ДИНГӘ КАРШЫ ӘКИЯТЛӘР

 

БУТАШЧЫ

Русчадан

 

Бер карт белән карчык кызларын кияүгә бирәләр. Өч ел гомер үтә, оныклары һаман юк та юк.

  • Бар, карчык, попны күр, гыйбадәт кылдырырга кирәк. Бәлки, поп оныклар тудыра торган дога әйтер, — ди карт.

Карчык, попка сәдакага-бүләккә бер чүлмәк май, бер бөтен тавык һәм бер дистә йомырка китереп биреп, үзенең кайгысын әйтә:

  • Өлкән кызыбыз өч ел ирдә инде, һаман да бала тапканы юк,— ди.
  • Бер тәңкәлек шәм сатып ал һәм шуны изге Николай хөрмәтенә кабызып яндыр, ә мин дога укырмын, — ди поп.

Бер ел үткәч, карчык попны яңадан очрата һәм, үпкә белдереп, әйтә:

  • Былтыр үзеңә күпме бүләк китергән идем, Миколага бер тәңкә­лек шәм куйган идем, син дога укыдың һәм Сез Микола белән икегез дә буташчы булып чыктыгыз: баланы ирдәге кызыбыз түгел, ә кияүгә чыкмаганы тапты!

КЕМ АЛЛАСЫ ЯХШЫРАК?

Русчадан

Рус побы белән еврей раввины бәхәсләшәләр: кемнең, кайсы диннең алласы халыкка файдалырак? Берсен берсе ничек тә ышандыра алма­гач һәм аңлашып булмагач, берәр кешене очратып сорарга булалар.

Менә каршыларына бер узгынчы килеп чыга. Руханилар аны туктатып сорыйлар. Теге кеше җавап урынына болай ди:

  • Минем туганнарымның кәҗә тәкәләре бар иде. Әтием шуны са­тарга ниятли, ә әнкәм саттырырга теләми: бик күп сөт биргәне өчен, тәкәне бик кызгана ул...
  • Нәрсә лыгырдыйсың син баш катырып? Кәҗә тәкәсенең сөт бир­гәнен кемнең күргәне бар!
  • Ә алланың кемгә дә булса булышканын, кешегә ярдәм иткәнен кемнең күргәне бар? Сез күрсәгез генә! — ди узгынчы.

 

МӘРЬЯМ АНА ҺӘМ ИЗГЕ НИКОЛАЙ

Украинчадан

Берчакны шулай ике кода бергәләп шәһәрдән кайтып киләләр. Алар базарда булганнар, тегене-моны, шул җөмләдән, изге сурәтләр дә сатып алганнар. Берсенең олавында Мәрьям ана, икенчесенекендэ изге Ни­колай икән.

Кайталар шулай. Ә юл өстендә пивной бар. Тукталмыйча узып буламы соң!

  • Ничек, кода, әллә кереп чыгыйкмы?
  • Керүен керәбез. Тик менә атларны кем карар?
  • Берни дә булмас атларга. Ә изгеләр, аллалар нигә? Шулар карарлар.
  • Чыннан да шулай бит!

Менә алар пивной янына килеп туктыйлар, берсе үз арбасына Мәрьям ананы бастырып куя, ә икенчесе — Николайны.

  • Саклагыз безнең олауларны! — диләр.

Үзләре пивнойга кереп утыралар, эчәләр. Әйләнеп чыксалар — ни күрсеннәр: атлары да, олаулары да юк, җирдә изге сурәтләр генә аунап ята.

Кодалар аптырашып бот чабалар, аннары берсе үзенең Николаена әйтә:

  • Ярый, тегең, Мәрьямең, балалы ди инде, шуңа күрә атларга күз- колак була алмагандыр, ә син үзең, карт тәкә, нәрсә карадың? — ди.

 

АЛЛА ДА БЕР, КАМЫТ ТА...

Белорусчадан

Көннәрнең берендә авылга архирей килә, крестьяннар белән гәпләшкәндә сорап куя:

  • Ә беләсезме сез, җәмәгать, алланың изге өч сурәте нәрсә ул?—ди. Халык дәшми. Кешеләр нинди җавап әйтергә белмиләр. Шуңа күрә

архирей үзе аңлата башлый:

  • Аллаһы тәгалә үзе берәү генә, ләкин ул берьюлы өч сурәттә яши. Әйтик, мисалга, камытны алырга мөмкин. Аңарда агач та, киез дә һәм күн дә бар, ә исеме бер генә — камыт. Аңлашылдымы? — ди.
  • Аңлашыла, аңлашыла!—диләр.

Икенче елны архирей яңадан шул якларга килеп чыга. Гыйбадәттән соң халык белән гәпләшә башлый:

  • Я, хәзер ничек, алланың изге өч сурәте нәрсә икәнен беләсезме инде? — дип сорый.
  • Беләбез, беләбез! Алла камыт кебек ул, икесе дә бер үк нәрсә — алла да, камыт та бер! — диләр кешеләр.

 

ҖӘЯҮЛЕ ГЕОРГИЙ

Украинчадан

Күптән булган хәл бу.

Бер авылга иконнар сатучы килгән.

Бер карчык аңардан җиңүче Георгий дигән изге сурәтен алырга

тели.

Ләкин икон сатучының андый иконы юк икән, шунлыктан әбигә ул Пантелеймон иконын күрсәтә.

— Георгий түгелдер бу? Георгий һәрвакытта да атка атланган

була, — ди карчык.

Икон сатучы башын чайкап куя һәм әбине яхшырак ышандырырга тырышкан кыяфәт белән:

— Ахмакланма, әбекәй. Бер нәрсә дә аңламыйсың икән. Хәзер базарларда солы бик кыйбат тора, шуңа күрә Георгий үзенең атын сатты инде һәм күптән җәяү йөри, — ди.

Карчык моңа чын күңелдән ышанып, Георгий урынына Пантелей- монны сатып ала.

ГӨНАҺЛЫ МУЖИК

Белорусчадан

Бервакыт бер ярлы мужик поп янына килә һәм әйтә тегеңә:

  • Хатыным авырып ята, мине тәүбә итеп кайтырга дип сезгә җибәр­де, ләкин нинди тәүбә әйтергә кирәген белмим — чөнки минем бертөр­ле дә гөнаһым юк, — ди.
  • Кеше үтермәдеңме? — ди поп.
  • Юк.
  • Әйбер урлаганың бармы?
  • Юк.
  • Кеше хатыннары артыннан йөргәнең юкмы?
  • Йөрмәдем.

Поп аптырый һәм ачулана башлый:

  • Аллага ышанасыңмы, дога кыласыңмы?
  • Юк.
  • Аллага ышанмагач һәм дога кылмагач — ничек гөнаһсыз буласың инде син? Шуның җәзасы итеп, өч көн рәттән дога укып кына торырга кушам, — ди.

Мужик шулай эшли дә. Дүртенче көнне поп аны тагын очрата һәм сорый:

  • Я, эшләрең ничек? — ди.
  • Бик начар, гөнаһлы булдым,—дип җавап бирә мужик.
  • Ничек ул алай?
  • Булды шул инде! Миңа арыш урырга кирәк иде, ә мин, юләр, өч көнемне дога укуга әрәм иттем, — дигән мужик.

 

ПОП ҺӘМ АУЧЫ

Ингушчадан

Поп үзенең ялчысын ауга җибәргән. Ялчы бер нәрсә дә тотмыйча кайткан.

  • Гыйбадәт кыла белмисең, дин тотмыйсың,— ди поп,— шуңа күрә сина бер җәнлек тә эләкми. Эшне аны чукынудан, дога укып башларга кирәк иде.
  • Мин нәкъ шулай эшләдем дә, — дип җавап кайтара ялчы. Әйтик, як-ягыма каранып бара идем, кинәт каяндыр сикереп куян ки­леп чыкты. Мин мылтыгымны агачка сөяп кундым да чукына, дога укый башладым, тик шуннан соң гына мылтыктан аттым.
  • Һәм юләр булгансың! — ди аңа поп.

 

БЕЗ СЕЗНЕҢ АРТТАН

Төркмәнчәдән

Халыктан күбрәк сәдака җыяр өчен, Эрали ишан вәгазьне бик озын сөйли, доганы бик озак укый икән.

  • Исегездә тотыгыз, мөселманнар! Тәмуг бик хәтәр нәрсә ул. Аның каравы, җәннәттә бик рәхәт! Әмма анда эләгүләре бик кыем — кылдан да нечкә, кылычтан да үткен сыйрат күпере аша чыкмак кирәк. Җир мәшәкатьләрен онытып, тәңрегә табынып яшәгән кешеләр генә үтә аны... Инде рәхәт тә соң җәннәткә керсәң! Бөтен төшен чәчәк күмгән, хуш исләр аңкып тора, ризыкның чиге юк...
  • Тәкъсир, — дип бүлдерә аны шунда Кимәнә,— әгәр җәннәттә шулай рәхәт икән, эш нәрсәдә соң, тынгысыз бу дөньяда мәшәкатьләнгәнче, тотыгыз да җәннәткә китегез!.. Без дә сезнең арттан шунда ашы­гырбыз, — ди.

 

ИШАНГА ОХШАГАН

Төркмәнчәдән

Бер бай үлгәч, аның мирасын бүлешергә барганда Эрали ишан үзе­нә бик яхшы аргамак иярләтә, ә шәкерте Кимәнәне бик начар атка атландыра.

Баралар. Юлда ишан күзенә хәтсез зур ризык кисәге өстерәгән тирес коңгызы чалына. Үзеннән еш кына көлгәне өчен үч алырга теләп, ишан әйтә шунда:

  • Кара әле, Кимәнә, бу коңгыз бер капчык ипи сыныгы күтәреп кайткан Текин хәерчесенә охшамаганмы?

Кимәнә коңгызга тиз генә чыбык очы белән төртә һәм коңгыз, йөген ташлап, ал аякларын күтәргән килеш басып кала.

  • Минемчә, тәкъсир, бу коңгыз ишанга охшыйрак төшә. Әнә күре­гез, дога кылган булып кулларын нәкъ ишанча күтәргән, — ди.
  •  

БЕР БАКЧАДА

Азәрбайҗанчадан

Бер бакчада мулла йөри икән. Шунда ук бер аю да килеп керә. Бакча хуҗасы боларның икесен дә күреп алып, мулланы кыйнарга тотына. Мулла дигәнең моңа аптырап кала:

  • Каян алып мина ябыштың әле, аюны ник кыйнамыйсың? — ди мулла.

Бакча хуҗасы әйтә:

  • Аю ул ашап туя да чыгып китә, ә син ашап күбенгәннән соң да кесәләрең белән куеннарыңа ризык тутырасың,—ди.

 

ЭТ ҮЛГӘЧ

Азәрбайҗанчадан

Бик бай бер хаҗиның куй көтүләрен саклый торган эте үлә. Бик яраткан эте булганга, ул аны кәфенләп, зурлап, муллалардан корьәннәр укытып күмдерә.

Моны ишеткәч, имам хәзрәте акылымнан язардай булып ачулана, дин мәсхәрәләп этне мөселман йолалары белән күмүчене үлемгә хөкем итәргә җыена, һәм атына атланып хаҗи янына китә.

Имам киләсен хаҗи алдан белә, аңа бирергә үз көтүеннән бик си­мез илле сарык аерып куя һәм башын бик түбән иеп әйтә аңа:

  • Олуг хәзрәтем! Хода бәндәңнең кайгылары чиксез-чамасыз бит әле. Дошманнарымны куркытып, көтүләремне саклаган этем вафат бул­ды. Мөселманның да мөселманы иде ул — муллалар белән имамнар турында гына уйлап яшәде акыллым. Үләр көнендә менә сиңа да чат симезләрен генә санлап илле сарык бирергә васыять әйткән иде. Әнә ул синең сарыкларың! — ди.
  • Ә нигә син аны эт диеп кимсетәсең! Аны бит минем кардәш-туганым дияргә була!—ди имам чиксез шатланып. — Кая дустымның кабере, күрсәт тизрәк, мин үзем корьән чыгам аның өстендә, — ди имам.

 

ЗИРӘКЛЕК

Башкортчадан

Бер ярлының бик зирәк малае була. Ә шул авылның мулласы бөтен тирә-юньдә иң акыллы кеше дип үзен сөйләп йөри икән. Малай турын­да ишеткәч, мулла аның атасын очратып сораштыра һәм әйтә ди:

  • Имеш, малаең бик зирәк синең. Кара син аны, бик күпне белеп кыланмасын, тыеп тот үзен. Яшьли зирәк булган зат олыгайгач тинтәк­ләнә ул.

Хәзрәтнең бу сүзләрен малай да тыңлап тора һәм болай ди икән:

  • Мулла абзый, яшь чагыңда син бик томана булгансың диләр бит, картайгач ник зирәкләнмәдең соң? — ди.

 

СЫЕРСЫЗ КАЛУ

Көнчыгыш әкиятләреннән

Бер киң күңелле ярлы кешенең инде эшкә ярамый торган чамасыз карт һәм бик арык ишәге була. Бернинди йөк ташырга ярамый, ә үзен ашатырга кирәк. Шул ук хуҗаның бик симез, бик матур һәм бик күп сөт бирә торган сыеры да бар икән. Кичләрнең берендә бу кеше ходай­га ялвара:

— И тәңрем! Ал зинһар шул ишәкне миннән, үлсен ул! Юкка азык әрәм иттермә, шуны карый-карый туеп беттем инде, — ди.

Иртән торгач абзарга чыгып караса, хуҗаның исләре китә: япь-яшь сыеры үлгән, ә карт ишәге исән.

Ул, ачуыннан нишләргә белмичә, башын күтәреп күкләргә карый һәм кычкырып зарын түгә:

— Әй. тәңрем! Шул күкләрдә мин бар дип күпмедән бирле утырган буласың, җир-күктәге барча нәрсә белән идарә итәсең, ә шушы көнгә хәтле сыерны ишәктән аера белмисең икән! Мин бит ишәгемне үтер дип сорадым, ә син мине сыерсыз иттең! — ди.

 

ИКЕ ИШӘК ЙӨГЕ

Кыргызчадан

Көннәрнең берендә бер мулла үзенең улын ияртеп ауга китә һәм бергә йөрергә дип тапкыр, зирәк Әпәндене дә ала. Әпәнде җәяү бара икән, ә тегеләре атка атланганнар.

Көн бик эссе була. Мулла җиләнен сала һәм, тотып бар дип, Әпән- дегә бирә. Моны күргәч, мулланың малае да җиләнен салып Әпәндегә тоттыра.

Юл шактый озын булганга, Әпәнде, тирләп-пешеп, арый башлый.

Мулла аңардан көлеп әйтә икән:

  • Әй, Әпәнде, син бер ишәк йөртерлек йөк күтәреп тә хәлдән тай­дың бугай, — ди.
  • Мин бит, хәзрәт, ике ишәкнең йөген күтәреп барам, — дип җавап бирә Әпәнде.

Сайлап тәрҗемә итүче: Зәки Нури.

 

Реклама