ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ЛЕНА БУЕНДА...

ХУҖАСЫЗ ӨЙНЕҢ КУНАКЛАРЫ

Моннан өч йөз ел элек Марково поселогы буласы урынга бе­ренче нигез корып җибәргән Кирюша Марков болай дигән:

 — Себер туфрагы — авыр туфрак...

Авыр. Чөнки ул туфракны тайга урманнары тамырга, ташка әверел­дергән. Аңа көрәк төртүче дә булмаган. Тик аюлар гына, кар ятар ал­дыннан шул туфракка тырнакларын батырып, үзләренә өн казып кер­ гәннәр.

Авыр туфрак. Чөнки Кирюша Марков шикелле башлап йөрүчеләрнең тозлы тире сеңгән, меңнәрнең тозлы яше тамган аңа. Кул-аякларын бо­гаулап, сөргенгә озатылган «бунтарь»ларның хәләл сөякләре белән дә сугарылган бу җирләр. Мондагы кырыс, җәберле тормышка җайлаша алганы исән калган, җайлаша алмаганы башын җуйган.

 — Ә бүгенге Себер сезне ничек каршы алды?

— Ипи-тоз, якты йөз белән...

Шулай дип җавап кайтарды Марковода очрашкан якташым Исхак Гыйләҗев. Урта буйлы, шат күңелле бу кеше белән без Владимир Чернозубов квартирасында таныштык. Ул аларның өйләрен саклап калган икән. Ә Владимир Әлмәткә яшь нефтьчеләр слетына киткән җиреннән һаман кайтмаган. Аның отпуска көннәре ялганып, сәяхәте сузыла төш­ кән. Ул хәзер семьясы белән Астраханьдамы, Кисловодскндамы ял итә дип аңлатты Исхак.

— Ә якташлардан бүген тагын кемне күреп булыр соң? — дигәч, Исхак:

— Бүген беркемне дә күрсәтмим сезгә, кич буе икәү генә сөйләшеп утырабыз, — диде. Аның шулай булачагын раслау өчен, өстәп тә куйды:— Бүген бит шимбә көн, аучыларның, балыкчыларның аппетиты котырган көн Кайсы тайгага, кайсы шунда Тунгуска елгасы буена куна китә. Бораулаучыларның бер өлеше төнге вахтада...

Чернозубов яшәгән йорт Лена ярына терәтеп үк диярлек салынган. Елга өстендәге хәрәкәт, көзгедәге шикелле, аерым-ачык күренеп тора. Караңгы төшә, күз бәйләнә башлаган иде инде. Кайдадыр, поселокның бер читендә, дөберт-дөберт килеп, движок эшләргә тотынды. Марково поселогында гөлт итеп электр утлары кабынды...

— Менә Чернозубовның үзе утырткан ике түтәл бәрәңгесе, — диде Исхак, фонарь белән яктырта төшеп, — мин, үз рөхсәте белән, көн саен бер төбен ашап торам. Ә бүген, кунак килү хөрмәтенә, ике төп казысак та була.

Һәр төбе саен эре-эре биш-алтышар бәрәңге чыкты. Бәрәңгеләр чис­та, сап-сарылар. Себер бәрәңгесе шул.

Аннары без түбәнгә, яр астына төшеп киттек.

 Хәзер голомянкада гына калды мәсьәлә, — диде якташым, агым суга карап торган хәлдә. Мин тыела алмыйча көлеп җибәрдем: үзенең бәрәңгесе дә, тоткан балыгы да юк икән ләбаса. Бәлки табада кыз­дырасы үрдәге дә һавада очып йөридер әле...

— Шикләнмә, якташ — диде Исхак, бер дә исе китмичә генә. Ул ко­лагын елга янына борды. — Әнә, ишетәсеңме?

Кайдадыр бик еракта «тук-тук-тук...» дигән авазлар кабатланды. Ул торган саен көчәя барды. Аннары кинәт тынып, югалып калды. Исхак фонарен баш очына куеп, ниндидер сигналлар бирде.

Тәмам караңгы төшеп өлгерде. Гудок авазлары белән тайга киңлек­ләрен яңгыратып, буксир пароходлары уза. Аларның зур тәгәрмәчләре чап-чоп килеп, каен миллек белән чабынгандагы шикелле, суны чәбәкләп баралар. Елганың бер ягыннан икенче ягына ай юлы сузылган. Әнә шул күз камаштыргыч көмеш юлдан теге як ярга кадәр атлап китәсе килә.

 «Тук-тук...» авазлары бик якында гына ишетелделәр. Ул да булмады, нәкъ безнең турыга моторлы көймә килеп туктады.

— Әй, парня, голомянкамы, налиммы?

 — Голомянка, — диюгә, йомшак ком өстенә ниндидер алсу нәрсәләр килеп төште. Алар лаштыр-лоштыр сикерешергә тотындылар.

«Голомянка» дигәне дә балык икән. Мин, кызыксынып, берсен ку­лыма алып карадым. Тәңкәләре юк, чистартырга да кирәкми. Үзе алсу төстә, йөзгечләре кош канаты шикелле, зур... Ул арада көймә «тук... тук...» итеп китеп тә барды.

— Эвенк карты, — диде Исхак, балыкларны җыеп, сеткага тутыр­гач. — Кич җитсә, маяклар кабызып йөри. Балыктан өзелми, үрдәк атар­га да оста. Ә акча бирсәң — үпкәли. Тиешлесен миңа хөкүмәт түли, ди.

 — Лена елгасы туңып, пароходлар йөрүдән туктагач, син аны язга кадәр күрә алмыйсың,— диде Исхак, — үзенә генә таныш сукмаклардан ерак тайга эченә, Тунгуска елгасы буена китеп югала. Аның кайда йөр­гәнлеген беркем дә белми. Аннары кыйммәтле кеш тиреләрен елкылдатып, дөньясыннан бик канәгать булып, кайтып керә.

Без кыздырган голомянка балыгы һәм Себер бәрәңгесе ашап, Черно-зубовлар әзерләп калдырган тайга вареньеләрен мактый-мактый чәй эчеп, шактый озак сөйләштек.

Голомянка дигәнең бик тәмле нәрсә икән, түзмәдем:

 — Каян тота ул моны, Ленаданмы? — дип сорадым.

—  Юк, —  диде якташым, — бу балыклар фәкать Байкал күлендә генә үрчиләр. Алар Ленада да, Тунгускада да юк. Менә каян тотадыр ул, анысын әйтми, сер итеп саклый...

Исхак аннары бирегә ничек килеп җитүләре турында сөйләде.

— Әлмәттән утыз семья май ахырында кузгалып чыктык, — диде ул, — безне язның беренче чәчәкләре белән, бик шәпләп озаттылар. Бөгелмәдән Казанга кадәр самолетта очтык. Аннары поезд белән Мәскәүгә. Башкалада ике тәүлек буе кунак булдык, театрларын, музейла­рын карадык. Аннары Мәскәү—Лена поезды безне Лена станциясенә китереп төшерде. Ике бригадага ике саратскнй гармонь. Вагонда юл буе җыр өзелмәде. Лена станциясендә безне оркестр белән, ә Марково поселогында ипи-тоз, якты йөз белая каршы алдылар.

Болай коры гына сөйләүдән Исхак үзе дә канәгать булмады шикел­ле. Бераз уйланып торганнан соң, каяндыр табып алып, кулыма бер фоторәсем тоттырды.

...Лена елгасы буенда сабан туе ясарлык халык җыелган. Яр читен­дә унлап самовар пар бөркеп утыра. Самоварлар тирәсендә пароходтан төшүчеләр Марково кешеләре белән бергә, чәй эчеп утыралар. Сандык, чемодан өстенә менеп баскан малай-шалайлар, гармонь тоткан егетләр... Кемдер су коена, кемдер балык тота...

— Кайчан булды бу хәл?

— «Аккош» теплоходыннан Марково туфрагына төшеп аяк баскач, безнең өчен менә шулай сабан туе оештырдылар...

Ләкин тормыш сабан туеннан гына тормый шул. Бигрәк тә өйрәнел­мәгән жирдә, Себердә. Торак йортлар өлгергәнче, безнең якташларга, җир идәнгә басып, палаткаларда яшәргә, яр буена таган асып, учакта аш пешерергә, йолдызлар астында төн уздырырга туры килә...

Исхак башка бер фотоны сузды миңа. Яр буена үзйөрешле баржа ки­леп туктаган. Баржадан, кечкенә күтәрү краны ярдәмендә, кирпеч бу­ шаталар. Ә жирдәге кирпеч өемнәреннән поселок ягына таба, «тере» чылбыр булып, балалар тезелеп киткән, һәммәсе ялан өс, трусиктан гына. Кулларында — кирпечләр. Рәсемгә карап, шул кирпечләрнең кү­чеп баруын тоясың.

— Балалар өмәсе, — диде якташым, — Татарстаннан килгән семья­лар өчен торак йортлар төзегәндә, бөтен Марково халкы ярдәмгә килде...

Ә өченче рәсемдә Исхакның үзен һәм Владимир Чернозубовны та­нып алдым. Алар кулларына балта тотканнар, салынып ята торган агач йортның икенче катында бүрәнә юналар. Рәсемнең астында: «Вахтадан соң бил язу» — дип язып куелган. Мин Владимир язган по­черкны танып:

— Мондый фотолар күпме анарда? — дип сорадым.

 — Бер кочак. Ул бит бирегә килгәч, фототүгәрәк оештырып җибәр­де. Иркенләбрәк карарбыз әле, бүген түгел...

Кембри токымнары белән көч сынашырга ашкынып килгән Татар­стан бригадаларына беренче көннән үк үзләре теләгән, яраткан эшләре­нә тотынырга туры килми. Сары чәчле, ай кебек түгәрәк йөзле, урта яшьләрдәге инженер — Лена экспедициясе начальнигы Шалагин кар­ тадан аларга ике нокта күрсәтә. Берсе — Лена аръягында, таш кыя игәгендә. Икенчесе — нефтьчеләр поселогыннан биш километр ераклык­ та, тайга эчендә. Безнең якташлар менә шушы урыннардан кембри нефтенә юл ача башларга тиеш булалар. «Ягез, кемгә кайсы нокта?»

 — Икесе дә авыр участоклар, — ди Шалагин.— Лена аръягына, вахта алмашынган саен, «амфибия»ләргә төялеп чыгарга, төзү мате­риалларын баржалар белән китерергә туры киләчәк. Көз көне, елга өстенә шуга калка башлагач, боз ныгып өлгергәнче, семьяларыгыздан аерылып яшәргә туры киләчәк.

Ә бу яктагы «нокта»га килгәндә, аның юлын агым су түгел, милли­он яшьлек тайга урманы бүлеп үтә. Кул тимәгән, аяк басмаган тайга эченнән юл ярып үтәргә кирәк. Димәк кембригә юл агач кисүдән баш­лана.

— Ни булса, шул булыр, — ди, бервакытта да аптырап калмый тор­ган Чернозубов, — әйдә шобага тотышыйк!

Шобага саласы көнне бригада членнары, аларның семьялары, экспе­диция җитәкчеләре — һәммәсе контора ишек алдына килеп җыела. «Болельщик»лар ике төркемгә бүленә: Чернозубов һәм Травин яклылар. Әлбәттә, Лена аръягы бәхетлерәк булачак. Аңа юл саласы юк. Кыш җитсә, елга өсте бозланып ката. Тракторыңны да, әллә ниеңне дә күтәрә. Тамаша карарга җыелган бала-чага да:

 — Безгә Лена аръягы! Лена аръягы! — дип кул чәбәкләп тора.

Владимир, озын тал чыбыгы тотып, Александр янына килә, йодрык­лар алмашынган саен, тал чыбыгы аска төшә бара, һәм менә мастер Травинның йомарланган кулы — иң өстә...

Травин бригадасы Лена аръягында борауларга тиеш булып чыга.

Сөйләшеп утыра торгач, Исхак икенче як бүлмәдән тагын фото­ рәсемнәр алып килде. ...Чылбырлы зур тракторларның, бульдозерларның тайгага һөҗүм итү моменты. Танкка охшаган трактор юан наратны «җилкә»се аша ау­дарып җибәргән. Икенчеләре дә шулай иткәннәр. Бульдозерлар агач төпләрен актарып-актарып ташлаганнар. Монда кулына балта-пычкы тоткан кеше күренми дә. Разведчиклар кулына куәтле техника бирелгән.

— Кирюша Марков, мәңгелек йокысыннан уянып, бу хәлләргә бер күз салса, мөгаен исе-акылы китәр иде,—ди Исхак, үзе дә гаҗәпләнеп.— Ышанасызмы, унбиш көн эчендә тайганы штурмладык та куйдык!

Җиргә борауны батырганчы, буровойның үзен төзи-төзи дә өч-дүрт ай чиләнергә туры килә безнең якташларга.

 — Әлмәт буровойларын сагынган чаклар еш була, — дип куйды Ис­хак, җилкәсен кашып, — беләсез инде, анда бер скважинаны бораулап бетермисең, сиңа, табада пешкән пәрәмәч шикелле, икенчесе әзер бу­лып тора. Күч тә, дөбердәтеп бораулый башла. Ә монда елына бер сква­жина бирә алсаң, анысына да шөкер...

Әлмәттән китүенә үкенә, ахры, дигән уй туды миндә якташым ту­рында. Аларның анда иң үзәктә, техника йорты янында гына өч бүлмә ле квартиралары калды. Газы, җылы ваннасы... Өстәвенә, Исхак кичке нефть институтында укый башлаган иде. Сынар өчен генә булса да, бу турыда сорап та куйдым.

 — Сагынуын сагындыра, ләкин китүемә үкенмим, — диде ул, бераз кырысрак тонга күчеп, — һөнәрем буенча мин бораулаучы. Җир байлы­гын ачучы-разведчик. Бу нәрсә минем каныма сеңгән...

Исхак куен кесәсеннән таушала башлаган блокнот чыгарды, блокнот арасыннан парлап төшкән ике малай рәсемен алып күрсәтте:

 — Менә, —диде ул, елмаюын тыя төшеп, — зурысы Миңлебай нефть мәйданын ачкан чакта туды, Иркен дигән авылда. Шуның хөрмәтенә Ирек дип атадык малайны. Икенчесе Сөләй мәйданын бораулаганда дөньяга килде. Сәлим куштык...

Дулкынланудан ахры, якташымның тавышы калтырана төште:

 — Өченчесе кыз булса, Лена исемле кушарга җыенабыз. Лена буйларының бер истәлеге булып, биографиябезгә керсен... Ә җылы ваннага ябышып ятсаң, яңа нефть мәйданнарын ачып булмый бит, туган. Җир шары ул безнең өчен үзе менә дигән квартира. Шагыйрь әйтмешли, яшәү өчен аны җайлаштыра белергә генә кирәк.

Исхакның семьясы Лена буендагы Казарка поселогында яши, иптә­ше Зәйтүнә анда врач булып эшли икән. Үзе биредә вакытлыча тулай торакка урнашкан, атнага бер тапкыр Казаркага семьясы янына кайтып йөри. Якташым тиздән үзенең дә шунда бораулау мастеры булып китә­ чәген әйтте. Институтта укуын да җайлаган. Аны Мәскәүдәге Губкин исемендәге нефть институтына күчергәннәр. Теләсә — берничә ай Мәскәүгә барып укырга, ә производство практикасын биредә үткәрергә мөмкин икән.

 Сөйләшеп утыра торгач, Чернозубовның Татарстаннан истәлеккә алып килгән самоварын тагын бер яңартып алдык. Голомянка балыгын да тагын авыз иттек. Якташым Лена елгасы ягына караган тәрәзәне бөтен иңенә ачып җибәрде. Бүлмә эченә саф һава, эрбет чикләвеге исе, ылыс исе бөркелеп керде.

Исхак, утны сүндереп койкасына авуга, йокыга китте. Минем күземә йокы кермәде. Аның турында уйланып яттым. Колачын бөркет шикелле киң җәеп яшәргә өйрәнгән ул. Бер ул гына түгел. Чернозубов та, Тра­вин да бирегә килгән башка иптәшләр дә шундый, күрәсең. Алар үзләренең адымнарын Ил адымы белән үлчиләр. «Җир шары ул үзе безнең өчен менә дигән квартира... Бер улым — Миңлебай мәйданын ачканда туды . Өченчесе кыз булса...» Кара син аны!

Девон мәйданнарын яңа ача башлаган чорда Исхак Әлмәттәге бо­рау тау конторасына ат караучы булып кергән, һич гаҗәп түгел бу. Ул чагында контораның үз конюшнясы булган, бер көтү ат асраганнар. Чөнки вахталарны атка утыртып ташыганнар. Исхак контора директорының кучеры да булып эшләгән икән әле. Асфальт юллар салынгач, атлар­ ның кирәге беткәч, аны бораулау бригадасына өйрәнчек итеп алганнар. 1954 елдан башлап ул Владимир Чернозубов белән бер бригадада эшли башлаган. Димәк, күптәнге дуслар.

 

ТАЙГА КОРИДОРЫНДА

Иртәнге салкыннан калтыранып уянып киттем. Исхакның койкасы буш, үзе юк, ә чалбары белән күлмәге урындык башында эленеп тора иде. Ачык тәрәзә янына килүгә, якташымны өй алдында күреп алдым.

Ул трусиктан гына физзарядка ясый, бронзадай тәнендә мускуллар уй­нап тора.

 — Өйгә карак кергән бит, малай, — диде Исхак, мине күрүгә елма­еп,— бер песи йөри монда, табада калган голомянка башларын гына ашап чыккан, зыян юк алай.

 — Ике аяклы карак булмагач, анысына түзәрбез инде.

 — Андыйлар монда йөрми, — диде якташым, җирдә яткан ике пот­лы герне уң кулына алып, — аларны бик тиз таныйлар биредә. Ә менә дүрт аяклы каракларның хәтәрләре бар.

Герне бер күтәреп, бер төшереп маташкан арада, ул сөйләп тә алды:

 — Узган ел кар иртә яуды, йокыга китәргә өлгермәгән аюлар, тай­гада азык беткәч, колхоз фермасына «визит» ясадылар, бозауларны бо­тарлап киттеләр. Көпә-көндез безнең ашханәгә дә килеп йөрделәр.

Мин эчемнән генә санап торам: герне инде ул егерме биш тапкыр җирдән алды, кызарына-бүртенә башлады, сөйләвеннән дә туктады. Тик ахырдан, бераз хәл җыйгач кына әйтеп бетерде:

 — Марково этләре җәнжал куптардылар, чалыш аякларның эзләре суынды аннары...

Иртәнге зарядкасын тәмамлау белән, Исхак Лена елгасына төшеп чумды, ерактан ук әйләнеп бер йөзеп килде.

Ул иртәнге сәгать тугыздан вахтага басарга тиеш икән. Без Лена елгасы буйлап, тар сукмактан буровойга таба юл тоттык. Елга өстеннән ак томан күтәрелеп килә. Ә күк йөзе аяз, зәп-зәңгәр. Кояш нурларын­ нан күз чагыла Ләкин аларның әле бер нинди җылысы юк. Иртәнге коры, яңгыравыклы салкын.

Берничә йөз метр үтүгә, сукмак уртасына футбол түбы сыман түгә­рәк җан иясе чыгып утырды. Күзләре, такси сигналы шикелле, яшелле-зәңгәрле. Ябалакныкына охшаган башы йөнтәс гәүдәсенә сеңеп бетә язган. Ничектер, миңа шомлы, куркыныч булып китте. Якташым җиргә тибеп:

 — Пр-с-с! — диюгә, йөнтәс шар яшен тизлегендә юкка да чыкты.

— Бүген безнең хәлебезне белеп йөргән «әүлия» шул инде, — диде Исхак, серле елмаю белән. —Марково кешеләре аны изге песи дип йөр­тәләр. Моннан ике ел элек поселокны янгыннан коткарган, имеш...

 — Янгыннан?!

 — Әйе. Сөйләсәң — тарихы дилбегә буе. Иркенләп бер сөйләрмен әле. Ул тарих беренче номерлы кембри скважинасы белән бәйле. Тиздән күрербез аны.

Сукмак безне, елга күренешләреннән аерып, уңга алып китте; ул киңәя-киңәя, соры тузан, ком каплаган юлга әйләнде. Поселок кырыена килеп чыктык. Анда Лена экспедициясенең машиналар паркы урнашкан икән: зур танк кадәрле тягачлар, коры җирдә дә йөри, суда да йөзә тор­ган амфибияләр, бульдозерлар, әллә ничәмә тонна йөк сыйдырышлы самосваллар — бер көтү!

Паркның нәкъ уртасында нефть скважинасы утыра. Аны икс яктан юан-юан нарат агачлары белән кыстырганнар да, бүрәнә башларын шундый ук юан,  таза баганаларга беркеткәннәр. Дөресрәге, бу скважи­наны, әкияттәге дию шикелле, җиргә бораулап куйганнар.

— Кембри авызы менә шушы инде, — диде Исхак, адымын акрынай­та төшеп, — егерме көн буе үкереп фонтан аткан. Без дә бит бирегә шуның тавышын ишетеп килдек.

Якташым, ничектер, һәр күренешне әкият сыман итеп тоя белә. Лә­кин серле йомгакның очын гына күрсәтә дә, сүзне башкага борып җи­бәрә. Калганын инде үзеңә сүтәргә кала. Теге муенсыз песинең, әйтик, беренче номерлы скважинага нинди катнашы бар икән?

Машиналар паркын узуга, тайга коридоры башланды. Ул, аз гына борма ясап, тау ягына таба сузылган. Киңлеге утыз метрлар чамасы булыр. Коридорның алгы очында буровой вышкасы калкып тора. Ул биредә ялгыз түгел. Мондый вышкалар Лена елгасы буенда да күренә.

Коридордан тракторлар йөри, күрәсең. Юл трактор табаннары белән сырланып беткән. Ян-якта — актарылган тамырлар, төпләр өеме. Алар диңгез төбендәге медузалар шикелле, кармавычларын еракка сузганнар.Биек нарат очларында тиеннәр сикерешеп уйный. Ә җирдә аунап яткан ботакларда яшькелт-сары төстәге җәнлекләр — борындыклар йөгерешә.Сызгырырга бик оста икән үзләре.

— Хәзер Мөхсинов Мәхмүт вахтасы эшли,— диде Исхак, буровой ягына колак салып, — нишләптер тынып калганнар... Инструмент күтәр­гәннәре дә күренми.

Якташларыбыз турында ул кызык кына нәрсәләр сөйләп алды. Баш­та Чернозубовны искә төшерде.

Владимир, Марково туфрагына аяк басу белән, оркестр оештырырга тотына. Музыка кораллары да, уйнаучылары да табыла. Украинлы Бодайбах дигән бораулаучы үзенең гитарасын, грузин Лепсберидзе чом­буриен кулына ала. Себер егетләре берничә балалайка табып китерәләр. Болар янына тагын якташларыбызның саратский гармоньнары кушыла. Җәйге кичләрдә, Лена елгасы буенда, бүрәнәләр өстенә утырып, көн саен репетиция ясыйлар. Ләкин бу хәл экспедиция начальнигының ачуын гына кабарта.

— Әле клуб салынмаган, бораулый башламагансыз, күңел ачудан тотындыгыз, — ди ул, Чернозубов белән бәхәскә кереп. Владимир якташлары исеменнән туры җавап бирә:

 — Без аю өнендә яшәргә килмәдек. Әле Иркутскидан тынлы оркестр кораллары да китертергә уйлыйбыз. Күңелләр уртак жыр, уртак моң тапса, тормышыбыз да алга барачак. Буровой да гөрләп торыр, клубы да тизрәк салыныр.

Чыннан да, нефтьчеләр поселогында яңа клуб Чернозубов инициати­васы белән салына башлаган икән. Яше-карты, бала-чагасы дәррәү ку­бып, өмәгә чыккан. Мөхсинов Мәхмүт кырык километрдагы кирпеч за­водыннан, моторлы көймәгә төяп, кирпечен алып кайткан...

Исхак мастер Чернозубовның яратып әйтә торган сүзләрен искә төшерде:

    — Башыңа идея кунса, очырып җибәрмә, аягыннан тот. Ычкындырмасаң — ботка пешерергә була аннары.

Владимирның җаны-тәне белән җәмәгать кешесе икәнлеген мин Әлмәттә үк белә идем. Ул икенче бораулау конторасында комсомол комитеты секретаре булып берничә ел рәттән сайланды. Анда үзешчән сән­гать коллективын аякка бастырды, уз квартирасында бораулаучы балалары белән фототүгәрәк оештырып җибәрде...

— Бала туса, исем кушарга Чернозубовны чакырабыз инде,—диде Исхак, көлемсерәп, — үзе дә вакытым юк дип тормый, мулла шикелле, килә дә җитә.

Якташым аннары бораулаучы Мөхсиновка да берничә сүз белән характеристика бирде:

— Кирәк бит чулакланырга, узган ел жәй, кечкенә калибрлы мылтык белән тайгага чыккач, аюга очрый бу. Ерткычның колак тишегенә атып тидерә, миңгерәүләндерә. Аннары пычак белән ташлана аюга. Үгез суярга аны чакыралар, мөгезләреннән тотып, бер үзе ега ул үгезләрне.Бирегә килгәч, комсомолның Иркутск өлкә конференциясендә катнаш­ты. Мастер булырга әзерләнә.

Мәхмүт турында якташым яратып, горурланып сөйли:

— Чернышевский әсәрләре белән мавыга башлады. Аның Иделдә туып, Лена елгасы буйларында сөрген елларын кичергән булуын белгәч, Николай Гавриловичның рәсемен табып, рамга утыртты...

Баш очыбыздан гына зур корсаклы, нечкә койоыклы вертолет очып узды. Кешеләре күренеп бара. Вертолет, буровой вышкасы турысына җиткәч, ике тапкыр әйләнеп, зур түгәрәк ясады. «Кунарга» урын тап­мады, күрәсең. Җиргә ниндидер төргәк ташладылар. Төргәк дигәнебез сүтелеп, баскычка әверелде, һавада асылынып калды. Вертолет бер урында «таптанып» торган арада, бау баскыч буйлап, ак халатлы берәү төшә башлады.

 — Буровойда «ЧП», киттек! — диде Исхак, һәм авыр итекләре белән лап-лоп йөгерергә тотынды.

Ак халат җиргә төшеп, күздән югалуга, баскычны җыеп алдылар. Вертолет үз җае белән генә Лена елгасы ягына очып китте.

Без хәлдән таеп, буровойга барып җиткәндә, культбудка янында бер төркем кешеләр өелешеп тора иде. Җиргә соры юрган җәйгәннәр, юрган өстенә озын, таза гәүдәле берәүне сузып салганнар. Аның кара бөдрә чәчләре маңгаена ябышкан, йөзе ап-ак.

Майлы комбинезон кигән ике ир, авыруның ике ягына тезләнеп, аның кулларын хәрәкәтләндерәләр, ясалма сулыш алдыралар. Ә күктән төш­кән ак халатлы хатын-кыз аңын җуйган кешенең муен тамырларын кап­шап, массаж ясый, борынына дарулы мамык иснәтә...

 — Мөхсинов... нидер булган, — диде Исхак, минем янымнан узыш­лый. борчулы тавыш белән,—бирешмәскә тиеш, нык токымнан...

Әле генә аның турында сөйләнеп килгән идек бит, күп кирәкмени кешегә. Менә сузып та салганнар үзен. Үз-үземә урын таба алмыйча, аптырап калдым мин. Ә врач исә бик тыныч кына эшен дәвам итте, салкын су сорап алды, авыруның маңгаен, иреннәрен чылатты...

Мөхсиновны уратып алган төркем кинәт кузгалышып куйды. Кемдер йөрәк тавышы белән дәште:

— Мәхмүт!

Күзләрен зур итеп ачкан Мөхсинов күк йөзенә карап ята бирде. Аның күзләре зәп-зәңгәр. Әллә аларга күк зәңгәрлеге төшкәнме?

Авыру терсәкләренә таянып, торып утырды. Әле генә аңа ясалма сулыш алдырып маташкан иптәшләренә хәлсезләнгән тавыш белән ул сорау бирде:

— Митя, привентерны яптыңмы?

— Шунду-у-к, — диде тегесе, шатлыгыннан кабаланып, — газ исен тою белән шалт! Һәммәсе берьюлы җиңел сулап куйды. Мөхсинов торып, аягына басуга, йөзләреннән курку китәргә дә өлгермәгән дуслары шаярта да башладылар:

— Сөйлә, Мәхмүт, нинди төш күрдең? — Кембри бабай нәрсә диде, нефть була дидеме?

Мөхсинов ничәмә ир арасында бер үзе торган «ак халат»ны күреп алуга, тиз генә корсагын япты, спецовкасын каптырды. Аннары күзен йомды, уң кулының бармагын борын очына төп-төгәл китерде дә елмаеп әйтте:

— Нервлар тәртиптә, доктор, подшипниклар да үз урынында, ки­тәргә мөмкинме?

Ә доктор бораулаучыларның һәммәсе белән саубуллашканнан соң, көләч йөзле авыруны култыклап, «вездеход» машинасына таба алып китте. Мөхсинов егетләре дә алар артыннан калмады.

Вахтаны бораулаучы Гыйләжев һәм аның иптәшләре алмаштырды. Саклык өчен противогаз киеп алган Исхак, идарә пульты янына басып, тормоз рычагына кул салуга, авыр механизмнар берьюлы хәрәкәткә кил­деләр. Тайга киңлеге өстеннән башын калкыткан буровой вышкасы сизелер-сизелмәс кенә калтырана башлады...

 

ҖЕННЕ БУТЫЛКАДАН ЧЫГАРСАҢ

 

Ике-өч көн эчендә мин Марковоның аркылысын-буен йөреп чыктым, аның һавасы белән сулый башладым.

Лена экспедициясе сала башлаган яңа поселокны интернационал по­селок дип йөртәләр. Биредә егерме төрле акцент белән сөйләшәләр, төр­ле көйләргә моңаялар, ә кайгы-шатлыклары уртак, борчулары бер. Әгәр яңа борауланган скважина нефть бирсә, аның өчен һәммәсе шатлык ки­черә, бөтен поселок, зур бәйрәмнәрдәге шикелле, тантана ясый.

Марково гынамы? Иң әүвәл Иркутск трестына телеграмма оча, эфирда радио позывнойлары пипелди башлый. Ун минут та үтми, «гаепле» бригаданың мастерын яки соңгы вахтада эшләгән бораулаучы­ны Мәскәү телефонга чакырып ала. Бераз карлыга төшкән, дулкынлану­ дан калтыранган таныш тавыш ишетелә:

— Кем бу, Георгий Иванович Сокольниковмы? Ә... ялгыштыммыни? Мөхсинов дисез. Тәк-тәк... Бик шат сезнең белән танышуыма. Күпме тирәнлектән бирде нефть? 2160 метрдан дисезме? Бик яхшы. Кан ба­сымы ничек Кембри картның? Ике йөз атмосфер дисезме? Ох-хо! Менә нәрсә, туганкай, вахтадагыларны минем исемнән кысып-кысып кочак­лагыз. Марковога тиздән үзем киләм...

Владимир Чернозубов бораулаган тәүге скважина шатлык китергән­нән соң, нәкъ шундый сөйләшү булып ала. Фәннәр докторы, академик Сенюков үзе кушкач, Мөхсинов инде анысын гына үти: боксер перчат­ касыдай куллары белән иптәшләренең кулларын кыса, кабырга сөякләре шытырдаганчы, күзләреннән яшь китергәнче кочаклый аларны.

Ә менә хәзер машиналар паркы уртасында калган беренче скважи­на фонтан биргәндә кичерешләр башкачарак була. Шатлыгында, кайгы­сын да, дөнья кадәр мәшәкатьләрен дә бергә җыйнап китергән ул. Егер­ме көн, егерме төи үкерә ул беренче кембри фонтаны. Поселок өстендә егерме тәүлек рәттән алсу куе нефть яңгыры койган. Җил аны төрле якка боргалап йөрткән, Лена өстенә яудырган, тайганы нефть белән ко­ендырган. Ялгыш кына ялтырап киткән металл чаткысыннан тирә-юньне ут вулканы чолгап алырга әзер торган. Янгын сүндергеч бомба­лар аскан самолетлар, вертолетлар тәүлекләр буе Марково күгендә очып йөргәннәр. Яна поселокта яшәүчеләр, йорт-кураларын ташлап, Лена аръягына күченгәннәр...

Себер бораулаучысы Георгий Сокольников, миңа беренче кембри фонтанының тарихын бөтен ваклыклары белән сөйләп бирде. 1962 елның 18 март иртәсе — Советларга сайлаулар көне. Марково өстендә ал байраклар җилферди. Лена экспедициясе янындагы бу­ровой башына да байрак элгәннәр. Ул, текә кыя өстендәге учак телләре­ дәй, ерактан калкып күренә.

Лена елгасы буйлап җил исә. Яңа эзләр салынсын өчен кичәге юл­ларны сукмакларны себерә җил. Ул сайлау участогына ашыгучыларның битләрен кытыклый, колакларын чеметкәли. Кароттаж отрядының тех­ник операторы Виталий Ефименко бу көнне гадәттәгедән иртәрәк уяна, Мәскәүдәге Наташасы яраткан ак күлмәгән кия, ефәк галстугын буа.

Сайлауга ул беренче булып килә, беренче булып тавыш бирә дә күрше­ дәге буровойга юнәлә.

Георгий Сокольников вахтасы эшли бу вакытта, берсеннән-берсе таза ирләр скважина коесына инструмент төшерәләр. Идарә пульты янында кабарып торган кара мыеклы, киң кашлы ир уртасы кеше — Сокольников үзе була. Буровой күперенә аяк басу белән, Виталий аңардан:

 — Әллә бензин белән маташтыгызмы? — дип сорый.

 — Андый нәрсә булганы юк, — ди тегесе, бәйрәмчә киенгән опера­торга сәлам биреп, — үзем дә аңламыйм, баш чатный, тын кысыла башлады.

Оператор Ефименко үзе белән йөртә торган махсус прибор ярдәмен­дә скважинаның хәлен тикшереп, нәтижәсен белдерә:

 — Андый-мондый гына ис түгел бу, иптәшләр...

Ул, сүзен дәвам итә алмыйча, шатлыгыннан елмаерга, көләргә то­тына.

— Нефть газы бу, туганнар, кембри төбеннән күтәрелә...

Ефименко вахтадагыларга сак булырга куша, культбудкага кереп, экспедиция җитәкчеләренә шалтырата. Сокольников вахтасы трубалар төшерүне дәвам иттерә.

Оператор бер читкә китеп, уйга кала. Әгәр чыннан да нефть чыгып куйса? Бүгенге бәйрәмгә тагын бер ямь өстәлә? Булыр микән андый бәхет?

Ул менә ничә ел инде, Себер разведчиклары белән бергә, тайга киңлекләрен айкап йөри. Байкал әйләнәсен капшап чыктылар, Тайшет­та, Ангара буйларында булдылар. Жигаловода, Георгий Сокольников­ның туган җирендә, ике скважина бораулап карадылар. Сазлыклар аша үзләре юл салдылар, үзләре вышка кордылар, йокысыз төннәр булды, машиналарга төялгән буровой җиһазлары сазга батып ятты. Тәнгә ябы­рыла, күлмәк аша әллә кайларга үтеп керә торган гнуслардан — хәшәрәт черкиләрдән талаттылар үзләрен. Мәрмәрен, руда катлауларын, доломит плиталарны тишеп үттеләр, җир куышларына барып чыктылар, өч мең метрга кадәр тирәнлеккә төштеләр... Әмма, дүрт күз белән көт­кән кембри нефте урынына, тозлы су фонтаны гына бәреп чыкты.

Аннан, баржаларга төялеп, Лена буйлап, Осетровога килделәр. Шун­дый ук шартларда дүрт скважина борауладылар... Аларына да кул селтәп, тагын күченделәр. Марково туфрагына килеп аяк бастылар. Бар микән соң ул — кембри нефте? Бәлки, ул Сенюков шикелле дуамал галимнәрнең фантазияседер?!

Мәскәүдә калган җылы почмагыннан, семьясыннан читтә биш ел буе ул «аю тормышы» белән яшәде. Аюларга нәрсә, алар шулай яратылган, тиреләре калын, тырнаклары үткен. Себер салкыннары җитсә, агач тамырлары астына өн казып керәләр дә, кыш буе табаннарын суырып ята бирәләр. Илле градуслы әче салкыннар да үтми аларга. Ә нефтьче-разведчиклар кышын да, җәен дә аяк өстендә үткәрәләр. Виталий үзе өчен генә борчылмый. Менә бораулаучы Георгий Сокольников белән ин­де биш ел буе бергә, бер кашыктан диярлек ашап йөриләр. Аның хаты­ны, дүрт баласы бар хәзер. Алар да Георгийның язмышын уртаклаша­лар, чегән тормышы белән яшиләр. Сокольников — утлар-сулар кичкән кеше, кат-кат яраланып, кат-кат сугышка кергән. Туган ил аның күкрәгенә алты орден кадаган. Гвардия старшинасы, разведчик Георгий Сокольников погоннарын салгач та антына туры кала: ул иксез-чиксез Себер буйлап разведкага — байлык эзләргә чыга.

Виталий, уйларыннан айнып, Сокольниковның күзләренә карый. Дус­ тының көлемсерәп торган соры күзләре арыганнар, аларда бер моңсу­лык бар...

Забойда хәзер алтмыш труба. Тагын унны төшерәсе бар. Ә бензингә охшаган ис һаман борынны кытыклый,  баш әйләнгәндәй була. Алмашка атаклы бораулаучы Иван Фандесв вахтасы килеп җитә. Газ белән агуланмас өчен, чиратлап эшли башлыйлар. Ун минут саен вахталар алма­шынып тора. Гүя белмәс скважина авызы соңгы трубаларны йота. Тагын өчәү генә калган... Шушы микән инде бәхет капкасы! Кеше белән бәхет арасы менә шулай якыная торгандыр инде. Чыннан да, беренче бу­лыр, кембри нефтенең пробасын алу нинди зур бәхет булыр иде. Вита­лийлар, Сокольниковлар гына түгел, моның шулай булуын һәммәсе тели.

Марковоның штансыз малайларыннан алып, чал картларына кадәр — һәммәсе, һәммәсе. Академик Сенюков студент чагыннан башлап, бөтен гомерен Себер нефтен эзләүгә багышлаган. Әгәр мондый бәхет килсә, Виталий Мәскәүгә ике телеграмма бирәчәк. Берсе— академик Сенюковка, икенчесе сөйгән хатынына.

Менә соңгы труба забойга төшеп утыра. Хәзер цемент кудыра баш­ларга кирәк. Кинәт скважинадан җил сызгырган аваз ишетелә, аннан ул давыл улавына әйләнә, паровоз шикелле үкерергә тотына.. Көчле газ басымы тоз һәм балчык эремәләрен җир астыннан кире куып мендерә. Ике километр тирәнлектәге забой эченә тулган барлык сыекча фонтанга әйләнеп, һавага атыла. Буровойдагылар кайсы кая читкә сибеләләр.

Виталий улакларга күз төшерә. Эремә өстендә тимгел-тимгел май таплары... Урра, май таплары! Нефть тамчылары!

Фонтан көчәйгәннән-көчәя бара. Буровой эчендәге корыч канатлар, кайнар учак көленә төшкән елан шикелле, үрле-кырлы сикерешәләр, як-якка сугылалар. Биек вышка бөтен гәүдәсе белән калтырана, верховой сәндерәсенең такталары һавага оча...

Нефть! Виталий учак янына атыла, куе алсу сыекчаны бүреге белән чумырып ала да кире йөгерә. Ул аны тиз генә шешәләргә бушатып, кароттаж будкасына озата. Проба тагын кирәк, тагын... Монысы лабора­тория өчен. Аннан Иркутскига җибәрү өчен, Мәскәү өчен...

Икенче тапкыр керүендә Виталий үз аяклары белән чыга алмый. Ул көчле фонтан ташкынына эләгә. Аны Сокольников табып алып чыга.

Һавага әчкелтем йод, бром исләре тарала. Нефть карны яндыра, үзе­нә канаулар ярып, Лена елгасына омтыла. Мондый әкәмәтне гомергә күрмәгән Марково этләре, койрыкларын кысып, тайга эченә чабалар, кешеләр Лена аръягына күченә башлый. Ләкин разведчикларга чигенер­гә ярамый.

Җирне бораулау, нефть фонтаны ачуга караганда, аны ябу хәтәррәк икән. Гарәп әкиятләрендәге шикелле, ахыры ни белән бетәрен сизмичә, җенне бутылкадан чыгарсаң... Ә бу соң бутылкадагы җен генәме?! Ул сыек атомнар, биш йөз миллион ел буе җир кабыгы эчендә, таш капчык­ та ятып, әзме энергия туплаганнар!

Аңын җуйган Виталий Ефименконы Лена аръягындагы медицина пунктына озаталар. Сокольников та хәлсезләнә, аның танырлык җире калмый. Марково халкы башына килгән бөтен бәлаләр өчен, нигәдер, ул үзен гаепле итеп сизә. Сокольников вахтасы чыгарды бит бутылкада­гы җенне... Хәле ничек икән соң оператор дустының?

Бу тарихны, башта әйткәнемчә, Георгий Сокольников үзе сөйләде миңа. Ул аны бүленә-бүленә сөйләде. Без аның квартирасында утырдык.

Георгийга дүрт яктан дүрт баласы килеп сарыла. Ике малае аның кулларына килеп асылына, өченчесе җилкәсеннән кочаклый. Ә иң кечесе, кыр казлары тәпи алып килгәнче шуышып йөрергә тиешле нәни кызы, гел әтисенең алдында булды, әтисенең мыегы белән мавыгып утырды.

— Фонтанны ничек яптыгыз соң? — дип сорадым мин Сокольников­тан.  

— Хәйләсен таптык инде, —диде ул, артык исе китмәгәндәй генә,— тик башта обсад трубасына арматурасын кидерә алмый азапландык. Нефть ташкыны һич якын китерми, арматураны бәрә дә җибәрә. Иркутскидан махсус җайланмалар ясап китергәнче шактый вакытны югалттык.

Минем тел очымда гына тагын бер сорау тора. Әйтсәң дә уңайсыз кебек. Теге муенсыз песинең ничек итеп Марковоны һәлакәттән котка­руы турында инде. Шулай да сорарга булдым.

Сокольников һәм табын әзерләп йөрүче хатыны Анастасья икесе берьюлы елмаешып куйдылар

. — Эш бит менә нәрсәдә, — диде аннары Георгий, мыегын сыпырга-лап, — скважинадан газ бәрә башлагач, ыгы-зыгы арасында, эшләп утырган электр движогын сүндерергә онытканбыз. Тагын берничә секунд үтсә, мотор очкыныннан газ шартлап, зур янгын чыгачак иде. Будка эчен­ дәге движок, ниндидер тылсымлы көч белән, үзе сүнде. Соңыннан кереп карасалар, сез күргән әнә шул «әүлия»ны табып алдылар. Мескен, кур­ куыннан чабып кергән дә будкага, шүрлектәге тартмаларны җимереп төшергән, үзе дә кысылган шунда...

Сокольников башын аска иеп, тынып калды.

— Менә Виталийны һич оныта алмыйм,—-диде ул, йөзен яшерергә тырышып, — исеме инде халык теленә күчте, урам исеменә, теплоход исеменә әйләнде. Ә үзе, гел тере шикелле, менә шушы төштә, йөрәк тү­рендә басып тора...

ЛЕНАНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ

 

Яр буендагы ак палатка эчендә берәү моңаеп гитара уйный. Аңа кушылып, кемдер акрын гына украинча җырлый: «Ой, Днепро, Днепро...»

 Зур елга ул хыял шикелле. Уйларыңны үз агымына ияртеп, әллә кайларга алып китә. Аның дулкыннарына карап, бер моңаясың, бер елмая­сың. Чит җирдә булсаң, кылт итеп туган якларың искә төшә.

 Безнең якташларыбыз да Ленага карап, Иделне сагына торганнардыр. Бу ике елга кай яклары беләндер бер-берләренә охшыйлар.

Буровойда булган вакыйгадан соң берничә көн үткәч, Мөхсинов Мәхмүтне мин Лена ярында очраттым. Ул елгага карап тора иде. Шакмак­лы соры костюмын иңенә салып, бөеренә таянган да, нидер көтә. Үзе авыз эченнән генә бер көй мыгырдый.

Янында гына аяк тавышын ишетүгә, Мөхсинов сискәнеп китте. Ләкин шунда ук үзен кулга алды, елга причалы ягына ишарә ясап, кө­леп куйды:

— Күрәсезме?

Яр читендәге причалга моторлы паром килеп туктаган. Аңа ашыга- ашыга йорт җиһазлары, мал-туар төйиләр. Тавыклар кытаклашкан, казлар каңгылдашкан тавышлар ишетелә. Этләре, песиләре дә ияргән. Озын чыбык тоткан бер хатын паромга кызыл сыерын куып кертә ал­мыйча азаплана.

Кешенең күңеле шат булса, юк-бар нәрсәдән дә кызык таба, бармак күрсәтсәң дә көләргә әзер тора, дип уйладым эчемнән. Күрәсең, Мәхмүтнең дә бу минутта шайтаны кытыклыйдыр. Ә минем, ничектер, аңа ку­шылып көләсем килми.

— Эвакуация башланды, — диде Мәхмүт, ярым җитди, ярым шаяр­тып. — безнең бәхет җиңсә ярар иде...

— Нинди эвакуация?

Ул миңа аңлатып бирде. Поселокта яшәүче җирле халыклар, яңа бораулана торган скважина нефть вәгъдә итә башладымы, тоталар да теге як ярга күченәләр икән. Атна буена өйләренә кайтмыйлар. Беренче кембри фонтаныннан, күрәсең, тәмам куркып калганнар.

 — Болай итүегез әйбәт түгел, — дидем мин дә ярым шаяртып, — алар сезгә рәнҗи торганнардыр.

Мөхсинов елмаеп җавап бирде:

— Безгә рәнҗергә хаклары юк, иптәш. Яңа скважина нефть бирергә тора. Моңа барыбыз да шатланырга тиеш. Кембри фонтанына азынырга ирек куймабыз бу юлы. Без девон фонтаннарының авызын томалап өйрәнгән, иптәш.

Мин сорашуымны дәвам иттем:

— Сез килеп Лена буйларын айкый башлагач, җирле халыклар гына түгел, хәтта таулар да сагаеп калгандыр? Җәнлекләр дә качып беткән.

Бу сүзләрдән соң Мәхмүтнең йөзе кинәт җитдиләнде.

 — Сез туристлар күзлегеннән карыйсыз, иптәш, — диде ул, бераз уйланып торгач. Әгәр баскан җирем башка планета булса, җир ша­рын, өф-өф итеп, уч төбендә генә йөртер идем мин. Ә без бит бирегә яшәргә килгән, иптәш, экскурсиягә түгел.

Мөхсиновның хаклы икәнен болай да сизеп торганлыктан, бәхәсне тирәнгә җибәрәсем килмәде. Кыргый җәнлекләр өркеп кача дип, илгә кирәкле хәзинәдән баш тартмассың ич.

Күп тә үтмәде, елга борылышыннан юан морҗалы буксир пароходы күренде, гудок тавышы ишетелде. Монсу, салмак аваз таш кыяларга бәрелеп, кабат-кабат яңгырады. Аннан тайга аны үзенә йотты.

Буксир берьюлы ике баржа таккан иде. Алар артыннан тагын нинди­дер суднолар тезелгән.

 — Лена флотилиясе килә!— диде Мәхмүт, шатлыгыннан колачын җәеп. — Күрәсезме, ни чаклы йөк кайта Марковога...

Баржалар караваны акрын гына безнең якка таба хәрәкәт итә. Яр буена төркем-төркем халык агыла башлады. Вахтадан бушаган развед­чиклар, экспедиция җитәкчеләре, ак халатлы поварлар, медицина эшче­ләре, бәби күтәргән яшь хатыннар... Бала-чагасын әйткән дә юк.

Биредә һәр елны шулай була икән: сентябрь ахырына таба, Лена флотилиясе килеп, тау-тау буровой җиһазлары, яңа машиналар, кышка җитәрлек азык запасы бушатып китә. Ә октябрь аенда инде елга өсте кар белән каплана, навигация туктала. Поселок кыш уртасына кадәр, Лена бозы машиналарны күтәрерлек хәлгә килгәнче, транспорт элемтә­сеннән мәхрүм кала. Тик зур корсаклы вертолетлар гына, газета-журналлар белән бергә, сагынычлы сәлам хатлары тапшырып китәләр икән...

Яр читенә моторлы көймә борынын төртте. Маякчы, ихлас күңелдән елмая-елмая, безнең янәшәбезгә килеп басты.

— Драсте, Махмуда, — диде ул, якташыма ихтирам белән баш иеп, — голомянка надо? А деньга не надо...

 — Голомянкадан баш тартмабыз...

Мөхсинов күрешергә теләп, ике кулын сузды. Ә эвенк карты «Ан- яй-яй, бульна будет» дип, бер читкә тайпылды. Мәхмүтнең кул кысуы­на күпләр чыдамый икән. Аны мин бүген үзем дә сынадым, тик сер бир­мәскә генә тырыштым.

Мөхсинов ни өчендер дулкынлана, чабышка китәсе ат шикелле тынычсызлана, бертуктаусыз йөренә башлады. Үзе, кулын әледән-әле маң­гаена куеп, баржалар килгән якка карый.

— Баш тартмабыз!— дип кабатлады ул, үзе дә сизмәстән, кул чабарга тотынып. Анын артыннан бала-чага кул чабарга кереште, йөзләрен бозып әче итеп сызгыру дисеңме, «ура» кычкыру дисеңме...

Мөхсиновның шатлыгы күзләренә чыккан, хәтга башыннан ашкан дияргә ярый иде.

 — Мин бит бирегә килгәч, мастерлыкка имтихан тоттым, иптәш,— диде ул минем якка иелә төшеп. —Яңа буровой жиһазлары кайту белән, бригаданы кабул итәсең, диделәр. Әнә, күрәсезме, буровой насослары, яңа дизельләр төялгән баржаны! Флотилия киләсен ишетеп төштем мин.

Һәркемнең үз хыялы, үз шатлыгы була. Ул хыяллар, ул шатлыклар, саф чишмәләр шикелле, кешеләр күңелендә аерым-аерым яшәсәләр дә, соңыннан барысы берьюлы зур агымга килеп тоташалар, тыелгысыз көчкә әвереләләр. Моның шулай икәнлеге Марково бораулаучылары арасында аеруча нык сизелә. Мөхсинов кенә түгел, эвенк карты да шу­ның белән янып, дәртләнеп йөри. Чөнки аның туган якларына зур үзгә­реш килә.

Баржалар караваны салмак кына, үз җае белән генә ярга якынлаш­ты. Әлегә тыныч кына агып яткан Себер елгасы кинәт ярдан-ярга чай­палырга, котырынып дулкынланырга тотынды.

 Буксир трабыннан ярга беренче булып юантык гәүдәле, яшел ко­жан кигән кеше сикереп төште. Мөхсинов эре-эре атлап, аның каршысына юнәлде, ике кулын сузып исәнләште:

 — Исәнмесез, иптәш капитан!—диде ул, хәрбиләрчә честь биреп,— көтә-көтә арып беттек.

Елгачы киеме кигән кеше көлеп, Мәхмүтнең иңбашына сукты да әй­теп куйды:

— Беләбез, шельма, нәрсә көткәнеңне. Сиңа дигән буровой җиһаз­лары, әнә, өченче баржада...

Ерактан килгән йөкләрне бушату өчен бөтен Марково халкы кузгал­ган. Берсе дә әйткәнне көтеп тормаган. Әлмәттәге элекке күршем Рәшидә апа,  страховой эшләрен калдырып, үзе белән бер төркем хатын-кызлар­ны ияртеп төшкән. Ул:

— Я-а-а!.. Никадәр байлык!— дия-дия, бот чабып, баржа эченә үк кереп китте. Кемдер шаяртып, артыннан кычкырып калды:

— Рәшидә апа, трактор дип белеп, үзеңне күтәрү краны эләктереп алмасын...

Яр буйларына авыр-авыр буровой җиһазлары, өстәл зурлыгы тарт­малар, унар тонна йөк сыйдырышлы машиналар, өр-яңа тракторлар тө­шеп утыра. Буй-буй булып бораулау трубалары, тимер юл рельслары тезелә...

Мөхсиновны йөк бушатучылар арасында күрдем. Ул өч-дүрт кеше күтәрә алмастай авыр ящикларны җилтерәтеп кенә җилкәсенә ала да, яр өстенә илтеп куя.

Заводтан килгән машиналар, күтәрү краннары ярдәмендә, ярга тө­шеп утыруга, моторлар гөрли башлады. Кузовларга бер-бер артлы бала-чага менеп төялде. Тракторлар, тягачлар да хәрәкәткә килде.

Көн кичкә авышканда баржалар бушатылып бетте. Яр буенда кал­ган хәрәкәтсез йөкләрне зур, авыр брезентлар белән ябып чыктылар.

Ерактан ук исәнләшеп, минем янга Исхак Гыйләҗев килеп басты, йөзе шатлыктан балкыган. Ул шунда ук сүзгә кереште: — Малай белән котлый аласыз мине, Марковода тагын бер борау­ лаучы артты. Исеме — Ленар!

Шунда гына торган Мәхмүт, тагын берничә нефтьче Гыйләҗевне төрле яктан эләктереп алып, гөрләшә-гөрләшә һавага чөяргә тотынды­лар. Ата кеше моңа һич каршылык күрсәтмәде, киресенчә, кулларын җәеп кенә җибәрде. Талпыну рәхәтеннән хәтта күзләрен йомды.

 — Космоска кадәр, космоска кадәр! — дигән тавышлар ишетелеп торды. Исхакның үз семьясы янына кайтыр алдыннан сөйләгәне хәте­ремә килде: «Монысы кыз булса, Лена дип кушабыз...» Малай тугач та югалып калмаганнар...

Кояш ал пәрдәсен бөркәнеп, биек таулар арасына посты. Тайга өсте кара-кучкыл төскә керә башлады. Якындагы буровой вышкаларында электр лампалары кабынды...

Себер елгасының ике як ярына тезелеп утырган Марково поселогы үз дөньясы, үз шатлыгы белән артка чигенә барды. Биек буровой вышка­лары, мәңгелек тайга урманнары өстеннән башларын калкытып, елга борылмасына җиткәнче озатып калдылар.

— Сау булыгыз, Лена маяклары! •\

Марково поселогы — Әлмәт.

 

 

Реклама