Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭРЕДӘНРӘК, ОЛЫДАНРАК

Газөта-журналларда һәм терле җыентыкларда басылган, шулай ук аерым китап булып чыккан шигъри әсәрләр белән танышып, «ларның гомуми хәлен куз алдына китергәч, үткән 1968 елгы поэзиябезнең үсеше фәлсәфи яктан тирәнәю юнәлешендә барган икән, дигән нәтиҗә ясарга була. Бу — һәр сүз мәгънәлерәк яңгырый башлаган, һәр җөмлә күбрәк фикер сыйдырган, һәр шигырь, олырак, тирәнрәк мәгънәгә ия булып, тормышыбызның социаль-фәлсәфи ягына ныграк үтеп кергән дигән сүз. Шагыйрь ләребезнең день я, тормыш күренешләренең асылына үтеп керү осталыгы үскән, алар үзләренең гражданлык хисләренә фәлсәфи тирәнлек эстәгәннәр, һәм бу тирәнлек, әгәр шулай дип әйтергә мемкии булса, илебез шигърияте «стандартларына» якынлашкан Ә кайбер шагыйрьләребезнен иҗатында ул чын мәгънәсендә илебез әдәбиятының кырыс «стандартларыяна җавап бирә алырлык. Сибгат Хәкимнең «Германия циклы», минемчә, нәкъ шундый әсәр. «Германия циклывн- дагы уй-фикерләр, хисләр, проблемалар ил, халык, хәтта гомуми кешелек масштабындагы фәлсәфи категорияләрне үз эчләренә сыйдырганнар. Шуның белән беррәттән, шагыйрьнең чын коммунистик идеяләре, идеал-өметләре, принциплары көн кебек ачык, алар һәр укучыга якын, үз. Ул идеяләр зур осталарча табылган, көмешчеләрчә төгәл, зәвыклы итеп эшләнгән образларга төреп бирелгән. Гамил Афзалның «Казан утлары» журналында чыккан шигырьләрендә дә. Роберт Әхмөгҗановның «Еллар яна» китабында да. Илдар Юзеевның «Соңгы сынаушында да, Равил Файзуллин. Әхсән Баянов Хисам Камалов, Гәрәй Рәхим. Рестөм Мннгалимов, Марс Шабай шигырьләрендә дә шигъриятебезнең үсешен күреп була Өлкән шагыйрьләребез дә, урта һәм яшь буын шагыйрьләребез дә шигъри формаларны эчтәлеккә якынлаштыру, баерак. тыгызрак итү буенча ныгытып эшләгәннәр Эчтәлекле һәм сәнгатьчә грамоталык ягыннан чыгып якын килгәндә хәтта Зөлфәт Маликов Медәррис Әгълөмов. Эдуард Мостафин кебек иң яшь шагыйрьләрнең әсәрләре дә шактый куандыралар Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, моннан берничә генә ел элек өч буыннан гыйбарәт булган шагыйрьләр коллективы, алда саналган исемнәр белән дүрт буынлы гаиләгә әверелде һәм бу дүртенче буын алдагы елларда тулылана тешәр әле дип уйларга да урын бар. -Яшь ленинчы». «Татарстан яшьләре» газеталарында. «Казан утлары» журналында күренепкүренеп киткән яңа исемнәр шул хакта сейлн. Шагыйрьләр гаиләсенең тагын бер буынга баюы һем бу буынның шактый талантлы булуы безнең буын шагыйрьләренә, ягъни 25—30 яшьтәгеләргә. иҗади стимул эстәп җибәрде Алар шактый активлашып киттеләр, һәм бу активлашу урта һәм олы буын шагыйрьләренә дә йогынты ясады дип әйтсәк, ялгыш булмастыр. Гомумән 1968 елда ярышчы лар күбәйде, иҗади ярышка мәйдан киңәйде Бу — узган әдәби елның зур казанышларының берсе 1968 нче шигъри елның уңышлары гомумән әнә шундый. Узган елгы шигъриятебезне игътибар белән күздән кичереп аның казанышларым күреп куангач, минем күңелдә үзеннән-үэе бер сорау туды: ә ни эчен бәзнең шигъ- ривтебез бетенсоюз мәйданында зур булып яңгырамый соң! (Сәнгать әсәренә шушы ' 1968 әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта сөйләнгән доклад. Г яктан кипу бер шигърияткә генә хас сорау түгел. Композиторларыбыз һәм рәссамнарыбыз да үзләренең әсәрләрен Бөтенсоюз аренасына чыгарырга телиләр, шуның өчен тырышалар. Башка халыклар сәнгатендә дә шул ук хәл. Күрәсең, Бөтенсоюз аренасына басарга тырышу ул — күп милләтле совет сәнгатен үстерүдәге бик зур стимулларның берсе һәм совет сәнгате өчен зарури күренештер.). Бәлки, бездә көннең иң мөһим проблемаларын күгәргән, чор, сәясәт сорауларына җавап, я, киресенчә, фәлсәфи, социаль сорау яки таләп булып яңгырый торган публицистик шигърият юктыр? Бар, һичшиксез, бар. Гомуми шигърият дөньясында шактый дефицит булган сатирик поэзиябез дә бар, юмор поэзиябез дә. һәм алар, бәхеткә каршы, эпиграмма, пародия белән генә дә чикләнмиләр. Алар безнең шигъриятебездә мөстәкыйль бер мәйдан биләп, үзләренең тулы канлы тормышлары белән яшиләр. Кем әйтмешли, бер карасаң, бу дефицит товар белән курыкмыйча әллә кайларга чыгып китәргә мөмкин. Ләкин андый шигырьләребез дә Бөтенсоюз мәйданында яңгырамыйлар. Әлеге «ни өченнәргә» җавап табу ниятеннән чыгып шигъриятебезнең зур, матур казанышларын Бөтенсоюз шигърияте белән чагыштыра башласак, минем уемча, берничә зур сәбәпкә юлыгырбыз. Шуларның берсе — монументальлекнең җитенкерәмәве. Монументальлек, беренче чиратта, шигъриятнең эпик төрләренә хас. Дастаннар, эпослар, поэмалар еллардан елларга, дәверләрдән дәверләргә үзләрен тудырган халыкларның, чорларның акыллы, гыйбрәтле тәҗрибәләрен алып киләләр. Без, эпик әсәр дигәч тә, поэманы күз алдына китерәбез. Алай гына да түгел, күпләребез озынрак шигырь яза да, аны поэма дип исемли. 1968 елда унбишләп зур күләмле әсәр басылып чыкты. Ләкин шуларның бик азын — Илдар Юзеевның «Соңгы сынауиын, Хисам Камаловның «Тормыш дулкын- нары»н, Равил Фәйзуллинның «Көрәшчеләрнең һәм Нәби Дәүлинең «Кеше турында монологпны гына шигъриятебезне үстергән эпик әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Ләкин шушы әсәрнең икесендә генә — «Соңгы сынау» һәм «Көрәшчеләр»дә — монументальлек чаткылары күреп була. «Тормыш дулкыннары»нда Хисам Камалов үзенең гаҗәеп киеренке, кешелекле хисфикерләрен сентиментальрәк агымга кертеп җибәргән һәм әсәренең яңгырашын чикләгән. Нәби Дәүли «Кеше турында монологпында, безгә — укучыларга — нотык сөйләп, аерым вакыйгаларны, аерым проблемаларны гомуми масштабка, вакыттан өстенрәк масштабка күтәреп җиткерә алмый. Ә «Соңгы сынау» белән «Көрәшчеләр»дә эш башкачарак. «Көрәшчеләр» — кешенең аңы, җаны өчен дау барган безнең чорның рухын, ритмын, киеренкелеген шактый төгәл күрсәтә торган әсәр. Анда: Беләклеләр җитә, Йөрәклеләр кирәк, Куәтлепәр җитә. Көрәшчеләр кирәк, — кебек, озак вакытлар безнең гасырның чакыруы булып яңгырый алырлык юллар да бар. Бу катлаулы, куп планлы әсәрдә, минемчә, аның гомуми тышкы киеренкелегенә ятышлы, ләкин эчке киеренкелеге өчен артыграк булган детальләр, фикерләр дә очрый. Алар әсәрне таркау итәләр. Шушы яңгырашы сакланып, иң кирәкле детальләр белән генә эшләнсә, бу әсәр публицистик поэзиябезнең монументальлектә җитешкән бер үрнәге булыр иде. Илдар Юзеевның «Соңгы сынаувы — монументаль кешенең монументаль үлеме турында. Әсәрнең әдәби алымы да — мәңге монументаль Мефистофель белән Мусаның диалогы. Шушылар үзләре генә дә «Соңгы сынауьга монументальлек бирергә тиешләр иде. Ләкин Муса белән Мефистофель арасында чын мәгънәсендә зур фәлсәфи бәхәснең була алмый калуы (ә кай ара Муса бер нәрсә, ә Мефистофель икенче нәрсә турында аңлашылмый торган сөйләшү алып баралар), Мефистофельнең Мусага «җанны саттырырлык» бернәрсә дә тәкъдим итә алмавы, аллалар булышмаганда да кешегә ярдәм кулы сузган Мефистофельнең кинәт, беонинди сәбәпсез, тиран ярдәм- чесе булып китүе, ниһаять, әсәрнең башында ук Мусаның җанын. идеалларын сатмаячагы сизелеп торуы — Илдар Юзеевка алгаи проблемасын монументаль югарылыкта чишәргә комачаулаган. Безнең әсәрләрнең гомум халык, гомум кешелек ечен хас фикерләр белән сугарылып җитмәве әнә шул монументальлекнең җитмәвенә кайтып кала да инде. Әгәр дә без «барлык дәверләр һәм халыклар өчен.» дигәнрәк таләп куябыз икән—моны ♦ артыксынмаска кирәк. Безгә инде күптән зурдан каера башларга вакыт. Безгә инде куптән үзебезнең уңышларны, казанышларны үз җирлегебез бизмәне белән генә үлчәмичә, илебезнең күл милләтле әдәбияты калыбындарак карарга вакыт. 1970 елда без В. И. Ленинның 100 еллыгын һәм Совет Татарстанының 50 еллыгын бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнәр безнең шагыйрьләребезгә публицистик илһам бирә Әледән-әле республикабыз, илебез, халкыбыз турында шигырьләр һәм җырлар туып тора. Ләкин эшләнгән эшләребез белән генә канәгатьләнмичә, чорыбызга, зур каза- нышларыбызга һәйкәл булып калырлык әсәрләр иҗат итәргә тиешбез. Шигъриятебез алдында торган, алай гына да гүгел, әдәбиятыбыз алдында торган икенче бер зур проблема ул—милли колорит. Милли колорит сәнгатебезнең барлык тармаклары алдында торган мәсьәлә. Рәсем сәнгатендә ул, беренче чиратта, милли төсләр гаммасын табуга, милли сызыклар, алымнар булдыруга кайтып калса, шигъриятебездә милли, традицион жанрларны үстерүгә, образларны детальләрнең татар халкына гына хас төсмере, төшенчәсе нигезендә баетуга һәм, иң мөһиме, әсәрләрне халкыбызның психологик үзенчәлекләренә таянып башкаруга барып тоташа Ул, ахыр чиктә, милли әдәби алымнарның, татар халкына гына хас тормыш атрибутларының, образларның конкрет әсәр эчендә гармоник укмашуы дигән сүз. Милли колорит — халыкның язмышында, аның бөтен тарихында, бүгенгесендә, гореф-гадәтләрендә, әхлакый кануннарында, сынамышларында, йолаларында җыр-биюләрендә .. Ә без әлегэ милли колоритны тел үзенчәлекләренә, образлы тәгъбирләргә, җөмлә төзелеше кануннарына һәм географик атамаларга гына (Казан, Кабан, Ослан тавы һ. б) кайтарып калдырабыз кебек. Кайчандыр безнең дә үзебезгә генә хас колоритыбыз булган Ул колоритның булганын Тукай, Дәрдмәнд, Такташ. Фатих Кәрим һәм башка зур шатыйрьләребеэнең әсәрләре белән исбатлап булыр иде. Дегетен шагыйре Әфәнде Капиевның бер шигыре искә төшә: Оного, что влюблены. Нет добра нам. добрый друг, Коль разлучены сердца Как вершины снежных гор. Если б можно было нам Так сердца соединить. Как в стволе ружья слиты Пуля с порохом в одно. Күрәсез, рус телендә дә шигырь үзенең тау ягы колоритын, ритмын саклеп кала алган. Ә тел нюансларына гына корылган безнең кайбер шигырьләрне тәрҗемә итсәк, шигырь бөтен ямен һәм мәгънәсен югалтып, төссез бер массага әверелеп кала. Ягъни, шигырьнең төп гүзәллеге, үзенчәлеге һәм миллилеге поэтик дот япьләрдә, образларда булу отышлырак диясе килә. Бу. билгеле, сүзнең матурлыгына, җөмләнең яңгырашына игътибар итмәскә дигән сүз түгел. Киресенчә, сүзләрнең тагы да мәгънәлерәк, җөмләләрне тагы да тыгызрак, аерым фикер белән контекст арасын «өтелмәгәнчә яңарак ассоциацияләр балан тутыру дигаи суэ Бу нисБапан уркай игеп Дардмакд шигырьләрен кигерергә Бупь.р иле. Кайбораулар. гарҗо-а игу аша кариең сыйфат «араҗасан, утомлел.г.и биагаларга тырышу - инракмаг». эш. ди.ра.р Балки. Бел- «и.. Әмы, агар ре беэ шигьри.теб.эн. Бтыансоктэ би.мек.нда уян.п карарга галесек. ...беакеч барлык к.аыкаарына ирештерергә гелкак. тараса». баааи исаоаашынка ”'"ә Бе'эдГинкди ген, гаага гарнее», аткайда да уэ «тлор- ыи саклап калырлык шнгырьлар табу кыен Кабатлап акткай, колорит акыр ниша -ипли пошологиага. таакыбыага кас буяган гормышконкуреш агрибугаарыиа. каякыБыэның руяыиа һа», форма ягыннан, «ноли жанрларг* «ларны устар,га, .«ардак a.p-.ц..л.р, -одкфиРЕНАТ ХАРИСОВ ф ЭРЕДӘНРЭК, ОЛЫДАНРАК «.ци.лар «ауга, „пык а.ыа иҗатының потенциаль «омкиниел.клеро булган шигъри алымнарын үстерүгә кайтып кала. ...Ә хәзер Резеда Вәлиеззның «Якты йолдызым» дигән поэмасыннан өзек китерик: Авыр сулап куйды Сания: — Әйдә, дустым, кайтыйк, кич җитә- Тик Гәлннса озын толым очын Бер үрә дә һаман бер сүтә: — Якын сердәшем син, дустым син. Хәлләремне ләкин белмисең, һәм сыенды дусты күкрәгенә, Кызлар кинәт тынып калдылар. Гөлнисаның зәңгәр күзләреннән Энҗедсй саф яшьләр тамдылар— Газап чикмә. Хәйдәр үзе дә Түзә алмас сине күрмичә. Күз яшеңә кадәр сәйкемле, Гаҗәп кеше бит син. Гөлниса— Син әйтерсең инде, дускаем! — Онытылып Гөлкәй бер көлде. Яңгырдан соң чыккан кояш төсле, Күзләреннән нурлар бөркелде... Имән яфракларын лепердәтеп. Йомшак кына талгын җил бәрде. Җил уяткан таңгы сандугачтай. Кыз өздереп җырлап җибәрде: Мирхәйдәрем — яшьлек язларым, Мирхәйдәрем — күңел назларым, Бәхетемнең сүнмәс яктысы. Сагышымның чиксез татлысы— Күз алдыгызга китерегез: егете белән үбешеп йөри торган Гөлниса бернинди сәбәпсез иптәш кызының күкрәгенә сабый бала кебек сыена. Аннан соң елап җибәрә Минут та үтми, көлеп җибәрә, аннары (игътибар итегез) «кич җиткәндә», «таңгы сандугачтай кыз өздереп җырлап җибәрә»: Мирхәйдәрем — яшьлек наэларым... Беренчедөн, автор үзе дә сизмәстән үзенең героен табигый булмаган ситуациягә куя. Бу ситуация, билгеле, ышандырмый, автор теләгән эффектны бирми. Киресенчә, комик вакыйга булып төсмерләнә. Икенчедән, көтмәгәндә һәм кирәкмәгәндә бу хикәягә (мин аны хикәя кебегрәк әсәр дияр идем) мелодрама дисәк тә ярый торган, опера элементы дисәк тә ярый торган җыр китереп кертә. Әлеге дә баягы комик ситуация хәзер бер мәгънәсез нәрсәгә әйләнеп кала. Өченчедән, авторның эпитет сайлаудагы талымсызлыгы, культурасыэлыгы күзгә ташланып тора. Автор үзе «кич җитә» ди. үзе «таңгы сандугачтай җырлап җибәрде», ди. Әгәр дә «таңгы» дигән чагыштыру янына «яңгырдан соң чыккан кояш төсле»не дә. -өздерепвне дә «энҗедәй саф»ны да. «күздән бөркелгән нурларны»да һәм тагын йөзләгән шундый сүзләр, чагыштырулар өстәсәк, әдәби осталыкның тагы ике ноктасына китереп басабыз: Берсе — детальләрнең, образларның әдәби алымнарның шигырь халәтендә табигый булмаулары. Икенчесе — детальләрнең, образларның штампланулары. Боларның икесенә дә, кызганычка каршы, мисалларны шактый күп китереп булыр иде. Вакытны мисал китереп әрәм итмичә, бу ике сәбәп турында берничә сүз әйтеп китик, бәлки, файдалырак булыр. Шигырь, беренче хәрефеннән алып соңгы ноктасына кадәр бер организм, бер халәт. Эчтәлек шигырьнең ритмикасын да, логикасын да. аерым бер төрле детальләр сайлап алуны да, образлар, алымнар характерын да билгели, боларның барысын да эчке бер канунга буйсындыра. Бу инде стильләштерү дип аталадыр. Тукайның «Кисекбашны—әнә шундый стильләштерүнең гүзәл бер үрнәге. Андагы образлар һәм детальләр әсәрнең буеннан буена бер стильдә, сатирик гротеск стилендә катлаулы һәм эчтәлекле булып, сай шигырьләр кебек үк «аңлашыла» торган да булсалар начар булмас иде. Ләкин алай булу я бөтенләй мөмкин түгел, я даһилык сорый. «Аңлашылмый торган» шигырьләрнең башка төрләре дә бар. Мәсәлән: һай, күңелсез түшәк кырында. Кайчан, димен, савыгыр кем туар!- Ә күңелем сезнең җыенда, Петрарка, Байрон, Элюар!- Ә кем белә, синдә, мендәрем. Тынар, бәлкем, кайнар йөрәгем... Юк, суынмас, тынмас йөрәгем: Яктыртыр ул юлын меңнәрнең! Саф сулышлы җилне сагындым. Шуңадыр шул учым кычыта! Әмеренә баш иеп аңымның. Күңелкәем былбыл очырта. Үлемсез җыр итсәң илеңне. Туктатыр ил синең үлемне. Хөсәен) Менә бу шигырь, чыннан да, аңлашылмый. 1. Нинди «түшәк кырында»? Кырыенда мәгьнәле кырындамы, арыш кыры мәгънәсендәге кырындамы? 2. Ни өчен М. Хөсәеннең күңеле «Петрарка, Байрон, Элюар җыенында»? 3. Ни өчен автор «йөрәгем меңнәр юлын яктыртыр!» дип әйтә ала? «Мендәрем, бәлки, синдә тынар йөрәгем!» дип әйтә алгангамы? 4. Уч кычыткач, саф җил исәме әллә? Әллә уч кычыту акча килү ырымымы? Әллә «саф җил» дип әйтү зур акчаны сагындым дип әйтүме? 5. Аң әмеренә баш игән күңелнең былбыл очыртуы нәрсә соң ул? 6. Ниһаять, шигырьнең ике актыккы юлы алдагы 12 юлга ничек бәйләнә һәм нәрсәне аңлата? 7. Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң Гомерең озын була, — дип Фатих Кәримчә генә әйтеп булганда, китапның редакторы бу шигырьне һәм моңа охшаган тагын бик күп шигырьне ничек үткәрде икән? Менә болары инде аңлашылмый. Шушы ук мисалга бәйләп, шигъриятебезгә керергә маташа торган тагын бер авыру турында да әйтеп китик. Мәхмүт Хөсәеннең «Мәрҗәннәр»ендә бик күп исемнәр бар: Бурнаш, Тинчурин, Зоя, Шура, Газинур, Петефи, Алиш, Муса, Йоһан, Андре, Сәйдәш, Тукай, Лермонтов, Маяковский, Шекспир, Юрий Гагарин, Шевченко, Терешкова, Чапай, Павел Попович, Ленин, Назыйм Хикмәт, Петрарка. Байрон, Элюар, Мистраль һ. б. һ. б. Исем шигырьгә килеп керсә — ул инде гомумиләштөрелгән образга әйләнгән була. Мәсәлән: Сибгат Хәким әгәр Дантес сүзен куллана икән, безнең аңда кеше үтерүче генә түгел, шагыйрьне үстерүче образы калка. Образ белән тарихтагы Дантес арасында һичнинди аерма юк. Әгәр дә Хәсән Туфан: Анда — Буби, Лена. Ямаш, Тукай. Анда — матәм, олы дүрт матәм. Аларны мин Абына-егыла гына, Көчкә-кечкә генә күтәрәм, ди икән, анда татарның жандармнар тарафыннан тапталган мәгърифәт учагы, Россиянең канга баткан революцион көрәш мәйданы, үтерелгән Ямаш, Тукай образлары калка. Алар тарихтагы мәгънәләренә шулай ук тугрылыклылар һәм шигырьнең фикер агышына да туры киләләр. Ә М. Хөсәеннең китабындагы исемнәрнең ничәсе шундый икән сон! Бик бик „ Шигырь.» иигепиекгу.пкгек есги» дип. эффект, җегәрлек ррти. дип. каряа а6сурд ,аяапа „а.яср, шуиы укучы„ Т.КУД.М итү-Бии т. күркаы ,ш тугая. 6у 6и„.,яя 6мк ,уяяара6аэга .„„р, Фикерлернен очын очке илглп шу„„ аЙ1а1. иила: эур ареп,., яыга ,рру. иың әдәби осталыкка бәйле сәбәпләре, минемчә, әнә шулар, һәрбрребезнең әдәби осталыгыбызны үстерүдә, аңыбызны гомумхалык масштабына күтәрүдә бик күп эшлисебез бар икән әле. Ак шигырь начар да, традицион шигырь яхшы дип сөйләнеп йөрүләрне ташлап, зур мәгънәле, тирән эчтәлекле, осталык ягыннан да грамоталы әсәрләр иҗат итәргә тырышу, шушы юнәлештә берберебезгә булышу — менә безнең төп бурычларыбыз! гә карашның даими булып калуы турында уйланам. Ни өчен, мәсәлән, Хәйямның бар- ф лык шигырьләрендә фани дөньядагы яшәүдән соң башка яшәү юк, шуның өчен фани дөньяда мөмкин кадәр күбрәк ләззәтләнеп, татып, шатланып кал, теләгеңә ирешеп о кал дигән фикер саклана. Чөнки Хәйямның күңелендә моңа фәнни, шагыйрьнең үзе о өчан үзе исбатлаган нигезе булган. Кешенең фәнни инануы шигъри инануга әйләнгән £ һәм Хөйямга гына хас булган эзлекле, төгәл, һәрвакыт даими булган оригиналь < шигъри дөньяга әверелгән. Бәлки, безнең шагыйрьләребез арасында да, Хәйям * масштабында ук булмаса да, эзлекле эстетик принципларны, фәлсәфәсендә, дөньяга Ь карашында оригиналь даимилек күрсәтә алырлыкларыбыэ бардыр. Менә шуларны = тану, шуларны үстерү — тагын бер эур бурычыбыз. и Шунысын да әйтик, алда саналган сәбәпләрне бетердек тә, Бөтенсоюз аренасына °* килеп тә чыктык дигән сүз түгел, биогеле. 1968 елда Мәскәү нәшриятларында бары өч татар шагыйренең генә китабы чыкты Сибгат Хәким, Әхсән Баян, Шамил Мәхмүдов китаплары. Шигырьләрнең тәрҗемәләре гомумән алганда уңышлы гына. Җентекләбрәк тикшерә башласаң, тагы да яхшыр. < тора бара Бөтенсоюз аренасына илтә торган юлга тоташыр иде Үзәк матбугатны күзәтел барганда, тагын бер нәрсәне искәрәсең — төрле халык шагыйрьләренең китапларына рецензияләр күп басыла Бездә күпме китап чыга, күпме әсәрләр туып тора, шуларның берсе турында да үзәк матбугатта рецензия күренгәне юк диярлек. Үзебезнең татар матбугатында чыккалаган рецензияләребез, бигрәк тә газеталарыбызда басылганнары сыйфат ягыннан шактый түбәннәр Ә яхшы рецензияләрдән, тәнкыйть мәкаләләреннән бор генә газета да, минемчә, баш тартмый. Күрәсең, шигырь буенча каләм чарлаган тәнкыйтьчеләребез аз. булганнары да шигъриятебезне Бөтенсоюз мәйданында пропагандалау турында уйламыйлар, ахры. Оператив тәнкыйть булдыру, ә моның өчен зур әзерлекле яшь тәнкыйтьчеләр булдыру бүгенге кендо шигърият проблемасына әйләнде Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бөтенсоюз аренасына чыгарырга тырышу ул үзмаксат түгел Беренчедән, ул укучыларга яхшы кондицияле, ачык идеяле гирән фикерле әсәрләр бирүгә барып тоташа, икенчедән безнең әсәрләребезмең иҗ.им.гыи бәялә- р.нР .рт°р". Б.;г.п 6.Р»«р. -«•«■ ........... .................. ’... гыбыз — безнең иҗтима.ый активлыгыбыз ул.