УЛ ЯРДӘМЧЕЛ КЕШЕ ИДЕ

Муса Җәлил юбилеен каршылап

 

1940 елның башында мине Оренбург пединститутына татар әдәбияты укытырга җибәрделәр. Баштарак мин шактый кыен хәлдә калдым. Татар совет әдәбияты курсы программасына Муса Җәлил иҗаты да кертелгән иде. Ул еллардагы татар матбуга­тында исә Мусаның тормыш юлы, ижаты турында төпле бер фикер алырлык хезмәтләр һәм тәнкыйть мәкаләләре юк иде. Барлык җыентыкларын алып, шагыйрьнең иҗатын өйрәнеп, тикшереп чыгудан башка чара калмады. Эш барышында Муса Җәлил турын­да байтак материал тупланды, аның поэзиясенең үзенчәлекләре турында кызыклы гына фикерләр туды. Һәм мин, «Совет әдәбияты» журналы редакторы Имаметдиновка хат язып, М. Җәлил иҗаты турында мәкалә язарга теләгәнемне белдердем.

Казанга кайткач Язучылар союзындагы бер җыелышта, М. Җәлил минем яныма килеп: «Сез минем иҗатым турында язарга уйлыйсыз икән, сезгә материалларны үзем бирермен», — диде. Берничә көннән ул миңа бер кочак дәфтәр китереп бирде. Аларда М. Җәлилнең 1919 елдан башлап язылган шигырьләре тупланган иде. Һәр шигырь­нең кайчан язылганы һәм кайда басылганы да күрсәтелгән. Материаллар арасында «Хат ташучы» поэмасының караламасы да бар иде. Мин бу материалларны бик кы­зыксынып өйрәндем һәм М. Җәлил иҗаты турында зур гына мәкалә яздым.

Билгеләнгән бер көнне, мәкаләне М. Җәлилнең үзенә укып күрсәтергә дип, Язучы­лар союзына килдем. Анда Гадел Кутуй да бар иде. Алар икесе дә мәкаләне яраттылар шикелле. Озакламый ул мәкалә, беркадәр кыскартылып. «Совет әдәбияты» журналын­да басылып чыкты.

Шул очрактан соң без Муса белән тагын да якыннанрак танышып, дуслашып киттек. «Хат ташучы» поэмасы аерым китап булып чыккач, Муса аның бер данәсен миңа бүләк итте. Шагыйрьнең үз кулы белән «Маһинур Фәйзуллинага тирән ихтира­мымның истәлеге» дигән сүзләр язылган ул китапны мнн хәзер дә зур хөрмәт белән кадерләп саклыйм.

Муса Җәлилнең кулъязма дәфтәрләре турында сүз чыккач, тагын бер әйбер ту­рында әйтеп китәсе килә. Әлеге дәфтәрләрне өйрәнгәндә кайбер шигырьләрне һәм поэмалардан өзекләрне мин үземә дә күчереп алган идем. Ул язмалар миндә хәзер дә саклана. Арада «Корсак» исемле шигырьдән дә бер өземтә бар (шигырьне тулы килеш «Кызыл йолдыз» газетасының 1919 елгы саннарының берсеннән табарга мөмкиндер}.

Менә ул өзек:

 

Өч-дүрт йөз еллар,

Майлы казылыклар,

Гел килеп торды

Баллы азыклар.

 

Һич эш күрмәде,

Арып йөрмәде,

Баллар һәм майлар

 Килми тормады.

 

Үсте бу корсак,

Рәхәт гомердә;

 Мичкәдәй булды,

Кыен йөрергә.

 

Заманнар үтте,

Дөнья үзгәрде,

Мескен киң корсак

Тарлыкта калды.

 

Көчле сөңгеләр

Эчне кайнатты.

 Шулай кармакка

Килде дә капты.

 

Майлар килмиләр,

Сәгадәт бетте.

Йөз еллык корсак

Бер көн шарт итте.

 

Бу шигырь, ни сәбәптәндер, җыентыкларга кертелмәгән...

Шул ук 1940 елда күренекле язучы Ш. Камалның 30 еллык юбилее уздырылды. Юбилей уңае белән мин «Шәриф Камал драмалары» һәм «Таң атканда» романы­ның социаль әһәмияте» дигән ике мәкалә язып, аларның берсен «Совет әдәбияты» жур­налына, икенчесен «Кызыл Татарстан» газетасына тапшырган идем. Ш. Камалның драмалары турындагы мәкаләм, ни сәбәптәндер, шактый вакыт басылмый ятты. Мәка­ләнең редакциядә шулай озак ятуы мине инде борчый да башлаган иде. Ничектер җаен туры китереп, бу турыда Муса Җәлилгә әйттем. Ул, бер дә шикләнерлек урын калдырмыйча, «Кайгырмагыз, Маһинур апа, басачаклар», — диде. Шуннан әллә ни күп вакыт үтмәде, мәкалә журналда басылып та чыкты. 1941 елның башлары иде, бугай. М. Җәлил мине, бер әсәр укырга дип, Союзга ча­кырды. Шул кичне ул миңа үзе язган бер драма әсәре укыды. Драманың исеме хәтер­дә калмаган. Производство тормышыннан алып язылган ул драмада сүз бер алдынгы эшче кыз турында бара иде. Бу драманың караламасы сакландымы икән, белмим.

Сөекле шагыйребезне якыннан мин әнә шул бер-ике очрашып сөйләшү буенча беләм. Муса Җәлил белән очрашкан вакытларда мин үзем бер дә юкка нык кыйналган (шәхес культы көчәйгән еллар бит) һәм партиядән куылган бер кеше идем. Шундый бер кешегә танылган шагыйрь, Язучылар союзы председателе, шәһәр Советы депутаты зур ихтирам һәм игътибар күрсәтте. Һәм аның кешелекле мөнәсәбәте миндә яшәргә өмет, эшләргә дәрт уятты. Әйе, бик ягымлы, мөлаем һәм ярдәмчел кеше иде ул.

 

 

Реклама