Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЫНЫЧСЫЗЛЫК

Йолдыз
р
Л-' ракта бер йолдыз яна.
Юлчы ана карап бара.
Уза чүлне, уза сазны. — һаман житә алмый ана.
Юлчы менә биек тауга... йолдыз ерак, һаман ерак! Кеше артка борылып карый һәм аптырап кала шул чак:
Ул үткән жир жем-жем итә, анда — яшен, ялкын һәм боз. Кеше күрә: узган юлда — күпме йолдыз, күпме йолдыз!

М
•*'1инем күнелемдә кайчагында
тынычсызлык хисе кузгала Дөнья матур..
Ә мин. анын улы.
матур яшим микән дөньяда? Артка борылып карыйм: менә монда буш чәчәктән жимеш көткәнмен, ә менә бу айсыз кара төндә якты утны күрми үткәнмен Менә монда, кирәк булмаса да, юк-бар өчен көчем түгелгән, ә тегендә мөһим бер эш мина никтер «пустяк» булып күренгән._ Күпме ялгыш...
Дөрес юлны табу бигрәк кыен кайчак, юлдашым... Ялгышларны төзәтергә була.— гомеребез ялгыш булмасын! Ә бит гомер гажәп кыска нәрсә, озайтмаса аны адымын, озайтмаса аны елмаюын, кешеләргә әйткән жылы сүзен, мәхәббәтен, көчең, акылын.
Гомер кыска, июнь төне кебек, ә син. тормыш, чиксез, син озын, Кин сулышлы тормыш, ал байраклы тормыш, сина бирәм йөрәк жылысыи! Бу жылыдан. бәлки.
Игаркада гунган мәкләр чәчәк атырлар... Дөнья гүзәл. Аны гүзәл иткән күпме буын!
Эх. безгә дә. ДУСТЫМ бу дөньянын бер почмагын булса матурлап!
дөньяга кара шәлен япкан.
Тик фетнәче яшен, ялт иттереп, ертып ала шәлнең бер читен. Көтмәгәндә ул күрсәтеп куя буш урамны, юлны, тау битен.
Ул яктыртып ала коймаларның борылмалы «патрон ленталарын», печән чәйнәп торган ялгыз атның кара төнгә охшаш зур күзен... Яшен яшьни шулай төн озын...
Карангылык ак кылычлар белән кисәкләргә чатнап бүленә— Шулай була икән кайвакытта: кояш яктысында күренмәгән гажәп дөнья яшен яктысында күренә.
Дезертир v
“ л сугыштан качкан һәм үлемнән: артык куркак жанлы булганга, илен ташлап, кешеләрне ташлап, качып киткән кара урманга.
..Яшәгәннәр кешеләр, үлгәннәр, ялан аяк ап-ак карга басын, шомлы эшафотка менгәннәр..
Ул белмәгән моны... Бөкерәйгән, сүзсез калган, беткән, корышкан ...Үлеменнән качкан көннән алып ул мәнге1ә киткән тормыштан.
кешенең үз йолдызы була, диләр
Кояш та бит — тик бер йолдыз. Ул кемнеке?
Кеше үлсә йолдызы да сүнә, диләр Кояш кына мәңге якты. Ул безнеке!
Кеше үлә. ләкин була үлемсезләр.
Жир уллары бу турыда белә күптән.
Йолдыз сүнә... Ә кояшта — мәнге ялкын, чөнки аңа үлемсезләр җаны күчкән.
Шулай була икән...