Логотип Казан Утлары
Роман

ИКЕ БУЙДАК

РоманIV
V
енә барлык төеннәр берьюлы чишелде! Утырыгыз әле, пожалысты,— диде Заһид, ишекне каты итеп ябып.
Мәдинә ефәк плащын кайтара төшеп диванга утыр-ды да:
— Сезнең миңа эшләгән яхшылыкларыгызны, Заһид Сафпч, беркайчан да
IV Дәвамы. БаГшы 1, 2, 3 сайларда.
М
онытмам, рәхмәт сезгә, — диде.
Заһид эш өстәле артына кереп креслосына утырды. Кәгазь кисә торган скальпельне кулында әйләндерә-әйләндерә кашларын җыерып уйланып торды һәм кинәт батырчылык итеп:
— Сез, Мәдинә, минем турыда артык яхшы уйлап хаталанасыз, — диде, соры күзләрен тутырып Мәдинәгә карап торды. Аның икеләнгәне, әйтәсе сүзенең бик зур җайсызлыклар тудырачагы йөзенә үк чыккан иде. — Мнн бит сез уйлаган «кеше түгел» — диде ул, ниһаять.
— Ничек инде? — дип пышылдады Мәдинә. — Сез миңа ничә тапкыр ярдәм 'иттегез. Менә бу юлы да, әгәр сезнең рекомендациягез булма са, ректор мине эшкә алыр идемени?
Заһид елмаеп куйды.
—■ Дөресен әйтим, теге вакытны сезгә ярдәм иткән кеше ул Басын- ров иде. Хәтерегездәме, теге комиссиядә катнашкан юан, калын кара кашлы кеше? Инде шунсын да әйтим, бу юлы да миңа сезнең эш эзләп йөрүегезне, ул әйтте. Ә мин... — Заһид таты кызганыч кыяфәттә елмаеп куйды, — мин сезгә вәгъдәләр бирү .белән генә чикләнеп калдым. Күңелсез, тик шулай да факт.
Ул Мәдинәнең сүзен көтеп торды.
— Юк, барыбер сезгә бик зур рәхмәт, Заһид Сафич, — диде Мәдинә, — сез нигә сөйлисез миңа андый сүзләрне?!
— Чөнки бу хәл мине борчып килде. Нигә мин сезнең яннан теге чакны качып киттем сон? Сез аны да белергә тиеш. Чөнки мин сезне алдап йөргәнемне белдем. Миңем үземә тиешле булмаган бәхеттән файдаланасым килмәде.
Мәдинә, хәйраи калып, күзләрен доцентка текәде.
— Ә нигә кирәк ул алай үзеңне-үзең табалау, Заһид Сафпч? Mini сезне якын күрәм, сезне мин үземнең дустым дип исәплим. Барыбер...
—■ Миң сезне яратам, — диде Заһид акрьпь бер тавыш белән, — шел мине барысын да ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр итә.
’ Мәдинә дәшмәде. Аның күзләре тагы да зуррак булып ачылды.
— Билгеле, бәлки бу сезнең өчен бик... ничек әйтергә... бәлки, бөтенләй сез теләгән нәрсә түгелдер. Мин сездәп олы да, аннан... — Ул
тагы тукталы-п калды. Ничектер Зөбәржәт турында да әйтергә кирәк иде. Заһидның шул хатын белән араны өзә алмавы да җинаять иде бит. Ләкин ул сүз таба алмады, төртелеп калды.
— Рәхмәт сезгә, чакыртуыгыз өчен рәхмәт, — диде Мәдинә, кинәт урыныннан торып, — ә калганнары турында мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Аларыпың минем башыма кереп чыкканы да .булмады.
Заһид тагы нидер әйтмәкче булып башын күтәрде, ләкин шул чакны ишек шакыдылар. Бүлмәгә тузган чәчле, кара тутлы бер студент килеп керде.
—- Заһид Сафич, миннән сорагыз пиде, — диде ул бик үтенеп. — Хас шуның өчен бәрәңге казыган җирдән кайттым бит. Бүген дә имтихан бирә алмасам, тагы стипендиясез калам бит инде.
— Тырышып укырга кирәк аны, тырышмасац, шулай бул!а ул, — диде Заһид коры гына.
— Заһид Сафич, тырышмадым түгел ич инде, бары бер мәсьәләдә генә бераз буталдым.
—■ Ярар, — диде Заһид йөзен чытып. — .бераз гына көтегез, менә эшебез беткәч, биреп карарсыз.
Студент чыгып китте. Мәдинә урыныннан кузгалды.
— Сезнең эшләрегез дә бар, мин китим инде.
— Башка нәрсә әйтим?! — диде Заһид. Өстәл артыннан торып, Мәдинә янына .килде. — Башка сүзем юк. Сезгә бәхет телим, әйбәт урнашыгыз.
—• Нигә, без күрешербез әле, — диде Мәдинә елмая төшеп. Аның тешләре шикәр төсле ак һәм көрән йөзенә аерата бер матурлык биреп балкыйлар иде. Заһид аның салкынча озын бармакларын кысты.
— Рәхмәт. Алайса, сез әйбәтләп эшли башлагач, мин берәр сылтау табып сезгә барып чыгармын әле.
— Рәхим итегез, — диде Мәдинә елмаеп һәм йөзе шунда ук җитдиләнеп калды. Ул, артык бер сүз дә әйтмәстән, кулын Заһид ычкындырганчы ук сак кына тартып алды да тиз-тиз атлап чыгып китте.
Заһид яңадан үз урынына -барып утырды. Кулын маңгаена куйды. Кинәт б.өтен җанын тетрәтеп, аны үкенү тойгысы буа башлады. Бу нинди мәгънәсезлек булды тагы? Нигә кирәк мондый җүләрлек! Ул бит Мәдинә каршында адәм көлкесенә генә калды. Ул аның каршында бөтенләй чүпкә әйләнде. Әлбәттә, Мәдинә аңардан көләчәк. Бик ихтимал. Бәлки әле бер булмаса бер институт халкына да сөйләр. Юк, юк, мондый ахмаклык һич ярамый! Ах, боздым бит, боздым кагыйдәмне. Бу инде принципсызлыкның иң югары ноктасы!
Ул, тәрәзәдән ишек алдына карап, байтак вакыт тынып торды. Анда ак халатлы студентлар ниндидер бер сары атны уратып алганнар иде. Кинәт ишек шакыдылар. «Керегез», — дип кычкырды Заһид, ишеккә карамыйча гына.
Якадан борылганда баягы студент, сабыр гына, доцентның сорау биргәнен көтеп утыра иде инде.
— Нинди сорауга җавап бирә алмадыгыз? — диде Заһид коры гына.
— Икенче сигнал системасы турында буталдым, Заһид Сафич.
— Ну, укыдыгызмы соң?
— Укымаган кая инде, Заһид Сафич! Миләр череде инде.
Заһид авыз чите белән генә елмаеп куйды.
— Бирегез зачеткагызны!
Шатлыктан -күзләре нурланып -киткән студент кабаланып зачет кенәгәсен сузды. Заһид аның уку билгеләрен берәм-берәм күзеннән кичереп: «Менә шулай уздырабыз да, аннары, кайдан килгән соң ov белгеч исеменә тап төшерүче мәхлуклар, дип шаккатабыз» дип уйланды. Ул шулай уйланды, ләкин эченнән, ярый инде, фәкыйрь генә егет 2*
икән үзе, бәлки семьясы да авыр яши торгандыр, йөзенә карагайда, бик әдәпле кешегә охшаган, дип, зачеткага «-канәгать» билгесе куйды. Егет шатлыктан елмаеп ук җибәрде. Заһид, изге эш эшләвенә үзе дә куанып, аңа зачеткасын сузды.
— Мәгез, тырышып укыгыз!
— Рәхмәт сезгә, Заһид Сафич, рәхмәт.
Егет кабаланып бүлмәдән чыгып китте.
Аның коридорда иптәшләренә: «Егетләр, оттым, менә ипидер ет- тым!» — дигән сүзләре ишетелде.
«Ничек, нәрсә отты икән?» дип уйланды Заһид.
«Оттым бит Шәрнфуллинны. Менә күрерсең, китапны кулыма тотып карамасам да,-имтиханны бирми калмам, дигән -идем», — диде студент. Заһид тетрәнеп креслосына ауды, «Хам!» дип мыгырданды, ләкин бу вакыт студенттан җилләр‘иокән иде инде. Заһид-сүзсез генә баш иеп утыра бирде.
Ниһаять, ачуы басыла төшкәч, ул лабораториягә керде. Анда Соломон Израилевич белән Рәхим физиологик тәҗрибәләр ясыйлар иде.
— Настя, Бобикны да алып менегез әле, — диде Заһид.
— Бик гаҗәп хәл килеп чыга, Заһид Сафич, — диде Соломон Израилевич, — ничек аңларга икән, реакция барометрик басым белән үзгәрә. Депрессия!
— Бик мөмкин, — диде Заһид, аннан карт ассистентка булышып йөргән Рәхимгә мөрәҗәгать итте: — Ну, ничек сезнең эш, барамы?
— Бара, Заһид Сафич, — диде Рәхим. Күренеп тора, ул һаман да әле шат. Бу хәл Заһидны борчып куйды.
— Ниләр кыйраттыгыз соң бу арада?
— Бу көннәрдә мин органик кислоталар белән маташтым. Биохимия кафедрасында эшлим. Хатыйп Закировичка рәхмәт, миңа методикасын бирде, реактивларын да кызганмый.
ӘДИП МАЛИКОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Артымда — кыялар
(Солдат биографиясеннән)
1
Ө лгермәпек гашыйк булырга да, Безие дәшеп быргы уйнады.
Хыялдагы сыман ерак калды Кыңгыраулы сабан туйлары.
2
Халхин-Голга алып китте поезд, Мылтык бирде кулыма Ватаным. Мылтык белә» саклап тудырдык без Көнчыгышның алсу һәр таңын.
Халхин-Голдаи —
карлы Сахалинга...
Купты диңгез кинәт ярсынып:
— Европада сугыш өермәсе! Байый кояш канга манчылып.
— Сон, нәтиҗәләр ниндирәк?
— Гипотеза дөрескә чыга кебек. Серкә кислотасы алтмыш процент.
— Ну> иу? — дип куйды Заһид коры гына.
Рәхим, эше белән мавыккан хәлдә, шулай да тикшеренүләрнең әкрен баруыннан зарланып алды.
— Ашыгуда мәгънә юк, — дип куйды Заһид, — ашыгуның һич кирәге юк.
Кинәт ул Рәхимнең кичәге сүзләрен хәтерләде.
— Ә ничек соң, кәҗә вакыйгасы ни белән бетте? — дип сорады. — Азсынамы һаман?
— Азсына, — диде Рәхим көрсенеп, — бик җайсыз хәлдә калдым мин.
— Сез ул кеше белән аяк терәп сөйләшегез, — днде Заһид. — Нинди кеше инде ул! Аңларга тиеш. Әгәр бер дә җайга килерлек түгел икән, сораганын бирегез. Әйдә, җаны чыксын! Үзем акча биреп торырмын.
— Чыннан дамы? — диде Рәхим колакларына ышанмастай.
Заһид эченнән: «Тырыш егет, кызганыч хәлдә калган, аңа ярдәм итү минем бурыч түгелмени», — дип уйланды. Рәхим исә: «Менә рәхмәт аңа, димәк, бары да мин теләгәнчә булачак», — дип уйлана иде.
Vi
Рәхим балалары янына ашкынып кайтты. Чыннан да, хәл мөшкел иде. Өченче көн Габдуллаҗанга теге кәҗә мәсьәләсен әйткәч, хуҗаның һәрвакыт елмаеп тора торган кызыл йөзе беренче тапкыр җитдиләнде, ул үзенең үткен тырнаклары һәм тешләсә өзел чыгара торган тешләре барлыгын ачык сиздерде. Мәрвәрит исә, моңарчы юашлыгы, үз итүчәи- леге белән күңелдә җылы хис калдырган Мәрвәрит, бөтенләй үзлеген югалтып чәрелдәргә кереште. Ул чакны Рәхимгә чигенүдән башка юл калмады һәм ул: «Яхшы, сезнеңчә булыр алайса, кәҗәне алып кайтыр-
Килә фашист богау сала-сала Киләчәккә, якты теләккә.
Илгә төбәп аткан һәр кургашын Тиеп уза безнең йөрәккә.
Прицельдә кузләр көне-төне, Тыеп тору учне авыр ла. Коелганчы чәчләр тозлы җилдә, Көйсен иде утлы давылда:
— Көнбатышка!
Штаб өстәленә
Рапорт ява, алар — көлтәләп.
Бирми Ватан ләкин уңай җавап, Рапорт өчен ала шелтәләп.
Хаклы идең кая җибәрсәң дә, Ни кушсаң да, Илем, син безгә.
Самурайга юлны бикләр өчен, Кыя булып бастык диңгездә.
Идел аша искән кайнар җилкәй, Фронтгагы хәлне сөйләче?
...Бер төпчекне кулдан-кулга йөртеп, Суырабыз ирен көйгәнче.
мын», — диде. Бу сүзләрне ул, әлбәттә, уйлап әйтте. Рәхим башта ук үзенең тәкъдименә күнмәүләрен сизенгән иде. «Ничек инде ул алып кайтырга? — диде Габдуллаҗан. — Без аның кайтачагын белсәк, азык хәстәрләгән булыр идек». — «Ә нишләргә соң миңа? — диде Рәхим.— Акча алмыйм дисез, кәҗә дә кирәкми дисез, нишләргә кала инде ми-ңа?»— «Берни дә эшләмәскә, торган кәҗә үз урынында тора бирсен, безгә сөтен алып кайтсаң, шул җиткән». — «Ә кәҗәгез авырып китсә, я үлсә?» — «Үлмәс, алла кушса», — диде Габдуллаҗан. Шуның белән сүз бетте. Кичә хуҗа дежурда иде, кәҗә турында ләм-мим сүз булмады. Бүген исә Рәхим эштән кайту белән яңадан сүзне яңартырга теләде. Әйдә, ни .булса, шул! Җитәр! Ичмаса балаларыма бер чокырын гына куйсыннар иде. Карунның каруны, ничек түзеп тормак кирәк мондый хәлгә! Кайтып балалары белән ашап-эчкәч, ул Габдуллаҗанны эзләп бакчага чыкты. Хуҗа кура агачларын сирәкләп йөри иде.
— Көчкә куәт булсын, Габдуллаҗан абый!
— Ә, нихәл, кайттыңмы, брат?
— Габдуллаҗан абый, мин сезнең белән теге кәҗә турында сөйләш- мәкче идем. Күпме түләргә аның өчен?
Габдуллаҗан бер мизгел тынып, хәрәкәтсез торды.
— Минем сиңа кәҗә сатканым юк, Рәхим брат.
— Сатканыгыз юк, Габдуллаҗан абый, ләкин менә шулай килеп чыкты бит.
— Ул егетлек булмады инде, кем, Рәхим!
— Минем ул чакны кәҗә сатып алырга акчам юк иде. Мин сезнең кәҗәгез белән бпк кирәкле тәҗрибәләр ясадым.
— Сиңа әллә, бәлкем, ул тәҗрибә кирәктер, тәгаен шулайдыр, ник дисәң, ул синең ипекәең. Ә миңа аның ни хәҗәте бар?
— Сез бит берни дә оттырмадыгыз! Мин бит сезгә һәр көнне сөт кайтарып тордым.
— Әллә кәҗәсен дә, шунда ук сөтен дә алыр идеңме?
3
Дары исе, янгын сеременнән Ватан күге калган ысланып. Туплар тавышы һаман ерагая, Сугыш юлы бара кыскарып.
Ул кыскара анда, ә биредә Квйри яңа сугыш филтәсе.
...Безнең рапортларга соңлап кына Җавап бирде август иртәсе.
Соңлап кына... Берлин урамнары Тетрәп тынгач җиңү маршыннан. Ни кушсаң да, Илем, син хаклысың. Синең язмыш кыйммәт барсыннан! Тайга теме безгә разведкада Виза бирде дошман тылына.
Кулда — гранат, тештә — айдай хәнҗәр, Сызгырмагыз, җилләр, кыныда...
Утраулардан күчте корабларга Тынычлык һәм үлем тартышы. Сузыла барды күктә, дуга булып, Салютларның зәңгәр балкышы.
— Ә менә миңа хәзер аның сөте дә кирәк. Чөнки сөтне тикшерәчәкмен. Җитәр, әле дә мин Зәмзәмбикә сөт бирмәгәндә дә, сезнең өчен байтак сәт сатып алдым.
— Алсаң, мин кушмадым бит аны, Рәхим брат. Син мине, абзацны, төпкә утырткансың, инде хәзер ансат кына котылмак буласың.
— Габдуллаҗан абый, тыңлагыз әле. Мин сезнең кәҗәгезне сатып алырга тиеш. Бу—эш өчен, менә фән өчен кирәкле. Мин сезгә аның тулы бәясен бирермен. Инде миңа кәҗә кирәк дисез икән, Арча базарына барам да сезгә менә дигән сөтле кәҗә сатып алып бирәм. Минем хәлгә керегез.
— Сатып алырга булгач, аны, энем, шул вакытны ук әйтәләр...
— Аңлагыз, ул вакытта минем 'акчам юк иде. Мин эшнең барып чы- гарлыгын исбатлап, акча алырга тиеш идем.
—■ Әллә, бәлкем, ул чакны мин дә сиңа кәҗәмне сатмас идем.
— Әйтеп торам бит, Габдуллаҗан абый, мин, балалар авызыннан аерып, булган акчамны кәҗәгә тота алмадым.
— Инде акчаң юк икән, тәҗрибә-фәлән дип йөрмиләр аны, брат.
— Ансы менә минем эш инде. Фән. фән, аңлыйсызмы?
Ләкин Рәхим абзасының моны аңламаганлыгын үзе дә белеп тора иде.
— Фәнең үзеңә булсын, миңа әйткән сүзеңдә торуың кирәк. Миңа сөт кирәк, сөт, аңлыйсыңмы, алла колы! Әйткән сүзеңдә тор.
Габдуллаҗан мыекларын тырпайтып, ачуыннан сүз таба алмыйча, тонган күзләрен терәп торды.
— Үпкәләмәгез, Габдуллаҗан абый,— диде Рәхим,— тик моннан соң сөт ташый алмыйм.
Ул өйгә кереп Мәрвәрит белән сөйләшеп карамакчы булды. Хатын- кыз мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк иде, аныңча. Тик бераздан ул бу очракта эшнең нәкъ киресенчә торганын аңлады. Ә ара бозылышуның җимешен Рәхим икенче көнне үк ■иртәнге чәй вакытында татыды.
4
Сызлауларын бассын яраларның. Абагалар өздем тайгадан.
Чәч агарды, туплар тынып калгач, Дусларымны җуйган кайгыдан.
Адреслар да күптән тутырылган, [(антыр көннәр калган санаулы... Ята алар онытып, рапорт өчен Шелтәләвем Ватан-ананың.
Мәңге ачылмаска кысылганнар Ут-давылда көйгән иреннәр...
— Хәлләр ничек Ерак Көнчыгышта? — Хәбәр сорый Дунай, Иделләр.
5
Тормыш миңа аек хәтер биргән Үткәннәргә кире кайтырга.
Шулар тәнгә корыч ныклык өсти, Шул үткәннәр алга чакыра.
Окопташлар каны миндә тибә, Адресларын йөртәм күңелдә.
— Менә бодай, кем, Рәхим, соңыннан әйтмәдең диярлек булмасын, сиңа сүзем шул, — диде Габдуллаҗан бүлмәгә кереп. — Сезне кышка бүлмәбездә калдыра алмыйбыз. Картайган көндә бераз кешечә үз нрке- бездә яшисе килә.
— Шулайдыр, — диде Рәхим, — мин моны кичә үк сизгән идем.
—• Ю-ук, — диде Габдуллаҗан көлемсерәп, — монда -кәҗәнең катнашы юк. Булмаганны уйлап гөнаһка батма.
Рәхим сүз әйтмәде, сер сынатмады. Ләкин бу уен эш түгел иде. Торырга урының булмаса, шәһәр җирендә, балалар белән, частниктаи бүлмә табу ансат түгел ул. Рәхим моны күптән белә иде инде. Ә ©ч көннән соң вакыйга тагы да катлаулана төште. Төшке аштан соң факультет партбюросының секретаре чакырып язу җибәрде. Ишекне ачып, секретарьның йөзең күрү белән, Рәхим үзенең гаепле кеше сыйфатында чакырылганлыгын тойды.
Секретарьны Рәхим шулай ук күптән белә иде. Бу кеше Рәхим студент чакны агрономия кафедрасына ассистент булып килде. Ләкин ул Рәхимне хәзер бөтенләй оныткан иде.
— Утырыгыз әле. Сезнең өстән жалу бар, —■ диде ул. — Нинди кәҗә вакыйгасы ул? Сез нн өчен алай үзегезнең квартир хуҗагызны рәнҗетәсез? Икәүләшеп килгәннәр. Картлар. Җылыйлар. Эш нидә, аңлатыгыз әле. Дөресен әйтим, беренче тойгы сезнең файдага түгел.
Рәхим булган хәлне сөйләп бирде. Секретарь аны дөрес аңлаган идеме, юкмы, Рәхим, никадәр теләмәсен, белә алмады. Тик шунсы ачык, секретарь зур аптырашта. Ни әйтергә дә белмәде. «Яхшы, уйлашырбыз, тик сез үзегез дә тик ятмагыз, ничектер араны көйләргә кирәк»,— диде.
Рәхим чыгып китте. Лабораториягә кереп, эшкә тотынгач, ул уйлана башлады. «Юкка мин секретарьга бүгенге хәлемне аңлатмадым. Тормышның җайсызлыгын, балаларның бөтенләй диярлек тәрбиячесез үз ирекләрендә калуын, хуҗаның инде квартирдан куа башлаганын әйтер-
Тынычлыкка алар юллар салып. Зур һөҗүмгә бара бүген дә!
Иреннәре көеп кысылса да, Дәшә дуслар еллар аркылы:
— Туфрак аша тойсын табаныгыз Җиргә күчкән йөрәк ялкынын!
Дусларым күп... Шунсын ачык белам: Дуслык булсын утка чыдарлык;
Туган җиргә булган мәхәббәтне Үлем аша алып чыгарлык!
Үткәннәрем баскан таш кыядай, Алар мина: — Чигенү юк! — диләр. Коммунизм йортын күтәргәндә Бурычларның кыенын йөклиләр!
Сакаллылар кайта тайгадан
Саумы, Себер!
Тагын әйләндем, Сәлам алып килдем Ленага. ...Уйламагыз тайга йоклый дип, Тайга бездән иртә уяна.
гә кирәк иде кебек. Ә бит минем ярдәм сорарлык мораль хакым бар,— дип уйланды Рәхим. — Ни әйтсән дә, эшнең нәтиҗәсе әйбәт бит. Ләкин нинди хәл бу? — Рәхим үзенчә .бик әһәмиятле дип ышанган эшенә кай- берәүләрнсң ирония беләнрәк каравын тойды. — Эшнең ни дәрәҗәдә кирәкле булуын аңласа Заһид Сафич аңларга тиеш иде инде. Ләкин ул да соңгы вакытта ни өчендер читләшергә тели. Ә менә бу секретарь Рәхимнең әйткәннәрен ничек кабул итте соң? Аның да күзләрендә ниндидер бер ышанычсыз елмаю чагылды түгелме. Хәер, ул бит агроном! Аның терлек физиологиясен аңламавы да ,бик мөмкин». Рәхим шулай уйланды.
Ул кинәт Настяның, күзләрен алмыйча, үзенә карап торганын тойды. Кыз аңа теләктәшлек күрсәтә иде. Ю.к, Настя Рәхимне хөрмәт итеп кенә калмый, ә якын күрә. Ул аңа булдыра алган барлык яхшылыкны эшләргә әзер. Хәер, Рәхим дә аны туган сеңелеседәй яратты. Барлык серләрен аның 'белән уртаклашты. Әле .кичә булган хәлләрне сөйләгәч, Настя, эштән кайту белән бөтен туган-тумача, дус-ишләреи гизеп, Рәхимнәргә бүлмә эзләргә керешкән. Ә хәзер, Рәхимнең кинәт аерата күңелсезләнеп киткән йөзен күреп, ул ничек булса да аның хәлен җиңеләйтергә теләде. Сүзне Рәхим үзе башлады:
— Минем «кадерле туганнарым» институтка килеп өстән жалоба язганнар.
— Синең өстән? Китсәнә! Ни дип, Рәхим абый?
— Менә шулай-шулай, мине алдады, ярдәм -итегез, дип.
Кыз уйга калды.
— Әллә булмаса, Рәхим абый, яңадан сөт ала башлыйбызмы? Квартир хәле Казанда бик авыр бит.
— Үлсәм дә андый эшкә бармыйм! — диде Рәхим кискен итеп. — Син нәрсә, кем дип уйладың Рәхим абыеңны?
Настя, сүз дәшмичә, бары башын кыңгыр салып кына куйды.
Аланында учак эзләре, Күмерләре калган кузланып. Рюкзак асып, иртә таң белән Геологлар киткән кузгалып.
Саклый алар тайга йоласын: Көзге йөртми, сакал кырмыйлар. Уйламагыз берүк ялгышып, Яши диеп монда кыргыйлар.
Бу язмышны ВУЗда чакта ук Көтеп алган алар зарыгып.
Киткән саен юллар еракка, Ачыла барган яңа горизонт.
Авырлыгы юлның — иңнәрдә, Чишмәләрнең тәме — телләрдә... Геологтан сора, кирәксә, Ялгызлыкны пичек җиңәргә.
Сакаллылар капта тайгадан. Учка салып Себер рудасын. Күреп кайта алар хыялда Яңа гигант монда туасын.
—• Беләсеңме нәрсә, Настя, бөтен мәсьәлә хәл кылыначак. Менә профессор гына кайтсын. Мин безнең эш турында әйбәтләп кафедра утырышында сөйләячәкмен, исбат итәчәкмен. Шуппан соң Иван Ильич мәсьәләне ректорат каршында куячак һәм минем теманы планга кертәчәк. Белмәссең, бәлки әле мин бу эшне гыйльми конференциядә дә сөйләрмен!
— Ә аннан соң?
— Ә аннан соң миңа ныклап торып экспериментлар ясарга юл ачылачак!
Рәхимнең күңеле кинәт күтәрелеп китте. Ул хәтта, (киләчәктәге хәлләрне күз алдына китереп, Настяга күз кысып та куйды.
— Ә квартир булырмы соң? — дип сорады кыз.
—- Нигә булмасын, барысы да булыр. Сабыр иткән — морадына җиткән. Белдеңме, Настенька!
— Белдем, — диде кыз, елмая төшеп.
— Белсәң, менә теге шкаф башындагы реометрларны алып сөрт әле. Респерацион камераны студентлар кайтуына тәртипкә китерә торыйк.
VII
Рәхим, кайтып керү' белән, Разияне өйалдыңда очратып:
— Көндез нәкъ мин әйткәнчә ашадыгызмы? — дип сорады. ’
Разиянең кулында маргарин ягылган икмәк кисәге һәм бер шакмак шикәр иде. Ул, куркынып, шыпырт кына җавап кайтарды:
— Мәрвәрит апа орыша.
— Ничек инде орыша? Әйдәле, керик әле.
Алар өйгә керделәр. Мәрвәрит май язып утыра иде.
— Я, эш нәрсәдә, ни өчен .көндез ашамадыгыз, ботканы плитәдә җы-лыттыңмы? — дип сорады Рәхим кызыннан, Разия, куркынып, бер әтисенә, бер хатынга карап алды.
Чернышевский рәсеме Леиа ага гасыр гасырлардан, Тайга аша, ярып тауларны. Сискәндереп Себер наратларын, Буровойлар җыры шаулады.
Күтәрелгән вышка яр өстенә, Күләгәсе суда тирбәлә.
Каршы ала сине таныш рәсем Культбудкага килеп кергәндә.
Якташларым, димен, сайратыгыз Саратский гармун телләрен...
— Без Иделдән, әйе, Гаврилович, Без ачабыз кембри 1 серләрен.
Культбудкала тынлык... Ә күңелләр Тарих битен капшый, актара.
...Ул кайчандыр шушы ело буйлап, Чабып узган чаптар атларда,
Сергеи юлы озын, салкын булган, Озата барган патша жандармы.
* Кембри — Себердә нефть табыла торгап катлам.
— Плитә янына килергә мин рөхсәт итмәдем аңа,—диде Мәрвәрит.
— Ничек инде алай?
— Бармак башы шае баланы ялгызын калдырып нинди рәтле әти йөрсен икән! Пешеп үләрләр, алла сакласын!
— Куркасыз икән, үзегез күз-колак булырлар аны!
— А-а,— дип куйды тәмам чырае качкан Мәрвәрит,— акылың алтын икән, имә, акылың алтын икән! Ни гомердән бирле мин синең маңка балаларыңны 'багып, ашатып-эчертеп йөрим. Нәрсә булды соң шуның өчен миңа? Аш белән аткайга таш белән аттың! Әгәр балаларыңны ашатасың килә икән, эшеңнән кайт та үзең кара, мин сиңа асрау хатын түгел.
Артык сөйләшүдә .мәгънә юк иде. Рәхим кызын ияртеп үз бүлмәсенә керде..
— Ничава, кызым, борчылма. Менә бүген үк кибеттән термос алып кайтырбыз. Шуңа кайнар ботканы салып куясың, әз генә дә суынмый, сез мәктәптән кайткангача кап-кайнар көенчә тора. Чәйне дә шулай итәрбез. Әйдә, плитәләрен ^ашларына капласыннар!
— Мин әле аңа җәй буе сату итештем, — дип куйды турсаеп Разия.
— Әйдә, бер дә исең китмәсен. Энең кая соң?
— Белмим, аңың әле мәктәптән кайтканы юк.
— Ничек алан? — диде Рәхим куркынып. — Бар әле, мин ашарга әмәлләгәнче йөгереп кенә мәктәбенә барып кайт әле. Нигә кайтмый • икән ул?
Рәхим кухняда ашарга әзерләгән арада, Разия кайтып җитте.
— Әтием, анда юк ул!
— Ничек инде юк? Бар әле тапы урамга чыгып малайлардан сорашып кер, кайда икән ул?.
Кыз тагы чыгып китте. Бу юлы ул озак кермичә торды. Дүрт күз
Җиз кыңгырау тавышы чыңлап торган Әрнетерлек итеп җаннарңы.
«Безнең аваз барыр киләчәккә, Яна тарих туар көрәштә...» Ул сөргендә килеш, халкы белән Рахметовлар аша сөйләшкән.
Әйтә кебек буген якташларга: «Матурлык ул бары тормышта.
Сез хуҗасы бөек Россиянең, Җир яшәрә сезнең сулыштан».
Ак күбеккә баткан җитез атлар Алмашынган шушы урында.
Алмашынган гасыр... Ә ул яшн Яшьтәш булып безнең буынга!
Әниемә
1 әгәрәшеп үстек җиде малай, Җиде малай, тагын ике кыз. Бәхетләрен саклап, һәр балаңның Баш очында тордың йокысыз.
белән көткән Рәхим кызы кайтып кергәндә табын әзерләгән, икмәк ки-сеп маташа иде.
— Я, кая Равил?
— Белмиләр, әтием. Тик аның малайлар белән автобуста Дербишкә арасында кататсы итеп йөргәнен генә Колька күреп калган.
Рәхим, ниндидер начар эш сизенеп, урыныннан сикереп торды.
— Ашый тор, мин телефоннан шалтыратып карыйм.
Ул, кызын әзер табын яныңда калдырып, йөгерә-атлый чыгып китте. Бераздан Дербышкадагы милиция бүлекчәсенә шалтыратты. Анда берни дә белмиләр нде. Рәхим Казанга шалтыратты. Ниһаять, җиңел сулап куйды. Ул начаррагы булмасын дип курыккан иде. Казаннан Ра вилнең «балалар бүлмәсе»ндә утырганлыгын әйттеләр.
Рәхим тәртип бозучы улын квартирына алып кайтканда, караңгы төшкән иде инде. Ул Равилне орышмады да, кыйнамады да. Әйе, аның болан әрсез алабай булып үсүендә ул үзе дә гаепле нде. Рәхимнең күңеленә, болан булмый, балаларны интернатка, атналы-к мәктәпкә урнаштырырга кирәк, дигән уй керде. Ә үзем ничек булса да көн итәрмен әле. дип уйлады.
Балалар, ниһаять, ашап-эчеп, дәрес әзерләргә утырдылар. Рәхим кулына өйдә укылырга тиешле монографияне алды. Баштарак ул әле- дән-әле балаларының дәрес әзерләүләре белән кызыксынды, ләкин китап битләре ачылган саен бу эш онытыла барды һәм, ниһаять, Рәхим бары гыйльми китапта язылганнар белән генә яши башлады.
Ул кинәт Разиянең чәрелдәп елап җибәргәнен ишетте. Борылып караганда, кызы елап башын тоткан, ә Равил исә, сугышчан бер кыяфәттә, апасына сугу өчең .кулындагы линейкасын кылычтай уйната иде.
— Хәзер үк куй! — дип кычкырды Рәхим. — Бу нинди эш тагы?!
Рәхим линейканы улының кулыннан тартып алды да үзенә кизәнде. Малай, күзен чытырдатып йомып, муенын җыерды. Ләкин бераздаы, ли-нейканың үзенә тимәвен аңлагач, ул авызын турсайтып күзләрен ачты.
Канатыңа җыеп «бэбкә»ларең, Сакладың син җилдән, салкыннан. Кыштыр-кыштыр һаман куа бардың Мәшәкатьле двнья артыннан.
Синең вчен алтын булганбыздыр. Без балкысак — син дә балкыдың. Баш балаң да якын, уртанчың да, Ә тепчегең — иң-иң якының.
Шатлыгын да, хәсрәт әчесен дә, — Син барын да бергә кичердең. Хәсрәтеңне юып куз яшь белән, Безгә, әни, ширбәт эчердең.
Без үстек тә менә таралыштык, Юлдан, әни, күзең алмыйсың. Түребездә кал, дип ялынсак та, Килгәч кайту ягын карыйсың.
Күз алдымда суга баруларың Таң нурыдай шәлең беркәиеп. Алып китәм әле үз яныма Чишмәләрең белән күтәреп.
— Нигә сугышасың, апага шулай-кул күтәрергә ярыймыни?
— Ә пигә ул минем каламны ала?
— Ничек синеке? Бер өйдә синеке-минеке юк. Икегез дә бер савыттан маныгыз.
Ул кара савытын кызына якынрак куйды. Разия исә тавышсыз гына кызганыч бер кыяфәттә елап тора иде.
— Елама, кызым, елама. Аның ише усал малай!.. У-у, сине, ну, үсә бер башкисәр!
Рәхим кызының башыннан сыйпады. Ләкин Разиннең гарьләнүе, күрәсең, чиктәп ашкан иде, кыз күз ачып йомганчы өстәлдә яткан линейканы алды да энесенә сукты.
— Бу нинди эш тагы! — дип, Рәхим урыныннан сикереп торды. Әтәчләнеп сугышырга әзерләнгән улын кулы белән линейкадан саклады. — Сезнең икегезнең дә каеш татыганыгыз юк әле, — диде ул. — Меиә мин үземнең теге к-аешны алыйм әле!
Ул, чыннан да, карават астындагы чемоданнан солдат каешы алып килде. Равил, тынып, астыртын гына каешны күзәтә башлады, Разия исә куркуын елмаю белән яшерергә тырыша иде.
—- Менә шупда торсын әле ул, — диде Рәхим стенадагы кадакка каешны элеп. — Ул исегезгә төшереп торыр. Дөньяда каеш дигән әйбер дә бар!
Тагы тынычлык урнашты. Балалар икесе дә мышкылдап эшләренә керештеләр. Ә Рәхим исә баштарак уку аралаш балаларын күзәткәләсә дә, бераздан тагы йотылып эшенә бирелде. Ул үзен кызыксындырган бүлекне укып чыкты, аннары аерата әһәмиятле урыннарын Һич иренмичә күчереп язарга тотынды. Алар инде хәзер бер кара савытына өчәүләшеп тыгылалар һәм ара-тирә аларның күзләре очраша иде.
Яңадан ярты сәгать чамасы эшләгәннән соң, балалар -икесе дә дәресләрен әзерләп бетерделәр. Рәхим аларның дәфтәрләрен карап чыкты. Бу вакытны инде балалар икесе дә йокымсырый башлаганнар иде.
Күңелләр гел янәшә
Якут шагыйре Иван Гоголевка
■ I ралар бик якын булган — Укып йврдск бер ВУЗда.
Һәвәс идек туп чөяргә, Яшь җитсә дә утызга.
Син котыпка якын җирдән, Ә мин килдем Иделдән. Икебез дә фронт кичкән, Икебез дә шинельдән.
Ярдәм итмәде сынауда Җиңеп алган медальләр: Бездән елгер иде фәнгә Ун класстан килгәннәр.
Ил кайгысы — и ft зур кайгы, Ятланганы онтылган...
Без шат идек: бу егетләр Ярын бездән соц туган.
һәвәс идек туп атарга, Сөенечтән ансы да...
Равил йокысы килүдән кәҗәләнеп еларга ук кереште. Рәхим, урыннар җәеп, икесен дә раскладуш кал арга салды. Әйе, икесе дә бик кечкенә шул әле. Аларга әниләренең иркәләве инк кирәк чак. Ләкин нишләргә соң? Рәхим булдыра алганның барысын да эшли һәм эшләячәк тә, тик ул барыбер Галияне алыштыра алмас. Бик аяныч, бик аяныч. Рәхим песи балалары кебек йомарланып йоклаган балаларына карап торды, тирән сулап, стенадагы рамнан ярым елмаеп үзенә текәлгән хатынына карады.
Балалар йокыга китү белән, плащын, кепкасың киде, утны сүндерде һәм. күршеләрне борчымас өчен, сак адымнар белән ишек алдыңа чыкты. Көзге ачы җпл исеп, бакчадагы агачлар белән даулаша иде. Янгыр туктаган, ләкин бөтен җир юеш. Рәхим бастырыгы эшереп куелган бикле капканы ачып тормады, бакча рәшәткәсенә басып койма өстенә менде дә урам якка төште. Бераздан инде ул төн караңгылыгына кушылып юкка чыкты.
Бу эш һәр көнне шулай кабатлана. Балаларын йоклату белән, Рәхим эшләп кайту өчен институтка китә. Көн саен нке-өч сәгать кенә эшләнсә дә, шул рәвешчә айга байтак эш кыйратып ташларга була бит! Рәхим шулай уйланды һәм болан нтү аның өчен шактый җайлы да булып чыкты. Бару-кайтуы җәяү генә. Бусы үзенә күрә бер саф һавада физкультура ясау, аннары автобуска артык расход та чыкмый. Ул барысын да минутлап исәпләде. Хәер, ул эшендә дә шулай итә иде. Аңа эшне сәгатькә карап эшләүнең ни дәрәҗәдә файдалы икәнлеген белү өчен артык зур тәҗрибә кирәк булмады. Моны ул тиз аңлады һәм шулай яши башлады.
Юл асфальтка чыккач җиңеләйде. Аякка чабата кадәрле балчык ябышмый хәзер. Ничектер күңел дә күтәрелеп китте. Ничава, диде Рәхим үз-үзенә, барысы да нәкъ без теләгәнчә барып чыгар әле, тырышсаң, эшнең бер җае чыкмый калмый аның!
Институтның тышкы ишеге бикле иде. Рәхим швейцарны уятып ачтырды.
Лабораториягә керде. Шкафыннан 'көндез үк әзерләп куйган реак-тивларын, приборларын алды һәм, халатын киеп, иркенләп эшенә кереште. Моннан да хозуррак минутлар юк иде аның өчен...
Ярый әле дошман танкы Дулап килми каршыга.
Син — якутча, мин — татарча Ала идек җырлап та.
Сагына иде сине бер кыз Еракта, бик еракта.
Окопларда калды яшьлек, Торды дөнья айкалып... Соң булса да, егет чакны ВУЗда алдык кайтарып.
Концертларын башкаланың. Тынлап йөрдек ис китеп. Мәскәу безне очраштырды һәм аерды дус итеп.
Син—'Ленада, мин—Иделдә... Барыр юллар тайга аша.
Аралар ерак булса да, Күңелләр гел янәшә!
Ул әле генә эшкә керешкән кебек иде, вакыт сизелмичә узып та киткән. Беләгендәге сәгате уникене күрсәткәнгә бөтенләй ышанмады. Түшәмдәге зур лампочканы яндырып, стена сәгатенә карады. Юк, сәгать дөрес йөри икән. Ә эш һич кенә дә бетәрлек түгел. Әмма кайтырга кирәк, чөнки сәгать шулай куша. Вакытында ятып, җитәрлек йокламасап, барыбер үзенекен итмичә калмый ул. Барыбер үчен ала. Әллә нигә бер янып эшләүче генә сәгать белән кызыксынмый, ә даими рәвештә янып һәр көн зур йөк тартучы кеше вакыт белән исәпләшергә тиеш.
Рәхим әйберләрен һәркайсын үз урынына куйды. Халатын салып плащ киде һәм вестибюльдәге диванда гырлап йоклаган апаны уятты да урамга чыкты. ,
Егерме алты минуттан сон ул үз квартирына .кайтып җитте. Тукталып тормастан, күнегелгән хәрәкәтләр белән койма аша ишек алдына төште.
Кинәт ниндидер күләгә хәрәкәткә килде.
— Сөбханалла, бу кем бу? Син түгелме соң, Рәхим?
Бу Габдуллаҗан иде.
— Әйе, мин ул, Габдуллаҗан абый.
— Нәрсә, кан кымырҗып киттемени? Бер бушанып кайтыйм дидеңмени?
— Мин эштән кайттым, Габдуллаҗан абый, әллә ниләр уйлап, башыгызны катырмагыз.
Хуҗа эчке күлмәк-ыштаннан, иңенә бары бушлат кына салган иде. Ул җылы киеменә ныграк төренде дә өйгә керә башлаган Рәхимгә:
—■ Сабыр ит, әйтәсе сүзем бар, — диде.
—■ Я, нинди сүз икән ул?
— Яхшы түгел бит, әй.Үзең институтта эшлисең, үзең партийный, ә үзен бозык хатын-кыз белән чуаласың.
— Мин сезгә бер әйттем инде, — диде Рәхим, кискен рәвештә ишек тоткасын тартып.
— Матри, малай, мин карап тормам, институтыңдагы партинный- ларга барып әйтсәм, аннан очып чыкканыңны сизми дә калырсың!
VIII
Октябрь башына студентлар барысы да кайтып җитте. Хәзер иртәдән кичкә кадәр институт аудиторияләре шаулап-гөрләп тора .башлады. Дәресләр, укулар көннән-көн кызды һәм, моңа бәйләнеп, укытучы гыйльми сотрудникларның да эше арта барды.
Хәзер инде .буш көн якшәмбе генә иде. Хәер, алай да түгел, чөнки эш көннәрендә вакыт җитмәүдән карал-маган китап, язылмаган язу ял көненә калдырыла. Шуңа күрә, инде ял көне җитте, бер рәхәтләнеп ял итим дисә, кешегә үзен дөнья кадәр эшләнәсе эш көткәнлеге мәгълүм була.
Профессорның ялда булуы Заһидның эшен аерата арттырды. Ул мөдир урынына калган кеше буларак утырыш, җыелыш, киңәшмәләрнең барысында да актив катнашырга тиеш. Моның өстенә, политик уку, төрле-төрле җәмгыятьләрдәге эш, студентлар белән тәрбия эшләре, шуларның ук гыйльми түгәрәкләрен җитәкләү, дирекциянең, министрлыкның йомышларын үтәү, белемнәр тарату җәмгыяте буенча культура университетларында лекцияләр уку һәм тагы бик күп һич уйланмаган, көтелмәгән эшләр. Инде боларга өстәп, укыту эшләренең кеннән- көн тнрәпгәрәк керүен һәм гыйльми эшне кызулатырга кирәклеген дә исәпкә алсаң (чөнки ел дигән нәрсә ул уза да китә), Заһидның үз ирегендә калган вакыты юк дәрәҗәсендә иде.
Тик шулай да ул өлгерлеге аркасында ара-тнрә Зөбәрҗәт беюн к»- ио-театрларга да барып килергә, әллә нидә бер булса да бильярд УЙ-
нал алырга, хәтта җае чыкканда преферанс белән шөгыльләнергә дә вакыт таба иде.
Шулай да профессорның тизрәк «кайтып эшенә керешүе җайлырак булыр иде. Әйе, картның калып аркасына ышыклануга ни җитә?! һәрхәлдә мөдирлек вазифасы җилкәдән төшәчәк, аз дигәндә, лекцияләрне ул бер факультетта гына укыячак.
Заһид, шундый уйлар белән булашып, яна үтүкләнгән ап-ак халатын киде дә, конспектларын яңадан бер тапкыр барлап, кулына указка таягын алды. Лекция башланырга нәкъ сигез мнпут вакыт калган иде. Менә ун елдан бирле инде ул студентларга лекция сөйли. Ул бирелергә тиешле материалны шәп белә, хәтта лекциясенең гадәттәгечә әйбәт чыгачагын да тоя, ләкин шулай да ул һәрвакыт һәр лекция алдыннан дулкынлана, үзен никадәр тыныч тотарга теләмәсен, борчыла. Лектор өчен иң авыр минутлар ,оу!
Заһид бүлмәсендәге диванга аркасын терәп ярым яткан хәлдә берни турында да уйланмаска тырышты. Ял итеп нервыларны көйләү өчен әйбәт ысул иде бу: барлык мускулларны йомшартасың һәм берни турында да бирелеп уйланмыйсың. Ә кайбер уйлар үзләренә ермак ясап әк- рен-әкрен саркыйлар икән, ул гына зарар итми. Беренче звонок булу белән, Заһид киеренке эшчән бер хәлгә киләчәк. Ул кыю адымнар белән аудиториягә керәчәк һәм, студентларны күздән кичергәч, лекциясен башлап җибәрәчәк, һәм менә әле генә авыр, газаплы булып күренгән эш шунда дәртләндерә, илһа.мландыра торган күңелле бер нәрсәгә әвереләчәк. Ул белә: башта сүлпәнрәк тыңлаган аудитория әкренләп игътибарын көчәйтә, ә бераздан ул Заһидның лекциясе белән, гипнозга эләккән кешедәй, бөтенләй мавыгып китә, әсир ителә. Шулай тыңлаучылар белән лектор арасында җепләр ныгыганнан-ныгый, контакт көчәй- гәннән-көчәя. Әле шундый бер минут була: барлык күзләр аңа гына текәлә һәм ул күзләрдә шатлыклы ялтырау, бөтенләй онытылып лекторның әйткәннәре белән генә яшәү башлана. Әйе, ул вакыт барлык әйткәннәре бөтен төгәллеге белән тыңлаучыларына барып җитә, алар сөйләүче белән бергә тирән рәхәтлек кичерәләр. Юк, алай гына да түгел, алар үзләренең остазлары белән горурланалар, аны эчкерсез ярату белән ярата башлыйлар.
Заһид боларның барын да тоеп, кичереп белә. Тик шулай да һәр лекциясе алдыннан каушый.
Ул, кулындагы таякны бөтереп, звонокның шалтыравын көтте. Ургылып искән җил кебек күңеленә Зөбәрҗәт, аннан Мәдинә кагылып уздылар. Кичә Заһид телефон аша Мәдинә турында белеште. Урнашкан, хәзергә канәгать, инде авыру апасына телеграмма суккан икән. Ә Зөбәрҗәт соң? Ярар, кирәкми, кирәкми, мондый вакытта кирәкми, дип уйланды Заһид. Уйлар төркеме өермәдәй бер кузгалып алганнан соң тагы тынып калды. Шулай да араларыннан берсе саркып сиздермәстән генә тагын юл ала башлады. Бусы Рәхим турындагы уй иде. Кичә армас-талмас лаборант, хуҗам квартирадан китәргә әйтә, нишләргә икән сон? — дип киңәш сорады. Бәлки, директор белән сөйләшеп карарга кирәктер, жәл бит егет. Тик монда алда бер уңайсыз нәрсә тора. Ул—Иван Ильич. Заһид башын селкеп куйды. Юк, юк, кирәкми, кирәкми, лекция алдыннан борчулы уйларның кирәге юк!
Заһ-ид беләгендәге алтынга манган сәгатенә күз салды. Менә секунд геле шушы турыга җиткәч, звонок булырга тиеш. Булыр микән? Сәгатьләре дөрес микән? Бер, ике... Заһид секунд телен күзәтә башлады. Ләкин тел тиешле урынны калтыранып узып китте. Бернинди звонок әсәре булмады. Әллә булып та ишетми калдымы? Ул, урыныннан торып, ишекне ачты. Коридорда Рәхим тора иде.
— Заһид Сафич, таблицалар барысы да эленгән, озер.
— Звонок булмадымы әле?
— Юк, менә хәзер булырга тиеш.
Кинәт бөтен институт бинасын тетрәтеп электр кыңгырау тавышы яңгырады. Заһид җиңел адымнар белән лекцияләр аудиториясенә таба китте. Ишек тирәсендә күренгән студентлар ашыгып эчкә керә башла- дылар. Доцент ярым шаяру тонында аларга берничә кисәтү ясады. Ләкин аның йөзендә әз генә дә ачулануга охшаш нәрсә юк иде. Ул түземлек белән барлык соңга калучыларның кереп беткәнен көтте, аннары үзе керде.
Лекция аудиториясендә — идәннән түшәмгәчә күтәрелгән амфитеатрлы утыру урыннары. Студент халкы Заһидның лекцияләрен калдырырга яратмый, шуңа күрә гадәттә аудитория шыгрым тулы була.
Заһид, студентларның тәмам тынычлануын көтеп, күзәтеп торды. Арада кукыраеп бер үзе ике урын алып утырган Шәфика Сабировна, аннан алдарак кечкенә генә булып, күзлек пыялаларын ялтыратып утыручы Соломон Израилевич, иң арттагы рәттә озын ябык Василий Григорьевич Капуста күзгә чалынып китте.
Заһид конспектларын кафедра өстенә ачып салды һәм, аларга бөтенләй карамастан, лекциясен башлап җибәрде. Ул игътибарны ничек итеп яуларга кирәклеген яхшы белә. Моңа лекциянең тирән эчтәлекле булуы гына җитми. Студентны ял иттереп ала белергә дә кирәк. Моның өчен һәр лекциядә кыстырып җибәрә торган берничә кызыклы материалы бар аның.
Студент халкы тарихи шәхесләрнең кызыклы тормыш детальләрен тыңларга ярата, ул тагы үз тәҗрибәңнән китерелгән фактлар белән кы-зыксына. Заһидта болар барысы да бар. Ул биология һәм физиология өлкәсендәге атаклы галимнәр турында яшьлектә бик күп укыды. Ә инде тәҗрибә мәсьәләсендә ул Ватан сугышы елларыннан, үзенең армия лаза-ретыңда елга якын ветеринар врач булып эшләү вакытыннан мисаллар китерә. Аның җае чыкканда сөйләп алырга оригиналь анекдотлары да бар. Кайчак алар да ярап китә.
Ул бу юлы да тыңлаучыларын авызына карата алды һәм кинәт тәнәфес белдереп звонок шалтыравы лектор өчен генә түгел, хәтта студентлар өчен дә сәеррәк тоелды. Кырык биш минут вакыт болай тиз узарга тиеш түгел иде кебек.
Заһид, лекциянең беренче сәгате узгач, үз бүлмәсенә кереп ял итә алмады. Аны кызыксынучы студентлар сарып алды һәм сорау артыннан сорау яудыра башладылар. Әйе, студентларның Заһид фәне белән болай кызыксынулары бик күңелле хәл иде. Курс әле яңа ^ашланды, ә инде мавыгучылар ишәйгәннән-ишәя.
Заһидка сорауларны кәгазьгә язып та, лекция беткәннән соң янына килеп тә бирүчеләр җитәрлек булды. Доцент, эшен тәмамлап, ял итү өчен үз бүлмәсенә кергәндә, шактый арыганлыгын тойды. Аның белән бүлмәгә лекциянең икенче сәгатендә генә үзен тыңлый алган аспирант Роза Вәлиевна да керде.
— Бүген исключительно шәп, рухланып сөйләдегез, Заһид Сафич, — диде ул куштанланып. -
Заһидка рәхәт иде, ул моңа каршы бәхетле төс белән елмаеп җавап бирде. Диванга утырып, арыганлыгын сиздерергә теләгәндәй, яңакларын кабартып көрсенеп куйды.
— Менә рәхимсез студентлар, ә? — диде. — Тәнәфескә дә чыгармыйлар. Тәки шул кафедра янында хәлдән тайганчы тоталар бит!
Роза диванга Заһид белән янәшә утырды һәм чыркылдап көлеп җибәрде.
— Бүген сез лекцияне бик эффектно бетердегез, Заһид Сафич — диде ул бераздан.
Бу комплиментка каршы Заһид бер сүз дә әйтмәде. Җитдиләнеп үзе сорау бирде:
—- Сезнең нәрсә... берәр йомыш юктыр бит, Роза?
3. .С. Ә-- X 4.
I,
—• Мин, әгәр мөмкин булса, сезгә ике сорау бирер идем, Заһид Сафич.
— Рәхим итегез.
— Беренчесе: Иван Ильич кайчан кайта? Сез аннан хат алгансыз дип ишеттем.
. — 0 икенчесе? — диде Заһид.
Кыз уенчак тонны аңлады, ашып торган күкрәкләрен уйнатып боргаланып алды.
— Шаярмагыз әле, Заһид Сафич. Минем өчен бик важно ул. Икенчесен соңыннан әйтермен.
Заһид артык иркәләнергә күнеккән, куштан, ләкин эчкерле бу кызны яратмый иде. Тик хәзер аның кәефе бик яхшы, шуңа күрә ул барына да риза.
— Розочка, Иван Ильич шушы айның урталарында кайтып төшәрмен дигән иде, ләкин, кызганычка каршы, миңа язган соңгы хатында кәефсезләнеп торам, кайтуны айның ахырына калдырырга туры килер ахры, дигән.
Кызның чырае караңгыланып китте, йөзенә курку билгеләре йөгерде. Ул шефның авырып китүе аспирант өчен кулай түгеллеген яхшы белә иде.
— Ничек авырый, нәрсә булган? • диде ул.
— Минемчә, әллә ни булмаган, һәрхәлдә, шулай дип уйлыйк.
— Сез мине бөтенләй борчуга салдыгыз. Җитмәсә, минем экспериментлар нигәдер чыкмый. Ичмаса, сез ярдәм итәр идегез, Заһид Сафич.
— Ә сез аның үзенә хат языгыз, — диде Заһид сүрән генә. Ул аспирантның җитәкчесе түгел һәм бу эшкә тыгыласы килми дә. Билгеле, Заһид Сафич аның темасын әйбәт белә. Ләкин, профессордан узып, аңа ниндидер күрсәтмәләр бирүне, методик ярдәмне урынсыз эш дип саный иде.
— Юк, мин хат язып тормыйм инде, -т- диде Роза Заһидның күңе- лендәгеләрне аңлагандай. Аннары, батыраеп Заһидка әйтте: — Заһид Сафич, әйтүем өчен үпкәләмәгез, сез миңа ярдәм итәргә теләмисез. Ә менә безнең лаборантның эше сезне ни өчендер бик кызыксындыра. Ни сәбәптән ул шулай, ә?
Заһидның кашлары җыерыла башлады.
— Мине ул, беләсегез килсә, әз генә дә кызыксындырмый. Ә кызык-сындырган кадәресе сезгә кагылмый..
— Минем икенче соравым нәкъ менә шушы иде, — диде Роза. Бераз тынып торганнан соң, Рәхимне күздә тотып, әйтеп куйды: — Просто мин акламыйм ул кешене!
— Сезгә комачауламыйдыр бит?
— Юк, әнә теге көннән соң ул миннән яшерен генә эшли.
— Шулай булгач, сез аңа тимәгез инде. Әйдә, җаны тели икән, шөгыльләнә бирсен!
— Әйтүе генә ансат! Ул, минемчә, ниндиһер җүләрлек эшләргә җыена.
— Ягъни, нәрсә?
— Өченче көнне ул миңа, Иван Ильичның теге Харьков профессоры белән бәхәсен нигезсез дип табарга була, диде. Ничек инде ул, безнең кафедрада эшли, ә үзе безгә каршы?
— Беләсезме нәрсә, Роза, — диде Заһид, — ул сезнең белән просто шаярып сөйләшкән. Чөнки...
Заһид тукталып калды, сүзне Роза элеп алып китте:
— Алай димәс идем мин, Заһид Сафич. Ул бөтен көченә тырыша. Настенькаиы да уз ягьвда аударган инде. Белмәссең, әллә араларында... — Роза, ясалма оялу белән йөзен яшереп, хихылдап көлеп куйды.
Заһид, урыныннан торып, халатын сала б.ашлады. Аның бу шымчылык итеп йөрүче кызга ачуы килде. Ул, чыгып китегез, сүз бетте, дигәнне ачык аңлатыл, үз өстәле янына барып утырды, кәгазьләренә чумды. Заһидның якты, аяз күңеле урамдагы .көзге һавадай тәмам бозылган иде. Алдындагы китапка үрелде, кызның шыпырт кына: «Гафу итегез», — дип бүлмәдән чыгып китүен тойды. Ләкин борылып карамады, бөтен көчен җигеп, укыласы китап битенә чумды.
IX
— Карагыз әле, Рәхим туган, сез ни эшләр кыйратасыз хәзер, бер дә тавыш-тыныгыз юк? — диде Заһид.
— Сез минем әлеге эш турындамы? — диде Рәхим. Доцент баш игәч, лаборант йөрәк тибешен яза торган корымлы барабанны өстәлгә куйды да: — Мин үзем дә сезнең белән сөйләшергә теләгән идем. Юкса сезнең буш вакытыгызны һич туры китереп булмый, Заһид Сафич, — диде.
— Шунда да нинди эш’белән шөгыльләнәсез хәзер?
— Мин хәзер баш-аягым белән биохимик булып киттем. Моңарчы кислоталарны анализладым, ә хәзер җиленгә керә .торган канны, сөтне анализлап маташам.
— Нәтиҗә ниндирәк соң?
— Әлегә барын да әйтү иртәрәктер, Заһид Сафич, ләкин безнең Иван Ильичның теге Харьков профессоры белән бәхәскә кереп ялгышканлыгы минем өчен хәзер ачык.
— Ай-Һай, Рәхим туган, — диде Заһид шелтә белән, — ул кадәр үк батырланмагыз әле!
— Нигә, бу минем карашым түгел. Экспериментлар шуны күрсәтә, Заһид Сафич.
— Фән өлкәсендә җиде кат үлчәп, бер кат кисүне кирәк табалар.
— Мин экспериментларга таянып әйтәм бит.
— Гомумән мин алай безапелляцион сөйләшергә киңәш бирмәс идем сезгә, Рәхим туган. Сез әле монда бик яңа кеше. Сез әле... ничек әйтергә, әле яңа гына эшкә керештегез. Аннан, такт дигән нәрсә дә бар бит.
— Без бит, Заһид Сафич, тәҗрибәне бер тапкыр үзегез белән бергә
ясадык. Сез бит үзегез дә күрдегез, нәкъ теге Харьков профессоры әйткәнчә килеп чыга ич! Эш хәзер шунда гына: ул -кешенең дөрес идеяләрен дәвам иттерергә кирәк. *
— һе... — дип куйды Заһид борчылып. — Сез беренче адымыгыздан ук ялгыш юл сайладыгыз. Аннан, зинһар, сез минем белән алай спекуляция кылмагыз әле. Сезнең белән бергә ясаган ул экспериментны безгә бер утырып тәнкыйть 'иләгеннән уздырырга кирәк. Шуннан соң нәрсә булса да өзеп әйтә алырбыз.
— Ничек? — диде Рәхим тетрәнеп. — Сез үзегез күргәнгә ышанмыйсыз булып чыгамы? Мин бит ул тәҗрибәне бик күп тапкыр ясап карадым.
— Сәер кеше икәнсез сез, Рәхим! Сез аңлагыз, фәндә, сүз әйткәнче, артын-алдын, булганын-булачагын бик нык уйлап эш итәргә кирәк. Сез бит болай дуамалланып профессор Филипповка кул күтәрәсез. Шуны аңлыйсызмы? Алай ярамый, ярамый! Әгәр беләсегез килсә, мондый беркатлылык сезнең бөтен карьерагызны җимерәчәк!
Алар Заһид .кабинетында утыралар иде. Рәхим доцент янына бөтенләй башка йомыш белән кергән иде. Хәзер ул Заһидның сүзләрен .ишеткәннән соң агарына төшеп урыныннан торды.
— Заһид Сафич, минем сезгә бер үтенечем бар.
— Я?
— Эшемне төгәлләү белән мин доклад язарга керешәм. Шул докладны кафедра утырышында тыңлап тикшерсәк ц.де.
— Эш аннан калмас. Башта барын да җиренә җиткереп эшләгез әле. Кат-кат эксперимент ясагыз, кат-кат тикшерегез. Эш докладка барып җиткәч, сынауларның җитлекмәгән урыннарын төзәтеп булмый аннары. Ә бергә ясаган әлеге эксперимент турында мин бушрак вакыт табу белән бер уйланырмын. Кем белә, бәлки экспериментны тагын бер тапкыр бергәләп ясарбыз. Менә Иван Ильич .кайтсын. Без аны берничек тә читләтеп уза алмыйбыз. Ул кафедра мөдире, 'профессор, карт галим.
— Ансы шулай, — диде Рәхим, — ләкин бит эш бөтенләй төгәлләнмәгән булса да. аның, методик якларын һәм булган нәтиҗәләрен тикшерергә мөмкин. Бу минем өчен бик әһәмиятле, минем уемча, бик кирәкле, хәтта терлекчелек өчен файдалы эш эшлим. Әмин аны ниндидер бер законга сыймаган эш рәвешендә яшереи-батырын башкарам. Бу дөрес түгел. Бу мине борчый. Мпн үземнең эшемә әз генә булса да игътибар булуын телим. Ул минем үзем өчен түгел бит... Аңлыйсызмы? Шулай булгач, профессорның кайтуын нигә көтәргә?!
Заһид, дусларча елмаеп, Рәхимнең җилкәсенә матур ак кулык салды.
— Рәхим туган, дөньяда тыйнаклык дигән әйбер дә бар бит әле. Сез, шәт, белә торгансыздыр аны? Сез әле генә эшкә керештегез һәм инде ниндидер игътибар турында сүз йөртә башладыгыз. Мондый эшнең. гадәттә ахыры хәерле булмый. Башта эш күрсәтегез, ә аннан инде... — Заһид каты тавышланмыйча гына -көлеп куйды. Доцентның көлүе матур иде. Ләкин бу көлү Рәхимгә соң дәрәҗәдә мәсхәрәле булып тоелды. Ул түзмәде:
— Сез мине юкка тыйнаксызлыкта гаеплисез, Заһид Сафич,— диде. — Сез бит минем Казанга ни өчен килгәнлегемне беләсез. Мин районда мондый авыр хәлдә яшәми идем.
— Беләсезме, Рәхим туган, мина сезнең болай элекке урыныгызны сагынуыгыз да ошамый. Узган эш булса да әйтим, сез бу урынга бик лаеклы бер кешене тибәреп урнаштыгыз бит.
Рәхим дәшмәде. Бары башын югарырак кына күтәрде. Заһид сүзен дәвам иттерде:
— Әгәр инде сез бездәге шартларга күнмисез икән, ихтыяр үзегездә. Үзегез теләп килгән җир, үзегез теләп китә дә аласыз.
— Юк, мин китәргә җыенмыйм әле, Заһид Сафич! Мин әле сезнен объектив дөреслекне табуда миңа ярдәм итүегезгә ышанам.
— Ә нигә кирәк андый шапырынкы сүзләр? «Объектив дөреслек», «ышанам» һәм башкалар. Соңгы сүз шул: әгәр безнең коллективка килеп эләккәнсез икән, аның лаеклы члены булыгыз. Ничек әле, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырла диләрме? Ну, ярар, үпкәләштән булмасын, сезнең эшегез күптер.
Рәхим чыгып киткәч, Заһид тәрәзә алдындагы җилдә чайкалган өрәңгеләргә карап торды. Көзге ачы җил саргайган яфракларны йолкып бөтерә-бөтерә еракларга алып китә иде.
«Аяк астыннан чыккан борчу, — дип уйланды Заһид. — Бу тыныч кына яшәү дөньяда юк ахры». Ул шулай Рәхим турында уйланды. Аныңча, лаборант үзенең юлын үзгәртмәсә, алда һичшиксез зур тетрәүләр булачак иде. Ялгышкан микәнни .безнең карт, ә? Ни өчен мин моның турында элегрәк уйланмадым соң? Ләкин «карт»ны рәнҗетү, әлбәттә, Заһидча, намуссызлык булыр иде. Шул ук вакытта бу тынгысыз лаборантка карата күрәләтә начарлык эшләү дә егетлек түгел иде. «Нишләргә? — дип уйланды Заһид.— Менә сиңа дилемма? Уйламаганда- көтмәгәндә аяк астыннан килеп чыккан бәла». Ул шунда ук аспирант Роза Вәлиевяаны да күз алдына китерде. Җаны сөйми иде Заһидның шул карт "кызны. Роза аның күз алдына үзенең (кирәкмәгән зур күкрәкләре, нәп-нәзек аяклары һәм бетчәле бите белән оятсыз рәвештә елмаеп килеп басты. «Тапты бит шул мәгънәсезне аспирант итеп калдырырга», —дип уйланды ул профессоры турында.
Көзге җилнең өрәңгеләрне һич аямыйча тузгытуын карап, Заһид, байтак баш ватканнан сон, бу юлы да ничек кенә булмасын авыр мәсьәләләрдән читләтеп котылу ягын эзләде. Ләкин борчулы көннәрнең котылгысыз рәвештә якынлашуын ул ачык тойды.
X
Заһид Сафнч белән соңгы тапкыр сөйләшкәннән соң, Рәхим усалланды гына. Үзенең хаклылыгын исбатлау хәзер аның өчен иң мөһим мәсьәлә иде.
Ул балаларын атналык мәктәпкә урнаштыруны вакытлыча кичектерергә мәҗбүр булды. Чөнки бу ансат кына башкарыла торган эш булып чыкмады. Хәзер Рәхим баш күтәрмичә эшләргә тиеш. Профессорның кайтуына эш һәрьяклап тикшерелгән һәм төгәлләнгән булсын. Профессорның экспериментларга ышанмаска бернинди дә хакы юк. Ул, әлбәттә, ышаначак һәм, һичшиксез, эшнең әһәмиятенә тиешле бәя бирәчәк.
Рәхим, шундый уйлар белән дәртләнеп, һәрбер буш минутын эшенә бирде. Ләкин Габдуллаҗан белән барган дәгъва уйлаганнан 'катлаулырак булып чыкты. Хуҗалар балаларга гына түгел, сукранулары, мыжгулары белән Рәхимгә дә көн күрсәтми башладылар.
Көннәрдән бер көнне Рәхим, бу эшкә чик кую өчен, Габдуллаҗанның алдына өстәлгә кәҗәгә дигән барлык акчасын чыгарып салды. Бу сумага ике Зәмзәмбикә алырлык иде. Рәхимнең ышануынча, хәзер абзасы- ның авызы капланырга тиеш иде инде.
Тик икенче көнне үк эшнең бөтенләй башкача торганлыгы беленде. Хуҗалар, канәгать булу гына түгел, бөтенләй азына башладылар. Радио, иртүк тоташтырылып, төн уртасында гына туктатыла торган булды. Тышкы ишеккә яңа йозак эленде, вак әшәкелекләр тагын да үзәккә үткенрәк итеп эшләнә башлады. Ниһаять, Рәхимнең, түзәрлеге калмады. Бер көнне ул, эшкә килү белән, үзенең хәлен кафедрадагыларның барысына да сөйләде. Әйе, мондый хәлгә түзеп торырлык түгел, аның үзенә дә, балаларына да өйдә көн калмаган иде. Ассистентлар бердәм кузгалдылар. Аерата Шәфика Сабировна дулкынланды. Ничек инде ул Рәхим балалары белән эшкә керешкәч радио акырту! Ничек инде балаларны, мәктәптән кайткач, сәгатьләр буе өйгә кертмичә ишек алдында тоту!
— Хэз’ер үк Заһид Сафичка керик! Аны ректорга кертергә кирәк. Юлын талсыннар! Бу нинди адәм мәсхәрәсе тагын!
Алар җыйнаулашып коридорга чыктылар, шаулашып доцент бүлмәсенә юнәлделәр.
Заһид аларны куркына төшеп каршы алды.
— Ни булды сезгә?
Рәхим өчен Шәфика Сабировна сөйләп бирде.
Заһид, узгандагы җитди сөйләшүдән соң, үзенең Рәхимгә ул вакыг әйткәннәре өчен үкенебрәк йөри иде. Ниндидер эчке тавыш аңа үзенең дөрес эшләмәгәилеген, Рәхимгә карата гадел булмагаилыгын тукып тора кебек иде. Ләкин ныклап, айнык акыл белән моны тикшерергә һәм үзенең нинди юлга басканлыгын икърар итәргә аның көче җитмәде. Шулай да анарда үз гаебен юарга ашкыну дәрте туган иде инде. Менә хәзер ул шул теләген тормышка ашырырга мөмкинлек тапкандай булды. Тик ниндидер бер эчке тавыш моңа каршы төште. Ул аңа, шушы очрактан файдаланып, бу кешедән котылу ягын, аны институттан куу ягын кара, дня иде. Ләкин Рәхим хәзер үзе генә түгел бит! Бөтен кафедра аның кайгысын уртаклашып йөри!
— Нинди ярдәм күрсәтә алам соң мин сезгә? — дип сорады Заһид, Рәхимгә карап.
Белмим инде, минем тора торгач бөтенләй институтны ташлап лнылга китәсе килә башлый.
— Нәрсә, сез чынлап китәргә карар кылдыгызмыни?
Рәхим Заһидның йөзенә текәлеп катты. Кинәт доцентка ул сынап карыйдыр, тәгаен, аның кичерешләрен беләдер кебек тоелды.
— Мин шулай да сезгә андый киңәш бирмәс идем, — диде Заһид.
— Миң дә шулай уйлыйм, — дип куйды Рәхим, — чөнки, ни дисән дә, байтак киртә җимерелде бит >инде. Хәзер чигенеп булмый. Миңа эшне дәвам иттерми ярамый.
— Ә-ә, сез үзегезнең теге эшегез турындамы?! — диде Заһид көлемсерәп.
Капуста Рәхимнең балалары бик җайсыз бер хәлдә калганлыгын һәм ничектер ашыгыч чара күрергә кирәклеген әйтте.
— Мина, Заһид Сафнч, бүген үк теге квартирымнан чыгып китәргә кирәк, — диде Рәхим. — Башкача мөмкин түгел. Юкса эш харап. Мин үзем өчен ул кадәр борчылмыйм. Тегеләр балаларымны терроризировать итәләр.
— Местком белән сөйләтмәдегезме соң?
— Барысы белән дә сөйләштем. Тик файдасыз. Бары вәгъдә генә. Ләкин ансы да әле күренеп торган реаль нигездә түгел.
— Ә частный квартир эзләп карамадыгыз инде сез?
— Эзләмәгән кая! — диде Настя. — Ул гына түгел, барлык таныш- белеш, кафедраның барлык сотрудниклары эзлибез. Балалар, балалар! Балалы кешене беркемнең дә кертәсе килми!
— Тукта, болай итәбез, — диде Заһид, кинәт яктырып китеп, — сез, Рәхим, студентлар торагының коменданты белән танышмы?
— Нина Васильевна беләнме? Таныш.
— Барыгыз әле, әйбәт кенә, ипләп кенә сөйләшегез әле шуның белән. Эпизоотология кафедрасының аспирантлары экспедициягә китәргә тиеш иде. Шул арның бүлмәсенә кеше кертмәгәннәр микән.
— Чыннан да, — диде Шәфика Сабировна өметләнеп, — барыгыз, барыгыз, Рәхим.
Лаборант сикереп урыныннан торды. Ассистентлар һәм Настя чыгып китте.
Күп тә узмады, Заһид Рәхимнең, ишек шакылдатып, яңадан үз янына керүен күрде.
Лаборантның күзләре шатлыктан очкынланган иде. k
— Я? — диде Заһид, алдан ук нинди җавап буласын белгән хәлдә.
— Буш. Тик алар аны бикләп киткәннәр.
— Ничево, анысын җайлыйбыз, — диде Заһид урыныннан торып,— Сез эшегездә булыгыз, калганын үзем җайлармын.
Чыннан да, шул көнне үк Заһид эпизоотология кафедрасына керде, районга киткән аспирантларның дусларына хәлне аңлатты. Әлбәттә, Заһид үзе олы башын кече итеп үтенгәч, егетләр каршы килмәделәр. Китүчеләр ачкычны кафедрада калдырганнар. Димәк, бүлмәне ачасы да экспедициядәге аспирантларның күп дигәндә бер-ике төенчектән торган «байлык»ларын җыештырып куясы гына бар. Ләкин һич уйланмаган бер каршылык килеп чыкты тагын. Ул да булса, Рәхимне балалары белән йорт кенәгәсенә яздыру. Бу эшкә бары ректорның гына кодрәте житә иде. Заһид аның янына керергә мәҗбүр булды. Ректор Заһидны игътибар белән тыңлады да үзенең принципта каршы булмавын әйтте.
■— Тик, — диде ул, — сез аспирантлар кайтып керү белән аныц бүлмәне бушатачагын гарантияли аласызмы сон?
Бер секунд эчендә Заһидның башыннан күп төрле сораулар узды. Бәлки, Рәхимнең үзен чакыртыргадыр? Ректор алдында үзеннән сүз ишетергәдер? Юк, алай яхшы түгел, аңа шулкадәр дә ышанычы юк икән,
ул чагында ии өчен сон өтәләнеп аны урнаштырырга йөри дияр. Заһид катгый рәвештә әйтте:
— Гарантиялим!
— Ну, алайса ярый. Сезнең сүзегезгә ышанам мин. Приказ иртәгә булыр, күченсеннәр, әйтегез.
Заһид, ректорга рәхмәт әйтеп, ашыга-ашыга коридорга чыкты. Бу минутта ул барын да оныткан иде, хәзер иң ашкынганы шул үзсүзле лаборантны шатландыру ләззәте генә -иде аңарда. Әйе, кешегә ярдәм итү бик күңелле эш шул!
Коридорда аның күзенә бер хатын-кыз сыны чагылды. Ул буйчан, зифа, ләкин йөзе коридор караңгылыгында ачык күренми. Ничектер таныш тоелган бу кешене күргәч, Заһид аңа игътибар белән карап бара башлады. Мәдинә! Өстенә башка пальто кигән, шуның аркасында Заһид аны танымый торды. Заһидны күргәч, кыз шикәрдәй ап-ак тешләрен балкытып елмаеп куйды.
—' Я, ничек? — диде Заһид, аның ябык кулын кысып. — Урнаштыгызмы?
— Урнаштым, Заһид Сафич. Нишләп бер килеп чыкмыйсыз?
—- И-и, Мәдинәкәй, — диде Заһид, — сезнең белән очрашулар ул сагынып сөйләргә генә калды инде!
— Ни өчен? — диде Мәдинә аптырый төшеп.
— Вакыт юк.
— Ә, алай гына булса... — диде Мәдинә һәм кашларын җыерып куйды.
«Әйе, юкка мин төге көнне аңа барысын да актарып ташладым», — дип уйланды Заһид.
— Әйдәгез, лабораториягә керик, минем Рәхим Миңлебаевичны шат-ландырасым бар.
— Әллә -булдымы? — диде Мәдинә куанып.
— Булды. Ә сез кайдан белдегез?
Мәдинә әле генә лабораториядә булганлыгын һәм шунда лаборантның маҗараларын ишеткәнлеген әйтте.
Алар лабораториягә таба атладылар.
— Ә шулай да .мин ул лаборантыгызны кызганам, — диде Мәдинә.— «Мин аның турында хуҗалыкка киләп йөрүче сезнең сотрудниклардан ишеттем. Нигә шулкадәр азап чигәргә! Үзе менә дигән белгеч икән. Сездә гади лаборант булып...
— Ашкына, ашкына, — диде Заһид, — берни эшләп булмый, дәрте шундый аның!
— Гыйльми работник булып китәсе киләме? Дәрәҗә алырга омтыламы?
Заһид җилкәләрен сикертте.
— Бар бит шундый кешеләр... — дип куйды Мәдинә.
Лабораториягә керделәр.' Рәхим дә, Настя да курку һәм өмет тулы күзләрен доцентка текәделәр. Сюрприз ләззәтен арттыру өчен Заһид башта юри җитди кыяфәт белән беравык карап торды. Ниһаять, ирексезләп елмаеп җибәрде.
— Бүген кичтән үк әзерләнегез, иртәгәдән калмый экспедициядәге аспирантлар бүлмәсенә күченерсез!
— Ур-ра! — дип кычкырып җибәрде Настя. Рәхим исә шатлыгыннан кара-кучкылланып кызарынды.
— Рәхмәт сезгә, Заһид Сафич!
— Бернинди дә рәхмәт кирәкми, Рәхим туган. Бары бер нәрсә генә вәгъдә итегез. Аспирантлар кайтып төшү белән, бүлмәне бушатырсыз!
— Вәгъдә, вәгъдә, — диде Рәхим көлемсерәп.
— Ну вот, алайса шуның белән бетте! — диде Заһид, аннары үзен көтеп торган Мәдинәгә мөрәҗәгать итте: — Әйдәгез минем бүлмәгә’
Ләкин аңа Мәдинә белән озаклап сөйләшергә туры килмәде, егерме минутлык зур тәнәфес узып бара иде инде. Заһид беренче звонок булу белән кулына папкасын алды.
—• Сезгә сүзем бар, Мәдинә.
— Әйтегез.
— Мөмкин булса, бүген учхозга китмәгез. Беләсезме, минем опера театрына билет табарга мөмкинлегем 'бар. Бик яхшы әйбер. «Чио чио- сан». Әйдәгез, шуны бергәләп барып карыйк.
— У-у, шундый өс-баш беләнме? — диде Мәдинә куркынып.
— Ә бәлки сез кайтып килерсез? Киләсезме? Сүз бирегез. Мин сезне театр янында көтәм.
Кыз дәшмәде. Ләкин аның каршы килмәве сизелеп тора иде.
Икенче звонок чылтырады.
— Гафу итегез, — диде Заһид. — Онытмагыз, сәгать җидегә театр янына!
Мәдинә ниндидер икеләнү кичерә иде әле. Ничек инде ул? Уңайсыз бит. Ул бит институтка эш белән генә килгән иде һәм бары иске таныш итеп кенә Заһид янына керде. Ул бераз уйланып торганнан соң: «Әйдә, ни булса шул булыр, .барыйм әле, башка кем белән барырга соң миңа?!» — дигән фикергә килде. Чыннан да, ул мондагы эшләрен башкарырга да, өзлексез автобуслар йөреп торган учхозына кайтып килергә дә өлгерәчәк иде әле.
XII
Ләкин Заһидның Мәдинә белән театрга баруы шактый зур күңелсезлек тудырды. Иртәгесен үк бу эш Зөбәрҗәткә барып җитте. Бу хәбәрне аңа, һич аны-моны уйлап тормастан, яхшы ният белән әйттеләр. Зөбәрҗәт белән бер үк больницада карт рентгенолог эшли иде. Кайчандыр алар — Зөбәрҗәт, Заһид һәм ул — бергәләп пароходта барганнар иде. Ни өчендер Зөбәрҗәт шунда Заһидны коллегасына туганнан туган абыем дип таныштырган иде. Хәзер исә рентгенолог, бик төче елмаеп: «Зөбәрҗәт Галиевна, сез кичә нишләп опера театрына бармадыгыз? «Чио чио-сан»ны һич әйтеп бетергесез гаҗәп шәп башкардылар», — диде.
— Белми калганмын шул, кызганычка каршы, — диде Зөбәрҗәт.
— Ничек алай? — дидё карт. — Сезнең туганнан туган абыегыз театрда иде бит.
— Нинди абыем?
— Теге жәен сезнең белән бергә пароходта барган.
— Шулаймы?
— Әйе. Ул ниндидер бер чибәр генә дама белән иде.
Зөбәрҗәт, йөрәге никадәр телгәләнмәсен, сиздермәде, сүзне уен-көлке белән уздырып җибәрергә тырышты.
— Кызганычка каршы, «Чио чио-сан» икәнлеген белми калдым шул, — диде.
Ул больницада эше бетү белән, урамдагы телефон будкасына кереп, Заһидның квартирына шалтыратты. Заһид үзе кайтмаган иде әле. Зөбәрҗәткә нәкъ шулай булуы кирәк тә иде.
— Зөлхәбирә апа, әйтче, җаным, — диде ул, — Заһидның кәефе ничек, кичә авырып торам дигән иде. Ничек, исән-сау кайттымы?
— И, кайтты, кайтты. Әле, театрдан кайткач, кухняда мәйхәнә килеп ашлар җылытып йөрде.
— Үзе бүген пичәдә кайтам диде соң?
— Бер дә аны-моны әйтмәде. Иртә кайтмас инде. Хәзер аларның авыр чаклары башланды бит!
Зөбәрҗәт телефон трубкасын элеп куйды да, тетрәвеннән хәлсезләнеп, беравык будкадан чыгып китә алмыйча торды. «Димәк, теге рентгенологның әйткәннәре дөрес». Ул, берни дә күрми торган караш белән күзен еракка текәп, алга баруында булды. Зөбәрҗәт квартирына таба бармый. Кая баруын үзе дә белми иде. Ниһаять, аның башына бер уй килде. Бу уй аны айнытып җибәрде. Бәлки әле борчылырлык урын да юктыр? Чыннан да, ничек инде, үзе белән сөйләшмичә торып, андый нәтиҗә ясарга мөмкин?! Әй, җүләр дә соң мин, билләһи! Зөбәрҗәт тукталып калды, барасы юлында телефон юклыгын сизенеп, кире борылды һәм бая гына үзе сөйләшкән телефон будкасына таба китте. Ләкин анда чират иде инде. Зөбәрҗәт чират көтеп һаман уйлануында булды. Юк, Заһидның нинди дә булса җитди ады-м ясавына, үзенә хыянәт эш-ләвенә аның һич зиһене җитми иде. Бу хәл, аның ышануынча, бер аңлашылмау нәтиҗәсе генә булырга тиеш. Зөбәрҗәтнең хәзер айный төшкән күзләренә кешеләр дә, урамнан бер-бер артлы узучы машиналар, велосипедлар да чагыла башлады. Нәкъ халыкның эштән кайткан чагы — кешеләрнең трамвай, троллейбусларга тулып, хәтта аларның артларына ябышып эштән өйләренә кайту минутлары.
Зөбәрҗәт, транспорт хикмәтләре белән мавыгып, күзәтеп торды. Аңа хәзер шактый җиңел 'иде, әлеге тинтәк күңел сызлавы узган һәм һич кабатланырга тиеш тә түгел кебек иде. Чират җитте. Хәзер инде Зөбәрҗәт бөтенләй тынычланып, гадәтенчә, көләч бер кыяфәттә, телефон янына коридорга чыккан Заһид белән сөйләшә башлады:
— Алло, Заһид дим, ни хәлләрең бар?
— Ә-ә, Зөбәрҗәтме бу? Исәнме? Син кайдан шалтыратасың?
— Заһид дим, Заһид, борчуым өчен ачуланма, яме? Әйт әле дөресен генә, миңа әйтмичә генә кичә син кая бардың?
Зөбәрҗәт ашыгып :кына шулай диде дә, Заһид дәшмичә торган арада: «Әгәр кеше булса дөресен әйтер, әгәр инде түгел икән...» — дип уйланды.
— Сиңа җиткерделәрмени инде?
— Җиткерделәр, Заһид. Дөресен әйтим, мин бик борчылдым. Әйт, акыллым, азаплама. Кем белән театрга бардың?
— Кем икәнлеген дә әйттеләрмени?
— Юк, әйтмәделәр, әйтмәделәр. Мине тынычландыр пожалысты. Бу бит болай гына, һич безнең араны бозарлык хәл түгел. Шулай бит, Заһид?
Телефонда Заһидның тамак кырып куйганы ишетелде.
— Зөбәрҗәт, беләсеңме нәрсә, — диде ул, — әйдә без бу теманы калдырып торыйк. Мин сиңа башка вакытны... очрашкач әйтермен.
— Юк, юк, Заһид, синең алай итәргә хакың юк! Син миңа хәзер үк дөресен әйтергә тиеш. Безнең арадагы мөнәсәбәт бары дөреслеккә генә корылган булырга тиеш.
Телефоннан Заһидның тагы тамак кырып куйганы ишетелде. Бу тамак кыру Зөбәрҗәт өчен дәһшәтле иде. Әйтерсең, аның нервыларын эре тешле игәү белән игиләр иде.
— Я, мин сине тыңлыйм, — диде Зөбәрҗәт.
— Әйе, мин кичә опера театрына бардым.
— Кем белән?
— Бер кеше белән.
— Әйт, нинди кеше ул? Дөресен әйт. Мин белом, бу болай гына, случайно гына, шулай бит? Әйт, ләкин дөресең әйт.
— Дөресе менә шул, Зөбәрҗәт...
— Я, я?
— Дөресе шул, Зөбәрҗәт...
Мин сине тыңлап торам, диде Зөбәрҗәт дәһшәтләнүдән салкын тиргә батып.
— Беләсеңме нәрсә, — диде Заһид кинәт гасабнланып, — әйдә без андый нәрсәләр турында телефон аша сөйләшмик. Менә шул. Гафу ит мине. Вакытым юк. ышан.
— Ә безнең ара элеккечә калачакмы? Шунсын гына әйт ичмаса. Ан- сын әйтергә дә хәлеңнән килмиме?
— Зөбәрҗәт дим, мин җитди чыгышка әзерләнеп утырам. Зинһар, мине газаплама.
Син әйтергә тиеш, син әйтергә тпеш, Заһид. Әгәр син мине элеккечә якын итсәң, әйтергә тпеш!
— Очрашкач, очрашкач, — диде Заһид һәм телефон трубкасын элеп куйды. Кемдер будканың пыяла ишеген акча кыры белән шакылдата һәм «Озак, озак!» дигәнне аңлатып шелтәле елмаеп башын чайкый иде.
Зөбәрҗәт ашыгып урамга чыкты һәм тагы нәкъ баягыча максатсыз- нисез бара башлады. Хәзер инде аның өчен барысы да ачык. Димәк, моңарчы ул Заһид турында ялгышкан. Заһид аиы яратам дип алдап йөргән. Шулай, шулай. Хәзер инде -күңелдә энә очы кадәр дә шик-шөб- һә калмады. Тирә-якта бары бушлык кына, күңелдә дә шундый ук бушлык. Әйтерсең, Зөбәрҗәт океан уртасында калды. Ә ул океанның ярлары юк.
«Ничектер бер юаныч табасы иде», — дип уйланды ул. Ләкин, кызганычка каршы, аның якын күргән иптәшләре икесе дә бу минутта өйдә юк. Берсе, отпуск алып, дәваланырга китте, икенчесе хәзер клиникада дежур тора. Бу минутта Зөбәрҗәт берәр ресторанга кереп, җиңел генә вино эчеп, джаз тыңларга да риза иде. Ләкин -ялгыз хатын-кызның бә- хетсезлеген куй инде син! Исерек, җүләр ирләр, ахмакларча елмаеп, селәгәйләрен җыя алмыйча, хәзер 'яныңа ксилеп җитәләр. Юк, анда кереп булмый!
Зөбәрҗәт, чаттан килеп чыккан таксины күреп, кулын күтәрде. Ма-шинаның яшел уты янган, ул буш иде. Янына ук килеп туктаган «По- беда^га утыргач, Зөбәрҗәт таксистка: «Елга портына», ■— диде.
Күңеленнән генә үз-үзе белән сөйләшеп барды. Әйе, Зөбәрҗәт барын да ачык сизенә. Ул бит хатын-кыз җенесеннән. Җитмәсә әле, ирдә булып кайткан кеше. Аның бу мәсьәләдә сизгерлеге -җитәрлек! Ул Заһидның җәй башыннан бирле ничектер үзенә карата суынганлыгын тойды. Башта моны бары үзенә артык күнегүдән килеп чыккан бер нәрсәдер дип уйлады, ләкин соңрак, чыннан да, бу хәл шәрәләнгәннән-шәрәләнә барды. Ә бүген инде ул бөтенләй ачылды. Зөбәрҗәт сукыр көнчелек белән газап чигүчеләр рәтенә керми иде. Ул хәтта Заһидка башка берәр хатын- кыз белән театрга барырга да рөхсәт итәр иде. Барсын, кирәк икән, йөрсен! Ләкин нинди мөнәсәбәттә булачаклар соң алар? Хикмәт шунда. Мәсәлән, ирләрнең дә хатын-кыздан бик күп дус-иш, иптәш-ахирәтләре була ала. Шулар белән бергә мәҗлескә дә барырга була. Ләкин ул кешенең сөйгәне, интим тормышта аралашканы бер генә булырга тиеш! Мәхәббәт ул үзеңне бөтен барлыгын белән кемгәдер ышанып тапшыру дигән сүз. Ә андый кеше икәү була алмый, бары берәү генә була!
Зөбәрҗәт порт вокзалы янында машинадан төште дә бетон плиталарга өртелгән Идел яры буйлап Казан елгасына таба китте. Идел кара- соры, ачулы, ярсып дулкынлана иде. Зөбәрҗәт тәбәнәк кенә коймага килеп сөялде. Ак башлы дуамал дулкыннарны күзәтеп торды. Алар үр- сенеп-үрсенеп өскә менәләр һәм хәлсезләнеп кире чигенәләр. Күктәге авыр сәләмә болытлар аргы яктагы Ослан тауларына тияр-тимәс кенә түбәннән агылалар. Ләкин яңгыр юк.
Зөбәрҗәт тагы уйларына -бирелде. Бу газаплардан котылу юлын табасы иде. Фәлсәфәгә бирелеп, тавышланып: «Менә шулдыр ииде ул мәхәббәт!» — дип әйтеп куйды. Аның әле Заһид белән танышканга кадәр бу нәрсәдән авыз итеп караганы юк иде. Җүләрләнеп, ул әле, бала килеш дип әйтерлек, бер офицерга кияүгә чыкты. Дөресен генә әйткән
дә, офицерның үзенә түгел, ә җыйнак мундирына һәм алтын погоннарына гашыйк 'булды. Ләкин ул бозык бер җан булып чыкты. Соңыннан Зөбәрҗәт барын да аңлады.— офицерның озаграк тукталган һәр шәһәрендә берәр хатыны калган икән. Ләкин соң иде инде. Хәер, ул үзенең алдануына гына гарьләнде, ә якын кешесен югалтуны тоймады да. Бу имде чын ярату түгел иде. Ә хәзер бөтенләй башкача бит. Заһид нинди генә кеше булмасын, аның хыянәтеннән дә болайрагы — үзенең юкка чыгуы аде. Зөбәрҗәт менә шуны аңлады. «Юк, мин аны югалта алмыйм», — диде ул Иделгә. Бөек елга, бу фикерне хуп күргәндәй, бер-бер артлы көчле дулкыннары белән ярдагы ташларны чәбәкләп алды.
«Ю.к, юк, — дип уйланды Зөбәрҗәт, — мәхәббәт ул тик кул кушырып тору гына 'булырга тиеш түгел. Мәхәббәттә дә, һәр дөрес эштәге кебек, көрәшсез җиңеп булмый. Мәхәббәт ул, башка зур тойгылар кебек үк, янып тора торган учак. Ул шәбрәк дөрләсен дисәң, син учакка ягулыгыңны ташларга иренмә!»
Зөбәрҗәт Идел дулкыннарына карап торды. Дулкыннар исә, «шшу- лай, шшу-лай», — дигәндәй чышылдый-чышылдый, һаман Зөбәрҗәткә якынаерга телиләр иде.
Зөбәрҗәт кинәт Заһидның бервакыт нәкъ менә шушы урында әйткән сүзләрен хәтерләде. Җәйге кич иде. Заһид Зөбәрҗәтнең иңнәренә үзенең пиджагың салды. Алар менә шушы таш койма аркылы шәфәкъ кызыллыгын чагылдырган тын Идел өстенә карап сөйләштеләр. Шунда Заһид үзенең яшьлеген, үсмер чакларын хәтерләде. Зөбәрҗәт аның шул чактагы йөзен, күз карашларын да ачык хәтерли. Соргылт күзләре уйчан, борчулы, ә йөзе ап-ак. Ул үзенең яшьлеге турында сөйли. Караңгы төндә һич уйламаганда аның әтисен алып китәләр... Берничә айдан соң Заһидның әнисе газета аша үзенең корткыч иреннән аерылганлыгын, аны дошман дип исәпләгәнлеген игълан «тә... Шуннан соң инде Заһидның күңелендә икенче Заһид туа. Ул һәрбер әйткән сүзен бизмәнгә са- лы'П, үзенең яшәве өчен, җан иясе буларак тормыш к-ичеруе өчен, һәр адымын үлчәп яшәүче Заһидка әйләнә. Әйе, кайчакта Заһид, кызып китеп, үзенең дөрес, акыллы фикерләрен әйтергә ымсына, әмма контроль ясаучы Заһид: «Ә синең хәвефсезлегең өчен ничегрәк булыр соң бу?» — ди. Кайчак Заһид дөреслекне күреп, бәреп әйтмәкче була, ләкин теге тагы телдән тота. Юк, бу һәрбер омтылышка, дәртле эшкә киртә ясаган тәфтншче белән җайлашу башта авыр була. Ләкин ул тора-бара аның да җаен таба, аның күңел түрендә эре генә кыйланып -кырын ятуына күнегә, һәм менә нәрсә килеп чыга: шундый «ярдәмчесе» булган Заһид көннәрдән бер көнне юньсез хатынга очрый. Хәлбуки, аның белән булган мөнәсәбәттә башта аның кырын ятучы тәфтишчесе үзе үк арадашлык итә. Гаҗәп бер хәл килеп чыга! Язмыш үтә сак Заһидка икенче бер яктан китереп тондыра.
Зөбәрҗәт Заһидның әнә шулар турында сөйләгәннәрен хәтерләде. Аны шул чакта бик-бик кызганган, аңа, нинди генә юллар белән булмасын, ярдәм итәргә сүз биргән иде. Әйе, Зөбәрҗәт әйткән сүзендә торды. Ул Заһид өчен барысын да эшләде. Ул аңарда тормышка карата ышаныч уятырга теләде. Ә менә бүген нәрсә килеп чыкты инде? Бу сюрприз шул фидакарьлекләре өчен булдымы?
Идел дулкыннары, ачуланып, шаулашып, ярдагы бетон плиталарны кыйныйлар иде. Зөбәрҗәткә алар «ш-шулан кирәк, ш-шулай кирәк!» дип әйткән кебек тоелалар иде.
Юк, алай кирәкми! -- диде Зөбәрҗәт кычкырып. Ярга бөтенләй якынлашкан акчарлак, куркынып, кычкыра-кычкыра кире китте ____ Мин
а.чай тиз генә мәхәббәтемнән чигенмәм! Мин аны беркемгә дә бирмәм' Ул минеке, мин аның өчең соңгы сулышыма кадәр сугышачакмын1 Мин аның һәр ягын — яхшылыгың да, начарлыгың да белом. Белам һәм яра-
там! Ишетәсезме, дулкыннар! Алай түгел! Ул минем кадеремне аңларга тиеш, ул минеке булырга тиеш!
Көн караңгылана башлаган иде инде. Зөбәрҗәтнең маңгаена тып итеп күктән бер яңгыр тамчысы төште. Хатын плащының башлыгын күтәреп куйды һәм бердән кабынган электр утлары яктылыгында, уйланып, асфальт юл буенча китте. Хәзер аның акылы аек, уйлары зирәк иде. Ул үзенең Заһид өчен көрәшне ничек оештырырга кирәклеген уйлады.
XIII
1
— Әниегезнең рәсемең менә шунда эләрбез, балалар, —■ диде Рәхим.
Разия дә, Равил дә, бик җитди кыяфәт белән, кулларын артка куеп, карап тордылар. Рәхим исә авызына кадаклар капты, чүкеч тотып урындыкка басты.
— Әйтеп торыгыз. Шулай тигезме?
Мәсьәлә артык бәхәсле булып чыккач, Рәхим үзе төшеп карарга мәҗбүр булды. Бераз вакыттан соң дүртенче каттагы җыйнак -кына бүлмәдә бөтен әйбер үз урынына куелган иде инде.
— Ә без ашны кайда пешерербез? — дип сорады Разия.
— һо, — диде Рәхим, шатлыгыннан авызын җыя алмыйча, — £ез- нең монда барысы да менә дигән булачак! Телибез икән, столовойга төшеп ашыйбыз, телибез икән, ашны өйгә алып кайтабыз. Инде ансы да кирәкми икән, үзебезнең бүлмәдә плиткада рәхәтләнеп пешерәбез. Әнә шунда. — Рәхим розеткага төртеп күрсәтте.
Балалар тәрәзә янына килделәр һәм пыяла аша күренгән иркенлекләргә хәйран калып карап тордылар. Анда Казанка елгасы, аның артындагы әрәмәлекләр, арырак Социалистик шәһәрчек күренә. Елгадан, дулкыннар калдырып, су трамвае узды. Күрәсең, хәзер айда йөрүчеләр аз иде, чөнки балалар палубада бары -бер генә кеше күрделәр. Ансы да үзенең кожанына төренгән, артта, ышыкка баскан иде.
Балалар ата мәчегә охшаган Габдуллаҗан белән арык аттай Мәрвәриттән соңгы көннәрдә шактый җәбер күрделәр. Ә монда? Монда тулы ирек, нәкъ теге электәгечә, районда торган вакытлардагы кебек! Равил озын коридорга чыгып, шау-шулы студентлар төркемен .күргәч, рәхәттән тәмам а-кылын җуя язды. Җитмәсә, бер апа үзенә юка кәгазьгә төрелгән конфет та тоттырды.
Бераздан, кыймыйча гына, Разия дә коридорга чыкты. Теге апа ана да конфет бирде. Шуннан, үзләрен чакыргач, алар икәүләшеп әлеге апа артыннан күршедәге бүлмәгә керделәр.
Мондагы матурлыкны балаларның беркайчан да «үргәне юк иде әле. Өсләренә чиста-юка одеяллар ябылган караватлар, күпереп торган ап- ак чигүле тышлы мендәрләр. Ә стеналарда? Анда шундый матур буяу- лы рәсемнәр,-матур абыйлар, апалар! Күз явыңны алырлык! Юк, Равилләрнең авылдагы өй эчләре матуррак иде, ләкин карточкалары бу, кадәр үк күп түгел иде. Күрәсең, мондый матурлыкны булдыру өчен әнә теге конфет белән сыйлаган апа булырга кирәктер!
Студент кызлар кызыксынып сораша .башладылар. Алар барысы да бик игътибарлылар, кызларча бала сөючән кешеләр иде. Бераздан баштагы кыюсызлык әкренләп юкка чыкты. Балалар, үзләрен -бөтенләй иркен тотып, текелдәргә тотындылар.
— Апа, бу нәлсә? — диде Равил өстәлдә яткан сөякне -күрсәтеп.
— Бу — ост вертебралис, ә монысы — ост феморалис.
Равил хәйран калып -карап торды. Кызлар исә тавышланып көләргә тотындылар.
— Энем, энем, авылны сагынмыйсыңмы, җаным? — дип сорады бер кыз. (Алар үзләре барысы да Казанда беренче елларын гыиа уздыралар иде. Авыл кызларына, дөресен әйтергә кирәк, еш-еш әти-әниләрен, өйләрен сагынып җәфаланырга туры килә иде.)
— Юк, ■сагынмыйм, — диде Равил бик батырланып.
— Ә сим, Разия сеңелем?
•— Мин сагынам.
—■ Нигә туган авылыңны сагынмыйсың син, Равил, яле, әйт әле?
— Ул авыл минем әниемне үтелде, — диде Равил. Кызлар, кинәт тынып, ни әйтергә дә белмичә тордылар. Әлбәттә, сабыйларның күңелләрен җәрәхәтләгән бу үлем турында сөйләтү әйбәт түгел, ләкин кызыксыну да көчле иде.
— Кайчан үлде соң әниегез? — дип сорады бер кыз сак кына.
Разия яз башында икәнлеген әйтте.
Тәмте районыннан килгән юантык кына бер кыз карават астыннан посылка ящигы белән алма тартып чыгарды. Моңарчы ук сизелеп, борыннарны кытыклаган алма исе бөтен бүлмәне аңкытты. Кыз яш-икны өстәлгә куйды да:
— Алма алыгыз, Равил, Разия, — диде.
Балалар бер-берсенә караштылар.
— Алыгыз, алыгыз, — диде теге студент кыз арты-к юмартланып. Равил, батырчылык итеп, кып-кызыл бер алма эләктерде, аның артыннан Разия да калышмады.
— Тагы берәрне алыгыз, — диде кыз елмаеп. Бусы инде һич акылга сыярлык түгел иде! Мәрвәрит апай, үзләренең менә дигән бакчалары була торып та әле, дус торган чакта да мондый юмартлык күрсәтмәде, балаларга коелган, кортлап беткән алма гына биргәли иде.
— Юк, рәхмәт инде, -— диде Разия оялып.
— Алыгыз, алыгыз булгач алыгыз, — диде кыз. Бу юлы да Равил батырчылык итеп бер алманы эләктерде. Аннары Разия үрелде. Хәзер балаларның авызларында конфет, ике кулларында да кызарып пешкән алма. Алар инде күкнең җиденче катында иделәр.
— Ләхмәт, мин өйгә кайтам инде, — диде Равил.
— Мин дә, —диде Раз1ия. Кызлар, тагы керергә кушып, көлешеп озатып калдылар.
Балалар үз бүлмәләренә кергәндә, әтиләре янында ниндидер ят бер кеше утыра иде. Бу кеше бик матур киенгән, үзе дә бик матур иде.
— Сезнең балалармы? — диде әлеге кеше елмая төшеп.
— Әйе, Заһид Сафич, минем байлык бу, — диде Рәхим.
— Мин бит теге чакны аларны күрмәгән идем. Кара бу егетне, суйган да каплаган икән, нәкъ әтисе! Нихәл, кечкенә Рәхим, исемең кем?
Равил ят кешегә -кырын-кырын гына карады да әтисе янына барып, шатлыгын һич яшерә алмастан, алмаларын күрсәтте. Разия исә оялчан бер кыяфәттә ярым елмаеп арттарак тора иде.
— Бу алмаларны кем бирде сезгә? — дип сорады Рәхим.
— Әнә күлседәге студенткы апа.
— Ой-яй! Шулай бүлмәләргә кереп, күршеләрне бимазалап та йөри башладыгызмыни инде?!
— Ул үзе алып келде безне, — диде Равил акланып.
— Бигрәк матур икән алмалары! Рәхмәт әйттегезме соң?
Равил башын иеп куйды.
— Барыгыз инде, уйный торыгыз, без менә Заһид абыегыз белән бераз сөйләшеп утырыйк.
Балалар ишеккә таба юнәлгәч, Заһид аларга туктарга кушты.
— Мәгез әле, диде ул кесәсеннән ике плитка шоколад чыгарып,— мәгез, мәгез, бу сезгә.
Балалар сорау белән әтиләренә текәлделәр.
Алыгыз, диде Рәхим, ничектер оялып, иреннәрен чалышайтып ■куйды.
Бераздан шатлыклары эчләренә сыймас булган балалар коридор буйлап чатыр чабып йөри башладылар. Ә бүлмәдәгеләрнең исә йөзләре әүвәлгечә җитди иде. Заһид Рәхимнәрнең мичек урнашканлыгым белү өчен хас кызыксынып керде. Ләкин максаты ул гына түгел иде. Әле җитди >сүз башланырга гына торганда, балалар кереп бүлдерделәр.
— Да-а, — дня куйды Заһид өстәлдә бармакларын тыпырдатып, — вакытлыча булса да, квартир мәсьәләсе хәл кылынды инде сезнең.
«Тагы бер тапкыр рәхмәт укуымны телиме әллә?» — дип уйланды Рәхим. Аңламыйча Заһидка карап торды. Доцент авыр итеп бер көрсенде.
— Мин сезгә менә нәрсә әйтергә теләгән идем, Рәх-им туган, — диде Заһид. — Безнең Роза Вәлиевна профессорга хат язган. Җитәрлек алдын-артын уйламый язган булса кирәк. Кичә шуның нәтиҗәсе билгеле булды. Иван Ильичтан мин дә хат алдым. Бик борчылып яза.
— Шулаймы? Ни өчен борчыла?
— Күрәсең, аны дезинформацияләгәннәрдер. Юкны бар итеп күрсәт-кәннәрдер. Нигә кирәк булган ул эш Роза Вәлиевнага, һич башым житми!
— Ни турында әйтәсез сез? Минем эш турында түгелдер бит?
— Шулай шул. Кызганычка каршы, сезнең эшегез турында. Менә ниләр язган профессор. Укыгыз.
Рәхим, каушый төшеп, үзенә сузылган кәгазьне алды һәм түбәндәгеләрне укыды.
«Хөрмәтле Заһид Сафич, октябрьның унҗидесендә Роза Вәлиевна- дан хат алып, сезгә үземнең уйларымны язарга кирәк таптым. Сүз безнең хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич турында бара. Миңа мәгълүм булганча, ул сезнең ярдәмегез белән үзенең эшен бернигә дә карамастан дәвам иттерә һәм чынлыкта бу мәсьәләдәге минем принципиаль карашыма кизәнә. Сез ул яшь коллегага аңлатыгыз, эш ул уйлаганча гади түгел. Мин үземнең теоретик положениеларымны априори тудырмадым, ә күп тапкырлар уздырылган экспериментлар нәтиҗәсендә китереп чыгардым. Безнең хөрмәтле тырыш лаборантыбызны дөрес юлга бастыру өчен, аңа ярдәм йөзеннән, мин тагы шундый бер киңәш бирер идем: ул уздырган экспериментларны мин әле доцент чагында ясадым. Сез аңа әйтегез, аңлатыгыз һәм минем ул гыйльми хезмәтемне табуда ярдәм жүрсәтегез. Бәлки, бу эш аны җиңел юлга кереп китү бәласеннән саклап калыр. Аңа тагы бер кабат аңлатыгыз, фәннең юлы авыр, чокыр- чакырлы. Анда авторитетлар хәл итми, ә фактлар хәл итә. Инде үзем-нең хәлләргә килгәндә, шуны әйтим: ни өчендер миңа бу елгы сезон теләгәнне бирми. Беренче атналарда үземне әйбәт сиздем, тик, ни өчендер, андый чор йөрәкнең шаяруы белән алмашынды. Ректоратка ялымны озайтуларын үтенеп хат салдым. Сез дә кирәк чагында бу мәсьәләдә ярдәмнән баш тартмассыз дип ышанам. Барыгызга сәлам.
Тирән хөрмәт белән: Иван Филиппов».
Рәхим, кашларын җимереп, уйчан күзләрен Заһидка текәде. Доцент исә көлемсерәгән бер кыяфәттә аның укуын күзәтеп утырган иде.
— Рәхим туган, — диде ул йомшак һәм дустанә бер тонда, — ташлагыз ул экспериментларыгызны, кагылмагыз картның авырткан җиренә. Күпме торасы калгандыр кешенең?! Аңлагыз, мин сезгә яхшылыктан башка берни дә теләмим. Кирәкми. Мин сезгә үзем яңа тема бн- рәм. Менә дигән, диссертабельный. һәм-ышандырам: әгәр сез шундый ук тырышлык белән эшләсәгез, тагым ике елдай диссертация яклый алачаксыз.
Рәхим кинәт куллары белән битен каплады да күзләрен уа башлады. Ләкин аның йөзендә бернинди дә үзгәреш юк иде. Ул әле һаман да бая- гыча тирән аптырау кичерә иде.
— Заһид Сафич, кайдан табарга була соң ул хезмәтләрне? — диде ул ниһаять. — Мин бик күп нәрсә актардым, ләкин Иван Ильичның бу турыдагы хезмәтләрен очратмадым.
Заһид күңелсезләнә төшеп җавап бирде:
— Ул вакытында матбугатта чыкмый калган. Ләкин Иван Ильич аларны бер чыгарырга уйлый. Беренче мөмкинлек булу белән, оппонентларының авызын ябарга җыена.
— Ә берәр җирдә доклады булгандыр бит?
— Билгеле, булган. Аның докторлык диссертациясенә өлешчә кергән нәрсә ул. Ул диссертацияне укымадыгызмы?
—■ Укыдым, ләкин бит ул үзенең тәҗрибәләре турында кыскача гына әйтеп уза. Инде аныкланган мәгълүм нәрсә рәвешендә әйтә.
— Ә сез аны шулай да яңадан бер кабат карап чыгыгыз.
— Карыйм, карыйм.
— Ә карамасагыз, тагы да яхшырак булыр. Ничек әле, оста барда кулың тый, диләрме?
— Юк, мин шулай да карыйм әле. Кызыксыну йөзеннән генә булса да. Мин аның диссертациясен укыганда җитәрлек игътибар белән укы- маганмындыр. Ә менә ул хезмәтнең тулырак язмасы кафедрада бармы, Заһид Сафич?
— Юк. Ә нигә ул? Сез аның эшен ревизияләргә җыенмыйсыздыр бит?
— Юк, Заһид Сафич, минем бернинди начарлык эшләргә теләгәнем юк. Минем бары беләсем килә. Бәлки, .без ялгышканбыздыр?
— Киңәш бирмәс идем.
— Шулай да әйтегез әле, зинһар, кайдан табарга була аңың кулъязмасын?
— Кайдан? — Үзеннән.- Чөнки кафедрада юк.
— Ә үзендә бар инде?
■— Бар, ләкин шулай да мин киңәш бирмәс идем сезгә, Рәхим туган.
— Мин аңламыйм сезне, Заһид Сафич. Әгәр мин үземнең ялгышымны табам икән, мин икенче көнне үк...
— Мин дә шундый идем, Рәхим. Ашкына идем. Әллә ниләр эшләрмен кебек идем...
— Ә эш иядә соң? Мөмкин эш түгелмени ул?
Заһид борын эченнән генә көлеп -куйды. Рәхим күзләрен тутырып карады.
— Ю.к, мин сезнең белән килешә алмыйм. Теләсә нишләтегез мине, Заһид Сафич. Минем сезгә хөрмәтем бик зур, ләкин мин Иван Ильичның ихлас күңелле кеше икәненә ышанам.
Заһид, кинәт чырае каралып, урыныннан купты.
— Сез нәрсә, Рәхим Миңлебаевич?! Сез минем белән профессор арасына тая:к тыкмакчы буласызмы?
— Мин бернәрсә эшләргә дә уйламыйм, Заһид Сафич. Гафу итегез. Мин бары үземнең аңлавымны сезгә сөйлим. Мин шулай аңлыйм, шулай килеп чыга.
— Шулай аңлыйсыз икән, бик начар.
— Гафу итегез. Мин сезгә әз генә дә начарлык эшләргә теләмәдем.
— Ә менә мин сезгә әйткәннәр турында һәм профессорның хаты TV- рында бераз уйланырга киңәш бирер идем.
— Мин, әлбәттә, уйланачакмын, Заһид Сафич. .Мин сезгә вәгъдә и тәм.
Заһид аягүрә баскан Рәхим янына килде һәм аның иңбашларыннан кысып тотты. Доцентның күзләрендә дуслык һәм хәтта ялвару билгеләре бар иде.
— Ташлагыз сез мондый эшне, Рәхим. Кирәкми. Карьерагызны дөрес башлагыз. Андый җәнҗаллы юлның ахыры беркайчан да хәерле
булмый. Аклагыз мине, Рәхим туган, мин бит сезгә яхшылык кына тёлн.м.
— Мин, әлбәттә, уйланырмын, — диде Рәхим.
— Ә аннан сон, үзегез үсеп җиткәч, теләгән темагызны башкарырсыз. Мин бит бу сүзләрне беренче тапкыр гына әйтмим пнде сезгә.
— Рәхмәт киңәшләрегез өчен. Мин, әлбәттә, уйланырмын, Заһид Сафич.
Заһид чыгып китте. Аның коридор буйлап атлавы әкренәйгәннән- әкренәя барган аяк тавышларыннан беленә иде.
XIV
Рәхим, тар читлеккә эләккән җанвардай гасабиланып, бүлмәдә йөренергә тотынды.
Бу ниткән эш? Ни өчен дөреслек, объектив дөреслек алга куелмый? Ни өчен ул җайлашырга тиеш? Ни ©чен, ни өчен? Мин бит бу эшләремне карьера өчен дә. баю өчен дә, дан казану өчен дә эшләмим. Кирәкми миңа берсе дә! Әгәр мин азап чигеп, ятим калган балаларымның авызыннан өзеп һәм моның өчен янып-көеп эшлим икән, бу бит бары минем эчке бер ихтыяҗым өчен. Моны мин бик кирәк эш дип саныйм. Мин үземдә бу эшне башкарып чыгарлык көч тоям. Минем үзем өченгенәтү- гел ул. Ул кирәк, кирәк!
Рәхим арлы-бирле һаман йөрүендә булды.
Аны профессор, әлбәттә, аңлаячак, ул аңа үзенең кулъязмаларын укырга, андагы методика белән танышырга рөхсәт итәчәк. Ә инде Рәхим ялгышкан икән, ул чагында... нишлисең?! Ләкин белергә, белергә кирәк, эш нндә икән? Әгәр профессор үзе ялгышкан булса?! Юк, юк, барысыннан да өстен торганы ул объектив дөреслек. Әнә үзе дә язган бит, фән өчен авторитетның поты бер тиен, дигән, фән өчен бары бер нәрсә закон — ул дөреслек! Барлык даһилар, барлык фәнни хезмәткәрләр үзләрен шул дөреслекне белүгә багышларга тиешләр! Моны профессор белә. •Мин Заһид Сафичны гына аңламыйм. Әйе, әйе, бүген үк мин Иван Ильичка хат язарга тиеш.
Рәхим шул көнне үк профессорга хат язып салды. Ул анда профессорны борчыганы өчен хафада булуын әйтте, үзенең бердәнбер максаты дөреслекне белү икәнлеген анлатты, чөнки, аның тирәнтен ышануынча, шул .мәсьәләләрне хәл иткәндә терлекчелеккә шактый зур файда китереп булыр иде. Ул соңыннан профессордан кулъязмасы белән таныштыруын үтенде. Кулъязманың гыйльми китапханәдә булмавын сылтау итте.
Хат Сочига китте, Рәхим түземсезләнеп җавап көтә башлады. Ул тәҗрибәсен тагы бер кабат ясады. Күрше -кафедраларда һәр көнне ярты төнгәчә институттан китмичә эшләп утыручы аспирантларны чакырып протокол язды. Юк, баштагы нәтиҗәләр дөрес түгел дип әйтергә бернинди дә урын юк иде.
Ниһаять, бер атна вакыт узганнан соң, профессордан хат килде. Ул бары берничә юлдан гына торган язу кисәге иде.
«Хөрмәтле Рәхим Миңлебаевич! Сез минем «Калкансыман бизләр функциясенә карата» дигән докладымның кулъязмасын укып чыккач та, кире кайтару шарты белән, кызымнан ала аласыз.
Профессор Филиппов».
Шушы кош теледәй хатны кулына тоткаң килеш, Рәхим хәрәкәтсез калды. Аның күңелен каршылыклы уйлар телгәли башлады. Шик юк, карт үпкәләгән. Чөнки башкача булса, ул ниндидер җылы сүзләр өстәгән булыр, берәр киңәш бирер, я булмаса, эш турында сорашыр, ахыр чиктә сәлам язар иде. Рәхи.м тирән борчуга төште.
Ул шул -көнне үк эштән соң профессорның адресы буенча шәһәр үзәгенә китте. Иван Ильичның квартиры Ершов кырындагы иң матур урамнарның берсендә иде. Рәхим, дулкы-нлана төшеп, зур-зур тәрәзәле ике катлы ©йиең парадный звоногына үрелде. Кемнеңдер баскычтан төшкәне ишетелде.
— Гафу итегез... — диде Рәхим ишәк ачылуга килеп чыккан буйчан һәм сылу кызны күреп.
— Сезгә кем кирәк? — диде кыз салкын гына, Рәхимне бүлдереп.
Лаборант профессорның хатын күрсәтте һәм үзенең кулъязма алыр өчен'килгәнлеген әйтте.
— Рәхим -итегез, — диде кыз һаман баягы салкын бер тон белән. Киң баскычтан якты өйалдына менделәр. Кыз ниндидер бер эш белән мәшгуль иде, ахры. Борынгы стильдәге бай итеп җиһазл-анган өйнең асты өскә килгән. Күн тышлы зур диванда аккордеон ята, идәндә ноталар чәчелгән, өстен тузан баскан рояль, клавишларын балкытып, ачык тора. Рәхим сорарга мәҗбүр булды.
— Сез музыкант булсагыз кирәк?
Кыз, башын кыйшайтып, кашларын күтәрде.
— һәрхәлдә ветеринар түгел!
—- Гаҗәп, — диде Рәхим уңайсызланып, — ветеринария ул башка һөнәрләрдәй бер дә ким түгел. Әгәр беләсегез килсә, аның да үз поэзиясе бар.
Кызның бу темага артык сөйләшәсе килмәде. Ул көчле иман белән яшәүче һәм кайчак көчле иман белән ялгышучы кешеләрдән иде, ахры.
— Бирегез әле әтинең язуын, — диде ул зур язу өстәлендәге корыч сейфны ачып. — Хәер, үзегез карагыз!
Кыз папкалар белән ярым тулы корыч шкафны Рәхимгә калдырды да, юбка итәге артык кыска булганлыктан, ялангач симез ботларын шәрәләндереп, диванга утырды. Берничә минуттан соң инде кыз Рәхимнең бүлмәдә барлыгын оныткан, ул үзенең ноталарына чумган иде.
Рәхим, тәртибен бозмау өчен, папкаларны берәм-берәм алды. Бу кырку табигатьле кызны борчымаска теләп, булдыра алганча, язуларны тизрәк карады. Монда профессорның бөтен гомере чагылган диярлек иде. Бу эшләрне күргәннән соң, Рәхимдә аңа карата тирән хөрмәт туды. Күренеп тора: кеше гомере буена эзләнгән, гомере буена нидер белергә ашкынган, кешелекнең белемен баетырга теләгән. Саргаеп беткән кәгазьләрне күзеннән кичергән саен, Рәхимдә Иван Ильичка карата җылы хисләр арта барды. Бераздан инде ул профессорның хаклы булуын ихлас күңелдән тели иде.
Ниһаять, Рәхим эзләгән нәрсәсен тапты. Менә ул барлык төеннәрне чишеп җибәрергә тиешле, аңа кирәкле кулъязма! Лаборант, шәмәхә кара белән язылган, битләре искереп чит-читеннән тетелә башлаган кулъязманы ике куллап тоткан хәлдә, кызга таба борылды. Кызның чак кына сәерсенеп каравы чагылып китте, чөнки шатлыктан Рәхимнең күзләре ялтырый башлаган иде.
— Таптым, менә ул, — диде Рәхим.
Кыз салкын гыиа:
— Расписка языгыз. Кайчан кптерәчәгегезне анык белдерегез, — диде.
Рәхимнең очкынланган күзләре бердәм сүрәнләнде. Ләкин ул сер сынатмады. Кесәсендәге блокнотыннан бер бпт кәгазь ертып алды да профессор өстәле янына утырып расписка язды.
— Рәхим итегез!
Кыз, сызылып киткән матур кашларын җыерып, укып чыкты.
— Әйтелгән вакытка китерергә онытмагыз, — диде.
■1. -C. ».• « •!.
Моңа тәмам ачуы чыккай Рәхим җавапсыз калмады:
— Ләкин бер шарт белән. Кулъязманы китерде дип, сез дә миңа расписка язарсыз!
Рәхим, трамвайга кергәч, түзмичә, кулъязманың битләрен актара башлады. Барысы да ул теләгәнчә. Профессор экспериментларының методикасын бөтен тулылыгы белән язган. Рәхим, кулындагы папканы нык тотып, дүртенче каттагы бүлмәсенә кайтып кергәндә, көн тәмам караңгыланган, һавада җепшек кар бөртекләре очкалын иде. Ул, бер генә минутка онытылып, узган көннәрне хәтерләп алды. Әйе, шундый көн истә калган иде: Рәхим көне буе колхозларда мал-туар арасында вакцинация ясап йөргән иде. Күшегеп, туңып өенә кайтып керде. Ә өй рәхәт, аш кайнар, тәмле, һәм мәңге-мәңге онытылмас Галиянең дә күңеле күтәренке иде. Рәхимнең колагына хатынының шул чак үзенә әйткән иркәләү сүзләре ишетелгәндәй булды.
Ул бүлмәсенә кергәндә, балалары күршедә торучы Актаныш кызы Мәсрурә белән дәрес әзерләп утыралар иде. Бу кыз бик бала җанлы кеше булып чыкты. Гади авыл кызы, саф һәм беркатлы бу кыз, балаларның ятимлеген белү белән, алар өчен иң якын бер дуска әверелде. Күченеп килгән көнне үк балаларга конфет бирүче дә шул иде. Икенче көнне ул, һич иренмичә, Равилнең пычранып беткән оекларын, Разиннең баш яулыгын юып бирде. Әз генә дә авырсынмыйча, Рәхимнәрнең идәннәрен юып чыгарды. Юк, ул Рәхимнән берни дә өмет итми, хәтта аның лаборант буларак берәр файда китерә алуын да күздә тотмый. Бары да болай гына, ятимнәргә яхшылык итәргә кирәк дигән теләктән чыгып кына эшләнә иде.
Рәхим кайтып кергәч, ул, укый торган китабын ябып, урыныннан кузгалды.
— Рәхим абый, Равилнең никтер эче авыртты, — диде кыз борчылып. — Пунктка алып барган идем дә врачлар киткән икән.
— Рәхмәт. Ни булды сон, улым, сиңа?
— Мин кыял күп асаган ием, әтием, — диде Равил.
— Кыяр биргәннәр аңа, әтием, — диде Разия. — Әнә одеяллар биреп торучы апа кыяр биргән аңа. Мин аңа юып аша, дидем. Юмады.
Рәхим Равилгә дару бирде.
— Дәресләрегезне әзерләдегезме? Яле, күрсәтегез.
Аның хәзер ук, барысын да ташлап, профессор кулъязмасын укырга утырасы килә. Ләкин, сүз балалар ихтыяҗы турында барганда, үзеңнең теләкләреңне тыеп тормый булмый иде.
Мәсрурә чыгып китте. Рәхим балаларын ашатты, аларның чишенеп ташлаган киемнәрен тәртипкә китерде. Ниһаять, савыт-саба юылып, ямаласы ямалып, тагыласы төймә тагылып, көндәлек эш беткәч, Рәхим өстәлдәге электр лампасының өстенә, яктылык балаларга төшмәсен дип, газета каплады да өстәл янына утырды. Алдына кулъязманы җәеп салгач, изге бер эшкә керешкән кешедәй, хәрәкәтсез тынып калды. Аннары йөгерек кулдан язылган сүзләрне сак кына укый башлады.
Ул кулъязманың урта бер өлешен кабат-кабат укыды. Башына ял бирү өчен онытылып торгалады. Ниһаять, тыела алмастан, урыныннан торды, тар бүлмә буенча йөренергә тотынды. Бераздан ул машиналь рәвештә коридорга чыкты, озын коридор буйлап китте. Ярым караңгы коридор тып-тын иде. Барлык кеше йоклый. Барысы ял итә. Рәхим, теге очтан бер тапкыр әйләнеп кайткач, тагын кире китте. Ул бик озак, үзен кулга ала алмыйча, дулкынланып йөренде. Барысы да хәзер ачык! Гаҗәп хәл! Профессор экспериментлар ясаганда зур методик хата җибәргән. Рәхим шуны аңлаган иде.
XV
Зөбәрҗәт узган атнада тик ятмады. Ул, Идел буенда борчылып йөргәннең икенче көнендә үк тагы телефон шалтыратып, үзенең Заһидны тыңларга әзер икәнлеген әйтте. Заһид: «Яхшы, мин берәр сәгатьтән кайтырмын, синең безгә килеп чыгуыңны үтенәм»,— диде. Бу хәл доцент Рәхимнәргә кергән көнне булды. Заһид мәгълүм сөйләшүдән соң туп-туры өенә кайтып китте. Аны хәзер нке нәрсә борчый иде. Берсе — профессорның хаты, икенчесе — менә озакламыйча булырга тиешле күңелсез аңлашу. Җитмәсә әле, иртәгә аның лекциясе. Гадәттә Заһид мондый чакта үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырыша, туйганчы йоклый, иртәгә лекция дигән көнне барлык хәзерлекне алдан күреп куя иде. Хәлбуки, бүгенге кич андый эшләргә комачау ясар кебек...
Доцент, өенә кайтып, пешереп куелган кайнар ашны ашап туйганда, ишектә звонок шалтырады. Бу тәгаен Зөбәрҗәт иде. Зөлхәбирә апаның аны ягымлы тавыш белән каршы алуы ишетелде. Шуннан соң хатыннар ишек янында бераз чүкердәшеп тордылар. Әйе, Зөбәрҗәт Заһид өендә күптәнге үз кеше иде инде. Бу хәл бүгенге сөйләшүне отыры авыр- лаштырачак.
Шулай да Заһид, барысына түзәргә булып, юыну бүлмәсенә керде, аннан коридорга чыкты. Сүз дәшмичә генә Зөбәрҗәтнең кулын кысты, плащын алып гардеробка элде һәм һаман тыныч кала биреп:
— Рәхим ит, — диде.
Алар, Заһидның эш бүлмәсенә кереп, кара-каршы ике кәнәфигә утырдылар.
— Я, мин синең аңлатуларыңны тыңларга дип килдем, — диде Зөбәрҗәт.
Заһид өстәлдә яткан папирос тартмасына үрелде. Аны кулына алгач, сүзне нидән башларга белмичә, тамак кыргалап куйды.
— Я? — диде Зөбәрҗәт ачык зәңгәр күзләре белән туп-туры карап. Бу минутта аның карашы кискен һәм батыр, ә йөзендә барысына да риза булып көрәшне кабул итәргә әзер торганлыгы күренә иде. Заһид папиросын кабызып тәмләп бер суырды да сүз башлады.
— Мим сине, Зөбәрҗәт, алдап йөртәсем килми. Син минем табигатемне беләсең. Дөресен әйтмәсәм, мин үземне иң бәхетсез кеше итеп тоям. Менә сиңа да барлык дөреслекне сөйләп бирим...
Ул, тынып, башын аска игән килеш, папиросын уып-бөтереп утырды. Зөбәрҗәт аның ни дәрәҗәдә дулкынланганың озын бармаклы ак, матур кулларының дерелдәвеннән күреп торды. Ләкин үзе һаман шул килеш аның йөзенә текәлеп утыруында булды.
Заһид башын күтәрде һәм күзләрен Зөбәрҗәтнең кискен карашыннан яшерергә тырышып:
— Мин сине яратмыйм, минем хәзер күңелем бүтәндә. Гафу ит, башкача булдыра алмыйм, — диде.
Зөбәрҗәт агарынып китте. Күзләрен зур итеп ачты, аннары тирән итеп бер сулады да, тавышсыз гына елап, куллары белән йөзен каплады. Заһидтан мондый сүз көтмәгән иде ул. Күңеле сыкрап авырта башлады. Ләкин бу озакка сузылмады, Заһидка карата утлы нәфрәт белән алмашынды. Зөбәрҗәт бу оятсыз кешенең яңагына хәзер үк чалтыратып чыгып китәргә әзер иде. Мөлдерәп аккан күз яшьләрен ашыгып сөртә- сөртә, ул нидер әйтергә теләп башын күтәрде. Заһид та тетрәнгән Ул урыныннан торып киткән, бүлмәнең икенче почмагында Зөбәрҗәткә арты белән тора, тәрәзәдән урамга караган. Аның нидер сөйләнеп торганлыгы ишетелде. Зөбәрҗәт игътибарын җикте. к
— Мин сине артык алдый алмыйм, — диде Заһид, — мпң әяе җәй
башында ук аны очраттым һәм шул вакыттан бирле безнең апада нилео башланганлыгын тойдым. н н
— Юк, — диде Зөбәрҗәт кинәт тавышын күтәреп. — Юк! Син мине алай ансат кына ташлый алмыйсың!
— Зинһар тавышланма, әнә ич, — диде Заһид, коридорда кеше бар дигәнне аңлатып.
— Ишетсеннәр, минем беркемнән дә яшерә торган серем юк! Ташлый алмыйсың син мине, чөнки минем үзеңне яратканлыгымны беләсен, Заһид. Ташлый алмыйсың, чөнки мин бөтен киләчәгемне, бөтен бәхетемне сиңа бәйләдем. Юк, сиң андый эшне эшли алмыйсың! Моңа синей хакың юк!
— Соң инде хәзер. Минем беркемне дә алай яратканым юк иде. Син бит акыллы хатын, аңларга тиеш.
— Димәк, минем сиңа кирәгем бетте инде, шулаймы?
— Син аңларга тиеш, Зөбәрҗәт. Безнең арада мәхәббәт булмаган.
- Мин сине яратмаганмын, бу бер хата гына булган.
— Дөрес түгел, дөрес түгел! Минем сине көчләп яраттырасым килми. Ләкин синең үзеңнең ничә тапкыр инде миңа яратам дигәнең бар.
— Болай гына әйтелгән ул, Зөбәрҗәт. Хата киткән. Ул бары синең күңелеңне күрү өчен генә. Вакытлы тойгы!
— Беләм мин синең кимчелекләреңне, Заһид, — диде Зөбәрҗәт, күз-ләрендәге соңгы яшьләрен сөртеп. — Син гомерең буена күңелеңдәгеме яшереп йөриячәксең. Тик шуны бел, ул синең акыллылыгың түгел, ул синен бәхетсезлегең! Мин сине шул сыйфатыңны белә торып яраттым. Кара аны. барлык хатыннар да минем кебек булмас! Үкенмә соңыннан.
— Җитәр, җитәр. Әйтәм ич, Зөлхәбирә апа ишетә дип...
— Ха, Зөлхәбирә апа!.. Ишетәсеңме, син бик ялгышасың, Заһид. Башта ук уйла, җаным...
— Барысы да уйланган инде, — дип мыгырданды Заһид.
Зөбәрҗәт аның бөтен килеш-килбәтен тагын бер күзеннән кичерде. Юк, хәзер ул нәфрәтләнә алмый иде инде, бу кеше аңа бары мескен, үтә мескен, акны карадан аера белми торган кызганыч бер мескен кеше булып тоелды. Бу кызгану җирәнү тойгысы белән чиктәш иде.
Беравык тынып тордылар. Зөбәрҗәттә кызыксыну тойгылары кузгала башлады.
— Ичмаса сөйлә инде. Кем соң ул?
— Аңа үзеңне белгертмәскә сүз бирәсеңме? — диде Заһид юашланып.
— Бирәм. Кем ул?
Заһид Мәдинә турында сөйли башлады. Аның турында бар белгәнен сөйләде. Ниһаять, ул әле кичә генә аның белән тагы бер тапкыр театрда булуын, аны такси белән озатып җибәрүен әйтте.
— Барысы да аңлашылдымы? — диде Заһид. Бу юлы аның матур, ләкин хәзер Зөбәрҗәткә бөтенләй сөйкемсез булып күренгән йөзендә ирония сизелеп китте.
— Информацияң өчен рәхмәт,— диде Зөбәрҗәт урыныннан торып.— Хуш, сау бул.
— Сау бул, — диде Заһид, тагы тәрәзәгә таба борылып. Зөбәрҗәтнең тук-тук басып коридорга чыгуы, тышкы ишекнең ачылып ябылуы Заһидка ишетелеп торды.
— Менә, Мәдинә, — дип куйды Заһид, үзе күренмәгән кызга мөрәҗәгать итеп, —мин йөрәгемнән Зөбәрҗәтне йолкып алып ташладым, хәзер анда урын буш. Сиңа ул урын!
Шулай да йөрәктәге буш урын һаман буш көе тора кебек иде. Ниндидер эчке сизенү белән Заһид бу эшле юкка эшләвен тойды. Ул үзепеи эчке дөньясын тикшерел: «Бу—Зөбәрҗәткә артык күнегелгән булгангадыр, барысы да шуннандыр», — дигән фикергә килде. Ул бер мәл, кинәт кабынып, әллә бүген үк аның белән очрашып хатаны төзәтергә микән, дип тә уйлап алды. Ләкин бу теләгеннән дә шунда ук кире кайтты.
Әйе, Мәдинәне бик ярата ул. Аның әле беркайчан да бу кадәр үсмерләрчә онытылып сөйгәне юк иде. Тик шулай да, Зөбәрҗәт үзенең биек үкчәле туфлиләре белән тук-тук басып чыгып киткәч, аның күңелен тонык бер авырту биләп алды.
Заһидка бүлмә эче кинәт караңгыланып киткән кебек тоелды. Хәзер инде көннәр кыска. Көзге кич сиздермәстән үзенең соры җәймәсен Казан өстенә китереп япты. Заһид торшерны җайлап урнаштырды да, эшкә керешкәнче бүген килгән газета-журналларны карау өчен, диванга сузылып ятты.
Газеталарның беренче бите Октябрь бәйрәменә хәзерлеккә багышланган иде. Фәлән заводның эшчеләре бәйрәм алды вахтасына басканнар, фәлән трест нефтьчеләре фәлән кадәр нефть чыгарырга сүз биргәннәр, фәлән районның колхозчылары, барлык мөмкинлекләрне исәпләгәннән соң, фәлән кадәр икмәк бирергә йөкләмә алганнар. Заһид болары» җүнләп укып тормады, күз йөгертеп кенә узды. Икенче биттә өлкә газетасы ниндидер авторның татар телендә басылган зур прозаик әсәренә рецензия биргән иде. Заһид бу ике подваллык мәкаләгә чак кына тукталды. Ул мондый авторны гомерендә беренче кат ишетә. Дөресен генә әйткәндә, аның үз телендә бер генә китап та укып чыкканы юк иде. Ул үзенең халкын ярата, җае туры килгәндә аның белән горурланырга, хәтта мактанырга да батырчылык итә, ләкин аның культурасы белән ул бары радио һәм телевидение аша гына бәйләнеш тота иде. Заһид тизрәк дүртенче биткә күчте, монда чит ил хәбәрләре язылган. Алжирда кан коела, ирек өчен, колониализм богауларыннан котылу өчен Алжир халкы, җанын аямыйча, француз фашистларына каршы көрәшә. Заһид бу вакыйгаларны йөрәгенә якын кабул итеп укыды. Ул үзе дә фронтта булды, ул үз күзе белән фашизмның кешелеккә никадәр кабахәтлекләр эшләгәнлеген күрде.
— Тынмыйлар бит, тынмыйлар, адәм актыклары, — диде ул оасов- чылар турында.
Шулай бераз вакыт газета кыштырдатып ятканнан соң, һавага чыгып бер әйләнмичә эшкә утырып булмас, дигән фикергә килде. Авырсынса да, пижамасын салып, киемнәрен алыштырырга үзен мәҗбүр итте.
Ун минуттан ул җепшек, суык, күңелсез урамга чыкты. Пальтосының якасын күтәрде, эшләпә җилдә очып китмәгәе дип, аны катырак басып киде, йөзен ышыклау өчен алга иелебрәк, Галимнәр йортына таба китте. Бильярд бүлмәсендә беркемнең дә булмавы аңа сәер тоелды. Буфетта Гыймай очрады. Ул шатланып:
— У-у, слушай, бик шәп булды әле! Күрәсең, халык һаваның начар-лыгыннан курыккандыр, әндәле, малай, берәр партия уйнап алыйк әле, — диде.
— Бер бутылка шампанскийгамы? — дип сорады Заһид.
— Анысын үзең беләсең инде, әйтеп торасы да юк!
— Дөресен генә әйткәндә, минем бер дә уйныйсым килми, — диде Заһид Гыймайның күзенә үк карап.
— Ни сәбәптән алай? — диде аптырап калган Гыймай.
— Шулай, — диде Заһид. Борылып урамга чыгып китте.
Ул таудан Кольцога таба төшә башлады. Алдагы өй түбәләрендә неон лампалардан ясалган рекламалар, яшелле-кызыллы нурлар сибеп, йөзек өстендәге каш төсле күңелле ялтырыйлар иде.
Заһидның гаҗәпләнүенә каршы, Бауман урамында халык шактый күп иде. Алар барысы да шат, бәхетле кебек тоелды аңа. Гамьсез халык Заһидның ялгызлыгын әз генә дә уйламый. Кешеләр, үз бәхетләренә куанып йөриләр, Заһидны этеп-төртеп узудан да тартынмыйлар.
Ул ашыга-ашыга урамның аргы очына таба барды. Утларын балкытып, үзенә чакырган Казан рестораны янында бераз туктап торды
S4
Бәлки, кереп бераз утырыргадыр? Бәлки, җиңелрәк булып китәр? Кинәт аның иртәгә иртәнге сәгатьләрдә лекция укыйсы барлыгы исенә төште. «Юк, булмый, — дип уйланды Заһид. — Эшемә хыянәт ясап, борчуларымны арттырырмын гына».
Борылып, кплгән юлы белән кире китте. Мәдинә турында гына уйлана башлады. Әйе, уйда гына булса да, Заһид аның янында үзем бәхетле сизә иде. «Нишлисең, — диде ул. — тәвәккәллеккә бармый торып, нинди дә булса җиңүгә ирешеп буламыни?»
XVI
Иртә тору белән, Заһид институт хуҗалыгына Мәдинәгә шалтыратты. Зоотехникны хуҗалыкта, абзар-кура тирәсендә, диделәр. Икенче тапкыр ул тәнәфес вакытында институттан шалтыратты. Бу юлы Мәдинәне төлкеләр фермасына китте, диделәр.
Заһид кызны өченче тапкыр шалтыратканда гына туры китерә алды.
— Мәдинә, минем сезне күрәсем килә, — диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң. — Бүген күрешәсе иде!
— Бәлки, нртәгәгә калдырырбыз?
— Мин синең Казанга килүеңне теләр идем, Мәдинә. Бүген үк.
— Кая барырбыз икән соң, Заһид Сафич? һава бик начар бит.
— Мәдинәкәй, син минем квартирыма кил. Шунда без кая бару турында анык сөйләшербез.
— Бәлки, сез үзегез миңа килеп чыгарсыз, Заһид Сафич! Әле бит сез минем ничек урнашканлыгымны да белмисез.
— Мәдинәкәй, минем сиңа конфеденциаль сүзем бар. Бик үтенәм, кил, пожалысты.
Мәдинә үзенең уенчак тонын үзгәртте, җитдиләнеп:
— Ярар алайса, — диде. Заһид адресын әйтте һәм, өеиә кайткач, түземсезләнеп кызны көтә башлады.
Мәдинә ике сәгатьтән соң гына килде. Ишек ачарга атылып чыккан Заһид, суыктан туңып, күшегеп килеп кергән Мәдинәне күргәч, җиңгәсенең үзенә сораулы караш белән текәлгәнен тойды. Ләкин җавап бирмәде, хәтта Мәдинәне аның белән таныштырмады да, кызның киемнәрен элеп куеп, аны үз бүлмәсенә алып керде. Күренеп тора: Мәдинә бераз каушап калган иде. Ул, матур итеп җиһазланган эш бүлмәсенең уртасында туктап, кулларын уып, зәвык белән сайланган мебельне, алтынланган рамнардагы матур репродукцияләрне карап торды.
— Бик матур икән эш бүлмәгез, — диде ул ниһаять, оялчан гына елмаеп.
— Шулаймы, ошадымы сиңа? — дип сорады Заһид. — Әйдәле, менә шушы диванга гына утырып ял ит әле.
" Мәдинә йомшак диванга чумып утыргач, Заһид шулай озак көттерүенең сәбәбен сорады.
— Инде кире кайтып китимме дигән идем,—диде Мәдинә, — тик сезгә биргән сүземне бозасым килмәде. Халык шундый күп, һич әйтеп бетерә торган түгел! Машиналарның күбесе ремонтта ахры, линиядә автобус аз.
— Кара инде син! — диде Заһид күңелсезләнеп. — Бик туңгансыңдыр инде?
Ул нидер хәтерләде дә, «Мин хәзер, бер генә минут», — дип, ашыгып чыгып китте.
— Биш минуттан кайнар чәй әзер була, җылынырсың, — диде ул яңадан кереп.
— Зинһар, мәшәкатьләнмәгез! Кирәкмәс иде.
Мәдинә үзенең эше турында сөйли башлады. Аңа хәтле эшләп киткән зоотехник бөтен токым язмаларын бутап бетергән, менә ничә елдан
бирле инде туган бозаулар үлчәнми калдырылганнар, бонитировка ясалмаган, үрчетүдә инбридинг башланган, Горки Ленипскиедан алынган нәсел үгезеннән тиешенчә файдаланмаганнар...
Мәдинәнең зур кара күзләре очкынланган, бит урталары алсу, тигез нык тешләре елмайганда әледән-әле агарып балкып китә иде. «Булса да була бит шундый табигый матурлык!» — дип уйланды Заһид, кыздан күзен ала алмыйча.
— Ичмаса сез, Заһид Сафич, берәр җыелышыгызда учхоз мәсьәләсен күтәреп чыгар идегез. Гыйльми работниклар ярдәм итсеннәр иде бераз. — Мәдинә, матур кашлары астыннан гына Заһидка оялчан бер , караш ташлап, елмаеп кунды.
— Мин обязательно ул мәсьәләне күтәрәчәкмен, Мәдинә, — диде Заһид, — мин аны партия җыелышында күтәреп чыгам.
— Юкса, Заһид Сафич, көндәлек эшләр бөтен энергияне алып бетерә. Булса шул студентлар һәм гыйльми работниклар белән берлектә генә өзеклекне бетерергә мөмкин.
— Шулай, әлбәттә,—диде Заһид, — син эшкә чуму белән яна башлагансың, молодец!
— Соң аның башкача кызыгы да юк! Рәхәттән авыз итәсең килә нкән, чум да чум, йөз дә йөз! Мин бераз дөньяны күрдем бит, Заһид Сафич.
Мәдинә тагы үзенең эше, эшендә килеп чыккан кайбер кызыклы хәлләр турында сойли башлады.
Заһид өчен сүзнең бу юнәлештә баруы кулай түгел иде. Ләкин ул Мәдинәне бүлдерергә кыймады, аның дәртләнеп сөйләвеннән, чибәрлегеннән ямь табып, сокланып тыңлап утырды.
Зөлхәбирә апа ишекне ачыл: «Чәй булды», — диде. Заһид шунда ук җиңгәсенең тавышыннан, аның күз карашыннан бу эшне өнәмәвен, Мәдинәне яратмавын аңлады. Ул, шул минутта ук торып, Мәдинәнең әле һаман җылынып җитмәгән салкын кулларыннан тотты.
— Әйдәле, Мәдинәкәй, чәйләп алыйк.
Кул юып олы бүлмәгә чыккач, Мәдинә тагы мондагы матурлыкка сокланып сүз әйтергә мәҗбүр булды.
— Бу сезнең кунак бүлмәсе инде, шулаймы?
Заһид аңа үзенең йокы бүлмәсен дә күрсәтте. Мәдинә шатланып нрексездән көлеп үк җибәрде.
— Ходаем, бигрәк матур!
Заһид яшәгән урыны кадерле кешесенә ошаганга шат иде. Өстәлдә чәй кирәк-яраклары җитәрлек булса да, ул буфеттан төрле-төрле вареньелар алды, бисквит печенье куйды, җәйдән бирле сакланган кыйммәтле внноны алып ачты һәм кандильдәге электр утларының барысын да яндырып, Мәдинәнең өстәл янына утыруын үтенде.
— Беләсезме, Заһид Сафич,—диде Мәдинә, — мине терлекчелек кафедрасына ярты ставка белән өстәмә эшкә ассистент итеп алмакчы булалар. Ләкин аңламыйлар булса кирәк, бездә әле зоотехник эше дә муеннан. Баш тарттым. Мин әйтәм, мондагы практик занятиеләрне үзегезнең штат белән уздыра торыгыз. Эшне җайга салгач, мин сезгә үзем әйтермен, дидем.
— Ә монсы юкка инде, Мәдинә,—диде Заһид җитдиләнеп, — чөнки ваканция бетеп куюы бар.
— Бәлки, шулайдыр. Ләкин мии, төп эшемне тиешенчә җайга салмый торып, өскә үрелергә яратмыйм.
— Бусы инде синең артык тыйнак кеше булуыңнан килә. Әйдәле, менә шушы рюмканы күтәрик әле, Мәдинә.
— О-о, мии бит эчмим, Заһид Сафич. Бу нинди нәмәрсә соң, бигрәк
матур үзе. Ничек җылкылдый! ’ н
Мәдинә үзенең матур яңгыратып көлүе белән бөтен өй эчен тутырды
— Без аны, Мәдииәкәй, безнең дуслык өчен эчик. Син каршы кил-мисеңдер бит безнең дус булуыбызга?
— Нигә, апы шулай беркетеп куярга дигәнмени?!
— Әлбәттә, юкса ул озакка бармый.
— Белмим инде. Минем мондый әйберләрне бер дә эчкәнем юк иде юкса. Сез әйткәч кенә...
Мәдинә башта тел очы белән генә рюмкадан внноны татып карады. Аннары: «Кара, бер дә тәмле түгел ич, гел әчегән катык тәме килә»,— дип куйды.
Бу сүзләрдән соң икесе дә, рюмкаларындагы внноны түгә-түгә, рәхәтләнеп көлделәр.
— Әйдә, — диде Заһид, көлүдән яшьләнгән күзләрен Мәдинәгә төбәп.
Алар эчеп җибәрделәр дә тагы көләргә чамалап бер-берсенә карашып тордылар.
— Нәрсәсе бардыр инде шуның? — диде Мәдинә. — Минемчә, чәй тәмлерәк!
— Әйдә, рәхим ит, чәй эч.
Заһид кулына чынаякны алгач, Мәдинә чәй белән ’булашкан арада, сүзне нидән башларга кирәклеге турында уйлап утырды. Ләкин анык күңеле хәзер инде бөтенләй башка кәйгә җайланган һәм әйтеләчәк сүзләре бу мәҗлестә артык килешсез булып чыгачак иде. Мәдинә үзенең учхоз директоры белән Казанга килгәч очрашуын, тегенең Мәдинәне нн өчендер хәтерендә бик чая һәм үз сүзле кеше итеп калдырганлыгын, аңа ышанычсыз каравын сөйли башлады.
— Ә хәзер ничек соң? — дип сорады Заһид.
— Хәзер беренче сынауны уздым инде.
Мәдинә тынып торды да кинәт:
мөхәммэт САДРИ
Җырларың булсын Тукайча...
t-1-J игырем, сине тагын алып, Инде тагын йөдәтә м:
Тигезсез булганга, янып Язам, бозам, төзәтәм.
Төзәтәм мин. Тагын укып, Уйланам да сызланам;
Мәрмәр таштан кеше чукып Ясаучыдай уйланам.
Уйланам да, торып басып
Тукай белән сөйләшәм;
Сөйләшәм йөрәкне ачып, Аның белән киңәшәм.
Киңәшәм мин — илне гизеп,
Каләм алган чагымда;
Яну-көюемне сизеп, УЛ тора күк янымда.
Тукай, гүя, мине күзләп:
«Кафияләрне щигә», •— ди,
— Карагыз әле, Заһид Сафич, теге сездәге лаборант ничек килеп эләкте соң ул сезгә? — дип сорады.
— Ничек инде? — диде Заһид, сагая төшеп.
— Шулай. Мин аның производствоны лаборантлыкка алыштыруына һаман аптырап йөрим!
— Минемчә, аптырарлык берни дә юк. Аның гыйльми эш белән шө-гыльләнәсе килә.
— Гаҗәп, — диде Мәдинә, — һич андый кеше булырга охшамаган иде.
— Сез аны күптән беләсезмени?
— Студент чактан бирле. Без беренче курста чакта ул профком председателе иде. Ничектер шул истә калган.
— Гаҗәп,—дип куйды Заһид та үз чиратында.
— У-у, ул вакытны! Ул беренче егет иде. Без аңа карарга да кыймый идек. Шунсы хәтеремдә калган.
Заһид, күңелсезләнә төшеп:
— Аның әле эшләре җайсызрак тора,—дип аңлатты.
— Билгеле, мин аның хәлен аңлыйм. Минемчә, ул кешенең сездәге пөхтә һәм нечкә эшкә кулы бармыйдыр?
— Юк, эш анда түгел. Ул килү белән гыйльми эшкә керешкән булган иде. Әнә шунда аның уңышсызлыклары.
— Шулайдыр шул, — диде Мәдинә.
— Ни өчен «шулайдыр шул»?
— Күл еллар производствода эшләсәң, шулай булмый хәле юк дип әйтүем.
— Әйе, ул бик зур тәвәккәллек ясады. Ләкин бәхетсезлеккә очрады. Тема начар. Безнең киңәшне тотмады. Ә тормышы җиңел түгел. Ике баласы бар, хатыны быел яз башында үлеп киткән. Гомумән, егетнең
Фикер эзләп, юл тигезләп, «Китерә бу көйгә», — ди.
Әйе, ул янда, йөрәктә, Ул һәр чакта исемдә. Ярдәмгә килә кирәктә, Яшәп моңым-хисемдә.
Ул ачты күзне, телемне, Сиңа шуны әйтим дип:
— Сөймәсәң халкың, илеңне Син мәңгегә ятим, — дип.
Мин ятимгә күп чагында Байлар этләр өстерде;
Тик азат ил кочагында Халкым сөеп үстерде.
Бурычлы, дим, үЗ'үземә, Мин һәрвакыт һәркайда: Тормышым белән —■ илемә. Шигырем белән — Тукайга.
Шуңар, шигырем, сине алып Инде тагын йөдәтәм: Тукайча булсын, дип, янып Язам, бозам, төзәтәм.
бәхет юк. Әле үзен вакытлыча студентлар торагына урнаштырдым. Шунда торып тора.
— Кызганыч,^ бик кызганыч. Җитмәсә ике баласы бар дисезме?
— Әйе, ике баласы бар. Берсе унбер-уникеләрдә, икенчесе сигездә генә.
Алар тынып тордылар.
— Ә сезнең апагыз ничек соң? — дпп сорады Заһид.
— Ул бик авырын шул, миңа ышанып килгән, ә минем аның белән йөрергә һич вакытым юк.
— Беләсеңме, Мәдинә, син аны безгә җибәр. Докторларга йөргән арада ул бездә торып торсын. Минем җиңги аңа ярдәм итәр, аннары, таныш медиклар белән сөйләшергә була. Беләсең бит, ни әйтсәң дә, дус-иш якынрак.
— Рәхмәт, — диде .Мәдинә.
Заһид, торып, радиоланы уйнатып җибәрде.
— Ни өчендер күңелсез темаларга күчтек әле.
— Ай-яй, матур җырлый.
— Таң калырлык! Унике яшьлек итальян малае. Робертино. Әйдә тагы берәрне эчәбезме?
— У-у, аллам сакласын, болан да лаякыл исердем инде.
Заһид ирексездән көлеп җибәрде.
— Әйдәгез танцылап алабызмы, Мәдинә?
— Әйдәгез, — диде Мәдинә, өстәл артыннан чыгып,—тик мин бик искечә генә бит. Модныйларын белмим.
— Мин аларны үзем дә белмим. Белмим дә, яратмыйм да.
Алар, торып, бүлмә уртасына бастылар. Заһид сак кына кызның аркасына кулын куйды. Җыр һәм музыка астында алар иркен бүлмәдә салмак кына әйләнә башладылар.
— А, хәрәмләшүдән түгел, — диде кинәт Мәдинә Заһидның борын төбендә үк бармак янап, — сез мине бик артык кысасыз!
Ләкин Заһидның башка түзәрлеге юк иде инде. Ул, зифа буйлы болан баласыдай җитез кызның нечкә биленнән кочып аны күкрәгенә бер кысса, үләргә дә риза иде.
— Тынычрак, тынычрак,—диде Мәдинә, — менә шулай.
— Мәдинә, — диде Заһид кинәт хәлсезләнеп. Кыз, эшнең кай якка баруын аңлап, Заһидның кулларыннан ничектер сиздермәстән генә ычкынды да:
— Куеп торыйк, Заһид Саф ич, әйдәгез, чәй эчик, — диде.
Заһид үзен кулга алды. Утыргач, җитди, эшчән бер тонга күчеп:
— Мин сиңа шуны әйтергә тиеш, Мәдинә, — диде, — мин синең теләгеңне үтәдем. Мин әлеге үземнең якын кешем белән бәйләнешне бөтенләйгә өздем.
Мәдинә куркынып Заһидка текәлде. Ул пи әйтергә дә белми иде. Заһид сүзен дәвам иттерде:
— Әйе, Мәдинә, мин сине, сине генә яратам, мин моңарчы беркемне дә сөймәгәнмен икән, менә шуны белдем. Минем йөрәгемдә башка беркемгә дә урын юк...
(Дәвамы бар.)