! — дидем. — Бетмәгән әнә... клублар... аулак өйләр. Равилгә дә әйтегез, эзе булмасын. Шәп егетнең борын төбендә генә ишекне шап иттереп яптым да кердем дә киттем. Юк, кереп китмәдем, ишекнең келәсен эләргә азаплана башладым. Нишләптер кул калтырана, һич кенә дә элә алмыйм. Шу т ук вакытта аяк буыннары да хәлсезләнеп китте. Каяндыр курку, шүрләү калкып чыкты. Келәне каптырып тормадым, өйгә кереп киттем. Аяктан егылмас өчен тәрәзә янагына барып сөялдем Берни тоймыйм, берни сизмим. Уйламыйм да, кайгырмыйм да Бары тик хәлсезлек кенә жанга тия. Аннары, ииктер калтыратадерелдәтә. Ара-тирә үзем тәрәзәгә карап алам. Китәрме? Киттеме? Ничек киме? Менә капкадан чыкты. Башын иеп. әкрен генә урам буйлап китеп барды. Туктады, уйга калды. Тагын кузгалды, тагын туктады. Аның шулай китеп баруын күргәч, үземнең тагын бер кирәкмәгән дуамаллык эшләгәнлегемне аңлагандай булдым. Бөтен тәнемне, үткер скальпель булып, үкенү тойгысы ярып үтте. Кисәк кенә бу кире борылды. Ниндидер кискен, ныклы бер карарга килеп, яңадан безнең капкага килә башлады. Ни кирәк апа? Ни кирәк? Кире килә! Җибәрмәскә кирәк! Керсен! Кеше сүзеннән куркып монда... Кемдә кемнең эше бар?! Миндә беркемнең дә эше юк! Күп тә үтмәде, бик каты ишек шакыган тавыш ишетелде. Мин яңадан чоланга чыктым. — Кем бар? Нәрсә кирәк? — дидем ишек аша. дер-дер калтыранып. — Мин бу, мин — бригадир ярдәмчесе! — дип кычкыра бу тиле кеше сыман. — Иртәгә амбарга барасызмы., барасызмы? Ашлык яна. кеше юк. Барасызмы? Икенче килмәм, курыкма! Әйт, барасызмы? Барыгыз... өчәүләп! Бөтенләй чит кеше булып, бригадир булып кычкыра. Кычкырдыкычкырды да йөгереп баскыччан төште, йөгереп ишек алдыннан чыгып китте. Ул кычкырганда мин тагын келәгә килеп тотындым. ишекне ачаргамы. бикләргәме азапланам — үзем дә аңламыйм. Келә нишләптер күтәрелмәде. Ишек ачылмады. Ул баскыччан төшеп киткәч кенә мин ишекнең бикләнмәгәнен айлап алдым. Ишекне төртеп жибәрдем дә шунда бусагага утырдым. Утырмадым да. Егылып төштем. Кинәт жы- лыйсым килде. Мыштым гына үксергә тотындым. XI Бер заман артымда Таня басын торганлыгын шәйләп алдым. — Ни булды тагын? —ди бу. — Булмады. — днмен. — Айлы төи. матур... — Нинди айлы төн?! —ди Таня, исе китеп. — Әйдә, керәбез. Тилерен беттегез инде барыгыз да. — Хәле ничек? — днмен, күршеләр ягын ымлап. Ул миңа күрше хатын турында сөйләргә тогына. Фәлән төрле дару бармы, ди; тынычланса бетәр, ди; нервы, баш. йөрәк, ди. Без өйгә керәбез, шкафны ачып, кирәкле даруларны алабыз да, Таня яңадан теге якка кереп китә. Мин үзебезнең якка чыгам. Чыксам, калай капкачын сикертмәләп, дөбершатыр чәйнек кайнап утыра. Таня чыккач, сөйләшми генә чәй эчтек. Ашагач-эчкәч, күңел бераз тынычлангандай булды. Исең китәр, ашказанының бернинди хисе юк! Аңа бары аш кына буасын, аның бары «бүксәсе» генә тулсын. Кайчагында йөрәккә дә. нервыларга да ашказаны баш булып кала. Шундый гамьсез, пошмас ашказаны бөтенесен баса да куя. Нинди көчле ул ашказаны! Чәй эчеп туйдым да көрсенеп куйдым. «Шул кирәк сиңа! —диде графинга сөяп куелган 'Талия», утлы күмердәй күзләрен очкынландырып. — Җебегән кеше син. жвбегән. булдыксыз Сүзендә тора белмисен. антыңны бозасың, егетләр турында уйлыйсын. Уйлау гына түгел, очрашасың, сөйләшәсен' Физика, химия дәреслекләрен ай буена кулыңа да алып карамадың. Нинди кеше син? Әйт әле, нинди бәндә син?! Синең белән дуслашкан мин жүләр! Мин сөйләгән сүзләр барысы да бушка кнттте. Юкка төкрскләре.мне чәчеп мин сине; укырга, укырга! дип өндәгәнмен. Булмый синнән, берни булмый. Әнә тагын, ашады да иреннәрен ял.мап куйды Үзеннән үзе нинди канәгать! Утыра лабаса капчыктай булып. Гамендә дә юк». Мин тагын көрсенеп куйдым. Үзем белән үртәшеп утырган «Галия»- не графин яныннан алдым да йөзе белән өстәлгә капладым. Ләкин алай да күз алдымнан китмәде, мине һаман үчекләвендә булды. Алдым да. ачуланып. «Нервы авырулары» китабы эченә тыгып куйдым. «Утырса әллә' — дидем, күренмәгән Галия белән бәхәсләшеп. — Бик исем киткән иде! Ашамыйча беркем тора алмый. Синнән куркып монда ач тормам. Барыбер файдасы тими. Баш кына әйләнә. Туберкулез аласым юк Студент чакларда ач торган да житәр». Шулай әрепләшеп утырганда күз алдына Уфа килә, мин кайчандыр кызыгып караган шат йөзле студентлар килә. Ә бит Галия бер-ике көннән студентка булачак! Нинди бәхетле ул! Нинди бәхетле!.. Аның сүзен тотканда, бөтенесен аныңча эшләгәндә, мин дә аның белән бергә була ала идем бит' Ләкин булмады Көч житмәде. тырышлык. чыдам тык житмәде. Нинди чыдамлык ди ул? Чыдам булган кеше секретарь белән тиргәшеп йөримени, авыру хатын белән әйтешәмени?! Әллә нинди кеше мин. Алама кеше. Нинди икәнлегемне үзем дә жүн- ләп аңламыйм. Галия нинди соң? Галия ул кеше генә дә түгел. — фәрештә! Үзе бәләкәй генә, чандыр гына Өрсәң жаны чыгарга тора, үзендә никадәр көч. никадәр энергия! Ул төннәр буе укып утыра ала. Тели икән, тәүлекләр буе черем дә итми Имтиханнарга әзерләнгәндә ул атналар буе кинога бармый, мунчага бармый Ашавын оныта, эчүен'оныта, хәлсезләнеп аяктан егыла, шулай да кулыннан китабын төшерми Аның белмәгәне юк Китаптагыны ул биш бармагы кебек белә, кайсы биттә нинди хәрефнең кыек басылганына кадәр белә. Шуңа да ул отличница. Ул баштанаяк укучы. Ул — чын совет студенты. XII — Нәрсә кайгыга баттың, әйдә ятабыз.— диде Таня. — Ятабыз?! Нинди яту әле бу вакытта’-' — Нишләмәкче буласың? Кайгыдан суга ташланырга уйламыйсыңдыр ич? — Көлмә, — дидем мин ачусыз гына. — Көлми ни' Синең йөзенә карасан. көлү түгел, әллә нишләрсең. — Син карама! Шулай бер-ике Сүз әйтештек тә тынып калдык. — Әйдә алайса клубка, — диде Таня. — Клубка?! — дидем мин. шаккатып. Бераз тынып тордым да. тыныч булырга тырышып: — Син теләсәң нишлә. — дидем. — Мин анда беркайчан да бармаячакмын! Менә шул. Ә син бар. Мин сине тотмыйм. — Синең белән саргаеп үләрсең, — диде Таня, үпкәләп. — Синең тормышта максатың юк, шуңа күрә күңелсез сиңа, — дидем мин. — Харап инде, синең генә максатың- бар! Мин апа каты бәрелгәИлегемне аңлап алдым, телемне тешләп тынып калдым. Ләкин күңел барыбер тыныч түгел, һаман кытыклана, һаман кымырҗып тора. — Бәхетле кешеләр озакламый укырга барачаклар! — дидем, Галия турындагы уйларымны дәвам итеп. — Ә без утырабыз монда канаты сынган кошлар кебек. — Барсыннар, минем өчен барыбер! — дн Таня кыты гына. Бүген ул да минем белән әллә ничек сөйләшә. Бүтән чакта ул бер дә алай түгел. Хәзер әнә бер сүз әйтеп булмый, кытыгына тия. Күрәсең, Равилне күрәсе киләдер. — Башкача нәрсә дисен... минем өчен барыбер дисең инде, — дидем мин, үз алдыма сөйләнеп. — Галия әнә алай дип уйламый торгандыр әле. — Ошамый миңа синең Галияң!—ди Таня, тагын да ныграк үртәлеп. — Ник ошамый? Ник?! — Отличница андый булмый. — Нинди була соң? — Кеше төсле... Китап корты, китап колы ул синен Галияң! Алай кем дә укый ала. Күрерсең әле. бер-ике елдан туберкулез алыр. — Синең бар курыкканың туберкулез икән. Медицина хәзер туберкулезны тулысынчя дәвалый. Шуннан башка мин ана бер сүз дә әйтә алмыйм. Галияне никадәр яратсам да, никадәр аңа табынсам да, бу минутта мин аны яклардай берни таба алмыйм. Дөресен әйткәндә, Галиянең күп кенә гадәтләрен мин үзем дә ошатып бетермим, тик шуны танырга гына куркам. Аннары, аның ошамаган якларына караганда ошаган яклары күбрәк тә, көчлерәк тә. Аның менә шул көчле яклары мине үзенә буйсындырып тора да. — Минем яшисем килә! — дн Таня. — Кешеләрчә, яшьләрчә. Тагын кайчан яшәргә? Миңа унсигез яшь. Сиксән түгел, унсигез! Нәрсә мина монда уку дип үз-үземне төрмәгә бикләргә?' Үлгәч — мәңгелек төрмә . «Надан!» дип уйлап алдым. Үлгәч төрмә буламыни? Үлгәч анда төрмә дә юк! Никтер хәзер минем Таня белән сатулашып торасым килми. Мин инде бүген җитәрлек сатулаштым. Кычкырып, кайгырып арып беттем. — Әйдә, алайса, ятабыз, — дидем. — Хәзер минем ятасым килми, — ди Таня. — Теләсәң нишлә, мин ятам. Шулай дидем дә урын-җир әзерли башладым. «Иртәгә эшкә барасы бар бит әле», дип уйладым үз алдыма. Барыргамы, бармаскамы? Нишләп йөрергә икән СОн анда аДәм мәсхәрәсе бчлып? Болай да бөтен авыл көләдер әле. Түзмәдем, эшкә бару турында Таняга да әйттем. — Барабыз! — диде Таня, бернинди икеләнүсез. — Әйдә, алайса, тегеләргә барып кайтыйк, — дидем мин. — Баргачбаргач, өчәүләшеп барырга кирәк. Кем ул анда ялкауланып ятырга?! — Әйдә! — диде Таня, сөенеп. Тнз-тнз генә җыендык та Зөһрәләргә китеп бардык XIII Ишекне бикләп, ачкычны үзебез белән алдык. Капкадан чыкканда ипләбрәк, тавышланмыйчарак чыгарга тырыштык. Урамда инде караңгы. Колхоз идарәсендә ут яна. Клубта да ут күренә. берәм-сәрәм тавышлар ишетелә. Икебез дә шул якка карадык, тавышларга колак салгандай итеп тордык. Аннары чирәм өстеннән әкрен генә китеп бардык. Зөһрәләрнең өе. авылдагы барлык өйләр кебек, гади генә. Өй эчендә бүлмәфәлән юк. Ишектән кергәч тә ун якта зур ак мич, каршыла карават. Карават өстенә чаршау эленгән. Почмакта мендәр өеме. Аш-су исе, яшь бала исе. Түшәмгә асылган сиртмәле бишек... Без килеп кергәндә хуҗалар инде ятарга өлгергәннәр иде. Өстәлдә лампа янып утыра. Лампаны кысып кунганнар, шуңа күрә өйдә бик үк якты дип әйтерлек түгел. Күрәсең, яшь балага салкын тимәсен дип, ишекләрен ачмаганнар, һава бөркү. Түшәмдә, казан тирәсендә чебеннәр безелди. Алар безелдәгәнгә, лампа филтәсе тавыш чыгарып янганга, аннары, бишектәге яшь бала йоклап ятканга, өй эче бик-бик тын булып тоела. Без кергәч, Хисам абый да, Рафика апа да уянды. Рафика апа, чаршау астыннан чыгып, идәнгә төште дә, эчке күлмәгенең изүләрен то- тыштырып, өстәлдәге лампага үрелде, утны күтәрде. — Кызлар килгәнмени? Исәнмесез, кызлар, — дип кычкырды Хисам абын чаршау артыннан. Без аңа: — Исәнмесез. — дип җавап бирдек. Тәрәз янындагы утыргычка парлап утырдык та сүзсез генә хуҗаларны күзәтәбез. Безне ишек ачып керткән Нәсимә апа — Зөһрәнең әнисе — самавыр куярга кереште. — Мәшәкатьләнмәгез, Нәсимә апа, — дидем мин. — Без ашап кына килдек, рәхмәт. — Ашасагыз ни... менә... — диде Нәсимә апа.—Аштан олы кеше буламыни? Менә хәзер кайнап чыгар. Рафика апа бертуктаусыз сөйләнә дә сөйләнә. Чебеннәрне тирги, өйдәге бөркүлекне тирги, аннары малае Азатны мактап ала. Түбән Чатка бардыгызмы, мин кирәк булмадыммы? ди. Мин аңа бер-ике сүз белән генә җавап бирдем дә кулларымны тез өстенә салып шулай утыра бирәм. Нәсимә апаның сүзләренә, кыланышларына карап мин үземчә бер фикергә килдем: күрәсең, минем тиргәшкәнне болар да ишеткәннәрдер, дидем. — Фәгыйлә апа өйдә юкменп?— дидем тыелып кына. — Фермада, — диде Нәсимә апа. — Ул, бахыр, көн-төн шунда, бозаулары менән,— дип куйды Рафика апа. — Зөһрәләр кая сои? Зөһрәнең өйдә юклыгын мин кергәч тә сизеп алган идем. Кайда булыр ул? Билгеле, клубындадыр! — Ул кирәк булдымени? — диде Нәсимә апа, пышылдап, ниндидер яшерен нәрсә турында сөйләшкән сыман. — Терелдемени? — дигән булдым мин. — Кайчан чирләде соң әле ул? — диде Хисам абый. — Чирләп торды бүген, башы авыртты, — диде Нәсимә апа. — Баш авырту да булдымы чир! —диде Хисам абый чаршау артыннан. Нәсимә апа эндәшмәде, битләрен сыйпаштырып, чәчләрен яулык астына яшергәләп, чоланга чыгып китте. — Яшьтәр өйдә ятмай инде. Алар клубта,— диде Рафика апа, моңсу гына елмаеп. Мелир Самидә Мин Рафика апага карап утырдым-утырдым да кисәк кенә урынымнан тордым Таня да кузгалды — Сезне юкка борчыдык, — дидем. — Берәр йомышыгыз барыемени? — диде Нәсимә апа, ишектән керешли. — Иртәгә амбар алдына эшкә барырга әйттеләр. Ашлык җилгәрергә. Иртән иртүк Зөһрә амбар алдына барсын. — Ярар, әйтербез, — диде Рафика апа. — Әйтербез, әйтербез, — диде Хисам абый да Рафика апа өтәләнергә тотынды, ник утырмадыгыз әле. диде, хәзер сэй кайнай, диде. Нәсимә апа да, Хисам абый да шул ук сүзләрне кабатладылар. — Рәхмәт, эчкән чаклар да булыр әле, — дидем мин. Саубуллаштык та чыгып киттек. XIV Иртән без Зөһрә килгәнне көтеп тормадык. Ашадык-эчтек тә, искерәк киемнәребезне киеп, амбар алдына киттек. Вакыт әле иртәрәк кебек. Көтү яна чыгыл килә. Чыннан да, без амбар янына барып җиткәндә, анда беркем дә юк иде әле. Амбар алдына ашлык китереп өйгәннәр. Таудай булып ята. Өстенә салам ташлаганнар. Түбәсе ябык ындыр табагында да күлдәй булып ашлык җәелеп ята. Анысына салам капланмаган. Бодай. Сап-сары. Карар күзгә күңелле. Шунда ук җилгәргечләр, мичкә, әрҗә ише нәрсәләр. Бер почмакта капчыкка тутырылган ашлык өеп кунганнар. Анысы Янавылга озатыргадыр инде. Без амбарга якынлашу белән, шул капчыклар арасыннан каравылчы карт килеп чыкты. Озын буйлы, төз, туры гәүдәле. 1абак битле, кысыграк күзле. Чал кергән кыска мыегы, сакалы бар. Башында — иске бүрек, өстендә — кыска сырма. Кулындагы таягын алгарак сузып басты да, бер сүз әйтмичә, безне көтеп алды. — Исәнме, бабай, — дидем мин. — Исәнме, кызым. Исәнмесез, — диде карт, безнең икебезне дә күздән кичереп. Сүзләрне бик үк ачык әйтми, авыз эчендә лыбырдатыбрак сөйли. Шулай да тавышы көр, көчле. Каяндыр тирәннән, күкрәктән чыга. — Нишләп йөреш? —диде бу. — Янавылга менм? Кысык күзләрен елтыртып әле миңа, әле Таняга карап алды, мыегын сыпыргалады, таягы белән җиргә төрткәләп куйды. — Янавылга түгел, эшкә, бабай, — дидем мин. — Эшкә килдек. Ашлык җилгәрергә җибәрделәр — Эшкә? — диде бабай, ышанмагандай итеп Бер сүзне әйтә дә ту к гаи кала, ни әйтерләр болар дигән сыман, көтеп тора, Үзе һаман безгә карый. — Иртә бит әле. Иртәрәк кузгалгансыз. — Нишләп иртә булсын? Без инде бу вакытта эшкә башлыйбыз,— дидем мин. — Кемнәр соң әле сез? — диде бабай. — Үзебезнең авылмы дигәндәй... — Үзебезнең авыл, — дидем мин, елмаеп — Әллә танымыйсың? — Яшьләрне каян танып бетерәсең инде. — Фельдшер Саҗидә бит мин. Сезнең «бырач*. — Ә. бырач!—диде бабай, җайланып. Шулай дигәч, бу тагын мыегын сыпырып алды, кызулап таягын җиргә төрткәләргә тотынды. — Ник килдегез сон монда? Мине тикшерергәмени’ 57 — Юк. — дидем мин. көлеп. — Эшкә җибәрделәр. эшкә! Ашлык җилгәрергә. Кешеләр җитми ди... — Ә-ә, — диде бабай, төшенеп. — Ашлык җилгәрергәмени? Бик хуп. Иртәрәк бит әле, кызларым. — Утырып торыгыз, алайса, — диде бабай, капчыклар ягына күрсәтеп. — Әйдә, — дидем мин Таняга. Әле көн җылынмаган, салкынча. Мин юка киенеп килдем. Таня бәйләгән кофта кигән. Аңа рәхәт. Капчыклар янына килдек тә, берберебезгә сыенып, тыгыз капчык өстенә утырдык. Бабай, таягын төрткәләп, бер урындарак басып торды да шулай ук капчыклар янына килде. Килде дә, утырып тормады — читкәрәк басып, безнең каршыда туктап калды. — Каян килдең соң безгә? — диде, миңа карап. — Янавылдан. Янавылныкы мин. — Бу кызым каян? — Ул бик ерактан. Украинадан. — Булган бар, — диде бабай. — Кәк булмаска! Гирман сугышында . мимечләрне куганда... Хураша хохол! Соңгы сүзләрен ул Таняга карап әйтте. Без Таня белән көлеп җибәрдек. Бабайның кысык күзләре очкынланып китте. Безгә кушылып ул да елмайды. — Утыр, бабай. — дидем мин, урын күрсәтеп. Бабай ялындырып тормады — капчыкның буш башына җайлап кына утырды да шома таягын, тезләре арасына к>еп, әйләндерергә тотынды. — Бырач дисең, алайса? — диде, миңа карап. — Әйе, бабай, фельдшер Саҗидә. Ә бу — Таня. — Тәнә? — Таня! — Ярар, Тәнәме, Танамы... Безнеңчә беләме? — Бераз сукалый. — Сукалагач ярай. Аннан тырмалай башлар, чәчә башлар. Таня, сүзнең үзе турында барганлыгын шәйләп, миңа карап-карап ала. Мин аңа кайбер сүзләрне әйләндереп бирә.м. — Бырач халкы белән дуслык юк минем,— дип к>йды бабай бер дә юктан. — Әллә яратмыйсың безне? — дигән булдым. — Яратудан түгел — йомыш төшмәй. Шулай да бер йөрәкне барып тикшертергә дип йөрим. Вакыт юк. — йөрәгең нишләгән? — Эшләмәгән. Болай гына. Тикшерү өчен генә. — Кил бабай, кил, — дидем мин. — Вакыт юк шул, —диде бабай, зарлангандай итеп. — Төйнә менә каравылда торам. Көндез печән әзерләргә кирәк. Йоклап яга торган чак түгел. — Әллә бөтенләй йокламыйсың? — Кайчакта черем итеп аласың инде, — диде бабай тыйнак кына — Каравылда торгандамы? — дигән булдым мин, шаяртмакчы булып. — Каравылда торганда да йокламасаң. кайчан йоклайсың? — диде бабай, бер дә исе китмичә. Мин аны: юк, йокламыйм, дип әйтер дип уйлаган идем. Аның мондый эчкерсезлеге миңа кызык кына тоелды. Авыл кешесе шулайрак инде ул. Ачыктан-ачык. Ялганлап, күз буяп тормый. Барысы дамы? Юктыр, барысы да түгел. Кайберәүләр генә Чын авыл кешеләре генә. — Әллә хәзер генә карайсынмы соң. кызым? — дңде кинәт бабай. — Нәрсәне? — йөрәкне, кызым. , — йөрәкне'! Ничек карыйсын аны монда’ —дидем мин.— Монда булмый. Пунктка кил, бабай Монда бит бер нәрсә дә юк безнең. — Торба кирәкмени? — Кирәк шул. — Шулайдыр инде, — диде бабай, килешеп. — Барырмын әле бер. Тулке сии мине чиратсыз кертерсең, кызым, яме — Ярар, — дигән булдым мин — Исемен ничек соң синең, бабай? Нишләптер мин дә сине белмим. — Мине дә белмәгән кеше булыр икән! — диде бабай. — Шәйхаттәр мин, Шәйхаттәр карт. — Ә, шулаймени... Күңелемнән уйлан куйдым; нәрсәсе белән атаклы икән соң бу Шәйхаттәр карт? — дидем. — Ничә яшьтә соң син, бабай? —дидем беравык тынып утыргач. Карт сакал-мыегын сыпырды да тамак кырып куйган булды, таягын биетеп алды. — Тугызынчы унны куып барабыз, кызым, — диде. — Туксанны?! — дидем мин, исем кигеп. Таняга да тәрҗемә итеп бирдем. Аның да күзе дүрт булды, гаҗәпләнеп Шәйхаттәр бабайга карап алды. — Сез күпме дигәниегез? — диде бабай, горур гына. — Минем әги илле биштә. Сиңа, күп булса, алтмышны бирергә була.— дидем мин. Шәйхаттәр бабай күңелле генә кеткелдәп алды. — Менә шул була инде ул Шәйхаттәр бабагыз!—диде аннары, ачыктаначык бер масаю белән. — Шулай да ипчә яшьтә соң син, бабай? — дидем мин. — Быел көз кырпак төшкәч сиксән икене тутырам, балалар. — диде бабай. — Күз ничек күрә, күз? — дидем мин, Шәйхаттәр бабайның кысык күзләренә җентекләбрәк карап — Аллага шөкер, күрә. Көн яктысында .хәреф таныйм. — Колак ничек? — Аллага шөкер, ишетмәгән нәрсәм юк,— диде карт. Үзе тагын кеткелдәп көлеп куйды. — Ашау ничек? Тешләр? Шәйхаттәр бабай авызын ачты да саргайган эре тешләрен күрсәтте. Аның алгы тешләре, азау тешләре — асты да, өсте дә — барысы да исән иде, тап-таза иде. Минем гаҗәпләнүем соңгы чиккә җиггс. — Шул көе!—дидем мин шаккатып. — Карале, Таня! Таня да бабайның авызына карады. Исе китте. — Чирләгәнең булдымы, бабай? — дидем мин. — Аллага шөкер, булмады. Бала вакытта чирләгәнмен. Әнкәй мәрхүм әйтерие: бик чирләш булганмын. Илла мәгәр үзем белгәндә хәтер- ләмәймен. Аякка тырма теше казалгач, аксап бераз йөрдем. Анысы да күпкә бармады, бетте. — Аракы эчтеңме? Яшь чагында... — Аракы безгә харам, — диде бабай җитди генә, эчке бер тантана белән. — Тәмәке дә харам. Дин кушмай. — Без дә кушмыйбыз, — дидем мин. — Дөрес, сез дә куш.майсыз. Бырачлар дин яклы. — Алай түгел дә инде ул, — дидем мин, аның сүзләрендә политик хата күреп. — Сез аны икенче төрле аңлаткан буласыз. Динчә булмасын дип . Шулай диде дә кинәт сүзсез калды Аңа хөрмәт йөзеннән без дә тынып калдык XV — Эшкә сон чыгалар икән. — дип куйдым мин, яңадан сүзгә башлап. _ _ — Хәзер эшләмәйләр, кызым, — диде Шәйхаттар бабай тыныч : кына. — Хәзер көн уздыралар. Л\енә никадәр ашлык исраф булып ята. Ярай әле монда кайтып җиткән. Эпекәйнең кадере китте. Чүп урынына да күрмәйләр. — Кем күрми инде аны чүп урынына да? — дидем мин. — Кем дип... барысы да. кем ашлыкта эшләй. Ныгымас борын, яшел көе урдыралар Анда үреп ята. Аннары икенче кат җыеп йөриләр Суктыралар чи көе. Яртысы башакта кала. Калган яртысын илебатырга < »аталар. Анда кыза, монда кыза. Коела, түгелә-чәчелә. Кадере юк ашлыкның. Элекке белән исәпләгәндә, ипидән уңа хәзер! Бер чүбе юк. Карап торсаң, исең китәр. Мондый сүзләрне тыңлавы миңа күңелсез. Мин аның дөресме, түгелме икәнлеген бик үк аермыйм. Шулай да снзенәм —сиксән ике яшәр карт юкны сөйләп утырмас. Чынлап сөйлидер, эче пошканга сөйлидер. Картлар алар тынгысыз булалар, хәзергене яратып та җиткермиләр, гел элеккене мактау ягын карыйлар. Ләкин Шәйхаттар бабай элеккене дә мактамый, зарлана, пошына гына. Таня белән без бер-беребезгә сыенып утырабыз шулай. Бабай, сүзнең ялганып китмәвен күреп, тагын тынып калды. «На алла!» дип бер көрсенеп куйды да таягын тукылдатырга тотынды. — Алайса, сез бырачлар буласыз? — диде кабатлап. — Шулай. — дидем мин. — Кичәгенәк нәрсә бүлештегез соң? — диде бу миңа карап. Мина кинәт бик кыен булып китте. — Булды инде, бабай, —дигән булдым, тыныч күренергә тырышып. — Ипле йөрегез, балалар, — диде бабай йомшак кына итеп.—Тәүфикълы булыгыз. Әйтүче юк сезгә, үрәтүче юк. Мин менә әйтәм дә малайларга— тыңламайлар. Әркем оста, белекле. Кайчагында олылар сүзен дә тоту кирәк. — Шулайрак булды инде, бабай, — дигән булдым мин. үз-үземне шелтәләп. — Ярар, яшь чакта була инде ул, — дип куйды бабай да. — Янгы- шып куясың шулап. Сиңа чаклы берсе дә рәтләп карамады, диләр. Барганым булмагач, әйтәлмәймен. Кеше сүләй. Әйбәт эшләргә кирәк, кызым, тел-теш тиярлек булмасын. Хураша рабутайт налы!—Таняга карап алды да кысык күзләре белән генә елмаеп куйды. Таягын шакылдатты, тамак кырды, сакалмыегын сыпырды. — Бик чибәр күренәсез. — диде аннары, мактап. — Менә үзегезне кияүгә бирербез. Мәсәгут киленнәре булырсыз. — Безгә дигән кияүләр мич алдында көл ашый' —дигән булдым мин, остарып. — Көл ашал туйганнардыр инде, — диде бабай, икебезгә дә мут күзләре белән караштыргалап. Күз алдына шундук «көл ашап туйган кияү» килде Бүген бит аның белән очрашасы да бар әле! Нишләргә аны күргәч? Ничек карар ул мина? Кыска гына вакыт эчендә күңелне шундыйрак сораулар тынычсызлап алды. Тынычсызлап кына түгел, үзәкләрне өзеп алды. — Ярар, балалар, — диде Шәйхаттар бабай, урыныннан торып.— Мин кайтаем. Сез. алайса, эшкә килдегез? — Эшкә, эшкә! — Катыннар кузгалып килгәнче төш җитәр. Сез яшь кеше. Әнә анда салам астында көрәкләр, сәнәкләр бар. Кул кушырып утырганчы. тотыныгыз, алайса. Бодайны ачыгыз. Саламын читән буена ташып куегыз. Ындыр табакны себерә торырга да була. Бодайны шул якка тараталар. Ул безгә кайдан себерергә кирәклеген күрсәтте. Саубуллашты да. гәүдәсен төз тотып, әкрен генә авылга таба китеп барды. Таня белән без саламны актарып ташладык. Кочаклап күтәреп читән буена ташырга тотындык Бодай өемен ачып бетергәндә, авылдан амбарга таба килүче берничә җан иясе күренде. XVI Болар бер ир кеше белән ике хатын-кыз булып чыкты. Хатыннарның икесе дә миңа таныш. Берсе шофер Мәгъсүм абый хатыны, икенчесе— тол хатын Камилә. Иңбашына калын сумка аскан, юан гына, таза гына абзый таныш түгел. Аның пунктта булганы юк. Минем танышларның барысы да диярлек чирле-мырлы кешеләр. Шулай булгач, аның миңа таныш булмавы бер дә гаҗәп түгел. Килделәр болар, исәнләштеләр дә төрле якка таралды тар Сумкалы агай үлчәү янына килде. Сумкасыннан вак-төяк таш шикелле кечкенә герләр алып куйды, үлчәүгә сөяп калдырылган сәнәкне бер читкә ташлады. Мин аның монда ниндидер баш кеше икәнлеген аңлап алдым. Хатыннарның берсе әйтте: «Килдегезме3 » диде, икенчесе: «Кызлар бездән иртәрәк кузгалганнар», диде. — Килдек, — дидем мин. — Иргә торып өйрәнгәч, ашыгыбрак килгәнбез. — Зарар юк, — дип куйды тол хатын. — Әндәр бичәсен көтеп торабызмы, тотынабызмы, Камиләттәй?— диде шофер хатыны. — Миндәй көтү ул? — диде сумкалы агай — Ашлыкның Әндәр бичәсендә эше юк. Тиз кыланыгыз. — Безнең Зөһрә дә килмәгән әле.— дип куйдым мин. — Зөһрә койрыкны тоттырмас! — диде Камиләттәй. Сумкалы агай безнең янга килде. — Сеңелләр барында тырышып эшләгез, — диде хатыннарга — Сынатмагыз. — Әйдә, сынатса-сынатмаса, алар яшь кеше — эшләй торган чаклары. — диде Камиләттәй. — Саламны үзегез ачтыгызмы? — диде агай безгә. — Шәйхаттәр карт әйттеме? Әйбәт булган Әнә шул төшне себереп ташлагыз да таратыгыз Көн явымга китте. Кичкә кадәр яхшы гына җилләй әле ул. Сумкалы агай безгә шулай тегесен-монысын әйткәләде дә каядыр амбар ягына китеп барды. — Тотындык, алайса, кызлар. — дпде Камиләттәй. Башта без себерке белән киң генә такыр урынны себереп куйдык. Аннары кулларга агач көрәкләр алдык та өелгән бодайны шул такыр җиргә сибәргә тотындык. Башта ук мин чын күңелдән бирелеп эшләдем, хатыннар алдында оятка калмаска тырышып эшләдем. Мондый эш миңа таныш Агач көрәк белән мин элегрәк кар көри торган идем Аннары, Уфада укыганда безне ике ел колхозга алып бардылар. Анда да шундыйрак эшләр эшләргә туры килде. Берничә минут чамасы без баш та калкытмадык. Бераздан хәл алмакчы булып, барыбыз да билләрне турайттык, берьюлы бер беребезгә карап алдык, елмаешып куйдык, һәркемнең йөзе алсуланган һәркем еш-еш тын ала. Бары Камиләттәй генә шул көс диярлек — йөзендә әз генә дә кан әсәре юк. Авыл ягыннан тузан туздырып килүче бер машина күренде. Машинаның килеп җитүен көтеп тормастан, яңадан эшкә тотындык. Машина килеп җитте, түбә алдында туктап калды Шаулашып, җиргә малай-шалайлар төште Шап-шоп кабина ишеге ачып-япкан тавышлар ишетелде. Иелгән башны күтәрмичә генә шул якка күз төшереп алдым. Юк. беркем күренми. Ягъни мин күрергә теләгән кеше күренми. Башымны калкыткандай иттем дә машина ягына озаклабрак карарга тотындым. Юк, килмәгән. Әллә кемнәр шунда Янавылга алып китәргә ашлык төйиләр бугай. Күреп торам, Таня да астыртын гына шул якны күзәтә. — Беркем юк, — дидем русча. — Юк шул, — дигән булды Таня. Икебез дә көлешеп куйдык. — Әнә. шытты! — диде шофер хатыны, авыл ягына ымлап. Барыбыз да күтәрелеп шул якка карадык. Болай таба ашыгып ниндидер хатын-кыз килә. Күрәсең. Әндәр бичәсе дигәннәре шулдыр. Кабаланып килеп җитте дә тиз генә кулына көрәк алды. Шуннан соң исәнләште, артык сөйләнеп тормастан, эшкә кереште. Хатын бик таза күренә. Эре сөякле, юан гына гәүдәле. Җилләнеп, пыр тузып эшли. Сибеп җибәргән бодае ындыр табакның икенче башына барып төшә. «Менә көч монда!» дип уйлап алдым мин, кызыгып. Ярар, болар барысы да килеп беттеләр, ахрысы. Безнең Зөһрә нишләп килми соң һаман да? Әллә бөтенләй килмәскә итәме? Мин чын- чынлап тынычсызлана башладым. Баштарак: килсә ярый, килмәсә ярый, диебрәк уйлаган идем. Ләкин мөдирлек тойгысы көнләшү, яратмау тойгысыннан шулай да өскә чыкты Ни әйтсәң дә, ул бит минем кеше! Аның өчен мин җаваплы! XVII Бер заман мин онытылып киттем. Эшнең җаена яттым да эшлим дә эшлим Килеп тотынгач та шундый авыр булып тоелган эш җиңеләеп китте. Тыным озайды, кулларым ныгыды, агач көрәк җиңел, ышанычлы йөри башлады Без тездән бодайга батып эшлибез. Аста бодай җылы, аякка рәхәт. Үзеңнән-үзең онытылырсың. Кемдер колак төбендә генә: — Исәнмесез, — дип кычкырып җибәрде. Бәлки ул алай кычкырмагандыр да. миңа гына шулай тоелгандыр. Мин сискәнеп киттем, билемне яздым. Карасам, Тимерҗан басып тора! Безнең эшне күзәтә, йөзе җитди, иреннәре кысылган, күзләре каядыр каш астына кереп яшеренгән. Өстендә эш киеме — иске генә кыска бишмәт, тапланган яшел фуражка. Минем әтинеке кебек. Аның да сугыштан алып кайткан шундый ук яшел фуражкасы ишек башында чөйдә эленеп тора. Хатын-кызлар бер-бер артлы аңа җавап кайтардылар: исәнме, Тимерҗан. диделәр, бик исән әле, диделәр. Мин бер нәрсә дә әйтмәдем. Телем тотлыкты Уңайсызлануымны сиздермәс өчен яңадан көрәгемә тотынган булдым. Безнең янда бу озак тормады, кызулап машина янына китеп барды. — Зөһрә юк бит, Зөһрә! — диде аның артыннан шофер хатыны. Тимерҗан ж?-ап кайтармады. Хатыннар үзара мәгънәле генә елмаешып алдылар. — Чирләп тора бугай ул, — дидем мин, никтер Зөһрәне якларга чамалап. Нәкъ шул чакта, бөтенләй көтмәгәндә, Зөһрә күренде. Килеп житте Башкалар кебек исәнләште дә. безнең эшләгәнне карап. туктап калды Барыннан да элек өс-башы күзгә ташланды. Клубка баргандагы кебек киенгән! Мин беренче мәртәбә күргәндәге кебек. Ал кофта, тар кара юбка, биек үкчәле туфли. Чәче матур итеп таралган. Битенә, җитмәсә, кершән яккан. . Бүтән киеме беткәндер! Авыл кызы, имеш Фу, тора лабаса кыланып. кулларын биленә таянып, йөзенә карамаска әллә ни бирерсен. — Әйдә, көрәк ал. Зөһрә, эшкә тотын. — дидем мин. Кузгалмады бу. Шунда безнең янга башлык агай килеп җитте. — Эшкә болай соңлап йөрмиләр, сеңелем. — диде усал гына.— Үзеңнән олы кешеләрдән оялырга кирәк. Әнә алар күпме эшләделәр, син әле яка күзенне җырткансың. Мин бит сиңа аерым язмам! Зөһрә каршы сүз әйтмәде — жирдә яткан көрәкләр янына килде дә үзенә яраклысын сайлап алды, бодай өеменә керде. Ул болай кәефле генә күренә. Теге яңгыр яуган кичтәге шикелле түгел Аңлашканнар, ахрысы. Әйе шул, Тимержан миңа күтәрелеп тә карамады ич! XVIII Бөтенләй кирәкмәгәндә күңел кырылды Эш тә әлләни мавыктырмый башлады. • Тимержан һаман машина тирәсендә бул аша Ә бит ул дөрес эшләмәде! Без аңа ярдәмгә килдек. Без монда чит кешеләр Безгә килмәсәк тә булыр иде. Шулай булгач, ул безгә алай ук караңгы чырай күрсәтергә тиеш түгел. Миннән башка монда бит Таня да бар әле. Мине күрәсе килмәсә, аның белән сөйләшергә була Унны бетергән, имеш. Унны түгел, әллә нәрсә бетерсә дә. барыбер шул Тимержан булып калыр. Калса әллә! Минем өчен барыбер түгелмени?! Төрлесен уйлангалап мин әкрен генә кыймылдыйм шулай Беркем белән сөйләшмим. Хатыннар да. Таня да сөйләшми. Төшкә кадәр беребез дә ачылып китмәдек. Баш калкытмый эшлибез Бодай өемен бөтен ындыр табагына җәеп ташладык. Шуннан соң беркадәр ял итеп алдык. Ял иткәч, тагын бодай актарырга керештек. Бер үк бодайны әвеш- түеш китерәбез, җилләтәбез, киптерәбез. Сәгать унике тулу белән өйгә кайтып киттек. Таня белән бәрәңге пешереп ашадык Ашадык та амбар янына киттек. Тагын беренче булып килгәнбез. Бераздан хатыннар да күренде. Эшкә тотынганчы гәпләшеп утырдык. Хатыннар үзләренең авырулары турында сөйлиләр, миннән киңәш-мазар көтәләр. Үземне бирелеп тыңлаганнарын күрдемме, шундук минем психологиям үзгәрә. Мин үземне ышанычлы итеп, тыныч итеп тота башлыйм. Үз сүзләремә карага җаваплылык тойгысы арта. Тыңлаучыга файда итәсем, аның ышанычын аклыйсым килә башлый. Хәзер дә шулай булды. Мин сөйлим, алар тыңлый. Миңа рәхәт, күңелле. Шулай сөйләнеп утырганда, башлык агайның килгәнен күреп алдык. Өсләрне каккалап аягүрә бастык та иренеп кенә көрәкләргә тотындык. Кояш кыздыра. Дымсу бодай чыннан да җилләгән сыман. Көрәккә дә җиңелрәк, аякка да артык кызу түгел. Җәелеп ташланган бодайны бер кат әйләндердек тә комбайннан килгән икенче өемне таратырга керештек. Аннан соң җилләгән, җилгәрелгән бодайны капчыкларга тутырыштык. Капчык тутырып ятканда, искәрмәстән Равил килеп чыкты Атка утырган, арбасына мичкә салган. Өчендәге киеме майга, тузанга буялып беткән. Кайдадыр амбар ягында «ягулык склады» бар икән Бензин. керосин ише нәрсәләр саклый торган урын. Шунда китеп бара. Безне ку pen алды да ерактан ук кычкырып исәнләште. Балкып-елмаеп безнең янга килде. Апалары, дигән булды, кулларыгыз кабара күрм», сен. шприц тота алмассыз, дигән булды. Кычкырып сөйләнә-сөйләна яңадан арбасына утырды да сабуллашып китеп тә барды. Комбайннарга «гәрүчи» илтәсем бар. диде. Складтан борылып кайтканда да безгә нәрсәдер кычкырып китте. Без аңа кул болгадык, елмайган булдык. Таняны инде әйтәсе дә түгел — кояштай балкый. Равил китеп күп тә үтмәде, басу ягыннан Тимержан килеп чыкты. Мин тагын сискәнеп киттем. Ул икәнен белдем дә артыма борылып карадым. Авызымны ачып тик торам! Мине хатыннар күреп алдылар Зөһрә дә, Таня да күрде. Кып-кызыл булдым. Башымны иеп, яңадан кулыма көрәк алган булдым. Тимержан эндәшмәде, сумкалы агай янына китеп барды, һай аллам, егылып үләрсең кешеләрнең кылынышына! XIX Дүшәмбе көн бик күңелсез башланды. Күңелсез башланды, күңелсез бетте. Көне генә түгел, атнасы да авыр, күңелсез узды Ул атнада бер бер артлы көтелмәгән хәлләр булып алды Шулай бервакыт кабул итү бүлмәсенә олы гына яшьтәге бер хатын килеп керде Күреп торам. Мәеәгутнеке түгел. Шулай ук тирә-як авыллардан да түгел. Ник дисәң—удмурт хатыны Мйяем авылларда удмуртлар юк. Кара күлмәгенең итәгенә буй-буй итеп ал. сары, яшел 1 асмалар тегеп чыккан. Күлмәк изүендә төрле төстәге чигүләр Аягында ялт итеп торган резин итекләр. Кулында — кечкенә төенчек. Килде дә бу. исәнләште, күрсәтелгән урынга утырды. — Юаны син буласыңмы, апа-ай? — диде. Татарча бозып сөйли. Сүзләрнең соңгы иҗекләрен сузып әйтә. — Нинди «юаны», нәрсәнең? — днмен. берни аңламыйча. — Юаны баш тнганнарые, — ди бу. — Миңа юаны кирагые. Әллә минем сорауны аңламый, әллә колагы ишетми. Чынлап та, ишетми, ахрысы. — Нинди «юаны»? Аңлатып сөйләгез, — днмен кычкырып. — Ничкасына куренма. юанына курен тнганнарые. — ди хатын, бер үк сүзләрне кабатлап. Безне тыңлап торган Зөһрә шунда пырхылдап жибәрде Аның шундый әдәпсезлегенә. оятсызлыгына’ ачуым килеп куйды Шундук мин моңа мәгънәле генә күз карашы ташлап алдым. Бу минем ачуланганны күрмәмешкә салынды, каядыр читкә каран, көлтәләгән булып: — Сине халыкта Юаны дип. Таняны Нечкәсе дип йөртәләр.—диде. Әһә. менә нәрсәдә икән хикмәт! Ярсудан агарынып киттем Кемгә ачуланырга да белмим — авызын eptin, мыскыллап торган Зөһрәгәме, үчекләшкән шикелле сөйләнеп утырган удмурт хатынынамы. — Сөйләгез — кай җирегез авырта? — днмен. бар тавышыма кычкырып — Кулак ишытмай бит але минем, апаем, — ди хатын. Бармагы белән үзе колагына күрсәтә. — Күптәнме? — днмен, колагына кычкырып. — Нарса? — Кайчаннан бирле авырта? — Ученчы кон мунча кырдем. Тумаланды. Бырни ишытмай. апаем. — Аңа кадәр яхшы ишеттеңме? — Мунчада су кыргәндер димын шул. Бырни ишытмаем. бутынләй тумаланды. — Акмыймы? — Калтасу раюныннан мин апаем Сине мунда- якшы карай тиганнарые. — Акмыймы дим! — Биграк яман икаи ул кулагың ишытмагач. апаем. Моңа кадәр әле миңа чит районнан килгәннәре юк иде. Бу хатынның күрше районнан булуы күңелне җилкетеп куйды. Мин моны бик әйбәтләп, җентекләп карамакчы булдым. Карасам, колагы тулы сагыз! Такта стенага шакып, теге якта утырган Таняны чакырдым. Ул да карады. Шуннан без икәүләп киңәштек тә колакны юарга булдык. Зөһрәгә күп итеп җылы су әзерләргә куштым. Су әзер булгач. Таня белән икәүләп удмурт хатынының колагын махсус шприц ярдәмендә юдыра башладык. Шактый озак азапландык. Алмаш-тилмәш юдык. Су түгеп хатынның күлмәкләрен чылатып бетердек Колакларның икесе дә юылып беткән кебек булгач; — Хәзер ишетәме?—дидем. — Туйды. Бутынлай тунды, — ди бу — Су кергәнгә тонган, — дидем мин. — Бетәр әле Иртәгә әйбәтрәк ИШетә башларсың. Шулай юатып моны чыгарып җибәрдем. Икенче көнне бу тагын иртән иртүк килеп җиткән. Ишекне ипләп кенә ачты да килеп керде кабул итү бүлмәсенә. Өстендә шул ук киемнәр. кулында — кара сумка. — Колак ничек, апа. ишетәме? — дип кычкырам мин моңа, килеп утырмас борын — Ишыта, апаем, айбат буген!—ди бу шатланып, елмаеп , Ииктер бу өстәл янына ук килми, идән уртасындарак туктап тора. Күзләрен мәгънәле генә җемелдәтеп, кил әле дигән сыман, үзе миңа нәрсәдер ымлап ала. Нәрсә булган тагын? Зөһрәдән шикләнә микәнни? Ник шикләнә? Моның ымлавына буйсынып, шулай урынымнан тордым Янына барын җиткәнемне көтмичә, хатын икенче якка ук чыгып китте Көтеп тору бүлмәсенә. Аида өч-дүрт кеше моңаеп, чират җиткәнне көтеп утыра. Чыктым мин моның артыннан. — Нәрсә бар? —днмен. — Ишыта, апаем, ишыта! — дн бу кычкырып. — Нәрсә бар. әйтегез шушында гына,— димен Хатын эндәшми. Чоланга ук чыгып китте бу. Як-ягына күз төшереп алды да кулындагы сумканы ачып җибәрде. Карасам, ак дәфтәр битенә төрелгән ике йомарлам май. Берсе-берсе берәр кадак булыр — Сиңа бу. апаем, сыңныкаш. Кучтанач. — дн бу. — Кулагым бик якшы ишыта. Рахмат яусын, апаем. Халал ризык, шикланма Кича гына яздым. — Юк. юк! Үзеңә булсын, апа!—дидем, кул селтәп. Без шулай сатулашып ятканда, чоланга Зөһрә килеп чыкты Чиләк күтәрел суга китте. Мине шунда ямьсез бер сизенү өтеп алды Күңелгә шундук: «Кара, иснәнеп, каранып иөри!» дигән бер ун килде. Көтеп тору бүлмәсенең ишеге ябылып бетми калган иде. Авырулар ишетеп торсын дигән кебек, юри ныграк кычкырып — Юк, апа. — дидем хатынга. — Безгә күчтәнәч кирәкми. Ярамый. Зурлавың әчеп рәхмәт. Сезне дәвалаган өчен безгә акча түлиләр. Шулай дидем дә, хатынны аптырашта калдырып, кердем дә киттем. Өстәл янында язып утырганда күреп торам: хатын, сумкасын кул очына тотып, әкрен генә урам буйлап китеп бара. XX Зөһрәнең иртән мыскыллап көлүен дә. минем арттан шымчыланып йөрүен дә нишләптер бик тиз оныттым. Көне буе мин сөенечле бер ун белән йөрдем. «Миңа хәзер чит районнардан да киләләр!» дип уйла дым. масаеп. Бәлки, ул масаю да булмагандыр. Эчкерсез бер шатлык кына булгандыр Үз эшенең нәтиҗәсен күреп кем генә шатланмас икән?! Әнә.. колагым ишетә, ди. Мин дәваладым бит аны. Мин! Шулай да миңа озак шатланырга туры килмәде. Икенче көнне үк минем кикрик шиңде. Канат сынды. Дөнья ямьсез булып, кара булып калды. Ул көнне Таня өйдә юк иде. Авыруларны мин үзем генә кабул иттем. " * Икенчеме, өченчеме кеше булып, кабул итү бүлмәсенә бер агай килеп керде. Озын буйлы, киң күкрәкле. Таза. Бик таза. Мондый кеше турында; басса бакыр изәрлек, типсә тимер өзәрлек, диләр. Кырык яшьләр чамасы. Битен сакал-мыек баскан. Күрәсең, кырыныр чамасы юк — кулы бәнләүле. Утырды. Урындык шыгырдап, ыңгырашып куйды. Исемен-фамилия- сен. кайсы авылдан булуын сорадым. Алдар авылыннан икән. — Ни булды, кай жирегез авырта? — дидем. — Менә. сенлекәш, үтерә шушы бармак.—ди агай.— Бәйләп кенә жи бәрче. Шулай сөйләнгәләп ул бәйне чиште, кулын миңа табарак сузды. Баш бармагы кып-кызыл булып шешкән, юанайган. Шешү, кызгылт юл булып, беләккә таба сузылган. Шешкән бармакның тиресе юкарган, ялтырап тора. Шешкән бармакка ипләп кенә кулымны тидереп карамакчы булдым. Минем кагылуым булды, агай, когы алынып: «ай!» дип кычкырып җибәрде. Шундук кулын тартып алды. — Сез бик әбәләк икәнсез, — дидем, шелтә белән. — Булмассың әбәләк! —ди агай. — Җылан карагы диләр аны! Бер атна күземә йокы кергәне юк. Дошманыңа күрсәтмәсен мондый чирне. — Ник соң баштарак килмәдегез? — димен. — И сеңелем. — ди агай гаепле төс белән —Әйтми булмый инде, карчыклардан имнәткәнием. Файдасы тимәде. Имсез китми дигәннәрне. — Әнә шулай карчыкларга ышанасыз да. атналар буе йоклый алмый җәфаланасыз, — димен ачуланып. — Ник утыртып куйганнар безне монда?! Ник пункт ачканнар?! Сез имче карчыкларга йөрсеннәр өченмени? — И сеңлекәем, әйтмә инде. Наданлык, томаналык. — ди агай, үз- үзен гаепләп. Диагноз мәсьәләсендә баш ватып торасы булмады. Халык телендә бу — «җылан карагы», фән телендә — панариций. Укыган чакта аны безгә берничә мәртәбә күрсәткәннәр иде. — Ярырга туры килер.— дидем шундук бер карарга килеп. — Юк. юк. ярдырмыйм! Дару гына сөрт. — дн агай, чыраен сытып. — Сез инде бала түгел. Шуннан да куркып торгач! — димен җиислчә мыскыл белән. Шул арада үзем тиз генә кулны юдым, тырнакка, бармак битләренә йод сөрттем. Шул эшләрне бетергәч, агайның авырткан кулын нык кына итеп тотып алдым да. аның ай-ваена да карамыйча, шешкән бармакны дезинфекцияли башладым. — Имче янына барырга курыкмаган, фельдшер янында курка! Әзрәк оялырга кирәк. — дип сөйләнәм үзем, бала-чаганы юаткан сыман.— Курыксагыз — карамагыз. Берни булмас, черки тешләгән кебек кенә... Черкидән дә куркып торгач... Тиз-тиз генә эшемне бетердем дә күз ачып йомган арада скальпельне алдым. Агай исенә-акылына килергә өлгергәнче, шешне буйга ярып та җибәрдем. Минем ярып җибәрүем булды, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән агай дөнья бетереп акыоып та җибәрде Кычкырмады — акырып, чинап җибәрде! Зөһрә көтеп тору бүлмәсендә иде. Аның анда кем беләкдер пыш- пыш суган сатканы ишетелә иде. Шундук ишектән атылып килеп керде. Ачык ишектә куркынган йөзләр чалынып калды. Башкасын күрә алмадым. Шул ук секундта бармактан шыбырдап кан агарга тотынды. Кан күргәч агайның, күрәсең, башы әйләнеп китте. Искәрмәстән капчыктай идәнгә ауды да төште. Тотып кала алмадым. Көчем житмәде. Аннан соң мин аны һуштан язар дип башыма да китермәгән идем. Минем өчен бу аяз көнне яшен суккан кебек булды. Зөһрәгә шкафтан нашатырлы спирт алырга куштым. Ул агайның борын төбенә нашатырлы спиртка манчылган мамык тидерде. Идәндә хәрәкәтсез яткан агай бераздан әкрен генә тын алды, төчкереп жибәрде, кыймылдап куйды, күзләрен ачты. Бичараның маңгаеннан салкын тирләр бәреп чыкты. Мин тиз генә тәрәзәне барып ачтым, барлык ишекләрне ачып җибәрдем. Бүлмәгә саф һава бөркелеп керде. Агай торырга азаплана башлады. Зөһрә белән без аңа ярдәм итмәкче булдык. Ләкин ул бик авыр булып чыкты. Шунда безгә көтеп тору бүлмәсеннән бер егет кереп булышты. Өчәүләп моны яңадан урындыкка утырттык. Тиз-тиз кыланып. мин ярылган бармакны бәйләп куйдым, агайның кулындагы кан тапларын сөртеп алдым. — Менә бүген инде рәхәтләнеп йокларсыз, — дигән булдым, юатып. — Иртәгә бәйләтергә килерсез. — Ярма дип әйттем мин сиңа, — диде агай, ыңгырашып — Ярмыйча ярамый. — дидем мин. — Ярмасаң. азуы мөмкин. Минем сүзләремә агай ышангандырмы, юктырмы—әйтә алмыйм. Шулай да аның ачуы, кәефсезлеге миңа да тәэсир итте. Үземнең дөрес эшләгән булуыма никадәр ышанган булмыйм, барыбер күңел тиешенчә тынычлана алмады. Мин үземне гаепле итеп сизә башладым. Агайдан соң кергән авырулар хәзер миңа шикләнеп карыйлар шикелле тоелды. Кикрик шиңү менә шуннан башланды. Авыруларны карап бетергәч, үзебезнең якка чыктым Кулыма «Хирургия» китабын алып, «панариций» темасын укыган идем, телсез- өнсез калдым. «Ах, туң баш!» дидем үземә-үзем Үкенүдән, йөрәк әрнүдән күзгә яшьләр килде. Бармакны мин иртә ярганмын. Шеш тулып җитмәгән, бармак авырткан чакта, бик нык авырткан чакта ярганмын! Икенче көнне агай килмәде. Минем хәсрәтне көчәйтеп җибәрергә бу тагын бер сәбәп булды. Эштән соң мин аның өенә дә бармакчы булдым. Ләкин икеләндем. Ни булса да булыр дидем дә бармадым Соңыннан мин аны шулай да очраттым. Бармагы инде төзәлгән иде. Ул миңа бернинди шелтә белдермәде. Көлеп кенә куйды. Җитмәсә, рәхмәт тә әйтте. Сүзең дөрес булды, сеңлекәш — ул көнне тынычлап йокладым, диде. Безнең очрашу бер-нке айдан соң гына булды. Ә ул чакта чыбыксыз телефон аша миңа бик үк күңелле булмаган сүзләр ишетелде. Үземә генә дә ишетелеп калмады. Түгәрәк дулкыннар булып, минем турыдагы имеш-мимеш бөтен авылга таралды. Көннәрдән бер көнне мине авыл CoBeibiiia чакыртып алдылар. XXI Авыл Советында Галим абын белән Вәзирдән башка кеше юк иде. Мин Галим абый кабинетына кердем. Галим абын утырырга кушты, Утыргач, кырыс кына бер карап алды — Беләсеңме, нәрсәгә чакырттым мин сине, сеңлем? — диде — Белмим шул, Галим абый, — дидем мин. Ни өчен чакыртканлыгын белмәсәм дә, яхшыга түгеллеген алдан ук сизенеп алдым. Нинди гаебем бар икән дип, шундук үткән көннәрне күз алдына китердем, тегенди-мондый нәрсәләрне искә төшердем. «Күрәсең. Вәзир әләкләшкәндер, пунктта аулак өй ясап яталар дип әйткәндер», дип уйладым. Үземә калса, минем иң зур «гаебем» бары шул гына иде. Күңелгә тиз арада әзер сораулар, җаваплар килде. Ләкин сөйләшә башлагач, минем бу сорау-җавалларның бернигә кирәге калмады. — Белмәсәң. менә шул, сеңлем: синең турыда начар сөйлиләр,— диде Галим абый. — Күңелеңә авыр алма. Сөйләшми ярамый. Мин дерт итеп киттем. Кая инде ул авыр алмаган! йөзеңә карап: син начар! дип әйтсеннәр әле! Кем генә моңа тыныч карый алыр икән? Мин кыпкызыл булдым. Күзләремне түбән идем. Галим абый, җаныңны суырып алырдай булып, бертуктаусыз күзгә карап тора. Күрәсең, йөзгә карап дөресен белмәкче була. — Нинди начар сүз, Галим абый? — дидем ипләп кенә, юаш кына. — Ниндиме? Бәлки, син үзең дә беләсеңдер — сөйләп бир... нинди гөнаһларың бар? — Ишеттем... — дидем мин. — Нәрсәне ишеттең? — Нәрсәне дип... Бармак ярганны сөйлиләр. Аннары юлда бала таптырганны... — Нинди бала тагын? — Теге Тау-авылыныкы соң. Беренче көнне. Рәмзия исемле хатын... Баласы әйбәт үсә. Берни булмаган. — Ярар, анысы да булды. Тагын? — Тагын дип .. Тагын шул инде: бер картның тешен суырганда сынып калганые. Анысы да беренче көннәрдә. Безне теш суырырга өйрәтмәделәр. Мин инде үзлегемнән. Китаптан карап. Үзе сорады бит, авыртса да түзәрмен, теләсә ничек суырып ал, диде. Мин әле аның сынып калган тешен дә алдым. — Ярар, монысы да булды, — диде Галим абый тыныч кына.— Тагын? — Тагын дип... тагын шул, әнә Вәзир абый белән әйткәләштек. Бинт юк. Акча бирми. Хәзер әнә тәрәзәгә элгән марляларны кисеп бинт ясадык. Минем өстә лә алар барысы да, Галим абый! Мин бит яраны бәйләми җибәрә алмыйм. Инфекция булырга мөмкин, азарга .. Аннары кем җавап бирә? — Ярый... Тагын! — диде Галим абый, сабырлыгын җуя башлап. — Тагын. , пи., шул... Заһндә апа белән әйткәләштек. Үзе әнә әләкләшеп йөргән юк-барны... Вәзир абыйга. Авыргач без аның баш очыннан да китмәдек. Таня гел кереп торды. Хәзер әнә йөри. Берни юк. Безгә әллә кеше дә керми торырмы? Шул чакны үз бүлмәсенең ачык ишегеннән секретарь кычкырды: — Мин сезгә кеше кермәскә тиеш дип әйтмәдем, — диде. Мин аның Галим абый алдында ялагайлануын сизеп алдым да, батыраеп: — Вәзир абый—олы кеше, үзе әнә төрле гайбәт сүзләргә колак сала, — дидем — Безнең сүзгә ышанмый. Нәрсә... кем дип җибәргәннәр безне монда? Ышанмасалар җибәрмәсләрне. Минем әле беркемгә дә ялган сөйләгәнем юк. — Ярар, сеңлекәем,— диде Галим абый.— Вәзир абыең белән нәрсә турында сөйләткәнсездер — анысы миңа караңгы. Бинт турында ул дөрес әйткән. Сметадан узып без бернәрсә дә эшли алмыйбыз Киләчәктә бинтларыңны саклабрак тотарга тырышырсың. — Шулай итәрмен. Галим абый, — дидем мин. тиз генә килешеп. — Заһидә апаң белән тиргәшүең әйбәт булмаган, сеңлем. Бик ямьсез булган, — Шулай шул. — дидем мин. — Дөрес. алар пункт йортында торырга тиеш түгелләр. Аларга ин.те яхшылап әйтелде. Шулай да без аларны урамга куалап чыгара алмыйбыз Шуның өчен аларны кыерсыту... фельдшер кешегә килешеп бетми. Син бит интеллигенция! Ярамый, икенче кабатланмасын! Колагыңа киртеп куй моны. — Ярар, Галим абый, киртеп куярмын. — дидем мин. Шуннан Галим абый эндәшмичәрәк торды, минем йөзгә тагын бер төбәлебрәк карады да: — Удмурт хатыныннан май алдыңмы? — диде. — Юк. алмадым, — дидем мин, каушап, аптырап. — Чынмы? — Чын. Галим абый. — Ник халык сөйли соң? Мина килеп әйтәләр фельдшер Саҗидә авырулардан май. күкәй алып яга. диләр, үзен майлаган-җайлаган кешене генә яхшы карый, шундыйларга гына яхшы дару бирә, диләр. Дөресме шул? — Дөрес түгел. Галим абый' — дидем мин. калтырана башлап — Мин беркемнән дә май да, күкәй лә алмадым Майны мин үзебездән алып килдем. Янавылдан. Күкәйне дә. Ышанмасагыз әнә Танядан сорагыз. — Мин сиңа ышанам, сеңлем, — диде Галим абый, көттереп, әкрен генә. — Ләкин мин ышану гына җитми Җилсез агач шауламый, лиләр. Димәк, шулай да нидер булган? Ни булды? Ни булганын мин сөйләп бирдем. — Мин сиңа ышанам. — диде Галим абый, кабатлап —Ярар, сүзне Шуның белән бетерик. Борчылма Күңеленә авыр алма. Кыен булса, андыймондый йомышың булса, икенче туп-туры үземә кил—пичек тә уртак гел табарбыз. — Килермен, Галим абын. — дидем мин. җиңеләеп. Авыл Советы председателе бүлмәсендә шундыйрак сөйләшү булды. Галим абый яныннан мин тынычланып, яңарып. \ < ремә тулы ышаныч белән чыгып киттем Мин нишләптер беркемгә дә ачуланмадым Бары гаҗәпләндем генә: кем сөйли алыр икән шундый чеп-чи ялганны3 Удмурт хатыны булмас. Ул әйтер иде. күчтәнәчкә май алып килгән идем, ачмады, дияр иде. Алмалы дигәч, алмаган дип сөйләрләр иде. Кем сон алайса? Шул көнне минем кабул итүне көтеп утырган авыр\- лариын берәрсеме? Әллә соң Зөһрәме3 Мөгаен, шулдыр! Нишләтергә аны? Нишләргә аның белән? Әллә кайтып пыр туздырып ташларгамы? Куалап чыгарырга?! Ничек эшләргә. пичек яшәргә киләчәктә аның белән? Каян килеп чыкты соң бу Тимерханы ла? Минем күңелдә төрле уйлар б\талды. Мин әлегә нишләргә дә белмәдем Тик шулай да минем өчен бер нәрсә ачык: моннан соң миңа ничек тә акыллы, сабыр булырга кирәк. Түзәргә кирәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк Мин бит сүз бирдем! Ләкин күп r.i үтмәде, минем барлык уйларны. барлык хис тойгыны икенче якка борып җибәргән кайбер вакыйгалар булып алды.

(Ахыры бар.)