«БЕРТУГАН ТАҺИРОВЛАР»

 

 

Кайчан булгандыр, вакытын тәгаен генә хәтерләмим инде. Шулай, Татар академия те­атры фойесында йөргәндә, очраклы рәвештә генә, шактый олы яшьтәге бер ханымның зарын ишетергә ту­ры килгән иде миңа.

 — Шушы да театр булдымы ин­де?!— ди бу, A. М. Горькийның «Дошманнар» исемле, һәммәбезгә мәгълүм классик әсәрен яратмый­ча. — Ни көе, ни биюе юк. Көлим дисәң — көләрлек, елыйм дисәң — еларлык түгел. Болай икәнен бел­сәм, килеп тә йөрмәгән булыр идем...

Ахырдан, безнең театр сәхнәсендә күз яше агызу нияте белән язылган мелодрамалар, уен-җыр, төрле ко­мик номерлар хисабына чамадан тыш «баетылган» музыкаль коме­дияләр белән күпләп очраша башла­гач, еш кына «Дошманнар» спектак­леннән зарланган ханымны искә тө­шерә идем. Бу спектакльләр, мөгаен, аңа ошар иде. Болары нәкъ менә аның зәвыкларына яраклаштырылган, тамашачыны елата һәм көлдерә торган спектакльләр бит инде. Телә­сә нинди юллар белән театрга тама­шачы тарту, «киң массаны» китерү өчен эшләнгән бу спектакльләр үзлә­ре үк Горький әсәрләрен «юкка чы­гаручы» ханымнарны тәрбияләделәр, тамашачының зәвыгын боздылар, татар совет театр сәнгатен артка сөйрәделәр.

Узган сезонда театр Фатих Хөсни­нең «Бертуган Таһировлар» драма­сын сәхнәгә чыгарды. Башка күп ке­нә спектакльләрдән аермалы була­рак, әсәрдә арзанлы мелодраматизм да, көлке номерлар да, уен-җыр да юк. Ә спектакльне җәмәгатьчелек җылы каршылады, тамашачы дра­маны бик теләп һәм яратып карады, тамаша залы һәрвакыт тулы булды.Чөнки бу инде башка характердагы драматургия — кыю фикерләр, ак­туаль проблемалар күтәргән драма­тургия иде, чөнки бу инде зур, чын сәнгать иде.

Әсәр «Бертуган Таһировлар» дип исемләнгән. Кемнәр, нинди кешеләр соң бу Таһировлар?

Иң өлкәне, Закир — колхоз пред­седателе. Авыр сугыш елларында колхоз хуҗалыгын үз җилкәсендә сөйрәп чыккан кеше ул. РСФСРның атказанган артисты Хөсәен Уразиков башкаруында Закир катлаулы характерлы, каршылыклы образ булып хәтердә кала. Артист һәр урын­да үз героеның кайчандыр әйбәт ке­ше булуын сиздереп бара, образның шул ягына басым ясый. Әмма еллар буена Закир бозылган, характерын­дагы күп кенә әйбәт сыйфатларын әкренләп югалта килгән. Югарыдан килгән һәр боерыкны ул сүзсез, бик төгәл рәвештә үтәп килергә гадәт­ләнгән. Шул ук вакытта Закир үз кул астында эшләүчеләрдән дә сүз­ сез буйсыну, төгәллек таләп итә. Ул хәзер дан, шөһрәт сөя башлаган. Тәнкыйтьне яратмый, үзеннән тү­бәндәгеләр белән кырыс, хәтта ту­пас мөгамәләдә. Ул инде әнә пар­тия оешмасы секретаре белән дә санашырга теләми. «Парторглыкка мин аны үзем күтәрдем», дип кенә җибәрә. Кыскасы, кайчандыр әйбәт, булдыклы булган кеше хәзер кечке­нә бер культ кисәгенә әйләнгән. Бү­генге шартларда бу кеше колхоз авылын алга әйди алмый инде. Озак еллар буе өстән күзәтеп, күрсәтеп, кисәтеп торулар аркасында, За­кир үзбаш фикер йөртү сәләтен, кы­ юлыгын югалткан. Берәр кыен, җа­ваплы мәсьәлә килеп чыктымы, ул җиңел генә читтә калырга, «райком абый» аркасына ышыкланырга яра­та.

Заманалар үзгәрүен, аяк астын­дагы җирнең йомшый башлаганын Закир үзе дә чамалый. Ләкин ниш­ләсен? Күпме генә тырышса да, ул инде яңа шартларда җитәкчелек итәрлек кеше түгел. Әнә шуңа хо­лыксызланып, тәртәгә тибеп азапла­на да ул.

Уртанчысы, Зариф (РСФСРның атказанган артисты Нәҗип Гайнул­ лин)— өлгер фән әһеле, башта кан­дидат, ахырдан авыл хуҗалыгы фән­нәре докторы, кафедра мөдире. Бар нәрсәдән элек үз шәхси мәнфәгатен кайгыртучы бу кеше күбрәк власть, дәрәҗә турында уйлый. Зариф — өлкән абыйсыннан акыллырак, ал­дан күрүчән, сизгер кеше. Абыйсы Закирны да ул заманга яраклашыр­га, төс-бит алмаштырырга кирәк дип үгетләп-өйрәтеп карый.

Ниһаять, иң кече Таһиров—Заһид (ТАССРның атказанган артисты Шәүкәт Биктимеров). Монысын инде Таһировлар нәселендә «ала карга­га» санап йөртәләр.

Заһид, илебез азатлыгын яклап, немецларга каршы сугыша, әсир төшә, әсирлектән кача, тагын эләгә. Инде исән-сау килеш, концлагерь­дан әйләнеп, илгә кайткач, Заһидны төрмәгә утырталар...

Менә Заһид, ябылудан чыгып, туган авылына кайтып төшә. Биогра­фиясе бик үк чиста булмаган эне­кәшләрен өлкән Таһировлар шиклә­неп, өркеп-куркып каршылыйлар. Хикмәт шунда, Заһид әле бары сро­гы тулганга гына кайткан икән. Аның өстендәге кара тап юылмаган әле. Кем белә, эшләр ничек бетәр бит. Акларлармы аны, юкмы? Өлкән Таһировларны канат асларына «шикле кеше» сыендыруда гаеплә­мәсләрме? Дөрес, бу шик-шөбһәләрен алар Заһидка ачыктан-ачык әй­тергә уңайсызланалар. Шулай да, монда кайтып, дәрәҗәле урыннарда утырган агаларын борчып йөрмәсә, аларга тынычрак, җайлырак булыр иде канә. Нишлисең, әнә кайткан бит... Шулай итеп, туган җиргә кай­ту Заһид өчен куанычлы булмый. Бер карасаң, аңа ачык йөз күрсәтә­ләр, аны кунак итәләр. Ә менә иң зур хыялын тормышка ашырырга юл куймыйлар — Заһидка үзе ярат­кан эшне бирмиләр. Заһид, эш эз­ләп, туган-үскән авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була. Бер заман дөньялар үзгәреп китә, Заһид өчен дә уңай көннәр килә. Аның өстенә ташланган кара тап юып алына, ул үзе яраткан эшенә кайта. Бу үзгәрешләр Закирны да читтә калдыр­мый. Аңа озак еллар буе утырган председатель креслосы белән сау­буллашырга туры килә.

Күрәсез, начарлык, әшәкелек фаш ителә, гаделлек җиңеп чыга. Әгәр Ф. Хөсни шушы урында нокта куй­ган булса, әсәр бары әнә шул күптән билгеле хакыйкатьне тагын бер мәр­тәбә кабатлау өчен генә язылган булса иде, ул чагында автор бу дра­масы белән безнең сәнгатькә бернин­ди дә яңалык өстәмәгән булыр иде. Бәхеткә каршы, әсәрнең идея эчтәле­ге күптән билгеле әйберләрне кабат­лау белән генә чикләни.

 Әсәрдә Зариф бар бит әле. Бу об­разга, ул үзе күп урын биләмәсе дә, зур эчтәлек салынган. Менә бу — ур­танчы Таһиров инде беркайчан да югалмас, беркайчан да хур булмас.Бу тип шәхес культы елларында рә­хәтләнеп яшәде, киемен, төс-битен аз гына үзгәртеп алды да, безнең көн­нәрдә дә начар яшәми. Аның төп алласы — конъюнктура. Бу — менә ди­гән бюрократ. Фән, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре аны һәрнәрсәдән дә аз­рак борчый. Аның төп һөнәре — за­манга яраклашу, җайлашу. Дикта­торлык, баш бирмәскә тырышу кебек начар гадәтләре булса да, Закир та­бигате белән беркатлы кеше. Зариф исә аннан мең мәртәбә әшәкерәк, күп тапкыр куркынычрак. Шуның өстенә Зариф төсен үзгәрткән, кабык асты­на яшеренгән ерткыч. Бар, белеп ка­ра син аның кем икәнен, чын асы­лын. Әсәрдә, беренче карашка, За­риф фаш ителми, аның чын йөзе ачылмый кала кебек. Чынлыкта, ав­тор аны фаш итә, тик сәнгать алымнары белән фаш итә. Һәм, минемчә, әсәрнең уңышы да әнә шунда.

Фатих Хөсни, бик талантлы, үзен­чәлекле прозаик буларак, укучы­чыарга яхшы таныш. «Бертуган Таһировлар»ы белән ул үзен кызыклы, үзенчәлекле драматург итеп тә та­нытты. Менә бер генә эпизод:

«3 а һ и д. Гөләндәм әйтмәсә, алай­са син әйт, Мәхмүт: кайчан да бул­са, нинди дә булса шаукымга ку­шылып, син минем турыда «Заһид— немец шпионы» дип башыңа ки­тердеңме? Башыңа китерә алдың­мы?

М ә х м ү т (сүзсез).

З а һ и д . Янган танк эчендә бер­ гәләп таранга барган иптәшең ту­рында? Юк, син миңа күңелеңдә ни бар — шуны әйт: китерә алдыңмы?

М ә х м ү т (эндәшми).

З а һ и д . Дөрес, госпитальдән соң безнең юлларыбыз аерылды. Без бер-беребезне белмәдек.

М ә х м ү т (Заһидка җавап би­рүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләш­кәндәй). Юк, без бер-беребезне оны­тырга тиеш түгел идек. Түгел идек! Нәрсә әйтмәсләр безгә? Без шуларның барысына да сукыр килеш ыша­нырга тиеш булдык микәнни? Кайда иде соң безнең үз башыбыз?»

Күрәсез, кешеләр хәзер үзбаш, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнеп киләләр, алар инде гади шөреп кенә булып калырга теләмиләр. Халык аңындагы шушы яңарышны Ф. Хөс­ни күреп ала белгән. «Бертуган Таһировлар» драмасының кыйммәте, минем уемча, әнә шул заманчалык рухы, тормыштагы яңалыкны күрсә­ тә белү белән билгеләнә дә.

Инде спектакльнең үзе турында берничә сүз. Тулаем алганда, бу спектакль һәм режиссер Ш Сарымсаковның һәм театр коллективының, һичшиксез, уңышы. Шул ук вакытта, әсәрне сәхнәгә куюда безнең театр­ ның көчсез яклары да үзен шактый ачык сиздерә. Безнең артистлар кай­гыра һәм шатлана, моңлана һәм нәфрәтләнә торган образларны әй­бәт уйныйлар. Тик менә у й л ы й д а б е л ә торган образлар иҗат итәргә гадәтләнмәгәннәр. Бәлки, нәкъ менә шуның өчендер дә, «характерлы ге­рой» амплуасына сыеп бетәрлек Әкълимә образы гына (В. Минкина) башкалардан уңай якка аерылып то­ра. Ә иң кирәкле, үзәк образ — пар­торг Мәхмүт (артист Әюпов) Әкъли­мәдән күп сүлпәнрәк, төссезрәк. Әю­пов бер дә ялгышмыйча, бутамыйча ятлаган сүзләрен сөйли, образның сурәтен, тышкы рәсемен уйный, лә­кин эчке дөньясын, уйлау сәләтен күрсәтә алмый. Ш. Биктимеровның Заһидында да шундый ук кимчелек сизелә. Урыны-урыны белән Заһид- Биктимеров артык нервчан, истери­кага бирелүчән, үзен кызгандырыр­га, жәлләтергә тырыша. Ә бит әсәр буенча, Заһид андый образ түгел, һәм шәхес культы чорының төп кор­баны да ул түгел — аның абыйлары.

Шәхси дәрәҗәләре, утырган кресло­лары бәрабәренә хәтта туган эне­ кәшләреннән йөз чөергән Зариф бе­лән Закир.

 «Бертуган Таһировлар» спектакле, тагын бер мәртәбә, безнең Академия театрына интеллектуаль культура җитмәүне күрсәтә. Ә шунсыз бүгенге театр сәнгате алдында торган зур катлаулы, күп төрле бурычларны хәл итеп булмаячак.

 

 

 

Реклама