Логотип Казан Утлары
Роман

ИКЕ БУЙДАК

РоманI XXVII I» әлбуки, Рәхим дә тик ятмады. Ул Харьковтан килгән хатны башта учхоз директорына күрсәтте. Аннан аның теләкгәш- ■ легенә ирешкәч, Казанга институтка китте, хатны ректорга, проректорларга укытты. Ләкин, аныңча, мәсьәләнең торышын министерствода да белергә тиешләр иде. Ул һич иренмичә министерствога китте. Анда аңа Өлкә комитетына барырга, һич югында, авыл хуҗалыгы бүлегенең мөдир урынбасарына күрсәтергә киңәш иттеләр. Рәхим анысына да каршы килмәде. Чөнки, аның фикеренчә, хәзер һәр адым файда китерәчәк иде. Ниһаять, ул батырчылык итеп профессор Андрияновка шалтыратты. Бу минутлар Рәхим өчен хәлиткеч минутлар иде. Ул, телефон трубкасын нык тоткан килеш, түземсезлек белән көтеп торды. Ләкин бик озак вакыт җавап бирүче булмады. Юк инде, бу юлы Герасим Павлович телефон трубкасын Рәхимне тыңламас борын элеп куймаячак! Рәхим барын дй-алдан ук уйлап куйды. Башта ул Харьковтан килгән хатны укып чыгачак, аннан сөйләшү башланыр. Ләкин җавап юк та юк. Рәхим трубканы элде дә, бәлки номерын ялгыштырганмындыр дип, яңадан номер җыя башлады. Ниһаять, телефон янына кемдер килде. Хатын-кыз тавышы. Тәгаен, профессорның хатыны. Рәхим, ашыгып, үзенең профессорны бик күрергә теләвен әйтте. — Профессорның кәефе бик начар, — диде тавыш. — Миңа ул бер генә минутка, бер генә минутка. Әйтегез, зинһар. — Аның хәле бик авыр, аңлыйсызмы сез, юкмы? Ул больницада. — Больницада? Кайсы больницада? — Ансы әһәмиятле түгел, барыбер аның янына беркемне дә кертмиләр. Рәхим иренен тешләп аптырап торды. — Алайса, зинһар, аңа бер шатлыклы хәбәр генә тапшырыгызсана. Әйтегез, Харьковтан, профессор Борисовтан Рәхим Миңлебаевичка хат килгән, диегез. Ул аның эшен яхшы, намус белән, дөрес методика белән башкарган дип язган, диегез. Зинһар, әйтә күрегез. Рәхим профессор Филипповка бүген шалтыратырга батырчылык итмәде, чөнки ул Харьков профессорының хаты аңа начар тәэсир ясаячагын аңлый иде. Ул, профессорга хәлне төзеләчәк комиссия тиешенчә аңлатыр, дип уйлады. ДөресрәГе, бу эшкә профессорның фикер дошманы Борисов бөтенләй катнашмаска тиеш иде аныңча. Рәхим, түземлек белән, комиссиянең эшкә керешүен көтәргә булды. Чыннан да, аның ышанычы икенче көнне үк акланды. Атаклы про I Ахыры. Балы 1 .—5 саннарда. Х фессорның хаты игътибарсыз калмады. Институт ректоры үзе Рәхимгә шалтыратты һәм бәхәсле мәсьәлә буенча патологик физиология, биологик химия, диагностика кафедралары мөдирләреннән торган объектив һәм авторитетлы комиссия төзелгәнлеген әйтте. Рәхим түземсезлек белән комиссия председателенең телефон шалтыратканын көтә башлады. Менә ул! Икенче көнне көндезге ашка дип кайткан җиреннән өс киемнәрен салырга да өлгермәде, Рәхимне конторага телефонга чакыра килделәр. Рәхим ашыгып яңадан киенә башлады һәм, пальто төймәләрен каптыра-каптыра, үзен чакыра килгән хатын артыннан йөгерде. Күңеле сизенгән иде шул: телефон шалтыратучы — комиссия председателе профессор Васнецов булып чыкты. — Комиссия сезнең эшегез £елән шөгыльләнә башлады, — диде ул, беренче сүз итеп. — Комиссия фикеренчә, иң объектив тикшерү сезнең экспериментны күзәтү. Икенче төрле әйткәндә, сез тәҗрибәгезне безнең алда уздырасыз! —Бик әйбәт, — диде Рәхим шатлык белән сулышы кабып, — мин әзер, Алексей Николаевич! Мин шулай булыр дип уйлаган да идем. —Ләкин мин сезгә комиссияне аптырашка калдырган бер нәрсә әйтергә тиеш булам. • — Нинди нәрсә? — Менә нинди. Сез эшләгән кафедраның тәҗрибә өчен саклана торган хайваннарын карадык. Экспериментка хайванны ничек әзерләгәнегезне беләсебез килгән иде безнең. Ләкин, кызганычка каршы, юк бит ул анда. — Ничек юк, Алексей Николаевич? Ул шунда, бәлки сез игътибар итмәгәнсездер. Ак төстәге дүрт яшьлек кәҗә. Мин аны күптән түгел генә күрдем. Аның турында өченче көн генә сорашкан идем. — Ансы шулай, безгә аның кәҗә икәнен әйттеләр. Ләкин ул бит, техник персоналның әйтүенә караганда, узган төнне үлгән, ә бүген инде аның үләксәсен этләргәме, төлкеләргәме биргәннәр. — Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел!—диде Рәхим, агарынып. — Менә шулай, — диде профессор. — Мин хәзер үк институтка... — диде Рәхим. Ул, беркемгә бер сүз әйтмәстән, йөгереп олы юлга төште, яңа килеп туктаган автобуска утырды һәм кырык биш минуттан соң инде ул физиология кафедрасы ишеге төбендә иде. Күрәсең, ниндидер киңәшмә булган, чөнки кафедраның барлык хезмәткәре бирегә җыелган иде. Барысы да, бердәм тынып, ишектән килеп кергән Рәхимгә текәлделәр. — Менә үзе дә килде, — дип куйды Шәфика Сабировна. — Исәнмесез,—диде Рәхим,— мин сездән сорарга килдем, ни булды Зәмзәмбикәгә? Беркем дә дәшмәгәч, Рәхим өмет белән Насгяга текәлде. Кыз: — Үлгән ул, Рәхим абый, — диде, — терлекләр караучы апа авырып тора, ул үзе килмәде, аның урынына теге фармокологиядәге Васфикамал апа эшләгән. Бүген иртә белән подвалга төшсәк, кәҗә үлгән иде. — Ә ярып карамадыгызмы соң? Нидән үлгән? — диде Рәхим, „сулышы капкан хәлдә. — Әллә кемнән булса да шикләнәсезме? — диде Соломон Израилевич. — Юк, болай гына, бары кызыксынып кына, — диде Рәхим һәм ачуын яшерә алмыйча Розага текәлде. Аспирантның бетчәле йөзе кинәт каракучкылланып кызарды, күзләренә яшь бәреп чыкты. — Нахал, — диде ул, — үзе комиссиядән шүрләп үтергәндер әле, ә бездән шикләнә. Заһид Розага ачуланып карады. Рәхим исә, кызның истерикасына әз генә дә игътибар итмәстән, читтәге өстәл янына утырды да бүреген өстәлгә ташлап хәрәкәтсез калды. — Сезне, между прочим, ни өчендер Иван Ильич чакырган. Тиз. арада килергә кушкан, —диде Заһид. Ләкин бу сүзләр Рәхимнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыгып китте. Ул кесәсеннән юка дәфтәр чыгарды да автомат каләм белән шуның беренче битенә яза башлады. «Комиссиягә, ветврач Ш ә й х е р а м о в Р. М. тан үтенеч. Физиологик эксперимент объектым булган, тәҗрибәләр өчен әзерләнгән хайванның билгесез сәбәптән кичә үлгәнлеге мәгълүм булды. Мин комиссиядән эшне дәвам итүен үтенәм. Чөнки иртәгә үк үз исәбемә хайван сатып алып, аны сынаулар ясауга әзерли башлаячакмын. Моның өчен якынча бер ай-ай ярым вакыт кирәк булачак. Мин комиссиядән үзенең эшен шул вакыткача кичектерүен үтенәм. Ветврач Ш ә й х е р а м о в». Рәхим үтенечен язып бер кат укыды да профессор Васнецовка кертеп бирү өчен аягүрә басты. Янына Заһид килде. — Сезне профессор Филиппов Иван Ильич чакыра. — Ничек? — диде Рәхим, яңа уянып киткәндәй. — Ул хәзер үк сезгә өенә килергә куша. Әгәр килеп җитмәгән булсагыз, мин сезне алырга барырга җыена идем. — Әйе, әйе, иптәш Шәйхерамов, — диде Шәфика Сабировна,— хәзер үк табып китерегез дип әйтте. Мин дә шаһит! — Ә ни өчен кирәк булдым икән мин аңа?—диде Рәхим. — Ансын әйтмәде,—диде Заһид, — ансы билгесез. — Гаҗәп, — диде Рәхим. — Юк, сез беркая да китмисез, хәзер үк Иван Ильичка барасыз! Адресын беләсез бит? — Яхшы алайса, — диде Рәхим, — Настя, сезгә бер үтенеч. Зинһар, авырсынмыйча, шушы кәгазьйе диагностика кафедрасына профессор Васнецов Алексей Николаевичка кертеп бирегезче. Настяга кәгазьне биргәч, Рәхим, саубуллашып, чыга башлады. — Туп-туры Иван Ильичка барасыз!—диде Заһид. Рәхим сүзсез чыгып китте. — Да-а, — диде Заһид уйланып. — Моннан соң инде бу кемсәнең аяк эзе, институтта гына түгел, учхозда да булмас, — диде Роза. Хәлбуки, аспирант кыз гына түгел, Рәхим үзе дә шулай уйлый иде. Башта ул билгесезлек газабын кичереп барса да, бераздан әкренләп томан таралды һәм табышмак чишелгәндәй булды. Профессорның ашыгыч рәвештә үзен чакыртуы, әлбәттә, хәерлегә түгел инде. Иван Ильичның таләбе белән үзенең институттан куылуы мәгълүм бит аңа. Димәк, хәл ачык. Әйе, әйе. Хәзер профессорның кәефе яхшырган, ул дөнья хәлләре белән дә кызыксына башлаган һәм кинәт әлеге дә баягы Рәхим Миңлебаевичиың институттан ерак китмәгәнлегеи күргән. Мондый хәлгә профессор түзеп тора аламы соң! Ул — Рәхимгә тагы да ераккарак китәргә кушачак. Әгәр бу эш яхшылык белән генә барып чыкмаса, ул вакытны профессор ректоратка: «Я мин, я ул!» — диячәк. Рәхим сүзнең шул рәвештә барачагына аз гына да шикләнмәде. Аңа хәзер учхоз д’а жәл тоелды. Озак эшләмәсә дә, барысы да, үз җаена төшеп, матур гына бара башлаган иде. Әйе, балалар. Алар өчен дә бик әйбәт иде бу учхоз. Үзенә булышып өйгә килеп йөрүче апасы да нинди җайлы туры килгән иде бит! Ә күршеләр соң? Кинәт Рәхимнең күз алдына бөтен гүзәллеге белән Мәдинә килеп басты. Юк, аңарда тышкы гүзәллек кенә түгел, эчке гүзәллек тә бар. Ул әйбәт белгеч тә, әйбәт кеше дә, матур хатын да. Юк, бик жәл шул андый кешеләрдән аерылу! Ләкин башка юл юк. Нишләргә? Сугышып-сугышып та, кан-, нар коеп та кире чигенергәме? Рәхим, тирән көрсенеп, суыктан бәсләнеп беткән трамвайдан төште. Почмакка кереп бөрешкән кондуктор мәрхәмәтсез кышны сүгеп, әле сменаның озакка сузылачагына сукранып, салкын баздай вагонында калды. «Нишләргә соң?» — дип уйланды Рәхим. Әлбәттә, чигенмәскә! Әлбәттә, әмәлен, юлын табарга! Әйе, иң ышанычлы юл — Казаннан китү. Ләкин әллә кая түгел, Харьковка китәргә. Әлбәттә, шулай! Ул көннәрдән бер көнне булган акчасын җыяр да балаларын җитәкләп вокзалга төшеп китәр, ә поезд аны Харьковка тиз илтер. Профессор Борисов ярдәм итми калмас. Нинди генә хезмәттә булмасын, Рәхим аның кул астында эшләргә риза. Ә балалар? Балаларга да, Рәхим үзе исән-сау чагында, бернинди жил-яңгыр тимәс! Монсы өчен борчылмагыз, агай-энеләр! Әйе! Нишләмәк кирәк? Башка юл юк. Яхшы! Шулай карар иттек. Рәхим, шундый уйлар белән үзен тынычландырып, профессор Филипповның ишек звоногын басты. Озак та үтмәде, ишек ачылып китте. Профессорның хатыны, Рәхимне күргәч, өзлексез селкенеп торган ияген тагы да ешрак хәрәкәтләндерә башлады. — Исәнмесез, мин профессорның чакыруы буенча, — диде Рәхим коры гына. Ул соңгы сугышка әзер. Монда инде тәкәллеф һәм әдәп саклап торып булмаячак. — Рәхим итегез, ул сезне көтә, — диде хатын. Алар эчкә керделәр. Рәхимгә бары да танЫш иде монда. Тик хәзер теге вакытт'агы тәртипсезлек кенә юк. Профессор Филиппов аны үзенең өстәле янындагы креслога утырган килеш каршылады. Рәхимгә ул бик үзгәргән кебек тоелды. Профессор ябыккан, картайган. Рәхим аның буыннары таралып торган хәлсез кулын кысты һәм, «Мин барына да әзер» дигәнне аңлатырга теләп, сораулы караш белән профессорга текәлде. — Утырыгыз, — диде Иван Ильич. Рәхим профессор креслосы каршындагы диванга утырды. Бераз тынлык булып торды. Ниһаять, Филиппов өстәлдә яткан калын конвертны кулына алды. — Сез профессор Борисовка хат язган идегезме? — диде ул. — Язган идем, — диде Рәхим. — Менә шулай!—диде профессор. — Ул сезнең тырышлыклары- ¥ гыз өчен миңа тәбрик хаты җибәргән. Рәхим бер мәл аңламыйчарак кашларын җыерып куйды. — Карагыз әле, — диде профессор, — сез минем зур хатамны төзәтеп, мин үзем сезне тибәргән хәлдә дә, миңа яхшылык эшләгәнсез икән ләбаса! Рәхимнең аңына ниндидер яктылык йөгергәндәй булды, ул ирексез- дән күзләрен зур итеп ачты. Филиппов сүзен дәвам иттерде: — Сез кайчандыр минем тарафтан ясалган методик хатаны тапкансыз, аны төзәтеп безнең кафедраның намусын саклап калгансыз. Рәхмәт сезгә! Рәхим нидер әйтмәкче булды, ләкин сүз таба алмады. Аның тамак төбенә авыр төер утырып, сөйләргә комачаулый иде. — Рәхмәт, — диде ул ниһаять. — Мин сезнең бу чакыруыгызны ялгыш аңлаганмын икән... — Сезне уңышлы барып чыккан беренче гыйльми хезмәтегез белән котлыйм, — диде профессор. Ул конвертны ачты да андагы кәгазьләрне чыгарып: — Менә ул нәрсә яза... — диде. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Чиләбе— Мәскәү поезды, Кама елгасын Сарапулда кичеп, Казанга таба ашыкты. Плацкартлы сигезенче вагонда халык аз иде. Ял вакыты сәфәрләренә чыгып китү сезоны җитмәгән иде әле. Зөбәрҗәт аскы уң кул як урынның иң түрендә, өстәлгә терсәге белән таянып, купеда япа-ялгызы тәрәзәдән карап бара иде. Камада боз кузгалмаган әле, шулай да яз билгеләре ачык сизелә инде. Күзләрне камаштырып кояш елмая, калку урыннарда кар эри, кышкы тирән йокыдан соң агачлар да уянган кебек тоела, ә назлы усакларның зифа кәүсәләренә инде язгы яшеллек йөгергән. Поезд әле Татарстаннан шактый ерак иде, шулай да бу якларның күренеше туган-үскән якныкы инде. Монда зур елгалар ага, биек-биек агачлар үсә, урманнар шаулый. Монда һәрбер калку урыннан берьюлы дүрт-биш авыл күренә. Ә тегендә соң, тәбәнәк ярлар арасында аккан Убаган буйларында? Аида күз күреме җиткәнче тип-тигез такыр дала. Анда әллә ни дә бер очрый торган моңсу курганнар. Көнозын барсаң да, кайчак бер авыл я булмаса бер утар күрмәссең анда. Хәер, өстәлдәй тигез далаларның да үз матурлыгы бар. Язларын гаҗәп күңелле анда. Табигать баш әйләндергеч бер тизлек белән уяна һәм күңелләрне тетрәтеп, йөрәксендереп үзенең гаҗәп симфониясен уйный башлый. Чиксез тирә-як кошлар тавышына күмелә, көзге кыйпылчыкларыдай ерак-еракларга сибелгән вак-вак күлләрне киек кошлар чыр-чуы баса. Дала елгалары, безнекеләрдәй зур булмаса да, котырып ташыйлар. Шуңа күрә андагы ташуларны карап торуы үзе бер тамаша. ...Ләкин, ни әйтсәң дә, Идел буйларына бер як та җитми инде. Зөбәрҗәт үзенең ни дәрәҗәдә илне сагынганлыгын әле хәзер генә, таныш, якын күренешләр арасына килеп кергәч кенә белде, йөрәге кинәт ярсып тибә башлады. Күңелгә бер-бер артлы узган көннәрнең хатирәләре килде һәм ахырда Зөбәрҗәтнең күзләре дымланып китте. Күңеленең шулай йомшаруы талгын бер рәхәтлек тә бирә, тик ничектер оят та кебек иде. Адәм көлкесе! Нинди генә уңайсызлыклар кичермәде ул, нинди генә каты бәгырьле кешеләр белән көрәшмәде ул. Шул авыр чакларда күзгә бер бөртек кенә яшь килсенче, ә хәзер?.. Адәм көлкесе! Ул байтак вакыт тәрәзәдән карап барды. Ахырда аның игътибарын репродуктор җәлеп итте. Күрәсең, Татарстан җирләре якынлашкангадыр, узелда утыручы радист татарча җыр уйната башлады. Кара, бик таныш җыр ич бу! Кайчандыр, бик күп көннәр элек Зөбәрҗәт шушы җырны үзе пианинода уйнап, Заһид белән бергә җырлаганнар иде. Тик ул көннәр әллә кайда артта калды инде. Алар хәзер томан арасыннан күренгән кебек кенә күз алдына киләләр. Җыр беткәч, Зөбәрҗәт укый башлаган китабын 'алды. Бугрош станциясендә купега, чемоданнар күтәреп, ирле-хатынлы ике яшь кеше кереп утырды. Өс-башларына караганда, шәһәр кешеләренә охшыйлар, ләкин гади кешеләр. Ир, өске катка менеп яту белән, гырлап йокыга китте. Хатын да, челтәр капчыгына башын куеп, черетм итеп алмакчы булган иде, ләкин йоклый алмагач, торды да Зөбәрҗәткә карап утыра башлады. Зөбәрҗәт ирексездән аңа күз төшерде. Ак чырайлы, коңгырт күзле, күз кабаклары шешенкерәк япь-яшь хатын. .Ничектер таныш кебек. —-Ерактан киләсезме, апа? — диде яшь хатын. — Ерактан, — диде Зөбәрҗәт, күптән белгән кешедәй үзенә татарча дәшүенә сәерсенеп. — Чиләбедән, дөресрәге Кустанайдаи. Беләсезме, шундый бер шәһәр бар, Казахстанның төньягында. Булганым юк, ишеткәнем генә бар. Сез Казанга кайтасызмы, апа? — Әйе. — Әйтәм, ничектер күргән кешегә охшыйсыз! Зөбәрҗәт ирексездән көлеп куйды. — У, мин Казаннан киткәнгә өч елдан артык гомер узды инде! — Шулай укмыни? Ничектер таныш кешегә охшыйсыз, апа. Чын менә. Безнең терлекчелек институтында булганыгыз юктыр бит? Зөбәрҗәтнең йөзеннән яшен тизлеге белән караңгы бер күләгә узды. Ләкин ул берни дә әйтмәскә булды. — Булырга да туры килгәндер, бәлки, — дип куйды. — Мин үзем врач. — Шулаймыни? Әйе, әйе, безгә врачлар да килгәлиләр. Ветеринария белән медицинаның әллә ни ераклыгы юк бит, барыбер — организм. Зөбәрҗәт купе эчен җанландырып тагы көлеп куйды. — Шулай инде, — диде тегенең күңеле өчен, — аерма бары дозаларда гына. Сез анда кем булып эшлисез соң, ул институтта? — Препаратор булып. — Кафедрадамы, берәр лабораториядәме? — Кафедрада, нормаль физиология кафедрасында. — Ах, шулаймени? — Зөбәрҗәт, хәтерләргә теләгәндәй, бик җентекләп Настяның йөзенә карап тора башлады. — Әйтегезче, исемегез ничек соң сезнең? Настя исемен әйткәч, Зөбәрҗәт аны хәтерләгәндәй булды. Ләкин ул барыбер томан арасындагы шәүлә кебек тонык иде. Настя үзенең төне буе йокламавы турында сөйли башлады. Зөбәрҗәт аларны күргәч үк барын да аңлаган иде инде. Шулай да сорады: — Сез күптән түгел генә өйләнешкән кешеләр ахры, шулаймы? Настя колак яфракларына кадәр кызарынды. — Әйе, күптән түгел генә, апа. Әле без өйләнешкәннән соң берен- че тапкыр гына аның авылына кайттык. Дөресен әйткәндә, төне буе гуляние булды. Бер тамчы да йокламадым. Өченче көн көндез барып төшкән идек, шуннан башланды... Бер дә харап! — Нигә, бик әйбәт! Туган-тумача арасына кайткач шулай була инде. Үзенә күрә туй ясадылармыни? — Туй инде, туй, — диде Настя. — Сез керәшен инде, ийе бит, Настя?—диде Зөбәрҗәт «керәшен» дип атавына уңайсызлана төшеп. Ләкин Настя моңа әз генә дә кимсенмәде.— Хәзер инде аерма юк, барыбер татар инде,— диде Зөбәрҗәт,— исеме Иван, я Мария икән, эш андамыни? Бу мәсьәлә Настяны бөтенләй кызыксындырмый иде, күрәсең. Ул бары җилкәләрен генә сикертеп куйды. Бераз тынып тордылар. Хәлбуки, хәзер Зөбәрҗәтнең эчендә давыллар купкан иде. Заһидның язмышын беләсе килеп аның күңеле кытыклана башлады. Зөбәрҗәт башта кызыксынуын тыеп калырга, сиздермәскә тырышты. Ләкин ахырда сорашмый булдыра алмавына ышанды. Үткәндәгеләр кинәт барысы берьюлы исенә төште. Бу Настя да ачык булып күз алдына килде. Әйе, әйе, ул Заһидның квартирына ниндидер йомыш белән килгән иде бугай. Шулай шул, шулай! Бу Настя барысын да белә инде. Заһидның ничек яшәвен дә, исәнсаулыгын да — барысын да. Зөбәрҗәтнең күңелендә ниндидер шатлыклы һәм шул ук вакытны аны каушаткан бер тойгы туды. Әйе, ул аны, Заһидны, күрәчәк. Әлбәттә, күрәчәк! Әгәр ул Казанда булса. Әгәр ул исән булса. Әгәр ул аны онытмаган, өйләнмәгән булса. Хәер, ничек булса да... Зөбәрҗәт сүзне нидән башларга кыенсынып утыра иде. Настя үзе сорады. — Кунакка кайтасызмы, апа, әллә бөтенләйгәме? — Кунакка да түгел, бөтенләйгә дә түгел, Настя. Әнием бик авыр хәлдә икән, бары шуны күреп калыйм дип кенә кайтам. Юкса, Казанда мине тартырлык берни дә юк дияргә була. — Белмим, мин үзем шул Казанны сагынам да торам. Әле Гурий, әйдә авылда калыйк, миңа бик шәп урын вәгъдә итәләр, диде дә котым алынды. Мин әйтәм, авызыңнан жил алсын, атна саен сиңа тагылып авылыгызга кайтырга риза, тик гомерлеккә генә бәйли күрмә шул авылга, дим. — Шулай инде ансы, кайда бәхетеңне тапсаң, шунда яшәү күңелле... — Юк, мин Казаннан читкә бер яры да китмим. Гурийга да шулай дидем. — Эшли торган эшегез дә әйбәттер, — дип куйды Зөбәрҗәт. — Әйбәт, әйбәт. Кешеләре дә әйбәт. — Доцент кем әле анда сезнең? — Рәхим Миңлебаевич. Зөбәрҗәтнең йөзе үзгәреп китте, аркасы буйлап, тәнен чымырдатып суык йөгерде. — Э-э, алай икән,— диде сүз табалмыйча. Байтак вакыт өнен җыеп утырганнан соң тагы сорау бирде: — Ә мөдирегез, хәтерем ялгышмаса, профессор Филиппов бугай? — Юк, — диде Настя, — Иван Ильичны быел кышын җирләдек. Лекция укыган җирендә егылып үлде. Икенче тапкыр инфаркт булган. Хәзер безнең мөдир — Заһид Сафич. Бәлки, ишеткәнегез бардыр, элек ул бездә доцент иде. Әнә шул хәзер мөдир. Тик мин үзем Рәхим Миңлебаевичны якынрак күрәм. Бик тә простой кеше инде! Ул безгә моннан дүрт ел элек килгән иде. Бик-бик тырышты инде. Хәзер ит комбинатында эшләүче Роза Вәлиевналар аңа юл бирмәс өчен ниләр генә кыланмадылар. Тик барыбер үзенекен итте. Молодец! Эшен дә эшләде, профессорның ышанычын да казанды, ике ел эчендә диссертациясен дә бетерде, ә менә быел үзенә доцент исеме бирделәр! — Ә Заһид Сафичны ни өчен алай якын күрмисез соң? — Аны да якын күрәм, тик шулай да Рәхим Миңлебаевич түгел инде ул. — Рәхим дигәнегез шундый шәп кешемени? — Белмим, аны яратмаучылар да байтак. Тик ул безгә килгән көннән бирле мин аны абыем кебек яраттым. Бцк гадел ул. — Ә теге Заһид Сафич гадел түгел инде алайса? — Гадел түгел дип, ул да гадел инде. Алай миңа начарлык эшләгәне юк. Тик шулай да, ул инде болайрак, — Настя бармакларын тырпайтып, бите турысында уйнатып алды. Зөбәрҗәт купены яңгыратып тагы көлеп җибәрде. Аңа беркадәр сәер дә, күңелле дә һәм шул ук вакытны сүрелгән хис-тойгыларны актару шомлы эш булып та тоела иде. Ә кем белә, шулай .шаярудан очкын кузгалса, ул да түгел дөрләп күңелдә ут кабынса!? Зөбәрҗәт бик шомлана иде. Ләкин аны-моны уйламаган Настя үзенең ниндидер Рәхим Миңлебаевичы белән булашты. Имеш, ул фәлән дә ул төгән. — Семьялары ишлеме соң начальникларыгызның? — дип, үзе дә сизмәстән, сорап куйды Зөбәрҗәт. Настя мондый сорауга сәерсенгәндәй булды, шулай да сорауны җавапсыз калдырмады. — Икесе дә буйдаклар алар, — диде көлемсерәп, — берсенең хатыны аерылып киткән, икенчесенеке үлгән... — Үзләре һаман өйләнмичә торалармы? — Әйе. Без дә көләбез. Безнең бер Шәфика Сабировна дигән ассистент бар, шул икесенә дә әллә ничә кыз тапты. Күрәселәре дә килми. Шулай картаерлар ахры! Настя әле кичә генә Гурийларның авылында булган хәлләргә яңадан әйләнеп кайтты. Ләкин Зөбәрҗәт аның сүзләрен Заһид турындагы уйлары аша гына тыңлады. Казанга якынлашкан саен, аның күңеле ныграк кузгала бара, йөрәге ашкыныбрак тибә иде. II Бәхетсезлеккә каршы, Зөбәрҗәт соңгарак калып кайтты. Ул сеңеле- сенең яңа квартирына барып кергәндә, әнисе үлгән иде инде. Зөбәрҗәткә әйтеп бетергесез авыр булып китте. Бары тик җирләгәнче кайтып өлгердем дип кенә юанырга калды. Карчыкны үзе теләгәнчә итеп, мулла чакыртып, җеназасын укытып, сәдакалар өләшеп, кәфенләп күмделәр. Елаштылар, кайгырыштылар, күңелләрдә якты эз булып калган әйбәт истәлекләрен яңарттылар. Кайтуының икенче көнендә үк Зөбәрҗәтнең бөтен эше үтәлде. Әнисен җирләделәр, инде хәзер кире китәргә дә була. Отпуск вакытлары башланмаган әле. Барлык кеше эштә, һәркемнең үз мәшәкате җитәрлек, ә көн буе өйдә утырып та, Казан урамнарын таптап та файда юк. Шулай да Зөбәрҗәтнең Кустанайга тиз генә кире кайтып китәсе килмәде. Ул бер көнен иске ахирәтләрен күрүгә багышлады. Бер көнне иртәдән кичкә хәтле клиникадагы коллегалары янында булды. Ә өченче көнне иртәнге сигездә үк торды да күз йомып Заһидка шалтыратты. Бу ничектер ихтыярсыз эшләнде, телефон өзек-өзек авазлар белән Заһидны чакыра башлагач кына, Зөбәрҗәтнең аңына барып җитте. Ул үзенең нинди зур җүләрлек эшләвен сизенеп агарынып китте. Ләкин шунда ук башкача булдыра алмаганлыгын, әгәр кичә һәм өченче көн таныш-белешләрен күреп йөргән икән, бу фәкать үзен-үзе алдау гына, асылда менә шушы минутларны якынлаштыру чарасы гына булганлыгын аңлады. Ул, еш-еш сулап, ишетми калмагаем дигәндәй, телефондагы һәрбер кыштырдауны игътибар белән тыңлый башлады. Ниһаять, Заһидның тавышы ишетелде. Зөбәрҗәт бу йомшак, ягымлы тавышны мең төрле тавышлар арасыннан да аерып ала алыр иде. Бу тавыш, күңел түрендәге ниндидер би^ нечкә кылга чиертеп, бөтен тәнгә ток җибәргәндәй булды. — Мин тыңлыйм, кем телефонда? — диде Заһид. Зөбәрҗәт, бөтен батырлыгын җыеп: — Заһид, тавышымнан таныйсыңмы? — дип сорады. — Кем бу?.. Зөбәрҗәт, синме? — Рәхмәт, онытмагансың икән әле. Бу — мин! — Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт! Син каян, Кустанайданмы? — Юк, мин Казаннан, Заһид. Заһид тынып торды. Күрәсең, артык дулкынлануыннан зиһене чуалып киткәндер. — Зөбәрҗәт, кадерлем, белсәң иде сине ни дәрәҗәдә сагынганымны. Белсәң иде... Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт дим, мин бүген сине күрмичә беркая да бармыйм. Авырсынмасаң, үзең кил, я булмаса миңа кая барырга икәнлеген әйт. Барысы турында да синең белән сөйләшәсем килә. Ирексездән Зөбәрҗәтнең күзләреннән яшь агып китте. Юк, ул Заһидтан мондый җылы сүз көтмәгән иде. Заһид теге соңгы очрашудагы кебек салкын, коры җавап кайтарып, аның үзәген өзәр, йөрәгенең нәкъ уртасына рәхимсез рәвештә хәнҗәр кадагандай итәр дип курыккан иде Зөбәрҗәт. Заһид, кадерлем Заһид! Син нинди генә булма, мин сине кичерәм. Күрәсең, борынгылар әйтмешли, безнең гомерлеккә чәчләребез бәйләнгәндер инде! — Заһид! —диде Зөбәрҗәт. — Тыңлачы, Заһид! Мин хәзер сиңа барам, яме? — Я, мин сине көтәм. Мин өйдә япа-ялгыз, Зөлхәбирә җиңги әле больницада ята. — Ә, ийе, ийе, синең Зөлхәбирә апаң да бар бит әле. Нәрсә булды соң аңа? — Әллә ни куркырлык әйбер юк. Озакламый чыгам дип яза. Үпкәсендә шунда бераз. Суык тидергән. Кил, көтәм. Калганын бездә сөйләшербез. Зөбәрҗәт көзге алдына килеп бераз төзәтенде дә, коштай очып, урамга чыкты. Ул трамвай тукталышына китте. Утыргач, трамвай бик әкрен бара кебек тоелды аңа. Ул вагон йөртүчегә юл буе рәнҗеп барды. Ниһаять, менә Гоголь тукталышы, һәм Зөбәрҗәт Заһид квартирына таба тагы чаба башлады. Ул, әз генә дә кызулыгын киметмичә, икенче катка йөгереп менде. Ишек ачып эчкә узганда, Заһид аңа таба килә иде. Хатын, һич икеләнеп тормастан, Заһидның кочагына ташланды. Алар ярым караңгы коридорда бер-беренең җылысын, тәннәрен тоеп, кочаклашкан хәлдә, байтак вакыт басып тордылар. Әйтерсең лә, ал арны кемдер аерырга җыена, әйтерсең лә, моннан соң инде ал арга очрашырга туры килмәячәк. Беренче булып Заһнд айныды. Ул йомшак кына итеп Зөбәрҗәтнең аркасыннан сөеп куйды да: — Әйдә, бүлмәгә керик, — диде. Зөбәрҗәт чишенеп эчкә узды. Монда, нәкъ элеккечә, бик якты, рәхәт, җылы иде. Зөбәрҗәт яңалык эзләп никадәр каранмасын, бернинди дә үзгәреш тапмады. Шуны әйтми кала алмады. — Аның каравы, менә монда зур үзгәрешләр булды, — диде Заһид, йөрәген тотып. Аның чәчләре тагы да агара төшкән. Үзе элеккегә караганда да ябыккан иде. Зөбәрҗәтнең моңа игътибар итүен тойган кебек, Заһид: — Ә син менә әз генә дә үзгәрмәгәнсең, Зөбәрҗәт, — диде. — И-и, сөйләгән бул инде, — диде Зөбәрҗәт көлемсерәп, — картаеп беттем инде. Менә кара, менә, менә! — Ул, диванга барып утырган Заһид алдында иелә төшеп, чалара башлаган чәч төпләрен күрсәтте. — Син хәзер чәчеңне буятмыйсың икән!—диде Заһид. Зөбәрҗәт сүз әйтмичә кул гына селкеде. Заһид аны янына утыртты. — Мии инде син бөтенләй оныткандыр, башка кеше тапкандыр дип уйлаган идем. Кияүгә чыкмадыңмы? — Чыкмадым. Чыксам, шулай сиңа килер идеммени? — Ләкин шулай да мине онытып торгансыңдыр дип уйлыйм. Хәер, син ни генә эшләмә, минем «эһ» дип әйтерлегем дә юк. Ә менә үзең иркен күңеллелек күрсәтеп килгәнсең икән, сиңа бик зур рәхмәт. Зөбәрҗәт аның куенына ук кереп утырды да башын Заһидның күкрәгенә куеп: — Мин бит сине бик яратам, Заһид, — диде, — аңлыйсыңмы син яратуның нәрсә икәнен? Мин синең яннан киттем, сине онытырга бик тырыштым, ләкин оныта алмадым. Мин мәхәббәтнең бу кадәр көчле нәрсә икәнен моңарчы белмәгәнмен. Менә мин аны белдем инде. Мин сине бик яратам, бик яратам. Син теләсәң нәрсә әйт, мин башкача булдыра алмыйм. Заһидның күзләре дымланып китте. Ул Зөбәрҗәтнең йомшак чәчләрен сыйпый башлады. — Рәхмәт, Зөбәрҗәт, рәхмәт. Мин синең каршыңда бик гаепле. Кичерүең өчен рәхмәт. — Кирәкми, кирәкми, сөйләмә. Без барысын да онытыйк, Заһид. Әйдә, барысын да яңадан башлыйк. Син дә мине элеккечә яратасың бит, э-эме? — Э-э, Зөбәрҗәт. — Менә шуның белән алайса ул турыда сүзне бетерик. — Ярый. Заһид, күрәсең, нишләгәнен үзе дә тоймыйча, беләк сәгатенә карап куйды. — Синең хәзер эшкә барасың бардыр, шулаймы, Заһид? — диде Зөбәрҗәт. — Син ашадыңмы соң, ач түгелме син? Мин бит аннан менә дигән ашлар пешерергә өйрәнеп кайттым. Ул үзенең чирәм җирләрендәге маҗараларын сөйли башлады. Ләкин бераз елмаеп тыңлаганнан соң, Заһид аны «гафу ит» дип туктатты. Өстәлендәге телефонына үрелде. — Алло, кем бу? Рәхим Миңлебаевичмы? Менә нәрсә, Рәхим Миңлебаевич, минем бүген нигәдер кәеф чамалы. Күрәсең, кичә учхозга барганда суык тидергәнмендер? Сез анда берәрсенә әйтегез әле, минем өчен дәрес уздырсыннар. Аннан болай, әгәр кәеф рәтләнә төшсә, институтка барырмын, бәлки бөтенләй бармам да. Сез анда теге консультацияне үзегез генә уздырырсыз инде. Ярыймы! Менә шулай. Зөбәрҗәт аның яңадан диванга утыруын борчылып карап торды: — Нигә алай иттең, Заһид? Кирәкмәс иде. Нигә алай үзеңне җайсыз хәлгә куярга? — Зарар юк, — диде Заһид, — моның икенче бер сәбәбе дә бар. Әйдә, сүзеңне дәвам иттер. Зөбәрҗәт сөйли башлады. Әлбәттә, чит җирләрдә узган көннәр вакыйгаларга бик бай иде, һәм аны бер утыруда гына сөйләп бирү мөмкин дә түгел иде. Өстәвенә, Заһидның эшендәге ниндидер борчулары һәм Зөбәрҗәтнең моны белергә ашкынуы сүзне кыскарак тотарга мәҗбүр итте. — Кыскасы, төрлесе булды инде, — диде ул, сүзен төгәлләп. — Тик шуны әйтим, кая гына барма, әйбәт кешеләр дә, начар кешеләр дә булмый калмый. Аннан щул: яхшылар күпчелек, -начарлар азчылык; яхшылык ачыктан-ачык эшләнә, начарлык яшерен-батырын. Заһид көлеп куйды. — Шуны белү өчен Урал таулары аръягына барып йөрү кирәк булдымы? — Алай димә, Заһид. Әйтергә онытканмын икән әле. Шундый иске хакыйкатьләрне яхшылап белү өчен кайчак Лаеш сулары эчәргә кирәклеген аңладым әле мин тагын. Ә синең ничек соң? Нигә син, телефоннан шалтыраткач, «Моның икенче сәбәбе дә бар», — дидең. Әллә эшеңдә җайсызлыклар чыктымы? Заһид тирән итеп көрсенде дә һаман әле күкрәгенә башын куеп иркәләнеп утырган Зөбәрҗәтнең хәтерен калдырмаслык сак хәрәкәтләр белән аны янәшәсенә утыртты. — Бар шул, Зөбәрҗәт, бар. Зөбәрҗәт куркынып китте. * — Ни булды? — Булуын булмаган да әле, ләкин булу куркынычы бар... — Я, я? — Син беләсең микән аны... Син барында микән, киткәч микән, ёез- нең кафедрага бер 'бәндә килеп кысылды. Менә шуннан соң бөтен эшнең көе дә, җае да китте. Аны безнең мәрхүм профессор артык түтелдәтте шул. Хата ясады. Шул кешене учхозда ветврач булып эшләгән җиреннән ассистент итеп алды, аннары диссертация якларга ярдәм итте, инде соңыннан кафедрада икенче доцент урынына вакансия әмәлләп йөрде. Мин ул чакны кул селтәдем, әйдә, мин әйтәм, профессорның үз эше’бар, минем үз эшем бар, дидем. Тик тора-бара Хөтелмәгән хәл килеп чыкты, Зөбәрҗәт. Минем хөрмәтле Иван Ильичем үлде дә китте. Мине, беренче доцент буларак, тәҗрибәлерәк һәм, әйтергә кирәк, абруйлы буларак, кафедрага мөдир итеп билгеләделәр. Билгеле, вакыт лыча, конкурскача. Ләкин берни эшләр хәл юк, мин хәзер ирексездән, кафедра җитәкчесе буларак, аның белән көрәшергә мәҗбүр. Менә шул! — Нигә, ул кеше бик җәнҗалчымыни? — Аның, Зөбәрҗәт, нинди дә булса төгәл гыйльми фикер йөртә алу сәләте һәм кристаллашкан карашы юк. Була бит җилнең кайдан искәнен борыннары белән эзләп йөрүчеләр! Бу да шундый. Ул, мәсәлән, производство интересларын беренче чиратка куйган булып кыйлана. Янәсе, безнең социалистик терлекчелек үссен. — Ә нигә, бу начармыни? — Бер дә начар түгел, Зөбәрҗәт. Ләкин фән дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда. Менә, мәсәлән, безнең кафедраның күп еллар буе алып бара торган әйбәт теоретик темасы бар. Әйдә, теге үз темасы белән үзе шөгыльләнә бирсен иде инде. Юк, ул, күрәсезме, кафедраның эшеннән канәгать түгел, янәсе, ул үзен җаваплы дип саный. Менә сары авыз, чебеш! Күрәсеңме, ул миңа каршы ничек селтәнә башлады хәзер. Әлбәттә, ул миңа укыту буенча ләм-мим сүз әйтә алмый, чөнки аның лекцияләре минеке каршында чүп кенә. Ә менә гыйльми эшкә буталчыклык кертте, мине үзе белән, һич теләмәгән хәлдә дә, көрәшергә мәҗбүр итә. — Заһид, син артык ярсыгансың, — диде Зөбәрҗәт, — мин синең эш өчен бу дәрәҗәдә борчылганыңны күргәнем юк иде әле... III Хәлбуки, кафедрада, профессор үлеп, Заһид вакытлыча мөдирлеккә билгеләнгәннән соң туган хәл, чыннан да, бик җитди иде. Моңа кадәр ике - буйдак икесе ике юлдан баралар, берсе профессорның яшьлек юлын, ә икенчесе олыгайган көннәрендә сайлаган юлын дәвам итә иде. /Менә хәзер бу юллар очрашты һәм яшенле яңгыр буласын белгертеп болытлар куера башлады. Җитди сүз дүшәмбе көн дәресләр беткән, аудиторияләр бушап калган чакны башланды. Рәхим үзенең кабинетыннан чыкты да Заһид Сафич китеп бармасын дип, ашыгып, әле ике генә ай элек профессор Филиппов утырган, ә хәзер Заһидка мирас булып күчкән кабинетка таба китте. — Мөмкинме, Заһид Сафич? — Рәхим итегез, Рәхим Миңлебаевич. Утырыгыз. Исән калган кеше, мин әйтәм, барын да күрә бит! Менә нурлы язлар да килде. Мин үзем язның башын яратам. — Заһид әле яңа гына лекция укып чыккан һәм аның, Рәхим күрүенчә, кәефе бик әйбәт иде. Рәхим Заһид каршысына утырды. Аның язгы матурлык турында сөйләвен беравык тыңлап торды. Шулай, яз бик матур. Ләкин яз ул мәкерле дә, шул язгы гөрләвекләр Рәхимнең Галиясен алып китте. Әйе, яз матур, тик хәзер Рәхим бирегә яз турында, язга мәдхия укырга кермәгән иде. Ул берничә минут түзеп тыңлады да Заһидны сүзеннән бүлдерде. — Беләсезме, Заһид Сафич, мин сезнең белән эш турында сөйләшергә дип кердем. — Эш турында? — диде Заһид, бераз хәтере калып. — Пожалсты. — Гафу итегез, мин сезнең әйбәт настроениегезне бозам булса кирәк. Ләкин, Заһид Сафич, безгә җитди итеп сөйләшмичә ярамый. Иван Ильичның үлгәненә өч айлап вакыт булды. Ләкин без бер генә тапкыр ца кафедраның гыйльми эшендәге юнәлеше турында сөйләшкәнебез юк әле. Мин менә шуның турында. Минемчә, безгә производство киңәшмәсе уздырырга кирәк. Заһид барын да аңлый иде. Ләкин ул, белмәмешкә сабышып, сүзне уенга борды. — Сез нәрсә, моны профгрупорг буларак әйтәсезме? — диде елмаеп. —Әйдә, була бирсен, — диде Рәхим, — профгрупорг буларак булсын, барыбер. Заһид җитдиләнеп китте. — Әлбәттә, без бер утырыш уздырырбыз. Ләкин ул эшне оештыру мәсьәләләре буенча булыр. Ә сез уйлаганча кафедраның гыйльми юнәлеше, гыйльми йөзе буенча булмаячак. Ул эшне инде, хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич, сезнең белән миңа кадәр булдырганнар. Без мәрхүм профессор Филиппов башлаган эшләрне дәвам иттерәчәкбез. Ә сез коллективтан читтә, үз башка эшләргә җыенасыз икән, ансы сезнең ихтыярда. Мин сезне көчләргә теләмим. —Ләкин сез, Заһид Сафич, аңларга тиеш. Тормыш безгә таләпләр куя. Без аннан читтә кала алмыйбыз. Бүген булмаса, иртәгә бездән сораячаклар. Без мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә тиешбез. — Без алып барган темалар да бик әһәмиятле! —Минем фикеремчә, сезнең темаларыгыз терлекчелекнең бүгенге сорауларына җавап бирми... — Ул сезгә генә шулай тоела. Сезнеңчә, кирәкле эш ул бары сезнеке генә. — Әйе, минем эшем кирәкле. Өченче көн учхозда минем ысулым белән симертелгән дуңгызларны күреп сез моңа ышанмадыгызмыни? Тәҗрибә группасының артымы шәбрәк икәнен үз күзегез белән күрдегез ич. — Сез эшегезне дәвам иттерегез. Мин үземнең эшемне дәвам итте- рәм. — Ассистентларның темаларын алыштырырга кирәк. Ничә ел утыралар. Әгәр болай дәвам итсә, алар диссертация яклый алмаячаклар. — Ансы инде аларның үз эшләре, Рәхим Мшңлебаевич. Кеше теләми икән, аны көчләп булмый бит. —Алай түгел. Алай түгел. Аларның эшләре үзләрен дәртләндерми. Хикмәт шунда. — Ә сез башта үзләре белән сөйләшеп карагыз. Әлбәттә, бу акыллы җавап иде. Ассистентлар үзләренең гыйльми эшләреннән риза-канәгать иделәр. Күрәсең, алар диссертация яклаудан өмет өзгәннәр иде инде. Ә алып барыла торган эш мәшәкатьсез, тыныч, күнегелгән. Рәхим үзе теләгән киңәшмәнең бернинди дә нәтиҗә бирмәячәген аңлады. Әйе, юкка гына ул бүген киңәшмә турында сүз кузгатты. Ләкин ниндидер чара күрмичә дә булмый иде. Рәхимгә ярдәмчеләр кирәк иде. Ул эшне бөтен колачы .белән җәяргә исәпли иде. Ләкин борын канатып сугышмыйча берни дә барып чыкмаячак. Тагы сугыш! Тик ничек сугышырга, ул бит үзенең эшен берәүгә дә көчләп тага алмый. Булмаса, учхозда эш алып бару өчен ректораттан лаборант сораргадыр? Ул уңышсыз чыккан сөйләшүе өчен борчылып көрсенде дә Заһидка соңгы теләген әйтте. — Менә монысы икенче мәсьәлә, моны хуплыйм, — диде яшь мөдир. — Яхшы алайса, мин үтенеч язып кертермен,—диде Рәхим, урыныннан кузгалып. Заһид, дәшмичә генә, аңа ризалыгын белдерткән бер караш ташлады. Рәхим чыгып киткәч, ул Зөбәрҗәт турында уйланды. «Бүген ул киләчәк. Ул мине һаман ярата. Юкса шулкадәр вакыт узганнан соң һәм шундый күңелсезлекләрдән соң яратмаган кеше әйләнеп кайтыр идеме. Әллә яратмыймы? Бәлки, ниндидер мәкерле эш башлау өчендер! Юк! Алай түгел!! Ләкин ничек соң? Нәрсә әйтергә аңа?» Ул үзенең соравына җавап бирмәде, методик киңәшмә булачагы исенә төште. Сәгатенә карап, соңгара башлавын күргәч, кабинетын бикләде дә кабаланып киңәшмәгә, икенче катка менеп китте. IV Рәхим Журналистлар урамындагы яңа квартирына кайтып керү белән, Разия аңа маркасыз конверт тоттырды. Тәгаен, бу Мәдинәдәндер. Ул шулай үзе Казанга килә алмаган чакларында кеше аркылы йомышын Рәхимгә язып җибәрә иде. Рәхим, чишенеп, эчке бүлмәгә узды да эш өстәле янына килеп утырды. Ялгышмаган иде ул, хат чыннан да Мәдинәдән икән. Ләкин аны укып күз йөгерткәннән соң, Рәхимнең йөзе сүрелеп китте. «Рәхим, син мине бөтенләй оныттың. Мин авырыйм. Гриппләп йөргән идем. Шуны аздырдым булса кирәк. Вакыт таба алсаң, килеп кит. Иске дусларны алай тиз генә онытып бетермә. Хуш. Сәлам белән, Мәдинә», — дип язылган иде анда. Рәхимнең йөрәге әрнеп кысылды. Галиясе үлгәннән бирле, ул авырусырхаулыкка карата аерата сизгер күңелле иде. Хәзер үк Мәдинә янына барып кайтырга кирәк, дип уйланды ул. Сәгать җиде иде. Соңрак соңрагын, ләкин барыбер бармый ярамый. Ул алгы бүлмәгә чыкты. Равил бик зур тырышлык белән космоста очып бара торган ракета рәсеме ясап утыра иде. Рәхим улының тырышуын карап торды да: — Ракетаның пропеллеры булмый, улым, — диде. — Бу ракетаның шундые, әтием, — диде Равил. — Ә нинди отметкалар алып кайттың бүген? Равил турсаеп башын аска иде. Димәк, малай тагы икеле билгесе эләктергән! Барысы да күз җитмәүдән, өстендә торып эшләтмәүдән. Рәхимнең Разия өчен җаны тыныч иде. Ул ничектер үзениән-үзе кызыксынып, дәртләнеп, әйткәнне көтеп тормыйча, тырышып укый. Ләкин бу Равил, йа бу Равил! Рәхим аның өчен бик күп тырышты. Хәер, учхоз- да вакытны аңа бу эштә Мәдинә дә байтак булышты. Алар Равилне бергәләшеп өстерәделәр. Бала әйбәт кенә укый башлады. Ләкин монда күчеп килү, күрәсең, барлык хезмәтне юкка чыгарды, бала тагы иске юлына басты. — Көндәлегеңне китер әле, — диде Рәхим коры гына. Равил, һаман да турсайган кыяфәт белән, каешка асылган күн букчасыннан тузып беткән мәктәп көндәлеген алып бирде. Рәхим, анда укытучы язган сүзләрне укыгач, соң дәрәҗәдә тетрәнеп, ике куллап башын тотты. — Ай-һай-һай! Укыдыңмы? Ул синең турыда, дәрес алып барырга комачаулый, тик тормый, түзәр хәл калмады, дигән. Укыдыңмы, әнә ул мине чакырган. Мин анда ни күзем белән күреним инде, ә, улым? Бу нинди эш инде? — Әйдә, чык, Рәхим, ашарга әзер,—диде Гадилә апа. Ул хәзер Рәхимнәр семьясының үз кешесе, учхоздан бирегә бергә яшәү өчен күчеп килгән иде. — Юк, ашамыйм, миңа китәргә кирәк, — диде Рәхим. Улыннан бүген нинди дәресләр бирелүе турында .сораша башлады һәм аны бик каты кисәтеп: — Мин хәзер бер җиргә барып кайтам, әгәр мин кайтуга дәресләреңне хәзерләп куймасаң... — диде. Күзләре белән каеш эзләде, «каеш белән ярам» димәкче иде, тик шул минутта ук тынды, бөтенләй бөрешеп кечерәеп калган улы бик кызганыч булып тоелды. Ул Равилгә текәлгән килеш уйга калды. — Гадилә апа, зинһар, күз-колак була күрегез. Укысын Равил, баш күтәрми укысын, — диде ул, ниһаять. — И-и, әйткәнне бер дә тыңламый шул, — диде Гадилә апа, — аңа әйтмим түгел инде. Ут бөрчәсе кебек. — Кемгә охшагансың син? — диде Рәхим әрнеп. — Кемгә охшагансың? Әниең дә эш сөя иде, мин дә уку дигәндә беркайчан да сынатма- дым. Кара аны! — диде ул, бармак янап. — Әгәр укымасаң, үзеңне бер дә яратмам. Ул кызы янына килде. — Синең ни хәлләрең бар, кызым? — Географиядән биш алдым, әтием. — Менә рәхмәт, — диде Рәхим, кызының башын куенына кысып. Әйе, болар барысы да тормышның прозасы, ләкин алар да Рәхим өчен зур нәрсә, эше, хезмәте кебек үк нәрсәләр иде. Ул менә ничә тапкыр инде сынап карады. Аның күңел күтәренкелеге күп очракта шул балаларының хәләхвәленә бәйле була иде. Рәхим киенде дә баскычтан кызу-кызу аска төшеп китте. Урамда яз иде. Күңелләрне җилкендерә торган җылымса сулышлы җепшек апрель киче иде. Рәхим яшел утлы такси машинасына таба йөгерде. Бәхеткә каршы, шофер күрде, «Болгансын нәкъ Рәхимнең аяк очына китереп туктатты. .Машинага утырып, шоферга кая алып барырга кирәклеген әйткәч, Рәхим тынып калды. Башта һаман да балалары турында уйланды, аннары уйлары эшенә, алда торган бик әһәмиятле, зур, массовый экспериментларга күчте, ниһаять, машина, Кольцо утларын артта калдырып, Свердлов урамына борылды. Рәхим Мәдинә турында уйлана башлады. Әйе, аларның мөнәсәбәтләре хәзер бик сәер. Юк, Мәдинә Рәхимнең дусты гына түгел. Кеме соң ул? Менә бу сорауга аларның берсе дә дөрес җавап бирә алмас иде. Учхозда эшләвенең беренче елында ул аңа яхшы иптәш, акыллы, шәһ белгеч дип кенә карады. Мәдинә белән ниндидер башка мөнәсәбәт була алуы аның башына да кереп чыкмады. Шулай алар, берсе зоотехник, икенчесе ветврач булып эшләделәр. Рәхим физиология кафедрасына ярты оклад белән ассистент булып урнашкач та, учхоздагы эшен ташламады, шуңа күрә алар һәр көнне эштә бергә булдылар. Ул бергәлек, тормышның мөһим якларына ‘бертөрле караш, һич үзләренә сиздермәстән, Рәхим белән Мәдинәне якын дуска әверелдерде. Бераздан Рәхим Мәдинәсез калган чакларында ялгызлык газабын тоя, кызны юксына башлады. Мондый тойгы аңарда Галия үлгәннән соң беркемгә карата да булганы юк иде әле. Ул, сәерсенеп, миңа гыйшык җене кагыла башлады ахры дип, үзалдына көлемсерәп куя иде. Хәлбуки, Рәхим бөреләнеп кенә килә торган яңа тойгы- хискә, никадәр ирония белән карамасын, буйсынды, биреште. Бераздан Рәхим шулкадәресен дә аңлады: бу тойгылар аларның икесенә дә уртак икән. Кызның күз карашындагы, акыл белән түгел, ә тойгы аша гына килеп җитә торган очкыннар, нурлар Рәхимгә,' телиме- теләмиме, бик күп нәрсә аңлата иде. Ләкин Мәдинә — горур кыз, ул үзенең күңелендәгеләрен яшерергә тырыша, һәм, әлбәттә, әгәр Рәхим үзе сүз башламаса, ул беркайчан да хисләрен фаш итмәячәк. Көннәрдән бер көнне Рәхим, батырланып, тойгы-хисләрен акыл иләге аша уздырды. Әйе, үзеңнең хисләреңне яшереп йөрүдә бернинди дә мәгънә юк! Булган эш булган, Рәхим, хатыны үлеп ике ел узуга, Мәдинә исемле кызны сөя башлады. Бу чын дөреслек. Әйтергә кирәк, Мәдинә исемле кыз да аны ярата. Әгәр көннәрдән бер көнне Рәхим Мәдинәгә тәкъдим ясаса, әйдә, тәвәккәллик, моннан соң ир белән хатын булып яшик, дисә, тәгаен, Мәдинә, озак уйланмастан, ризалык бирер. Шулай ул. Ләкин әйтүе генә ансат. Ә кече яшьтән үк йөрәккә кан сауган яраларны, үги ана тарафыннан кыерсытылып узган балалык елларының истәлеген кая куясың! Ул, хатынын җирләгәннән соң, киләчәге турында айнык акыл белән уйлана башлаган көнне үк үзенә беркайчан да балаларын онытмаска сүз бирде бит! ...Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, шулай да Мәдинәне ярата иде ул. Кызның кайнар сулышын тою, тавышын ишетү, җырын тыңлау аның өчен хәзер ихтыяҗга әйләнгән иде. Шофер, учхозның бизәкле һәм язулы зур капкасы каршына килеп җиткәч, Рәхимгә сорау белән текәлде. — Шушында туктатсагыз да була, юкса сезгә борылуы читен булыр, — диде Рәхим. Машинадан төшкәч, акация куаклары арасыннан гына узып элекке квартиры янына, үзе яшәгән бер катлы өй алдына килеп чыкты. Мәдинәләрнең олы як тәрәзәләрендә ут балкый иде. Рәхим сак кына итеп пыялага чиертте. Күп тә узмады, бу юлы ничектер күңелсез генә елмаеп, Җиһан каршы алды аны. — Бик әйбәт булды әле бу, Рәхим җаным, сине Мәдинә бик күрәсем килә дип ята иде, — дип пышылдады ул. Рәхим алгы якта тиз генә чишенде дә, чәчләрен сыпыргалап, Мәдинә яткан бүлмәгә чыкты. Кыз, ап-ак җәймә ябынып яткан килеш, ишеккә таба текәлгән иде. Аның йөзе суырылган, матур зур күзләре эчкә баткан. Рәхим Мәдинә караваты янына Җиһан китереп куйган урындыкка утырды. — Бу нинди эш тагы?—диде ул, Мәдинәнең хәлсез кулын кысып. — Менә, авырыйм!—диде Мәдинә, ничектер Рәхимгә өзелеп карап куйды. — Теге гриппләп йөргәндә, врач сүзен тыңламаган булган идем... Менә шуның җәзасы! — Әйбәт түгел бу, — диде Рәхим, Мәдинәнең пульсын капшап.— Температураңны үлчисеңме? — Температурам юк, ә башым чатнап-чатнап авырта. — Ничек юк? — диде Рәхим, Мәдинәнең маңгаен тотып. — Кара нинди рәхәт синең кулың, — диде Мәдинә. — Синең температураң бар, — диде Рәхим. — Җиһан апа, кая соң сезнең термометр? — Рәхим шунда ук градусникны селкеп Мәдинәгә бирде. — Син өченче көн бездә булгансың. Нигә кермәдең?—диде Мәдинә үпкәләгән кебек. — Без эш белән генә, ашыгыч кына килеп киттек, Мәдинә. Мин иптәшләрне арканлап дигәндәй китердем. Әнә теге симертелә торган дуңгызларны күрсәтер өчен. — Яраттылармы соң? Рәхим көлеп куйды. ? — йөрүләре бик мәшәкатьле икән, диләр. Алар өчен фән ул ла боратория генә. Мәдинә, бер сүз дә дәшмичә, күзләрен тутырып Рәхимне тыңлап ятты. — Минем гомерем шулай талашып-сугышып узар ахры инде, — диде Рәхим. — Кайчак үземнең кылган гамәлләремне тикшереп утырам да, әллә мин гомумән шундый, талаш-ызгышсыз яши белми торган начар кешеме, дип уйлап куям. — Ә без соң? Без бит синең белән тату яшәдек! — Синең белән бит ул! Ә менә бездә теләсә кем белән дә һәм гомер буена тыныч, дус булып яшәүчеләр бар. Мин үзем шундыйдыр инде! Күрәсең, мин артык эгоистмындыр? Барысы да үземчә генә булсын дип яшәүче бер кешемендер! — Соң синең теләкләрең үз файдаң өчен түгел бит. — Ничек түгел? Мин бит үземчә эшләсәм шуннан ләззәт табам. Димәк, мин дә үз рәхәтем өчен көрәшәм! — Тик синең ул үз рәхәтең башкалар өчен дә рәхәтлек бирә. Менә синең аркаңда безнең симертүдәге маллар тизрәк көрәйде, безне мактадылар, миңа рәхәт, Кави абыйга да рәхәт. — Белмим, — диде Рәхим, кул селтәп, — кая, китер әле термометрны. Уу, җанкисәк, синең бик күтәрелгән ич бу! Берни дә юк дип яткан буласың. — Җиһан апа, Җиһан апа, — диде Рәхим өтәләнеп, — сестраны чакырасы иде бит! — Мин аңа барып кайткан ием, Рәхим җаным, өйдә юк, Казанга киткән икән, анасы, кунып калгандыр ахры, дип утыра. — Сиңа пенициллин уколы кирәк. Алайса уколны үзем ясыйм! Рәхим урыныннан торды. — Ветеринарга ышанмас идем инде юкса, — диде Мәдинә, — тик син булгач ышанам. Бер генә минутка үземнең кеше икәнемне онытып торыйм. — Шаяртма, — диде Рәхим, ишеккә таба атлап. — Синең эшләр шаярып ятудан узган. — Карале, Рәхим, син яңа костюм алгансың икән, котлы булсын, — диде Мәдинә. Рәхим, тукталып, Мәдинәгә таба борылды. Чыннан да, костюмы бик затлы материядән тегелгән иде. Аның үзенә дә бу фырт киемнән ничектер уңайсызрак булып китте. Рәхим чак кына кызарына төште. — Мин мондый костюмны, дөресен генә әйткәндә, гомеремдә дә кигәнем юк иде. һәм кимәс тә идем, — диде ул, көлемсери төшеп.— Иптәшләр ич. Имеш, юньлерәк киенергә кирәк, син бит доцент, фәлән... диләр. Җиһан Рәхимнең киемен сыпырып-сыпырып карады да: «Җылы тәнеңдә тузсын инде», — дип куйды. — Мин киттем, кайсыннан булса да стерилизатор, шприц, пенициллин табырмын әле. Я ветеринарлардан, я санитаркадан... Рәхим киенеп чыгып китте. Ул учхозның караңгы тыкрыкларында язгы суларга бата-чума байтак йөрде, мәгәр кирәкле әйберләрнең барысын да табып, төянеп кайтып керде. Тиздән электр плитәдә су кайнаттылар, шприц, инәне әзерләделәр. — Хәзер син ял итәргә тиеш,—гдиде ул, Мәдинәгә уколдан соң,— әгәр булдыра алсаң, йокларга да ярый. Мин иртәгә килермен. Ярыймы? — Берәр чокыр чәй эчмисеңме соң, Рәхим? — диде Җиһан апа. — Чәй? Менә монсы бик әйбәт булыр иде. Ул үзенең көндездән бирле авызына берни дә капмаганлыгын әйтмәде. Ләкин Җиһан апа да аны коры бер чокыр чәйгә генә чакырмый иде. Ул, бәлки, Мәдинәнең аппетиты ачылып ашый башлар әле дигән өмет белән, кияү пәрәмәчләре пешергән иде. Мәдинәне ялгызын ярым караңгы бүлмәдә калдырып, аңа күңелсез булмасын, сөйләшкән сүзне ишетсен дип, ишекне япмыйча, алгы якка чыктылар һәм дөнья хәбәрләрен сөйләшеп чәй эчәргә керештеләр. V — Юк, Зөбәрҗәт, син Казанда калырга тиеш. Мин сйне җаным-тә- нем белән көттем. Син минем бердәнбер өметем, син минем бердәнбер өмет йолдызым, — диде Заһид. Зөбәрҗәт бер сүз дә әйтмәде, бары Заһидның битеннән тагы да ешрак үбә генә башлады. Ниһаять, ул кадерле кешесенең йөзенә текәлеп тора башлады. Мәхәббәт очкыннары сибелгән зәңгәр күзләрендә әйтеп бетергесез шатлык, тантана һәм хөрмәт иде. Бу күзләр хатынның ни дәрәҗәдә Заһидны сагынганлыгы, аны күрергә зар булудан күп азаплар кичергәнлеге, хәзер аның узып бара торган яшьлегенең соңгы чәчәгедәй, тагы да көчлерәк яңа ташкын булып күңелендә мәхәббәт тойгысы уянганлыгы турында сөйлиләр иде. Юк, юк, ул болан булыр дип һич тә уйламаган иде. Бу тойгы миллион еллар буе шешәдә яткан җеннең кинәт бөке алынгач тышка атылып чыгуы һәм котырынып тантана ясый башлавы кебек иде. Зөбәрҗәт уйчан һәм сокланган бер кыяфәттә, башын әле бер якка, әле икенче якка кыйшайтып, тагы бераз вакыт Заһидның күзләренә карап торды да: — Мин тиз арада әйләнеп кайтырмын, — диде. — Ләкин син, зинһар, бәгырем, минем белән шаярма, яме? Заһид аны каты итеп кочаклады да чигәсеннән үбеп алды. Күзенә чалынып калды: Зөбәрҗәтнең чигәсендә ак чәч бөртекләре байтак иде. — Минем мәхәббәт мәсьәләсендә беркайчан да шаярганым юк. Минем ялгышканым бар, ләкин шаярганым...—диде Заһид. — Ярый, алайса. Мин барып эшемнән чыгып кайтыйм. — Юк, син анда китмисең! Хат кына язып салырбыз. — О! Алай булмый, Заһид. Анда бит минем иптәшләр, дуслар бар. Мин бит анда коллективта эшләдем. Мин аларны хөрмәт итәм. — Минем сине үземнең янымнан бер генә минутка да читкә җибәрәсем килми. Җитте! Син миндә торып каласың. Без менә шушы көннән башлап бергә яшибез. Аннан, син беләсең бит, хәзер яңа закон чыкты. Тегенең развод бирмәве безгә комачау була алмый. — Мин барын да беләм, ләкин, кадерлем, мин иртәгә Свердловск поезды белән эшләгән җиремә китәм. Мине бит анда көтәләр, иптәшләр көтә, авырулар көтә. — Ләкин син мине дә аңларга тиеш, Зөбәрҗәт! — Ә мин сине бик аңлыйм, җаным. Мин бит, килмим, димим. Синнән телеграмма килеп төшкән көнне үк больница башлыгына үтенеч бирәчәкмен. Ә берничә көннән соң монда „булырмын. — Ә ни өчен телеграмма? — Ансыз миңа кем ышансын? Без бит синең белән бүген загска барып язылыша алмыйбыз. — Шулай шул, — диде Заһид, риза булып. — Син анда барып җитүгә, мин телеграмма сугармын. — Ярар, — диде Зөбәрҗәт. — Беләсеңме, нишлик? — диде кинәт Заһид җанланып, — әйдә, без синең соңгы көнең итеп бүген бер сыйланыйк. Хәтереңдәме, без кайчандыр синең белән шулай «пир на весь мир» оештырган идек. Әйдә, шуны кабатлыйк. Заһид караваттан төште дә киенә башлады. Бераздан ул юынып, кулына базар сумкасы тоткан килеш, өйдән чыгып китте. Кайтып кергәндә, Зөбәрҗәт юынган-киенгән, Зөлхәбирә апайның иске халатыннан мәш килеп кухняда эшләп йөри иде. Заһид, килеп керү белән аны күргәч, моңарчы беркайчан да булмаган сәер бер тойгы кичерде. Әйе, әйтеп бетергесез рәхәт нәрсәгә орынгандай булды ул. Юк, бу тән рәхәте түгел, бу җан рәхәте, чүлдә адашып ялгызлыктан интеккән кешенең адәм тавышы ишеткәч кичергән рәхәте, бомба шартлаганнан соң хәрабәләр астында калган кешенең беренче яктылык күрү рәхәте иде. — Син киткәч миңа бик авыр булыр инде, Зөбәрҗәт, — диде улг сумкасын өстәлгә куеп. — Кара, без бит аның турында сөйләштек инде! — Күрәсең, мин арый башлаганмындыр. Әле магазиннан кайтышлый фәлсәфә корып кайттым. — Нигә, ул фәлсәфәне без яшьрәк чакта да бик күп кора идек ич. — Юк, эш анда түгел, эш аның темасында. Зөбәрҗәт кызган майга суган салды да, аның чытырдап чәчрәвеннән куркынып, артка чигенде. — Я, әйдә, мин тыңлыйм. Әнә теге тастымалны гына алып бирче. Үзең сөйлә. — Минемчә, бу дөньяда бернинди дә чын бәхет дигән нәрсә юк. Барысы мираж гына. Барасың, барасың, ә ул синнән көлеп, сине үчек ләп, һаман артка таба чигенә, һәм шулай яши торгач, көннәрдән беркөнне кабереңә авып төшкәнеңне сизми дә каласың. — Нигә алай дисең? Синең белән татулашу, менә сине күрү минем хыялымда гына иде. Ул минем бәхет миражым иде, син әйтмешли. Менә мин бит шуңа ирештем. Алып бирче, җанкисәгем, тозны, ә! Бераз тозы җиңелрәк булган ахры, шулаймы, Заһид? — Зарар юк. Мин бит аны, Зөбәрҗәт, киң мәгънәдә әйтәм. — Әйдә, утырыйк әле, кая, нәрсәләр алып кайттың? — Без, Зөбәрҗәт, табынны теге бүлмәгә әзерлик инде! — Юк, Заһид, әйдә менә шунда гына. Без бергә семья корып яши башладык, ди. Юк, бу ниндидер рәсми мәҗлес түгел, ди, үзебезнең семья бәйрәме генә, ди. Без аны менә шушы аулак кына, тыныч кына кухняда сыйланып уздырыйк. Мин шуны телим. Син каршы түгелме? Заһид сәерсенеп җилкәләрен җыерды. — Ихтыяр үзеңдә. Бу да синең миражыңмы? — Ләкин бу мираж гамәлгә ашсын өчен синең белән минем теләк кенә кирәк! Зөбәрҗәт, балаларча куанып, сумкадан Заһид алып кайткан тәмле әйберләрне бушата башлады. Шешәләрне ачарга Заһидка тоттырды. Бераздан кечкенә генә кухня өстәле ашамлыкларга күмелде. Дәртләнеп, канатланып киткән Зөбәрҗәт Заһидның тәлинкәсенә үзе кыздырган итне салды. Ул Заһидка каршы утыра иде. Аның иреннәре уттай яна, бит урталары кызарган, үзе яшәреп киткән кебек иде. — Я, фәлсәфәңне сөйләп бетер, — диде ул уенчак бер тонда. — Башта берәр рюмка хирса эчик. Заһид ашыкмыйча гына рюмкаларга портвейн салды. Рюмканы кулына алып: — Я, нәрсә өчен эчәбез соң? — дип сорады. — Бәхет мираж булып кына калмасын өчен! — һа, син, болай булгач, минем фәлсәфи концепсиямә кул күтәрәсең,— диде Заһид елмаеп. — Ул бит синең белән миннән генә тормый. — Ә минемчә, тора. Мин читтә йөргәндә тагы бер нәрсәне аңладым, Заһид. Бернинди шартлар да, әгәр кеше үзе пассив икән, аны бәхетле итә алмый! Димәк, безнең бәхетле булуыбыз үзебездән тора. — Ярар алайса, — диде Заһид, — син барын да үзеңчә, тар мәгънәдә, аңлыйсың! Мин син белгән бәхет өчен эчәргә риза! Эчеп җибәрделәр. \ — Фу» — Дип куйды Зөбәрҗәт йөзен чытып, — бөтенләй тәмен онытканмын икән! Акрохин тәмнәре килеп китте. Заһид, көлеп, аңа тизрәк ашарга кушты. Алар бераз вакыт тәмләп ашау белән мавыктылар. Ниһаять, Зөбәрҗәт башын күтәрде. — Я, син белгән бәхетне тыңлап карыйк алайса? — Аны аңлату өчен тагы берәр рюмка күтәрергә кирәк булыр, Зөбәрҗәт. — Абау, бигрәк келтифүтский икән синең тагы! Алайса, миңа ярты рюмка гына сал, яме? — Ничек инде ярты? , — Исерәм бит, җаным. Нигә шундый мәгънәсезлек эшләп матур мәҗлеснең ямен җибәрергә?! Миңа болай да бик рәхәт, мин эчмичә дә рәхәттән, бәхеттән лаякыл исерек инде хәзер! — Ну, ярый, — диде Заһид риза булып. Ул үзе генә эчте дә сөйли башлады. — Мин нинди мәгънәдә әйтәм аны, мираж дип. Кеше, биологик объект буларак, туганнан үлгәнгә кадәр хөрлеккә ашкына. Ул аның канында, ул шартлы рефлекс кына түгел, ул инстинкт. Әгәр дә кеше теләгәнен эшли ала икән, ул үзен бәхетле сизә, ә инде алмый икән, ул го- мере буена төрмәдә утыручыдай газап кичерә. Әгәр башкача булса, җәза итеп кешегә төрмә уйлап чыгармаган булырлар иде. — Я, шуннан нәрсә инде? — Шуннан шул. Кеше гомере буена әнә шундый хөрлеккә ашкына, ләкин аңа ирешә алмый. Димәк, бәхет ул бары мираж гына. — Ә нигә кирәк ул андый абстракт бәхет, абстракт мираж? Бәлки, синең чиксез галәмнең очына барып җитәсең килер. Әлбәттә, син моңа беркайчан да ирешмәячәксең, гомумән адәм баласы моңа беркайчан да ирешмәячәк, ләкин бит әле моңа карап бәхеткә омтылу ул юк эш, үз- үзеңне алдау дип булмый. Заһид тагы тавышсыз гына көлеп куйды. — Синнән, Зөбәрҗәт, беркайчан да философ чыкмас! — Гафу ит, Заһидкаем! Минем гуманитар фәннәрдән һәрвакыт отлично була торган иде! Заһид бу юлы кычкырып ук көлде. Ләкин ул, институттагы билгеләр әле алар дөреслектән ерак торган нәрсәләр, дип-әйтергә базмады. — Яхшы, алайса син әйт инде. Синең өчен бәхет нәрсә ул?—дип сорады.' — Минем өчен хәзергә, үзең әйтмешли, мираж булып күренгән иң зур бәхет — синең белән бик матур тормыш корып җибәрү һәм... һәм матур гына, нәкъ менә сиңа охшаган бер бәби табу. Зөбәрҗәт яңгыравык матур тавыш белән көлеп җибәрде. Заһид елмаеп куйды: , — Күрәсеңме, син ничек вульгарлаштырасың мәсьәләне! — һич тә вульгарлаштырмыйм, Заһид җаным, — диде Зөбәрҗәт җитдиләнеп, — без инде синең белән яшь кешеләр түгел. Ә семья бәхетен күргәнебез юк әле. Ә баласыз нинди семья бәхете булуы мөмкин! — Мин аны аңламыйм, — диде Заһид күңелсезләнеп, — минем кызым бар. Ләкин ул әллә бар, әллә юк. Мин аның дөньяда барлыгын эш хакы алганда гына хәтерлим. — Бу инде ирләрнең үзенчәлеге, күрәсең. Тик мин... Юк, мин бала яратам. Менә мрн синнән яшермим, Заһид, әнә тегендә, Кустанай далаларында, минем бары балам булсын өчен генә коточкыч ахмаклыкларга бара язып калган чакларым булды. Еллар уза. Менә күп булса бер-ике ел үтәр, ә аннан соң, бик теләсәң дә, бәлки, бала табып булмас. — Аңламыйм, — диде Заһид, — мин дә синең каршыңда бик ихлас күңелдән сөйлим. Аңламыйм, җаным, мине гафу ит. Алар бик озак утырып чәй эчтеләр, ашадылар. Аннары, такси алып, кайчандыр бергәләшеп йөргән урыннарны карау өчен Казан буйлап гизделәр. Идел портына бардылар. Әле яңа гына салынып беткән мәһабәт вокзалга сокланып тордылар. Идел өстенә туш чыккан, ләкин әле боз батмаган иде. Елга ташырга әз генә дә җыенмый иде әле. Алар өйгә кайтышлый ресторанга керделәр. Аида озаклап сөйләшеп утырдылар. Заһид төнге унбердә генә Зөбәрҗәтне сеңелләренә илтеп куйды. Ә иртәгесен алтыда поездга озата төште. VI Рәхим үз сүзендә торды. Ул икенче көнне дә Мәдинә янына килде. Мәдинә исә түшәктән торган иде инде. Рәхимчә, ул һич йөреп талчыгырга тиеш түгел, әгәр аякка басса, шунда ук өзлегеп егылачак иде. — Ашыккансың, ашыккансың, — диде Рәхим, — мин сиңа әйттем бит. Андый нәрсә белән шаярмыйлар. Кемгә кирәк ул... урынсыз батырлык?! — Мин үземне бик әйбәт снзәм, Рәхим. Вакытында ярдәм иттең, рәхмәт. — Хәзер үк урыныңа ятасың, — диде Рәхим. — Әгәр ятмыйсың икән, мин чыгып китәм. — У-У* бу! Син бигрәк усал икәнсең!—дип куйды Мәдинә. Рәхим аның сүзләренә игътибар итмәде. Җиһан апага эндәште: — Зинһар өчен, шул сүз тыңламаучыга урын җәеп бирсәгезсәнәг Җиһан апа, мин теге бүлмәгә чыгып торам. Рәхим яңадан олы якка чыкканда, Мәдинә, көлемсерәгән кыяфәт белән, акыллы гына булып, караватында ята иде. — Менә бусы инде... ярый торган эш, — диде Рәхим елмаеп,— менә миңа синең янда хәзер утырырга була. Башта температура тикшерелде. Рәхим кунак буларак түгел, ә врач булып, пациент итеп Мәдинәне тикшереп чыкты. Әле бүген көндезен килеп киткән врачның ни әйткәннәрен сорашты, ниһаять, Мәдинәнең агарып калган йөзенә текәлде. — Бөтенләй бетерешкәнсең. — Син үзең дә бик каты эшлисеңдер ахры, Рәхим, — диде Мәдинә,— бөтенләй ябыгып, каралып киткәнсең. Әле.көзен син шактый таза күренә идең. — Бу ябыгу ул күп эшләгәннән түгел, просто яз тәэсире, беләсең бит, язга таба организмның кирәкле запаслары бетенкери. Аннары башымда зур уйлар йөри. Анысын яшерә алмыйм. Син безнең кафедраның хәзер Заһид Сафич кулына килеп эләккәнлеген беләсең бит. Әгәр дә ул һаман фәнни эшне элеккечә алып барса, мин һаман ялгыз һөнәрче булып, алар һаман «саф теория» болытлары арасындагы әүлия- лар булып калачак. Кемгә кирәк мондый нәрсә? Я, әйт! Менә син производственник! Нинди файдасын тойдың Заһид Сафич хезмәтенең? — Я, син нишләмәкче буласың инде? — Бөтен бәла шунда: кафедрадагы ассистентлар үзләренең язмышларына күнеккәннәр. Аннары, гыйльми эш ул шундый бит: аның бер сукмагына кереп китсәң, аннан кире чыгу бик җайсыз. Шулай булгач, миңа нишләргә кала инде? Миңа бердәнбер юл — мәсьәләне кафедрада гына түгел, ә институт масштабында күтәреп чыгу кала. Мин бит хәзер, ни әйтсәң дә, элекке Рәхим түгел, хәзер минем үз тавышым бар, миңа колак салмый кала алмыйлар. — Мәсьәләне советта күтәреп чыкмакчы буласыңмыни? — диде Мәдинә. — Юк, советта түгел, партия җыелышында. — Ләкин син шуны да исеңнән чыгарма, Рәхим: институт коллективында профессор Филипповның шәкертләре бик күп. Алар остазының юлын дәвам иттерүче Заһид Сафичны каты яклаячаклар. — Бездә акны карадан аера белүчеләр дә, Мәдинә, аз түгел. Шулар минем якны куәтләрләр дип ышанам. — Тагы Заһид Сафичның бик оста оратор икәнен дә онытма. Без бит барыбыз да аның лекцияләренә гашыйк булган кешеләр. — Аның каравы минем якта логика бар. Беравык тынып уйланып тордылар. — Ләкин син, Рәхим, шулай да бер нәрсәне исәпкә алмыйсың, минемчә,— диде, ниһаять, Мәдинә. Рәхим сорау белән аңа текәлде. — Син хезмәтеңнең бәясен практик күзлектән чыгып билгелисең, ләкин практикада эшләүчеләргә таянмыйсың. Ә бит шулай итсәң, синең эшең шактый җиңеләер иде. — Чыннан да!—диде Рәхим, яктырып. — Сиңа бүген үк Кави абый белән сөйләшергә кирәк. Ул бит сине бик ярата. Җыелышка бармый калмас. — Шулай, дөрес, — диде Рәхим, — ничек бу нәрсә минем башыма килмәгән?! — Рәхим! Мишә буе совхозына да барып килсәң, ничек булыр? Син бит анда әйбәт кенә нәтижәләргә ирештең. Андагы зоотехник, сыерларга азыкны синең методикаң буенча эшкәртү аркасында сөтнең сыйфаты, куелыгы яхшырды, дип үземә сөйләгәне бар. — Ләкин ул бит Казанга килә алмас? — Хәлиуллинмы? Аңа мин бүген үк хат язып салам. Үзе килмәсә, ректорат исеменә хат язып җибәрсен. Рәхим бер ара исәпләп утырды да кинәт йөзен чытты. — Нигәдер алай әйбәт булмас кебек! — Нигә? — Оештырган, диерләр. Алар үзләре белеп җибәрсеннәр иде менә! Җитми бит андый эш бездә, каһәр суккыры! Файдасын, рәхәтен күрәбез, ләкин мондый әйбәт эш башкарган кеше, бәлки, минем игътибарыма мохтаҗдыр, дип уйламыйбыз. Ә инде начар як булса, аны күрми калмыйбыз! Юк! һич иренмичә хатын да язабыз, телеграммын да җибәрәбез! — Ул якка да инде... ташка үлчим! — дип куйды Мәдинә. Рәхим, зоотехникның киңәшен тотып, ул көнне учхоз директоры квартирына керде. Рәхим учхозда өч елга якын эшләү аркасында, алар хәзер бөтепләй үз кешеләр иде инде. Артык симерүдән бөтенләй муенсыз булып күренгән Кави Рәхимне үзенчә каршылады: — Нишләп, йокы бүлеп, төн уртасында йөрисең әле син? — Мин әйтәм, Кави абыйга күп йоклау зыянлы, бер яхшылык эшләп китим, — диде Рәхим елмаеп. Кави ахахайлап көлеп җибәрде. — Авызыңа шайтан төкергән нәрсә! Ярый, әйбәт булган. Нәрсә, аракы эчәсеңме, чәйме? — Чәй, билгеле! Син бит минем әллә нигә бер генә, анда да күп дигәндә ике литр гына аракы эчкәнне беләсең. — Сафсата! Доцент булып алгач, син бөтенләй шайтанга әверелгәнсең икән! Әй, Гайиесафа, давай чәеңне кайнат, — диде директор хатынына. Беравык утырганнан соң ул, тонын үзгәртеп: — Ну, ни йомыш? — диде. — Син, билгеле, Кави абыеңның хәлен белергә кермәгәнсеңдер инде. Андый мән белерлек тәрбия алган кеше түгел син. Рәхим ирексездән көлеп куйды. Бу Кави белән утыру шулай да күңелле иде. — Каты тешлисең син мине, — диде Рәхим, чигәсен кашып. — Нәрсә, Мәдинә Нәбиевна янына килдеңме, ^әлен белергәме? — дип сорады директор. — Давай, давай, кызны терелт тизрәк, ул сиңа да, миңа да кирәк кеше. — Кәеф шәптән түгел аның, Кави абый, — диде Рәхим, — ахры, синең тарафтан игътибар җитенкерәмидер... — һо, әйттең сүз! Директор хәтле директор булып кешегә игътибарлы булыйм ди тагы! Кеше миңа ни пычагыма! Давай миңа план! — Юк, мин шаяртмыйм, — диде Рәхим, күңелсезләнә төшеп, — ул грипплы килеш эшләп йөргән, шунда йөрмә дип әйтүче булмаган. — Күзгә-башка күренмәде бит, йөрде шунда абзар-курадан чыкмыйча. Аның бит ни хәлдә икәнен күрмичә белеп булмый. Менә шуңа күрә, сиңа ешрак булырга кирәк тә! — Ул бит минем сотрудник түгел, синеке! — Слушай, син туп-туры гына әйт әле. Ни пычагыма син аны үзеңә хатынлыкка алмыйсың? Теләсәң, мин үзем раш кода була алам. Инде кодрәтең җитми икән, яучы булып барам. — Минем сиңа әйткәнем бар ич инде, Кави абый! Ике балам бар. Мин аларны бик яратам... — Нәрсә, Мәдинә балаларыңны рәнҗетер дип куркасыңмыни? — Юк, Мәдинә түгел, үги ана рәнҗетер, дип куркам. — Җүләр син, — диде директор, — дөньяда ике шыр тиле булсаг шуларның берсе син инде! — Әйдә, шулай була бирсен! — Соң бит, кыз менә дигән! Бар җире килгән. Учхоздагы барлык ир-ат үзенә гашыйк булып бетте бит, ахмак! — Ул Рәхимнең колагына үрелде дә хәйләкәр генә күз кысып: — Әгәр Гайнесафа апаң булмасаг һич уйланып та тормас идем, үзем яучы җибәрер идем аңа, — диде. — Үзеңә хатынлыкка сорапмы? — диде Рәхим. — А как же, — диде Кави, — чыгармы, чыкмасмы, ансы икенче мәсьәлә, тик, валлаһи, ятып калмас идем! — Юк, мин ул дәрәҗәгә җитмәдем әле, — диде Рәхим. — Кара, егет, сизми дә калырсың, кулыңнан тартып алырлар. Ком коела башлагач, ах-вах итәрсең, терсәгеңне тешләрсең, тик яныңда Мәдинә ише җилле хатын булмас. — Ярар инде, хәерле булсын, ни язган булса, шуны күрербез,— диде Рәхим, күзләрен ялтыратып, — мин әле сиңа, Кави абый, зур йомыш белән кергән идем. — Әйт, нәрсә? Рәхим бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. — Эшлибез аны! — диде директор. VII Җыелыш фикер алышуларга күчү белән, Рәхим сүз сорап президиумга записка җибәрде, һәм шушы минуттан башлап аның барлык уй- фикерләре әйтеләчәк сүзләр, сөйләнәчәк, мәсьәлә турында гына булды. Ниһаять, ачык партия җыелышында председательлек итүче профессор Казаков Рәхимнең фамилиясен атады. Яшь доцент җитез адымнар белән кафедра янына барды һәм ашыкмыйча гына сүзгә кереште. Ничектер сүзне әдәп белән генә, мәрхүм профессорга тап төшермичә әйтергә, кафедрадагы гыйльми юнәлешнең үзгәрергә зарур икәнлеген аңлатырга кирәк иде. Рәхим башта җылы сүз белән профессор Филипповны искә алды, аның хезмәтләренә тукталды, аннары аның сотрудниклары башкарган эшләрне санап чыкты. Ахырда килеп, гыйльми хезмәткәрләр алдына хәзерге көндә тормыш, ил куйган таләпләр турында сөйли башлады. һәм аның аңлатуынча, кафедрадагы эш, үзенең кызыклы гына яклары булуына карамастан, үтелгән бер этап итеп хисапланырга тиешле. Производство теоретикларга да конкрет мәсьәләләр йөкли, без аннан кача алмыйбыз, без аңа сәләтебез җиткән кадәр җавап бирергә тиешбез, диде. Ул, шул күзлектән чыгып, кафедрадагы өч ассистент һәм мөдирнең темаларын тикшерә башлады. Сүз никадәр тыныч, җылы тонда әйтелмәсен, дүрт сотрудник алып барган эшнең барысы кирәксез булганлыгы исбат ителде. Ниһаять, Рәхим сүзенең ахырында, профессор Филиппов мәктәбенә хөрмәт йөзеннән, мәрхүмне әле яшь чакларында ук кызыксындырган проблемаларны эшкәртергә кирәк дигән нәтиҗә ясады. Чыгыш, Рәхимнең үзенең сизенүенчә, болай ярыйсы гына булды. Ләкин ул шулкадәресен дә күрми кала алмады: ассистентлар һәм Заһид Сафич аның сүзләрен ачыктан-ачык яратмадылар. Хәтта түземсез Шәфика Сабировна нидер кычкырып та куйды әле. Алар, Рәхим сөйләп бетерү белән, дүртесе бердән сүз сорап кул күтәрделәр. Гыйльми хезмәткәрләрнең ни дәрәҗәдә үз сүзле булуларын Рәхим әйбәт белә иде инде. Ул, хәзер үк башланачак давылга әзерләнгәндәй, урынына утыру белән пиджак җиңнәрен күтәрә төште. Нәүбәттәге ораторның темасы бөтенләй башка иде, ләкин ул Да Рәхим кузгаткан мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен әйтми калмады. Ул» фармаколог булса да, мәрхүм профессорның эшләре белән таныш икәнлеген һәм ни өчендер аның элек башка проблемалар белән шөгыльләнгәнлеген ишетмәве турында әйтте. Ораторның фикеренчә, монда хәлиткеч сүзне профессор Филипповның иң олы, иң абруйлы шәкерте доцент Таһиров әйтергә тиеш иде. Аннан соң чыгып сөйләүче кеше үзенең әйтәсен әйткәч, яшь кешеләрнең яңага аерата ашкынучан булуын һәм шундый чакны кызып китеп чатаклыклар да эшләп куйгалавын, ләкин инде бу очракта Рәхимнең фән өлкәсенә тормышны байтак өйрәнгәч кенә килгәнлеген һәм аның, сүзләренә игътибар булырга тиешлеген әйтте. Ниһаять, председательлек итүче сүзне Заһидка бирде. Байтак кеше- эчтән көлемсерәп кызык көтте. Заһид нсә бу юлы кафедра янына авыр атлап килде. Аның борчылуы сизелеп тора иде. Башта ул проректорның докладына тукталды, үз кафедрасыннан бөтенләй читтә йөрде, игътибарга лаек һәрбер эшкә тиешле бәя биргәннән соң, сүз арасында гына дип әйтерлек, үкенечле шаяру тонында Рәхимнең чыгышы турында сөйли башлады. — Мине хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич кафедраның эше турында әйтергә мәҗбүр итә, хәлбуки, ул проректор профессор Хөсәен Вәлиевич Әсфәндияровның менә дигән докладында әйтелде инде. Мин, иптәшләр, җыелышка шуны җиткерергә тиешмен: безнең моңа кадәр кафедрада. Рәхим А1иңлебаевич куйган мәсьәләләрне тикшергәнебез булмады. Шуңа күрә минем өчен аның әйткәннәре яңалык һәхм минем әйткәннәрем дә экспромт рәвешендә булыр. — Заһид бераз тукталып торды. — Минем карашымча, безнең яшь доцентның чыгышы җитәрлек нигезле булмады. Без аны кичерик. Ул һәрвакыт шулай инде, үзең эшләгән әйбер башкаларныкыннан әһәмиятлерәк булып күренә. Шуңа күрәдер, ул үзенең чыгышын да субъектив карашка -корган. Гыйльми совет членнарына һәм азмы-күпме безнең кафедраның тарихын белгән барлык иптәшләргә билгеле: без менә унике елдан бирле зоотехника физиологиясе өчен гаять әһәмиятле проблема өстендә эш алып барабыз. Унике ел! Барлык ассистентлар шул проблема буенча кандидатлык диссертацияләрен төгәлләп киләләр, без фәкыйрегезнең докторлык диссертациясе дә шул проблеманың кайбер мәсьәләләрен чишүне үзенә бурыч итеп куя. Инде без шулкадәр күп хезмәт куелган, үзенең җимешләрен бирергә җыенган агачны чабып ташлыйк та башка бер мәсьәләне эшкәртергә керешик, һәм ни өчен, нинди мотивлардан чыгып? Ә бары безнең эш теоретик булганга күрә генә. Карагыз, зинһар, безгә юл күрсәтүче программаны, иптәш Хрущевның чыгышларын игътибар белән укыгыз. Теоретик мәсьәләләр бездә шулай арткы планга куеламыни? Ничек итеп теориясез практиканың алга баруы мөмкин. Бу инде һәркемгә билгеле аксиома... Өлкә комитетыннан килгән вәкил Заһидны бүлдерде: — Мин нигәдер искәрми калганмын, сезнең кафедра хәзер нинди проблема өлкәсендә эшли соң? Аның исемен ничек атыйсыз? Заһид чак кына тукталып өнен җыйды. — Безнең кафедра менә унике елдан бирле инде организмда гумо- ральнерв регуляциясе мәсьәләләрен өйрәнә. Вәкил җаваптан канәгать булуын сиздереп башын -иеп куйды. Рәхим эченнән аптырый төшеп: «Шул җавап белән канәгать булдымы?» — дип уйланды. Заһид сүзен дәва^м иттерде: — Бу соң дәрәҗәдә әһәмиятле бер проблема. Ми и биредә, вакытыгызны алып, бүгенге көндә ирешелгән нәтиҗәләргә тукталып тора алмыйм. Ләкин бер нәрсә ачык: без дөрес юлдан барабыз һәхм инде эшнең кульминациясенә җиткәндә генә тема алыштыра башласак, ул үлем бәясенә торачак. Заһид, сүзен бетереп, урынына барып утырды. Рәхим артык дулкынланган иде. i л шунда ук торып белешмә бирмәкче булды. Ассистентларның эше бөтенләй диссертация өчен яраклы түгеллеген, хәтта Заһид Сафичның эше дә шулай ук таркау, ачык максатсыз эш икәнлеген әйтмәкче иде. Ләкин аны, белешмәләр — соңыннан, дип тыеп калдылар. Хәлбуки, Заһидның диссертация темалары дип әйтүе күпчелекне уйга калдырды. Чөнки фән белән шөгыльләнмәгән кеше генә диссертация темасы алмашынуның ни нәрсә икәнен белми! Заһидтан соң чыгып сөйләүчеләр араны килештерү юлына бастылар. Алар фикеренчә, кафедра а^ып бара торган тема үзгәрергә тиеш түгел, чөнки аңа бик күп хезмәт түгелгән, ул — кеше язмышы белән шаяру дигән сүз. Ә инде Рәхим темасына килгәндә, ул бик әйбәт. Рәхим шул ук юнәлештә эшен дәвам иттерә бирсен! Авыр мышнап, кафедрага учхоз директоры Кави чыкты. Ул бер мәл сулышы капкан хәлдә кафедрага сөялеп ял итте. Аннары кинәт Заһид Сафичка гына мөрәҗәгать итеп сөйли башлады: — Заһид Сафич! Мин сезнең анда нинди эшне ничек итеп атавыгызны белмим. Тик мин шуны беләм и партия җыелышы да моны белеп торырга тиеш: менә безнең симертүдәге дуңгызлар белән Рәхим Миңле- баевич производство тәҗрибәләре уздырды, хуҗалык аның эше аркасында саф мең сум табыш ясады. Без элек андый эшне белми идек, Рәхим Миңлебаевич ачты и эшләп күрсәтте, шуның белән симертүне арзанайтты. Менә бу фән! Рәхим Миңлебаевич — чын фән кешесе. Ул безгә коммунизм төзергә ярдәм итә. — Сез утилитарщина белән мавыгып мәсьәләне вульгарлаштырасыз,— диде Заһид Кавига, — Кюрилар радиоактивлык белән шөгыльләнгәндә берәү дә аларның эше кешелеккә яңа эпоха алып килә дип уйламаган! — Нәрсә? Мин дөрес аңлатмадыммы? — дип сорады Кави һаман Заһидка текәлгән хәлдә. — Алайса, менә бусын да әйтим: сез аны теоретик түгел, аның эше дә теоретик эш түгел, дисез. Мин менә агроном, алай да сизенәм, аның эше бик тә теоретик эщ. Ләкин ул практика ихтыяҗыннан туган теория и ул шул ук практикага хезмәт итә. Нигә сез аны теоретик түгел дисез! Дөрес түгел, ул тирән теоретик эш и бер конкрет әһәмиятле максатны күздә тоткан эш. Ә менә сезнең эш, әгәр беләсегез килсә, теоретик эш тә түгел, практик эш тә түгел. Яктыртамы ул практикага юлны? Яктыртмый. Ә табыш бирәме терлекчелеккә? Берни дә бирми! Ә Рәхим Миңлебаевич ул галим, ул Трофим Денисович Лысенко тибындагы, менә безнең ил тудырган галим. Ә фән — сезнең өчен кәсеп. Сез янмыйсыз фән өчен, сез фәннең үзен ипигә манып ашыйсыз! Председательлек итүче каты кисәтеп графинга суга башлады. — Җитте, Кави агай, син бит учхоз эшчеләре арасында түгел! Кави, авыр гына борылып, аңгармыйча Казаковка карады да, кисәтү сүзләре үзенә әйтелгәнлеген төшенгәч: — Ә шулаймы, алайса сүзем бетте! Мин икенче мәсьәләгә күчәм,— диде. — Икенче мәсьәлә учхоздагы фәнни-тикшеренү эшләре турында. Ул озаклап бу эштәге тәртипсезлекләр хакында сөйли башлады. Аныңча, учхозда бары хуҗалыкка табыш бирә торган эшләр генә уздырырга кирәк. Монысы Рәхимчә дә дөрес түгел иде. Чөнки барлык эшнең нинди нәтиҗә бирәсен белсә, кеше сынаулар уздырып та маташмас иде. Хәлбуки, кайбер кафедраларның беренче тәҗрибәләре дә хуҗалык шаотларында уздырылырга тиеш. Кавиның соңгы тезисы белән килешмәгән хәлдә, Рәхим, тупас булса да, эчкерсез, туры сүзле бу юан директорга баштагы сүзләре өчен күңеленнән рәхмәтләр әйтеп утырды. Әйе, Кавиның дәлилле чыгышы Рәхимгә карата җыелышның карашын үзгәртте. Чыннан да, фән ул диссертация яклау өченмени? Ныклабрак карасаң, Заһид Сафич хезмәтләренең әле хәзергә бит кулга тотарлык берни дә биргәне юк. Ул елына икешәр мәкалә бастыра, аны институтта иң үрчемле хезмәткәр дип беләләр, ләкин моннан ни файда! Иң соңыннан Өлкә комитетыннан килгән кеше сөйләде. Рәхим фикереңчә, сөйләвенә караганда, бу партия эшчесе үзе дә белгеч иде. Чөнки ул, такт белән сөйләсә дә, бик тирәнтен умырып, йомшак кына җәеп, кайберәүләрне каты гына утырта башлады. Ниһаять, вәкил Рәхимнең исемен телгә алды. Аның ничек әйтүе әһәмиятсез түгел. Барлык игътибар җигелде. Вәкил кинәт Рәхимнең эшен мактап сөйли башлады. Әйе, күренеп тора: бу кеше бик нык хәзерләнеп килгән. Рәхимнең барлык мәкаләләрен укыган ул. Шулай булмый хәле дә юк! Рәхимнең йөзенә куанычтан кан йөгерде. Ул, балаларча уңайсызланып, тирә-ягындагы иптәшләреннән күзләрен яшерергә тырышты. Вәкил сүзен дәвам иттерде: — Менә шушы көннәрдә генә Өлкә комитетына Мишә буе совхозыннан бер хат килеп төште, — диде. — Бу сезгә генә түгел, хәтта менә партия работникларына да рәхәтлек бирә, минемчә. Ул совхоз эшчеләреннән килгән әлеге хатны кычкырып укый башлады. Хатта Рәхимнең гыйльми тәҗрибәләре совхозга ярдәм итүе һәм күпме табыш бирүе, Рәхим биргән киңәшләрне тоту аркасында совхоз сөтнең майлылыгын, сыйфатын арттырганлыгы турында язылган иде. Хатта, барлык фән эшлеклеләре дә, шул Рәхимнән үрнәк алып, совхозга ярдәм итсеннәр иде, дигән теләк белдерелгән иде. Бу сүзләргә вәкил үзе дә, тыңлаучылар да елмаеп куйдылар. — Тәбрик итәм, — диде артта утыручы Заһид, Рәхимнең колагына үрелеп, — шәп оештыргансыз! Болай булгач, сез бик ерак китәрсез әле! — Юк, мин оештырмадым ул хатны, — диде Рәхим, ачуыннан кызара төшеп. Заһид, «беләбез» дигәндәй, башын чөйгән хәлдә, елмаеп куйды. VIII Җыелышта Заһидның позициясе шактый каты тәнкыйтькә очраса да, бу әле кафедраның тоткан юлына үзгәреш кертү түгел иде. Чөнки эш планы күптән расланган, методикасы күптән тикшерелгән, һәм, әгәр кафедра хезмәткәрләре үзләре кирәк дип тап.маса, берәү дә көчләп аны үзгәртә алмый иде. Ләкин шулай да Рәхим гыйльми эшләрне башкару чорында да аңа яңа юнәлеш бирергә мөмкин дип карады, һәркем каршы якка хөрмәт күрсәтсә, юллар һичшиксез очрашачак, барысы да бер сандалдагы кызган тимерне тапый башлаячак. Рәхим, шулай уйлап, партия җыелышы булганның икенче көнендә үк, лекциясеннән соң, Заһид янына керде. — Мин сезне көткән идем, — диде Заһид, үзен якты чырай күрсә тергә мәҗбүр итеп, — утырыгыз, сөйләшик, — ул кулындагы алтын сәгатенә карап алды,*— әле вакыт бар. » — Заһид Сафич; — диде Рәхим, өстәл пыяласына зур көчле кулын куеп, — кичәге җыелыш сезне уйландыргандыр дип ышанам. — Әлбәттә, ул турыда ике төрле сүз булуы мөмкинме соң! — Алайса, әйдәгез, җитди генә итеп бер сөйләшик әле. Тыныч кына, мәсьәләнең һәр ягын үлчәп. Сез мине дөрес аңлагыз, бу минем өчен эчке бер ихтыяҗ. — Нишләргә соң? Димәк, еллар буе тарткан йөкне, без тарткан йөкне, ташлап, сезнең арбага җигелергә, шулаймы? Рәхим ризасызлык /белгертеп башын селкеде. — Юк, һич алай түгел! Монда эгоцентризмның эзе дә юк! Аның турында башта ук ачыктан-ачык сөйләшик. Эш болай тора: сез гыйльми з. „с. Ә.“ № 6. эш планына бернинди дә үзгәреш кертмисез, бары методиканы гына яңадан корып, билгеле бер максатка юнәлтәсез. Ә мин, мин дә шулай итәм, сезгә якынрак килү өчен мин дә методикамны үзгәртәм һәм эшне кафедраның уртак темасы исеме белән атыйм. Рәхим, иелә төшеп, түземсезләнеп Заһидның җавабын көтте. Ләкин Заһид уң яңагы белән генә елмаеп куйды. — Сез аңларга тиеш, Заһид Сафич, мин алтын тамыр таптым,— диде Рәхим, кыза төшеп. — Шул байлыкны без бергәләп тартып чыгарырга тиеш. Бу эш безгә бик күп нәрсә вәгъдә итә. Мин ышанам: әгәр сез алынсагыз, безне җитәкләсәгез, уңыш тагы да мулрак булачак. Заһид түзмәде, башын артка ташлый төшеп көлеп җибәрде. — Комплимент! Нигә кирәк ул? — Юк, юк, бу комплимент түгел, сез үзегезнең белемегез, сәләтегез белән, Заһид Сафич, әгәр яна башласагыз... — Яна башласам... — диде Заһид, кинәт уйланып. Ләкин ул шунда ук тыелып калды һәм җитдиләнеп Рәхимгә текәлде. — Сез бит, Рәхим Миңлебаевич, барын да ачык күреп торасыз. — Ничек, нәрсәне? — Минем эшнең ныклы бер юнәлеш. алганлыгын һәм төгәлләнергә торганлыгын. — Минемчә, ул бернинди дә юнәлеш алмаган һәм төгәлләнергә дә тормый. Чөнки мин күрәм: сезне ул әз генә дә дулкынландырмый, уйландырмый, төн йокыларыгызны качырмый. Сез артык тыныч. Ә тыныч кына яшәп, фән кешесе булып булмый, минемчә. — Ә сез мине шулай үтәли күрәсезмени? — Беләсезме, күрәм мин сезне, Заһид Сафич! Күрәм! Әйдәгез, җимерттереп эшлик, бөтенесе шаккатсын! Әгәр инде сезне кафедраның, язмышы кызыксындырмаса, институтыбызның даны өчен көрәшик, әгәр инде ул да юк икән, халкыбызның даны өчен көрәшик, әгәр инде ул да юк икән... — Сез артык пафос белән сөйләшәсез, ә фән аны яратмый, ул Олимп тынычлыгын сөя. — Менә бусы белән килешә алмыйм! Фән бары дәртлеләрне һәмтемперамент белән яшәүчеләрне генә ярата. Фән кешесе көнем дип түгел, денем дип яшәргә тиеш! — Ярар, без аңлаша башладык булса кирәк. — Заһид сәгатенә карап куйды. — Юк, без әле яңа гына сүзгә керештек. Сез бит миңа җавап бирмәдегез, минемчә, сезнең эшегезнең үзәге юк, җаны юк. — Ансы инде сезнең эш түгел, Рәхим Миңлебаевич. Ансы турында үзвакыты җиткәч оппонентлар әйтерләр. — Ул тукталып торды. — Шулай булган хәлдә дә кафедраның эше өчен мин генә үз капризларымнан чыгып юнәлеш бирә алмыйм. Безнең бит әле өч ассистент бар. Алар өчесе дә шул ук юл белән баралар, һәм алар, әлбәттә, сезнең тәкъдимгә каршы киләчәкләр. — Минемчә, аларның үзләре белән сөйләшергә кирәк. Заһид, «ихтыярыгыз» дигәндәй, җилкәсен сикертеп куйды. Рәхим шунда ук урыныннан торды һәм, чыгып, лабораториядә күзенә чалынган Настядан тәнәфес булу белән ассистентларның өчесен дә Заһид Сафич кабинетына дәшүен үтенде. Бераздан звонок яңгырады. Коридор шау-шулы студентлар белән тулып китте. Әледән-әле, я ялгышып, я кызыксынып ишекне ачучы студентларның башлары күренә башлады. Бер заман, ак халатларын жил- фердәтеп, Капуста белән Шәфика Сабировна килеп керделәр. — Утырышыгыз, — диде Заһид. — Кайда соң безнең СоломонИзраилевич? — Ул әле эшен бетермәгән. — Мин аны хәзер алып киләм,— дип, Рәхим урыныннан торды. Ләкин бу эш кирәксез булып чыкты. Ишек ачылып, аннан күзлек пыялаларын ялтыратып кечкенә генә, өтек кенә карт ассистент күренде. Бары да утырышып, сорау белән Заһидка текәлгәч, сүз башланды. — Кичәге җыелышта сез барыгыз да булдыгыз, — диде мөдир,— айдагы җитди тәнкыйтькә колак салмасак, зур хата ясаячакбыз. Безгә ипдер эшләргә кирәк: — Ул Рәхимгә текәлде. — Менә Рәхим Миңлебаевич, кичәге җыелышның каһарманы, безгә үз темасына кушылырга тәкъдим ясый. Шулай, дөрес аңладыммы сезне, Рәхим Миңлебаевич? — Юк, бик үк дөрес түгел. Мин просто барыбызга да бергәләп эшләргә киңәш бирәм. Сезнең темалар шул килеш кала, тик өйрәнелә торган мәсьәләгезне сез дә калкансыман бизләрнең физиологиясе белән бәйлисез. Бу безгә, бүгенге, көннән үк мәсьәләне һәр яклап өйрәнеп, лаборатори-я экспериментлары белән берлектә киң күләмдә производствода сынаулар ясарга һәм шулай ук инде хәл ителгән мәсьәләләрне производствога кертергә мөмкинлек бирәчәк. — Ләкин сез, минемчә, безнең эшләрнең диссертация эше икәнен оиытасыз, Рәхим Миңлебаевич? — диде Капуста. — Сезгә ул, үзегез яклап алгач, сөйләшүе ансат!—диде Шәфика Сабировна. Соломон Израилевич, бер сүз дә дәшмәстән, барлык игътибарын җигеп, әйтелгәннәрне ишетергә генә тырыша иде. — Миңа илле җиде яшь инде, — диде ниһаять Капуста, — ничек булса да пенсиягә кадәр яшәрмен! Темалар алыштыра-алыштыра гомернең узганын болай да сизми калдым. — Синең, Василий Григорьевич, әле өч елың бар, ә миңа нибарысы ике ел гомер калды, — диде Шәфика Сабировна. — Үләргәме? — дип сорады Рәхим. — Ничек үләргә? Менә әкәмәт кеше. Пенсиягә. — Ике ел бик зур гомер ул, — диде Рәхим. — Ул менә сезнең кебек яшьләр өчен шулай. Сезнең энергия ташып тора. Сезгә нәрсә! — Ә сез мәсьәләгә ничек карыйсыз? — диде Заһид, сүзне бүлдереп, Соломон Израилевичка текәлде. — Мин аны хәзергә өзеп әйтә алмыйм. Уйланырмын. — Ничек инде? Димәк, сезнең теманы үзгәртү мөмкинлегегез дә бар? — диде Заһид, ачы көлемсерәп. — Э-э, эш, Заһид Сафич, болай тора. Менә мин гыйльми әдәбиятны карап барам һәм, әйтергә кирәк, Рәхим Миңлебаевичның эше шактый оригиналь. Аны теге профессор Борисов юкка гына һәр мәкаләсенә кыстырмый бит! — Менә әкәмәт кеше дә инде, — диде. Шәфика Сабировна, Соломон Израилевичтан көлеп. — Соң бит сип новокаин блогы өстендә ничә ел утырдың? — Ансы шулай, шуңа күрә мин өзеп әйтә дә алмыйм. — Безнең лагерьда чуалыш, — дип куйды Капуста көлеп. — Соломон Израилевич, мин сезнең эшегез белән таныш. Эшләгәп- нәрегез юкка чыкмаячак. Мин үзем сезгә ярдәм итәчәкмен, — диде Рәхим. —- Сез җитәкчелек итмәкче дә буласызмыни әле? — диде Шәфика Сабировна. — Сез әле яшьрәк, минемчә. — Мин яшь, ләкин мин сезгә ярдәхМ күрсәтә алам. Әгәр инде эш бары шуңа гына кайтып кала икән, мин сезнең диссертациягезнең ике ел эчендә эшләнеп бетүен дә ышандыра алам. Әлбәттә, тырышсагыз... — Ай ходаем, сез бигрәк батырланып киттегез, Рәхим Миңлебаевич! — Юкка алай чәнчеп сөйләшәсез, Шәфика Сабировна, мин сезгә моны хәзер үк исбат итәм. Рәхим урыныннан сикереп торды да каударланып бүлмәдән чыгып китте. Тиз генә әйләнеп тә керде һәм өстәлгә бер өем хат китереп ташлады. — Мин үзем, бәлки, сезнең эшегезне җитәкләрлек дәрәҗәгә җитмәгәнмендер. Ләкин минем консультантларьш бар. Менә танышыгыз! Барысының да хатлары шунда. Араларында берсе дә минем үтенечемне аяк астына салып таптамас! Без бергәләп хәл итә алмасак, алар, бүгенге фәннең соңгы сүзеннән чыгып, безгә консультация бирерләр. Моңа ни диярсез? Шәфика Сабировна, кашларын күтәреп, башын кыйшайтты. Аннары, теләмәгәндәй генә, хатларга үрелде. Әйе, дөрес, Рәхим үзен кызыксындырган өлкәдәге белгечләрнең барысы белән дә бәйләнештә икән. Кирәк Себердән булсын, кирәк Грузиядән, я Латвиядән бер генә галим дә аның соравын җавапсыз калдырмаган. Хатларны караштыргалаганнан соң, Заһид тагы мөрәҗәгать итте: — Ягез, мәсьәләне хәл итик. Р — Минем соңгы сүзем шул, — диде Капуста, — мин темамны үзгәртә алмыйм. Барып чыгамы, юкмы, хәзер миңа барыбер. — Мин дә шундый фикердә, — диде Шәфика. — Ә сез, Соломон Израилевич? — Карагыз әле... эш бит болай тора, — диде карт ассистент.— Гыйльми әдәбиятта, безгә билгеле булганча, бу эш үзенең яктыртылуын сорый, һәм ул кызыклы да. Мин Рәхим Л1иңлебаевичның эшен күздә тотам. Әйё, бик кызыклы ул. Ләкин бит... ни... Д1енә, беләсезме нәрсә, мин өзеп кенә әйтмим. — Эшләми ул, эшләми, — диде Шәфика Сабировна, кул селтәп,— сорап торуның кирәге юк!’ — Алайса менә болай, — диде Заһид, нәтиҗә чыгарып, — сүзне шунда туктатабыз. Дүрткә — бер. Безнең файдага! — Ул көлеп куйды. Башкалар да аңа кушылдылар. Ләкин Рәхим әле бәхәс беткән дип исәпләми иде. — Юк, мин әле сүземне әйтеп бетермәдем, — диде ул. — Бер генә минутка! Әле звонокка чаклы өч минут бар. Менә мин сездән партия члены буларак сорыйм: сез институтта диссертация яклап дәрәҗә алу өчен эшлисезме, я булмаса фәнгә хезмәт итү өченме? — Ә нигә андый яңгыравык фразалар? — диде Заһид. — Юк, бу принципиаль мәсьәлә, иптәшләр... Сүзгә Соломон Израилевич кушылды: — Мин уйландым һәм билгеле бер нәтиҗәгә килдем, — диде ул.— Минемчә, безгә шулай да Рәхим Миңлебаевичның сүзләренә колак салырга кирәк. — Син бик тиз уйладың, — диде Шәфика Сабировна. — Өчкә ике! — дип куйды Рәхим. — Алар тынып тордылар. Кинәт звонок шалтыраганы ишетелде. — Сәгатьләре алда, — диде Капуста, — ике минутка алда. — Бүгенгә җитте, — диде Заһид. Барысы да урыннарыннан куптылар. LX Заһид Соломон Израилевичның үтә тиз фикер алыштыруын эченнән никадәр хурламасын, үзе дә куркуга төшкән иде. Әлбәттә, аның куркуы, мәсьәлә партбюро линиясе буенча китсә, эшнең бик катлаулануыннан иде. Ул, иптәшләре чыгып киткәч, озак вакыт тик кенә утырды. «Чыннан да, бәлки, эш тирәнгә киткәнче үзгәртергә кирәктер, — дип уйланды ул. — Белмәссең, ул Рәхимнең әллә ниләр маташтыруы бар. Барыр Өлкә комитетына, язар Үзәк Комитетка, чыгар матбугатка. Эһ тә итә алмассың, күз ачып йомганчы урыныңнан гына түгел, бөтенләй институттан ук куарлар. Хәзер бит шундый хәтәр авыр вакыт, барлык көч авыл хуҗалыгына бирелсен, дибез. Туктале, диярләр, иптәш Заһид Сафич, сез монда үзегезгә җылы гына оя коргансыз. Сезнең исемегез — фән эшлеклесе; хөкүмәт, халык сезне тирән белемле итү өчен берни дә кызганмады. Ә инде хәзер, әгәр сездә гади гражданлык намусы гьша булса да, сез халыкка алганыгызны кайтарырга тиеш. Ә сез нишләдегез? Ун елдан артык вакыт сез бик җитди кыяфәт белән, дөреслектә, юкны бушка аударып утырасыз. Сезнең өчен гыйльми эш ул башка төшкән бер бәла генә. Күреп торасыз бит: сезнең ассистентларыгыз үзләре башкара торган эшләрен диссертация итеп беркайчан Jia яклый алмаячаклар! Ә үзегез соң? Эшегезнең кайчан да булса халыкка 'берәр файда китерәчәгенә ышанасызмы?» Заһид, очып төшүдән курыккандай, куллары авыртырлык дәрәҗәдә кресло култыксаларына нык тотынып, шомлы минутлар кичерә башлады. Ләкин бу хәл озакка бармады. Ниндидер эчке бер тавыш иронияле тонда: «Бу интеллигентларча үзеңнең хисләреңдә казыну бит, — дип куйды. — Юкка болай үзеңне үзең табалыйсың, дускаем! Син бңд< кирәкле кеше һәм халык биргәнне артыгы белән’кире кайтарасың! Син вузда укытасың, фәнеңне шәп беләсең! Дәресләрең, лекцияләрең югары сыйфатлы. Син үзеңнең ун ел буе алып бара торган гыйльми эшеңне хурлыйсың хурлавын да, син бит, ни әйтсәң дә, бөтенләй үк кирәксез эш белән шөгыльләнмисең! Бәлки, ул эштә ачык максат юктыр, ләкин ул шулай да фәнни эш. Син фактлар җыясың. Ә фактлар алар салыйып ята торган фән бинасының басмалары! Бөек Павлов шулай ди. Димәк, фактлар табу әле ул әзер фактлардан фән бинасын кору гына да түгел, бәлки зуррагыдыр?!» Заһид тәрәзә янына килеп басты да урамны күзәтә башлады. Юлда өзлексез автобуслар, автомобильләр узып тора иде. Тәрәзә каршындагы бакчада бер яшь әни үзенең бәләкәй баласын җитәкләп йөри. Култыклашкан ике кеше күренде. Болар яшьләр, матурлар. Ирле-хатынлы булсалар кирәк, дигән уй узды Заһидның башыннан. Алар каршыдагы скамьяга барып утырдылар. Ире пальто кесәсеннән газета чыгарды һәм көлә-көлә хатынына күрсәтеп, нидер сөйли башлады. Алар бераздан башларын терәшкән килеш, икесе дә иелеп, газета укырга керештеләр. Бик бәхетлеләрдер, бик дуслардыр, дип уйланды Заһид. Әйе, ул да үзен аңларлык әйбәт якын дуска бик мохтаҗ иде. Зөбәрҗәтне исенә төшерде. Гаҗәпсенде. Ни өчен соң ул бу араларда аның турында уйланмады әле? Заһид ашыгып ишек янына барды да ишекнең ачкычын борды. Ниндидер тыелгысыз’ашкыну белән өстәле' янына килде һәм кәгазь-каләм алып хат язарга кереште. X «Кадерле Зөбәрҗәт, — дип куйды ул хатның башына. — Мин синең үз янымда булуыңа мохтаҗ. Мин синең якты йөзеңне, ачык зәңгәр күзләреңне сагындым. Хатны мондый татлы сүзләр белән башлавыма аптырама. Синең ни дәрәҗәдә кирәкле кеше булуыңны мин әле генә тойдым. Күз алдымда хатын кеше буларак кына түгел, ә акыллы кеше буларак синең образың җанлана башлады. Шушы хатны алгач та, эшләгән урының белән исәп- хисапны өз дә тизрәк кайт. Бергә яши башлыйк. Җитәр. Без бер-беребезне җитәрлек беләбез. Ни өчендер бу көннәрдә бик күңелсез миңа. Аңлыйм, бу арудан булса кирәк. Күп эшләргә туры килә. Аннан соң кафедрадагы тынычсызлык борчый. Минем кешегә беркайчан да начарлык теләгәнем булмады. Ләкин, кызганычка каршы, күп тапкырлар минем яхшылык теләвемне кешеләр ялгыш аңлыйлар. Минем дошманым яшь һәм энергияле. Мин аның тырышлыгы алдында баш иям. Ләкин анда тырышлык кына түгел, минем җаным сөймәгән тенденциозлык, үзсүзлелек тә тулып ята. Икенче төрле әйткәндә, без характерларыбыз белән килешмәдек. Нишләргә миңа? Чигенеп, ак флаг күтәрергәме? Я булмаса көрәшергәме? Ак флаг дигәнем ул качу, шушы институтны, мине үстергән, куенында җылыткан урынны ташлап китү, үзеңнең язмышыңны билгесезлеккә тапшыру дигән сүз». Заһид шул җирдә тукталды да яңадан бүлмә " буенча йөренергә тотынды. Әйе. Зөбәрҗәтне чакыру булып чыкты ич бу хат. Менә ничә көн узды инде. Зөбәрҗәттән исән-сау барып җиткәнлегенә телеграмма да килде. Ләкин әле Заһидның аңа чакыру телеграммасы сугарга батырлыгы җитми. Бу уен эш түгел! Бу гомерлеккә Зөбәрҗәткә бәйләнеп калу дигән сүз. Шуңа күрә Заһид артын-алдын уйламыйча гына ана телеграмма суга алмады. Ә менә хәзер ул Зөбәрҗәткә булган ихтыярны артык көчле тойды һәм аның тизрәк кайтуын үтенеп хат язды. Заһид тагы тәрәзә янына басып уйлана башлады. Баягы ирле-ха- тынлы яшь кешеләр киткән иде инде. Бакча аша, койрыгын кысып, бер сары эт узды. Мескен Сарбай курка-курка гына бара. Күрәсең, берәр кафедрада аның өстендә куркынычлы тәҗрибәләр уздырганнардыр, күрәсең, ул качып котылгандыр. Заһидка бу эт артык кызганыч тоелды. Ул этнең газаплануларын үзе кичергәндәй булды. Ниндидер якынлык хисе тойды ул бу эткә карата. Заһид ямьсез уйлардан котылу өчен ашыгып өстәленә таба атлады, һәм үзенең язганнарын аягүрә генә укырга кереште. Юлдан юлга төшкән саен, аның йөзе чытыла бара иде. Ниһаять, ул түзмәде, үзен әрләп каһәрли башлады. «Мескен, тапкан эш! Ела, ела! Ул сиңа ярдәм итәчәк. Ул синең өеңә кереп хуҗа булачак та үзеңә акыл-нәсихәт биреп, үзе теләгәнчә тормышны кора башлаячак! Яз, яз! Чакыр аны! йөрәгеңә керт. Ә аннан соң һәрбер мәсьәләне аның ризалыгы белән генә хәл ит. Ул булыр хөрлек! Ул булыр бәхет!» Заһид кискен рәвештә «Юк!» диде һәм хатны вак-вак кисәкләргә ерткаларга тотынды. Шушы секундта ул күңелендә ниндидер яңа бер сыйфат туганлыгын тойды. Шушы хәл аңа көч биргәндәй булды. Ул башын күтәрде һәм, үзенең моңарчы урталыкта саташып адашып йөрүенә хәйран калып, тиледәй көлемсерәп утырды. «Нигә соң мин шулай куркып калдым әле. Минем кай җирем кешенекеннән ким соң? Минем көчем юкмы, кулымнан берни дә килмиме?»—дип уйланды ул. Урыныннан торды, ашкынып, дәртләнеп бүлмә буенча йөренергә тотынды. Бу минутта аның соры күзләре кһсылган, ялтырап, күңелендәге уйтеләкләрнең көзгесе кебек, барын да чагылдыра иде. XI Рәхим сакланып кына ишек шакылдатты. Җиһан апаның аны һич көтмәгәнлеге, чиксез шатлануы Рәхимне күрү белән йөзенә чыкты. - Сездә шушы әйберләремне калдырып торыйм әле, — диде Рәхим. — Мәдинәнең кәефе ничек? — Кайчан авырганын да онытты инде ул, — диде хатын. — Әйдә, уз, Мәдинә өйдә юк югын да... Уза тормыйм, мии бит учхозга эш белән генә килдем, минем әле анда иптәшем дә бар. Эш белән килдек. — Чәй эчәргә кайчан кайтырсың соң? — И-и, рәхмәт, столовойда гына чамаларбыз инде. — Юкны сөйләмәсәнә! Рәхим, көндезге чәйгә кайтмый калма. Очрашсагыз, Мәдинә белән бергә кайтыгыз. — Ярый алайса, — диде Рәхим. Чемоданын өйгә кертеп куйды, үзе тиз генә чыгып китте. Кави белән сөйләшкәннәр иде инде. Рәхимнәргә тәҗрибә өчен Мәдинә яшь таналардан бер төркем аерып куярга тиеш иде. Әйе, лаборатория шартларында ясалган тәҗрибәләр әйбәт нәтиҗә бирде. Ләкин хуҗалык шартлары ни әйтер бит? Соломон Израилевич Рәхимне контора ишеге төбендә көтеп тора иде. — Мәдинә Нәбиевпа әзерлек эшләрен тәмамлаган булса, эшкә хәзер үк керешәбез, — диде Рәхим. — Ай-Һай, булыр микән?! — диде Соломон. — Минемчә, эшләгән. Дуслык хакына эшләми калмас. Алар конторага керделәр. Ләкин Мәдинә әле яңа гына каядыр чыгып киткән иде. — Тәгаеи, ул шул абзар-кура тирәсендәдер, әйдәгез, шунда юл тотыйк әле, — диде Рәхим. Чыннан да, Мәдинә силос базы ачтыру белән мәшгуль иде. Өстендә — эш вакытында кия торган сырма, башында — шәл. Әгәр йөзен күрмәсәң, аны башкалардан, аерып танырлык та түгел иде. Мәдинә кунакларны якты чырай белән каршы алды. Шунда укаларны үзенә ярдәмгә дә җикте. Аныңча, бозаулар өчен махсус салдырыл- ган комбисилос әйбәт сыйфатлы булып чыкмаган кебек иде. Гыйльми хезмәткәрләр икесе дә цементланган баздагы оилосны учларына алып испәштергәләделәр һәм бернинди дә куркыныч юк, бозауларга ашатып карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Бераздан сүз ясалачак тәҗрибәләргә күчте. Мәдинә, әле кичә Кави әйткәч тә, башмак таналарны сынауга билгеләп, аерып куюын әйтте. Силосны бозаулар абзарына төятеп җибәргәч, алар сөйләшә-сөйлә- П1ә акрын гына яшь терлекләр абзарына таба киттеләр. Үзенең сыерчыклары, тамчылы бозлары, яшь бозаулар мөгрәве һәм рәхимле кояшы белән инде яз килеп җиткән иде. Соломон Израилевич арткарак калган арада Рәхим Мәдинәнең сәламәтлеге турында сорашып алды. Кызның зур кара күзләре Рәхимгә иркәләп, яратып карыйлар иде. — Син бездә генә торып торырсың инде, Рәхим, — диде кыз. — Олы бүлмәбезне синең карамакка бирмәкче булдык. — Минем бит иптәшем дә бар. — Нигә, ул да килсен, завхоздан берәр карават алабыз да, башкасын жайлар'быз әле. — Нигә кирәк ул алай борчылу?! Торыйм дисәң, безнең өчен менә дигән торак бар, ашыйм дисәң — ашханә! Мәдинә күңелсезләнеп китте. — Ихтыяр үзеңдә, — диде ул, корырак тон белән. Бу турыда артык •сүз булмады, арттан Соломон Израилевич мышкылдап килеп җитте һәм сыерларны бәйсез асрау турында сөйли башлады. Абзарга керделәр. Монда якты, коры иде. Мәдинә тагаракларга иелеп кукуруз силосы ашаучы эре сөякле яшь хайваннарны күрсәтте. —- Менә алар! Рәхим берәм-берәм тикшереп чыкты һәм иптәшенә эшкә керешергә кирәклеген әйтте. Мәдинә берничә минут кызыксынып карап торды. Физиологлар, өске киемнәрен салып ташлап, ак халатлардан калган килеш башмак таналарның йөрәк тибешләрен, тын алуларын билгеләргә керештеләр. Ниһаять, алар канга кирәкле анализлар ясау өчен лабораториягә кереп киттеләр. Аннан чыкканда кояш төшлектән авышкан, күрше абзардагы саву агрегаты гөжләп эшли башлаган иде инде. И тектән Мәдинә күренде. - Я, сезнең эш бетәме? Ашап килергә вакыт бит. — Юк, мин бара алмыйм, — диде Соломон Израилевич, — бикзур рәхмәт. Мин диета кешесе, сездә миңа яраклы ашамлык юктыр. — Сез дә бармасагыз инде, мине Җиһан апа бөтенләй өйгә дә кертмәячәк! — Бармый булмас, Җиһан ананың сыеннан баш тарта алмыйм, — диде Рәхим. — Ул хдлатын салды да Соломон Израилевичка:— Мин киттем. — диде. — Бер сәгатьтән эшкә керешербез. , — Хәзер мин дә столовойга йөгерәм, — диде ассистент, күзлек пыялаларын ялтыратып. • Барышлый, абзар-кураларны узганчы, алар сөйләшмәделәр. Акация агачлары белән .койма кебек камалган асфальт юлга чыккач, Мәдинә балалар турында сораша башлады. Әйе, балаларга шәп түгел. Алар Зни иркәләвенә, әни кайгыртуына мохтаҗ. Рәхим кинәт уйчанланып шуны әйтте: — Мин үзем дә үксез булып үстем, — диде, — кызганычка каршы, алар да минем язмышымны кабатлыйлар. — Мин сине аңламыйм, Рәхим, — диде Мәдинә, ачынып. — Ни өчен син аларны шулай бәхетсезлеккә дучар итә торгансыңдыр? — Ничек инде? Ничек? Мин аларны бәхетсезлеккә?.. Гаҗәп! Әгәр беләсең килсә, мин иң беренче чиратта шул балаларым өчен генә яшим дә. — Аларга.әни кирәк. Алар әни тәрбиясен күреп үсәргә тиешләр. — Әйе, әни кирәк, ләкин бу мөмкин эш түгел. Ә минем аларны үги ана кулына бирәсем килми. — Кызык кеше икәнсең син! Сине аскет дип әйтимме? Кешеләргә ышанмаучы, өметсез дип әйтимме? — Берсен дә әйтмә, Мәдинә, бу бик артык четерекле мәсьәлә... Рәхим Мәдинәнең чырае каралып китүен тагын бер тапкыр абайлады. Кыз сак кына бәхәскә кереште: — Син, Рәхим, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмисең, минемчә... — Юк, мин аны беләм, Мәдинә. — Син шулай дип уйлыйсың гына. Юкса синең хисләреңә салкын акылың ул дәрәҗәдә үк баш була алмас иде! Рәхим җавап кайтармады, тирән итеп көрсенеп кенә куйды. Юк, юк, ул беләм дип уйлый гына түгел. Хатыны үлеп, йөрәгендәге яралар җөйләнгәч, ул күңелендә мәхәббәт тойгылары уянуын сизде. Аңа шушы үзе белән янәшә атлап барган Мәдинәнең тавышы да, киеме дә, йөзе дә, — барысы да бик якын, сөекле иде. Ул аны һәрвакыт кадерле бер нәрсә итеп күңел түрендә саклап йөртә башлады. Ләкин ул шул ук вакытны үзенең хисләрен, никадәр генә көчле булмасын, кулында тота да’ белә иде. Каршылыклы уй-тойгылар беләц яши иде ул. Әгәр көннәрдән бер көнне шушы кыз юкка чыкса, әлбәттә, Рәхим тагы бер тапкыр иң зур нәрсәсен югалткандай булыр иде. Ләкин, шуңа да карамастан, ул үзенең сөйгәненә читтән карап кына куанырга мәҗбүр. Әйе, ул бер ара Мәдинәнең дә үзенә яратып каравын тойды. Бу көннәр исерткеч шатлыклы һәм ни өчендер шомлы булдылар. Аңа хәзер үзенең хисләрен яшерү аерата кыенлашты. Ул әз генә тайчанса да, Мәдинәнең татлы кочагына авачак кебек иде. Ниһаять, ул Мәдинәне үзеннән суындырырга теләде, озак-озак вакытлар аңа бармыйча йөрде, очрашкан чакларда юри салкын гына сөйләште. Ләкин үзе үк Мәдинәнең барын да, барын да аңлап торуын сизә иде. Тәгаен, кызның кара озын керфекле күзләре рентген нурларыдай үтәли күрәдер кебек иде. Рәхим ялганы тотылганын шунда ук сизә, үз-үзенә ачуы килә иде. Бүген дә шундый хәл кабатланды. Ул: «Җитәр, Мәдинә өметләнеп йөрмәсен», — дип уйланды, мәгәр аның үзен күргәч, Мәдинәнең чакыруыннан баш тарта алмады. Алар акация куаклары арасындагы сукмак буйлап уңга борылды

лар да өй янына җиткәч караңгы чоланга керделәр. Рәхимнең кулына Мәдинәнең салкын баргмаклары тиеп китте. Ул, тетрәнеп, кызның кулын тотты һәм, артык тәкатьсез калып, аны үзенә таба тартты. — Кирәкми, — диде Мәдинә, ишек тоткасына кулын сузып. Ачылган ишектән яктылык төшкәч, Рәхим айнып киткәндәй булды. Балаларча кызарынып, эчкә узды. Аптыравына каршы, алгы бүлмәдә табын әзерләнгән, ләкин өйдә беркем дә күренми иде. — Җиһан апа кайда соң? — диде ул, артык җитдиләнеп. Мәдинә өстеннән сырмасын салып ташлады да көләч йөзе белән Рәхимгә таба борылды. Рәхим тагы да ныграк кызарынды. Эченнән үзен каты итеп тиргәп ташлады. — Җиһан апа өйдә юк ахры, — дип мыгырданды ул пальтосын са- ла-сала. Мәдинә юынгыч янында кулларын юа’иде. — Ул мунчага барам дигән иде, шундадыр, — диде. — Бүген бит безнең мунча көнебез. — Ә син? — диде Рәхим Мәдинәнең йөзенә карамыйча гына. — Мин кичен барырмын дип торам. Рәхим кулларын юды да урыныннан кузгалып китә алхҮас булып катып калды, йөрәк ашкынып тибә һәм, дулкынланудан, чак кына башы әйләнә иде. — Менә сөлге, — дип Мәдинә аңа чиккән ару сөлге бирде. Рәхим һаман урыныннан кузгала алмыйча тик торуында булды. Мәдинә исә аның каршысында чак кына көлемсерәгән хәлдә сөлге тотып тора идеале. Ул тәненең бөтен матурлыгын белгертеп торган, кара түгәрәк бизәкләр төшкән куе сары күлмәктән, авыр толымлы кара чәчләре матур итеп баш артына төйнәп куелган, кызыл иреннәрендә сөйкемле елмаю. Рәхим кинәт, ЛАәдинәнең нечкә, ләкин нык биленнән эләктереп алды. Көчле куллары белән үзенә таба тартты һәм кызның иреннәрен эзләп иелә төште. Мәдинә каршылык күрсәтмәде. Баштагы бер мизгел югалып калудан соң бөтен кайнар гәүдәсе белән Рәхимгә сыенды. Рәхим, тетрәп, рәхәтлек исереклегеннән уянганда һаман әле алгы бүлмәдә Мәдинә белән икәүдән-икәү аягүрә басып торганлыгын күрде. Алар, бер-береннән аерылмаган килеш, ишек янындагы чиләкләр куя торган озын эскәмиягә барып утырдылар. Мәдинә сүз башлады: — Мин сине аңламыйм, Рәхим. Әгәр яратсаң, болай мәрхәмәтсез кыланмас идең, минем янымда ешрак булыр идең, мине аңлар идең. — Мин сине аңлыйм. Мин сине яратам, — диде Рәхим, сулышына буылып. Рәхим Мәдинәне үзенә табарак тартты да тагы бер тапкыр иреннәреннән суырып үпте. Чиләк өстендә торган калай кружка яңгырап идәнгә төште, ләкин аңа .игътибар итүче булмады. — Мин синең белән генә яшим, Рәхим, аңлыйсыңмы? Минем беркайчан да, беркайчан да, менә ант итеп әйтәм, беркайчан да мондый хисләр кичергәнем юк иде әле. — Мин дә сине яратам, Мәдинә. Син һәрвакыт минем күз алдымда. Сине һәрвакыт күңелемдә йөртәм мин... Мәдинә яңагын Рәхим яңагына тидерде дә:‘ — Каян соң, нигә соң синең башыңа шундый җүләр теорияләр керде? — диде. — Нигә соң син мине ниндидер кеше белән чагыштырасың? Юк, юк, зинһар, бу үзен көчләп тага дип уйлый күрмә. Мин бары шунсын гына белом, син минем өчен иң кадерле кеше. Рәхим күзен йомды. Аннары, көрсенеп, кызга текәлде. — Мәдинә җаным, /кадерле кешем, дустым... кирәкми... Мин моннан соң һәрвакыт сиңа килермен. Без һәрвакыт буш вакытларда очрашырбыз. Ә теге карашның миңа ничек кергәнен син яхшы беләсең. Бәлкш әлс, минем алай уйлавым безнең дуслыгыбыз файдасына гынадыр! Мәдинә бераз тын гына утырды да кинәт Рәхимнең кочагыннан чыгарга теләп хәрәкәтләнә башлады. Ул, Рәхимнең кулын сак кына биленнән ычкындырды һәм аягүрә торып, бөтенләй айнык тавыш белән: — Ярар, синең карының ачкандыр, аш суынып беткән бугай инде,— диде. Аш янында уңайсыз бер тынлык хөкем сөрде. Ниһаять, сүз көндәлек эш, хезмәт яңалыклары турында башланды. Әйтерсең лә, алар кайнар мәхәббәт тойгыларының ташып китүен кичермәделәр дә. * Әйтерсең, алар бары хезмәттәшләр генә. Җиһан апа, себеркесен култык астына кыстырган килеш, кызарынып мунчадан кайтып кергәндә, аларның шундый җитди бер кыяфәт белән сөйләшеп утырганнарын күрде. XII — Рәхим Миңлебаевич, сезне партбюрога чакырдылар, — диде яңа лаборантка. — Кайчанга? — Хәзер үк! Звонок булу белән әйтегез, шундук керсен, диделәр. Рәхим, халатын да салмастан, үз бүлмәсенең ачкычлары белән уй- ныйуйный, икенче катка, институтның партия бюросы урнашкан бүлмәгә менеп китте. Аның уйларында әле һаман учхозда уздырылган сынаулар гына иде. Вакыт аз булу сәбәпле, анда Соломон Израилевич ике генә, ә Рәхим өч кенә көн эшли алды. Шуннан соңгы, монда кайткач узган ике көн буена ул иртән бер, кич бер тапкыр Мәдинәгә телефон аша шалтыратып, таналарның хәлен белеште. Теге көнне аларга операция ясалган иде. Рәхимне партбюроның яшь секретаре салкын каршы алды. Күрәсең, күптән түгел генә сайланган секретарь, — марксизм-ленинизм кафедрасының бу ассистенты, — партия эшләренең катлаулылыгыннан бераз өркеп калган, шуңа күрә артык рәсми булып кыйлана иде. —■ Утырыгыз әле, — диде ул. Тиз генә ишекне бикләп килде. — Менә нинди хәл, Рәхим Миңлебаевич, сезгә бюро каршында аңлатма бирергә туры киләчәк. Рәхим утырды да, һични аңламыйча, җилкәләрен җыерды. — Җүнләп аңлатыгыз әле, зинһар, нәрсә бар? — Сезнең мораль йөзегез турында бик кискен сигнал бар, — диде секретарь. — Ул анонимный, шуңа күрә мин аны сезгә күрсәтә алам. Ләкин сезгә аңлатма язмыйча булмас. Рәхим тетрәп китте. • — Мә^ез, Рәхим* Миңлебаевич, — диде секретарь, — мин, дөресен генә әйткәндә, элеккерәк заман булса, моңа күз йомып та үткән булыр идем, ләкин бит, үзегез беләсез, хәзер профессор-педагогик составның мораль йөзенә аерата зур игътибар бирелә. Мин коммунистлар каршында җаваплы. Китерегез, — диде Рәхим. Секретарьның кулынна-н ике ягы да язып тутырылган кәгазьне тартып алды. Кәгазьгә вак кына басма хәрефләр белән, ләкин кулдан түбәндәгеләр язылган иде: «Терлекчелек институтының партия бюросына учхоздагы бер төркем студентлардан. Без үзебезнең укытучыларыбыздан.өйрәнергә тиешле кешеләр. Алар безнең өчен махсус белем генә биреп калмыйча, безне политик һәм мораль яктан да тәрбияләүчеләр булырга тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, үзләренең вазифаларын кайбер иптәшләр аңламыйлар, совет югары мәктәп укытучысына лаек булмаган амораль эшләр ясап, безнең студентларны бозалар. Моның ачык мисалы итеп яшь доцент Рәхим Мицлебаевич Шәйхерамовиың учхоздагы хикмәтләрен санарга була. Күрәсең, ул учхозга экспериментлар уздыру сылтавы белән җыен бозыклыклар эшләү өчен йөри торгандыр. Соңгы тапкыр ул анда узган атнада булды. Шушы санаулы берничә көн эчендә аның учхоз зоотехнигы Мәдинә Нәбиевна белән булган хикмәтле эшләрен язып та, аңлатып та бетереп булмый. Алар язарга - ярамый торган эшләр эшләделәр. Аларны көпә-көндез безнең иптәшләр ике тапкыр бозау абзарында, бер тапкыр сөт лабораториясендә күргәннәр. Мондый бозыклыклар кайчан бетәр икән, юкса аларның студентларга булган йогынтысы бик начар. Без шушы сигналны җибәреп,, партия оешмасының бу мәсьәләдә икс амораль типка карата кискен чара күрүен үтенәбез. Без биредә, әлбәттә, кул куя алмыйбыз, чөнки, ни әйтсәгез дә, доцент Шәйхерамовиың бездән үч алуы бар. Бары шуңа күрә генә без кул куя алмыйбыз. Ә бу •сигналны тикшереп чарасын күрерсез дип уйлыйбыз. Әгәр инде ул сезнең кулдан килми .икән, без югарырак инстанцияләргә дә сигнал җибәрә алабыз. Бер төркем студент». Рәхим язылганнарны укып чыкты да агарынып катты. Аның башыннан яшен кызулыгында үзенең студентларга булган мөнәсәбәте узды. •Әйе, ул бик таләпчән. Ул, кирәк .икән, студентка бернинди дә ташлама ясамыйча, начар билге куя. Аның бу таләпчәнлеге ялкаулар һәм сәләтсезләргә каршы көрәш өчен. Чөнки андый кешеләргә югары мәктәптә урын булырга тиеш түгел, алар киләчәктә дә белгеч дигән исемгә тап төшерүчеләр һәм тормышны артка сөйрәүчеләр булачаклар. Вузда тырышып уку өчен көрәш — ул намус эше, ул бирелгәнлек эше, ул принципиаль мәсьәлә. Ләкин бит моны бер Рәхим генә шулай дип белми, моны студентлар да беләләр. Шуңа күрә Рәхим, никадәр таләпчән булмасын, алар аны якын күрәләр, хөрмәт итәләр. Тукта, тукта! Араларыннан кайберсе, чыннан да, Рәхимне дошман күреп тә йөри бит! Рәхим әле кышкы сессиядә үзе белән дәгъвага кергән бер студентны хәтерләде. Студентның белеме җитәрлек тирән түгел иде. Ләкин ул, үзенең партбюро члены булуына таянып һәм үзенә ташлама өмет итеп, җитәрлек әзерләнмичә, имтихан тотарга булган. Рәх»шм аны шунда ук кире борды. Күрәсең, студент уенча, мондый эшнең булуы һич мөмкин түгел иде. Ул Рәхимне гаделсезлектә гаепләп сүзгә килде. Кем белә, бәлки, әнә шундый үзеннән риза булмаган сәләтсез берәр эгоист язгандыр? Рәхим чеп-чи ялганнан торган бу язуны секретарьга сузды да: — Коточкыч гаделсезлек, — диде, — минем бу кадәр үк түбән төшкән кешеләрне очратканым юк иде әле. — Аңлыйм, •— диде секретарь, — шулай да тикшерми булмый. Сез, зинһар, бу язуның дөрес түгеллеген исбатлап, аңлатма языгыз. Аннары, андый эшләрнең булмаганлыгын раслар өчен шаһитлар табарга да туры килер. — Ничек? Секретарь елмайды да: — Берни эшләр хәл юк, Рәхим Мицлебаевич,— диде. — Кемдер миңа яла яга икән, шул кеше үзе минем гаебемне исбат •итсен!— диде Рәхим, урыныннан кузгалып. — Мин мондый пасквил- ләргә аңлатма язмаячакмын, ә менә шундый кабахәтлек ясаучыны тотыгыз һәм тиешенчә җәзалагыз дип үтенеч язачакмын! — Гаҗәп! — Менә шулай! — Соң бит бюроның бу эшегезгә үзенчә бәя бирүе бар. — һич юк! Мин бюрога сайланган иптәшләрнең сездән башкаларын барысын да беләм. — Шулай да-ул кадәр кызмаска киңәш итәм, Рәхим Мицлебаевич! Рәхим җавап кайтармады, соң дәрәҗәдә тетрәнгән бер кыяфәт белән чыгып китте. Дәрес башланырга звонок булган иде инде. Хәзер кафедрада практикумны Рәхим уздырырга тиеш. Ул ашыгып, җилләнеп башта лабораториягә кереп чыкты. Дәрес башларга бары да әзер икәнлеген әйттеләр. Рәхим тиз генә бүлмәсенә кереп, кирәкле кәгазьләрен, группаның исемлекжу риалын алды. Студентлар утырышкан аудиториягә килеп кергәч, ул аптырап калды: арткы өстәлләрнең берсендә ак халат кигән Заһид Сафич утыра иде. Әлбәттә, аның тикшерергә хакы бар. Ләкин моңарчы ул ник бер тапкыр Рәхимнең практик дәресләрендә, лекциясендә булсынчы! Заһид, Рәхимнең соңга калып керүенә ишарә итеп, беләгендәге алтын сәгатенә карап алды, ләкин сүз дәшмәде, елмаеп кына куйды. Рәхим дәресен гадәттәгедән начаррак уздырды. Бу, әлбәттә, табигый иде. Аның күңелен әле һаман да аноним хат сыкрата иде. Моның өстенә, Заһидның бик вакытсыз дәрес тикшерергә керүе һәм әледән-әле блокнотына ниләрдер язгалап утыруы аның эчен пошыра иде. Студентлар, практик эшкә керешеп, үзлекләреннән гөр килеп эшли башлагач, Рәхим дәрес белән мавыгып, шактый тынычланды. Ләкин ул арада беренче дәрес беткәнне белдереп, звонок та шалтырады. Заһид урыныннан торды, Рәхим яныннан узышлый: «Керегез әле минем янга», — диде. Рәхим студентлардан аерылып Заһидның бүлмәсенә кергәндә, мөдир нидер язып утыра иде. — Утырыгыз әле, — диде ул Рәхимгә, диваннан урын күрсәтеп. — Минем сезнең дәресләрегездә бер тапкыр да булганым юк иде. Үзегез беләсез, Рәхим Миңлебаевшч, мине мөдирлек вазифасы мәҗбүр итә. Моны методик комиссия таләп итте, нишләмәк кирәк! — Ниндирәк нәтиҗә ясадыгыз соң? — Методик яктан дәресегез бик йомшак. Әйтергә кирәк, теоретик яктан да... шактый кимчелекләр бар икән... А1ин уйламаган идем... — Мәсәлән? Заһид тыныч бер тон белән, бер-бер артлы бик күп галимнәрнең фамилиясен атап, Рәхимнең кайбер мәсьәләләрне ялгыш аңлатуы ту- * рында сөйли башлады. Сүз юк, Заһид бик күп автор белән таныш. Сүз юк, Рәхим аның кадәр укырга өлгермәгән әле. Ләкин шулай булуына да карамастан, Рәхим дәресне соңгы елларда мәгълүм булган фәнни хезмәтләргә таянып аңлата иде. Рәхим, Заһидны ТЬРНЫЧ кына тыңлаганнан соң, бәхәскә керде. — Беләсезме, без бәхәсләшмик, Рәхим туган, — диде Заһид, елмая төшеп, — нигә кирәк ул безгә? Мин сезгә мөдир буларак шундый кисәтү ясыйм: дәрескә соңга калмагыз, аннан методикагызны яңадан бер кат карап чыгыгыз. Сез, между прочим, дәресне шәп алып баруда безнең ассистентлардан өйрәнә аласыз. Алар, һәммәсе дә сезнең белән миннән тәҗрибәлерәк. Аннан соң, минемчә, сезнең барлык методик язмаларыгызны ныклап киңәшмәдә тикшереп чыгарга кирәк булыр. Башта без, әлбәттә, кафедрада карап чыгарбыз, аннары мәсьәләне методик комиссиягә куярбыз. Мин ни өчендер моңарчы сезнең педагоглык сәләтегезгә, тиешеннән артык бәя биреп, ялгыш фикердә йөргәнмен икән. Сезгә ярдәм итми булмас. Аннан болай: мин профессор Верещагин белән сөйләшермен дә, көннәрдән бер көнне без җыйнаулашып сезнең лекциягезне тыңларбыз. — Туктагыз әле, Заһид Сафич, минем дәресләремдә дә, лекцияләремдә дә мәрхүм профессор Филиппов булмады түгел. Без аның искәрмәләрен, әгәр хәтерегездә булса, кафедрада бергәләп тикшергән идек. — Димәк, сезнеңчә ничек килеп чыга инде?.. Димәк, сез тикшерүләрдән азат булырга тиешме? —Һич алай түгел! Сез шулкадәресен дә исәпкә алыгыз: андый контрольләр — алар кешене бик борчый торган нәрсәләр, алар бер яктан файда китерсәләр, икенче яктан... —Мин сезне мондый куркактыр дип һич уйламаган идем. Күрәсең, мин, үзем дә сизмәстән, сезнең авырта торган җирегезгә кагылдым. Звонокны ишетеп, Рәхим аякка басты. —Эш шуңа кала икән, теләсәгез җитмеш комиссия төзегез. Керсеннәр, тыңласыннар, — диде ул һәм, коры гына гафу үтенеп, чыгып китте. Заһид, үз алдына елмаеп, журналларына чумды. XIII Заһидның бу дәрәҗәдә исереп кайтканын моңарчы Зөлхәбирә апаның күргәне юк иде әле. Ул Заһидның ишек ачып керүен сизми калды. Олы .бүлмәдән килеп чыкканда, доцент зур авырлык белән ава-түнә идәндәге киемнәрен алырга азаплана иде. —Нишләп шулай соңга калып йөрисең, Заһидулла, әллә бер-бер хәл булдымы? — диде карчык, куркынып. —Хәлле хәленчә, хәл кадәренчә, — диде Заһид һәм бу җавапны бик кызыклы днп тапты, күрәсең, пырхылдап көлеп җибәрде. —Зөлхәбирә җиңги! Җиңги дим, капкаларга берәр нәрсә бармы? Минем карын ач, эчтә бүреләр улый! — диде ул, киемен элгәч. Үзенең бу чагыштыруын да, күрәсең, ул, бик уңышлы дип уйлый иде, тагы көлемсерәп: — Әйе, бүреләр, бер көтү бүре, — дип өстәде. —Заһидулла энем, син бүлмәңә кереп чишенә тор. Мин үзем сиңа ашарга кертермен. Бар, бар, җаным. —Юк, ни за что! — диде Заһид исерек кирелеге белән.— Мин үзем әзерлим. Телисең икән, мин сиңа хәзер_ үк рамштекс пешереп бирәм. Мине оин, җиңгәм, исерек дип уйлый күрмә! —Ярый, ярый, җаным, тик хәзергә менә бүлмәңә керик әле. Үзеңә әйбәт кенә итеп урын җәел куйыйм. Аннан соң бергәләп әлеге син әйткән тәмле аш пешерербез. —Рамштекс по губернаторски!—диде Заһид кычкырып һәм болай тапкыр әйтүенә куанып, тагы көләргә * тотынды. — Әйе, әйе, шулай энем. Әйдәле, җаным. Алар Заһидның эш бүлмәсенә керделәр. Заһид чишенгән арада, Зөлхәбирә чыннан да бик йомшак итеп мендәрләрен күпертеп урын җәеп бирде. — Ят, энем, бераз ял итеп ал. Ул утны сүндереп ишекне ябып чыгып китте. Ләкин Заһид, җиңгәсенең сүзен тыңлап ятса да, йоклый алмады. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде. Бераздан ул айный башлавын тойды. Торып өстәл тартмасыннан дарулар алды һәм эчеп җибәрде. Юк, алай да әйбәт түгел иде әле. Заһид, өстенә пижамасын киеп, кухняга чыкты. — Абау, син йокламадыңмыни әле, Заһидулла? — диде Зөлхәбирә. — Сез тыныч кына йоклагыз, мин берәр стакан чәй эчәм әле. Бу юлы карчыкка Заһидның хәле ул кадәр борчылырлык тоелмады, ул термоста кайнар су барлыгын әйтте дә үз бүлмәсенә кереп тыйды. Заһид, чәен күп салып, газ пл итәсендә чәй кайнатырга кереште. Бер стакан каты чәй эчкәннән соң, аның күңелен авырттырып үкенү газабы талый башлады. Ул хәзер барысына да үкенә иде. Бүген бильярд уйнарга баруына да, иптәшләрен рәхимсез рәвештә отуына да, аннары алариың соңгы акчаларын кызганмыйча үзен сыйлаттыруына да, ниһаять, үз вакытында рестораннан чыгып китмәвенә һәм Гыймайга керүенә дә, аннан качып чыгып китүенә дә үкенә иде. Ахыр чиктә, ул т\змәде, бәлки. җиңелрәк булыр дип, нервыларны тынычландыра торган дар\ эчте. Хәзер чак кына җиңел кебек иде. Шулай да күңелне сызып авырттырган үкенү газабы бетеп җитмәгән иде әле. Ул тагы бер стакан чәй эчте дә: «Бәлки, йокларгадыр», — дип уйлады. Утларны сүндереп, \з бүлмәсенә керде, йоклату даруын табарга теләп өстәл лампасын яндырды. Күзенә өстәлдә яткан телеграмма чагылды. Кемнән б\льф бу? Заһид ашыгып кәгазь тасманы ертты һәм телеграмма астында «эөбәрҗәт» исемен укыгач, рәхәт бер нәрсәгә орынгандай елмаеп* җибәрде. Телеграммада Зөбәрҗәт: «Синең дәшми генә ятуың мине бик борчый, хәлеңне яз, әллә авырып киттеңме?» — дип сораган иде. Заһид телеграмманы ирененә тидереп үбеп алды. Кинәт күңеле тулып китте. Телеграмманы яңагына куеп, тавышсыз гына еларга тотын- дьк Бу минутта аның өчен иң изге, иң кадерле кеше Зөбәрҗәт, бары Зөбәрҗәт кенә иде. Ул шундый фәрештәдәй пакь, үзе өчен җан атарга әзер торган кешесенә карата җинаять эшләде бит. Шул турыда уйлаган ^саен аның үз-үзенә нәфрәте арта гына барды. Ниһаять, ул хәзер үк Зөбәрҗәткә телеграмма сугарга булды. Әлбәттә, моны бик тиз эшләргә^ кирәк, әлбәттә, телеграмма җибәрсә, күңеле тынычланачак аның. Бер бит ак кәгазь алып, ул яза башлады. «Кадерле Зөбәрҗәт». Юк, алай түгел. «Минем - бердән-берсм, Зөбәрҗәтем». Болай барамы? Ярый. Бара. «Мин синең каршыңда бик гаепле». Гаепле? Алай гынамы соң! «Мин кабахәт бер адәм актыгы. Мин булдыксыз, куркак, принципсыз кеше. Мин сиңа күптән телеграмма сугарга тиешле идем. Чакыру телеграммасын бу көнгәчә җибәрә алмый азап чиктем. Мин синең алдыңда зур җинаять эшләдем. Син мине гафу ит. Әгәр син бу эшне эшләмәсәң, минем өчен дөньяда яшәүнең әз генә дә кызыгы юк. Мин сине чакырам. Кайт тизрәк, бәгырем. Коткар мине. Юкса мин тормыш төбенә төшә башладым. Бетәм мин синсез, кадерлем. Кайт. Без синең белән бергә яшәрбез. Мин синең өчен барысына да әзер. Кайт. Көтәм. Заһидың». Заһид язган телеграммасын укып чыкты да, озакка сузмыйча, аны хәзер үк почтамтка илтергә булды. Сәгать өч иде инде. Почта эшли микән соң хәзер, дип уйланды ул. Ә нигә эшләмәсен икән ул? Заһид өйдә кия торган киез башмаклары өстеннән каптырмалы тирән галошлар киде, пижама өстеннән пальтосын киде һәм, телеграмманы ничек тоткан хәлдә, эшләпәсен кулына алды да ишеккә юнәлде. Ләкин ул бикле иде. Гадәттә һәрвакыт оясында була торган ачкыч" әллә кая киткән. «Тукта, — дип уйланды Заһид, хәтерләргә тырышып, — мин бая ишек- не үзем бикләдем бит, берәр җиргә куйганмындыр?» Ул кесәләрен актара башлады. Кухняга чыгып эзләде, үз бүлмәсенә кереп эзләнде. Ләкин ачкыч юк иде. «Менә гаҗәп, — дип мыгырданды ул, —әйдә, бул- маса иртәгә иртәң торгач җибәрермен, барыбер аңа төнлә илтмәячәкләр бит ул телеграмманы!» Шулай дип тынычланды да, чишенеп, бүлмәсенә кире керде һәм бер ярым доза йокы даруы эчеп урынына ятты. Ул уянып күзләрен ачканда, бөтен дөнья нур эчендә балкый иде. Кичәге даруларның һәм каты йокының файдасы булган, аның кәефе әйбәт иде. Кичәге хәлләр, вакыйгалар бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Зөбәрҗәткә телеграмма язганлыгын хәтерләде. Кииәт куркынып тетрәп китте. Шунсы онытылган: ул аны җибәрдеме, юкмы? Телеграмма өстәлдә ята иде. Заһид җиңел сулап куйды. Ярый әле, җибәрмәгән икән. Тукта, ничек булды сон? Ул берәм-берәм җентекләп хәтер капчыгын актара башлады, һәм Зөлхәбирә апаның ачкычны яшереп куюына мең рәхмәтләр укып, үзе язган телеграмманы кулына алды. Ашыкмыйча гына, үзенең кичә шундый ахмаклык эшләвенә апты- рый-аптырый аны ерткаларга кереште. Шунда ук, чиста кәгазь алып телеграмманы яңача язды. «Кадерле Зөбәржәт, мин исән-сау, кайгыр туың өчен рәхмәт, мин хәбәр итми торып кузгала күрмә. Калганнарын күрешкәч сөйләшербез. Заһид». Ул иртәнге чәен эчте дә ишекләрен бикләп үз бүлмәсендә эшкә утырды. Өстәл тартмасыннай җәйге җиңел перчаткалар алып киде, аннан соң шул перчаткалы куллары белән икенче бер тартмадан шакмаклы юка дәфтәр бите ертып алды һәхм шул кәгазьгә сул кулы белән яза башлады. «Терлекчелек институтының партия бюросына учхозда эшләүче бер төркем эшчедән. Без учхозда эшләүчеләр сезнең институтның гыйльм-и сотруднигы Рәхим Шэйхерамовның кыйланышларына артык түзә алмаганга күрә, тикшерелсен өчен шушы хатны язарга мәҗбүр булдык». XIV Заһидның Рәхимгә карата башлаган һөҗүме максатына ирешә ал- * маса да шактый кешене алҗытты. Әлбәттә, партбюро членнары бу хатның яла икәнлеген тоялар иде, ләкин шулай да тикшерергә мәҗбүр булдылар. Учхозда практика узучы студентлар чакыртылды, партбюрода Соломон Израилевич белән сөйләштеләр. Берәү дә булмаганны бар дип әйтә алмады, хатта язылганнарны инкарь итте. Студентлар катгый рәвештә Рәхимне якладылар һәм мондый кабахәтлек ясаучы кешене, табып, суд алдына бастырырга сүз бирделәр. Ләкин ул табылырлык түгел иде ахры. Ниһаять, партбюрога эшчеләр исеменнән дә шундый ук хат килеп төшкәч, хәлне бергәләп тикшерү өчен, учхоз дирекциясе һәм партоешма берлектә хәрәкәт итә башлады. Мәсьәләнең катлаулануына тагы Мәдинәнең саксызлыгы да сәбәп булды. Ул Рәхим белән сезнең мөнәсәбәт нинди, дигән сорауга, мин аны яратам, башкасын миннән сорамагыз, дип җавап кайтарды. Кыскасы, эш шундый бер төс алды, әйтерсең лә, хатның авторы кыек атып туры тидергән иде. Шул ук вакытны Заһидның лекция һәхм дәресләр белән артык кызыксына башлавы, кафедра-ара методик киңәшмәләрдә Рәхимне бу яктан каты-каты тәнкыйтьләве Рәхимне җитәрлек борчый иде. Укытуда, аның Заһидныкы кадәр тәҗрибәсе юк югын. Дәресләре дә, лекцияләре дә форма ягыннан калышалар. Ләкин аның каравы алар эчтәлек ягыннан максатлы булулары белән өстен иде. ...Дүшәмбе көнне иртәнге якта ректор Рәхимне үз янына чакыртты. Рәхим, борчыла төшеп, кабинетка килеп кергәндә, профессор Заһид белән сөйләшеп утыра иде. Сүз кафедраның эше, перспективасы һәм аспирантлар кабул итү турында бара иде. — Утырыгыз, Рәхим Миңлебаевич, — диде ректор, үзе сүзен дәвам иттерде. РәхихМ тәҗрибәсез түгел инде. Имтиханга кергән кешене тынычландырыр өчен гадәттә ниндидер гадирәк нәрсәләр турында сөйләшкән булалар. Тетрәп торган кеше сүз белән мавыгып тынычлана башлый. Күрәсең, миннән дә шундый имтихан алырга чамалыйлардыр, дип уйланды ул. Чыннан да,, юравы дөрескә чыкты. Заһид китәргә ымсынса да, ректор аңа ашыкмаска кушты һәм, Рәхимгә карап, мәгънәле генә башын кашып алды. — Я, Рәхим Миңлебаевич, сезнең эшләр ничек? Теге күңелсез эшләр партбюрода хәл ителеп беттеме? — Яла бит ул, Евгений Коноиович, аны «эш» дип атап булмый. — Ләкин тикшермичә дә булмый бит! — Әлбәттә, тикшерергә кирәк, ләкин башка юнәлештә, шундый ялаларны нинди кабахәт кеше яза икән дигән юнәлештә. — Бәлки, суд экспертизасына бирергә кирәктер? — Нигә,^ мин үтенечемдә шулай дип яздым да. — 1 ик бит монда кайбер... әйе, кайбер мәсьәләләр, ни әйтсәгез дә, хәл ителергә тиеш. — Мәсәлән? — Мәсәлән, Мәдинә Нәбиевна анда язылганнарны принципта инкарь итми. Ул сезне яратканлыгын әйткән. Ә сез ничек соң... аңа карата диюем? Рәхим ачуыннан каралып китте. — Сез, зинһар, Евгений Кононович, ул кызга .ниндидер гаеп тага күрмәгез. Әгәр ул шулай дип әйткән икән, бу әле һич хатта язылганнарны икърар итү дигән сүз түгел. Ректор тирән генә сулады да җитди төс белән Заһидка эндәште: — Әйтегезче, зинһар, Заһид Сафич, сез пи дә булса әйтә алмыйсызмы? Рәхим Миңлебаевич сезнеңчә мораль яктан... ничегрәк? Заһид, елмаеп, җилкәсен сикертеп куйды. — Бер сүз дә әйтә алмыйм. Минемчә, ул андый категориягә керә торган кешеләрдән түгел. Хәер, мин аны эш вакытында гына күрәм бит... Юк, юк, — диде ул бераз уйланып торганнан соң, — бу мәсьәләдә минем аңа бернинди дә сүзем юк. Тик менә укыту методикасы буенча претензия зур аңа, Евгений Кононович! — Нинди? — Күрәсең, Рәхим Миңлебаевич, гыйльми эшләр белән артык мавыгып китеп, укыту эшләрен бөтенләй ташлаган, һәрбер методик киңәшмәдә сүз аның турында бара хәзер. Лекцияләре дә ничектер шунда сайра к дип әйтимме?.. Заһид, тәэсирне берникадәр йомшарту өчен, көлеп куйды. — Я, ярар, сезгә китәргә дә була. Мин артык тоткарламыйм, — диде аңа ректор. Заһид чыгып киткәч, ректор Рәхимгә таба иелә төште: — Ни өчен, Рәхим Миңлебаевич, ни өчен сез тату яши алмыйсыз? Рәхим аңлый алмыйча торды. — Мин сезнең Мәдинә Нәбиевна белән мөнәсәбәтегез турында әйтмим, — диде ректор хәйләкәр бер елмаю белән. — Сүз доцент Таһиров белән сезнең арадагы мөнәсәбәт турында бара. — Мин аның турында, Евгений Кононович, партия җыелышында бик ачык сөйләдем кебек. ХикМәт шунда: җыелыш, коллектив нигездә минем яклы булуына карамастан, кафедрада бернинди үзгәреш күренми. Хәзер инде атакага Заһид Сафич үзе кереште. Мин гыйльми эш ягыннан башлаган булсам, ул укыту методикасын күтәреп чыкты. Рәхим әрнеп елмайды. Ректор, уйланып, симез ак бармакларын маңгаенда биетеп алды. — Ә кафедраның эшен шулай да җәелдереп җибәрергә кирәк, — диде ул, — бу минем хәзер инде нык кристаллашкан фикерем, һәм, * мин әйтер идем, сез, Рәхим Миңлебаевич, дөрес юлда. Сез ул кафедрага өр-яңа бер сулыш өрдегез. Минем сезнең кафедра да алдынгы кафедралар кебек булыр дип ышанасым килә. — Ансын эшләп була, Евгений Кононович. Миңа бары бер лаборант кына бирегез. Инде шунсын да әйтим: Соломон Израилевич, үзенең темасын үзгәртеп, минем белән бергә эшләргә булды. Ректор елмаеп куйды. Рәхимгә бу ничектер иронияле елмаю булып тоелды. Ләкин аңлашылмады: нидән ул шулай елмая? Ректор Рәхимгә уйчан бер караш ташлады да әйтте: — Рәхим Миңлебаевич! Әгәр дә кафедраны сезгә тапшырсак, ышанычыбызны акларсызмы? Рәхим, колакларына ышанмастай, урыныннан купты. — Ничек? — Әлбәттә, бу мәсьәләне мин генә хәл итә алмыйм. Озакламый конкурс игълан итәчәкбез, конкурска катнашучыларны комиссия караячак. Ләкин, минемчә, алар минем фикерне дә аяк астына салып таптамаслар. Ничек карынсыз? — Сөйли күрмәгез, зинһар! — диде Рәхим, ничектер хәлсезләнә төшеп.— Нинди мөдир чыксын ди миннән?! Профессор көлемсерәде дә: — Без барыбыз да эшне шулай башладык, — диде. — Институт сезгә бөтен шартларны тудырыр. Эш бары үзегездән генә торачак. Әгәр дары базларыгыз бушамаса, сез бер-ике, я күп булса өч елдан докторлык диссертациясен төгәлләрсез дип уйлыйм. Ул вакытны инде сез профессор исеме алган галим булачаксыз. — Евгений Кононович, мин беркайчан да эшемнең бу яклары турында уйламадым. Мөдир булу... профессор булу... бу минем башыма да кереп чыккамы юк. — Соң бит «чүлмәкне аллалар ясамый»! — Бәлки*, шулайдыр, ләкин мондый нәрсәләр минем башыма да кереп чыкканы булмады. Аннары, минем бит оештыру тәҗрибәм бик аз. Юк, юк. Евгений Кононович, җылы сүзегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Тик, минемчә, алай кирәкми. — Ни өчен? — Чөнки мине карьерист, бары Заһид Сафичны бәреп төшерү өчен генә тырышкан икән, дип әйтүләре бар! Бу юлы ректор, тыела алмыйча, шаркылдап көлеп үк җибәрде. — Кемнеңдер нәрсәдер әйтүеннән куркып без кафедраны консервацияли алмыйбыз. Без бит эш интересларыннан чыгып сүз йөртәбез. — Ансы шулай, ләкин Заһид Сафич белән дә исәпләшмичә булмый бит. Ялгыш карашта торса да, ул бик сәләтле һәм эрудицияле кеше, Евгений Кононович. — Белом мин аны. Я шуннан? — Минемчә, талантлы кешегә аерым караш булырга тиеш. — Ә без шулай итәбез дә, беләсегез килсә! — Ничек «итәбез»? — Аңа карата аерата саклык күрсәттек. Юкса, профессор Филиппов үлгәч, сезне кафедра мөдире итеп куйган булыр идек. Рәхим, ни әйтергә дә белмичә, сүзсез калды. — Менә шулай, — диде ректор, сүзнең беткәнлеген аңлатып, — уйланыгыз һәм әзерләнегез. Ә бу вак-төяк ялаларны... Ул турыда баш катырып азапланмагыз. Мин сезне дә беләм, Мәдинә Нәбиевнаны да... Рәхим чыгып китәргә дип урыныннан торды. — Туктагыз әле, Рәхим Миңлебаевич, — диде ректор. Өстәл артыннан чыгып, Рәхим янына килде, аның терсәгеннән тотып, күзләренә карады. — Ә шулай да сез Мәдинә Нәбиевнаны юкка газаплыйсыз! Рәхим башын аска иде, эченнән: «Тәгаен, бу каһәр Кави абый эшедер»,— дип уйланды. Сүз дәшмичә чыгып китте. Гаҗәп нәрсә иде бу дөнья дигәнең, Рәхим фикеремчә. Бик каты итеп башыңа сукканны көтәсең, сугышырга әзерләнеп җиңнәрне сызганасың, ә ул синең чәчеңнән сыйпап иркәли башлый. Инде булды, барып чыкты дисәң, ул арттан гына килеп сиңа тибеп җибәрә. Рәхим иң аскы каттагы «физиологик кура»га, тәҗрибәләр ясау өчен әзерләнгән хайваннар янына төшеп китте. XVI Рәхим никадәр генә эш белән мавыгып, онытылырга теләмдеен, ректор әйткән сүзләр һаман да аның башыннан чыкмады. Ул зуррак дәрәҗә алуга һәм кемнәрнедер кыерсытып үзенә юл салуга җапы-тәнс •1. .с. Ә.“ № 6. белән каршы иде. Ләкин шул ук вакытта аны «Бәлки, башка юл юктыр?» дигән сорау да нык уйланырга мәҗбүр итә иде. Рәхим бик яхшы аңлый. Әгәр ул җитәкче итеп куелса, кафедра хезмәткәрләренә җиңел булмаячак. Аларга аруталуны белмичә, лабораториядә булсын яки колхозларда булсын, бик нык эшләргә туры киләчәк. Чөнки Рәхим гыильми эшне башкача итеп күз алдына китерә дә алмый. Гомумән, нинди генә өлкә булмасын, иҗат эше ул пыскып януны яратмый. Кеше бары дөрләп янганда гына ни булса да эшли, тудыра ала. Рәхим моны белә, һәм аның нәтиҗәләрен дә күрә, һичшиксез, зур бәхәсләр кубачак. бик яман каршылык булачак. Бик ихтимал, әгәр Рәхим үз кул астындагы кешеләрне сындыра алмаса, ул алардан котылу ягын алга сөрер. Талантлы һәм дәртле яшь кешеләргә юл ачар. Бу ни дигән сүз? Бу — авыр көрәштән курыкмыйча һаман һөҗүмгә бару дигән сүз. Бу — кемнәр беләндер дошманлашу, кемнәр тарафыннандыр каһәрләнү, сүгелү, ачы гайбәткә тарыгу дигән сүз. Менә шуннан курыкмасаң, син риза бул! Әйе, әйе, фән белән шөгыльләнү ул әле лабораторияләрдә эзләнү генә түгел. Хәер, барлык эштә дә шулай, «ак перчатка киеп кенә революция ясап булмый». Ләкин боларның барысын да эшләү өчен үзеңнең көчең җитәрлегенә ышанычың зур булырга тиеш. Биредә: «Тукта, сынап карыйк, ни чыгар тагы», — дип булмый, бары җиңәчәгеңә ышанып кына хәрәкәт итәргә кирәк. Рәхим институтта эшләү дәверендә менә шул кагыйдәләрне белде. Әйе, хәл ителергә тиешле мәсьәлә үтә авыр иде. Аның каравы, авыр кичерешләр исәбенә яулап алынган бәхет ирешү газабыннан күп тапкыр салмаграк иде. Рәхим татып карады инде! Үзенең фән өлкәсендә эшли алырлык кеше икәнлеген исбат иткәндә татыды ул. Аның күз алдыннан яшьлеге, бала чаклары узды. Салам түбәле, типсәң аварга торган өй, әлифне таяк дип белмәгән надан әтисе, әнисе... Ачлы-туклы яшәп мәктәптә уку. Үги әнкәсе. Җәберләүләрдән качып күрше районда ерак туганында яшәү... һәм менә бүген!.. Сәер дә соң бу дөнья дигәнең! Рәхим’ эшен бетергәч, язгы һавада бер йөрү булыр дип, өенә җәяү генә кайтты һәм юлда әнә шулай уйланды. Квартирына кайтып кергәндә, балалар икесе дә өйдә иде. Равил килеп аның кочагына атылды. Аның артыннан Разия дә йөгереп килде. «БУ нинди хәл? Равилгә ни булган?» — дип уйланды Рәхим. ~— Әтием, безне -Мәдинә апа кунакка чакырды! — диде Равил, шатланып. — Әтием, ул язгы каникулны үзебездә уздырырсыз, диде, — дип өстәде Разия. — .Мәдинә апагыз килдемени? — Телефоннан шалтыратты, телефоннан, — диде Равил, ашыгып. — Белмим ШУЛ, сезгә анда күңелсез булмас микән соң? — диде Рәхим, эшләпәсен чөйгә элеп. Балалар, бер-берен бүлеп, анда отыры күңелле булачагын сөйли башладылар. _ Беләсеңме, нинди әйбәт ул Мәдинә апа! Ул мине ярата, во, законно! — диде Равил. — Мәдинә апа мине күлмәк тегәргә өирәтәм, диде, әтием, — диде Разия. — Мин аны ШУНДЫЙ яратам, әтием, шундый сагындым! — И-и, балакайларым, — диде Рәхим, балаларның икесен берьюлы кочып Ул авыр итеп көрсенде дә: — Беләсезме, нишлибез хәзер, — диде> _ әйдәгез, кая да булса барыйк. Кая барасыгыз килә? Курчак театрына барабызмы? — Минем мороженый ашыйсым килә, диде I авил. — Ә минем пирожный,— диде Разия. — Юк мороженый ашарга ярамый, — диде Рәхим, — аннан тамак авырта. Ә менә пирожный ярый. Моңа ризамы син, Равил? — Минме? — диде малай. — Әйе, син? — Пирожный тагы да тәмлерәк ул, җүләр,— диде Разия. — Юк, алай бер-берегезне мыскыллаштан- булмасын, — диде Рәхим, кисәтеп. — Ярый инде алайса, пирожный да ярый,— диде Равил. — Әтием дим, әтием, пирожныйны күп итеп алыйк.. Мәдинә апа белән бергәләп ашарбыз. — Ә сии ничек карыйсың моңа, Равил? — диде Рәхим. — Без аңа пирожный, аннан көнбагыш алып барыйк, — диде малай. — Ансы нигә тагы? — Шулай, Мәдинә апа көнбагыш чиртергә ярата. Рәхим көлеп җибәрде. Чыннан да, Мәдинәнең ояла-ояла, яшеренә-яшеренә көнбагыш чирткәләгәнеи аның да күргәне бар иде. — Ярый алайса, сезнеңчә булсын, — диде Рәхим. Алар, бер сәгать узар-узмастан, такси машинасында җыйнаулашып Мәдинәләргә барып төштеләр. Рәхимнең теләге бары балаларны озатып кую гына түгел иде. Аның үзе генә хәл лтә алмаган җитди мәсьәләләр турында Мәдинә белән киңәш-табыш итәсе дә килгән иде. Мәдинәне күргәч, ул аннан башка яшәүнең мөмкин түгеллеген тагы бер тапкыр тойды. Әйе, бу кыз аның өчен хәзер һәрьяклап кирәк. Дөреслектә ул инде Мәдинә белән бик күптән сердәш иде. Бик күптән инде Мәдинә иң беренче булып Рәхимгә киңәш сорап мөрәҗәгать итә >иде. Шулай ук Рәхим дә әллә кайчаннан бирле инде, аның фикерен белмичә торып, җитди эшләргә керешә алмый башлаган иде. Балалар Мәдинәләр өенә килеп керү белән, сагынылган якын бер урынга кайткандай, аерата күңеллеләнеп киттеләр. Табында озак утырмадылар. Җиһанның тәмле сые аларның тамакларын тиз туйдырды, йөгерешеп куышакуыша ишек алдына чыгып киттеләр. Ул арада булмады, тагы өйгә атылып керделәр, чишенеп ташлап, Мәдинә апаларының хәтфә тышлы альбомын .карый башладылар. Тагын табын янына килеп берәр чокыр чәй эчтеләр. Хәлбуки, Рәхим белән Мәдинә җитди рәвештә һаман сөйләшәләр иде әле. Җиһан табынны җыеп алгы якка чыгып киткәч тә сүз дәвам итте. — Мин, Рәхим, син булдырырсың дип уйлыйм, — диде Мәдинә. Аның йөзе уйчан, ә күзләре Рәхимгә иркәләгәндәй карый иде. — Белмим инде, әллә чыннан да тәвәккәллисеме? — дип куйды Рәхим, пошынып. Ул, бераз тынып торгач, болай дип өстәде: — Заһид Сафич, әлбәттә, миннән андый «әшәкелек» көтми. Ул конкурста үзеннән башка берәү дә катнашмас дип уйлый. — Ә син бит эш интересыннан чыгып андый нәрсәгә барасың! Нигә кирәк сиңа аның ничек уйлавы? — Ах, ул минем белән фикердәш була алса икән! — Бик шикле шул, ул үз юлы белән артык ерак киткән, — диде Мәдинә. Бераз тынлыктан соң Мәдинә текәлеп, сынап Рәхимгә карады. — Сии теге пычрак хатларда шуның бармак эзләре калмады микән дип уйламыйсыңмы? Рәхим куркынып артка чигенде. — Андый сүзне авызыңнан җил алсын, Мәдинә! Кеше турында ...ул кадәр начар уйламыйк. Минем әз генә дә шигем юк. Теге Роза Вәлиевиа дисәң, бер хәер. Евгений Кононович белән сөйләшкәннән соң, мин партбюрога кереп, теге яла ягучыны табыгыз дигән үтенечемне кире алдым. — Ә ни өчен? — диде Мәдинә, аптырап. — Минемчә, бер кабахәт аркасында әллә ничә кешене борчып, эшеннән аерырга ярамый! Мәдинә дәшмәде. Аның күз карашында ниндидер әйтеп булмый торган сәер бер үзенчәлек бар иде. Бу тәгаен сораулы караш иде. Рәхим шулай аңлады. Мәдинә аңардан: «Ә шуннан соң инде нәрсә?» — дип сорый иде кебек. Рәхим яратып һәм шул ук вакытта куркынып Мәдинәнең күзләренә текәлде. Бик авыр иде аңа. Авыр иде. Ул Мәдинәне ярата, ләкин берни дә вәгъдә итә алмый. Юк, бу мөмкин түгел иде! Күрше бүлмәдән альбом күтәреп Равил белән Разия бу бүлмәгә керделәр. Алар икесе ике ягыннан килеп Мәдинәне сарып алдылар да, ниндидер фоторәсемне күрсәтеп, Разня сүзгә кереште. — Мәдинә апа, бу синме, иеме, ат өстенә атланган син, ие? Балаларның яшь, тагы да чибәррәк Мәдинәнең ат өстендә ирләрчә килешле утырып торуына күзләре дүрт булган иде. •Мәдинә рәсемне күреп көлеп җибәрде. Әйе, атта төшкәй кыз ул үзе. Студент чакны, практикада юри кызык итеп шулай төшкән иде ул. Мәдинә балаларга тагы башка рәсемне күрсәтеп сөйли башлады. Балалар, аңа сырышып, аның җылы, акыллы күзләренә ышаныч һәм мәхәббәт белән текәлделәр. Рәхим тамак кырып куйды. Юк, башкача мөмкин түгел иде. — Балалар, — диде ул, дулкынлану аркасында кирәгеннән артыграк кычкырып, — әгәр Мәдинә апагыз... — Ул тукталып торды, аннан кинәт тәвәккәлләп сорады. — Әйе, әгәр Мәдинә апагыз гел-гел безнең белән бергә торса, сезгә әйбәт булыр идеме? Мәдинә комачтай кызарынды, башын иде. Балалар Шатлыкларыннан яктырып киттеләр. — Бик әйбәт булыр, әтием! — Мин Мәдинә апамны во ничек, законно яратам! — Алайса без аннан үтеник, әйдә, ул безнең белән торсын, — диде Рәхим. Хәзер Рәхимнең күзләрендә, йөзендә, кыяфәтендә үтенү генә түгел, ялвару, илереп ялвару билгеләре ачык сизелә иде. Моңарчы тыелып килгән олы мәхәббәт, әйтерсең, ташкын булып өскә ургылды. Сагышлы авыр көннәр кичергән иде Рәхим. Ләкин ул бүген тау елгаларының җитез агымыдай үзен алга сөйрәгән хисләрне тыя алмады. Хәер, моны ул теләмәде дә. Булган кадәресе дә бик җиткән иде. XVII Майның уналтысында терлекчелек институты нормаль физиология кафедрасының мөдирлек вазифасын башкарырга конкурс игълан итте. Конкурста доктор яки кандидат дигән гыйльми дәрәҗәсе булган һәрбер белгеч катнашырга хаклы иде. Соңыннан, конкурсның срогы узгач, бу урынга бары Заһид белән Рәхимнән генә үтенеч килгәнлеге мәгълүм булды. Чыннан да, Рәхимнең мондый эшкә батырчылык итүен Заһид һич көтмәгән иде. Ул аны беләм дип уйласа да, бу кадәр үк кыюдыр дип уйламый иде. Хәер, Заһид уенча, кыюлык кына түгел бу, хәтта оятсызлыкның ашып киткән бёр чиге иде. «Нахал, — дип уйланды ул Рәхим турында, — фәнгә кичә килеп, бүген кафедра җитәкләргә чамалый!» — Ул, үзенең конкурентын һәр яктан күз алдына китерергә тырышып, аны тикшереп, бәяләп утырды. Әйе, Заһидча, ул, әлбәттә, бер чебеш, авызыннан сөте кипмәгән бер кәпрәюче! «Ничек оялмый, ничек оялмый!» — дип уйланды ул. Ләкин, гаҗәп хәл: Заһид эченнән аны никадәр ныграк хурласа, шулкадәр үзенең конкурстан уза алуына өмете кими баргандай тойды. Ниһаять, ул үзенең язмышы өчен борчыла башлады. Кем белсен, бу адәм аңламас- лык шартларда әллә ниләр булуы бар. Берәр ахмагының башына тинтәк уй килер дә, шул үзсүзлене кафедра мөдире итеп куярлар! Тотыныр ул бер заман хикмәтле эшләр күрсәтергә! Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр, диләрме? Нәкъ шулай! Юк, юк, андый була күрмәсен! Бөтен кеше дә ул дәрәҗәгә үк барып җитмәгән әле. Булмас. 1Ол куймаслар. Минем хезмәтләрем аз түгел бит, мин эшли башлаганнан бирле ел саен бер, я ике гыйльми мәкалә бирми калмадым. Минем лекцияләремне студентлар ярата, аны хәтта гыйльми хезмәткәрләр дә йотлыгып тыңлый. Юк, юк! Заһид конкурс комиссиясе мәсьәләне хәл итәргә тиеш көнне шулай уйланды. Конкурс срогы кичә узган иде инде. Бүген комиссия киңәшмә уздыра, ә иртәгә үзенең карарын гыйльми совет раславына куячак. Июньнең уналтысы, имтиханнар башланган чак иде. Заһид кичә кабул иткән студентларының исемлеген, иртә белән үк институтка килеп, акка күчереп язды да кул куеп, канцеляриягә менеп китте. Комиссия ректор кабинетында утыра иде. Заһид ишекне ачып карады. Ләкин алгы бүлмәдә эш башкаручы белән секретарь гына иде. Заһид чак кына колак салып тыңлап торды. Ләкин эчке бүлмәдәге сүз һич аерып ишетерлек түгел иде. Заһид, үзенең шулай балаларча кылануын тоеп, читкә китте. Ашыгып укыту бүлегенә керде, андагы ап-ак, тулы тәнле секретарьга имтихан ведомостен сузды. Бу яшь хатын Заһидка аерата хөрмәт күрсәтә иде. Заһид күптән тоеп йөри. Бу матур хатынның уенчак күзләреннән күп нәрсәләрне аңларга була. Бу юлы секретарь елмайды да, Заһидка сокланып бер карагач, тулы күкрәген кабартып көрсенеп куйды. Заһидтан кәгазен алды. — Глафира Африкантовна! Сез көннән көн яшәрәсез, чибәрләнәсез, — диде Заһид. — Ой, што сез! — диде хатын, көлемсерәп. — Юк, уенсыз әйтәм. Сез гаҗәп бер ханым икәнсез, — диде Заһид. — Зинһар, миннән көлмәгез инде, — диде хатын, уңайсызланып. — Беләсезме, минем сезгә бик зур үтенечем бар. Сез комиссиянең эш йомгаклары турында миңа шалтыратсагыз иде. Безнең кафедрада беркем дә юк. Ассистентлар ялда, Рәхим Мицлебаевич совхозга китте. Техник персоналны да ашыгыч эш белән учхозга җибәрдем. Ә минем үземнең барасы җирем бар. Зинһар, мин сездән бик үтенәм. — Ярый, ярый, Заһид Сафич. Сезгә кая шалтыратырга? — Мин бер урында гына булмам ахры. Мин сезгә үзем шалтыратырмын. Белегез, нәтиҗә ничек икән. Анда бит протокол язалар, машинкада басарлар. Сез миңа әйтерсез. — Заһид мәгънәле генә итеп ректор кабинетына төртеп күрсәтте. — Яхшы, яхшы, рәхәтләнеп, — диде хатын. Заһид аның күзләренә туп-туры карап елмайды да йомшак кулын кысып бераз тотып торгач, урамга чыгып китте. Заһидның күңеле шомлана иде. Ул үзен кая куярга белми иде. Матур хатын белән болан көлемсерәп сөйләшү җиңел булмады аңа. Ләкин нишлисең! Ул таксига утырды да Идел портындагы ресторанга китте. Анда хәзер аулак, рәхәт булырга тиеш иде. Чыннан да, Заһид пыяла һәм бетоннан салынган вокзалдагы ресторанга кергәч иркен бер сулыш алды, Иделгә караган якка барып утырды. Алда, аяз күк йөзен чагылдырып, җылы, йомшак сулы Идел җәйрәп ята иде. Якты иркен ресторанда беркем дә юк диярлек. Ак эскәтерле буш өстәлләр. Рәхәт тынлыкч Почмактагы өстәл янында утырган гадирәк киемле кеше дә ашык-пошык шулпасын чөмереп бетереп, чыгып китте. Заһид янына ашыкмыйча гына ак алъяпкычлы официаитка'килде. Заһид заказ бирде. Ялгыз калгач, Идел киңлекләренә текәлгән хәлдә, уйлана башлады. Әйе, әйе, әгәр теге узса, бик күп җайсызлыклар көтә Заһидны. Ә белмәссең, узып та куяр! Бик оста алып барды бит эшне. Хәрәкәтчән, тик ятмый, җен, Заһид кебек нидер көтеп утырмый. Борынгылар, хәрәкәттә бәрәкәт, дип белми әйтмәгәннәр шул. Ләкин Заһид гаеплемени? Аның бар мөмкинлеге шул! Ул булдыра алганын эшләде. Үз-үзеп ничек көчләсен, ничек мәҗбүр итсен инде ул! Заһидның куркуы артканнан-арта бара иде. Ниндидер суыклык, тамагыннан узып, башка күтәрелә һәм бик җайсызлый иде. Ул кинәт алдында төпсез упкын каралып ятканын күрде. Әйтерсең, Заһид шул упкын алдында басып тора һәм ул шул упкынга таба бер адым атларга да төшеп китәргә тиеш. Әйе, ул үзе эшләгән ахмаклыклары өчен җавап бирергә тиеш. Ләкин, тукта, ахмаклыклар гынамы соң?.. А, тукта, тукта! — Заһид Рәхим өстеннән язган хатларын хәтерләде. Агарынып китте, чытырдатып йодрыгын йомарлады. Әйе-е, бусы ахмаклык кына түгел, кабахәтлек, түбәнлек иде, түбәнлек иде бу! Ниндидер әшәке кеше теге вакытны Заһидның әтисе өстеннән дә шундый ялалы хат язган бит. Шуның аркасында аны гаепсезгә харап иттеләр. Ә хәзер? Заһид учлары белән башын кысып тотты һәм байтак вакыт дәһшәтләнеп вазадагы кәгазь салфеткаларга текәлеп утырды. Шулай, бу инде ахмаклык кына түгел, җинаять иде. Ләкин күңелдәге боз бераздан шулай да эри башлагандай итте. Аңа ниндидер җылы сулыш орынгандай булды. Ләкин бит, дип уйланды Заһид, әйе, ләкин бит ул үзен юкка гына әтисенең башына җиткән әшәке адәм белән чагыштыра. Монда бернинди дә охшашлык юк. Хәзер бөтенләй башка заман бит инде. Әгәр элекке вакыттагы шартлар булса, ул мондый эшкә барыр идемени? Бу бит болай гына. Ни чарадан бичара дигәндәй генә. Юк, юк, юкка син, Заһид, үзеңне вак-төякләр белән азаплыйсың. Син, бернинди дә җинаять ясамадың, син бары ялгыштың гына. Юк, юк, Заһид бары ялгышты гына. Аңа берни дә булмаячак, андый хәлнең булуы мөмкин түгел. Аның эшләрен санга сукмый калырга хаклары юк аларның! Ничек итеп инде шуны, әле кичә генә фән юлына кергән кешене, Заһидтан өстен куйсыннар?! һич башка сыярлык нәрсә түгел бу! «Ә куйсалар?» — диде ниндидер бер эчке тавыш. Ул кичә генә эшкә кереште. Ә инде хезмәтләре турында бөтен Союз матбугатында сүз йөртә башладылар. Син бик күп мәкалә яздың, эшең бик күп, ә алар турында берәү дә ләм-мим сүз әйткәне юк әле! «Ә моның сәбәбе бары гаделсезлек хөкем сөргәнгә күрә генә, — дип җавап бирде Заһид. — Кая карама, анда гаделсезлек хөкем сөрә, менә шуннан ул! Юкса, минем эшләрем аныкыннан тирәнрәк тә, кызыклырак та. Ә кирәгрәкме соң? Син ул хезмәтләреңне тормыш һәм синең иң мөкатдәс идеалларың таләп иткәнгә күрә эшләдеңме соң?» — Минем идеалларым юк. Идеаллар алар ниндидер романтик шагыйрьгә кирәк. Мин фәннең тыйнак бер хезмәтчесе! Заһидның алдына салкын аш һәм графин белән виноград виносы китереп куйдылар. Заһид бокалны тутырып салды да эчеп ашарга кереште. Ә бит, чыннан да, аны алып ташлаулары бар. Әлбәттә, башта ул берничә ел шул Рәхим кул астында азап чигәр, аннан соң, кем белә, бәлки, институтны ташлап ук китәргә туры килер. Ә соң башка җирләрдә ул Рәхимнәр юкмыни? Әйтүе генә ансат, көннәрдән бер көнне, карале, агайне, син безгә кирәкле кеше түгел, син фән өлкәсенә ялгыш килеп эләккәнсең, дип куып та чыгарырлар. Шуннан нишләргә? Заһид бераздан үзен эштән куылган, япа-ялгыз, урамда ач-ялайгач калган бер мескен итеп күз алдына китерә башлады. Нишләргә соң? Бәлки, миңа ул чакны производствога китәргәдер. Гади ветврач булып калыргадыр? Ә мин аны күптән онытканмын инде. Мин хәзер буаз сыерның ничә айлык бозавы барлыгын да билгели алмыйм. Нишләргә соң? Япа-ялгыз калып кычкырып, үкереп үләргәме? Беркемем дә юк бит ичмаса! Менә сиңа могҗиза, ә?! Әле кичә генә бик сөекле булган кеше, ниндидер бер кеше аркасында, бөтен кешелек сыйфатларын югалтып, кара өметсезлеккә чумсынсана! Заһид, бәлки, җиңелрәк булыр дип бер-бер артлы бокалларны бушатырга кереште. Ниһаять, ул бер фикергә килде. «Тукта, болай итәбез, — диде, — хәзер мин институтка шалтыратам. Әгәр конкурстан үткән булсам, Зөбәрҗәткә бернинди дә телеграмма сукмыйм. Әгәр инде уза алмасам, хәзер үк аңа телеграмма сугам. Булды бу! Миңа башка бернинди дә юл юк. Чөнки, теге мөдир булып алса, мин беттем. Шундый вакытны сыенырлык берәр кешең булмаса, бигрәк тә авыр бит!» Заһид шулай уйлады һәм уен гамәлгә ашыру теләге белән урыныннан купты. Ресторанда ук телефон-, автомат бар иде. Заһид Глафира Африкантовнага шалтыратты. — Әйе, мин сезне тыңлыйм, — диде хатын. — Ах, сезме? Хәзер белом, хәзер, хәзер, Заһид Сафич! Заһид, стенага сөялгән килеш, түземсезләнеп, секретарьның телефон янына килүен көтте. Аның тыелгысыз булып тез буыннары калтырый иде. Моңа игътибар итмәскә тырышып, ул бөтен стенаны тутырган зур тәрәзә аша яр буйларын күзәтә башлады. Барысы да тыныч, бар да тыныч иде. Бары ул гына... Кинәт трубкада тавыш ишетелде. — Заһид Сафич, белештем, ниндидер аңлашылмаган хәл. Ниндидер... башка да сыймый торган нәрсә... — диде матур хатын. Заһид артык тыңламады, трубканы элде дә ашыгып үзенең өстәле янына китте. Яңадан аракы китертте. Бераздан ул аркасына кемдер кулын куйганын тойды. Әйләнеп карарга өлгермәде, Мөхәммәтҗанов- ның: — Кеше күрмәгәндә бераз гына салабызмы? — дигән сүзләрен ишетте. «Ә-ә, теге Мөхәммәтҗанов, кайчандыр Мәдинәләр совхозына бергә барган идек». Заһид усал бер сүз әйтергә теләп борылганда, Мөхәммәтҗанов буфетка таба китеп бара иде инде. Аның кулында сары күн чемодан белән плащ, өстендә кара костюм. Ул буфет янында гына аягүрә килеш бер стакан аракы эчте дә, Заһидка күз кысып, чыгып китте. «Менә, менә Рәхим дә нәкъ шул, — дип уйланды Заһид, — булса да булыр икән, суйган да каплаган. Ике итек—бер кием». Ул авыр гына урыныннан кузгалды. Исәп-хисапны өзеп, астагы почта бүлегенә төшә башлады. Аның бу вакыт күзләре тонган, йөзе таштай катып калган иде. Ул, һич икеләнеп тормастан, Зөбәрҗәтне чакырып телеграмма җибәрде. Бераздан Заһидка җиңелрәк тоелгандай булды, һәрхәлдә аңа хәзер барыбер иде. — Әйдә, җәһәннәм булсын! — диде ул, су өстеиә карап. — Ишетәсеңме, Идел, мин бөтен дөньясына төкерәм! Ул бетон рәшәткәле яр буйлап китте. Ә Идел тип-тигез булып, кояш нурларында көзгедәй ялтырап, бернинди тоткарлыкларга да карамастан, һаман талгын гына ага да ага иде...