Логотип Казан Утлары
Хикәя

Шимбә көн кич белән

Филис Алътман

Көньяк Африка Союзы.

Иапи Грейлингка унтугыз яшь инде. Шимбә көн җиткәнне атна буе түземсезләнеп көтә.

Бүген ул эштән төш вакытында кайтты. Ашык-пошык кына аш капкалап алды да, әнисе белән апасыннан ишетелер-ишетелмәс кенә гафу үтенеп, тизрәк ванна бүлмәсенә кереп китте. Анда эш киемен салып ташлады, трусик һәм майкадан гына калгач, әйбәтләп битен юды, тешләрен чистартты, тамагын чайкады. Аннары акрын гына сызгыра-сызгыра үз бүлмәсенә керде, буй-буй кара сызык төшкән уттай кызыл күлмәген сайлап алды, ботларына ябышып торган тар яшькелт- кара чалбар, аксыл шәмәхә оек, сары туфли киде. Муенына салынып төшкән һәм нык кына майлап йөрткән аксыл куе чәчен тараган вакыт­та ишектән әнисе күренде.

— Тагын кинога җыенасыңмы? — диде ул үпкәле тавыш белән.

— Әни, шимбә көнне кинога барганымны беләсең ич инде.

— Кино, уф, бетмәс кино булды инде ул. Шайтан уйлап чыгарган ул нәрсәне. Кызу көндә караңгы залга җыел да язык картина — шә­рә хатыннар карап утыр, имеш.

Йапи, берни дә әйтмичә, көзгегә таба борылды да игътибар белән тешләрен карарга тотынды. Әйе, хатын-кызлар. Бөркү, караңгы зал, экранда мәхәббәт маҗаралары, янәшә утырган кызның шома боты, йомшак калку күкрәге.

Йпи әнисенә аркасы белән тора бирде. Ләкин әнисе әле һаман чы­гып китәргә җыенмый иде.

— Мәрхүм әтиең исән булса... Ул сине адәм рәтле, динле кеше итеп үстерергә тырышкан иде.

— Ни пычагыма ул, әни?! Ә киноның нәрсәсе начар соң?

Әнисе үпкәләп елап җибәрде:

— Шулаймыни, син әле көфер сүзләр әйтәсеңмени! Ник ходай ми­не шулай газаплый икән?

Йапи ачуы кузгалуын сизде, ризасызлык белән әнисенә борылып карады. Тагын шул бер балык башы дип уйлап куйды. Әнисенең ишеккә сөялеп акрын гына елаганын күргәч, ачуы басылды, күңелен­дә кызгану хисе уянды. Әнисе аның бик ябык, чырайсыз һәм кызганыч иде. Ябык гәүдәсенә озын кара күлмәк кигән... Йапи, аның янына ки­леп, иңбашыннан кочаклады:

—Әни, я, елама инде,— дип юатырга кереште.— Кинога бару бер дә язык түгел ич. Минем дусларым барысы да йөриләр.

— Ә син әниеңне оныттыңмыни? Миңа ни эшләргә? Өйдә бер үзем утырыргамы? Хендрина Летти янына китте. Әтиең исән булса, болай булмас иде. Хәзер мин бер ялгызым, ә әниегезне бар дип тә белмисез.

— Әни, һич тә алай түгел,—диде Йапи үртәлә башлап.—Я, без нишләргә тиеш соң? Син беркая да барырга теләмисең ич. Нигә менә әбиләргә барып кайтмыйсың?

— Мин анда көн саен йөри алмыйм бит инде.

— Я, ярар, әни. Ә Хендрина ник китте соң? Синең яныңда утыра алыр иде ләбаса. Ул кыз кеше, һәрвакыт әнисе янында булырга тиеш. — Хендринага кеше арасында күбрәк булырга кирәк. Аңа инде егерме биш яшь, әле һаман кияүгә чыкмаган. Гел өйдә утырып кеше күзенә кайчан күренсен ул?.. Ә болай аңа мин комачаулый дип бер­кем дә әйтә алмый.

  • Я, ярар. Анысы да дөрес! Ләкин, әни, мин дә егет кеше бит. Минем дусларымның берсе дә өйдә утырмый.
  • Ярар, алайса, бар. Бер үземне генә калдыр да кит,—дип анасы күз яшьләрен сөртеп алды, тамагына тыгылган үпкә төерен йотып җибәрде.— Мин өйрәнгән инде... Бар, киноңа бар.
  • Әни, кара әле,—диде Йапи теләр-теләмәс кенә,—иртәгә иртән бергә чиркәүгә барырбыз.

Ананың күзләре яктырып китте:

  • Балакаем, тәүфыйклы шул син,— дип пышылдап улын кочаклап алды.

Бу иркәләүгә Йапиның кәефе генә кырылды. Әнисе аны менә тагын үз тозагына эләктерде, һәр шимбә саен диярлек шул хәл кабатлана: әнисе елый башлый, һәм Йапи аның белән чиркәүгә барырга сүз бирә. Фу, шайтан белсен инде. Хәзер менә сонга кала бит ул. Йапи тиз генә әнисен үбеп, урамга атылып чыкты да шәһәр үзәгенә бара торган трам­вайга йөгерде.

Трамвайга кереп утыргач, ул әнисе белән сөйләшкәнен шундук онытты, бүген кич булачак рәхәт дөньясына чумды. Дусы Дэниел Босхофф белән алар гел шулай итәләр: бер кергән кызны икенче тап­кыр кинога чакырмыйлар, шуңа күрә башта касса янындагы чиратны бик җентекләп карап чыгалар. Җәйге җиңел күлмәк кигән саф күзле кызларга тартынмыйча карап арлы-бирле йөриләр, каш сикертәләр. Үзләренә ошаганнарны сайлап алгач, алар инде сыналган, ышанычлы алым белән эш итәләр.

  • Гафу итегез, хөрмәтле ледилар,— дип эндәшә аларның берсе, ә кызлар хихылдап көлә башлыйлар.— Үзегез күрәсез, без соңгарып килдек, урынсыз калабыз бугай... Безгә дә билет ала алмассызмы?

Кызлар бик теләп риза булалар. Янәшә дүрт урын. Ут сүнү белән барысы да бик җиңел башлана. Башта бераз кулыннан тотып торасың, сыйпаган буласың, аннары кул үзеннән-үзе ботка шуып төшә... Ул нәкъ шул моментны ярата: кыз кинәт сискәнеп, читкә тайпылып куя. Кайвакыт, әлбәттә, күпне күргәненә дә эләгәсең. Бер көнне әнә кара кучкыл тәнле кыз аның кулына хәтта үзе башлап тотынган иде... Андыйлар янына һәркайчан барырга була, шуңа күрә алар аны кино тирәсендә күрергә теләмиләр, Йапи белән Дэниел кызларны бик ирек­сезлиләр дип әйтеп булмый, әлбәттә. Юк, алай түгел. Нәкъ әти-әниләре уйлаганча, алар — әдәпле кешеләр бит, хатын-кызны ихтирам итә­ләр.

Йапиның уйлары тагын әнисенә әйләнеп кайтты һәм ул горурланып куйды. Әйе, ул ана җанлы кеше, әнисе белән чиркәүгә йөри, аның күңелен күрә. Шул ук вакытта ул егет кеше, үзенең егетлек хокукын, кызлар янына бару хокукын да саклый белә. Чынлап та, көннең-көн буе әнисенең итәгенә тотынып кына утырырга ул бала түгел ич инде. Ул үзен шатлык дулкыннарында тибрәнгән кебек хис итте, йодрыклары белән күкрәгенә суккалап аласы килде. Ул егет кеше, яшь бит әле, яшьлеге ташып тора, һәм алда аны шатлык тулы озын гомер көтә.

Тукталышта аны Дэниел түземсезлек белән көтеп тора иде. Трам­вайдан сикереп төшкәч, алар бер-берсен күздән кичерделәр, Йапи ке­бек үк, Дэниел да ак тәнле егет — озын буйлы, киң җилкәле, тик чәче белән кашы гына аксыл түгел, коңгырт. Ул алсу күлмәк, күгелҗем чалбар, яшел оек һәм кара туфли кигән. Озын бөдрә чәчләре маңгае­на салынып төшкән.

  • Соңга каласың, картлач,— дип ачуланып каршылады аны Дэниел.

Аның сүзләренә ышанырга теләгәндәй, Йапи әйләнә-тирәгә кара­нып алды, һәр шимбә көндәге кебек, Иоганнесбург бүген дә бушап кал­ган иде. Тыгылышып җәяүлеләр йөрмәгәч һәм машиналар агылып тормагач, шәһәр үзәге ничектер сәер тоела. Кибет ишекләре ябык, авыр йозаклар элеп куелган. Ювелир магазиннарының тәрәзәләренә тимер челтәр ябылган, сакчы негрлар үз постларына баскан. Ике-өч машина үтеп китте. Маркетстригтан шаулап трамвай узды. Тукта­лышта караңгы чырайлы кешеләр тора. Якында гына ак тәнле яшь егет белән бер кыз витрина карый, почмакта берничә негр сөйләшеп тора иде.

  • Ачуланма инде. Тагын әни аркасында соңладым,—диде Йапи.

Алар ашыгып кинога таба киттеләр. Алардан алда култыклашып бер ир кеше белән бер кыз бара иде. Озын зифа буйлы, бөдрә кара чәчле кыз, ботларын уйнатып, бөгелә-сыгыла бара. Ләкин ир кеше дусларның икесенә дә килбәтсез күренде. Аның муены да, куллары да көрәнсу-соры иде.

  • И ходаем! — дип кычкырып җибәрде Йапи.— Я аллам! Син кү­рәсеңме?
  • Күрәм,— диде Дэниел караңгы чырай белән.
  • Ак тәнле кафр  белән...— Йапи үз күзенә ышанмыйча аптырап калды. Менә шунда, Иоганнесбург уртасында, бөтен кеше алдында... култыклашып баралар...

Дэниел Йапига башын гына кагып куйды.

  • Киттек.

Ир кеше белән кызны алар тиз генә узып киттеләр дә чат башына барып җиткәч туктап, тегеләр якынайганны көтә башладылар. Ялгы­шу мөмкин түгел: кызы —ак тәнле, ир кеше —ак тәнле дә түгел кафр да түгел, ә көрәнсу-соры тәнле кабахәт мулат иде. Күрче бозык­ларны, култыклашып киләләр бит!

Көтмәгәндә кузгалган ярсудан Йапига кызу булып китте. Күңелен­дә ят тойгы — бу фахишәгә каршы кыргый ачу кузгалды, башка кыз­ларны ярсып яклыйсы килде. Күз алдына хәлсез, ябык әнисе килеп басты һәм тамырларында каны бозланып туңгандай булып китте. Бу көрән «уллар кызнын ак тәнен иркәли, күкрәкләренә кагыла. Иапи һәм Дэниел үз кызлары белән эшләгәннәрнең барысын да эшлиләр бит... Йапиның тешләре шыкырдап куйды.       

Тегеләргә юл бирмичә, дуслар тротуар уртасында тордылар. Дүрте­се дә бер-берсенә карап калдылар.

  • Гафу итегез,— диде ир кеше. .
  • Гафу итәрмен мин сине, бозык җан,— дип Йапи йодрыгын күтәрде дә мулатның битенә кундырды. Хурлыгына түзә алмыйча бөтен ачуына сукты ул. Мулат куллары белән йөзен каплады. Кызы каты кычкырып җибәрде:
  • Туктагыз! Туктагыз! Сез аңа ни өчен тиясез?
  • Менә шуның өчен,—диде Дэниел мулатны бугазыннан эләктереп. Аннары бар көченә яңагына сугып җибәрде, мулат, башы белән чакылдап, бетон стенага бәрелде. —Монысы ана ак тәнле кыз белән сөйрәлгән өчен.

Әле генә буш күренгән урамда шулкадәр халык каян килеп чыккандыр: алар тирәсендә вагон вожатыйлары, кондукторлар, ак тәнле яшүсмерләр, өлкән яшьтәге ак тәнле ханым һәм бер төркем өнсез негр җыелып өлгерде.

Дэниел мулатны тотып алды да кулларын артка каерды. Йапи аңа тагын сукты һәм мулатның йөзе канлы җәрәхәткә әверелгәнен күрде.

Суккан саен ул зәһәрләнә бара, колагында кан катырак шаулый иде. Әнә ул нинди баһадир икән, исен китәрлек, көче дә аның —утыз кешене җиңәрлек икән...

Кондукторлардан берсе йодрыгы белән әсәрләнеп учына суга-суга:

  • Шулай кирәк! Бир үзенә! Тагын берне! Акылга утырт!—дип акыра иде.

Кыз колак тондыргыч ачы тавыш белән:

  • Туктагыз! Мин үзем дә сары тәнле! — дип өзлексез кычкыра иде.— Туктагыз! Ләгънәт төшкән ерткычлар! Сезгә әйтәләр бит: мин үзем дә сары тәнле

Әсәрләнгән ханым үз янындагы бер ачык авызның кулын тарткалый-тарткалый:

  • Полиция чакырырга кирәк. Тотарга да полиция чакырырга кирәк,— диде.

Әмма тегесе аның кулын кагып кына жибәрде. Негрлар бу тама­шага тирән борчылу белән сүзсез генә карап торалар иде. Йапиның күз янына кара әйбер килеп бәрелде. Кыз аның каршында сумкасын болгый-болгый:

  • Мин сары тәнле ич!! — дип кычкыра иде. — Мин сары тәнле! Тук­тагыз!

Ул Йапиның иңбашына тотынды да:

  • Мин сары тәнле бит! Сары тәнле! — дип чәрелдәп кычкырып җибәрде.— Мин сары тәнле!..

Йапиның куллары салынып төште, ул тәмам хәлсезләнеп калды. Дэниел кулыннан ычкындыргач, мулат тротуарга ауды. Кыз иелеп аның башын саклык белән иңенә салды да битендәге канны сөртә башлады. Аның күзләре йомык, кабагы шешкән, авызы-борыны җимерелгән, үзе аңын югалткан диярлек иде.

Төркем тарала башлады. Ак тәнле ханым гына әле һаман:

  • Чынлап та полиция чакыртырга кирәк,— дип әйтеп тора иде.

Ләкин аны беркем дә тыңламый иде. Вожатыйлар һәм кондуктор­лар көлешә-көлешә вагоннарга таралыштылар. Теге бик кызыксынып күзәткән ачык авыз гына калды һәм акайган күзләре белән әле Йапига, әле Дэниелга диванадай карап тора бирде. Бөтен төркемнән бары ул гына һәм бераз читтәрәк борчылып торган негрлар гына калды.

Тезләнеп торучы шашкан кызга Йапи төштә күргәндәй гаҗәпсенеп карады. Аннары ул үзенең күгәреп чыккан канлы кулларын, канга буялган күлмәген күрде. Дэниел көчкә тын ала, ул да канга буялып беткән иде. Йапиның күңелендә кинәт зәһәр ярсу кузгалды, ахмаклык белән шушы сары сөйрәлчекне ак тәнле кыздан аера алмаган өчен үзенә бик каты ачуланды. Әмма мисез аңгыралар да соң алар икесе дә! Ул да, Дэниел да. Аның сары тәнле икәнлеге бер чакрымнан күре­неп тора бит. Иреннәре калын, янбашы нинди киң сары сөйрәлчекнең! Берне кундырырга иде дә, анасы-атасы белән сүгеп, тротуарда ук көч­ләргә иде үзен!

Кыз тиз генә сикереп торып аның иңбашына тотынды да:

  • Сез, азгын ак хайваннар, моның өчен җавап бирәчәксез,— дип кычкыра башлады.— Мин сезне утырттырачакмын. Без сезне судка бирәчәкбез, бөтен зыянны түләтәчәкбез!

Йапи аның кулын этәреп җибәрде. Кара син аны, сары сөйрәлчек­не, куллары белән кагылмакчы була бит!

Дэниел чак кына башын кагып:

  • Әйдә, тайыйк,— диде.

Алар ашыкмыйча гына китәргә кузгалганнар иде, кыз тагын Йапига ташланды:

  • Юк инде, ычкына алмассыз! Мин сезне яптырачакмын!—дип тагын кычкырырга тотынды.

Йапи кире борылып, каты кизәнеп күкрәгенә сукты, кыз стенага барып бәрелде. Йапи тизрәк китеп барды. Дэниел инде почмакка бо­рылган иде. Йапи килеп җиткәч, алар бар көчләренә чаба башлады­лар.

Ике квартал чапканнан соң, бәдрәфкә кереп канлы кулларын юдылар. Күлмәк һәм чалбарларындагы тапларны да бетермәкче булып маташканнар иде, әмма берни дә чыкмады.

Моңарчы бер сүз дә дәшми торган җирдән кинәт икесе берьюлы сөйләргә тотындылар:

  • Соңга калдык инде...
  • Бу кыяфәт белән ничек барабыз?..

Алар күлмәк-чалбарларын тагын чистартырга керештеләр. Ләкин чыланган таплар тагын да киңрәк җәелде генә.

  • Чыгабызмы? — диде Йапи, аның тавышыннан шимбә киче әрәм булганга ачуы чыкканлыгы сизелеп тора иде.
  • Кафега керик,— диде Дэниел.

Алар кызлар белән кереп утырырга яраткан кафе якында гына иде. Йапи белән Дэниел килеп кергәндә радиола янында берничә та­ныш егет басып тора иде. Радиолада кызыл ут кабынуга төрле тавыш­ка барабан, рояль, тромбон һәм башка авазлар шаулый башлады. Йапи белән Дэниел берни булмагандай өстәл янына үттеләр. Шул чак егетләрнең берсе аларны күреп музыканы туктатты:

  • Әй, сез нишләдегез болай!? — дип кычкырып сорады.

Кинәт тынлык туды; барысы берьюлы аларга текәлеп карады. Бу­фет артыннан хуҗа килеп чыкты, әмма аның карашы да ачулы иде. Кызарынган, буялып беткән Иапи белән Дэниел борылып чыгып кит­теләр. Урамда бер-ике минут ни эшләргә белми торган арада, кешеләр аларга карыйлар да шелтәле сүзләр әйтеп үтәләр иде.

  • Я, ярар, — диде Дэниел. — Иң яхшысы — өйгә кайту булыр.

Берни дә әйтмичә, алар, әйләнеч ясап, тукталышка киттеләр. Йапи,

әнисенә күренмәс өчен, үзенең ничек посып кына өйгә керәчәген күз алдына китерде; билгеле инде, барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Я рабби, ичмаса күлмәкне дә юып булмый бит: әнисе, әлбәттә, аның тирәсендә әйләнәчәк-тулганачак, барысына тыгылып сораштырачак. Әйе, әрәмгә киткән көн, әрәмгә.

Аның трамвае беренче булып килде. Вагонга утырганда ул каты ачу белән Дэниелга:

  • Теге әшәке сары сөйрәлчек тагын очрамасмы! Мин аның танавын җимерәчәкмен! —дип кычкырды.

С. САБИРОВ тәрҗемәләре.