Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨРӘШ ШАРЫ

Мин — 1 Коммунист — > Җир йолдызын һәрчак j Бишпочмаклы итеп күрәмен. j Биш материк — > Аның биш почмагы. ' һәм мин тагын шуны беләмен: > Фәлән гасырларны көтеп тормый, ; Җир уллары шушы гасырда, ! Коммунизм нуры керсен, диеп, ! Капкаларын киереп ачырлар, i Еллар безгә эшли. > Ләкин һич тә , Еллар җилкәсенә елышып • Утырыр чак түгел, Әй, Кешеләр! — Онытмагыз көрәш сулышып. Кешелек бит әле бишпочмакның һәр почмагы өчен көрәшә; Юк, Җир әле Бәхет шары түгел, Көрәш шары шушы көйгәчә. Бар халыклар идеалы булган Киләчәккә әле юл озын: Авырлыклар аша төзибез без Җирнең бишпочмаклы йолдызын. Егерменче гасыр аваз бирә, Ул эндәшә барлык дусларга: Җир йолдызы өчен көрәшкәндә Тигезлән син коммунистларга!