Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖИРДӘ ЭЗЕҢ КАЛСЫН...


Кадерле редакция!

Зинһар өчен, минем түбәндәге соравыма җавап бирсәгез иде тормышның мәгънәсе нәрсәдә, әллә ул бөтенләй юк тамы? Китапларда бер нәрсә турында язалар, ә тормышта ул бөтенләй бутәнчә. Нигә соң ул болай? Мин романтика, героик хезмәт, үз-үзеңне аямау турында бик куп китаплар укыдым. Ләкин тормышта андыйларны очрата алганым юк. Ә андый булмаганнар, тискәре кешеләр күпме телисең — һәркайда буа буарлык. Менә безнең күршедә генә бер кыз яши.
Биш ел югары уку йортында укыды, дәүләт аңа никадәр акча тотты, ә ул алган һөнәре буенча эшкә китүдән баш тартты Шәһәрдә калу өчен нинди генә хәйләләр тапмады, хәтта ялган документлар белән дә эш итте... Мин,
гомумән, уз теләге белән шәһәрне ташлап, авылга, перифериягә киткән кешене белмим. Андыйлар юк та ул. Киресенчә, һәркем һәртөрле юллар
белән шәһәргә килеп урнашырга тырыша. Мәкальдәгечә, "Балык тирәнне, кеше яхшыны эзли», килеп чыга. «Үз күлмәгең үз тәнеңә якынрак», — дип юкка гына әйтмиләр шул. Кайчагында мин уйлап та куям: «Шулай да чын кешеләр, җирдә эзен калдыра алырлык кешеләр булырга тиештер бит инде дөньяда?» — дип.
Кадерле редакция! Минем бу сорауларыма җавап бирсәгез иде. Мондый сораулар бер мине генә түгел,минем иптәшләремне, барлык дус кызларымны да кызыксындыра. Без, унберенче класс укучылары, бу темага
бик еш бәхәсләшәбез, ләкин бердәм фикергә килә алганыбыз юк.
Сәлам белән Наилә Д. Казан шәһәре.

Хөрмәтле Наилә!
«Казан утлары» журналы редакциясе сиңа җавап язу эшен миңа тапшырды. Мин журналда басылып чыгачак бу җавабымда гомуми сүзләрне, һәркемгә мәгълүм хакыйкатьне кабатламаска теләр идем. Аларны син үзең дә беләсең. «Гомер итә торгач, үзең барысын да аңларсың», — дип, син язган мәсьәләнең асылыннан читкә тайпылырга да теләмим мин. Чөнки моңа үзеңнән бурычны төшерү дип кенә карарга мөмкин. Әйе, сине һәм синең иптәшләреңне борчый торган бу сораулар сезнең яшькә җиткән бик күпләр алдына килеп баса, һәм кеше тормыш китереп куйган бу сорауларга нинди җавап таба, тормышның нинди философиясен сайлый — күп вакытта
аның киләчәктәге гомер юлы да шуңа бәйле була.
Синең хатың белән танышкач күп тә үтмәде, мин Кама буйлап сәяхәткә чыгып киттем: яшь шәһәр — Түбән Камада булдым, химия комбинаты тезелешен карадым, уннарча бик һәйбәт кешеләр белән очрашып сөйләштем, алар турында шактый уйландым. Мин анда, гигант төзелешләр барган урында, син очрата алмаган уңай мисалларны, героик хезмәт баһадирларын күп очраттым, һәм алар турында сиңа сөйләп бирергә булдым. Абстракт фикер йөртүдән бигрәк, тормыш үзе синең икеләнүләреңә яхшырак җавап булыр»,—дип уйладым мин.
Гүзәл Каманың биек яры өстендә өч яктан да урман белән әйләндереп алган киң тигез яланда шәһәр күтәрелә. Хәзергә әле андагы биналар төзөлеш сәндерәләре эчендә. Анда да, монда да башня краннары укларын сузган, бульдозерлар, үзбушаткычлар гөрөлтесе анда көнен дә, төнен дә тынмый. Шулай да югарыга омтылып күтәрелгән йортларда, культура-көнкүреш биналарында архитекторларның киләчәк заман шәһәре турындагы хыялларының гәүдәләнеше сизелеп тора инде.
Алсу, зәңгәр яки лимон төсендәге стеналы биш катлы йортлар, аларның төрле төскә буялган балконнары. Йортларга магазиннарның горизонталь яссы биналары сыланып тора. Кичләрен аның пыяла витриналары, асыл таш кырлары кебек, электр утларында җемелди. Яхшы итеп җиһазландырылган балалар комбинатларына зур шәһәрләр да көнләшерлек. «Юность» кафесы да зур зәвык белән, заманча итеп җиһазланды-рылган.
«Восход» кинотеатры архитектура формаларының төгәллеге, гәүдәләнеше беләр башкалабызның Россия, кинотеатрыннан да калышмаслык.
Шәһәрдә чын мәгънәсендәге урамнар әлегә юк, ә йортлар һәр тәрәзәсенә кояш. нуры төшәрлек итеп салына. Торак йортлардан читтәрәк зур магистраль үтәчәк, аның һәр ике ягында да яшел аллеялар үсеп утырачак. Бу шәһәрдә гадәттә зур шәһәрләр тирәсендә була торган күңелсез, бер катлы, ярым җимерек каралтылар, бараклар, коймалар бөтенләй булмаячак. Промышленность предприятиеләре шәһәрдән читтә салына. ТЭЦ сафка басканнан соң, шәһәрдә төтен чыгарып һаваны боза торган бер генә дә морҗа калмаячак. Монда һәр нәрсә, хәтта бакчалардагы эскәмияләрнең, газлы су сата торган киоскларның кайда куелачакларына кадәр, шәһәрнең архитектура йөзен
бозмаслык итеп, баштан ук уйланылган. Моннан биш кенә ел элек бу урында шаулап иген үсеп утырганлыгына, шәһәрнең ул вакытта архитектор Е. И. Кутыревның проектларында һәм сызмаларында гына булуына хәзер ышанасы да килми.
Ләкин шәһәр табигатьтән тыш көчләрнең кодрәте белән бер селтәнүдә генә барлыкка килмәгән. Аны кешеләр салалар. Алар кирпеч белән бергә, таш белән бергә бу шәһәр биналарына, гомумән шәһәргә, уз күңелләренең, уз йөрәкләренең җылысын да салалар...
Менә урам буйлап, як-ягына чайкалып, мөлаем түгәрәк йөзле, кура җиләге төсендәге башлык кигән бер кечкенә малай килә. Әнисенең җитәкләргә дип сузган кулына тотынасы килми аның. Шулай булмыйча соң, балалар бакчасына юлны ул үзе дә белә ич. Аның артыннан иярик. Күз алдына стеналары мозаика белән бизәлгән балалар павильоннары килеп баса. Ике шук кына куян баласы зур гына кишер күтәреп баралар... Ә болары — төлкеләр. Менә монысы — төрле төстәге койрыгын киң итеп җәйгән тутый кош. Үзеннән-үзе бу павильоннарда күңелле балалар уены уйныйсы килә башлый.
Бакчаның эченә үтик. Эчтә дә стеналарга төрле рәсемнәр төшерелгән. Нәрсә генә юк монда. Бер якта — машиналар, экскаваторлар, күтәрү краннары, тракторлар. Безнең таныш малаебыз карандаш-кәгазь алган да, телен чыгарып, тырыша-тырыша стенадагы рәсемнәрне күчереп ясап утыра. Әйдә, аңа комачауламыни, ул
тормышны өйрәнә... Икенче як стенада — әкияттәгечә зур итеп төшерелгән алмалар һәм алар янында кыр казлары, аккошлар очып бара. Мондагы балаларны, тормыштагы беренче адымнарыннан ук, гүзәллен чолгап алган. Кешеләр аларга җылы һәм уңай булсын дип кенә тырышмаганнар, аларның фантазиясе үссен дип, зәвыклары дөрес формалашсын дип, дөньяны өйрәнүгә дәртләре тусын дип тә кайгыртканнар.
Бу әкият гүзәллеген кемнәр тудырган соң? Мондый матур рәсемнәр бер балалар бакчасында гына түгел бит. «Юность» нафесы да, «Кама» кибете дә шундый ук гүзәл итеп бизәлгән.
Бу сорауга Түбән Камада яшәүче һәркем җавап бирә ала. Ул рәсем һәм панноларның, стеналардагы бизәкләрнең авторы — художник Нина Платоновна Тилайко.
Мин аның белән моннан бер ел элек шушы ук Түбән Кама шәһәрендә очрашкан идем. Ябык кына, чәчен малайларныны кебек кыска итеп кырдырган, тар балаклы чалбар һәм спортчылар свитеры кигән кара күзле кыз иде ул. Яше белән дә, мөгаен
синнән әллә ни олы түгелдер.Мәскәүдә художество буенча югары уку йортын тәмамлагач, ул үз теләге белән монда килгән. Шәһәрдә, әлбәттә, художник эше талап ителмәгән ул вакытта. Хәер,
шәһәр әле үзе да булмаган. Зур-эур нигез чокырлары да аннары түбәсе ябылмаган берничә йорт кына булган. Әмма Нина аптырап калмаган. Кочегар булыпмы шунда, әллә берәр төрле техник булыпмы төзелешкә урнашкан да зур дәрт белән эшкә тотынган. Архитекторлар белән киңәшкән, төзүчеләр белән бәхәскә кергән, үзенә кирәкле буяулар һәм җиһазлар табып, стеналарга рәсемнәр төшерергә керешкән. Салкын баракта торган, тездән пычракта йөргән — ләкин үз дигәнен иткән.
Хәзер Тилайко Түбән Камада түгел инде. Ул хәзер Мәскәүдә. Ләкин аның биредә - эзе калган. Түбән Кама кешеләре үзенең күңел җылысын биредә калдырган бу ябык, тыйнак батыр кызны озак вакытлар хәтерләрендә сакларлар...
...Минем игътибарны фортепьяно авазлары җәлеп итте. Башымны күтәрел карасам, стенада:

«ТҮБӘН КАМА БАЛАЛАР МУЗЫКА МӘКТӘБЕ»
дигән язуны күрдем.
Сораша торгач, бу мәктәпнең мин үзенә күрә бер романтик тарихы барлыгын белдем.
1961 елның көзендә Түбән Кама шәһәренә Мәскәүдән бер төркем яшь белгечләр килә. Мәскәү егетләре командировка яки министрлык направлениесе белән түгел, яңа
шәһәр салу буенча бөтенсоюз конкурсында беренче бүләкне алган Е. И. Кутырев проекты белан кызыксынып, үзләре теләп киләләр. Аларны монда килергә өндәүче
инициаторлары — Мәскаүдәге бер заводның инженеры Борис Перевалов була.
— Ник монда килергә уйладык дисезме? — дип, минем сорауны кабатлады ул (Борис Перевалов хәзер химкомбинат төзү базасының инженеры). — Моны ике-өч сүз белән генә аңлатып булмый. Җырда җырланганча, сервантлардан һәм тагараклардан ераккарак качасыбыз килде. Дөрес, безнең тагаракларыбыз юн иде әле, беребез дә семья корырга өлгермәгән идек. Әмма кайберәүләребезнең сервантлары бар иде инде. Кыскасы, чын эш эчендә кайныйсыбыз килде. Шулай булмый ни: без төзүче инженерлар бит. Менә мин тимер-бетон әйберләре заводында эшләдем. Эш кызыклы, мавыктыргыч, үз һөнәрем буенча, эшчеләр мине хөрмәт итәләр, начальство да эшемне
күрә иде. Авырып китсәм яки болай гына эшкә чыкмый калсам да — сүз әйтүче булмас иде. Чөнки моның белән берни үзгәрмәс иде — бөтенесе үз җаена салынган, барысы да үз чираты белән бара... Кичләрен, минем бүлмәгә җыелышып, кая китү турысында уйлаша башладык. Кайда да булса, бөтенләй буш урында, кала салу турында хыялландык. Салыначак кала күренешен күз алдына китердек, төзелеш принциплары һәм планировкасы турында бәхәсләштек. Менә шулай яшәп ятканда очраклы рәвештә генә Түбән Кама проекты турында ишеттек. Проект безгә ошады — ул нәкъ без уйлаганча иде. Татарстан совнархозы белән бәйләнешкә кердек тә, кузгалдык та килдек.
Мәскәү егетләре нәкь вакытында килеп җитәләр — алар шәһәр салу эшен "О" билгесеннән башлап җибәрү бәхетенә ирешәләр, беренче йортларның нигезләре алар катнашында салына. Бу тирәләр аларны тездән пычраклы юллары, күзгә төртсәң, күренмәслек төннәре, салнын бараклары белән каршы ала. Башта ачлы-туклы торырга туры килә, хәтта юынырга су да булмый, суны машиналар һәм тракторлар белән җиде километрдан ташыйлар.
— Мәскәүдәге эшләрен, квартираларын ташлап килгәннәр, янәсе, — диләр алар
турында кайберәүләр.— Башкаланы бер караңгы почмак белән алыштырганнар, имеш. Ышандылар ди моңа! Берәр ел маташып карарлар да кире әниләренең итәге. астына таярлар...
Ләкин мондый скептиклар ялгышалар: бер ел уза, ике, өч ел, ә Мәскәүлеләр китү турында уйлап та карамыйлар. Алар барысы да Түбән Кама кешеләре булып калалар, шәһәр салуда һам химкомбинат төзелешендәге төрле участокларда җаваплы урыннарда эшлиләр, барысына да үз куллары белан салган йортлардан уңайлы квартиралар бирәләр. Алар китәргә җыену гына түгел, киресенчә, үзләре ян ына яңадан-яңа энтузиастларны "омсындырып" китерәләр.
Бер заман, Казанга командировкага килгәч, Борис Перевалов консерваториядә укучы кыз Эляны очрата. Кешенең бетен тормышын астын-өскә китерә торган очраклы
очрашуларның берсе була бу. Икенче, өченче тапкыр очрашырга да җай чыга. Казанга барып килү өчен Борис нечкена гена мөмкинлекләрне да читкә җибәрми. Ниһаять, беркөнне, бар кодрәтен җыеп, Борис аңа тәкъдим ясый:
— Эля, мин синнән башка яши алмыйм... Түбан Камага кил син. Өйләнешик. Миңа яңа йорттан квартира бирергә вәгьдә иттеләр.
— Ләкин бит... мин да музыкадан башка яши алмыйм, — ди Эля, кыяр-кыймас кына.
— Ә син Түбән Кама музыкадан башка яши ала дип уйлыйсыңмы? — дип кызып китә Борис. — Киләчәк шәһәре, коммунизм шәһәре ничек инде музыкасыз яши алсын!
Борис бөтен инстанцияләрне йөреп чыга. Культура министрлыгына кадар барып җитә һәм ахырдан үз дигәнен итә: Түбән Камада беренче йортларда тора башлау белән ук музыка мәктәбе дә ачыла. Башта мәктәп җәмәгатьчелек тәртибендә эшли, аннары тиешле штат расписаниесе дә килә. Борис музыка кораллары булдыру артыннан үзе йөри, торак йортының бер өлешен уку класслары итеп җиһазлау проектын да үзе төзи, Эля белән бергәләп, төзүчеләрне балаларын музыка мәктәбенә кертергә үгетли. Хәер, әллә ни үгетләргә дә туры килми — мәктәп, ачылган көннән башлап, тулы нагрузка белән эшли башлый. Хәзер монда ике класс эшли: баян классы һәм фортепьяно классы. Аларда җитмештән артык укучы музыкаль грамотага өйрәнә.
Элеккеге бина укырга теләүчеләрнең яртысын да сыйдыра алмый. Хәзер музыка мәктәбенең, укытучысы, Казан консерваториясендә читтән торып укучы Элеонора Михайловна Перевалова 260 урынлы ике катлы махсус музыка мәктәбе бинасының салынып бетүен түземсезлек белән көтә.
Әлбәттә, Борис һәм Эля булмаса да, Түбән Камада үз вакыты беәан музыка мәктәбе ачылыр иде. Ләкин кайчан?..

...Шәһәрнең һәр почмагыннан күренеп тора торган бу тугыз катлы йорт турында читтән килгән һәркем сораша.
— О, бу атаклы йорт, комсомоллар йорты, — диләр шәһәр кешеләре, горурланып, — Түбән Камадагы беренче небоскреб. Аның турында китап язарга кирәк!
Барысы да комсомол җыелышыннан башлана.
— Менә без монда җыелышлар уздырабыз, членлык взнослары түлибез, вак хулиганлык белән көрәшәбез, — дип сөйли чыгыш ясаучыларның берсе. — Ләкин зуррак эш эшли алганыбыз юк. Кыен, дәртле, эз калдырырлык эш булсын! Беләсезме,
һөҗүмгә баргандай хис итәсе иде, аңлыйсызмы?..
Икенче берәү торып баса. Салмак кына атлап трибуна янына килә. Көлемсерәп, залга күз ташлый.
— Һөҗүм, дәрт, эз калдыру... — дип сүз башлый ул, кинаяле итеп. Шунда ук кычкырып ук җибәрә: — Кешеләргә торырга урын юк, ә аңа, имеш, зур эш бир! Тулай торакка кереп карагыз, аның яртысында семьялылар тора. Тәртипмени бу? Ә яшь аналар балалар бакчасында урын җитмәгәнгә өйдә ятарга мәҗбүр. Эшче куллар җитмәве турында сөйлибез, төзелешкә көн саен яңа эшчеләр алабыз, ә дипломлы белгечләр бала карап өйда яталар...
Көлү тавышлары, бер-берсенә кычкырып эндәшүләр аның сүзен бүлә:
— Турысын гына әйт: әллә өйләнергә уйладыңмы?
— Ә син дуга белән печән чапма: ул бер нәрсәне әйтә, син икенчесен...
— Син эш турында әйт...
— Дөрес сөйли ул!..
Трибунага төзелешнең комсомол штабы начальнигы Валерий Огородников менеп баса. Тавыш тынганны дәшми генә көтеп тора да, арттагы рәтләрдәге кемгәдер күз кысып, сүз башлый:
—Минемчә, чыгып сөйләүчеләрнең икесе да хаклы. Бездә семьялылар өчен торак йортлар да, балалар бакчасында урыннар да әлегә җитеш түгел. Йортларны күп салабыз ә халык көннән-көн арта бара. Бу бик дөрес. Шулай ук комсомол эшендә вак-төяк белән күп булышуыбыз, яшьләрне зур, чын эш белән дәртләндерә алмавыбыз да дөрес бит. Ә безгә нигә мондый эшкә чынлап торып тотынмаска? Әйтик, үз
кулларыбыз белән яңа өйләнүчеләр өчен йорт, балалар ечен бакча нигә салмаска! Җәмәгатьчелек тәртибе белән, эштән калган буш вакытларда...
Яшьләр бу фикерне хуплап каршы алалар. Шушы ук җыелышта җәмәгатьчелек тәртибе белән комсомол төзү-монтаж идарәсе оештыру турында карар кабул итәләр.
Андагы барлык эш төрләре — штукатур һәм ташчылардан алып прорабларга кадәр — җәмәгать тәртибендә башкарылырга тиеш.
Башлангыч бер нәрсә, аны тормышка ашыру бөтенләй икенче эш.
Идарәне оештыруга трестта берәү дә каршы килми. Төзәргә телисез икән — рәхим итегез. Ә төзү материалларын каян алырга телисез? Ул объектлар бит планда каралмаган. Ә төзелештә аннан башка да төзү материаллары, бигрәк тә тимер-бетон әйберләре җитешми.
Валерий Огородников Түбән Камадагы төзелешне тимер-бетон әйберләре белән тәэмин итә торган Чаллы бетон заводына китә. Комсомолецларны, яшьләрне җыеп ачыктан-ачык сөйләшә. Җәмәгатьчелек тәртибендә балалар бакчасы һәм тугыз катлы йорт салачакларын һәм квартираларны иң яхшы тезүчеләр, активистлар арасында
үзләре бүләчәкләрен әйтә...
Әлбәттә, кем каршы килсен инде мондый башлангычка! Чаллы заводында эшләүче яшьләр үзара киңәшәләр, исәп-хисап ясап алалар да җавап бирәләр:
— Бик шәп. Сезгә планнан тыш, эчке резервлар хисабына, тимер-бетон бирәбез. Ләкин цемент кирәк. Аннан башка берни эшли алмыйбыз.
Огородников Волгоград өлкәсенә — цемент заводына чыгып китә, анда берничә комсомол җыелышлары үткәрә, заводның комсомол комитетын аякка бастыра, җитәкчеләрнең бусагаларын таптый — үз дигәнен итә, ниһаять, үзе әйтмешли, ике мең
тонна цементны «сыгып» ала.
Ә кирпеч мәсьәләсенә килгәндә, бусы инде ул кадәр авыр түгел. Күчерүләр, бушатулар вакытында 40 процентка кадәр ватылуга чик куярга! Түбән Кама төзелешендә экономия һәм саклык очен поход башланып китә, ә һәр экономияләнган кирпеч комсомол объектлары салуда файдаланыла.
...Мин Түбән Камада вакытта бу йортның тугызынчы катын салып бетереп киләләр иде инде. Түбән катларда җыйнаклау эшләре бара иде. Көндезен анда тып-тын, кичләрен генә эш җанлана. Кая карама — һәр җирдә шау-шу, көлке, җыр, һәркемнең йөзе шат. Аларның инде салкында җиде сәгать эшләүләренә ышанасы да килми — куллары артыннан күз иярми.
Мин газета киоскасы сыман итеп урнаштырылган прораб бүлмәсенә кердем. Бүлмәнең эче көяз итеп җиһазландырылган, стеналары ике контраст төскә — акка һәм кызылга буялган.
Идарә начальнигы Саша Рогов, мин кергәндә, сызымнар корып уйланып утыра иде. Тугыз катлы йорт салу Түбән Кама өчен яңа, сыналмаган эш. Комсомолецларга монда да юл ярып барырга туры килгән. Әйтик, түшәм плиталарын утыз метр биеклеккә ничек күтәрергә? Моның өчен махсус краннар юк бит. Ә гади краннар бары тик биш катлы йортлар ечен генә ясалган.
— Ә ничек бу мәсьәләне хәл иттегез соң? — дип кызыксындым мин.
— Менә исәп-хисаплар, — дип Саша миңа сызымнар сузды. — Әгәр кран угын соңгы чигенә кадәр күтәрсәң, махсус җайланмалар ярдәмендә плитаны бер яктан салырга мөмкин була. Аннары кранны сүтмичә генә йортның икенче ягына күчерәбез
һәм калган плиталарны шуннан салабыз...
Прораб бүлмәсенә төзүчеләр өзлексез кереп-чыгып торалар.
— Саша, теркәп куй әле, мин бүген дүрт сәгать эшләдем.
— Мин кичә килә алмаган идем. Балам авырды. Ә бүген алты сәгать эшләдем...
— Бик шәп, бик шәп, — ди Саша, башын кагып һәм «төзелешнең борт журналы»н ачып, кем күпме эшләгәнне билгеләп куя.
Викто р Г у д н о в. Ул һәр көнне 4— 5 сәгать эшли. Бер көн дә эшкә килми калмаган.
— Ул безнең монтажчылар бригадиры, — ди аның турында Саша. — Шәп егет. Зеленодольскийдан килде.
Колотов Иван. Аның фамилиясе турысында гел җиделе саннар гына. Сашадан аның турында сорашам.
— Анысы - башня краны машинисты. Элек төрмәдә утырган. Аннан чыккач, төзөлешкә килде. Без аны үз яныбызга алдык. Хәзер танырлык та түгел үзен. һәр эшне икешәр смена эшли. Бер сменаны хезмәт хакы өчен, икенче сменаны җәмәгатьчелек тәртибендә.
Дөрес, аның семьясы әлегә баракта яши. Һичшиксез, аңа бу йорттан квартира бирәчәкбез...
Виктор Калинин . Якшыгул Миңлегулов , Александр Мосолов , Хәсә н X ә л и у л л и н, Ле в Б ашев... Аларның һәрберсе, сменалары тәмамлангач, биредә 4—5— 6 шар сәгать эшли. Бәлки, чыннан да аларның исемнәре кайчан да булса мемориаль тактага язылыр һәм киләчәк буын кешеләре аларның хезмәт батырлыгына сокланырлар һәм алар тормышы турында материаллар җыйнарлар... Ә алар — әнә прораб бүлмәсенә җылынырга кергәннәр, электр миченнән чыннан җылылыкка кулларын сузганнар. Битләренә әле чынлап торып сакал-мыек та чыгарга өлгермәгән, сырмалары цемент измәсенә буялган, күзләре мут елмая. Йөзләренә карап әйтеп кара син аларга «геройлар сез» дип — көлкегә калдырырлэр үзеңне...
Журналны актарып утырганда, шундый саннарны да күрдем мин: беренче карашка аларга кеше ышанмаслык!

Сады ков Рафикъ . Ташчы. 12 сентябрьгә каршы төнне 14 сәгать эшләгән.
Любимов Павел . Ул да ташчы. Шул ук төнне... 18 сәгать эшләгән.
— Бу ничек була инде? Әгәр кеше үзенең төп эшендә 7 сәгать эшли дибез икән,
аңа тагын 18 не кушабыз да, туктаусыз 25 сәгать эшләгән килеп чыга түгелме соң?
Саша беравык уңайсызланып торды да:
— Әйе, — диде, — беләсегез килсә, шундый момент булды. Моның хезмәт турындагы законны бозу икәнен яхшы беләм мин. Бу хезмәкуркынычсызлыгы нормаларын бозу булып та чыга. Ләкин... Без аларны кайтырга кушабыз. Берәү дә китәргә теләми. Шулай итеп берәү дә китмәде. Бу көнне һәркем 12 шәр сәгать эшләде...
Әкренләп шулай сораша торгач, ул киеренке төннең картинасы минем күз алдыма килеп басты.
...Валерий Огородников ике мең тонна цемент «сыгып» алганнан соң, яшьләр
төзөлешендә бетон мәсьәләсе хәл ителә. Бер көнне дә әрәмгә җибәрмичә, тоташ нигез плитасын коярга керешергә кирәк була. Ә күп катлы йортларны салуга керешү шуннан башка мөмкин түгел. Ләкин моны тиз эшләргә, бетон һәр урында да тигез катарлык итеп эшләргә кирәк була.
Штурм көннең икенче яртысында башлана: шимбә көннең кичендә, якшәмбегә каршы төне буе эш бер минутка да тукталып тормый. Шоферлар белән алдан ук сөйләшеп куйган булалар — алар бу көнне ялдан да, күңел ачудан да баш тарталар.
Бу өмәгә коисомолецлар — яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә катнаша.
Бетон эремәсе узелына, бернинди тоткарлык килеп чыкмасын өчен, иң эшлекле, кыю комсомолка, төзелешнең комсомол штабы члены Тамара Абрамова куела.
Һәм менә зур бетон килә башлый... Бик кызу төн була ул. Төзелешкә берсе артыннан берсе машиналар агыла гына тора. Кешеләр ниндидер акыл ирешмәслек спорт азартына бирелеп китәләр. Бер төн эчендә 200 кубометрдан артык бетон салына. Бу сан барлык техник нормалардан узып китә.
Бетон салу таң беленә башлагач кына бетә. Өстән көзге салкын яңгыр сибәли,
җил көчәеп китә. Эш белән кайнарланган төзүчеләрнең эчләренә салкын үтә башлый.
Ләкин берәү дә өйгә ашыкмый. Төзүчеләр, котлованга коелган бетон тирәсенә җыелып, аның куерганын, катканын көтәләр. Әйтерсең, бу нәрсә аларның карап торуларына бәйле.
Менә соңгы үзбушаткычлар белән бетон измәсе узелыннан Тамара Абрамова кайтып төшә. Кемдер аккордеон алып килә дә әкрен генә бер моңлы көйне сузарга керешә. Бу көйгә ияреп Тамара белән Саша бетон өстенә вальс биергә чыгалар. Алар артыннан бетон өстендә беленер-беленмәс кенә эз кала. Шуны гына көткән кебек яңгыр да туктый һәм болыт арасыннан яңа чыгып килә торган кояш биючеләр
өстенә үзенең якты нурларын сибә.
Һәркемнең күңелен ниндидер ашкыну биләп ала. Һәркем елмая...
— Әйдәгез, дуслар, кайтырга күптән вакыт, — дип, Валерий Огородников аларны көчләп диярлек өйләренә озата.
Әле хәзер дә, бер елга якын узгач та, ул төн турында исләренә төшсә, яшь төзүчеләрнең күзләре ялтырап китә, йөзләрендә матур, күңелле елмаю балкый.
...Әгәр кешене хыялдан аерсаң, ул хайванга әверелә. Ул беркая да омтылмый, бернигә дә ышанмый, өметсез, яшәү өчен, ашау өчен гена яши.
Мин киемнәре цемент измәсенә буялган, йөзләре җилдә һәм салкында каралган, арыган егетләр һәм кызлар арасында утырам, аларның киләчәк турындагы эшлекле әңгәмәләрен тыңлыйм, алар белән бергә шатланам. Аларның хыялы бик конкрет. Алар тора торган йорт Түбән Камада иң матур, иң уңай булырга тиеш. Аның лифты да булсын, чүп-чар озата торган трубасы да булсын, һәр квартирада аерым ванналары, телефоннары да булсын. Ә идәннәр? Алар нинди булырга тиеш соң? Такта идәнме, әллә паркетмы? Әлбәттә түгел, ачык төсле, матур пластика булсын! Бүлмәгә кергән кешенең күңеле күтәрелеп китсен. Баскыч тоткалары да, ванна бүлмәләренең кирәк-яраклары да шулай ук пластикадан булсын. Аларны табу кыенмы? Ерунда! Әрманстандагы пластмасса заводы комсомолларына язабыз. Алар безгә ярдәм итмәс, дисезме? Әгәр шулай икән, бүтән җирдән табарбыз, һәм һәр квартираның стенасын заманча итеп бизәрбез. Мещаннарча, бронза төсендәге накат туйдырды инде.
— Ә ничек, дуслар, әгәр мебельләрнең дә типовойларын, секциялеләрен заказать итсәк, — дип, хыялланырга кереште арадан берсе. — Һәркем аларны үзенчә итеп җайласын, стиле белән дә һәркем өчен уртак, уңай булсын. Квартира баштан ук өр-яңа мебель белән җиһазпандырылсын. Ачкычны аласы да кереп урнашасы! Шәп бит, егетләр, ә! Валерий, моны эшләп була бит!
Валерий Огородников бу нәрсәне чын-чынлап тормышка ашыру турында фикер йөртергә кереште:
— Рига мебель фабрикасына заказ бирергә мөмкин. Мондый зур заказлар алар өчен дә файдалы. Кредитка җайларга мөмкин. Әйтик, бер ел эчендә түләп бетерергә...
Ләкин, Наилә, син аларны, үзләре турында гына уйлыйлар икән болар, дип аңлама. Бу йорттан аларның барысына да квартира тимәячәк. Башкалар өчен дә кайгыртырга кирәк бит.
Ә аларның хыяллары бу йортка гына кайтып калмый; һәрберсеннән сорашып
кара, берсе инженер-химик булырга һәм булачак гигант химкомбинатта эшләргә
тели, икенчесе читтән торып төзөлеш институтында укый, ә өченчесе кичке мәктәптә белем ала һәм беркемгә дә күрсәтми генә шигырьләр яза. Дүртенчесе музыка белән мавыга...
Мәсәлән, шул ук Саша Роговны алып кара. Аңа әле утыз гына тулып килә. Шуңа карамастан, ул инде техникумда укыган, Казан елга портын төзегәндә мастер булып эшләгән, армиядә хезмәт иткән, институтта укыган, Зәй ГРЭСын салуда катнашкан. Аның беренче агрегатын ходка җибәрү вакытында шатлыклы минутларны кичергән, аннары инде — Түбән Кама химкомбинаты. Рогов бәхетле: язмыш аны бер удар төзөлештән икенчесенә китерә. Әмма язмыш кынамы икән!..
Әгәр син Түбән Кама шәһәренә килсәң, әлбәттә, булачак химкомбинатның төзелеш мәйданын күрергә теләрсең. Монда эш шундый киң колач белән алып барыла, беренче килгән кешенең башы әйләнүе мөмкин. Цехларның, складларның, ректификацион колонналарның, продукт озату юлларының озынлыгын хәтта километрлап исәпләргә була. Болардан да бигрәге, инде салынып бетеп ята торган ремонт-механика цехы зур соклану тудыра. Ул үзенең күләме белән иң зур завод корпусларыннан бер
дә калышмый, ә техник җиһазлануы ягыннан фән һәм техниканың иң соңгы таләп-ләренә җавап бирә алырлык. Мондый зур масштаблы тезелештә читтән килгән кеше, ничектер, гүя көчсез бер җан иясе кебек булып кала. Идәндә кара елан кебек бөгәрләнеп
яткан электр кабельләре аша куркынып кына атлыйсың, әле анда әле монда электросварка яшеннәре кабынып киткәндә, сискәнеп куясың.
Ә бу әллә ничә мең тонналы биниһая зур корпусларны, әллә нинди чуалчык
балкаларны шул ук Саша Рогов төзегән бит. Әлбәттә үзе генә түгел, үз участогы коллективы белән бергә. Ләкин бу төзелеш өчен җавапны иң злек аңардан сораганнар.Чөнки ул прораб. Трестта ул турыда сорап кара: Рогов участогы, Рогов төзегән, диячәкләр. Бу биналарга аның йокысыз төннәре, аның исәп-хисаплары, акылы, көче тупланган. Аларда аның эзе калган. Бу биналарга аның йокысыз төннәре, аның исәп-хисаплары, акылы, көче тупланган. Аларда аның эзе калган.
Саша Роговның китап шүрлегендә аның яраткан шагыйре Сергей Есенин томнары белән бергә, төзелеш эшләре буенча калын-калын китаплар тезелеп киткән. Кичләрен аның тәрәзәсендә бик озак вакыт ут сүнми - Саша махсус журналлар укый, бик күп хәл ителәсе проблемаларга җаваплар эзли.
Саша минем белән үзенең бер мөһим хыялы турында уртаклашты — ул комбинат төзелешенә челтәрле график буенча автоматлаштырылган график кертергә тели. Әллә никадәр вакыт ул миңа бу системаның асылы турында сөйләде. Ләкин мин шуны гы
на аңлый алдым: бу алым яңа, моңа кадәр әле Советлар Союзында бетенләй диярлек кулланылмаган бик прогрессив алым икән. Ләкин бик катлаулы икән, бу графикны төзү өчен электрон-хисаплау машиналары кирәк булачак икән.
— Ә ул машиналарны кайдан алырга уйлыйсыз соң?
— Хәзерге заманда бу мәсьәлә катлаулы түгел. Әйтик, Казан университетында электрон-хисаплау технинасы тулысы белән үк файдаланылмый. Телетайп урнаштырабыз да төзелешнең үзеннән хисаплау машиналарына мәгълүматларны тапшырабыз һәм шул ук юл белән әзер җавапларны алабыз...
Институтта алган белем генә аның өчен инде җитәрлек түгел. Саша аспирантурага керү турында да хыяллана. Аннан соң инде төзү эше турында үзенә да яңа сүз әйтергә мөмкин булачак. Сашаның тәҗрибәсе җитәрлек, язылачак диссертациянең дә
төп нигезе төсмерләнгән. Ләкин Саша бу турыда бик җәелеп нитми, чөнки моңа кадәр шактый эш бар әле...

...Мин сиңа, Наилә, Түбән Камага сәяхәтем вакытында үзем күрә алганнар турында гына сөйләдем. Чын кешеләр бармы икән җирдә?! Сикелтәле юллар романтикасы, киләчәк өчен героик хезмәт бармы? Әллә инде һәр кеше үзенең шәхси интереслары турында гына уйлыймы? Болар турында үзең нәтиҗә яса. Тормышның мәгънәсе дөньяны гүзәлрәк, тагы да ямьлерәк итү өчен көрәште түгелмени?!
Борынгы Көнчыгыш халыкларында шундый мәкаль бар: һәр кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртып үстерергә, кеше тәрбияләргә тиеш. Мин югарыда сөйләгән Түбән Кама тормышында, минемчә, тирән мәгънә ята, андагы кешеләр җирдә үзләренең эшләрен калдыралар: гигант химкомбинат һәм өр-яңа шәһәр салалар, кешеләргә гүзәллек, ямь бүләк итәләр, кешенең бәхете, аның киләчәге турында кайгырталар.
Мин ышанам, Наилә, син, игътибар беләнрәк карасаң, андый кешеләрне әйләнә-тирәңдә дә күп күрерсең һәм икеләнүләреңә, борчыган сорауларыңа чынбарлыкның үзеннән җавап та таба алырсың.