Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Авылга кайткач
Анда кайтып тап булганым — шундый назлы хуҗа бер. — Тик шуның хәтерен күреп көнем, төнем уза гел.
Ул «Тор!» дисә, ярты төннән торам да кырга китәм.
Кемнәр аңа комачаулый — шуларны тәнкыйть итәм.
Колхозга, я сельсоветка барып әләкләр идем,
Һич кенә колак салмыйлар алар әләккә минем.
Бөтен авыл биеп тора тик шуның быргысына; хәбәрсез эшләп яталар шуңар тырышып кына.
Һич кенә дә мөмкин түгел аңарга каршы дәшү. Әйтсәм әйтим, ул хуҗаның исеме — «Язгы чәчү».
Каләмгә
Тибрән әле син, каләмем, сүнмәсен әле дәртең! Шагыйрьләр исеме
яңгырый сводкаларда һәркөн:
Эшлиләр колхозлар булып, тынгысыз җаннар һаман — синең каләмдәшләрең ич — Муса Җәлил, Нур Баян...*
Урының бик нык синең дә, каләмем, — кулымда син,
Бала
Өч көпчәкле велосипед, өстендә — нәни бала. Тәгәрмәче тешләрендә чыра шытырдап бара.
Юри беркетелгән чыра, шытырдый моторсыман!
Бара сабый, чын моторны эшләткән батырсыман!
Бала үсәр. Самолетта очып йөрер күкерәп.
әйт, Минзәлә районында ничәнче урында син?
Кемнәр укый язганыңны, кем мохтаҗ киңәшеңә?
Әйт: ничәнче урында син Колхозчы семьясында?
Йөрмәсен, дим, язганнарың адресы юк хат кебек;
һәр юл белән һәр йөрәктә урыныңны тап кереп!
һәм ата
Моңар ышандыра мине сабыйдагы чын йөрәк.
Тик шундый хәлләр дә була гомер юлын узганда: шытырдый — әйләнеп карыйм, ләкин йөрәк юк анда.
Бала да юк. Тик талантсыз, озын буйлы бер ата, чын шигырь язам дип белеп, каләмен шытырдата...