Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛӘЙЛӘ

I Ак халат, ак чепчик кигән кырыс хатын колагыннан фонендоскоп көпшәләрен тартып алды да каләмен бик каты шыгырдатып язарга кереште. Ул бик озак язды. Бер битне язып бетерде, аннары икенче биткә күчте. Икенче битне язып тутыра язгач кына, ниһаять, башын калкытты һәм ашыкмыйча гына: — Л\енә нәрсә, иптәш Галиева, әйе, сезнең авырыгыз бар... Бу кабинетта, бу хатын янында үзен тыныч, җитди тотарга тиешлеген яхшы аңласа да, Ләйлә «кинәт елмаеп җибәрде, урыныннан кузгалгандай итеп куйды һәм рәхмәт әйтмәкче булып авызын ачты. Доктор йөзендә һаман/шул ук кырыслык, җитдилек күреп ул «кинәт бу уеннан тукталып калды. — Ләкин, аппагым, — диде ак халатлы хатын,— сезгә бала табарга ярамый. Шулай диде дә, мондый хәбәр ишетеп нишләр икән бу дигәнсыман, яшь хатынга сынабрак карап алды. Әле генә шундый куануы өчен, үз-үзен белештермичә, бу сөйкемсез хатынга рәхмәт әйтергә җыенуы өчен Ләйләгә бик оят булып китте. Башта ул агарынды, аннары кызарынды һәм тагын агарынды. Шул ук вакытта аның йөрәге кинәт хәлсезләнеп калды. Бераз вакыт аңа суларга тын җитмичәрәк торды. Шуннан соң ул йотлыгып бер тын алды да коры, тонык бер тавыш 'белән: — Ник? — диде. — Сезнең йөрәгегез начар, — диде гинеколог хатын. — Декомпенсация... Ләйлә моңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Ләкин шул ук секундта ана яңадан җан кереп китте. Курку, шомлану һәм бигрәк тә аптырау тойгысы шундук юкка чыкты, бөтен күкрәген җылытып, яңадан өмет һәм ышаныч дулкыны таралды. Врач хатынга ул беренче мәртәбә игътибар беләнрәк карады. Карт кына, ямьсез генә. «Булган бар белемен күптән инде коеп бетергәндер. Утыра шунда авызына ни туры килә, шуны лыгырдап!» — дип уйлады ул аның турында, яратмыйча. Йөрәк начар, имеш! Әйтерсең, ул белми! Аның өчен бу бернинди яңалык түгел. Ул инда аңа күптән күнегеп беткән, аның белән инде күптән «дуслашып», «татулашып» бетйән. Әйе, бу турыда ул бик яхшы белә. Ләкин йөрәге авырткан кешегә бала табарга ярамаганлыгын әле ул менә белми иде. Аның өчен бу Л яңалык иде һәм бик сәер, бик ахмак яңалык иде. Аның моңа һич тә ышанасы килмәде. Ул ышанмады, ышана алмады. Кырыс хатын аңа хәзер нәрсә генә әйтсә дә, аның өчен инде барыбер иде. —Нишләргә соң алайса? — диде ул шулай да тыныч кына, пошынмыйча гына. — Төшертергә туры киләчәк, — диде хатын шулай ук тыныч кына, салкын гына. — Әле соң түгел. —Шулаймыни?.. — диде Ләйлә, килешкәнсыман күренергә тырышып. Чип-чиста ак халат, ак чепчик кигән ямьсез хатын янында ул артык тора алмады — кузгалды, саубуллашты да ишеккә борылды. —Уйлагыз, — диде гинеколог хатын. — Бер-ике атнадан килерсез. Бик кайгырмагыз. Ныклап уйлагыз... — Ярар, уйлармын, — диде Ләйлә, сүз тыңл аучан бер җитезлек белән. II Ул трамвайга утырып тормады, җәяү генә китте. Ләкин ул мөмкин кадәр кызурак атларга тырышты. Рөстәмнең институтка китәр вакыты җиткәнче кайтып өлгерергә кирәк иде, шатлыклы хәбәрне тизрәк аңа да әйтергә кирәк иде. Аннары, аны әле ашатасы да бар иде. «Төшертергә! Нинди җиңел!» — дип уйлады ул, гинеколог белән бәхәсләшеп. Әйтәсе дә түгел, искиткеч җиңел! Алар, гомумән, бөтен z нәрсәгә җиңел карыйлар, суккалыйлар, капшаштыралар да, кисәләр дә куялар. Алар бары тәнне генә капшыйлар, ә күңелне белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Төшертергә! Үзе хатын кеше, үзе исә хатыннарның бердәнбер теләген дә аңлый алмый. Хәер, аның инде хатынлыгы да шуның ише генә- дер. Белемнәре белән бергә ул инде үзенең барлык хис-тойгыларын да онытып бетергәндер. Ә менә икенче берәүләр, чын-чынлап хатын булган кешеләр, нәкъ шуның киресен сөйлиләр: синең авыруың, Ләйлә, йөрәктә түгел, диләр; сиңа бала кирәк, диләр; балаң булса, хәзер сәламәтләнерсең, диләр; йөрәк авырулы кеше симез була ул, диләр, ә синең әнә бар җирең дә килгән—ким дә түгел? артык та түгел, диләр. Алар медик түгел, ләкин алар дөрес әйтәләр. Алар гына түгел, моның шулай -икәнлеген ул үзе дә белә. Рөстәмгә чыкканчы анда берни сизелмәде. Бергә тора башлауның беренче айларында шулай ук берни булмады. Ләкин тора-бара һәртөрле борчулар башланды, кайгы-хәсрәтләр һәм теш кысып түзүләр, үз-үзеңне мәҗбүр итүләр башланды. Моңарчы үзен ирекле итеп, бәйсез итеп тойган кешегә, ир белән торуны да шундый ук ирек һәм бәйсезлек дип, мә11ге гыйшык дип аңлаган яшь кешегә, баштарак бу бик авырга туры килде. Бу коточкыч авырга туры килде. Чын мәгънәсендә бу газап булды, тамуг булды, ләкин шулай да бу тиз арада онытыла торган газап булды, елмаюлар белән, иркә сүзләр белән, сөешүнең татлы минутлары белән күмелеп кала торган тамуг-газап булды. Соңга таба мондый теш кысып түзүләр, пошыну-борчылулар һәм шуларны тиз арада күмеп ташлый торган елмаюлар гадәтц бер күренешкә әйләнеп китте. Бер-бер артлы алышынып торган шатлыкның да, газапның да тәэсирләре көчсезләнде, тигезләште, һәм тормыш шулай артык дулкынланмый талгын гына акты да акты. Аспирантураны бетергәч, Рөстәмне институтка эшкә алдылар. Башта ул ассистент булды, аннары диссертация яклады — галим булды. Аларга бер бүлмәле -фатир бирделәр. Алар башкаланып чыктылар, аерым яши башладылар, беркемгә буйсынмыйча, беркемнең кырын күз карашыннан, беркемнең мыгырдануыннан, ваксынуыннан курыкмыйча яши башладылар. Ләйләнең куанычы эченә сыймады. Ниһаять, ул иреккә чыкты, ниһаять, ул тоткыннан — каенаналар, каенсеңелләр һәм һәртөрле тугантумачалар тоткыныннан котылды. Хәзер инде тынычлыкның, бәхеткуанычның, .ярату һәм яратылуның чиге-чамасы булмас шикелле иде һәм чыннан да алар бик шәп яшәделәр. Ай саен диярлек өй кирәк- яраклары алдылар, кием-салым алдылар. Сөенделәр, куандылар һәм киләчәктә тагын ничегрәк яшәү турында, нәрсәләр сатып алу, ничегрәк күңел ачу турында планнар кордылар. Ләкин бу да озакка бармады. Бу да гадәти бернәрсәгә әйләнде, һәм тормыш тагын әкрен генә, салмак кына ага башлады. Бүлмә өчен кирәкле әйберләр алынып бетте, кием-салымга шулай ук мохтаҗлык сизелмәде. Баштагы шатлыккуанычлар төссезләнде, онытылганнан- онытыла барды. Ләкин шул ук вакытта әкрен генә, салмак кына ага торган тормыш бөтенләй икенче бер эзгә кереп китте. Кыска вакытлы сөенечләргә бөтенләй ят нәрсәләр, ямьсез нәрсәләр килеп өстәлде. Яңадан да хәзер теш кысып түзүләр, эчтән яну-көюләр башланды, ялгызлык һәм курку, шикләнү башланды. Рөстәм хәзер күбрәк вакытын институтта үткәрде, студентлар белән, яшьләр, яшьрәкләр белән үткәрде. Ә ул — Ләйлә — югары белеме булып та, лаборантка гына булып калган Ләйлә, яше белән инде утызны куып килгән Ләйлә буш вакытын күбрәк өйдә уздырырга мәҗбүр булды. Үзе китап укыганда башкаларның кычкырып сөйләшкәнен дә яратмый торган, ашык-пошык кына ашый торган, ашык-пошык кына институтка чыгып чаба торган һәм бергә булганда һәрвакыт ниндидер тирән уйларга бирелә торган галим ире өчен — «сәләтле», «талантлы», тик бераз гына холыксыз ире өчен ул җанын да аямады. Иртән иртүк торды — ашарга әзерләде, эштән иртүк кайтты — ашарга әзерләде, кич соң ятты: кер юды, чалбар, яка өтеләде. Ире вакытында кайтса—бергә ашады, кайтмаса— көтеп утырды, чөнки ул булмагач «тамакка бармады». Чын мәгънәсендә ул аның колына, хезмәтчесенә әверелде. Ләкин мондый коллыкны ул үзе бөтенләй сизмәде. Сизмәде һәм беркайчан да сизмәс тә. Юк, аның өчен бу һич тә коллык түгел иде, аның өчен бу ярату иде, мәхәббәт иде. Мәхәббәтнең, яратуның бу икенче бер рәвеше иде, гадиләштерелгән, көндәлек тормыш шартларына яраклаштырылган рәвеше иде. Аны шундый яраткан өчен дә ул беренче баласын төшертергә риза булды. Төшертте һәм шуның аркасында никадәр газап, никадәр кайгы-хәсрәт кичерде. Шуннан соң инде менә шушы «декомпенсация» башланды, һәртөрле баш авыртулар, хәлсезлекләр, кәефсезлекләр башланды. Дөресрәге, көчәеп китте. Өч ел буена бала булмады. Баштарак бала турында ишетергә дә теләмәгән Рөстәм хәзер инде икенче төрле сөйләнә башлады. Бала кирәк, бала, диде; иптәшләрнең әнә үзләре буе малайлары, кызлары бар, диде; бала кирәк, бала, диде. Аннан да бигрәк әнисе әйтте: бала кирәк, бала, диде; үлгәнче бер бала сөя аламмы инде, юкмы, диде. Әйе, соңгы вакытларда Рөстәм үзгәрде, күзгә күренеп үзгәрде. Алай гына да түгел, читләшә, суына башлады. Ул бер читләшсә, аны инде берни белән дә тотып торып булмаячак. Берни белән дә! Аның кызлары җитәрлек. Кызлар аның артыннан көтүләре белән тагылып йөриләр... Беркем бер сүз әйтә алмаячак: - партком да, райком да, судья да — беркем дә! «Ник аерылдың?» — «Баласы - булмады!» Җавап әзер. Ул моны сизә, бик яхшы сизә. Ул моны күптән сизеп йөри, күптән сыкрап-әрнеп йөри. Ә хәзер... хәзер дөнья яңадан элекке хәленә кайтачак! III Рөстәм әле китмәгән иде. Бүген аның беренче лекциясе сәгать уникедән иде. Аркасына мендәр терәп, аяк очларына юрган ябып ул караватта кырын ятып тора иде. Ул лекциягә әзерләнә иде — бер кулында аның китап, икенче кулында карандаш иде. Беренче лекциясе иртән сигездән булмаганда ул һәрвакыт шулай соң уяна иде һәм торып киенгәнче, ашаганчы, яткан килеш кенә китапларын, дәфтәрләрен караштыра иде. Ләйлә бүлмәгә балкып-елмаеп керде. Керде дә, өстен дә салып тор- мастан, түргә узды, ирен кочаклап алды, яратып аны үбәргә тотынды. — Дөрес! — диде ул. — Булган, дөрес! Рөстәм теләмичә генә иркәләнде; китабыннан бүлдерүләренә ризасызлык белдереп, мөгрәүгә охшаш бер тавыш чыгарып куйды; мышнап алды, ләкин шулай да бүтән чаклардагы кебек хатынын читкә этәрмәде. Ләйләнең шатлыгы аңа да йоккандай булды, һәм, кулындагы әйберләрен читкә куеп, ул аны куенына алды. — Дөрес? — диде ул, ышанып җитмәгәнсыман. — Әйе, дөрес! — Кем? — дигән булды Рөстәм. — Сиңа кем кирәк соң?—диде Ләйлә, көлеп. — Миңа кыз кирәк, — диде Рөстәм. — Синең кебек... зур кара күзле, ак йөзле... — Миңа — малай!—диде Ләйлә. — Синең кебек зур кара күзле, алсу йөзле... Бераздан Рөстәм сорап куйды: — Ничек белде соң ул аны? — диде. Мондый сорау Ләйләгә бик тә мәгънәсез булып тоелды, әмма шул ук вакытта бу сорауның әйтелешендә аңа шикләнү шикеллерәк нәрсә сизелде. — Белде инде, — диде ул. — Алар бит оста. Алар күзгә карап, телгә карап беләләр. Шулай диде дә кинәт т,ынып калды. «Әйе, ышанып җитми», дип уйлады ул Рөстәм турында. Ләкин шул чакны аның күңеленә икенче бер уй килде. Кисәк кенә килде һәм шундук аның бөтен -ихтыярын, бөтен игътибарын биләп алды. Гинеколог хатынны ул әле генә күңеленнән хурлап, кимсетеп кайтты. Хәзер әнә шул ук хатынны иренә мактап тсра! Чынында бит ул аның нинди икәнлеген бөтенләй белми! Каян белсен ул аны? Ул аны беренче мәртәбә күрде, үз гомерендә аңа беренче мәртәбә күренде. Ә, бәлки, ул чыннан да тәҗрибәле, оста белгечтер! Әгәр ул аның — Ләйләнең — авырга калуын дөрес билгели алган икән, ни өчен әле аның табарга ярамау турындагы сүзләре генә ялган булырга тиеш? Аның бер сүзенә ышангач, нишләп әле ул аның икенче сүзенә дә ышанмый? Ул кинәт каушап калды, ул аптырап калды. Ул үзенең бик нык хаталанганлыгын күрде, ләкин аның әле моңа һич тә ышанасы кил-, мәде. «Яңадан күренергә кирәк», — диде ул үз-үзенә. Әйе, яңадан күре-’ нергә кирәк, олырак, тәҗрибәлерәк белгечләргә күренергә кирәк. Рөстәмгә ул берни әйтмәде. Ул әлегә әйтмәскә булды. Ашаганда алар бөтенләй диярлек сөйләшмәделәр, һәркем үз уенда булды Ашап туйгач, Рөстәм кулын юды, авызын чайкады һәм көзгеле шифоньер алдында киенә башлады. Киенгәндә ул ашыкмады: яхшылап чәчләрен тарады, к\лмәк якасын, галстугын рәтләде, костюмыннан ниндидер мамь.клар табып алды, хушбуй сөртенде. Аннары ул өстенә кыска җиңел пальто киде, муенына күзнең явын алып торган кызыл шарф урады. Тышта көзге салкын булса да, башына ул берни кимәде — суыкта яланбаш йөрү хәзер модада иде. Киенгәч, төзәнгәч, ул тоткасыз портфелен кул очына гына элдерде дә, мәһабәт гәүдәсен төз, горур тотып, очлы башлы кара ботинкаларын шыгырт-шыгырт китереп, ишеккә юнәлде. Ул чыгып киткәндә Ләйлә аны эчке бер соклану белән, бераз гына көнләшү һәм горурлану белән озатып калды. Ләкин аны болдй гына, тавыш-тынсыз гына озату шулай да никтер ярамый шикелле тоелды, һәм ул. көн дә әйтә торган соравын кабатлап: — Ничәдә кайтасың? — диде. — Бишкә... алтынчы яртыга... *Әгәр җыелыш булмаса,— диде куп- ■ шы егет, майланган чәчләрен сыйпаштырып. — Впрочем, күз күрер әле... IV Ләйлә аның коридордан ишетелгән аяк тавышларына колак салып торды. Беравык тын гына утырды да, кисәк кенә урыныннан торып, тәрәзәгә капланды. Ул аның тышкы ишектән чыкканын көтә башлады. Менә ул чыкты һәм өстән караганда чамадан тыш киң җилкәле, чамадан тыш кыска буйлы булып күренде. Урам якка таба хәрәкәтләнгән саен аның буе озыная барды, иңбашы тарайды, ә бераздан үз хәленә кайтты. Ул матур иде, көнләшерлек дәрәҗәдә матур һәм зифа иде. Яшь хатынның күңелен тагын бер мәртәбә горурлык һәм соклану хисе тибрәндереп алды. Ничек кенә әйтсәң дә, ул бәхетле, бик-бик бәхетле. Рөстәм кебек ирләр әле күпләргә тәтеми. Аңа чыгып ул бик яхшы итте. Ул отты, барлык иптәшләре арасында кайчандыр аның Рөстәме тирәсендә чуалып йөргән барлык чәчлекәйләр арасында отты. Беркем дә фәрештә түгел. Әгәр аның Рөстәменең кайбер килешмәгән яклары бар икән, монда инде Рөстәм үзе генә гаепле түгел, монда инде аның әнисе дә, туган-тумачалары да, шулай ук ул үзе дә — Ләйлә дә- гаепле. Ә инде бала булгач... Бала? Әгәр чыннан да табарга ярамаса?! Туктале, нишләргә уйлаган иде соң әле ул? Каядыр барырга кирәк,, нидер эшләргә кирәк, дигән иде түгелме соң ул? Ләйлә тиз-тиз генә өстәлен җыештырды да өстен-башын киенергә тотынды. Ире кебек ул да көзге каршында киенде. Көзгедә үз сурәтен күреп, бераз вакытка ул хәрәкәтсез калды, үзенең битенә, чәченә, буй- сынына игътибар итте. Ул да ямьсез түгел, ул да бик сылу, зифа иде, һич югы, аның әле Рөстәмгә торырлыгы бар .иде. Тик менә йөзе генә- бераз моңсурак иде дә, бит очлары гына аныкы төсле алсуланып тормый иде. Хәер, аның инде алсу битле чаклары узган иде, һәм әгәр дә мәгәр, егерме җиде яшьлек яшь хатын унҗиде яшәрлекләр кебек алсу битле булса, ихтимал, бу бик ямьсез дә булыр, ачу китергеч дәрәҗәдә төче булыр иде. Юк, ул әле сулмаган, шиңмәгән иде, киресенчә, андагы моңсулык, ак чырайлылык һәм зур кара күзләр аңа бик тә, бик тә килешеп тора иде. Аннары, нишләп аның йөзе моңсу булмасын да, ниш- *ләп чырае ак булмасын! Ул бит авырлы! Авырлы хатын бит ул... Арнары, чыннан да каймакта йөрәк тә шаяргалап куя. Андый чакга бит ул бөтенесе йөзгә чыга. Ул трамвайга утырып, шәһәрнең югарыгы өлешендәге бер клиникага китте. Ләкин ул көнне Ләйлә профессорга эләгә алмады.у Профессорга ул бары берике атнадай соң гына күренә алды. Кыскарак буйлы, күзлекле һәм итчеләр шикелле җиңнәрен терсәгенә тикле сызганып куйган профессор аны бик җентекләп карады, бик игътибар белән: — Әйе, сеңелем, сезгә табарга ярамый, — диде ул.— Бала табу сезнең өчен... бик -куркыныч. Сезнең өчен бу үлем белән бер дигән сүз. Ләйлә агарынып китте. Бу инде соңгы сүз иде. Бу инде профессор сүзе, моңа инде ышанмаска мөмкин түгел иде. Кычкырып сөйләшә торган һәм авыл агае кебек беркатлырак күренгән бу профессор бөтен Казанда, бөтен тирә-якта атаклы белгеч иде. Ул хәтта белгеч кенә дә түгел, Ләйлә өчен ул хәзер аннан да артыграк иде, бер үк вакытта ул хөкемче дә, җәллад та һәм шулай ук алла да иде. Бөтен язмышы, бөтен бүгенгесе, бөтен киләчәге аның шушы алла кулында иде. Ләкин ул әнә әйтте, ул үзенең соңгы сүзен, аяусыз сүзен әйтте. Ирексездән, бөтенләй ире/ксездән Ләйләнең күз төпләре юешләнеп китте. Ул балаларча борынын тартып куйды. Киң, иркен кабинетта, күзлекле абзый янында бик кыен бер тынлык урнашты. — Йөрәк! йөрәк, сеңелем, берни эшләп булмый, — диде профессор, бөтен бүлмәгә кычкырып. — Мин шулай да... табарга булсам? — диде Ләйлә әкрен генә, башын калкытып. Профессор тиз генә җавап кайтармады. — Мин сезне бик яхшы аңлыйм, сеңелем, — диде ул ягымлы итеп. — һәрбер хатынның ана буласы килә. Кеше өчен яшәү ни дәрәҗәдә табигый хәл булса, хатыннарның ана булырга омтылулары да шундый ук табигый нәрсә. Сезнең халыкның бу иң көчле инстинкты. Ләкин, сеңелем, адәм баласының аннан да көчлерәк икенче бер инстинкты бар. Мин, мәсәлән, сезгә тәкъдим итә алмыйм... Профессор ничектер лекция сөйләгән кебек сөйләде. Ләкин Ләйлә инде лекцияләр аңлаудан узган иде. Ярсып, ялварып, ул профессорның миһырбансыз йөзенә текәлде. — Әгәр мин үзем теләсәм? Үзем?! — диде ул, һөҗүмгә ташланырга җыенган шикелле. — Беләсезме, профессор, мин чыдам, бик чыдам! Мин бөтенесенә риза, мин теләсә нәрсәгә риза! Профессор эндәшмәде. — Нинди кире беткән халык сез, хатын-кызлар!—диде ул бераздан, җиңелчә көрсенеп. Аннары үзенең күндерә алмавына кәефе кырылгандай, кыска гына, ачулы гына әйтед куйды: — Ярый, алайса,— диде, — табарга булгач табарга... Табарбыз! V Апрель азакларында, кояшлы матур көннәрнең берсендә Ләйләне больницага салдылар. Бу әле бала табу өчен түгел иде. Бала табарга әле .ике ай чамасы вакыт бар иде. Бу бары әзерлек өчен генә иде. Ике ай буена ул тәҗрибәле белгечләр карамагында булырга — ныгырга, дәваланырга тиеш иде. Больницага ул Рөстәм белән килде. Сестра чыгып алганчы, вестибюльдә алар икәүләп утырып тордылар. Нәкъ вокзалдагы кебек утырдылар: әйтерсең, озакламый менә поезд килергә тиеш иде дә, кайсыдыр шуңа утырып китәргә, кайсыдыр озатып калырга тиеш иде. Әйтәсе сүзләр инде әйтелгән, кушыласы йомышлар кушылган иде. Хәзер инде поезд киләсе дә, кул болгашып аерылышасы гына калган иде. Ләкин вакыт инде күптән җитсә дә, «поезд» һаман килми торды. Озакламый ялыктыра башлады, һәм көтүче кешеләргә секунды минут булып, минуты сәгать булып тоелды. Бигрәк тә Рөстәм ялыкты. Төсе качкан, гәүдәсе ямьсезләнгән авырлы хатыны янында утыру аңа бик кыен, бик уңайсыз булды. Ләйләнең моңа әз генә дә хәтере калмады. Үз иренең холкы аңа биш- бармагы кебек таныш иде. Аныңча, бу бик табигый нәрсә иде. Ләкин, нишлисең, хатын-кызның язмышы шулай булгач... Хәер, анысы аның берни түгел. Анысы аның вакытлыча, анысы аның бетә торган нәрсә. Иң зурысы — алда, киләчәктә. Баладан соң әле ул менә дигән булып тазарыр. Ул чагында инде Рөстәм аңа исе китеп карар, һо, ул чагында!.. Сәгать унбер тулганда, ниһаять, көткән кеше килеп чыкты. Ул Ләйләнең исем-фамилиясен сорады, аннары аңа үз артыннан иярергә кушты. Поезд кузгалды. Вокзал, перрон артта кала башлады. Сестра артыннан әкрен генә, авыр гына атлап барган Ләйлә, ак ишектән кереп киткәндә, артына борылып карады, елмайды, нидер кычкырган булды, ләкин аның кычкыруы коридорның икенче башында торып калган кешегә ишетелеп җитмәде. Поезд, моңсу төтеннәрен ургып, борылышта күздән югалды. Өстенә җиңел плащ кигән ыспай, чибәр егет кызу-кызу атлап урамга чыкты. Күкрәген киереп, сызгырына-сызгырына ул кипкән тротуар буенча китеп барды. Алдан сөйләшү буенча, хатыны янына ул ял көннәрендә генә килде. Ул килгән көн Ләйлә өчен зур бер бәйрәм булды. Ул инде мондагы бер үк төрле тормыштан, бер үк төрле ашлардан, бер үк төрле киемнән, аннан да бигрәк, тәүлекләр буе бикләнеп ятудан туеп беткән иде. Вакытын уздыру өчен, күңеленә ял табу өчен ул атна буе .иренә хат язды, хатка үзенең һәртөрле уйларын теркәде, ишетеп-күреп белгән яңалыкларын теркәде. Рөстәм барлыгы дүрт мәртәбә килде. Ләкин бишенче атнада ул килмәде. Атна буе язылган бер дәфтәр хат, сыкрап, шомланып, мендәр астында торып калды. Аның урынына әнисе килде. Рөстәм белән башкаланып чыккач та яңа фатирга бер генә мәртәбә дә аяк басмаган һәм баласы булмаганга киленен дөньяда иң булдыксыз, иң начар кеше дип исәпләгән явыз каенана килде. Хәер, ул бары бергә торганда гына усал иде бугай. Аннары, беренче балаларын төшерттерүләре турында бит алар аңа берни сиздермәделәр. Бәлки, ул чакта каенана чыннан да хаклы булгандыр? Баласыз киленне нинди каенана яратсын! Әйе, ул аны яратмады. Ул аңа ачыктан-ачык әйтте: бу килеш сине барыбер Рөстәмем белән торгызмыйм, диде; бала да тапмагач, нинди хатын син, диде. Ә менә хәзер ул, күрәсең, йомшаган. Булдыксыз килененең булдыклылыгын белгәч тә йомшаган. Ул, гомумән, керделе-чыктылы бугай инде. Явыз дигәч тә, ул кадәр үк явыз да түгел бугай инде ул. Әнә бит килгән, бер кило алма алып килгән, консервлар, һәртөрле пеште-төште- ләр күтәреп килгән. Җитмәсә, шундый җылы итеп, ягымлы итеп хат яздырган: киленкәем, дигән, исән-имин котылып чыга күр инде, дигән; туптай малай алып кайт, дигән; шундый сөендек, шундый сөендек, әйтеп бетерә торган да түгел инде, дигән. Аннары өстәп куйган: Рөстәмне кинәт кенә Мәскәүгә чакыртып алдылар, ниндидер ашыгыч эшләре килеп чыккан, ахрысы, дигән; син инде борчылма, балам, дигән. Балам, дигән... Ләйлә килен булып төшкән беренче көннәрдә генә әйткәнчә, балам, дигән... Нинди ягымлы ул «балам» сүзе! Ләкин шулай да Ләйлә уйга калды. Каенана да, аның татлы сүзләре дә — барысы да тиз арада артка чигенде; күз алдында бары Рөстәм калды, аның турындагы уйлар гына калды. Аның шулай кисәк кенә, берни сиздермичә генә Мәскәүгә китеп баруы бераз гына гаҗәбрәк иде, билгеле. Хәтта бик гаҗәп иде. Институтта ул математика укыта иде, һәм аның әле бер генә мәртәбә дә’ алай ашыгып кына Мәскәүгә-фәләнгә китеп барганы юк иде. Нәрсә, конференция кебек берәр нәрсәләре була микәнни, әллә соң чыннан да берәр ашыгыч эшләре килеп чыккаймы? Ул көнне Ләйлә бик озак уйланып ятты. VI Икенче якшәмбедә тагын шулай булды. Күчтәнәч таратып йөрүче сестра аңа кәгазьгә төрелгән зур гына төргәк китереп бирде. Каенананың күчтәнәче монысында да бик мул, төрледән иде. Ашамлыклар янына тагын кыска гына итеп язылган хат та салынган иде. Хатында ул килененең хәлен сорашкан, нәрсәләр ашыйсың килә — яз, дигән иде; телисең икән, иртәгә үк килеп җитәрмен, бер дә ялны көтеп ятмам, дигән иде. Рөстәм турында'да берничә сүз бар иде: китте дә югалды, хаты да IQK, хәбәре дә юк, дигән иде; ул җүнсез малайны беләсең инде, балам, хат язарга яратмый бит ул, син инде уйлама аның турында, үзең турында гына уйла, дигән иде. Ул көнне дә Ләйлә төне буе уйланып чыкты. Рәтләп йоклый да алмады. Икенче көнгә аның хәле сизелеп үк начарланды. Иртәнге карау вакытында врач аңа шундук игътибар итте, температурасын карады да, йөрәген, үпкәсен тыңлады да, гаҗәпләнеп: — Сезгә ни булды? — диде. — Берни булмады, — диде Ләйлә сүлпән генә. Аның караватын шундук ак халатлы кешеләр уратып алдылар, борчылып, аптырап һәм чак-чак кына кызгану да, шелтә дә белдергән бер кыяфәттә, барысы да берьюлы аның сулган йөзенә карап тора башладылар. Алар һәрвакыт шулай: киләләр дә, аю күргән кебек, сүзсез генә карап тик торалар. Тулы гәүдәле, чиста ак битле яшьрәк хатыннан башка .аларның берсе бер сорау бирми, берсе бер тавыш чыгармый — телсез-өнсез шәүләләр кебек, башлыклары янында тик торалар басып. Ләкин аларның йөзенә, күзенә карап аларның нәрсә уйлаганлыкларын бик ачык белергә була. Алар аны кызганалар, алар аңа сокланалар, алар аннан шикләнәләр. Әйе, һәрвакыт шулай. Инде беренче көннән башлап шулай. Башта ул терапия бүлегендә ятты, хәзер менә аны акушерлык бүлегенә күчерделәр. Палата хәзер икенче, күршеләр икенче, шулай ук докторлар да, ассистентлар да икенче, тик менә халатлар да, аннары кыяфәтләр генә һаман шул ук. Ул, билгеле, барысын да аңлады, бик яхшы аңлады. Аның хәле чыннан да шәп түгел. Бөтен палатада, бөтен клиникада, ихтимал, ул бер үзе генәдер. Аның гына хәле авыр, ягъни чамадан тыш авыр. Башкаларның кимчелекләре аныкы шикелле түгел, башкаларның бүтән төрле авырулар, бүтән төрле авырлыклар. Шуңа да алар аңа шулкадәр игътибар итәләр дә. Телләре белән юаткан булалар, хәлегез әйбәт, диләр, табарсыз, диләр, ә күңелләреннән, әлбәттә, башкача уйлыйлар. Уйласыннар! Әллә нәрсәләр уйласыннар — ул барыбер табачак! Алар әле аны белмиләр. Алар әле аның нинди икәнлеген хәтта башларына да китереп карамыйлар. Алар аны кире дип, үзсүзле һәм аңсыз дип уйлыйлар. Юк, алар әле берни белмиләр! Яшьтән үк ул ятим үсте. Әтисе сугышта үлде, әнисе авырып үлде. Аны җизнәсе белән апасы карады. Ул аларда бала карады, аларның йорт эшләрен алып барды, шул ук вакытта укуын да дәвам итте. Ул бик күпне күрде. Ул бик тырыш булып, чыда^м булып үсте. Ул иркә түгел, ул Рөстәм түгел. Әнә ул иркә. Ул берни күрмәгән, колхозда да эшләмәгән, бер телем икмәк өчен туганнары алдында бил дә бөкмәгән. Ул иркә, шуңа да ул кеше кадерен белми, шуңа да ул Ләйләсенең кадерен белми. Ләкин ул барыбер табачак, барыбер ул аларга туптай малай алып кайтып тоттырачак! ■—Алайса, нишләп температурагыз күтәрелгән? — диде доцент хатын, төпченеп. — Каенанамнан хат алдым, — диде Ләйлә. 4. .с. ә.- № 7. Доцент хатын, күрәсең, аннан мондый туры җавап көтмәгән иде. Ул тотлыгып калды, аннары урыныннан торды да, каты гына итеп: — Сезнең өчен мин таба алмыйм, — диде. — Сезнең үзегезгә табарга туры киләчәк. — Кайгырмагыз, үзем табармын, — диде Ләйлә, усалланып. — Белегез, моннан соң мин сезгә әйбер кертүне, туганнарыгыз белән аралашуны тыям! — диде доцент хатын, аның дорфалыгына игътибар итмичә.— Баладан котылганчы, тулысынча савыкканчы, һәртөрле туганнар, дуслар белән бәйләнешне өзәргә туры киләчәк. Нинди эш ул — каенанасыннан хат алганда борынын салындырган! Тулы . изоляция! Таш яуса да, бөтен шәһәрне су басса да, мин сезгә ул турыда уйлауны тыям. Тынычлык, тулы тынычлык! Күңел күтәренкелеге! Сезгә хәзер шуннан башка бүтән берни кирәкми. Аңлашылдымы? — Аңлашылды, — диде Ләйлә коры гьГна, нык итеп. — Икенче болан булмас... таш яуса да, шәһәрне су басса да!.. VII Моннан соңгы атнада берни китермәделәр, һәм ул көтмәде дә. Ул үзен мәҗбүр итте, тышкы дөньядан, Рөстәмнән, каенанасыннан, барлык дусларыннан, таныш-белешләреннән аерылып торырга мәҗбүр итте. Хәер, ул инде болай да аерылган иде. Ләкин хәзер ул, врач кушканча, алар турында хәтта уйламаска да тырышты. Алар турында гына түгел, гомумән, үзенең киләчәк зур сынавына кагылышы булмаган бүтән барлык нәрсә турында уйламаска тырышты. Палатадагы хатыннар бертуктаусыз ләчтит саттылар, башларыннан кичкән төрле хәлләр турында сөйләделәр. Ләйлә беркемгә, бернигә катышмады. Алар кебек ул үзәнең иреннән дә, каенанасыннан да зарланмады, авыруыннан да зарланмады. Шулай ук ул «яхшы врачка» яисә профессорга эләгү турында да хыялланмады. Аның өчен барыбер иде. Профессорга эләксә дә, доцентка эләксә дә, буласы нәрсә төнлә булса да, таң алдыннан булса да — аның өчен барыбер иде. Ул үзенең бүлмәдәшләре кебек түгел иде, ул бөтенләй башка дөнья кешесе иде. Ул сүз бирде. Моннан соң ул тыныч булачак, моннан соң ул бер генә мәртәбә дә борчылмаячак, бер генә нәрсә турында да кайгырмаячак. Аңа нык булырга кирәк, нык булырга кирәк. Бик нык булырга кирәк... Тик менә шушылай эшсез, хәрәкәтсез яту шулай да ялыктыра. Бик- бик ялыктыра. Никадәр түземлек, никадәр сабырлык кирәк кайчагында адәм баласына! Әгәр Рөстәмне шулай яткырсалар, түзәр иде микән ул? Нинди көлке!- Ир кешеләр алар беркайчан да хатын-кызның хәлен аңламыйлар. Ләкин ничек аңласыннар алар? Алар бит бөтенләй икенче сыйныф, икенче ыру кешеләре. Аңа калса, хатын-кыз да ирләр хәлен тулысынча аңлый алмый. Ләкин хатын-кыз рәвешендә түгел, әйтик, берәр җире имгәнеп керсә? Түзәр идеме ул шушындый бер үк төрле күңелсез тормышка, түзәр идеме шушылай ябылып ятуга? Юк, түзмәс иде. Беренче көнне үк сестралар белән бозылышыр иде, аштан баш тартыр иде, вакчылланып, зарланып хатлар язар иде һәм ничек тә үзенең авыруын зур итеп, коточкыч итеп күрсәтергә тырышыр иде. Ничәнче көн бүген ана? Кырык бишенче көн. Кырык биш көн буена ябылуда ят әле! Ә тышта шундый матур, шундый күңелле! Тышта кояш. Агачлар яфракка күмелеп утыра. Тәрәзәне ачу белән бүлмәгә хуш исләр тула, шәһәр шау-шуы, бала-чага чыркылдыгы ишетелә. Кайда булырга мөмкин ул Рөстәм? Кайтты микән? Каян? Мәскәү- дән? Аңа да күңелсез микән хәзер? Җүләр, ул бит иректә! Аның дүрт ягы кыйбла. Ә шулай да кайда кунып йөри мкән ул? Әниләренә... әниләргә кайта микән, әллә өйдә тора микән? Берәрсен алып киләдер дә, шахмат уйныйлардыр, эчәләрдер, тәмәке тарталардыр! Эчәдер, эчми булмас. Аның авызы бер тисә, һич куя торганы юк. Ярый ла, әни килгәләп торса! Ул килсә кыска тотар. Эчкәнне, тартканны ул яратмый. Ичмасам, аның шул ягы яхшы. Гомумән, ул начар карчык түгел, тик менә Рөстәмен генә кирәгеннән артык иркәләгән. Хәзер дә иркәли. Ул бит инде бала түгел. Ул бит инде үзе ата буласы кеше. Ул инде хәзер үк ата кеше! Ә ефәк күлмәкне әни юа белми. Сабын белән юа да киптерә, аннары өтекләгән була. Кибеп җиткәч кенә өтекли. Харап итә инде ул аның күлмәкләрен! Рөстәм ни, уйламый да. Үзе турында ул беркайчан да кайгырта белми. Юк, кайгырта. Кеше кайгыртса, тагын да яратарак төшә. Ни әйтсәң дә, иркәрәк шул. Ир кешегә, бәлки, ярап та җитмидер, килешмидер. Безнең малай менә иркә булмаячак! Әнисе кебек ул бернинди эштән, бернинди авырлыктан куркып тормаячак. Аннары, ул бик күндәм булачак, ягъни холыксыз булмаячак. Ир кеше шулай булырга тиеш, ир кеше холыксыз, тискәре булмаска тиеш. Ир кеше акыллы, нык, тырыш булырга, ягымлы, әдәпле булырга 'тиеш. Аннары нинди булырга тиеш? Аннары, көчле, ихтыярлы булырга тиеш. Черкән булырга тиеш. Тормышка ул теше-тырнагы белән ябышып ятарга тиеш. Бу дөньяда беркем дә синең алдыңа гына китереп куймый. Бу дөньяда туктаусыз көрәшергә, көрәшергә кирәк, үзең өчен, якыннарың өчен, дусларың-иптәш- ләрең өчен көрәшергә кирәк. Көрәш шул ук тормыш, шул ук яшәү дигән сүз. Менә монда больницада әзергә бәзер булып ятасың, берни турында кайгыртмыйсың. Мондый тормыш тормышмыни? Юк, бу тормыш түгел. Бу — мәҗбүрият. Монда бернинди көрәш юк. Туктале., нишләп монда көрәш булмасын? Шушы тик яту үзе көрәш түгелмени... Әллә нәрсә шунда... буталды... Ник уйлана әле ул бу кадәр? Аңа нәрсә әйттеләр? Үз-үзенә сүз бирде түгелме соң ул?! Беркадәр вакытка ул чыннан да уйла-рыннан арынып торгандай булды. Ләкин уйланмагач аңа бөтен нәрсә кинәт бушап, күңелсезләнеп калган шикелле тоелды. «Ыһ, кайчан £ула инде бу?» — диде ул, көрсенеп. Шулай да ул күңеле нечкәрә башлаганлыгын сизенеп алды. Аның өчен бу—күңел нечкәрү— бер дә шәп нәрсә түгел иде. Бу инде йомшый башлаганлыкны күрсәтә иде. Ул тагын үз-үзен кулга алды, уйланмаска, йомшармаска үз-үзен мәҗбүр итә алды. ✓ VIII Әкрен генә көннәр шулай үтә торды, Ләйлә үзен тыныч хис чите. Ул чыннан да үзен бик тыныч хис итте. Ул бер .нәрсә турында да уйланмады, хәтта .исенә дә кертеп чыгармады. Ярамагач ярамый. Нәрсә, аңламыймы әллә ул! Әкрен генә атна шулай үтеп китте. Ләкин шимбә көнне аның тиктомалга эче поша башлады. Иртәгә якшәмбе, иртәгә кешеләргә ирләре киләчәк, дус-ишләре, туганнары киләчәк. Иртәгә килүче күп булачак. Бары тик аңа гына килмәячәкләр. Килсәләр дә, кертмәячәкләр... Шимбә к^п .кичтән ул онытылып китте. Ул бөтенесен дә исеннән чыгарып ташлады һәм, хыялына ирек биреп, уйланырга тотынды. Ул үзенең яшьлеге турында, .институтта укыган чаклары турында уйлады, аннары уй җепләре үзеннән-үзе Рөстәмгә таба сузылды, аның*турын- 4« ' дагы, аның шхндый серле рәвештә юкка ЧЫГУЫ турындагы шик-шөбһә- ләргә. борчылуларга барып тоташты. Ул көнне ул соң гына йокыга китте. Ул бик тынычсыз йоклады, әллә нинди төшләр күреп бетте, саташып бетте. Ә бер заман, аның йокы аралаш елап ятканын ишетеп, палатага -дежур сестра килеп керде. Ипләп кенә уятты да су бирде һәм, тыныч йокы теләп, мыштым гына чыгып китте. | Иртән ул иң соңгы кеше булып уянды. Төнлә саташып елавы исенә төшкәч, аның тагын бер дә юктан эче поша башлады. «Әллә Рөстәм белән күрешергә микән соң?» — диде ул үз-үзенә. Нигә, бик мөмкин! Рөхсәт алыр да, профессор белән сөйләшер дә... Чынлап та, ныгытып сөйләшсә була бит аңа. Ә ник аңа гына? Ул бит үзе дә сөйләшә ала! Сөйләштеме соң әле ул берәр мәртәбә? Юк бит, сөйләшмәде. Туктале. сорарга кирәк, әйтергә кирәк... Профессорның үзенә, Салих абыйга. Әләкләшергә кирәк. Нинди эш бу! Бәлки әле Салих абый бөтенләй белми дәдер бу турыда. Бу теге доцент.хатынның гына эшедер. Җитәр монда бикләнеп ятарга! ■ Иртәнге сигездән үк кешеләргә хатлар, күчтәнәчләр килә башлады. Ләйлә, берни белән кызыксынмаган шикелле, тын гына үз койкасында ята бирде, ә күзләре һаман ишектә булды. Ләкин күчтәнәч ташучы сестра, сораганны да көтмәстән, һәрбер керүендә бер үк сүзне кабатлады: сезгә юк, көтмәгез, диде. Сәгать ун җитте, унбер җитте. Күчтәнәч ташу, хат алу, хат язу тукталды. Ләйләгә бик кыен, бик күңелсез булып китте. Ул әкрен г&нә, сүлпән генә тәрәзә буена китеп барды. Тәрәзә төпләре тәбәнәк иде. Кайчагында сестралар күрмәгәндә ул тәрәзә төбенә менеп утыра иде дә сәгатьләр буе яшел агачларны, ерактагы йорт түбәләрен һәм зәңгәр шәһәр күген күзәтә иде. Тәрәзәдән карап утыру аның өчен үзе бер тормыш иде. Шулай, тәрәзә төбенә менеп утырды да, аркасын тәрәзә яңагына сөяп, гамьсез генә иркен дөньяга караштыра башлады. Шул чакны ул клиника бакчасының аргы башында, йорт буенда ниндидер бер карчык күреп алды. Анда тагын ир кеше дә бар иде. Алар үрелеп тәрәзәгә карыйлар иде. Ир кеше кычкырып кем беләндер сөйләшә иде, карчык исә, ике кулы белән як-яктан күзләрен каплап, пыяла аша кемнедер күрергә азаплана иде. Кинәт Ләйлә дерт итеп китте. Карчык аңа танышсыман тоелды, Әйе, карчык таныш иде, бик тә таныш иде. Ләйлә шундук урыныннан торды, тәрәзә төбенә басты да, шатлыгыннан үзүзен онытып, форточкадан башын тыкты һәм булган бар көченә: — Әңи! — дип кычкырып җибәрде. IX Каенана ишетте, күтәрелеп карады, күрде дә абыпа-сөртенә болай таба кызулый башлады. Әни, әни! — дип кычкырды Ләйлә, калтыранып яшь аралаш. Мин монда, әни! Монда мин! Башына ефәк шәл-яулык бөркәнгән, аягына кызыл читек кигән, кулына исә зур гына төенчек күтәргән юан, таза карчык тәрәзә турысына килеп җитте дә тыны бетеп беравык авызын ачып торды, аннары ЭЧК - бБал?каем!-диде һәм бер дә юктан еларга кереште. - Әни, әни! - диде Ләйлә, ташып торган тойгыларыннан арына алмыйча. — Сез дә исән икән, әни! — Балакаем! — диде тагын карчык, ефәк шәл-яулыгы белән күз төпләрен сөрткәләп. Бераз вакыт алар берни сөйләшә алмадылар, сынап, сагынып һәм кызганып бары бер-берсенә карашып кына тордылар. Ләйләгә каеиаг насы элеккегә караганда бик бирешкән шикелле булып, «и өчендер бик кайгырадыр шикелле булып күренде. «Минем өчен кайгырадыр инде, мескенкәем», — дип уйлады ул, күңеле нечкәреп. Ниһаять, бер-берсенә туя карагач, бер-берсенә инде ияләшкәнсыман булгач, Ләйләнең беренче сүз итеп Рөстәм турында сорыйсы килде. Ләкин ул тыелып калды. Каенана алдында иң әүвәл ире турында сораштыру ни өчендер килешеп бетмәс шикелле тоелды. Ул аның үзе башлап сөйләвен көтте. Карчык алай зарыктырып тормады, беркадәр тын алгач та, күңеленә жыелып килгән бар кайгысын, бар моңын-зарын түгәргә кереште. — Исәнсең «икән, балакаем, рәхмәт яугыры! — диде ул, килененнән күзен алмыйча. — Безгә бит бер нәрсә әйтмиләр. Килдем исә, куалар да кайтаралар, йөрмә борчып, диләр. Ярамый, ярамый, диләр. Ничек яттың, ничек түзеп яттың, балакаем, шул гомер?! Мәет төсләре кергән үзеңә. Без инде көн-төн кайгыда булдык, күзебездән яшь китмәде, балакаем. Хәлең ничек соң, йөрәгең? —Әйбәт, әни, әйбәт! — дип кычкырды Ләйлә, куанып. — Монда бик яхшы дәвалыйлар. Йөрәгем бик әйбәт. — Рәхмәт, балакаем. Исән-имин генә котыл инде, — диде карчык.— Хәзер инде үлсәм дә үкенмәм... кулыма бер малай алып кайтып тоттырсаң, үлсәм дә үкенмәм. — Мин дә малай көтәм, әни!—диде Ләйлә, көлеп. Аның: Рөстәмгә кыз кирәк, дип әйтәсе килде, ләкин ул тагын тыелып калды. Әнисенең шулкадәр күп сөйләп тә, шунда бер генә -мәртәбә дә Рөстәмне телгә алмавы аңа бик сәер тоелды. Шулай да әле ул моны тулысымча аңлый алмады — аның әле күңеле һаман көтелмәгән очрашу шатлыгыннан айнып җитмәгән иде. — Кайчан булыр диләр соң, балам? — диде карчык, тавышын әкренәйтеп. — Кем белә инде аны, — диде Ләйлә. — Күп калмады бугай инде. — Әйе, әйе, беркем белми, — диде карчык, килешеп. — Бигрәк озакка китте шул, балам. Әле тапкач та тиз генә чыгармаслар әле. — Чыгармыйлар, ди, шул әни. Бер айга кадәр тоталар, ди... Шундый туйдым, шундый ялыктым, әни, шундый күрәсем килде... сезне!.. Аның тагын да: Рөстәмне, дип әйтәсе килде, ләкин монысында да ул әйтми калды. Карчык та, ахрысы, сизеп алды, күзен түбән иде, як- ягына каранды да, кулындагы төенчеген күрсәтеп: — Моны (ничек алырсың икән, балам? — диде. — Сүз әйтмәсләр микән? Әйбер ташучы чистралар мине танып бетерделәр, күрендем исә, куалап кына җибәрәләр. Кайда ятканыңны да әйтмиләр, югарыда, аерым бүлмәдә, диләр. Төрмәдә дә кешене болай газапламыйлардыр, ходаем! Ләйлә аның сукрануыннан көлеп куйган булды, «хәзер!» диде дә халатының билбавын тартып алды. Билбауның бер очын ул үзе тотты, икенче очын тышка ташлады. Карчык билбау очын тотып алды, төенчеген бәйләде. Кайнана кулында җиңел генә булып күренгән төенчек Ләйләгә бик авыр булып тоелды. «Менә нинди беткәнмен икән мин!» — диде ул күңеленнән, исе китеп. Алар, бер-берсенә карап, тагын тынып калдылар. Карчык һаман улы гурыпда берни эндәшмәде. Ләкин Ләйләнең түзәр хәле калмады, һәм эчке бер сагаю, шомлану белән ул: — Әни, ник Рөстәм килмәде? — диде. Карчык күзен читкә борды, борынын тарткалый башлады һәм тагын кисәк келә кычкырып еларга кереште. Ләйлә, ниндидер бик яман нәрсә, үзе көткәнгә караганда да яманрак нәрсә булганлыгын сизенеп, күпмедер секундка телсезөнсез калды. Әии, кайттымы әле ул? — диде аннары, иреннәрен көчкә кыймылдатып. — Каян? — диде карчык. Мәскәүдән соң! Мәскәүгә китте, дип язган идегез ич. Нинди Мәскәү!— диде карчык, кулын селтәп. — Бармады ул анда. Без сиңа кайгырмасын дип шулай яздык, балам. — Нәрсә булды, нәрсә?!—диде Ләйлә, коты алынып. — Әни, бәгърем. нәрсә булды Рөстәмгә? Үлде?! Тапталды?! Ни булды?! — Әйтмәм дигәнием дә, әйтми ничекләр түзәсең бу кадәр хурлыкка.— диде каенана, елый-елый. — Адәм рисвае итте бит ул безне, башы муены астына кил гере! Бала түгел ул — ут ул! Туганнан бирле җанымны ашады. Кайгымнан гүргә керәм инде, балам. — Әни, әни, ни булды?! — диде Ләйлә, үрсәләнеп. — Анда аның уйнашчысы булган... — диде каенана, еламсырап, авызын кыйшайтып. — Безгә белдерми йөргән. Җүнсезгә чыкты ул, балакаем! Шул уйнашчысына китеп барган... син монда кергәч тә. Укыткан җирендә дә белеп алганнар, эшеннән кумакчылар, ди, синен чыкканны гына көтәләр, ди... — Ни сөйлисең, әни! — дип кычкырды Ләйлә, үз-үзен белештермәс- тән. — Кем ул? Кая киткән?! — Әйләнгән... йортка кергән, башы аягы астына килгере! Адәм хуры! Яхшыдан яман туган нәрсә!—диде карчык, такмаклап. — Шул игелексез өчен кайгыра күрмә, без кайгырган да җиткән. Өең шул көе, ачкычы үземдә. Үзебезгә кайтырсың, балакаем, тизрәк котылып кына чык. Син хәзер миңа үз баламнан да кадерлерәк, балакаем! X Палатада ыгы-зыгы купты. Ашыгып, котлары алынып, шундук сестралар, врачлар кереп җитте. Аңын югалткан Ләйләне төрле яктан тотып алдылар, күтәреп арбага салдылар һәм күз ачып -йомган арада палатадан алып чыгып та киттеләр. Аңа укол кададылар, кислород сулаттылар. Күпмедер вакыттан ул аңына килде, күз керфекләрен калкытты, үзенә текәлгән сораулы, бор- чулы күз карашларын күрде дә, үзенең кайдалыгын, кемнәр янында икәнлеген шәйләп, яңадан күзләрен йомды. Ул аңына килде, һәм аңына килү белән, каршындагы ак киемле кешеләрне, көнне, кояшны — бар нәрсәне каплап-томалап, аның алдына коточкыч хакыйкать килеп басты. Өйләнгән! Р1ортка кергән! i ’ й н а ш ч ы с ы б v л г а и I _ Менә шулай... б\*лды, акыллым... бик әйбәт... — дип сәйләнне доцент хатын,'аны юатып. — Хәзер инде тынычлан. Үз-үзеңне кулга ал. Бетте, берни юк... Ләйлә эндәшмәде. Андый юату сүзләре генә, аңа хәзер әз генә дә тәэсир итмәде. Үз хәлен ул бик яхшы аңлады. Ул хәзер бик хәлсез иде. гомерендә булмаганча хәлсез иде. Ул хәзер әз генә дә тынычланырга да теләмәде’ үз-үзен кулга алырга да теләмәде. Ник, ни өчен тынычланырга, ки өчен үз-үзеңне мәҗбүр итәргә? Ул инде өйләнгән... Ул инде юк... Ник яшәргә хәзер дөньяда? Әйе. v.i аңына килде.' Көчләп аны аңына китерделәр. Ләкин, ул инде — чөкке Ләйлә түгел иде, ул инде баягы Ләйлә т^гел иде. Аны.ң әле йөрәге тибә иде, башы эшли, үпкәсе эшли «иде, ләкин аның инде рухы сынган иде, һәм аңа инде уколлар, кислород баллоннары да, — әйтерсең, бер генә - нәрсә дә ярдәм итә алмаячак иде. һәм ул шулай ярым үлек, ярым терек килеш шактый озак ятты. Ак халатлы уяу медицина аның баш очында сакта торды. Ләкин ул барыбер алга китмәде — кан тибеше аның һаман әкренәя барды, күзләрендә, иренендә, бит очында тереклек галәмәте сизелеп үк ким-и барды. Кинәт аның биле авыртып куйды. Бераздан авырту тагын кабатланды һәм дулкын булып бөтен тәненә таралды. Ул күзләрен ачты, авыртуга түзә алмыйча, чыраен сытты һәхМ тынычсызланып куйды. Шунда ул икенче берәүне исенә төшерде. Ул инде аны онытып бетергән иде, ул инде аның барлыгын-юклыгыи да белми иде. Ул үзенең күптәнге танышын, бик якын, бик кадерле танышын исенә төшерде, һәм шул чакны аның күзләрендә усал очкыннар кабынып китте. Төн урталарында аны тулгак тота башлады. Аны тагын кечкенә тәгәрмәчле арбага салдылар, тиз-тиз кыланып, ашыгып икенче бүлмәгә — тудыру бүлмәсенә алып киттеләр. «Шушы микәнни инде, башланды микәнни?» — дип уйлады ул, аптырап. Аны күреп бөтен бүлек хәрәкәткә килде. Шундук дежур врач кереп җитте, бүлек мөдире керде, акушерлар, санитарлар аякка басты. Барысы да җитди, тыныч, ләкин тантаналы бер кырыслык белән үзләренә тиешле эшләрне башкардылар, авырлы хатынга кыска-кыска гына сораулар бирделәр, киңәш итеп, күңелен күтәреп, берәр нәрсә әйткәләп алдылар. Бүлмәдә барлыгы дүрт өстәл бар иде. Өстәлләрнең икесе буш иде, ә иң кырыйдагы дүртенче өстәлдә таудай калкып тагын бер хатын ята иде. Аның янында авызына-борынына маска бәйләгән, ялангач кулларына резин перчатка кигән бер ир кеше кайнаша иде. Кинәт шул якта бик каты итеп, үзәк өзгеч итеп кычкырган тавыш ишетелде. Шушы тып- тын, чип-чиста һәм якты бүлмәдә, шушы тыныч, җитди кешеләр янында Ләйлә һич тә андый ямьсез тавыш ишетермен дип уйламаган иде. Анып бөтен тәне чымырдап, калтыранып китте, һәм шул ук вакытта аның күңелен куркыныч бер уй-тойгы ярып үтте. «Димәк, мин дә? Хәзер үк?!»— дип уйлады ул, кот алыну шикелле бер нәрсә тоеп. һәм чыннан да, аның уйларына җавап булып, эчтәге, билдәге авырту яңадан кузгалды, элеккеләренә караганда да ныграк көч белән кузгалды, аның барлык тамырларына таралды, аның барлык башка уй- тойгыларын, барлык башка сорауларын, җавапларын күмеп ташлады, юкка чыгарды. Анда нидер купты, кузгалды һәм моңарчы беркайчан да булмаган кыргый бер авырту белән, сызлану һәм әрнү белән, үз артын- ' нан бар нәрсәне ияртеп, талап-йолкып, каядыр иреккә, каядыр бушлыкка омтылды. Ул кычкырмады. Үз-үзеи ул тыеп кала алды. Ул бары - тешләрен генә кысты да тимер тоткаларга гына ябышты, ныгытып, чытырдатып ябышты. Маңгаеннан, аркасыннан аның — тәнендәге меңнәрчә, миллионнарча күзәнәкләрдән салкын тир бәреп чыкты. Кемдер шундук аның авызына кислород көпшәсе каплады, кемдер ипләп кенә аның беләгеннән тотып алды, изүен ычкындырып җибәрде. Тын алуы җиңеләйде, авыру йөрәк, хәлсез йөрәк, шатланып, талпынып тибәргә тотынды. Шул ук вакытта диярлек ул палатага килеп кергән профессор тавышын ишетте. Ул аның бик кабаланып килгәнлеген аңлады һәм, күңеле булып: «йокысыннан уятып чакырганнар... минем өчен...» — дип уйлады. — Ничек? — диде профессор, өстәл янына килеп җитү белән. — Башланды, — диде мөдир әкрен генә, эчке бер тантана белән. — Ләйлә, кызым, мин монда! Батыр бул! — диде профессор. Дымлы зур кулы белән ул яратып, үз итеп аның маңгаеннан, чәченнән сыйпады. Ләйләгә кинәт бик рәхәт, искиткеч рәхәт булып китте. Шундый олы кешегә, атасы кебек якын кешегә карата рәхмәт хисеннән аның күңеле тулды, бөтен тәне буенча җылы, җиңел дулкын йөгерде, һәм ул, елмаймакчы булып, иреннәрен кыймылдатып куйды. Ләкин иреннәрдә елмаю барлыкка килмәде— күз төпләреннән бары кайнар яшь тамчылары гына тәгәрәп чыкты. Искәрмәстән авырту тынып калды. «Әллә котылдым дамы?» — дип уйлады ул, исе китеп. Әмма ул шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, карындагы җан иясе, ирек даулап, яшәү даулап, янә тагын көрәшкә ташланды. Ләйлә төне буе азапланды, таңга чаклы азапланды. Төне буе шәһәр берни белми йоклап ятты; урамнар, 'мәйданнар, ишек аллары тынып тордылар; бакчалар, парклар шулай ук рәхәт йокыда утырдылар. Зур тәрәзәләрендә балкып ут янган бүлмәдә, тоткалы биек өстәл янында төне буе көрәш барды. Берөзлексез үз-үзләрен киеренке, сак тотудан, курку-борчылудан, дулкынланудан докторлар, сестралар — мондый эшкә .инде күнегеп беткән белгеч кешеләр арыдылар, йончыдылар, тәмам хәлдән тайдылар. Көрәш, тартыш таңга кадәр дәвам итте. Ул инде берни тоймас, берни сизмәс булды. Ул инде авырту турында да, башкасы турында да уйламады. Ул үзенең я җиңәргә, я үләргә тиешлеген генә белде. Ул үзенең барлык көчен, барлык тырышлыгын, барлык усаллыгын бергә туплады. Ул, ичмасам, ыһ та итмәде. Аны урап алган сабыр кешеләр, аның мондый чыдамлыгын күреп, аның мондый батырлыгын күреп, сокланып, исләре китеп, бер-берсенә -баш кактылар, берберсенә ымлап алдылар, бүлмәдән тын алырга чыгып киткәч исә пыш-пыш килеп «гайбәт саттылар». Бик авыр, бик каты көрәш булды бу. Рух һәм нервлар көрәше булды бу. Берничә мәртәбә ул тәмам хәлсезләнеп калды, тәмам көчсезләнеп калды; күз аллары томаланды, иреннәре кипте, һәм кешеләр аны инде чын-чынлап бегкәнгә исәпләделәр. Әйе, ул бетеп-бетеп калды. Аңа кислород сулаттылар, укол кададылар. Ул яңадан терелде һәм шул ук көрәшне, соңгы һәм мәңгелек көрәшне яңадан башлады, тагын да ныграк кирелек белән, тагын да ныграк усаллык белән башлады. Таң алдыннан дөньяга бер кыз бала туды. Бөтен бүлмә, бөтен тирә- як кисәк кенә тынып калды, һәм шул чакны, үзенең дөньяга чыгуын белдергән шикелле, таш стеналарны яңгыратып, яңа җан иясе бар көченә кычкырып җибәрде. XI Ләйлә исән калды. Ул бик әкрен савыкты, бик авырлык белән савыкты. Ул исән калды, ләкин әле көрәш тукталмаган иде. Профессор аңа бик ныгытып әйтте: — Ләйлә, кызым, — диде, — бер мәртәбә син җиңеп чыктың, сиңа тагын җиңәргә кирәк. Синең язмышың үз кулыңда. Сиңа хәзер бик нык тынычлык - кирәк. Бернинди борчылу, бернинди кәефсезлек булмаска тиеш! — Мин тыныч, иптәш профессор... Салих абый... — диде Ләйлә, хәлсез пышылдап. — Мин хәзер бик тыныч! — Бик яхшы, сеңелем, — диде профессор. — Миңа киләләрме? — диде Ләйлә. — Киләләр!—диде профессор, кабаланып. — Көн дә киләләр. Эшләгән җирегездән киләләр, дусларыгыз, танышларыгыз килә... әниегез килде. Ләкин, сеңелем, ул турыда уйларга ярамый. Хәзергә безнең аларда бернинди эшебез юк. — Ә бала турында... кызым турында уйларга ярыймы? — диде Ләйлә, шаяртмакчы булып. — Кызыгыз турында ярый, — диде профессор. — Әйтегезче, Салих абый, нинди исем ошый сезгә? — диде Ләйлә, аны тыңламыйча. — Сез нәрсә әйтсәгез, мин кызыма шундый исем кушармын. Күрәсең, бу турыда сөйләшү профессор вазифасына керми иде. Ул аптырагандайрак итеп калды, тиз генә урыныннан торды да, иелеп, Ләйләнең маңгаеннан сыйпады һәм ипләп кенә, йомшак кына: — Сезгә борчылырга ярамый, акыллым, — диде. — Ярамый, аңлыйсызмы, ярамый! — Мин борчылмыйм, — диде ул. Салих абыйсының үз теләгенә шулай җавап бирүе аны бераз гына күңелсезләндереп җибәрде. Ләкин профессор шундук аның үзгәргән кыяфәтен күреп алды. — Минем иң яраткан исемем — Ләйлә!—диде ул, җитди итеп.— Ләкин, белегез, сезгә тынычлык, абсолют тынычлык кирәк! Авыру хатынның сулган йөзе яктырып китте. — Рәхмәт, Салих абый, — диде ул, бәхетле елмаеп. — Мин тыныч. .Мин бик тыныч, Салих абый. Без бит хәзер икәү... ике Ләйлә без!