Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДРАМАТУРГ ҺӘМ АНЫҢ ГЕРОЙЛАРЫ

(Хәй Вахит пьесалары турында) әй Вахит пьесалары Татар дәүләт академия театры репертуарында күренекле урын били: «Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез» һәм «Кайда соң син?» спектакльләрен тамашачы яратып карый. «Беренче мәхәббәт» әсәре башкорт һәм үзбәк тамашачыларының да ихтирамын казанды. Бу пьесалар аерым китап булып та басылып чыкты. Драматург «Карлыгач канат кага» исемле яңа комедиясен тәмамлады һәм Татар дәүләт академия театрына тапшырды. X. Вахитның бу пьесаларын «мәхәббәт турындагы әсәрләр» дип атау урынлы булыр иде. Яшьлекнең, аның мәңгелек юлдашы мәхәббәтнең оста сурәтләнгән булуы, җырга һәм музыкага байлык бу пьесаларны җанлы һәм кызыклы, ә яшьләрне дулкынландырган. тормышның башка якларын үз эченә алган сорауларның (бигрәк тә хезмәткә караш мәсьәләсенең) мәхәббәт сызыгына шома үрелеп бирелүе актуаль яңгырашлы итәләр. Аларда лиризм һәм публицистика тыгыз үрелгән. Драматург җанлы һәм мавыктыргыч сюжет кора, тамашачы һәм укучыны кызыксындырып тота белә. Аның пьесалары гадәттә эффектлы башлана. Автор көлке ситуацияләр тудыра ала, бигрәк тә юмористик һәм комик персонажларны яратып тасвирлый. Икенче һәм өченче планда торучы эпизодик образларны да истә калырлык итеп сурәтли ул. Шулай ук аның тискәре геройлары да шактый җентекләп эшләнгән, «калыпланган» була. Шул ук вакытта X. Вахит пьесалары уртага салып сөйләшүне таләп итүче аерым бәхәсле фикерләр дә кузгата. Бу мәкаләдә сүз асылда шул турыда барачак. «БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ» ҺӘМ ЗАМАН ГЕРОЕ ТУРЫНДА Яиа герой эзләү — һәрбер иҗатның нигезендә ята. Һәм бу эзләнү, гадәттә, заман герое төшенчәсе тирәсендә бара. Заман герое — язучы иҗатының өлгерү дәрәҗәсен билгеләргә ярдәмләшүче үлчәү ул. Чөнки «яңа геройны тулы сурәтләми торып, чорның иҗтимагый процессларының асылын чагылдырып булмый...» (А. В. Луначарский.) Драматург X. Вахит иҗатында бу үлчәүгә салырлык нәрсә байтак: аның пьесалары көн үзәгендә торучы темаларны күтәреп чыгалар. 1958 елда аның «Яшерен эзләр» исемле зур күләмле беренче пьесасы басылды. ...Район газетасы редакторы Борһан Хуҗинга каршы больница мөдире Сәгыйть Булатов дөреслек (больницада эшне яхшырту, колхозның артталыгын бетерү һ. б.) өчен көрәш алып бара. Әсәрне укыганда, бу көрәштә, чынбарлыктагы кебек, Сәгыйть җиңеп чыгар, Борһан фаш ителер дип көтәсең. Гаять мәкерле Борһаннан өстен чыгучы көч — Сәгыйть тулы канлы герой булып ачылырга тиеш. Әмма, пьесаның авторы алай теләмәсә дә, Сәгыйть буталчык характерлы, ихтыярсыз кеше булып чыккан. Драманың ахыры да, нигездә, Сәгыйтьнең җиңелүе булып яңгырый: Борһан дошманы Сәгыйтьне сөекле хатыныннан аера, районнан күчеп китәргә мәҗбүр итә... Соңгы әсәрләрендә драматургның образлар үсешендә логик эзлеклелек булдырырга, аны тышкы вакыйгаларга гына кайтарып калдырмаска тырышуы күренә. Х Драматург буларак камилләшүдә X. Вахитка, ихтимал, скетчлар өстендә эшләү зур ярдәм иткәндер. Аның күпчелек скетчларында кыска, кызыклы вакыйга тудыруга, үткен сюжет коруга, образларның иң үзенчәлекле якларын алгы планга чыгарып тасвирларга омтылыш чагыла («Газета килгәч», «Утырттылар», «Егет өйләнә» һ. б.). Драматургиянең бу жанрында эшләү язучының сатира һәм юмор талантын үстерүгә, тел-сурәтләү чараларын баетуга булыша. «Егет өйләнә» исемле скетчта, мәсәлән, өйгә килен төшерергә ышандырып чыгып киткән улын көткәндә, Әсмабикә әби болай ди: — Үзе кыз алып кайтам диде, үзе келәтне’ әзерләргә кушты. Ай-Һай, юньлегә түгел бу... Бу сүзләрдә автор идеясе яшеренгән. Кыз урлау кебек гадәтләрнең искерүе, андый заманнарның инде күптән үтүе аңлашылу белән бергә, Әсмабикә әби дә, характер буларак, оеша башлый: үзе шул «келәт заманнарын» уздырган, ләкин инде яңа тормыш шартлары нәтиҗәсендә андый гадәтне «юньсез» дип карарга өйрәнгән карчык күз алдына баса... Авторын талантлы драматург итеп таныткан, X. Вахит исемен тугандаш республикаларга да ишеттергән әсәр — «Беренче мәхәббәт» пьесасы булды. Тәнкыйтьче Гази Кашшаф «Беренче мәхәббәт» спектакле турындагы мәкаләсендә («Совет әдәбияты», 1960, № 3) драматургның уңышына киң тукталды, әсәргә карата күп кенә мактау сүзләре әйтте. Әйе, бу пьеса — татар сә*хнәсендә соңгы елларда уңыш казанган әсәрләрнең берсе. Анык билгеләнгән көчле конфликт, заман билгеләрен шактый тулы чагылдыручы, җентекләп эшләнгән характерлар «Беренче мәхәббәт»кә уңыш китерделәр. Без драматургны бер образы өчен аерата мактар идек. Бу — Тәлгать. Чыннан да, Тәлгать — драматургиябездә сирәк күренүче, кадерле кунакка әйләнеп киткән персонаж, аңарда «безнең җидееллык батырларыбызга хас үзенчәлек» (Г. Кашшаф сүзләре) ачык чагыла. Бу үзенчәлек нәрсәдә соң? Ул — хезмәткә чын коммунистларча караш, колхоз производствосында җиң сызганып эшләргә әзер тору һәм эшләү. Тәлгать идеаль, сөттән ак, судан пакь кешеме? Юк. Тормыш юлында төрле авырлыклар очрый. Ләкин Тәлгать әле аларны җиңәргә өйрәнмәгән. Ул, аз гына бер җайсызлык туды исә, Сәлимнәрдән китү өчен әйберләрен җыйный башлый. Бу — бик табигый. Мөстәкыйль тормыш юлына яңа гына аяк баскан егет өчен гаделсезлеккә каршы чыгуда уңай бер алым бу. Чонки Тәлгать үзе инанган карашларны тормышка ашыруда баштарак әле шуннан да артыкны булдыра алмый. Әмма егетнең характерына бик яхшы оеткы салынган: ул актив һәм эшчән, ә активлык һәм эшчәнлек — «революцион чорыбызның героендагы төп сыйфат» (М. Горький). Менә ни өчен Тәлгать характер буларак үсә һәм үзе артыннан Рәхиләне (тамашачыларны да!) ияртерлек көчкә һәм сәләткә ия булып чыга. Рәхилә образы да драматургның җитди уңышы. Урта белем алып та тормышка үз карашы булмаган, җәмгыятебезнең яшәү көчен һәм совет кешеләренең рухи байлыкларын күрә һәм аңлый алмаган, бик иртә картая башлаган бу чибәр кызның рухи үсүен автор отышлы алымнар һәм детальләр ярдәмендә ача. Әсәрнең ахырына таба үзен көчле сиздергән мелодраматизм, арзанлы эффектка омтылу кебек нәрсә гомуми яңгырашка беркадәр зыян китерә. Әмма якты фон, уңай геройлар пьесада өстенлек итәләр, чынбарлыгыбызны дөрес чагылдыралар. X. Вахитның соңгы пьесаларында да заман геройларын нҗат итүгә омтылыш ярылып ята. Аның әсәрләрендә, уңай образлар итеп, производство алдынгылары, саф мораль, югары идеаллар белән дәртләнеп, чорыбызга лаеклы булырга тырышып яшәүче кешеләр алына. Бу җәһәттән бигрәк тә авторның соңгы әсәре характерлы. Совхоз производствосын күтәрү очен директорлыктан бүлекчә управляющие булып күчкән һәм шәхси мәнфәгатьләрен гомуми эшкә буйсындырып, иң авыр участокларда һич тайчанмыйча эшләүче, үзе артыннан башкаларны да ияртә алучы Ильяс Айтуганов— «Карлыгач канат кага» комедиясендә үзәк фигура. Ләкин менә «Рәхим итегез!» һәм «Кайда соң син?» әсәрләрендә уңай геройлар үзләрен чын мәгънәсендә яраттыра алмадылар. Идея-эстетик әһәмиятләре ягыннан алар Тәлгатьтән һәм Ильяс Айтугановтан күп калышалар. Кагыйдә буларак, уңай геройның уй-планнары киңрәк, теләк-омтылышлары кыю- рак һәм кызыклырак була. Марс, Зәйтүнә («Рәхим итегез!») һәм Шәүкәт, Әкълимәдә («Кайда соң син?») сүздә шундый геройлар. Мәсәлән, Марсның төнге Казан фонында сөйләгән, кеше хезмәтенең гүзәллеген данлауга багышланган монологы Рәисәне, һәм аның белән бергә тамашачыны да, дулкынландыра. Ләкин, гомумән алганда, бу уңай геройларның матур планнарын ничек итеп эшкә ашырулары күренми. Күбесенчә үзләре өчен генә кирәкле һәм шуңа күрә әһәмияте чамалы булган мәсьәләләр белән булашу нәтиҗәсендә, алар тоныкланалар. А\арс һәм Әкълимә дөрес сүзләр сөйләп йөрүдән ары узмыйлар. Зәйтүнә образы тора-бара ваклана һәм ярлылана, аның үз йөзе югала. Куйган максатына ирешүдә Шәүкәт эшчәнлек һәм активлык түгел, ә җебегәнлек күрсәтә, — башкалар аны (хәтта мәхәббәт мәсьәләсендә дә!) кулыннан җитәкләп йөртәләр. Безнең бу әсәрләрдәге югарыда әйтелгән кимчелекләр X. Вахитның драматургиябездә нинди геройны үзәккә куеп сурәтләү мәсьәләсен бик үк ачык күзалламавыннан килмәдеме икән, дигән шигебез бар. «Рәхим итегез!» пьесасы һәм, бигрәк тә, драматургның андагы үзәк геройга тел-теш тидертмәскә тырышып матбугатта чыгуы шулай уйларга мөмкинлек бирә. Татар драматургиясе һәм театр сәнгатенең торышы турында «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә барган сөйләшү вакытында X. Вахит «Тормыш дөреслеге өчен» исемле мәкалә бастырды («Социалистик Татарстан», 1961, 11 ноябрь). Анда ул драматургиябездә төп урынны уңай герой — вактөякләргә бүлгәләнмәүче бер бөтен характер алырга тиешлекне яклап чыккан М. Әмир белән иҗади бәхәскә керде. «Образны эчке хәрәкәтеннән, җитлегүгә таба үсүеннән, характеры камилләшүдән мәхрүм итәргә кирәкми», — дип язды автор. Әйе, һәм уңай геройга карата да бу шулай. Әмма мәкалә үзенең гомуми юнәлеше белән, образның эчке хәрәкәте, җитлегүгә таба үсүе бары тик ниндидер бер хата эшләү, ялгыш адым ясау аша гына булырга мөмкин, дигән бәхәсле фикергә дә урын калдыра иде. Ә ни өчен герой туры сызык буенча гына үсә алмый? Ни өчен яшь кеше тормыш кыенлыкларын җиңү аркылы рухи баеп, аң ягыннан үсеп бармаска тиеш һәм ни өчен безнең пьесаларыбызда нәкъ менә шундый герой үзәктә тормаска тиеш?! Нигә, бигрәк тә уңай геройны сурәтләгәндә, шул алым, шул юл төп урынны алмасын икән?! Инде алда әйтелгәнчә, X. Вахит «Карлыгач канат кага» пьесасында үзәккә без аңлый юрган уңай геройны куеп сурәтли; димәк, шуның белән алдагы фикерләрне куертып торуның кирәклеген юкка чыгарырдай адым ясады, дияргә мөмкин. Ләкин бу X. Вахит иҗаты белән генә чикләнмәгән сорауларны эченә ала торган мәсьәлә булганлыктан, без аны яңадан күтәрүне зарурый саныйбыз. Соңгы елларда язылган күпчелек пьесаларда хәтта төп уңай геройга да ниндидер бер кимчелек тагарга, тискәрерәк сыйфат белән аны «җанландырырга», «тормышчан итәргә» тырышу сизелә. Шуның аркасында икенче чиккә барып төшү куркынычы туа. Заман герое турында сүз кузгалса, аның психологик кичерешләргә бай һәм тирән булуын, хәтта аның характерын беркадәр буталчыграк чагылдыруны беренче планга кую бар. Ә бит, уйлап карасаң, совет кешесе гадилеге белән, акыл һәм күңел сафлыгы, һәркемгә аңлаешлы булуы белән бөек. Нигә без уңай герой турында сөйләгәндә шуны критерий итеп алмыйбыз?! Ни өчен безнең драматургиябездә әле һаман да тормышта ялгышу нәтиҗәсендә, мәхәббәттә уңышсызлык аркасында аптырашта калган кешеләр төп фигура булып калуларында дәвам итәләр?! X. Вахитның «ялгышу аша үсүче» геройларга ориентация тотуы «Рәхим итегез!» пьесасында ачык чагылды. Тормышта, эшләре белән соклангыч, акыллы егет-кызлар янәшәсендә, гадәттә мескен яки көлке күренүче Рәисә пьесада иң шәп образга әверелгән. Ул башкаларга караганда нечкәрәк күңелле, акыллырак һәм тапкыррак (Энҗене ничек оста көлкегә калдыра ул!), катлаулырак, — гомумән, интеллектуаль байлыгы ягыннан барысыннан да өстенрәк. Бу яклары белән комедиядәге уңай геройлардан Марс һәм Зәйтүнә янәшәсендә генә тора ала ул. Драматург «Марс Рәисә белән булырмы, әллә Зәйтүнә беләнме?» дигән сорау белән тамашачы-укучының күңелен озак кына кытыклап тора. Бу кызны Зәйтүнә белән Марстан бүтәннәр аңламый, ә бак- сан. ул саф намуслы бер кеше икән!! Рәисәне шулай тасвирлау әсәрдәге уңай геройларны вагайта. Безгә бер нәрсәне бик ачык итеп куярга һәм әдәби иҗатта шуны тормышка ашыруда бөтен көчне тупларга кирәк: әдәбиятның тәрбияви көче һич тә үз-үзен аңламыйча җәфаланган тәти егет һәм кызлар белән «кәнфитләнүгә» кайтып кала алмый. Тәрбияләүнең көче, барыннан да элек, уңай мисалда, яхшылык үрнәгендә. Социалистик реализм әдәбиятында уңай үрнәк, уңай геройда гәүдәләнә. Уңай геройны сурәтләгәндә образның эчке хәрәкәтен күрсәтү, аны үсештә бирү һичшиксез кирәкле шарт. Әмма бу — герой ялгышу аша гына үсә һәм драматургиядә шуны сурәтләү өстенлек алырга тиеш дигән сүз түгел. Коммунизм төзүче совет кешеләренең типик образын тудыру өчен, тормыш кыенлыкларын җиңеп баручы, һәртөрле сынаулардан уңышлы чыгу нәтиҗәсендә рухи ныгучы геройларны тасвирлау беренче планда торырга тиеш. «РӘХИМ ИТЕГЕЗ!» ҺӘМ КОНФЛИКТ МӘСЬӘЛӘСЕ Врачлар кешенең сәламәтлеген билгеләүгә йөрәкне тыңлаудан тотынган кебек үк, пьесаны анализлау да конфликтны тикшерүдән башлана. Бу җәһәттән «Рәхим итегез!» һәм «Кайда соң син?» комедияләре аерым игътибар таләп итәләр: һәр ике әсәр «йөрәк авырулы» булып туды. 1 «Беренче мәхәббәт»тә һәрберсе үз идея позициясен алга сөрүче Тәлгать һәм Госман Әкбәрович арасында, Рәхилә очен тартыш рәвешендә чагылучы, килешмәүчән көрәш бара. Бу — төп конфликт, пьесадагы барлык персонажлар һәм компонентлар шуңар буйсындырылганнар. Шуңа күрә пьеса җыйнак, композицион бөтен, динамикалы. «Рәхим итегез!» комедиясендә коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүчеләр тормышы чагылдырыла. Хезмәтнең бу формасы — хәзерге көннең революцион күренеше. Аның асыл юнәлеше— һәрнәрсәгә коммунистик караш тәрбияләү, коммунистик әхлак нормаларыннан чыгып эш йөртүне канга сеңгән бер гадәткә әверелдерү. Драматург шуларны күрсәтүне максат итеп алган. Безнеңчә, ул шуңар өлешчә ирешә дә. Рәисә намуслы хезмәт белән яшәүнең көчен күрү юлына баса. Энҗе кешеләргә ышанмауның начар булуын аңлый. Зәйтүнә ялган иптәшлекнең файда түгел, ә зарар икәненә, бүтәннәрнең саф хисләреннән көлү әйбәт нәрсә булмавына төшенә. Нургата чын матурлык кешенең эчке, рухи күркәмлегендә булуын күрә башлый, Гүзәл бүтәннәр язмышына битараф карауның совет кешеләренә ят булуын белә. Шулай итеп коллективның үсү процессын күрсәтү пьесаның буеннан-буена бара. Совет җәмгыяте тарихи моментка — кеше материаль бәйлелектән тәмам азат булган вакытка якынлаша. Әмма материаль хакимлектән тулысынча котылу шартларын тудыручы кеше, иң беренче нәүбәттә, үз аңындагы искелек калдыкларыннан, шул ук материаль хакимлек тәэсиреннән арынырга тиеш. Чынбарлыгыбыздагы шушы конфликтны X. Вахит пьесасының нигезенә салган. Ләкин конфликтның икенче төп һәм гаять әһәмиятле сыйфаты бар бит әле: ул — уңайның тискәрегә каршы, алдынгының артта калганга каршы алып барган актив көрәше аша чагылу. Менә бу кадәресенә килгәндә комедия шактый «чи» әле. Ten конфликт Рәисә тирәсенә тупланган. Бу кызның тайгак эзгә басуы, ялгышын аңлавы һәм иптәшләре белән бер адымнан атлап китүе шактый эзлекле һәм детальләштереп бирелә. Рәисә белән ике арада каршылык туу нәтиҗәсендә, калган персонажларның характерларындагы аерым чатаклыклар өскә калкып чыга. Ләкин бу конфликт әсәрдә икенче пәрдәдә үк хәл ителә. (Бу турыда беренче булып X. Курбатов язды—«Социалистик Татарстан», 1961, № 125.) Ә автор концепциясе вакыйгаларның дәвам нттерелүсн сорый, чөнки башка образлар үсешенең логик бөтенлеге җитми әле. Һәм драматург аны шулай эшли дә: сүлпән һәм шактый төссез өченче пәрдә барлыкка килә. Рәисә һәм Зәйтүнә арасында Марс өчен барган яшерен тартышны керткәч, тамашачының кызыксынуы кимемәс, дип уйлый, күрәсең, автор. Әмма ялгыша ул. Шулай итеп, пьесада алынган тормыш материалын чагылдырырга тиеш булган төп конфликт үзенә йокләтелгән нагрузканы күтәрә алмый. Актуаль һәм әһәмиятле идеянең эстетик гәүдәләнешенә, тормышчан конфликтның сәнгать әсәрендә чагылуына, ма териалның бөтен тирәнлеге белән алынуына зыян килә, автор әйтергә теләгән олы фикерләр юл уңаенда чәчелеп калалар. Конфликтның анык, көчле һәм пьесадагы барлык образларны, вакыйгаларны үзенә буйсындырган булуына тиешле игътибар бирелмәү «Кайда соң син?» комедиясендә дә күренә. Шәүкәтнең ялган композиторлыгы ачылу-ачылмау мәсьәләсе тирәсендә барган интрига, алынган материал буенча килеп караганда, төп конфликт роленә дәгъва итә алмый. «КАЙДА СОҢ СИН?» ҺӘМ БИТАРАФ ГЕРОЙЛАР «Рәхим итегез!» комедиясенең бер персонажы — Гүзәл җаваплы бер мизгелдә «мин битараф» дип белдерә. Әсәр ахырында Рәхмәтулла кызга «кеше язмышына битараф булмасаң гына коллективта лаеклы урын алырсың», — дигән фикер әйтә. Комедиянең авторы җае туры килгән саен Гүзәл характерындагы бу кимчелекне тәнкыйтьли. Битараф геройлар проблемасы X. Вахитның башка әсәрләрендә дә куела, һәм бу дөрес тә. Чөнки сәхнәдә яңаның искегә каршы көрәше һәрвакыт битарафларның, ягъни җәмгыятебездәге инерт көчләрнең симпатиясен яулап, аларны яңаның уңышы өчен барган хәрәкәткә күбрәк тарту максатыннан чыгып эшләнә. Битарафлыкның җәмгыятебез өчен зарарлы булуын фаш итү ягыннан да драматургның «Беренче мәхәббәт» пьесасы уңай якка аерылып тора. Сәлим образын алып карыйк. Аны автор симпатия белән тасвирлый кебек. Мәсәлән, үзенең яшьлек хатасы өчен Сәлимнең үкенүе тамашачыларда беркадәр теләктәшлек тә уятуы мөмкин. Әмма драматург аны бер дә акламый. Алай гына да түгел, ул Сәлимне фаш итүне әсәр буена алып бара. Беренче карашка бик тә итагатьле, яхшы күңелле булып күренгән бу атаның йомшак характерлы, принципсыз, хәтга җебегән бер кеше икәнлеге ачыла. Язучы Сәлим характерындагы бу якларны нечкә штрихлар ярдәмендә күрсәтә. Мәсәлән, киеренке бер момент: Рәхиләнең язмышы хәл ителә. Хатыны кыен хәлдән чыгуның җиңел юлын (Госман Әкбәрович белән сөйләшү- килешү) күрсәтеп, Сәлимне битәрли. Әмма бу юл — начар юл, алдау юлы, намус пычрат}' юлы. Дөрес, Сәлим бу юлдан үзе бармый, ләкин ул шуны эшләргә хатынына комачауламый да. Сәлимнең «битарафлык позициясе» соңыннан үз башына тимер таяк булып төшә. Тәлгатьне һәм аның әнисен бәхетсез иткән бу кеше Рәхиләгә дә төпле тәрбия бирә алмаган. Кызның тормышка җиңел каравы аның тәрбиясеннән килә, — монда да Сәлимнең гаебе аз түгел. Кайбер драма әсәрләрендәге характерларның сайлыгы геройлар алдына куела торган бурычларның ваклыгыннан яки бик үк дөрес булмавыннан килә. Мәсәлән, Ш. Бикчуринның «Бергә, гомергә» пьесасында геройлар ни өчен янып-көяләр соң? Аларны туган илме, әллә авыр елларда җылы кочагына сыендырган илме якынрак, дигән бик үк урынлы куелмаган һәм уңышлы чишелмәгән мәсьәлә борчый. f «Кайда соң син?» комедиясендә бер зур фикер бар: коммунизм чорына якынлашкан саен, совет кешесенең үз талантын төрле яклап үстерү һәм үзендә берничә профессия осталыгын берләштерә алу мөмкинлеге арта. Бу фикер геройлар алдына да зур бурычлар куя. Әмма әсәрдәге геройлар бу бурычлар югарылыгында тормыйлар, аларның үз-үзләрен тотышында, эш-хәрәкәтләрендә шактый кимчелекләр бар. Моны бер сүз белән генә «битарафлык» дип атарга мөмкин. Мисалларга күчик. Күпчелек лирик комедияләрдәге кебек үк, «Кайда соң син?» әсәрендә дә романтика көчле. Ул бигрәк тә прологта һәм эпилогта ачык төсмерләнә. Әсәргә гадәти көндәлек вакыйгалар һәм хезмәт күренешләрен кертү дә романтик сызыкка зыян итә алмас иде. Чөнки хезмәт күтәренкелеге һәм көндәлек тормышның да дулкынландыргыч яклары (бигрәк тә Гөлбануның, Зөләйханың һәм Маратның бер- берсенә, шулай ук Шәүкәткә булган соклангыч мөнәсәбәтләре) мәхәббәт романтикасына шактый шома, гармоник үрелгәннәр. Бу кадәресендә драматург осталык күрсәткән. Ләкин комедиядә романтика тиешле яңгырашын ала алмаган. Парадоксаль хәл — моңа нәкъ менә мәхәббәт романтикасының бик үк дөрес сурәтләнмәве сәбәп. ...Инде Сәриянең һәм Шәүкәтнең бер-берсен яратулары үзләре өчен дә ачыклан ды. Шәүкәтнең композитор була алу мөмкинлеге дә мәгълүм. Ринатның да чын йөзе фаш ителде. Мәхәббәт утында янган ике йөрәкнең кушылуы өчен бар да бар. Геройларыбыз нишли соң? Аерылышалар! һәм моңа аларның эчләре бик пошмый да. Имеш, (бигрәк тә Шәүкәт) барыбер бергә булачакларына ышаналар, кавышу өчен билгеләнгән вакытка әле ерак, шулай булгач, нигә ашыгырга... Бу инде, гафу итегез, мәхәббәткә салкын расчетны баш итеп кую, бернинди романтика белән дә сыешмый торган нәрсә! Мәхәббәт битарафлыкны һичкайчан күтәрә алмый. Әсәрдәге барлык геройлар да битарафлык позициясендә торалар дип расларга жыенмыйбыз. Һәм алай була да алмас иде ул. Әмма образлар эшләнешендә битарафлыкның сәламен кабул күреп алырга әзер торучы яклар байтак. Менә тагын бер-ике мисал. «Беренче мәхәббәт»тә (һәм беркадәр «Рәхим итегез!»дә дә) комик персонажлар тискәре образларга карата анык билгеләнгән позициядә торалар, аларны фаш итешүдә актив ярдәм күрсәтәләр, яисә үзләрендәге тискәре сыйфатлары өчен көлкегә калдырылалар (Әбсәләм, Нурсәнә—«Беренче мәхәббәт»; Нургата, Рәхмәтулла—«Рәхим итегез!»). Ә «Кайда соң син?» комедиясендәге комик персонажларның (Садыйк, Бибиәсма, Гыйльми) позициясен билгеләү шактый кыен. Соңгы пәрдәгә кертелгән яшь ир һәм яшь хатын тамашасының вакыйгаларга һәм үзәк образларга бернинди бәйләнеше юк. Аны язганда авторның «Рәхим итегез!» комедиясендәге Гүзәл һәм Нургата күренешен дәвам иттерү теләгенә буйсынып кына эш итүен күрү кыен түгел. Яисә Садыйкны алыйк. Бу образ башта характерындагы тискәре сыйфатлары бе- ләнрәк истә кала. Мәсәлән, ул эчү өчен кайбер хаксызлыкларга һәм гаделсезлекләргә күз йома. Драматург моның өчен Садыйкны фаш итәр, көлкегә калдырыр дип уйлыйсың. Ләкин алай эшләнми. Киресенчә, ахырдан Садыйкның шул зарарлы битарафлыгы аклана. «Их, — ди ул ачынып (исерек вакытында!), — тирә-ягыңда Ринат ишеләр чуалганда ничек эчми түзәсең?» Бераз гаҗәбрәк бу! Аның гаҗәплеге шунда, автор Садыйкны якларга тырыша (Садыйк исерек баштан Ринатны фаш итәрдәй сүзләр сөйли һәм шуның белән тамашачы каршында хөрмәт казанырга тиеш була). Монда ялгыш фәлсәфәгә илтү мөмкинлеге ята. sjJ Без Хәй Вахит драмаларының кайбер яклары турында сүз алып бардык. Әгәр дә аның уңышлары һәм аерым кимчелекләре турындагы уйлануларда кискенрәк куелган урыннар бар икән, ул, әлбәттә, актив язучы, талантлы бу драматургның үсү мөмкинлекләренә, киләчәктә тагын да әһәмиятлерәк әсәрләр бирә алуына ышаныч нигезендә шулай эшләнде. Халкыбыз сәхнәдә үзенең бүгенге көчен һәм акылын сынландырган образларга бай, бөек чорыбызга лаеклы спектакльләр күрергә тели. Башка драматурглар кебек үк, X. Вахит та бу ихтыяҗны канәгатьләндерү юлында яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешер дип өметләнергә кирәк.