Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСҮ ЮЛЫНДА

(Съездда сөйләгән докладтан.) Шушы елның 14—15 январенда Татарстан азучыларының чираттан тыш VI съезды булды. Съездда Татарстан язучылары Союзы идарәсенең председателе Мирсәй Әмир хәзерге татар әдәбиятының торышы һәм бурычлары турында доклад ясады. Доклад буенча фикер алышуда язучылардан Г. Әпсэләмов, И. Нуруллин, Б. Гыйззәт. Ж. ТәрҖемаңов, И. Гази, /5. Булгаков. Г. Ахунов. 3. Мохнатое, съездга кунак булып килгән Мәскәү язучылары Л. Соболев. С. Михалков, Б. Дубровин, чуваш язучысы Н. Ильбеков һ. б. катнашты, һәм КЛССның өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаев чыгыш ясады. Аннары съезд РСФСР азучыларының II съездына делегатлар сайлады. Делегат итеп түбәндәге язучылар сайланды: М. Әмир, Г. Әпсә- ләмов. Г. Бәширов, Р. Ишморат. Л. Соболев. Ф. Хөсни. С. Хәким. Ә. Исхак, Г. Ахунов, 3. Нури. Г. Минский. С. Радзиевсквя һәм А. Расих. Татарстан язучыларының VI съездында, Л. Соболев. С. Михалков, Б. Дуброаиннан тыш, Мәскәү язучылары .4. Алексин. Л. Андриевская, Л. Львов, Р. Моран, башкорт шагыйре Мостай Кәрим дә катнашты. ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ Х7" ткән җәйдә без, бер төркем язучы һәм шагыйрьләр, Мамадыш районында булган идек. Район үзәгеннән иң еракта торган авылларның берсендә өлкән яшьтәге бер колхозчы әйткән сүз әле дә хәтеремнән чыкмый: — Мин бу колхозда 25 елдан артык эшлим, — диде ул. — Шушы 25 ел эчендә безнең авылга бер генә язучының да аяк басканы юк иде әле! — диде. Аннары, менә шулай, берьюлы берничә күренекле язучы килүгә бөтен авыл халкының сөенеп бетә алмавы турында сөйләде, барыбызга да бик күп итеп рәхмәтләр яудырды, яхшы теләкләр теләде. Яиа китаплар язуыбызны, тагы-та- гы килүебезне үтенде. Бер үк вакытта, шулай ук күренекле язучылардан торган тагы ике төркем Минзәлә, Ал'абуга районна9. .С. Ә.' № 3. рындагы колхозларда йөрделәр. Ә көзен тагын 30 дан артык язучы Әл- мәт, Бөгелмә, Лениногорский, Түбән Кама, Алабуга районнарында булдылар. Моңарчы язучылар аяк басмаган бик күп авылларда булдык без. һәркайда безне киң'күңел белән, кочак җәеп каршы алдылар. Әсәрләребез турында фикерләрен әйттеләр. Бу төркемдә булмаган башка язучыларның иҗади эшләре белән кызыксындылар, гомумән, культурабызга кагылышлы мәсьәләләр буенча бик күп сораулар бирелде. Без анда, кырларда, фермаларда, төзелеш участокларында эшләгән хәлдә, әдәбияттагы һәр яңа әсәрне калдырмыйча укып, сәнгать фронтындагы яңалыкларны да зур кызыксыну белән күзәтеп баручы йөзләрчә кешеләрне күрдек; аның өстенә, үзләре дә сәхнәләргә чыгып, безнең хикәяләребезне, шигырьләребезне я сөй- ләп, я җырлап бирүче, пьесаларыбызны куюда катнашучы йөзләрчә дәртле, талантлы яшьләрне очраттык. Бик күп китапханәләрдә булдык. Безгә анда- укыла-укыла тетелеп, чүбекләнеп беткән китапларыбызны күрсәттеләр; бик күп китапларның, инде кулга тотар җире калмагач, макулатурага бирелгәнлеген әйттеләр. Кая гына барсак та, язган Әсәрләребез өчен рәхмәт әйтү белән бергә үк, бездән тагын да күбрәк яңа китаплар язуыбызны, элек язылган- нарыннан яхшыларын күбрәк итеп яңадан бастырып чыгаруыбызны сорадылар. Халык арасында соңгы елларда матур әдәбиятка карата болай да бик нык үскән игътибар язучылар барган урыннарда бермә-бер көчәеп китә. Китап кибетләрендә сәүдә кыза, газетажурналларга язылучылар күбәя. Язучылар белән очрашу чын мәгънәсендә әдәбият бәйрәменә әйләнә. Укучылар өчен дә, язучылар өчен дә нәтиҗәле бәйрәмнәр алар. Укучыларны да, язучыларны да үз эшләрендә иҗади хезмәткә рухландыра торган бәйрәмнәр. Партиянең әдәбиятны, сәнгатьне халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә булырга чакыруын истә тотып, соңгы елларда без язучыларны халык белән, укучылар массасы белән очраштыру эшенә аеруча игътибар итәбез. Халык белән күбрәк очрашкан саен, без хәзер безнең илдә, партиянең яңа программасында әйтелгәнчә, матур әдәбиятның чын мәгънәсендә халык эше булып әверелгәнлеген ачыграк күрәбез. 11Ә.м моны аңлау гына түгел, язучы йөрәге белән тою — бездә чын мәгънәсендә зур иҗат активлыгы тудыра. Әдәби хәрәкәтнең халык тормышында шундый киң колач алуы хәзер Советлар Союзындагы барлык республикалар өчен хас. Хәзер бездә һәрбер халыкның әдәбияты тугандаш халыкларның да культуралары белән дусларча багланышны көчәйтү, берберсенең уңышларын уртаклашуга тагын да киңрәк гол ачу юнәлешендә үсә. Безнең язучылардан зур бер төркемнең Казахстанга баруы, АлмаАтадан Габиден Мустафин, Җобан Молдагалиев, Тәхәви Ахтанов, Сагынгали Сәитов кебек күренекле казах язучыларының безгә — Казанга килүе — заман үзе безнең алга китереп куйган таләпләрдән чыгып эшләнгән файдалы чара булды. Без, тугандаш ике халык язучылары, бер-беребезнең иҗатлары белән тулырак, якынпанрак таныштык. Башкортстан язучылары белән без күптәннән һәм бик якыннан иҗади элемтә тотабыз. Күршеләре- бездән чуваш, мари дусларыбыз белән дә һаман очраша, тәҗрибәләрне уртаклаша торабыз. Үткән язда безгә Мәскәүдән бер төркем язучылар килгән иде. Көзен алар безне Мәскәүгә чакырдылар. Башкала укучылары татар язучыларының әсәрләрен ничек кабул итүләрен, аларга югары бәя бирүләрен сәхнәдән укылган шигырь яки хикәяләребезне көчле алкышлаулары аркылы күрсәтү белән генә чикләнмәделәр, аерым әсәрләр буенча оештырылган укучылар конференцияләрендә телдән дә әйтеп бирделәр. Әдәбиятыбыз үз республикабыз тормышы белән генә түгел, күп милләтле зур совет әдәбиятының органик бер өлеше буларак, бөтен ил күләмендәге тарихи вакыйгалар белән багланышта алга бара. һәм без хәзер үзебезнең татар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләләргә якын килгәндә зур совет әдәбияты ирешкән’ югарылыктан торып якын килмичә булдыра алмыйбыз. Шулай булган хәлдә дә без татар совет әдәбиятының бүгенге торышы турында теләсә нинди зур трибунага чыгып, көр тавыш белән сөйли алабыз дип уйлыйм. 1963 елның февралендә без Татарстан язучыларының V съездын уздырдык. Анда без, биш еллык чорга йомгак ясап, әдәбиятыбызның моңарчы булмаган темп белән үскәнлеге, сыйфат ягыннан да яңа баскычка күтәрелгәнлеге турында әйткән идек. Ул съездда без аеруча проза жанрында булган уңышларыбызга игътибар туплап, конкрет мисаллар төсендә Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Ф. Хөснинең «30 пчы ел», Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар», Гариф Ахуиовның «Хәзинә», Г. Бәшировның «Таң беленгәч» романнарына, Рафаэль Төхфәтуллпн- ның «Йолдызым», Эдуард Касыймовның«Кояш көн дә чыга» повесть- ; ларына, Гариф Галиев, Аяз Гыйлә- i җев, Барлас Камалов, Г. Мөхәммәтшин хикәяләренә тукталган идек. Төрлесе төрле яктан тәнкыйтькә мохтаҗ әсәрләрдән Әмирхан Еникиның «йөрәк сере», Шәриф Хөсәе- новның «Мәхәббәт сагышы», Г. Мин- скипның «Язның беренче көне», С. Батталның «Сигезенчесе кем». Шамил Бпкчуриняыц «Кайнар чишмә» повестьларын искә алган идек. Ул вакытта уңай яктан искә алынган әсәрләр барысы да диярлек хәзерге көндә киң катлам укучыларның сөеп укый торган популяр китапларына әверелеп киттеләр. «Мәңгелек кеше», «Хәзинә» романнары, «йолдызым» повесте рус телендә дә басылып, барлык Бөтенсоюз укучылары кулына керделәр. Тәнкыйтькә очраган әсәрләрнең дә күбесе, авторлары тарафыннан яңадан каралып, китап булып басылып чыктылар. Ләкин бүген инде ул китапларның күбесе аларны язган авторлар өчен иске булып калдылар. Чөнки ул авторлар яңа әсәрләр язып, күбесе аларны бастырып чыгарырга да өлгерделәр. һәм бу хәл безнең поэзия, тәнкыйть, балалар әдәбияты жанрлары өчен дә характерлы. Шәхес культы чорында әдәбиятка карата куелган ясалма киртәләр сындырылып, коммунистик җәмгыять төзүнең һәр тармагында Ленинчыл демократия принциплары урнаштырылу шартларында ачылган иҗат иркенлеге язучыларга әсәрләрендә үзләренең индивидуаль сыйфатларын, телдә, стильдә аерым үзләренә генә хас өстенлекләрен, икенче төрле итеп әйтсәк, әдәби талантларын тулы күләмдә ачып җибәрергә мөмкинлек бирде. Без бу хәлнең V съезд алдыннан булган чор өчен дә характерлы булуын әйткән идек. Соңгы ике ел эчендә без моны тагын да ачыграк күрдек. Шушы кыска ара эчендә формалары ягыннан да, темалары ягыннан да берберсенә бөтенләй охшамаган, ләкин нигездә бары да социалистик реализм позициясеннән торып язылган берничә роман һәм .повестьлар, поэма һәм шигырьләр, сәхнә әсәрләре, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме буенча зур-зур хезмәтләр чыгып өлгерде. Аларның үзәгендә бүгенге совет кешесе образын иҗат итү проблемасы тора, һәм аларның барысын бергә гомумиләштереп алганда, бу әһәмиятле мәсьәләне хәл кылуда әдәбиятыбыз, әлбәттә, алга таба адым ясады дип, шикләнмичә расларга була. Дөрес, ул әсәрләр бары да бер дәрәҗәдә уңышлы дип кабул ителмәделәр. Арада кызу бәхәс тудырган яки каты тәнкыйтькә очраган әсәрләр дә булды. Без моны әдәбият дөньясы өчен гомумән табигый хәл дип карынбыз. Бәхәс белән тәнкыйть дигән көчле ашламалар юк җирдә матур әдәбиятның җимешле агачлары үсми дә. Безнең совет әдәбияты басулары өчен ул ашламалар аеруча күп булырга тиеш. Чөнки безнең илебез, җир шарында беренче булып, яңа җәмгыять төзи. Ә бит бу эштә безгә берәү дә тәҗрибә туплап яки үрнәк биреп калдырмаган. Кая барасыбызны беләбез, ләкин ул юлда нинди көтелмәгән киртәләр, нинди су асты ташлары барын кайдан белеп бетерәсең! Абынып киткән чакларыбыз да, егылып авызборыныбызны канаткан чакларыбыз да була. Бәс шулай икән, дөньяда беренче булып янага юл салучы ил әдәбияты ничек инде бәхәссез генә бара алсын! Ләкин төп юнәлеш мәсьәләсендә без бердәм. Шуңа күрә әдәби әсәрләргә карата яхшыны яманнан аеру мәсьәләсендә дә уртак тел таба алабыз. РОМАННАР, ПОВЕСТЬЛАР ЕЛЫ V съезддан соң беренче басылып чыккан китап буларак, иң башлап укучының һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән әсәр — Атилла Расихның «Язгы авазлар» романы булды. Сүз уңаенда әйтергә кирәк: бу китапның басылып чыкканга кадәр булган язмышы үзе әдәби хәрәкәтебезнең бу чордагы кайбер каршылыкларын күрсәтү өчен бик ха-, рактерлы. Автор аны, партиянең сентябрь Пленумы карарлары белән илһамланып, 58 иче елларда ук язган иде. Ләкин шундый актуаль һәм кирәкле темага, социалистик реализм принципларыннан чыгып язылган әсәр, өч-дүрт ел буена каккалап-сук- калап йөрткәннән соң, анда да язучылар Союзы идарәсенең катнашы беләп, 1963 елда гына дөньяга чыга алды. Мәсьәләнең бу ягына тукталуым очраклы хәл дип уйламагыз. Чөнки теге яки бу әдәби әсәргә бәя биргәндә бүген өчен искергән карашлардан чыгып эш итү күренешләре бездә әле дә очрый. Шәхес культы фаш ителде. Ләкин шуның белән аның зарарлы калдыклары да инде бетте дип уйлау хата булыр иде. Аның калдыклары әле бар һәм аларга каршы көрәш дәвам итә. «Язгы авазлар» романының уңай яклары турында бездә инде күп сөйләнде, күп язылды. Аңа артык тукталмыйча, тизрәк шул ук авторның икенче җитди уңышы турында әйтәсе килә. Әйе, VI съездга иң зур уңыш белән килүче аеруча бәхетле язучыларның берсе Атилла Расих дисәк, хата булмас. «Язгы авазлар»дан укучылар диңгезенә таралган күңелле дулкыннар басылып өлгермәде, язучының, тагын да зуррак көч белән яңгырап, икенче әсәре килеп чыкты. Бусы — «Ике буйдак» романы. Дөрес, әдәби осталыкның югары таләпләреннән чыгып, профессиональ фикер алышуларда бу әсәрнең телендә яки композициясендә күренгән кайбер кимчелекле яклары турында да сүзләр булды. Ләкин алар аның! гомумән алганда зур уңыш булуын инкарь итә алмыйлар. «Ике. буйдак»ның беренче карауда ук күзгә бәрелеп торган кыйммәтле ягы — безнең әдәбият өчен яна кешеләр, чын мәгънәсендә яңа образлар алып, килүендә. Безнең кайбер роман, повесть яки хикәяләрдә, шулай ук аерым шигырь яки сәхнә әсәрләрендә анкетасы буенча галим дип, профессор дип, доктор яки кандидат дип аталган персонажлар очраса да, чын мәгънәсендә галим образы, фән кешесе обра-' зы юк иде әле. Атилла Расих үзе дә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты һәм ул ветеринария өлкәсендә күп еллар гыйльми эш алып барган, шул өлкәдә кадрлар хәзерләшкән кеше! һәм шушы өстенлеге ана, язучы буларак, галимнәр дөньясында иркен йөзәргә, аларны үз стихияләрендә күрсәтергә, характерларына хас үзенчәлекләре белән аларның җанлы образларын тудырырга ярдәм иткән. Ләкин, әгәр дә әсәрнең кыйммәте шунда гына, ягъни татар әдәбиятында беренче булып галимнәр дөньясын гәүдәләндерүендә генә Цулса, бу әле ярты уңыш кына булыр иде. Расих бу романда аннан югарырак күтәрелә. Ул совет чынбарлыгының бик күп тармаклары өчен характерлы булган бүгенге кешеләрнең гомумиләштерелгән әдәби образларын бирә. Романның үзәгендә торган Рәхим образында без халык интересын бөтен нәрсәдән өстен куйган, хакыйкать өчен көрәштә принципиаль булган, алдына куйган изге максатына ирешү өчен көрәштә бернинди киртә, бернинди авырлык белән дә, шәхси тормышында зур югалтуларга, мәхрүмлекләргә очрау белән дә исәпләшми торган алдынгы совет кешесе образын күрәбез. Автор аны яратып, зур йөрәкле көрәшчегә, олы җанлы гуманистка хас булган сыйфатлар белән сугарып, шул ук вакытта аны, Рәхим исемле шәхес буларак, үз характерына хас индивидуаль үзенчәлекләрдән дә мәхрүм итмичә, чын мәгънәсендә кеше итеп гәүдәләндерә. Уңай образ иҗат итүдә, һичшиксез, Рәхим әдәбиятыбызның зур уңышы. Ләкин Заһит, әдәби образ буларак, авторның тагын да зуррак уңышы дияр идем мин. Бу ике образ бер-берсен көчәйтергә ярдәм итәләр. Рәхимгә каршы куелган Заһид — ул гади тискәре образ гына түгел. Ул уңай кеше булу өчен кирәкле бик күп яхшы сыйфатлар белән дөньяга килгән шәхес. Ләкин шәхес культы заманында, җитәкчелектә догматизм һәм башбаштаклык өстенлек алган шартларда ул үзенең төп кешелек сыйфатларын саклый алмаган. Тормышта очраган авыр, фаҗигале каршылыкларны ал ар га каршы көрәш аша хәл кылу юлына басмаган. Ул күңеле кабул итми торган эшләргә дә күз йомып риза булу юлына баскан. Ә халык каршында җаваплы эшкә алынган кеше өчен андый юлга — үз кәефең өчен төрле начарлык белән, бюрократлык, кешеләргә мөнәсәбәттә җинаять дәрәҗәсенә җиткән салкынлык, гамьсезлек белән килешеп яшәү юлына басу — һәлакәт, һәм без беләбез бит — шәхес культы тудырган коточкыч башбаштаклык шартларында күпме яхшы кешеләр рухи яктан гарипләнмәде? Шул нигездә кем башыннан нинди газаплы кичерешләр үтмәде! Заһид образы менә шул турыда бик тирән уйландыра торган, бүгенге көндә дә җаваплы урыннарда утыра торган кайберәү- ләрнең җаннарын айкый торган образ ул. Заһид образының әһәмияте — тормыштагы Заһидларны күрергә өйрәтүендә, укучыны аларга карата уяу булырга чакыруда дип кенә аңласак — бик тар аңлау булыр иде. Бу образ аркылы автор укучыга әйтә: Заһид язмышыннан сабак алу өчен тормышта аның дәрәҗәсендә үк түбәк төшкән кеше булу шарт түгел, ди. Заһидны шундый түбәнлеккә төшергән карашның тырнак кадәр генә булса да элементы юкмы синдә? Булса, син аңардан тизрәк үзең белеп арыну ягын ка- pq! ди. Романның уңышлы яклары күп. Ләкин бу әсәр турында бездә шактый күп сөйләнде, күп язылды. Шуңа күрә аңа артык тукталмаска да мөмкин дип уйлыйм. Заман темасына язылган яңа әсәрләрдән Нурихан Фәттахның «Бала күңеле далада» романы басылып чыкты. Чирәм җирләрдә эшләүче якташларыбыз һәм аларның төрле халык вәкилләреннән торган дуслары турында язылган бу әсәр дә безнең әдәбиятыбыз өчен яңа. һәм аның яңалыгы чирәм җирләр турында язылуында гына түгел. «Сезнеңчә ничек?» романы һәм хикәяләре белән үзенең ышанычлы каләм иясе икәнлеген күрсәткән Нурихан бу әсәрендә тагын да җитлегә төшкән. Ул үзенә хас алымнар белән, икмәк җитештерүче совет кешеләренең хезмәтләренә дан җырлый. Язучы өсләренә авыр бурыч алган героик яшьләрнең хезмәтләрен бөтен каршылыклары, бөтен авырлыклары белән бергә күрсәтә. Крестьян егете Һарун йөзендә, аның хезмәткә гашыйк, шул хезмәттән башка яши алмый торган натурасы аркылы без олы ихтирамга лаек булган чын кеше — хезмәт кешесе образын күрәбез. Әсәрдә бозык юлга баскан һәм шундыйлар йогынтысына бирелгән җитди кимчелекле кешеләр образлары да күп. Ләкин автор андый- ларга карата кешечә мөнәсәбәттә торып яза һәм шунысы белән безнең бүгенге көн рухына якын тора. Язучы тормышта үзе күреп алган тойгылардан чыгып, үз башында туган фикерләрне язу юлы белән иҗат итә. Шуңа күрә без бу әсәрне әдәбиятта яңалык дип кабул итәбез. (Югыйсә бездә, турыдан-туры тормышның үзеннән түгел, ә китаптан, әдәбияттан рухланып язылган әсәрләр дә була бит әле.) Ләкин Н. Фәттахның әдәби телгә булган кайбер карашлары белән килешәсе килми. Беренче әсәрен язганда ул әдәби тел нормалары белән исәпләшмичә, диалектизмны яңалык дип хаталанган булса, бу әсәрендә инде безнең бүгенге әдәби тел өчен искергән, архаизм булып калган сүз тезмәләре белән мавыга. Аның «иде»ләрне кирәгеннән артык күп куллануы, әлбәттә, бүгенге телдә яңалык була алмый. Үткән съездда үзенең «Кояш көн дә чыга» повесте белән телгә алынган яшь язучы, хәзер инде язучылар Союзы члены Эдуард Касыймов «Гомер ике килми» романын язды. Роман шәхес культы чоры корбаннары трагедиясен гәүдәләндерә. Язучы моны укучыны дулкынландырырлык итеп бирә алган. Шундый авыр шартларда да хакыйкатьнең жиңәсеиә ышанычын югалтмаган нык рухлы совет кешесе образын күрәбез. Безнең соңгы елларда язылган әсәрләрнең барысы өчен дә диярлек хас булган як — эзләнү. Нәрсә эзлиләр? Язучылар алдына тормыш тарафыннан, заман тарафыннан куелган уртак бурыч: замандашла- рыбызның җанлы, художестволы образларын иҗат итү. Шулар аркылы безнең яңа җәмгыять төзү идеалыбызны, шуның өчен көрәшүебезне, җиңүебезне һәм җиңеп чыгарга тиешлегебезне раслау. Моны барыбыз да беләбез. Ә менә шул идеяне, шул образларны тудыру өчен нинди әдәби чаралар табарга мөмкин? Тормышта булган һәм булуы мөмкин табылган мең төрле вакыйгалар, мең төрле характерлар арасыннан кайсысын сайлап алу яки кайсысына таянып үз фантазияңә юнәлеш бирү мәсьәләсе. Болар уйланмыйча, эзләнмичә генә табыла торган нәрсә түгел. Гадәттә, бездә эзләнү күбрәк яшь язучыга хас сыйфат итеп күрсәтелә. Монда, әлбәттә, дөреслек бар. Ләкин шунысы да хакыйкать: чын язучы, чын шагыйрь — гомеренең актыгына кадәр эзләнүдән туктамый. Эзләнүдән туктау — ул ижат итүдән туктау дигән сүз булыр иде. Эдуард Касыймов әдәбиятыбыз өчен яңа характерлар тапкан. Ләкин яшь язучы, мотлак үземчә языйм дип булса кирәк, бу фаҗигале теманы әдәби яктан хәл кылуда форма оригинальлеге белән артыграк мавыкмады микән дигән сорау туа. Үлем түшәгенә егылган кеше, йоклый алмый яткан төннәрендә иренең рәсеменә карап, үзенең газап белән үткән тормыш юлын сөйләп чыга. Главалар урынына төннәр, 1 нче төн, 2 нче төн... 12 нче төн... Артык караңгы дияргә ашыкмыйм ашыгуын. Шулай да, бәлки минем субъектив карашымдыр, әдәбиятта авыру геройларны, мәетләрне яратмыйм. Кызганычка каршы, соңгы елларда алар әдәбиятта ешрак күренә башладылар. Ләкин алар турында соңрак якн икенче урында. Соңгы еллар өчен заман темасын әдәбиятта киңрәк, күләмлерәк итеп аңлау һәм шулай хәл кылу характерлы. Шуңа күрә, бу елларда язылган, ләкин эчтәлекләре белән үткәнрәк елларга кагылган әсәрләрне дә заман темасыннан аерып йөртәсем килми. Бу чорда Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» повесте басылып чыкты. Язучының үз тормыш юлы турында язылган бу әсәр безнең әдәбиятыбыз өчен әле яңа булган мемуар жанрын алып килүе белән характерлы. Мемуар — ул культура дәрәҗәсе югары торган, җитлеккән әдәбияты булган халык өчен хас жанр. Фатих Хөсни, әлбәттә, тәҗрибәле художник буларак, тел остасы буларак, үзе һәм үткән юлы турында укучыны мавыктырырлык итеп язган. Әсәр яратып укыла, һәм аның аша без аерым бер шәхеснең биографиясе белән генә түгел, совет язучысының тормыш юлы белән танышабыз. Шул ук вакытта, язучыны бу яңа хезмәте өчен тәбрикләү белән бергә, аңа иптәшләрчә киңәш төсендә әйтәсе дә килә: безнең буын язучысы үткән юл киңрәк һәм катлаулырак бит ул. Ул юлда Фатих Хөсни әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең бик хөрмәтле вәкилләре белән — Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Салих Сәй- дәшев, Фатих Кәрим кебек тарихи шәхесләр белән аз очрашмагандыр, хәтта алариың кайберләре белән якыннан аралашкандыр. Шундый шәхесләргә карата үз фикерләрен киңрәк, тулырак әйтү өчен, алар- ның әдәби портретларын сызып китү өчен бик уңайлы форсат бнт бу әсәр. Ләкин язучы киң күңелле жанр биргән мөмкинлекләрдән тулырак файдаланмаган. Үз шәхесе тирәсеннән ераграк китәргә дә тартынмаска иде. Минемчә, әле дә бу турыда уйларга соң түгел. Башка китаплары шикелле, Фатих Хөснинең бу әсәре дә бер тапкыр басылу белән генә калмас. Язучы аны һаман тулыландыра барыр дигән өметтә калыйк. Шул ук Фатих Хөсни белән янәшә үскән Габдрахман Минскийның «Замандашларым» дигән җыентыгы басылып чыкты. Бу китапта аның Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Гадел Кутуй турындагы истәлекләре дә бар. Алар кечкенә күләмдә. Ләкин без алардан, күләмнәренә күрә, канәгатьләнү табабыз. Күңел мондый истәлекләрнең күбрәк булуын тели. Алар безнең әдәбиятыбызны баеталар. Шушы ук кирәкле жанрда мәрхүм язучыбыз Мәхмүт Максуд гомеренең соңгы елларында безгә «Сагынылган минутлар» китабын язып калдырды. Язучының Муса Җәлил тормышы белән бәйле истәлекләреннән торган бу китап герой шагыйребез турында бик кадерле материаллар бирә. Аның белән генә чикләнми, автор анда әдәбиятыбызның тарихы һәм бүгене өчен әһәмиятле булган башка проблемаларга да кагыла. Кызганычка каршы, бу китап турында күзгә күренерлек рецензия чыкканы юк әле. Гази Кашшаф тарафыннан төзелгән «Муса турында истәлекләр» китабы, Фатих Булатовның «Генерал язмалары», Гөлсем Мөхәммә- дованың «Г. Ибраһимов турындагы истәлекләре» — болар мемуар жанрындагы әдәбиятыбызны баета торган әһәмиятле, аеруча яшь буынны тәрбияләүдә кыйммәтле әсәрләр. Иптәшләр! Бу чорда безнең проза өлкәсендә эшләүче язу чыл арыбызның иҗат активлыгы зур булуы турында башта ук әйтеп киткән идек инде. Моны конкрет мисалларда күрсәтү өчен тагы бик күп әсәрләргә тукталырга мөмкин булыр иде. Идрис Туктаровның озак еллар буе эшләгән әсәре — «Ике егет» романы басылып чыкты. Бу романның гражданнар сугышы чоры героикасын гәүдәләндергән уңышлы әсәр булуы турында мәкаләләр дә чыгып өлгерде инде. Без аны өлкән яшьтәге язучыбызның укучылары- бызга зур бүләге итеп кабул итәбез. Бөек октябрьның 50 еллыгы якынаю уңае белән аның кыйммәте тагын да арта төшә. Мәхмүт Хәсәновның «Саф җилләр» романы чыкты. Бу китап Мәхмүтнең үз иҗатына, элекке чоры белән чагыштырганда, җитдирәк караганлыгын, әдәби осталыгы да үскәнлеген күрсәтә; әсәр актуаль темага, мавыгып укыла торган итеп язылган. Ләкин шулай да авторга әдәби җәүһәрләрне тормыш диңгезе төбеннән үзе чумып алу җитенкерәми әле; аның китабында, бая әйткәнебезчә, күбрәк инде әдәбиятта булган, башкалар тарафыннан ачылган яңалыклардан рухланып язу сизелә. Менә монда инде язучыга эзләнү җитми диясе килә. Бу чорда бездә хикәя һәм очерклар да күп язылды. Гариф Галиев, Габдрахман Минский. Габдрахман Әпсәләмов, Газиз Мөхәммәтшин, Барлас Камалов, Сафа Сабиров, Габделхәй Сабитов иптәшләрнең җыентыклары чыкты. Яшь авторларның әсәрләреннән төзелгән берничә җыентык бар. «Совет әдәбияты», «Азат хатын» һәм башка журнал битләрендә Әмирхан Еники, Г. Ахунов, Ә. Маликов, И. Гази, Г. Минский, Р. Төх- фәтуллин, Л. Ихсанова, Н. Дәүли, Б. Камалов, Г. Мөхәммәтшин, А. Гыйләҗев, А. Шамов, Н. Фәттах иптәшләрнең хикәя һәм. очерклары һаман чыга килде. Алар арасында, әлбәттә, «Ләйлә», «Матурлык», «Зәңгәр «Волга», «Тәрәзәләр» кебек, җитди игътибарга лаек булганнары да күп. «һәм башкалар»ын да кушып санасаң, бик йомшаклары да бар. Алар арасына кереп китсәм, эчтәлекләренә дә туктала башласам, ерып чыга алмам дип куркам. Шулай да әйтәсе килә: бу жанрның шедевры урынын алырлык хикәяләр аз языла әле бездә. Алда бу жанрга игътибарны көчәйтәсе бар. - Ләкин проза турында сүз моның белән дә бетмәде әле. Язучылар җәмәгатьчелегендә һәм әдәбиятта шактый зур бәхәсләр тудырган «Рәшә» белән «Өч аршын җир» повестьлары да шушы ике съезд арасындагы чорда басылып чыктылар. Берәүләр аларны" чатак дип, социалистик реализм юлыннан читкә тарта торган әсәрләр дип бәяләделәр. Икенче берәүләр, киресенчә, болар нәкъ менә бүгенге көн таләп иткән рухта язылган әсәрләр, бүгенге әдәбиятның шедеврлары дип чыктылар. Күпчелек тәшкил иткән өченче берәүләр исә, аларны, кимчелекләре булган хәлдә дә, совет әдәбияты киштәләрендә урын алырга хаклы әсәрләр дип таптылар. Бәхәс бнк принципиаль мәсьәлә турында барды. Анда, матур әдәбият әсәрләренә мөнәсәбәттә, шәхес культы чоры тудырган догматик караш калдыклары белән, тормыштагы үзгәрешләрне, үсешне, заман рухын искә алып эш итүче бүгенге көн карашлары бәрелеште. «Рәшә» белән «Өч аршын җир», әлбәттә, художество дәрәҗәләре белән икесе бер югарылыкта торган әсәрләр түгел. «Өч аршын җир» тормышчанрак, социаль яктан тирәнрәк булуы белрн өстен тора. Аларны берләштергән уртак момент: алар икесе дә, үзәк геройлары итеп, социалистик җәмгыятьнең төп юлыннан читтә торган, дөньяга карашлары белән политик обывательлек юлына баскан кешеләрне алалар. «Рәшә»дә хәтта гамәлендә җинаять б,елән яшәүче кеше алына, һәм авторлар мондый типларны, электән без гадәтләнгәнчә, сатирик планда түгел, психологик планда алалар. Ягъни үзләрен бүгенге җәмгыятькә каршы куйган кешеләрнең билгеле дәрәҗәдә трагедияләрен уртаклашалар. Алар бу кешеләрне тирән ялгышкан итеп күрәләр, алар өчен хәзер безнең шартларда ул хата юлларын дәвам иттерергә зәмин юк икәнлеген аңлатып, андыйларга гомумха- лык тоткан юлга кушылудан башка чара калмаганлыгыи ачып бирергә тырышалар. Чынлап та, безнең илдә хәзер берберсенә каршы торган антагонистик сыйныфлар юк икән, дәүләтебез инде пролетариат диктатурасы чорын кичереп, гомумхалык дәүләте булып әверелгән икән, ягъни социалистик җәмгыять төзүнең яңа фазасына, коммунистик җәмгыять төзү чорына кергәнбез икән, бездә коммунистик тәрбия эшенең дә яңа баскычка күтәрелүе бер дә гаҗәп түгел, һәм без моны тормышта да күрәбез. Ачыктаначык җинаять эшләгән кешеләрне дә, билгеле шартларда, административ җәзадан котылдырып, алариы җәмәгатьчелек көче белән дәрбия бирү аркылы намуслы хезмәт ияләро сафына кайтару өчен көрәшәбез. Үткән гөнаһларына үкенеп, авылдашлары алдына килеп баш игән кешене гафу итүне яшь тәнкыйтьче Флүн иптәш Мусин безнең шартларда кирәкмәгән либераллык яки абстракт гуманизм итеп бәяли. Ә бит беләбез, гомер буена эмиграциядә йөргән кешеләрне дә, хаталарын аңлауларын, чын күңелдән гафу үтенүләрен искә алып, совет ватаны гафу итә. һәм бу гаҗәп түгел, бу безнең илнең куәтен һәм олы җанлы булуын гына күрсәтә. Инде чын тормышта урын алган, тарихи яктан акланган мондый мөнәсәбәтләрнең әдәбиятка килеп керүе, әлбәттә, гаҗәп түгел. Каты бәхәскә очраган бу әсәрләрнең басылып чыгу-чыкмау язмышларын хәл кылганда, безнең Правление, әлбәттә, читтә кала алмады. Без, ул әсәрләрнең билгеле кимчелекләре булган хәлдә, дә, аларның басылып чыгарга, укучы хөкеменә куелырга хаклы икәнлекләрен әйттек. Бу мәсьәләдә безнең дөрес позициядә торганлыгыбыз хәзер җәмәгатьчелек тарафыннан расланды дияргә була. Моны «Литературная газета» да шулай бәяләде. «Өч аршын җир» беркадәр төзәтелеп, русча тәрҗемәдә, «Дружба народов» журналында басылды, хәтта аның премиясен дә алды. Бәхәсләр, әлбәттә, эстетик карашларыбызның хәзерге заман рухында беркадәр киңәюенә ярдәм иттеләр, һәм бу байтак кына башка әсәрләрнең язмышын хәл кылуга да уңай йогынты ясады. Ләкин шунысын ачык әйтергә тиешбез: һәрхәлдә, «Рәшә» шикелле тормышның бер ягын гына алып, аны тарайтып күрсәткән әсәрне әдәбиятыбызның һәм язучының зур уңышы нтеп тә карап булмый. Шуңа күрә бу мәсьәләдә инде бәхәсләшергә урын калмады дисәк, дөрес булмас иде. Чөнки чынбарлыктагы тормыш дөреслеге беләи әдәбияттагы художество дөреслеге —’ икесе бер нәрсә түгел. Кайбер язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең яки әдәбият работникларының шуны аермау аркасында, хата юлга басулары да килеп чыга. Әле язмышлары редакцияләр һәм нәшриятлар кулында булган яңа әсәрләр турында фикер йөрткәндә моны истә тотарга кирәк булыр. Ә яңа әсәрләр күп. Дөресен әйткәндә, проза буенча бу ике елда язылган әйберләрнең күпчелеге әле басылып чыгарга өлгермәгән. Алар арасында Габдрахман Әпсәләмов- ның «Ак чәчәкләр» романы, Шәйхи Маннурның Муса Җәлил турындагы романы, Нәби Дәүлннең «Җимерелгән бастион», Рафаил Төхфә- туллинның «Тамчылар ни сөйли» повестьлары, Ибраһим Салахов- ның «Күкчәтау далаларында» романы, Гариф Ахуновның «Хыялый Хәйрүш егетләре», Гариф Гобәйнең «Коръаң серләре» кебек күләмле әсәрләре һәм башкалар бар. ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ ИҖАТЫНДА НӘРСӘ ҖИТМИ? Проза белән беррәттән, әдәбиятыбызның үсеш дәрәҗәсен билгеләүдә поэзия дә төп урынны алып килә торган жанр. Идея эчтәлеге ягыннан поэзия алдында да, әдәбиятыбызның башка жанрларындагы кебек, төп бурыч булып бүгенге совет кешесе образын иҗат итү тора. Тик поэзия, прозадан үзгә буларак, бүгенге кеше образын күбрәк кешеЛәрнең җан хәрәкәтләре, тойгы-кичерешлә- ре аркылы гәүдәләндерә, шулар аркылы бүгенге заман рухын чагылдыра. Табигый буларак, безнең бүгенге шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә лирика өстенлек итә. Билгеле, безнең шагыйрьләребез үз хисләрен җырлау белән генә чиклә1 нәләр дигән сүз түгел. Яна җәмгыять төзү заманы, барыннан да элек, хезмәткә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт заманы поэзиягә үз колоритын бирә. Бүгенге поэзия әсәрләребездә без, бигрәк тә поэмаларда, хезмәт процессын да, эпик алымнарны да, фәлсәфи фикер йөртүләрне дә күрәбез. Лирикабыз күп вакытта гражданлык хисләре белән сугарылган була, һәм нигездә безнең поэзиябез тормыш белән якыннан багланышта, реалистик позициядә нык тора, дияргә кирәк. Шагыйрьләр арасында, әлбәттә, эзләнүләр бар. Кайвакыт бу эзләнүләр аерым иптәшләрдә форма белән мавыгу төсен дә ала торгандыр. Ләкин бездә ул бервакытта да куркыныч тудырырлык дәрәҗәгә барып җиткәне юк. Буржуаз көнбатыштан таралган формализм, модернизм кебек чирләр безнең татар шагыйрьләре арасында булмады һәм юк, дияргә кирәк. Безнең поэзия нормаль юлдан, яхшы традицияләр белән дә араны өзмичә, яңалыкка да юлны япмыйча үсә. Укучылар массасы белән очрашуларда, халык белән якыннан аралашуда шагыйрьләребезне^ аеруча күп хезмәт күрсәтүе аларда иҗат активлыгын тагын да көчәйтте. Бу ике ел эчендә китап нәшриятында басылып чыккан татарча шигырь китапларының гына да саны алты дистәгә тула. Шулар өстенә тагын вакытлы матбугат битләрендә чыккан дистәләрчә поэмалар, йөзләрчә шигырьләр бар. Билгеле, бүгенге таләпләргә җавап бирерлек чын поэзия әсәрләре иҗат итү ягыннан караганда, шигырь язучыларның барысын да бер тактага тезеп булмый. Поэзиябезнең үсешен, аның бүгенге дәрәҗәсен билгеләүдә иң характерлы үрнәкләрне биреп баручы алдынгыларның берсе, әлбәттә, һаман да Хәсән Туфан дияргә кирәк, һаман да диюем шуның өчен: без моны V съездыбызда да әйткән идек. 1963 ел әдәбиятына йомгак ясаганда да поэзиягә обзор ясаучылар шулай диделәр. Укучы күптән инде X. Туфанның яңа шигырьләр җыентыгын көтә иде. Менә, ниһаять, ул җыентык әле күптән түгел генә дөньяга чыкты. Бу җыентыкка шагыйрьнең 1924 елдан башлап бүгенгә кадәр язган әсәрләре арасыннан сайлап алган шигырьләре кергән. Ләкин аларның берсен дә искергән дип әйтә алмыйсың. Чөнки алар бары ’да зур һәм катлаулы тормыш юлы үткән шагыйрьнең уз кулы белән бүген сайлап алынганнар, буген якадан карап чыгылганнар. Шуңа күрә без бу җыентыкны бөтене белән поэзия өлкәсендәге бүгенге уңышыбыз рәвешендә кабул итәбез. Хәсән аганың соңгы елларда язган «Тугызынчы дулкын», «Сүнмәде дә, сүрелмәде дә», «Ветеран» кебек шедеврларын һәм дистәләрчә башка яңа шигырьләрен укып дулкынланасың да, 'Гукай язган шагыйрь образы күз алдына килә, аның шундый сүзләре искә төшә: Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы? — Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күплемдә көп һаман аяз, һаман да яз, Шагыйрь күнлепдә кыш булмый да кар яумый. Әйе, Туфан үзенең иҗатында кайбер яшь шагыйрьләребезгә караганда да күп яшьрәк әле. Әле үткән ел гына вакытсыз арабыздан киткән Шәрәф Мөдәррис үзенең «Үлемсезлек» поэмасын биреп калдырды. Совет кешеләренең патриотлыгы, аларның сугышта күрсәткән батырлыклары, интернациональ дуслык турында язылган бу революцион романтик әсәр безнең поэзиябез тарихында билгеле урынны алыр. Шагыйрь бу әсәрен язганда иске үлчәүне сайлаган, һәм бу аны бүгенге укучы өчен бер дәрәҗәдә авырлаштыра да. Ләкин шагыйрь аны аңлы рәвештә шулай язган дип уйлыйм. Эпик поэма тышкы формасы белән бүген бераз иске булып күренә, ләкин ул татар поэзиясендә гасырлар буенча сыналган стиль, һәм бу формада ул, бәлки, озаграк яшәр. Патриотик рухы, җитди эчтәлеге аны озын гомерле итәр. Гадәттәгечә, бу съездга да зур уңыш белән килгән шагыйрьләре- безнең тагы берсе — Спбгат Хәким. Моннан берничә ай гына элек «Художественная литература» нәшриятының Совет поэзиясе китапханәсе сериясендә аның шигырьләр җыентыгы чыкты. Бу безнең поэзиябезнең Союз күләм әһәмияткә ия булган әсәрләре күбәюендә дәвам итүен күрсәтә торган куанычлы хәл. «Совет әдәбияты» журналында аның «Языгыз, җир уллары», «Баһавиның моңы» һәм башка исемнәрдә бик күп яңа шигырьләре басылды. Сибгат үзенә хас гадилек һәм сүзгә художникларча саран- лык белән гади кешеләрнең хисләрен ачып бирергә ярата. Ул алар- иың аерым гына кеше түгел, ә зур җәмгыятьнең членнары булуына, аларның хисләре, уй-тойгылары дөньякүләм проблемалар белән тоташ булуына игътибар юнәлдерә. Шагыйрьдәге гражданлык пафосының көче гади совет кешеләрен шулай күтәрә. Ул күптән түгел яңа поэма язып бетерде. «Дуслык» нефтепроводын төзүчеләргә багышланган бу әсәрендә дә шагыйрь халыклар дуслыгы кебек зур теманы күтәрә һәм со- лет кешеләренең олы хисләрен җырлый. Мәсәлләр һәм юмористик шигырьләр остасы, шул ук вакытта гражданлык хисе белән сугарылган җитди шигырьләре белән дә, популяр җырлары белән дә укучыга якын таныш булган Әхмәт Исхак күптән түгел «Мин җаваплы» исеме астында яңа җыентык чыгарды. Ни эшләнсә илем эчендә, ' Мин җаваплы барсы өчен дә. Шушы юллар белән башланып китә бу җыентык, һәм бу бер Әхмәт Исхак өчен генә түгел, бик күп башка шагыйрьләребез өчен дә уртак җаваплылык хисе дияр идем мин. Шул хис безнең поэзияне күтәрә. Әнвәр Давыдов шигырьләре, шагыйрьнең үзенә хас алымнар белән, ләкин шул җаваплылык хисен тоеп язылганнар. Бу чорда вакытлы матбугатта аның шактый күп үзенчәлекле шигырьләре чыкты. Шулар арасыннан «Шәрәф Мөдәррис үлеменә», «Шагыйрьләр» шигырьләре аеруча күңелдә тирән эз калдыралар. Бу шагыйрь Александр Твар- довскийның Ленин премиясе белән бүләкләнгән «За далью даль» поэмасын татарчага тәрҗемә итеп тә поэзиябез өчен зур эш эшләде. Хәзерге рус поэзиясенең мондый күренекле әсәрен Әнвәр тәрҗемә итүе очраклы хәл түгел. Бу әсәр үзенең поэтик рухы белән Давыдовның иҗатына якын тора. Ләкин Әнвәр шигырьләрендә кайвакыт форма белән артыграк мавыгу күренешләре дә очрый әле. Мәсәлән, аның «Яңа арсенал» шигырендәге реториканы юлларны бүлгәләү белән генә яшереп булмый бит. Шигырьдә поэтик образ юк икән, аны бернинди форма коткара алмый. Бу чорда язылган һәм басылып чыккан шигырьләрнең, әлбәттә, барысына да тукталып бетү мөмкин түгел. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев, Гамил Афзал, Зыя Мансур, Зәки Нури, Саҗидә Сөләйманова, Галимҗан Латыйп, Гали Хуҗиев, Әхмәт Ерикәй, Нәби Дәүли, Нури Арсланов, Мөхәммәт Садри, Салих Бат- тал, Рәшит Гәрәй, Хисам Камал, Әхмәт Юныс, Роберт Әхмәтҗанов, Әхсән Баянов иптәшләр укучы тарафыннан яратып кабул ителерлек куп шигырьләр яздылар. Бу чорда шактый күп поэмалар да чыктьп Арада «Сез аңларсыз мине», «йолдызстан» кебек бәхәс тудырган әсәрләр дә булды. Ләкин шулай да бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәрлек зур уңыш казанган яңалыклар күренмәде дияргә туры килә. Үткән еллардагы иҗат юлларына караганда, бик зур өметләр тудырган Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал кебек шагыйрьләр дә, ничектер, алардан укучы көткән югарылыкка күтәрелеп җитә алмыйча тукталып калган шикелле күренәләр. «Мират» поэмасы һәм берничә аерым шигырьләре, шулай ук «Сез аңларсыз мине» поэмасындагы аерым уңышлы өзекләре белән ялтырап, яктырып киткән Әхсән Баян да, ничектер, тигезсез юлдан бара. Яшьләрдән Абдулла Сәләхетдннов, Марс Шабаев кебек иптәшләр күп шигырьләрендә баягы Әхмәт Исхак әйткән җаваплылык хисен сизмиләр. йомшаклыгы, җитлекмәгәнлеге күзгә бәрелеп торган шигырьләрен бастырып чыгаралар. Соңгы вакытта яшьләрдән Равил Фәйзуллинның өметле шигырь чаткылары ялтырап, күңелне җылытып җибәрде, һәм аны берьюлы берничә күз күреп тә алды. Ләкин яшь талантны җылы су сибеп ашыктырмыйк. Табигый хәлендә ачылсын. Ә Рөстәм Кутун «Литературная газета»да хәтта аны хәзерге бөтен татар поэзиясенә каршы куярга тырыша. Яшь язучының үзәк матбугатта поэзия алдында торган проблемаларны күтәреп чыгуы бик әйбәт. Ләкин ул юкка безнең шагыйрьләребезне консерватизмда, искергән традицияләр колы булуда гаепли. Традицияне формада дип кенә аңларга ярамаганлыгын белә дә шикелле үзе. Кем Равил Фәйзул- линга каршы? Кем аны яңа формалар эзләве өчен гаепли? Андый киртәләр юк бит. Киресенчә, шигырь язучы яшьләргә эзләнү жнтми. Яшьләргә дә, күп кенә өлкәннәргә дә жнтми бу сыйфат. Ә эзләнүдән туктау — ижат итүдән туктау дип бер әйткән идек инде. Күнелне борчыган нәрсә шул: талантлы шагыйрьләребез бар, ләкин соңгы елларда поэзиябездә прозада булган шикелле алга таба сикереш жнтми. Бу турыда безгә бик җитди уйларга кирәк булыр. ДРАМАТУРГИЯБЕЗГӘ КАРАТА БЕРНИЧӘ СҮЗ Үткән V съездыбыз ябылганның икенче көнендә үк Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсендә Риза Ишморат язган «Давылны каршылап» драмасының премьерасы булды. Тамашачы аны бик яратып кабул итте, язучылар җәмәгатьчелеге дә, матбугат та аңа яхшы бәя бирде. Бу әсәр белән Союздагы башка театрлар да кызыксындылар. Ленин биографиясенең Казан чорын, ягъни яшь Володяның башлап революцион хәрәкәткә’аяк баскан чагын гәүдәләндерүгә багышланган бу әсәр белән безнең драматургиябез яңа биеклеккә күтәрелде. Димәк, безнең Ленин шикелле тарихта бер генә булган юлбашчы образын иҗат итәрлек каләм көчләребез бар, дигән суз. Бу чорда җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән икенче уңышлы спектакль — Нәкый Исәнбәтнең «Гөлжамал» драмасы булды. Тамашачы күңелендә тирән эз калдырырлык бик күп драмалар һәм комедияләр биргән Нәкый ага бу драмасында Татар театрының дөньяга килүе тарихын бирә һәм аны тудыручы беренче талантлы артистларыбызның җанлы образларын гәүдәләндерә. Дөрес, бу әсәр драматург тарафыннан күптән язылган иде. Аның озак еллар куелмыйча ятып та, сонгы елларда сәхнәгә чыгуы әдәбиятта, сәнгатьтә иҗатка юлның елдан-ел иркенәя, киңрәк ачыла баруы турында сөйли. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, театр җитәкчелеге дә. драматургларыбыз да бу мөмкинлекләрдән тулысымча файдалана алмыйлар. Дөрес, бездә яңа әсәрләр язылды. Татар дәүләт академия театрының бу елгы сезоны Хәй Вахитның яңа әсәре — «Карлыгач канат кага» спектакле белән ачылды. Хәй Вахит инде үзенең берничә әсәре белән киң катлам тамашачыга танылган, үзенең сәхнә әсәрләре язу остасы икәнен күрсәткән автор. Шуңа күрә, бик табигый буларак, без инде аңардан сәнгатьчә эшләнү дәрәҗәсе югарырак, тирәнрәк әсәрләр көтәбез. «Карлыгач канат ка- га»да, әлбәттә бик уңышлы яңалыклар, тапкыр сүзләр, яңа характерлар бар. Ләкин югарырак таләпләрдәй чыгып караганда, бу әсәрдә сәнгать дөреслеге дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган, ышандырмый торган ситуацияләр дә, характерлар да җитәрлек. Автор бу әсәрендә жанр бөтенлеген саклый алмаган. Әсәрдәге төп вакыйга — ситуация — саф комедия сорый. Әгәр дә ул башыннан ахырына кадәр шул планда барса, андагы вакыйгалар бу күләмдә генә түгел, хәтта тагын да куертылган- рак хәлдә дә акланыр иде. Ә бу хәлендә, комедия дә, драма, мелодрама элементлары да булгач, күп урыннарда ясалмалык күзгә ташлана. Хәй Вахит, һичшиксез, талантлы драматург булган хәлдә, иҗатка карашта һөнәрчелек калдыкларыннан арынып бетә алмый әле. Республика күчмә театры һәм район театрлары сәхнәсендә Зәйни Шаһиморатовның «Уеннан уймак» водевиле, Сәет Кальметовиың «Уйланырсың, кодагый» комедияләре уңышлы бара. Яшьләрдән Шамил Рәкыйповның үзешчән сәнгать өчен бик кирәкле I пәрдәле сәхнә әсәрләре басылып чыкты. Рәисә Ишморатова, Гөлшат Зәйнашева иптәшләрнең яңа әсәрләре куела. Ләкин бүгенге көннең югары таләпләренә жавап бирерлек, коммунистик җәмгыять төзүче алдынгы кешеләребезнең киң колачлы хезмәтләрен һәм аларның сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән мәһабәт образларын биргән әсәрләребез һаман да язылуны көтәләр. Дөрес, драматургларыбыз эш өстендә. Академия театры Фатих Хөснинең «Бертуган Таһировлар» драмасын хәзерли §. Риза Ишморат химия промышленносте кешеләре тормышыннан «Ак шәһәр кешеләре» исемле яңа пьесасын тапшырды. Өлкән драматургыбыз Нәкый Исәнбәт Бөек Октябрь революциясе көннәрен һәм аның геройларын гәүдәләндерүгә багышланган .«Октябрь» драмасын тәмамлау алдында. Төп геройларның берсе сыйфатында бөек Ленин образын эченә алган бу әсәрне дә без драматургиябезнең һәм сәхнә сәнгатебезнең үсешендә яңа баскычка күтәрелү булыр дип көтәбез. Проза жанрында талантлы әсәрләре белән танылган, драма өчен әле яңа булган Рафаил Төхфәтул- дин иптәшнең яңа сәхнә әсәре тәмамлавы турында ишеттек. Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Хәй Вахит, Юныс Әминов, Сәет Кальметов, Мәсгут Шәрифуллин һәм яшьләрдән тагын берничә иптәш яңа сәхнә әсәрләре өстендә эшлиләр. Болар драматургиябезнең якын киләчәге өметле булырга тиешлеген күрсәтәләр. Ләкин бүген гамәлдә булган кадәресенә карап хөкем йөрткәндә, бая әйткәнебезчә, бүгенге көннең югары таләпләренә җавап бирерлек яңа спектальләребез аз әле, аз! КЕЧКЕНӘ УКУЧЫЛАРЫБЫЗГА ЗУР ИГЪТИБАР Яна буынны коммунизм рухында тәрбияләүдә, яшь кешенең характеры формалашуда балалар әдәбияты зур роль уйный. Соңгы елларда чыга торган китаплар сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да шактый яхшырдылар. Нәкый Исәнбәт, Сибгат § Бу зсәр хәзер сәхнәдә бара инде һәм тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителде. Ред. Хәким, Гариф Гобәй, Мөхәммәт Садри, Ләбибә Ихсано- ва, Әдип Маликов, Нурихан Фәттах, Мостафа Ногман. Марзия Файзуллина һ. б. язучыларның китаплары рус, украин, үзбәк, чуваш телләрендә басылып, төрле милләт балалары тарафыннан яратып укылулары гына да аның шулай икәнен күрсәтә. Бу китапларда бераз гына хәйләкәр, бераз гына иренчәк, әмма һәрнәрсәне белергә яратучан, үткен акыллы, тиктормас балаларның яхшы ук тулы, сурәтләнгән образлары бирелгән. Без алар белән Гариф Галиев һәм Әминә Бикчән- тәева шигырьләрендә дә, Җәвад Тәрҗемаяов һәм Госман Бакиров пьесаларында да һ. б. язучыларның әсәрләрендә дә очрашабыз. Балалар өчен язылган китапларның эчтәлекләре өчен ике төрле алым характерлы. Аларның берсе революция утларында чыныккан, зур көрәшләрдә үскән геройларның, илебез һәм республикабыздагы алдынгы кешеләрнең яшь буынга үрнәк булырлык мактаулы һәм гыйбрәтле тормышларың күрсәтү булса, икенче төр китапларда балаларның үз мохитлары, шаулап торган үз тормышлары, үз характерлары үзәктә тора. Мостафа Ногманның «Кокушкино таңнары» дигән поэмасы рус телендә дә, татар телендә дә басылып чыкты. Даһи Ленинның бала вакытыннан алып язылган бу поэ.ма соңгы еллардагы балалар әдәбиятының зур уңышы. Бу елларга кадәр юлбашчының әдәби образы белән татар балалары рус әдәбияты аша гына таныша иделәр. Бу безнең өчен куанычлы хәл. Автор тормышчан картиналар аша нәни Володя- ның күңелендә изүчеләргә каршы ризасызлык туа баруын шактый оста күрсәткән. Әсәрнең төбендә тормыш фәлсәфәсе ята. Яшь герой уйлана, гаделсезлекләрнең серенә төшенергә тырыша, аның белән бергә укучы да уйлана, фикер йөртергә өйрәнә. Шагыйрь Әнвәр Давыдовның беренче проза әсәре «Муса абый» повесте шактый уңышлы эшләнгән. Ул үзенең китабын мавыгып укырлык кызыклы маҗаралар аркылы, балаларга Муса абыйларының батырлыгы турында ышандырырлык та, уйланырлык та итеп яза алган. Чуваш халкы тормышың яхшы белүче Кави Латыйповның «йолдыз тапкан егет» повесте балаларга интернациональ тәрбия бирү ягыннан әһәмиятле. Тик язучы, Андриан Николаевның бала чагын бик матур сурәтләсә дә, аның үскән чорын, космонавт булган чакларын художество әсәре дәрәҗәсенә җиткерә алмаган. Монда авторга үз героеның соңгы чордагы тормышын тиешенчә өйрәнү җитмәгән. Соңгы ике елда чыккан әсәрләрдән Гариф Гобәйнең «Без үскәндә», Газиз Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез» повестьларында, Гариф Галпевнең «Штурвал безнең кулларда», Ләбибә Ихсанованың «Космонавтлар урамы» һәм «Тал бөгелә» китапларында, Әдип Маликовның «Без кояшны юлда каршылыйбыз» повестенда, Г. Бакировның «Укытучым» китабыңда, шулай ук күп кенә шигырьләр һәм драма әсәрләрендә балаларның үзләре сурәтләнә. Авторлар балалар тормышының төрлесе төрле якларын алалар. Балалар өчен күп кенә хикәяләр биргән Гариф Галиев, мәсәлән, авыл баласының эчке дөньясын гаҗәп бер ярату белән язып, бик оста ачып бирә. Аларның табигатьнең үзе шикелле үк саф, сабыр һәм эчкерсез күңелләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китерә. Аларның хезмәткә мәхәббәтләрен кызыгырлык итеп сурәтли. Ләбибә Ихсанова исә, балаларның патриотлык хисләренә басым ясый. Аерым вакыйгалар аша туган илгә мәхәббәтләренең көчен күрсәтергә омтыла. «Тал бөгелә» повестенда ул 1962 елгы Куба кризисын үзәккә алып, ил өстеиә куркыныч туганда балаларның да олылар белән бергә хәсрәтләнүләрен һәм ерак утраудагы дусларыбызга хәлләреннән килгәнне эшләргә әзер торуларын яза. Әнә шул киеренке көннәрнең характерлар формалашуына йогынты ясавын сурәтли. Әдип Маликовның «Без кояшны юлда каршылыйбыз» дигән әсәре үзенең формасы белән дә кызыклы. Республикабызның индустриаль йөзен күрсәткән бу әсәр хикәя дәрәҗәсенә күтәрелгән, чын мәгънәсе белән әйбәт художестволы очерк. Мондый китаплар безгә бик кирәк. Шәүкәт Галневнең балалар өчен шигырьләр язуга чынлап күңел бирүе безне куандыра. Аның «Тамаша» исеме астында чыккан яңа шигырьләр җыентыгы — кечкенә укучыда рыбызга кадерле бүләк. Әйе, яңа әсәрләр шактый язылган һәй алар татар балалар әдәбиятының күтәрелеп килүен, республикабыз укучылары арасында гына түгел, Бөтенсоюз мәйданында урын ала башлавын күрсәтә. Ләкин шунысында әйтергә кирәк, . бу елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторы буенча бик йомшак, әдәби яктан җитлекмәгән әсәрләр дә чыгып килә. Мондый хәл бигрәк тә шигырь китапларында күренә, һәм алар күбрәк яшь авторлар исәбенә төшәләр. Коммунистик тәрбия эшенең әһәмияте арткан саен балалар әдәбияты өстенә төшкән бурыч һәм җаваплылык та зурая бара. Моны нәшриятка да, язучылар Союзына да бик нык истә тотарга кирәк булыр. ӘДӘБИ тәнкыйть ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ФӘНЕ Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне турында сүз чыккан саен без, бик куп еллар инде, һаман аларны әдәбиятыбызның үсешеннән артта калып килүдә гаепли идек. Бу съездда исә мин, бу жанрлар әчеп куанып әйтә алам: соңгы елларда бездә әдәби тәнкыйть буенча да, әдәбият гыйлеме буенча да иҗат активлыгы көчәйде һәм күзгә бәрелеп торган уңышлы нәтиҗәләргә лрешелде. Филология фәннәре докторы исеме алган профессор язучыбыз Хатип Госманның әле бу ел гына ике җитди хезмәте басылып чыкты: «Егерменче елларда татар поэзиясе» һәм «Татар шигыре» дигән китаплар. Филология фәннәре кандидаты Гази Кашшафның Муса Җәлил турындагы хезмәтләре; СССР Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтында тупланган язу- чыгалнмнәребезиең хезмәтләре — Борынгы татар әдәбияты китабы; шулар көче белән үк язылган зур күләмдә татар совет әдәбияты тарихының рус телендә чыгуы; Гали Халитның «Тукай үткән юл»ы; Зәет Мәҗитовның Фатих Кәрим турындагы монографиясе; Мансур Хәсә- новның Галимҗан Ибраһимов турындагы зур хезмәте; фольклор буенча Нәкый Исәнбәтнең «Татар, халык мәкальләре»; Гомәр Бәширов җыеп чыгарган «Мең дә бер мәзәк» — болар бит безнең әдәбиятыбыз хәзинәсе өчен бәя биреп бетергесез байлыклар. Алар безнең әдәбиятыбызның нигезен тәшкил итә торган хезмәтләр. Бүгенге хәрәкәттәге әдәбиятыбызга карата әдәби тәнкыйть жанры да сизелерлек җанланды. Ниһаять, әйтергә кирәк, һәрвакыт иң сүлпән эшләүдә, гаепләнеп килә торган тәнкыйтьчеләр секциясе бу чорда шактый җанланды, сизелерлек нәтиҗәле эш күрсәтте. Үткән ел без, язучылар Союзының 30 еллык гомерендә беренче тапкыр, 1963 нче әдәби елның йомгакларын ясадык. Бу эштә безнең тәнкыйтьчеләребез башлап йөрүче дә булдылар, аерым жанрлар буенча күзәтүне дә үз өсләренә алдылар. Бәян Гыйззәт, Зәет Мәҗитов, Флүн Мусин иптәшләрнең докладлары һәм алар буенча гаять җанлы һәм эчтәлекле чыгышлар, тулы килеш диярлек, «Совет әдәбияты» журналында басылып чыктылар. Алар бүгенге укучыга эстетик тәрбия эшендә зур ярдәм булу белән бергә, киләчәктә әдәбиятыбызның тарихы өчен дә әһәмиятле урын тоталар. Ибраһим. Нуруллинның «Образлар дөньясында» исеме астында тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы аерым китап булып басылып чыкты. Хәсән Хәйри, Нил Юзиев, Гали Халит, Ибраһим Нуруллин, Рафаэль Мостафип, Вил Ганиев, Хатип Госман, Мөхәммәт Гайнуллин, Азат Әхмәдуллин һәм башка иптәшләрнең «Совет әдәбияты» битләрендә бүгенге әдәби хәрәкәткә карата язылган дистәләрчә мәкаләләре чыкты. Язучы һәм шагыйрьләребез үзләре дә әдәби тәнкыйтьтә активрак катнаша башладылар. Шагыйрь Әхмәт Исхак Туканның әдәби осталыгы турында аерым китап язып чыгарды. Газиз Иделленең «Язучы һәм аның китабы» дигән җыентыгы укучы тарафыннан яратып каршыланды. Фатих Хөсни, Әнвәр Давыдов, Афзал Шамов иптәшләр дә бу жанрда актив катнашалар. «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары да соңгы елларда гомумән әдәбиятка һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләренә күбрәк урын бирә башлады. Бу съездыбыз алдыннан без моны аеруча ачык күрдек. Бу югарыда саналган мәкаләләр һәркайсы конкрет әсәрләр уңае белән бүгенге әдәбиятка кагылышлы проблемаларны кузгаталар. Укучыга эстетик тәрбия бирү, язучыларга дөрес юнәлеш күрсәтү һәм әдәбиятны • пропагандалау буенча аларныц әһәмиятләре бик зур. Шулай да безнең күп кенә тәнкыйтьчеләргә хас булган бер кимчелек турында тагын әйтеп китәсе килә. «Тагын» диюем шуннан: ул турыда без 1963 нче әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта да әйткән идек, һәм ул' «Совет әдәбияты» журналында басылып та чыкты. Кайбер тәнкыйтьчеләр арасында әдәби тәнкыйтьнең төп ролен дөрес аңламау бездә һаман да бар әле. Конкрет әсәр уңае белән язылган тәнкыйть мәкаләләре бездә күбесенчә китапның авторы өчен язылалар. Ягъни авторны•ничек язар- га яки ничек язмаска өйрәтергә керешәләр. Тәнкыйтьче, минемчә, шул ук язучы. Ул, барыннан да элек, укучы өчен язарга тиеш. Тәнкыйть астына алына торган әсәр тәнкыйтьче өчен үзмаксат түгел, ә бәлки ана үзенең укучыга әйтергә теләгән фикерләрен язарга мөмкинлек бирә торган материал. Тәнкыйтьче үзенең барыннан да элек язучы өчен түгел, ә укучы өчен язарга тиешлеген оныту аркасында, бездә бик күп тәнкыйть мәкаләләре китап булып чыга алмыйча, вакытлы матбугат битләрендә күмелеп кала да. Чөнки киң катлау укучы аларны укудан кызык тапмый. Алар басылган китапны сатып алмый. Ә китап сатучылар тираж бирмиләр. Шуннан тәнкыйть мәкаләләре җыентыкларының бик авырлык белән генә басылу трагедиясе килеп чыга. (Докладчы моннан соң язучылар Союзы идарәсенең оештыру эшләре турында сөйли, рус секциясе эшенә, нәшрият һәм китап сәүдәсе мәсьә- * ләләренә туктала.) ИҖАТ РУХЫ КӨЧЛЕ! Иптәшләр! Соңгы елларда язучыл арыбызның ижат активлыгы үскәнлеге, әдәбиятыбызның, аеруча проза жанры буенча, җитди уңышларга ирешүе базыбызга да билгеле хәл. Ләкин безгә тынычланырга урын юк. Сез беләсез, үзәк газеталарда, шулай ук башкаладан бирелгән радиотелевидение тапшыруларында көн саен диярлек безнең нефть- челәребезнең Союз күләмендә зур әһәмияткә ия булган янадан-яна уңышлары, химикларыбызны^ җимешләре һәм гомумән Татарстан промышленностеның дөньякүләм әһәмияткә ия булырлык дәрәжәдә үскәнлеге, алга ' киткәнлеге, аның белән бергә үскән коммунистик хезмәт геройлары турында хәбәрләр бирелеп килә. Ягъни Республикабызның даны өзлексез бөтен дөньяга яңгырап тора. Ләкин әдәбиятыбыз турында без моны әйтә алмыйбыз әле. Республикабызның үсешенә тиң булу өчен исемнәре Союз күләмендә телдән төшмәслек, даннары бөтен дөньяга' яңгырарлык әдәби әсәрләрне күбрәк ижат итәргә тиешбез без. Моның өчен безгә бөтен юллар ачык. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Программасында безнең үсү юнәлешебез бик анык билгеләнгән. Без аны бервакытта да истән чыгармыйбыз. «Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия, — диелә анда, — халык тормышы белән бәйләнешне ныгыту, бай һәм күпьяклы социалистик чынбарлыкны дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп сурәтләү, яңалыкның, чын коммунистик күренешләрнең рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен бирү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне фаш итү» *. Бу бөек һәм мактаулы бурычны үз иҗатыбызда тормышка ашыруның төрләре бик күп. Без аларны эзлибез, табабыз. Язучылар коллективы һәр яктан сәламәт, иҗат рухы көчле, әдәбиятыбыз үсешенең тагын да югарырак баскычларына күтәрелербез, илебезнең, халкыбызның үсешенә тиң сәнгать әсәрләрен елдан елга күбрәк иҗат итәрбез дип ышанабыз. Алдыбызда зур тарихи бәйрәмнәр тора: Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгы! Бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның тууына 100 ел! Татарстанның 50 еллыгы! Бу тарихи көннәрне без аларның әһәмиятенә торыш итәрлек, илебезнең, кешеләребезнең үсеш дәрәҗәсенә лаек булырлык чын художество әсәрләре ижат итү белән каршы алыр өчен көрәшергә тиешбез!