Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАЯН СӘХИФӘ

СОРАУ: — Сею темасына күчтең нигә карт көннәреңдә?
ҖАВАП: — Кошлар да бит җылы якка
күчәләр көзләрендә.
Мәдинәгә мәдхия
Мәдинәсезләрне жәллим! —
Гүя һәрберсе — ятим: Ата-анасы булса да, юк Мәдинәсе
ләкин!
Кемнең, генә утырмасын комга сөю көймәсе, бердәнбер
сәбәп моңар га — юк аның Мәдинәсе!
Кайберәүләр — төшеңә дә кермәс байлык иясе.
Тик барыбер ярлы, чөнки юк аның Мәдинәсе!
Никадәр көчле булса да, Мин дошманны җиңәсе, чөнки ул
бер яктан көчсез — Юк аның Мәдинәсе.
Җырлый халык: «...Асиясе, Вәсиләсе, Фәгыйләсе...»
Җыры тагын матурая кушылгач «Мәдинәсе»!
Бу шигырьнең нигә болай очып тора һәр сүзе? —
Чөнки мин кул гына куйдым, Мәдинә язды үзе!
Шатландым
Яңа урамнар тезелә,
яңа өйләр сап-сары.
Яка килгән машиналар,
яңа терлек абзары...
һәр яңалыкка куандым
авыл җирендә йөреп,
шатландым бер бик
тетелгән, Тузган әйбер дә
күреп.
Шатландым, чыккан ул гәрчә
эшләнеп кулдан минем,—
Ура! Халык укый-укый
китабым тузган минем!