Логотип Казан Утлары
Очерк

САЛАВАТ КҮПЕРЕ

Автобуста тенге сменага барышлый, Наилә кесәсеннән хат алып х укырга кереште: «...Нелечка җаным, түзә алмадым, бары тик синең өчен генә тагын Казанга барырга мәҗбүр булдым. Мин сине алып китәргә тиеш. Квартира алдым, тиздән кандидатлыкны яклыйм. Мин синең өчен бөтен шартларны тудырачакмын, уч төбендә йөртмәсәм дә, чын татарча әйтсәк, өрмәгән җиргә утыртмам. Несчастный бер заводта эшләп, нәрсә казанырмын дисең. Химия дигәннәрең, минемчә, (вообще вакытлы .мода гына. ’Үтәр вакыт: синең кебек специалистлар белән буа буарлар. Ә син как следует яшәп калырга да теләмисең. Ну, ярый, чәчеңне шул килеш калдырырга рөхсәт, тик син минем тормышка килергә соңарма гына. Уйла, как бы поздно булмасын. Иртәгә иртә белән аэропортта каршыларсың дип ышанам. Марсель»... Автобус борыла-борыла алга ашкына. Тәрәзә аша ераклыклар чагылып кала. Наилә, шул ераклыклардан нидер эзләгәндәй, карашын тышка юнәлтте. Ай яктысы астындагы җәйге дөнья серле пәрдәгә төренгән кебек күренә иде. Нигә болай үзенә артык ышана соң бу Марсель? Уңай һәм бай квартиралы семьяда парниктагы гөл кебек купшы, йомры булып, кайгы-хәс- рәтсез үскәнгәме? Уйнап-көлеп кенә университет бетергәч, хәзер аның өчен барысы да әзер булгангамы? Ә соң эшче кызларның уз эшләре белән горурлану хисләре юкмыни! Тормыш авырлыгын күрмәгән, кулына корал тотып, тир түгеп эшләмәгән кеше башкалар турында аз уйлый, дигәннәре хактыр ахры... Ә Наилә тормышның, ятимлекнең ачысын-төчесен шактый татыды. Әнисе — кулында ут уйнатучы кеше булса да — әтине алыштыра аламы соң инде... Наилә үсә төшкәч, бик яшьләй тол калган ана бер башкорт кешесенә тормышка чыкты. Алар үги әти йортына күченделәр. Еллар үтте... Семьяга дүрт бала өстәлде. Тормыш авырайды. Наилә, сигезенче класста укуын ташлап, ипи заводына эшкә 1керде. Кечкенә дә төш кенә, диләр иде аны. Бер-ике ел эшләгәч, пешерү мастеры итеп <куяр.га да уйладылар. Әмма инде үсеп буйга җиткәч тә, һаман үги әти йортында яшәргә читеисенде, күңеле киңлек теләде, каядыр яңалыкка омтылды. ...Казандагы әбисе белән бабасы Наиләне киң күңел, ачык чырай белән каршыладылар. Башта кыз аларга «әби, бабай» дип кенә дәшмәкче иде. «Юк, кызым, син безне рәнҗетмә, чит итмә, дәү әни, дәү әти, дип дәш инде син», диделәр тегеләр. Наиләнең эш сөюе аларга бик ошады. Ул килеп бер-ике атна тору белән стеналар ялтырады, өйләрендә һава җиңеләеп киткәндәй булды. Озакламый ягымлы телле Наилә белән танышырга өлгергән күршеләр аны сукырлар җәмгыятенә эшкә урнаштырдылар, һәм биредә аның яшьлегенең яңа хыяллары бөреләнә башлады. ...Сукыр сиземләве бала күңеле белән бер икән. Бала әле беркетм дә аңлата алмас интуиция белән кешеләрне яхшыга һәм яманга аера. Сукыр да, 1кайбер вакыт алдаучан булган тышкы .кыяфәтне белмәү сәбәпле, берничек тә яшереп .булмый торган сөйләшү төсмерләре аша кешенең нинди күңелле икәнен билгели ала. Наилә беренче сүзләреннән үк сукырлар өчен аларның рәхимле юанычына һәм әниләредәй ягымлы дусларына әверелде. Алар кызның үткән тормыш юлы белән танышкач, «гүзәл күзләренең кадерен белеп» укырга киңәш иттеләр. Уку дигәннән, заманында Такташлар белән укып йөргән Вазифа түти дә кызга тыңгылык бирмәде. — Түбәңнән яңгыр үтмәгәндә укып кал, кызым, — дип үгетләде ул еш кына. ...Артта калгач, алдагыларны куып җитүе ай-һай авыр икән. Тыннар кысыла кебек. Эштән укуга, укудан өйгә чапкан чакларында Наиләнең инде тагын бер рухи адым ясарга көч җитмәс тә менә-менә егылырмын дип уйлаган чаклары күп булды. Ике-өч айдан аның үз-үзенә ышанычы бөтенләй какшады. Урамнарга яңа ел карлары ява иде. Тәңкә карлар шундый матур, йөрәкне әллә нишләтә. Әнә укымасам да матурлыкны күрәм ич әле, дип уйлады Наилә. Юк, булмый, башка укый алмыйм. «Ул» укыган булса ни! (Ул чакта Марсель белән танышканнар иде инде!) — Исәнме, кызым! Кыз сискәнеп китте. Күрше Әминә апа икән әле. Наилә еш кына аларга тегесен-бусыи тегеп бирә. Әллә шуңа инде Әминә апа аның белән һәр очраганда якты чырай белән сөйләшә. — Нихәл яшисең, аппагым? Укуларың ничек бара? Авырмыйсыңмы?— дип сорашырга кереште ул. Үзе укый алмый калып, техничка булып эшләүче Әминә апа Наиләнең укуы белән куанып йөри иде... Наилә аның игътибарын үзенчә аңлады: «Әнә.бит кешеләр мине бо- лай да җылы сәламлиләр. Шундый апаларга булышып гомер кичерермен әле...» Мәктәпкә бармыйм, дип әйтүе булды, өйдә буран купты. Ачуы чыккан Вазифа түти усал итеп кычкырып җибәрде: — Бармый кара!.. Сәмигулла бабай кызны якламакчы иде, карчык тагын да тузына төште. Рәхмәт, дәү әни, бу бит синең чын йөрәгеңнән әрнеп тузынуың иде. Патша заманында сез чын укуның төсен дә күрә алмагансыз. Инде китапханәләргә йөреп, белем чишмәсенең тәмен татыгач, оныгыгызның булса да белемле булуын телисең. ...Үз белемен күтәрү өстендә эшләүчеләрнең берсе итеп Наиләгә профорг сукырлар арасында агарту эшләре алып баруны йөкләде. Шулай беркөнне аларга газета укый иде. Анда кеше тормышында химиянең әһәмияте турында язылган иде. Мәкаләне укып бетергәч, бер чибәр йөзле сукыр егет офтанып куйды: — Эх, күзләрем булса, шул химия дөньясына кереп китәр идем мин. Ул реакция дигәннәрен, пробиркаларын кояш нурларына куеп карау үзе бер бәхеттер бит, егетләр, ә? Салават күперен мактап җырлыйлар ә бит химик реакцияләрдә аннан да матур төсләр алып булыр иде. Бәлки, химия киләчәктә кешеләргә күз дә бирә алыр. Күзне алыштырырлык нәрсә табып булса, җир йөзендәге тугыз миллион сукыр күрә башласын өчен мең гомерем, мең күзем булса —барысын да химиягә бирер идем... Бу сүзләрдән йөрәккә әллә^нинди тылсымлы дулкын килеп бәрелгәндәй булды. Моңарчы Наилә, химия дәресләрен яратса да, бу кадәрле ашкындыргыч романтика күрми иде анда. Әңгәмә таралгач, сукыр егет үз өстәле янына барып утырды да моңлы гына итеп өр-яңа бер җыр сузып җибәрде: Еракта, зәп-зәңгәр һаваларда, Салават күпере нурлана. Ул нурлар чакыра мнне -дә Иң серле, иң ерак дөньяга. Бу җыр шундый гүзәл, бу омтылышлар шундый үзәк өзгеч иде, әйтерсең лә ул, Наиләне үзенең канатларына алып, моңарчы күрелмәгән киң һәм якты юллар буйлап әйдәде... ...Әй, юл буенда үскән чәчәкләр, сез һәрвакыт көлеп, шаулап утырырсызсыман. Ә Наиләгә бүген бик авыр. Бүлешегез аның, хәсрәтләрен: кичке мәктәпне тәмамлагач, органик-синтез заводының лаборантлар әзерләү училищесына кермәкче иде, алмадылар... Инде менә борын салынган. Җитмәсә ул хәзер үк Марсель белән очрашуга барырга тиеш... Сукыр егет чакырган серле ераклыклар белән саубуллашырмы инде? г..Марсель, гадәтенчә, аны җиңел елмаеп каршы алды. Кызның хәлләре белән кызыксынып тормастан, кино карарга керергә тәкъдим итте. Ә Наиләнең Идел киңлекләрендә йөрисе килде. Шулай да кызның боеклыгы егетне сәерсендерми калмады. — Ни булды сиңа, Нелечка? — Алмадылар бит мине. — Училищегамы? Ну, исең киткән икән юк-барга. Училище университет түгел. Кермә, кирәкми. Болай да үзеңне карарга өлгерә алмыйсың. Современный кызлар шикеллерәк яшә әле. Чәчеңне кистереп, бөдрәләтеп ясат. Әнә, эшли-эшли бармакларың да яргаланып беткән. Бер дә 21 яшьлек кызлар кулы димәссең. Аларга маникюр ясатып җибәр, нәфислек әйбәт бит ул. Өстәвенә тар юбка да тектерсәң, нәкъ курчак буласың,—Марсе'ль бармагын шартлатып куйды. — МинехМ эшләгән җиргә рчкач, теләсәң эшләрсең, теләмәсәң — юк... Әйе, очарга да мөмкин. Ләкин бу үз максатларың ягына очумы соң?1 Кыз йөрәге Марсельнең рәхимле булам дип әйткән сүзләреннән ниндидер рәхимсезлек тойды. Юк, болар гади сүзләр түгел, аның теләге артында ниндидер тар читлек яшеренеп ятасыман. Ни булды соң? Шушы минутларда Марсель ераклаша башлый түгелме? Алар янәшә атлыйлар. Кыз күңеле бозлардан арчыла алмый газапланган елга кебек. «Юк, Марсель, нигәдер син минем борчуларымны җиңеләйтә алмадың. Ә, киресенчә, әллә нинди авыр йөк өстәдең...» Идел порты. Кавышу һәм аерылулар төене белән, парлы яшьләр белән саубуллашып, кояш түбән тәгәри. Офыктагы томан, болытлар аша ул мескен һәм кызганыч булып күренә. Алар әле янәшә атлыйлар... Ә кояш түбән тәгәри. Кояш белән ниләр батканын беләсез бйт, нигә тотмыйсыз, нигә тартып алмыйсыз?.. Марсельның күп сораулары җавапсыз калды. Аларның саубуллашуы салкын булды. ...Наилә кайтканда тагын сукыр егетнең җырын ишетте (ул алар күршесендәрәк кенә тора иде). Алдымда билгесез юллар ята. Күңелне хыяллар уята. Очасы килә җырлар җырлап Киек каз юллары буйлата. «Күзсез кешедә дә әнә никадәр хыял! Ә сиңа,( Марсель, чәч тә тырнак кирәк. Минем әнә шул хыяллар артыннан гына очасым килә...» Наилә бу кичне әнисеннән кайгылы хат алды. Үги әтисе үлгән. Әнкәсе дүрт бала белән ялгыз калган. Инде гөрләп килүче сабан туйларын өр-яңа күлмәктән каршыларга җыенган кыз, бөтен байлыгын җыеп, әнкәсенә салды. «Син гафу ит, Марсель, тар юбкалар киеп, синең идеалларыңа ярашып булмас инде...» Я: « $ Икенче атнада Наиләне аппаратчы итеп алырга сүз биргәннәр иде. ■Ләкин сукыр егет өчен дә пробиркаларны кояшка куеп карыйсы, серле дөньяларны үз күзләре белән күрәсе бар ич. Аның лаборант буласы килде. Ниһаять, үзенекен итте. ...1963 елның июнь ае. Училищеда ун ай сизелми дә үтеп китте. Чистарту корылмаларына яңа гына лаборант итеп билгеләнгән Наилә заводның 'ачылу бәйрәменә багышланган митингка килде. Күк чалт аяз. Тирә-якта тантана, шатлыклы авазлар диңгезе. Митингны горком секретаре Р. Мусин ачып җибәрде. Обком секретаре Ф. Табеев яшь эшчеләрне беренче уңышлар белән котлады. Наиләнең мондый зур бәйрәмне, бу кадәр халык диңгезен беренче мәртәбә күрүе иде. Кинәт Наилә я.кында гына таныш тавыш ишетте. Күрше кызы Фәния тавышы иде бу. Ә аның янында миләүшә чәчәкләре бәйләме тоткан сукыр егет басып тора. Ул кемнедер эзли, каядыр омтыла, нидер әйтергә җыенган кебек иде. Наилә, биредә дусларын күрүгә шатланып, аларга талпынды. — Әй-яй Наилә, иске дусларны онытып ташладың бит. Безне шушы кадәр зур бәйрәмгә дә чакырмадың, үпкәлибез, — диде егет битендәге тир бөртекләрен сөртә-сөртә. — Ә без менә сине училищены тәмамлавың белән‘тәбрикләргә килдек. Ул чәчәк бәйләмен кызга сузды. * $ $ Эшли башлауның беренче көннәреннән лаборантлар җитәкчесе Вероника Федоровна Зорина Наиләнең тырышлыгын тиз күреп алды һәм иң җаваплы эшләрне аңа тапшыра торган булып китте. Дирекциягә язган докладларында да ул аңарга соклануын яшермәде. Буш вакыт булдымы, лабораториядәге бөтен кызлар Наилә тирәсенә җыйналалар, аннан төгәллеккә һәм игътибарлылыкка өйрәнәләр. Ә игътибарсызлык— химиянең дошманы. Аз гына гамьсезлек аркасында да бик зур күңелсезлек булуы мөмкин. Шуңа күрә тәртипле, игътибарлы, түзем кешеләр, җитез һәм уңган кешеләр генә химия белән дуслаша ала. Унбиш ел шушы өлкәдә эшләгән Вероника Федоровна, иң җаваплы участокларга кешеләр сайлаганда, чистарту корылмасында сынау үткән Наиләгә туктап ялгышмады. Наилә гадәттән тыш мөһим объект булган модификаторлар цехының лабораториясендә үзен чын хуҗа итеп күрсәтте. Пробалар үз вакытында Һәм югары сыйфатлы үтәлә — бу Наилә эше. Наилә эшләгән смена — алдынгы смена. Наилә җәмәгать эшләрен комсомол секретаре Валерий үзе белеп тапшырыр дип көткән иде. Ләкин ул пошмасрак егет булып чыкты. Инде дүрт-биш ай эшлиләр, ә стена газетасының юньләп чыкканы юк. Газетаны менә дигән итеп чыгара алырлар иде бит. Бигрәк тә әнә практикага килгән Фагильсон дигән егет кызык инде. Эчләрне катырып бетерә. Ул бик матур итеп плакатлар, лозунглар яза. Егет еш кына лаборанткалар янына керә дә: — Кызлар, өч кенә тамчы ацетон бирегез, алтынга күмәм үзегезне,— ди. Берездан шул ацетонда эретелгән буяу белән кызларның матур-ма- тур рәсемнәрен, кайбер турсайганнарның каррикатураларын ясап күрсәтә. Наилә һәм кызлар стена газетасы чыгару эшен үзләре җайга салырга булдылар, «өч тамчы ацетон» кушаматы алган Фагильсонны да газетада эшләргә «җиктеләр». Хәзер анда даими рәвештә матур гына газета чыгып килә... Наилә лабораториядәге салават күпере кебек төсләр уйнатып торган әйберләр белән түгел, ә бераз тәмсезрәк ис аңкытып торган, бөтенләй төссез сыекчалар белән эш итә башлагач, күңелсезләнебрәк куйган иде—‘ сукыр егеткә нинди матурлык турында сөйләр соң ул? Әмма бу төссез сыекчалар кешеләрне күренми торган салават күперләре белән тоташтыралар икән. Дөньяда кешеләрнең әллә нинди җепләр белән берберләренә бәйләнешләрен тиз генә аңлап бетерә алырлык түгел, уйласаң, һәрбер эшнең яшерен романтикасы, дусларыңа бәхет китерә торган ягы бар, синең йөрәк җылың җиде диңгез аша үтеп, әллә нинди ераклыкларга барып җитә икән. Наилә үзенең эше белән ерактагы авылдашын да шатландырыр дип кем уйлаган. «Мин авылга кайткач,—дигән авылдаш егет хатында, — кайдалы- гыңны белдем. Молодец! Үзең беләсең, мин очучы. Химиядән башка космоска да, һавага да күтәрелеп булмас иде. Шулай булгач, синең хезмәтең безнең эшкә дә турыдантуры бәйле. Әле без моңарчы резинага ныклык бирүче модификаторларны чит илләрдән кертә идек. Ә сез, беренче карлыгачлар булып, үзебезнекен эшләргә керешкәнсез... Казан өстеннән очарга туры килсә, зәңгәр күккә ак төтен белән үзеңә рәхмәт язып үтәр идем...» Хыялдагы салават күпере, чынбарлыкка әверелеп, әнә кайларга сузыла икән! ...Агачлар яфрак яра башлаган май көннәрендә газеталар шатлыклы хәбәр тараттылар. Беренче модификаторлар алынган. Ә заводның үзендә эшчеләр тантаналы митингка җыйналдылар. — Сез, иптәшләр, — диде цех начальнигы, — «яшь баһадирны» аның бишеге янында күз йоммый тәрбияләдегез. Төн дими, көн дими, бәйрәм дими, һәр сәгать, һәр м.инут үз постыгызда калдыгыз. Сезгә минем рәхмәтем генә аз. Исемнәрегез тарихи китапларга, җырларга геройлар булып керсеннәр. Сез аңа лаеклылар... Наташа, Наилә, Фирая һәм Розалар бер-берләрен уңышлар белән кайнар котлаштылар. Ә Наилә, сукырлар җәмгыятенә барып, бу шатлыкны уртаклашачагы турында иптәшләренә белдерде. Тулай торак бүлмәсендә Наиләне инде практикасын төгәлләп заводтан киткән Фагильсон көтеп утыра иде. — Наилә, — диде егет бераз каушабрак, — сине бәйрәмегез белән котларга килдем. 8 нче март көнне үк сиңа багышлап язылган бер шигырем бар иде, шуны менә сиңа тапшырырга булдым... Наилә шигырьне укып чыкты. Кызга шигырь үзенең эчкерсезлеге, хәтта бераз Такташ юморын хәтерләтүе белән ошады: Сөйгән кызым әле булмаса да. Егет бурычын Кирәктер бит миңа үтәргә. Ләкин кемне? Нинди ил батырын Бәйрәм белән тәбрик итәргә? Космос кызын котлар идем, Егете бар, куркам, көнләшер. Әй, туктале, Ак халатлы химия былбылына Нинди былбыл җирдә тиңләшер? Бүгенге көн, Наилә, сезнең бәйрәм, Сезгә нинди теләк теләргә? Рөхсәт итче, үзебезчә, бәйрәм белән, Бәйрәм белән, дустым, дияргә! Шигырьне башка кызлар да укып чыктылар, һәм студент егетне, шундый матур шигырь язганы өчен, үзләре түгәрәгенә алып, «Җәлил» операсын тыңларга барырга булдылар. Бу шатлыклы көнне шигъри йөрәкле кызлар һәм егетләр шулай билгеләп үттеләр... ...Автобус Оргсинтезгә килеп туктагач, Наилә, йокысыннан уянгандай, алга омтылып куйды. Ә кулда һаман Марсель хаты. Бу хатның иясе Наиләне күңелле һәм бәхетле булган бүгенге көннән, матур киләчәктән бөтенләй аерып алырга уйлый... Наилә, көчле бер карарга килгән кешедәй, хатны, ашыга- ашыга ертып, жәйге җилләр иркенә очырып җибәрде... Урманнардан, елгалардан яңа көч, яңа сафлык алып, Арча кыры ягыннан кояш күтәрелеп килә. Сменадан соң иртәнге саф һаваны күкрәк тутырып сулаулары нинди рәхәт! Завод каршындагы чәчәк клумбалары хуш ис бөркиләр. Әкрен генә җил назлап исә. Көньяк-көнчыгышта еракта, еракта салават күпере сузылган... Әйтерсең, салават күпере әнисе яшәгән Башкортстан җирләреннән Татарстан якларына сагыну юллары булып үтә. Әнә алда — чәчәкләр. Еракта — салават күпере. Шул салават күперенә менә бу чәчәкләрне сибәргә иде дә, барлык дусларны, бөтен кешеләрне шул чәчәкле күпер буйлап тагын да /иркен, тагын да матур дөньяга алып чыгасы иде. ...Әнә каяндыр самолет килеп чыкты һәм ап-ак тасмалар суза-суза ерактагы салават күпереннән дә биеклеккә ыргылды. Биектә очкан кошка карап, сулышыгыз иркенәюен тойганыгыз бардыр. Наилә дә рәхәтләнеп куйды. Әйтерсең лә, ул хыял йолдызларына үз куллары белән кагылды. йолдыз дигәннән, иптәшләре аңа: «Син, Наилә, бәхетле йолдыз астында тугансыңдыр», — дияләр. Әйе, ул бәхетле йолдыз астында, Октябрь йолдызы астында, яшенле елларда. Бөек Ватан сугышы елларында туды, һәм менә яшенле елларда туган буынның лаеклы вәкиле булып, ул күңел гөлләреннән букетлар ясый, аларны ул үзенә дөрес юллар күрсәткән, авыр минутларда ярдәм иткән кешеләргә өләшә һәм, шул буын кешеләренең көчле кулларына тотынып, гаҗәеп салават күперләре буйлап югарылыкларга үрмәли...