Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЗГӘК ҮГЕЗ МАҖАРАЛАРЫ

 

Көлке көлә килә.

Артыңнан куа килә.

Мәкаль

МӨГЕЗ ОЧЫ

Килде кене, алыйк кулны Үгезнең мөгезеннән.

Әйләнсен әле дөньяны Әйдә бер, үзе генә!

Нинди үгез? Каян килгән?

Үзебезнең якныкы .

Чы кты мөгез, үсте үгез, Җитте сөзәр вакыты!

Чынмы? Тәнкыйть үгеземе?

Баш ватма җавап эзләп, Кайсы булса да бик усал, Кайсы булса да — сөзгәк!

Сизәм, мондый үгезләрне Кайберәүләр яратмый.

Мөгез булып, сөзмәгәч тә, Нәрсәгә ул, я рабби!

Әйтмәсләр: дуласа аңа Күренми дип, ак-кара — Аклык — хаклыкка таянып Караларны актара.

Үгез ачуының күпләр Тәмен татыр шикелле, Минем бурыч футболдагы Комментатор шикелле...

БЕРЕНЧЕ ӘКӘМӘТ

Түбән очтан үгез килә, Килә ул җан-фәрманга.

Бераз алда Хөҗҗәт абзый Элдертә бар дәрманга:

Әле ярый, шунысы уңай — Буй яклары тәбәнәк.

Аяклары да күренми, Килә туптай тәгәрәп.

Сөзгәк үгез маҗаралары

Авылдашлар төрттереп тә, Көлешеп тә калалар, Болай да кызган канына Мәзәк тозы салалар: — Моның аяклары махсус Чабарга көйләнгәндер! — Алименттан кача-кача Шулай шәп өйрәнгәндер!

Урам чирәмле чакта ук Кияү булып таптаган, Туптай кереп, уктай чыккан Ул ничәмә капкадан! йөри биргән мут мәчедәй Кәефле мырлап кына, Кая барса да һаман шул Бер җырын җырлап кына: — Үкчәләрең Кадак сыман.

Күкрәкләрең Кабак сыман, Син йөзәсең Кораб сыман, Мин йөримен Карак сыман...

Синсез тормыш Харап сыман, Үтик бергә Пар ат сыман!..

Җырлар иде әле дә ул, Әгәр сулу капмаса, Мөгез — сәнәкләрен сузып Арттан үгез чапмаса...

Хатын саен йөри торгач, Сукмаклары юл булган; Эш хакында уйлау кая — Бар шөгыле шул булган.

Йөргән ятимнәр арттырып.

Булса да башы такыр, Уллары белән беррәттән Туй ясый ул да, факыр.

Үгез соң, туйны туздырып Тикмәгә димсең, куа — «Гражданин, син минем белән Ярышма!» — димәк була. «Болельщиклар бармы?» — дисәк, Китереп футбол шартын — «Кайсы капкага керер?..» — дип, Күзәтә тугыз хатын.

Харәм җефетләре икән, Ул карап калучылар; Алучысы алыр инде, Ни уйлый баручылар?

Үгез аларга, үтешли, Карый күзен акайтып, Мөгаен, вәгъдә итәдер Сөзәргә кире кайтып.

Хөҗҗәт ул, никах яңартып, Гомер буе йөрмәкче, Әле чапкан уңайга да Тагын йортка кермәкче!

Яңа болдыр бикле булгач, Искесенә тотынды, Үз хатыны капкасына Кереп кенә котылды...

Котылды? Котылмый торсын, Хатын әллә җансызмы — Уклау белән яра-яра Кире бора сансызны.

Илле яшьлек яшь кияүгә Килде бигрәк тыгызга!..

Судья да сызгыртыр инде, Исәп җитте тугызга!

Болай булгач, имин генә Котылмас Хөҗҗәт җаный — Ауната-ауната үгез Кабыргаларын саный.

Күреп туйдан соң биюен Шулай мөгез көенә, Тугыз хатын — тугыз көндәш Тугыз яктан сөенә!..

ИКЕНЧЕ ӘКӘМӘТ

Габделәнбәр хәзрәт көн дә Кунычлы галош кия.

Шул галош, әнә, шап та шоп Чалбар төбенә тия...

Үзе чаба янып-пешеп, Үзе укый әгузе.

Әгузедән кодрәтлерәк Бу замана үгезе!

Сүгенсәң шәт аңлар иде, Каян белсен доганы?

Ә хәзрәт тирги Хөҗҗәтне: — Ах, син, шайтан туганы!

144

Шәүкәт Галиев

Синең аркада юлыктым Мин бу хәлгә, сабаны!

Очрасаң укытыр идем, Никах түгел, сабакны...

Кычкырмак була үгезгә: ' Куарга бар ни ханың, Укыдым ич мин Хөҗҗәтнең Нибары биш никахын...

Мине бар да кыерсыта...

Тилермә, йөзең кара, Хәлеңнән килсә, син әнә Парторгны сөзеп кара!

Ул да бит, күргән чакларда Күрмәмешкә салышты...» Чү. кинәт хәзрәт ниндидер Бер баскычка ябышты; Ә баскыч, турыдан-туры Күккә үк менә алып! «Нүжәли алла бар?!» диеп Тора мулла таң калып...

Ни булса да. бу форсатны Ычкындыру ярамый — Үрмәләде алла колы Алны-артны карамый.

Аннан-моннан. тәһарәтсез Теләсә дә теләкне.

Әллә инде, чынлап торып, Оҗмахка ун эләкте?..

Әйе. әнә җимешләре.

Пешкән ничек кызарып!

Кәс-кәс атлап бакчасында Йөриләр хур кызлары!

Җитмешләп кенә дә түгел, Сиксәнләп булыр мәгәр, Хөҗҗәт керсә, өлеш чыкмас Сайлап калмасаң әгәр...

Чү, күзләрем алдашамы — Монда да машиналар!

Әллә җәннәт сельпосыннан Продукты ташый алар?!

Әллә кызмача шайтаннар Күрсәтә буташтырып — Җәннәтне дә корганнармы Механикалаштырып?

Тфү, тфү, ни күрәм мин, Тәүбә әстәгьфирулла — Ничек оҗмахка эләккән Коммунист Гарифулла?!

Шунда барлык күренешләр Гүя әйләнеп баса — Биектән шулай күренгән Безнең авыл лабаса!..

Үгез янгын каланчасын Әнә ничек селкетә... һай. бу газиз башкайларны Нинди афәтләр көтә? (Аударыр, тәки аударыр, Армаган, юк. армаган, Әллә инде быел кыш та Җилкәсе юкармаган?) Габделәкбәр үрсәләнә.

Карана ян-ягына.

Йолып алчы бәладән дип, Алласына ялына.

Инде хәзер нишләргә?! — дип, Тора хәзрәт баш кашып — Җиргә дә төшәр әмәл юк, Күккә дә булмый ашып...

Үгез әллә төбеннән үк Кузгатты каланчаны — Даң-доң! «Янгын!» дигән кебек Яңгырап китте чаңы...

Авыл куба, давыл куба.

Бар да урамга чыннан.

Кайсы көрәк, кайсы күлмәк, Кайсысы башын тоткан!..

Этләр чиный, тавык-үрдәк Оча юлдан пырылдап, Күрше авыл машинасы Килеп җитә тырылдап.

Ни жары, ни пожары юк, Ник шулчаклы кагалар?! «Янгынчылар янмыймы?» дип, Бар да шунда чабалар.

Кабаланып килгән шәпкә Аңлашмый торгач әзрәк, Танып алалар: — Бәй, хәзрәт.

Ни кылана бу хәсрәт? — Манараны юксынганмы? — Ә бит заманасында Үзе кисешкән иде ич Мәчет манарасын да!

«Сезгә» үгез маҗаралары 

— Менгәндер ул эче пошып Дин тотучылар азга! — Пожар диеп чаң какмаса, Кем йөрсен соң намазга!

Күннә түгел, җиргә карап Ялвара Габделәкбәр: — Унбиш тәүлеккә дә риза.

Чуртсним — аллаһәкбәр; Тик моннан гына төшим дә, Тик үгезгә бирмәгез!.. «Акылың алтын икән!» дип, Көлешәбез җирдә без; Сизә мулла, котылу юк Үгезнең хөкеменнән, Төшкәч тик бер нәрсә сорый Динсезләр төркеменнән: — Җәмәгать... чалбарны гына Чыгыймчы алыштырып.

Тәһарәтне бозып ләгыйн Куйган бит ялгыштырып...

Үгез үгезлеген итте, Өркетеп аңын алды, Элеп алды, селкеп салды, Хәзрәтнең җанын алды; Сикертте дә үрле-кырлы.

Йөгертте әрле-бирле, «Үгезе билләһи...» диеп Укый ул шуннан бирле!.. ...Уяна да иң соңыннан Янгынчыбыз Мурашов: — Нигә шаулаштыгыз? — диеп Йөри шунда сорашып...

ӨЧЕНЧЕ ӘКӘМӘТ

Бик зарыгып торган идек, Килче, диеп, кил дә кил — Ярдәмгә килде колхозга Иптәш Бәйрәмов Вәкил.

Килү-килүенчә шәпләп Акыл бирә башлады — Җыен җыеп кайнар-кайнар Речьләр сөйләп ташлады.

Җил тегермәне шикелле Кулларын селкә-селкә, Мәчеле сәгатьтәй ялт-йолт Күзләрен йөртә-йөртә.

Ай-Һай, малай, чая сөйли, Авызына карата — Без тыңларга яратабыз.

Ул сөйләргә ярата: — «Киңәйтик тә җәелдерик!

Давай, давай, күтәрик!

Оештырыйк та көрәшик!

Давай, давай, үткәрик!» Күр. ничек ансат икән ич — Шуңа да баш җитмәгән!

Чакырулар аз булганга Эш тә алга китмәгән...

Әйдәгез, Вәкил иптәштән Сорыйк әле баш орып: Күрсәтсен шәп киңәшләрен Үзе эшкә ашырып!

Баш итеп сайлыйкчы үзен Колхозның штабына — Без дә бер яңгырап карыйк Өлкә масштабында!

Вәкил иптәш калды никтер Ярты сүздә тотлыгып, Тып-тын калып көтә идек, Ник йөгерде ул торып?

Без тыңларга әзер идек.

Күнеккәннәр инде без.

Әллә наян килде-чыкты, Эшне бозды бит үгез!

Килде-чыкты, куды-китте Бөтен шартын китереп — Фамилиясен дә сорамый.

Дөбер-шатыр иттереп!

Аякларың да телең күк Шома икән, оратор.

Без бүтәнгә борыйк гәпне, Чатор-чотыр чаба тор!

Очратканың бар идеме Болай үгез куганын?

Җете кызылны күрдеме — Җене чыга шул аның.

Әүвәл андый мөгезлеләр Түзә торган иде дә, Дәрәҗәгә карап кына Сөзә торган иде дә.

Заманалар үзгәрде шул, Хәзергеләр бик кыю, Кабынып киттеме, бетте — һич мөмкин түгел тыю!

146

Шәүкәт Галиев

Сөзсә инде, белеп сөзә, Сөзә абайлап кына.

Нәкь менә синең ишене Арадан сайлап кына...

Портфелең — бозау тиресе.

Ахры шуңа ярсуы — Мәрхүм малкайларны уйлап Кабаргандыр ачуы.

Өстәвенә, башыңда да Сары салам фуражка, Бир безнең өлешне диме, Калдыр диме фуражга?

Әллә «Давай!> диюеңнән Туеп кына куамы.

Гаебе барга качадыр, Диеп кенә куамы9 Ә без ул сузне ошаттык, Шуңа хуплап тик тордык — Үгез сине сөзгән чакта Давай! Давай!» — дип тордык!

ДҮРТЕНЧЕ ӘКӘМӘТ

Вәнил китте, ак юл аңа, Шакир аннан ким түгел, Хәтта Вәкил, бик күп яктан Үзе аңа тиң түгел. ...Ул чакта бу күркәм сыйфат Туры килгән бик таман — Булган ич. сөйләшеп кенә Яши торган шәп заман!..

Дөнья күргән авылдашлар Бик зур киләчәк юрап, Мондый әвәслеге белән Нитәр, дигәннәр, ерак!

Йоклаган чакта да теле Кыймылдап тора икән, Сүз әвәләп иреннәре Мимылдап тора икән.

Шуңа аны күтәргәннәр, Ә ул тырышып эшләгән: Су эчкән да сүз сөйләгән, Трибунадан төшмәгән.

Ә беркөнне авылыбызны Шакирсыз калдырганнар.

Безгә бик кулай кадр дип, Районга алдырганнар.

Анда да озак тормаган, Анда да тиз танылган, Казан хәтле Казанга да Чакыртучы табылган.

Кәнсәләр тормышы бит ул Туктаусыз кайнап тора, Шундый телгә осталарны Өскәрәк сайлап тора...

Ә Казанда нотыгын да Язып кына биргәннәр.

Цитаталар эзләп вакыт Әрәм итмә, дигәннәр.

Махсус җирдә дәваланган.

Махсус җирдә яшәгән, Махсус урында ял иткән.

Махсус төштә ашаган.

Торганнар аны һәрвакыт Уңайга гына сыйпап, Гомер иткән ул халыкны Нотыклар белән сыйлап.

Дөнья — куласа, ул һаман Әйләнә алга табан.

Җитте, сөйләүдән тыелып.

Эшләп күрсәтер заман!

Ә моңа ул өйрәнмәгән, Трибуна — бар белгәне: Техникасы да искергән, Гел бер тел тегермәне...

Бүтән эшкә күчерделәр.

Булдыралмый — һөнәрсез. (Тигәнәк сыман ябышып Яшәгән бит ул әрсез!) Күчергәләп рәт чыкмагач.

Калмагач бернинди ранг, Үзебезгә кайтып төште Әйтерсең лә бумеранг.

Өлкә дә шат, район да шат, Хәзер алар котылды, Ә Шапырҗан, иркенәеп.

Инде безгә тотынды.

Әмма дөнья күләмендә Сайрап күнгән юртан тел, Кайтып төшкәч авылда да Табалмады уртак тел.

Халык та бит хәзер шундый.

Дәшми тормыйлар, каһәр, Берсеннән-берсе чаялар, Берсеннән-берсе зәһәр.

Ә Шакир, кая куйсаң да.

Үз туксанын туксанлый, Регламентыңны да белми.

Сөйли бира, тукталмый.

Тап булсаң хатта урамда.

Теймаңне бора-бора.

Актыгын өзеп алганчы Сөйләпме сөйләп тора!

Качыйм дисәң, арттан бара.

Калдырып азрак ара...

Бертуктаусыз ярма яра.

Тавышы колак яра.

Ул ярманы тавыклар да Бетерә алмас чүпләп!

Ә менә болары, бәлкем.

Өлгерерләр, дип. җөпләп, Шапырҗанны үрдәкләргә Мөдир итеп куйдылар; Бакылдауга ни мәшһүрләр.

Такылдаудан туйдылар!..

Шул рәвешле тагын күпме Йөрер иде Шапырҗан, Яңа эшкә күчерергә Идарәбез чакырган.

Артта калган бер тармакка Ярдәм дигән формада. «Сүз бозау имезер», диеп.

Җибәргәннәр фермага.

Эшләп акласын әле бер Сөйләп алган билетын — Гомер буе тик ятырга Түгел бит ул — бюллетень!

Нишләсен, киткән Шапырҗан.

Фермага барып кергән, Мондыйларны күп күрдек дип.

Үгез сөзеп үтергән...

Күзе — йомык, тәне — суын.

Йөрәк күптән туктаган.

Сәгать теле кебек йөри — Тик телдән җан чыкмаган! «Бик вакытлы ычкынды» дип, Макталгач макталасын.

Чүт кенә өзелми калды Озату тантанасы.

Тикмәгә генә селкенеп Ятмаган икән теле — «Җыелыш башландымени?» дип, Сикереп торды теге!..

Ярсып-ярсып сөйләп китте.

Тәмам үтте үзәккә. (Бөкрене, ахры, чынлап та.

Кабер генә төзәтә); Чыга күрмәсен дип тагын Мондый шәп җирдән торып.

Куйдык бик зур хөрмәт белән Өстенә таш бастырып.

БИШЕНЧЕ ӘКӘМӘТ

Быел электр керттеләр — Бөтен авыл тиенде, — Ходай уттан аермасын! — Дип нартлар да сөенде.

Лично үзем мыекны да Электр белән кырам.

Ә кайчак, сакал сыпырып.

Караңгыда утырам.

Бүген менә калдык-куйдык Бөтенләй утсыз-нисез; Сузылдык та яттык кичтән.

Сез моңа нәрсә дисез?

Эш бүленде, дип сукранып Иртә ятсак без шулай.

Беләсеңме, берәүләргә Караңгылык та уңай; Туксан литр сөтне эчкән Ферманың учетчигы.

Ничек эчкән? Сатып эчкән.

Вәт кычыткан чыпчыгы!

Күрше авыл буйдаклары Кара айгыр җиккәннәр, Айсылу дип, ялкау Хәйне Ялгыш урлап киткәннәр...

Ут барда сварщик Каюм Эретеп ябыштыра.

Хәзер читтә кунып йөри — Йортларны ялгыштыра.

Күрше врач, теш дип телен Суырган Сафураның.

Бураныннан йотылдым, дип, Шатлана ире аның.

Төннәр уза, монтер Мөнип Исереп аунап ята, Җилтерәтәбез җыйнаулап.

Кабыз дип. яхшы чакта!

Нәрсәдер җитми, ди, мөртәт — Пырубкымы, бәкеме: Бәке генә өмет итми, Төшенәбез төлкене...

Мөнип шундый, гадәтенчә Мең вәгъдәләп мең алдый, Лаякылда кая акыл — Баганага меналмый!

Билгеле инде, әйтерсез.

Көн дә эчмәсен, диеп, Без бит аны эчерәбез Тизрәк эшләсен, диеп!

Ничек кенә тырышсак та һич рәте табылмады, Монтеры да айнымады, Уты да кабынмады. ...Беркөн кибет урамыннан Тәгәрәп чыкты мичкә.

Мичкә икәнен дә аның Абайлап алдык көчкә.

Мәгълүм түгел бу мичкәнең Эчләрендә ни бары — Бәлкем судыр, бәлкем сыра, Ә бәлкем әле — дары!..

Үзе йөри торган мичкә Уйлап чыгарганнармы?!

Иһи, салмыш агайларның Эш җайлана аннары!

Чү, чыннан да, бер ягыннан Ике аяк күренә, Кем икәнлеге күренми, Башын төрткән түренә!

Шул мизгелдә баганага Бәрелде дә таралды — Кыршаулары тәгәрәде, Мөнибе генә калды...

Шешәдән имеп туймагач, Мичкәгә күчкән икән, Ятып-ятып эчкән, имеш, Эченә төшкән икән.

Килеп җитте, үгез икән Мичкәгә җан кертүче.

Мөнипле мичкәне шулай Тәгәрәтеп йөртүче.

Мөгезен генә күрсәтте Ул Мөнип багалмага — Сизми дә калды монтерың Менгәнен баганага!

Шаклар каттык, менде-китте Тиен кебек тиз генә.

Лаякыл диген син аны — Хәвефне бит сизенә!

Юк иде аягында да Теге тимер тырнагы» — Уз тырнагын батыргандыр, Ансын сорап тормадык...

Менгәч инде ни хәл итсен — Бүтән чара калмады, Мөгезләргә карый-карый Чыбыкларны ялгады.

Рәхмәт укыйбыз үгезгә Утка караган саен — Хөрти иде безнең эшләр, Ул да тапмаса җаен.

{Ахыры бар.)