Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОРЕФ-ГАДӘТ ЗАКОННАН ӨЛКӘНРӘК

Бу мәкаләнең русчасы шушы елның август аенда «Литературная Россня»дә басылган иде. алык, дибез, халык акылы, халык иҗаты, халыкның гореф-гадәте, яхшы традицияләре дибез. Халыкның мең еллар буенча тупланган тормыш тәҗрибәсе, шул тәҗрибәнең сөземтәсе булган тормыш фәлсәфәсе мәкальләрдә, табышмакларда гына түгел, бәлри җыр белән орнаментта да, әкият белән мәзәктә дә һәм гореф-гадәттә дә чагыла. Татар халык иҗатының тарихын өйрәнгәндә мин фольклорның шундый бер соклангыч үзенчәлегенә игътибар иттем: Һәртөрле риваятьләр булсын, әкият, мәкаль яки әйтем булсын, аларның күпчелеге бозыклыкка, азу-тузуга рәхимсез рәвештә каршы чыга, инсафлы, туры сүзле, яхшы күңелле булырга, гаделлеккә өнди. Татар халык әкиятләрендә, рус, украин, чуваш, башкорт яки Төньяк халыкларының әкиятләрендәге кебек үк, кеше хакына кул сузучы, хезмәт иясен җәберләүче, гомумән, явызлык, әшәкелек эшләүче залимнар һәркайчан хур булып калалар. Ә ан- дыйларның антиподы булган намуслы гадел кеше нинди генә кыен көрәшләрдә дә һәрвакыт өстен чыга, морадына ирешеп, бәхетле тормышта яши. Кабатлау булса да әлеге шул хакыйкатьне тагын бер искә төшереп үтәсем килә: кешедә намус, инсаф, гаделлек, иркен күңеллелек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә халык иҗатының да роле бик зур. Әхлак һәм әдәп ягыннан бик югары торучы саф күңелле, һәм физик, һәм мораль яктан чын мәгънәсендә матур кешеләрнең үрнәген без әкиятләрдә бик еш очратабыз. Безнең партиябез кешеләр арасында яңа коммунистик мөнәсәбәт тудыру эшенә бик күп еллардан бирле хәтсез көч куя, һәртөрле искелек калдыклары: дин агуы, шовинизм, буржуаз милләтчелек һәм шулар тудырган һәртөрле реакцион гореф-гадәткә каршы да шулай ук күптән көрәшеп килә. Әмма тормыш басуын зарарлы чүп үләннәрдән тазартканда без аларның урынын һич тә кысыр калдырырга тиеш түгелбез. Чөнки ул чагында шул ук чүп үләннәре яңадан баш калкытачак. Искелек калдыкларына каршы көрәшү бик кирәк. Ул турыда сүз дә юк. Әмма шундый ук тырышлык һәм эзлеклелек, шундый ук ялкынлы дәрт белән безгә үзебезнең яңа гореф-гадәтләребезне, революцион традицияләрне халык арасына кертергә, кыю рәвештә яңа җолалар, яңа гореф-гадәтләр, яңа бәйрәмнәр тудырырга кирәк. Шунсыз теләсә генә нинди бай тормыш та эчпошыргыч дәрәҗәдә бер төрле, димәк күңелсез һәм җансыз булачак. Әгәр халыкларның тормышына тиешле игътибар белән күз салсаң, әгәр аны төзүче йорт салырга кирәкле төзү материалын өйрәнгән кебек үк һәр ягыннан җентекләп өйрәнсәң, бик гыйбрәтле һәм файдалы фикер туар иде. Мәсәлән, Совет илендә яшәүче халыкларның гасырлар буенча камилләшә һәм тормышка ямь кертә килгән күп кенә яхшы гореф-гадәтләре һәм күркәм традицияләре безнең заманда да яраклы булып чыгар һәм кешеләрне коммунизм рухында тәрбияләргә бик зур ярдәм итәр иде. 9. „С. Ә.“ м 12. Х Күптән түгел миңа «Литературная Россия» редакциясендә якташымнан килгән бер хат белән танышырга туры килде. Хатны язучы егет шундый сорау куйган: «Нигә безнең Татарстанда һаман да иске гадәтләр яшәп килә икән? Бездә кызлар бервакытта да мәхәббәтләре төшүен үзләре башлап әйтмиләр. Алай гына да түгел, алар хәтта беренче булып егетләрне биергә дә чакырмыйлар. Безнең авыл клубында бәлки шуңа бик күңелсездер? Бер кырыйда егетләр, икенче кырыйда тып-тын кызлар басып тора. Әйтерсең, аларның авызларын тегеп куйган. Татар кызларына ислам дине кушканча яшәүне ташларга вакыт түгелме икән? Әнә календарьга карасыннар. Аның һәр битенә «Бөек Октябрь социалистик революциясенең кырык җиденче елы» дип язылган». Ихтимал, бу егет (ул үзе шактый ук кызу канлы да булса кирәк) белә дә тор- гандыо: ислам дине үзенең чиктән тыш каты һәм кешелексез кануннары белән халыкларның рухи дөньяларын ничек кенә гарипләндермәде, муллалар, ишаннар, кадимчеләр һәм һәртөрле надан дини фанатиклар татар хатынкызын мәңгегә кол итеп яшәтү өчен ниләр генә кыланмадылар! Бу турыда вакытлы матбугатта булсын, әдәби әсәрләрдә булсын бик күп язылды. Әмма мин бу чибәр егетнең игътибарын әлеге мәсьәләнең икенче ягына да юнәлтергә теләр идем. Ислам диненең күп гасырларга сузылган көчле басымына безнең халыкның һаман да бирешмәве, үзен гарипләндерергә, юкка чыгарырга ирек бирмәве сокланырлык түгелмени? Бу аның акылының бөеклеге, рухының сафлыгы, сәламәтлеге турында сөйләмимени? Бер яктан патша түрәләренең, икенче яктан динчеләрнең басымы көчле булуга карамастан, безнең халык моңарчы таркалып юкка чыкмаган, үзен үзе бер бөтен халык хәлендә саклап кала алган; нинди генә кыенлыклар, газаплар, кысулар күрсә күргән, әмма үзе тудырган яхшы гореф-гадәтләрен, җолаларын, демократик рухтагы күп кенә традицияләрен, үзенең телен, ниһаять, күп гасырлык культурасын безнең заманга кадәр яшәтә алган. Нәфисә образын иҗат иткәндә миңа бездә һәм көнбатышта хатын-кызлар мәсьәләсенә багышланган төрле-төрле байтак кына китап укып чыгарга туры килде. Не- мецнең кара йөрәк галиме Отто Вейнингерның «Җенес һәм характер» дип аталган китабын ничек җирәнеп актаруым һәм җәберләнеп укуым әле дә исемдә. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, Вейнингерның кешелексез һәм кансыз философиясен Бөек Ватан сугышы елларында безнең илебез халыкларына каршы фашистлар бик теләп кулландылар.. Шулай булмыймы соң! Ул кара йөрәк нәкъ фашистлар тегермәненә су коя иде. Нәфисә дигәннән, ул тынгысыз килен үзебезнең халык әкиятләрен дә яңадан укып чыгарга мәҗбүр итте. Үзем укыйм, үзем элек укыганнарым белән ихтыярсыз чагыштырып барам. Кешенең хөрлеген һәм гомум кешелек гуманизмын аңлауда безнең халыкның философиясе әнә нинди югары баскычта булган, минем халкым кешенең кешелек дәрәҗәсен, аның кадерен әнә ничек тирән аңлаган! Шул әкиятләрдән берсен генә булса да әлеге егетнең исенә төшерер идем. Ул әкияттә ике егетнең бер кызга гашыйк булуы турында сүз бара. Алар икесе дә яшь һәм көчле егетләр булганнар. Димәк, ул кыз өчен аларга көрәшергә дә мөмкин булган. Кем җиңә, кыз шуңа! Әмма алан иткәндә кыз үзе теләгәнен сайлау хокукыннан мәхрүм калган булыр иде бит. Шунлыктан бу ике егет нишлиләр? Икесе ике юлдан китәргә булалар. Кызга әйтәләр: кайсыбызны яратсаң, шуның артыннан китәрсең, диләр. Кыз һәм шулай итә дә. Әкияттә мондый мотивларның бик еш күзгә чалынуы очраклы хәл түгел. Безнең халык элек-электән, бик борынгыдан ук, хатын-кызга тирән ихтирам саклап килгән, аның фикере һәм теләкләре белән һәрвакыт исәпләшеп яшәгән. Хатын-кызга ихтирам безнең матур әдәбиятта да беренче урында тора. Күп кенә әсәрләрнең төп геройлары хатын-кыз булуы да әнә шуның нәтиҗәсе. Үз әсәрләрендә хатын-кызга топ урынны биргән революциягә кадәрге классикларны — Г. Ибраһимовны, Г. Тукайны, Ф. Әмирханны, М. Фәйзине искә төшерик. Остазларының бу яхшы традицияләрен дәвам иттерүче хәзерге язучыларның иҗатларын, мәсәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын, Л1. Әмирнең «Миңлекамал», Н. Исәнбәт, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Р. Тохфәтуллин һ. б. әсәрләрен искә төшереп узыйк. Боларның һәркайсында без хатын-кызга чиксез ихтирам һәм мәхәббәт, алар белән йомшак һәм сак мөгамәлә. хатын-кызларның тышкы матурлыкларына гына түгел, бәлки рухи дөньяларының байлыгына һәм сафлыгына да чын күңелдән соклану үрнәкләре күрәбез. Менә шулардан чыгып, мин редакциягә хат язган әлеге якташ бераз ашыга төшкән, мәсьәләне берьяклырак кына куйган, бу проблеманың асылына төшенеп җитмичә, берникадәр сайран нәтиҗә чыгарган дип әйтер идем. Әйе, безнең татар кызлары элек-электән тыйнак та һәм горур да, хәтта, мин әйтер идем, кайчагында ярыйсы ук тәкәббер дә. Бу безнең халыкның милли характерының бер үзенчәлеге булып гомер- гомергә шулай килә. Ләкин татар кызы мәхәббәт турында үзе сүз башламый, егетләрне беренче булып үзе биергә дәшми икән, бу аның элеккечә хокуксыз яисә изелгән булуыннан түгел, бәлки үз кадерен үзе белеп, әрсезләнәсе килмәүдән, үзенең кызларга хас горурлыгын, тыйнаклыгын саклаудан. Бик телиләр икән, ихтирам итәләр икән, әнә егетләр үзләре беренче булып баш исен! Начар гадәтмени бу? Үзен үзе тыйнак, әдәпле һәм горур тоту, әрсезләнмичә, үзен басымчак иттермичә егетләрнең ихтирам итүенә ирешү — әллә болар хәзерге заман кызларының дәрәҗәсен күтәрмиме, нур өстенә нур булып төшмиме? Әгәр авыл клубларында (анда гынамы икән әле) яшьләр кичләрен күңелле итеп уздыра алмыйлар икән, моңа кызлар гына гаепле түгел. Һич юк. Мәсьәләне тирәнрәк һәм киңрәк алып карарга кирәк. Өстә әйткәнемчә, без борынгы гореф-гадәт һәм традицияләрдән баш тартсак та, алар урынына яңаларын, безнең совет чорында барлыкка килгәннәрен бик сүлпән, бик үҗәтлек белән генә тормышка ашырабыз. Шунысын да әйтергә кирәк: искедән калган гореф-гадәт һәм җолаларны фаш итүдә, алар- ны көнкүрештән «төбетамыры» белән рәхимсез рәвештә йолкып ташлау мәсьәләсендә боз, язучылар, шактый ук активлык күрсәткән булсак та, яңаларын, безнең заман таләпләренә җавап бирердәйләрен көнкүрешкә кертүгә, аларны халык күңеленә сеңдерүдә ваемсызрак һәм көчсезрәк булып чыктык. Элекке дини бәйрәмнәр урынына үзебезнең шаулап-гөрләп торган халык бәйрәмнәрен, кешенең табигый таләпләренә җавап бирмәстәй мәгънәсез һәм кирәксез дини яисә кыргый җолалар урынына үзебезнең заман кешесенең күтәренке сорауларына юш килердәй яңа гореф-гадәт, яңа җола, төрле мавыктыргыч кызыклы уеннар кертәбезме? Бик сүлпән, бик аз, бик сирәк! Яңалыкны кыюрак, активрак кертәсе Иде бит. Шуның өстенә, кайбер урыннардагы кебек, ул яңалыклар читтән ясалган басым нәтиҗәсендә түгел, бәлки ничектер үзеннән-үзе, табигый рәвештә, халыкның үз теләге белән тормышка ашырырлык булсын иде. Шул вакытта ул яңа гореф-гадәт, яңа җола һәм уеннар халык тормышына һичшиксез яхшы тәэсир итәр иде. Минем уемча, бу изге эшкә һәрбер социалистик милләт хәзергегә караганда лаек- лырак һәм күбрәк өлеш кертә алыр, гомуми хәзинәне тизрәк баета алыр иде. Чыннан да, тирәнрәк уйлап, бөтенесен күз алдына китереп карасаң, һәр халык, һәрбер социалистик милләт төрле демократик традицияләргә, һәркемгә ошарлык төрле яхшы гореф-гадәткә, җолаларга, җырга, биюгә һ. б. бик бай бит. Тик аларны эшкә җигәргә, алардан тиешенчә файдалана белергә генә кирәк! Без, Идел буе халыклары, борын-борын заманнардан бирле күп милләтле, зур һәм тату бер гаилә булып яшибез. Нинди генә халыклар юк Идел буенда! Безнең рус күршеләребез тәкәллефсез, иркен күңелле, кайгыртучан булулары һәм эштә тырышлыклары, уңганлыклары белән элек-электән дан һәм абруй казанган халык. Фән һәм культура тармакларында русларның күршеләренә көчле йогынты ясаулары, һәрьяклап ярдӘм итүләре һәркемгә билгеле. Рус халкының күп кенә демократик һәм күркәм гореф-гадәте, күрше халыклар тормышына да кереп, аларны ярыйсы ук баетты. Яисә менә безнең иң якын күршеләребез һәм дусларыбыз булган чувашларны алыйк. Аларның тыйнаклыгы, гадилеге һәм эш сөючән булулары мәкальләргә, әйтемнәргә кергән. Дуслыкка, татулыкка тугрылыклы булу, әйткән сүзендә тору мәсьәләсендә алар чын-чыннан үрнәк була алалар. Соңгы елларда, калын гына китап булып, мари халкының җырлары басылып чыкты. Мин бу китапны дулкынланып һәм сокланып укыдым. Урман аша гына яшәүче шушы якын күршебезнең шундый бай һәм күңелләрнең иң нечкә кылларын чиертә торган шундый шигъри җырлар хәзинәсен моңарчы белми йөрүемә хәтта уңайсызланып та куйдым. Бу гаҗәеп китаптан болыннарның чәчәк исе, нарат урманнарының сагыз исе аңкып торадыр кебек. Алай гына да түгел, беренче карауга гади генә, беркатлы гына кебек күренгән бу җырларда мари халкының гасырлар буенча тупланган зирәк акылы, дөньяның матурлыгын үз поэтик күзе аша күрә белүе ачыла. Шуннан чыгып, мин лирик матурлыкны, сүзнең музыкаль яңгырашын яратучы һәр кешегә безнең мари туганнарыбызның шушы җырларын алып укырга киңәш итәр идем. Безнең якын күршеләребез һәм туганнарыбыз — башкортлар да бик талантлы, шигъри җанлы, батыр һәм музыкаль халык. Без, татарлар, башкортның моңлы халык җырларын һәм Урал тауларының биеклеген дә, башкорт далаларының киңлеген дә, халкының батырлыгын да чагылдыручы бик үзенчәлекле башкорт музыкасын рәхәтләнеп, «тәмен белеп», ләззәтләнеп тыңлыйбыз. Мин белмим, кунакчыллыкта, бүтән милләт халыкларына хөрмәт күрсәтүдә башкортлар белән тагын кем генә тиңләшә алыр икән? Менә шушындый соклангыч яхшы халыклар белән якыннан аралашып, кунакка йөрешеп, тормышкөнкүреш һәм башкарасы эшләр турында үзара киңәш-табыш итешеп, яхшы күршеләр булып яшәү үзе үк зур бәхет түгелмени? Безнең бит һәммәбез- нең дә барыр юлыбыз бер — коммунизм. Бу яшәеш юлын халыкларның һәркайсы үзенчә бизи, үзенчә матурлый, һәр күршебез башка халыклар тормышына һәм барлык социалистик милләтләрнең уртак хәзинәсенә, ничектер, үзеннән-үзе, табигый рәвештә, үзенең күркәм сыйфатларын, матур җолаларын, кадерле традицияләрен өсти. Кыскасы, һәр халык үз өлешен кертә. Кайчакта ул өлеш әллә ни зур да булмаска мөмкин. Әмма ул барыбер өлеш. Әгәр без шул «өлешләрне» күрмичә уздырмасак, киресенчә, ешрак күрә белсәк һәм кадерен белеп вакытында бәяләп узсак, бу хәл халыкларда рухи канәгатьләнү һәм хәтта горурлык тудырыр иде. Бөек Октябрь революциясенә кадәр без — татарлар, чувашлар, башкортлар, марилар һәм башка күп кенә халыклар, ярым колониаль шартларда, хокуксыз яшәгән идек. Безнең халык ач та, ялангач та булды, ачысын да, төчесен дә, төрле кимсетүләрне дә — һәммәсен дә татыды. Казан губернасы иллеләп губерна арасында иң бөлгәне, иң хәерчесе иде. Башканы әйткән дә юк, бер үк төрле эш өчен, нәкъ хәзерге колонияләрдәге кебек, татарга хезмәт хакын да кимрәк түләделәр. Безгә үз телебездә балалар укыту да мөмкин булмады. Ә инде Казан университетында укырга теләүчеләрне шовинистлар: «Татарлар университетка бары тик мич ягучы булып кына керә алалар...» — дип кире борып җибәрә торганнар иде. 1905 елгы революциянең давылы татарларга яшәү сулышы өрде. Без, бик кыенлык белән булса да, хәлфәләрне халык акчасына яллап кына булса да, балаларны үз ана телебездә укыту бәхетенә ирештек. Каты кырауда бөрешеп, кояш елысында яңадан языла башлаган яшел яфраклардай, бере артыннан бере халыкның талантлы уллары күтәрелеп чыкты. Ирек җилләре исүен сизеп, халыкның яшәү дәрте, рухы күтәрелде. Менә ни сәбәпле революция һәм гражданнар сугышы елларында татар халкы шундый фидакарьлек белән, үзен үзе аямастан шулай батырларча көрәште, менә ни сәбәпле фашист илбасарларга каршы шундый җан ачуы, шундый ярсулы каһәр белән атакага ташланды. Революция һәм аның казанышлары безгә, мәңгелек коллыктан котылып, кешечә яши башларга мөмкинлек бирүе белән, берьюлы ике изүченең—Россия патшасының һәм татар баеның колы булудан котылырга, үз туган илеңдә хезмәтче — батрак булып түгел, бәлки тулы хокуклы хуҗа булып ирекле яшәргә мөмкинлек тудыручы бердәнбер ышанычлы һәм бердәнбер дөрес юл булуы белән кадерле иде. Без ирекле совет республикаларының бер-берсенә ярдәм итешеп һаман алга, экономиканың һәм культураның яңа баскычына күтәрелгән чорында яшибез. Без бөек «Ленин васыять итеп калдырган милли политика принципларын күз карасы кебек сакларга, аларны социалистик милләтләрнең хәзерге үсеш шартларына туры китереп, дөрес кулланырга тырышабыз. Шундый шартларда без традицияләр һәм горефгадәтләр мәсьәләсендә дә ваемсызлык күрсәтергә тиеш түгелбез. Безне КПСС программасы да шуңа өнди. Кеше йорт салырга кереште, ди. Бу эшкә ул ата-бабасыннан калган барлык таза һәм яраклы материалларны һич әрәм-шәрәм итмичә файдалана да, шуңа үз кул көче белән эшләп тапканын өсти. Әхлак, әдәп һәм эстетика мәсьәләләрендә дә шулай. Менә безнең халыкның бик борыннан ук бәйрәм ителеп киленә торган хезмәт бәйрәме— сабантуен алыйк. (Нинди бәйрәм булуын исеме үк әйтеп тора.) Сабантуен бездә элек, революциягә кадәр, сабан чәчүенә чыкканчы бәйрәм итә торганнар иде. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылганнан соң сабантуен шушы бәйрәмгә туры китерә башладылар. Моның тирән бер мәгънәсе һәм тәрбияви әһәмияте бар. Чөнки Татарстан халкы өчен бу бик кадерле һәм истәлекле, газиз көн, бу көнне без Татарстан республикасын оештыру турындагы декретка кул куючы бөек Ленинны да тирән ихтирам белән искә алабыз. Шул вакыттан бирле сабантуе ничектер яңа, социалистик эчтәлек белән баетылды, аның әһәмияте, халыкның тормыш-көнкүрешендә тоткан урыны тагы да артты, зураеп китте. Элек аны һәр авыл үзендә генә бәйрәм итә дә, ул, ничектер, һәр авылның үз бәйрәме генә, урынтын һәм кечкенә бер вакыйга гына булып кала торган иде. Ә хәзер исә аны аерым-аерым һәр авыл бәйрәм итүдән тыш, ул икенче атнада районнар үзәгендә һәм, ниһаять, республиканың башкаласы Казанда уздырыла. Революциягә кадәр сабантуен татарлар гына бәйрәм игә торган иде. Республиканы оештыру көненә багышланып, эчтәлеге дә баетылганнан соң, хәзер аны бәйрәм итүгә бүтән милләтләр дә яратып катнашалар. Тагын шунысын да өстәргә кирәк, берничә бәйрәмне берүзе алыштырганлыктан да булса кирәк, сабантуен уздыруга авылда һәм шәһәрдә алдан ук әзерләнә башлыйлар. Гадәттә шул көнгә туры китереп кунаклар чакырыла, сыйлар әзерләнә. Башка республикаларда эшләүчеләр чираттагы ялларын сабантуена туры китереп алалар һәм туганнарына бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайталар. Әле ул гынамы! Авылларда яшәүче әби- бабайлар бу бәйрәмдә читтә эшләүче улларын һәм кызларын, аларның сагынып көткән яшь балаларын — үзләренең оныкларын күрү бәхетенә ирешәләр. Шулай бөтен халык белән көтеп алынып, зур әзерлек белән каршыланганлыктан, шуның өстенә, көнкүрешкә дә кереп урнашканлыктан, сабантуен башка вакытка күчерү омтылышлары һәрвакыт төрле уңайсызлыклар килеп чыгуга, халык арасында ризасызлыклар тууга сәбәпче була. Хәер, халыкның гореф-гадәтен, аның традицияләрен яхшы белүче, алар белән исәпләшүче һәм халык белән киңәшергә яратучы колхоз һәм район җитәкчеләре бик акыллы эшлиләр. Алар Татарстан бәйрәмен барлык язгы кыр эшләрен тогәлләп, ярты еллык планны үтәп каршы алырга өндиләр. Колхозчылар гадәттә мондый киңәшне шатланып каршы алалар. Болай булганда план да алдан үтәлә, бәйрәм дә шәп уза. Сабантуеның эчтәлеге үзгәрә бару да игътибарга лаеклы бер хәл. Борын заманнан ук килә торган һәм сабантуен чыннан да сабантуе итә торган традицион уеннарга (көрәшләр, йөгерешләр, ат чаптырулар, колгага менүләр, капчык белән бәреп егышулар һ. б.) хәзерге заманның яңа уеннары һәм ярышлары да өстәлә бара (велосипед, мотоцикл ярышлары һ. б.). Норлат районы сабантуенда булып узган бер вакыйга бик кызыклы. Бу сабантуенда көрәш тәмам кызып кем батыр калу мәсьәләсе алга килеп басканда, мәйданга байтактан бирле батыр калучы мәгълүм бер көрәшче килеп чыга. Һич көтмәгәндә китә тавыш, китә ризасызлык. Ахыр чиктә сабантуе комиссиясенә бу егетне көрәшкә катнаштырмыйча кире борып җибәрергә туры килә. Ни булган, нигә бу егет шулай халыкның кәефен кырган? Болай булган, имеш: бу егет, сабантуе алдыннан колхоз эшенә чыкмыйча, батыр калыр өчен айлар буена, сарыклар суйдырып, махсус рәвештә сыйланып яткан икән. Шулай итеп, халык сабантуеның чын-чыннан хезмәт ияләренең үз бәйрәме, халык өчен көчен һәм сәләтен кызганмыйча намус белән эшләүчеләр бәйрәме икәнлеген тагын бер мәртәбә искә төшерде һәм, әйтергә кирәк, бик урынлы искә төшерде. Шул рәзешчә, сабантуе хәзер башка халыкларның да көнкүрешенә кереп, халыклар дуслыгын чагылдыручы интернационал бәйрәмгә әверелеп бара. Сабантуен хәзер, язгы чәчүне төгәлләгән вакытка туры китереп, яз бәйрәме рәвешендә Чиләбе, Оренбург, Горький өлкәләрендә һәм башка өлкә һәм районнарда, шулай ук Ташкент ягында да бәйрәм итәләр. Республиканың байтак кына колхозларында барлык кыр эшләре дә тәмамланганнан соң, күрше колхозлардан кунаклар чакырып, шулай ук ярышучы колхозларның вәкилләре катнашында һәр көз көне уңыш бәйрәме уздырыла башлаган иде. Авыллар колхозлашканнан соң бик табигый рәвештә тормыш үзе тудырган бик кирәкле һәм кү ңелле уза торган файдалы бәйрәм иде ул. Ләкин, кызганычка каршы, соңгы елларда ул бәйрәмне нигәдер уздырмый башладылар. Билгеле, бәйрәм белән генә эш бетми, гел бәйрәм итеп кенә дә торып булмый. Әмма яхшы гореф-гадәт, әйбәт җола, күркәм традицияләр бервакытта да зарар итми, бәлки, киресенчә, тормышны тагын да матурлый, тагын да ямьләндерә төшә. «Гореф- гадәт законнан өлкәнрәк» дип, күрәсең, рус халкы юкка гына әйтмәгәндер. Колхозларның берсендә миңа онытылмастай булып истә калган бер кичәдә катнашырга туры килде. Бәйрәмчә бизәлгән клуб сәхнәсенә колхозның иң хөрмәтле кешеләре янына, бөтен җыелыш белән алкышлап, залдан кыюсыз гына бер апа белән абзыйны дәшеп алдылар. Бу икәү, әле генә өйләнешкән яшьләр кебек, оялчан кыяфәттә янәшә килеп утырганнан соң, кул чабуларны тындырып, партия оешмасының секретаре берничә сүз әйтте. — Колхозыбыз нинди генә байлыкка ирешмәсен, нинди генә үргә менмәсен, һәммәсендә дә бу абзый белән апаның бик тә матур өлешләре бар. Көчләрен кызганмадылар, һәйбәт эшләделәр. Булсын дип тырыштылар. Ул гына да түгел, шуның өстенә бу апа белән абзый берсеннән-берсе акыллы, берсеннән-берсе эшлекле, әдәпле дә инсафлы биш бала үстерделәр, аларның һәммәсен аякка бастырдылар. Бик күпләргә үрнәк болар, һәйбәт күңелле яхшы кешеләр болар!.. Абзый белән апага бөтен колхоз исеменнән мең рәхмәт әйттеләр, өлкәннәр, аксакаллар кулларын кыстылар, истәлек итеп кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Күпләрнең күзләрендә яшь иде. Миңа шунда, мондый кешелек җылылыгын, шундый ягымлы сүзне мондагылар гомер буена кадерле истәлек итеп саклаячак дигән фикер килде. Минемчә, укытучымы ул, гади колхозчымы яки эшчеме, кешенең намуслы хезмәтенә үз вакытында игътибар итеп, аны билгеләп үтү, кадер һәм хөрмәт күрсәтү кешенең иң нечкә күңел кылларын чиертеп уза һәм ул, минемчә, коры лаф орудан, акыл сатудан узмый торган җансыз җыелышларның унысыннан да файдалырак булып чыга. Революция җиңсен өчен баррикадаларда һәм казаматларда һәлак булган, халык бәхете һәм гаделлек өчен дар агачларында, фашистлар кулында җан биргән революция рыцарьлары бар. Алар турында без дистәләрчә телләрдә җырлар чыгарабыз, романнар язабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Аларның газиз образлары белән без кино экраннарында, театр сәхнәләрендә күрешәбез. Бу безнең совет чорында туган гадәт һәм ул барлык халыклар өчен дә уртак һәм кадерле. Пушкин һәм Лермонтов, Донелайтис һәм Ян Райнис, Шевченко һәм Муса Җәлил, Абай һәм Фатали Ахундов! Аларның еллыкларын кадерле истәлек итеп без — күп милләтле совет халкы — һәммәбез дә бергә билгеләп үтәбез. Бу да шулай ук безнең чорда туган, барыбыз өчен дә уртак гадәт, кадерле гадәт. Без еш кына «халыклар дуслыгы» дибез. Әмма тирән мәгънәле бу бөек сүзләрне кайчакларны нәкъ үз урынында гына, иң кирәк вакытында гына кулланмыйча арзанайтып җибәрәбез. Чын-чыннан әйткәндә, совет чорының иң беренче традициясе, аның да иң кадерлесе шушы бит — халыклар дуслыгы! Әйе, яхшы традицияләргә без инде ярыйсы ук баедык, күп кенә һәйбәт гореф- гадәтләр дә тупладык. Хәзер инде әдәбиятның һәм сәнгатьнең төрле чаралары ярдәмендә аларны тагын да тырышыбрак халык арасына кертергә, күңелләргә сеңдерергә, алар белән пропагандистларны коралландырырга, кыскасы, илнең барлык почмакларына җиткерергә кирәк. Патша заманында Россия халыкларын кемнәр генә берсен икенчесенә каршы куярга тырышмады! Чиркәүдә поплар, мәчеттә муллалар, камчылы жандармнар, кастетлы погромчылар, патша министрлары, карагруһчы газеталар, кара йөрәк «галимнәр». Болар арасында мещаннар болай карауга бөтенләй коралсыз, бөтенләй «гөнаһсыз» кебек күренәләр иде. Чыннан да! Алар бит беркемгә дә кул тидермиләр, берәүнең дә башын тишмиләр, яшь балаларны тәрәзәдән ыргытмыйлар. Кая ул, алла сакласын! Мещаннар күрше халыклар турында «нибары» колактан колакка пычрак гайбәт кенә сөйлиләр, халыклар арасында бер-берсенә ышанмаучылык һәм кире караш тудырып «нибары» яманлыйлар, тиешле урынга әләклиләр генә иде. Жандармнарның үзләре түгел, эзләре дә калмады, поп белән мулла да хәзер бик сирәк күренә. Ә менә мещаннарга килгәндә, кызганычка каршы, алар һаман да очраштыргалый әле. Безнең басуларыбыз да янәшә, станокларыбыз да. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да. Күз яше һәммәбезнең дә ачы, елмаю барыбыз өчен дә бик рәхәт. Паспортларына караганда мещаннар төрле милләттән булсалар да төптә алар шул бер үк әшәке тамырдан яралган. Әгәр ике малай өченче бер малайны татар булганы өчеи генә кыйныйлар икән, мин монда ул ике малайны гаепләмим, бәлки аларны тәрбияләп үстерүче укытучыны гаепле саныйм. Әйе, укытучыны! Чөнки ул тарих дәресендә мон- гол-татарларның басып алулары, Мәскәүдәге янгыннар, ханның баскаклары турында сөйләгәндә, тарихның бу битләрен ни өчендер бик тар караштан чыгып, берьяклы гына аңлаткан. Нигәдер укытучы монгол урдасының халык та, милләт тә түгел икәнлеген ап-ачык итеп әйтми уздырган. Әле җитмәсә укытучы Россия өстенә ташланган шул ук монгол-татар урдасының Мәскәүгә килеп җиткәнче юл уңаеннан хәзерге Казан татарларының борынгы бабалары яшәгән Идел буендагы Бөек Болгар ханлыгын таптап, изеп узуын да сөйләп бирергә тиеш тапмаган. Бала дөрес аңласын өчен, боларны да сөйләргә кирәк иде бит, төшендерергә кирәк иде. Яисә укытучы үзенең укучыларына татарларның гражданнар сугышында ничек геройларча сугышулары, шул ук Мәскәүне саклаганда фашистларга каршы нинди батырлыклар күрсәтүләре, туган илгә күпме Советлар Союзы Геройлары бирүләре турында сөйләсә начар булыр идемени? Шуларга өстәп тагын Волгоград шәһәренең уртасындагы һәлак булган сугышчылар мәйданында испанлы Рубен Ибаррури Руис, рус Владимир Каменщиков һәм татар егете Хафиз Фәттахетдиновның бер кабергә күмелүен искә төшереп узарга иде. Тагын шундый бер очрашу’күз алдына килә. Шулай бер авыл урамыннан барабыз. Кинәт безнең өскә сәләмәдән киенгән, башларына «кот чыгаргыч» йонлач бүрекләр элгән яланаяк малайлар отряды ташланды. Кемнәр кулына «пленга» төшүебезне белергә теләп, без малайлардан: «Сез кем?» дип сорадык. Малайлар: «Без—татарлар!» дип җавап бирделәр. Билгеле, бу малайларның кайсыбер кинофильмнардагы «экзотик» кадрларга ияреп, шулардан үрнәк алулары ап-ачык күренеп тора. Каян беләсең, тормышта начар халыклар булмый, бәлки теге яисә бу милләтнең исемен йөртүче начар кешеләр генә була икәнлеген, күрәсең, андый яшь тамашачыларга төшенеп җитү кыендыр. Әйе, һәр халык киләчәккә үзенең иң якты йолдызын, гасырлар буенча тупланып килгән зирәк акылын, иң кадерле рухи байлыгын алып барырга омтыла. Һәр халык үзенең өлеше лаеклы өлеш булуны, аның коммунизм дип аталган шул бөек бинаның нигезенә салынуын тели. Без, язучылар, халыкларга бер-берсен тагын да яхшырак аңларга, бер-берсенә ихтирамның тагын да тирәнәюенә булышырга тиешбез. Һәр халыкның гомуми үсешенә ярдәм итәрдәй иң матур, иң акыллы, иң яхшы гореф-гадәтләрен, изге традицияләрен башка халыкларга да күчерешергә, Ленин тәгълиматына нигезләп, күп милләтле совет халкының уртак эстетикасын, әхлак нормаларын эшләшергә ярдәм итик.