Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢ КОЯШЛАР АРТЫНА...


1923 ел. Илдә гражданнар сугышы тынган. Идел буендагы каты ачлыктан соң авылларда
ниндидер сәер тынлык урнашкан. Бетен күргәннәрдән, кичергәннәрдән тиз генә котылуы читен...
Ләкин кешеләрнен еметләре сүнмәгән, еметләре һаман да алда, һаман да биектә...
Кызыл кошлар булып күккә очыйк без.
Очыйк күккә, кояш айны кочыйк без.
Очарбыз,
Мен кояшлар артына без җитәрбез, Очып, бар дөньяны хәйран
итәрбез.
Әхмәт Исхакның матбугатта басылган беренче шигыре — * Кызыл кошлар»... Тынлыкны
ярып күккә «Кызыл кошлар» күтәрелә... Ул вакытта бу символик шигырьне янадан кырык ел
узгач ничек яңгыравы турында уйлаганнардырмы, белмим. Хәзер ул гаҗәп бер эчтәлек белән
яңгырый. Ул «Кызыл кошлар» хәзер мең кояшлар артына җиттеләр... «Кызыл кошлар» күренү
белән яшь шагыйрьне беренче башлап сөенеп Кави Нәҗми котлый. Ул, бездән дә бер декадент
шагыйрь чыкты дип, үзенең шатлыгын белдерә. Ул чакта әле яшь шагыйрь декадент дигән
сүзнең ни икәнен дә аңламый. Шигыре аның күк йөзе кебек ачык, тирән, анда романтика тулы,
декадентлыкның эзе дә юк.
Казан — шагыйрьләр шәһәре. Күбесе монда авылдан килеп шагыйрь булган. Күбесе
авылдан...
Әхмәт Исхак 1905 елның беренче маенда туа. Казанда туа. Әтисе Абдулла абзый байларда
конторщик. Ул хәзерге Татарстан, Тукай урамнары тирәсендә үсә. Шул тирәләрдә «Кояш»,
«Йолдыз», «Ялт-йолт» редакцияләре урнашкан. Күршедә генә «Гасыр» китап магазины.
Күршедә генә татарның атаклы драматургы Галиәсгар Камал яши. Күршедә генә халык
шагыйре Тукай. Яшь Әхмәт үз гомерендә бер тапкыр булса да Тукайны күрә. Аннан аны
күмгәнне хәтерли, үлгәннән соң үткәрелгән еллыгын хәтерли... Болар барысы нигә? Болар
барысы бергә аңа әдәбиятка юл ачалар. Бу юл башта Мөхәммәдия мәдрәсәсенә, аннан
педтехникумга илтә. Казан — шагыйрьләр шәһәре. Шагыйрьләре, әдипләре арасында ту, үс,
кайна, үзләрен күр, сүзләрен ишет тә — синең күңелдә чаткылары ничек калмасын!
Беренче «Кызыл кошлар»ны күккә очырганнан алып, бүгенгәчә шактый гомер узган...
Крестьян чәчеп киткән җирен яңадан килеп карый: тишелгәнме, юкмы? Ничек тишелгән?
Шагыйрь дә шулай. Ул да үз эшенең нәтиҗәсен күрергә тели. Мондый теләк бигрәк тә олыгая
төшкәч туа.
ИСХАККА
60 яшь
Әхмәт Исхак күп эшләгән шагыйрь. Егермедән артык җыентык. Татар телендә,
рус телендә. Балалар өчен һәм зурлар өчен... Аның иҗатының характеры
җыентыкларның тышына бәреп чыккан: «Таш урамнар җыры», халыкның борынгы
әкиятләреннән калыккан «Каракаш батыр», очучы «Өч кыз турында әкият», «Герой
танкист Петр Новиков турында җыр», «Азия өстендә таң* һәм башкалар...
Ә күпме тәрҗемә! Тәрҗемә өлкәсендә татар шагыйрьләреннән Әхмәт Исхак
кебек фидакарьлек күрсәткән бер генә кеше дә юк. Бер дә шикләнмичә әйтергә
мөмкин. Иөз мең юл! Наван — «Фархад вә Ширин», Пушкин — «Руслан һәм
Людмила», Лермонтов— «Демон», «Мцыри», «Боярин Орша», Некрасов, Гейне,
Шевченко, Мәхтүм Колый, Горький («Кыз һәм үлем»), Маяковский («Бөтен тавыш
белән»), Җамбул, Тихонов, Щипачев һ. б. Опералар әчеп тәрҗемә ителгән ничаклы
арияләр, җырлар...
Ә бит бу шагыйрьләр, бу әдипләрнең һәркайсына үз ачкычы кирәк. Тыныч,
салмак аккан ундүрт юллы Онегин строфасы үзе бер осталык сорый. Тәрҗемәдә шул
юлларга сый. шуннан чыкма, Пушкин әйткәнне әйтеп бетер һәм ул синең телдә
оригинал кебек яңгырый алсын. Күтәренке романтик рухтагы «Демон»ның үз агышы
бар. Шул тонны, шул интонацияне тап, татарчада да ул без белгән «Демон» булып
калсын... Әхмәт Исхак шигырь, тәрҗемә техникасының зур остасы, югары культуралы
остасы...
Шагыйрь образына мин кеше буларак бер бөтен итеп карарга яратам. Ул көндә-
лек вакыйгаларның эчендә туктаусыз кайнаган публицист—журналистта,
редакторда. Җырлар, мәсәлләр турындагы мәкаләләре, «Тукайның әдәби
осталыгы»н озак еллар җентекләп өйрәнгәннән соң язган хезмәтләре белән фәнни
тикшеренүче дә...
Әхмәт Исхак әдәбиятка шагыйрь булып килеп керде һәм шагыйрь булып калды.
Ул күбрәк эпик пландагы шагыйрь. Ләкин тора-бара аның талантының бөтенләй кө-
телмәгән тагын икенче ягы ачылып китте. Әйтерсең мәсәл жанры шагыйрьнең буша-
ганын озак вакыт көтеп торган. Мәсәл Әхмәт Исхакта үз кешесен тапты. Ул кеше үткен
телле, шаян, шук, урынына карап үтергеч усал. Бу жанрда ул үзен ничектер бөтенләй
җиңел сизә, иркен тота, аның чын мәгънәсендә хуҗасына әйләнә. Минемчә, таланты
аның шунда. «Чаян» һәм «Карахмәт» псевдонимы белән йөргән Әхмәт Исхак икесе
аерылгысыз. Тукайлардан, Гафурилардан соң мәсәлне яңадан безнең шартларда
үстереп җибәрүче кеше дә Әхмәт Исхак. Аның артыннан хәзер Гамил Афзал, Шәүкәт
Галиев кебек икенче буын шагыйрьләре кутерелеп чыкты һәм юмор, сатира
өлкәсендә үзләрен таныттылар...
Әхмәт Исхак «Чаян»ның башында, аның тирәсендә тупланган сәләтле
яшьләрнең уртасында. Зур тәҗрибәсен ул халыкка хезмәт итүгә буйсындырган.
Шагыйрьнең беренче шигыре — «Кызыл кошлар» кабат искә төшә, алар инде
мең кояшлар артына очып менгәннәр, биектә, еракта... Ә шагыйрь шат. Халкының
шуна ирешкәнен күреп шатлана ул...