Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕ

' Жирдә яз w* /7\ирдә яз... Таллар исе... Һавада — кошлар өне... Кай елда иде икән Гомернең шушы көне?.. «Ленин» дип беренче кат Кем әйтте? Әни микән? Апрельнең үземе соң, Тургае әйтте микән?.. «Киләчәк көннән сиңа Сәлам бу» дигән кебек; Бу сүзне синме, кояш, Китердең нурга төреп?.. Туган тел сүзе кебек Бу җылы, җиңел исем Беренче иштү белән Йөрәккә керде минем. Кем аны, кояш микән, Алтынлы нуры белән Күңелгә язып куйды, Күренмәс кулы белән. Кай елда иде икән Гомернең шушы чоры: Жирдә яз, таллар исе, Һавада — тургай җыры Нәкъ шулай киләдер ул Һәркемнең йөрәгенә, — Дөньяны күчерә барып Азатлык илләренә. 1 Циклның ахыры. Башы 4 нче санда. Бар ул, бар /к ем беләндер залга килеп керде, Пришибеев кебек иснәнеп. Дивардагы Тукай, хәтта Горький Куйган кебек булды сискәнеп. Сатамшинмы, әллә Саламшинмы, Исеме-нисе истә калмады. Җаныбызны капшагандай итеп, Карап торды бераз. Аннары Әйтеп куйды ымлап-пышлап кына: Болар бар да узкий патриот! To-есть, монда киң карашлы кеше, Колоритсыз кеше почти юк! Пантукаист болар... Нәкъ Такташ күк Беспартийный болар һәммәсе; Шикле, то-есть, телче кешеләр болар, Безгә болар ишме?! — янәсе. Бу унтерга Әйе, иш түгел без, Бу турыда бәхәс юк безнең. Ә ул безне Партиясезләр ди, Төп максаты ни соң бу сүзнең?! Хезмәт халкы династиясенең, Ленин төзегән олы семьяның Кеме соң без? Үгиләремени, Килмешәгемени без аның?! Сатамшинмы, әллә Саламшинмы, Исеме-ние истә калмады. Истә бары Безне төрткәләргә Күнегеп беткән серле «бармагы». Менә шундый Ярым космополит, Ярым нигилист булган бәндәгә, Ленин васыятьләрен «төзәтергә» Ирек бирә калсаң әгәр дә, — Катып беткән догма бүкәнендә «Тамга» салып . Безнең «колакка», Тезеп куяр иде һәммәбезне Я «сул» якка, Яки «уң» якка. Гадәте шул Аның, бичараның: Шыпырт кына «суны» болгата; Ялгыш эләккән билет ышыгында Балык тотып ята ул пока; Аса пока Безнең мунныбызга Яла исе килгән язмасын, Сала пока Безнең ап-ак йөзгә «Шикле кеше!» дигән тамгасын. Цитата итеп кенә «аңлап» бары Партиянең программасын. Иш түгел без Һичбер Сатамшага! — Бу турыда бәхәс юк безнең. Ә ул безне партиясезләр ди, Төп максаты ни соң бу сүзнең?! Бар ул, Бар ул — безнең партиябез! — Менә монда — безнең Җанда ул. Юк, Сатамшин, Тыгыла алмый анда һичбер, һичбер керле кара кул! Кан белән дә, җаныбыз белән дә без Коммунистлар белән бер туган, һәм барабыз, Уңга-сулга түгел, Партиябез илткән төп юлдан. Тумыштан бу — Сатамша да бәлки Ап-ак булып яралгандыр да... Юк, туган йорт, синдә түгелдер ул, Синнән бизгәч каралгандыр ла... Болдырың да хәтта юган синең, һәрбер өең Күңелең кебек пакь. Кайда туып, кайда үсте икән Менә шушы эче керле зат... Вахтадан кайта егетләр •£лмаеп күзләп тора ай Зәй ягын таңга кадәр; Нурлана алсу томанда Ниндидер яңа шәһәр. Җирдә кар. Ләкин чәчәкнең Яшәргә нияте бар: Җылыга — факел төбенә Якын да киләлми кар. Факелда җилләр шаяра, Алланып куя һава. Сабантуй батыры кебекләр Вахтадан кайтып бара. Мәйданнан кайтучыларча Нык, салмак, авыр адым; Җиңелдән түгел җиңүе Океан артындагын. Уйлыйлар ярыш турында... һәм бүтән уйларны да. Күктәге Чулпан рәтеннән, Җирдәге Чулпанны да... Берсенең — уйчан Әхәтнең Кулында зәңгәр чәчәк. Аруга-нигә карамый Башланып китә мәзәк: — Лй бүген нурны нигәдер Сибә дә сибә генә... — Ах минем шушы Әхәтем Уйлый, дип, ниләр генә... — Уйлый ул девон турында... — Юк, бүтән уйларны да... — Күктәге Чулпан рәтеннән Җирдәге Чулпанны да... — Күрсәнә, айны, егетләр, Моңая ничек, җаным... — Чәчкәнең кемгә икәнен Беләсе килә аның... — Чәчәкләр айга түгел шул, Бүтәнгә' буласылар... Татарның җирдә дә аның Чулпаны, Зөһрәсе бар!.. ...Факелда җилләр шаяра, Алланып куя урам. Вахтадан кайта егетләр Сабантуй батырысыман. Салават ничә яшендә «Б алтик буйларында үлде, дисең, Каторгада үлде Салават...» Алдыйсың ла, тарих, Бутыйсың син, Үләмени андый азамат-! Төртенсә дә, сөенеп, әби-патша 1, Тагын бит, дип, берсе кимеде!.. Ә Салават Чорлар үре аша Оран сала: — Әсән, мин тере! Ыржайса да аңа таҗлы җәллад «Вон, бунтарь, дип, теге дөньяга!» Ә Салават исә Исән хәлдә Туган илгә кайтты җырларда. 1 Әби-патша — Екатерина II. Пландагы алгы көнен, Өфе, Күңел күзенә шундый якында. Сокланып мин Бронза Салаватка Башым иям текә ярында. Сокланмаска мөмкинмени аңа: Җор ул, җитез, акыллы, чая... Өзәнгесе белән ымлап кына, Аргамагын Агыйдел аша Сикертер дә Китеп барыр кебек Сәсәннәрнең 1 хәлен белергә, Буранбайлар хатын 2 3 хәтерләгән Ил картларын сөендерергә... Алгы көнегез, башкорт туганнарым, Шундый якын күңел күзенә... Сокланып мин карап торам менә Салаватның сәер йөзенә, — Бер карыйсың — уйчан, моңлысыман, Бер карыйсың — төсе шундый шат. Ысланса да яуда киемнәре, Ил каршында аның йөзе ак. Богауланмас борын нинди булса, Нәкъ шундый ул Әле хәзер дә: Чын егетлек ничә яшьтә булса, Салават та шулар яшендә. х с Балтик буйларында үлде, дисең, Каторгада үлде Салават...» Алдыйсын ла, тарих, Бутыйсың син: Үләмени шундый азамат! Нигә шулай А*азан гына кайгы кичерә дисәм, Әфедә дә матәм икән бит... Бирә генә үлем уңлап-суллап, Уйламый да әрәм итәм дип, Уйламый да... Эх син, тормыш... Ниләр йөкләсәң дә, Үтәде бит алар Арттырып, Тартырыннан ашкан йөкне тартып Сырты сына язган ат кебек Яшәде бит алар. Йөкләреңнең тирән эзе калган 4 Безнең сабыр, чандыр иңнәрдә: 2 Сәсән н ә р — халык шагыйрьләре, импровизаторлар. 3 Башкорт халкының «Буранбай» дигән җырында телгә алынган каторжан хаты. Җилкәләрдә кичердек без Сине Күперләрең ватык җирләрдә, Җилкәләрдә... Шундый йөрәк Алдан әйтеп куя Я Вәлигә, я бер Хәлилгә *: «Арыдым, кешем... Кинәт туктап куйсам: Гафу ит син мине, бәхиллә, Бәхиллә...». Кеше исә — аны ишетми дә, Күкрәп торган көнгә кергәндә, Яки төнлә, эштән — алгы сафтан Җырлый-җырлый кайтып килгәндә, Киерелә дә йөрәк... Шунда кинәт Туктап куя секунд эчендә. Үлгәнен дә белми кала Кеше, Яши бирә... калган эшендә, Яши бирә... Син дә, йөрәк, Туктарсыңдыр бит бер? Ә шулай да Нигә син... тыныч? Менә шундый Яшәп туялмаслык Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш. Әйтерсең тал татарча белә Уйга талган " Дәрья таллары... Шундый уйчан, аулак таңнарда Сүз кушасы килә талларга: — Сез беләмсез кая барганны, Уйга талган дәрья таллары? Шундый унчан, аулак таңнарда, Танышларын күргән шикелле, Туктый Кеше, узып китешли, Һәм баш ия моңсу талларга Шундый уйчан, аулак таңнарда. Сүз кушасы килә талларга, — Әйтерсең, тал татарча белә. Белми дә бит: чиксез мәңгедә Тере хәлдә очрый алганда Сүз кушасы килә талларга: — Сез беләмсез кая барганны? Тере хәлгә килгән бу матдә Каядыр бит бара әлбәттә. « Бу шигырь Хәлил аг а Әбҗәлилов һәм Әкрәм Вәли үлгән көннәрдә язылган иде. Яфрак ярып — санап заманны, Сез беләмсез кая барганны? Уйга талган дәрья таллары Дәшми генә яфрак яралар; Дәшми генә карап калалар Кеше кая китеп барганны... Уйга талган Дәрья таллары. Тамчылар ни диләр (Луиза Салиаскарова истәлеге) Сандыгында калган белешмәләр, Алардагы серле билгеләр Тормышыңның соңгы хәбәрләрен Бүген миңа Сөйләп бирделәр... Һәркайсында Тамчы-тамчы эзләр... Алар нинди тамчылар икән? Болыттанмы алар, Әллә синең Керфекләрдән тамдылар микән? Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр, «Сагынма!» — дип, янап киткәннәр... Күнмәгәнсең... Эштән сөрелгәнсең... Еллар сине донор иткәннәр... Посылкалар юллап ярдәм иттең: «Без иректә... Идел бит...» — дидең. Ә ул ярдәм Каныңа алыштырган Паекларың булган бит синең! Алдарсың дип уйлый идеммени... Ә син мине Алдагансың ич: Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың бит. Соңгы таңың беленеп килгәндә дә Күрешү көнен көткәнсеңдер дә; Ләкин ирек Бераз кичегеп килеп, Эзләп тапты мине Себердә. Баш иям дә рәсмең каршында мин, Күзләреңә багам тилмереп, Яшьле күзен Мадоннага текәп Сүзсез калган Рафаэль кебек... Тыңлап тора мине Моңсу гөлләр, J Татарча да аңлый белгәндәй: «Кеше булсак әгәр, Без дә шулай Сыкрар идек, бәлки», — дигәндәй... ❖ ^/эчәкләрдә Төсе калды, Җирдә җылы эзе калды. —: Истәлегем сезгә бу! — дип, Елмайды да китеп барды. Кояш әллә бер генәме? Тик ул гына нур сибәрме? Мин дә бүген йөрәгемдә Эзләр барын сиздем әле. Ап-ак, ап-ак чәчкә төсле Балкып тора җанда төсе... Ә үзе бит Кояш түгел, Ә үзе бит — бары кеше, Бары кеше, бары кеше... Кояш баеганда Баеп килә иде. Әллә белеп, әллә адашып Килеп керде, сүзсез-нисез генә, йөзе аксыл, күзе кара кыз. Чәчләренә зәңгәр яулык салды, Билләренә — саргылт алъяпкыч. Уйны биләп, өйне бизәп китте, Я юридер микән, я ялгыш?.. Җырлый-җырлый Төшкә керә инде, Әллә белеп, Әллә адашып; Зәңгәр чәчкә төсле нейлон яулык, Алтынсыман сары алъяпкыч... Соңгы көннәрдә (Әхмәт Фәйзи истәлеге) уДккош күле, Усаклар да бүген, Каеннар да никтер тынганнар. А*ояш инде Үрмә гөлләр Верандага менеп. Безнең сүзне тыңлап торалар. Аяк очларына басып кына, Тәрәзәгә килеп җитте җил; Бәлки аны Урман җибәргәндер, Хәлләрен, дип, барып белеп кил. Хәле авыр аның... Ә шулай да, Төбәп күзен уйчан дөньяга, «Сайрат әле әйдә кошларыңны!» Дигәнсыман, һаман елмая. Яшьлек яши һәрбер әсәрендә, Ерак әле соңгы сәфәргә; Чәчләренә чал да кермәгән ич, Яшәргә ул тиеш, яшәргә! Башларыннан шулай сыйпавымны Уртаклашып тора Исәнбәт: — Чал Нәкый дә сиңа соклана, дип, Өстәп куйчы, Хәсән, дигәләп... Үрмә гөлләр верандага үрелеп, Соңгы сүзен тыңлаган икән, Безнең куллар аның кайнар башын Соңгы тапкыр сыйпаган икән... Мәрхүм... yZ/^иңел булсын әйдә туфрагы, — Изге кеше иде асылда. Чын күңелдән тырышты, мәрхүм, Ярашырга безнең гасырга. Туганчы ук, гүя, аңарга Ниндидер зур «гөнаһ» сыланган; «Акланырга» теләп яшәде Бөтен гомере буе шуңардан. Кайда мөмкин «сул»ырак сүз әйтү, Шул тирәдә «суны» бутады. Кутуйларны гына түгел ул, Такташны да шактый «утады». «Милләт» дигән сүздән шайтан күк Шүрләде ул гомер буенча; Үз халкын да яраткан кеше — Контр иде аның уенча. «Балык» тотар өчен, әлбәттә, Замананы буташтырды ул. Һәм «уяулык» күрсәткәләүдә Очны-очка тоташтырды ул. Җиңел була күрсен туфрагы... Менә шулай гомер итте ул, Ләкин, Илгә күпме зарар иткәнен Төшенмәгән хәлдә китте ул. Чәчәкләр Г1 аядыр дәшәсез, ' Нәрсәдер әйтәсез... Җырымы матдәнең, Чәчәкләр, әллә сез? Мин инде, гөлкәйләр, Яшь егет түгел дә, Тик сезгә мәхәббәт Сау әле бүген дә: Мең гектар барханны Әле дә, әлбәттә, Алмаша алам мин Бер данә чәчәккә. Каядыр дәшәләр, Нәрсәдер әйтәләр... Мөгаен матдәнең Җырыдыр чәчәкләр. 5. ВС. Ә." № 6. *^СЛЭУ* ӘХМӘТ ЮНЫС Мәрьям /Иәрьям инде тәмам арый... Уяна да торып карый; Уяна да ишек ача, Инде күздән йокы кача. Кичә түзде. Бүген читен: Юк Ибрае икенче төн. Бер-бер хәлме буровойда? Әллә башка берәр кайда?.. Күкрәгендә куба давыл, Шул арада тына да ул. Коткы салма, кысыр сагыш, Ибраеның холкы таныш: Эше барда — өе ерак! Ире чирак, үзе елак... Көн пошына, ТФН пошына, Әйләнде лә өй кошына. Күз алдында тагын Ибрай: Талган күзләр. Талган чырай. Мыштым гына кайтып керә, Сораганчы әйтеп бирә: — Эш бит, Мәрьям,, беләсең ич, — Тавышыннан түгелә сөенеч, Күзләреннән бәхет карый, Бу тойгыны Мәрьям таный. Көнләгәндәй кызып ала, Көнләми лә, кызыга ла! Келт итә дә төшә искә: ...Китеп бара Мәрьям эшкә. Оча гына, оча гына Сихри дала кочагына, һай, һавасы! Җиләс, татлы, Артыш ерып Мәрьям атлый. Мәрьям туктый. Барлый-бага, Алтын чишмә матур ага! Китә тагын җилбер-җилбер, Күзләр җете, үзе өлгер. Күзләр көләч, үзе усал... Үзе үрнәк, эше мисал. «Кичен былбыл, иртән тургай», — 'Нигә шулай ди бу Ибрай? Кошлар китә — Мәрьям кала, Шакыраеп ла ята дала. Алтын чишмә йөгерә генә, Җылы да соң йөрәгенә! ...Сагына да, кызыга да. Кулы бәйдә — кызы алда. Ирен көтә, өен саклый, Ике куллап битен каплый... Йоклап китә үксеп туйгач, Күзен ачса — өйдә кояшГ ...Шундый иртә! Шундый иртәГ 1 Җире, күге җем-җем итә. Нурда йөзә үлән, яфрак, Сулыш киңрәк, күңел сафрак. Җиргә-көнгә кайта бар ямь — Эшләренә кайта Мәрьям! Дала көләч, үрләр матур... Каршы үрдә тимер чатыр — Буровое шул лабаса. Ярый Ибрай дуламаса... Килә Мәрьям. Инде кара: Инде чатыр күчеп бара. Бораулауны тәмамлауга, Менде-басты Мәрьям тауга. Сискәндерде Мәрьям ирен, Күрде Ибрай. Сөртте тирен. Елмаерга торган чырай Сүнде калды. Әйтте Ибрай: —Ай-яй, Мәрьям, ана көйгә... Бала ташлап!., марш өйгә! Күрәсең ич, фонтан әзер, Тапшырам да кайтам хәзер. Кеше генә мин бит көтәм. Мәрьям: — Үзем кабул итәм! Әйтелде бу шундый җитди — Ибрайга да барып җитте: Күндәм генә йөри арттан... Әйтә Мәрьям: — Җырлый фонтан! Моны тыңлау рәхәт миңа, Бурмастерым, рәхмәт сиңа. Куй, карама болай кырын, Бар, сакалбай кайт та кырын! Кызык күрдем төштә сине... Кыз бакчада — ишетәсеңме?! Әйбәт анда багалмага, Мин кичексәм, бар алмага. Шулай ди дә эшен башлый, Күзләр кыю, куллар каушый. Куллар йөгерек, күзләр талгын, Керфекләрен сирпи тагын. Маңгай чәчен сыйпый җилләр, Мәрьям бүген бигрәк чибәр. Дуслар китә, Ибрай кала, Фонтанына карап ала. Мәрьяменә карап тора... Көлемсери. Тамак кыра.